Логотип Казан Утлары
Повесть

КАЕШЛАНУ


Ничә тәгәрмәче бар икән соң бу поездның? Ничәләп вагоны булыр икән7 Вагон саен сигезәр тәгәрмәч булса
Тәгәрмәчләре белән бер көйгә рельсларны келтер-келтер сөйләштереп барган поезд кинәт тартылып куйды да шуннан соң тизлеген сизелерлек киметә башлады Озын-озын итеп сигнал бирде Карәхмәт берәр станция күрергә теләп, тәрәзәгә капланды Караңгы Әллә кайда, бик- бик еракта, тычкан уты кебек кенә сүрән нокталар шәйләнә
Поезддан сикереп төшеп, аны узып алга
Хәер, ашыкма әле. поезд! Тагын ел ярым буе бар да бар. төп- төгәл ел ярым
Янәшәсендә йокымсырап утырган Панасенкодан «Синеңчә ничек. бу поезд ашыксынмы, әллә акрын барсынмы7» — дип сорыйсы килде Карәхмәтнең. Ул иңсәсе белән Панасенкога кагылды Тегесе, фуражкасын тез өстенә куйган да. башын артка ташлап, черем итә иде. дәшмәде төшендә үзенең ефрейтор булганын күргәндер әле. югыйсә, уяныр иде. йокысы сак бит
Аннары ул каршысындагы сәкедә сузылып яткан Дроздовка эндәште
— Дроздь! Бу поездда ничәләп тәгәрмәч булыр икән, ә?
Дроздов мыегын да селкетмәде. Ул да йоклый бугай Ерак Украинасында калган Наташасын төшендә күрә-күрә онытылып, изрәп, бик тәмләп йоклый.
Зиннур ХӨСНИЯР (1961) — прозаик. «Тац ата да кич була- китабы һзм "Кара эт бәласе» повесте авторы Узган ел СССР язучылар союзы членлыгына тәкъди ителде Казанда яши
чабасы килә Тизрәк, тизрәк, тизрәк инде' Ник болай акрын мыштырдыйсың соң7
Сало да әллә кайда йөри ичмаса. Тавышы вагонның теге башында ук ишетелә Никрутларга һаман хәрби тормыш әлифбасын өйрәтә торгандыр Медер-медер нидер сөйли Ара-тирә шаркылдап көлеп тә җибәрә Карәхмәт ирексездән елмаеп куйды Моңарчы Салоның көлгәнен күргәне юк иде аның Карале! — дип уйлады ул ___________________________________ Сало
да көлә беләме икәнни7
Тәгәрмәчләр келтер-келтер килә Аңларга иде шуларның телләрен. ә! Телләре үк булмаса да. үзенә күрә барыбер ниндидер мәгънәсе бардыр әле?
Поезд -пу-у-у-ууу! пууу!» итеп тагын бер мәртәбә кычкыртып алды
Вагон эчендә медер-медер сөйләшәләр «Сөйләшегез, сөйләш.— ♦ дип уйлады Карәхмәт — Гражданкының тәмен татып калыгыз' » =
Алар Мәскәүдән Минскига ике йөз ун никрут алып кайталар, 5 Әле үзләре дә кайчан гына шул никрутлар кебек иделәр Узган, f ярты гына ел булса да узган икән, ә1 *
Шул чаклар кабат егетнең күңеле аша берәм-берәм узды ♦
Казан артындагы бер авылның Карәхмәт атлы егетен язның 5 елак бер көнендә солдат хезмәтенә озаттылар
Иртәгә юлга дигән көнне никрутның туган йортында озату ~ мәҗлесе ясалды, әлбәттә Аңа кадәр нәкъ бер атна колхоз эшенә чык- г мады ул әнисе пешергән кабартма, корт бәлеше, гөбәдия, өчпочмак. - пәрәмәчләр белән сыйланып, мич башында» ятты, урманга кереп. " андагы таныш куяннары, пошилары белән саубуллашып йөрде
Мәҗлесне бик зурлап ясадылар, бөтен авыл халкы рәхәтләнеп сыйланды
Урман эчендә утырган җиде йортлы Алан авылында солдатка каралучылардан Карәхмәт үзе генә иде Яшьтәшләре өч кыз. алар- ның икесе күрше авылдагы урта мәктәпне тәмамлауга, шәһәргә тайдылар Өченчесе—Нәзирә камыт аяклы иде. аның авылдан китәсе килмәде, гомер буе шәһәр корымын иснәп яшәгәнче, авылда калуың мең өлеш артык, диде Карәхмәтнең әнисенә мәҗлес табынын әзерләргә менә шул кыз булышты Рәхмәт яусын аңа. әйбәт кияүгә тап булсын!
Алан авылының җиденче йортында яшәгән Карәхмәткә җизни тиешле кеше Мөсәгыйть бу көннәрдә баскан җиреннән ут чыгарып, очып-очынып йөрде Тегесен тапты, монысын юнәтте Мөсәгыйть җизни, озату кичәсен зур мәҗлес итү өчен бә-ә-әк күп тырышты инде. Капка-койманы буяды, каралты-кураны тазартты, өй уртасына нарат такталардан озын өстәл сукты Каенесенең армиягә китүен Мөсәгыйть җизни җиде йортлы Алан тормышында зур вакыйга итте Өч көн алдан, өй борынча үзе йөреп, олысын-кечесен кунакка дәште
Күрше Камышлы авылына мәктәпкә барудан гайре урман арасыннан чыгып карамаган, әнисе яныннан бер карыш җир дә китмәгән Карәхмәт менә солдат хезмәтенә алына. Хупҗамал карчык әйтмешли. кая эләгер дә бу бала, ниләр күрер аның башы’1
һай ул Хупҗамал карчыкны' Шундый чакта гына булса да телен тыеп торсын иде инде Юк шул. теле һич тә үзенә буйсынырга теләми Җир шарында. Казанда, күрше авылда ни барын, ни булганын җиде йортлы Алан халкына түкми-чәчми җиткереп торганы өчен, хезмәтенә күрә хөрмәте дигәндәй, аланлылар аңа «ТАСС хәбәрчесе» дигән кушамат тактылар Авылча «Тас хәбәрчесе-
Карәхмәткә повестка килгән көнне үк ТАСС хәбәрчесе» күңелләргә шом салды -Татар малайларын туп-туры Әфганстанга алып китәләр икән' Болары да мөселман, тегеләре дә мөселман, шуңа күрә татарларны җыялар, ди Исән кайтсалар да. гарип калалар, ди-
Авыл халкының күңеленә тәки шом салды авызына шайтан төкергән карчык' Җитмәсә, үзе олы кеше
Карәхмәткә дә килеп иреште бу сүзләр Егет көлде генә -Тас хәбәрчесе» ни сөйләмәс'
Озату мәҗлесе иң кызган, кунаклар ишегалдында ДУ килеп биегән чагында Нәзирә. Карәхмәтнең чабуыннан тартып, бер кырыйга дәште, мунча артына киттеләр Нәзирә «ә» димәде, «җә» димәде, аңа үзенең тыгыз, тулы тәне белән сыенып, иреннәреннән үк үпте дә. егетнең учына кулъяулык төртеп, кире өйгә таба йөгерде.
Әле бүген генә ягылып, суынырга да өлгермәгән мунчадан чыктымы бу эсселек, әллә кызның тәне электрланган идеме, егетнең гәүдәсе аша кайнарлык үтеп, аяк бармакларына хәтле төште, битләре. колаклары ут булып кызышты Иртәгә ахырзаман икән дисәләр, ышаныр, әмма Нәзирә сине кочаклап үбәчәк әле дисәләр, ышанмас, ю-юк. мәңге ышана алмас иде Менә ниләр яткан икән классташ кызның күңел түрендә, менә нинди уй-өметләр белән яши икән *бу тыгыз тәнле, озын толымлы, матур йөзле, камыт аяклы кыз' Ул гынамы әле1 Шушы көнгә, шушы мизгелгә кадәр Карәхмәтнең бер генә тапкыр да хатын-кызга якын килеп караганы, кыз кешенең кайнар сулышын тойганы булмады, булмады!
Егетнең хәзер үк Нәзирәне эзләп табасы, бу кешеләрдән, әлеге шау-шудан аерылып, аның белән урманга чыгып китәсе, таң атканчы шул кыз белән каеннар арасында адашып, серләшеп йөрисе килде
Ул ишегалды ягына таба томырылды Биючеләр арасында да, карап торучылар янында да Нәзирә күренми иде Кыз биючеләр яныннан ерак йөри шул. биетмәсеннәр дип. Карәхмәтнең әнисе яныннан китмәде гел аңа булышты, алъяпкычын салмады Кызның бик биисе килсә дә, уртага чыгып басып кешеләргә. Карәхмәткә тагын бер тапкыр үзенең камыт аякларын күрсәтәсе килмәгәндер инде
Карәхмәтнең иренендә кызның кайнарлыгы калды, тоз тәме калды Солдатка китеп хезмәт итә башлагач, хәлләр булыр әле: аның авызын сугып канатырлар, ирене ярылыр Әмма шушы татлы тоз тәме, Нәзирәнең кайнарлыгы бетмәс тә, китмәс тә ул иреннәрдән..
Ерак Белоруссиянең танклар. БТРлар һәм башка сугыш техникасы казып, актарып, ертып бетергән комлы юлларыннан хәрби уеннар вакытында бертуктамый унар-унбишәр чакрым юл үткәндә ул иреннәр кибеп, яргаланып бетәр, әмма Казан артындагы бәләкәй генә бер авылда яшәп яткан Нәзирә атлы кызның иреннәреннән күчкән тәм һаман сакланыр .
Карәхмәтнең солдатка китүенә иң сөенгән кеше аның туганнан туган энесе Йосыф булгандыр, мөгаен Ары чапты, бире чапты малай. Алма апасының (Карәхмәтнең әнисе аңа «Алма апа» тия) һәр кушкан йомышын җиренә җиткереп үтәде. Очып кына йөрде малай Абыйсы Армиягә китә бит Озакламый ул солдат хатлары ала башлар Тиздән аңа Карәхмәт абыйсы автомат тотып төшкән фоторәсемен җибәрер1 Аларның авылында андый абый беркемдә дә юк! Ләкин иртәгәсен. чәчен бабасының чалгы пәкесе белән кырдырып алган такыр башлы абыйсы капкадан чыгып киткәндә, аңа да моңсу, бик ямансу булыр Тик Йосыф балавыз сыга торган малай түгел, җебеп төшмәс мәлҗерәмәс Капка төбендә күзләрен яулык чите белән сөрткән Алма апасына, күзләренә яшь килеп бөялгән өлкәннәргә карап торыр-торыр да. аларга кушылып җылап җибәрмәс өчен, койма башына сикереп менәр Бигрәк тә. өлкәннәрдән күреп, Карәхмәт абыйсы да елап җибәрер шикелле аңа Еласа — бетте! Йосыфка көн булмаячак аннары' Абыең белән юкка мактанасың, ул солдатка киткәндә акырып елап китте бит. дип үчекләячәк авыл малайлары
Йосыф койма башында басып торган килеш каты итеп тамагын кырып алды да. абыйсына таба карап, такмаклый башлады
Әтәч киткән армиягә Чабатага теялеп
Тавык мескен елап калган Әрекмәнгә соялел.
Карәхмәт әнисенең артында капка баганасына сөялеп торган Нәзирә җырдагы тавыкны үзе дип хис итте, ахрысы, йөзе комачтай ф кызарды, колак алкалары алсуланып янды, озын кара керфекләре _ аска салынып төште. Озатучылар Йосыфның бу кыланышыннан кай- 5 сы эчен тотып, кайсысы буыла-буыла көләргә тотындылар
Җырның эчтәлеге белән Нәзирә күңелендәге бар сүзләрне әйтеп ; бетерде бит ташбаш малай Шушы мизгелдә кызның чынлап та та- * вык буласы. Карәхмәтне әтәч итеп күрәсе килде Шулай булсамы’ . Әй җырлар иде кыз. сузып-сузып. бар авылны, бөтен урманны яңгы- = ратып кытаклар иде ул
Китмә, Карәхмәт, китмә инде. Карәхмәт •.— дип кычкырыр иде j Кычкыра алмый шул: ул — тавык. Карәхмәт әтәч түгел
Күзләренә яшь килеп тыгылган Карәхмәт, шаян энесенең бу . такмагыннан соң рәхәтләнеп бер көлде дә үзен көтеп торган трактор * арбасына менеп утырды Читтән караганда трактор арбасы = чынлап та чабатага охшап тора иде
Казан артындагы бер авылның Карәхмәт атлы баласы солдат хезмәтенә әнә шулай китеп барды Әнисе елый-елый капка баганасына. камыт аяклы гүзәл Нәзирә койма буенда үскән «әрекмәнгә сөялеп* калдылар...
Шул ук көнне Украинаның Белая Церковь шәһәреннән Иван Панасенконы да армиягә озаттылар. Бик күп кызлар елап калды Ваия артыннан Бик күп кызлар хат язып торырга вәгъдәсен алып калдылар бу мут егетнең Елый-елый әнисенең күзләре күгәреп бетте Өч кыз арасында бердәнбер малай иде Ваня Иркә малай иде ул Әнисенең итәк астында ышыкланып, апалары тәрбиясендә үсте.
Сигезенчене тәмамлагач, училищега кереп карады, ошатмыйча ташлап чыкты Аннары әтисе армиягә киткәнче дип. аны үзе эшләгән заводка урнаштырды Бу эш малайның күңеленә бик хуш килде Беренче хезмәт хакыннан әнисенә, апаларына бүләк алып кайтты Сөйгән кызларына да өлеш чыгарды
Биек йортның иң өске каттагы тәрәзәләрендә төне буе ут сүнмәде. Барысының күзе Ваняда булды, барчасының сөйләгән сүзе өстәл түрендә утыручы чибәр йөзле, кыска чәчле егет турында гына иде Әтисенең шушы уңай белән кайткан энесе шахтер Гена абый, бераз төшереп алгач, энесен кочаклап, үзенең армиядә хезмәт иткәндә күргән маҗараларын сөйләде Максатың чин-дәрәҗә алу булсын, диде
Ана кеше, табынга тагын берәр нәрсә өстәргә дип. кухняга кереп китә дә йөгереп чыга, күзләрен дә алмыйча улын күзәтә аның алдына читтәрәк торган берәр тәм-томны алып куя. үткәндә- сүткәндә кулын малаеның башына, җилкәсенә куеп ала
Әти кеше күңелендәгесен тышка чыгарырга яратмый Сизелеп тора, күренеп тора аңа да малаеннан аерылу җиңел түгел Әмма улы өчен горурлану хисе барыннан да өстенрәк Аның малае иртәгә солдатка китә. Кулына автомат тотыпмы, үзенең дәһшәтле танкы беләнме туган илен саклаячак газиз баласы Ул аны гади бер солдат итеп кенә түгел, киләчәктә генерал итеп тә күз алдына китерә әле
Әти кешенең бу хакта шахтер энесенә, озату кичәсенә җыелган
кунакларга сөйлисе килә, йокыга талган шәһәрне уятырлык итеП балконнан кычкырасы килә
Кызып алган кунакларның бүтән нәрсәләр, җыен юк-бар. тузга язмаган гайбәтләр сөйләшергә керешүләрен күргән ана кеше түзми, өстәл кырыена килеп баса да. әүвәл «Сез монда кеше гайбәтен сөйләшергә дип килдегезмени соң9» — дигәндәй бер караш ташлый, аннары, кыенсынып кына тамак кырып ала да тезеп китә..
— Ваняга дүрт яшь идеме икән ул вакытта, шулай бер чакны атна буе югалып йөргән мәчебез үзе белән өч бала ияртеп кайткан. Шаклар каттык инде Ваняның шатлыгы эченә сыймады Мәче балаларының һәрберсенә аерым-аерым исем кушып чыкты, карап кына ашатты, үз янында йоклатты Гел шулар белән әвәрә килде инде.
Беркөнне шулай өйгә кайтып керсәк, аптырап калдык Ваняны апаларына калдырып чыккан идек. Кызлар зал якка кереп көзге каршына тезелешеп басканнар да күз буйыйлар, каш тарталар, ә Ваня өйдә юк. мәче балалары да күренми Таптык — мәче балалары белән бергә ваннага кереп бикләнгән дә. өчесен дә ваннага салып, краннан өсләренә су агыза Нишләвең бу, улым?» — дим. «Чыныктырам Аларның армиягә барасылары бар бит әле, чыныксыннар’'.— ди Кылт итеп исемә төште узган ялда телевизордан «Советлар Союзына хезмәт итәм • дигән тапшыру караган идек. Солдатларның суда коенганнарын шунда күргән иде
Кунаклар өйне гөрләтеп көлделәр. Барысыннан да уздырып Ваня үзе көлде.
Шул ук көнне Белоруссиядәге Гомель шәһәре янындагы бер авылдан армиягә Валерий Дроздов атлы егет тә китеп барды
Валера озату кичәсен ясап тормады Югыйсә әнисе: Ясыйк, дус-ишләреңне чакырырсың .— дигән иде Валера кул гына селтәде. Моңарчы алар өендә бәйрәмнең бәйрәм төсле булганы юк әле. Барысына да сәрхүш әтисе гаепле Салып алса, дөньясын оныта, күзенә кем туры килә, шуңа бәйләнә, савыт-сабаны кыра, ямьсез сүзләр белән сүгенә, аннары үкереп елый башлый
«Без — сугыш елы кешеләре! Сугыштан исән-сау килеш калдык. Фашистлар тырнагы астында яшәсәк тә. бирешмәдек Җиңүдән соң да бал-майда йөзмәдек! Сез фашистлар тылында яшәгән, дип күзебезне ачырмадылар. ач булдык, ялангач булдык — түздек, иманны сатмадык! Тормыш ярыйсы хәзер' Мин хәзер бу тормышның рәхәтен күрергә тиеш, минем өчен бу тормыш көн дә бәйрәмнән торырга тиеш».— дип. кем каршындадыр аклана-аклана елый өлкән Дроздов.
Валера үз урамнарында яшәүче Наташа исемле кыз белән йөри иде Кич җиткәч, әнисенә чәй хәзерләп торырга кушты да киенеп чыгып китте. Сәрхүш әтисе өйдә юк иде
Наташа белән бергә дус-ишләрен урап чыктылар, аннары озак кына урамда йөрделәр дә өйгә кайттылар Шундый көнне инде әтисе айныр, дип уйлаган иде егет Ләкин ул күптән өйгә кайтып кәеф- сафа корырга керешкән иде Валера авызын ачып бер сүз дә әйтмәде. Наташаны җитәкләп яңадан чыгып китте. Таң атканчы урамда йөрделәр. Валера өенә яктырып килгәндә генә кайтты. Әти кеше малаен озату кичәсен бик яхшы үткәргән иде. Өйнең асты-өскә килгән, идәндә чынаяк ватыклары чәчелгән, тәрәзә пәрдәләре суырып алынган Әти кеше үзе идән уртасында гырылдап йоклап ята Әнисе өйдә юк. Димәк, кичә кичтән үк күршеләргә чыгып киткән Валера 8
8
өйдә булмаса. гел шулай итә әнисе Исерек ир бәйләнә, кул күтәрә башлауга, аның өстенә кулына эләккән берәр нәрсәне алып тондыра да чыгып кача. Иртәгесен генә әйләнеп кайта.
Валера өйдәге күренешкә аптырап карап торды-торды да кире борылды Капкада әнисе күренде Ана белән бала ишегалды уртасын- ♦ да. бер-берсен кочаклап, бик озак басып тордылар Аннары егет = биштәрен асып чыгып китте. Әнисенә озатырга барырга кушмаган ? иде Ана кеше баштарак риза булса да. улы күздән югалгач, тиз г генә җыенып. клуб алдына йөгерде Солдатка китүче егетләр төялгән ж әрҗәле машина инде кузгалып маташа иде Иөгерә-йөгерә сулышы ♦ кысылган ана. туктагыз дигәндәй, кулын югары күтәрде
Әнисе белән янәшә утырган Валерий Дроздов тагын бер мәртәбә = еракта, башка йортлар ышыгына сыенып утырган өйләренә карап ~ алды, клуб янында басып калган озатучылар арасындагы Наташасы- * на кулъяулыгын болгады
Вагон тәгәрмәчләре -так-тык- килә ’Ничә тәгәрмәче бар икән соң аның?» — дип уйлый Карәхмәт Аннары үз-үзен тиргәргә керешә «Башка уең юк ахры синең7 Тәгәрмәчләр санын исәпләп утырмасаң' •
Вагонның теге башындагы никрутлар һаман йокламый Проводник купесыннан да сөйләшкән тавышлар ишетелеп-ишетелеп ала Проводник үз купесын өлкән лейтенант Швалюкка калдырып, икенче вагонга китте Купеда өлкән лейтенант Швалюк бригада чәйханәсенең буфетчысы Серафима белән бергә бара
Серафима, юлдашлар булганда бер җилләнеп кайтыйм әле. дип Мәскәүгә барган иде Инде хәзер шул ук юлдашлары белән кире кайтып килеше
«Ник йокламый инде бу малайлар7 — дип уйлады Карәхмәт Ярый, берәр атна хезмәт иткәч, йокының тәмен, кадерен белерсез әле».
