Логотип Казан Утлары
Публицистика

АФӘРИН, АДАШ!


Узган ел «Идел» журналы «Татар-89» конкурсы игълан итте. Аның шартлары буенча, журнал укучылар 1989 елда татар дөньясында, үзләре фи- керенчә. иң популяр булган татар кешесен атарга тиешләр иде. Конкурс барышында күпләрнең исемнәре әйтелде академик Роальд Сәгъдие*, җырчы Альберт Әсәдуллин, Татар иҗтимагый үзәгенең идарә әгъзалары Марат Мелено*. Дамир Исяакоа. Рафаэль Хәкимов, язучы Фәүзия Бәирәмова. СССР Югары Советы депутаты Туфан Миңнуллин, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, КПСС Үзәк Комитеты секретаре Гомәр Усманов, шахматчы Артур Иосыпов. футболчылар Ринат Дасаев һәм Вәгыиз һидиятуллин
Иң популяр кешеләр исемлегендә моңарчы күпләргә билгеле булмаган боксчы Айрат Хаматов исемен дә күрәбез Кем, нинди шәхес соң ул Айрат Хаматов? Милләттәшләре арасында шундый мәхәббәт казанырлык ниләр эшләгән ул?
.. Мин Айратны Мәскәү чемпионатына кадәр үк белә идем бөтенсоюз һәм халыкара ярышларда чыгыш ясап, ул үзен азмы-күпме таныткан иде инде Әмма миңа аның белән якыннан танышырга туры килмәде Ниһаять
1989 елның 3 октябре. Казанның тимер юл вокзалына җыелган спорт сөючеләр «Мәскәү — Абакан» поезды килүен көтәләр Аңа утырып бокс буенча дөнья чемпионы Айрат Хаматов кайтырга тиеш
Гадәттәгечә соңга калып килгән поезд перронга туктауга, күпләр унбишенче вагонга ташланды Карап торышка, малайсыман кыяфәтле Айрат вагон ишеге төбендә бер мәлгә тукталып калды. Үзен каршыларга килгән моның кадәр кешене, кочак-кочак чәчәк бәйләмнәрен, кызыл комачларны аның беренче тапкыр күрүе иде Шуңа да аның иозенә аптырау катыш гаҗәпләнү чыкты Каршылаучылар исә кәләпүш кигән егетнең кулын кысарга ашыкты. Хәтта башка поездлардагы пассажирлар да, чәчәк күтәреп, Айратка таба йөгерде Бокс ярышларын телевизордан караучылар Айратны танып алды «Афәрин, Айрат!», «Котлыйм, Хаматов!», «һәрчак җиңү телим'- кебек сүзләр яңгырады Дербышки кешеләре аеруча нык тырышты Мин дә барып чемпионның кулын кыстым «Афәрин, адаш!»—дидем Айрат, елмаеп, рәхмәт әйтте Танышуыбыз шулай- рак башланып китте.
Айратның үзбәк кәләпүше киюе турында әйткән идем инде Татар газеталарында аның мондый фотосурәте басылып чыккач, каиберәүләрдә бик урынлы сорау туды ни өчен чемпионыбыз үзбәк кәләпүше кигән, татарның үз кәләпүше юкмы әллә? Бар. әлбәттә Безнең милли түбәтәйләр күпләрне кызыктырырлык Ә Айратка килгәндә, эш шунда: чемпионат тәмамланганда, аңа тамашачылар мәхәббәте бүләге тапшырылды Аны Үзбәкстан вәкилләре билгеләгән иде Гаҗәп түгел, бу бүләк үзбәкләрнең милли киеме — чапан белән кәләпүштән гыйбарәт булды Казанга менә шушы кәләпүшне киеп кайтты ул Дөресен әйтим, чемпионга бик килешә иде әлеге баш киеме
24 яшьлек Айрат Хаматовның тормышы моңарчы җиңел булмаган Дәрес, мөстәкыйль тормышка аяк басу берәүгә дә җиңел түгел Кайберәүләр авырлыклар алдында югалып та калгалыи Айрат исә үз-үзен саклый алган Чемпионның тормышында борчулы вакыйгалар да, шатлыклы сәхифәләр дә җитәрлек Аларны күздән кичерик
