Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАЛАНТ — МИЛЛӘТНЕ КҮТӘРӘ!


шкә барышлый миңа кән саен гаҗәп бер күренешнең шаһиты булырга туры килә. Күз алдына
китерегез: иске таш корылма Түбәсен кыңгырау манарасы очлый. Манара төбеннән як-янга
шүрлек сыман нәрсә чыгыл тора. Менә шул тар гына таш яссылыкта, бер дә исе китмәгәндәй, каен
агачы үсеп утыра! Әйе, җир — юк, туфрак — юк. ә каен үсә! Могҗизамы! һәрхәлдә. бу — табигатькә
хас яшәү көчен, аның зурлыгын, бетмәслеген раслаучы күренеш Димәк, тормыш яралгысы булганда,
тишелеп чыгу өчен уңайсыз шартлар да аңарга киртә була алмый
Иҗат кешеләренә хас талант яралгысы белән дә эш шулайрак тора, диләр Чын талант басылып
ятмый, иртәме-соңмы — үзен барыбер раслап күрсәтә. Ләкин мәсьәләнең икенче ягын да онытмыйк: әлеге
каен тишелеп чыккан чыгуын, тик менә ул — бик ябык, бик чандыр Яфраклары да аз, ботаклары да санаулы
гына, буе да үз яшеннән артта калган Димәк, шартлар җитәрлек булмаган
Шуның кебек үк, талантларның ачылуы, үсүе, камилләшүе өчен дә шартлар кирәк. Уңай шартлар.
Әйе, бу — бәхәссез. Ләкин иҗат өчен уңай шартлар тудыру — ул комплекслы проблема, әдәби хуҗалыкның
барлык тармакларын актив рәвештә эшләтү дигән сүз. Биредә иң әһәмиятлесе — талант иясе турында
кайгыртучанлык Мәгълүм ки, зур тәэсир итү көченә ия булган әсәрләр иҗат итү өчен язучыдан кимендә ике
нәрсә таләп ителә: талант һәм зур шәхес Талант — табигать бүләге, шәхес исә җәмгыятьтә формалаша К
Маркс болай ди «Адәм баласының эчтәлеге аерым бер кеше ечен генә хас булган абстракт нәрсә түгел.
Чынбарлыкта ул эчтәлек — барлык иҗтимагыи мөнәсәбәтләрнең чагылышы булып тора».
Димәк, шәхеснең зурлыгы, олылыгы, бөеклеге аның җәмгыятьтәге багланышларына нык бәйле икән.
Бу җәһәттән рус әдәбияты вәкилләре безгә үрнәк булып тора Алар ил эчендәге партия, дәүләт, хуҗалык
эшләрен башкаручылар белән аралашып, тәҗрибә һәм фикер алышып кына калмыйлар, бәлки чит илләргә
дә даими чыгып торалар Анда терле очрашу, бәхәс, киңәшмә, симпозиумнарда катнашып үзләренә тәҗрибә
туплыйлар чарланалар Кызганыч ки, әлеге практика, газета хәбәрләренә караганда. Татарстан язучылары
тормышында әлеге бик аз урын алып тора. Чит илгә чыксалар да турист сыйфатында гына чыгалар.