Карәхмәтнең үзенә хәзер башы тигән урында йоклап китмәсә дә була Солдат хезмәтенең иң кыен чагы артка калып бара Үзенә күрә армия тормышыннан, начармы-яхшымы. хатирәләре дә бар инде
Беренче көннәр — бүгенгедәй хәтердә
КППны' узып бригадага аяк басуга, поездда үзләрен инде солдатлар итеп хис итеп, горурланып килгән малайларның барысы да кинәт шым булды Шаярулар, бер-берсенең такыр башларына күрсәтеп көлүләр бетте КППда дежур торучы солдат, капканы ачкач, тәртипсез рәтләр белән килүче никрутларның һәммәсенә дә ишетелерлек итеп
— Хабаровскидан бармы7 Кем Хабаровскидан7 — дип кычкырды Аңа каршы җавап бирүче булмады Ул соравын тагын бер тапкыр кабатлады да. никрутлар арасында үзенең якташларының юклыгына инангач
— Такыр башлар гаскәре' — дип көлеп калды Бераздан Карәхмәт артына борылып карады Әле генә кулын биленә куеп никрутларны каршы алган рядовой, сул беләгенә кызыл тасма бәйләгән сержант каршында үрә катып тора Карәхмәт, үз янәшәсендә башын
'КПП Контроль-пропуск пункты дигән суэлард<а>ЕЮ*}К4ртылган
түбән иеп атлаган Дроздовка терсәге белән төртеп, артка таба ишарәләде. Баягы рядовой, хәзер кулына себерке тотып, тырыша- тырыша КПП әйләнәсен себерә башлаган иде.
Моңа хәтле солдат формасын кияргә хыялланган малайлар, үзләрен мыскыллаган рядовойның кулына себерке тотып асфальт себерүен күреп, көлемсерәп куйсалар да. солдатның киеменнән, автоматыннан тыш. аларга билгеле булмаган хезмәтен һәм тормышын күз алдына китерергә тырышып, башларын түбән иделәр, күңелләрен хәерсез шом басты.
Аларны туп-туры мунчага алып киттеләр Никрутларны Мински- дагы туплау пунктыннан алып килгән өлкән лейтенант Швалюк һәммәсенә дә бер сафка тезелергә боерды. Үзе кул сәгатенә карап алды. Эткәләшә-төрткәләшә торгач, малайлар, ниһаять, бер сафка бастылар Иң соңгы кеше сафта үзенә урын тапкач кына өлкән лейтенант:
— Мунча керү' өчен сезгә кырык минут вакыт бирелгән иде. Шуның ун минуты очты инде. Без болай да соңга калдык. Нәкъ сәгать икедә сезне плацта көтәләр. Ә хәзер «Уңга!», мунчага «Адымлап марш!» — диде.
Малайлар этешә-төртешә ишеккә ташландылар, мунча эченә керү генә дә тагын ун минутлап вакытларын алды
Мунчада сарык көтүе кебек ыгы-зыгы килгән малайларның кайберсе душ астында башын гына чылатып алырга өлгерде, «Солдат киемнәре алыгыз!»—дигән әмер яңгырады.
Карәхмәт яңа киемнәрен кочагына кысып читкәрәк китте дә ашыга-ашыга киенә башлады Итегенең кунычы озынрак кебек тоелды аңа Бригадир Әхмәтҗан абзый хром итегенең кунычын гармун күреге рәвешенә китереп кия Атлаган саен шыгыр-шыгыр килеп тора итекләре Карәхмәт, шуны исенә төшереп, итек кунычларын балтырдан аска шудырды Болай матуррак та иде Ләкин шулчак аңа бер солдат төртеп узды:
— Итегеңнең кунычларын тартып куй тизрәк. Командирлар күрсә!
Карәхмәт ашыга-ашыга итек кунычларын югары күтәрде
Аларны мунча алдында көтеп торган өлкән лейтенант янә сәгатенә күз төшерде һәм
— Тезелергә! — дигән әмерен бирде. Бу юлы малайлар, өсләрендә инде солдат формасын сизепме, тизрәк тезелделәр. Башлар әледән-әле як-якка борыла, баягы чуар-чабар киемле малайларны хәзер танырлык та түгел һәммәсе дә бер-берсенә су тамчысыдай охшаган кебек. Яңа киемнәре ничектер сәер дә, кызыклы да булып тоелды аларга. Өлкән лейтенантның:
«Үрә кат!» боерыгы да сафта тәртип оештыра алмады Кемдер пилоткасын төзәтә, кемнеңдер аяк чолгавы итек башында җыелып калган, кемнеңдер каешы бушрак, кыскасы, бар да кием-салымы белән әвәрә килә.
«Йөгереп-марщ!» дигән әмер сафны плацка таба куды.
Әллә солдат формасы шулай көч өстәде, алар бер-берсен уздыра- уздыра йөгерергә керештеләр Әмма кайсыберләре шундук артта калды, чөнки аяк чолгаулары чуалып, титаклый-титаклый йөгерергә туры килә иде. Карәхмәткә бу сарык көтүен хәтерләтте Сарык көтүе кичен авылга килеп кергәндә шулай була, шикәр шакмагы хәтле генә тояклары белән тузан туздыра-туздыра, баш-күзләрен акайтып, бар көчләренә чабалар
Күрәсең, мондый тәртипсез йөгерү өлкән лейтенантка да ошамады Ул:
— Тукта! — дип боерык бирде дә, үзе кырыйга китеп кулын алга сузды һәм — Бер рәткә тезелергә! — диде. Иптәшләрен узып 18
алгарак киткәннәр дә кире әйләнеп килделәр Рәт тынып калды
— Уң-га! Хәзер бер колоннада гына йегереп карыйк Берәү дә үз урыныннан чыкмый Дистанция саклагыз'
Чыннан да. саф белән йөгерүе җиңелрәк икән, болай хәл дә китми, сөртенмисең дә.
Аларны плацтан казармага алып киттеләр Яшь солдатлар ба- ♦ тальоннарга. роталарга бүленгәнче, ике айга якын карантин-да = буласылар
Командир •• Карантинының нәрсә икәнлеген һәм ни өчен кирәк- z леген аңлатты -карантин»да яшь солдатларны хәрби тормыш әлиф- 2 басына өйрәтәләр икән.
Казармага өлкән яшьләрдәге прапорщик килеп керде «Каран- , тин» командиры яшь солдатларны прапорщик белән таныштырды х
— Прапорщик Сильванович — старшинагыз. Ул монда атагыз 7 урынына да. анагыз урынына да. Старшина сүзен тыңламаучының ® башы нарядтан чыкмаячак! Сез хәзер солдатлар инде Бүгеннән башлап яңа тормыш белән яши башлаячаксыз һәркем үзе өчен үзе " җавап бирә Монда сезне иркәли торган әбиләрегез әниләрегез юк 5
Армия тормышы белән кыскача беренче таныштыру шундыйрак - булды
Казармага урнашып, старшинадан көндәлек кирәк-яракларны алгач, һәркем үз тумбочкасын тәртипкә китерде Аннары старшина карават саен йөреп тикшереп чыкты Караватлардагы һәм тумбочкалардагы тәртип старшинага ошамады Ул казарма уртасына бер тумбочка чыгарттырды да. тартмада һәр нәрсәнең үз урыны бар дия-дия, сабын, теш щеткасы кебек вак-төякне тезеп чыкты Аннан соң уртага бер караватны күтәреп чыктылар Старшина караватны туздырып ташлады да. һәр хәрәкәтен теле белән сөйләп аңлата-аңла- та. аны яңадан җыеп куйды
һәр урында, һәр җирдә идеаль тәртип булырга тиеш иде Малайларның гаскәри тормышы тәртипкә өйрәнүдән башланып китте
...«Карантин «нан соң яшь солдатларны батальоннарга, роталарга бүлделәр. Бер үк көнне өйләреннән чыгып киткән теге өч малай өчесе дә бер ротага — разведчиклар ротасына эләкте
Разведрота казармасына плацтан аларны кече сержант алып барды. Сержантның сул беләгенә «дежурный» дип язылган кызыл тасма бәйләнгән иде Казармага килеп җитәрәк ул үз артыннан килгән солдатларга таба борылып карады да
— Их. егетләр, эләктегез дә инде' — диде Разведрота дигәч, үзләренең дә күңелләре күккә сикергән иде малайларның Сержант шул турыда әйтә дип уйлап, алар бәхетле елмаеп бер-берсенә караштылар Чөнки иптәшләренең күбесе пехота батальонына бүленде, алар исә — разведкага' Кем уйлаган да. кемнең генә төшенә кергән мондый бәхет!
— Их. егетләр, эләктегез дә инде! — дип кабатлады кече сержант
Тегеләр, аптырап, кече сержантның йөзенә текәлделәр
— «Картлач»лар бик әшәке безнең.— дип куйды соңыннан сержант һәм бүтәнчә авызын ачмады, яшь солдатлар да кайтарып сорарга кыймадылар.
Разведрота командиры өлкән лейтенант Ильинның башына бер сәер теләк килде: «Бу озын буйлы, какча Даниловны чалып егасы иде' Кызык нишләр иде икән9 Якага ябышырмы, йә шаяруга борырмы9 һе Кызык'.»
Өлкән лейтенант Ильин, әлеге сәер уйларын һәм мәгънәсез кызыксынуын артта калдырырга теләгәндәй, адымнарын кызулата төште Уйлары да аннан калышырга уйламады, ул кызулаган саен, үртәшкән кебек, өлкән лейтенантның үзен дә узып, аз гына алдарак барган беренче взвод командиры Швалюкның ялык-йолык килгән итек кунычларына килеп чорнала. Швалюк. сөрлеккәндәй, кинәт кенә алга тартылып куя һәм шул мәлне үзенең төркемне, рота командирын узып китүен шәйләп, акрыная да. йөзендә елмаю галәмәте чагыла.
«Менә Швалюкны чалып ексам, аның нишләячәген тәгаен беләм. Егылмас ул. көтмәгәндә чалынса да. егылмаячак, тезләнсә тезләнер, артына утырмас Анысы шулай да булсын Мәсәлән, егылды, ди9 Егылса, сикереп торыр иде. кан чыкканчы иреннәрен кысар иде һәм үзенең миннән өстенрәк дәрәҗәдә булмавы өчен бар дөньяны каргар иде. һе Бу Швалюк максатына ирешәчәк, барыбер ирешер. Быел көзгә рота командиры булырга тора бит нинди генә кыенлыкларга да түзәр, әмма максатына барыбер ирешер Ярый ирешсен соң. Күренеп тора, взвод командиры булып йөрү аны да туйдырган-дыр инде».
Рота командирының уйлары тагын үз янәшәсендә атлаган Даниловның итекләренә килеп сыланды. Их. жәлке дә соң бу мескен «двухгодичниклар1» Нигә аларны армиягә алып торырга инде? Барыбер. ике елы үтүгә, койрыкларын сыртка салачаклар бит Вакыт узсынга гына селкенеп йөриләр. Хәер. син. Данилов, ярыйсы гына командир үзең, артык хисле кеше булсаң да. Ә менә хәзер сине чалып ексам мөгаен, хурланудан кычкырып еларсыңдыр. Аннары, армиядән киткәч, мине гаепләп, газетага да язып җибәрерсең әле! Ярый. ярый, тынычлан. Данилов. Сиңа сүз әйтеп булмый, рота тормышы турында йә газетага язып чыгарсың, тәки журналистлыгыңа барырсың».
Ильин, мәгънәсез уйларыннан котылырга' теләгәндәй, каты итеп тамагын кырып куйды һәм. «Тефү!—диде үз-үзен тиргәп.— Булачак капитан, имеш! Малай-шалай кебек кыланып барасың!»
Рота командиры өлкән лейтенант Ильин ачуы килгән чакта бик еш кына үз-үзен Булачак капитан, имеш!»—дип сүгәргә гадәтләнеп киткән иде Әйе шул. әгәр ротасы сынатмаса, быел көзгә Ильин капитан йолдызын алырга тиеш! Гел шул хакта уйлый өлкән лейтенант, шул турыда гына хыяллана.
Разведка офицерларның разводтан соң бригададан бер чакрым ераклыкта урнашкан хәрби шәһәрчеккә кайтып барышлары иде бу
Рота командирының кәефе шәптән түгел. Бердән, мәгънәсез уйларына ачуы килсә, икенчедән, бүген аның ротасына яшь солдатларны җибәрделәр. -Карантин нан. борын аслары да кипмәгән малайларны! Батальонга булса, бер хәл иде әле...
Ильин бу хакта әүвәл бригаданың штаб башлыгына зарланырга уйлаган иде. Ләкин шүрләде, андый вак-төяк мәсьәлә белән Коваль янына бару тагын бер мәгънәсезлек булачак иде
Ильинның бригадада иң шүрләгән кешесе — подполковник Коваль. Ул моны хәтта үз-үзеннән дә яшерми Штаб башлыгы — аягыннан алып башына хәтле бары гаскәр өчен генә яратылган кеше, кирәгеннән артык кырыс һәм таләпчән офицер
Аннан бөтен бригада дер калтырап тора.
Ильин янә Швалюк ягына күз салып алды. «Бигрәк тә үз сүзле син. взводный! Синең белән ачыктан-ачык бер сөйләшергә кирәк булыр әле. мөгаен Өлкән солдатларны яклап маташуың юнь- легә алып бармас Күңелем сизенә, яхшыга булмас!»
Рота командиры өлкән лейтенант Швалюк янына карамыйча гына:
— Ничек соң, яшь солдатлар, «карантиюнан килгәннәр дим. ошадымы-юкмы9 Ярыйсы егетләр ич. ә7'
Әйтерсең. Швалюк аның бу соравын күптән көтеп бара иде. шундук җавабын да бирде
— Разведрота хәтле разведротага кем • карантин»нан солдат җибәрә инде!♦
Рота командиры кабат авызын ачарга өлгермәде, сүзгә Данилов J кушылды:
— Безнең ротага кирәкми иде алар
— Ник? 5
— Кыерсытачаклар, өлкән солдатлар көн күрсәтмәячәк ул ма- ♦ лайларга. £
Ильин үзенең командир икәнен исенә төшермәдеме, әллә һаман = Швалюкның фикерен беләсе килә идеме
— Алай булгач, ротада без нигә соң? Сез нигә. Данилов, яшь- * ләрне кыерсыттырырлык булгач, дим7! Анатолий Сергеевич, шулаймы7
Ләкин Швалюк аның фикерен җөпләргә ашыкмады, һаман үзене- = кен тукыды
— Разведротага «карантин»нан солдат алалармы соң инде' Ба- " тальонга сыйган булырлар иде әле.
— Монысы башка мәсьәлә, иптәш Швалюк.
Рота командиры тагын тамагын кырып алды
— Бу төп мәсьәлә, иптәш ротный, көзге тикшерүләр килеп җиткәч. яшь солдатларның ротаны яндырулары мөмкин
Соңгы сүз рота командирыныкы булды.
— Ярый, аңлашылды, иптәшләр Швалюк. син бүген ротада дежур икәнлегеңне оныта күрмә'
Шәһәрчеккә кергәч, алар төрлесе төрле якка таралыштылар «Их-ма1 Карын ачкан бит!» — дип уйлады Данилов үзе генә калгач һәм тулай торакка кайткач, нәрсә пешерәчәге турында план кора башлады
Владимир Даниловның армиядә әле тагын бер ел хезмәт итәсе бар Университетның журналистика факультетын тәмамлады Данилов. Укып бетерүгә, берәр район газетасына эшкә эләгеп булмасмы дигән уе да бар иде күңелендә Әмма язмышы аны ике елга армия хезмәтенә җибәрде Баштарак бу хәлгә каушабрак калса да. бәлкем анда да берәр хәрби газетага урнашып булыр әле дигән өмет күңелен тынычландырды Бу теләген хәрби комиссариатта да әйтеп караган иде Әмма хәрбиләр, гадәтләренчә. аның теләге белән санашып тормадылар Язмыш Даниловтан взвод командиры ясап куйды Ләкин газетага урнашып булмасмы дигән өмете күңелендә һаман яши Хәрби тормышның кырыс кануннары һәм бары үзенә генә хас булган мәшәкатьләре журналист егетне үз эченә бөтереп алса да, Даниловның аңа ияләшеп беткәне юк әле
Тулай торагына кайтып җитәрәк лейтенант "Макарон булырга тиеш бит. макарон кыздырырга кирәк'» — дигән карарга килде һәм ашказаны, шуны сизгән шикелле, макарон «таләп итеп», күңелле генә богырдап куйды
Иптәшләреннән аерылгач. Швалюк әүвәл икенче якка таба китәргә уйлаган иде Тик бүген тагын бригадага барасы исенә төшеп, өенә кайтырга булды Серафимага керсәң, тиз генә чыгып китәрмен димә Назга сусаган хатын, «тревога» булса да. җибәрмәячәк аны Хатыны Василиса, эштән кайтып, аны көтеп утырадыр инде Өлкән лейтенантның кыек юлда йөргәнлеген әллә сизенә башлады шунда соңгы вакытта һәр адымы белән дә кызыксынып тора
Сизә генә күрмә’сен' Алайса — бетте' Гүзәл хатыныңнан шундук колак кагарсың. Швалюк' Хәер, хатыннан гына колак каксаң, бер
хәл әле! Хатын аерганың бригадада ишетелсә, рота командиры булу да тәтемәячәк' Монысы — иң куркынычы!
Ильин исә гаиләсен бик яратса да. матур, тигез яшәсәләр дә. алар турында уйларга күнекмәгән Фатиры бармы — бар. акчасын алып кайтып бирәме — бирә, гомерен бөтенләе белән хәрби тормышка багышлаган офицердан тагын ни кирәк9
Офицерлар җыйнаулашып кайтып киткәч, казарма җиңел сулыш алды Солдатларның кайсы караватларына ауды, кайсылары телевизор янына өелеште
Карантин--нан килгән яшьләрне ике яруслы караватларның өске катына урнаштырдылар.
-Карантин-да чакта ук гаскәрнең язылмаган законнары белән танышып өлгергәннәр иде Яңа килгәннәр дә. ярты ел хезмәт итәргә өлгергәннәр дә әрвах»лар була, аларның бернигә дә хокуклары юк. кара хезмәттән башлары чыкмый икән
Хезмәт вакытлары бер елдан авышканнары — чүмеч»ләр. болары инде үзләрен кеше итеп сизәләр, турыдан-туры «әрвах»ларга әмер бирү дә алар вазифасында, казармадагы чисталык өчен алар җавап бирә, ягъни -әрвах-лардан тазарттыралар.
Армиядә иң рәхәт яшәгән халык— картлач-лар «Әрвахларның тыңлаучан. карусыз булуларын яраталар, уйлары — тәмле ашау һәм озаграк йоклау, телләрендә— "гражданка».
Менә шундыйрак бүленеш икән монда Бу тәртипкә каршы кыл да кыймылдата алмыйсың. Бетте1
• Карантин»нан килгән солдатларга киемнәре ( х б ») каешланып катып беткән, итек башлары агарып торган, кулларын чеби баскан бер рядовой киемнәр киптерү бүлмәсенә керергә кушты. Әүвәл шикләнеп кенә Панасенко кузгалды, аның артыннан Дроздов белән Әмирханов та иярде.
Аларны дәшкән рядовой юынгычка таба китте. Юынгыч бүлмәсенең каршы ягында өстенә «сушилка- дип язылган ишек күренә. Теге рядовой аларны кулы белән генә ишарәләп үз артыннан әйдәде дә ишек янына килеп җиткәч, әүвәл. колакларын торгызып, бермәл тыңлап торды һәм кыюсыз гына шакып алды Эчке яктан:
— Кер' — дигән тавыш ишетелгәч кенә ишекне ачарга җөрьәт итте. Аннары малайларны эчкә уздырып җибәрде
Бүлмәдәге элгечләрдә солдатларның комбинезоннары тезелеп киткән, бер почмакта майга каткан ике матрас ята. түрдә, бу кысан бүлмәнең бердәнбер тәрәзәсе янындагы табуреткаларда ике солдат утыра.
