Логотип Казан Утлары
Роман

ЕЛАН УГЫ


РОМАН
19
әрвансарай капкасы төбендә көтеп торган иптәшләренә корал чыгарып биргәннән соң. Фарукҗан хәрби комиссариатка шалтыратты. Сөйләшү кыска булды һәм кәефне кыра торган рухта тәмамланды Аңа хәрбиләрчә чатнатып
— Иптәш Шиһабетдиновның йомышчысы Рахманкол кичә үк шәһәрдән чыгып китте.— диделәр
— Кая юнәлде? — дип сорады Байкучатов.
— Каршы ягына.
— Нинди эш белән9
— Белмибез. Аны бездән Ревком сорап алды Ә сез кем буласыз9
— Чекадан бу Егетне анда ничә көнгә җибәргәннәр икән9
— Әйтә алмыйбыз. Сез кем буласыз соң9
Фарукҗан җавап бирүдән тыелып, трубканы куярга ашыкты Койрыгына теләсә кем басмый торсын әле!
Рахманколны аулакта күрергә һәм ныгытып сөйләшергә ашыкмавы Симиниевләр белән бәрелешүдән саклану аркасында гына түгел иде Фаҗиганең бердәнбер таныгы нәкъ менә шушы кеше генә булу шикләндерде аны Әгәр гаепле икән, бу артык гади һәм күзгә төшәр дәрәҗәдә сәер ләбаса Әйтерсең лә. кемдер шикне юри шуңа төшерү һәм саташтыру өчен алдан ук хәйлә корып куйган Тукта! Әгәр Рахманкол мөрит кенә икән, нигә аның белән бәйләнеш тотучыларны эзләмәде соң әле ул9 Менә бусы инде башсызлык, тәҗрибәсезлек галәмәте Шул ук Гарипов электән шәхсән танышмы икән аның белән’ Рахманкол якын-тирәдә йөргәндә аны астыртын гына күзәтү бөтенләй җиңел эш иде ләбаса' Полициядә дә хезмәт иткән бәндә булгач, нинди генә сер сыймас егеткә Их син тавык мие эчкән нәрсә! Хәвефле Бохарадан бөтенләй үк табан ялтыратмаса ярый инде. Иргәш тә әйле-шәйле генә фикердә ич аның турында Ләкин ләкин ул чакта аңа нигә баштан ук юкка чыкмаска иде соң9
Дәвамы Башы 4 иче санда
Күңелен төрле уй талаган Фарукҗан. хәзер инде нәрсә генә майтарырга мөмкин икән, дип ике тәүлек эчендә эшләгән эшләрен күз алдыннан кичерә башлады Дөрес, ул бу вакыйганы тикшерүгә җавап бирми, хәтта аннан бөтенләй читләтелде Бәлки нәкъ менә үзбаш эзләнергә керешүе һәм шуның белән кемгәдер ошамавы аркасында Ташкентка командировка бирелүе дә растыр. '
Газәли мәхәлләсендәге чәйханәнең соңгы вакытта төнге клуб сы- - ман үзәккә әйләнүен, анда төрле әтрәк әләм җыйналып гәп куертуын - Байкучатов инде атна-ун көннәр элек үк ишеткән иде Яңа таныш- * лары ул ояны Бохараның бер кызык җире сыман итеп сөйләде- * ләр Әмма Шиһабетдинов вакыйгасына кадәр Фарукҗан аны бар = дип тә белмәде Артык ометләнергә ярамаса да. сүз капчыгын сел- ч кегән җирдә колак салып торуның үзенә зыян китермәячәген ул э бик яхшы чамалый иде Комиссар юкка чыгу кеше теленә кермәслек ә вакыйга түгел, кичә үк аяк басарга кирәк иде инде анда
Тагын бер ачыклыйсы нәрсә — Зөһрәгөл хәбәре Кемнәр чекист е муенын борып атарга җыена икән соң7 Ни өчен9 Нәкъ менә шушы * вакыйгадан соң — Фарукҗанның фаҗигане җентекләбрәк тикшерергә теләге барлыгы сизелгәннән соң, аңа теш кайрый башлаулары бәлки очраклы хәл түгелдер9 Монда нидер бар, моны ачыкламый ярамый Әмма аннан да кирәгрәге, мөгаен. Шиһабетдиновның Каганнан ары китеп өлгермәгән хатларыдыр йомгакның очы яки шуңа берәр ишарә менә кайда күренүе мөмкин Тик ул хатларга күз салу насыйпмы икән Байкучатовка9 Симиниевнең мөнәсәбәте мәгълүм. Чека председателе генә ярдәм итмәсә
Фарукҗан коридорга чыгып. Әминев кабинетына сугылды — бикле иде Шуннан соң кире үз бүлмәсенә әйләнеп кереп, ишекле-түр- ле йөренә башлады. Аннары Каган вокзалында язып алган адресны исенә төшереп, күнегелгән хәрәкәте белән унатарын барлый-барлый тимер-күгенә чыгып атланды һәм. якташы Шәмгунне эзләп табарга дип, шәһәр үзәгендәге мәхәлләләрнең берсенә чаптырып китте Тик ул аны өендә дә. партия Үзәк Комитетында да очратмады Шәмгун Аксолтанов. суга төшкәндәй кайдадыр юкка чыккан иде Чека пред-седателе күрергә киңәш биргән Фарукҗан уенча, аның йомышы хакында Әминев тарафыннан инде кисәтеп куелырга тиешле Кәрим Хәкимев ниндидер комиссия утырышын уздыра — сөйләшергә ул да буш түгел иде Шуңа күрә Байкучатов бераздан янә Чекага әйләнеп кайтырга мәҗбүр булды Монда ул. төрле агымнар көрәшен яхшырак төшенер өчен, җирле матбугатны караштырырга кереште
"Бохара әхбаре»» гәзитен актарганда ул хәзер үзен кызыксындырган исемнәрнең икесен — Шәмгун Аксолтанов белән Кәрим Хәки- мевне барларга тырышты Ташкентта партия мәктәбен тәмамлаган һәм монда аның белән бергә килгән иптәшләреннән аннары Бохарада танышкан кешеләрдән ул инде бу ике шәхес турында кайбер нәрсәләрне ишеткән иде Әмма Фарукҗан андый имеш-мимешләр нигезендә генә Аксолтанов белән Хәкимевнең тоткан юлларындагы аерымлыкны, бигрәк тә Бохара Компартиясе Үзәк Комитеты постыннан беренче-сенең төшерелүе һәм аның урынына икенчесенең сайлануы сәбәпләрен юньләп ачыклый алмаган иде Аның исәбенчә. Шиһабетдиновның дусларын һәм дошманнарын чамалау өчен бу беренче чиратта кирәк, хәрби комиссарның монда килгәч кемнәр җырын җырлавын һәм кемнәргә каршы чыгуын якташларына мөнәсәбәттә билгеләү җиңелрәк булырга тиеш иде
Фарукҗанның белүенчә. Шәмгун Аксолтанов Казан губернасында туган, башта авылда, атасы мәктәбендә, аннары Казан мәдрәсәсендә укыган, заманында кадимчеләргә каршы чыккан, дөньяви белем алырга тырышкан кеше иде Яшьли шигырьләр язарга керешкән. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, патша хезмәтеннән качып. Бохара
әмирлегенә килеп урнашкан Монда ул мамык тазарту заводында Кызыл түбә тимер юл станциясендә соңра Каган типографиясендә эшләгән, шушында большевиклар белән танышып революцион хәрәкәткә тартылган Яшь бохаралылар программасының демократиграк таләпләр куюына йогынты ясарга тырышкан, аннары Бохара коммунистлар партиясенә нигез салуда катнашкан иде Ләкин Бохара мәмләкәтендә инде байтактан яшәсә дә. җирле халык телен әле һаман яхшы үзләштермәгән иде. Кайберәүләрнең мыскыллап көлүенчә. аңа үзбәк телен өйрәнүне марҗа хатыны тыя имеш' Билгеле, бу хәбәрне Фарукҗан чынга алмады. Бохара шартларында марҗага өйләнү һәм шуның белән бергә гомер итү. әгәр ул хәбәр дөрес булса, үзе генә дә зур кыюлык икенчедән, кыюлык кына да түгел, күпчелек мөселманнарның ачуын китерә торган бер эш иде Аның Бохара компартиясе Үзәк Комитеты секретарьлыгыннан төшерелүендә дә нәкъ менә шушы ягы хәлиткеч роль уйнамады микән7 Шиһа- бетдинов нигә дус итте икән соң Шәмгунны7 Ярлылар хакын яклап көрәшкә күтәрелүе, кулына корал алып хатыны белән бергәләп әмир өнен штурмлауда катнашуы өченме7 Бәлки Шәмгунның сүзе эшеннән аерылмавы искиткеч кыю һәм тәвәккәл булуы Баһаветдинны әсир иткәндер7 Бәлки Аксолтановның шагыйрьлек шөһрәте дә күңеленә ошагандыр7 Тик шул арада белеп өлгердеме икән соң әле ул дустының шигырьләр язуын7
Фарукҗан Бохара әхбаре» гәзитен актарганда һәм таныш исемнәрне күздән кичергәндә, әнә шушылар турында уйлады. үзе элек белгәннәргә нәрсә дә булса яңаны өстәргә тырышып утырды. Әмма «Бохара әхбаре ндә ул күбрәк Гарипов исеменә юлыкты. Сан саен! Коралларны тапшыру, элек төрле идарәләрдә вазифа башкарган хезмәткәрләрне гафу итү һәм эшкә алу. фаэтоннарны һәм атларны мәмләкәт милкенә әйләндерү турындагы һәм бүтән боерыкларга Ревком исеменнән нәкъ менә ул кул куйган иде Фарукҗан бу әмерләрнең берсенә аеруча игътибар итте Әмир кул астында эшләгән түрәләрне кичерү ике яклы лабаса Бу күрсәтмә яңа идарә сафларына үтеп керү өчен дошманнарга киң юл ачмый микән7 Хәер, боерык астында Га- риповныкы белән бергә Халык Комиссарлары Советы рәисе Хуҗаев исеме дә тора торуын Күмәк хәл ителгәндер бу Эш алып бару өчен тәҗрибәле, укымышлы кешеләр кирәклеге ачык. Ләкин саклык белән сайлау хаҗәт аларны Үтә саклык белән Шулай эшләнәме икән соң ул?
Таҗик телендә басылган мәкаләләрне искә алмаганда. Фарукҗан гәзитләрне тулысынча караштырып чыкты Бохара революциясенең максатларын аңлаткан язмалар да. яңа хөкүмәт боерыклары һәм игъланнары да аны әллә ни кызыксындырмады — боларның күпчелеге белән Байкучатов эш барышында ук танышкан иде Кызыл Гаскәргә язу. укытучыларны теркәү, иске китапларны саклау әмерләренә дә ул күз йөгертеп кенә узды Әмир өерен жиңүгә шатланып язылган Көн тугды , Котылдык шикелле мәкалә, шигырьләргә дә. дөнья хәбәрләренә дә озак тукталмады — рухын ачыклаганнан соң ул бүтәннәренә күчте Әмма таныш исемнәрне аларында да очрата алмады Революцион халык вәкилләренең Беренче Бөтен Бохара корылтаена гәзит зур гына урын биргән Тик анда ни Аксолтанов. ни Хәкимев чыгышы күренми иде Хивадан. Гыйшыкабадтан тәбрик теллеграммала- ры бар. ләкин бәйсез Бохара Халык Совет Республикасын игълан иткән шушы съездда РСФСР хөкүмәте исеменнән сөйләгән Кәрим Хәкимев- нең котлау нотыгына урын табылмаган. Гаҗәп! Дөрес. Фарукҗан аның корылтайда ниләр сөйләгәнен болай да яхшы белә
Барыннан да әүвәл шуны әйтергә кирәк.— ди анда Хәкимев. __________________________________________________________________ ■
элек, царизм вакытында, рус хезмәт ияләре белән бергә башка халыклар да изелеп килде Хәзер һәр милләт үз язмышын үзе хәл кыла*.
Корылтайда РСФСР вәкиленең җылы чыгыш ясавын, җитмәсә аның һәркемгә аңлаешлы итеп үзбәкчә «гәперүен- халыкның азат Русия вәкилен алкышларга күмүен күпләр әле дә бик яхшы хәтерли иде
Ә нигә РСФСР хөкүмәте исеменнән съездны нәкъ менә Кәрим ф Хәкимев тәбрикләде икән9 Аның Оренбург губернасы һәм Татарстан - республикасы ревкомнары члены. Төркестан компартиясе Вакытлы £ Үзәк Комитеты секретаре итеп билгеләнүе, болардан башка тагын = шактый җаваплы урыннарда эшләве хак Әмма баш күтәргән Бохара g халкын котларга бүтән күренекле партия эшлеклеләре аз идемени9 Әй- ф тик. бу көннәрдә шушы якка килеп чыккан Фрунзе. Куйбышевлар' Тик - алар, әлбәттә. Урта Азия хезмәт ияләре арасында Хәкимев шикел- ” ле озак еллар буе кайнамаган. Канибадамдагы кебек шахта- - ларда кәйлә белән күмер чапмаган, үзбәк, таҗик ярлылары белән кара эштә дәвамлы рәвештә иңгә-иң тир түкмәгән. Караянтаг шикелле s кышлакларда аларның балаларын укытмаган. Фирганәдә солдат шул- * пасын эчмәгән, кыскасы. Бохара халкының фәкыйрь катлауларына * хас тирәлектә, аларныкы кебек шартларда бергәләп тормыш итмәгән- ** дер. шуңа күрә гади диһканнар. эшчеләр һәм чабаннар белән яңа Русия исеменнән сөйләшүне дә аларның телен генә түгел, ничек сулыш алуын да тоя һәм белә торган кешегә тапшырганнардыр.
Байкучатов берьюлы -Бохара әхбарендәге Фәйзулла Хуҗаев. Габделкадыйр Мөхетдинев мәкаләләре белән дә танышып чыкты, аннары гәзитләрне шкафка алып куеп, тагын Әминев кабинетына кагылды — Чека председателе әле һаман әйләнеп кайтмаган иде Шуннан соң ул кизү торучы иптәшен кисәтте дә шәһәрнең бердәнбер шифаханәсенә юнәлде Анда башы сызлавыннан, хәле китүеннән зарланып, докторга күренде, аңардан дару юнәтергә рецептлар, эш урынында күрсәтергә дип чирләве хакында аерым белешмә яздырып алды Әлбәттә, ул даруханәгә баруны уйлап та карамады, бу бары тик Ревком әмереннән тайчану өчен хәйлә генә иде
Менә шуннан уралганда Фарукҗан бая үзе бик очратырга ашкынган кешесенә тап булды Ул аны күреп алу белән җитез генә каршы- сына чыгып исәнләште дә
— Ә мин сезне. Шәмгун абый, бүген генә өегезгә эзләп барган идем әле.— диде
Тузан кунган киемнәренә һәм шактый әлсерәгән кыяфәтенә караганда. Аксолтанов ерак юл узган кешегә охшаган иде Бу күрешү аны әллә ни шатландырмаса да. ул туктарга мәҗбүр булды һәм Байку- чатовка карап
— Нинди нужагыз төште соң миңа, якташ9 — дип көлемсерәде Сез бүген Таштимер абыйны очратмадыгызмы9
Андый бәхетне ходай язмады шул әле Мине ул эзләтте мени '
- - Юк ла.
Фарукҗан. әгәр алар очрашкан булса, дусларча гәп барышында чекистның Кагандагы эзләнүләрен дә бизмәнләп карарлар, шунлыктан аңа Шәмгун абыйсыннан кызыксынган нәрсәләрен сорашу да җиңеләер, дип өметләнгән иде Аксолтановның җиңелчә шаярып җавап бирүен һәм якташының йомышын тыңларга бер дә атлыгып тормавын күргәч. Фарукҗан басынкылана калды Тик ул бу юлы ялгышты. Аксолтанов нәкъ менә Тураевны бүген көндез күргәнлектән һәм аның белән кайбер хәлләр турында фикер алышырга өлгергәнлектән генә, бик сусаган һәм арыган булса да. Байкучатовның сәламен алып, туктап калды һәм. күләгәгә елышыбрак, аның сүз башлавын көтте
Мин сезгә үз йомышым белән сугылган идем — диде Фарукҗан яңадан телгә килеп
— Нинди йомыш икән сон ул?
— Әлеге Шиһабетдинов турында инде Мин ул һәлакәтне үзбаш тикшерә башлаган идем Кайберәүләр моны хупламаса да
— Нигә мондый хаҗәт эшне хупламасыннар икән ’
— Чөнки аны ачыклау Чеканың яшерен-оператив бүлеге башлыгы иптәш Симиниевкә тапшырылган иде.
— Ә ул баш тарттымы9
— Юк...
Байкучатов һәлакәт урынын карау хәлләрен, үзендә бу уңайдан туган шик-шөбһәләрне. фаразларны, томанны таратыр өчен ясаган беренче адымнарын, шуннан соң көне белән башланган сәер аяк чалуларны һәм астыртын янауларны телгә алып, бер җепкә тезәргә кереште Аның сүзләренә колак салып торган Аксолтанов көлемсерәвең бик тиз сүндерде, йөзе җитдиләнде. Ниһаять ул:
— Сез моны миңа ни дип сөйлисез соң? — дип сорады.
— Иптәш Шиһабетдиновның дусты булганга.
— Кем әйтте?
— Иптәш Әминев Ул сезне миңа булышыр дип юраган иде
— Үзе ярдәм итәме соң?
— Тели шикелле, әмма...
— Нәрсә «әмма»?
— Әллә ничек шунда, аягы-кулы бәйлерәк төсле тота үзен дип әйтимме9 Әллә миңа ышанып бетмәве генәме — тәмам аптырадым инде Эзләнүемә теләктәш тә шикелле
— Аңлашыла.— диде Аксолтанов.— Тыңлап-тыңлап торам да. сезнеңчә шик уята торган кешеләрнең иң беренчесе Рахманкол булып чыга бит әле9
— Әйе шул. минем дәлилләрем гел шуны раслап тора.
— Ә сез партиягә керү өчен рекомендацияне Рахманколга Баһаветдин үзе бирүен беләсезме9
— Булмас!
— Була шул. якташ — диде Аксолтанов.— Мин ул язуны үз күзем белән күргән кеше
Аксолтанов тәмәке төреп кабызды һәм әңгәмәдәшенә дә янчыгын сузды Аннары тәмәкесен тирән-тирән итеп суырды да. Фарукҗанны күзәтә-күзәтә. төтенен читкә өрде.
— Үҗәтләнеп үз юлыгыздан атлавыгыз ошый миңа, сез буш егет түгел икән.— дип дәвам итте ул аннары — Әйбәт бу. әйбәт Чынлап та, өйгә кагылыгыз әле сез. кайбер четерекле нәрсәләрне аяк өсте генә сөйләшеп бетереп булмый Күрсәтәсе бер язу да бар шикелле Менә шунда гәпне дәвам итәрбез, ә?
— Кайчан килсәм, сезгә уңайлырак булыр икән' — диде Байкучатов
— Бүген кичке тугызлар тулгач мөмкин Кыенсынып тормагыз, мин соң ятам
— Иртәгә ничек булыр икән9
— Калган эшкә кар ява. якташ Аннары мине тагын очрата алмый тинтерәвегез ихтимал.
— Аңладым Планлаштырган бер эшем бар иде. шуның аркасында кичексәм дип кенә соравым Бушауга киләм алайса
— Килештек
Алар икесе ике якка аерылып киттеләр Фарукҗан шәһәрне чыгып, су буенда үскән бер агач ботагына кесәсендәге бер гәзит кисәген элеп куйды да. кулын күнектерер өчен, шуңа әүвәл илле аннары йөз адымнан атып карады Мәргәнлеген тикшергәч, пуляларын бушка әрәм итмәвенә шатланып, колакларын шәмрәйткән тимер-күген сый- пый-сыйпый. кире калага борылды
Чека председателе аны күңелле хәбәр белән каршы алды
— Егетләрегез турында сораштым.— диде ул.— Авыз суы корытуың бушка түгел икән, әйбәт яктан телгә алдылар
— Әйттем ич мин сезгә'
— Амантай Туктаровны милициягә күчерергә булдык Ревком сагында торыр Иргәш Мирәхмәтев үзебезгә кулайрак шикелле ф
— Киресенчә эшләп булмыймы соң аны. Галимҗан абый9
— Ярамый.— диде Әминев — Безнең эш җаваплы, четерекле Ир- £ гәшнең сугышларда сынау узарга өлгергән булуын онытмыйк Ыша- = нычлырак Аннары укымышлырак та. таҗик телен белүе дә бар ч Туктаров чыныга төшсен әле. ф
— Анысы да дөрес Хәзер сез Иргәшне кем карамагына бил- - гелисез инде’
— Яшерен-оператив бүлекне ныгытасыбыз бар. Симиниев җинаятьләрне ача алмый, дип сукранасыз ич
Фарукҗан үзе тәкъдим иткән кешеләрне теркәү бүлегенә бер- 2 кетмәсләрме дип өметләнгән, инде алдан ук шул ихтимал ярдәмчеләре ■? белән һәлакәтне тикшерү эшләрен көчәйтергә хыяллана башлаган иде * Чека председателенең нияте шуңа күрә аны бик үк сөендермәде, ләкин *■ Симиниев тирәсендә киләчәктә үз кешесе булачагын игътибарга алып, ризасызлык күрсәтмәскә ниятләде Бары тик
— Мин Иргәшне Нурморатовка кушасыздыр дип уйлаган идем әле.— диде
— Нигә’
— Аңа агентлар җитми торгандыр, йөремсәк Тураевны күзәтер өчен генә дә күпме көч кирәк ләбаса
— Тураевны күзәтүен кайдан белдегез’
— Хәбәрләр минем аша да уза ич Дөрес, таҗикча язуларга тешем үтмәгәнлектән. мин элек аларга игътибар бирми идем Тик вакыйгалар бөл ай куерып киткәч, таштан юкә суюыбыз да гаҗәп булмастыр
— Кызык. Тураевны кайсы агент күзәтә соң’
— -Ябалак Хатларына таҗикча Бум дип кул куя Сезнең әмерне үтидер ич ул’
— Алай ук дип әйтмәс идем — диде Әминев — Моннан соң аның рапортларын туп-туры үземә кертеп тапшыра барырсыз Бу хакта Нурморатовка ләм-мим. аңладыгызмы’
— Әлбәттә. Галимҗан абый Симиниев хәрби комиссар «эш ен яптымы инде?
— Кичә үк Тагын берәр яңалыгыгыз бар идеме әллә’
— Ул сезгә Каган почтасыннан алып кайткан Шиһабетдинов хатын күрсәттеме’
- Юк
- Анда хәрби комиссарның үзенә килгәнне дә кулга төшергән икән ул Танышасы иде шул хатлар белән'
— Ә сез моны төгәл ачыкладыгызмы’
— Почта хезмәткәре раслап тора
Ярар, мин бу хакта Симиниевтән үзем сорармын
- Галимҗан абый.—г дип инәлде Фарукҗан—Эзләмәгән табылмый. без һәр вак-төяккә игътибар итәргә тиеш
Ярар, энем Башка йомышыгыз юкмы’
Фарукҗан доктордан алган белешмәне Чека председателенә Сузып:
Командировканы кичектерәсе иде - диде — Кәеф тә юграк Әминев кәгазьне алып укыды да
— Күз алдында үсәсез сез. Байкучатов,— дип көлемсерәде — Белешмә эшне җиңеләйтәчәк, билгеле, иртәгә юлга чыгып тормассыз бо- лай булгач Үзегез әфсенләгән язу гына түгелме бу’
- Юк. юк. бөтен шартын китереп күрендем табипка Аннары тагын бер үтенечем бар иде әле
. а
— Тыңлыйм
— Бездә оператив эшләр барышында тотылырга тиешле аерым мая юкмы ул? Мин үз эшемә Иргәш белән Амантайны да тарткан идем, бүген кичен бер чәйханәгә күз салырга кирәк иде Анда ашамый- эчми утыруыбыз кешедә шик уятмагае дип куркам.
Чека председателе сейфен ачып, үз хәзинәсеннән Фарукҗанга бераз акча бирде
— Чеканың бик мулдан түгел монда, чамалап кына йөрегез.— диде ул шуннан соң— Иптәшләрегезгә әйтерсез, отряд командирлары кисәтелгән. иртәгә иртән башта миңа күренсеннәр. Теләсәләр, яңа урынга күчкән арада бер-ике көн ял итеп алырга мөмкин Аннары, үзегез дә аңлыйсыздыр, ул егетләргә сез күз-колак булырга тиеш.
Белеп торам. Чекага бик мач киләчәк кешеләр алар.— диде Фа- рукҗан — Изүчеләргә каршы нәфрәт каннарына сеңгән.
Сүзен түгәрәкләп чыгып китәргә җыенганда гына Әминев аны ишарә белән туктатып, йомышчысына Симиниевне чакырырга кушты
Яшерен-оператив бүлек мөдире озак көттермәде, ниндидер кәгазьләр тотып, эшлекле кыяфәттә килеп керде дә, чекист иптәшенә кырын күз генә салып, түргә узды Әминев үз алдында яткан папкадан башын күтәреп:
— Монда Шиһабетдиновның хаты теркәлмәгән икән ләбаса. Юлтай.— диде.
Симиниев:
— Нинди хат9 — дип гаҗәпсенде
— Кичә Каган почтасыннан алганыгызны әйтәм. Кайда ул?
Чека председателенең үзенә төбәлүен. Фарукҗанның да кызык- сынулы карашлар ташлап алгалавын абайлап. Юлтай бүтән сорау бирмәде, иң гадәти нәрсә хакында сүз барган шикелле:
•— Ә-ә. менә кайсысын барлыйсыз икән сез,— диде.— Безгә ярардай сер тапмагач, мин аны адресатына кире җибәрдем
— Кемгә салынган иде соң ул?
— Хатынына
— Ә Шиһабетдиновның үзенә кем язган иде?
— Ниндидер дусты шунда. Верныйдан. Чүп савытына тондырган идем, җыештыручы чыгарып түкмәгән булса, шундадыр ул
— Әйдәгез карыйк әле без аны Байкучатов, сез дә иптәшегезгә булышыгыз!
Әмма Симиниев кабинетындагы чүп әрҗәсе гомумән буш иде.
— Сейфегезне ачыгыз әле.— дип боерды Әминев— Бәлки сез оныткансыздыр, хатлар шунда гына ятадыр?
Яшерен-оператив бүлек башлыгы бу әмерне дә чыраен сытмаска тырышып үтәде, әмма аның үзен киеренке тотуын тәҗрибәле күз сизми кала алмый иде Кул астындагыларны игътибар белән күзәткән Әминев
— Сейфне Байкучатов тикшерсен, ә сез. Юлтай, өстәлләрегезне, шкафларыгызны карагыз.—диде — Энәсеннән җебенә кадәр! Шиһа- бетдинов хатын үз кулым белән почтага илтеп салдым, дисезме әле9
— Аны башка эш кәгазьләре белән бергә курьер җибәрергә тиеш иде.
— Курьерга калгач ышаныч тагын да кими инде Караштырыгыз. кара!
Фарукҗан сейфне. Юлтай өстәл тартмаларын актарганда. Чека председателе ишекле-түрле йөри-йөри бүлмәне һәм егетләрнең казынуын күзәтте. Боерыкка каршы төшмәсә дә. кысылган иреннәре һәм дуамал хәрәкәтләре Симиниевнең җан тынычлыгы югалуы хакында сөйли иде Әминев исә аның саен басымны арттырып:
— Сез кесәләрегезне дә капшагыз әле. Юлтай.— дип куйды _________
Кайчакта ялгыш та тыгыла ул.
— Юу-у-ук анысы булмас, хәтерлим ич мин.
Фарукҗан сейфнең астын өскә китерсә дә. кирәкле хатны таба алмады Хәзер инде шкафын актарырга керешкән Симиниев
— Артык мәшәкать кенә бу. билләһи, исемдә ич инде минем,— дип үпкәләгән кыяфәт ясады
Шулвакыт өстәлгә ябылган көрән постауны күтәреп караган 2 Фарукҗан таң калгандай, сызгырып җибәрде Анда берничә бит £ язулы кәгазь, шул исәптән Җәркәндкә Шиһабетдинова Шаһикамалга = адресланган конверт та ята иде Әминев конвертны күреп алып ч
— Алай да хәтер сездә. Юлтай! — дип көлемсерәде — Ә без сейф ~ актарып азапланабыз, кул астында гына булган икән ич хат
— Гаҗәп, ничек кергәндер ул анда 4
Күзенә ут капкан кабинет хуҗасын тынычландырып. Әминев п
— Борчылмагыз, безгә адресы табылуы кыйбат.— диде— Комие- * cap гаиләсенә ярдәм итәргә тиеш ич Чека Әйдәгез. Байкучатов. мәрхүмнең хатынына салырга билгеләнгән әйберләрне бирим сезгә *
a
20
— Сине анда пәрәнҗә бөркәнгән бер хатын-кыз сорый
Савыт-саба юу белән әвәрә килгән Балҗан башта үзенә эндәшкәнне ишетмәде, аннары һаман яныннан китмәгән шәфкать туташына аптырап күз салды. Тегесе әлеге сүзләрен яңадан кабатларга мәҗбүр булды
— Минеме’
— Сине инде, сине — диде ак халатлы кыз елмаеп — Ишек төбендә көтеп тора
Ике-өч тапкыр Амантай килеп чакырып чыгаруын исәпләмәгәндә, хәрби госпиталь кухнясында эшләргә тотынган Балҗанга читтән бер кешенең дә әлегә кадәр йомышы төшкәне юк иде Менә ни өчен аның эче жу итеп, башына кергән беренче уй да ире турында булды. Әллә соң берәр бәлагә тарыганмы, шуңа күрә Иргәшнең апасы эзләп килгәнме икән аны?
Ул кулларын тиз-тиз тастымал белән корытты да кабалана-сөрте- нә тышка йөгереп чыкты Әмма аны көтеп торган кеше Балҗанга һич тә таныш түгел иде.
— Сез сорадыгызмы ул мине?
Ят хатын-кыз. чәчванын ачып тормастан. болдырга чыгып баскан Балҗанга таба атлады һәм
— Әйе. мин. - диде— Менә син нинди сылу икән, балам'
Аяк битенә кадәр җиткән чуар балаклы ыштан һәм озын итәкле күлмәк, аның өстеннән ак халат кигән, җиңнәрен сызганган Балҗан бу минутта үтә дулкынланган кыяфәттә басып тора иде Җәенке битләре алсуланган, шомырт күзләре очкынланган, берәр хәвефле хәбәрне ишетүгә чытыр чабарга әзер Әмма бөтенләй ят кешене күргәч. ул сәерсенеп
— Сез кем соң’ — дип сорады
- Эшнең җае минем кем булуымда түгел, балам, кеше гозерен тыңлап, хәбәрне сиңа китереп җиткерүемдә
Нинди хәбәр соң ул. апа’
Бик күңеллеләрдән түгел шул әманәтем Бераулаграк җир юкмы соң монда, бигрәк ир-ат оясы икән гәспител дигәннәре, энә төртер урын да калмаган
Балҗан шунда гына ни үзенең болдырдан аяк атламаганлыгын. ни пәрәнҗәле хатынны бина эченә керергә чакырмаганлыгын абайлап алды һәм баскычтан төшә-тншә
Әйдәгез бакчага керик алайса, кухняда кысанрак шул безнең,— диде
Йокы сәгате җиткәнлектән, яралылар бүлмәләренә кереп киткән, күләгәдәге урындыклар һәммәсе дә буш иде Пәрәнҗәле хатын шулерның берсенә килеп утырды да Балҗанга карап
— Шушында кяферлар арасында буталасыңмыни"’ — дип эндәште
— Монда мөселманнар да күп Шәфкать туташлары арасында нугай кызлары байтак
— Барыбер шәригатькә сыя торган шөгыль түгел инде бу. диде пәрәнҗәле хатын — Ят ирләр тирәсендә чуалу хәрам безгә
— Мине монда ирем үзе урнаштырды — диде Балҗан Хатын- кыз дип берәү дә җәберләгәне юк әле Сезнең йомышыгыз ниндирәк соң’
Кунак аны ишетмәгән төсле үзенекен бөгүне белде:
— Шушы ристан хезмәтенә мөкиббән алайса? Кышлакны, анда адәм рисвае булган ата-анаңны да оныттың инде, ә?
•— Рисвай’ Ни өчен’
— Аны син үзең аңлатырга тиештер инде, балакай Никахлы ирең: • Кызыгыз өйдән качып китеп, бер ят ир белән хәзер зина кылып йөри, шуңа күрә мәһәремне кире үземә кайтарыгыз дип ата-анаңны казыйга чакырттыруын беләсеңме’ Картларның калымны кире кайтарып бирерлек рәте юк. табыннары болай да такы-токы гына. Шул сәбәпле, анаң түшәккә егылган, атаң көтү көтеп тапкан бөтен малын. аның өстәвенә киләсе еллар өчен хезмәт хакына тиясе сарыкларны да хуҗасыннан ялвара-ялвара алдан алып, кияү ягын бәхилләтергә тырышкан Хәзер инде энеләрең-сеңелләреңә хәер сорап җан сакларга гына калган анда Газизләреңне кара кайгыга саласыңны уйладыңмы син. балам’ Лачынны чыпчыкка алыштыруыңны төшенәсеңме?
Бу сүзләр Балҗанның җанына бик тиз килеп тиде. Пәрәнҗәле хатынга ышанмый хәле юк. чөнки ул үзенең яшьлек чәчәген коючының каты күңелле, нәфесле бәндә булуын, кешенең актык әйбередер бу. дип беркайчан да тукталып калмавын җитәрлек сынаган иде Шундый бәндәне лачынга тиңләү, аның уенча, тәмамысы киртәне җимерү иде Үзе шапырынса бер хәл. әмма белә ич ул аның түбән җанлылыгын’ Бәгыре өзгәләнгән көннәре әле дә исендә Гыйжду- ванда чакта булды ул зар елаткан вакыйгалар. Нинди уңай беләндер кунаклар җыйган иде лачыны Ярдәмгә чакырылган ашчылар ишегалдында көне буе казан кайнатты — ләгъман. пылау, мәнте кебек тәгамнәр пешерде, тандыр тутырып нан — төче тәбикмәк салды. Балҗан үзе ит. суган турап, ^амыр басып, табак-савыт һәм җиләк-җимеш юып хәлдән тайганчы бөтерелде, аннары, кайчан таралыр икән инде бу мәҗлес, дип сулу алырлык бер аулак почмак эзли башлады Күңел ачучылар исә ярты төн узгач кына таралышты. Анда да кунакларның берсе — бәк хәзрәтләре куна калган булып чыкты «Лачыны - бер кулына шайтан суы тутырылган кувшин, икенчесенә шәм тоттырып. Балҗанны кунак бүлмәсенә урын җәергә дип кертеп җибәрде Тик анда инде барысы да әзер икәнлеген яшь хатын идәнгә түшәлгән киез-ястыкларга абына язгач кына аңлап алды Шәмен югары тотып кергәнлектән, мендәргә таянып кырын яткан ир-атны — майлы күзләрен елтыраткан мыеклы кунакны да. үзе шук тавыш белән «Йөзеңне күрсәтеп, күңелемне алдың, алып күңлемне. утка мине салдың», дип шигырь әйтеп телгә килгәч кенә, абайлады ул. Бу шулкадәр көтелмәгәнчә булды ки. Балҗан кулындагы әйберләрен нишләтергә белми аптырады Аннары күзләрен шар ачып арты белән чигенә башлады, тик гаҗәп ки. әле генә кергән ишеге шул арада тыштан бикләнгән булып чыкты Кырын яткан ир-атның аягына торып басуын һәм. Дәрьяның уртасында сал һәм каек, авылыгызда кыз бармы безгә лаек’» — дип көйли-көйли үзенә таба якынла
шуын күргәч, капкынга эләккән куян төсле, йөрәге кысылган Балҗан, аягы белән ишекне кыйный башлады, аннары аһ орып шәмне идәнгә атып бәрде Бүлмә дөм караңгылыкка чумса да. бәк хәзрәтләре наян җырын туктатмады култык астыннан түргә шуып үтеп киткән хатынны кулына эләктерергә тырышып Авылыгызда ф кыз булса безгә лаек, кияү булам, каршы ал кочак җәеп' - —дип 2 такмаклый-такмаклый капшанырга кереште Ширбәт- чөмереп нә- > фесе азган, күзе кызган бәкнең гөнаһсыз шаяру белән генә чиклән- = мәячәген җаны-тәне белән тойган Балҗан, тавышын ишетеп тә һич- д кем коткарырга ашыкмавына исе китеп, эзәрлекләүдән котылыр * өчен, әле сулга, әле уңга ташланды, аннары сулышы буыла башла- = вын сизеп, кайнар канлы җырчыга җан ачуы белән шайтан суы £ тутырылган кувшинны тондырды <А-а-а!» Үкергән калын тавышка “■ шундук ишек ачылды, аннан -Нимә булды, әкәҗан. нимә бул- 3 ды? • — дип -лачыны» атылып керде Балҗан исә ыгы-зыгыдан фай- s даланып. бүлмәдән йөгереп чыкты да. мал абзарына кереп, күз яшь- * ләренә ирек бирде Ире аны шушында эзләп тапты һәм Син нимә - кылдың, тинтәк баш7 - — дип нәгърә орды «Ул бәдбәхет миңа кул ' сузмакчы иде Сузса соң’ Бәк орынган җирең тәмугта янмас иде» <Ә шәригать7 Гөнаһсын мин кая куяр идем7- —диде Балҗан үкси- үкси. «Әгәр бәк мине иртәгә хезмәтемнән куса, нимә кылабыз хәзер7 Башың ярылса, бүрек астында кү. нимә була иде сиңа7 Бер юньле эшкә ярамаган холкың белән бар. теләгән әтрафыңа олак хәзер, имансыз'
Балҗан бу бәрелешне гомергә исендә калдырды Алдан уйлап урын җәяргә» җибәргән икән ләбаса аны ире' Үзен ялчылар белән бергә кара эштә эшләтүгә, алар белән бергә ашатуга ул әле бик үпкәләми, моны иренең укымышлы һәм бай булуына, зур урында эшләвенә, үзенең исә кияүгә бирнәсез генә китүенә сылтый иде Ничек кенә каксалар да. ул әлегә кадәр. «Мин барыбер шундый кешенең хатыны ич әле», дип үзен юата иде Әмма бәк ясаган тамаша аның ире йортындагы чын бәһасен ачыклагач, киявенә карата сакланган хөрмәт хисе үзеннән-үзе юкка чыкты Киләчәктә суынуы тагын да көчәйде. чөнки ире аны гарьләндереп. рәнҗетеп кенә калмады, җәберләү, кыерсытуларын да арттыра барды Кайдан килеп лачын булсын ди инде шундый мәкерле мескен җан7
Балҗан уйларыннан аерылып, әңгәмәдәшенә төбәп карый- карый
— Лачын дигәнегез көчек кенә иде шул.— диде Бәк табыныннан калган сынык-саныкны көтеп, арт аягына басып ялагайланучы аның һәр пычрак теләген койрык болгый-болгый үтәргә атылучы әнчек Ә чыпчык дигәнегез — баш бармактай егет, аны теләсә-нинди капьйот- ка тиңләү урынсыз
— Чү, чү. балам, телем ачылды дигәч тә ул кадәр Алай бик булдыклы егет икән, йөзеңне ачар өчен нигә кышлагыгызга бер кайтып килми соң әле ул? Тиешле мәһәрен чыгарып салса, бәлки ата- анаң да суган суы суырудан туктар иде
Ә сез. апа. безнекеләр хәлен кайдан ишеттегез7
— Кодаларым аркылы Исәнлеккә туймаган анаң менә шуларга, баламның кайда икәнлеген белмим, күзләрем йомылганчы күләгәсен күрерменме икән, дип яшь түккән
— Амантайның хезмәтеннән бушарга мөмкинлеге юк шул әле.— диде Балҗан көрсенеп
— һич югы үзең генә булса да хәлләрен белеп килергә иде сиңа картларның Икегез дә мал табасыз, бераз күчтәнәчегез дә аларга бик ярап куячак Баланың күңеле сукыр, диюләр рас шул. онытасыз сез аналарыгыз имезгән хәләл сөтне
- Хатын-кыз башым белән ялгызым ничек юлга чыгыйм мин7
Сүзе үтә башлавына җанланып киткән пәрәнҗәле хатын
— Балакаем, мин монда телем кычытканга гына килмәдем ич инде, бер изгелегем тисен, дип аяк киендем Кышлагыгыз ул хәтле җиде җир чите түгел, халык гел йөреп тора Әле менә үз картым да кызымны алып кодаларга китәргә җыена Теләсәң, шулардан калма.
