Логотип Казан Утлары
Нәсер

ӘТКӘЙ СӘГАТЕ


Әткәй туган елны бабасы Солтан хәзрәт Минзәлә ярминкәсеннән стена сәгате сатып алган Ул аны, өченче малае белән котлап, улы Фазыйлга бүләк иткән Шул көннән башлап әлеге сәгать безнең әткәй Әхмәтфатыйхның гомер елларын саный башлаган
Туктала-туктала санаган ул әткәйнең гомерен Беренче тукталуы —1919 елда
Аңа чаклы, бер-ике сүз белән генә, әткәйнең үз малайчагы турында сөйләгәннәрен искә төшерергә кирәк әле Уфа губернасының Минзәлә өязе. Әмәкәй волостена керә торган Җылан авылына терәлеп Калмия суы ага Кад-мия — Сөнгә. Сон — Агыйделгә. Агыйдел — Чулманга. Чулман Иделгә коя, мәгърур Идел Каспий диңгезенә барып тоташа Шулай итеп малайларның тубыгына гына җитәрлек Калмия елгасы да үз сулары белән тирән диңгез суларын арттыруга булыша
Әткәйдән калган бердәнбер ядкаребез булган шушы сәгатькә карыйм да. ул санаган секундларны Калмия суларына, минутларын — Сөннекенә, тәүлекләрен — Агыйделнекенә, айларын Чул- манныкына. елларын — Идел суларына, ә чал Каспий диңгезе суларын гасырларга охшатам Диңгез инешләрдән җыелган кебек, гасырлар да секундлардан тора бит
һәр кешенең гомере беренче секундлардан башланган кебек, әткәйне дә әүвәл Калмия суында юганнар, ак биләүгә биләгәннәр Бер-ике елдан, ыштан кию бәхетенә ирешкәнче үк. Калмия суларында чыпырдау бәхетенә ирешкән ул Аннары Калмия белән Сөн арасындагы болында тәгәрәгән, олылар печән чапканда чүмәлә тарттырган. иген урганда көлтә ташыган
Әткәйгә унҗиде тулган елны Октябрь революциясе булган. Унсигезе тулгач, авылларына аклар килеп кергән Кергәннәр дә. атка атланырлык. кулына корал тотарлык яшүсмерләрдән башлап, сәламәтрәк булган картларга чаклы өй рәтеннән армиягә яза башлаганнар
— Без —- Габитләр. Сабирлар. Ханнаннар, тагын әллә кемнәр атка атландык та Ишмангә качтык.— дип сөйли торган иде әткәй
Ишман дигәне бик куе бер урман Салкын сулы чишмәләре дә. баткаклы сазлыклары да, матур аланнары да бар Ишмәннең. Әмма Ишман коткара алмаган аларны Ике-өч көннән барысын тотып алганнар да. атлары-ниләре белән алып киткәннәр
Кайсы юллардан булгандыр - әллә әткәй сөйләмәгән, әллә ул сөйләп тә онытылган — алып киткәннәр аларны Урта Азия якларына Ә унтугызынчы елда авылга әткәйнең үлде хәбәре килгән
Индус СИРМАТОВ (1937) — повестьлар, хикмлзр авторы Журналда беренче тапкыр басыла Казанда яши
Әткәй сәгатенең беренче тапкыр тукталуы дип шуны әйтүем. Улы рухына багышлап, бабабыз Фазыйл мулла ясин чыккан Әмма сәгать ялгыш кына туктаган булган икән Унтугызның ахырында, берничә иптәше белән аклардан качып, әткәй Калмия буендагы Җылан авылына кайтып төшкән Стена сәгате тагын келт- келт итеп аның гомер секундларын саный башлаган.
Егерменең башында исә әлеге егетләр. Кызыл Армиягә язылып. Бөгелмә ягына чыгып киткәннәр.
Шул елның җәендә сәгать икенче тапкыр туктаган. Бу юлы әткәйнең Сембер тирәсендә үлеп калуын үз күзләре белән күргән кеше кайтып әйткәч, улы Әхмәтфатыйх рухына багышлап. Фазыйл бабакай икенче тапкыр ясин укыган
Юк. сәгать түгел, кайчакта еш кына кешеләр ялгыша Җәйгә — корылык, көзгә ачлык алып киләсе егерме бернең башында аксаклый-туксаклый әткәй кайтып кергән
— Үзе исән вакытта үлде хәбәре килеп ясин укылган кешенең гомере озын булыр, дигән борынгылар Әхмәтфатыйхка инде ике ясин укылды Аның гомере икеләтә озын булыр.— дип шатланышканнар гаиләдә.
Тик алар үзе исән чакта әткәйгә өченче ясин да укыласын белмәгәннәр әле.
Өченчесе әткәй утызынчы еллар башында авыл советы секретаре булып эшләгәндә укылган...