— Килегез, кил. егетләр мондарак,— диде аларның салам көлтәсе кебек сары чәчлесе Икенчесе, чандыр йөзле, ут янып торган зәңгәрсу күзле, бераз кәкрерәк борынлысы. ишек янында торган баягы солдатка кычкырды
— Сало! Тәмәке' Тиз бул! Юкса мин синнән колбаса ясыйм!
Шундый тапкыр сүзләр әйтә алуына кәефе килеп, ул ыржаеп көләргә дә кереште Теге солдатның андый очрак өчен тәмәкесе кесәсендә генә икән, атылып кереп. Чандырга сигарет сузды да, тагын ни боерасың, дигәндәй аның йөзенә текәлеп катып калды
— Бар. булды, тай моннан!
Сало күздән югалды
— Менә нәрсә,— дип сүз башлады Чандыр тәмәкесен кабызып бер тирән итеп суырганнан соң.— Шәп ротага эләктегез сез. Куаныгыз Разведрота бөтен бригадага берәү генә, бригаданың йөзек кашы!
Штаб башлыгы безнең ротадан башка бер генә көн дә яши алмый1
Сүзне Салам чәч дәвам иттерде
— Ротаның үз традицияләре бар. сез дә сакларга тиеш аны.— диде дә ул кычкырып җибәрде
— Сало!
Ишектән баягы солдатның башы күренде *
— Нәрсә. Сережа’
— Егетләргә табуретка алып кил живо1
Салоның башы югалды һәм күп тә үтмәде ул. берсен җилкәсенә - утыртып, икесен кулына тотып, өч табуретка алып керде Салам х чәч аны янә куып чыгарды һәм идән уртасында аптырап басып ♦ торган яшь солдатларга ишарәләп i
— Утырыгыз, утыр, егетләр.— диде
Тегеләр, бер-бер артлы, урындыкларга утырыштылар
— Менә сез шәп егетләр күренәсез, гәүдәле, таза егетләр Алайса ® ротаны эбер-чебер белән тутыра башлаганнар иде Комбригына хәтле. берәр төрле эш булса, разведчикларны җибәрә, ә үзләре ротаны * җыен боламык белән тутыралар Әнә. карагыз инде теге имгәкне. х бая монда керде бит әле. фамилиясе Сало аның. Оешмаган да инде = түлке үзе. аягүрә йоклап йөри, үзе разведротада ике ай хезмәт итә инде
Салам чәч кулындагы тәмәкесен соңгы мәртәбә суырды да. бармак араларына кыстырып, түшәмгә таба чиерттереп җибәрде Төпчек, түшәмгә тиеп очкыннар чәчте дә, туп-туры Панасенконың башына килеп кунды Панасенко, корт чаккандай куллары белән чәбәләнә- чәбәләнә. аны чәченнән сыпырып төшерде Бу хәлгә бары тик үзен генә гаепле итеп сизгәндәй, башын түбән иде. колак яфракларында утлар кабынды Моны күзәтеп торган Салам чәч пырхылдап көлеп җибәрде, аңа Чандыр иярде, аларга Карәхмәт белән Дроздов та кушылып көләргә тотындылар Әмма соңгы икесенең бер дә көләселәре килми иде килүен
Чандыр көлүеннән шып туктады да кыяфәте кинәт кенә җитдиләнеп. кашлары җыерылып килде
— Әләкләгән өчен безне нишләтәләр иде, беләсезме! — диде ул һәм. сүзләрен раслату өчен, янәшәсендәге Салам чәчкә таба борылды— Петя. исеңдәме?
— Әй. хәзер нәрсә ул Элек без • әрвах • вакытта • картлач «лар монда безнең шикелле генә түгел иде Әнә курилкага да •картлач-- лар тартып торганда керә алмый идең. Типкәләп кенә чыгаралар
Салам чәч белән Чандыр каршыларында утырган яшь солдатларга бер-бер артлы әрвах вакытта үзләренең күргәннәре турында сөйләргә керештеләр
Карәхмәтнең дә, тегеләрнең дә чәчләре үрә торды, чөнки алар каршында утырган бу ике рядовой әрвах- чагында бик күп михнәтләрне башларыннан кичергәннәр иде шул
Командирга да әләкләп булмый.— дип дәвам итте Чандыр — Әләкләсәң, беттең дигән сүз. көн дә. төн дә юк сиңа, хезмәтең тулганчы адәм типкәсендә йөриячәксең. Үз иптәшләрең дә яратмый әләкчеләрне
— Йә. ярый.— дип. Салам чәч урыныннан кузгалды - Мантана. син бик җәелмә, хәзер лейтенант йөгереп килеп җитәчәк.
Салам чәч бүлмәдән чыгып китте Мантана дигәннәре дә яшь солдатларны чыгарып җибәрде
Салам чәчнең фамилиясе Рубевский икәнлеген белделәр Мантана исә фамилия түгел. Манатов фамилиясенә охшатып ясалган кушамат икән. Манаговка үз кушаматы бик тә килешеп ябышып тора Чалбары нечкә аякларына сыланырлык итеп тарайтылган, пилоткасы баш чүмечендә генә утыра, изүләре ачык Аның зәңгәр күзләре.
май урларга җыенган карак мәченеке кебек, берөзлексез хәрәкәттә, гел ялт-йолт килә Манатовның бер ноктага гына карап уйланып утырганын, күзләренең хәрәкәтсез чагын күргән кеше юк әле
Рубевскийның кушаматы — Әтәч Кем уйлап тапкандыр, аның кушаматы да үзенә бик туры килә. Тавыклар арасында һәрвакыт үзенең өстенлеген тоеп вәкарь белән йөргән әтәч кебек, бүтәннәргә ул гел өстән карый Караватта ятканда да түшәмгә караганы юктыр аның, карашы һәрчак идәнгә төбәлгән булыр.
Отбойга тикле бер сәгать вакыт бар иде әле. Карәхмәт тумбочкасыннан кәгазь-каләм алды да. өенә хат язарга дип. кызыл почмакка кереп утырды Өйдән чыгып киткәннән бирле Йосыф энесенә бер авыз сүз дә язганы юк. Карантин-да чакта язасы килмәде, роталарга күчергәннәрен көтеп йөрде.
Күңеле әле дә тыныч түгел түгелен. Мондый сөйләшүнең нигә кирәге булды икән соң? Карәхмәткә нәрсәгә ди аларның башыннан кичергәннәре. Ни пычагыма үзләрен яшь солдатлардан кызгандырып утырдылар соң әле’ Нигәме? һе. мөгаен, юньлегә түгелдер инде, яхшыга булмас. Алдан ук кисәтеп куюларыдыр әле. Янәсе...
Өчесенең дә күңеленә бик тирән сеңеп калды: ни генә булса да. командирларга әйтү ярамый икән. Әйтсәң, әләкләсәң — беттең!..
Сәлам ерак Белоруссия җирләреннән.— дип башлады Карәхмәт энесенә дигән хатын — Йосыф энем' Абыеңны разведчиклар ротасына алдылар. Рәсемгә төшәргә җай юк әлегесен, служба бик каты бара
Авылда ни хәлләр9 Мине сорашалармы9 Сораганнарга сәлам тапшыр!
Монда караватлар ике катлы, бер-берсе өстенә куелган. Безнең урыннар икенче катта ук
Ярый, вакыт бик аз. шуның белән тәмамлыйм Разведчик сәламе белән Карәхмәт абыең.
Әйтергә оныта язганмын: әнигә кәҗәне арканнарга булыш. Бик хулиган бит ул. Әни үзе генә тыңлата алмас".
Карәхмәт хатны конвертка салып, адресын язды да дневальный тумбочкасына илтеп куйды Җыелган хатларны почтага дневальный илтеп сала, диделәр
Отбойдан соң яшь солдатлар икенче каттагы караватларына үрмәләделәр. Менеп кенә җиткәннәр иде. алар янына бер сержант килеп басты да.
— Аякларыгызны юдыгызмы? — дип гөрелдәде калын тавыш белән Анысын онытып җибәргәннәр иде шул. кире сикереп төштеләр дә. итекләрен кулларына тотып, яланаяклары белән агач идәнгә чап- чоп баса-баса. юынгычка йөгерделәр
Карәхмәт аякларын юганнан соң караваты янына килде. Аның астындагы икенче караватта бер солдат сузылып ята. Ул итекләрен салып маташкан Карәхмәткә таба борылып та карамыйча, тумбочкасы өстеннән йомарланган газета кисәге алып, аңа ташлады.
— Бу кәгазьне чүплеккә атып кил
Карәхмәт каушап төште, аннары, иелеп, идәндә яткан кәгазьне алды да. кулында тоткан килеш тегеңә карап тора башлады Әгәр дә беренче көннән үк баш бирсәң — беттең! Бер ел буе теләсә кемнең кубызында бииячәксең Беренче көнне үк каршылык күрсәтсәң, кемлегеңне аңларлар, адым саен бәйләнмәсләр
Бу— «карантин да алган әлифба иде.
Карәхмәт кулындагы кәгазьгә янә бер мәртәбә күз төшерде дә аны тумбочка өстенә илтеп куйды. Үзе авыз эченнән генә:
— Минем чүп түгел бит ул.— дип мыгырданды
— Нәрсә9
Шулчак үз караваты янына Панасенко да килеп җиткән иде. Теге, авыз эченнән нәрсәдер сөйләнә-сөйләнә Карәхмәткә таба кизәнде дә Панасенкога кычкырды
— Кәгазьне чүплеккә илтеп ташла‡ Тиз бул!
Панасенко ак» димәде, кара димәде — кәгазьне алып чүплек- ♦ кә китте Карәхмәт, шуннан файдаланып, тиз генә караватына үрмә- = ләде Мендәргә башын гына төрткән иде астагы солдат Карәхмәтнең | карават сеткасына тибеп алды Карават кырыена ябышып өлгермәсә. Z икенче ярустан идәнгә мәтәләчәк иде малай х
Сәгать төнге берләр тирәсе булдымы икән, куркыныч төш ♦ күреп. Карәхмәт йокысыннан уянды Казарма эче тып-тын иде - Бераздан күрше караватларның берсе шыгырдап куйды кемдер. = күн башмакларын чыш-пыш өстерәп бәдрәфкә барып килде дә. янә карават сеткасы тартылды — теге урынына ятты Ул берара әйлән- t гәләп ятты-ятты да. яңадан йоклап китә алмады ахрысы шырпы сызган тавыш ишетелде Карәхмәтнең борынына тәмәке исе килеп “ бәрелде Ул одеялын башына ук тартты Шулвакыт казарма эчен = яңгыратып тәмәкече ягыннан сәер тавыш килде
— Әрвахлар* Сезнең тормыш бүренекедәй, бүреләрчә улагыз* " Карәхмәт, монысы ни булыр икән инде тагын дигәндәй одеялын ачып, башын күтәрде Астагы катта ятучылардан кемнәрдер чышын- пышын сөйләшә, көлешә башладылар.
— Әрвахлар* .
Казарма уянды Карәхмәт йөрәгенең дөп-дөп типкән тавышына хәтле ишетте Монысы ни булыр инде тагын9
Панасенко караваты астында яткан Рубевский, үрелеп кенә бер итеген алды да. яланаягына киеп куйды һәм үзенең өстендә бүлтәеп торган карават ятьмәсенә тибеп җибәрде Аңкы-миңке яткан Панасенко идәнгә дөпелдәп төште дә ай» дип кычкырып җибәрде Рубевский Панасенконың кабыргасына типте
— Марш урыныңа*
Түбәндәге караватлардан тагын берничә кеше идәнгә мәтәлде «Монда әрвахлар без генә түгел икән — дип пышылдады Карәхмәт үзалдына һәм нәкъ шулчак ул да аска таба очты. Идәнгә мәтәлүчеләр үз урыннарына урнашып бетүгә, янә теге әмер яңгырады
— Әрвахлар*.
Бу юлы җавап озак көттермәде почмак яктан кемнеңдер чын бүре тавышына охшатып улавы ишетелде, аңа икенчесе кушылды өченчесе Берничә минуттан казарма эче карурманга охшап калды Астагылар буыла-буыла көлде, өстәгеләр тырыша-тырыша улады. Берәр бүре нең тавышы тынып калса, аңа шундук астан төртеп алдылар, тавышлар янә көчәйде
Карәхмәт карават тимеренә чытырдап ябышып, тыңлап ятты- ятты да. астагы солдатның төрткәләвенә карамастан. -бүреләр»гә кушылмады, урманы андагы чын бүреләр исенә төште һәм ул эт булып өрергә кереште Бүре барын сизгән Алан этләре бөтен авылны күтәреп өрә башлый иде
Дневальный шуба»1 дигән куркыныч аваз салмаса. тагын ула- сылар иде әле Аның тавышын ишетүгә “бүреләр шым булды, берара казарма эчендә карават тимерләре шыгырдаганы гына ишетелеп торды
Бригада буенча дежур офицер итекләре белән дык-дык басып, казарма эчен әйләнде дә чыгып китте
Карәхмәт иреннәрендә тозлы тәм тоеп, авызын тотты, борыныннан кан ага иде Ул борынын кыскан килеш җәһәт кенә идәнгә
‡ Шуба- -Офицер- (жаргон)
төште дә. яланаякларына итеген киеп, юынгычка йөгерде. Дневальный тумбочка янында басып тора. Карәхмәтләрне плацтан ротага алып килгән сержант ишек янында йөренә иде Йөзе-борыны канга буялган Карәхмәтне күреп, ул аның янына килде һәм кулыннан тотты да тиз генә юынгычка алып кереп, кранны ачты
— Кем сукты? Кем кыйнады’ — диде сержант.
— Ы-ы-ы...
— Кем сукты, дим’
Салкын суда кан оешып катты, ахрысы, тукталды.
— Сукмады берәү дә. үзе каный
Сержант башын чайкап куйды
— Идәнгә егылып төштеңме соң?
— Ие Тик мин барыбер бүре булып уламадым
— Егет икәнсең! Башка көнне дә улама!
— Аларга каршы сугышырга инде әллә?
— Кирәк тә бит Тик алар бергә-бер чыкмыйлар, эт көтүе кебек һәммәсе берьюлы ташлана
Кече сержант — Матусов фамилияле белорус егете иде Бу ротага моннан ике ай элек өч сержант килде алар Армиядә тугызынчы айларын хезмәт итсәләр дә, язылмаган законнар буенча ул да, иптәшләре Хафизов белән Нападовкин да әрвах-лар чутында йөри
Бу өч егет күптән түгел генә үзләрен Әфганстанга җибәрүләрен сорап гариза яздылар. Әлегә бернинди хәбәр дә юк. разведрота ■ ■ картлачлары белән көрәшә-көрәшә хезмәт итеп яталар Тизрәк моннан башны алып качасы иде».— дигән уйлары көннән-көн көчәя бара.
Баштарак Хафизов иптәшләренең бу теләкләренә каршы төшеп:
— Без моннан китсәк, «картлачлар» тагын да котырачаклар гына бит.— дигән иде Аның бу сүзләренә каршы Нападовкин кул гына селтәде
— Син нәрсә. Солтан, командирлар үзләре дә бу хәлгә күз йомып торганда нишләп мин монда картлачлар- белән сугышып ятарга тиеш ди әле Әфганстанга барып дошманнар белән сугышуың хәерлерәк!
— Әфганстанда хезмәт итеп кайтканнарга фатир бирәләр икән,— дип куйды Матусов
— Анысы ерунда! Тизрәк бу мәхшәр оясыннан котыласы иде.— диде Нападовкин.
Шулай итеп, мәсьәлә хәл кылынды. өч кече сержант, үзләрен Әфганстанга җибәрүләрен сорап, гариза яздылар
Башын, муенын, терсәгенә кадәр бер кулын ак бинтка ураган «картлач» Манатов караватында яткан килеш тә. кызыл почмакка кереп тә. дневальныйның пычагын суырып алып, аны авызына капкан сурәттә дә. пычакны «исән» кулына тоткан кыяфәттә дә ярты сәгать буе фоторәсемгә төшеп йөрде. Аннары үзен рәсемгә төшергән Салоны киемнәр киптерү бүлмәсенә алып кереп:
— Таң атканда фотолар әзер булсын! — дигән кисәтү белән тышкы яктан ишекне шартлатып бикләп куйды.
Аннан соң киемнәрен үтүкләп маташкан Панасенко белән Дроздовны кызыл почмакка чакырып кертте.
— Кәгазь-каләм алыгыз!
Үзе тәрәзә төбенә менеп кунаклады.
— Мин әйткәнне язып барыгыз!
Панасенко белән Дроздов, авызларын ачып. Манатовка төбәлделәр Шулчак ишектән старшина урынбасары сержант Иванов кү
ренде Алыптай гәүдәле бу сержант, офицер һәм прапорщиклардан кала, ротада беренче кеше иде Бик аз сүзле ул. беркайчан да чәчрәп чыкмас, акрын гына тик үз дигәнен эшләп йөрер Старшина урынбасары булуыннан бигрәк, бала башы хәтле йодрыкларыннан шүрлиләр аның Яшь солдатларның котын алып торган Манатов та. Рубев- ский да. сержант Михаилов та аның белән чамалап сөйләшәләр
— Мантана! Төш тәрәзә төбеннән! Штаб тәрәзәсеннән күренеп торасың бит.— дип гөрелдәде Иванов
Манатов урындыкка төшеп утырды да үзенең әмерен көтеп торган яшь солдатларга ымлап
— Хат язабыз.— диде — Кайсыгызның язуы матуррак, шунысын мин әйткән адрес буенча почтага илтеп салырсыз Башлыйбыз «Дөньядагы иң якын кешем минем»
Манатов шулай диде дә. тиз генә урыныннан сикереп торып, ишеккә китте һәм башын чыгарып
— Телескин! — дип кычкырды
Ишектә тәбәнәк буйлы йөзе атныкына охшаганрак бер солдат күренде
— Телескин1 Кил монда, утыр, миңа матур сүзләр эзләшерсең
Телескин да армиягә Манатов белән бергә алынган, ул да хезмәт итү вакыты буенча - картлач-лар чутында йөрергә тиеш Ләкин Те- лескинның мондый бәхетне татып караганы юк һәм эләкмәс тә инде ул аңа.
Телескин өчен хәрби хезмәт разведротада түгел, батальонда башланган иде Ротада алар бары да бер чакырылыштан һәммәсе дә үз ишләре иде Бервакыт бригада хәрби уеннары вакытында Телескин взводы белән разведрота взводы солдатларына уртак палаткада яшәп алырга туры килде Манатовларның «әрвах* чаклары иде бу. Палатканың комсыз тимер миченә ягарга утынны алар ташый, поход кухнясыннан аш алып килергә алар йөгерә Разведрота «картлачлары бик тә таләпчән, кырыслар Вакытында утыны салынмыйча, мич суына башласа. Манатовка. Рубевскийга. Ивановка. Михайловка эләгә
Телескин хезмәт иткән взвод солдатлары барысы да бер иш булганлыктан, бер-берсенә куша алмыйлар, алар да разведрота «әрвах -Ларина аркаланып, тегеләр ташыган утын җылысында яталар Ә башка рота картлач-ларының икенче бер рота яисә батальон «әрвах«ларына тешләре үтми, шуңа күрә ни булса да кылырга талпынып та карамыйлар
Ай. шул чакта ничек кызыккан иде Манатов батальон солдатларының тормышына' Үзләре Манатов белән бер үк вакытта гаскәргә алынсалар да. ничек рәхәт яшиләр! һай. кызыккан иде разведрота «әрвах«лары аларга
Язмыш диген, нәкъ бер елдан соң Телескинны батальоннан разведротага күчерделәр Менә шуннан соң аның өчен икенче төрле тормыш башланды Син тиешле вакытында «әрвах» тормышын күрмәдең».— дип аның хезмәт вакыты нәкъ бер елга чигерелде һәм рядовой Телескин чып-чын «әрвах-лар белән беррәттән үз тиңдәшләренә хезмәт итәр көнгә калды
— Наташа җиңгәңә хат язабыз. Телескин. йә. ничек дип башлыйбыз? Ә сез, бая язганнарны сызыгыз, чиста кәгазьләр алыгыз' Телескин эшкә кереште
— «Күктәге иң якты йолдызым» дип башласак, ә’ — диде
— Менә-менә. шәп бу Языгыз Йә. тагын9
— «Күктәге иң якты йолдызым' Сиңа солдат сәламнәре җибәрүче Александрың дип белерсең
Манатов аны бүлдерде
— «Кайнар солдат сәламнәре» диген'
— Ие, «кайнар солдат сәламнәре Наташа! Сиңа бик озак хат язмый тордым ачулана күрмә зинһар, сәбәбе бар Ул сәбәп хәрби сер инде Наташа, аны хатка язарга ярамый Мин сиңа госпитальдән чыкканнан соң төшкән фоторәсемнәремне җибәрергә булдым Шуннан соң аңларсың Бармаклар әле һаман бөгелеп җитми, каләм тотып язып булмый Шуңа күрә бу хатны да әйтеп кенә яздырам »
Казарма эченнән:
— Мантана! Телевизордан Аннаң җырлый. Анна Герман1 Күрмичә каласың! — дип кычкырдылар
Манатов атылып урыныннан торды.