— Кайчан юлга чыгалар9
— Иртәгә таң сызылганда. Тик. ниятләсәң, хәзер үк җыенырга кирәк сиңа Кышлакта торабыз, соңыннан безне эзләп табуың икеле
Көн инде кичкә авышкан. Балҗанның хәрби госпитальдәге эш вакыты тәмамланып килә иде. Шуңа күрә ул чын-чыннан алмасарлана калды Хәзер аның аягын тышаулаган бердәнбер нәрсә — Амантайның Каганда булмавы гына иде Чөнки ул соңгы вакытта туган кышлагы турында үзе дә еш уйлана, иренең Байсын ягына чыгып китәчәге беленгәч, эшкә бөтенләй кулы бармый башлаган иде Нишләр ул монда бер ялгызы калып'* Калканнары — хәрби комиссар да һәлак булгач Җиде ятларны бер нәни куышына сыйдырган Иргәшнең апасы кем инде аңа? Бәлки ил-көн тынычланганчы, ире гарасаттан исән-имин әйләнеп кайтканчы, ата-анасы янына юл тоту хәерлерәктер9 Моны Амантай да хуплар, ләкин ул үз фикерен белдергән чакта соң булыр Билгеле, кышлакта охшашы күрелмәгән бер вакыйгага әйләнәчәк аның атасы йортына шушылай уралуы, әмма
Балҗан бер карарга килеп
— Апа. мин эшемнән рөхсәт сорап чыгыйм әле,— диде.— Сез мине шушында көтеп тора аласызмы9
— Юк. картымны барлый торырмын мин. балам Бакзалда очрашырбыз. шунда килерсең, без сине үзебез кереп алырбыз. Әмма тизрәк, балам, юл кешесенең юлда булуы хәерле
— Тик менә иремнең юклыгы гына.
— Әйтеп китсәң, кулы бушагач, үзе үк артыңнан куа кайтыр әле.— дип тынычландырды аны пәрәнҗәле хатын.— Кышлагыгыз бер, юлы таныш
Балҗан йөгереп диярлек кухняга, аннан госпиталь башлыгына кереп китте Үзбәкчә ярыйсы сукалаган Мартьянов аның каударланып аңлатуларын тыңлап-тыңлап торды да:
— Ашыкмагыз әле. сеңелем.— диде — Хәл-әхвәлегезне сөйләп, күз-колак булуымны үтенеп урнаштырдылар монда сезне Кинәт пәйда булган ят хатынны үзем дә күрим әле мин. әйдәгез карап керик әле бергәлеп
Әмма алар вокзал тирәсендә күпме генә әйләнсәләр дә. әлеге пәрәнҗәле хатынны очратмадылар Амантай кайтканчы сабыр итәргә киңәш биреп. Мартьянов шуннан соң кире госпиталенә кереп китте. Балҗан исә. түшәккә яткан бичара анасын уйлап, юл уңаендагы кибеткә кагылды да әзрәк чәй-шикәр һәм күлмәклек бер арзанлы тукыма сатып алды Иртәме-соңмы, тиздән барыбер кышлакка сәфәр чыгарга туры киләсенә ул инде хәзер бер дә шикләнми иде. Шуңа күрә өенә кайткач та юлга җыенуын дәвам итте Аннары хуҗаларын кисәтте дә тагын вокзал тирәсен күздән кичерергә юнәлде Бу юлы ул әлеге хатынның нәкъ өстенә килеп чыкты
— Балам, кайда югалдың болай. сине көтеп соңга калдык ла- баса инде,— диде ул.— Эңгер төшә башлавын күрмисеңмени9
— Сез әле башта Бохарада туктала торгансыздыр ич9
— Менәтерә. анда ниебез калган9 Кала эченә бөтенләй кереп тә тормабыз әле Картым дөяләрен сугарып, әллә кайчан җыенып бетте ләбаса.
Моннан соң инде Балҗан бүтән икеләнеп тормады, тиз генә күчтәнәчләре белән юл ризыгы төйнәлгән бөктәрен кайтып алды да вокзалдан ерак түгел бер чәйханә янында әлеге юлаучыларга килеп
кушылды Озынча йөзле, кара сакаллы, кашлары чыршы ботакларын хәтерләткән абзый кеше, алар өркәчләр арасына урнашып бетүгә. үзе дөяләрнең алдагысына менеп атланды һәм. офыкка шәфәкъ кызыллыгы җәелгәндә кечкенә кәрван Каганнан чыгып китте
Алар бу төнне шушы кәрванчының өендә уздырырга тиешләр , иде Ләкин юлаучылар ул кышлакка исән-имин барып җитә алмады- £ лар. караңгылык тәмам куера башлаганда гына әллә кайдан бер- - ничә җайдак килеп чыкты һәм. кәрванчылар ни дә булса уйлап ч өлгергәнче. Балҗанны әсир иттеләр — аяк-кулларын. күзләрен бәйләп. ‘ атка атландырдылар да ә дигәнче нәмәгълүм тарафка чаптырып s китеп тә бардылар.
21
^Полковник Штеннелгә
Хөрмәтле сэр, күрсәтмәләрегез буенча. Бохара әхвәлләрен ачыклауны һәм кайбер ашыгыч чаралар күрүне дәвам итәм
Яңа хакимият ярлы диһканнарны эшчеләрне оештыра, урта катлауларны үз ягына аударырга тырыша Бу җәһәттән Фәйзулла Хуҗаев иярченнәре аеруча тынгысыз
Хуҗаев яклыларга Үзәк Русиядән җибәрелгән фанатик мөселман большевиклары гадәттән тыш зур ярдәм күрсәтә Алар арасында җирле халыклар гореф-гадәтен, телен яхшы белүче АксОлтанов. Хәкимев. Шиһабетдинне кебек үтә квчле оештыручылар байтак Аталганнарның соңгысы, мәсәлән, әмир чирүенә һәм тышкы дошманнарына каршы көрәшер өчен, хәзер Бохара Кызыл гаскәрен җыя башлады бу эштә аңа якташлары һәм Торкестан коммунистлары ярдәмгә килде
РСФСР вәкилләре булышуына таянган Хуҗаев өерен зәгыйфьләндерер өчен суллар белән уңнарның һәр икесеннән файдалану, алар ярдәмендә Ревком һәм хөкүмәт аппаратына үз тарафдарларыбызны урнаштыру мәгълүм нәтиҗәләр бирә башлады
Тиздән Бохарада политик хәлне тотрыксызландыра торган вакыйгалар башланачагына ышанам Киләсе почта белән ун маузер һәм патроннар җибәрүегезне үтенәм
Капитан Блеккер Бохара. унынчы октябрь *
■ Бохара Халык COBIT Республикасы Тышкы Эшләр назыйры Фәйзулла Ху- җаевка
Бөек Әфганстан Дәүләте күршелек мөнәсәбәтләренең иң беренче дәвереннән хәзерге көнгә чаклы. Бохараның эчке һәм тышкы мөстәкыйльлеге эшкә ашуы наменә. теләсә нинди ярдәм күрсәтүдән һәм таяныч булудан һич тә баш тартмады анда ислам канат җәйсен өчен биниһая хезмәт куйды
Сезнең тарафтан илчеләр алмашу һәм ике дәүләт арасында дуслыкны арттыру теләге белдерелгәнлектән, хөкүмәтебез Мөкатдәс Бохарага якын көннәрдә килеп җитәчәк Габделһадихан җитәкчелегендә Гадәттән тыш Илчелеген җибәрүен белдерәбез Илчелек килеп җиткәнче. Хөкүмәтегез каршында Әфганстан ватандашлары эшен яклауны шәхсән Габделшөкерханга йөклибез соңра барлык гомуми мәсьәләләрнең хөрмәтле дустыбыз Габделһадихан һәм Дәүләтебезнең Гадәттән тыш Илчелеге әгъзалары ризалыгы белән х.»л кылынуын тәкъдим итәбез
Бөек Әфганстан Дәүләте әмире Амануллахан Кабул шәһәре. 1920 елның октябре*
• Капитан Блсккерга
Агентура мәгълүм атларына караганда, Әфганстан хөкүмәте Бохараның яңа хакимнәрен танырга һәм. күчермәсе кулыгызга керәчәк махсус хат белән илчелек җибәреп дипломатик мөнәсәбәтләрен яңартырга җыена
БХСР юлбашчыларының политик хыялларын уяту. нәфесләрен кыздыру РСФСР- га басым ясау ягыннан акылга ярашлы булса да. тулаем алганда, бу адым безнең мәнфәгатьләребезгә туры килеп бетми
Шуңа күрә, муафыйк эшлеклеләр аркылы РСФСР вәкилләренә Әфганстаниың хәзерге хөкүмәте панисламизм байрагын күтәрүен, бу адымның Бохара мөстәкыйльлегенә генә түгел, бөтен Гуран. Идел-Урал Кавка.» Кырым мөселманнарының Русиядән аерылып чыгу хәрәкәте көчәюенә хезмәт итәчәген искәртегез БХСР җитәкчеләренә исә Әфгинстанның басмачыларга булышуын хәтерләтү кирәк Шул ук вакытта Бохарадагы
Әфган сәүдәгәрләрен, бигрәк тә телгә алынган Габделшөкерханны ике мәмләкәт арасын бозарлык берәр күңелсез маҗарага тартып кертү акланачак
Бохарадан җибәргән ике хәбәрегезне алдык эшне уңышлы башлап жибәрүег* .» әйбәт фал Фикерләрегез дөрес ниятләрегез өметле БХСР җитәкчелеге арасына чөй - гуны дәвам итегез
Коралларның өстәмә партиясе әзерләнә, бу әмер белән бергә яңа чыгымнарыгызны каплар өчен, утыз мең Бохара тәңкәсе җибәрелә
Полковник Штеннел Мәшһәд. уналтынчы октябрь»
22
Шиһабетдиновның сөйгән кызына язган хатында да йомгак очын сүтәрлек исемнәр аталмаган. Байкучатов фикеренчә нәкъ менә шуңа күрә генә Симиниев тарафыннан юк ителмәгәндер Шулай да ул хатны тагын бер кат җентекләп укып чыкты.
-Сандугачым Шаһикамал'-
Сагындырган хәбәрләрең инде күптән килмәсә дә. мин менә тагын сиңа хат язарга утырдым Революция давылы җаныеңны уттан алып суга, судан алып утка салды — Баһаветдиның бүген сайрар кошлар оя типкән яшел тугайлы ҖйД< судан бик еракта — сары барханнары арасында чаяннар белән ташбакалар гына шуышкан Караком сахра- ларында йөри Игенче белән бакчачыларның көтүче белән һөнәрчеләрнең сыртын каезлап аларның җелеген суырып рәхәт чигүчеләр Җидесуда гына түгел монда да бик ишле икән Бохара хезмәт ияләре безне менә шуларга каршы иңгә-иң торып көрәшер өчен ярдәмгә чакырды Ул көрәшнең ничек баруына тукталып тормыйм. Җәркәнттәге канлы бәрелешләр буенча син аны үзең дә яхшы чамалый аласың
Җәркәнт дигәннән. Бохара каласы аңардан күпкә зуррак, күпкә матуррак икән Мондагы әмир сарайлары мәчет-мәдрәсәләр теләсә кемне таң калдырырлык Арада бик борынгылары сәяхәтчеләр махсус килеп карый торганнары да байтак Исмәгыйль Саманын төрбәсен мин дә бик яратып тамаша кылдым Мең ел .элек салынган булса да. аның әлегә чаклы бер генә кирпече дә кителмәгән Челтәрләнгән ишек уемнары, ул уемнарның гөмбәз сыман башлары, корылманың сырланган кәрнизләре һәм дүрт почмагындагы дүрт баганасы шулкадәр нәфис, аларның үлчәмнәре шулкадәр килешле, мин ирек- еездән Бохара төзүчеләренең ата-бабадан ук үтә зәвыклы һәм оста куллы булуларына иман китердем
Шаһикамал җаныем, мин соңгы вакытта үзбәк дусларымның җырларына колак салырга Һәвәсләндем бит әле Алар Җәркәнттәге уйгырлар шикелле, сузып-сузып көйли башласа, мин әүвәл ятсына, сүзләрен дә төшенеп бетми, моңнарын да сәеррәк күрә идем Хәзер инде әллә күнегә төштем, әллә көне-төне араларында кайнагач, тормышлары да. уи-хисләре дә аңлашыларак барамы берәрсенең җыру әйтүен тансыклап көтеп кенә торам Жәркәнттә уздырган бәхетле минутларны сагынып моңлануданмы икән әллә бу’ Кайчак мин үзем дә сине күз алдыма китерә-китерә. шуларга кушылып китәм
Өрек-өрек күзеңнән, өрек-өрек.
Янамын да көямен төштә күреп Яндырганчы син болай төшкә кереп. Утырсайдең янымда чәчең үреп*
Бик сагындым шул үзеңне сандугачкаем' Тик әлегә мин сине монда чакырып китерергә кыенсынам Бохара республикасында, кая карама, тышкы һәм эчке дошманнар мыжгып тора Шуларның сыртын сындырырга тырышып, мин тәүлегенә унсигезәр сәгать аяк өстендә бөтереләм Килсәң дә. мөгаен, туйганчы иркәләнеп, сайрашып утырырлык вакыт тиз генә табылмас иде
Бу арада күп йөгереп бераз суырылдым, ахры, әмма кәефем әйбәт — сугышчан1 Барлык туганнарга чуктыйн-чук сәламнәремне тапшыр үз хәлләрегезне белдереп, җавап яз. яме Шаһикамалым’ Суга төшкәндә дә утка кергәндә дә сине онытмаучы Баһавың
Бохара, унсигезенче октябрь*
Әйе. хатта хәрби комиссарның теге дөньяга китәргә һич тә ашык- м 1Вы. киресенчә кәефем әйбәт, сугышчан дип дошманнарына үзе һөҗүмгә күчәргә җыенуы бик ачык белдерелгән иде Аның намуслы егетләребезгә яла ягып үрмәкүч тозагы корып• маташучыларның эзенә төшүе дә хәбәр ителгән Фарукҗанны да нәкъ менә шул соңгы мәсьәлә буенча чакырган булгандыр ул. Әмма болганчык суда балык тотучылар» үзләренә янаган хәвефне шулай ук сизгән, күрәсең бөркет-
не тозакка төшерүне ашыктырулары күз алдында Монда инде хәрби комиссар әле танып бетермәгән шуңа күрә ышанып караган берәр сатлык җан астыртын тырышкандыр Шиһабетдинов эч серләрен йомышчысы белән уртаклаштымы икән’ Юк Фарукҗан йөкне ялгыз кешегә генә аудара алмый әле хәзергә Намуслы егетләргә тозак коручы икейөзле бәндәләрне киңрәк даирәдән эзләү хәерле Халык кайнаган җир- _ ләргә күз салырга кирәк, әлбәттә
Байкучатов сойләшенгән чәйханәгә менә шундый уйлар эчендә = юлга чыкты Күгәрчен көтүендәге карга шикелле чекрәеп тормас һәм | чалбар каешына кыстырып куйган унатарын белгертмәс өчен, ул үзе ф дә өстенә үзбәк чапаны, башына чиккән түбәтәй кияргә онытмады = Шундый ук киемле Амантай аны ишек төбендә байтактан көтеп тора иде инде
Алар чәйханәгә караңгы коридор аша килеп керделәр Бүлмә уртасындагы биек түшәмгә эленгән бер генә лампа янганлыктан күз и я лә- = шүен көтеп. Фарукҗан башта ишек төбендә тукталып калды Кара- е лып ысланып беткән чәйханә шактый иркен эчке әйваннан гыйбарәт а булып, аның түре тоташ стена белән буйга бүленгән иде Уң яктагы- ь сының ике сөям чамасы калкыбрак торган җир идәненә палас түшәлеп. уртасына бер генә озын җәймә җәелгән, аның тирәсенә әлегә дүрт- биш кенә кеше урнашкан, табын әлегә түгәрәкләнеп бетмәгәнгә охшый иде Сул якта исә сәкеләр куелган аларның ишек катындагылары бөтенләй буш. түрдәгеләрендә. кәвешләрен идәндә салып калдырып, аякларын бөкләп утырган ирләр күренә Теләгәндә алар арасына да сыеп була иде
Чәйханәнең. Фарукҗаннар кергәненнән тыш. тагын ике ишеге бар иде Ризык исләре бөркелүгә караганда аларның сул яктагысы кухняга чыгарга тиеш иде Ә түр сәкеләр арасындагысы
Фарукҗан менә шуны ачыкларга теләп, кыю гына алга таба атлады һәм әлеге ишекне ачып, тышка килеп чыкты
- Ишегалды, ахры, бу,— диде аңа ияргән Амантай
Байкучатов җавап бирергә өлгергәнче каршысында кулына чәйнекләр тоткан бер егет пәйда булды Ул дәшми-тынмый яннарыннан узып, чәйханәгә кереп киткәч Фарукҗан алга таба атлавын тагын дәвам итте һәм ишегалдының арткы дувалындагы капканы ачып, ниндидер буш җиргә килеп чыкты Моннан шактый ук тирән чокыр башланып китә, аның ярында чәй эчеп утыручы ир-ат төркемнәре шәйлән • иде Үзләренә ачык һавада уңайлы аулак урын эзләүчеләр .изардан башка да җитәрлек булганлыктан Фарукҗаннарга бер *ү i> әһәмият бирмәде Шуңа күрә Байкучатов ялкау адымнар белән түбәсе ябулы бер тар тыкрыкка килеп җиткәнче аннары ШУНЫҢ буйлап күрик мәхәлләгә аяк басканчы, тирә-якны җентекләп тикшереп чыкты Бары шуннан соң гына үзеннән бер адым да калмаган иптәш* н
— Амантай, әгәр андый-мондый хәвефле хәл була калса, бу юлны исеңдә калдыр.— дип кисәтте
Чәйханәнең бердәнбер кечкенә тәрәзәсе гүрнең сәкесез яртысыннан шулай ук чокырлы ялан белән чиктәш ишегалдына карап тора ул шар ачык һәм аннан, морҗадан чыккан шикелле тәмәке гөтене сар- кыла иде
Хәзер инде өченче ишекне ачып, аннан эләгергә мөмкин җирләрне карап чыгасы калды, ләкин бусагада ике кулына икешәр чәйнек тоткан кырык-кырык биш яшьләрдән хуҗа белән йөзгә йол очрашкач һәм аның
- Мәрхабә миһманнар. хуш киләсез кунаклар' Тыныч кына утыра бирегез, хәзер сезгә дә чәйне үзем алып киләмен дип эндәшү ен ишеткәч ирексездән чигенергә туры килде
Фарукҗан залның һәр тарафын да яхшы күзәгә, төрле торк* мнәр- дә кузгалган гәпне ачык ишетә алырлык җиргә утырырга теләде ШУН
лыктан. алача күлмәк өстеннән шундый ук буй-буй сырган чапан кигән. түбәтәй кырыена аксыл чалма ураган ике егеттән итагатьле генә рөхсәт сорап, уртадагы сәкегә — алар табынына килеп утырды Чәйх •- нәдә халык торган саен арта, әңгәмә авазлары да көчәя бара ид<- Яңа килүчеләрнең кайберсе чәйнек белән касәләрне кулына төшерүгә, ачык һавага — яланга чыгып китә, кайсылары түр идәндәге олы табынга кушыла иде Бер-берсе белән җанлы исәнләшүләренә караганда, монда даими йөрүче кунаклар да шактый иде. күрәсең Фарукҗан бу якларда пәтер дип аталган көндәлек ризыкны — көлчәләрне сындыр- галап Амантай белән икесе арасына җәймәгә таратып салды да касәләргә чәй койды һәм күршеләренә бөтенләй игътибар итмәгән төстә, сусын кандырырга кереште. Туган якларында бер чынаяк белән чикләнүче егетебез Бохарада чәйнең тәмен белә торган кешегә әйләнеп килә иде Үзе белән генә мавыккан булып кыланса да. ул сәкедәгеләр- гә дә. иркен олы табынга утырган кунакларга да. алар арасына борын тыккан Иргәшкә дә күз йөгертергә, бигрәк тә колак салырга онытмый иде.
— Юк. юк. тәкъсыйр. аслан килешә алмыйм Мөхәммәт пәйгамбәр балачагында үзе дә сарыклар, кәҗәләр көтә, үсә төшкәч кәрван йөртүче байларга яллана, шуңа күрә ул фәкыйрьләргә һәрвакыт теләктәш була.
— Аның аксөякләр нәселеннән икәнлеге «Сирәт рәсүлаллаһ - хә-дисләрендә ап-ачык әйтелгән. Аннары үзегез уйлап карагыз әле пәйгамбәребез нигә Мәккәнең атаклы байбикәсе Хәдичәгә өйләнә соң1 Калган хатыннары да — сәүдәгәр кызлары Минемчә, аның малга кызыгуы, байгуралар белән генә әҗе-гөҗе килүе, шулармы гына кайгыртуы бәхәссез
— Көфер сүз ычкындырудан сакланыгыз, тәкъсыйр' Эшләре уңышлы барганда сәүдәгәрлеген кем ташлый9 Мөхәммәт пәйгамбәр! Әгәр Мәккәдән аны сәүдәгәрләр куып җибәрүен дә искә алсак9 «Әл- җәмыйг әс-сәхих-не укысагыз.
— Җыйган хәдисләренең күпчелегенә әл-Бохари үзе дә ышанмаган. әфәндем Бинаән галәйһи. ягъни, шуңа нигезләп, сукырларча бәхәс кылуыгыз гаҗәп. Болай булса, озакламый Хуҗаев белән Мөхет- диневләрне дә ярлы дип танытуыгыз ихтимал
— Ярлымы, баймы,— әмир золымын юкка чыгару хәрәкәтенә нәкъ менә шулар җитәкчелек итте ич инде, тәкъсыйр
— Ышану кыенрак шул моңа, әфәндем Шундый кан дошманы икән, әмир галиҗәнапләре Фәйзулла Хуҗаевка ник җил-яңгыр тидермәде соң9
— Кайчан9
— Әйтик, унсигезенче елның мартында Нәмаешка чыккан Мир- баба белән Гайниләрне җитмеш бишәр таяк белән сыйлады, ә Фәйзулла әкәгезне затлы фаэтонга утыртып. Каганга озатты Карга күзен карга чукымый, дигәндәй, әллә сәүдәгәр Хуҗаевны кәсептәше Мөхәммәт пәйгамбәр саклаганмы икән?
Фарукҗан табындашларының дини бәхәсе үтә дә дөньяви төс алуына гаҗәпләнеп, колакларын торгызды, әмма чыраендагы битарафлыкны тамчы да үзгәртмәстән. чәй эчүен дәвам итте Әле яңа гына Мөхәммәт пәйгамбәрне ярлылар тарафдары итеп күрсәтергә тырышкан шәкерт исә кызып-кызып Хуҗаевны якларга тотынды
— Хакыйкатьне аслан белмибез икән, тәкъсыйр.— диде ул кайнарланып — Яшь бохаралылар оештырган нәмаешка каршы кадимчеләр. әмир яклы бәдбәхетләр күтәрелде ләбаса ул чакта Фәйзулла әкәне әмир түгел без үзебез коткарып калдык
— Каһарманлыгыгызны да сурәтләп бирерсез бәлки1
— Көлмәгез, тәкъсыйр. чыннан да бик хәтәр минутлар кичердек без ул чакта Яшьләр нәмаешын әмир канга батырырга җыенуын
бер карт килеп әйтте Тик ул арада карагруһлар төркеме Фәйзулла әкә- ләр өен чолгап алырга өлгергән иде инде Ярый әле алардан яһүд мәхәлләсенә яшерен җир асты юлы казылып куелган иде Фәйзулла әкә- нең менә шул юлдан качып кына котыла алуын мин үз күзләрем белән күреп тордым Яһүд мәхәлләсендә аны без — өч кораллы егет каршы алдык, аннары биржа ямчысы арбасына яшереп утырттык та Намазгаһ * капкасы аша көч-хәл шәһәрдән чыгып качтык
— Бохара — куәти ислами дине хәят.— дип елмайды шәкертләр- - нең икенчесе — Шәһәребез ислам диненең терәге икән, хак юлда йөрү- * челәрне дә ходай үзе саклагандыр, күкрәк кагарга ашыкмагыз *
Шулвакыт тыштан шау-шу. тамбур чирткән тавышлар ишетелә s башлады Һәм күп тә көттерми, каерып ачылган ишектән шат күңел- ч ле егетләр төркеме ишелеп керде Чапан чабуларын билбавына кыс- ® тырган. чалмасын кыңгыр чалган җыйнак гәүдәле тамбурчы, тавы- ә шын юри нечкәртеп
е Аяжан. ая >
Башгинам агрийди-я.—
дип сузуын дәвам итте
Аңа каршы иптәшләренең берсе шундый ук шаян рухта, иңнәрен- кулларын уината-уйната хатын-кызлар шикелле бии-бии
Башгинандаи аяң айлансин,
Нимәләрг» агрийди-я4 —
дип сорау бирде
Фарукҗан бер дә көтмәгәндә, бу тамашага кухня ягыннан кувшин касәләр тотып чыккан хуҗа да кушылды Калын, әмма ягымлы тавыш белән ул
Чәйханәдә булар икән.
Кувшиннарда торар икән, Ана шуни аты ширин ширбәт — Ушаңа агрийди-я.—
дип җавап бирде һәм касәләрен берәм-берәм кунакларына сузып, эчемлек сала башлады
Моңа барысы да җанланып
— Бәрәкалла1
— Гомерегез ашулә-җыр белән узсын, әкә. чәйханәгезгә бәрәкәт иңсен1 — дип шат авазлар яңгыратты
— Амин, миһманнар. түргә узыгыз, дәстәрханга рәхим итегез. кунаклар1
Күңелле төркем залның палас җәелгән җир идәненә, зур табын тирәсенә утырышты Хуҗа аларга чәй тулы чәйнекләр өләшеп чыкты Егетләр касәләренә авыз тидереп алгач, чиртүен туктаткан тамбурчыга
— Уйный бир. дускай, хөррият заманасында рәхәт чигик әле.— дип үтенделәр
— Чүлдә каңгырып йөргән әмирнең йөрәге янсын'
•— Галиҗәнап хәзрәтләрен дә кызганырга кирәк.— диде аларга Фарукҗанның күршесе — Безне кяферлар һөҗүменнән саклап килүче изге каһарман шул түгел идемени'’
Шәкерткә олы табыннан да кушылучы табылды
— Дөрес, кардәшкәем, әмир хәзрәтләре ил-көнне кайгыртучы иде Гүзәл Ситтәрәи Маһи-һуса сараен салдыру дисезме, кая барса да без укымышлыларга хөрмәт күрсәтү дисезме, фәкыйрьләргә миһербанлы булу дисезме
- Миһербанлы’
Ачык коңгырт төстәге чикмән кигән, шактый ук купшы чалма чал-
ган очлы иякле, озынча йөзле, маңгаеның уң ягында яра эзе беленен торган картның бу чәнечкеле сорауга исе китмәде.
— Әйе. миһербанлы иде әмир хәзрәтләре.— ДИП кабатлады ул - Бервакыт галиҗәнап базардан узып бара икән Күрә яңа өлгергән кавын саталар бер чатта, ә шуның янында гына хуш исле җимешкә кызыккан. әмма сатып алырга акчалары булмаган дәрвишләр басып тора икән Кесәләрен капшап караса, әмир хәзрәтләре акча тыгып чыкмаган. пулы бөтенләй юк имеш Шуннан соң ул дәрвишләргә чапанын салып тоттырган да -Сәүдәгәрдән менә шушының бәрабәренә тигән кадәр навын алыгыз' — дигән Сәүдәгәр бер генә кавын биргән Әмир хәзрәтләре аны үз кулы белән телемләп дәрвишләргә өләшкән, үзенә хәтта авыз итәргә дә калдырмаган
— һа,— дип кашын җыерды егетләрнең берсе.— алырсыз эт авызыннан сөякне! Әйтерсең лә. әмирнең беренче комсыз әрвах, азгын хайван, канэчкеч әшәке җан икәнен белмибез.
— Әмир хәзрәтләре үзе гадел, үзе намуслы иде.— дип дәвам итте озынча йөзле карт.— Бәкләре, казыйлары гына аның әмереннән чыгып
— Агачына күрә алмасы дигәндәй, әмирнең якыннары да нәкъ үзенә охшаган иде.— дип бүлделәр аны.— казыйлары — ачкүз вә ришвәтче рәисләре — сатлык уйнашчы, мирбашлары — эчкече вә беренче карак иде'
Бәхәс кыза башлагач, тамбурчы уен коралын кулына алып, аның кылларын чиртә-чиртә. тавышлар тына төшүен көтте һәм берәүгә дә атап эндәшмәстән. яхшы ук кинаяле рәвештә Гомәр Хәйям робагыен көйли башлады
Дөньяда акыл-уйга мәксез бул син.
Сөйләнсә җиһан җае. өнсез бул син. Колагың, күзең, телең сау чакта да Сукыр бул. саңгырау бул. телсез бул син!
Ләкин, революция күпләргә тел ачкычы биргәнгәме, бу искәртүгә берәү дә җитди колак салмады, тамбурчы киңәшен чичәнлек үрнәге сыман гына кабул иттеләр, башланган гәпләр бер минутка да өзелмәде Зур табындагы сүзгә кушылучылар арасында Иргәш тә бар иде
— Әгәр сугару хакында үтенеч бирсәң, әмир хозурыннан җавап елгада су бетеп, арык төпләре кибеп яргалангач кына килә иде.— диде ул ачу белән — Бичара диһкан кыйбатка төшкән ул мәгънәсез кәгазь кисәген ертып атырга гына мәҗбүр була иде
— Безне талап җилкә симертүче әнә шундый әрәмтамакларны тукмар өчен Кызыл Гаскәр барлыкка китерелә дә инде
— Хәрбия назыйрының үзен тәгәрәткәннәр ич әле әнә — диде әмирне яклаучы карт
— Нәрсә ул хәрби комиссар9 — диде тамбурчы уенын-чынын бергә кушып — Шул төнне һөнәрче Хушмәмәтнең өч чүлмәген ватканнар. менә анысы ичмасам вакыйга'
— Ха-ха-ха' — дип шаркылдады шәкертләрнең берсе.— Хушмә- мәт әкә казасын сөйләп, бөтен базарны сасытты инде Син аңа хәрби назыйр харап булган дисең, ә ул һаман үзенең чүлмәкләрен колагыңа тукый
— Ни хәл итәсең.— диде аңа каршы иптәше.— адәм баласыннан аңа ходай бирмәгән гакылны өмет итеп булмый
— Кичерәсез.— дип эндәште Фарукҗан күршеләренә,- сүз Яңа Базар мәхәлләсендәге Хушмәмәт турында барамы9
— Юк-юк. бу байгыш Чархараста яши
Байкучатов чүлмәкчене генә түгел, хәтта әлеге мәхәлләләрне дә юньләп белми Яңа Базарны күршеләренә бары иплерәк мөрәҗәгать итәр өчен генә атаган иде Кирәк җавапны ишеткәннән соң. бераз күз буяу ниятеннән, шул ук вакытта үзенең дә бик үк төшеп калган бәндә 28
түгеллеген сиздерер өчен сүзен шәкертләрчә хикмәтле очларга тырышты
— Килешсез бию. моңсыз җыр. мәгънәсез гәп.— бу дөньяда әнә шундый өч күңелсез нәрсә бар инде
— Тугры. Хушмәмәт әкәнең чүлмәк кыйссалары да шуңа иң кәт- _ тә мисал, әлбәттә £
Аннары Фарукҗан игътибарын янә дә зур табынга юнәлтте Мәҗ- = леенең кәефле баруына, уен-көлке, сүз көрәштерүләрнең бер дә басы- £ лып тормавына караганда, анда яхшы ук шомарган чичәннәр хәйран ф гына укымышлы һәм хәбәрдар кешеләр җыйналган иде Башына өл- s гергән кәбестә сыман ак чалма өеп куйган, өстенә бикасәб (ефәк) « чапан кигән шома йөзле, үткен карашлы егет бигрәк тә дикъкатьне я тарта иде «°
— Борадәрләр яңа себерке чамадан тыш каты себерә ич әле.— * дип дәвам итте ул.— эшләр киләчәктә дә болай барса, байтак асыл ө егетләребезнең партиядән сөрелүе ихтимал Бохара өяз-кала комитетында яңа хуҗа һәр унның җидесен чыгаруны таләп иткән »•
— Бигрәк әйбәт, андый дәһриләр партиясе кирәкми дә безгә! Фәйзулла коткысына бирелеп кенә кушылдык без коммунистларга, хәзер менә шул хатаны төзәтү хәерле
— Фәйзулла әкә шикелле зирәк сәясәтчене хөкем итмик — диде кәбестә чалма.— ул кайсы юлдан барырга кирәклекне күпләрдән алда чамалаган
— Ә Госманхуҗа әкәнең борыны ис тоймыймыни’ — дип кабынып китте атлас чапан кигән кабартма яңаклы ир-ат — Аның башы эшләмимени9 Минемчә. Хуҗаевлар нәселенең җыенысын бергә укмаштырсагыз да, бер Госманхуҗа Булатхуҗаев әфәнде килеп чыкмаячак.
— Эш анда түгел, туган — диде кәбестә чалма.— юкка тартышмыйк. ике күгәрчен сугышса, карчыга бәйрәм итә Хәзер партиядән чыгу җитәкчелектән читләшү дигән сүз ул Әмир золымын биш бөртек бәлшәвик имәс, нәкъ менә без — Яшь бохаралылар фиркасе юк итте Шушы көрәш юлында йөзләгән-меңләгән юлдашларыбыз хәләл малын гына имәс, газиз башын да корбан кылды Тәнебез зинданнарда кандалаларга азык булды, каныбыз Регистан мәйданын комач төсенә кертеп елга шикелле акты Ә хәзер без революционерлар түгел, имеш
— Хуҗаев. Мөхетдиневләр нәрсә карый соң?
— Менә шушы чәиханәдәге.чәр шикелле, алар да үзара тарткалаша — итәк кисеп җиң ялгыйлар Ә Хәкимевкә шул гына кирәк, берәм-берәм һаман үз планнарын алга сөрә Каты куллы.
— Бәлки ул да хәрби комиссар артыннан олагыр9 — диде кабартма яңак
— Чыкмаган кояшта кызынмыйк — диде кәбестә чалма.— монысын юлдан яздыру өметсез. Үткен, хәйләкәр, мәдрәсәдән соң әллә ниткән гимназияләр тәмамлаган, сөйләшә башласа теленә хөҗе төкергән Таштимер Тураевлар гына имәс, бүтән кәттә егетләребез дә шул иблиснең авызына гына карап тора Менә шуннан файдаланып суячак та инде ул безнең кайбер оешмаган җаннарыбызны Хәтәр бу. эшләребез таманысы хөрти
Куегызмы. безнең Госманхуҗа әкәләр шуңа бирешер дисезме9 Партиядән берне куса, аның урынына ун яңаны алырга кирәк, шуның белән уңмаганның бөтен тырышлыгы сүтеләчәк
— Ә бәлки партиядән залимнәргә койрык болгаучыларны гына сөрмәкчеләрдер9 — дип тавыш бирде Иргәш — Хәзер сүздә халык өчен җан атучылар күбәйде, гомер буе җелегебезне суырып яшәгән соры кортлар да революционерга әйләнде!
Фарукҗан монда байбәтчәләр, төшемле урын сагалап еллар буе мәдрәсә хөҗрәсендә аунап яткан пишкадәмнәр ишле икәнлеген чама
лап. иптәшенең сүзгә катнашуына пошынмый булдыра алмады Ир- гәш ялгыз калмады, аңа да кемдер куәт өстәде Искереп беткән сырган кара чапанын биленнән яулык белән буган яланаягына чи тир- - дән тегелгән башмак эләктергән ир беренчеләрдән телгә килде
— Дөрес, үкәм-энекәшем.— диде ул.— партия дигәннәренә хәзер лаегы да. түгеле дә кереп тулды Арада түрә булуны гына кайгыртучылары да шактый Андыйлар әмир яклыларны фаш итәргә уйлап та карамый Мәркәз идарәсе карарларын да санга сукмый, тәртип дигәнне инде бигрәк тә танымыйлар
— Тәртип? — дип чәчрәп чыкты кабартма яңак — Хәрби назыйр Шиһабетдинов әнә тәртип дип йөреп, үзе дә Ревкомга буйсынмый башлаган иде Сәүдәгәрләрнең кәсеп итеп тапкан хәләл малын ярлыларга бүлеп бирергә, шәригатьне бетерергә хөкүмәткә фәкыйрьләрне генә менгереп утыртырга теләгән иде — барып чыкмады. Әлифне таяк дип белмәгән диһкан ничек мәмләкәтне идарә кылсын инде9 Дөнья шулай бара алса, мәктәп-мәдрәсәләр дә кирәкмәс. Коръән шәрифне уку да артык булыр иде!
Әңгәмә-бәхәсләр әнә шулай кызганнан-кыза барды, хәзер инде бөтен чәйханә тоташ табынга — уртак мәҗлескә әйләнгән, монда һәркем үз сүзен кыстырырга тырыша иде.
