МОНГОЛ ЯУЛАРЫНА КАДӘРГЕ ЧОРДА БОЛГАР ИЛЕ БЕЛӘН РУСЬ АРАСЫНДА СӘҮДӘ ЭЛЕМТӘЛӘРЕ


Идел буендагы Болгар дәүләте тарихын өйрәнгән галимнәрнең һәркайсы аның иң якын
күршеләреннән берсе Русь белән сәяси, экономик һәм мәдә ни яктан ныклы элемтә тотканлыгын
билгеләп үтмичә калмый Бу арадашчылыкның бөтен Көнчыгыш Европа тарихы өчен дә әһәмияте
гаять зур була
Төрле элемтәләр арасында галимнәр бигрәк тә экономикага, сәүдәгә кагылышлы булганнарын
билгеләп үтәләр. Бу хакта X Д Френ. П С Савельев. В Н Татищев Н М Карамзин. С. М Соловьев. В В
Григорьев, С М Шпилевский. В О Ключевский А Ф Лихачев һ б хезмәтләреннән күп мәгълүмат алырга була
1878 елда Казан университеты каршында Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте төзелү
археологик материаллар турындагы мәгълүматларны матбугатта чыгару эшен максатчанрак итеп алып
барырга мөмкинлек бирә Шул исәптән Болгар дәүләте белән Русь арасындагы сәүдә элемтәләре турында
сойли торган материаллар да мат бугатта дөнья күрә
Бөек Октябрьдән соңгы чорда Русь-Болгар элемтәләрен өйрәнүгә Р Р Фасмер А П Смирнов. Б Д
Грепов. Н Ф Калинин, Б А Рыбаков зур өлеш кертә
Әйтик. Б А. Рыбаков хезмәтләрендә Русь белән Болгар дәүләте арасындагы сәүдә элемтәләренең
мөһим мәсьәләләре яктыртыла В Л Янин исә ике ил арасындагы акча әйләнешен тикшерә П Г Любимов. М
В Фехнер. В П Даркевич Г Ф Корзухин һ б Болгар дәүләтенең Русь белән Шәрык илләре арасындагы сәүдәдә
арадаш үзәк роль уйнавына тукталалар Археологик казу эшләрен киң колач белән алып бару Идел буе
Болгар дәүләте белән Русь арасындагы элемтәләр турында гарәп илгизәрләре һәм рус елъязмачылары
язып калдырганнарны раслый, сәүдә итү предметларын, сәүдә парт нерларын күз алдына китерерлек яңа
материаллар да бирә
Монгол явына кадәрге Болгар дәүләтенең экономик яктан шактый нык үскән феодаль дәүләт
булганлыгы хәзер әллә ни бәхәс тудырмый Экономиканың нигезен авыл хуҗалыгы, һәнәрчелек,
терлекчелек, сәүдә һ б тәшкил иткән
Болгар дәүләтенең экономикасында сәүдә зур роль уйный Аның югары үсеш алуына авыл
хуҗалыгында һәм һөнәрчелектә ирешкән уңышлар ныклы этәргеч була Болгарның Көнчыгыш Европада
географик яктан бик уңайлы зур сәүдә юллары тоташкан җирдә урнашуы аның үз чорындагы Көнчыгыш
Европа тарихында мөһим урын тотуына булышлык итә
Тарихи чыганаклар Болгар дәүләтендә сәүдәнең югары дәрәҗәдә үскән булуы хакында сөйли Ибне
Фазлан болай дип яза -Алар да (болгарларда! сәүдәгәрләр күп» Сәүдәне үстерү белән дәүләт үзе
кызыксына Ибне Рустәнең хәбәр итүенчә. ■ мөселман сәүдә кораблары килгәндә алардан пошлина итеп
товарларының уннан бер өлешен алалар* Ибне Фазлан бу хәбәрне тагын да ачыклый төшә -Хәзәр иленнән
славяннар иленә кораб килә икән, патша ат менеп килә һәм анда булган нәрсәләрне саный бөтен булганның
уннан бер өлешен ала Ә инде руслар яки башка берәр кавемнәр коллар белән килә икән ул чагында патша
үзенә һәр ун баштан бер башны ала* Ибне Рустәнең хәбәр итүенә караганда патша һәр Йорттан ала торган
ясакның бер формасы -ат һәм башкалар* була Ибне Фазлан шундый ясак итеп кеш тиресен атый Безнең
уебызча, ясак предметының үзгәрүе халыкара сәүдәдә мехларның зур роль уйнавына бәйле булганды