— Үзегез язып бетерегез Карагыз аны. матур итеп языгыз' Хатны кем шәп яза. шул бүген бәдрәф чистартудан азат булачак!
Манатов чыгып барышлый Телескинга таба борылды
— Ә син әниемә хат язып сал Фәлән-тегән. диген. Шура командировкага китте, миннән хат язарга үтенде, диген.
Манатов киткәч. Дроздов каләмен куйды да. кул аркасы белән маңгаендагы тирне сыпырып алды. Бер айдан бирле үз әнисенә дә хат язып салганы юк. Вакыты тими, иртәдән кичкә кадәр аяк өстендә, инде бераз бушадым гына дигәндә. «КарТлач»лар берәр эш таба.
«Әни ничек яши икән? — дип уйлады Валера.— Әти һаман эчә микән’ Мин булмагач, тагын да иркенәйгәндер инде Их. тизрәк үтеп китсен иде бу айлар, бу еллар Наташасы да сагындырды Кара, бу Мантананың да йөргән кызы Наташа исемле микәнни’ Наташа шул Хатка шулай яздырды бит ..»
Валера каләмен кулына алды. «Наташа! Сагындым сине, бик тә сагындым Инде менә өченче аемны хезмәт итәм. тик бер генә минутка булса да исемнән чыксаң икән. Беләсеңме. Наташа, кайчак мин болай уйлыйм әгәр бу дөньяда син. Наташа атлы гүзәл булмасаң, миңа армиядә хезмәт итүләре бу кадәр үк кыен булмас иде. дим Чөнки сагыну дигән нәрсә бик үзәккә үтә шул Син булмасаң, бәлки, авылны да бу хәтле үк сагынмас идем Аннары тагын уйлыйм да үз-үземне сүгәм тиле, дим. әгәр Наташаң булмаса. син армиянең кырыс тормышына бер генә көн дә түзә алмас идең бит. дим Бер көн үткән саен <Инде кайтырга да күп калмый».— дип. үз-үзеңне юата алмас идең, дим
Минем хезмәт яхшы гына бара. Наташа, һәммәсен дә язып бетереп булмый инде, ачуланма, хәрби сер. ярамый
Наташа! Син безгә кереп йөри күр инде, әнине ташлама Мин дә булмагач, аңа бик авырдыр. Әтигә дә әйтеп кара, эчеп йөрмәсен Синең сүзеңне тыңлый бит ул. Наташа.
Наташа шуның белән хатымны тәмамлыйм Вакыт бик тар. служба. Сине үбеп: Валераң»
Ә Панасенко хатны ни дип тә дәвам итәргә белмичә, аптырап утыра иде Ярдәм өмет итеп Дроздовка сүз кушып карады — тегесе ишетмәде дә. Телескин ягына күз ташлады, ул да маңгаеннан тир агызып мышный-мышный Манатовның әнисенә хат яза иде, башын да күтәрмәде.
Анна Герман җырлап бетерде, ахрысы, ишектә Манатов күренде.
— Барамы’ — диде ул керә-керешкә. Дроздов куркуыннан куырылып килде, әмма бу халәте озакка сузылмады, тирән итеп бер сулыш алды да өстәл астында кулын йодрыкка йомарлады һәм «Кагылып кына кара. Мантана»,— дип тешләрен кысты Үзенең йөзе комач кебек кызарды.
Манатов, бинтларын чишеп, кулына йомарлаган иде Үзе берөзлексез ниндидер эчпошыргыч көй сызгыра. Ул әүвәл Панасенко янына килде
— Яле’ Тфү! Берни язмагансың бит. аңгыра1
Манатов күп сөйләшеп тормады, Панасенконың чәченнән тотып башын күтәрде дә яңагына чалтыратты
— Бүген төне буе лезвие белән казарма идәнен кырачаксың'
Манатов Телескинның кәгазен тартып алды
— Молодец, Телескин. шәп язгансың
Чират Дроздовка килеп җитте Манатов аның алдындагы кәгазь- ♦ не алды да авыз эченнән бытырдатып укырга кереште Укып чыкты а Аннары, кашларын җыерып, яңабаштан укырга тотынды Бу юлы 2 ахырына барып җитәргә түземлеге калмады
— Син! Салага' Әрвах' Мине мыскыл итәсеңме9!
Дроздов аягына торып басты да. башын аз гына ия төшеп, каш ♦ астыннан Манатовка карап тора башлады -
— Бир хатны, синеке түгел ул Мин аны. мин аны үз Наташама = язганмын. =
Манатов Дроздовка сукмады Өстәл өстенә менеп басты да ® хатны мыскыллы тавыш белән кычкырып укырга кереште Дроздов х ни кылырга да белмичә, аптырап, яңакларын чәйни-чәйни басып °- торды, торды да Манатовка таба бер адым атлады
— Бир. =
Ишектән урынбасар Иванов күренде
— Мантана' Төш өстәл өстеннән. И шулкадәр акырма Тавышың бөтен бригадага ишетелә
Манатов идәнгә сикереп төште
— «Сине үбеп Валераң' имеш Ярый, үбәрсең, әрвах' Бүген унитаз белән үбештерермен мин сине Төне буе ялап чыгарсың'
Ул шулай диде дә. иптәше сизмәгәндә генә Дроздовның эченә китереп типте.
— Рота дежурные, тышка чык'
Казармага өлкән лейтенант Швалюк керде Ул кәнсә ишеген ачып япты да, анда кеше булмагач, кызыл почмакка үтте Дроздов эчен тотып, өстәл артындагы урындыкта утыра Манатов күзләрен зур итеп ачкан да курка-курка әле аңа, әле ишек ягына карап ала
— Дроздов, ни булды? — дип сорады өлкән лейтенант
Дроздов башын күтәрде, әмма җавап кайтармады
Манатов, керүченең Швалюк икәнен күргәч. Телескинга карап күзен кысты да кулы белән нидер ишарәләп күрсәтте Телескин урыныннан купты һәм
— Эче авырта аның, иптәш өлкән лейтенант, бүген ботканы күбрәк ашаган ием. ди Эче сыекланган.— дип кычкырды
һәммәсе берьюлы шыркылдап көлергә тотындылар Бары Дроздов үзе генә көлмәде
Швалюк. көлеп туктагач. Манатовка борылды
— Ничек. Шура, эшләр барамы9
— Әйе. әйе. әйбәт, иптәш өлкән лейтенант, әйбәт
Юләр түгел бит өлкән лейтенант Швалюк. кызыл почмакта ни булганын сизенде Тик сизенеп нишли9 Манатовны йә шунда кызыл почмакта ук, йә кәнсәгә чакырып тирги, эттән-эткә салып сүгә ала Шуннан ни9 Манатов үзгәрерме соң9 Юк. үзгәрмәячәк Яшь солдат вакытында элеккеге «картлач«лар аның үзенең дә җелегенә төштеләр Шуның үчен кайтара ул хәзер Гаскәрдә бөтен нәрсә кабатланып тора Форма башка, ә эчтәлек шул ук Йә, ярый. Манатовны үзгәрттең ди, шуннан ни файда9 Манатов һәм аның кебек башка өлкән солдатлар ротада ныклы тәртип саклыйлар Рота эчендә ни генә булса да. ул тышка чыкмый Моңа кадәр шулай булды
Данилов шуны аңларга теләми Имеш, яшь солдатларны мәсхәрә итүгә юл кую — җинаять Шалкан башлар' Данилов булып Данилов шуны төшенми өлкән солдатлар ротаның ныклы терәге бит Менә тиздән хәрби уеннар башланачак Шунда күрербез кемнәргә таянырга кирәк икәнен Яшьләргәме. Манатов кебекләргәме9 Яшьләрдән әлегә он да. йон да юк Иң төз атучылар — өлкән солдатлар, иң шәп механиклар — өлкән солдатлар Сержантлар Әфганстанга китәргә гариза биргән Китсеннәр Алар анда бик җиңел дип уйлый торганнардыр
Манатовка тиеп кара син Аңа инде өенә кайтып китәргә дә ярты ел гына калып бара Бер киреләнсә, уеннар вакытында гел киресен эшләп йөриячәк Автоматтан да юри начар атачак Башкалар да шулай итәчәк Яшь солдатларны да кисәтеп, куркытып куярга мөмкиннәр Разведрота артта калачак Рота командирына да эләгәчәк моның өчен, взвод командирларының да башларыннан сыйпамаслар. Хәер анысы пүчтәк Армиядә берәү дә берәүнең башын сыйпамый Тик менә аннан соң Швалюкка рота командиры булу тиз генә тәтемәячәк инде Аны шул хәрби уеннардан соң танк бригадасына рота командиры итеп куярга тиешләр иде Корпусның штаб башлыгы моны үз авызы белән әйтте Ләкин Швалюк гаскәрдә беренче көн генә түгел ич. белә, яхшы белә барысын да хәрби уеннарда ничек катнашуы хәл итәчәк. Взводның күрсәткечләре яхшы булса берсүзсез рота командиры итәчәкләр өлкән лейтенантны, начар икән, бигайбә, үзеңә үпкәлисең Теләсәң, терсәгеңне тешлә, теләсәң, борыныңны тешләп кара — үз ихтыярыңда булачак. Армиядә мәсьәләне вакыт ягы да хәл итә. Йолдызлар саны вакыттан артта калса отставкага чыкканчы өлкән лейтенант булып йөрүең бар.
Швалюк бригадага Манатовны алырга дип килгән иде. Манатов — менә дигән рәссам Взвод командирының фатирын бизи ул Эш башлаганына инде икенче атна, мөгаен, менә бүген ахырына чыгар. әллә ни күп калмады
Монда күченеп килгәч. Швалюк ел саен фатирын бер мәртәбә ремонтлатырга гадәтләнеп китте Алай бик зурдан кубып түгел түгелен Бары стеналардагы чәчәк-бизәкләрен генә яңарта Солдатлар арасында рәссамнарны исә һәрвакыт табып була Әлегесен Манатов булыша Ел саен сурәт-бизәкләрне яңартып тору бигрәк тә хатыны Василисаның күңеленә хуш килә иде
Бая кызыл почмакта ни булганын Манатовтан юлда кайтканда да сорап тормады взвод командиры. Акылсыз егет түгел, артыгын кыланмас, дип уйлады.
Манатов взвод командиры артыннан ашыга-ашыга атлады. Бу йөрәгенең дөпелдәве кызу барганнанмы соң? Күкрәк читлекләрен җимереп чыгардай булып ник шулай тибәсең инде, йөрәк9 Хәзер, хәзер күрерсең, күп калмады Әле ярый бу Швалюгы сүз кушмый, сөйләштерми Шәп командир ул шәбен. Разведротада Манатовның иң нык таянычы Әй лә. кадалып китсенсәнә роталары Хәзер, хәзер, йөрәк, бик ярсыма, җитәбез.
Надан син, йөрәк, аның өстәвенә сукыр да әле Аңлыйм, аңлыйм, сукыр булганга надан да инде син Күрсәң иде син аны менә. Әкият гүзәле кебек ул.
Ярый әле. бу взвод командиры сүз кушмый.
Син. йөрәк, бәргәләнгән буласың инде. Чөнки дөм сукыр син. Болай дөпелдәвеңнән ни файда9 Ярый, берәр мәртәбә, бәлкем елмаеп та куяр әле безгә Халат итәге ачылып китсә, башка җирләренә күз салырга да насыйп булыр, бәлки Шуннан ни? Сине боза гына бит ул йөрәк Беләсең килсә, йөрәк бозгыч кына ул. Дөпелдәмә син. дөпелдәмә Хәзер җитәбез...
Килеп җиттеләр Швалюк йозакны үз ачкычы белән ачса да. бусаганы атлар алдыннан ишек кыңгыравына басып алды
Василиса кухнядан килеп чыкты Бүген өстендә халат түгел, изүе шактый ук мул ачылган зәңгәрсу күлмәк киеп куйган
Әкияттән чыктыңмы әллә син. Василиса9 Җитәр. Мантана. кеше хатынына нәфесеңне сузма. Килгәнсең икән, эшеңне эшлә дә отбойга * кадәр казармаңа кайтып җит!
Сәгать ярымлык эше калган Манатов буяуларны әзерләп куйды z да эшкә кереште
— Толя, ашка бәрәңге генә турап саласы бар. Мин монда х булышам ♦
Манатов буяу савытын тотып торган Василисага каш астыннан £ гына карап куйды да. савытны үзенә алып, өрәңге яфрагы төшерергә = кереште
Манатовларның авылында. Наташаларның капка төбендә. « өрәңге агачы үсә Шул өрәңгенең яфракларын взвод командиры фатирында да калдырып китсен әле юри. үч итеп Тик менә кемгә үч 7 итеп икән9 Үзенәме9 Швалюккамы9 Хәер, бу турыда уйлаганы бул- z мады Ярый, теге кирәксезгә дөпелдәгән йөрәккә үч итеп булсын. = ди Бүтән дөпелдәмәсен' Шул кирәк аңа'
Манатов ара-тирә Василисага да күз салып ала Иреңнең буфетчы Серафима белән типтергәнен беләсеңме соң син мескен хатын9 Син генә гүзәл түгел, Серафима да чибәр Швалюкның зәвык шәп. хатыннарны сайлый белә, каһәр Берүзенә—икәү Комсыз! Җитмәгәнмени аңа шушы Василисасы гына9 Ә Серафима янына әнә Данилов йөрсен Барыбер ялгыз башы -Йә. ярый. Мантана анысы синең эш түгел'»
— Шура, син мондый осталыкка кайда өйрәндең, кайда укыдың9 — дип сорый Василиса
— Тракторчылар курсында Ике ел
Василиса көлемсерәп куйды
— Рәсем ясарга, дим9
Манатов стенага янә бер бизәк төшерде
— Рәсемгәме? Бабайның бабасыннан
Аңлап бетереп булмый Василисаны Кызык хатын ул һәр кыланышы саен көтелмәгән ягы белән ачыла да куя. ачыла да куя Манатов аны юри үрти. Болай гына, кызык өчен генә билгеле Швалюк күрмәгәндә генә
Бабаңның бабасы9
Манатов хатынга күз төшерде Матур йөзендә i ына аптырау галәмәте бар Чибәр хатын, бал кашыгына салып сусыз-нисез кабып йотарлык'
— Бабамның бабасы шул. Безнең авылдагы чиркәүне бизәгән ул Кулы алтын булган Малайларының, оныкларының кулыннан бу эш килмәгән, миңа җиткәч кенә эш пеште Рәсем ясарга беркайда да укымадым үзе.
Василиса янә көлеп җибәрде авызыннан гүя, көмеш тәңкәләр сибелде, ике як битендә борчак сыярлык кына чокырлар хасил булды
— Чү' Бу яфрагың кыек төште түгелме соң?
— Шулай тиеш ул,— дип куйды Манатов һәм нигә шулай тиешлеген дә аңлатты — Табигый булсын, дим Яфраклар агачта төрлечә асылынып тора бит
Швалюк. савыт-саба шалтыратып, кухняда бәрәңге әрчи иде, ахрысы
-Кит әле. Василиса, әнә ашыңны кара син болаи карап торсаң өрәңге яфрагы урынына ялгыш имәннекен төшереп куярмын тагын
— Армиядән соң художество училищесына керергә кирәк сиңа.
Шура Габигать биргән сәләтне юкка чыгарырга ярамый
— Әле бу армиядән кайтканчы! Дөнья йөзгә төрләнер
— Нигә’’ Сиңа күп калмады бит инде, ярты елдан да азрак
Манатов Швалюк ишетмиме икән дип. кухня якка күз салып алды
— Ул ярты ел монда ярты гасыр кебек шул.
Василиса аның хәленә кергәндәй башын чайкап алды
Бер елдан артык вакыт эчендә яфраклар белән шактый эш итәргә туры килгәне бар Берәр зуррак тикшерү киләсе булса, штаб башлыгы разведротаны тревога белән аякка бастыра Бер заманны Мәскәүдән генераллар килде Разведротаны клуб каршындагы газоннарны тәртипкә китерергә чыгардылар Рота командиры өлкән лейтенант Ильин агачлардагы саргая башлаган яфракларны җыю буенча взводлар арасында ярыш оештырып җибәрде. Сары яфраклар агачларның ямен алып торалар кебек иде. Разведчиклар, җылы якларда яшәгән бик борынгы бабалары сыман, агач саен менеп саргайган яфракларны җыеп йөрделәр.
Клуб нигезеннән бераз читтәрәк үсеп утырган бер яшь кенә, бәләкәй генә каенның да кайсыбер яфраклары саргая, төссезләнә башлавын күрделәр Яфракларын йолкысаң, каен бөтенләй шәрәләнеп калыр дип. Манатовка яшел буяу алып килергә кушылды. Газон читендәге үләннәр дә каралган, пычранган иде. Манатов аларны да беррәттән яшелгә буяп чыкты. Ике көн эчендә разведрота клуб тирәсен ялт иттерде Шул хезмәте өчен штаб башлыгы ротаны алдагы якшәмбедә Хатыньга экскурсиягә җибәрде
Менә стенага соңгы яфрак та төште. Эш бетте, пумалаларны җый да бригадаңа ычкын!
Василиса бик кыстап караса да. табын янына утырмады Манатов. Взвод командиры
— Әйдә. Манатов, озатып куям мин сине.— дигән иде, тегесе башын селкеде
— Кирәкми, иптәш өлкән лейтенант
— Патруль очрамасмы?
— Кәҗә сукмагыннан гына мин.
— Син нәрсә. Толя. Шураны болай гына җибәрмәкче буласыңмы әллә7 — дип Василиса Манатовның беләгеннән тотты: —Ю-ю-юк, болай гына булмый! Тырыштың, рәхмәт, яле. кил әле монда. Әйдә.
Швалюк Манатовны кухняга алып керде. Василиса суыткычтан башланган шешәле коньяк алып рюмкага салды. Өлкән лейтенант, эш тапкан булып, кухнядан чыгып китте.
— Әйдә, әйдә, аннан гына берни дә булмый.
Манатов гаепле кеше сыман кыенсынып кына өстәл янына килде һәм рюмканы кулына алды Тәлинкәдәге тозлы кыярга үрелеп маташкан солдатка хатын шоколад тоттырды.
Взвод командиры солдатын бригада капкасына кадәр озатырга булды.
Бүген Карәхмәт Йосыфтан тагын бер хат алды Өйдәгеләр сау- сәламәт дип язган Сабан туе булган икән Шәһәрдән бик күп кунаклар кайткан Җиде йортлы авылда ул көнне җиде йөзгә якын кеше булгандыр, дигән Йосыф Сабан туенда укытучы Борһан абыйны күргән икән Йосыфтан Карәхмәт турында сорашкан.