— һа'—дип нәфрәтләнде купшы чалма ураган бер карт аеруча кайнарланып — Болай булса, мөселманлыкның тамырын корытырга да мордар булып җәһәннәмгә олагырга гына кала инде безгә!
— Ашыкмагыз, әкә.— диде аңа яшьрәк бер егет,— мөселманнар бу дөньяда бер без генә түгел Әле менә хәрби комиссар үлеменә дә.
Егет соңгы сүзләрен пышылдап кына әйткәнлектән. Фарукҗан аны ишетеп җиткермәде Олы табындагылар исә җанланып
— Йомышчысы Рахманколмы9 Шуны Габделшөкерхан янында күргәннәрме9
— Габделшөкерхан9 Әфган сәүдәгәрен әйтәсезме9
— Сәүдәгәр генә түгел, әмир куылганчы күрше мәмләкәтнең рәсми вәкиле дә иде кү,— дип шаулаштылар.
Тик әлеге егет баягы сүзләрен тагы да ачыклап тормады шикелле, бары тик:
— Дөньяда хак мөселманнар да күп кү. бохаралылар базмаса. алар кыюрак кү,— дию белән чикләнде
Әмма Байкучатов моны инде мыегына урамый калмады Димәк әмир заманында ук Әфганстан вәкиле булып килгән Габделшөкерхан — басмачылар таяныч таба торган шикле кешесе белән Шиһа- бетдиновның йомышчысы таныш булганнар, дип уйлады Фарукҗан Кызык' Чит ил карчыгасына гына мохтаҗ иде ул бу вакыйганы тикшергәндә Тик шул чак чәйханәгә кергәннән бирле шым гына утырган иптәше Амантай, терсәге белән орынып, аның фикер агышын бүлде һәм ишеккә таба ымлап
— Кунаклар ишәя! — дип елмайды
Байкучатов яңа пәйда булган берничә ир-атның кухня дип фараз ителгән бүлмәгә кереп югалуларын җитмәсә, алар арасында көндезен Каган вокзаланда күзгә чалынган озынча йөзле кара сакаллы чыршы кашлы бәндәнең дә булуын күргәч, ул тарафка элегрәк борын тыгып карамавына пошынып куйды һәм шул хатасын төзәтергә омтылып урыныннан кузгалды Тик олы табындагы кәбестә чалмалы, шома йөзле егетнең дә кухняга таба юнәлүен күргәч, ирексездән беравык- ка тукталып калды. Әмма Фарукҗан Яшь бохаралылар партиясе өчен әле дә җаны өзелгән, халыкны Коммунистлар партиясен тазартуга каршы котыртып маташкан бу егеттән күз язырга һич тә җыенмый иде Шуңа күрә аның артыннан әлеге ишек ябылуга. Амантайны бераздан шулай ук кухня ягына күз салырга кисәтте дә сәкедән купты
Байкучатов килеп кергән караңгы коридорда янә ике ишек шәй-
ләнә. аларның берсе ябылып бетмәгән һәм аннан чынлап та таба чыжлаган тавыш, кыздырылган ит. суган исләре килә иде Икенчесенә колагын куеп тыңлап торгач кына. Фарукҗан баягы кунакларның шунда икәнлекләрен чамалады Тик алар бер дә шау-гөр чыгармый, әңгәмәләре дә тын гына, ипле генә ага. коридорга ишетелми диярлек иде Байку- чатов анда керергә ашыкмады, башта сүзнең ни хакында баруын аң- _ ларга тырышты
— Сәетморат бәк Каратаудан китәргә теләмәйде.— диде кунак- - ларның берсе — Безнең ата-бабалар әлмисактан бирле шушында яшә- ? гән. ди
— Кызыл ләшкәр килсә, нимә кылады? Юллар якын, яшеренер- s гә җае бармы9 =s
— Каратауга өметләнәде
— Кешеләре күпме9
— Анча күп имәс Корал китерсәгез, ишәячәкбез, ди Пулемет co- * рады. «
— Сәетморатны беләмен, сүзенә хуҗа адәм.— диде карлыккан % тавыш.— инкыйлапчылар сайлаткан яңа түрәне бик тиз тәүбә иттер- н гән. теле озынайган аксакалларның янә берсен акылга утырткан, иманга килмәгән яшь әтәчләрне исә әрвахлары янына озаткан1
— Бәрәкалла! Мондый каһарманның сораганын бирәек. җәмәгать
— Йөз мылтык, пулемет, патроннарны каракүлгә алмашып алсын.— диде карлыккан тавыш — Бер-ике тәүлектән кәрван килеп җитәр. Багбан коесы янында көтеп торсыннар
Кухня ягыннан кемнеңдер якынлашуын тоеп, Фарукжан ялт артына борылды һәм караңгырак почмакка тайпылып, билбавына кыстырган унатарын барлый-барлый идәнгә чүгәләде Ике кулына икешәр буш чәйнек тоткан хуҗа иде бу Бәхеткә, ул уңга-сулга күз салмастан туп-туры зур залга атлады Шулвакыт коридордагы аяк тавышына аулак бүлмәнең дә ишеге ачылды, ләкин яктыдан караңгыга башын сузган адәм Фарукҗанны шулай ук абайламады, хуҗаны артыннан танып тынычландымы, кире эчкә кереп югалды
Байкучатовка хәзер инде аеруча сак булырга, тиздән кире әйләнеп киләчәк хуҗаның күзенә төшми, хәлне катлауландырмый гына Амантай янына сызарга кирәк иде Әмма ул үзен тагын бер мәртәбә аулак бүлмәдәгеләр гәбенә колак салудан тыеп кала алмады
— Залда чекист утыргач тикшерми хәлең юк.— диде карлыккан тавыш — Иснәнеп килгәнме ул монда, әллә адашып кына эләккәнме—ходай бирсен
— Аны моннан бөтенләй биздерү дә зыян итмәс иде
— Караңгы почмаклар җөдә күп. борадәрләр. күңелен күрү кирәк!
Фарукҗан сүзнең үзе турында баруын чамалагач һәм бу карлыккан тавышлы бәндәне Каган вокзалында хәтерләп калган картка юрагач. колагын шундук ишектән алырга мәҗбүр булды Шулай ат типмәс димә, эт капмас димә Баксаң, мондагылар чаялыкта бер дә аңардан ким түгел икән ләбаса, күзләре очлы, колаклары чос. сүзне җилгә ташлаучыга да охшамаганнар шикелле Инде аны барыбер беләләр икән, югалтыр нәрсәсе калмаган, башны юләргә салып, өсләренә басып керергә дә һич югы танып калырга иде бәдбәхетләрне Бүтән эш чыгара алмас ул чәйханәдә, вакыты да. шарты да шуннан арыга ирек бирми
Уйлаган эш — беткән эш. дигәндәй. Байкучатов тәвәккәл генә әлеге ишекне ачты да мул яктыртылган, идәненә яхшы келәмнәр түшәлгән җыйнак кына бүлмәгә килеп керде Тәбәнәк түгәрәк өстәл тирәли тезелеп утырган биш-алты ир-атның һәммәсе дә дәррәү башларын күтәреп һәм гаҗәпләнеп көтелмәгән кунакка текәлделәр Фарукҗан аларның барысын күздән кичергәч
— Кичерәсез хуҗа монда имәсмени ' — дигән булды.
Чыршы кашлы, кара сакаллы таныш карт йөзен яшерергә ашыкты калганнары беравыздан диярлек.
— Аш өе анавы якта, шундадыр ул.— дип җавап бирде.
— Рәхмәт, кичерәсез.
Фарукҗан аларга тагын бер кат күз йөгертеп алгач кына, кечелекле төстә баш иеп. бүлмәдән чыгып китте Коридорда йөзгә-иөз килеп бәрелгәч, хуҗа аңа үзе гаҗәпләнеп.
—- Сезгә нимә кирәк иде? — дип эндәште
Артындагы кунак бүлмәсенең ишеге шыгырдап куюыннан Байку- чатов үзләренә колак салучы җан пәйда булуын чамалады һәм шактый табигый рәвештә әйтте:
— Әкәҗан. бераз тамакка кабасы диеп идек Берәр кайнар ризык булса...
— Пылау бар кү. күңелегезгә якса
— Җөдә яхшы булыр иде Ике адәмгә, акэ!
— Хәзер китерәмен, утыра торыгыз
Фарукҗан Амантай янына әйләнеп килгәч тә фикерен бер юнәлештә туплый алмый аптырады Аулак бүлмәдәгеләрне кулга алырга ымсынса да. моңа ни дәлилле сәбәбе, ни көче җитәрлек түгеллеген, чөнки олы залда да аларның тарафдарлары барлыгын чамалап өлгергән иде инде Шуның өстенә. монда китергән максаты да бүтән ич әле. тәҗрибәсез иптәшләрен дә куркыныч астына кую ярамас
— Дускай, миңа хәзер сыпыртырга туры килә.— диде ул аннары Амантайның колагына — Хәзер хуҗа пылау китерер, сез Иргәш белән сыйлана-сыйлана. мондагыларның һәр сүзенә колак салып утырыгыз Бигрәк тә хәрби комиссарга кагылсалар Иртән мине кәрвансарайдан эзләп табарсыз
— Хуп. булады.
Фарукҗан шуннан соң чәйханәдә озак юанмады. Амантайга хуҗаны бәхилләтерлек акча тоттырды да урыныннан кузгалды — яланда- гыларга тагын бер мәртәбә күз салып узар өчен, арт ишектән чыгып китте.
Тышта салкынча һәм караңгы иде. Әмма монда һава сафрак, тел астына кыстырган насвайны теләсә кайсы якка төкерергә, касә төбендәге чәй түбен күзең караган тарафка чайкап түгәргә уңайлы иде. Аннан да бигрәк монда үзеңә әхшаганрак урын табып, ят колаклар ишетер дип кыенсынмастан. әшнәләрең белән тәмләп әңгәмәләшергә, төрле-төрле планнар корырга мөмкин иде Күктә йолдызлары чекрәеп торган аяз кичләрдә генә түгел, болыт баш очын тәмам каплаган чакларда да монда хозур, күңелдә ерак яланга чыккан кебек бер хис пәйда була иде.
Менә шуңа күрә Фарукҗан ашыкмыйча, тирә-ягына карана-кара- на. ишетелгән гәпләргә колак сала-сала кичте яланны. Түбәсе ябулы тар тыкрыкка әнә шулай килеп җиткәнче гадәттән тыш берни дә шәйләми атлады ул. бары күрше мәхәлләгә аяк басар алдыннан гына, ату тавышыннан сискәнеп, бер кырыйга тайпылды һәм унатарына үрелде Икенче пуляның аңардан кул сузымы җирдә дувалга килеп тиюенә караганда, кемгә һөҗүм итүләре ачык иде. шуңа күрә ул бер дә икеләнми утка ут белән җавап бирде. Бу тирәне начар белсә дә. наган тавышына чамалап ата-ата. үзе дувалга сыенып алга таба йөгерде. Бәхетенә, аны эзәрлекләүче бәндә дә караңгыда юньләп төзи алмады, ахры, аннары урам бормасында корбанын бөтенләй күздән югалтты Шул арада мышкылдап чыккан Фарукҗан туктап сулышын басты һәм. караңгылыкка төбәлеп, тыңлап торды —артта аяк савышлары бүтән ишетелмәде. Ул арада янә наган атылды, аннары тагын, гаҗәбе — аларның гөпелдәве икесе ике җирдән яңгыраган шикелле тоелуда иде Бераздан ату тавышы тагын кабатланды, аннары бик
тиз якынлашып килгән аяк дөпелдәве ишетелде — дуамал чабуына караганда бу дошман эзәрләүче кеше йөрешенә бер дә охшамаган иде Шунлыктан Байкучатов коралын әзер тотып, дувалдагы ишек уемына елышты Әлеге җан иясе аның яныннан җил кебек җитез йөгереп узып киткәч, карачкының хәрәкәтен чалымлап алган ф чекист: 2
— Амантай! — дип кычкырды
Ераклаша барган шәүлә туктады һәм ерактан гына =
— Фарукҗан әкә9 — дип тавыш бирде 5
- Мин бу. мин.— диде Байкучатов. иптәшенә таба атлап — Кая ♦ болай җир җимертеп элдертәсең' х
— Сине куып җитмәкче идем s
— Мине9
— Әйе Тизрәк тайыйк моннан. Фарукҗан әкә.— диде Амантай £ каударланып.— Ишләренең эзәрлекли килүе бар. мин анда берәүне = чүкедем бугай *
— Ничек9
— Син бусагада күздән югалуга, карыйм, КУХНЯ ягыннан чыккан кәбестә чалмалы ир-ат ипләп кенә койрыгыгызга тагылмасынмы Күңелем сизенде. Иргәшне кисәттем дә тегенең артыннан иярдем
— Күзегез очлы икән тагын
— Чәйханә биләмәсеннән ераклашканчы песи кебек кенә барды- барды да бер заман гөрс револьвердан. Син җавап бирә башлагач артына борылып Басмачы-ы-ы! ■ — дип аваз сала-сала йөгерә бит әле. төнлә туган' Шуннан соң мин дә сыйларга булдым ул акыллы башны
— Тидерә алдыңмы?
— Белмим ни өчендер урам уртасында тәгәрәп калды шунда
— Тыйнак, тыйнак'
Бу тирәдән ычкыныйк без. Фарукҗан әкә. агышка чәйханәдәге бөтен халык тышка агылды бугай
Иргәш анда ялгызы гына бәлагә тарымасмы соң '
Сират күперен кичкән каһарман ич ул. алдатмас
Әмма Фарукҗан ашыкмады, иптәше белән бергә тар урамнар буйлап әйләнә-тулгана торгач, яңадан әлеге чәйханә янына килеп чыкты Аның таныш караңгы коридоры аша узып, зал ишеген саклык белән бераз гына ачты да хасил булган нәни ярыктан эчкә күз салды Анда хәзер барысы да урыныннан купкан, дулкынланган, күз алларында дип әйтерлек йөз биргән шау-шулы вакыйганы берсен-берсе бүлә-бүлә тикшерергә керешкәннәр иде Әмма Фарукҗан ят халыкка әз генә дә игътибар итмәстән, бөтен чәйханәне күздән кичереп, үзенә генә таныш йөзне эзләде һәм аны әлеге кайнап торган төркем эчендә исән-имин, хәтта үзенекен тукый-тукый сүзгә катнашкан хәлдә күргәч, тынычланды коридордан тавыш-тынсыз гына кире чыкты да. .Амантайны ияртеп, кайту юлына төште
23
Аксолтановларга килеп кергәч. Фарукҗан
— Ничектер сәеррәк капкагыз да ишегегез дә бикләнмәгән икән дип гаҗәпләнде
Кунакны шулай көтәргә тиешләр дә
- Төнге кунакларның ниндие булмас дисез, хәтәр түгелмени9 Шәмгун абзагызны беләләр монда утка керергә атлыгучыларны тиз генә таба алмассың
Ә миннән курыкмыйлар - диде Фарукҗан күңелсез генә — Кеше күз алдында тәгәрәтә яздылар, көчкә качып котылдым
I ,К * . !* 1 33
— Чекист башың беләнме?
Аксолтанов аны кечерәк бер бүлмәгә алып керде дә керосин лампасының тонык яктысы төшкән түрдәге тәбәнәк өстәл янына утыртты Фарукҗан өстәлдә таралып яткан ниндидер кулъязма китапка игътибарсыз гына карап алганнан соң. әле яңа гына чәйханәдә һәм аның тирәсендә булып узган хәлләрне кабат хәтерендә яңартып берничә сүз белән үзенә ничек атуларын сөйләп бирде.
— Үзең соң нәрсә авыз ачып тордың? — дип сорады Аксолта- нов.
— Шау-шу куптарып күзгә бәреләсем килмәгән иде.
— һәй. туган, кубасы купкан инде, димәк, кем икәнлегеңне барыбер белгәннәр
— Аның каравы иптәшләрем күләгәдә калды сыман Козгыннар оясына юлны бикләү, киекләрне өркетү акланмый, аларга колак салыр өчен иң уңай урын ул
— Белмим, мин үзем дошманнан качып котылуны хупламыйм Табан ялтыратудан һөҗүм итү яхшырак
Фарукҗан бәхәскә кереп тормады, үзен күбрәк кызыксындырган мәсьәләгә күчте
— Шәмгун абый. Рахманколның әфган сәүдәгәре Габделшөкер- хан белән танышлыгы нәрсәгә нигезләнә икән9
— Вәкил әфәндене әйтәсеңме9
— Нәкъ шуны
— Алар таныш икәнлеген төгәл ачыкладыңмы *
— Әйе
— Кызык бу. Рахманкол хәрби комиссар әмере буенча да элемтәгә керергә мөмкин, билгеле Сәүдәгәр белән базар алыш- биреше дә булырга мөмкин. Тик син. мөгаен, алар бәйләнешеннән берәр мәкер, сүз берләшү эзлисеңдер инде’
— Әфганстанның әле кайчан гына Бохара әмире белән хәрби килешү төзегән булганлыгын истә тотсак .
— Нигез юк түгел, ахры. үзе.
— Аның койрыгына басу гына кыен хәзер Вакытын чамалап юкка чыккан күренә.
Хәрби комиссар йомышчысы башта ук шик уятып, соңыннан әллә кая китеп баруы белән Фарукҗанны тәмам аптырашта калдырса. Шәмгун Аксолтанөвның моңа бөтенләй исе китмәгән шикелле тоелды Хуҗа кеше, мин хәзер чәй генә алып керим әле. дип бүлмәдән чыгып киткәч Байкучатов ирексездән өстәлдә яткан кулъязма китапны актара башлады Бохара әмирләрен сурәтләгән ниндидер тарихи трактат иде бу.
Ул арада Аксолтанов табын кирәк-яраклары, ризык алып кереп, бизәкле касәләргә чәй ясады һәм үзе дә остәл янына аякларын бөкләп утыргач.
— Әйдә, якташ, җитеш! — дип эндәште
Фарукҗан кулъязманы урынына куеп
— Боларның барын да үзегез укыйсызмы? — дип гаҗәпләнде
— Әйе.
— Кайсы әмирнең ничә кәнизәге булуын белү бик мөһиммени хәзер'* ,
Аксолтанов аның фикерен дәвам итеп
— Шушындый революция кайнаган, җыен дөнья актарылган чакта ә’ — дип көлемсерәде. Аннары җитдиләнеп дәвам итте — Кирәк шул. якташ, кирәк Ничә кәнтәе, нинди мал-мөлкәте булуын. галиҗәнапнең ничек көн уздыруын белү дә файдалы Гыйбрәтле
— Билгеле, сезгә, кызыктыр инде.
Фарукҗан шагыйрь кешегә дип авыз ача башласа да. вакы
тында тыелып калырга өлгерде һәм чәен йотып куйды Аксолтанов исә аны тулысынча төшенгән шикелле
— Әйе. аны уку миңа бик кызык.— диде.— Миңа гына түгел, бу трактат белән танышу бүтәннәргә дә зыян итмәс иде Кыю. зирәк җаны сызлаган кеше язган аны Әхмәт Даниш Ишеткәнең бармы?
— Юк ♦
— Кызганыч, бу әсәр китап булып басылмаган Аны укырга z миңа кем киңәш бирүен беләсеңме? Шиһабетдинов' Хәер, сине нин- _ дидер трактат түгел, хәрби комиссар йомышчысы кызыксындыра - ич әле
— Нишләп инде’— диде Фарукҗан үзгәрә башлап.— Трактат s та кызыксындыра Кызыксындырырга тиеш' ч
— Менә бусы бөтенләй башкача.— диде Аксолтанов елмаеп— ® Даниш бабаң ханлыкның хәл-әхвәлен биш бармагыдай белгән, аның бөтен чирен ачып салган һәм әнә шулай Бохара революциясенең * тарихи ихтыяҗ икәнлеген дә исбатлаган Әмир өеренә каршы уңыш- $ лырак көрәшер, кайберәүләрнең күзен ачар өчен бу трактат үзе бер > кыйммәтле табылдык. н
— Халык аннан башка да үз хәлен чамалагандыр инде Салым түләп тинтерәсен дә
— Алай гына уйлама Язмыш дип кеше малына кызыгу хәрам дип. баш катыручылар һәрчак ишле булган монда. Трактатның бездәй читтән килүчеләргә Бохара каршылыкларын, мондагы төрле бәйләнешләрне аңларга ярдәме зур Югыйсә, карбыз мамык кырларына. йөзем, өрек бакчаларына хозурланып йөреп, әмирлектә күпләрнең гомер буе ач-ялангач яшәүләрен күз алдына да китермәскә мөмкин Илдә үзегезнең хуҗалык нык идеме соң9
— Уртача Безнең әнкәй башта малай арты малай тапкан Имана ишәйгәч, балалар үсә төшкәч бераз баш-күз алганбыз Кешегә ялланып эшләп, әткәй атлы булуга ирешкән, аннары иген игәргә. терлек, кош-корт асрарга керешкән Әмма сугыш чыгу, абыйлар белән минем дә фронтка китеп баруым аны тагын аяктан екты
— Габделхәмит Гарипов белән Бохарага килгәнче үк таныш идегезме9
- Сорау алуга охшап китте әле бу. әллә миңа ышанмыйсыз инде Шәмгун абый9
— Ә син чекистлар гына төпченергә тиеш дип уйлыйсыңмы9 — дип көлемсерәде Аксолтанов
Юк та соң. әллә ничек килеп чыга уртак эшне җигелеп тартасы урында, чәйләп, мич башына да качмый торган нәрсәләрне телгә алып вакыт уздырабыз Мин болай да кая барып бәрелергә белми баш ватканда
Гарипов булышмыймыни9
Фарукҗан хуҗа кешенең әле һаман сынап каравын абайлап аның соравына төгәл җавап бирергә мәҗбүр булды
— Гариповны мин беренче мәртәбә менә шушында килгәч кенә күрдем Ул Шиһабетдиновның үзен-үзе үтерүенә ышанган, җитмәсә. минем мөстәкыйль казынуымны да өнәми икән
- Сине нигә Чекага урнаштырды соң ул9
— Белмим Тәтештә чакта ук шунда бераз эшләп алуымны әйткән идем
Барыбер табышмак
— Нигә?
- Йә ул алданган, йә син хәзер бүтән кеше булып кыланасың һәр очракта ут белән уйныйсың син. энекәш
Берни дә аңламыйм диде Фарукҗан чын күңелдән
Озакламый барыбыз да аңларбыз, кояшны иләк белән каплап булмый □ хәзергә менә таныш әле шушы кәгазь белән
Аксолтанов сузган язуны укырга керешкәнче үк Фарукҗан андагы имзага игътибар итте РСФСР һәм Коминтернның Бохара республикасындагы вәкиле Куйбышевка адресланган русча хатка хәрби комиссар үзе кул куйган идеЗ
«Хөрмәтле Валериан Владимирович'
Бохара революциясе коммунистлар кулы астында киң катлам халык тарафыннан ясалса да монда Республика җитәкчелегенә сәүдәгәрләр, вак буржуа эшлек- леләре оялау аркасында хезмәт ияләренең өмете әле һаман акланмады Демократик үзгәрешләр ярты юлда тоткарланды социаль тигезлеккә гамәлдә ирешәсе урында хөррият хакында буш сүз куертулар өстенлек алды Тыштан үтә революцион күренгән Яшь бохаралылар Коммунистлар партиясенә кереп тулды да Ревкомда ныгырга, яла ягу ришвәт бирү шикелле бер генә алымнан да чирканмастан, Кызыл Гаскәрдә. Чекада тамыр җибәрергә мөмкинлек тапты, хәтта йомышчымны сатып алу омтылышы да ясалды Революциягә менә шулай хыянәт ясалган шартларда без. Бохара хезмәт ияләренә булышырга дип читтән килгән большевиклар, нишләргә тиеш’ Бурычыбызны үтәгән санап ватаныбызга кайтып китәргәме әллә сыйнфый ят көчләрне тар-мар итеп, чын социалистик революция ясаргамы’’ Шушы мәсьәләгә Коминтерн мөнәсәбәтен ачыклавыгызны һәм тиешле күрсәтмәләр бирүегезне үтенеп. РКП(б) әгъзасы Баһаветдин Шиһабетдинов
1920 елның унбишенче октябре-
Хатны укып чыккач Фарукҗанның башына килгән беренче уй тагын Рахманкол турында булды Шуңа күрә Аксолтановка:
— Димәк, йомышчысының дошманнар белән элемтәгә керүен хәрби комиссар белгән’’ — диде
— Дөресрәге йомышчысы тирәсендә үрмәкүчләр ятьмә үрүен сизгән Бары шулай гына Әгәр Рахманколның гаебе булса. Баһаветдин аны шунда ук урынына утырткан булыр иде
— Мөгаен өлгермәгәндер
— Монда эшләр шактый катлаулырак шул. энекәш Аерым җинаятьчене эзләү белән мавыкмаска кирәк сиңа Астыртын политик көрәш көчәйгән заман, бөтен бер чылбырны күздә тотарга иде
— Рахманкол әфган сәүдәгәре Габделшөкерхан белән бәйләнештә булгач контрларның кайдан үрелүе билгеле инде
— Анысын да онытырга ярамас, әмма дөнья болгатырлык көчләр Бохараның үзендә дә җитәрлек Шиһабетдинов шуларга бик нык аяк чалган күрәсең
•— Мин дә нәкъ менә шулай уйлыйм
— Бик әйбәт Әмма Чеканың эше хәрби комиссарга кул салган ялгыз җинаятьчене тотып алып җәзага тарту гына түгел, әнә шул үтерүче аркылы сыйнфый дошманнарыбызны барлау шуларны халык алдында фаш итү
— Әйе шул Тик карагыз әле. Шәмгун абый. Шиһабетдинов- ның бу хаты ни өчен сезнең кулда соң’’
— Сүзне алдан ук менә шуннан башларга кирәк иде дә инде, энекәш — диде Аксолтанов тәмәке кабызып — Баһаветдин РСФСР вәкиленә язган мөрәҗәгатендә чын революционерларның байтагын борчыган иң җитди мәсьәләне күтәргән иде Ләкин ул хат адресатына илтеп тапшырылмады Тагын бер кат үзара киңәшкәч, без яңа фикергә килдек
Ревком ханәләренең берсендә шау-шулы бәхәс куеруын ишетеп. Аксолтанов барган җиреннән ирексездән туктап калды Бераз колак салып торуга, үгет биргән сыман сөйләүче юмакай тавышны да таныды — бу. әлбәттә җәдитчеләр аксакалы Госманхуҗа иде Истанбулда акыл җыеп кайткан хәйләкәр төлке ниләр бы
тылдый икән? Бохарада кайбер җитди мәсьәләләр рәсми утырышларда түгел, нәкъ менә шушындый мәҗлесләрдә алдан ук хәл ителеп куелуын искә алганда
Шәмгун, кеше күзенә артык чалынмаска тырышып мыштым гына бүлмәгә барып керде дә арткы сафтагылар янына чүгәләргә ашыкты тик аңа барыбер. Фәйзулла Хуҗаев түргә узарга ишарә * ясаганнан соң. шундук алгарак узарга туры килде Таштимер Тура- - ев Баһаветдин Шиһабетдиновлар да исәнләшеп баш какты, әмма х бу аларга тыныч кына кыяфәттә Госманхуҗаны тыңларга да кома- 5 чауламады
— Элек бар нәрсәне әмир үзе генә хәл итә, бәкләр вәзирләр * һәммәсе дә аның җырын җырлый иде.— дип сүзен дәвам итте =• Госманхуҗа — Бәхеткә без ул мәгънәсез залимнән мәңгегә котыл- ® дык. мәмләкәтебез язмышын кайгыртуны халык үз кулына алды Хәзер Бохараны Саманыйлар дәверендәге -шикелле куәтле вә * шөһрәтле дәүләткә әверелдерү дә, әмир Мозаффар заманындагы ши- X келле. бәйсезлеген югалтып бичара хәлгә калдыру да шушында > утырган мөхтәрәм җәнапләргә бәйле Аерым алганда партияне та- е зарту комиссиясенә. РСФСРга җибәреләчәк миссиягә кемнәрне билгеләү дә Бохараның киләчәк язмышына зур йогынты ясаячак
— Госманхуҗа әкә,— дип бүлдерде аны Таштимер - без бөтен дөньяда социаль революция ясарга ашкынганда нинди Саманыйлар шөһрәте ул9 Әллә сез шулай итеп комиссиягә диһканнарны сайларга өндисезме’’
Шиһабетдинов мыек астыннан гына елмаеп. Аксолтановка күз кысты, аннары тагын җитди төскә кереп сүз көрәштерүчеләргә колак салырга кереште Госманхуҗа исә Таштимернең юри бөгештерүен бөтенләй сизмәгән төсле
— Мин диһканнарны билгеләүгә каршы имәсмен.—• диде — Тик җаваплы урынга куелачак кешенең укымышлы, мәмләкәт күләмендә уйлап эш итәрлек акыл иясе булуы лязим
— Дамелла.— дип сүзгә кушылды Фәйзулла Хуҗаев.— фикерегез тугры намуслы укымышлыларны идарә хезмәтенә тарту хаҗәт Сез үзегез тагын кемнәрне җәлеп кылынмаган саныйсыз соң’’
— Сәләтле егетләребезне теләсә ниндигә түгел, лаеклы вазифага тәгаенләү мөһим —диде Госманхуҗа — Ерак барасы юк сез үзегез мин элек тә телгә алган киң мәгълүматлы эш җаен яхшы белә торган әйбәт энекәшләребезнең берсен гади уку өе мөдире итеп тотасыз лабаса.
— Әбдиевне әйтәсезме '
— Әйе Җодә йөгерек фикерле бала Әле бүтән әйбәт яклары өстенә. Рәсәйне белә, урыс телен белә Минемчә. РСФСРга барачак миссиягә менә кемне дә кертү артыгы белән акланыр иде
— Тугры, дөрес кү — дип хуплаган тавышлар яңгырады
— Әмир оясын штурмлауда катнаштымы соң ул9
Госманхуҗа. Баһаветдин соравына җавап бирмәстән үзенекен тезә бирде
— Яки менә Латыйфханны алыйк Безнең хәрәкәттә күптәннән катнашып килә Хәрби комиссариатка әллә кайлардан командирлар эзлибез, борын төбендәге егетләрне күрмибез Комиссар булырга ярамаган икән, нигә шуны урынбасар итеп куймаска’ Бохараның үз кешесе анда да эш башында утырырга тиеш имәсме9
— Бохаралыны кую язык булмас булуын, әмма ни өчен сугыш кырыннан качкан адәмне калкытырга9 дип аваз салды Тураев Аны Чекада тотканга рәхмәт әйтегез әле Тапкансыз каһарман1
— Кызмагыз әле. Таштимер. - дип бүлде аны Госманхуҗа Ул чакта тәкбир әйтү бер Латыйфханны гына имәс, күпләрне аптырашта калдырды
— Башка чакта рәхәтләнеп тулы Коръән чыга торган бәндәләр-
неме9 — дип мыскыллы көлемсерәде Тураев.
— Иңгә-билгә патронташлар урап, икешәр наган кылыч асып утка ташлануыгызны беләбез.— диде Госманхуҗа юмаларга тырышып — Тик сезнең калада бүленеп калган энегезне коткарырга омтылуыгыз да сер имәс иде
— Борадәрләр кардәшләр.— диде Фәйзулла Хуҗаев — Юкка кылыч болгамыйк Таштимернең кыю солдат булуына шикләнмибез Әмма берәүнең сәләте сугышта, икенченең тынычта ачылуы да хак
— Тугры— дип җөпләде аны Госманхуҗа — Бәлки Латыйфхан парткомиссия эшенә кулайрактыр? Әллә без андый җиргә Бохара халкын кайгыртучыларны имәс, бөтен дөнья революциясе дип ах- ух килүчеләрне генә сайлыйбызмы ’ Әгәр бу шулай икән, бәлшәвик- ләрнең милли тигезлек, үзбилгеләнү дигән нәрсәләрен үзебез үк аяк астына салып таптамыйбызмы соң’’
— Госманхуҗа әкә. үзбилгеләнү шигаре хезмәт ияләренең азатлык өчен сыйнфый көрәшендә киртәгә әйләнергә тиеш түгел. — дип каршы төште Шиһабетдинов — Милли мин-минлекне кабартып. байларның ярлыларны изүен, башта менә шуны бетерергә кирәклекне онытмыйк Милли изү — буржуйларның сыйнфый өстенлеге нәтиҗәсе Социаль тигезлек алу милли изүне дә юкка чыгара Вакытыннан элек үзбилгеләнү исә хезмәт ияләренең буржуйларга каршы берләшүен зәгыйфьләндерә
— Теләсәгез ни әйтегез, борадәрләр. тик мин Баһаветдинов тәкъдим иткәнчә, көнчыгыш чигебезне РСФСР гаскәрләреннән саклатуга да. Бохарада аның акчасын йөртүгә дә каршы Моңа юл кую бәйсезлекне җуюга бәрабәр'
Госманхуҗаның бай сәүдәгәр икәнлеген һәм ниндидер ярлы диһканнар хәленә беркайчан да җаны сыкрамаячагын Аксолтанов яхшы белә иде Шәмгунне чынлыкта ул түгел, аны кемнәр һәм ничек яклаячагы күбрәк кызыксындырды Шиһабетдинов исә Бохара эшлеклеләре белән әле юньләп танышып җитмәгән, кеше сынап артык вакыт уздырырга да теләми иде. ахры, гадәттәге кайнарлыгын тоймастан, милли каһарман өстенә очып кунды
— Беләсе иде сез бик каты үстерергә теләгән Әбдиев. Нурмо- ратовлар да шулай уйлыймы икән9
— Миңа аларның чын Бохара егетләре булуы гына ачык...
— Бохара егетләре9 Сөйлисез дә инде Хөрмәтлем. бу әле әз, бик әз шул Югары вазифага билгеләнер өчен баш күтәргән халыкка тугрылыклы кеше булу кирәк Сезнең шикелле РСФСР ярдәмен кире кага башласалар әмир башкисәрләре монда бик тиз килеп җитәчәк, һәм. беренче эш итеп, шуларның ук муенын борып атачак Әллә сез шуңа сусап торасызмы9 Бәлки күңелегезгә бүтән мәмләкәт ярдәме ошыйрак бирәдер9
— Англия булышырга ашкына диләр үзе!
Тураев репликасы болай да кыза башлаган һавага очкын шикелле чәчрәде, әмма Фәйзулла Хуҗаев ялкын кабынуга ирек бирмәде
— Жәмәгать,— диде ул.— Бохара революцион хөкүмәте империалистлар атаманы Англия белән беркайчан да дуслашмас. Гареп пролетариаты белән Шәрык хезмәт ияләренең хөррият өчен көрәше Бохара халкын Совет Русиясе белән берләшергә чакыра РСФСР безгә үз гаскәрләребезне тизрәк аякка бастырыр өчен ярдәмен кызганмый
— РСФСРның булышуы әйбәт.— диде зур чалма ураган ир-ат.— Тик мин бернәрсәне төшенмим хәрби назыйр Шиһабетдинов киләчәктә Бохара Ревкомына буйсынмаячак, турыдан-туры Төркестан фронты әмерчесе белән генә эш итәчәк имеш, диләр Хакмы икән бу сүз’
Бүлмәдәгеләр әле Фәйзуллага, әле Госманхуҗага күз йөгертте
РСФСР белән БХСР арасында вакытлы сәяси-хәрби килешү әзерләнүен Аксолтанов та ишеткән, әмма аның нинди булачагын болан ук тиз арада күпләр белеп алыр һәм тикшерә башлар дип һич тә башына китермәгән иде Бу юлы Тураев та. Шиһабетдинов та ләм-мим авыз ачмады, Госманхуҗа да гөнаһсыз карашын Хужаевка төбәде Бик теләмәсә дә. шуңа күрә Фәйзуллага җавап бирергә туры , килде. j
— Борадәрләр. безнең хәзерге хәлебез бик киеренке.— диде = ул.— Байсын ягында әмир өере көч җыя. башка тарафларда да бас- g мачылар тернәкләнә Мондый шартларда барлык куәтебезне бергә ♦ туплау, аны бер әмерчегә буйсындыру котылгысыз Ә революцион s Бохараның махсус хәрби әзерлекле үз юлбашчылары юклыгын һәм- * мәгез дә беләдер. Минемчә, эш кемнең кемгә буйсынуында имәс, бу = берләшкән көчләрнең канэчкеч әмир өерен туздыруындадыр Шу- j лай имәсме? s
Ни хуплап, ни ризасызлык белдереп эндәшүче күренмәгәч. Ху- * җаев сәгатенә карап алды да
— Тәнәфесне бетерергә вакыт икән—диде — Гәп яхшы яхшысын. әмма ул эшне калдыра. Кемнең хаклы икәнен гамәлебез генә күрсәтә алады кү
Республика хәрби комиссары казага очраганга ике тәүлек тулып килә, тик фаҗига сере ачылудан әле һаман ерак иде Байкучатов. Аксолтановны бөтен игътибарын биреп тыңласа да. ул сөйләгәннәрдән ачык кына бер мәгънә чыгара алмый баш ватты
— Бу гәп куертулар күптән булдымы. Шәмгун абый4’ —диде ул
— Бер атна чамасы элек Шул көннең иртәгәсен өч дус тагын очраштык та яңадан әлеге мәҗлесне искә төшердек Менә шундый инде ул безнең изге Бохарабыз.— диде Таштимер - Революциягә без җан өрдек, ут эченә дә үзебез ургылып кердек ә хөкүмәткә Госманхуҗалар кереп тулды' Баһаветдин аны Әмир түрәләрен, комсыз бәкләр, фанатик руханиларны кысрыклау да зур җиңү . дип юатты Шулай фикер алышкалап бер-ике мәхәлләне узгач. Баһаветдин безгә РСФСР вәкиле исеменә язган хатын күрсәтте Минем бу постка билгеләнүемә теш кайраучылар барлыгын элек тә сизә идем.— диде ул Кичә Госманхуҗа әкә таш аткач бу бигрәк тә нык ачыла төште «Сәүдәгәр ни кузгатмас7 — диде Таштимер - Аңа бөтен җирдә үз кешеләрен утырту кыйбат- «Сәүдәгәрне аңларга мөмкин.— дидем мин.— әмма бүтәннәр нигә авыхтарын йомып торды икән анда7 Бүлмәдә Госманхуҗа иярченнәре ишле иде.— диде Таштимер.— Кайберәүләрне үз ягына аударыр өчен, аның юри авырткан чуанга кагылуын үзегез дә күрдегез ич Беркатлы җаннар ышанып та куя сафсатага Димәк, мин бу хатны бик вакытлы язганмын7 —дип сорады Баһаветдин Беләсезме нәрсә7 — дип эндәште Таштимер, әйдәгез юлдаш Куйбышев янына өчәүләп барабыз7- Бу тәкъдим барыбызга да ошады һәм без озак уйлап төрм астан. туп-туры РСФСР вәкиллегенә юнәлдек
Көн инде күптән кичкә авышкан. РСФСРның Бохарадагы гадәттән тыш вәкиле Валериан Владимирович Куйбышев, көндезге эшләрен тәмамлап, бүтәннәренә тотынганчы дип һавага чыккан һәм ишегалды түтәлендәге чәчәкләргә су сибә башлаган иде Ул чәчәкләр ярата, бу якларда октябрь азагында да хуш ис таратып утыруына сөенә һәм. моннан җанга рәхәт һәм мәгънә табып, авыз эченнән
Әй. дуслар, тормыш кайнавы һәр җирдә ишетелә.—
дип көйли иде Капкадан килеп кергән кунакларны ул менә шул хәлдә күтәренке күңел белән каршы алды.