Әмма ул чордагы Болгар дәүләте белән Русьның экономикасында сәүдәнең реаль роленә артык зур
бәя бирергә кирәк түгелдер Б А Рыбаков болай яза Борынгы Русь авылы натураль хуҗалык принципларында
яшәгән Князьләр һәм боярлар үзләрендәге читкә чыгару предметларын (тиреләр, бал. балавыз коллар)
кара халыктан бернинди алмашсыз ясак яки оброк рәвешендә алганнар Рус җирләренә кертелгән чит ил
әйберләре шәһәр һәм утарларда гына калган, җәмгыятьнең югарыгы феодаль катлапыннин ары китмәгән
Бу чордагы сәүдәне без шәһәрләр һәм хәтта бөтен культе
И
ра барлыкка килүнең беренче сәбәбе итеп карарга тиеш түгелбез, ә киресенчә, җирле җәмгыять һәм аның
эчке мөмкинлекләре үсү нәтиҗәсе итеп карарга тиешбез»
Рус-болгар сәүдә мөнәсәбәтләренең тарихын ике чорга бүлеп карарга мөмкин һәм бу әлеге илләр
тарихында аерылып карала торган чорларга туры килә Беренче чор X—XI гасырларны, икенчесе XI гасыр
ахырыннан XIII гасыр башына, ягъни монгол явына кадәрге вакытларны үз эченә ала.
Гарәп чыганаклары Болгар дәүләте белән Русь арасында тыгыз сәүдә булуын, сәүдә предметларын
күрсәтә Ибне Рустә болай хәбәр итә ‘Хәзәрләр болгарлар белән сәүдә итә шулай ук Русь та аларга үз
товарларын китерә Аларның (ягъни русларның барысы да искә алынган елганың ике як ярында да яшиләр,
аларга (ягъни болгарларга) үз товарларын кеш. ас. тиен тиреләрен һәм башкаларны китерәләр»
Ибне Фазлан да рус сәүдәгәрләренең Болгар дәүләте территориясендә булуын хә бәр итә -Мин
русларны, үз товарлары белән килеп. Ител елгасы буенда урнашкан чакта күрдем» Шуның белән бергә, рус
сәүдәгәрләре Болгар иленә үз товарларын сату өчен озакка килгәннәр, чөнки Ибне Фазлан аларның зур агач
йортлар салулары турында да яза Ибне Фазланның рус сәүдәгәренең догасы турында язганнары кызык ■Ул
зур сурәт каршына килеп бил бөгә дә әйтә; Ходаем* Мин ерактан килдем, фәлән кадәр кыз. фәлән кадәр
баш кеш. фәлән кадәр тире алып килдем, ди, шулай итеп, үзе алып килгән бөтен товарын санап чыга Аннары
әйтә: бу бүләкне сиңа китердем ди. алып килгән нәрсәсен багана янына куя һәм әйтә син миңа динарлары
һәм дирһәмнәре булган сәүдәгәр китерсәң иде. ул мин теләгән (сатарга) бөтен нәрсәне алсын иде, аңа
нәрсә әйтсәм дә. карышмасын иде. аннары ул китә Сәүдә кыен барса һәм озакка суз ылса, ул тагын бүләк
алып икенче тапкыр, өченче тапкыр да килә Еш кына исә аның сәүдәсе җиңел бара (ассызык безнеке — Р В
), һәм ул сатканнан соң әйтә ходаем теләгемне үтәде, моның өчен аңа бүләк тиеш»
Ибне Хәүкәл «Юллар һәм дәүләтләр китабы»нда Хәзәр иленә китерелә торган бал һәм тиреләр
кебек сәүдә предметлары турында сойли дә. аннары болай дәвам итә • Бу аларга, кама тиреләре кебек үк,
Русь һәм Болгар иленнән китерелә, төрле илләргә чыгарыла һәм алар Болгар. Руслар һәм Куяба
илләрендәге төньяк елгаларда гына бар Әндәлүста булган Кама тиреләре исә славян илләрендәге
елгаларда булганнарның аз өлешен генә тәшкил итә Бу мехларның күбрәк өлеше һәм иң яхшылары Русь
илендә Моны исә алар (руслар) Болгарда саталар иде » (ассызык безнеке — Р В) Шул рәвешле, гарәп
чыганакларының һәммәсендә дә X гасырда Русь белән Болгар дәүләте арасында сәүдә элемтәләре тыгыз
булу турында хәбәр ителә Бер үк вакытта Болгар иленең Көнчыгыш белән Көнбатыш арасындагы транзит