һы бер хат язып саласы бар әле Борһан абыйга».— дип уйлап куйды Карәхмәт Борһан абый мәктәптә башлангыч хәрби эш дәресләре укыта Үзе дә алты-җиде ел элек кенә гаскәрдә хезмәт
итеп кайткан Карәхмәтләрне укытканда старшина дәрәҗәсендә иде Аннан соң укыды, хәзер лейтенант ди бугай
Әй сөйләп тә карый иде инде армия тормышы турында Дәрестә бер төрле итеп сөйли иде. тәнәфескә чыккач икенчерәк итеп. Инде дәрескә мәктәп директоры да кереп утырса — бетте автомат- * тан аткан кебек китап буенча гына тыкылдата Имеш, сез булачак = солдатлар, туган илне сакларга тиешле кешеләр Менә сезгә з Калашников автоматы төзелеше, менә сезгә атом бомбасыннан сакла- | ну чаралары һәм башкалар, һәм башкалар
Ә тәнәфестә’ Тәнәфестә малайларны противогаз киертеп мәктәп * әйләнәсе буенча куа торган иде Ял иткән арада ничек итеп үзе ; хезмәт иткән полкның хәрби уеннарда катнашуын сөйли әллә нинди 5 кызыклы да. аянычлы да вакыйгаларны исенә төшерә
Тәнәфестә башка нәрсә сөйләп, директор алдында китапта языл- ® ганнардан бер җөмлә дә читкә тайпылмаган укытучыны малайлар _ кайчак үртиләр дә иде
— Борһан абый, солдатка әдәбият фәнен белү кирәкме, юкмы?— ; дип куя берәрсе һәм нигә мондый сорау бирүен шундук аңлата = да — Алайса Зөләйха апа гел ачулана шигырь дә ятлый алмагач. ' солдатка ничек барырсыз соң. ди
Әдәбият укытучысы Зөләйха апа классны ике юнәлештә тәрбияли. малайларны армиягә барырга, кызларны кияүгә чыгарга әзерли иде
Борһан абый авыз ачарга да өлгерми, икенче малай кулын күтәреп
— Абый, абый, үзем җавап бирим әле шуңа.— ди
— Йә. йә. аңлат әле Кашапов
Кашапов бик җитди кыяфәт белән урыныннан торып баса
— Армиядә хезмәт иткәндә, булачак солдат кешегә инде, туган илен саклаучы кешегә әдәбият фәнен белү аеруча мөһим (Кашапов мәктәп директорына охшатырга тырышып җөмләсен катлы- катлы сүзләрдән төзи) Чөнки, мәсәлән, син пограничник ди Шунда берәрсе чикне бозып керде ди Кулыңда автомат булса да ата алмыйсың Ялгышуың мөмкин
Класс та. Борһан абый да. хәтта һәрвакыт җитди чырайлы мәктәп директоры да тын да алмыйча кызыксынып Кашаповны тыңлый
— Йә. йә. шуннан? — ди мәктәп директоры, моның үзе өчен дә кызык икәнлеген белдереп Кашапов тамагын кырып ала да дәвам иттерә
— Бәлкем ул кеше дошман түгелдер’ Бәлки ул шул илнең президенты малаедыр’ Эче пошып йөргәндер-йнргәндер дә совет солдатыннан хәл-әхвәл сорашырга килүедер Атып үтереп кара син аны менә Ә син әдәбият фәнен яхшы белгән кеше буларак, тегеңә тәмәке бирәсең дә китәсең сөйләп Муса Җәлилнең төрмәдә язган шигырьләрен. Аннары куркып калачак президент малае Чү. болар мине дә төрмәгә тыгарга уйлыйлар, ахрысы, дип тәмәке өчен бөгелә- сыгыла рәхмәт әйтеп, үз иленә сыптырачак. Президент малае булса инде әгәр.
— Әгәр дә мәгәр президент малае булмаса?
Директорның тавышы бик тә ачулы Кашапов. уеннан уймак чыгардым. ахрысы, дигәндәй, югалып кала, тез буыннары җиңелчә ген.» калтырый башлый Шулчак янәшәдә утыручы аның ботыннан чеметеп ала. Кашапов аңына килә һәм иптәшләренең -сөйлә», сөйлә инде» дигән ялварулы карашларын тоеп, дәвам иттерә
Шпион булса, мәхәббәт шигырьләрен сөйлисең Аның да йөрәге бар бит Сокланып тыңлап торыр-торыр да онытылып китәр Ә син шул арада шалт кнопкага — заставага хәбәр итәсең Килегез, тикшерегез
Сөйли торгач үз сүзләренә үзе чын-чынлап ышана башлаган Кашапов беркавым бер ноктага карап уйланып торды. Класс әлегесен түзә әлегә көлми Кашаповны фаш итәсе килми, югыйсә, һәммәсенең дә көлке капчыклары тулып, шартлар дәрәҗәгә җиткән. Директорның йөзе бер зәңгәрләнде, бер кызарды Борһан абый елмая Әлегә барысы да директорның сүзен көтә. Борһан абый, бу киеренкелекне йомшатырга теләп, ахрысы, инде парта артына утыр-ган Кашаповка сорау бирде:
— Ә шпион татарча белмәсә?
— Шпионнар әллә ничә төрле тел белә алар
Класс «пырх» итте. Директор сикереп торды да кызу-кызу атлап ишеккә таба юнәлде.
— Кашапов. дәрес бетүгә минем кабинетка! — дигән сүзләре генә ишетелеп калды
Класс гөр килде. Борһан абый да көлә. Тик дәрес беткәч, Кашапов- ның әле елыйсы да бар Чөнки директор аның өенә хат җибәрәчәк Ажгырып торган үги әнисенә исә шул гына кирәк, ул сылтау гына эзләп йөри
Соңыннан ишетелде, директор Кашаповны
— Син безнең хәрби көчләрдән көләсеңме, маңка' — дип сүккән- сүккән дә чынлап та өенә хат җибәргән.
Шушы вакыйгадан соң Борһан абыйны мәктәптә башлангыч хәрби эш дәресен укытудан тыйдылар Дәресне яңа гына Казан пединститутының татар теле һәм әдәбият бүлеген тәмамлап кайткан яшь егет укыта башлады
Карәхмәт Йосыфтан тагын бер хат алды. «Хупҗамал карчык беркөнне почта өләшеп йөргән Нәзирәне очратып Сөембикәнең малаеннан хат-хәбәр киләме соң9 Бигрәкләр дә шүрәле каргаган нигезгә килеп утырдылар бит. исән-сау гына йөриме икән?» — дип сораган Нәзирә апа әйткән тегеңә: «Карәхмәттән көн саен бер хат килеп тора, хаты булмаганда лимон тутырып посылкалар җибәрә, ул хезмәт иткән җирдә лимонны бәрәңге урынына ашыйлар, терлеккә дә шуны гына бирәләр икән».— дигән Хупҗамалың сүзсез калган. Нәзирә моны Алма апага да кереп сөйләгән, көлешкәннәр рәхәтләнеп Икенче көнне -ТАСС хәбәрчесе > Алма апаны урамда очратып Чәйгә берәр лимон бирмәссеңме икән, авызымның тәме юк. лимон капсам, бәлки күңелем ачылып китәр ие».— дигән Алма апа да аптырап калмаган -Җибәргән берсен ашап бетереп барабыз шул Хәер, берәр калгандыр әле».— дип. кемдер күчтәнәчкә алып килгән соңгы ике лимонын «ТАСС хәбәрчесе-нә биреп чыгарган
Бу юлларны укыгач. Карәхмәт әүвәл эче катып көлде, аннары, әнисен уйлап, күзләренә яшь тыгылды Хатларны гына булса да ешрак язып торырга кирәк».— дип карар кылды ул.
Тик хатка нәрсә дип язасың9 һаман шул бер үк балык башы инде «Әйбәт ашаталар, туйганчы йоклыйбыз, хезмәт бара, инде менә ике ай узып китте» Яки шаярткан булып кайтырга да күп калмады-. дисең Исәп-хисабы яхшы солдатның вакыт узуга карап һәр көнне дә киметә бара. Тагын ничә айданмы, атнаданмы хезмәт вакытын тутырып өенә кайтасын, башын мендәргә төртүгә, җиде кат саный, исәпли Аннары нарядта торасы булмаса. шул көнен төшендә күрергә өметләнеп, тәмле йокыга китә
Кичә Карәхмәтне - велосипед »та йөрттеләр Отбойдан соң атналарны. айларны тагын бер тапкыр бик җентекләп санап, йокыга гына киткән иде берзаманны. аягы авыртканга түзә алмыйча, уянып китте Хәйран вакыт аңкы-миңке килеш уң аягын селкеп ятты Янәшәдә шырык-шырык көлешә башладылар Карәхмәт күзләрен ачты Уң аягының ике бармак арасына кыстырылган гәҗит кисәге инде янып бетеп бара иде Ул аны тиз генә сыпырып төшерде дә Ай»! _______________________________________
дип кычкырып, пешкән аяк бармакларын капшарга тотынды
— Ничек, велосипед шәп чабамы соң? — дип сорый Карәхмәтнең карават очында торган Манатов.
Карәхмәтнең күзенә яшь килеп бөялде. Аяк бармаклары сулкылдап. сулкылдап сызлый. Күрәсең, велосипед- шәп чапкан иде.
— Нигә авызыңа су каптың7 Ник дәшмисең7 Ярый алайса. * иртә белән мин уянуга бәдрәф идәнендә ничә шакмак барлыгын = әйтерсең.
Манатовның авызыннан ниндидер ят ис килә, «гражданка» исе : бугай *
Төнге сәгать икеләр тирәсендә Карәхмәт уянып китте Кылт итеп * бәдрәф идәнендәге шакмакларны санарга кирәклеге исенә төште. Ул £ кабалана-кабалана өстендәге одеялын алып атты да. тумбочка өстенә - басып, идәнгә сикерде
«Тукта! Нишлим соң әле мин7 Нишлим7 Шакмак санарга барам * ич. Иртәгә Манатов сораячак Юк кирәк булса үзе санасын! Сана- масаң Карышсаң7 Эләгәчәк, тукмаячаклар бит! Панасенко бер көн- л не санаган иде. бәлкем, аннан гына сораргадыр7 Аннары иртә белән | Манатов сораса, әйтәсең?»
Ул яланаяк кына Панасенко караватына таба китте Көне буе ~ үзенең хәрби хезмәтеннән тыш «картлач»ларның юк-бар йомышын үтәп алҗыган, йөдәгән Ваня. таралып, изрәп йоклый иде Карәхмәт әүвәл аңа дәшеп карады, уянмагач, кабыргасына төртте Тегесе селкенмәде дә Ахырда ул Панасенконың җилкәсеннән тотып селкергә кереште. Ваня башын күтәреп «Ә?» — диде дә яңадан мендәренә капланды
— Ваня. Ваня. дим! Тор әле' Бер нәрсә генә сорыйм'
Тегесе тагын башын күтәрде һәм бер күзен генә ачып карап, янындагы кешенең «картлач» түгел икәнен күргәч, янә мендәренә сыгылып төште
Ваня астындагы караватта яткан -картлач» кымшанып куйды Карәхмәт акрын гына үз караваты янына китте Чалбарын, итекләрен киде һәм туалетка таба атлады
Дневальный тумбочкасы янындагы идәндә шыплап тутырылган өч капчык ята Дневальный үзе күренми Казарма ишегенең тоткасына щетка сабы тыгылган
Карәхмәт юынгычка керде Тәрәзә янында парад формасыннан өч сержант басып тора, дневальный да шулар янында Киемнәр киптерү бүлмәсенең ишеге ачык Андагы киезләрнең берсендә дежурный кече сержант Михайлов йоклап ята
Барысы да берьюлы ишектән кереп килүче Карәхмәткә таба борылдылар
— Нәрсә, йокың качтымы әллә7 — диде аңа Хафизов.
— Юк. болай гына.— дип мыгырданды Карәхмәт
— Йә. ярый, егетләр, безгә кузгалырга вакыт Өченче яртыга штаб янына җыелырга куштылар Сәгать биштәге Ташкент самолеты белән очабыз.— дип Матусов урыныннан купты
— Әйдә, якташ, бир кулыңны Туган якларда күрешергә язсын' — дип. Хафизов та Карәхмәткә кулын сузды Карәхмәт аларның шушы көннәрдә Әфганстанга китәчәкләрен белә иде Ләкин, бүген үк- тер дип кем уйлаган1 Шуңа күрә ул бераз аптырап калды, рәтләп саубуллаша да алмады
Нападовкин чыгып барганда дневальныйга
— Уят дежурныеңны. безне озаткач, рота командирының монда да кереп чыгуы бар Күрсә, иманын укытыр, йоклап ятмасын1 — диде
— Их. егетләр, неужели котылабыз бу җәһәннәм оясыннан' — диде Хафизов, чыгып барышлый, тагын бер мәртәбә казарма эченә
караш ташлап. Аннары — Син бирешмә, якташ' Нык тор! — дип өстәде
Өч егет, армиядә инде сигез ай хезмәт итәргә өлгергән өч сержант кызу-кызу атлап, баскычтан төшеп киттеләр Дневальный дежур сержантны уятырга кереште ә Карәхмәтнең әле шакмак саныйсы бар иде
«Ә санамасам?! Төкердем мин ул Мантанага'» — дип икеле- микеле уйлар эчендә калды Карәхмәт Их. син! Нинди көнгә төштең. ә’ Бу турыда Йосыф ишетсә, авылдашларың. Нәзирә, әниең9.
Йә. Карәхмәт' Син сызгырып җибәргәч. урман да шул көйгә шаулый башлый иде бит! Ә бүген бәдрәф идәнендәге шакмакларны санарга калгансың. Кыйнасалар ни. кыйнасыннар' •>
Кием киптерү бүлмәсеннән дежур сержант уянып чыкты
— Нишләп катып торасың монда9 — диде ул Карәхмәткә йокылы күзләрен угалый-угалый.— Мантана әйткәнне эшләдеңме әле9
Карәхмәт карусыз гына бәдрәфкә кереп китте һәм ярты сәгатьтән аның идәнендә бер мең дә утыз тугыз шакмак барлыгын белде.
Иртәгесен физзарядкадан кайтып керүгә, аны Сало кием киптерү бүлмәсенә чакырды Манатов тәрәзә төбендә аякларын селкеп утыра иде
— Ничәү?
«Әйтсәң, пүчтәк кеше буласың! Әйтмә! »
— Ничәү дим?!
— Белмим.
— Ничә?!
— Сана. Үзең... сана.
Манатовның күзләре дүрт булып, маңгаена ук менеп утырды.
— Ничә дидең, ничә9
— Үзең..
Манатов тәрәзә төбеннән шуып төште дә Ничә9 Ничә?» — дип тәкрарлый-тәкрарлый Карәхмәткә якынлашты һәм килеп җитүгә үк йодрыгы белән эченә сугып җибәрде Карәхмәт бөгәрләнеп килде. Сулышы капты, тыны кысылды Аннары «Уф' ■>— дип бер тирән сулыш алды да. мәче кебек сикереп Манатовның күкрәгенә типте. «Картлач» почмакка таба очты Разведротада мондый хәлнең күренгәне дә. ишетелгәне дә юк иде әле Яшь солдатның өлкән солдатка каршы әйтүе яки ул кушкан эшне үтәмәве гадәттән тыш хәл буларак кабул ителсә, кул күтәрү исә бөтен кешелек дөньясына каршы кылынган гаять зур җинаять кебек иде'
Бүлмәгә бер-бер артлы өч «картлач» атылып керде һәм, почмакта яткан Манатовны күреп. Карәхмәткә дәррәү ябырылдылар. Малайның күз алдында итек табаннары гына күренеп-күренеп алды
— Рота, үрәкат!—дигән әмер «картлач»ларны эшләреннән аерды Казармага рота командиры кергән иде Карәхмәтнең авыртып сулкылдаган колагында дежур сержантның
— Иптәш өлкән лейтенант' Мин дежур торганда ул-бу булмады. Рота буенча кизү торучы — сержант Михайлов.— дигән рапорты бик озак яңгырап торды.
— Вольно!
Рота командиры кәнсәгә кереп китте
Бүген полигонга автоматтан атарга баралар Өч атна рәттән йөриләр инде Бүген разведротаның ничек атканын бригада командиры килеп тикшерәчәк.
Казармада ук һәр солдатның да автоматын һәм башка сугышчан кирәк-яракларын Ильин үзе тикшереп чыкты
Рота иртәнге аштан соң полигонга кузгалды
Карәхмәтнең ике колагы да үтереп сызлый, кабыргалары авыр
та. сул кулбашы сулкылдый иде. Ул бу халәтен командирларга сиздермәскә тырышты Иртән рота командиры аның кызарып торган колагын күреп
— Нишләде9 — дип сораган да иде Ул
— Җил тигән, ахрысы, авырта.— дип кенә куйды Чөнки әләкләсәң — бетте'
— Алайса санчастька барып кайт.— диде рота командиры
— Юк. уза ул. инде төзәлеп килә.— дип кире какты Карәхмәт
Ильин артык төпченеп тормады Югыйсә, элегрәк, казармага килеп керүгә, яшь солдатларның һәммәсен дә күздән кичерә, йөз- кыяфәтләрендәге күгәргән урыннарга шундук игътибар итеп, төп- ченә-сораша. барыбер очына чыга һәм гаепле солдатны җәзасыз калдырмый иде Бу элегрәк шулай булды Хәзер инде офицер вакыт үткән саен, хәрби тормышка җайлаша башлады Бигрәк тә борын төбендә хәрби уеннар торганда алны-артны карап эш итәргә туры килә Швалюкның сүзләрендә хаклык бар Төп максат — алда торган сынаулар Калганы — соңыннан
Полигонга бригада командирының да киләсен белгән операторлар атарга өйрәнү урынын алдан ук әзерләп мәрәләрне көйләп- җайлап куйганнар иде
Юлда комбриг машинасы күренүгә. Ильин, ротасын күзәтү пункты янына тезеп, рапортка әзерләнде Взвод командирлары рәтләр буенча йөреп, солдатларның хәрби кирәк-яракларын тагын бер кат барлап чыктылар Барысы да тәртиптә кебек иде
Комбриг, рота командирының рапортын кабул итеп, солдатлар белән исәнләште дә каршыга ук килеп басты һәм һәр солдатны диярлек күздән кичереп чыкты
— Кулыңны селкемә' — дип берсенә шелтә дә ясады Сафның иң очында ук. сул җилкәсен бераз күтәрә төшеп. Манатов тора, шелтә шуңа иде «Кулын имгәттем микән әллә9» — дигән уй Карәхмәтнең эчен жу иттерде «Әгәр шулай булса, бетте баш. җелекне суырачаклар! »
Күзәтү пункты өстендәге флаг ак ягы белән әйләнде, атуларны башларга мөмкин дигән сигнал бирелде
Карәхмәтнең хәле бәйгегә чыгарга әзерләнгән чабышкыныкы ке- бегрәк иде Автоматка тиз өйрәнде ул өйрәнүен Бүген генә сынатмаса ярый ла! Кул башының авыртканы да онытылып торган сыман, йөрәге генә тасырдый менә
Әллә рота командиры берәр нәрсә сизенеп, махсус шулай эшләде, әллә очраклы хәл генә булдымы — Карәхмәт белән Манатов икесе бергә туры килде берсе — сул як оборона сызыгыннан, икенчесе уң яктан атарга тиешләр иде
Манатов беренче булып уң як сызык турысына килеп басты Команда яңгырауга, икесе дә үз түмгәкләренә атылдылар Автоматлар корылды, гранаталар алдагы окопка таба очты, алда граномет мәрә күренде Икесе берьюлы диярлек чакмаларына бастылар Еракта танк-мәрәләр калыкты, аннары башка төрлеләре Менә бер-бер артлы соңгылары да ауды
Карәхмәтнең кытыгы басылмаган иде әле Автомат көпшәсе янә- шәдәге түмгәк өстендә сузылып яткан Манатов ягына борылды Бер пуля һәм барлык газаплар да юкка чыгачак' Карәхмәт, аңына килеп, автоматын чирәмгә куйды Маңгаена сап-салкын тир тамчылары бәреп чыкты
Икенче юлы противогаз киеп аттылар Монысында да Карәхмәтнең пулялары җилгә очмады
Рота командиры күзәтү пункты янында атып килгән солдатларга ялгышларын әйтә, күрсәтмәләр бирә Карәхмәт белән Манатов килеп җитүгә ул Манатовка
— Их син. солдат' Яшьләрдән үрнәк алыр идең ичмасам' — диде дә. Карәхмәтнең беләгеннән тотып. Сало урынына бастырды
— Син тагын атасың. Сало өчен. Аңладыңмы7 Сине Сало күзәтү пункты артында көтеп торыр, аткач, тиз генә алмашырсыз да. комбригка доклад белән Сало керер
Карәхмәткә өченче, дүртенче тапкыр атарга да насыйп булды. Комбриг сизмәде, күнегүләр «бишле»гә үтәлде. Иванов та кем өчендер ике тапкыр атып килде
Соңыннан нәтиҗә чыгардылар рота буенча гомуми күрсәткеч шактый югары иде Комбриг ротага һәм командирларга рәхмәт белдерде. алда әле тагын да зуррак сынаулар торганын искәртте.
Карәхмәтнең ярты сәгатьтән казармага кайтасы бары исенә төште Манатовның йөзе кара көйгән, баядан бирле Карәхмәт ягына усал итеп карап-карап ала Аның бу карашыннан малайның йөрәге табан астына төшеп киткәндәй була, борын очына тир бәреп чыга, кулбашы һәм кабыргалары тагын да ныграк сызларга керешәләр
Бригадага кайтканда Карәхмәт гел аяк астына гына карап атлады «Нишләргә икән соң7 Нишләргә7 Түзәргәме7 Әллә тагын сугышыргамы7 Яклаучы юк шул. Үзем генә ни кыра алам7 Түзәргәдер, бәлки7 Көз көне Манатовлар өйләренә кайтып китәләр бит инде. Чыдармын әле көзгә хәтле генә. Их. кыйныйлар шул. Кыйнамасалар бер хәл иде әле...»