Айратның әти-әнисе — Касыйм абый белән Люция апа Чаллы ягыннан элеккеге Мин эәлә, хәзерге Тукай районына керүче Югары Байлар авылыннан Казанга күчеп килеп Дербышки поселогындагы торак конторасында эшли башлыйлар, үзләренә вакытлыча фатир бирәләр уллары Азат (ул энекәшеннән өч яшькә епкәнрәк) һәм Айрат ту* Тормышны зур кыенлык белән алып баралар Акча җитми, фатир кысан Нишлисең, шәһәр авыл кешеләренә тиз генә ачык иез күрсәтергә теләми Касыйм абый бу кыенлыкларны бигрәк тә авыр кичерә, тәмам авыруга сабыша һәм 1978 елда дөньядан китә Бу вакытта Айратка 13 яшь кенә була әле Әтиләренең вафатыннан соң Хама- тоялар гаиләсенең тормышы тагын да авырлаша. Әниләре улларын авылга, туганнарына кайтарып куярга тели Тормыш анда бераз җиңеләер дип уйлый ул. Әмма күпме кыстасалар да, әнисе дә абыйсы да Айратны ризалаштыра алмыйлар Ул Казанда кала
У
Мәктәптә укый башлауга Айрат бик тиз «авыр холыклылар» исемлегенә керә Дәресләрне дә еш калдыра, иптәшләре белән сугышып та алгалый Үзе начар укымый ул, математиканы аеруча ярата. Өйгә бирелгән зшләрне үтәргә теләми, күңеле гел урамга тарта Кечкенә чакта күпләр шулай була торгандыр инде Айрат моны хәзер дә га- дәти хәлдән саный Малайларны өйдә генә утырту кыен. Тик урамда нәрсә белән шөгыльләнү бик мөһим Казан хәзер үзенең «тыңламас малайлары»— төркемнәргә бер-ләшкән үсмерләре белән җәфалана. Бу җинаятьчел төркемнәр бер-берсен кыйнау-үте- рүдән дә чирканмый. Айрат Хаматов шундый «урам малаена» әйләнүдән ничек сакланып калган соң? Җавап бер генә аңа спорт ярдәмгә килгән. 1978 елда, мәктәптә яңа уку елы башланыр алдыннан, иптәшләре белән Дербыш-
ки урамнарында каңгырып йөргән Айрат «Ракета» шөгыльләнергә тәвәккәлли.
Тәүге тапкыр бокс секциясенә аяк басканын яхшы хәтерли ул. 7 сентябрь Аның кебек берничә малайны тренер Минхан Валиуллин каршы ала Беренче дәрес төрле мәгълүматлар язып алудан узмый Икенчесендә исә футбол, баскетбол уйныйлар, бокс бияләйләрен киеп карыйлар Эшләр акрын гына җайлана Төшкә кадәр — мәктәп, аннан — күнегүләр Бирегә йөри башлавына ярты ел дигәндә Айрат шәһәр күләмендә уздырылган ярышларда җиңеп чыга. Аның кебек берничә җиңүчене Харьковта узачак турнирга алалар. Казан белән Чаллыдан ары китмәгән малай өчен бу әйтеп бетергесез бәхет була, Әлбәттә, ул әле киләчәктә байтак кына чит илләрдә дә буласын башына да китерел карамый. Дөрес, бу беренче сәяхәт Айрат өчен күңелсезрәк тәмамлана Харьковта рингка чыгуга ул беренче көндәшенә үк оттыра Берәү моңдый уңышсыэлыктан соң барысына кул селтәр иде. Ләкин Айрат андыйлардан түгел. Киресенчә, ул үз-үзенә сүз бирә: тренерын шатландырачак, нәрсәгә сәләтле икәнен барыбер раслаячак, үзенә багышланган вакытның әрәмгә узмаганын күрсәтәчәк.
Менә шуннан соң малай бокска тагын да «үҗәтләнебрәк» ябыша. Әнисе, абыйсы белән авылга китмәве дә нәкъ менә шуның белән аңлатыла. Тренер Минхан Валиуллин малайга әтисен, аннары әнисен дә алыштыра. Бәхетсезлек очрагы аркасында Айрат белән Азат әнисез дә калалар Язмыш ике бертуганны ике якка ташлый: берсе — Чаллыда, икенчесе Казанда яши Юлында Минхан Вәлиуллин, Виктор Краснов, Павел Царев, Фоат Гатин кебек кешеләр очрамаса, белмим, Айрат язмышының бу сынауларына ничек каршы торыр иде икән?!