— Бөтен бер гвардия рәхим итүен генә күрегез әле. диде ул җанланып.— Ул-бу килеп чыкмагандыр ич9
— Юк-юк
— Әйдәгез өйгә узыгыз, иптәшләр!
— Без озакка түгел. Валериан Владимирович.— диде Шиһабет- динов.— Бакчада сөйләшсәк тә ярый.
— Юк инде, кадерле кунакларга безнең вәкиллектә бер касә чәй эчү язык булмас. Залга рәхим итегез!
Моңа кадәр дә көн саен эшлекле һәм гади итеп сөйләшеп йөргән бер кешенең хәзер шул кадәр олпат, әмма бер үк вакытта кечелекле һәм кунакчыл хуҗага әверелүен күрү җанга рәхәт иде. Тик Шиһабет- динов моңа карап кына бик онытылмады, озакка сузмый үзен борчыган нәрсәләр турында сүзгә кереште. Соңгы көннәрдә шаһит булган вакыйгаларга тукталганнан соң. ул:
— Валериан Владимирович, әмир өерен туздырганчы Бохара ре-волюционерлары үз алларына ярыйсы ук сугышчан бурычлар куйган иде.— диде — Ә хәзер алар шуны җиң сызганып тормышка ашырасы урында, кире чигенә башлады Мин соңгы вакытта кайберәү- ләрнең чын революционер булуына да шикләнеп карарга мәҗбүриен
— Нинди гөнаһларын ачтыгыз икән аларның? — диде Куйбышев шаярткан сыман.
— Республика җитәкчеләренең байтагы ярлы халык турында уйлап та карамый. Чөнки алар үзләре бай катлаулардан
-— Сәүдәгәрләрдән ни көтәсең инде? — диде Тураев.— Алар хәзер бишкә алып унга сатуны гына кайгырта.
— Кыскасы, мин Бохарада берни дә аңламыйм,—-дип дәвам итте Шиһабетдинов— Төркестанда бар да ачык иде.
Куйбышев кунагы белән килешеп
— Монда эшләр чыннан да катлаулырак шул.— дип раслады.— Бохара кузгалышы Шәрыкта феодаллыкка каршы беренче аграр революция Анда коммунистлар зуррак роль уйнаса һәм хакимлек Совет рәвешендә урнашса да. буржуаз-демократик үзгәрешләр генә күздә тотылды. Сәүдәгәрләр әмир башбаштаклыгыннан котылу. диһканнар авыр салымнардан арыну, әмир һәм бәкләр җирен үзара бүлеп алу өчен көрәште
— Хәзер инде ул революцияне тирәнәйтергә, гомум демократик башлангычтан социалистик баскычка күчәргә вакыт.— диде Шиһабетдинов — Завод-фабрикаларны эшчеләр кулына, сәүдәне дәүләт карамагына бирергә кирәк. Югыйсә кан коюларыбызның мәгънәсе дә калмый, сәүдәгәрләрне тәмам аякка бастыру, шәригать дип лаф оручыларны үсендерү өчен генә тырышып йөргән булабыз лабаса.
— Матди рухи шартлар өлгереп җитмәгән шул әле.— диде Куйбышев.— Мондый хәлдә революцияне дәвам итү коммунистларны күпчелек тәшкил итүче диһканнар. һөнәрчеләрдән аерыр, урта һәм вак буржуазиянең алдынгы өлешен, укымышлыларны бездән тулаем биздерер иде.
— Әгәр җир бүлеп бирсәк, диһканнар безнең белән булачак.— дип үз фикерен белдерде Аксолтанов.— Тик хәзерге җитәкчеләр бу эшкә бер дә ашкынмый. -
— Бохарада урта гасырчылык хөкем сөрә, сыйнфый катламлану җитми.— диде Куйбышев — Халыкка руханилар тәэсире көчле икәнлеген үзегез дә беләсез.
— Әмма җир бирсәк, сугаруны яңача оештырсак, ярлы диһкан- нар берәүгә дә корал булмаячак
— Димәк, безгә хәзер нәкъ менә шул эшләрне көчәйтү генә файдалы7 Ревкомны шуңа этәрсәк. РСФСР булышса
Куйбышев Шиһабетдиновны игътибар белән тыңлаган арада ф бүтән кунакларын да күздән кичерергә онытмады Аны бигрәк тә Тураев фикере кызыксындырды, һәр өчесенең дә бер сүздә булуын £ ачыклагач, ул: =
— РСФСРның бары тик хезмәт ияләренә генә теләктәшлек күр- ч сәтүе кемгә дә сер түгел.— диде — Аның нәкъ менә шуларга булы- ф шачагын мин һич тә кыенсынмый белдерә алам Әмма Бохара рево- s люционерлары беренче чиратта үз халкына таянырга тиеш Кыш- 2 лакларга ешрак чыгыгыз, үз карашларыгызны киңрәк таратып, күп- * челекнең яклавына ирешегез Чын коммунистлар өчен бу — бердәнбер көрәш юлы х
— Менә күрдеңме7 — диде Тураев тантаналы төстә Шиһабетди- * новка.— Ә син Бохарадан таярга да әзер идең
— Таярга7 — дип сорады гаҗәпләнгән Куйбышев
— Валериан Владимирович, җитәкчелектә миңа кырын караучылар хәтсез, шуңа күрә
— Минемчә. Фәйзулла да астыртын гына дөнья болгата монда.— диде Тураев кыза башлап — Беләм инде аны йомшак җәеп катыга утыртырга дисәң. Хуҗаевка гына куш Сәүдәгәрләр әшнәләренә юл куеп, үз хәлен ныгытмакчы. юха
— Ашыкмагыз. Таштимер.— дип туктатты аны Куйбышев — Хуҗаев хәленнән килгәннең барын да эшли Кайбер бай җәдитчеләрнең җәмәгатьчелек ышанычына керүенә ул түгел, үзегез гаепле Сәүдәгәрләр басымы астында чигенү хурлык Киресенчә, диһканнар. һөнәрчеләрнең — Республика халкының уннан тугыз өлешенең аңын уятып, үзегез байларны кысрыкларга тиеш'
Төн уртасы якынлашса да. Фарукҗан әле һаман Шәмгун абыйсын тыңлавын дәвам итте Хәзер аңа Бохара хәлләре тирәнрәк ачыла төште, әмма бу вакыйгаларның хәрби комиссар язмышына конкрет тәэсире бик үк аңлашылып җитмәгән иде Шуңа күрә ул, хикәяне дәвам иттерергә теләп
— Шәмгун абый, сез шуннан соң Госманхуҗалар белән бәрелешкә кердегезме’ — дип эндәште*
— Әйе. дисәң дә. юк. дисәң дә ярый Чөнки без шушы сөйләшүдән соң кышлакларга таралдык һәм халыкны әмир ялчыларына каршылык күрсәтергә, җир-су өчен көрәшкә оештыра башладык Баһаветдин исә калада Бохара Кызыл Гаскәрен тупларга кереште Шул эш барышында революциягә чын күңелдән бирелгән егетләрне барлауга. Госманхуҗалар тәкъдим иткән кешеләрне ачыклауга да күңел салды Минемчә, аның нәкъ менә шушы эшчәнлеге дошманнарның ачуын кабартты һәм аларны авантюрага этәрде булса кирәк Ә без ул чакта кышлакларда йөргәнлектән дустыбызга янаган хәвефне вакытында күрә дә. кисәтә дә алмый калдык
Аксолтанов төти башлаган лампаның филтәсен басып, касәләргә тагын чәй ясады Аннары:
— Шундый алтын егетнең харап булуы Бохара ярлылары өчен бик зур югалту.— дип көенде — Талканы коры иде Баһаветдинның дошманнарына күз буарга ирек бирми, койрыкларын тиз кисә торган иде. Син кайгы митингысында иптәш Куйбышев чыгышын тыңладыңмы7
— Туры килмәде.
— Ул Шиһабетдиновны бик югары бәяләде.
— Алай югары бәяләгәч, нигә җинаятьне ачырга омтылмыйсыз соң сез9 — дип сәерсенде Фарукҗан.— РСФСР вәкиле һәлакәтне нигә ныгытып тикшертми9
Аксолтанов бераз уйланып торгач:
— Ә син, җанкисәгем, нигә шундый уйга килдең әле9 — дип елмайды.— һәр нәрсә күзгә төртелеп тормый. Кайберәүләр: «Очын шәп яшердек тә котылдык . дип тик уйлый бирсен! Без мүкләнгән таш түгел, әүвәл хәлиткеч мәсьәләләрне кайгыртыйк әле. аннары... Беләсеңме. Шәмгун абзац бүген ничә чакрым юл узарга өлгерде9 Өч йөзне Шуның алтмышын —атта. Ышана аласың: эт куып кына йөрмәдем анда Шуңа карамастан, синең белән күрешүдән дә баш тартмадым.
— Гафу итегез, сез бик арыгансыздыр алайса?
— Зарар юк Ә тансыклаган Рахманколыңны иртәгә Зыятдин станциясендә очратырга мөмкин. Тик сузма, беренче поезд белән үк юлга чык Әгәр нәрсәнедер капшый алсаң, уртак эшебезгә керткән өлешең булыр.
— Шәмгун абый. —Табарга атлыккан кешесенә Аксолтанов әнә шулай зур әһәмият бирми генә юл ачканнан соң. Фарукҗан нәрсә әйтергә дә белми төртелеп калды. Рәхмәт хисе, үзенең булдыксызлыгыннан гарьләнү тойгысына аралашты, ахры. Хуҗа кеше исә сүзнең дәвам ителүен көтеп:
— Йә-йә? — дип үсендереп куйды.
— Иртәгә яки берсекөнгә Багбан коесы янына басмачылар өчен корал китерелергә тиеш Мин шуны сагаларга ниятләгән идем әле.
— Бик әйбәт
— Әйбәт тә соң. әле ул коены табасы да бар ич
— Каратау ягында булырга тиеш ул. сораш. Чөнки Багбан кышлагы шул якта. Зыятдиннан ерак түгел. Болай булса, берьюлы ике куян тотуың ихтимал, тик анда саграк бул.
— Хәтәрмени9
— Сәетморат бәк басмачылары шул тирәдә котырына. Ышанычлы иптәшләр алырга онытма!
Фарукҗан сүзне беткәнгә хисаплап, аягына торып басты.
— Шәмгун абый.— диде ул саубуллашканда.— мин болай ук җитди ярдәм күрсәтерсез дип көтмәгән идем. Рәхмәт!
— Ә син киләчәктә күз алдындарак йөр. югалма.
Хуҗа аны капка төбенә кадәр озата чыкты. Урамда күзгә төртсәң күренмәслек караңгы иде Тик Фарукҗан әле һаман Чекага юнәлмәде, атын Чархарас мәхәлләсенә таба борды Мондый төндә анда чүлмәкче Хушмәмәтне эзләп табу, әлбәттә, бик икеле иде. Хәер, ул моңа исәп тә итмәде. Аксолтановтан ишеткәннәрне тагын бер кат аң иләгеннән или-или саф һавада озаграк кына йөрисе килде, шуңа урау юлны сайлады бугай. Тынып калган бормалы урамнар һәм буш мәйданнар буйлап узуны. Шул юл буендагы өйләр-дә хәләл көче белән көн күрүче меңнәрнең татлы өметләре хәзер йолдыз булып күккә атылырга көч җыя. кара эчле бәндәләрнең мәкерле хыяллары баш очында кара болыт булып куерырга әзерләнә Фарукҗан шикелле егетләрнең кырыс ихтыяры исә. төн карасын ертып алга атлаган ярсу аргамак шикелле, революция иминлеге сагына баскан иде. Шәмгун абыйсының нәрсәнедер әйтеп бетермәве, әмма даулы Бохарадагы астыртын көрәшнең сәбәпләрен, кайбер каһарманнарның шул көрәштә тоткан урынын яктыртуы Байкучатов- ка үзен ышанычлырак тоярга, дөрес юлдан атлавын белеп, канатланырга ярдәм итте. Шуңа күрә ул хәзер Чархараска таба кыю һәм гайрәтле төстә юртты Төрле уйлар эчендә барганлыктан, үзе артын- 42
нан мыштым гына ияргән җан иясенең аяк тавышын ишетмәде.
Бер-бер артлы теркелдәгән ике күләгә әнә шулай шактый җир узды, аннары тымызык һаваны сискәндереп револьвер шартлады Бәхетенә, сукыр пуля бу юлы да Фарукҗанга тими дувалга килеп кадалды. Чырае качса да. чекист чамасыз каушап төшмәде, секунды белән маузерын тартып чыгарып, билгесез дошманына ут ачты _ Аннары йөгәнне кулыннан ычкындырмый гына Тимеркүгеннән 7 сикереп төшеп, коймага елышты да. тирә-ягына колак салып, баскан = җирендә тораташтай катып калды Таштимер дөрес кисәткән икән. g бүген инде икенче мәртәбә колак төбеннән пуля сызгырып узгач. ф Фарукҗан үзен чын-чыннан эзәрлекли башлауларына ышанды Шак- - тый вакыт шым гына торса да. бүтән ят тавыш-фәлән ишетелмәде. 4 Байкучатов исәбенчә. ул хәзер Чархараска. чүлмәкче Хушмәмәт яши “ торган мәхәлләгә килеп җиткән иде Бәлки һөнәрченең чүлмәк-ләрен дә башка берәүгә төбәлгән пуля челпәрәмә китергәндер9 s
Аңа бу юлы да кире борылып һөҗүмгә ташланудан һәм әнә « шулай ят җирдә кемгәдер мәрә булудан сакланырга, биек дуваллар- « га ышыклана-ышыклана юлын ары таба дәвам итәргә туры килде. н Бормалы тар урамнар Байкучатовны бераздан Чека урнашкан кәрвансарайга алып чыкты
24
Аякларына чүпрәк ураганмыни, атлар елдам гына чапса да. тояк тавышлары бик яңгырамый иде Кыр буйлап элдертәләр, дип уйлады Балҗан. Тик кайсы якка9 Юлдан сул кулга юнәлделәр, ахры, кеше күзеннән аулак җирләр аша узаргадыр исәпләре Нинди афәт соң бу9 Юлбасарлармы, хатын-кызларны мыскыл итеп кызык табучы азгыннармы. яисә аларны сатып кәсеп итүче пычрак җаннармы Балҗанны әсир итүчеләр9 Очраклы эләктеме имансызлар кулына, әллә алдан уйлап корылган тозакка төштеме? Дөяләргә асылган төенчекләрне онытып, нигә аңа гына ташландылар9 Әллә соң юлдашларын талаганны миңгерәгән Балҗан күрергә генә өлгермәдеме9 Карт белән карчык ни өчен ай-һай салмады9 Ул чырылдап-тиберченеп каршылык күрсәткәндә, нигә ярдәмгә килмәделәр икән9 Дөрес. Балҗан үзе дә кинәт ясалган һөҗүмнән, карчыга алдындагы чебештәй, куркып, аптырап калды, әмма озын тормыш юлы узган кәрванчы карт үзен терерәк, батыррак тотарга тиеш иде кебек
Атлар әле һаман җитез чапканлыктан, Балҗанның артка каерып бәйләнгән кулларын җеп кисә, уңайсыз рәвештә утырганлыктан, аның гәүдәсе ватыла, үзе менә-менә җиргә тәгәрәп төшәр сыман тоела иде. Әмма ияр ат аркасына ипле урнаштырылган һәм аның бавы яхшы тартып бәйләнгән, өзәңгеләр таман кыскартылган, әсир нык «тышауланган». шуның өстәвенә, җайдаклар аны уяу күзәтә, димәк, явызлар кулыннан үзеннән-үзе котылу мөмкинлеге бөтенләй юк иде
Бер сәгать чамасы бик кызу барганнан соң. төркем адымын әкренәйтте һәм Балҗанның колак төбендә диярлек
Өлгергән җимеш кебек, өзеп алуны гына көткән икән Чибәркәебез! — дигән тавыш яңгырады
Аңа икенчесе үтә хирес рәвештә авызын чәпелдәтеп
— Уша казакъ кызлары җөдә ширин булады кү.— дип җавап бирде.— Ходай язган булса
— Йә-йә!—дип кырыс кына тыйды аны беренчесе.— хәрәмгә бикәр күз кыздырмыйк
Боеручан төстә сөйләшүенә караганда, кырыс тавышлысы төр
кем башлыгы иде. ахры. Ул өченче җайдакны йомыш кушып каядыр ашыктырып җибәргәч, нәфесе кузгалган егет тагын телгә килде.
— Ир азыгы белән бүре азыгы юлда имәсме7 — диде ул шаярткан сыман — Нәзир әкәнең барыбер аңарда күңеле юк.
— Каенатасы чая кеше булмаса. беренче хатынын да бик күптән күңеленнән чыгарыр иде инде ул.
— Гомер иткән бикәчләре кинәт нигә артыкка әйләнгән соң әле7 Шундый чибәрләр дә ярамагач
— Аның күз аткан былбыл кошы тагын да асылрак сөяк шул,— диде кырыс ир.— Нәзир дамелла шуңа өйләнер өчен..
— Алайса нәкъ вакытында гына юкка чыккан аяклы каза белән нигә булаша соң ул?
Балҗан үзен әсир итүчеләрнең һәр сүзенә шым гына колак салып бара иде Баш басмачы җавабы егеттән битәр аны күбрәк кызыксындырганлыктан. ул хәтта сулыш алырга да куркып, туктап калды Тирә-як тын. салкынча. атлар ышанычлы һәм җиңел атлый иде Аны-моны дәшми бераз баргач кына, ирләрнең өлкәне, тел астына салган тәмәкесен җиргә төкергән шикелле, кыска гына итеп:
— Шулай кирәк! — диде
— Ни өчен?
— Дошманына бушлай бүләк иткәнче, түләгән калымын төрекмәннәрдән кайтарыр ичмаса Монда кирәкмәгәнне сайрап, дамелланың данын сатып та йөри алмас
— Без юкка тегеләрне иректә калдырдык,— диде аңа иптәше.— Карт-корының теле шулай ук дилбегә буе.
— Син нәрсә, аларны чынлап та очраклы юлаучылар дип белдеңмени?— дип көлде өлкәне.— Дамелланың башы шуңа да җитмәгән дип уйладыңмы?
Төн карасын ертып барган җайдакларның беразга сүзләре өзелде. Басынкы гына сулкылдауны ирләр ишетмәде. Балҗан исә тавышын тизрәк үз эченә йотарга ашыкты. Кем кулына эләгүен, үзен кая алып баруларын вакытыннан алда белгәнлеген һич тә сиздерергә ярамый иде. Кайларга ризык тартадыр инде, дип рухы төшү шунда ук өмет белән алышынды Төрекмәннәргә кадәр ара ерак, бәлки әле яхшы күңелле кешеләр дә очрап куяр, я булмаса Амантайлар эзгә төшәр. Ахыр чиктә басмачыларның кайнар канлы комагаен сынап, юри уңаена сыйпап карарга да була!
Балҗан бикле өйдән хәйлә белән чыгып качып, үзеней ничек итеп ялгызы гына Каганга килүен һәм Амантайны эзләп табуын исенә төшерде Нәзирнең нишләтүен белгәч, сөйгәненең - йөзе кара янып чыгуы әле дә хәтерендә. Кызык та соң инде бу ир-атлар. Әйтерсең, Балҗан шуңа кадәр әлеге зобаныйның никахлы хатыны булып ике ел гомер кичермәгән иде. Бәлки Амантай аның үзе белән кушылганчы тормышын игътибарга алырга, үткәнгә дәгъва белдерергә хаксыз булуын төшенгәндер7 Инде үзенекенә әйләнгәч. Юкка гына мылтык атарга өйрәтеп маташмады лабаса. Киләчәктә безне тагын нинди бәла көтмәс, дип хәнҗәр әзерләве дә тикмәгә генә түгел иде!
Ул өзәңгегә киерелебрәк басып, кәвеш олтырагы астындагы тимер катысын яхшырак тойгач, кайнарланып: Юк-юк, бу юлы мин ерткычлар иркенә җиңел генә бирелмәм»;-—дип пышылдады һәм яңадан Амантаен күз алдына китереп, үзен аңардан аеручыларга карата йөрәгендә нәфрәт һәм үч кайный башлавына, бу хисләрнең бөтен барлыгына чыдамлык һәм гайрәт өстәвенә сөенде
Җайдаклар бер юыртып, бер сикертеп чаба-чаба билгесез караңгылык эченә, алга, киләчәккә савылып керүен дәвам итте. Үз ихтыярыннан мәхрүм Балҗан исә бу вакытта күңеленнән кирегә, үткәнгә китеп бара иде.
Дөрес, анда да караңгылык җитәрлек, аның иң куесы, иң чирканчыгы — Нәзир белән аулакта калган төн иде. Шәрабтан, хайвани теләктән исергән тылмач аңа. җәйранга ташланган чүл бүреседәй ыргылды һәм мәхәббәт минутларын әллә ниләр хыялланып көткән кызны. ерткыч шикелле, дуамал комсызланып ботарлады да җиңүчән кыяфәттә түшәккә тәгәрәп төшеп, бик тиз гырылдап йоклап та * китте Ул төнне Балҗан таңга кадәр елап чыкты Шәрыкның бер - хикмәт иясе: ’Урынсыз сүз. моңы юк кешенең җыры, җаның тарт- - мае кеше белән мәхәббәт уены—дөньяда иң күңелсез өч нәрсә * менә шулар».— дип юкка гына әйтмәгән икән' “
Амантай белән Бохарада очрашканда һәм аңа ияреп Каганга = килгәндә ул инде, чәчәкләре күптән тапталган болын шикелле, нур- п сыз һәм боек иде. Каган урамында бер дә уйламаганда каршысына " килеп баскач. Балҗан аңарда әле кайчан гына үзенә яшертен сокланып. нәрсәдер көтеп, ымсынып караган егетне түгел, тәмам бата “ башлаганда тартып чыгарып сау калдырырлык танышын — атасы- е ның элекке ярдәмчесен генә күрде, мәгәр яңадан араларында якты * җеп сузылыр дип һич тә башына китермәде Никах укылганнан соң бер юрган астына кереп сыенгач исә Амантай аны бигрәк тә шаккат- тырды. Ул аңа шактый озак орынмыйча ятты Балҗан инде кимсенә. мендәрне шыпырт кына күз яшьләре белән чылата башлаганда гына, кыяр-кыймас кочаклап алды Ялгыш кагылып китеп, егетнең кул аркасы тоташ тирләп чыгуын тойгач, ул аның халәтен, җиһанның сигезенче могҗизасына тап булгандай, дулкынланып күзаллады һәм йөрәгенә тула башлаган шатлыктан кайнар күз яше янә бәреп чыгуын сизми дә калды. Лаек идеме соң ул мондый ихлас, пакь күңелле, әле беркайчан да кыз куенын күрмәгән егеткә’’ Кеше икәнлеген, үзенә бик кадерле икәнлеген тоярга форсат биргән юмарт җанга тиешенчә түли—лаек пакьлек, ихласлык, матурлык бүләк итә ала идеме соң ул9 Бәхеттән исергән Балҗан бу турыда ни шул төнне, ни соңрак үзенә-үзе хисап кылмады бугай Бары хәзер генә ул бу таш табаннарның үзен кемнән, нәрсәдән мәхрүм итәргә җыенуларын бик ачык төшенде. Юк инде, дип уйлады Балҗан нәфрәт белән, мин хәзер Амантайдан аерылуга алай бик җиңел, күндәм генә риза булмам Пычрак хәшәрәтләрнең дөнья тоткасыдай кукраеп йөрергә хаклары юк Аларга үзләренекедәй мәкер, көчне генә каршы кую аклана
һәркайсы үз уйларына чумган өч җайдак күпме юл узгандыр — Балҗан моны тәгаен генә һич тә өзеп әйтерлек хәлдә түгел иде Күзләрен бәйләгән яулыкны чишеп алуларына караганда, таныш җирләрдән шактый ераклашкан булсалар кирәк Басмачылар саклыгы көлке һәм мәгънәсез — төн караңгылыгында пәрәнҗә аша болай да ни аера ала инде тоткын7 Ниндидер кое янына килеп туктауларын да ул бары су өслегенә чупылдап төшкән чиләк тавышыннан гына чамалады Атларны сугаргач, алар юлны тагын дәвам иттеләр һәм, таң атып кояш шактый югары күтәрелгәч кенә, хуҗасыз көтүчеләр торагына очрап, ял итәргә туктадылар
Җир өстеннән, укмашкан балчык өемедәй, түбә сырты гына калкып торган һәм. тәмам якынлашканчы, барлыгы да беленмәгән базкуышның ишеге биксез иде Иярен чишеп, атын тышаулап җибәргәч. басмачыларның өлкәне калган эшнең барысын ярдәмчесенә йөкләп, ерак китмичә генә хаҗәтен үтәде дә. мылтыгын, юл төенчеген алып, куышка кереп китте Комагай егет исә. әллә арыганлыктан. әллә юри әкрен кыймылдаганлыктан, ипләп кенә башта үзенекен, аннары Балҗан атланган атны тышаулады Сахрада икәү генә калгач, каймак күргән мәче төсле, хатын тирәсендә бөтерелеп
— Байбичә. юл өшәндермәдеме7 Әле авызыгыз кипмәдеме'1 — дип сайрый башлады
Аяк-кулларын бәйдән бушаткан арада бете котырган басмачы аңа чамадан тыш сыланып әрсезләнсә дә. Балҗан чыгымламады, хәлдән тайган кеше сыман, бөтен күкрәге белән аның өстен;» үзе ишелеп төште Егет аны бик рәхәтләнеп кочаклап алып, елдам гына йомшак җирләрен капшый-капшый. пәрәнҗә читен күтәрде дә:
— Вай-вай. ни булды сезгә7 — дип эндәште.
Балҗан. иркә бала кебек назланып, җавап урынына үзе сорау бирде:
— Килеп җиттекме инде?
— Кая?
— Сез мине үзегезгә кәләш итеп урламадыгызмыни?
Егет, муенына асылынган хатынны чәчваны ачылып киткәндә майлы күзләре белән ялмап. ике дә уйламастан:
— Без хәзер гомергә кавыштык инде, өрек җимешем.— дип авызыннан бал тамызды.— Без хәзер
Балҗан. кайнарланган комагайга ышанган шикелле, күзләрен тутырып тагын бер карап алды да. соклангандай:
— Сез нинди кыю!—дип пышылдады.
Аннары басмачы кочагыннан кинәт шуып чыгып, оялган һәм каушап калган кыяфәттә үзе атланып килгән юрганың арт санына сукты да базкуыштан читкә таба атлап китте.
— Сез кая болай?
Ташы кызган егет җавап көтеп тормады, әсир хатын артыннан ташланды һәм ике сикереп, бер атлап куып җитте дә кочаклап алды. Чәчванын ачып, шашып үбә башлагач. Балҗан нәфрәттән тетрәнеп, каты бәрелүдән үзен көчкә генә тыеп:
— Сез нишлисез7 Әле без никах укыттырмаган ич!—дип терсәкләрен тырпайтты.
— Без барыбер бергә булабыз кү
— Алайса юлдашыгыз ял итә торсын, ә без монда тукталып тормыйк, кузгалыйк.
Егет бер генә минутка икеләнә калды, әле атлар, әле базкуыш ягына күз йөгертте, әмма җиңелчә мавыгуыннан, шул ук вакытта иптәше алдындагы җаваплылыктан арына алмыйча, нәфесен уятучыны тагын шунда ук кысрыкларга кереште. Эшнең үзе уйлаганча барып чыкмаячагын күреп. Балҗан карыша башлады һәм уңаен туры китереп, сиздерми генә кәвеше эчендәге хәнҗәрен суырып алырга тырышты Ләкин әүмәкләшү бөтенләй көтелмәгәнчә тәмамланды Ул. күлмәге ертылып, терсәкләре сыдырылып, чарасыз калганда гына, ярдәмчесенең куышка озак керми торуын ошатмаган кырыс башлык тышка килеп чыкты һәм аны әтәч кебек хәлдә күреп алуга, йөгереп килде дә наган түтәсе белән бар көченә юлдашының чигәсенә сылады
— Сиңа шәригать кагылмыймыни?!
Комагай егет көлтә кебек җиргә тәгәрәде, мышкылдап чыккан Балҗан аягына торып басуга, киемнәрен төзәтә башлады
— Ә син нигә кычкырмадың? — диде үксегән хатынга кырыс басмачы.
— Буып үтерер, дип курыктым.
— Бар. базкуышка кер'
Чигәсеннән шаулап кан аккан яшь басмачы бер-ике тапкыр ыңгырашып. көзән җыерган шикелле тартылып куйды да. җаны чыккандай. хәрәкәтсез калды Агарынган Балҗан. эсселе-суыклы булып, арты белән көтүчеләр торагына таба чигенде, аннары өлкән басмачының сәер карашын тоеп, аңа аркан борылды.
Куышның түрендә сәке, ишек төбендә сулы чүлмәкләр, кечкенә казан, турсык, тагын кайбер көнкүреш әйберләре күренә иде. Димәк, хуҗалар кайдадыр шушы тирәдә генә көтү көтә. Бу уй аны бераз 46
тынычландырса да. Балҗан сәкегә килеп утырырга кыймады, аулакта хәнҗәрен олтырак астыннан алып, ычкыр бавына такканнан соң. почмакка барып сөялде Озын итәк каплаган корал һич тә беленерлек түгел иде. Караңгыга күзе ияләшкәч, ул ишек катындагы почмакка сөялгән мылтыкны да күреп алды. Аны сафтан чыгарырга кирәклеген аңласа да. моның юлын белмәгәнлектән. һаман шул көе * терәлеп торуын дәвам итте. Иптәшенең башына җитте, ахры, бу f зобаныи • Басмачы ишектә озак күренмәгәч, ул бераз батыраеп. * мылтыкка үрелде, аның корулы икәнен ачыклап, сак кына пулясын 5 чыгарды һәм аны көтүче кирәк-яраклары арасына яшерде
Басмачы башта аңа әллә ни игътибар итмәде, кечкенә казанны „ тышка алып чыгып чәй кайнатты, аннары юл төенчегеннән пәтер. ч каклаган ит. хәлвә чыгарып, тамак ялгарга кереште Көтүче чыная- „ гына чәй ясап, табынга тоткынын да чакырды һәм ризыкка җи- х тешергә боерды: “
— Тамак ялгап ал. аннары безнең юл озын булачак әле.
Аның юмартлыгыннан өреккән әсир *
— Иптәшегезне чакырмыйсызмыни9 — дип авыз ачты
— Аны алыштыра алмас, дип куркасыңмыни9
Бер басуда үскән тигәнәк икән болар, дип хәвефләнде Балҗан Басмачы исә аны бүтән кыстап мәшәкатьләнмәде, үз милкенә күз салгалап алучы хуҗа шикелле генә караштырып, ризыклануын белде. Шулай хәтсез ургач, сусын кандыргач, дога кылып, азык-төлеген җыйнады да:
— Хәзер эссе басылганчы бераз ял итеп алабыз.— диде
Тоткын әле һаман элек килеп сыенган почмагында посып утыра иде Басмачы аңа сөзеп карап торды да
— Йә, сәкедәге түшәккә барып ят! — дип әмер бирде
— Ә сез?
— Сәке киң. мин дә шунда сыярмын.
— Юк. юк.
Дөньяга баш ияргә җыенмаган Балҗан, басмачының аны ипкә китерергә тәвәккәлләвең тоеп, түргә елышырга мәҗбүр булды Ишек эчтән бикләнгән, әмма ул ачык булган хәлдә дә мыек кабарткан бәндәнең озын кулларын читләтеп тышка атылу һич тә мөмкин түгел иде. Аның хәрәкәтен сүздән чыкмау дип кабул итеп, басмачы тыныч кына кәвешләрен һәм чапанын салды, наганын чапан астына шудырды, аннары мутланып
— Хатыннарның ирләр кагылган җире тәмугта янмавын беләсеңме. киленчәк’’ — дип эндәште
— Сезгә оят имәсме, әкә? Шәригать.
— Ә-әй. куйчы, куй. шәригать — тегендә баргач, бүгенгә син монда минеке генә, киленкәем1 — диде басмачы күзләрен майландырып
Түргә таба якынлашкан алып гәүдәле табак битнең теләгенә ирешер өчен бернидән дә тайчанмаячагын, бая ярдәмчесенә кешене бәладән коткарыр очен түгел, үз өлешенә нәфесен сузганга гына ут капкандай ашыгып ябырылуын Балҗан хәзер инде бик ачык төшенде. Аның күз алдында әле уйнашка кымырҗыган басмачының җирәнгеч азгын йөзе, әле Амантаеның ачынып сытылган чырае бии башлады. Битләре ут янган хәлдә ул стенага килеп терәлгәнче чигенде дә. кайнар кочакка эләгүен тоюга, итәк астыннан мыштым гына булат хәнҗәрен чыгарды һәм. үзе бер яккарак тайпылып, аны җан ачысы белән дошманының кендек астына батырды Кочак бераз бушауга, хәнҗәрен суырып алып тагын бер кадады, аннары чапан астындагы наганны кулына төшерде
— Ах син. талак фетнәсе' Җалә
Хәзер инде Балҗан зәһәр сүгенүне аның соңында теле көрмәк-
ләнгән ерткычның аһылдавын колагына да элмәстән. «ә» дигәнче куыш ишеген каерып ачты да абына-сөртенә сахрага ыргылды. Калтыранган кулындагы канлы хәнҗәрен комга сөртеп кынына салганнан соң. тышаулы атларның якындагысын кабалана-кабалана иярләде һәм. яшь басмачының аяк астында дип әйтерлек аунап яткан өр-яңа мылтыгын бар дип тә белмәстән. күз ачып йомганчы юртакка менеп атланды Үкчәләре белән төюгә карамастан, аты бер дә алдырып китмәгәч кенә, сәбәбен чамалап, кире иярдән сикереп төште һәм тышауны хәнҗәре белән тураклап атты.
Бахбайны ул бертуктаусыз көнчыгышка таба куалады. Әгәр якын арада берәр кышлак-мазарга тап булмаса. ахыр чиктә Сәмәр- кәнд-Чаржуй тимер юлына килеп төртелү иде исәбе Аннан инде кичә кояш баеганда алны-артны юньләп уйламыйча ашыгып чыгып киткән Каганга — Амантае янына эләгү кыен булмаска тиеш иде.
Әмма бәхетсезлек потлап килә, мыскыллап кына китә шул!
25
Ничек кенә арымасын. Фарукҗанның йокысы уяу булып чыкты — ул уянганда сәгать әле алты да тулмаган иде. Аксолтанов кисәтүен хәтерләп, кояш җелекне киптерә башлаганчы, башта ул Каганга барып җитәргә җыенды. Аннары ниндидер эчке сиземләүгә буйсынып. ниятен үзгәртте дә Чархарас мәхәлләсенә юл тотты. Үзенә төнлә нәкъ менә шул тирәдә атулары да тикмәгә генә түгел сыман тоелды Бу мәхәлләнең шәһәр читендәрәк урнашуы һәм пайтәхетне тышкы дөнья белән бәйләп торган капкаларның берсенә орынган булуы да игътибарга лаек иде. Бигрәк тә шунда яшәүче Хушмәмәт останың чүлмәкләре тиктомалдан кырыла башлагач. Беренче карашка мәзәк, даулы заман өчен исә шактый гадәти тоелса да. һөнәрченең телгә керүе Фарукҗанны сагайтып җибәрде.
Офыкта пәйда булган бакыр шар алтынсу төскә манылгач кына, ул кәрвансарайдан кузгалды. Иртә матур, һавасы саф һәм беркадәр салкынча иде Ерак кышлаклардан базарга килүчеләрне исәпләмәгәндә. шәһәр урамнары әле һаман, агачлары кисеп атылган бакча шикелле, шыр иде Фарукҗан көндезге ыгы-зыгыдан, шау-гөрдән ял итеп яткан мәйданнар һәм урамнар буйлап елдам гына узып, Чархараска якынлашты Шул мәхәлләгә аяк баскач, чүлмәкчене со-рашыр өчен беренче очраткан кешесенә мөрәҗәгать итте һәм аның ярдәмендә бик тиз Хушмәмәт останы эзләп тапты, һөнәрче инде аяк өстендә — ишәген җигеп базарга китәргә әзерләнә иде. Исәнләшеп үзенең кем икәнлеген һәм ни өчен килүен аңлаткач, Фарукҗан:
— Хушмәмәт әкә. әлеге чүлмәкләрегез кайда торганда ничек ватылды соң? — дип сораулар бирә башлады.
Хуҗа аны төп йорттан бер читтәрәк салынган лапас сыманрак корылма янына альт килде. Аның ишегалды тарафы ачык булганлыктан. эчтәге шүрлекләргә тезеп куелган эреле-ваклы чүлмәкләр әллә кайдан ук күренеп тора иде.
— Менә шушындагыларның өчесен харап иттеләр.— диде хуҗа — Билгеле, чүлмәк кенә түгел, адәм башлары да исәпсез-хисапсыз тәгәрәтелгән хәтәр заманда минем югалту әллә ни имәстер. Шулай да. әгәр алар ватылмаган булса, акчасы кесәмне тишмәс иде.
— Ничек ватылды икән соң алар’
— Үз күзем белән күрмәдем, йоклый идем. — диде Хушмә!иәт.— Мылтык шартлауга сискәнеп уянган гына идем, чүлмәкләрем челпәрәмә килү тавышы янә дә һушымны алды.
— Аларга нәрсә, кем зыян китерүен чыгып карамадыгызмы?
— Мин әйванда ята идем, кеше-кара керсә, күзгә чалынмый кал-
мае иде Таш атсалар, иртән табылган булыр иде
— Димәк, пуля тигән7
— Башыма төшкән бәла инде, ходайның язганы
Фарукҗан чүлмәкченең күндәм кыяфәтенә бер генә күз сирпеп алды да ишегалдын лапасны тикшерә башлады Урам ягы коймасы ике метр биеклегендәге дувал булганлыктан, лапастагы чүлмәкләргә килеп тигән пуля, димәк, шактый биектән атылырга тиеш иде. Ат өстеннән яки .. Урамның каршы ягында — икенче катында балаханәсе булган бер генә йорт күренә, ул Хушмәмәтләрдән хәтсез сул кулдарак иде. Фарукҗан ватылган чүлмәк урыныннан шул якка күз салды һәм канәгатьләнеп тамак кырып куйды Балаханә түбәсеннән монда бик иркен ут ачарга була иде Билгеле, Хушмәмәтнең үз өе түбәсеннән дә мөмкин, ләкин анысы инде башка сыймый Ә тегеннән...