Иҗатка уңай шартлар тудыруның тагын бер ягы бар Ул шуннан гыйбарәт язучы хезмәте — гаять тә
үзенчәлекле хезмәт, ул физик кәч, рухи киеренкелек сорый торган эш, дөньяда иң катлаулы хезмәтләрнең
берсе Язучы кен саен 6—8 сәгать вакытын иҗат эшенә багышларга тиеш Шунсыз талант тутыга, сафтан
чыга, кечерәя Ләкин мондый режимда иҗат итү өчен бер шарт бар язучы хәләл хезмәте китергән гонорар
хисабына яши алсын Әйе, аның гонорары тормыш ихтыяҗларын — ашау-эчү, кием-салым, гаилә, торак ечен
кирәкле чыгымнарны капларлык булсын Юкса иҗат эшчәнлеген өзлексез алып бару мөмкин түгел. Бу —
закон. Тормыш законы Бу турыда Ф Энгельс әйткән сүз бар «Маркс кешелек җәмгыяте тарихының үсеш
законын ачты ул закон бик гади — кешеләр политика. фән. сәнгать, дин һ 6 белән шөгыльләнә алсын өчен,
иң элек алар ашау-эчү, торак урыны һәм кием-салым белән тәэмин ителгән булырга тиеш»
Шушы хакыйкатьне истә тотып, чынбарлыкка күз салыйк Мәгълүм булганча, бүгенге көндә татар
язучыларыннан нибары 22 кеше генә гонорар хисабына яши. калган 173 е — СССР Язучылар союзы члены
була торып та. үзенә иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеген ту дыру өчен, башка төр эшчәнлектән керем
эзләргә мәҗбүр Чөнки гонорар хисабына яшер ечен ел саен кимендә 10-15 табаклык китап бастырып
чыгарырга кирәк Нәшрият исе авторның андый күләмле китабын бары тик ике елга бер мәртәбә генә чыгара
ала Анда да әле эш бик уңышлы барса гына Хәлбуки, китапның тиз чыгуы—ул матди якка гына кагылмый,
бәлки язучының иҗат эшчәнлеген активлаштыручы фактор ролен дә уйный Меселән, Тукайга еш кына бер
үк вакытта берничә редакциядән шигырь сорап мөрәҗәгать итмәгән һәм ул шигырьләрне икенче көнне үк
басыл чыгармаган булсалар, бүгенге кенде без белгән Тукай булыр иде микән!
Яки В Маякоаскийны алыйк Ул үзенең иҗат эшченлөге дәверендә 99 китап бастырып чыгара Әгәр дә
моңа ирешә алмаган булса, бүгенге көндә аны трибун-шагыирь итеп кабул
Э
игә алыр идеммени' Ниһаять, Жюль Верн романнарының һәркайсын Этцель үз нәшриятында бер ай зчендә
укучылар кулына ирештерә Нәширдән шундый яклау тапмаса, Жюль Верн үзеннән соң 100 томнан артык
әдәби мирас калдыра алыр иде микән? Безнең татар язучыларына исә андый тизлек белән әзер хезмәтне
бастыру хәзергә әле хыял булып кына кала һәм бу хәл иҗат эшен бермә-бер катлауландыра.
Авырлыкларны җиңә алмаучылар барлыкка килә Алар беренче әсәрләре белән укучыны ымсындырып
куялар да, аннары «шып итеп» туктап калалар, йә бөтенләйгә әдәбият белән араны өзәләр Бүгенге көндә
андый- ларның исемлеге шактый озын... Иҗат эшен башка хезмәт белән бәйләп алып баручылар да
укучыларны куандырырлык әсәрләр иҗат итүгә сирәк ирешәләр һәм бу аңлашыла да. Иҗат бит ул шундый
эш аңа син бөтен вакытыңны бир. тырышлыгыңны бир! Күңелеңне, илһамыңны бир! Көн саен, даими
рәвештә’ Әнә бит Жюль Верн гомере буена иртәнге сәгать биштән кичке сигезгә кадәр эшли. Дус-ишләре
белән очрашуга да китапханәдән өйгә кайту вакытын гына багышлый. Иҗатны башка хезмәт белән алып
баручыларга исә әсәр өстендә җиң сызганып эшләргә вакыт әз кала. Тоташ бар көчкә эшләмәгәч, әсәр дә
сыек чыга. Укучыны канәгатьләндерми. Бу — талантның абруен төшерә торган хәл Бу — борчылырлык хәл.
Ләкин чара бар. Беренчедән, язучыларга шәхес буларак үсәргә шартлар тудыру; икенчедән. СССР
Язучылар союзы члены булган талантлы язучыларга, нәшрияттан килгән гонорардан тыш, тормыш алып
баруга кирәкле чыгымнарны капларлык өстәмә гонорар билгеләү. Әйе, язучы тормыш итү чыгымнары
турындагы уйлардан азат булсын. Гел иҗат эше белән шөгыльләнсен, язсын, язсын Мондый практика
яңалык түгел. Ул борын-борыннан килә. Хәтерлибез: Александриядә тулысынча дәүләт тәэминатында яшәп
иҗат иткән фән һәм культура эшлеклеләре булган. Хәтерлибез: герцог сарайларында ашау-эчү турында
кайгы белми иҗат иткән урта гасыр культура әһелләре булган. Хәтерлибез: Франция республикасының
ярдәмен алып, үзенең үлмәс әсәрләрен язган Виктор Гюго булган. Дәүләт хисабына утыздан артык бүлмәле
йорт тотыл яшәгән бөек Гете да истә Ниһаять, зур талант иясе мәшһүр П. Чайковский да бары тик гонорар
хисабына гына яшәмәгән. Читтән ярдәм алган. Хәлбуки, талант — ул халык байлыгы, халык даны, халык
шөһрәте, халык үлемсезлеге! Кемнәр халыкка шөһрәт һәм дан китерә' Талант ияләре — бөек язучылар,
рәссамнар, архитекторлар, скульпторлар, галимнәр Кемнәр халыкны үлемсез итә? Шулар. Кемнәр иҗ-
тимагый аңда тирән үзгәрешләр тудыра? Шулар.
