Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЭСТӘРЛЕБАШ МӘДРӘСӘСЕ


Атаклы татар уку йортлары арасында Эстәрлебаш мәдрәсәсе дә үзенә лаеклы урын биләп
торган Безнең көннәрдә әлеге мәдрәсә, гадәттә, күренекле татар шагыйрьләре Ш. Зәки
(1825—1865), Г Мокрый (1826—1889), М Акмулла (1831— 1895) иҗатына нисбәтән искә
алына. Әйе. әлеге талантлы шагыйрь-мәгърифәт- челәр укыган һәм хәлфәлек кылган
вакытта Эстәрлебаш мәдрәсәсе атаклы һәм мәшһүр булып таныла.
Шуның белән бергә, ул вакытка кадәр дә аның инде гасырдан артыграк тарихы булган.
«Унсигезенче йөздә Казан, Оренбург янындагы Каргалы. Борындык, Кышкар, Бәрәскә. Минзәлә.
Эстәрлебаш. Ура, Мәчкәрә. Тайсуган. Ташкичү. Саба, Әгерҗе, Шырдан мәдрәсәләре үз заманнары
өчен зур һәм күренекле мәдрәсәләр булып исәпләнгәннәр»,— дип яза тарихчы С. Алишев. («Казан
утлары*. 1984. 4 сан. 179 6 ).
Эстәрлебаш мәдрәсәсенең кайчан ачылып эшли башлавы һәм аның имам-мөдәр- рисләре
турында шул мәдрәсәнең соңгы мөгаллиме булган Мөхәммәтшакир Тукаев үзенең -Тарихы
Эстәрлебаш» (Казан, 1899) исемле кибатында язып калдырган.
Жанры буенча бу төр язмаларны галимнәр X Әмирхан, Ш Мәрҗани, К Насыйри- ларның тарихи
хезмәтләре тәхирендә язылган, күмәк җәмәгать шәҗәрәсе — аерым төбәк тарихы, ягъни региональ
тарих җанры дип атыйлар.' «XIX гасыр ахырында һәм XX гасыр башында бу тарихларның кайберләре
басылып та чыккан Мисал төсендә М. Тукаевның «Тарихы Эстәрлебаш» М Сүнчәләйнең «Иске
Кыешкы тарихы» исемле хезмәтләрен, Р Фәхретдиневнең Сәгыйт бистәсе, К. Насыйриның Зөя өязе,
А Бләшевның Әҗе авылын тасвир иткән китапларын күрсәтергә мөмкин Бу төр язма истәлекләр
тарих фәне, тел тарихы өчен кыйммәтле чыганак булулары белән бергә. « халыкның рухи
тормышыннан күп кенә хәбәрләр бирүләре ягыннан да әһәмиятлеләр»,— дип яза М Әхмәтҗанов.
(«Казан утлары», 1978, 3 сан).
Тарихы Эстәрлебаш» китабының авторы М Тукаев — икенче һәм өченче чакырылыш Дәүләт
Думасы әгъзасы булуы белән дә мәгълүм кеше Дума депутатлары турында язылган китапта аның
фоторәсеме һәм кыскача биографиясе урнаштырылган. Фоторәсемнән безгә түбәтәйле, сөнни мыек,
җитү сакаллы, таза, мәһабәт ир уртасы кеше карап тора Рәсем астына: «Шакир Тукаев кырык
яшьләрдә» дип языл куелган. (Азад-Гайшә Рорлих «Идел буе татарлары тарихы» (Калифорния, 1986)
дигән китабында, Ш Тукаев- ны 1862 елда туган дип яза).
Биографик белешмә рәвешендә бирелгән язмадан Ш. Тукаевның тормышы, белеме, әлеге
Думаларның дин комиссиясендәге эшчәнлеге хакында берникадәр мәгълүмат алабыз
«Эстәрлебашында җир хуҗасы, сәүдәгәр һәм мөдәррис Казан учительская школасының Оренбургта
вакытында ике сыиныфыны бетермеш. хәзердә авылында торадыр. Ике Думада да мөселман
фракциясенә язылып, аның программасына муафикъ хәрәкәт итде. Дума мөнбәренә менеп
сөйләрлек кадәр русча белми, шуңар күрә икенче Думада да, өченчесендә дә чыгып сөйләгәне юк.