Ансын әнкәй сөйли:
— Әткәгез, үзе коммунист булмаса да. гел актив булды бит ул Авылда мәктәпне алар салды. Үзе Минзәлә техникумында үкып кайтты да. олысын-кечесен укытты Колхоз төзелә башлагач та гел алар башлап йөрде инде Авыл советында аларның ярты төнгә чаклы утыруларына без күнегеп беткән идек. Ачу да килә, сүз дә әйтеп булмый Берсендә ярты төн үткәч тә кайтмый бу. таң атар вакыт җиткәч тә күренми Сыер сава башлаганчы пыр туздырып алып кайтыйм әле. дип. авыл советына киттем. Барып җитеп, совет өенең ватык тәрәзәсен, киереп ачылган ишеген күргәч, йөрәгем жу' итеп куйды Акны-караны күрмичә эчкә йөгереп керсәм, әткәгез ватык тәрәзәгә аркасын куеп урындыкка утырган көе өстәлгә башын салган да йоклап ята. Йоклап ята дип торам инде Уятырга да кызганам уятмый да булмый. Әкрен генә җилкәсенә кулымны тигерсәм, башыннан кан агып төшкән. Үзенең тыны да юк. Өзгәләнеп кычкырып җибәрүемне хәтерлим дә. караватка сузып салынган әткәгезнең баш очында ясин укып утыруларын хәтерлим Башкалары — мин кычкырып җибәргәч бөтен авылның совет өенә җыелуы да кемнәрнеңдер кабер казырга китеп барулары да. кайсыныңдыр. милиция килеп тикшергәнче күмәргә рөхсәт юк. диюе дә томанла гына истә калган Милициягә чаклы ук фельдшермы, врачмы килеп җитте — Ул чакта аларның барсын да духтыр дибез инде Бәй нишләп исән кешенең баш очында ясин укып утырасыз9 — дип ачулана бу корткаларны Юри әйтәме әллә дип торам Юк икән Терелде әткәгез. Ярты елдан чаптырып йөри башлады Бишегез аңа чаклы булса, дүртегез шуннан соң туды әле
Шулай шул. әткәйнең гомер сәгате киселмәгән икән әле!
Кырык бердән соңгыларын үзем дә хәтерлим.
Укытучыга бронь бирелгәнгә күрә, безнең әткәй сугышка башкалар кебек беренче көнне үк түгел, октябрь тирәләрендә генә китте Әткәйнең' Мәскәү читендә ятабыз, бик салкын, ботка белән щи дигән ашларын казаннан штык очы белән генә чокып чыгарабыз .— дип язган хатларын укулары һаман хәтердә әле
Ул елны Мәскәү янында булган галәмәтләрне кем генә белми хәзер! Андагы батырларның исемнәре тарихларга керде 128
Ә безнең әткәй андый батырлыклар эшләргә өлгерә алмады Тәүлекләр буе салкын окопта ятып, туңган ботка белән салкын щи суырудан үпкәсе шешеп авылга кайтты ул
Ярый әле әнкәй бик уңган безнең Тартылмаган бодай һәм солы пешереп, шуның суын әчетеп эчертү дисеңме. Ишмәннән җыелган әллә нинди чәчәкләр, үләннәр төнәтмәсе белән дәвалау дисеңме, берәр төрле дару барын ишетсә, салкын кышта кырык чакрымдагы район үзәгенә көнендә җәяүләп барып кайту дисеңме — ниләр генә эшләмәде ул әткәйне терелтү өчен.
Әткәй аякка басты Бераз гына мәктәптә укытып та алды әле Мәктәпкә йөткерә-йоткерә бара, йөткерә-йөткерә кайта торган иде.
Икенче тапкыр сугышка китәсе көн иртәсендә әткәйнең стена сәгатен дөресләп торуы хәтердә Минутлар күрсәтә торган угын бора да сәгать сукканын көтә, тагын бора да тагын көтә
Әткәй өйдәге балаларын күкрәгенә кысып кочты да ни өчендер башын читкә борды Аннары буяулы тунын чөйдән алып киде Әткәй өйдән чыгып китеп бераз торгач, сәгать алты тапкыр сукты Иртәнге алты
Аннан соң сәгатебез күпме тапкырлар суккандыр, кем санап бетергән'. Ә менә ул вакытта әнкәйнең безнең өчен күпме җәфалар күргәнен, күпме кан-яшь түккәнен уйласаң. Үгез җигеп симәнә алырга баргач. Сөндә боз кузгалып, бил тиңентен салкын судан күтәреп капчык ташулары, урак урганда, сутый куабыз дип. эссе кояшта янулары, без туңмасын өчен бәләкәй чана тартып урманга киткәч буранда адашып йөрүләре, сугышка чаклы җыелган запас беткәч, безнең ач тамакны туйдыру өчен сәрдә, балтырган, кычыткан кебек үләннәрне сыек сөт кушылган бәрәңге кәлҗемәсенә болгатып ашатулары — инде хәзер без аларны бик еш искә алмасак та. әткәй сәгатенең секундлары-минутлары ил тарихына теркәп калдырган аларны
Җиз чылбырлы, җиз тукмаклы, җиз телле сәгатьнең төп-тогәл вакыт күрсәтеп сугулары безне бик кызыксындыра иде Ике ашау арасындагы ачлыкны оныттырыр өчен кызык эзләп өстәлгә менеп баса идек тә сәгать угын бора башлый идек Ә ул моңлы тавыш белән даң-доң . даң-доң итеп суга иде Берсендә сәгать угын кире якка борып суктырып карыйсым килде Бер борам — сукмый, ике борам — юк. Өчме-дүртме боргач, дыңк ■ итеп куйды да йөрүеннән үк туктады бу Телен дә кузгатам, тукмагыннан да тартып карыйм — йөрми
Яз көне колхоз басуына сибәргә ой рәтеннән көл җыеп кайтып кергән әнкәй сәгатькә карады да
— Бәй. биш кенәмени әле7 Мин инде сигез тулгандыр дип торам.— диде Безнең дәшми тору өстен» сәгатьнең тек-тек итмәвен күргәч, әйтеп салды
— Аһ шилмалар. әткәгезнең сәгатен ваткансыз бит'
Күпме генә боргалап, телен кузгатып караса да. җан кермәде сәгатькә Шул көннән соң әнкәй гел пошаманда йөри башлады Аның җан-бәгырьләрен кыйган булган икән бу
— Әткәгезгә генә бер-бер хәл булмаса ярар иде инде.— ди ул әледән-әле. ватык сәгатькә карап.