Иңбашындагы автомат көпшәсе авырткан колагына бәрелеп алды Күзеннән яшьләр атылып чыкты Карәхмәтнең. «Кемнән генә киңәш сорап карарга икән7 Бәлкем, сез берәр нәрсә әйтерсез. Бор- һан абый, ә? Армия хезмәтенә сез әзерләдегез бит безне»
Карәхмәтнең күз алдына укытучысы килеп басты
«Нишлим. Борһан абый, ә?»
«Кеше булып кал Соңыннан, бүгенге хәлләреңне исеңә төшереп, үз намусың алдында кызарырлык булмасын Аннан беркая да кача алмассың!»
«Сезгә шулай дип әйтергә җиңел, Борһан абый һаман да сүзләр генә шул Миңа коры сүз түгел, ярдәм кирәк!»
«Ә син мин әйткән сүзләрнең мәгънәсе турында ныгытыбрак уйла әле, егетем. Аннары калганын үзең карарсың».
«Нәзирә, син дә бар бит әле Минем урында булсаң, нишләр идең, ә7»
Миңа синең көчле булуың, нык ихтыярлы, олы җанлы булуың ошый бит. Карәхмәт!»
«Анысы өчен рәхмәт, камыт аягым! Ул ихтыяр көче белән генә Манатовның борынын канатып булмый шул. Ә ул шунсыз туктамас, ахрысы, инде».
«Элекке Карәхмәт булып калсаң иде син!»
«Тырышам инде. Нәзирә»
«Йосыф, синнән киңәш сорап тормыйм да инде Мине өйрәтергә башың яшьрәк әле
«Алай димә. Карәхмәт абый' Башым яшь булса да, барыбер синең кебек туалет идәнендәге шакмакларны санап йөрмәячәкмен инде мин!»
«Ярый, әтәчләнмә! Һәм абыеңны мыскыллама да' Санасам да. ничә икәнен Мантанага әйтмәдем ич'
«Әйтүен әйтмәдең анысы».
«Әни. син ни диярсең7 Елама тик. күз яшьләреңне түкмә! Син елый башласаң, минем дә күңел тула. Йә. әнием, нинди киңәш бирерсең?»
Киңәш дип, хәлең авыр, балам, аңлыйм. Тик әтиең рухын рәнҗетерлек эшләр кыла күрмә инде, яме Алла хакы өчен дим 38
Исән-сау йөре. Исән-сау әйләнеп кайт Карап торган бердәнбер балам бит син!. »
Карәхмәтнең күзләренә яшь килеп тыгылды Ярый әле бу дөньяда әнисе бар. киңәш-табыш итүче башка якын кешеләре бар
Ул башын күтәрде Бригадага кайтып җитәргә дә күп калмаган иде Шулчак карашы ирексездән үзеннән алда барган Мантананың автомат көпшәсенә бәйләнгән кулъяулыкка төште. Ул ашыга-ашыга кесәләрен актарды Нәзирә бүләк иткән чигүле кулъяулык бер кесәсендә дә юк иде Автомат көпшәсенә бәйләнгән кулъяулык җилдә җилфердәп бара
Карәхмәтнең күзләренә тагын яшь килеп бөялде Ул як-якка карап алды Манатов янәшәсендә генә старшина урынбасары серж'ант Иванов бара иде Манатовның икенче ягында Михайлов атлый Иванов кулъяулыкның кемнеке икәнен тәгаен белә иде. күрәсең, приклад белән Манатовның җилкәсенә төртеп алды
— Артыгын кылана башладың, Мантана! Бир тизрәк Әмирханов- ка кулъяулыгын Югыйсә!
Манатов кулъяулыкны көпшәдән суырып алды да Карәхмәткә таба ташлады
Тегесе аны эләктереп алып тиз генә куен кесәсенә яшерде
Кич белән Манатов Карәхмәтне киемнәр киптерү бүлмәсенә чакырмады
Карәхмәт кыска гына итеп Йосыфка хат язып салды
«Йосыф! Хезмәт яхшы гына бара Әнигә әйт тамагы тук. өсте бөтен, диген, борчылмасын Хатны озын итеп язарга вакыт юк. бик каты хәрби уеннарга әзерләнәбез Үзең язгалап тор, авылдагы хәлләрне әйтеп яз. Минем тормышлар шәп. сиңа барысын да язып бетереп булмый хәрби сер. шуннан үзең аңла Нәзирәгә миннән сәлам'
Якшәмбе көнне яшь солдатлар казармада чуалырга яратмыйлар Сәбәп табыпмы, сәбәпсезме — кайсы кая таеп бетә Гадәттә, барысының да барыр юллары уртак клуб яки чәйханә
Клубта берәр төрле җыелыш яки кино булмаса. чәйханә белән кибет кала. Якшәмбе көнне «картлач»лар дембель альбомнары белән әвәрә килә, чәйханәгә барып мәшәкатьләнмиләр, кирәге чыкса «әрвах»ларны йөгертәләр.
Чәйханә! Солдат өчен ул дөньядагы иң затлы рестораннардан да яхшырактыр
Чәйханәнең ишеген ачып керәсең, борынга вафли, конфет яки бүтән төрле тәм-том исе килеп бәрелә Авыздан сулар килә, йөрәк дөп-дөп итә. Бер шешә «Буратино» аласың, аннары бер кап печенье, коржик, стакан тутырып каймак, акчаңның җитәрлеген белсәң, янә йөз грамм ирис үлчәтәсең Синең үкереп эшләп торган ашказаны- ңа болар гына аз булыр сыман тоела, киштәләр буенча тагын күз йөртеп чыгасың, аннан соң бүген белән генә көн бетмәгәнлеге исеңә төшә дә. тыелып каласың, акча кызганасың
Бүген Карәхмәтнең дә. Дроздовның да акчада кайгылары юк иде Бүген Панасенко яшәсен ул өеннән егерме биш сум алды Панасенко бүгенге көннең герое иде' Әүвәл киштәләрдә күренеп торган тәм-томның барысын да санап чыкты, буфетчы Серафима алып бирә торды, малайлар өстәлгә ташыдылар Панасенко Буратино -иы һәрберсенә икешәрне алдырды Менә нишләтә дөнья • гражданкайда чакта лимонад, печенье ише нәрсәләргә шәһәр малае әйләнеп тә карамагандыр, югыйсә. Бүген аларга күз салуга — авыз сулары кибеп, тел аңкауга ябыша
Башта сөйләшмичә генә сыйландылар, аннары коры-сарыдан тәмам туеп. Буратино* да кикертә башлагач, чәйнәү тизлеге акрынайды әңгәмә башланды Мондый сый-нигъмәт янында гаскәрнең кырыс тормышы да онытылыбрак торган шикелле
— Гражданкада рестораннарда йөреп тә карадык соң! — дип куя Панасенко һәм ресторан дигәннәрен ишетеп кенә белгән сала малайларына үз шәһәрендәге һәр ресторанның исеменә кадәр атый- атый аларга характеристика биреп чыга
Тегеләрнең күзләре Панасенкода. йотлыгып тыңлыйлар Пана- сенконың гимнастеркасы каешланган, аз йоклаудан күз кабаклары кызарып тора, яңаклары сулган, сөякчел куллары бүтән беркайчан да чистармастыр кебек инде Кайчандыр затлы рестораннарда йөргәнлегенә ышанып та бетәсе килми. Юктыр, булмагандыр ул андый хәл. дип тә уйлыйлар Ләкин малай шул хәтле тәмләп, җентекләп сөйли ялган түгелдер, түгелдер!
Өстәлдә тагын берәр шешә < Буратино>»лары һәм коржиклары бар иде әле Үзләре дә. күзләре дә туйды инде Ләкин аларны монда калдырып булмый, жәл Тагын ике-өч сәгатьтән исләренә тешәсен беләләр, шуңа күрә берәү дә кузгалып китәргә ашыкмады.
Кичке ашка да күп вакыт калмаган инде. Тик анда әллә ашап була, әллә юк — шайтан белсен. Рота өстәлләренә куелган чәйнекләрдәге чәй суынган булса, башкалар ашаган арада, поварларга ялына-ялына. кайнар чәй алып килергә туры килүе бар. Алар шулай әвәрә килеп йөргәндә рота тамак туйдырып та өлгерә. Үз өлешләренә тигән ботканы тиз-тиз генә капкалап, савыт-сабаны урыннарына илтеп куясы һәм. рота ашханә алдына тезелгәнче, чатыр чабып, кире урамга чыгасы бар
Кайчакта картлач ларның күбесе кичке ашка йөрми дә. Аларга тиешле өлешне (гадәттә, кыздырылган балык, ипи. шикәр, флягага салынган кайнар чәй була) - әрвах-лар алып кайта.
Ашарга ташу дигәннән, әрвах «лар үзара кат-кат бик яратып сөйли торган бер мәзәк хәл дә йөри.
Имеш, бер ротада аңгырарак кына бер әрвах булган, ди «Картлач»ларга каршы сүз әйтү түгел, аларга күтәрелеп карарга да базмаган, ди Ни кушсалар, шуны эшләгән, зарланмаган, карышмаган. командирларга әләкләмәгән Бозау- дип йөрткәннәр аны ротада Аның шундый карусызлыгы. кирәгеннән артык юаш булуы «картлач ларның үзләрен дә туйдырган, күрәсең, эчләре поша баш-лаган Моны кызык итәргә уйлаганнар Нишләгәннәр дисез7 Әшәкелеккә килгәндә картлач*ларның башы аеруча шәп эшли, теге йоклаганда берәрсе аның итекләре эченә кечкенә йомышын үтәгән һәм уятып кулына фляга тоттырганнар да ашханәгә чәйгә җибәргәннәр «Әрвах- итекләрен киеп берни булмагандай чәйгә киткән. Бер көн шулай кабатланган бу. икенче көнне дә. тик сүз әйтмәгән, ак димәгән, кара димәгән, лач-лоч басып гел йөри биргән. «Әрвах ның үшәнлеге тагын туйдырган картлач-ларны Чакырып китергәннәр дә сораганнар
— Әйт әле. Вася. нигә шулхәтле үшән соң син7 Без көн дә итек эчләреңне юешләп сине чәйгә җибәрәбез, ник дәшмисең, бер сүз дә әйтмисең7 — дигәннәр.
Тегесе озак уйлап тормаган:
— Ә сез зарланмыйсыз, сүз әйтмисез ич әле.— дигән
— Без нигә зарланырга тиеш соң? — дип аптырашкан тегеләр.
— Мин урамга чыгуга ук. итек эчен флягага бушатып, шуңа чәй салып кайтам —дигән әрвах-
Шул мәзәкне ишеткәч. әрвах-лар күзләреннән яшь атылып чыкканчы тәгәри-тәгәри көләләр. Кем катырак көлә, шул картлач»- лардан үч алам, мәзәк белән булса да тегеләргә тибеп алам дип УЙЛЫЙ.
Хәзер һәммәсенең дә үз -картлач«ы бар Дөресрәге, «картлач»- ларның бары тик үзләренеке генә булган, үз йомышларын гына үти торган «әрвах лары бар
Салоның -картлач-ы— Рубевский Сало аңа ашханәдән ризык ташый, аның киемнәрен юа. аның өчен төннәрен дневальный тумбочкасы янында тора, иртән карават кырыена сызык суга. *
Панасенко сержант Михайловка хезмәт итә Карәхмәтне моңар- = чы Манатов бил бөктерергә тырышкан иде Моннан соң ничек булыр9 § Манатов әлегә аңа сүз әйтми әйтүен. Әмма
Кичә полигоннан кайткач. Ильин ротаны кәнсә алдына тезде. « Яхшы атканы өчен Карәхмәткә рәхмәт белдерде Манатовны эттән * эткә алып сүкте командир «Әгәр яшь солдатларны кыерсытсагыз. J карагыз аны! • — дип картлач-ларга кисәтү дә ясады
Шул кичне ялагай Сало Карәхмәтне кием киптерү бүлмәсенә ■_ чакыруларын килеп әйтте Моны сержант Иванов та ишетеп торган * икән. Ул Карәхмәткә урыныннан да кузгалмаска кушып, үзе китте Карәхмәтне кем чакырганлыгы мәгълүм иде
Дроздов киемнәр киптерү бүлмәсендәге сөйләшүне ишетеп тор- 5 ган.
— Мантана! Ул малайга тагын кул тидерсәң, гаепкә алыштан ” булмасын! — дигән Иванов
— Оныттың мыни7' Оныттың дамыни -әрвах» вакытта үзеңнең ничек йөргәнеңне7!1 Шкаф хәтле гәүдәң була торып »картлачларның итек астында аунаганыңны оныттың дамыни7' Кем төннәр буе унитаз ялтыратты соң7 Оныттың да мыни инде7 Ай-Һай. бик тиз! Шул маңканы яклап торган буласың тагын'
— Төкерәм -әрвах-ларыңа' Әмма шулар белән ротада берәр ■ ЧП» ясап кара син1 Сөйләшербез аннары! Әгәр дә синең аркада минем «дембель-не бер көнгә, бер генә сәгатькә озайталар икән, сөйләшермен мин синең белән! — дигән аңа үзенең өйгә кайтыр көнен дүрт күз белән көткән, хатынын, кечкенә малаен төшләрендә күреп саташкан студент Василий Иванов
Рота командиры кулында өлкән солдатлардан үч алуның бик тә нәтиҗәле ысулы бар ачуы килсә, аларны өйләренә иң соңыннан, адәм актыгыннан кайтарып җибәрә ул Киләсе приказдан соң «дембель» булачак ■ картлач»ларга моның тәэсире бик тә. бик тә зур
Панасенко «картлач ларның холкына акрынлап ияләнеп, күнегеп бара бугай инде Ярты ел хезмәт иткәннән соң. менә көзге тикшерүләрдә үзен күрсәтә дә алса рота командиры «ефрейтор» итәбез диде Аннары бәлкем сержант ук та булып куяр әле
Шул фоторәсемен әти-әнисенә дә. йөргән кызларына да җибәрер Дөрес, теге мәзәктәге чәйгә йөргән мескен солдат хәленә төшәсе дә килми Тик менә иртәнге физзарядкада алты чакрымга йөгерүләре үзәккә үтә шул Йөгерә алса, бәлкем. Рубевский әйткән һәр сүзгә • баш өсте» дип тормас иде дә
Көн дә, иртән торуга, рота алты чакрымга кросс йөгерә «Әрвах >лар да, чүмеч»ләр дә « картлач «лар да чаба Панасенконың иң яратмаганы әнә шул инде Юлның яртысын үтүгә, күз аллары караңгылана, йөрәге тасырдый башлый, аякларына гер аскандай була Ул. гадәттә, ярты юлда ук егылып кала Разведротада -сыек» солдат булырга тиеш түгел дигән «картлач»лар аның бу гамәлен һич тә өнәмиләр Ротадан аерылып, юл читендә егылып хәл җыеп яткан Панасенконы берәрсе якасыннан күтәреп торгыза да кулындагы каешы белән аны алга куа Панасенко бераз бара да тагын сөртенә, тагын күтәреп торгызалар, тагын Аркасында арт санында каеш эзләре ярылып кала
Шулай булгач -картлач«ларга каршы авыз ача алмыйсың шул Кросста йөгерә алмагач йомышка чабарга туры килә
Дроздовның исә бүген төне буе дневальный тумбочкасы янында басып торасы бар Югыйсә, үз чираты кичә үк узды инде Кичә ул үзе дневальный иде Таңга кадәр керфек тә какмыйча бәдрәфне, юынгыч бүлмәсен ялтыратты, кызыл почмак идәнен юды
Бүген дневальный булып Рубевский тора Кич белән Сало аның өчен разводка барып кайткан иде инде Төнге эшләр Дроздовка йөкләнде.
Ярый, түзәр әле. Бер елдан соң аның өчен дә кемдер идән юачак бит Күңел әнә шуны көтеп яши Шулай да ул Әгәр Мантана Карәхмәткә тагын бәйләнә башласа, яклап чыкмыйча булмас Үзе татар булса да. яхшы малай*.— дип тә уйлый.
Ротаның ничек атканын үз күзләре белән күргәннән соң Ильинның кәефе кырылды Бар үчне дә өлкән солдатлардан алырга уйлаган иде Өлкән лейтенант Швалюк тагын бер мәртәбә күңеленә шик салды Кәнсәдә алардан тыш Данилов та бар иде Мондый сөйләшү булды:
— Койрыкларына басам мин ул сөрхәнтәйләрнең! — дигән иде Ильин Тәрәзә янында урамга карап торган Данилов
— Иван Григорьевич безнең ротада атмосфера бер дә сәламәт түгел, күңелем сизә, яхшылыкка алып бармас бу.— дип куйды. Сүзгә Швалюк кушылды
— Алайса бар. штаб башлыгына барып әйт бу турыда, шулай- шулай. диген.
Бу сүзләр рота командирына ошамады
— Швалюк. ә нигә штаб башлыгына йөгерергә1 Син монда ни өчен куелган7 Син монда нәрсәгә?
— Иван Григорьевич, иптәш өлкән лейтенант, мин яшьләрне кыерсытуга юл куйыйк димим бит! Көзге тикшерү борын төбендә генә Хәзер без Рубевскийларга, Михайловларга каныга башласак
— һәм Манатовларга! — дип бүлдерде аны Данилов.
— Әйе. без шуларга каныга башласак, сынауларны ничек тапшырып чыгарбыз? Мин шул турыда уйлыйм Аннары бөтен ротаны адәм мәсхәрәсе итеп сөйләячәкләр бит Аннан соң Коваль күзебезне дә ачырмаячак Менә шул турыда уйлыйм бит мин
Рота командиры:
— Син Швалюк. кайчаннан бирле бөтен рота турында да кайгырта башладың әле9 Әүвәл взводың хакында уйла, син взвод командиры бит.— дип төрттерде.
— Бусы инде, иптәш өлкән лейтенант, артыграк
— Йә. йә. ярый, шаяртканны аңла.
Данилов тәрәзәгә арты белән әйләнеп басты
— Ул кешеләр, ул егетләр, армиядә бары ике ел гына булалар Шунысын онытмыйк Аннары алар • гражданка* кешеләре Аннары үз тормышлары белән яши башлаячаклар Кемнеңдер типкәсендә йөргән солдат ике елдан соң ничек итеп сөйгән кызының йөзенә күтәрелеп карый алсын7! Шул якларын да уйларга кирәк, минемчә
— Бу инде синеңчә түгел, китапча, китапта язылган кызыл сүзләр сөйлисең син. Андрюша.— диде Швалюк көлемсерәп
— Их. Толя, хет китапта язылган буенча гына да уйласаң иде әле син' Бәлкем синнән шәп офицер да чыккан булыр иде
Швалюк тагын көлемсерәп кенә куйды
— Ярый. Андрей, артык тәнкыйтьчегә әверелеп китәсең тагын. Әйттем ич инде мин ^дедовщина* яклы түгел дидем Ләкин бераз мондагы шартларны да чамаларга кирәк, дустым Шул ук Мана-
товны алыйк Менә дигән солдат ул. Техниканы биш бармагы кебек белә. «Совет Армиясе отличнигы!» Коеп куйган рәссам да әле Ә ул менә моннан бер ел элек ничек яшәгән дип уйлыйсың9 «Картлач«лар өстеннән килеп зарланмады бит Тыныч кына хезмәт итеп йөрде, хәрби осталыгын арттырды менә дигән танкист булып җитеште Йә. нәрсә әйтеп була аңа9 *
— Теге өч егет Әфганстанга шул Манатов аркасында гына китте = Үзләрен монда кеше итеп тоярга ирек бирмәде ул аларга
— Китсәләр ни9' Кемдер барырга тиештер ич ул Әфганстанга z да Мин уйлап чыгармаган ич ул Әфганстанны! Партия чакырды *
— һы. чакырды шул. ♦
— Шулай булгач! — диде Швалюк. үзенең җиңүен белдергәндәй £ ике кулын да югары күтәреп
Ильин да телгә килде
— Йә ярый, иптәш офицерлар, туктатыгыз бу бәхәсне Көзге * тикшерүләр җитсен, үтсен аннан соң күз күрер, карарбыз. Шулай да син, Швалюк. взводыңдагы солдатларыңны узындырма Синеке- * ләр бик сикерә бугай анда Югыйсә берәр ЧП килеп чыкса, рота = командиры урыныннан ничек колак какканыңны да сизми калырсың. =
Швалюк тагын көлемсерәп кенә куйды
Манатов Салоны инде икенче тапкыр почтага җибәрде. Тегесе тагын буш кул белән кайтты Инде икенче ай Наташадан хат килми иде
Бу юлы ул почтага үзе китте Почтаны батальоннан бер яшь солдат ташый иде. Солдат боткасын капмас борын кем аны шундый җиңел урынга урнаштыргандыр үзен нәкъ «гражданка «дагыча тота. Бәхете, разведротада саналмый ул «әрвах» Югыйсә, хәрби хезмәтнең ни икәнен күрсәткән булырлар иде аңа'
Манатовның борчылуы урынлы, бик тә урынлы иде. чөнки ел ярымнан артык бер дә калмыйча атна саен хат яза торган Наташадан хәбәр юклыкка инде ике ай
Бер елга чаклы Александр да хатларны еш язды Аннары хәрби тормыш җиңеләя башлагач, хат язулар ирендерә башладымы аңа дигән хатны «әрвах«лардан яздыра.