8 классны тәмамлаганнан соң малай, тренеры Вәлиуллин ярдәмендә, 53 нче һөнәр училищесына укырга керә, эретеп ябыштыручы булырга әзерләнә Монда да мәктәптәгечә дәвам итә гөшкә кадәр — дәресләр, төштән соң — күнегүләр. Янында бер якыны да яшәмәгәч, Айратка кыен була, әлбәттә. Училищеда бирелә торган стипендия әллә ни түгел: кесәдә бик тиз җилләр уйный башлый. Ярый әле, дуслары, остазлары ярдәм итә Абыйсы исә гел үзе янына чакыра, бергә яшәгәч, җиңелрәк булыр, янәсе...
Училищедан соң Айрат Казан оптика-механика заводына эшкә урнаша. Тормышлар бераз җайлана төшә, тулай торактан бүлмә бирәләр Бүлмәдәше Виктор Царев Айратның чын дустына, аның кайгыртучысына әйләнә Токарь Виктор Айрат турында туган абыйсыдай кайгыртырга тырыша. Малай өчен көннәр буе ач йөрүләр бетә, өс-баш та бөтәя Царев аңа яңа эштә дә гел ярдәм итеп тора. Бу дуслык белән Айрат хәзер дә горурлана Тулай торак бүлмәсендә алар дистәләп ел бергә яшиләр.
Куйбышев шәһәрендә армия сафларында хезмәт иткәндә дә Айрат чын остазлар кулына килеп эләгә Атаклы боксчы Василий Шишов белән бергә күнегүләр үтү генә дә ни тора?! Өлкән иптәшенең киңәшләре, хәер-фатихасы егет күңеленә шифа булып иңә. Шишовның кешелеклелек сыйфатлары өчен иптәшләре аны илебез җыелма командасы капитаны итеп сайладылар да инде Ләкин спорт чиновниклары аны аңларга теләмәде. Нәтиҗәдә, чемпион зур спорт белән хушлашты һәм. кайбер иптәшләре кебек, кооператорлар сафын тулыландырырга мәҗбүр булды. Нишлисең, сәләтеңнән файдалану өчен бу — әлеге иң кулай тол.
Дербышки малайлары арасында бокс белән көрәшнең популярлашып киткән чагы була бу Нәрсә уйлагандыр якын дуслары көрәшкә кыстаса да. Айрат бокс белән
стадионына чакырган белдерү күрә.
Ниһаять, Айратның тагын бер остазы турында сөйләргә чират җитте. Виктор Васильевич Краснов. Ул Хаматовны Вәлиуллиннан кабул итеп ала Алар инде берничә ел шулай эшлиләр берсе яшүсмерләрне боксның беренчел серләре белән таныштыра, Өметлеләрне билгели, икенчесе инде әлеге өметле яшьләр белән тагын да киеренкерәк, тынгысызрак эш башлый. Моңарчы ил чемпионатларында чыгыш ясаган Владимир Индюков, Виталий Шобанов, Арслан Гарифуллин — әлеге ике остазның уртак ачышлары
Краснов карап торышка усал, кырыс кебек Ләкин тора-бара бу фикереңнән бик тиз кире кайтасың Оста педагог һәр малайның күңеленә юл таба белә. Сафның койрыгында гына торучы, шуңа күрә һәрчак күзгә бәрелүчән Айрат аңа кай ягы белән ошагандыр, хәзер әйтүе кыен. Остаз белән шәкерт тиз арада уртак тел табалар. Шуңа күрә уңышлар да озак көттерми.
Мәскәүдә узган дөнья чемпионаты алдыннан Айратның инде мактанырлык уңышлары бар иде. Ул ил, Европа һәм дөнья күләмендә дә инде танылып өлгергән иде АКШ, Куба, Таиландта үткән халыкара турнирларда җиңүләр үзләре генә дә ни тора?! Әмма дөнья беренчелегендә җиңү — бу инде бөтенләй башка Планетаның көчле боксчылары арасында иң көчле булып танылу — бу инде ничә ел хыялланган хыялларның тормышка ашуы.
Дөнья чемпионатында катнашу өчен башта илнең җыелма командасына керергә кирәк. Бу ничек мөмкин булды соң?