— Сәгать ничәләрдә аттылар7 — диде ул хуҗага
— Төн уртасы җитмәгән иде әле Бәлки уникенче яртылар гына булгандыр
— Сез моны ничек белдегез соң?
— Әтәч бар ич безнең Күршеләрнең дә...
— Ә. әйе. әйе. дөрес. Хушмәмәт әкә, сез нәрсә, шуннан соң үзегезгә зыян китерүчеләрне барлап карамадыгызмы7 Әйтик, урамнан7
— Төне днммә-дөм караңгы иде Аннары эчемә шөр дә йөгерде Үземә гөпелдәтмәсеннәр тагын, дип каушап калдым
— Шуннан? — Чүлмәкченең икеләнүен күреп. Фарукҗан аңа ныграк басым ясарга омтылды — Бернине дә яшермәгез, әкә. без бу вакыйганы тикшерергә алынганбыз икән, күршеләрегездән дә сорашачакбыз бүтән чаралар да күрәчәкбез Ышаныгыз, без капчыкта озак ятмас
Егет сүзе бер булыр. — диде* ниһаять Хушмәмәт оста, үзе өчен нәрсәнедер хәл иткәндәй — Барын да булганча гәперәм Чүлмәкләрем тәгәрәп вәйран килгәннән соң4 койма артында урамда шундук ниндидер кыштырдау, аннары ыңгырашу тавышы ишеттем
— Шулай дип уйлаган идем аны1 Йә-йә, дәвам итегез.
— Шуннан соң миңа да җан керде* Торып чапанымны бөркәндем дә дувал буена бүкән алып барып, урамга күз салырга кузгалдым Бәлки ярдәмгә мохтаҗ яралы ыңгырашадыр, дип уйладым Тик шулчак мине ат пошкыруы туктатты Аннары таза-сау кешенең сүгенүе ишетелде. Нугайча Мин. билгеле, басып торган җиремдә катып калдым да шым булдым
— Тышка үрелеп карамадыгызмы7
— Карадым, тик соңрак, әлеге ике җайдак урыныннан кузгалгач кына,— диде Хушмәмәт
— Төн кошларын танымадыгызмы7
— Юк Алдасам — гомеремнән бәрәкәт тапмыйм Төне җөдә караңгы булганлыктан, болар күзгә ике күләгә кебек кенә шәйләнде Икесе дә эре сөякле Тик миңа шунысы бик сәер тоелды янәшә барган җайдаклар бер-берсенә янтайган шикелле иде Мин әле: болар- ның берсе икенчесен тотып бармыймы икән, дип тә уйлап куйдым
— Башка берни дә күрмәдегез, ишетмәдегезме7
— Аның тагын бар кызыгы да шунда инде Болар күздән югалырга да өлгермәде, артларыннан янә ике җайдак узып китте Аралары ерак имәс иде, димәк, ату тавышын алар да ишеткән булырга тиеш Ләкин шуңа да карамастан, соңгылар вәкарь белән генә атлый, алдагыларны куып җитәргә һич тә ашыкмыйлар иде
— Җайдаклар кайсы якка китеп югалды7 — дип сорады Фарукҗан
— Каршы капкасына таба
Аннары сез яңадан йокларга яттыгызмы7
— Юк. Урамда әле һаман хәрәкәт тынмавын күргәннән соң. миңа да гайрәт керде.— дип көлемсерәде Хушмәмәт.— Бераз колак салып тордым да. бүтән ят тавышлар ишетмәгәч, шәм кабызып, бая ыңгырашу тавышы яңгыраган койма буен барып карадым Җирдә кан тамган урыннар каралып, беленеп тора иде. Таптана торгач, арырак тагы да гаҗәбрәк бер нәрсәгә күзем төште.
Хуҗа кешенең тынып калуын күреп. Фарукҗан:
— Нәрсәгә9 — дип сорады
— Хәзер күрсәтәмен.
Хушмәмәт оста шулай диде дә өенә кереп китте һәм тиздән кулына уч төбе кадәрле генә затлы көзге тотып, кире ишегалдына чыкты. Фарукҗан табылдыкны күреп, гаҗәпләнә калды, чөнки ул мондый хатын-кыз әйберен түгел, револьвер, хәнҗәр ише берәр корал яки фуражка, кулъяулыгы шикелле нәрсә көтә иде.
— Көмеш, ахры. бу.
— Әйе. көмеш, җитмәсә, бизәкле Әйбәт оста сырлаганга охшый. Кызым аңа бик сөенде инде.
Көзге артындагы. Гүзәллеге арта бара һаман аның, шул гүзәлгә корбан булыр, ахры, җаным . дигән шигырьне укыгач. Фарукҗан
— Тик моны сездән алып китәргә туры килер шул.— диде.— Җинаятьне ачарга булышуы ихтимал
— Ала бирегез. Мин инде аны ватылган чүлмәк әҗере дип кенә күңелемә сыйдырган идем
— Бүтән нәрсә күзегезгә чалынмады инде ул чакта'’ Әйтик, пуля?
— Юк. күрмәдем, ходай шаһит кү.
— Көзге яткан урынны чыгып карыйк әле.
Алар капка төбеннән сул кулга борылып, урам буйлап койма тирәләрен караштырды ip. Фарукҗан иелеп бармаклары белән җирне дә капшап маташты Тик кан табы әллә кайчан кибеп, туфракка аралашып беткән, дувалдагы эзләрне дә. бусы фәләннән калган, дип өзеп кенә әйтерлек түгел иде.
— Соңрак бу тирәдә берәр шикле адәм әйләнеп-тулганып йөрмәдеме9 — диде Байкучатов.
— Күрмәдем. Аннары капка төбен каравылларга вакытым да юк лабаса Чүлмәкләрне шәһәр тышында яндырам
— Ә теге балаханәле йортта кем яши?
— Бер сәүдәгәрнең өлкән хатыны Айдан артык туган кышлагында сыйланып ята инде ул. йорт-җиренә күршеләр генә күз-колак булып тора
— Ире. балалары монда тормыймыни9
— Балаларын үзе белән алды Сәүдәгәрне беләсездер инде, ярты гомере юлда уза. Күршебезнең базарга якынрак җирдә тагын бер өе бар. ул күбрәк шунда яшь хатыны белән әвәрә килә. Бу йортын сатачак икән, дигән сүзләр дә йөри.
Фарукҗан күз-колак булучы күршеләрне һәм Хушмәмәтне ияртеп. үзендә шик уяткан утарны карап чыкты, баскыч таптырып, балаханә түбәсенә менәргә дә иренмәде. Йортның урам ягына тәрәзәләр уелмаганлыктан, түбәгә ул аеруча игътибар итте Аннары хуҗаның исемен, яңа адресын язып алды һәм үзенә ияргән ир-аттан әлеге төнге ату турында сорашканнан соң, биш былтыргыны кем хәтерли инде , дигән җаваптан бүтәнне ишетмәгәч, кире чүлмәкче ишегалдына әйләнеп кайтты да:
— Хушмәмәт әкә. сез ватылган чүлмәкләр тирәсендә пуля-фәлән тапмадыгызмы9 — дип мөрәҗәгать итте.
— Юк шул. тәксир. Хәер, мин аны эзләмәдем дә, кургашын кисәген табудан һөнәрчегә ни файда?
— Шул вагыйгадан соң лапасны себердегезме соң9
— Туры килде билгеле.
— Чүпне кая түктегез9
Фарукҗан башта чүлмәкләр тезеп куелган шүрлекләрне күздән кичерде, аннары, тавык шикелле, чүплектә казына башлады Озакламый ул хуҗаны гаҗәг.сендергән шатлыклы аваз белән:
— Менә уңдым! — дип кычкырды — Инглиз винтовкасыннан ат- £ каннар Монысын көтмәгән идем мин монысы — табышмак!
Байкучагов Чархарас мәхәлләсеннән Башта Тураевларга юнәлеп. £ анда бикле ишеккә очрагач. Аксолтановларга да сугылды Якташы ф иртәләгән кунакка сәерсенүен сиздермәде, эшлекле төстә өйгә чакыр- s ды *
— Шәмгун абый.— диде Фарукҗан. әлеге табылдык көзгене чы- » гарып,— узып тормыйм, менә бу әйберне ачыклар өчен генә кагы- -° луым. Сезгә таныш түгелме ул? s
Аксолтанов көзгене, бигрәк тә аның артындагы язуларны һәм * бизәкләрне кат-кат карагач:
— Кайдан алдың моны9 — дип эндәште
— Анысы инде Чека сере, сез башта үзегез әйтегез әле
— Кара син чукынмышны.— дип елмайды Аксолтанов.— әле миннән дә сер яшерәсеңмени9 Әйтсәм әйтим инде алайса көзге артына мәшһүр Җәми шигыре сырланган
— Ю-ук. мине шигырь кызыксындырмый, көзгесе таныш түгелме дим. Шәмгун абый9
— Аһ. шулаймыни9 — диде Аксолтанов шаяртып — Ә мин тагын шигырь язучыны ачыкларга телисең дип торам Өеннән алып чыккан идеңме моны9
— Кемнең9
— Шиһабетдиновның
— Алайса бу көзге аныкы?
Шиксез Көзгене хатынына бүләк итеп җибәрергә җыенган иде ул Мин аңа шигырь астына үз исемен дә өстәргә киңәш иткән идем
— Ә ул9
— Шигыре төчерәк, диде Соңыннан риза булып, хәнҗәр очы белән Б» хәрефен яза башлаган иде. булдыра алмады Менә бу нәни сызыкны күрәсезме9
— Күрәм.
— Баһаветдин сызды инде аны. Эше пешмәгәч, көмешчегә яздырырга ниятләде. Тик өлгерә алмаган икән шул мәрхүм
— Сез мине генә үртәмисезме. Шәмгун абый9
— Шулай иза чигәсем генә калган инде
Аксолтанов аңа җитди карашын төбәп, бүтән берни дә эндәшмәгәч. Фарукҗан көзге табылу хәлләрен бер-ике авыз сүз белән сөйләп бирде дә
— Ярый, мин сезгә соңрак иркенләп бер сугылырмын әле.— дип саубуллаша башлады — Хәзер ерак юлга җыенасым бар
- Болай булгач. Бохараның үзендә генә казынсаң, күбрәк уңмассыңмы икән?
Белмим Тик мин Рахманкол белән сөйләигми тынычлана алмам. ахры
Фарукҗан кәрвансарайга яшерен почтаны екыр өчен генә 'кайтты. Әмма яңа килгән ике хатка аның бу юлы да тдгпе үтмәде Чека председателе кисәтүен онытмаганлыктан. ул аларйы тотын, шундук Әминев янына ашыкты. Ят кешеләр чыгып китүгә, аның кабинетына җилле генә килеп керде дә. кәгазьләрен селкеп
— Галимҗан абый, көймәм тагын ко.мга терәлде,—диде — Әллә юри таҗикча гына яза инде болар9
— Кемнәр9
— «Бум» белән « Биһуш >ны әйтәм
Әминев хатларга бераз күз йөгерткәч, Биһуш язмасын бик 1 тиз кире Фарукҗанга сузды
— Монысыннан ботка түгел, өйрә дә пешерә алмабыз
>Бум» хаты кызыклырак иде. ахры. Чека рәисе аны кат-кат < караштырды һәм шул арада берьюлы Байкучатовны кичәге эше > хакында хисап та бирдертте. аннары тагын агент язмасына төбәлде I
— Туры килә кебек бу.— диде ул аннары көлемсерәп — Бер яшь әтәч турында хәбәр бирә Бум Хәтәр кош икәнлеген, кирәкмәгән- нәрне белүен, теләсә кая тыкшынуын, тозакка эләкмәвен искәртә. Чәйханә һәм урамдагы төнге бәрелешкә ишарә ясый.
— Минем турыдамы9
— Күрәсез йч Таҗикчагызны шомарта төшәргә кирәк. Бохарада ансыз уңышлы эш алып бару кыен
— Бәлки безгә эчкерле Бум нардан тизрәк арыну хәерледер9 ■ Мондый агентларга таянган Нурморатовтан да
— Юк инде, сайрый башлаганда гына киек кошларга кизәнмик әле.— диде Әминев — Бөтен яшерен почтаң шушы гына идеме9
— Әйе
— Менә бусы начар Бу кайберәүләр арасында бары тик яңа элемтә юлы көйләнә башлавын гына расларга мөмкин Без. мөгаен, аларны вакытыннан элек өркеткәндер
— Ихтимал.
Хатларда Шиһабетдинов үлеменә баглы яңа мәгълүматлар булмавын ачыклагач ук. Фарукҗан Чека рәисе кабинетыннан тизрәк чыгып ычкынуны гына карый башлады Шуңа күрә ул сүзне тагын хәрби комиссар йомышчысына. Иргәшләр кышлагындагы хәлләргә, күчерде, үзенең ниләр майтарырга теләве белән таныштырды һәм Әминевтән ниятләрен тормышка ашыру өчен ризалык алды
— Поезд белән китсәгез, атларыгызны Каганда калдырып торыгыз,— диде Чека председателе.— Зыятдин станциясендә кечерәк бер гарнизон бар. булышырлар
— Яхшы
— Кышлакка барган хәлдә корал белән уйнаудан сакланыгыз. Революция максатларын аңлатып, халыкның безне яклавына ирешү әһәмиятлерәк.
— Беләбез инде. Галимҗан абый, сез нәрсә.
— Сукыр тавыктай, тозакка барып капмагыз, алны-артны карап кына йөрегез!
Фарукҗан Каган юлына чыккач та Әминев киңәшләренә елмаеп барды Аннары җитдиләнеп, эченнән Ә бәлки аңа кайгыртуы өчен рәхмәт әйтергә кирәктер9 —дип уйлап куйды Кайбер аумакайларны кысыбрак тотарга, идарәгә сырышкан көя күбәләкләрен дә тизрәк фаш итәргә иде. Юкка гына борсаланмый ул. шушы һәлакәтне ачыклау кайберәүләрнең канатын бик нык көйдерер әле. Бәлки нәкъ менә шуннан өркеп аяк чала башлауларыдыр да инде аңа.
Тирә-якны уяу күзәтеп барганлыктан. Байкучатов каршысына чаптырып килгән дусларын ерактан ук танып алды Амантай белән Иргәш исә, сүзгә мавыгыпмы, аны күрми узып китә яздылар
— Кая ашыгасыз болай. егетләр9
Җайдаклар, таныш тавышны ишетеп, шундук тезгеннәрен тарттылар. атлары кинәт туктый алмый үрә сикереп кешнәп җибәрде Юл кырыенарак кагылып бергә баш кушкач, гадәттәгечә исәнлек- саулык сорашырга да оныткан Иргәш Мирәхмәтев:
— Бәла. Фарукҗан әкә. - диде.— Сезне күрергә чаба идек әле. Тагын Балҗан юкка чыккан'
Байкучатов йөзе караңгыланган Туктаровка:
— Кая кузгалган, ни булган?—диде.
— Кышлакка. Амантай мине ташлап барыбер басмачыларга каршы китәргә җыена, ул яуларны туздырып кире әйләнеп кайтканчы, әниләр янында торып торырмын, дип әйтеп калдырган үзе.
— Соң алайса нигә өнегез алынды9
— Алдан кисәтмичә кинәт урыныннан кубуы шикле.— диде * басынкыланган Амантай. S
- Аннары госпиталь башлыгы Мартьянов күңелгә шом салды.— - диде Иргәш.— Ул Балҗаниың кемгә ияреп юлга чыгачагын күреп. § белеп калырга теләгән. Әмма дустыбызның хатынын әгъвалаган * юлаучы алар эзләгәндә генә җир йоткандай юкка чыккан. Ул да s булмый. Мартьянов киңәшен дә тотмастан
— Госпиталь башлыгы сабыр итәргә кушканмы9 — дип сорады я Фарукҗан.
— Әйе шул. ирең кайтканны көтеп тор. дигән Мартьянов уртак “
— Җитмәсә, дөяләргә атланып кичкырын кузгалганнар.— диде ө Иргәш.— Сәер. Ил даулы чакта юл басучылар азмыни хәзер?
Фарукҗан китек күңелле дустын
— Анысы аңлашыла инде, эсседә әлсерәп хәлдән таймас өчен тырышулары булгандыр.— дип юатты.— Адәм баласы инә түгел, табылыр. Кайсы юлга төшкәннәр?
— Шушыңа.— диде Амантай — Тик Каганнан чыгып киткәч, аларны инде беркем дә күрмәгән
— Кышлагыгыз кайсы тарафта әле9
— Гыйждуваннан арырак
— һәй, болай булгач бигрәк тә уңай инде.— диде Байкучатов.— Мин үзем дә сезне шул якларга алып китәргә дип уйлап бара идем әле. Балҗан дөядә кайтып җиткәнче, без әллә кайчан поездда элдереп. төп эшебезне үтәрбез дә аны каршыларга юнәлербез.
— Әгәр бу тылмач оештырган явызлык булса9
Фарукҗан үзе дә нәкъ менә шуннан хәвефләнә иде Әмма моны Амантай телләп әйтеп биргәч, егетне тынычландырырга ашыкты
— Мәгънәсезгә баш ватмыйк, дускай. Күп азынса, явызның эзенә төшәрбез дә кикриген бик тиз шиңдерербез. Ә хәзер тиз генә Зыятдин станциясенә барып җитүебез кирәк
Егетләр берсүзсез аңа буйсынып, атларын Каганга таба борды. Бу юл Бохараны Самарканд, Чаржуй. Каршы шәһәрләре һәм бөтен тышкы дөнья белән дә бәйләгәнлектән, хәрәкәт шактый җанлы, монда кара җәяүле. атлы, ишәкле, доялене — барысын, барысын да очратырга мөмкин иде Мамык кибәннәре төялгән ике күчәрле арбалар гына түгел, затлы тарантаслар һәм тирә-якның тынлыгын алып, төтен бөркеп уза торган берәм-сәрәм машиналар да шушыннан тәгәри. Әмма Фарукҗан кат-кат чалма чалган чуар чапанлы ирләргә, җете төсләре күзне камаштырырлык күлмәкләр кигән һәм аның өстеннән пәрәнҗә бөркәнгән хатын-кызларга, көзге байлыгы белән күңелне хушландырган табигать манзарасына — иген кырларына һәм җимеш бакчаларына, юл буеңдагы биек, ерактан караганда җиргә кадап куелган каз каурыен хәтерләткән байтирәкләргә күз тегеп озак онытылмады, Амантайны бераз алга уздырды да. үзе Иргәш белән тигезләнгәч:
— Я. кичә чәйханәдә бездән соң берәр кызыклы' рәрсә күрә-ише- тә алдыңмы9 - дип эндәште
— Кесәсе калыннарга хозур анда. Ияк биетеп, күңел 'эретеп утыра бирәсең
— Ә сез. алай иркенләп китеп, гәп куертучыларга колак салырга он ытмады гызм ы соң?
- Колак салу гына имәс бәхәскә дә керә башлаган идем әле. кисәтүле карашыгызны абайлагач кына, телемне тыйдым
Фарукҗан өнәмәгәндәй башын селкеп
— Сезне шул кадәр кызып китәр дип уйламаган идем.— диде
— Кызарсың анда Әмир куштаннары караны ак дип таныта башласа Сез чикмән кигән, маңгаенда яра эзе беленеп торган берәүгә игътибар иткән идегезме"’
Фарукҗан юри ваемсыз рәвештә:
— Әллә тагын.— диде — Анда чалмалылар чалмасыздан күбрәк иде кебек
— Монысы озынча йөзле, очлы иякле, кара сакаллы, сөйләнергә җөдә оста бер карт иде.
— Йә. йә. шуннан?
— Хәрби назыйр һәлакәте аны бик сөендергән шикелле күренде Менә шул яралы маңгай сезнең арттан ук яланга чыгып китте.
— Ә арткы бүлмәдән миңа ияргән җан булмадымы?
— Юк Атыш яңгыраганчы, аннан һичкем дә яланга аяк атламады Әмма безнең яктагы атлас чапан кигән кабартма яңаклы, кысык күзле ир беравык шунда кереп югалып торды, аннары шулай ук ашыгып сез киткән якка йомылды
— Ә теге чикмәнле картыгыз?
— Яралы маңгаймы’’ Ул атыштан соң ыгы-зыгы басылгач кына пәйда булды, сый өчен түләргә хуҗаны эзләгән шикелле, туп-туры арткы бүлмәгә кереп китте Бераздан андагылар зур залга чыгып утырды, берсе минем белән гәп тә корып алды әле
— Нәрсә турында’’
— Мине бу чәйханәдә беренче мәртәбә күрүен әйтеп, кем булуымны сораша башлады
— Кара син аларның уяулыгын, кызы-ы-ык!
-— Безне дә юкәдән ишмәгән Базарга килүемне әйттем дә савыт- саба. кием-салым кыйммәтлеге хакында лаф ора башладым
— Егет' Атыш ишетелгәч, чәйханәдәгеләр нишләде соң?
— Мәхшәр купты' Кыюраклар тышка чыгып, мылтык шартлаган якка таба йөгерде Бераздан кире әйләнеп кергән әлеге атлас чапанлы, кабартма яңаклы мөртәт: Шарт та шорт котны алдылар Чекистлар әмирнең бер уңмаган түрәсен тоткан икән».— дип халыкны тынычландырды Бик шома адәмгә охшаган иде ул.
— Мәҗлес тагын озак дәвам иттеме соң?
— Йокы баса башлагач, мин төнге өчләрдә өйгә кайтып киттем
— Якшы. без ул « шомаларның койрыгына басарбыз әле. Ә хәзер сезнең туганнар очраган хәлләргә күчик.
Каганга барып җиткәнче, калган юлда Фарукҗан Иргәштән Ка- ратау ягы. андагы кышлаклар, чүлдәге коелар һәм соңгы вакытта баш күтәргән, ил тынычлыгын алган басмачылар турында сорашып барды
26
— Мин хәзер энекәш белән тиз генә базарга барып киләм.— диде Нәзир — Чәеңне кайната тор. кунаклар килергә тиеш. Кечтеки кара мыеклы, тәбәнәк буйлы бер хәрби ишек шакыса, арткы бүлмәгә узсын да көтеп торсын Тиздән кайтып җитә, диярсең.
— Ярар
— Бохарада хуп. мәйле , диләр Бу сиңа Нугайкорган кышлагы имәс, күптән өйрәнергә вакыт
Зөһрәгөл каршы эндәшмәде. Иренең соңгы вакытта сылтау табып җелеккә үтәргә тырышуы беренче мәртәбә генә түгел иде инде Әлбәттә, бу бары тик аның Булатхуҗаевларга ешлатуы. шулардай яшь кәләш ярәшеп йөрүе нәтиҗәсе генә Күрәсең, үзенә бөтенләй 54
бүтән хатын кирәклеген исбатларга маташуыдыр. Яшь кәләштән бигрәк аның шанлы туганнарына күзе төшүен, шул арның юан муенына асылынырга омтылуын яшерүедер Белә ич инде шалкан бәясе генә кеше булса да. үзенә кирәклеген ачыкласа. Нәзир аны көйләргә иренми Хаҗәте бетсә, бәясе төшкән мал шикелле генә күрә
Менә шундый арзанлы мал хәленә калды, ахры, хәзер Зөһрәгөл ире әллә нинди эшләр артыннан чытыр чаба, өйгә кайтып керсә дә. юньле киңәш-табышы, ипле сүзе сирәк Әллә кайлардан ләх булып уралып, хатынына тузга язмаган гаепләр өяргә, сүгенергә дигәндә аны куш — шундый оста, шундый юмарт!
Аулактан файдаланып, кызларының күлмәк-ыштаннарын юганда да Зөһрәгөл менә шулар турында уйлады Ата-анасы сүзен тотсаң. бу күп дигәндә дә нибары табак-савыт шалтырау гына. Ир кеше шулай гайрәтле була инде ул. Дөнья куа. мал таба, аның бөтен бу кәсеп итүләре гаиләсе өчен. Әгәр өйгә кайткач бераз чебенләп ала икән, чәпчемә: ир — баш. хатын — муен!
Әмма Зөһрәгөл шактый белем алырга, замананың вакытлы матбугаты белән танышып барырга өлгергән, күзе ачыграк бер хатын-кыз булганлыктан. мондый үгет аның бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга. Нәзир янында ир һәм тамак колы — өй кошына гына әйләнеп яшәү аны канәгатьләндерми иде Казанда уку шактый тирән эз калдырганлыктан, бигрәк тә Фатих Кәриминең Төрек ханымнары китабы белән мавыкканлыктан, үз көчен гаиләдән читтә сынап карау, әлеге китап каһарманнары кебек, шөһрәт казану теләге, көл астындагы күмердәй, әле һаман күңелендә көйри иде Бу омтылышы бала тапкач азрак басылып торса да. Нәзирнең башкаларга нәфес сузуы, аннары Бохара революциясе башлану Зөһрәгөл йөрәгенә тагын тынгысызлык уты салды Иренең бер дә уйламаганда баш күтәрүчеләргә кушылуы һәм үз биләмәсендә уку йорты ачтыруы аның өметен бигрәк тә үрләтеп җибәрде Алдынгы карашлы кеше данын чыгарырга теләвеннәнме, әллә ниткән йомышлар белән әледән-әле кышлакларга китеп югалып торуы аркасындамы. Нәзир чыннан да уку өе эшенә хатынын да аралаштырырга мәҗбүр булды Уку өенә килгән һәр хатын-кызны Зөһрәгөл тансыклап каршы алды, аларга нәрсәдер аңлатырга сәләте җитүенә сөенде Нәзирнең бу эшкә исе китмәвенә дә көяләнмәде, бары тик иренең кайберәүләр белән генә гәп коруына, сөйкемле сөякләрен еш кына кунакханәгә алып кереп серләшүенә генә сәерсенде Җитмәсә. Нәзиренең андый сердәшләре уку өендә агартуга мохтаҗ кешеләргә тамчы да охшамаганнар иде.
Капка шакылдауга, юеш кулларын тастымалга сөртә-сөртә. Зөһрәгөл тышка чыкты. Ире тасвирлаган кара мыеклы, тәбәнәк буйлы хәрби килеп җиткән икән. Шактый көяз җитез хәрәкәтле һәм кыю холыклы кунак, кичә генә аралашкан кешедәй, татарча исәнләште дә. сораудан бигрәк раслауга охшатып, үгезне мөгезеннән эләктерде
•— Димәк. Нәзир иптәш юкка чыгарга да өлгерде инде’’
Ире кушканча җавап биреп. Зөһрәгөл мосафирны арткы бүлмәгә уздырды да юана торырга уку ое ягыннан иске татар журналлары китереп бирде Әмма кунак аларга күз дә салмастан
Чамасыз тамак кипте, якташ,— диде — Бераз су бирсәгез тау кадәр рәхмәтләр яудырыр идем
— Хәзер чәй дә кайнап чыгачак
— Анысы—соңыннан, хуҗа кайткач
Зөһрәгөл бары шунда гына кунагының шактый ук тузанга батуына игътибар итте Озын юл узган күренә иде бу ир-ат Үзен иркен һәм ышанычлы тотуына караганда, аның Нәзирне генә түгел. Зөһрәгөлне дә алдан ук яхшы белеп килүенә шикләнмәскә мөмкин
— Юынып алырга теләсәгез, комган әйванда
— Рәхмәт, бик урынлы булыр, колакларга шалкан чәчәрлек бугай инде.
Кунак аңа ияреп юынырга чыкканда
— Уку өегез ничек соң. халыкка аң таратасызмы9 — дип кызыксынды.
— Әлегә бик үк мактанырлык түгел. Ирем кышлак юлыннан кайтып кермәгәч, безгә аяк басарга кыенсынуларымы шунда, килү- че-китүче сирәк. Хатын-кызлар гына
— Бәлки халык аңа мохтаҗлык тоймыйдыр9 Революция ясалды ич инде Идарәгә гадел җитәкчеләр сайланды Монда бака туе ясап ятудан ни файда хәзер9
— Чәйханәләрдә гәп куертулар бер дә тыйлыкмый ич. кыза гына бара.
— Чәйханәдәме? Анысы аңлашыла.— диде кунак көлемсерәп һәм иреннәрен ялап.— Анда кереп сусын кандыруга мин үзем дә каршы түгел.
Зөһрәгөл, сүз мондый борылыш алгач, табын хәстәрләвең тизләтергә мәҗбүр булды. Олы тәлинкәгә карбыз кисеп куйды, хәлвәсен, пәтерен. касәләрен дә кунакханәдәге эскәтер җәелгән тәбәнәк өстәл өстенә тезде Уку өе эшенә бармак аша гына каравын сизгәч, юлаучыны сыйларга болай да ташып тормаган һәвәслеге, кичкә авышкан көндәй, сүрелде, билгеле. Хәтта орчык буйлы егеткәйнең үзен, сабантуйда бүләк алган кешедәй, бик иркен, ышанычлы тотуын да әрсезлеккә саный башлады. Ләкин аңа бу хакта күп уйланырга туры килмәде. Янә капка ачылган тавыш ишетелде һәм өйалдына инде аңа электән таныш яңа кунак килеп керде. «Бум»!
Төнлә бер генә мәртәбә күреп калган булса да. Зөһрәгөл аны шундук таныды Чыршы кашлы кешенең киләсен Нәзире бер дә искәртмәгән иде Димәк, аларның ниндидер эшләре пешереп җитмәгән Бу кунакларны бер-берсе белән очраштырырга ярыймы икән? Хәер, ник чәнчелешеп бетмиләр шунда'.
— Әссәламе галәйкем!
— Вәгаләйкем әссәлам.
— Нәзир иптәш өйдәме?
—• Хәзер кайтып җитәр ул Узыгыз, менә монда ял итә торыгыз Зөһрәгөл «Бум ны шулай ук уку өе ягына кертеп җибәрде. Аннары йокыдан уянган кызлары янына, балаханәгә менеп китте. Алар- ны киендерде, ишегалдына алып төшеп юындырды, ашарларына бирде Үзе шул арада әле урам ягына, әле аскы каттагы юлаучылар утырган бүлмәләргә күз-колак салырга да онытмады. Чөнки ул хәзер Нәзиренең «Бум һәм ят телдә сөйләшүче теге төнге кунак белән ниләр серләшүен исенә төшерми булдыра алмады Көтеп-көтеп тә бүген Фарукҗаннан бер төрле хәбәр дә килмәү шулай ук аның зарыккан йөрәген талады Язган хатында үзләренә бүтән аяк басмаска кушса да. кичә көне буе күңеле алгысынды Чөнки Фарукҗан аерылышканда үзе: < Мин әле сезгә кагылырмын!» — дигән иде түгелмени9 Хатын-кызның гади әдәп саклаудан, тыйнаклыктан һәм назланудан гына да бүтән килеп йөрмә», дип риялануы ихтималлыгын нигә башына китермәсен икән ул9 Әгәр бигрәк тә. «бу якларга юл тотуыма син генә сәбәпче булдың-, дигән сүзләре чын булса
Зөһрәгөл фикеренчә, Фарукҗан аңа нинди дә булса хәбәр бирми калырга тиеш түгел иде Килә алмаса. һич югы кош теле кадәр берәр язу-фәлән җибәртеп. Әмма көн узды, төн узды, кышкы кояштай тансык егетнең үзе түгел, шәүләсе дә күренмәде Әллә хатны аңа тапшырмадылар микән9 Эш белән Бохарадан берәр якка китеп баруы да ихтимал ич аның Ләкин Зөһрәгөл кисәтүен тыңлап, моннан бөтенләй кузгалуы, ай-һай. Таш ярырлык тәвәккәл, үҗәт егет ич ул. бар-
мак янауга тугарылып бетә торган мәхлук түгел Күңеле төшкән кешесеннән генә өметен өзмәсә.
Зөһрәгөлне иң куркытканы да нәкъ менә шул уй булды. Ул әле йөзгә-йөз килгәндә элекке кайнарлыгы белән сөйләшсә дә. соңыннан аек акылга буйсынып Әйе. әйе. аның барын да бизмәнләп карама- ф вы. чыннан да, мөмкин түгелдер инде. ,
Зөһрәгөл баскычтан төшкәндә үк аста кемнәрдер мыдыр-мыдыр j сөйләшкәнне ишетте һәм башта. Нәзир кайткан икән ләбаса, дип = уйлады. Әмма капка тавышы килмәгәнлеген хәтерләгәч...
Ул игътибар белән колак салып, сөйләшү яңгыраган уку өе ♦ бүлмәсенә, тычкан сагалаган мәчедәй, шыпырт кына якынлашты һәм s әле бая гына икесе ике бүлмәдә калган кунакларның серләре килүен ” төшенде. п
— Шундый уңайлы аулак урында кире беткән бәндәне кулдан £ ычкындыруыгыз башка сыймый.— дип өзгәләнә иде хәрби — Шун- s дый урында *
— Җыясы ризыгы бетмәгәндер инде аның.— дип акланды - «Бум —Аннары, күккә корым яккандай, караңгы иде
— Юлыгызга фонарьлар элеп куярга онытканбыз шул. кичерегез Мәми авызлар'
'Бум- исә юмалау ягын карады.
— Белеп торам,— диде ул.— Фарукҗаныгыз иптәшенә ярдәм итәргә, теге әтрәк әләм Иргәшнең якыннарын бәладән коткарырга ашкына Минем кеше Байкучатов әшнәләре сайравына колак салып йөрде анда Багбанга барсалар, өчесе бергә капкынга килеп кенә кабарлар. безнекеләр сагалап торачак.
— Теге әнчеген җыештырдыгызмы соң инде ’
— Анысы шундый шома килеп чыкты, ха-ха-ха, әмир үзенең хәрәмен кайгырткан шикелле кайгыртачаклар чәчбине Балҗаныгыз кочактан кочакка
Зөһрәгөл шулчак капка шапылдавын ишетеп, ирексездән артка чигенде Аллы-артлы асынып болдырга килеп кергән каенесе аны күреп алуга:
— Баедык, җиңги! — дип шәрран ярды. — Итебез дә. кавын-кар- быэларыбыз да мулдан бүген
Ире исә беренче эш итеп
— Килдеме кунак’ — дип сорады
— Инде күптән сезне көтеп утыра
— Әйдә җәлт кенә чәеңне әзерлә. Аннары шартын китереп пылау пешерергә керешерсең
Хуҗа тавышы яңгырауга, уку өендә серләшеп утыручылар дәррәү коридорга килеп чыктылар -Бум- белән шактый тәкәллефсез. кояз хәрби белән исә үтә ягымлы күрешүенә караганда. Нәзир өчен, һичшиксез, кунакларның икенчесе абруйлырак иде Ул аларны шунда ук аулаграк бүлмәгә алып кереп китте Чәй пешеп җитүгә, чәйнекләрне дә үзе чыгып алды Зөһрәгөл уенча, бу. әлбәттә, кунак-лары белән бүтән кешене аралаштырырга теләмәве билгесе иде Башка вакытта ирләр табынын әзерләү эшенә хатынын катнаштырасы килмәсә. энесен җигә торган иде Тик бу юлы ул аның барлыгын да исеннән чыгарды бугай
Зөһрәгөл бу кунакларның юньлегә йөрмәүләрен гәпләренә колак салу белән чамалады Хәзер инде ул. аларның кара ниятләрен мөмкин кадәр тулырак ачыкларга теләп, кунак бүлмәсе тирәсеннән ерак китмәскә тырышты Тиз-тиз генә пылаулык ит турагач, казан асуны каенесенә тапшырды да. иренең уяулыгы бераз йомшаруга, яңадан серле ишек төбенә якынлашты
- Блеккер әфәнде ашыгырга куша. — дип сөйли иде Нәзире — Түшәмнән алынган хәбәрләр белән генә ызгыштырып булмый, арада
чын гауга куптарырга, тимерне кызуында сугарга кирәк, ди. .Аманулла хан БХСР хөкүмәтенә уңай җавап бирергә өлгергәнче.
— Габделшөкерхан нәрсә белән сәүдә итә әле? — дип сорады көяз хәрби.
— Кызыл мал сата. — дип телгә килде «Бум»
— Соң. җилкә кашып азапланасы юк. кызыл малга кызыл әтәч җибәрү бигрәк килешәчәк инде. — дип кеткелдәде хәрби. — Базарда аның үз кешеләре куна калмыйдыр ич9
— Калмаска тиеш. — диде Нәзир.
— Алайса бүгенге төннән дә кичектерергә ярамас.
Тыштан килеп кергән каенесенең <җиңги!’ дип сөрән салуы, аннан да бигрәк җиңгәсен кунакханә ишеге катында шикле хәлдә терәлеп торуын абайлавы Зөһрәгөлне ирексездән иренә эндәшергә мәҗбүр итте.
— Атасы, атасы!
Елдам гына коридорга килеп чыккан Нәзир:
— Нәрсә9 — дип каш җыерды.
— Мендәр тышларын салдырып алыйм, дигән идем, юасы бар
— Соңыннан да өлгерерсең. Син нәрсә, монда кунаклар утыруын оныттыңмыни9 Балаханәдәге кызларың нишли анда9 Дөбер-шатыр киләләр, берәр нәрсәне ваттылармы әллә9 Бар. шуларга күз-колак бул әле син.
Өске катта тавыш-тын ишетелмәсә дә. ире боерыгына буйсынган кыяфәттә Зөһрәгөл коридор буйлап эшлекле генә атлап китте Хәзер инде каенесе шөбһәләнсә дә. абыйсына аны әләкли алмаячак иде
— Җиңги дим. пылауга ничә баш суган әрчим соң? — диде әле һаман җавап ишетмәгән үсмер.
— Беләсең ич: гадәттәгечә, унны.
Ул җилле генә балаханәгә менде һәм курчак уйнап мәш килгән кызларына бер генә күз сирпеде дә әйванга чыгып утырды Нәрсә җитми икән бу адәм балаларына9 Әле үтерү, әле яндыру — уйларында ник бер изгелек ятсын. Юк. аларның агулы елан шикелле зәһәр чәчүләрен болай битараф күзәтеп тору ярамый Гаепсез җаннарга, бигрәк тә саф күңеленә беренче якты очкыннар салган Фарукҗанга бу зәхмәтләр чын мәгънәсендә кыргый ау оештырганда.
Зөһрәгөл токмач шикелле вак-вак итеп кишер тураганда да. ят кара бөртекләрне чүпли-чүпли дөге юганда да һаман бер үк уйлар белән әвәрә булды. Ул әнә шулай ишегалдында, казан тирәсендә бөтерелгәндә Бум ны озата чыккан иренең тавышын ишетте
— Ходай ярдәмчегез, фәрештәләр юлдашыгыз булсын! — дип теләк тели иде Нәзир.
— Мәйле, шулай булсын Пылауның гына пешеп җитмәве үкенеч,— дип җавап бирде аңа Бум
— Язган ризык теш сындырып керә, диләр. Әле сыйланасылары- гыз алда, бурычны үтәгәч, иркенләбрәк сугылырсыз.