Бер кирегә китсә китә бит ул дөнья' Җитмәсә, матур гына яшәп ятканда, теге «әрвах» белән әллә нәрсә килеп чыкты' Кара син аны, ә! Хәчтерүш! Картлач» хәтле картлач»ка кул күтәреп маташа «Бетте, тормыш булмаячак сиңа мин кайтып киткәнче!» — дип теш кайрады Манатов Карәхмәт Әмирхановка. Үз алдына гайрәтләнде. Әмирхановны нинди җәзага тартачагын да кат-кат уйлады Тик аны әлегесен бер нәрсә шикләндерә, сагайтып тора Татарны беренче күрүе аның Ишеткәне бар барын Тарих китабында рәсемнәрен дә күргәне бар Атка атланган, кылыч-сөңге белән коралланган, кысык күзле, камыт аяклы куркыныч кешеләр
Әйе ике йөз ел буе юктан гына ярты дөньяны буйсындырып тормаганнардыр! Бу Әмирхановлары кыяфәте белән тарих китабындагы рәсемгә төшерелгән кысык күзле татарга охшамаса да. барыбер чаманы югалтмаска кирәктер9'
Үзенә сәеррәк караш булганын Карәхмәт тә сизенә иде Әмма йөзенә туры карап мыскыл итүче табылса да. әллә ни кыра алмас иде егет, чөнки кайдан белсен ди ул чын дөресен9' Мәктәптә үк шуны тукыдылар бит аңа' Әгәр белсә 'Мин татар-монгол калдыгы түгел, түгел'» — диясе килер иде аның Тик моңа каршы дәлил таба алмаудан гаҗизләнеп, язмышына буйсыныр шуңа күнәр иде
һәм әле татар-монгол варисы булуын үз-үзен сакларга кирәк чакта калкан итеп тә файдаланыр Тиеп кенә кагылып кына карагыз янәсе бу татарга!
Ләкин аңа карап тормадылар кагылдылар Карәхмәткә кием киптерү бүлмәсенә алып кереп. Рубевский. Манатов һәм Михайлов өчәүләшеп тукмадылар
Тагын да шул ук Сало аша чакырттырдылар. Иванов юк чак иде Карәхмәт иреннәрен чәйни-чәйни киемнәр киптерү бүлмәсенә китте Рубевский Манатовны сүгеп маташа иде Карәхмәт ишек янында туктап калды
— Синең аркада. Мантана. «картлач»ларның ротада дәрәҗәсе төшә Нигә син шул салагага кул күтәртеп тордың9 — ди Рубевский Манатовның бары тик сүгенгән тавышы гына ишетелә. Карәхмәтне күрүгә, ул аның өстенә ташланды. Рубевский белән Михайлов ярдәмгә килделәр. Карәхмәт бары
— Йөзенә сукмагыз, йөзенә! — дигән тавышларны гына ишетте Булдыра алганча, хәленнән килгәнчә, рәхимсез йодрыклардан йөзен, эчен сакларга тырышты. Ни гаҗәп: бу юлы аңарда каршы тору теләге уянмады, бары сакланды, сакланды гына...
Күңелләре булгач. Сало белән Дроздовны чакыртып. Карәхмәтнең башын су краны астына тыгарга куштылар Карәхмәт буйсынды, иреннәре дә ачудан түгел, бары авыртудан гына кысылды бугай. Йа' Бу язмышка күнегә баруы шушы хәлләргә ризалашуы түгелме соң?!!
Кич белән Панасенко килеп Карәхмәткә:
— Сине Мантана чакыра.— диде
Карәхмәт иреннәрен тешләде Мантана үзенең түрдәге койкасында сузылып ята иде.
— Әйдә. Ваня, бергәләп каршы торыйк әле шуларга,— дип пышылдады Карәхмәт Панасенконың күзләре зур булып ачылды, берәрсе тыңлап тормыймы икән дигәндәй, ялт-йолт як-ягына каранды һәм акрын гына
— Син нәрсә9 Башың бетәр.— дип куйды.
Карәхмәт аңа кулын селтәп Мантана янына китте
— Нәрсә? — диде ул килә-килешкә. Күңеле тагын этлек көтә иде.
— Нәрсә булсын, аркага массаж яса!
— Массаж ясый белмим мин
— Алайса Салоны алып кил Ул өйрәтер.
Карәхмәт Салоны эзләп китте Сало каптеркада кайнаша иде
— Сине Мантана чакырды
Сало аңа нидер әйтергә теләгән иде, әмма дәшмәде, эченнән генә Ник карышасың шул « картлач >ларга, Карәхмәт9 Кирәкми, түз, түз. дустым Килер бер көн. без дә король булып яшәрбез әле».— дип уйлый-уйлый Мантана янына чапты
Армиягә кадәр массаж ясый белгәндерме, юктырмы. Салоның бу эшкә хәзер куллары ябышып тора иде Ул аның әлифбасын Карәхмәткә дә күрсәтеп бирде Шулчак казармага рота командиры килеп керде Карәхмәт җиңел сулыш алды Барыбер ясамаган булыр идем»,— дип уйлады ул.
Поезд «пу-у-у-ууу!» — дип сигнал бирде дә тизлеген киметә башлады Өлкән лейтенант Швалюк проводник купесыннан чыгып Карәхмәттән «Ничек, тәртипме9 —дип сорады да. Серафиманы ялгыз калдырасы килмичәме, тагын аның янына кереп бикләнде
Моңарчы андый уйның килгәне юк иде бүген Серафиманы үз хатыны белән чагыштырып карады ул. Серафима чибәрлеккә Васи- лисадан бераз калышса да. бик сөйкемле иде Йомры, тыгыз гәүдәсе. калку күкрәкләре, сихер иңгән зәп-зәңгәр күзләре бер генә ир-атны да битараф калдырмастыр Серафима бу дөньяга яратыр ♦ һәм яратылыр өчен генә туган гүзәл зат кебек Ни генә әйтсәң с дә. сиңа елмаю белән генә җавап бирә торган хатын бүген ничектер - башка төслерәк. Анатолийның күзләренә туры карарга оялган шикелле, үзенең зәңгәр карашларын тырыша-тырыша яшерә Әмма 2 ул бүген башка көннәрдәгегә караганда бик күпкә назлырак, әйтер- ♦ сең. күңелендә булган бар назын да Анатолийга багышлаган иде j
Серафиманың зәңгәр күзләрендә сагыш төсмерләре дә чагылып = киткәндәй
— Толя.— ди ул нәрсәдер әйтергә җыенгандай һәм кинәт туктап t кала Швалюк аның йөзенә текәлә
— Әйе
— Толя, син мине яратасыңмы7
— Сима, нәрсә булды сиңа, үзең дә яхшы беләсең ич инде
— Юк. син тагын бер мәртәбә әйт.
— Билгеле, яратам
— Бик каты яратасыңмы7
— Бик каты. Сима, бик каты.
— Алайса ник өйләнмисең миңа7
— Ничек7 Бар бит инде берәү
— Аны аерып җибәр
— Ярый. Сима, алай бәйләнмә әле. мин сине яратам лабаса. бик каты яратам
Өлкән лейтенант хатынны үзенә табарак тарта
— Әйдә, ятыйк инде
Серафиманың күзләрендә көмештәй яшь бөртекләре Ул Шва- люкның сүзләренә каршы килми, инде бая ук җәелгән урынны кулы белән сыпырып, тигезләп куя да. башка вакыттагы кебек оялып, тартынып тормыйча, ир каршында чишенә башлый Әүвәл юлда кия торган спорт формасының йозагын төшерә, аннары җиңел хәрәкәт белән генә калку күкрәкләрен тартып торган элмәкне чишә, спорт костюмын сала Швалюк урыныннан күтәрелеп Серафимага таба тартыла һәм аның күкрәкләре арасына борынын төртеп кайнар пышылдый
— Гүзәлем минем, фәрештәм
Серафима Анатолийга әйтергә теләгән серен тагын күңеленә бикләп куя Сер бүген дә аның үзенеке генә булып кала
Вагон бала бишегедәй акрын гына, җайга гына тирбәлә дә тирбәлә Бүтән беркайда да. беркайчан да туктамас кебек бу поезд
Ә сер Серафиманың үзенеке генә түгел иде. түгел иде
Туган көненә кунаклар чакырмаска булды Василиса Елга бер килә торган бәйрәмендә кеше көен көйләп йөрергә теләмәде Өлкән лейтенанты белән икесе кара-каршы утырып кына үткәрсеннәр әле туган көнен
Киләсе кешесе булмаса да. хатын табынны мул итеп әзерләде Бәйрәм табынын әзерләргә ярата ул Шуннан тәм таба, җиренә җиткереп. зәвык белән табын ясый белә
Аның иң бәхетле чагы бәйрәм көннәрендә, ул көнне хатын тагын да гүзәлерәк. чәчәктән-чәчәккә кунып очкан болын күбәләге шикелле хис итә үзен
Туган көнне икесе генә үткәрергә дигән фикерне өлкән лейтенанты да хуплады Кунак чакыру кебек мәшәкатьне үзе дә өнәп бетерми Анатолий, шундый гүзәл хатыны белән икәүдән-икәү генә бәйрәм итүне ул да бик мәслихәт күрә.
Хатынның эчемлектән исереп канатланып, очынып биегәнен күрмәгәненә инде шактый, хатынын шундый чагында яратмаганына да күптән.
Ләкин ул көнне Швалюкның да. Василиса Руслановнаның да башларына күсәк белән суккандай булды өлкән лейтенантын Мин- скидагы хәрби комендатурага бер тәүлеккә каравыл башлыгы итеп җибәрделәр
Разведрота белән каравыл башлыгы булып лейтенант Данилов барырга тиеш иде Ләкин аны ашыгыч рәвештә округ газетасыннан чакырып алганнар
Озакламый кайтып җитәрмен, дип чыгып киткән иде Швалюк өеннән. Бригадага барса, шундый хәл икән. Аптырап, каушап калган өлкән лейтенант үзенең хәлен аңлатырга керешкән иде. штаб башлыгы хәтта гадәттәгечә җикеренмәде дә. тыныч кына итеп:
— Рота командиры буласың килмәсә. барма.— дип кенә куйды Каравылны Минскига илтүче дежур машина КППдан чыгып барышлый шунда нарядта торган Манатовка
■— Нарядтан соң посыльной жетоны алып өйгә барып әйт. мине каравылга китте диген' — дип кычкырды өлкән лейтенант
Манатов, нарядны тапшыруга, шәһәрчеккә юнәлде.
Инде тәмам әзерләнеп бетеп, табын янына утырырга өлкән лейтенантын гына көткән Василиса, ишек кыңгыравын ишеткәч, әү- вәл каушап калды, аннары йөзендә елмаю кабынды: Толясы ишекне үз ачкычы белән ачмыйча, хатыныннан ачтырып, тантаналы рәвештә керергә чамалый, мөгаен
Ләкин ишек төбендә иренең солдаты басып тора иде.
— Исәнмесез! — диде егет.— Иптәш өлкән лейтенант...
Манатов сүзен әйтеп бетерә алмады, бәйрәмгә әзерләнгән табынны һәм хатынның гадәттән тыш матур кыяфәтен күреп, каушабрак калды
— Толя кайда? — дип сорады Василиса түземсезләнеп.
— Иптәш өлкән лейтенант ни . әйтергә кушты ул гарнизон гауптвахтасына, Минскига китте, каравылга Даниловны чакыртып алганнар.
— Каравыл7 Минскига?!
Хатынның матур күзләре зур булып ачылдылар, нәфис борыны тирләп чыкты, кыйгач кашлары сикереп-сикереп алды.
— Сволочь! — дип кычкырды ул әллә нинди ят тавыш белән һәм Манатовның борын төбендә генә ишекне шапылдатып ябып та куйды Стенадагы Манатов ясаган өрәңге яфраклары идәнгә коелып төшкәндәй булды Ул бермәл фикерләрен җыя алмыйча торды: «Сволочь* Нишләп мин сволочь соң әле7» Аннары бу сүзнең үзенә түгел, командирына әйтелгәнлеген төшенгәндәй булып, акрын гына борылды да баскычка таба атлады Нигә сволочь соң әле Швалюк? Ни булган? — дип уйлады ул. әлеге табышмакны чишәргә азапланып.
Ишек янә ачылды Идәндә бая <коелган» яфрак-бизәкләр кыштырдап куйгандай булды Манатов артына борылып карады. Васи- лисаның бит алмасы буйлап яшь бөртекләре тәгәри иде
— Бүген туган көнем Кер әйдә. Шура! — диде хатын Тавышына үтенү белән бергә әмер дә катнашкан сыман.
Синең туган көнеңдә минем ни эшем бар соң? Мин үз бурычымны үтәдем инде, хәзер менә китеп барам
— Әйдә. әйдә. Шура!
Манатов әллә әмергә, әллә гүзәллеккә буйсынды — өйгә керде.
— Уз. уз' Тартынма Беркем дә юк монда
Табындагы сый-нигъмәтләргә таба никадәр генә карамаска тырышса да Манатовның солдат боткасыннан гайре берни күрмәгән ашказаны, татлы һәм ләззәтле эшкә үзенең әзерлеген белдергәндәй, тавышланып богырдап куйды Ашказанының мондый әдәпсезлеген- нән оялган солдат, гүзәл хатынның мыскыллы йөзен күрмәс өчен. ♦ итек салу сылтавы белән, аска иелде. Ул бөгелгәч, эчтәге һава янә i кысылып, ашказаны тагын тавыш биреп алды
Бәхетенә. Василиса кухняга чыгып киткән иде Манатов өч = мәртәбә ачу белән эченә сугып алды Богырдау тынды
Өлкән лейтенантның нигә «сволочь икәнлеге аңлашыла башла- ♦ ган иде Манатовка 'Ярый. Швалюк түзәр Гражданка ризыклары “■ белән бер сыйланып алу миңа да ярар-.— дип иреннәрен ялмап алды = солдат. =
Василиса сый-нигъмәтләре янына коньяк китереп утырты һәм ®
— Кил әле. утыр әле.— дип сөйләнә-сөйләнә солдатны өстәл ' янына чакырды Аннан соң капылт кына нидер исенә төшкәндәй -
— Хәзер, хәзер. Шура, син утыра тор Мин тиз генә бер җиргә = генә барып килим.— диде дә. өстенә плащын салып, ишектән чыгып ~ китте
Солдатның сүзләренә ышанса да. Василисаның күңелендә барыбер шик бар иде. ул үз күзләре белән күреп инанырга теләде Иренең буфетчы Серафимага битараф түгеллеген сиздергәннәр иде аңа. Беркөнне кибеттә очрагач, рота командиры Ильинның хатыны шулай дип пышылдады. Василиса ышанмаган иде. рота командирының ирендә берәр үче бардыр дип кенә уйлады
Хатын Серафима яшәгән йортка таба томырылды Ул буфетчының кайда яшәгәнен чамалый иде. фатирын да бик тиз эзләп тапты һәм кире урамга чыгып, агач астына сыенды да Серафиманың тәрәзәсенә төбәлде Тәрәзәдә ут юк. Серафима эштән кайтмаган иде. ахырысы. Василиса, тынычланып, борылды да өенә таба атлады Үз артыннан икенче бер кеше ияргәнен сизмәде Василиса Серафиманың үзен бик яхшы таныганын да белми иде ул
Василиса Манатовка булары чыгып торган кайнар аш салып килде һәм үзе дә утырды. Тегесе, вакытны бушка уздырудан файда булмас дип. солдат ашханәсендәге кебек шупырдамаска тырышып, эшкә кереште Василисага таба күтәрелеп карарга кыймады, ач бүредәй ашыйсы килүеннән оялды Василиса ризыкларга орынмады, башын иеп аш соскан солдатны күзәтеп утырды Шул хәтле дә якын, үз булып тоелды аңа бу солдат, хатын үзен ана итеп хис иткәндәй булды Менә аның баласы ачыгып кайткан да әнисе пешергән ашны ашап утыра, ашау белән шулкадәр мавыккан, әнисенә күтәрелеп карарга да вакыты юк бары ике колагы гына селкенгәләп ала
Василиса үзалдына көлемсерәп куйды Менә бу солдат урынында аның өлкән лейтенанты утыра, ди Эштән арып кайткан, сүзсез генә ашый Юк. Швалюк болай ашамый, аның ашавы ирләрнеке кебек тә түгел, ашаганда тавыш-тынын чыгармый ул Җиренә җиткереп кенә, рәвешенә китереп кенә ашый -Культурный* итеп Их. Швалюк та шулай шупырдаган тавыш чыгарып ашый белсен иде ул' Менә бу солдат шикелле >•
Манатов нихәтле генә тавыш чыгармаска тырышса да. булмады, никадәр акрын ашарга тырышса да. тәлинкә төбе мизгел эчендә ялтырап калды
Василиса коньяк шешәсен Манатовка таба этте'’
— Ач әле. туган көндә берәүгә дә гаебе булмас
Манатов бераз ияләшә башлаган иде Карусыз гына коньяк шешәсенә үрелде һәм бөкесен гадәт буенча теш белән ачарга дип. авызына китерде. Аның һәр хәрәкәтен күзәтеп утырган Василиса
— Чу' Тукта' Мә' —дип пычак сузды.
Манатов колакларына кадәр комачтай булып кызарынды һәм ул үзен-үзе әрләде. Үзен эченнән әрли-әрли рюмкаларга эчемлек агызды үзен әрли-әрли. Василиса белән чәкештереп, эчеп тә җибәрде.
Василиса да рюмкасын төбенә хәтле бушатып куйды һәм. шоколад тешли-тешли тагын шешәгә үрелде Инде бу юлы Манатовка кушып тормады, үзе салды да янә эчәргә тәкъдим итте Шулай бербер артлы өчәр рюмка эчтеләр.
Манатов җиңелчә генә башы әйләнүен тойды һәм моннан тизрәк китәргә кирәк дигән уй аны урыныннан торгызды
— Мин кайтыйм инде, рәхмәт сезгә. Василиса Руслановна!
Эчемлек тәэсиреннән оеп китә башлаган хатын, уянып киткәндәй. җәһәт кенә торып басты
— Юк. юк тукта, ашыкма' Минем үземә генә күңелсез.
Аннары шкаф алдында торган проигрывательне кабызды
— Миңа кайтырга кирәк. Василиса Руслановна.
— Юк. юк. хәзер менә бер биеп тә алыйк инде!