Ләкин Дума фракциясе мөселманнарына һәм үзе әгъза булган дин комиссиясенә ихлас белән
иөридер вә хәленнән килгән кадәр хезмәт итәдер һәм мәсьәләдә мөселманнарның интересын
сакларга тырышадыр» Автор үзенең язмасын түбәндәге җөмлә белән тәмамлый • Шакир әфәнде,
әлбәттә, бик яхшы вә лаеклы депутат түгел, һәрхәлдә, мәхдүмлеге ачык беленеп торадыр, ләкин
шулай да мөселман депутатлары арасында Шакир әфәнде иң эшлекле вә галиләрдән вә өченче
Думадагы
А
Уфе мөселман депутатлары арасында беренчеләрдән саналырга тиешдер" 2 Ничек кенә булса да,
Шакир Тукаев хакында, асылда, объектив мәгълүмат бирелгән дип уйларга нигез бар
Әлеге китап турында уз вакытында Ф Әмирхан да ■■ Махмуд Фоад әфәнде шак тый хиссәле бу
җыентыгында •• өч Думада меселман депутатларының тәрҗемәи хәлләрен, вә Думада эшләгән
эшләрен вә үзе ия булган депутатлык исеменә никадәр хаклы булуын бик матур, ачык рәвештә бер
дә тарафдарлык итмичә бәян иткән» — дип язып калдырган икән («Әл-Ислах». 1909, 26 февраль)
Мөхәммәтшакир Тукаевны үз заманы өчен укымышлы һәм прогрессив карашлы кеше булган
дип әйтә алабыз. Ул Риза Фәхретдинев. Закир Рәмиевләр (Дәрдмәнд) белән аралашкан, авылга русча
гаэета-журналлар алдырган. Казаннан Баишев Мирсәед дигән укытучы китертеп, бер төркем
балаларны русча укытырга тырышкан
М. Тукаев үзенең унтугыз битле китапчыгында да Эстәрлебаш авылы андагы мәдрәсә һәм аның
мөдәррисләре хакында байтак мәгълүмат туплап, аларның төгәл урынын һәм даталарын күрсәтеп,
аларга карата үзенең мөнәсәбәтен белдерә барып, тәфсилләп яэган.
Китабының беренче битләрендә автор Эстәрлебаш авылының кайда урнашуы, ничек оешуы,
кешеләренең кайдан күченеп килүләре хакында бик җентекләп яза Үзеннән- үзе аңлашылганча, әлеге
хезмәт, әлбәттә, үз чорының әдәби теле нормалары белән һәм аның да югары стиле кануннары
таләбенә туры китерелеп язылган Менә бер җөмлә «...Эстәрлебаш карьясе губернасы улан Уфа
шәһәреннән йөз илле чакрым иирдә. өиәзе улан Эстәрлетамак шәһәрендән илле чакрым кыйбла
тарафында олуг Сибирия тимер йулында вакыйг улан Шафран стансасындан йитмеш биш чакрым
йирдә тәкьрибән 73 дәрәҗә тулда, 53 дәрәҗә гарыз бөйәнендә, Эстәрле суының башындан биш
чакрым йирдә вакыйг улан бер мәшһүр карьядер Алга таба Эстәрлебаш авылын Казан тарафындагы
Каргалыдан килгән кешеләрнең нигезләве, аларның үз тормышларын ничек итеп җайга салулары,
җир-су мәсьәләсен хәл итү уңаендагы уй-фикер һәм шөгыльләре хакында укыйбыз. Автор,
кешеләрнең бу якларга күчеп килүләренең сәбәбе- « сәүдә вә кәсебләре илә шөгыльләнмәк өчен»,—
дип яза. Димәк, ул дәүләт политикасын түгел, бәлки халыкның үзара киңәш-табышларын гына күз
алдында тота, бәлки бу хезмәтне цензурадан үткәрү өчен шулай эшләнгәндер. Тарихтан билгеле