Мәскәүдә чемпионат башланыр алдыннан Подольск шәһәрендә сайлап алу ярышлары үтте Анда Казаннан тагын бер егет — тренер Сергей Ромадановский шәкерте. А. Хаматовның якын дусты Фоат Гатин да катнашты. 54 килограммга кадәрле авырлык үлчәвендә чыгыш ясаучы Фоат рингта Сеул Олимпиадасына бронза медаль алган Тимофеи Скрябинны һәм Владимир Присяжныхны бирелергә мәҗбүр итә. Ә менә Ленинград егете Владимир Антонов белән очрашуда Гатин җәрәхәт ала «Якын сугышыа көндәше башы белән Фоатның ияген җимерә. Нәкъ менә шушы җәрәхәтне сәбәп итеп, тренерлар җыелма командага Гатинны түгел, ә Скрябинны керттеләр Тик ул, кызганычка каршы, хәтта чирек финалга да барып җитә алмады Әгәр дә әлеге җәрәхәт булмаса яки тренерлар тәвәккәлрәк эш итсә, Казанга, бәлки, ике медаль кайтыр иде. Фоат та — Айрат кебек, үзен шәл таныткан боксчы. Аларның спорт биографияләре бер- берсеиекенә үрелеп бара. Күнегүләргә дә алар күп вакыт бергә иериләр. төрле җыеннарга да бергә баралар .
Инде янә Айратка кайтыйк. Командадагы 12 төрле авырлык үлчәвенең унберендә кандидатлар бик тиз билгеле булса да, 57 килограммга кадәрле авырлык үлчәвендә кем чыгыш ясаячагы турындагы мәсьәлә һаман да хәл ителмичә кала Ике кандидатның кайсын сайларга дебютант Хаматовнымы, әллә Ленинградтан «Динамо» вәкиле — СССР чемпионы Александр Артемьеанымы? Хаматов соңгы вакытта аз җиңелә. Артемьев исә Европа беренчелегендә һәм XXII җәйге Олимпия уеннарында начар чыгыш ясады, соңгы вакытта үткәрелгән җиде халыкара очрашуның икесендә генә отты, Айрат үзенең 9 көндәшенең җидесен бирелергә мәҗбүр итте Сайлап алу ярышларында исә Александрны Әрмәнсган вәкиле Арсен Казарян җиңде, Хаматов исә Ка- зарянны 5:0 исәбе белән отты. Күргәнегезчә, беренче карашка ук, өстенлек А. Ха- матовка бирелергә тиеш. Юк шул, өлкән агайлар алай тиз генә хәл итәргә теләмиләр.
Торгынлык елларының тәэсире, җәмгыятебезнең башка өлкәләрендәге кебек, спортта да сизелә әле. Бу өлкәдә эшләүче чиновникларның административ-команда алымы эш йөртүе спортчыларга да. аларның тренерларына да байтак зыян китерде, аларның мөстәкыйльлеген буып торды Дан, акча артыннан куу бер-береңә юл бирмәү кебек күренешләр чәчәк атты, күп нәрсә осталыкка түгел, ә бәлки таныш-белешлекнә нигезләнде Мондый күренешләр бокс буенча илебез җыелма командасын Александр Лавров җитәкләгән вакытта аеруча зур үсеш алды Җыелма команданың шулай кода- кодагыйлык буенча туплануы үкенечле җиңелүләргә китергәләде Сеулдагы Олимпия уеннарында да безнекеләр үзләрен күрсәтә алмады Шуңа күрә кайберәүләр, Мәскәүдә үтәчәк дөнья чемпионатында СССР вәкилләре уңышка ирешер дип өметләнмәделәр дә
Ниһаять, җыелма команданың баш тренеры итеп Константин Концов билгеләнә Ул А. Лавров тарафдары түгел иде. Копцоа спортчыларның тренерларына ирек бирә, алар белән киңәшләшеп эшли башлый Элегрәк шәхси тренерларның фикере бөтенләй исәпкә алынмый иде Сайлап алу ярышларында да Концов Артемьевның да. Хаматовның Да остазларын игьтибар белән тыңлый Ниһаять, тренерлар киңәшмәсендә аларның кайсын командага алу мәсьәләсе куелгач, кулын Хаматов өчен күтәрә Әлбәттә, Концов тәкъдиме белән исәпләшергә теләмәүчеләр дә табыла Җыелма команда членнарының да кайберләре Артемьев ягында була янәсе, без Александрны Айратка караган да әйбәтрәк беләбез, ул — сыналган сугышчы. Менә шундый вакыйгалардан соң Ай