сәүдәдә арадашчылык итүе басым ясап күрсәтелә Һәм шунысы игътибарга лаек. Ибне Хордадбехның 854—
874 елларга яки. И Ю Крачковский фикеренчә 846—885 елларга нисбәт ителә торган «Юллар һәм дәүләтләр
китабы-нда Болгар дәүләтенең андый арадашчы булуы бөтенләй телгә алынмый, гәрчә рус
сәүдәгәрләренең Иделдә йөзүе. Рум патшалыгына барып җитүе. Каспий диңгезенә җитеп, аның төрле
ярларына төшүе, кайвакыт товарларын дөяләргә төяп Багдадка кадәр китүләре хәбәр ителә
Елъязмаларда Русь белән Болгар дәүләте арасындагы сәүдә элемтәләре турында байтак искә
алына, бу алар арасында тыныч яшәү турында төзелгән килешүләрдә дә чагылыш тапкан 985 елгы
«Повесть временных лет» язмасында политик союз төзелү турында әйтелә
Бу союз болгар тарихында да. рус тарихында да зур роль уйнаган, ул руслар белән болгарларның
тату яшәргә ихлас күңелдән теләвен күрсәтә, дияргә була Чыннан да, елъязмалардан күренгәнчә, Русь
белән Болгар дәүләте арасында тынычлык гасырдан артыкка сузылган Шушы политик союз, һичшиксез.
1006 елда кул куелган махсус сәүдә килешүендә дә чагылыш тапкандыр
1006 елгы килешү гамәлдә озак булган, чөнки рус елъязмаларында Русь белән Болгар дәүләте
арасындагы сәүдәдә 1008 елга кадәр нинди дә булса регламентлаштырулар барлыгы турында аерып искә
алынмый Бу ике дата арасындагы чорда. 1024 ел- за Суздаль җирендә ачлык булып, болгарларның ашлык
белән ярдәм итүе турында искә алына.
Русь территориясендә феодаль таркаулык көчәю яхшы күршелек мөнәсәбәтләренә дә комачаулык
итә башлаган Әлеге хәл сәүдә мөнәсәбәтләрендә дә чагылыш тапкан, билгеле Бу вакыйга хакында В Н
Татищев тәфсилләп яза »659б (1088) Шул ук чорларда Идел һәм Ока буйларында юлбасарлыклар булган
һәм сәүдә итүче бик күп болгарларны талаганнар, үтергәннәр Болгарлар исә князь Олегка һәм аның туганы
Ярославка юлбасарлар өстеннән үтенеч белән барганнар Әмма юлбасарларга чара тап магач һәм алынган
әйберләре кайтарылмагач көнчыгыштан килеп. Муромны алганнар һәм талаганнар, ә авылларны
яндырганнар»
XI гасыр ахырында һәм XII гасыр башында. Владимир-Суздаль князьлеге төзелү
белән, Русь һәм Болгар арасындагы мөнәсәбәтләр икенче этапка керә Бу чор өчен алар арасындагы
мөнәсәбәтләрнең берникадәр кискенләшүе характерлы Әмма X—XI гасырларда урнашкан экономик
багланышлар, сәүдә мөнәсәбәтләре бөтенләй үк бозылып бетә алмаган, һәм бу чорга караган тарихи
чынагаклар Болгар дәүләте белән Русь арасында сәүдәнең дәвам итүе хакында сөйли Транзит сәүдә үзәге
буларак. Болгар дәүләтенең характеры саклана, әмма ул элекке халыкара киңлеген бераз югалта Бол гар
һәм Русь территорияләрендә булган Әбу Хәмид әл-Гарнатый болай хәбәр итә «Славяннар иленә барганда
мин. Болгардан чыккач, славяннар елгасы буенча корабта йөзеп бардым Анда кечкенә мәче кебегрәк кара
тиреле жәнлек бар. аны су кеше дип атыйлар Аның тиресен Болгарга һәм Саджинга илтәләр (ассызык безне-
ке — Р В.). ә ул шушы елгада була»
Русь елъязмаларында 1120 елга кадәр Болгар дәүләте белән Русь арасында сәүдә мөнәсәбәтләре
начараю турында мәгълүматлар юк. 1120 елда Юрий Долгорукийның кайеылырки бер туганы белән
болгарлар өстенә яу чабуы турында хәбәр ителә Елъязмалар кара-каршы яу чабуларны 1220 елга кадәр
