САРЬЯН


Шушы җыйнак, матур исем белән ул әдәбиятка керде.
Үзенә килешеп торган шушы исеме белән ул безнең
хәтерләрдә дә саклана. Тик ул исемен фамилия итеп,
фамилиясен исем иткән иде: Хәсән Сарьян— Туган елы
1930. үлүе 1978 елның сентябрендә. Бары 48 ел гына ул
дөньяда яшәп калды.
Җитмеш сигезенче елның көзендә мин Ялтадагы иҗат
йортында идем. Минем китәр вакыт җиткәндә генә Казаннан
мәрхүм Галимҗан Латыйп килде һәм иң беренче хәбәр итеп,
ул миңа Сарьянның кинәт үлеп китүен әйтте. Бу шул хәтле
көтелмәгән, акылга сыймас бер мәгънәсез хәбәр булды ки.
гүя башка төшкән кирпеч шикелле, ул мине тәмам һушсыз
итә язды. Кайчан, ничек, нидән? Галимҗанның сөйләве нә
караганда. Сарьян кичтән үз бүлмәсендә ятып йок лаган, ә
иртән янына керсәләр, йөз түбән каплан ган. тавышы-тыны
юк, селкетсәләр дә уянмаган... Үлгән кеше!.. Хода вәндә.
шулай ансат кына да үлеп була микәнни?!.. Ул бит.
Сарьянны әйтәм. типсә тимер өзәрлек көчле, нык. таза ир
иде. Бары 48 яшендә!
Үз гомеремдә миңа күп кешеләрнең дөньядан китүләрен күрергә туры килде, арада бик
үкенечлеләре дә булды, әмма ки Сарьян үлеме шикелле хәйран иткән үке нечлесе минем өчен.
юк. булмады, һәм бик озак мин бу югалту белән һич кенә дә килешә алмыйча, дөресен генә
әйткәндә, көтелмәгән сәер үлемнең чын сәбәбен дә аңламыйча шактый аптырап йөрдем..
...Еллар узды... Сарьянның внфатына да инде ун елдан артты. Дөнья мәшәкать ләренә
күмелеп яшәсәк тә, мәрхүм вакыт вакыт искә төшә иде, уйландыра иде. юксындыра иде, әмма
тора бара — сәер бер хәл! — аның вакытсыз үлеме мине инде гаҗәпләндерми дә башлады.
Киресенчә, кыска гомер аның туган чагында ук тәкъ диренә язылган булса кирәк дигән уй
ничектер үзеннән ү;* күңелгә кереп урнашты. Чынлап та, тәкъдир дигән нәрсәгә ышану бар.
«Күтәрелми күңелләрем, кыскадыр гомерләрем» диелә бит халык җырында да Хәер, бу очрактп
эш ышану яки ышан мауда түгел. Хикмәт шунда ки, мин Сарьянны үлгәннән соң гүя ныграк аңлый
башладым. Гүя аның тумыштан ук билгеләнгән язмышы миңа тирәнрәк ачылган дай булды. Ә
язмыш дигәнең, яшерен кодрәткә ия бер көч шикелле, кеше белән сиздермичә генә идарә итә
диләр. Шулайрак аңларга өйрәнгәнбез без аны М> н > мин дә шуны истә тотып, тере Сарьянны
еш кына күз алдыма китерәм һәм аның шул чактагы рухи халәтен аң ларга тырышам. Әйтергә
кирәк, миңа Сарьян мәр хүм белән күп аралашырга туры килде. Шуңа күрә, һнч икеләнмичә әйтә
алам: талантлы, дәртле, энергияле, кулыннан һәр төрле эш килүенә карамастан. Сарьян ның
җаны бервакытта да тыныч була алмады, ниндидер бер канәгатьсезлек - әллә үзеннән, әллә
тормыштан — аның бәгырен гел кимерде дә торды. Хәтта яшьлеге, тазалыгы китергән,
мәхәббәттә яки эшендә уңышлар кичергән шат. ваемсыз чак ларында да ул әлеге каядыр
тирәндә яткан канәгатьсезлек тойгысыннан котыла алмады. Аның бу хәлен, үзе телдән әйтеп
бетермәсә дә. мин ничектер сиз мичә калмый идем. Бигрәк тә моңаеп җырлаган чакларында
аңарда, җан тынычсыз лыгы остснә. тагын ниндидер яшерен хәсрәтле сагышы да бар кебек
тоела иде. Ә ул. мәрхүм, озын койләрие үзенчә бер тою белән, тавышын да артык көчәйтмичә,
бик үтемле итеп җырлый торган иде Менә шуларның барысын да искә төшергәч, аның кыска
гомерле булуы башта ук тәкъдиренә язылмады микән дигән уй ирексез дан күңелгә килә дә
инде. Чөнки тирән торгынлыкка төшкән кешеләрнең озак яши алмаулары тормышта булгалый
торган хәл. Моны инкарь итүе читен
Әмма ләкин торгынлыкның бик җитди сәбәпләре булырга тиештер бит инде Мәсәлән.