— Хуп мәйле, ходай язган булса, озак көттермәмен кү
Зөһрәгөл сулыш алырга да базмый аларга колак салып торды. Ниһаять, мәкерле Бум үз юлына китеп барды. Нәзире исә ян ишекне каерып ачып
— Ничек анда синең, өлгерәме инде пылавың? — дип кычкырды.
— Хәзер, суы гына очып бетсен инде.
— Утын өстә, көне буе көтеп утырырга вакыт юк!
Зөһрәгөл учакка яңа ботак-агач өстәде һәм пылавын болгата башлады. Үзе һаман Фарукҗанны уйлап кыйналды. Бу зобаныйлар- да иман да. рәхим-шәфкать тә юк. аларга кеше ни дә. чыпчык баласы ни — җан кыйганда куллары калтырамаячак.
Төрле уйлардан тәмам башы каткан Зөһрәгөл нишләвенә хисап бирмәслек хәлдә пылавын пешереп җиткезде һәм аны бизәкле зур 58
тәлинкәгә салып, үзен ишек төбендә каршы алган иренә китереп тоттырды Аннары балаханәдәге сәкегә менеп кунаклады да. кыйнап ташланган кешедәй, ихтыярсыз һәм алҗыган кыяфәттә бер ноктага төбәлеп оеды. Кызлары аңа килеп сарылып, «әни. әни-, дип нидер , сөйләнде, нидер сорады—ул аларны бар дип тә белми, өнсез утыруын дәвам итте Бары тик әлеге көяз хәрби тамак чылатудан һәм _ майлы пылау белән сыйланудан соң хәйран кәефле хәлдә шау-гөр £ килеп әйванда саубуллашканда гына аңа җан кергән шикелле булды. =
Кунагын озаткач ук ире дә юлга җыена башлады Атын иярләп п менеп атлангач, ул хатынына. ф
— Ревком әмере буенча кышлакка барасым бар. бүген кайтып s җитә алмавым да ихтимал. — дип кисәтте
Аның артыннан каенесе дә мәдрәсәгә киткәч, аскы кат бөтенләй <е бушап һәм тынып калды Зөһрәгөл, кызларын кунак бүлмәсенә алып •“ төшеп, сүзсез-нисез генә тамак ялгатты, аннары җитез генә табынны = җыеп, кашаякларны юып куйды. Кызганулы карашын балаларына ? йөгерткәндә ул инде кискен бер карарга килгән иде Өстенә кешелек я киемнәрен кигәч, Зөһрәгөл үзен, дөнья эшләренә ходайдан фәтва н көтү урынсыз, дип дәртләндерде. Дөнья эшләре адәм балалары ихтыярында Ул эшләр исә йә ак йә кара гына булырга мөмкин Соңгысына исә ул һич тә катнаша алмас иде Кара пәрәнҗә бөркәнеп йөрсә дә...
Тәвәккәлләп Чекага килеп кергәч. Зөһрәгөл шактый кыю рәвештә Фарукҗанны сорады Кизү торучы чекист
— Байкучатов йомыш белән каладан чыгып китте. — дип җавап бирде — Бәлки гозерегезне безгә дә әйтә алырсыз9
— Сезгә9
Зөһрәгөл, нишләргә белми аптырап, яшь кызыл гаскәригә күз йөгертте. Ул. әлбәттә. Фарукҗанны гел Чекада гына утырадыр дип исәп итмәгән, мәгәр бу юлы аны бик тә шушында очратырга өметләнгән иде Ихтимал, ул үзенең нинди козгыннар оясында яшәвен. икейөзле иренең әшнәләре белән бергәләп нинди астыртын хыянәтләр әзерләвен йә шушы, йә бүтән бер чекистка ачып та биргән булыр иде. Әмма кизү торучы кызыл гаскәри ят хатын-кызның икеләнүен күреп
— Алайса Юлтай иптәшкә керегез. — дип тәкъдим итте Ул арада урыныннан сикереп торып, янәшә тезелеп киткән ишекләрнең берсен барып ачты да хәрбиләрчә катгый төстә: Иптәш Симиниев. монда берәүне кабул итәргә кирәк иде, -- дип мөрәҗәгать итте
Ишектә Симиниев дигәннәре күренгәч, Зөһрәгөл аң-таң булып, баскан урынында тораташтай катып калды Чөнки бу Чека хезмәткәре әле яңа гына үзләрендә Бохара революциясенә һәм аның сакчыларына каршы хәтәр планнар корып утырган көяз хәрби иде'
Зөһрәгөл артка таба чигенгәндә, ярый әле пәрәнҗә бөркәнгәнмен, дип кенә уйлый алды Симиниев исә ягымлы елмаеп
— Тыңлыйм сезне, кардәш Кыенсынмагыз, йөрәклерәк булыгыз — дип аны дәртләндерергә тырышты
Ул арада күрше бүлмәдән өлкәнрәк яшьтәге янә бер ир-ат килеп чыкты Зөһрәгөл, әлбәттә, монысының Чека председателе икәнлеген башына да китермәде Ул
— Сез мине көтәсезме, иптәш? — дип эндәшкәч исә. кырт борылды да кире урамга атылды
Чекистлар, бу пәрәнҗәле хатын-кызның тора салып табан ялтыратуын нәрсәгә юрарга да аптырап, бер-берсенә карашып алдылар да кире үз кабинетларына кереп киттеләр Әминевнең нәкъ менә шул кирәкле мизгелдә генә болдырга чыгуы Зөһрәгөлне Юлтай Симиниев төпченүеннән һәм шуның нәтиҗәсендә ахыры озак көттермәячәк хәвефле хәлләрдән саклап калды. Чамадан тыш дулкынланган хатын.
әлбәттә, үзе моны белмәде Чекадагы очрашу исә аның күңеленә яңа тәшвишләр, яңа шөбһәләр һәм борчулар гына өстәде. Фарукҗан өчен хәвефләнүе, тау башыннан һаман ишәебрәк һәм куәтләнебрәк төшеп килә торган ташкын шикелле, аның йөрәген тагын да ныграк кысылырга мәҗбүр итте
27
Иптәшләре атларны урнаштырган арада Фарукҗан почтага кагылды. Бу юлы аңа таныклыгын күрсәтеп торырга туры килмәде — кичәге күрешүне онытмаган элемтә бүлеге башлыгы, эндәшкәнне дә көтмәстән. Чекага адресланган телеграмма һәм хатларны үзе китерей тоттырды.
— Вакытлы кердегез, әле адресатларга илтергә өлгермәгән идек. — диде ул.
Телеграммаларның берсе Байкучатовны аеруча дулкынландырды һәм шатландырды. Дөрес, аның эзләнүләренә ни җавап бирми, ни ачыклык кертми иде ул Телеграмма бары сорду рәвешендә генә иде Шулай да Фарукҗан аны кат-кат укыды, бугазына кайнар төер тыгылып. күзе дымлана башлагач, күңеле нечкәрүен сиздермәс өчен, күпмедер вакыт тәрәзәдән урамга каран торды.
-Бохара Чекасына Ашыгыч
Икенче полк кызыл гаскәриләре үзләре аеруча яхшы белын һәм яраткан Сонет эшлеклесе -комиссар Шиһабетдинов үлеменә чын күңелдән кайгыралар һәлакәт сәбәбен тиз арада хәбәр итүегезне үтенәләр.
Полк командиры Мансуров, хәрби комиссар Әбүшәяхматов
Җәркәнд, егерме икенче октябрь
Димәк, бу фаҗигане шыпырт кына йомып калдырырга мөмкин булмаячак Тулаем бер полк хыянәтнең фаш ителүен көтә, дошманнардан үч алырга ашкына Хәзер менә кемнәргә дә таяна алачак икән Байкучатов!
Бөтен рәсми хатлар гадәттә барыбер аның кулыннан үткәнлектән. Фарукҗан Чекага җибәрелгән конвертларны почтада ук ачып карарга булды Аларның берсе шулай ук игътибарны тартырлык иде.
■ Хөрмәтле Чека юлбашчылары'
Әмир тарафдарлары Бохара халкы арасында астыртын гына коткы таратуын шушы көнгәчә дәвам итә Алар егетләребезне басмачыларга кушылырга өнди яшертен рәвештә корал туплый. Совет хакимиятенә каршы казына Арада аеруча зәһәр икейөзлеләрнең берсе — әфган сәүдәгәре Габделшекерхан. Чынлыкта ул күз буяр очен генә сату итә Асыл максаты, барча тырышлыгы исә тәмам үзгә дошманнарыбызны берләштерү, көчәйтү Мондый нәгъләтләрне тиз кеМңәрдо җөдә кылмасак бу дөньяны үзгәртергә тырышкан арада донья үзе безне бөгеп куяр Яңадан-яңа фаҗи галарга тарымас өчен уяулык, тагын бер мәртәбә уяулык хаҗәт Бигрәк тә Чекага1
Хәтәр заманда яшәгәнлектән, исемнәребезне теркәмибез Химаягызга мохтаҗ бер төркем Яшь бохаралылар.
Егерме беренче октябрь-
Байкучатов. тиз генә киңәшеп алырга теләп. Чека председателенә шалтыратты, әмма Галимҗан Әминев телефоны җавап бирмәде Кизү торучы чекист та аңа кирәкле кешесен табуда ярдәм итә алмады Сүз ахырында уд бары:
— Иптәш Байкучатов. монда сезне әле генә бер хатын-кыз эзләп килгән иде. — дип хәбәр бирде
— Хатын-кыз?
— Әйе.
— Кем иде соң ул?
— Белмим. Ничек кинәт килеп кергән булса, сез юклыкны ише- 60
түгә, шулай ук капыл гына үкчәсен күтәрде. Исемен сорап калырга да өлгермәдек
— Ниндирәк кеше иде ул?
— Яшь. сылу иде. ахры Хәер, пәрәнҗәсен салмагач.
— Йомышын әйттеме соң9
— Юк шул *
Фарукҗан уенча, аны атап эзли килерлек хатын-кыз Бохарада i берәү генә иде Бары Зөһрәгөл генә! Иске танышын ут капкандай - йөгертерлек нәрсә булды икән9 Юк-бардан гына тора салып купмаска £ тиеш ул Димәк, йөрәгенә төшкәннәр Фарукҗанны ут йоттырырга * дигәндә сәбәбе дә табылып тора тагын: әле Балҗаны. әле Хәер. х үзен эзләүченең Зөһрәгөл икәнлеген тәгаен белми белүен. Моны хә- ч зер үк ачыклый да алмый Бик тели, әмма кире борылырга, яңадан “ Бохарага элдертергә мөмкинлеге дә. хакы да юк Амантай белән Ир- ә гәш өметен дә акларга кирәк ләбаса! •
Байкучатов, күңеленә таракан кергән хәлдә, госпиталь тарафына е атлады һәм монда иптәшләре телгә алган Мартьяновны эзләп тапты. £ Аңардан дәртсез, рухсыз гына рәвештә кичәге хәлләр, Балҗанның •“ мондагы танышлары турында сораша башлады
— Дөрес. Каганны мин үзем дә белеп бетермим әле. — диде ул. — Менә Верныйның кешеләрен генә түгел, һәр ташын, һәр куагын таныйм!
— Шул исәптән, комиссар Шиһабетдиновны да күргәләгән идегезме? — дип сорады Байкучатов.
— Һәй. мин аның комиссар чагын гына түгел, бүтәнен дә хәтерлим әле. Атаклы Гасыр кинематографына кем генә килми иде' Менә шунда бер заман кассир булып эшләде абзагыз
— Шиһабетдинов хатын-кыз белән чуалырга һәвәс идеме9
— Уен-көлке ясарга иренми, әмма үтә вөҗданлы, итәгатьле иде. Буйга-сынга килешле, төскэ-биткә дә шәп. кызларны үзенә тарта торган магниты бар иде Верныйда апалы-сеңелле Фира белән Лида Ба- һауга икесе берьюлы гашыйк булды ич, кәләшсез кала яздым, билләһи Лидам миңа кияүгә чыккач та. аны гел искә төшергәли иде Монда бер-ике тапкыр йомыш белән янына да барып килде әле Ме-дик ул. госпитальгә дарулар кайтартуын үтенде
— Соңгы тапкыр кайчан күрештеләр9
— Унтугызында Мин дә барган идем, озаклап гәп сатарга вакыты гына булмады Баһауның
— Кайда очраштыгыз9
Әмирнең җәйге сарае Ситтәрәи Маһи-һусада.
28
Вокзалда поезд көтүчеләр торган саен арта бара иде Бохара тормышындагы кискен үзгәрешләр монда бигрәк тә күзгә ташлана каршындагы мәйданда да. перронда да бәкләр-морзалар. әмир түрәләре урынын хәзер яңа хәрәкәткә килгән гади халык алган Сәүдәгәрләр. һөнәрчеләр белән бергә кызыл гаскәриләр дә төркем-төркем Шушында әйләнеп тулгана Кышлаклардан сәфәр чыккан игенчеләр, бакчачылар мылтыклы солдатны ятсынып читтән генә күзәтсә, кала халкы инде аларга күнеккән, әллә ни игътибар итми, бала-чаганың гына кылыч, наган кебек кораллар таккан кешеләр тирәсендә бөтерелү һәвәслеге әле һаман кимемәгән иде
Байкучатов иптәшләрен мәйданның вокзал янындагы бер почмагыннан эзләп тапты Иргәш аңа кычкырып сүз кушарга ирек бирмәде. бармагын иреннәренә аркылы куеп, шыпырт, дип ишарә ясады
— Фарукҗан уртак. — диде ул пышылдап. — багана янындагы- ларны күрәсезме9 Кичә Газәлн мәхәлләсендә күңел ачучылар. Чәй
ханәдәге купшы чалма белән атлас чапан. Икесе дә чыкылдап торган контр!
— Теге чикмәнлене әйтәсеңме’’ Очлы иякле, озынча йөзлене?
— Әйе инде Маңгаеның уң ягында яра эзе дә бар.
— Таныдым, дөрес чамалыйсың, Атлас чапан дигәнең кабартма яңаклысыдыр инде7
— Тугры Ул безгә арка биреп баскан адәм белән гәп сата, ахры
— Анысына да юньләбрәк күз салыйм әле. сез шушында гына утырып торыгыз.
Фарукҗан. читтән урабрак, әлеге яралы маңгай белән кабартма яңак тарафына юнәлде Әмма бу юлы үткенлек күрсәтәсе урында ул үзе янды сердәшләрнең өченсесе — Чеканың агентура бүлеге башлыгы Латыйфхан Нурморатов. кисәк борылып, шундук хезмәттәшен абайлап алды да. ялгыз вакыт уздырып ялыккан һәм каршысында басып торган юлаучыларга бөтенләй мөнәсәбәте булмаган кешедән, аңа:
— Ә. Фарукҗан үкәII, яхшысызмы, Ташкентка китеп барасызмы7— дип эндәште
Кайдан белә ул Байкучатовның шунда юлга чыгарга тиешлеген7 Килеп каптыңмы, егеткәем? Фарукҗанның чирләмәвен, кушылган җиргә китеп бармый. Каган тирәсендә генә болгануын фаш итсә, чыгачак икән әле монда гаугалар!
— Үзегез исән-саумы. Латыйфхан абый7 Кәефләрегез яхшымы7 Әңгәмәгезне бүлмәдемме7
Кабартма яңак белән яралы маңгайның, үзе якынлашуга. Нурморатов тирәсеннән елдам гына койрык болгауларын күреп торды Фарукҗан Хезмәттәше исә бигрәк тә сынатырга уйламый иде.
— Хуҗа Насретдин бер мәҗлескә баргач, үзалдына тып-тын утыра икән. — дип елмайды ул. — Берәүне дә тыңламый, берәүгә дә мөрәҗәгать итми. Хуҗа, нигә болай өнсез калдың7 диләр икән.
Мин акыллы кешеләр белән генә гәпләшергә яратам. Шунлыктан эчемнән серләшәм әле . дигән имеш Мин дә. күрәсең, шулай үз-үзем белән әңгәмә корырга һәвәс!
— Юлга җыендыгызмы. Латыйфхан абый?
— Юлга, юлга Адәм баласына исән чакта тынгы бармыни? Менә сез әллә кайдагы Идел буеннан монда кадәр килеп җиткән ич әле Баксагыз, туган-үскән илегездә дә яши алыр идегез Ике кулыгызга бер эш. гаделлек өчен көрәшергә бер мәйдан анда да табылган булыр иде Шулай кү7
— Дөрес Әгәр мине партия
— Әйе. сез дә. Юлтай әкә дә безне кайгыртып килгәнсез, рәхмәт. — диде Нурморатов. — Бохара халкы моның кадерен белеп бетерми әле Ул. тамагы ачмы-тукмы. өсте бөтенме-ялангачмы. һаман бер көе күндәм генә яши бирә, бәхет эзләп читкә чыгып китүне башына да кертә алмый Шуңа күрә сезнең шикелле затларны ул аңламый, аларга хәтта шикләнебрәк тә карый һәркем, начармы- яхшымы. үз илендә яшәргә, шунда үз тормышын үзе көйләргә тиеш, дип саный Ничек уйлыйсыз бу аның чикләнгәнлегеме, әллә
Фарукҗан күңелендә Нурморатовка карата өнәмәү, яратмау хисе куера башлавын тойды Үзен тыштан дустанә тотса да. нидер суктырып. тешләп сөйНәшә бит ул. Я иптәшенең сүзен бүлә, я үзенекен әйтеп бетерми —• һәр кыланмышында киная, икейөзлелек, мәкер. Тукта, дип шул ук вакыт сабырлыгын, салкын акылын тупларга тырышты Фарукҗан. аңа бәйләнергә хакың юк Ул. билгеле. Бохара халкы дигән булып, килмешәкләргә карата үз фикерен белдерә Рәхмәт әй-
II Үкә — энекәш
түе саташтырыр өчен генә, чынлыкта безне җене сөйми бугай Ялгызы гына тарланса. ник шартламый абзыкай Әгәр менә башкалар да шулайрак уйласа7 Зөһрәгөл дә искәртте ләбаса Димәк, кызма, чамасын тоеп сөйләшкән кешенең генә сүзе асыл'
— Белмим. — диде Байкучатов туры җаваптан качып. — Бәлки Шиһабетдинов фаҗигасендә дә сез әйткән әнә шул • шикләнеп карау- * чыларның • кулы уйныйдыр?
— Менә монысы — комнан аркан ишү инде Комиссия ап-ачык £ кылып белдерде ләбаса: хәрби назыйр үзен-үзе аткан' Сез әле һаман 5 шул тирәдә казынасызмыни7
Фарукҗан: *
— Ю-у-ук. — дияргә ашыкты. — Сез әйткәннәр күңелгә очкын са- ч лудан гына икеләнүем бу.
— Ә-ә. х
Нурморатов тирә-якка карангалап алды да кинәт сүзен башкага * борып җибәрде е
— Без менә үзебез күтәрәалмаслык әллә нинди зур йөкләргә£
килеп ябышабыз да иң кирәк гадиэшләрнеонытабыз Ташкентка *-
сәфәр чыкканда бераз тормыш ягын көйләүне дә кайгырттыгызмы соң7
— Нинди көйләүне7
— Чекист кеременә яшәү кыен лабаса. айлыгы ташка үлчим. Бохарада ризык ягы кыйммәтләнеп киткәч, бигрәк тә Ташкентка бераз тансык мал алып барып авыш-тәвеш китәрсәгез, кесәгезне тишмәс иде.
— Нәрсә алып барырга мөмкин соң7
— Менә Хуҗа Насретдин. — дип көлеп җибәрде Нурморатов.— Шуны да белмисезмени7
— Мин сәүдәгәр түгел ич.
— Куегыз, яшәргә тырышмасагыз. дөнья бабаң өйрәтә ул Безнең егетләр ерак сәфәргә буш кул чыгып китми Йөзләп каракүл сатсагыз. Русиядән килүчеләр шактый хак түли аңа Латыйфхан әкәгез- гә ышаныгыз, сезне коры нан — тәбикмәк белән ширчәйдән коткарачак ул алыш-биреш Әгәр малны Оренбургка ук илтеп сатсагыз, тагы да уңачаксыз Русиядә кыш җөдә суык, туны да. бүреге дә кирәк
— Ул каракүлне башта үземә ничек булдырырга соң7 Нинди акчага7
Нурморатов дустанә рухта елмайды
— Кардәшебезне мохтаҗлыкка ташламабыз инде, сөйләшербез, берәрсе әҗәткә биреп торыр Бәлки файдасын уртагыннан килешербез7
— Кызыктырдыгыз. Латыйфхан абый. — диде Фарукҗан — Тәкъдимегездә мән бар. рәхмәт Тик бу юлы барып чыкмас инде, сәфәрем ашыгыч Өйрәнә торырга, сәүдә эшенең җаен караштырырга бик мөмкин, өйләнмәгән егеткә мәһәрлек мая да тупларга кирәк ич'
- Тугры Ташкенттан әйләнеп кайткач, үзегез искә төшерерсез әле бүгенге гәпне Булышырмын
Нурморатов перрон ягына китеп күздән югалгач. Фарукҗан аның тәкъдимен төрле яктан бизмәнләп карады Чын Бохара кешесе өчен алыш-биреш ясау, сәүдә итү чаялык, булдыклылык кына санала үзе Ләкин моңа чекистны да тарту шәпме икән'' Нинди максатны күздә тотып эшләнергә тиеш бу'1 Яхшылык теләпме, әллә бәйле хәлгә төшерергә тырышыпмы7 Буярга омтылыпмы7
Нурморатов Ширбәдәндә үзен сәеррәк тотмасы — Шиһабетдинов һәлакәте хәлләрен күрәләтә бутарга омтылмаса. Фарукҗан болай баш та ватмас иде Билгеле, дусларча тәкъдим иткән очракта да сәүдәгә килешмәячәк ул. бу хакта уйлыйсы да юк Тик моны нигә
хәзер үк шәрран яра белдерергә9 Кем әйтмешли, телең биктә тот- гыл — тешең сынмас' Тартып-сузып бүтәннәрне сайрат, бәлки шуңа серләре дә ачылып куяр
Фарукҗан. Амантай белән Иргәш янына әйләнеп килгәч, яралы маңгайның кем белән гәп корып торуын аңлатты.
— Егетләр, без аларны киләчәктә дә күздән җуймаска тырышыйк. Шикле танышлар' Әмма үзебез күләгәдә калырга өйрәник Берәүгә дә кая һәм нинди максат белән юл тотуыгызны ычкындырмагыз Андый сорауларга җавап бирү — минем эш
Поезд кузгалды һәм тиз арада Каган корылмалары артта калды. Тимер юл янәшәсеннән барган олау — тәгәрмәчләренә кадәр агач борыслардан кадаклап ясалган, шыгыр-шыгыр арлы-бирле янтаеп менә-менә таралып китәр сыман тоелган галәмәт зур арба да күздән югалгач, тирә-якта көмеш тәңкә сипкән шикелле ялтырап яткан дала — тозлак кына каршыга йөгерә башлады Баш очындагы күк чын- чынлап иксез-чиксез иде. Ул зәңгәр кочагын киң ачып, бөтен офыкны иңләп алган Аның иркен йөзендә ел буе дип әйтерлек болыт әсәре күренми, диләр Караком белән Кызылком сахралары Зәрәф- шән оазисына ике яктан ком давыллары җибәргәндә дә. тузан пәрдәсе аша күк зәңгәрлеге барыбер беленеп тора икән Бүген исә ул аеруча аяз.
Фарукҗан күңеле дә шундый булсачы' Юк шул, эче тулы уй. бара торган юлын билгесезлек томаны каплаган Аны Төркестанга ашкындырган өмет тә сүнде — Зөһрәгөл инде тормышын бүтән берәү белән бәйләгән булып чыкты Язмышлар аерылуда Фарукҗанның үз гаебе дә барлыгы ачыклангач, йөрәге бигрәк тә сыкрап типте, әмма зш узган иде инде. Әгәр Зөһрәгөл. Балҗан шикелле Балҗан шикелле. Юк, юк. —дип бу уйларын куды, — кирәкми, ул үзе барыбер. Амантай кебек, яшьлек мәхәббәтенә күпер сала алмаячак. Өйләнмә-гән әле юньләп кызлар да үпмәгән-кочмаган егет башы белән ике балалы хатынга багланыргамы9 Нәселләрендә булмаганны! Хәер. Зөһрәгөл үзе дә. барын җуеп, аңа таянырга җыенмый ич Гаиләсе бөтен. тормышы җитеш Яшьлеген сагынуы, бәлки кайчандыр чыннан да үз итеп йөрүен онытмавы аркасында гына. Фарукҗанның иминлеген кайгырта торгандыр ул.
Байкучатов болай уйлавына бераздан үзе дә гаҗәпләнде: күр. ничек җиңел хәл итә егеткәем' Әйтерсең лә. Зөһрәгөлне бер дә яратмаган. яшьлек мавыгуы гына кичергән ул Бәлки көтеп алмавы өчен әле һаман аңа үпкәсе язылып бетмидер9 Гарьләнүе, ачуы бүтән хисләрен күмә, зиһенен томалый торгандыр9 Әллә соң Чекадагы эше барлык көчен һәм сәләтен суырып, дөньяда мәхәббәт барлыгын да. адәм баласының таң атуын, арыктан сулар агуын, гөлләрнең чәчәккә бөреләнүен яки күбәләкләр очуын күзәтеп тә зәвыклануын, кызык табуын оныттырамы9 Җиһанны әнә шулай гел икегә — дусларга һәм дошманнарга, фикердәшләргә һәм бүтәнчә уйлаучыларга гына бүлеп карарга ярыймыни9' Байкучатов. уян. тирә-ягыңа киңрәк караш ташла!
Поезд исә вак-төяк разъездларны бар дип тә белми алга йөгерде дә йөгерде тәгәрмәчләр көйгә салып, армый-талмый рельсларны санавын дәвам итте дык-дык. дык-дык Бертуктаусыз кабатланган әнә шул дөбердәү һәм вагонның уңга-сулга чайкалып тирбәлүе тәэсиреңдә Фарукҗан. үзе дә сизмәстән калгып китте Бераздан иптәшләрен дә йокы басты. —Амантай белән Иргәш шулай ук тез башларын кочаклап һәм маңгайларын беләкләренә терәп, күзләрен йомдылар. Ихтимал, алар шулай өчесе тиң оеп байтак барыр, бәлки әле кирәкле станцияләрендә төшеп тә кала алмаслар иде — ниндидер бер сихри өн әле һаман башын тезенә куеп барган Фарукҗанның колагына килеп эленде дә аны кинәт күзләрен ачарга мәҗбүр итте Йом- 64
шак. ягымлы, йөрәк өзгеч таныш авазлары белән күңелне назлый, аңның әллә кайсы күзәнәкләренә язгы ташкын кебек ургылып кереп, хәтернең тирән катламнарын актарып ташлый торган бу көч тальян гармун моңы, туган як җыры иде. Байкучатов иңгә-иң терәлеп утырган Амантайны терсәге белән төртеп уятты да, йокыдан айнып җитмәгән иптәшенең сораулы карашын күреп *
-— Ишетәсеңме9 — дип сорады
Аларның поезды кечерәк бер станциянең запас юлында туктап я тора, янәшәдән исә Фарукҗаннарны куып җиткән пассажир поезды 5 узып бара иде. Шуның тәрәзәләреннән, ахры, тәгәрмәч дыкылдаула- * рын күмеп, әлеге моң тарала Ул көчәя-көчәя якынлашты да. иң куе. = иң ачык ноктасына менеп җиткәннән соң. ераклаша тоныклана ч башлады. Байкучатов җырның бөтен сүзләрен ишетеп бетермәде. - хәер, моның инде хәзер әһәмияте дә юк иде. чөнки ул ишеткән кадә- - ресеннән үк нинди җыр җырлануын да. аны кемнәр сузуын да аңлап “ алды: бу. әлбәттә, әмир ныгытмасын штурмлауда катнашкан Татар е бригадасының Фирганәгә китеп баручы соңгы рота, соңгы взводлары » иде Нинди оешкан, нинди күркәм рәвештә' Фарукҗан әле һаман ко- н лагында яңгыраган, аны сокландырган һәм рухландырган җырны тагын да бер мәртәбә эченнән кабатлады:
Сандугачлар да сайрамый Сез булмаган җирләрдә1
Күзләрен шар ачкан Иргәш гаҗәпләнеп:
— Нугайча ашулә әйтәделәр кү' — дип тел шартлатты
Фарукҗан аның сүзләрен, гүя. ишетмәгәндәй:
— Их. егетләр, былбыл сайрауларын бер тыңларга да зар ич мин монда! — дип уфтанып куйды — Безнең илкәйне барып күрсәгез икән сез бөтен тарафлары зөбәрҗәттәй ямь-яшел! Тау асларыннан ширбәттән дә тәмлерәк, күз яшеннән дә сафрак, салкын сулы чишмәләр тибеп чыга аның хуш исле печәне, билдән ашкан болыннары, аның колач җитмәс агачлар үскән урманнары, аның Ситтәрәи Маһи- һуса сараедай зур, хәтта аннан да мәһабәтрәк кораблар йөзеп йөри торган киң вә тирән сулы дәрьялары, сихерле көзге шикелле ялтырап яткан күлләре, бар тереклекне иркәләп лепер-лепер яуган шифалы җылы яңгырлары, таң алдыннан әрәмәлеккә кунып, тирә-якны моңга коендыра, кешенең бөтен җанын эретә торган сайрар кошлары һушыңны алачак' Күз күреме киңлектә җәелеп яткан алтын сары иген кырлары, каймак кебек куе ак томаннары, туйга бизәнгән кәләштәй. барлык төсләре белән балкып офыктан күтәрелгән, бәйрәмчә көлеп торган салават күпере дә бар ич әле аның Ком сахрасында ыгы-зыгылар басылгач, берзаман мин дә илкәемә кайтып китәрмен, сезне кунакка чакырырмын әле
Байкучатовның болай ачылып утыруына гаҗәпләнгән һәм суз- ләренә ышаныргамы, юкмы икән, дип икеләнгән Амантай белән Иргәш. соңгы вәгъдәне ишеткәч, җанланып киттеләр
— Кызык, тәкъдиребезгә шундый нәрсәләр дә язылганмы икән9
— Тәкъдирне без хәзер үзебез язачакбыз. — диде Байкучатов ышанычлы төстә Юкка гына бәк-морзаларга каршы көрәшмибез ич!
29
Зыятдин гарнизоны фәрманчысы аларны кат-кат кисәтеп
— Инде кич җитеп килә, бәлки юлга караңгы төшкәндә чыкмассыз? — диде — Мин сезгә ун кеше генә бирә алам Станция тирә- 65
ягын саклау да безнең өстә, көчләребез исәпле
— Басмачылар шулай нык азынамыни7
— Төнлә хәтәррәк, тимер юлны сүтәргә омтылалар. Сез барасы Багбан кышлагына да ышаныч юк. Сәетморат бәк башкисәрләре анда гел кагылгалап торганлыктан, ярлы агай-эне дә. безгә булышасы урында, үзләре яклау көтеп яши
— Менә шуның өчен анда ашыгыч баруыбыз кирәк тә инде. — диде Фарукҗан.
Байкучатовның вакытлыча оешкан сугышчан төркеме Зыятдиннан үзбәк чапаны киеп, башларына чалма чалгач, җирле гади халыктан аерылмас кыяфәткә керде. Аркаларына аскан мылтык, бер запас атка урнаштырылган пулемет белән патрон тутырылган тартма буенча исә аларның кемлеген чамалау мөмкин түгел, димәк, басмачыларның күз-колагы аларны вакытыннан элек ачыклый алмаска тиеш иде Гарнизон фәрманчысы, мыекларын бөтерә-бөтерә. бәрелешләрдә чыныккан солдатларны гына бирүен искәртеп:
— Мин сезгә үзбәк, казакъ егетләрен махсус сайлап алып куштым.— диде. — Унбашы мәргәннәрнең дә сирәк очрый торганы. Үткен, ышанычлы.
— Рахманколны куып җитә алмавыбыз гына кызганыч. Димәк, ул кире Бохарага китте7
— Әйе. Ревкомнан телеграмма суктылар. Алар әмере буенча, агитатор иптәшләре белән ике сәгать элек кенә станциядән кузгалдылар. Үзем озатып калдым. Бохара юлы өстендәге кышлакларда җыелышлар уздырып, егетләрне Кызыл Гаскәргә керергә өндәячәкләр икән. Комиссар Шиһабетдинов эшен дәвам итмәкчеләр.
— Нәрсә. Рахманкол шулай шапырындымыни7 — Фарукҗан үзенең кирәкмәс сүз ычкындыруын чамалап, өстәп куйды ----------------------- Кыен
эш ич ул. алдан җиңел-җилпе лаф орып оятка калуың да мөмкин.
— Хәрби комиссардан тәҗрибә җыеп калгандыр инде, озатып йөрде, ибен-җебен беләдер
Зәрәфшәнне алар гарнизон егетләре белгән бер аулак сайлыктан чишенеп кичте. Әмма елга монда да шактый ук тирән, агым көчле, суы салкын иде Йөзә белмәгәнлектән. гаскәриләрнең күбесе дәрьяга, кием-салым, кораллар һәм иярләр төягән кечкенә салга ике яктан ябышып кына керделәр Фарукҗан аларны ашыктырып торды. Ком диңгезендә генә коенып үскән, киң елгадан шулай ук өреккән атларны җитәкләп йөзеп чыгарга булышты Аннары тиз генә киенеп, аркаларына кадәр юешләнгән бахбайларына менеп атландылар да инде игене урып-җыелган кырлар буйлап көньяк-көнбатышка чаптылар Кыр үрдәкләре, челән, ләкләкләр бакылдашып-кыңгылдашып яткан Зәрәфшән дәрьясы бик тиз артта калды. Бу тирәләр инде таныш бул-ганлыктан. туган җирен тансыклаган Иргәш Фарукҗан янәшәсендә — җайдаклар төркеменең башында юл күрсәтеп бара иде. Хәзер атасын, энесен һәм җәберләнгән бүтән авылдашларын якларлык көч барлыгын тою аны алга ашкындыра, бу минутларда ул үзен шушы якларның җәйрәнедәй җитез, бөркетедәй үткен күзле, пәһлеваныдай гайрәтле хис итә иде.
Монда арыклар әле ботакларын аска игән еламсар таллар яки купшы тут агачлары астыннан уза. әле кояш нурларына коенган зөбәрҗәт кырларга килеп чыга. Кайбер басуларда зәңгәр, сары, кызыл күлмәкле диһканнар мамык җыя. нидер кәтмәнли Якты нурлар арык буйларында үскән куе ябалдашлар аша үтеп, юлларга яфрак күләгәсе, бизәкләр шәүләсен төшерә. Кышлаклар арасында тозлы туфрак киңлекләре дә ялтырап ята.
Алар кышлакка кояш баер алдыннан килеп җитте Иргәш, кеше күзенә мөмкин кадәр чалынмаска тырышып, ялгызы гына хәлне ачыкларга алынды — ышанычлы авылдашларының берәрсен күреп, 66
Багбанда басмачылар барлыгын-юклыгын да. бай җәза биргән кешеләрнең кая ябылуын да тиз арада белешеп, зират артында яшеренеп торган иптәшләре янына әйләнеп кайтты. Шуннан соң кораллы җайдаклар төркеме туп-туры мәчет янындагы мәйданга барып керде Намазга җыелган ир-ат әле таралмаган, башкалар белән бергә Нурморат бай да үтә тикъвә кыяфәттә хәзрәтнең вәгазен тыңлап утыра иде *
Фарукҗан авылның хәвефлерәк Каратау очына сак куйгач һәм 2 кызыл гаскәриләренең янә берсен сөрән салырга — кышлак халкын = мәчет янына җыелышка өндәргә җибәргәч, калган иптәшләренә ат- $ тан төшәргә, мәйдан тирәли кырыйга сибелеп басарга боерды ф
Башта мәчет янына бала-чага, аннары егет-җилән аяк басты Га- s дәттән тыш ыгы-зыгы тавышлары намазлык өстендәгеләрне дә тиз- ч дән урамга чыгарга мәҗбүр итте Кораллы ят ирләрне күргәч, ба- “ рысы да сагайды Хәзрәт тә. аңа ияргән купшы чапанлы байлар да ни әйтергә аптырап, туктап калды Үзе әле һаман аттан төшмәгән * Фарукҗан: е
— Хөрмәтле иптәшләр, тынычланыгыз.— дип мөрәҗәгать ит- * те.— Без — Бохара революциясе сагына баскан кызыл гаскәриләр. н Арабыздагы Иргәшне таныйсыздыр Без аның шикелле ярлы-ябагайны үзе эшләп көн күрүчеләрне яклар өчен кулга корал алып. Бохара мәмләкәте хезмәт ияләренең канын кандала кебек суырып, иреген буып яшәгән залим әмирне, аның үзе кебек шәфкатьсез, комсыз түрә- карасын тар-мар итеп, гадел яңа тормыш корырга керешүчеләр
Күпләр кызыксынып колакларын торгызды, байлар төркеменең исә йөзе караңгыланды, алар ничек тә мәйдан уртасыннан читкәрәк шылу ягын карый башладылар Иргәш ымлап күрсәткән кешене күздән җуймаган Фарукҗан тезгенне шунда ук җыя төште
-— Иптәшләр, әмирне, аның күп кенә яраннарын илдән сөрдек, әмма бөтенесен дә түгел. Сәетморат бәк, Нурморат бай шикелле, якында гына яшеренеп ятучы яки әле һаман зәһәрен таратучы кайберләре гаделлек урнаштыруга аяк терәп каршылык күрсәтә, баш күтәрүчеләрне куркытып-өркетеп. асыи-кисеп, күпчелекне элеккечә үк буйсындырып тотарга, аларны әүвәлгечә үк талап, сыгып яшәргә маташа Ләкин дошманнар шуны яхшы белеп торсын моннан соң андый этлекләргә, вәхшәткә юл куелмаячак Җәбер, золым чәчүчеләрнең һәммәсе дә тиздән җинаяте өчен җәзасын татыячак Әйе. ту- лысынча татыячак. Ишетәсезме. Нурморат бай’’
Ике ягына ике кызыл гаскәри килеп баскач, болай да шомлана башлаган бай абзый бу сорауга җавабын ничек тә сузарга тырышты
— Нурморат бай. ишетәсезме, килегез әле мондарак!
Мәйдандагы халык икегә аерылып юл ачты Авылдашларының күпчелеге теләктәшлек күрсәтмәгән, киресенчә, астыртын дошманлык белән күзәткән, хәтта, якыннары да аны якларга базмаган, күзләрен яшергән хәлдә. Нурморат бай Фарукҗан басып торган түргә атлады Әлеге ике кызыл гаскәринең күкрәкләре белән диярлек арттан этеп барулары аркасында, ирексездән!