Муса Жәлилнең Моабит төрмәсендә язган шигырьләрен беренче мәртәбә немец теленә тәрҗемә
иткән Франц Лешницер үзенең бер мәкаләсендә болаи дип яза; «Иске бозык гадәт татарлар турында пычрак
фикер тарата янәсе, татарлар — җимерүчеләр, кан эчүчеләр. вәхшиләр Татар шагыйре Муса Жәлилнең
каһарманлык тулы тормышы, тиңсез иҗат батырлыгы әлеге шовинистик уйдырманың көлен күккә очырды»
(«Зоннтаг», № 34, 1964 ел).
Күрәсез, бердәнбер шагыйрь күрсәткән гражданлык каһарманлыгы, нибары бер шагыйрьнең иҗат
батырлыгы Ә менә аның кешеләр аңына тәэсире нинди зур. нинди көчле! Шагыйрь берүзе гасырлар буе
килгән «шовинистик уйдырманың көлен күккә очыра». Әдәбиятның шушы көчен истә тотып. Татарстан
хөкүмәте үз язучыларының иҗат шартларын тагын да яхшыртуга кирәкле финанс чыгымнарын юлларга
әмәлен табар, дип уйларга
Ләкин иҗат шартларын уңай якка үзгәртү — материал чыгымнарны арттыруга гына кайтып калмый
Биредә башка чаралар да юк түгел.
Мәгълүм ки. бүгенге көндә авторлар кулъязмасының язмышы нәшриятта берничә эчке рецензия
белән, ә вакытлы матбугат редакцияләрендә фәкать бер кеше тарафыннан хәл ителә. Бу юл бүгенге көн
рухына — демократиялек, хәбәрдарлык ру хына туры килми Ул кода-кодагыйлык, туган-тумачалык,
белдеклелек дәгъвасе белән исерү, борын чөерү, тәкәбберлек, масаю, тәлинкә тотучанлык. бюрократлык
кебек яман чирләр таралуга юл ача. Моңа каршы чара — нәшриятка килүче кулъязмаларны язучылар союзы
секцияләрендә демократик юл белән тикшерү һәм шунда басу-басмау мәсьәләсен хәл итү1 Әйе, секция
карары белән кулъязмага фатиха бирелсен! Нәшриятның эчке рецензентлары тарафыннан түгел. Вакытлы
матбугатта исә бу вазифаны һәр редакция каршында эшләп килүче иҗат түгәрәкләре үтәсә, бик тә заманча
булыр иде. Ул түгәрәкләр утырышын яшьләр катнашында үткәргәндә файда икеләтә артачак.
Әйтергә кирәк, югарыда кузгатылган мәсьәләләр — өлгереп җиткән мәсьәләләр. Аларны хәл итүнең
уңай нәтиҗәсен алдан ук әйтергә мөмкин. Беренчедән, урта кул әсәрләр басылып чыгуга җирлек калмаячак.
Икенчедән, иҗаттан китү бетәчәк. Өченчедән, нәшрият редактолары алдында ялагайлану, кода-кодагыйлык
кебек яман чирләргә урын калмаячак. Ниһаять, иң әһәмиятлесе — яэучыларыбызга ашыкмыйча,
кабаланмыйча югары сыйфатлы әсәрләр иҗат итү өчен кирәкле шартлар туачак. Мондый нәтиҗәләр хакына
чыгымнарны да. тырышлыкны да кызганмаска мөмкин.
Шәрәф ӘХМӘДУЛЛИН.
КДПИ доценты.