Сарьяндагы җан тынычсызлыгы һәм канәгатьсезлек кайдан ул. нәрсә ар касыйдә, ничек туган?..
Дөресен генә әйткәндә бит. тынычсызлык белән канәгать сезлек безнең күбебвадп бар иде.
чөнки без кичергән заманның ялганнарын, кимчелек Һәм гиделсезлекләрен күзе ачык кешеп»
күрмичә тору мөмкин үүгел иде Тик менә
күрә торып та шулар белән килешә алмау, борчылу, ризасызлык белдерү кадәрес* бер түгел —
бусы инде терле кешедә төрлечә.
Билгеле ки, Сарьянның да бетен тормышы һәм рухи халәте әнә шул без күреп уздырган
ясалма ялган заман белән турыдан-туры бәйләнгән иде. Һәм икеләнмичә әйтәсем килә, аның
күңел сизгерлеге һәм эчтән уйланулары күпләрнекеннән тирәнрәк тә. газаплырак та булып
чыкты. Бер караганда бу гаҗәбрәк тә тоелырга мөмкин, чөнки Сарьянның тормыш юлы артык
авыр сынаулар аша узмаган да шикелле. Дөрес, аның бала чагы фаҗигале утызынчы елларга
туры килә (бу елларның каһәре кайбер якыннарына да кагылган бугай — сүзләреннән шулаерак
хәтеремдә калган), ә үсмер чагында инде аңа рәхимсез сугыш елларының бөтен коточкыч
авырлыгын татырга туры килә. Сугыштан соң да әле ул, нужа тырнагыннан тиз генә ычкына
алмыйча, авылдан авылга сукыр музыкантларны җитәкләп, тамак ха кына концертлар куеп
йөрергә мәҗбүр була. (Кызганычка каршы, үзеннән-үзе кәгазьгә төшүне сорап торган аның
шушы бик гыйбрәтле материалы, минем кат кат әйтүемә карамастан, ни сәбәптер язылмыйча,
әрәм булып калды.)
...Әнә шундый шатлыгы аз, михнәте күп ач-ялангач еллар аша уза Сарьянның һәм аның
ише авыл малайларының нәкъ җитлегер, ныгыр чаклары. Бу еллар аша узган Сарьян буыны бик
тирән җан ярасы алып кала, минемчә... Ахыр чиктә нәкъ шул еллар күпләрнең тормышка
мөнәсәбәтен һәм яшәү кагыйдәләрен билгеләде дә булса кирәк... Монда икесенең берсе: яки
һичнигә карамастан беткәнче заманга ярак лашу; яки кешелегеңне саклап, намусың кушканча
яшәргә тырышып карау—
һәм Сарьян да шуның беренчесен сайларга тиеш кебек иде. Чөнки нужа мәктәбен узганнан
соң, ниһаять, аңа да киң юллар ачыла. Башта Бөре педагогия мәк тәбен, аннары Уфа педагогия
институтын тәмамлый. Уфа аңа якын, туган җиренең баш каласы... Ул шунда төпләнә, өйләнә,
хезмәт юлын башлый — редакцияләрдә эшли, башкорт университетында лекцияләр укый...