— Халык хакимиятенә сез ни очен каршы’’
Мәйдан карыендагы кызыл гаскәрләрдән күзен алмаган бай
— Мин каршы имәсмен. — диде
— Алайса яңа сайланган аксакаллар шурасы ихтыярын ник санга сукмыйсыз9
1 ■— Нинди шура9 Нинди ихтыяр9 һич ишеткән нәмәләрем имәс,
белмәймен
— Ишетмисез, күрмисез, белмисез, ә үзегез шул аксакалларны һуштан язганчы кыйнатасыз, зинданга ябасыз, ә9
— Андый эшләргә аслан катнашым юк кү. нахак бу!
— Алайса аталы-уллы Мирәхмәтевләрне кем җәберләде9
— Сәетморат бәк ләшкәре
— Мирәхмәтевләр үстергән мамыкны да ишегалларыннан Сәетморат бәк ләшкәре төяп чыктымы9
— Бирәсе бурычлары бар иде кү Шуны бәхилләтү хисабына..
Фарукҗан. байның үз гөнаһын танудан әнә шулай баш тартачагын алдан ук белгәнгә, тынып калган халыкка мөрәҗәгать итте:
— Җәмәгать, сезнең кышлакта әҗәтне ун мәртәбә, хәтта, аннан да арттырып түлиләрмени9 Шулай итү гадел саналамыни? — диде.
Мәйдандагылар эндәшмәде Бу тынлыктан рухланып киткән Нурморат бай янә телгә килеп:
— Мин ун бәһа түләтмәдем, мамык сату хисабына бер капчык дөге, бер сарык та бирергә килештем.—диде. — Сүземне хәзрәт тә раслый ала.
— Әйе. әйе. җәмәгать, алыш-биреш шәригатьчә ясалды, — дип җөпләде мулла абзый.
Шул чак кызыл гаскәриләр мәйданга ялангач аркалары күгәргән, кара янып чыккан ике карт белән бер егетне алып килделәр. Әле генә караңгы баздан иреккә чыгарылган тоткыннарның йөзләре агарынып. сулып киткән иде Кыяфәте үзенә тартым карт белән егетне Иргәш барып кочаклап алгач, Фарукҗан аларның кемлеген чамалап, шулай ук атыннан төште, тоткыннарның һәммәсе белән кул биреп күреште Аннары калын гәүдәле, чиртсәң, кан тамарга торган кызыл чырайлы хәзрәткә төбәлеп, мыскыллы рәвештә:
— Бу кешеләрне зинданга ташлау да шәригать кушканча эшләндеме9 Гөнаһларын фаш кылсагызчы! — дип мөрәҗәгать итте.
Мулла да. Нурморат бай да дәшми калуны яхшырак санадылар. Фарукҗан. атына менеп атланганнан соң. мәйданга күз йөртеп:
— Җәмәгать, бу бичараларның гаебе бармы9 Аларны җәзаларга кем фәтва бирде9 — дип сорады
Мәйдан телгә килергә кыймагач. Иргәш уртага чыгып:
— Уртаклар, мин сезнең Сәетморат бәктән, аның башкисәрләре җәбереннән куркып кына дәшмәвегезне беләм. — диде. — Курыкма- гыз. Бәкнең көннәре санаулы. Әгәр без бердәм каршы чыксак, арагыздан намуслырак, гайрәтлерәк егетләр Кызыл Гаскәр сафына басса, бәк чирүе тагын да тизрәк тар-мар кылыныр. гаделсезлекләр- гә тәмам чик куелыр Әйтегез әле. бу тоткыннар гаеплеме? Әллә.
Шул чак яңа гына иреккә чыккан картларның берсе
— Минем һичбер гөнаһым юк! — дип аваз бирде — Уртагыннан үстергән мамыктан үз өлешемне югарырак хак түләүчегә үзем сатарга. бурычны аннары кайтарырга теләгән идем, бай әйткән бәягә күнмәгән идем Нурморат мине шуның өчен нахак гаепләп, зинданга яптырды. Мондый золымы өчен ул ходай алдында кыямәт көнне җавап бирер әле. Каһәр төшсен аңа!
Хәзрәт картны туктатырга омтылып:
— Кешегә яманлык теләүне китап мактамый, — диде.
Өлкән Мирәхмәтев муллага нәфрәт белән;
— Алайса нигә үзегез яманлык телисез? — дип кычкырды — Безнең мамыкны. Нурморат байга хәләл -, дип сез фәтва бирдегез, шуның өчен ул мәлгуньнән бүләккә чапан алдыгыз. Шул гаделсезлек аркасында без канлы яшьләр түктек, газиз балаларыбыз зар елады, әмма сез — бозыклар — зарларыбызга колак салмадыгыз.
Ниһаять халык арасыннан
— Тугры!
— Байның гидай-ярлы өчен җаны көймәде. — дигән тавышлар килде
Фарукҗан мәйданда җанлана төшкәннәргә рух өстәргә ашыкты.
— Ләкин Бохара туңкәреше мәмләкәттә гаделлек урнаштыру, фәкыйрь игенчеләрнең, терлекчеләрнең дә хокукларын яклау өчен ясалды. — диде ул. — Без моннан соң байларның башбаштаклыгына 68
юл куймаячакбыз. Салган зыяны өчен Нурморат бай да, башкалар да җавапка тартылачак. Әгәр алар алдап-йолдап, куркытып, бурыч түләү хисабына дип. авылдашларыннан түбән бәядән җыйнап алган мамыкны, җимешләрне кире ияләренә кайтарып бирмәсә. мөлкәтләреннән. гомумән, мәхрүм ителәчәк, үзләре кулга алыначак. Моны барыгыз да мыекка чорнап куегыз! *
Мәйданда җанлану көчәйде. Багбан игенчеләренең күпчелеге. £ гөҗ килеп. Байкучатов белдерүен хуплавын төшенү кыен түгел иде = Фарукҗан аларга бераз колак салып торды да
— Хәзер алыш-бирешләрегезнең гадел үткәрелүен аныклау ~ өчен, бай куйган бәяне азсынган, әмма шулай да быелгы уңышын s ирексездән тагын аңа биргән хуҗалар якынрак килегез, язып алыйк 4 әле. — дип тәкъдим итте.
Иргәш авылдашларыннан кемнең кайсы байга никадәр бурычы булганын, шуны түләргә күпме мал китүен терки башлады Алыш- s бирештән риза булмаган егермеләп кеше, алар янына килеп, зарын * түкте. Әмма күпчелек, гаделсезлеккә рәнҗегән, нәфрәтләнгән хәлдә, £ капчык төбен селкергә ашыкмады. Алданган хуҗаларның кышлакта ь күп икәнлеген, бәк өере каныгуыннан хәвефләнеп кенә дәшми торуларын Иргәш күптән чамалый иде Бар кешегә берьюлы гайрәт кертү мөмкин түгел шул. егермеләп авылдашым тәвәккәлләүгә дә шөкер итәргә кирәк хәзергә, дип уйлады ул.
Фарукҗан бу көннәрдә мамыкның, киптерелгән җимешләрнең чын бәясен иптәшләреннән сорашып, җирен уртагыннан файдаландырган байның авылдашларын күпмегә алдавын аныкларга омтылды Әмма Зыятдинда хезмәт итүче кызыл гаскәриләр сәүдә эшен аслан белми торган яшьләр иде Иргәш белән Амантай да бер фикергә килә алмады
Багбан коесы янына килергә тиешле кәрванны кулдан ычкындырмас өчен, кышлактан тизрәк кузгалу хәерле иде Дөресен әйткәндә. Каратау ягында чын гаделлек урнаштыру Сәетморат бәк басмачыларын туздырганнан соң гына момкин, шунсыз Нурморат кебек ачкүз- ләрне авызлыклау да тормышка ашмаячак иде. Моның өчен исә кызыл гаскәриләрнең санын арттыру, революцион көчләрне ныгыту, халыкның аңын уяту хаҗәт Багбандагыдай гаделсезлекләр Бохара Совет Республикасында атлаган саен очрый Көрәшнең каты, дәвамлы булуы ихтимал
— Иптәшләр, безгә кушылырга теләүчеләрне бүген үк ияртеп китәчәкбез, — диде Фарукҗан — Хәзер үк' Киләчәктә мөлкәтебез имин, тормышыбыз хәвефсез булсын, һәммәбез хөррият җимешен татысын дип теләсәк, яңа тормыш өчен көрәшүчеләр сафына басыйк!
Әмма мәйдандагы халык арасыннан алар янына чәчрәп килеп баскан егетләр күренмәде Шунлыктан, Иргәшнең эше тәмамлануга. Фарукҗан исемлекне күздән кичерде дә. җыелышка килүчеләргә революция ачкан мөмкинлекләрне, аларны ничек файдалану кирәклеген тагын бераз аңлатканнан соң
— Дәгъваларыгызны Зыятдиндагы яңа җитәкчеләр өйрәнер, сезгә ярдәм кулын сузар. — диде — Бер нәрсәне исә хәзер үк өзеп әйтә алам Советлар Рәсәе белән сәүдә җайга салынгач. Бохарада мамык, җиләк-җимеш бәяләре инде шактый күтәрелде Моның файдасы тиздән сезгә дә. һичшиксез, тияргә тиеш Шушы мәсьәлә хәл кылынган- чы. авылдашларын талап баеган, гөнаһсызларны җәберләп күңел тапкан ике байгурагызны кулга алабыз Алар революция кануннары буенча хөкемгә тартылыр
Язмышлары көтмәгәндә хәтәр борылышка очравын бик тиз тойган Нурморат бай белән аның әшнәсе, бәладән котылырга талпынып
— Аксакаллар, авылдашлар' — дип мәйдандагыларга эндәште. — Сез ачлыкка, мохтаҗлыкка тарыганда, азык-әүкатен. кием-
салымын уртаклашучы без имәс идекме? Сәдакасын да, ярдәмен дә һәрвакыт кем бирүен онытмаңнар!
— Ашка таш белән атмаңнар. безне яклаңнар' Ят кызыл гаскәриләр килер дә китәр, без — әлмисактан бирле бергә көн күреп килгән кардәшләреңез. моны истән чыгармаңнар!
Аларны яклаучылар чыннан да табылды Башта хәзрәт, аның артыннан янә берничә куштан телгә килде:
— Могтәбәр затларыбызны кулга алырга аслан фатиха юк!
— Шушы шәфкатьле жаннар юмартлык күрсәтмәсә. ачлыктан кырылмас идекме?
— Бирмик ил агаларын!
Әмма гөбедән чыккандай бер калын тавыш шулчак аларны күмеп китте
— Таштан юкә суючы агалар безгә нәрсәгә’ Алардан башка да кышлак үчмәс, иншалла.
Фарукҗан исә мәйдандагыларны:
— Җәмәгать, кышлагыгызга Сәетморат бәк козгыннары килеп керсә. аларга ярдәм бирүдән, үзара ачу тотып, бер-берегезне әләкләүдән сакланыгыз. — дип кисәтте. — Без капчыкта ятмый, бүтәннәргә баз казучы кеше дә иртәме. соңмы беленәчәк, һәм ул, Нурморат байлар кебек җәзага тартылачак. Яхшылык өмет итүче беренче нәүбәттә үзе яманлык кылмасын — тигәнәк чәчкән беркайчан да йөзем җыя алмаячак!
Әйтеләсе сүзләр әйтелде, ниятләнгән эш эшләнде, хәзер инде авылдан тыныч күңел белән чыгып китәргә мөмкин иде. Халык мәйданнан тарала башлаганда, байларга дәгъваларын теркәткән аксакаллар кызыл гаскәриләрне, урап алып, чәйгә чакырды. Иргәш. авылдашлары кунакчыллыгын куәтләп. Фарукҗанга:
— Хөрмәттән баш тартмыйк, сахрада чәйханәләр юк. — дип мөрәҗәгать итте. — Тамак ялгар чак та җитте
Байкучатов монда күп вакыт югалтудан куркып сорады:
— Озакка сузылмасмы соң бу эш? Табын әзерләгәнче...
— Ул әзер инде. — диде Иргәш. — Мин бая разведкага килгәндә үк биш-алты хуҗага хәбәр бирүләрен үтенгән идем
— Әүкат даяр.
— Боерыгыз! — дип картлар бертавыштан Иргәш җавабын раслап куйды
Иптәшләрен йорт башына икешәр-өчәр кешедән таратыр алдыннан. Байкучатов
— Ярты сәгатьтән шушы мәйданда җыйналабыз. Кичекмәгез! — дип кисәтте
Иргәш Фарукҗан белән Амантайны үзләренә алып китте Гаиләләрендә ир-атның һәммәсе бер дә көтмәгәндә туган нигезгә җыйналудан шатлык бөркелүе сизелә иде Ишегалдына су сибелгән, өйләре җыйналган, кунак бүлмәсендәге тәбәнәк өстәлгә бар кадәренчә ризык тезелгән — пәтернан хәлвә, көзге байлыктан тәлгәш-тәлгәш йөзем Мирәхмәт карт үзе егетләрне түргә чакырып:
— Канә, мәрхәмәт кылың!—диде.—У гл ымның дуслары — безгә кадердан миһманнар
Иргәш касәләргә үзбәкчә яртылаш кына тутырып чәй ясый башлады Китек борыны калай белән ямалган юан корсаклы зур фарфор чәйнекне, чатнаган касәләрне күреп, бүлмәдә юньле-башлы җиһазның булмавын абайлаган Байкучатов эченнән: Әйе, тормышлары мактанырлык түгел боларның. — дип уйлады — Мондыйларны ни вөҗдан белән таларга мөмкин икән’ - — Иргәш ул арада зур җамаякта дөге боткасы алып кереп, өстәл уртасына куйды
— Әйдәгез, бары белән ризыкланыйк!
Чәй эчкәннән соң. ул атасына:
— Болар минем иң якын дусларым.—диде —Амантай белән Каган мамык тазалау заводында ук бергә михнәт чиктек. Фарукҗан әкә Чеканың кәттә юлбашчысы ул безне Байсын ягына җибәрелә торган кызыл гаскәриләрдән аерып, Бохарада. үз хозурында алып калды.
— Ата-анагыз, гаиләгез бармы, утлым ? — дип сорады Мирәхмәт * абзый.
— Бар, — диде Фарукҗан кыска гына х
Иргәш аның кемлеген атасына тәфсилләбрәк аңлатырга кереште |
— Гаиләдә, безнең кебек, өч ир. өч кыз бала үскәннәр икән. ‘ Фарукҗан әкә Казанның гали мәдрәсәсендә укыган, ярманнарга кар- s шы сугышкан Шуннан соң ак патшаны тәхетеннән төшерүдә кат- =« нашкан, аның яраннарын акылга утыртып йөргән Хәзер менә безнең л хөрриятне якларга килде Ул җодә белемле, гаярь адәм, бәк-морза- ларның, түрәләрнең берсеннән дә курыкмый х
Сөйләгәне юк лабаса. кайдан белгән боларны иптәше9 Фарукҗан. е ишек вазифасын үтәгән чаршауның аз гына ачылып һәм тирбәлеп * куюыннан. Иргәш сүзләренә эчкәредәге хатын-кызлар да колак са- ь лып торуын чамалап
— Иә. куйчы, бүтән сүз беткәнмени сиңа, — дип иптәшен тыйды. — Яхшысы, аулакта Мирәхмәт абзыйдан кышлак хәлләрен сорашыйк без
Хуҗа аның бу сүзләрен ошатып
— Углыма, безгә калкан булуыгыз өчен кәттә рәхмәтләр яусын, балам. — диде. — Бәлки ул имансызлар, безне дә яклаучылар барлыгын күргәч, инсафка килер9
— Килмәсәләр китерербез, — диде Фарукҗан ышанычлы төстә.
— Бәрәкалла! Ата-анаңа. балаларыңа игелек яугыры. безнең хәер-догабыз
— Фарукҗан әкә әле өйләнмәгән егет, дәдәм. — дип Иргәш атасын бүлде
— ...кардәшләреңә безнең хәер-догаларыбыз барып җитсен, амин!
Байкучатов табыннан беренче кузгалып, ишегалдына чыкты Ашау-эчү килешкән, маңгаена тир бәреп чыккан иде Ул. изүен ычкындырып, беләкләрен сызганып, фуражкасы белән битен, муеннарын җилләтеп торганда, эчке яктан пәрәнҗә бөркәнгән бер хатын- кыз килеп чыкты. Хәрәкәтләре җиңел, гәүдәсе сылу, кулына кувшин белән сөлге тоткан
— Әкәҗан. юлга чыкканда салкын су белән юынып алыгыз. — диде ул
Фарукҗанның белүенчә. Бохара хатын-кызлары ят ир-атка сүз кушмый иде Ләкин ул гаҗәпләнүен сиздермәде, фуражкасын дувал өстенә куеп, кувшинга үрелде
— Үзем салып торамын'
Монысы инде, гомумән, кардәшеңә, якын кешеңә генә күрсәтә торган хөрмәт иде
— Рәхмәт Сез Иргәшнең сеңлесеме’
— Әйе
Фарукҗан. суны бик чәчрәтмәскә тырышып, иелеп, кулларын, аннары битен, муенын юды билен турайтканда инде ул чынлап торып таң калды — кызыкай. чәчванын ачып, елмаеп аңа караган да суын һаман коя иде Кашлары калын күзләре карлыгандай кара, битләре алмадай алсуланган Бер учма чәче маңгаена сибелеп төшкән
Фарукҗан сузылган сөлгене дә алырга онытып, үзенә төбәлгәч, кызыкай бик гиз керфекләрен төшерде һәм назлы тавыш белән
— Әкәҗан, безнең кышлакка сез янә дә киләчәксезме? — дип сорады.
— Дусларымны якларга кирәксә — әлбәттә
Өйдән чыгып килүчеләрнең аяк тавышлары ишетелгәч, кызыкай җитез генә чәчванын төшерде Фарукҗан ашыгып
— Ә сезнең атыгыз кем7 — дип эндәште
— Анар
Ирләр тышка чыкканда кызыкай бакча ягына китеп югалган иде инде Байкучатов сөртенергә өлгерә алмый калды. Хәер, ул моны кирәк дип тә санамады әле генә сөйләшенгән бер-ике авыз гәп. аралашу аның уйларын башка эзгә кертеп җибәргән иде
Кызыл гаскәриләр караңгылык куера башлаганда авылдан чыгып китеп. Зәрәфшәнгә кадәр өзлексез юртып барды Елганы кичкәч, аның ике сугышчысы, кулга алынганнарны илтер өчен, станциягә борылды, калганнары көньяк-көнчыгышка. Зыятдин тавы итәгенә таба ашыкты Фарукҗан исәбенчә. корал төягән кәрван, җан иясе сирәк яши торган чүлдән халык тыгыз утырган үзәнлек чигенә, әлбәттә. ил йокыга талгач кына килеп җитәргә, шуңа кадәр ул иптәшләре белән Багбан коесы тирәсенә барып өлгерергә һәм дошман абай-ламаслык итеп яшеренергә тиеш иде
30
Иргәшнең тынычсызланып як-якка карануын күзәткән Фарукҗан. атын тыеп:
— Нәрсә, юлны саташтырдыкмы әллә? — дип сорады
— Белмим Адашуын адашмадык үзе. шулай да коеның һаман күренмәве сәеррәк
Аларны озата килгән Зыятдин гарнизоны гаскәриләре дә эзләнүгә ачыклык кертерлек бер сүз дә эндәшмәгәч. Фарукҗан тукталып калды, иптәшләренә Багбан коесы хакында белгәннәрен тагын бер кат искә төшерергә кушты Шулчак станция ягыннан якынлашучы бер кара күләгә күренде Карачкы алардан шактый ерактан, төньяктан урап узып барганда, оператив төркем, иярдән төшеп, өнсез калды. пошкырып тынлыкны бозмасын өчен, хәтта атларның авызларын да тотып тордылар Билгеле, ялгыз җайдак әллә кайдан ачык күренгәндә. ишле төркемнең шәйләнмәвенә исәп итү кыен иде. Әмма ят сәяхәтче Фарукҗаннарның барлыгын бөтенләй абайламаган шикелле, үз юлыннан уңга-сулга һич тә тайпылмастан. җитез җилдерүен дәвам итте Төнге мосафирдан шикләнгән Байкучатов иптәшләренә:
— Атланыгыз1—дип боерды.— Җайдакны кулга төшерегез!
Әгәр бу бәндә безне юри башка тарафка ияртеп китеп, юлдан яздырырга җибәрелгән булса, эш харап, дип уйлады Фарукҗан. Эченнән шулай пошынса да. серле күләгә артыннан үзе беренче ыргылды Кәрванны, корал көтеп яткан басмачыларны хәвеф хакында кисәтергә ашыгуы да мөмкин ич төнге җайдакның. Ул очракта кое янына бармый кая томырылсын соң?
Әмма бик кызуласалар да. кызыл гаскәриләр белән шикле сәяхәтче арасы кыскармады Зыятдиннан Багбан кышлагына барганда һәм аннан монда килгәндә өшәнергә өлгергән атлар ят толпар белән ярышырлык хәлдә түгел иде Күләгәнең ерагая баруы исә төнге юлаучының әле арымаган шәп атка атлануын гына күрсәтә иде.
Фарукҗан төркеме шулай да билгесез җайдактан күз язмады, куып баруын дәвам итте Тирә-якта иксез-чиксез ком сахрасы — шактый тигез чүл җәелеп ятканлыктан, монда тиз генә күздән югалу мөмкин түгел иде Берзаман алда ниндидер корылма калкып чыккандай тоелды Эзәрлекләнгән җайдак шуның янына барып җитүгә. 72
анда ыгы-зыгы купты — «корылма» хәрәкәткә килде һәм. дүрт-биш- кә аерылып, төрле якка тарала башлады
— Кәрванны көтеп торучы бәдбәхетләр бу! — диде Иргәш— Качалар!
— Ә нигә корал алып килүче кәрванның үзе түгел9
— Хәрәкәтләре җиңел, күрмисезмени9 Дөяләргә йөк асылмаган 2
— Дөя9 — дип гаҗәпләнде Фарукҗан
— Әйе, дөя озын торыклы хайван икәнлекләрен таныймын кү = Без аларны чүлдә куып җитә алмаячакбыз Ат аяклары комга ч дөянекеннән күбрәк бата. ф
Атлы карачкы исә көньяк-көнчыгышка таба элдертүен дәвам ит- s те. Фарукҗан хәлне тәмам чамалап алып
— Теге кабахәт кәрванны кисәтергә чаба икән Кайсыгызның аты - егәрлерәк, җитезрәк — шуның артыннан икегез китегез.— дип боерды.— Атышырлык якынайсагыз, толпарын чүкегез' Юкса ычкы- х начак. у
Гарнизон гаскәриләре командиры белән Иргәш боерыкны үтәр- п гә атылып кузгалгач. Байкучатов калган сугышчыларны күздән ки- *" череп:
— Ә сез дөяләрне эзәрлекләгез! — дип фәрман бирде — Кулга төшерергә тырышыгыз, әмма мавыгып китеп, чүл эченә артык кермәгез Бер сәгатьтән кое янында җыелырлык булсын Төшендегезме9
— Хуп, мәйле
— Амантай, син монда каласың, калганнарыгыз — дошманны эләктерергә'
Кызыл гаскәриләр, төрлесе төрле якка сибелеп, качып барган дөялеләр артыннан ыргылды
Фарукҗан белән Амантай исә алда караеп калкып торган корылма янына килеп җитеп, аттан төште Кое бурасы янәшәсенә бик үк биек, зур түгел тирмә тегелгән, аның эргәсендә дәү-дәү капчыклар өеме — тәртипсез бушатылган йөкләр аунап ята иде Байкучатов. унатарын кулына алып, тирә-юньне сак кына тикшереп чыкты Тирмәдәгеләр урыннарыннан кинәт купканлыктан, учаклары әле һаман яна. табыннарында ризык мул гына чәчелеп ята. калай кружкаларга ясалган яшел чәйләре дә суынып өлгермәгән иде
— Тере җан иясе күренми.— диде Фарукҗан— Әмма алыш-би- решкә яхшы әзерләнгәннәр, кунакларны сыйларга чәйләре дә пешерелгән күренә
— Безгә дә сусын кандыру хәрәм булмас
— Дөрес Тик әүвәл без дә кәрванны әйбәт каршыларга әзерләнеп куйыйк
Фарукҗан тирмәдән чыгып кое тирәсен күздән кичерде, якында гына дулкын-дулкын җыерчыкланып яткан барханнар буйлап узды Пулеметны каракүл тутырылган капчыклар арасына урнаштыру ымсындырса да, хәзер инде республика милкенә әйләнәчәк кыйммәтле хәзинәне пулялардан теткәләтергә теләмәде, йөз адым чамасы ераклыкта калкыбрак торган бер үр сыртына яшерде, аннары Амантай белән үзенә дә шунда уңайлы оялар әзерләделәр Моннан кое тирәсен утка тотуны гарантияләргә мөмкин иде Дошманны чолгап алыр өчен, башка солдатларны кая яткырасын да хәл иткәч чәй эчәргә утырдылар
Дөяләрне куа китүчеләр, уңышка ирешә алмый, берәм-берәм кое янына әйләнеп кайтты Иң соңыннан атлы җайдакны эзәрлекләгән Иргәш күренде Ул җитәкләгән ат өстенә — ияргә бәйләп аркылы салынган яшь кызыл гаскәри дә. дошман да үле иде
- Ничек бәлагә очрадыгыз9 дип сорады Фарукҗан
— Иптәшемнең аты елгыррак булып чыкты, мине бик тиз артта калдырып, алга ыргылды Байтак җир киткәч әллә ничә ату тавышы
яңгырады Ерактан ук күреп калдым башта дошман җиргә тәгәрәде. аннары иптәшем сөрлекте Яннарына барып җиткәч аңладым пуля әүвәл басмачының атына тигән Дошман, шуннан соң качып котыла алмаячагын белгәч, куа килүчегә төзәп ата башлаган.
— Син аны ничек кулга төшердең соң?
— Иптәшем аны яраларга өлгергән иде. Юри үлгәнгә сабышып ятмасын, дип мин аңа ерактан ук ут ачтым Чәнчелде!
Фарукҗан дошманның башын күтәреп йөзенә карады, әмма аны күргән-белгән бер генә кешесенә дә охшатмады.
— Тентедеңме үзен9
— Әйе.— диде Иргәш.— Менә мылтыгы, револьвер белән хәнҗәре.
— Уһу!
Кызыл гаскәриләр иптәшләрен иярдән чишеп алган арада Иргәш Фарукҗанга янә бер трофей тапшырды.
— Монысы дошман чапанының чабуына тегеп куелган иде. Алла ярдәм итте — капшаганда кыштырдавыннан белеп таптым.— диде ул.
Байкучатов. тирмәгә кереп, учакка коры кизәк өстәде һәм. ялкын телләре дөрләп уйный башлаганчы, сүрән генә көйрәгән утка өреп торды Тирмә эче яктырып киткәч. Иргәш тоттырган язуны укырга кереште
■ Полковник Штеннелгә
Хөрмәтле сэр. шанлы Боекбритания мәнфәгатьләрен кайгыртып биргән ике әмерегезне бүген үтәдек
Иске Бохара вокзалында дары төялгән унике тимер юл вагоны шартлатылды Сугыш кирәк-яраклары, берничә дистә сугышчысы юк ителде Йөздән артык солдаты яраланды күп кенә ат. дөя. Россиягә җибәрергә әзерләнгән кибән-кибән мамык, өем-өем каракүлнең көле күккә очырылды. хәтсез корылмалары сафтан чыгарылды.
Бохара базарларының берсендә Әфганстан сәүдәгәре Габделшөкерхан милкенә ут төртелде.
Станциядәге шартлау һәм базардагы янгын Бохара революциясе җитәкчеләре арасындагы каршылыкларны көчәйтте Сулларның басымын киметү өчен, премьер-министр Фәйзулла Хуҗаев аларның кайберләрең, дипломатик вәкиллеккә билгеләп, Ташкентка. Хивага һәм Мәскәүгә җибәрергә тотынган иде Хуҗаев хәйләсен яхшы төшенгән Совет Россиясе вәкиле Валериан Куйбышев, уңнар артык көчәеп китүдән куркып, каршы чаралар күрә башлады Коминтерн исеменнән Бохара компартиясенең яңа Үзәк Комитетын корды, анда урта юлдан баручы җитәкчеләрне күбрәк кертергә тырышты Бер үк вакытта, уңнарның көчле ризасызлык күрсәтүенә дә карамастан Үзәк Россия тәртипләрен артта калган шәрыктә — Бохарада да тайпылышсыз урнаштырырга омтылган барлык сулларны җитәкчелектән куарга юл куймады, үз тарафдарларын тизрәк ишәйтү халыкның надан түбән катлауларын ашыгыч үз якларына аудару максаты белән. Аксолтанов-Тураевлар активын кышлакларга таратты
Югарыдан саналган сәбәпләр аркасында, безнең эшчәнлек көткән нәтиҗәне биреп бетермәгәнлектән. мин Мәшһәдкә юлга чыгуымны кичектерергә мәҗбүрмен
Әфганстаннан Багбан коесына юл тоткан кәрванның исән-имин Зәрәфшән үзәнлегенә якынлашуы хакында хәбәр алдым Кррал җибәрүне моннан соң тагын да арттыруыгызны үтенәм
Яңа күрсәтмәләрегезне көтеп, капитан Блеккер Бохара, егерме өченче октябрь»
Язуны авыр көрсенеп, чигәсен уа-уа укып чыккач. Фарукҗан кабахәт' дип пышылдады Аннары командирын сәерсендереп күзәткән Иргәшкә
— Коймакның табадан гына төшкәне, булдыргансың, дустым' — диде — Бик кирәкле язу бу Дошманнарыбыз үтә көчле, дәһшәтле Алар бөтен Бохараны зир-зәбәр китерергә дә күп сорамаячак.
Хатта ниләр хәбәр ителүен белмәгән Иргәш
— Әллә анда хәрби комиссар фаҗигасе турында да берәр сүз бармы? — дип сорады
— Юк Әмма күп нәрсәгә ачыклык кертә бу хат Безнең дөрес юлда икәнлегебезне дә раслый — Фарукҗан бераз уйланып торды да, 74
кинәт кабынып, янә иптәшенә эндәште — Кара әле. Иргәш ниндирәк кеше булды икән ул хат ташучы'' Җан биргәнче сорау алырга өлгермәдеңме9 — диде
— Өлгермәдем шул Караңгыда алданудан курыктым Атыштык
Амантай кайнаткан чәй. юлга алган коры-сары ризык белән тамак ялгагач, кызыл гаскәриләр бераз кырын ятып ял иттеләр Инде сугарылган атлары кәрваннан калган карбыз кабыкларын ке- £ тердәтә иде Кабыгын гына түгел, башламаган бөтен карбызларны = да бахбайларга бирергә туры килде Алдагы бәрелешнең ничек тә- ч майланасын берәү дә анык кына әйтә алмый, дошманны эзәрлек- ~ ләү бер якта торсын, хәл мөшкелләнсә, койрыкны борыр өчен дә - ат кирәк булачагы ачык иде Шуңа күрә. Фарукҗан аларны ашатырга 2 гына түгел, үзе биләячәк үр артына, аулаккарак илтеп тышауларга rs да кушты, аннары гына кызыл гаскәриләрне алдан билгеләнгән нокталарга урнаштырып чыкты Амантай белән бер солдатны исә кәрван s киләчәк юл өстенә. коедан бер чакрым чамасы читтәге казанлыкта * яшеренергә боерды. Кәрванны үткәреп җибәрергә, ләкин
Чигенергә омтылсалар юлларын бикләгез Без ясаган камалыш- ~ тан берәү дә тере килеш качып котылмасын'
Байтак көттеләр. Бик үк калын киенмәгән сугышчылар, салкынга бирешмәс өчен, әледән-әле хәрәкәтләнеп алырга мәҗбүр булды Хәер, йокыга китеп, уяулыкны җуймас өчен, яхшы да иде бу
Кәрван төн уртасы узгач, ай инде яңадан офыкка тәгәри башлаганда гына күренде. Ун дөянең бишесенә кеше атланган калганнарына авыр агач тартмалар асылган иде Фарукҗан отряды аны сабыр гына көтеп алды. Ләкин кәрван кое янына килеп җиткәнче үк туктап калды, аннары төньякка. Зыятдин тавына таба борыла башлады Шартлы хәбәрләшү билгесе күренмәгәнлектән бу. дип уйлап. Фарукҗан шунда ук пулеметтан тырылдатырга кереште Кәрван өстендә төрле яктан атылган мылтык пулялары да безелди башлагач. Байкучатов сахраны ярып:
— Сез чолганышта, коралларыгызны ташлагыз' — дип оран салды
Кәрванчылар аптырап калды Әмма дөялеләрнең берсе бик тиз аңына килеп, хәвефсезрәк тоелган арт якка борылды, әче итеп сүгенә-сүгенә Фарукҗан тавышы килгән якка ут ачты һәм ничек тә хәвефле боҗрадан чыгып ычкынырга омтылды
— Атыгыз хәшәрәтләргә'
Дошман кәрваны янә ике мылтык белән җавап бирә башлады, ләкин кызыл гаскәриләр җиргә сеңеп алдан ук казып куелган ояларга кереп яшеренгәнлектән аларның атуы җитди зыян китерә алмады Башта кисәтер өчен генә мылтык гөрселдәткән кызыл гаскәриләр. эшләр болайга киткәч Фарукҗанның алдан ук әмер бирүенчә, кәрванчыларны ауларга керештеләр. Йөген җиргә олактырып, җитез генә артка чигенгән берсен искә алмаганда, дошманнарның каршылык күрсәтүе тиздән басылды Артка таба качкан әлеге сәүдәгәрне исә Амантайлар авыр җәрәхәтләп, кулга төшерделәр Бәрелеш барышында ике басмачы үтерелде, бер кызыл гаскәри яраланды Пулемет тырылдый башлагач ук дөядән җиргә сикергән тын алырга да куркып, борыннарын комга төртеп яткан ике кәрванчы әсир ителде Ата да белмәгән коралсыз ул байгышларның сәясәткә дә. канлы көрәшләргә дә катнашы булмавына, теләсә нинди эшкә ялланып кон күрүләренә ышанырга бик мөмкин иде Ә менә Амантайлар яралаганы
Атыш кубу мондый дәһшәткә күнекмәгән дөяләрне яман өркеткән. алар йөкләрен зир-зәбәр китереп ары-бире ташланган икесе яраланган, өчесе казасын да тапкан иде Фарукҗан иптәшләренә
дөяләрнең исәннәрен бергә тупларга, йөкләрен җыйнап, исәпкә алып, яңадан төяргә кушты да тирмә эченә узды. Учакның сүрән яктысында Амантайлар алып кергән яралы басмачының чалымнары таныш сыман күренгәч, аның янына килеп шырпы сызды.
— Уһу. асыл кош аягыннан эләккән икән ләбаса!
Байкучатов басмачы маңгаеның уң ягында күптән ясалган яра эзен күрүгә. Газәли чәйханәсен исенә төшерде Аулак арт бүлмәдә киңәш корып утыручы контрлар арасында шушы озынча йөзле, очлы иякле бәндә дә- бар иде ич Чикмәнен, купшы чалмасын бу юлы зәңгәр чапан, колакчынсыз бүреккә алыштырган — бөтен үзгәреше шунда гына. Хәзерге бәрелештә исә пуля калак сөяге астыннан тишеп узган — аркасы да. күкрәк асты да канга манчылган иде.
— Амантай, өстен чишендереп, ярасын бәйлә әле таныш кунакның.
Туктаров командиры боерыгын үтәргә кузгалган гына иде. кемнәр кулына килеп кабуын шулай ук күргән карт:
— Кирәк имәс, сез мордарлардан ярдәм алганчы, шәһит китүем хәерлерәк' — дип ачулы караш ташлады
— Басмачы дигәч тә. алай ук тәкәбберләнмә, агай! —диде Фарукҗан— Шәһит киткәнче әле байтак сорауга җавап бирәсең бар Җитезрәк кайнаш. Амантай, күлмәген ерт та
— Мин басмачымы? — диде нәфрәтләнгән карт.— Басмачы сез ул! Без Идел буена имәс, сез Бохараны басып алырга килгән. Урыс көчекләре.
— Йә-йә.— дип бүлде аны Фарукҗан.—Күп нотык сөйләсәң, җан тәслим кылуың да бар Амантай, булыш әле миңа.
Алар икәүләшеп картның чапанын, күлмәген салдырдылар, аннары җәрәхәтен карап, канын туктатырлык итеп кысып бәйләделәр Киреләнеп сөйләнсә дә. хәле киткәнгәме, яралы каршылык күрсәтмәде Шуннан соң Байкучатов канәгать төстә
— Без урыс көчеге булсак, сез— инглизнеке! — дип белдерде — Коралны кем озатуын бик яхшы беләсез Үзегезне әүлия санамагыз, ашханәдән китеп барганда миңа атуыгыз да мөселман канын кою өчен иде
— Сез дә мөселманмы9 — дип күзләрен акайтты карт — Мөсел-манлыкның терәге булган Бохараи шәрифне вәйран кылучы дәһри, сатлык җаннар да шулай оялмыйча авыз ачса, кһ-кһ-кһ
Яралы буылып-буылып йөткерергә тотынды. Фарукҗан аның тынычрак сулыш ала башлавын көтеп торды да:
— Ора алмаганның орысы чыгар.— диде.— Тик хәзер без бүтән нәрсә хакында сөйләшик Коралны сезгә кем китерде? Сез аны кемгә тапшырырга тиеш9 Тагын кайчан. .