дәвам итүен күрсәтә Әмма сәүдә туктамаган В Н Татищев 1183 елга нисбәт итеп яза «Русь белән туктаусыз
сәүдә итеп торган Идел болгарлары ашлык та, башка төрле товарлар да китергәннәр. Идел һәм Ока
буендагы рус шәһәрләрендә сатканнар 1183 елда Рязань һәм Муром дружиналары (бәлки Владимирның
болгарлар белән сәүдәсенә комачауларга теләптер) болгар сәүдәгәрләрен талый Болгарлар Всеволодтан
юлбасарлыкны бетерүен ике тапкыр үтенәләр» Рус князьләренең 1183 елгы зур походына болгарларның
Ока елгасында рус сәүдәгәрләрен талавы сәбәп булган — бу факт та сәүдәнең булганлыгы хакында сөйли
Князь Юрий Всеволодович 1221 елда, Ашлыны алгач. Болгар дәүләтенә янә яу чабарга ниятли, әмма
болгарлар аңа өч тапкыр илче жибәрәләр Шулай итеп кенә князьне ул уеннан баш тартырга күндерәләр В
Н Татищев болай яза «Князь Юрий исә. аларның үтенечләрен тыңлагач, алар белән әтисе заманында
төзелгән элекке договорлар нигезендә солых (ассызык безнеке — Р В ) төзи 1229 елда тыныч сәүдә
килешүенә кул куела «Шул вакытта — дип дәвам итә В. Н Татищев,— болгар князе, Русьта иген бөтенләй
уңмавын белеп, бөек князь Юрий Всеволодовичка солых төзү өчен илчеләр жибәрә. бөек князь исә аларны
хөрмәтләп каршылый һәм ике яктан да илчеләрне, күренекле кешеләрне Русь чигеннән ерак булмаган
аерым урынга, Коренев утравына жибәрәләр. Бу кешеләр сәүдәгәрләргә ике якка да Товарлар белән иркен
йөрергә, пошлинаны һәр шәһәр уставында каралганча түләргә, балыкчыларга ике якка да ызанга кадәрле
генә хәрәкәт итәргә, яратышып һәм тыныч яшәргә, әсирләрнең һәммәсен дә азат итәргә, ә ызгыш чыга
калганда, ике яктан да судьялар килеп, ызанда хөкем итәргә, дип алты елга килешү тозиләр- Монда һәр
шәһәрнең үз сәүдә пошлинасы турында искә алыну да кызык
Шул рәвешле, XII—XIII гасырлардагы рус елъязмалары. Болгар дәүләте белән Русь арасында
мөнәсәбәтләр начараюга карамастан, сәүдәнең дәвам итүе турында сөйлиләр Болгар дәүләте белән Русь
экономикасын күз алдына бастыра торган иң мөһим билге булган сәүдә, күрүебезчә, язма чыганакларда бик
аз чагылыш тапкан Шунлыктан сәүдә элемтәләрен ачуда археологик материалларның ярдәме зур Әлбәттә
сәүдә предметларының һәммәсе культуралы катлауда сизелерлек эз калдырмаган Шунлыктан Русь белән
Болгар дәүләте арасындагы сәүдәнең предметы, күләме турында гарәп илчеләренең, рус елъязмаларының
мәгълүматларын, археология материалларын бөтенесен бергә комплекслы файдаланып кына фикер
йөртергә мөмкин
Монда шунысын да истә тотарга кирәк Болгар дәүләте, халыкара транзит сәүдә үзәге буларак. Русь
иленнән алга таба Шәрык илләренә озатыласы товарларны алып торган һәм. үз чиратында, болгарлар бу
сәүдәдә, киңрәк итеп алсак. Көнчыгыш белән Көнбатыш арасында, арадашчы булганнар Кызганычка каршы,
гарәп географларының юлъязмаларында. төрле-төрле товарлар аталса да. аларның чыгышы анык
билгеләнмәгән һәм бу безнең бурычыбызны беркадәр кыенлаштыра
Руська Болгардан кергән бөтен экспортны ике төркемгә аерырга мөмкин Беренче төркемгә болгарлар
үзләре җитештергән продуктлар иң элек авыл хужалыгы һөнәрчелек продукциясе керә икенче төркеме —
болгарларның арадашчылыгы белән Русь территориясенә Шәрыктән килә торган товарлар
’ Игенчелекнең нык үскән булуы ашлыкны да сәүдә пр. дм. -ы ИТ.. .