ратның нинди хәлдә калганын күз алдына китерел карагыз. Үзенә каршы оештырылган бу ' психологик һөҗүм» вакытында да егет каушап калмый. Ул аңлый; монда аңа шәхсән бәйләнмиләр бу — Айратка ышанмау түгел, ә бәлки аның башка милләт кешесе булуында түгелме? Кем белә? Башка милләт кешеләренә юл бирергә теләмәү тормышыбызда әле очраштырганын Хәтерлисездер, шахматчы Гата Камский вакыйгасының кайтавазы бик еракларга ишетелде Әтиле-уллы Рөстәм һәм Гата Камскийлар- ның АКШта калуына нәрсә сәбәпче булганын мин «Татарстан яшьләре» газетасында басылган «Гата Камский вакыйгасы яки галантлы шахматчының илгә кайтмавы турын-да» (1989 ел, 31 август) дигән язмада аңлатырга тырышкан идем инде. Камскийлар хәзер АКШ гражданины статусын алдылар Гата, кайберәүләр алдан раслаганча, Штатларда югалып калмады — киресенчә, инде ул берничә турнирда җиңеп, шактый саллы призларга лаек булды.
Футболчы Вәгыйз һидиятуллиниың спорт биографиясе ничек катлаулы? Язмыш спорт интернатында тәрбияләнгән егетне нинди генә командаларга ташламады ЦСКА, СКА, «Карпаты» (Львов). «Спартак» (Мәскәү). Хәзер ул Франциянең «Тулуза» клубында уйный Казан кызы, өч тапкыр дөнья чемпионы Алисә Галләмовага шахмат буенча халыкара гроссмейстер исемен бирү дә. шахмат функционерлары гаебе белән, гел сузыла килде Әйе киртәләр җитәрлек Әмма моңа карап, шөкер, милләттәшләребез спортта сынатмый. Моны раслау өчен түбәндәге исемнәрне санау да җитә торгандыр бөтен дөньяда билгеле футбол капкачысы Ринат Дасаев (ул бүгенге көндә Испаниянең «Севилье» командасы данын яклый), хоккейчылар Зиннәтулла Билалетдиноа («Динамо», Мәскәү командасы тренеры) һәм Мидхәт Фәхретдинов (чит ил командасында чыгыш ясый), шахматчы Артур Йосыпов. мотоциклда узышу буенча җиде тапкыр дөнья чемпионы Габдрахман Кадыйров (хәзер ул — Башкортстан дәүләт филармониясендә администратор). фехтование буенча олимпия чемпионнары Наилә Гыйлаҗева һәм Ольга Князева (бүгенге көндә икесе дә тренерлар), Олимпия һәм дөнья чемпионы чаңгычы Федор Симашев («Динамо» җәмгыятенең Үзәк Советында тренер), регби остасы Рамил Хәйруллин. марафончы Равил Кашапов. көрәшче Ленар Сәлимуллин
Подольскига Айрат белән ТАССР дәүләт спорт комитеты председателе урынбасары Мансур Мифтахов та барган иде Гаделлек яратучы бу кеше турында бары тик мактау сүзләре генә әйтәсе килә (республикада милли спорт төрләренә игьтибар бирелә башлау аның исеме белән дә бәйле) Мансур Мифтахов сайлап алу ярышларында Айрат өчен барган көрәшне җиңеп чыгарга булышучыларның берсе булды. Айрат үзенә күрсәтелгән ышаныч-өметләрне. үзенә салынган көч. тырышлыкларны аклады Совет спортчылары арасында мондый сүз йөри җыелма командага эләгү — чемпион медален яулауга караганда кыенрак Бу сүзләрдә, мөгаен, азмы-күпме хаклык та бардыр, әмма чемпион исеме беркайчан да җиңелдән бирелми.