булганча. Иван Грозный Казан шәһәрен яулап алганнан соң, рус патшалары һәм христиан дине
башлыклары мөселман динендә булган татарларны гасырлар буена көчләп чукындыру сәясәте алып
барганнар. Күршеләрендәге башка халыклар кебек үк, татар халкы да үзләренчә яшәешен, динен
яклап, күп тапкырлар шул көчләүләргә каршы баш күгәреп караган көчләр тигез булмаган — баш
күтәрүләр корал көче белән бастырыла барган Патша хөкүмәтенең колониаль һәм дини яктан көчләү
политикасы белән килешә алмаган татарларның кайберләре ирек эзләп, динен саклап, үзләренең
туган-үскән якларыннан качып китәргә мәҗ- бур булганнар Шуларның бер өлеше башкорт, казах
якларына күченеп киткән ' Бор төркеме хәзерге Башкортстан АССРның Оренбург өлкәсе белән чиктәш
урынына, Эс- торле елгасы буена туктаганнар, авыл башта Каргалы дип йөртелсә до, соңрак әлеге
елга исемен алып, Эстәрлебаш булып киткән (Бүгенге көндә район үзәге). М Тукаев бу хәл 1680 еллар
чамасында булган дип исәпләп чыгара
Авыл табигать ягыннан да сәүдә, җир эше өчен дә бик уңайлы урында Тирә-як урмаи- суга, кара
туфраклы җиргә, ташка бай. Илле-алтмыш чакрым гына көньякта казакъ яклары Ерак та түгел
борынгы Болгар-Бохара сәүдә тракты Жир мәсьәләсен дә күчеп килгән халык татарларга хас булган
акыллылык һәм эшчәнлек белән хәл иткән.
М. Тукаев үзенең китабында авыл халкының нинди зшләр белән шөгыльләнүләрен дә бик
җентекләп, яратып һәм тәфсилләп язып калдырган «Эстәрлебашның халкы татар халкыдыр Күбесе
ашлык сачеп кәсеп итәләр яә азрак сәүдә итүчеләре дә бар Халык арасында кайбер сәнагать вә һонәр
ияләре дә һәм вөҗүддер» — дип, автор авылда ташчы вә миччеләр, читек-кәвеш тегүчеләр, балта
осталары булуын, аларның эшләгән эшләрен санап үтә. Ләкин әлеге авылның мәшһүрлеге аның олуг
мәдрәсәләрендә дип, горурланып болай дәвам итә: «Шөһрәте олуг мәдрәсәләрендә һәр елда
ничәшәр йөз шәкердләр гыйлем алдылар. Эстәрлебашыннан күп галим яә голәмө һәр тарафка
таралып, гыйлем яә әхлак тараттылар » (4 6 ) Аннан соң инде М Тукаев әлеге җирлектә кемнәрнең
беренче булып мәчег-мәдрәсә коруы, уку-укытуны башлап җибәрүе һәм 1895 елларга кадәр шул
мәдрәсәләрдә дәрес бирүче мөдәррисләрнең эшчәнлоге хакында ишеткән-белгәннәрен бик тә
ихлаксык белән яза «, .Эстәрлебаш авылында әүвәл мәртәбә имам булган кеше Монасыиб мелла
1710—1720 еллар арасында булган Шуннан соң Хөсәен мелла < «тбдрахман углы дорос башлаган
Хөсәен мелла әүвәл мәртәбә мәфти булып килгән Мәхәммет-
тан мөфти Хөсәеневнең атасыдыр Имди Эстәрлебаш мәдрәсәсе тарихына 1720 еллардан хисап
к ылырга ярын»
Бу урында бер сорау туарга мөмкин. 1740 елда махсус оештырылган «Чукындыру миләре
буенча контора» эшчәнлеге нәтиҗәсендә. 1742—1744 елларда 536 мәчетнең 418 е юк ителгәне
мәгълүм. Ни өчен Эстәрлебаш мәдрәсәсен патша хөкүмәте яптырмаган?