елгы Тверь елъязмасында. В Н Татищев хезмәтендә телгә алыма Әл-МөкаДДӘСИ үзенең язмасында Болгар
дәүләтеннән чыгарыла торган товарлар аратымда кәжә. сарык тиреләрен, мөгеяле терлекләрне әйтеп үтә
Ибн Фазлан аларның сәүдәгәрләре «төркиләр иленә барып сарыклар алып кайта» дип яза. шунлыктан
аларның сарыкларының бер өлеше читтән кайтарылган була Остеология материаллары Болгар дәүләтемдә
сарыклар бик күбәеп, авыл хужалыгы терлекләренең башка төрләреннән артып китүен күрсәт.’
Болгарда һөнәрчелекнең үсүе һөнәрчеләр эшләгән әйберләрне дә Русь территориясенә чыгаруга юл
ача Болгар күнчеләре бик яхшылап эшкәртелгән күннән сату өчен аяк киемнәре курткалар башка әйберләр
тегәләр Русьта да. Урта Азиядәге кебек үк иң яхшы күнне һәм аяк киемен «болгарый* дип йөрткәннәр Бу
телдә дә чагылыш таба Әйтик, рус телендәге «тулуп* сүзе дә татар теленнән алынган Кием-салымның
башка өлешләренә карата да шуны әйтергә мөмкин
Чүлмәкчелектә эшне стандартлаштыру әйберләрнең сыйфаты югары булу болгар керамикасын Русь
территориясендә дә теләп куллануга сәбәп булган Болгар осталары ясаган савыт -сабалар Владимир.
Суздаль. Рязань Пронск. Муром. Белоозеро. Мәскәү Звенигород һәм башка шәһәрләрдә табылды Шунысы
игътибарга лаек бу төбәкләрдә аш савытларыннан тыш. Болгар иленнән ашлык, май. бал һәм башка азык-
төлек тутырып китерелгән зур чүлмәкләр дә кин таралган
Археологик казынулар вакытында Русь территориясендә Болгар һөнәрчеләре ясаган йозаклар, авыл
хуҗалыгы кораллары, сугыш коралларының кайбер төрләре, бизәнү әйберләре сөяктән ясалган әйберләр
дә табылды Болгарлар Руська шулай ук чимал да җибәреп торганнар
Язма һәм археологик материаллардан күренгәнчә Руська Болгар дәүләте аша килгән түбәндәге
товарлар исемлеген төзергә була керамика, ефәк, киҗе-мамык һәм ион тукымалар корал, хуш исле
әйберләр, аш тәмләткечләр, сәнгатьчә һөнәрчелек предметлары, пыяла әйберләр муенсалар, затлы
металлар
Үз чиратында Русь та Болгар дәүләтенә шактый күп товарлар җибәреп торган. Алар илнең эчке
базарында да сатылган Болгар аша Шәрык илләренә дә озатылган Русьтан көнчыгышка җибәрелә торган
товарларга. Болгар товарларын да кертеп, әл- Мөкаддәси түбәндәгечә яза Сәүдәгәрләрнең товарларына
килсәк. Харәзмнән шулар чыгарыла кеш. тиен. ас. сусар һәм урман сусары, төлке, кондыз мехлары, кәҗә
тиреләре балавыз, уклар эре балык, бүрекләр, балык җилеме, балык сөякләре, күн. бал чикләвекләр
барслар (яки ау этләре), кылычлар, көбә киемнәр, каен агачы, славян коллары, сарыклар, мөгезле терлек
Болар һәммәсе Болгардан китерелә•
Археологик һәм язма чыганакларны бергә кушып. Б А Рыбаков Русьтан чыгарыла торган
товарларның мондый исемлеген бирә кондыз, кеш, ас. ак төлке, сусар, төлке, куян, тиен мехлары кол ирләр
һәм хатын-кызлар, бал. балавыз, җитен һәм җитен әйберләр, полотно көмеш әйберләр, бронза көзгеләр,
бизәкле сөяк: кою. ювелирлык һәм керамика һөнәренең кайбер әйберләре гәрәбә Бу товарларның бер
өлеше Болгарда сатылган, ә башкалары Шәрык илләренә озатылган
Димәк Идел буендагы Болгар дәүләте белән Русь арасында тыгыз экономик һәм сәүдә
мөнәсәбәтләре даими диярлек яшәп килгән Татар һәм рус халыклары язмышының тарихи уртаклыгында бу
бәйләнешләр әһәмиятле роль уйнаган

Реклама