Баштарак Хаматовны җыелма командага кертүгә каршы торган командадашлары Айратка ничек карый соң? Дебютантның нәрсәгә сәләтле икәнен, рингта бар көчен биреп көрәшкәнен бик тиз күреп алалар Шулай ул иптәшләренең мәхәббәтен казана Команда капитаны Александр Мирошниченко, иң авыр үлчәүдә чыгыш ясаучы боксчы, Айратның ничек тырышканын күреп, еш кына аның җилкәсеннән каккалап ала булдырасың, янәсе . Шунысын да әйтик, әлеге чемпионатта Мирошниченко көмеш медаль белән генә канәгатьләнде. Финалда ул легендар Теофило Стивенсонның (ул хәзер бокс буенча Куба җыелма командасын җитәкли) алмашчысы Роберто Баладага оттырды.
Айрат Мәскәү чемпионатында биш тапкыр рингка чыкты- һәр очрашуны игьтибар белән күздән кичерик, чөнки аларның һәркайсы пьедесталга менүдә хәлиткеч бер адым булып тора Айратның беренче көндәше Румыния вәкиле Октавиан Стойка иде. Тәүге бәрелеш һәрвакыт авыр була Өстәвенә, кайберәүләрнең эчтән генә якташыбызның җиңелүен теләп торганын да (мондый очракта аларның сүзе өстен чыгачак бит!) искә алсак, бу очрашуның Айрат өчен нинди кыйммәткә ия булганын күзаллау кыен түгел. Әмма Айрат каушап калмый...
Икенче очрашу — Гыйрак спортчысы Аббас Калеф белән Әлеге ил вәкилләре бокста көчле түгел түгелен. ләкин дөнья чемпионатында көчсез көндәшләр булмаганын истә тотарга кирәк. Айрат бу юлы да ота, шуның белән бергә аңа булган ышаныч та арта
Айрат үзе өчен иң авыры чемпионатта Көньяк Корея боксчысы Ха Хва Те белән очрашу дип саный Беренчедән. Азия вәкилләре традицион бокс алымнары белән эш итмиләр. аларның сугышу тәртибе башкача Икенчедән. Айрат рингка чытар алдыннан җиңел- чә салкын тидерә Нәтиҗәдә көрәшкә температурасы күтәрелгән хәлдә чыгарга мәҗбүр була. Шулай да Хаматов җиңүне ычкындырмый. Бу җиңүдән соң аның үэ-үзеиә ышанычы арта, хәтта чемпион исеме i урында уйлый башлый. Виктор Краснов белән аның шәкерте чемпионат алдыннан үз алларына нинди максат куялар соң? Алар бронза медаль алырга өметләнәләр Өченче урын да дебютант өчен җитди уңыш булачак
иде. Колцов та моның белен килешә. Краснов һәм Хаматовның «алтын »га үрелергә исәпләре барлыгын белгәч, әлбәттә, ул аларга каршы килеп маташмый, «атта мөстәкыйль әзерләнү өчен шартлар тудыра
Дүртенче көндәш — Куба боксчысы, дөнья кубогы хуҗасы Арнольда Меса Бу очрашуны Айрат җиңел отты. Үзенең әйтүе буенча, ул хәтта әлеге бәйгедән соң тирләп тә чыкмаган Бәлки, трибуналарның «ярдәме» тигәндер. «Олимпийский» комплексына барып эләгүчеләр һәм шулай ук телевизор караучылар яхшы белә Айрат рингка чыкканда трибуналар «Айрат Казан!• дигән авазлардан гүләп торды Ул беренче очрашуыннан ук тамашачылар мәхәббәтен яулады
Арнольда Меса җиңелде. Димәк, көмеш медаль кесәдә инде. Әмма хәзер Айратны алай гына туктатып булмый инде Финал: 57 килограммга кадәрле авырлык үлчәвендә Айрат Хаматов (СССР) һәм Киркор Киркоров (Болгария) очраша Болгария вәкилләренең соңгы вакытта бокстагы уңышлары бәхәссез Киркоровның Европа чемпионы исемен йөртүе моңа тагын бер дәлил Әмма Айрат чемпионга сулу алырга да ирек бирмәде Аның татарга хас бер ныклык, үҗәтлек белән һөҗүм артыннан һөҗүм оештырулары көндәшенә бөтенләй мөмкинлек калдырмады. Өч раунд дәвамында ул Киркоровны өч тапкыр нокдаунга җибәрде, ягъни көндәше өч тапкыр аңын җуеп алды Судьялар Хаматовиың сизелерлек өстенлеген күреп, очрашуны, тиешле вакыты беткәнче, туктатырга мәҗбүр булалар Чемпионатта башка бер генә тапкыр да мондый хәл кабатланмады Ни өчен шундый (актина сайлавын Айрат болайрак аңлатты. Финалга Киркоровтан тыш. Болгариядән Тодоров та чыккан иде Әмма ул беренче көнне ук оттырды. Болгарларның өмете Киркоровта булды Җитмәсә, судьялар комиссиясен АИБАның (халыкара бокс федерациясе) вице-президенты профессор Э. Жечев (Болгария) җитәкли Шуңа күрә төрле хәлләр көтәргә була Димәк, бары бәхәссез өстенлек кирәк! Казан егете шуңа иреште! Монда инде Жечев та. башкалар да берни кыла алмый иде.