Шулай әйбәт башлана, әйбәт бара, инде хәзер аңа үргә табан кыю. туры атларга гына кирәк.
Моның өчен акылы да. сәләте дә, тырышлыгы да җитәрлек. Ихтимал, ерак китә дә алган булыр
иде ул—
Әмма, туры гына барасы урында, Сарьян тота да кинәт кискен борылыш ясый; ул, Уфаны
ташлап. Казанга күчеп килә. Башта (1960 елда) ялгызы гына, ә күпмедер вакыттан соң гаиләсен
дә китерә... Нинди сәбәпләр аркасында соң, күпләр өчен көтелмәгән мондый кискен борылыш?..
Мәрхүм Казанга килү белән мине эзләп тапкан иде. Беренче очрашудан дияр лек, без уртак
тел таптык һәм ничектер җиңел генә якынаеп та киттек. Күп сөйләшүләрдән чыгып, мин аның
Казанга килүен беренче нәүбәттә болай аңлатыр идем: ул — язучы, ул язарга тиеш, әмма аның
татар телендә язасы килә, иллә мәгәр Уфа шартларында татарча китап бастыру мөмкин түгел.
Казанда гына мөмкин... Кыскасы, ана сөте белән кергән туган теле аны Казанга тартып китерә.
Бу бик табигый хәл, минемчә: Башкортстан туфрагында туып та, татар әдәбиятына хезмәт
итәргә теләп, үз халкының мәдәни үзәгенә килүчеләр аз булдымыни безнең дәвердә?! Бу уңай
белән Дәрдемәнд сүзләрен искә төшерү дә урынлы булыр кебек:
Ни газизрәк — бу Ватанмы!'
Аһ. туган каумем газиз!
Ул мөкаддәс кан белән
Ул изге сөткә ни җитәр! Сет калыр, ватан китәр! Сөт калыр,
ватан китәр!
Әйе. бу сүзләрдә тирән мәгънә ята: ватан китсә дә «изге сөт» кала. Аерым кешеләр
язмышында гына түгел, бөтен бер халыклар язмышында да без моны ачык күрдек.
Тик шулай да. Сарьян мәсьәләсенә килгәндә, уйландыра торган бер момент бар. Иң элек
әле Башкортстан белән Татарстан арасында ватан булу ягыннан әллә ни зур аерма да юк.
Мәсәлән, мин үзем ул аерманы сизмим диярлек — бер сендә туганмын, икенчесендә яшим —
һәр икесе дә минем өчен бик кадерле. Билгеле, Сарьян өчен дә ул шулай булырга тиеш иде.
Шул ук вакытта башкорт теле дә аңа бер дә ят түгел. Ул инде Уфада башкортча яза да һәм
басыла да. Шуңа күрә Казанга китүенең сәбәбен бары тел мәсьәләсенә генә кайтарып калдыру
дөрес булыр микән?.. Бүтән тирәнрәк сәбәп тә юк микән?..
Безнең бу хакта да сөйләшүебез күп булды. Чыгышы, милләте белән кем ул?.. Сарьян үзе,
бабасыннан ишеткән сүзләрне исенә төшереп, болаерак аңлаткан иде: без җир биләүче буларак
башкорт, мәгәр милләтебез белән татар!., һәм бабасының шул сүзләренә ул, мәрхүм, бик нык
ышана иде.
Үзеннән үзе сорау туарга момкин: башкорт булып саналгач, телен дә белгәч, аңа Уфадан
китүнең нигә кирәге булды икән? Алдагы язмышы өчен китми калу, бәлки, отышлырак та булган
булыр иде.- Күреп тора бит. күнме татар дуслар иҗадн язмышларын башкорт әдәбияты белән
бәйләделәр — кайсы шагыйрь, кайсы әдип башкортка әйләнеп, яки әйләнмичә генә. Ә аңа
әйләнеп торуның кирәге дә юк. күкрәк киереп чын башкорт булып йөрер иде. Бөтен хокуклардан
файдаланып, ихтимал, тыныч рәхәт кеиә яшәр дә иде. Башкортлык аның табигатенә күпмедер
дәрәҗәдә хас та иде — мин моны бик ышанып әйтә алам.