Берөзлексез колониаль политика алып барган патша хөкүмәте Урта Азия халыклары турында
мәгълүмат алуда татар сәүдәгәрләрен һәм руханиларын файдаланырга тырышкан Төрле
истәлекләргә караганда, Эстәрлебаш сәүдәгәрләре XVI11 гасыр урталарында Бохара, Сәмәрканд,
Хива, Кашгарга кадәр барып җитә торган булганнар Алар алып кайткан мәгълүматлар хөкүмәт өчен
дә кирәкле булган, әлбәттә.
Ә инде халык өчен мәктәп-мәдрәсәләр уку-язарга өйрәнү, эчке һәм тышкы әхлак кагыйдәләрен
үзләштерү, дин гыйлеме алу, «акыл фәннәре» белән танышу үзәге булган.
Шунысы да игътибарга лаек, соңгы йөз елдан артыграк вакыт эчендә Эстәрлебаш
мәдрәсәсендә — мөдәррис, ә мәчетендә имам булып Тукаевлар эшләгән Шуларның беренчесе—
Нигъмәтулла Биктимер углы Тукаев (1773—1844). «Гаделша хәзрәттән соң Эстәрле- башында шәех
Нигъмәтулла хәзрәт вәлид Биктимер, вәлид Тукай Әлмәшһүр Биктә хәзрәт улмышдыр».— дип яза
аның турында М Тукаев 1773 елда туган, 1801 елдан Бохара мәдрәсәсендә укый, аңа кадәр Мәчкәрә
мәдрәсәсендә белем алган була, 1813 елдан указ алып, Эстәрлебаш мәдрәсәсенә мөдәррис вә
мәчетендә имам булып тора. Нигъмәтулла Тукаев үз чорының шактый киң танылган шәхесе була
Аның хакында Ш Мәрҗани һәм Р Фәхретдинев хезмәтләреннән дә укый алабыз. Менә шушы
язмаларны чагыштырып укыганда, «Тарихы Эстәрлебаш»ның авторы бабасының тормышын
берникадәр тәфсилләбрәк язса да. ул аны гади кеше итеп кенә бирә алган, ә Ш. Мәрҗани белән Р.
Фәхретдинев исә Нигъмәтулла хәзрәтнең социаль йөзен, үз заманында нинди фигура булуын күрсәтә
алганнар, дигән тәэсир кала Ш. Мәрҗани. мәсәлән, болаи дип язган; «Мелла Нигъмәтулла бине
Биктимер бине Тукан бине Урманай әл-Эстәрлебаш Чыгышы белән Казан иленең Малмыж өязе
Салавыч карьясеннән Бабасы шуннан күчеп китеп башкортлар арасында «Башкорт» дип язылып,
Эстәрлебашта урнашып кала. Мелла Нигъмәтулла Казанда Фазыл бине Сәйфулла әл-Кизләви һәм
Мәчкәрәдә Мөхәммәдрәхим ахунд һәм мелла Гадеррахман әл-Карга- лыйлардан гыйлем алгач.