Менә шулай Айрат татарлар арасында бокс буенча беренче дөнья чемпионы булып танылды. Ә җыелма командага Хаматов китергән бишенче алтын медаль безнекеләргә Куба вәкилләрен узып китәргә мөмкинлек бирде Менә шулай дебютант үзен бетен дөньяга танытты, үзен күпләр алдында раслады Рәхмәт аңа!
Айрат һәм Азат Хаматовлар белән Казан Спорт сараенда утырабыз Хоккей матчы бара Якташларыбыз. Урицкий исемендәге спорт клубы командасы хоккейчылары, илебездәге иң мәртәбәле коллективларның берсе — «Динамо» (Мәскәү) белән уйный. Өстенлек — кунаклар ягында
— Беләсеңме,— ди Айрат,— минем чемпион булуда аларның да өлеше бар бит ■Олимпийскийьда бокс барганда урицкийлылар Мәскәүдә очрашулар үткәрделәр һәм күпләрне гаҗәпкә калдырып, ЦСКА белән «Спартак«ны җиңел куйдылар Мин әйгәм, нишләп миңа да якташларымнан үрнәк алмаска?!
Диктор Спорт сараена җыелган тамашачы ларга уенны бокс буенча денья чемпионы Айрат Хаматов та каравын әйтә Айрат шыгрым тулган трибуналарга гаепле сыман оялып кына башын ия Аңа чемпионлык хәленә ияләшү кыен кебек Хәер, безнең халыкка элек-электән тыйнаклык хас Айратка якынрак торучылар автограф алырга хоккей программаларын аңа сузган арада абыйсы Азат кушыла
— Айратны журналистларыбыз читтә калдырмады, рәхмәт аларга. Ләкин сезнең халыкка бер дәгъва белдерәсем килә. Фамилияне ике «м» белән язасыз, безнең бетен документлар электән үк бер «м- белән генә языла. Ул ерак бабабыз Миихә- мәтгәи килә.
Шуңа да, Азатның теләген исте тотып, мни «Хаматов» дип яздым Хәер исемдә генә түгел хикмәт, ә бәлки җисемдә, дип юкка гына әйтмиләрдер Моның шулай икәнен Айрат күрсәтте инде Шунысын да әйтик абыйсы Азат гаиләсе белән хәзер дә Чаллы каласында яши, шәһәрнең электр челтәрендә эшли.
Гаилә дигәннән, узган елның ноябрь аенда Айрат та башлы-күзле булды Күптән яратып йоргән Резедасы белән тормыш корыл җибәрделәр
Шатлык өстене шатлык ди. әидәй, СССР Дәүләт спорт комитеты коллегиясенең чираттагы карары дөнья күрдо спорт өлкәсендәге уңышлары эчен Айрат Касыйм улы Хаматояка — «СССРның аткатаигаи спор’ мастеры*, ә Виктор Васильевич Красновка «СССРның атказанган тренеры- исемнәре бирелде. Кызганыч, чемпионның беренче остазы Мии «а.. Валиуллин игътибардан читтә калды Тәүге остазны, башкалар онытса да, Айрат оныта күрмосон иде! Чемпионат көннәрендә ул шәкертеннән иим дулкынланмагандыр
1989 елның спорт нәтиҗәләре буенча Айрат Хаматов республикабызның һәм Казанның иң яхшы спортчысы булып танылды
Офыкта ___ Испаниянең Барселона шәһәрендә узачак XXV җәйге Олимпия уеннары
Бу вакытта 1965 елның 1 февралендә дөньяга килгән Айрат Хаматояка 27 тулачак Олимпия чемпионы очен иң кулак яшь. минемчә.