Көннәрнең берендә әткәйдән ‘Пруссия җирендә сугышабыз, озак калмады бугай инде дигән хат килгәч кенә әнкәйнең чырае ачылды
Сугыштан контузия алып кайткан әткәйгә сәгатенең ник йөрмәвен сөйләгәч, әткәй көлеп җибәрде Аның шулай кычкырып көлүен элек тә ишеткәнем юк иде. соңрак та ишетмәдем бугай
_ Сәгатьне кирегә борып, вакытны кирегә җибәрәсе килгән аның. Сармат бабалары белән күрешәсе килгән
Моңа әнкәй дә кушылып көлде
Сармат бабаларыбызның кем икәнен белми идем әле ул чакта Мин сигезенчедәме, тугызынчыдамы укыганда сөйләде аны әткәй
— Сезнең бабагыз — Фазыйл, аның атасы — Солтан, аның атасы — Мәрдән Әнә шулардай башлана безнең фамилия Аның атасы Ханнан бабагыз, аның атасы Хаммат бабагыз фамилия белән йөрмәгәннәр Сарматныкылар дигән нәсел кушаматы белән генә йөргәннәр Кабилә исеме Бик борынгы заманда Урта Идел буенда сармат дигән төрки кабиләләр яшәгән Шулардан килә безнең нәсел. Сар-мат Сирматка әйләнгән
— Нишләп а хәрефе и хәрефенә әйләнгән соң? Укытучылары надан булганмыни? — дип көлдем мин.
Әткәй дәшмәде, әнкәй йодрыгы белән баш түбәмә менеп төште
Әткәй сәгатьне бер остага биреп төзәттерде Оста моның өчен эш хакы итеп сугыш буена безнең өйне җылыткан плита тимерен сорады Плитә тимере кызганыч булса да, аның каравы сәгатебез яңадан келт-келт итеп йөри, даң-доң итеп суга башлады.
Әткәебез күптән вафат инде Гражданнар сугышында Сембер тирәсендә алган ярасы, колхозлашу елларында башына кирпеч белән тондырулары, кырык бернең салкын кышында Мәскәү яныннан үпкәсен шештереп, эчен өшетеп кайтуы. Пруссия җирендә алган авыр контузиясе эзсез калмаган инде, күрәсең. Барысы да бер кеше гомеренә бит аның*
Шулай итеп, сәгатебез әткәй гомеренең секундларын санаудан туктады Гап-гади минутларны, көннәрне, елларны санауга күчте Озак санады, озак хезмәт итте ул безгә
Әле яңарак кына, тагын ни өчендер көйсезләнгән, үзе гомергә мастерскойда эшләмәгән, әмма иске сәгатьләргә җан өрә торган бер оста барын ишеттем дә аңа киттем Ислам исемле.
Күз алдымда ук шөребен шөрепкә сүтеп ташлады да. сәгатьнең тактадан эшләнгән арткы стенасын, берни булмагандай, миңа тоттырды. Анда зәңгәр карандаш белән Годъ изготовльжя 1898 ■ дип язылган иде.
Әткәй туганчы ике ел алдан эшләнгән сәгать сатып алган булган икән Солтан бабабыз Ә теге оста әлеге санның минем өчен гади сан гына булмавын аңлап алган, күрәсең
Ничә гасырлар элек яшәгән сармат бабаларыбыз мирас итеп калдырган секундларны әткәй үз гомере аша үткәреп безгә тапшырган. бездән соң балаларыбызның. •■ныкларыбы.шың гомер секундларына илтеп тоташтырачак урталыктагы бер мизгел иде ул 1898 саны
Рәхмәт остага! Әткәй сәгате хәзер дә. «тек-тек итеп, безнең нәсел секундларын саный, егерме беренче гасырга күчә баручы гомер юлларыбызны хәбәр итә* Даң-доң'