Бохарага сәфәр кыла һәм анда ишан хәлифә Ниязколый әт- Төрекмәни хозурында тәрбия ала Үз
ватанына кайткач, шәехлек белән шөгыльләнә. Дөньясы киң. шәкертләре күп була. Үз илендә чиктән
тыш зур шөһрәт казана. Мелла Габденна- сыйр әл-Курсави карашын яклаучылардан һәм аның
дусларыннан була. Үз мәдрәсәсендә аңа карата кызыксыну уята. Атабыз мәрхүм һәм аның
кебекләрнең сүзләренә караганда. гыйлемдә дәрәҗәсе артык зурдан булмый».7
Сүзләренә берникадәр эмоциональ төсмер өстәл, Р Фәхретдинев тә. нигездә, шушы ук
фикерне кабатлый «Нигъмәтулла хәзрәтнең дөньясы иркен, шәкердләре күп, яраны- якыннары
хисабсыз, абруе югары, үзе чиксез диндар, аскет, дин юлындагы тугрылыгы белән көчле, данлыклы,
атаклы, шөһрәтле булдыгыннан моның заманасында Эстәрлебаш карьясе дәр әл-гыйлем, ягъни
югары белем бирү урыны булды Балалары һәм халык арасында гыйлем вә гүзәл холык таратуы
хакында булган тырышлыклары вә калдырган әсәрләре аз заманда онытылмас, искә алыныр».8
М Тукаевның китабында әлеге фикерләр берникадәр конкретлаштырыла һәм Нигъмәтулла
хәзрәт сөннәтне үтәүнең матурлыгы ахыр чиктә матур гамәлгә күчү белән бәяләнә дигән хәдис-девиз
белән эш иткән, олуг кешеләр белән күл аралашкан, ярсу йөрәкле, гайрәтле кеше булган дигән нәтиҗә
ясала. Китап авторы бабасының дөньяви тормыш өчен кылган гамәлләре турында да тәфсилләп яза:
«Гыйлем алырга дип килгән шәкердләр күбәя башлагач, мәсҗед вә мәдрәсәләрне зурайтырга хаҗәт
төшеп, күп акча вә химмәт, вә иҗтиһад сарыф кылынган Мәсҗед авылның уртасына күчереп
салынган. (1960 елларга кадәр район культура йорты булды.— 3.3.). Авылның бакчаларына агачлар
утыртылган 1836 елларда булыр. Эстәрлебашыга фаитал китертелгән Суыннан бу көнгә кадәр ничә
мең җан иясе файдаланып торалар».
Эстәрлебаш авылы утырган тау итәгеннән агып чыккан алты чишмәгә диаметры алты метрлы
цилиндр формасындагы калын имән тактасыннан ясалган чаннар төшереп, диаметры җиде
сантиметр куыш итеп борауланган имән торбалар ярдәмендә, авылның алты җиренә чишмә суы
китертелгән. Суны яшел калай белән ябылган зур аг^ч чаннардан кул насослары (пешкәк) ярдәмендә
алалар иде. Халык менә шушы корылманы «фантал» дип атаган Боларның икесе 1955 елларга кадәр
авылны су белән тәэмин итеп торды. Әлеге «фанталпны мактап, үз вакытында Г Чокрый шигырь дә
язган булган:
Агар чишмәне таулардан ничә һөнәр ярдәмендә Китерде йортына, һәрчак саф, тонык
су килеп тора.
7 Марман» Ш Мосафадел-ахбар ф« »«еал« Кахан Болгар — Кахаи. 1989, 245-246 66
8 Фажретдннеа Р Асар» 2 т ' 9 җяхь». Оренбург 1904
Фәкыйрь, мескен, гарип, мохтаҗ дус-иш —
Бары аннан су апа, күңелларен сафландыра 6
Нигъмәтулла хәзрәт китап туплауга зур игътибар биргән, узе дә күчерел язган, кешеләрдән дә
яздырган, Бохарадан да алдырган «китаплар хасил иту өчен, күл иҗтиһад вә маллар сарыф әиләгән»
Эстәрлебаш мәдрәсәсе аның вакытында Казан, Оренбург. Уфа. Әстерхан, Урта Азия якларында
үзенең кулъязма һәм басма китапларының күплеге белән данлыклы булган
Нәкъ менә шушы вакытларда Г Утыэ-Имәни әл-Болгариның (1754—1834) Эстәрлебашка
берничә мәртәбә килүе, Нигъмәтулла Тукаев һәм аның уллары тарафыннан кунак булып каршы
алынуы, мәдрәсәнең көтепханәсеидә утыруы, аларны яратып китүе мәгълүм 7
Н. Тукаев тагын Мифтахетдин Акмулланың ата-аналары хакында мәгълүм берничә версиянең
берсендә исеме телгә алына торган шәхес буларак та тарихка кереп калган кеше.