Иллә мәгәр Сарьян кайсы әдәбиятны сайлау мәсьәләсен андый фани дөнья исәпләреннән
өстен торып, вөҗданы кушканча хәл итәргә тырышкан Ләкин бу тел сайлау белән генә түгел,
үзеңне кайсы милләт кешесе итеп тану белән дә бәйлән гәи булырга тиеш иде. (һич тә җиңел
булмагандыр бу аның өчен!) Татар белән баш корт икесе ике халык, әмма күп заманнардан
бирле бер үк җирләрдә яши яши алар үзара якынаеп, аралашып киткән халык... Анда
татарлашкан (тел җәһәтен нән) башкортлар бар; башкортлашкан яки башкорт булып саналган
татарлар бар. Әмма үзенең йозен. телен, тарихи бөтенлеген саклаган саф башкорт белән саф
татар ике халыкның да күпчелеген тәшкил итә. Инде менә шушы бер-берсенә бик якын тугандаш
халыкның үзара мөнәсәбәтләре ничек булырга тиеш иде? Бу бик нечкә, бик четерекле мәсьәлә.
Чөнки сан ягыннан да. милләт булып формалашу җәһәтен нән дә аерма шактый зур. Хәлбуки,
республика исемен йөрткән башкорт халкының аң-белемен. мәдәниятен үстерүне, бигрәк тә
кадрларын җитештерүне тизләтергә кирәк. Бу законлы таләп. Ләкин ничек итеп? Республика
җитәкчеләре моның ансат юлын табалар — ягъни, татар халкының рухи ихтыяҗларын, культура
таләпләрен чикләү, кысу исәбенә «башкортны үстерергә» керешәләр. Баштарак бу тенденция
үзен артык сиздерми кебек, ләкин инде ул елдан ел отыры көчәя бара. Моның нинди ямьсез
нәтиҗәләргә китереп чыгаруын әйтеп тору кирәк тә түгелдер, бик мәгълүм алар, әмма бер
нәрсәне шулай да әйтмичә булмый: бер халыкны чикләү, кысу хисабына икенче халыкны
үстерергә, көчәйтергә тырышу бу бездә күптән яшәп килгән командалык итү системасының бик
зарарлы бер күренеше... Зарарлы, чөнки ул дуслыкны да какшата, гаделсезлек тә тудыра, һәр
торле гаепләүләргә, дөреслекне бозуларга да юл ача. һәм моның мисаллары да соңгы вакытта,
кызганычка каршы, бик күбәеп китте.
Сарьян менә шуларны күрә, күрү генә түгел, үз җилкәсендә татый башлый. Билгеле инде,
аның хор табигате моның ише гаделсезлек белән килешә алмый. Ул үзен ике халыкның баласы
дип санаса да. алар арасында ясалма рәвештә тудырыл ган ялган хәлдән чыгу юлын эзләргә
мәҗбүр була. Казанга күчеп китүен тизләт кан төп сәбәпләрнең икенчесе, минемчә, әнә шунда
иде.
Әйтергә кирәк, Казан Сарьянны кочагын җәеп каршы алмады. Бездә дә шул ук система
бит — әдәбиятың, мәдәниятең барысы да аның кулында. Дөрес, бездә татар башкорт
проблемасы юк, аның каравы, кешегә шикләнеп, ышанмыйча карау бар. Сарьянга карата да
башта шундыерак караш сизелде: ник килгән, нәрсә мәҗбүр иткән. «тегендә» нәрсә эшләгән?..