Манатов кире урынына утырды Хатын бию рәвешен китереп, бүлмә буенча бер-ике очып әйләнде дә почмактагы диванга барып сыланды
Күлмәк итәге тартылып, йомры тез башлары ачылды. Ул кулларын ике якка сузып җибәрде һәм. башын чак кына артка ташлап озын кара керфекләрен йомды. Күлмәгенең изүләре ачылып, ялангач тәненнән сирпелгән яктылык, түшәмдәге люстраның да нурларын басып китеп, Манатовның күзләрен чагылдырды
— Гафу ит. Шура, бераз исердем, ахры.— диде хатын назлы тавыш белән
Солдат ниндидер эчке боеруга буйсынгандай, урыныннан торды да хатынга таба сак кына адым ясады
Нишләвең бу Мантана! Башыңны үзең бетерәсең ләбаса! Манта- на' Миенең эчемлек тәэсире барып җитәргә өлгәрмәгән күзәнәкләре әнә шулай дип тәкрарладылар
Манатов, капылт кына борылды да кызу-кызу атлап кухняга кереп китте, кранны ачып, чүмечкә салкын су агызды да бер сулышта эчеп тә бетерде Бераз суынды шикелле. Аннары кире Василиса утырган бүлмәгә чыкты Хатынның күлмәк итәкләре тагын да катырак тартылган һәм ап-ак. шәп-шәрә аягы бөтен матурлыгы белән күренә иде
Солдат үзендә булган бар көчен җыеп:
— Миңа китәргә вакыт. Василиса Руслановна Рәхмәт сезгә!— диде
Хатынның озын кара керфекләре ике якка аерылды. Ул аз гына башын күтәрә төшеп:
— Әйдә тагы бераз эчик тә.— диде һәм бер кулы белән кирәгеннән артык күтәрелгән итәген аска таба тартты да. кулын кире алганда, итәк баягысыннан да күбрәк күтәрелде Манатов чатырдатып күзләрен йомды Каяндыр, ерактан, тирән караңгылыктан
— Әйдә. Шура эчик'— дигән тавыш килде Чәкештерделәр. Василиса күзләрен йомып эчемлекне йотты. Аннары үрелеп остәлгә куйыйм дигәндә, кулындагы рюмкасы төшеп китте Манатов солдатларча бирелгәнлек белән рюмканы алырга дип Василисаның аяк астына ташланды
«Түзә алмыйм мин бүтән, түзә алмыйм. Кичер мине Василиса, кичерә күр! ■
Үзе Кит дия күрмә, әйтә күрмә, зинһар-.— дип хатынның йомык күзләренә текәлде Хатын дәшмәде, ул йоклаган кебек иде Манатовның түземлеге төкәнде, ул Василисаның кулын тотып, шаша-
шаша үбәргә кереште Хатын селкенмәде дә'
Манатов, каршылык күрмәгәч, кул үбү белән генә канәгатьләнмичә. астан өскә таба хатынның күлмәк төймәләрен чишәргә тотынды Берсен чиште, икенчесенә үрелгәндә, куллары тагын да катырак дерелдәде, чишә алмыйча азапланды, онытылып китеп, теше белән ♦ тартып өзәргә дип талпынганда гына Василиса пырхылдап көлеп = җибәрде.
Манатовның табан аегына утлы шарлар тәгәрәде
— Төймәне өзәсең бит.— диде Василиса, баягыдан да назлырак * 1.1НЫП1 б( пан һәм. Манатовның кулын читкә этәреп, күлмәк төймәлә- ♦ рен өстән аска таба үзе чишә башлады. Манатовның колагында черт- ~ черт иткән тавышлар гына ишетелде, аннары тар ояга гына сыя = алмыйча бүселеп чыккан ап-ак күкрәкләрне күрүгә, күзе чагылып. сукырайгандай булды һәм. өнемме бу. төшемме, дигән кебек кулын ® сузды да өн икәненә тәмам ышанып җиткәндә генә, һуштан язды.
“Уф1 Дөньяда шундый рәхәтлек тә булса булыр икән!»—дип £ пышылдады ул Гафу итәрсең инде мине, зинһар, иптәш өлкән лей- = тенант!» 5
Гүзәл хатынның кайнар сулышы рядовой Александр Манатов- " ның аңын эретте
Василиса Руслановна, хатын-кыз буларак, иреннән әнә шулай туган көн үчен алды
Өлкән лейтенантның фатирында ни хәтле рәхәт булса да Мана- товка бригадага кайтырга кирәк иде Ул тиз-тиз генә киенде дә әле һаман да диванда назланып яткан хатын янына килеп кыяр-кыймас кына
— Гафу итә күрегез инде. Василиса Руслановна — лип пышылдады Хатын, бер кулы белән үрелеп аны үзенә таба тартты да башыннан сыйпады
— Ярый, солдат, бар кайт инде начар итеп искә алмассың мине.— диде
Әле генә кичергән ләззәтле минутлар өлкән лейтенант фатирында бикләнеп калды Манатовның уйлары яңадан үзе яшәгән дөньяга кайтты Нинди төш булды соң бу7» - дип сөйләнде ул үзалдына һәм. шул «төшне» янә бер мәртәбә күңеле аша уздырырга теләгәндәй. артына борылып карады Василиса Руслановнаның тәрәзәсендә ут балкый иде Манатов, туктап бер мәл якты тәрәзәдән күзен дә алмыйча карап торды да, кызу-кызу атлап китеп барды
Итек дагасының асфальтка тиеп чак-чак иткән тавышы аңындагы томаннарны сыеклап җибәрде, үз адымнарының тавышы бар дөньяга да ишетелеп торадыр сыман тоелды Ул газонга сикерде Аяк тавышларын ярсып-ярсып типкән йөрәк дөпелдәве алыштырды
Юл кырыенда рәт-рәт булып тезелгән баганалардагы лампочка утлары, аны эзәрлекләгән кебек, яктылык сиптеләр
Бригадага кайтып җитәм дигәндә генә аның каршысына патруль килеп чыкты КПП күренгәч, күңеленә беркадәр тынычлык иңә башлаган солдат, өлкән лейтенант фатирында калган әкияти дөнья турында уйларга керешеп, уяулыгын югалтты офицер белән солдатларны күрми калды
Шәһәрчекнең бер өендә калган ләззәт тә. коньяк пары да әле һаман ү I көчендә иде патруль башлыгының
— Кайдан киләсең, солдат? — дигән соравы аны тәмам каушатып теленнән яздырды Патруль башлыгы солдатның каршысына ук килеп басты һәм куркуыннан еш-еш сулаган Манатов авызыннан килгән ят истән имәнеп китте.
— Хәрби билетың!
Манатов хәрби билет урынына посыльный жетонын сузды
— Посыльной мин. иптәш капитан'
Капитан жетонга күз дә салып тормады, тагын
— Хәрби билет! — дип боерды
Манатов каршы тора алмады, хәрби билет артыннан, патруль башлыгы җәһәт кенә Манатовның бил каешын салдырып алды да күршедәге разведчиклар батальонына алып кереп китте
Манатовны гөнаһлы тагын дүрт солдат белән гарнизон гаупт- вахтасына алып киттеләр
Гауптвахтада каравыл начальнигы булып өлкән лейтенант Шва- люк торуы исенә төшкәч. Манатовның борыныннан шаулап кан китте
Бу поезд бер дә туктый белми, ахрысы Тәгәрмәчләре һаман такы-токы килә, вагон һаман тирбәлә дә тирбәлә
Мәскәүгә китәр алдыннан Карәхмәткә Йосыфтан хат килгән иде. Ул куен кесәсендәге хатны тагын кулына алды Йосыф авыл хәлләрен язган-язган да. аннары хатының ахырында гына -Карәхмәт абый, беләсеңме. Нәзирәнең аяклары турайды бит! — дигән Имеш, бу күренешкә иң элек Тас хәбәрчесе-нең күзе төшкән һай. балакай, ике авыл арасында хат ташып йөреп аякларың турайган бит!» — дигән Хупҗамал карчык
Нәзирә бу хәлгә әүвәл үзе дә ышанмаган, почтасын өләшеп бетергәч, тиз генә өенә кайткан да урындыкка басып көзгегә караса — аяклар шәм шикелле туры ди!
Менә сиңа мә1 Бөтен авыл халкы шаккаткан бу хәлгә Шул турыда ишетүгә. Йосыф тизрәк абыйсына хат язып җибәргән
Хатны укыгач. Карәхмәт ярты ел эчендә беренче мәртәбә рәхәтләнеп. озак итеп онытылып көлде дә: Ну. Йосыф!»—дип эченнән генә аны шелтәләп куйды.
Тик үзенең бу хәлгә бик тә ышанасы, чын күңеленнән ышанасы килде
Бик тә авылын сагынды шул чагында Карәхмәт Их. бер генә сәгатькә кайтып киләсе иде анда, аннары кеше күзенә күренмичә генә, читтән генә күзәтеп йөрисе иде Кичен җиде йортлы авылның уртасыннан тузан туздырып тугыз кәҗәсе, утыз тугыз сарыгы, биш сыеры кайтып кергән чакта, урам уртасында басып, шул тузан эчендә күмелеп каласы һәм Һәй! Авылдашлар! Мин сезне нинди сагындым! Мин сезне шулкадәр яратам' Тас хәбәрчесе» Хупҗамал карчыкны да. әнә теге аксак ата казыгызны да. шәлперәйгән кикрикле кызыл әтәчегезне дә яратам! Әнием. Нәзирә. Йосыф, авылдашлар, борчылмагыз — мин сезнең тынычлыкны саклар өчен көн-төн керфек тә какмыйм' - —дип кычкырасы иде.
Соңгы сүзләрен, билгеле, авылдашларын тынычландыру өчен әйтер, бәдрәф идәнендәге шакмакларны санаганын белми бит авылдашлары
Төн уртасында тревога белән күтәрелеп чыкканнарын да белмиләр Бигрәк тә бәйрәм көннәрендә еш була андый тревогалар
Йөзе агарынган дежур сержант сулышына каба-каба
— Рота! Трево-о-о-га-а-а' — дип аваз салуга, казарма сикереп тора да посыльнойлар офицерлар артыннан чабарга әзерләнә, сержантлар, солдатлар, яттан белгән сугышчан исәп-хисап буенча, үз эшен башкарырга чаба
• Әллә сугышмы’!!• дигән хәвефле уй миләрне актарып үтә. Кызулыктан берәү дә күрше казармада тыныч кына йоклап яткан инженер-саперлар ротасына игътибар итми Йөрәкләр дөп-дөп тибә, борын тишекләре киерелгән, күңелдә шомлы уйлар Бәхеткә, шулчак
казармада бригада буенча дежур офицер пәйда була.
— Разведчиклар' —ди ул һәм тамагын кырып алганнан соң.— Ашханәдә бәрәңге әрчи торган машина ватылган бригаданы коткарыгыз. юкса, иртәнге ашсыз калабыз Анда барыгызга да пычаклар әзерләп куелган! — дип үтенә, боермый, нәкъ менә үтенә
■ Шөкер, сугыш түгел икән' —дип. рота жиңел сулыш ала.
Бригада янәшәсендә утырган авылга койма аша гына төнге сәяхәткә йөрүчеләрне тотарга да разведрота җиде төн уртасында тревога белән күтәрелә
Бу поезда ничә тәгәрмәч булыр икән соң’ Әүвәл ничә вагон икәнен белергә кирәк Шуннан исәпләп чыгарырга була инде
Карәхмәт үзалдына елмаеп куйды «Җитте инде сиңа җыен тузга язмаган нәрсә турында уйлап баш катырып утырырга'» — дип шелтәләде ул үзен.
Дроздов та. Панасенко да мыш-мыш килеп йоклыйлар Поезд беркайда да. беркайчан да туктамыйча шулай барса да. тормаслар иде кебек алар
Карәхмәтнең күзләренә дә йокы эленә башлады һәм ул үзенә ятарга урын җайларга кереште Теге очтан Сало да килеп җитте
— Карәхмәт, станция кайчан була икән9 — дип сорады ул килә- килешкә Карәхмәт, белмим дигәндәй, иңбашларын сикертте дә
— Нәрсәгә ул? — диде
Салоның күзләре гадәттән тыш ялтырыйлар иде
— Тс-с-с,— диде ул борын очына бармагын китереп һәм аннары куен кесәсенә тыгылды
— Швалюк сизә күрмәсен тик Дүртебезгә бүләрбез, биш йөз сум булды
Салоның кулында егерме бишлекләр, унлыклар, бишлекләр, өчлекләр күреп. Карәхмәт телсез калды
— Кайдан болар?
— Малайлар җыеп бирде
— Поезд билетлары өчен түләргә кирәк, өлкән лейтенант кушты, дидем
— Син нәрсә. Петя?!
— Акрын, акрын, тавышланма. Швалюк ишетмәсен Берәр станциядә кибеткә кереп чыгасы иде Станциягә ерак микән әле9
— Бар тизрәк, кире илтеп тарат, җүләр'
Сало Дроздовның аякларын читкәрәк этеп, үзе шунда утырды
— Кире илтеп тарат дим мин сиңа тизрәк кеше күргәнче'
— Илткән ди менә! Сиңа кирәкмәсә — алмассың, өчкә дә бүлә алабыз без аны
Тавышка Панасенко да күзләрен ачты Дроздовны Карәхмәт үзе уятты һәм икесенә дә әлеге хәлне сөйләп бирде Панасенко исе китмәгәндәй кыяфәттә генә
— Ә нәрсә булган9 Безнең үзебездән дә шулай җыйдылар ике сержант, үзбәк малайлары иде.— диде дә авызын зур итеп ачып иснәргә кереште
Карәхмәт аптырап Дроздовка карады
— Чыннан да. кире таратырга кирәк.— диде Валера
— Син армиягә барганда сездән җыймадылар мыни9 — дип сорады аннан Сало
— Җыйдылар җыюын Тик мин бирмәдем акчам юк иде
— Әй. егетләр, сез нәрсә9 — диде Сало — һаман да шул элеккеге мокытлыгыгызны куасызмы Бетте, бетте ул тормыш, хәзер
безнең өчен яңа тормыш башлана Нәрсә, сез шул маңка малайларны яклап торган буласыз Акча ерунда ул алар өчен Аларның күрәселәре алда әле!
Карәхмәт Салоның мондый гадәте барлыгын элек тә сизенә иде Бу ялагай Сало акча өчен җанын бирергә әзер Солдатларга тиеш булган җиде сум айлык акчаны алган саен ул: Шушы җиде сум өчен мин кеше атарга тиеш буламмы инде, йә' Җиде сумга кеше хәтле кешегә автомат терә инде син. ә' — дип ярым шаяртып, ярым чынлап сөйләнеп колакларны сасыта. Кем сиңа кешегә автомат терәргә куша әле’» — дигәч аңа да җавапны тиз таба: «Ник. әгәр дә мәгәр сугыш була калса’ Дошманнарга атырга кирәк булачакмы, булачак' •
Карәхмәт, туларны исенә төшереп, иреннәрен кысты һәм ачу белән
— Илтеп бир кире. Сало' Илтмәсәң. үзеңә үпкәлисең! — диде Дроздов та. Панасенко да сүз әйтмәделәр
— Сез нәрсә, егетләр, оныттыгыз мыни, елый-елый: «Яшьләр килгәч, аларга тырнак белән дә чиертмәс идек! • — дигән вәгъдәләрегезне оныттыгыз мыни7
Дроздов Карәхмәткә таба күтәрелеп карады да акрын гына урыныннан торды һәм Салоның җилкәсенә кулын салды.
— Әйдә. Петя. киттек. Тарат акчаларын үзләренә.
Бу хәлдән каушабрак калган Сало, ярдәм эзләгәндәй. Панасенко- га төбәлде.
— Алар безнең рота «әрвах-лары түгел ич!
— Бар. бар. Петя. кире илтеп тапшыр!
Панасенко да шулай дигәч. Сало ирексездән урыннан торды.
Өлкән лейтенант Швалюк, уянып, башын күтәреп карады, вакытны белергә теләде, әмма сәгать таккан сул кулына Серафима башын куеп ята иде Швалюк сак кына кулын тартты Серафима күзләрен ачты.
— Килеп тә җиттекме әллә9
— Юк. юк. Сима, йокла, иртә әле
Ләкин Серафима да торып утырды һәм иркәләнеп шундук Анатолийның күкрәгенә башын төртте
Поезд тәгәрмәчләре такы-токы килеп рельслар белән серләшеп бара, вагон бала бишеге кебек салмак кына тирбәлә дә тирбәлә.
— Толя. әйдә, кайткач, миңа күченеп кил. Теләсәң, башка җиргә күченербез, мин синең белән җир тишегенә дә китәргә риза.
— Хатын барлыгын беләсең бит. Сима
— Булса соң7
— Ю-юк-юк. Сима, без синең белән алай сөйләшмәгән идек. Нишләп хатын аерыйм ди мин7 Без синең белән болай гына бит Сине яратам мин яратуын, бик каты
— Ул бала да таба алмый торган хатын белән кайчанга хәтле яшәмәкче буласың7
— Толя, беләсеңме
— Әйе. Сима
— Ул сиңа хыянәт тә итә бит әле.
Вагон бер якка чайкалып куйды Швалюк. тотынып кала алмыйча. үзенә сыенган хатынны стенага кысты.
— Нәрсә сөйлисең син7
— Үзем күрдем Син ул көнне каравылда идең. Хатының нигәдер безнең йорт янында йөри иде мин эштән кайтып килә идем. Артыннан күзәтеп бардым Сәгать унынчы яртыда хатының яныннан бер солдат килеп чыкты
— Солдат’!'
— Солдат Шикәр капчыкларын ташырга кирәк дигәч, бер көн чәйханәгә үз ротаңнан өч солдат җибәрдең бит әле Теге озын, чандыр солдат
— Манатов.
— Шул бугай Хатының артыннан озата чыкты Патрульгә элә- ♦ гә күрмә, башымны бетерәсең».— дип әйтеп калды
— Юк. юк' Юк!" Шул сасы солдат беләнме7
— Бик шук егет күренә ул
— Әгәр шулай булса! Әгәр шулай булсамы?!! Үтерәм. икесен дә 2 үз кулларым белән атып үтерәм' ♦
Серафима «Тс-сс —дип учы белән Анатолийның авызын кап- ~ лады =
— Акрын. Толя, акрын. Ишетмәсеннәр
Хатын шәрә тәне белән офицерга сыенды Әмма Швалюк аны ® дорфа рәвештә читкә этәрде һәм. урыныннан торып, ашыга-ашыга киенергә кереште.
— Уу. Василиса! Уу Манатов'
Швалюк күзен-башын алартып коридорга чыкты да бар көченә -
— Подъем' Всем подъем' Живо"1' — дип кычкырды Букотел- “ мәгән әмердән каушап калган вагон бер мәл тынсыз калды, аннары шау-шу килеп уяна, җанлана башлады. Өлкән лейтенант һаман бар көченә кычкыра иде
— Подъем! Подъем' Живо"'
Тик никрутлар торып беткәч, аларга нәрсә әйтәчәген дә. ни кылачагын да белми иде әле өлкән лейтенант
Поезд «пу-у-уу* итеп сигнал бирде Мәскәү-Брест» поезды Минск шәһәренә якынлашып килә иде
Никрутларны тиешле кешеләренә тапшыргач, өлкән лейтенант Анатолии Швалюк туп-туры казармага кайтты Үзе белән барган солдатларны алданрак җибәргән иде
Ул казармага кергәндә рота кәнсә каршында тезелеп тора иде Нигәдер барысының да башлары аска иелгән, өлкән лейтенант Ильин рота алдында әрле-бирле йөренә лейтенант Данилов бер почмакта иреннәрен чәйнәп тора Швалюкка игътибар итүче дә булмады, хәтта дневальный тумбочкасы да ялгызы гына кукраеп утыра Өлкән лейтенант аптырап, гаҗәпләнеп рота командиры янына килде Ләкин тегесе аны бар дип тә белмәде, йөрүеннән туктады да. ротага карап
— Сез монда маегызга чыдаша алмый ятасыз! Сез монда азып беттегез! Бетегез котыра! Ә Әфганстанда сезнең кебекләр кан эчендә ята' Моннан соң моннан соң
Рота командиры күз яшьләренә буылып туктап калды Швалюк тәмам аптыраган кыяфәттә Данилов янына килде
— Ни булды7
— Тегендә. Әфганстанда. бездән киткән өч егет. Хафизов. Матусов. Нападовкин. өчесе берьюлы, өчесе дә беренче сугыш га ук гранатомет белән
Өлкән лейтенант Швалюк рота каршысына ук килеп басты да
Торырга' Барыгыз да торыгыз' Тиз'
күзләре белән ашардай булып, кемнәрнедер барлап, эзләп чыкты, аннары кыргый тавыш белән кычкырып җибәрде
— Кайда Манатов91 Кайда Рубевский9' Кайда Иванов?!! Сез гаепле! Сез көн күрсәтмәдегез аларга Сезнең кыерсытуларга түзә алмыйча китте алар Әфганстанга' Кайда Манатов. Михайлов. Рубевский9 Кайда Иванов9 Чыгып басыгыз монда'
Рота командиры аның туктаганын көтеп торды да тыныч тавыш белән генә:
— Сезнең үтенеч буенча Манатовны беренче партия белән үк өенә кайтарып җибәрдек. Тегеләре дә шунда эләкте.— диде
Швалюк бүтән сүз әйтмәде Каты итеп тешләрен кысты да алпан-тилпән атлап казармадан чыгып китте
Разведрота командиры Ильинга үз вакытында капитан йолдызын бирделәр Өлкән лейтенант Швалюкны шуннан соң ук танк бригадасына разведрота командиры итеп күчерделәр Ул Серафима белән яши башлады Василиса Руслановна, ире Мәскәүдән кайтып кергәч башланган гаугаларга чыдый алмыйча, туган шәһәре Новгородка кайтып киткән иде. Лейтенант Даниловны округ газетасына хәбәрче итеп алдылар Тиздән Карәхмәт ниндидер өмет һәм сөенеч белән аның Яшь солдатларны яклыйк' ■> — дигән мәкаләсен укыды Аны әле алда тагын елъярымлык солдат хезмәте көтә иде
1989