Карт аны бүлеп
— Йомычка гынамыни9'—дип сорады — Сез Бохараны утка тотканда егерме җиде мәдрәсә, әмир китапханәсе яну. меңләгән кыйммәтле кулъязмалар харап булу югалту имәс, ә? Милли тиңлек, хөррият, дип лаф ордыгыз да әмир алтынын Мәскәүгә озаттыгыз. Бохара мәмләкәтен әнә шулай милли байлыгыннан мәхрүм итү дә безгә булышу хисапланамы9
Байкучатов. кыяфәте белән гади бер диһкан-игенче генә күренгән ниндидер басмачыдан мондый ук хәбәрдарлык, үҗәтлек көтмәгән иде Тирмәгә Иргәш белән янә берничә кызыл гаскәри дә килеп керүенә һәм дошман коткысына колак салып торуына борчылып
— Ә сез әмир алтынын Бөекбританиягә җибәрергә җыенган идегезме9 — дип һөҗүмгә күчте.— Шуңа корал сатып алып, меңлегән гөнаһсызларның канын коярга план кордыгызмы9 Барып чыкмас! Бохара хезмәт ияләре тир түгеп тапкан байлык аларның үзләренә ти-
сен әле Әмир алтыны монда икмәк, кием-салым булып кайтачак
— Русиядән күп кайтты инде'
Фарукҗан. аның мыскыллы сүзләрен бөтенләй ишетмәгәндәй, дәвам итте
— Ул алтын монда завод-фабрикалар типографияләр, шифаханәләр. мәктәпләр рәвешендә Бохара Совет Республикасы кулына _ керәчәк Коминтерн, ягъни, бәйнәлмиләл
— Әгәр бәйнәлмиләлегез алай бик гадел, игелекле булса, ярдәм- = не нигә бушлай гына өләшми9 — дип гыҗылдады карт — Нигә булы- ч шуы өчен генә имәс, вәгъдәсе өчен дә алдан ук мең бәя түләтеп ~ куя9 Русия безне әз сыктымыни9 Талап алган хәзинәсенең бер s тамчысын шул байлыкны җитештерүчеләргә кире кайтарганда янә 2 сафсата да кушып бирү нимәгә9
— Ә сез чын юха елан икән' — диде Байкучатов чыраен сытып.— Беркатлы кешеләрне шушылай сайрап юлдан яздыруыгыз да s бик мөмкин Имеш, без мәдрәсәләрне, китапларны яндырган'
— Дөресен әйткәч, ощамыймыни9 — диде карт зәһәр көлемсерәп «
— Ялган бу* — диде Фарукҗан кызып китеп — Хәле мөшкеллән- ь гәч. әмирнең шәһәргә ут төрттерүе китапларга гына түгел, иген келәтләренә дә нәкъ менә аның ут салдыруы, мәмләкәт казнасындагы миллионлаган тәңкә акчаны, бүтән байлыкны да аның талап качуы безгә яхшы мәгълүм
— Бохара алтынын Фәйзулланың Мәскәүгә төятеп җибәрүен генә күрми калуыгыз гаҗәп' Дөресе. Фрунзе, Куйбышевларның шуңа күзе кызуын
Фарукҗан аны тыңлап тормады, тавышын көчәйтеп, үзе дәвам итте
— Әмир һәм аның тарафдарлары бар яманлыкны безгә сыларга маташуы да билгеле Халык арасында коткы таратып, безне афәт чыгаручы итеп танытырга тырышуы да
— Сездәй икейөзле бушбугазны ничек җир күтәрәде9 Ходаем, мондый иблисләрне ничек ормыйсың син?’
— Каргышың кара башыңа! — диде Фарукҗан — Дөрес әйтәмме мин. иптәшләр?
Ләкин Иргәш тә. бүтән кызыл гаскәриләр дә ләм-мим эндәшмәде Сорау алу барышын башыннан ук тыңлап тормагангамы, басмачы сүзләрендә дә хаклык бар дип уйлауданмы9 Россиядә революция, байлар-ярлылар көрәше кабыну ил хуҗалыгын чыгырыннан чыгаруын. күпләрнең мохтаҗлыкка таруын. Идел буенда. Үзәк Россиядә, бигрәк тә шәһәрләрдә азык-төлек, ягулык җитешмәвен. Кызыл Гаскәрнең корал кытлыгы кичерүен, шуңа күрә генә советларның Бохара алтын хәзинәсен файдалануы ихтималлыгын аңлатып тору кирәк идеме хәзер9 Дөресен әйткәндә, ул алтынның барлыгын һәм кая куелуын ачык кына белми дә ич Фарукҗан Дошман лыгырдавына алданып, ялгыш юлга керсен тагын'
Көтеп-көтеп тә иптәшләреннән ни ризасызлык, ни яклау сүзе ишетмәгәч. Байкучатов әсиргә кырыс кына эндәште
— Без монда килде-китте бәхәс куертырга җыелмадык, әфәндем Җаныгыз кадерле булса, җавап бирегез безгә каршы корал күтәрергә сезне кем мәҗбүр итте9
— Намусым
— Багбан кышлагында сезнең кебек •намуслыларның- нишлә- вен күрдек инде Тәүбә итмәсәгез, бу юл һәммәгезне фәкать үлемгә генә алып барачак Уйлагыз Йә әшнәләрегезне, аларның алдагы кара ниятләрен ачасыз, йә
Байкучатов сорау алуын дәвам итәргә өлгермәде, тышта ату тавышы. аннары Иргәшнең
— Басмачылар! — дигән авазы яңгырады
Дөялеләр барып чакырганмы9 Кәрван белән килгән яңа коралны да кулга төшерсәләр...
Фарукҗан бәрелеп-сугылып тышка чыкканда дошман әле кое янына килеп җитмәгән. Иргәш. командирының ниятен чамалагандай, корал асылган дөяләрне пулемет урнаштырылган үр артына алып китеп бара, калган сугышчылар, мылтыкларын кулларына тотып, куркыныч янаган тарафка карап, җиргә сузылып яткан иде.
— Таң беленүен көтәләр, ахры.— диде Амантай.— Артык ашыкмыйлар.
— Басмачылар икәнне кайдан беләсез?
— Иргәш чамалады Зыятдин станциясеннән безнекеләр килсә, юллары бүтән яктан салыныр иде. ди
— Кем атты9 — дип сорады Фарукҗан.
— Зыятдинныкылар,— диде Амантай.
— Пешмәгәннәр. Пулеметны монда алып килеп, шыпырт кына көтеп алсак, коендыра идек утка мәлгуньнәрне, их!
Фарукҗан дошман якынлашкан тарафка тагын бер караш ташлады да иптәшләренә:
— Барыгыз да пулеметлы үр артына! — дип әмер бирде.— Күтәрә алган кадәр каракүл капчыкларын да алыгыз.
Басмачылар күп булырга тиеш.— диде уйлады Фарукҗан — Без — унике, беребез — яралы. Корал җитәрлек, кәрван да пулемет алып килгән булса, бәлки, бирешмәбез. Әмма үзебез һөҗүм итәрлек түгел Сакланып кына җиңү исә икеле. Берәрсен Зыятдинга җибәреп, ярдәм сораргамы икән әллә? Караңгыда сиздерми генә дошман яныннан узып китә алса Хәер, гарнизонда безнең кая юнәлүебезне болай да беләләр, озак әйләнеп кайтмасак. үзләре дә эзләп юлга чыгарга тиеш Димәк, дәвамлы сугышка әзерләнергә кирәк, тиздән таң беленә башлаячак.
Фарукҗан пулемет тирәсендәге үрдә һәр сугышчысына урын күрсәтеп, яшеренер өчен оя казырга кушты. Дөяләргә төялгән коралны саклану боҗрасы уртасына бушаттылар, караңгыда капшанып, өр-яңа пулеметны да эзләп таптылар Зыятдин гарнизоны кызыл гаскәриләренең икесе аңардан ата белә икән — бу һәммәсенә җан кертте Патрон, мылтык дигәннәре тулы бер ротага җитәрлек — ник өч көн. өч төн атышмыйсың!
Дошманның таң беленгәнне көтүе ярап та куйды — һөҗүмне ничек кире кагасын ныклап киңәшеп, уңайлы алгы сызык әзерләделәр. Иң авыры — атлар, дөяләрне коткарып калу иде. Моның өчен алар- ны ике үр арасындагы казанлыкка кертеп, тышаулап яткырырга, хәтәр көтелгән якка каракүлле капчыкларны тезеп куярга, малларны күзәтер өчен бер кызыл гаскәрине билгеләргә туры килде.
Таң сызылганда дошман хәрәкәткә килде Фарукҗан йөздән артык җайдакны санап чыгарга өлгерде Иптәшләренә басмачыларны пулемет уты өтәрлек якынлыкка китерергә, алдан өркетмәскә боерды.
Фарукҗан кылычларын айкый-айкый һай-һулап һөҗүмгә ташланган җайдакларны кое янына килеп җиткәнче салкын кан белән күзәтеп ятты Юкка гына фронтта оч ел тоташ михнәт чикмәгән, психик атакалардан каушамаска, курыкмаска күнеккән иде ул Әмма хәрби бәрелешләрдә әле һаман чыныгып җитмәгән сугышчылардан кайсыдыр чыдамады, алдан ыргылып килүчегә атып җибәрде. Тидермәде. бары кызылларның кайда яшеренеп ятуын гына фаш итте бу егет Фарукжан теш арасыннан
— Тинтәк мәнди! — дип сүгенеп куйды
Бәхеткә, кызышкан җайдаклар, ялгыз мылтык атылуын куркынычка санамый, кое янына ташкын булып килеп җиттеләр дә. монда каршылык очратмагач. Фарукҗаннар яткан үргә таба борылдылар 78
Шулчак пулемет телгә килеп, дошманнар өстенә ут яңгыры яудыра башлады Аның «та-та-та»сына мылтыкларның бах-бахлары кушылды Дошманның алгы сафы киселгән агачтай, җиргә ауды, арттан тыгызланып-кысрыкланып килгән атлар шул мәетләргә абынып, корбаннарның санын арттырды Фарукҗан. тешен кысып, пулеметын уңнан сулга, сулдан уңга боргалап, дошманны кыруын дәвам итте Ниһаять җайдаклар айныды, як-якка сибелеп, чигенә башладылар Үкерү, сүгенү, пошкыру авазларына күмелгән кое тирәсе шундук бушап калды
— Егетләр, күрәсезме, бу хәсрәтләрнең мылтыклары санаулы гына! — дип кычкырды Фарукҗан
— Кәрванга исәп иткәннәр икән, тотсыннар!
Ул арада дошман яңа һөҗүмгә әзерләнә башлады Бу юлы алар, әллә ничә төркемгә бүленеп арт яктан ташланды Анда басмачыларны икенче пулемет каршы алды һөҗүм бу юлы да өзелде, тагын шактый мәет, яралы калдырып, гаярьләнгән җайдаклар чигенергә мәҗбүр булдылар.
Егермеләп кешесен югалткан басмачылар төркеме кызыл гаскәриләрнең азлыгын белгәнгәме, әле һаман үзен бәрелештә җиңелгәнгә исәпләми иде Шулай да кылыч болгап кына эш уңмасын чамаладылар. ахры, аттан төшкән мылтыклылары алгы сафка чыкты Атлылары исә сибелеп. Фарукҗаннар тезелешеп яткан боҗрага берьюлы бөтен яктан һөҗүм итәргә күчтеләр Адымнары болай тиз үзгәрү араларында тәҗрибәле хәрби дә булуын күрсәтә иде
Сибелеп һөҗүм иткән басмачыларны туктату кыенрак иде Бу юлы ике пулемет берьюлы телгә килде, мылтыклы кызыл гаскәриләр дә кыюланып, ышанычлырак, төзрәк ата башлады Болай куе ут ачуны көтмәгән дошман, сафлары торган саен сирәгәя баруын күреп, алга ыргылуын сүрелдерде
Байкучатов, иптәшләренең күңелен күтәрергә теләп
— Бездә икән көч!—дип кычкырды.— Якынрак килеп кенә карасыннар, иманнарын бик тиз укытырбыз!!!
— Ми урынына кибәк, ахры, боларның,— диде Амантай — Кылыч болгап өркетмәкчеләр имеш.
Дошман бүтән һөҗүм ясарга талпынмады Соңгы атакалары сакланучыларга да шактый зыян салуын белмәделәр, күрәсең Укчы кызыл гаскәриләрнең икесе авыр яраланган, берсе, маңгаена пуля тиеп һәлак булган иде Әмма пулеметчылар исән-сау. басмачылар гайрәтен нәкъ менә шулар сүндергән иде
Хәвеф-хәтәр кимегәч. Фарукҗан җиңел сулап ерак офыкка күз салды Яктырып, нурланып көн туган, сахра күз күреме арада сары матурлыгы белән тыныч кына җәелеп ята. әле генә колакны тондырган атышу, ярсыган сугышчыларның кыргыйларча акыруы-ба- кыруы. тоякларыннан очкын чәчрәтеп, җир селкетеп чапкан атларның кешнәве - шәфкатьсез бәрелеш, гүя. бер дә булмаган шикелле иде Ләкин күзне якынгарак салсаң
Сугыш кырында чәчелеп яткан дошман мәетләрен хәзер инде санап чыгарга да мөмкин иде Әмма басмачылар аларны җыйнап алып китәргә батырчылык итмәделәр, хуҗасыз калган атларын тотып шактый ерак арада бергә укмаштылар да. ниндидер яңа планнар корып. Каратау ягына таба юртып китеп бардылар Аларның күздән югалуын кызыл гаскәриләр бик озак игътибар белән күзәтеп тор-ды Аннары араларыннан берсе
— Кәрван китергән коралны без алданрак эләктерергә өлгермә- сәк. күрәчәгебез шушында буласы икән.— диде — Корал коткарды
— Алла кушты дисәңче,- диде янә берсе — Монда кабер казучы да табылмас, сөякләребезне шакаллар гына кимерер иде. югыйсә
һәрберебезгә унар дошман ябырылган — дәһшәт кәттә иде кү'
Дусты янына килеп баскан Амантай.
— Тукта әле. ботың юешләнгән түгелме соң синең, Иргәш?— дип эндәште.
Отряд бердәм шаркылдап көлеп җибәрде. Тик көлүдән туктап, шунда ук сугыш кызуында яралануын тоймаган Иргәшкә беренче ярдәм күрсәтергә туры килде
Фарукҗан исә шул арада әсир аунап калган тирмәгә күз салды — басмачы карт ишек төбенә шуышып килеп җан биргән иде.
31
Зөһрәгөл Чекадан туп-туры өенә кайтты Тирә-юненә, атлаган юлына игътибар итмәде, чөнки колаклары берни ишетми, күзләре һичнәрсә күрми иде Берзаман үз капкалары төбенә килеп баскач кына айнып һәм саташмый, адашмый аяклары нәкъ менә шушында алып кайтып җиткерүенә гаҗәпсенеп, күпмедер вакыт караңгы коридорда ишек яңагына сөялеп торды Аны. бәлки, күршеләре күреп калгандыр, каршы очраганнары исәнләшкәндер — бу тирәдә, кайсы киемен кисә дә, йөрешеннән үк таныйлар ич Зөһрәгөлне. Ә ул аларны бар дип тә белми, сукыр-чукрак кебек, дәшми-тынмый яннарыннан узып киткәндер Менә сүз кубар инде хәзер урамда, Нәзиренә дә ишеттерерләр әле’
Әмма бу уй Зөһрәгөлне озак борчымады. Пәрәнҗәсен салып атты да. балаханәгә менеп, кызларына күз салды. Уенга мавыккан балалары, аны күргәч, шундук янына йөгереп килеп, бер-берсен әләкләшергә тотынды, тик әни кешенең үзләренә күңел бирмәвенә үпкәләп, бик тиз кире борылдылар Зөһрәгөл исә. уку өенә килүчеләрдән сакланып, капканы бикләп куйды да кунак бүлмәсенә кереп утырды Кулына яраткан китабын — Төрек ханымнары н алды, ләкин укырга тотынмады, күкрәген тутырган тынычсызлык әле һаман таралып бетмәгән иде Хәер, ул аны болай да яттан диярлек белә, андагы тарихка кергән каһарманнарның теләсә кайсы хакында, җиде төн уртасында уятып сорасалар да. сөйләп бирергә әзер иде Тик Зөһрәгөлнең мәшһүр хатыннар турында сөйләүдән бигрәк, үзенең шуларга охшыйсы. хәтта аларны уздырып, шанлы эшләр эшлисе килә иде Кияүгә киткәнче шул хакта хыялланды, ярдәме тияр, дип төпле белем алырга тырышты. Аннары тормышына Нәзир бәреп керде Бала тапканнан соң бөтен көне өйдә, ишегалдында бөтерелеп, андагы киң ябалдашлы чинар күләгәсендә, сәкедә табын әзерләп, бер чаттагы җәйге мичтә ипи салып, аш пешереп, төтенле учакка таба мүкәләргә тотынган кызларын багып көн уздыра башлагач, үзеннән-үзе сүрәнләнә, йомыла төште. Ыгы-зыгысы, мәшәкате кимемәде, арта гына барды ләкин зур максатлар куеп яшәү, биеккә талпынулар табак-савыт. бала чүпрәкләре белән маташуга алышынды Өч татар кызының докторлыкка укып чыгуын һәм Балкан сугышына китеп, шөһрәт казануын да ул кызыгып, көнләшеп кабул итте Нәрсәләре белән өстен булды икән соң алар Зөһрәгөлдән9 Сәләтлерәкме, әллә йөрәклерәкме9 Сәләт дисәң. Казанда. Аитова ханым мәктәбендә берәүдән дә калышмады лабаса ул, башкалардан алдарак та барды сыман Ата-анасы чакырып кайтарып кына эшне бозмаган булса...
Менә кемнәр ихтыярына буйсындырды бит ул язмышын, һәр очракта алардан бары зирәклек. Зөһрәгөлгә нәрсә файдалырак, муафыйграк икәнне дөрес чамалауны көтәргә мөмкин идемени9 Балага яхшылык теләү ул әле аның өчен, бернинди ялгышусыз, киң вә якты юллар да ача белү дигән сүз түгел ич Шулай икән, баланың 80
үзенә дә ирек алу кирәктер Бигрәк тә ул балигъ булганнан сон. Әллә соң ирек казаныр өчен Зөһрәгөл үзе дә җитәрлек омтылмадымы9 Берәүләр, яраланган кардәшләребезгә ярдәм итәбез, дип ерак Балканга хәтле чыгып китте, ә ул. канлы көрәшләр бусагасына килеп терәлеп, җанына якын кешесенә үлем куркынычы янаганда да. өендә посып ята түгелме соң9 Ниндидер Юлтай Симиниев дигән бас- * мачылар агентының Чекага кереп оялавын күрде дә җебеп төш- £ те. Ихтимал, ул анда тамыр җибәргән бердәнбер дошман түгелдер. = Ләкин күпчелек бит яңа тормыш ягында. Чеканы нәкъ менә шул | яңалыкны яклар өчен революцион хөкүмәт төзеде. Анда кереп ояла- ф ган дошманнарны фаш итү. ашка тоз салу кебек, бигрәк тә фарыз х эш. Тик алны-артны карамый ашыгып, каш ясыйм дип күз чыгар- * маска, бәлагә тарымаска гына кирәк а
Зөһрәгөл ире һәм аның әшнәләре өнәмичә телгә алган кешеләрне исенә төшерергә тырышты. Авызы пешмәсен өчен, аңа нәкъ менә х шуларны — Тураев. Аксолтановларны эзләп табу хәерле иде. Нә- ? мәгълүм кешеләр нишләп йөрүен сораша башласа, хәйләсен дә уйлап э тапты: уку өенә китаплар эзли1
— Мин хәзер тегүчегә барып кайтам.— диде ул кызларына.— Өйне туздырмагыз, урамга чыкмагыз.
— Мин дә барам
— Мин дә!
— Кая ул бу эсседә? Ризык өстәлдә, мәдрәсәдән абыегыз кайтырга да күп калмаган инде, аны каршы алырга да кеше кирәк ич өйдә
Зөһрәгөл, балалары шыңшуын кырыс кына туктатып, өеннән чыгып китте Хәзер иң мөһиме — таныш кешеләр күзенә мөмкин кадәр чалынмау, эшне чыннан да кызу тоту иде Тураев. Аксолтановларны кайда очрату мөмкинлеген чамалаганлыктан, ул башта үзләренә якынрак булган Халык Комиссарлары Советына кагылды
Шаһруд каналы буена урашкан биек, матур бинаның капка төбендә милиция сагы тора иде Кызыксынып күз салса да. пәрәнҗәле хатын-кызны ул туктатмады. Зөһрәгөл дә сүз кушмады, хәзер кирәк кешесен теләсә кемнән сорашып эзләү хәтәр икәнлеген белә иде инде
Өйалды җыйнак, буш. уңъяктагы ишеге ачык әйванда ике ир-ат язу язып утыра иде. Яшьрәге телефон трубкасын колагына куйган да әледән-әле. ■әйе. әйе. аңладым , дип җавап биргәли, олырагы, дөнья язмышын хәл итә торган хикмәт иясе сыман, сул кулы белән сакалын учлаган да әйванның ишегалды ягындагы тоташ пыяла диварына күзләрен төбәп, каурый каләмен менә-менә ак кәгазь би-теннән йөгертергә тора, әмма акыллы бөек фикер һаман башына кил- мәгәнлектән. купшы ак ефәк чалмасына кагылып алып, тагын сакалын аралый башлый иде Зөһрәгөлне таң калдырганы — әйванның түшәме иде Көзге, тоташ көзге' Ул бүлмәгә әллә нинди бер купшы, якты төс бирә, идәнгә җәелгән матур бизәкле келәмне, китаплар шкафын, өстәлләрне, алар артында утырган эшлекле хезмәткәрләрне. хәтта шул түрәләрнең билләрендәге каешка тагылган револьвер-ларын да чагылдырып тора Соңгысына игътибарны юнәлтеп, әйтерсең. кисәтә хәтәр заман бу. сак булыгыз, ат аягын дагалаганда бака ботын кыстырмасын'
Ниһаять, кызу-кызу нидер язып утырган яшь егет Зөһрәгөлне күреп алып, бер генә минутка телефон трубкасыннан аерылды да
— Сезгә кем кирәк? — дип эндәште Пәрәнҗә бөркәнгән зат җавап бирергә ашыкмагач, өстәп куйды: —Фәйзулла әкә Ревкомда. Габделхәмит иптәш берәр сәгатьтән генә килеп җитәчәк. Ни йомыш, бәлки безгә генә әйтерсез9
Тураев белән Аксолтановны -Кызыл шәрык» агитпоезды вәкил- «.цу.м* 81
ләре оештырган бер җыелышта күреп калганлыктан, Зөһрәгөл әлеге егеткә ләм-мим эндәшмәстән. коридор буйлап алгарак узып, сулъяктагы икенче ишекне дә ачып карады Яшькелт чынаяк плитә белән тышланган, шул чынаяк өслегенә чәчәкле ваза уеп ясалган затлы миче белән истә калырлык иркен бүлмәдә бер җан иясе дә юк иде Диварында — Бохара Совет Республикасының зур картасы, бүлмә уртасында — өстәл һәм урындыклар. Халык Комиссарлары Совет рәисе кабинетын тагын да купшырак, тантаналырак итеп күз алдына китергән иде Зөһрәгөл Садә икән. Хөкүмәт башлыгына лаек та түгелдер әле мондый гына биләмә
Баягы егетнең өйалдына чыгып, үзенә кадалып торуын тойгач. Зөһрәгөл кабинет ишеген шапылдатып япты да кире борылды һәм әлеге түрәгә ышкылып диярлек узып, ишегалдына атлады Яшә. Шәрык' Европада йөрсә, хәзер үзен танытмас өчен нәрсә эшләргә тиеш булыр иде икән ул9 Бохарада ир-атның пәрәнҗәгә кагылуы Европада хатын-кыз итәгенә үрелү бәрабәрендә. Сорауга җавап бирмәвен дә хатын-кыз әдәплелегенә. шәригатькә сылтарга мөмкин. Таныш түгел ир-атка ни дип авыз ачсын әле ул?!
Ревкомда Нәзир әшнәләре күбрәк болгана бугай. Димәк, хәзер серне ачарлык иң хәвефсез җир — РСФСР вәкиллеге. Әмма ул ерак. Шәех Җәләл мәхәлләсенә хәтле бу эсседә тәпиләү үзе бер сират күперен кичүгә тиң. Вәкиллеккә кемнәр килү-китүен күзәтеп торулары да мөмкин ич әле. Партия Үзәк Комитетына бару, мөгаен, яхшырактыр Анда Бохара халкы күбрәк кайныйдыр, һәммәсен кара дәфтәргә теркәп бетерү мөмкин түгел. Аннары нәкъ менә шунда Тураев. Ак- солтановлар тамырны ныграк җибәрүен чәйнәделәр ич бервакыт
Зөһрәгөл, тәвәккәлләп, шәһәрнең Сәлләханә капкасы ягына юнәлде Үзәк Комитет урнашкан Хәвез Рәшиткә килеп җиткән арада ул тәмам тирләп чыкты Пәрәнҗә кояш сугудан сакласа да. тамак кибүен баса алмый иде Аяк астыннан бөркелеп күтәрелгән тузан, тегермән ташы астыннан очып чыккан җылы он кебек, оекбашларга сылана, кәвешләр эченә кереп тула, бөтен өс-башка куна. Киемнәрне салып атып, тизрәк салкынча суда коенасы килә. Әмма якын кешесенә үлем хәвефе янавын кабат исенә төшерүгә, Зөһрәгөл сүлпәнәя төшкән игътибарын, ихтыяр көчен тагын уятып, йөзе караларны ни-чек фаш итәсен уйлый башлый
Үзәк Комитетта тормыш кайнап тора иде. Монда ашыгып килү- китүләренә караганда, эш белән йөрүчеләр дә күп. бина алдында төркем-төркем җыйналышып, иркенләп гәп сатуларына колак салсаң, кызык эзләп вакыт уздыручылар да ишле икәнлеген чамаларга мөмкин иде. Ирләр генә түгел, берәм-сәрәм хатын-кызлар да күзгә чалына Йөзләре ачык, димәк. Рәсәйдән килүчеләр Зөһрәгөл шу- ларның берсен бинаның түрендәге бүлмәдә, эш урынында очратты Шкафларга шыплап тутырылган папкалар, өстәлдәге бланклар өеме, махсус тартмалардагы картотекалар монда җаваплы хезмәткәр, белдекле кеше эшләвен күрсәтә иде Зөһрәгөл итәгатьле генә исән-ләште дә:
— Тураев яки Аксолтанов әфәнделәр монда күренмәдеме? — дип сорады.
— Әфәнделәр9
Зөһрәгөл каушаудан ясалган хатасын төзәтергә ашыкты.
— Тураев. Аксолтанов иптәшләрне әйтәм.
Ярым хәрби киемендәге, кашларын җыерган хезмәткәр пәрәнҗәсен ачмаган кунакка башын күтәреп карады да:
— Сез кайдан соң9 — диде.
— Минем аларның үзләренә генә әйтә торган сүзем бар.
— Таштимер иптәш тазарту комиссиясендә. Утырышлары әле
яңа гына башланды, тиз генә бушамас. Шәмгун Аксолтанов шәһәрдән чыгып киткән иде, кичен кайтып җитсә генә инде. Сез аларның танышымы’
— Түгел.
— Берәр хәвеф-хәтәр юктыр ич?
— Ничек әйтергә инде Юк, мин һәммәсен дә аларга гына * сөйли алам
— Ә сез курыкмагыз, миннән шикләнмәгез.— диде хуҗа кеше х кулына чынаяк касә алып.— Таныш булыйк: мин — Глафира Фира - дисәгез дә ярый. Хәзер чәйләп җибәрәбез. ~
— Юк. юк. кирәкми.
— Бик эссе ич бүген, сусата. Менә эчегез әле. хәл кертер. Әлегә 2 хатын-кызлар безгә бик әз килә, сез — тансык кунак Утырыгыз -
Зөһрәгөл, авызы кипкәнлектән, бүтән карышып тормады, тәкъ- * дим ителгән урындыкка килеп утырып, пәрәнҗәсен ачты һәм касә- * не кулына алды.
— Бохара хатын-кызлары бигрәк боек, бигрәк йомыкый инде.— - дип дәвам итте Глафира.— Кайда ул тиңлек, тигезлек өчен көрәшү, урамда йөзләрен ачып йөрергә дә котлары оча.
— Ә сезгә җыен ир-ат арасында эшләү кыен түгелме соң1’ Бөтенесе күзләрен тасрайтып карап торганда9
— Үз ирем дә шушында гына ич. Без аның белән Верный коммунистлары арасында чыныккан халык.
— Бохаралылар да үзгәрә хәзер,— диде Зөһрәгөл.— Әле менә берәүнең икенче хатыны иреннән аерылды да үзе сөйгән кешегә кияүгә китте. —
— Булмас!
— Дөрес, аңа элекке ире «талак» дип кычкырган була.
— Монысы инде хәлне бөтенләй үзгәртә.
— Әмма беренче ире соңыннан «талак» кычкырганлыгын яшерә, аны кире кайтарырга маташа, булдыра гына алмый
— Моннан соң андый азгыннарның нәфесен бик тиз чикләрбез.— диде Глафира.— Кая. тагын чәй ясыйм әле
Зөһрәгөл аның ирләрчә кискен хәрәкәтләренә, сүзне хәрбиләрчә өзеп сөйләшүенә кызыксынып һәм сәерсенеп карап торды Кайдан килгән аңа бу кадәр кыюлык, үз көченә ышаныч9 Яше олы түгел. ә шулай да үзен дөнья күргән кешедәй тотуы шаккатырлык Әллә серне ачаргамы соң шуңар гына?
— Киләчәктә азгыннарга тышау табылыр, тик әлегә алар монда котырына бирә.— диде ул тәвәккәлләп — Әнә шул сөйгәненә чыккан Балҗанга тагын нидер оештырган элекке ире Хәзергесе хатынына кемнәр нинди этлек ясавын белмидер дә, кызыл гаскәри ул. басмачылар белән сугышып йөридер Йөзе каралар астыртын эш итә бит Балҗан хәлен ачыклыйсы, аңа булышасы иде
— Сез шуны әйтергә килдегезмени монда9
— Әйе.— диде Зөһрәгөл
-— Булдыргансыз, рәхмәт Бохара мөселман хатын-кызларыннан да шундый кеше табылыр икән! Ә сез ул Балҗанны кайдан беләсез? Аңа янаган хәвефне9
Коридорда аяк тавышлары яңгыравын ишетеп. Зөһрәгөл тиз генә пәрәнҗәсен төшерде. Бүлмәгә бер ир-ат кереп. Глафирадан ниндидер папкалар таптырып алды. Ул чыгып киткәч. Зөһрәгөл:
— Балҗан минем көндәшем иде.— диде — Аны эшкә Кагандагы хәрби госпитальгә урнаштырганлыкларын ишеттем Этлекне исә дошманнар кичә оештырган бугай
— Сез моны бүген генә белдегезме9
Зөһрәгөл бөтен серен Глафирага ачарга теләмәде, үзе дә сорауга сорау белән җавап бирде
— Сез партия җитәкчелегендә нинди вазифа башкарасыз?
Ниһаять, Глафира да кунакның икеләнүен, чишелмәс өчен сәбәбе дә җитәрлек булырга тиешлеген төшенеп, елдам гына урыныннан сикереп торды.
— Бер генә минут сабыр итегез әле, мин хәзер монда эзләп килгән кешегезне чакырып китерәм
— Чекада минем бер танышым да эшли үзе,— диде Зөһрәгөл Глафираны туктатып — Кайбер нәрсәләрне аңа гына да барып сөйли ала идем мин
— Соң. шулай булгач?
— Тик ул хәрби комиссар һәлакәтен тикшерергә керешеп, шәһәрдән каядыр чыгып киткән.
— Кем соң ул9
— Фарукҗан Байкучатов Хәзер менә аңа да куркыныч яный — артыннан бер дошманны тагып җибәргәннәр Җитмәсә, ул барасы ниндидер Багбанда да сагалап торалар икән егетне
— У-у, мондый хәбәрне, чыннан да, Чекага җиткерү урынлы булыр иде
— Анда ярамый!
— Нигә?
— Шулай.
Глафира серле кыяфәттә Зөһрәгөлгә күзләрен тутырып тагын бер карады да йөгереп диярлек бүлмәдән чыгып китте
— Мин хәзер килермен, көтеп торыгыз!
Зөһрәгөл, күбрәк сайрап ташлавын тойса да, үкенмәде. Бары тәне кызыша, башы әйләнә, колаклары шаулый, күзләре әлҗе- мөлҗе килә иде аның Миенең һәр күзәнәгендә уй тулган, зиһене кайный иде. Бөтен барлыгын таш кебек басып торган, рухын имгәткән халәттән котыласы, нарат урманындагы шикелле шифалы саф һаваны күкрәк тутырып сулыйсы, очар кош сыман, үз иркендә, хөррияттә яшисе килә иде Монда рәхәтләнеп эшләп утырган, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга да икеләнмәгән Глафираны күргәч, аның бу теләге бигрәк тә көчәйде. Ихтыярын богаулап, сәләте ачылуын томалап торган кара көч бер генә иде хәзер — Нәзир! Тирә-якка җәбер, бәхетсезлек кенә таратуы тагын да ачыла төшкәч, гаилә дип. уртак балаларыбыз хакына дип тә чыдап тору мөмкин түгел. Ходай тәгалә шаһит озак түзде Зөһрәгөл Ләкин бүтән булдыра алмый.
Ике ир-ат ияртеп бүлмәгә Глафира килеп кергәч, Зөһрәгөл урыныннан торып басты Тик кабинет хуҗасы аларны күзгә-күз калдыруны кирәк табып:
— Менә үзегез генә сөйләшегез, кунагыбызның ачасы сере хәтсез,— диде дә коридорга чыгып китте
Аны өрлектәй таза, киң җилкәле, иягендә каралып торган миңле пәһлеван шикләндермәде — бу ир-атның Таштимер Тураев икәнлеген бер күз салгач ук таныды. Ә менә икенчесе эченә суык йөгертте — Чекада каршысына чыгып баскан чекистларның өлкән яшьтәгесе иде бу Зөһрәгөл куырылып, нишләргә белми аптырап торганда, Тураев:
— Я. кардәш, башлагыз,— диде.— Чека рәисе Галимҗан иптәш Әминевкә миңа ышангандай ышаныгыз. Глафира сез ачачак серләрнең күбрәк аңа кагылачагын искәртте
Зөһрәгөл Балҗан белән Фарукҗанга янаган хәвефне сөйләп биргәч, Таштимер:
— Боларны кайдан белдегез? — дип сорады
— Иремнең әшнәләре белән сүз берләшүен качып тыңлап тордым.
— Сез сөйләгәннәр расланса, ирегезнең җәзага тартылачагын
төшенәсезме7 — дип сорады Әминев
— Әйе Шул кирәк аңа!
— Ни өчен аны фаш итәргә булдыгыз9
— Шәфкатьсез, намуссыз бәндә ул. Балҗан, Фарукжан кебек бер гаепсез кешеләрне дә кыерсытырга, җаннарын алырга ашкынып тора
— Балҗан. Фарукҗаннар якын Танышларыгызмы9
— Беренчесе көндәшем иде Икенчесен Казанда укыган чагыннан беләм.— диде Зөһрәгөл кызарынып Пәрәнҗә аркылы комачтай йөзе күренмәве исенә тәшкәч, батыраеп өстәде: — Фарукҗанның Бохарага килүен мин очраклы рәвештә генә ишеттем
— Нигә бу хәбәрләрегезне Чекага гына барып әйтмәдегез9 — дип сорады Тураев
Зөһрәгөл Әминевкә таба борылып
— Кичә сезгә бер хатын-кыз килүен онытмадыгызмы9 — диде
— Сез идегезмени ул9 Ләм-мим дәшми нигә кире чыгып качтыгыз соң9
— Качарсың да.— диде Зөһрәгөл — Мин сезгә ярдәм, яклау өмет итеп килсәм, әле кайчан гына бездә ирем белән иң мәкерле җинаятьләр ясау хакында киңәш корып утырган бәндә чекист рәвешендә каршыма чыкты басты. Тан ым аса гына ярар иде. дип өркеп калдым
— Кем иде соң ул? — дип җанланды Тураев
— Юлтай Симиниев
— Менә күрдегезме, ничә әйттем мин сезгә.— диде Таштимер ачулы кыяфәттә Әминевкә төбәлеп — Юлтайның кемнәр белән иснәшүен күптән сизгән идем аны. шулай булып чыкты да Трибуналга тапшырырга кирәк ул кара еланны' Кая кереп оялаган лабаса. мөртәт. Шиһабетдинов үлемендә дә. башка һәлакәтләрдә дә шуның кулы уйнагандыр әле. Ә сез аңа шул ук җинаятьләрне тикшерергә, ачарга кушасыз Ачар, көтегез!
Әминев кызып киткән иптәшен тыеп:
— Монда салкын акыл кирәк. Таштимер.— диде— Бар. утырышка керә тор син. бу хакта соңыннан киңәшербез Мин сеңелкәш белән сүзебезне генә очлап бетерим инде
Тураев чыгып китәр алдыннан. Зөһрәгөлне күздән кичереп, янә бер сорау бирде
— Ирегезнең аты кем инде, сеңлем9
— Нәзир Әбдиев
Икәү генә калгач. Әминев кунакка ягымлы итеп эндәште
— Хәбәрегезгә рәхмәт, якташ Сез татар ич. әйеме9
— Әйе
— Пәрәнҗәгезне ачыгыз инде хәзер, танып калыйм, ярдәм кулы сузар өчен дә кирәк бу.
Зөһрәгөл йөзен ачкач. Галимҗан Әминев җитди кыяфәттә сораша башлады:
— Киләчәктә нишләргә уйлыйсыз9 Безгә ирегезне хәзер үк кулга алу файдалы түгел Аларның тагын ниләр болгатырга җыенуын өерләрендә янә кемнәр катнашуын ачыклыйсы иде Бу эштә безгә киләчәктә дә ярдәм итәргә ризамы сез9
— Хәтәр эш шул бу
— Әйе. хәтәр Әмма сезнең ярдәм күпләрне бәладән коткарыр иде Балҗан. Фарукҗан кебекләрне' Сез таҗикча, русча да беләсездер әле9
— Бераз сөйләшәм
— Бик шәп ич бу* Әгәр безнең үтенечкә риза булсагыз, киләчәктә Чекага яки монда килеп йөрүегез гомумән кирәк булмаячак Берәр кешебез сүз куешкан җирдә үзе сезне көтеп алыр
Шуннан соң Әминев. коридорга башын сузып. Глафираны чакырып кертте дә аңа Зөһрәгөл белән ничек багланыш тоту кирәклеген аңлатты, аннары саубуллашып:
— Ярый, якташ, ак юл сезгә,— диде — Кыюлык саклыкны онытмагыз Бик ашыгыч, кичектергесез булса гына, бүтән юл белән хәбәр бирерсез. Анысын Глафира өйрәтер.
Зөһрәгөл, үзенең ни өчен монда килүен бер генә минутка да онытмагайлыктан. Әминевтән:
— Балҗан. Фарукҗаннар исән-саумы икән әле9 — дип сорады — Дошманнар сагалавы хакында кисәтәсе иде аларны
— Аңладым, һичшиксез, кайгыртырбыз.
Әмма Каган станциясендә яңгыраган коточкыч шартлау, аннары Бохара базарларының берсендә кабынган зур янгын, анда Әфганстан сәүдәгәре Габделшөкерхан мал-мөлкәтенең тулысынча көлгә, күмергә әйләнүе, тәүлекнең калган өлешен тоташ ыгы-зыгыга күмде Чека рәисе Галимҗан Әминев тә. Таштимер Тураев та. партия сафларын тазарту комиссиясе утырышын туктаттырып һәм шул һәлакәтләрнең сәбәбен ачарга тырышып. Зөһрәгөлгә биргән вәгъдәләрен тиз генә үти алмадылар. Глафира исә. Шиһабетдинов үлемен тикшерергә тотынган чекистка булышуны күңеленә салып куйса да. партия Үзәк Комитетында бүлек секретаре вазифасын гына башкарганлыктан, җитди көчкә ия түгел иде. Шулай да кул кушырып утыр-мады. әле һаман күңеленнән чыкмаган хатирәләр хакына кайбер нәрсәләрне ачыкларга кереште.
Лхыры киләсе санда