Нигъмәтулла Тукаевтан соң, 1844 елдан, Эстәрлебаш мәдрәсәләренең мөдәррисе булып аның
улы Мөхәммәтхарис Тукаев (1810—1870) кала Ул 1833 елдан 1841 елга кадәр Бохарада укып
кайтканнан соң, Эстәрлебаш мәдрәсәсендә дәрес бирә башлый Аның заманында әлеге мәдрәсәнең
даны тагын да арта, шөһрәте тагын да ныграк тарала «Тарихы Эстәрлебаш» китабында язылганча,
бу вакытларда шәкертләр бик күбәяләр, «кыргыз тарафыннан, Минзәлә, Оренбург вә Казан
тарафларыннан, нугайлар ягыннан баилыккаия булучылар да, халык арасыннан да укыр өчен, белем
алыр өчен, монда киләләр». Дүрт йөз кадәр кеше сыярлык тагын бер бина тезелә Хәлфәләр дә күп
була, шул ук вакытта, хәзрәтнең дәресләренә бергә җыелып, аны тыңлаганнан соң, үзләре дә
«һәркем үз белдегенчә, сүзләшер булып, кайбер дәресләр ике-өч сәгать яисә аннан да озаграк була
иде» 1860 елда Харис Тукаев хаҗ сәфәрендә булып кайта 1869 елда тарханлык дәрәҗәсе ала, фәннәр
өйрәнергә һәм телләр белергә өндәүче, дөнья хәлләреннән хәбәрдар кеше була, тирә-яита ул
фәкыйрьләр өчен фәкыйрь ханәләр ачкан кеше буларак та таныла.
Ш. Мәрҗани һәм Р. Фәхретдинев хезмәтләреннән дә әлеге шәхес хакында «ыскача мәгълүмат
алырга мөмкин «Яраны-якыннары күп, заманының мәшһүр угыллары вә галимлә- ре моның янына
килерләр иде, шәкерт тәрбиясенә маһир, замана хәлләреннән хәбәрдар иде, «Русия ислам лары өчен
дәүләт телеме белмәк мотлак лазем дия, мәдрәсәләре хозурында русча укырга аерым мөгаллим
тотды вә шәкердләренә рус писаны укырга әмер ит- де», газеталар укып торының зарурлыгын
аңлаганда, шул вакытларда киң тарала торган «Голос» газетасына языла һәм аны тәрҗемә иттерә
Хаҗ сәфәреннән язылган хатларыннан Харис Тукаев улларын-кыэларын сагына, ярата белә торган
ата. тирә-юнен күзәтә һәм шул күргәннәрен оста итеп кәгазьгә төшерә белә торган кеше буларак
күзаллана «Аллаһы тәгалә насыйб итсә, шимбә көн Истанбулга ут кимәсе илә китәргә торамыз, 34
сәгать бара, диләр Беренче нумерга керергә торамыз (беренче дәрәҗәне аңлатса кирәк)—3 3.)