Билгеле. Сарьян мондый карашны, телдән әйтел- мәсә дә. тоймыйча калмады. Ниләр
кичергәнен эченә йотты, кире чигенү мөмкин түгел иде. ни күрсә до аңа шушы каты туфракта
калырга һәм тамырланырга кирәк иде
Унсигез ел яшәп калды ул бу туфракта. Зур өметләр баглап килгән хыялларына ирешә
алдымы соң ул? Мин моны озеп әйтмәс идем. Мәгәр бер хакыйкатыө өзеп әйтергә була: Казан
Сарьянны ниһаять таныды, белде аның нинди талантка ия икәнен... Тик. кызганыч, шактый
соңлап. Ничектер шулай килеп чыкты ки. Сарьян башта үзен җитди тел белгече. аннары гына
чын художник әдип итеп танытты. Уфадан килеп, ул безне туган телебезнең нечкәлекләрен
аңларга, сүзләрне белеп, дөрес кулланырга өйрәтә башлады. Газеталарыбызның, радио
тапшырулары ның шактый чүпләнгән, бозылган, агачланган телен анализлап язган мәкалә һәм
чы тышлары бик вакытлы да. бик кирәкле дә бер эш булып чыкты. Әнә шулай тел бабында
авторитет казанып, ул ахырда Татарстан радиосының «Тел күрке сүз» дигән даими
тапшыруларын алып бара башлады. Телебезнең сафлыгын, байлыгын саклау да күрсәткән
аның бу тырышлыгын бел. әлбәттә, онытмаска тиешбез.
Мәгәр, әйткәнемчә. Сарьянның әдәби иҗаты болай тиз генә җәелеп, үсеп китә алмады
Сәбәпләрен белү җиңел түгел, иҗат итү бик нечкә, бик катлаулы эш. һәрбер язучыда ул гаять
үзенчәлекле.. Шулай да баштп наганымны кабатлап әйтә сем кило: Сарьян мәрхүм гомеренең
ахырына кадәр җанын гел борчып торган нии дидер эчке бер канәгатьсезлектән котыла алмады
Ул үле бу хакта күп сөйләшергә яратмый иде. әмма канәгатьсезлекнең тирән яткан бер сәбәбе -
, һичшиксез, әдәби иҗа ты белән бәйләнгән иде — мин моны бик ышанып әйтә алам. Ул бит
ижат мәсьәлә
сендә гаять таләпчән иде — үзенә дә һәм башкаларга карата да... Инде үзенә килгәндә, мин
аның кебек бүтән рәхимсез таләпчәнне белмим диярлек. Яза торган әсәрен һәр җәһәттән камил
итү вчен ул күпме көч түкми, күпме газапланмый, әмма никадәр генә тырышмасын,
газапланмасын, тулы камиллеккә ирешү юк. мөмкин дә түгел, бу — күптән билгеле хакыйкать.
Шуңа күрә һәр язучы, хәтта иң таләп чәне дә. ирешелгән кадәресе белән килешергә мәҗбүр. Ә
Сарьянда килешү юк. сизелми — гүя эшеннән канәгатьсезлек аны гел кимерә дә тора. Хәер, чын
язучы вчен бу табигый хәл. Ләкин Сарьяндагы канәгатьсезлекне бары иҗат газапларына гына
кай тарып калдыру дөрес булмас иде. Тагын бер искә төшерик: мәрхүмнең Казандагы гомере
тулысынча торгынлык заманына туры килде. Тыштан бу шактый тыныч-имин вакыт иде, ә
чынлыкта исә мактану, шапырыну, тормышны буяп күрсәтү, чын хәлне халыктан яшерү,
башлыча табигатьне талап яшәү чорына әйләнгән иде. Денисем һәм байлык артыннан куу бик
көчәйде бу чорда... һәм моңа ирешүчеләр дә булды, тик моның өчен тизрәк килешеп, тизрәк
яраклаша белү генә кирәк иде.
Хакимлек итүче чор идеологиясенә буйсынган безнең әдәбият та башлыча әнә шул ялган-
ясалма таләпләргә көйләнгән иде. Әмма ләкин чын хәлне күрә белгән, уйлый белгән, үзенең
иҗатында тормышны ничек тә дөрес чагылдырырга омтыл ган язучылар да бар иде. Боларның
күбесе алтмышынчы елларның кыска гына • җылыту» вакытында әдәбиятка килгән яшьләр иде
— һәм Сарьян да нәкъ шулар җөмләсеннән. Чын талант, хис кешесе, сәнгатьне тирән аңлаучы,
әсәр язуның да бөтен нечкәлекләрен белә, әмма үз ишләреннән характеры белән нык аерыла
иде ул. Нәкъ менә язу эшендә башкалардагы активлык җитми иде аңарга. Ул күп уйлана, тик
нигәдер аз эшли... Күңелендә йөрткән темалары да күп (материалга бай иде ул), язасы килүе дә
көчле, тик үзен утырып язарга гүя мәҗбүр генә итә алмый. Әйе. иҗат аның өчен үтә җитди эш.