Түшәкләре сәхтияттан, пәрдәләре йифәк, тәһарәтләнә торган урыннары мәрмәр ташыннан, самавар
краны рәвешендә су киләдер. Хакы 28 тәңкәдер »
Мәгълүм булганча, нәкъ шушы вакытларда әлеге мәдрәсәдә күренекле шагыйребез Шәмсетдин
Зәки дә хәлфәлек кылган «Эстәрлебаш мәдрәсәсендә философия, мантыйк, дин сабагы, гарәп-
фарсы һәм татар телләреннән тыш. рус теле, тарих, табигать белеме һәм башка төгәл фәннәр дә
укытылган»,— дип яза М. Рәхимиулоаа Ш. Зәкинең оныгы Шамил Әбдрәшитовның Советлар Союзы
Герое булуы турындагы мәкаләсендә («Совет мәктәбе», 1987, 2 сан)
«1849 елда шул заманда даны киң таралган Эстәрлебаш мәдрәсәсенә Гали Чокрый килә,
«...атаклы Эстәрлебаш мәдрәсәсенә килеп, шагыйрь Ш Зәкидән Акмулла дәрес ала»
Мөхәммәтхарис хәзрәттән соң, Эстәрлебаш мәдрәсәләрендә мөдәррис, мәчетендә имам булып
аның бертуган знесе Мөхәммәтхаррас (1814—1871), аңардан соң, бер-бер артлы алты улы хезмәт
итәләр исемнәре Габдулла. Габидулла, Хәбибулла, Габделмәҗнд. Габделкадыйр һәм
Мөхәммәтшакир «Тарихы Эстәрлебаш» китабында болариың һәрберсенең туган еллары, кайда
укулары, мәдрәсәдә нинди фәннәрне укытуларын бәян игүче кыска-җыйнак мәгълүмат бирелә,
авторы үзе хакында гына бер нәрсә дә язмый
Гасыр башында Эстәрлебашның уналты мәдрәсәсендә алты йездәи артык шәкерт белем алган
Бу уңайдан Г Ибраһимовның сүзләре искә тешә « Әнә Кышкарлар, Эстәрпе- башлар бик кечкенә
авыллар, ә үзләренә нинди зур мәдрәсәләр бар» ’ Әдип, әлбәттә инде, Нурмөхәммәт бабасының
әлеге мәшһүр мәдрәсәдә белем алганлыгын бии яхшы белгән.
Мөдәррис-хәзрәтләр дин сабагы, дөньяви фәннәр, әхлак нормалары буенча белем
бирү белам бергә өзлексез диярлек, кулъязма күчерү, китап туплау белен да шөгыльлән гәннәр
Буыннан-буынга җыелып килгәнгә. Эстәрлебаш мәдрәсәсенең китап фонды заманасы өчен бик бай
булган Бу хакта академик В В Бартольдның Оренбург якларында сәяхәте хакында язылган мәкаләдә
дә телгә алынып үтелә: я , Профессор җәнабләре Дума әгъзасы Шакир Тукаевка төшкән, Шакир
мәхдүм русча вә мөселманча мәгърифәтле, кеше танучы мөгътәбәр зат булганга, дәресханә вә
китапханәләрне күрсәткән Профессор искедән бирле мәшһүр булып килгән бу Эстәрлебаш
мәдрәсәләрен бик ләззәт илә карап һәр җәһәт- дән тамаша иткән. Мәдрәсәнең китапханәләрендә 200,
300, хәтта 500 ел элек язылган кулъязма китапларны диккать вә ләззәт белән караган» («Вакыт», 1913,
9 июнь).