бөтен җанын, кодрәтен салырга тиеш ул аңа. Моның өчен язучыда таланттан башка. Чехов
әйткән эчке хөрлек хисе дә булырга тиеш. Ә ул юк, яки бик зәгыйфь, нәкъ үзең теләгәнчә генә
язып булмый, ирексез- дән өстеңдә торган ниндидер ят көчләргә буйсынырга кирәк. Бу инде
Сарьян табигатенә сыя торган нәрсә түгел, яраклашып, үзен көчли-көчли язуны ул булдыра ал-
мый... Аз язуын, авыр язуын, башкача ничек аңлатырга? Күрәсең, «теләк» белән «таләп»
каршылыгын ул аеруча тирән кичерә торган булган...
Әмма, шуңа да карамастан, иҗат процессы аның эчендә өзлексез дәвам иткән. Ул яза, ул
язачак! Торгынлык кичергән, утыра алмаган чагында да ул туачак әсәре турында уйланудан бер
генә минутта да туктап тормаган, һәм әсәр, ниһаять, туган!
Шуны да әйтергә кирәк, мәрхүмнең янә бер бик әйбәт һөнәре бар иде. Атасын нан калган
һөнәр — «Әткәм һөнәре» дип китап та язган иде... Бик шәп балта остасы иде ул. Бөтен кирәкле
кораллары да бар иде. (Атасыннан калган пыяла кискеч алмазны чиста чүпрәккә төреп кенә
йөртә иде■) Гадәттә бик теләп тотына иде ул бу балта эшенә. Онытылып, ләззәтләнеп эшли
торган иде. Эшләп бетергәч, ясап куй ган әйберенә сокланып, еш кына: «Менә, сылап куйган
кебек булды!»—дип әйтә торган иде... Мәгәр бу һөнәрен ул кәсепкә әйләндермәде. Кәефе килсә
эшләде, кил мәсә — юк.
...Аның мавыгып китеп, балта эшенә күп вакыт сарыф итүе бер яктан иҗатына зарар да
итәдер кебек иде.. Ә бәлки, киресенчә, файда да иткәндер. Җаны тынычланып, үзенең көченә
ышанычы артып, язарга утырган чакларында аңа һәр тирле шик шөбһәләрне селтәп
ташлатырлык чын илһам да китергәндер. Гомеренең ахы рына таба язган ике үлемсез әсәре —
«Бер ананың биш улы» белән «Җәза» повестьларына карап әйтәм мин моны... Тормышның чын
йөзен бизәмичә һәм кешеләрнең катлаулы язмышын шомартмыйча кыю сурәтләгән, мәгәр
хиссияткә бирелмичә, тыелыбрак тыгыз язылган, шуңадыр ахры, беркадәр Хемингуэйны да
хәтерләткән бу әсәрләре Сарьянның нинди зур талантка ия булуын ачык күрсәтте. Әйе, бу
җитди, таләпчән әдиптән күпне көтәргә була иде әле. Әмма ни кызганыч, бик вакытсыз өзелде
аның ачылып кына килгән иҗаты. Үз үлеме белән дөньядан китсә дә, ни сәбәптер ул миңа авыр,
каршылыклы заманның бер корбаны булып тоелган иде. (Так таш үлгәннән соң да күңелдә
шундый тойгы калган иде ) Сарьян мәрхүмнең озак онытылмавы, һаман уйландыруы, ихтимал,
шуңардан килә дә торгандыр... Вакыт сыз киткәннәр алдында без һәрвакытта бурычлы*

Реклама