Шушы ук мәкаләдән укыту ысулының нинди булуы турында да мәгълүмат алабыз
Эстәрлебашындагы мәктәпләрнең башлангыч классларында үз вакыты өчен яңа саналган «ысулы
саутия», ягъни аваз методы белән укытылган икән Академик шуңа да игътибар иткән « Ысулы саутия
берлә укыла торган ибтидаи (башлангыч) мәктәпкә кереп, балаларның укый торган китапларын вә
яза торган дәфтәрләрен караган»
Әлифба укытудан башланган әлеге методның барлык уку-укыту системасына да үтеп керүе,
аны яңартуы мәгълүм.10 Шушы вакытта татар имлясы-яэуы, әдәби теленең нинди булырга тиешлеге
турында озакка сузылган каты бәхәсләр башлана һәм шул нигездә бер- берсенә каршы куелган
агымнар килеп чыга. Бу хакта телчеләребезнең хезмәтләрендә күп һәм җентекле язылган. Без фәкать
әлеге уңайдан бер мәкаләдә Эстәрлебаш мәдрәсә әһелләренең телгә алынып үтелүенә игътибарны
юнәлтәбез. Әлеге мәкаләнең авторы әдәби тел булып фәкать «гүзәл вә кагыйдәле төрек теле» генә
саналырга тиешлеген бик эмоциональ аңлаткач («Исхакыйның «Инкыйраэ»ы Истанбулда
укылмазмы. файдасы улмаэмы иде? Улур да әмма лисаи. вай лисан!»), безнең галимләребезнең һәм
шәкертлөребезнең гүзәл вә әдәби лисан-тел белән генә гыйлем вә тәрбия вә әдәб алырга
мөмкинлекләре булуын раслый Соңыннан «Карт» псевдонимы белән язучы бу автор « Жаубаш,
Эстәрлебаш. Түнтәр вә Кызылком җәмәгатьләре лисан вә әдәбият мөстәкыйле дәгъвәсенә тотынып
йөре- сәләр. үле милләт булып калырлар, бу бер хакыйкатьдер ки...» — дип нәтиҗә ясый, үзенчә
мыскыллап уза («Шура», 1912. 1 сан).
XIX гасыр ахырында әлеге мәдрәсәдә берничә ел укыган әтием — Зәйнуллин Лотфулла
Зәйнетдин улының сөйләвенә караганда, мәдрәсә китапханәсе авылның зур мәчете тирәсенә. махсус
салынган алты йортта урнашкан булган Китапханәдә ундүрт меңнән артык данә китап исәпләнелгән.
1921 елда Эстәрлебаш мәдрәсәсе эшләүдән туктагач, мәдрәсәнең соңгы мөдәррисе
Мөхәммәтшакир Тукаев китапларны авылның укымышлы кешеләренә алырга рөхсәт иткән. 1923
елда Оренбургка күченгән вакытында, үзе дә әлеге китапларның күпмедер өлешен алып киткән
булырга мөмкин (Бик хәерчелектә яши. Утызынчы елларга кадәр авыл белән элемтәдә була).
Таратылган китапларның йөз илледән артыгы Эстәрлебашта яшәгән Габдерахман баб ай
Айдабуловта сакланган Ул вафат булгач, әлеге китапларны Гайса Хөсәенов машинага төятеп Уфага
алып киткән.
Берничә китапханә һәм мәдрәсә урнашкан йортларның сызымнары Эстәрлебаш тарихына
нигезләнеп авыл музее төзегән һәм шунда эшләгән Галиев Владимир Лотфрахман улында саклана
Авылда 1922 елда оештырылган совет мәктәбендә татар телендә укыту башлана. Бу мәктәп
1938 елда ун сыйныф бетергән беренче чыгарыш ясый Шул вакыттан бирле Стәрлебаш урта мәктәбе
эшләп килә. Соңгы ун елда татар теле урынына башкорт теле укытылган иде, хәзер яңадан татар
теленә күчтеләр.
Тагын шуны да әйтеп үтәргә кирәк, авыл халкы мәдрәсәгә зур ихтирам белән караган.
кулыннан килгәнчә аның шәкертләренә һәрвакыт ярдәм ител яшәгән Мәчет һәм мәдрәсәләр өчен
аерым урманы һәм җире булган. Ул урманнан авыл халкы үз кирәгенә агач кисмәгән, әлеге көндә дә
аны Мәчет урманы дип йөртәләр.
Эстәрлебаш халкы бүгенге көндә дә үзләренең төбәгендә өч йөз еллар чамасы элек үк даны
тирә-юньгә таралган атаклы мәдрәсәләр һәм аның китапханәләре булуын яхшы беләләр туган якны
өйрәнүчеләрнең бу хакта язмалары да күренгәли.11
Мәдрәсәләребез — мәгърифәт учаклары Аларның тарихын белү дә мәгърифәтлелек билгесе
ул Хәзер безгә һәр мәдрәсә турында барлык булган мәгълүматларны тупларга һәм халыкка
җиткерергә кирәк.