Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИДӘ ХАЛЫККА ХЕЗМӘТКӘ!


Гасыр башындагы иҗтимагый активлык дулкыны ескә күтәргән исемнәр арасында беренче хатын-кыз татар укытучыларыннан һәм публицистларыннан берсе булган Фатыйма-Фәридә исеме дә бар
Фатыйма-Фәридә бик кыска гомерле (1889—1914), ул 25 яшендә туберкулездан үлгән. Әмма шул арада да ул яшен ташы кебек балкып калырга елгергән Татар хатын-кызларын мәгърифәтле, ирекле итү, җәмгыять тормышына тарту Аның көрәш максаты — шул.
Фатыйма-Фәридәнең дөньяга карашы гомумроссия чынбарлыгы тәэсирендә формалашкан. Фатыйма-Фәридә очрашкан социаль изүнең иң беренче формасы — хатын-кызларның хокуксыз хәле Ислам динен тоткан башка халыклардагы кебек үк татар хатын- кызының хәле бигрәк аяныч була. Чагыштырмача иркен шартларда үскән булса да, Фатыйма-Фәридә ирексезлек тезгенен һәрдаим тоеп яши Атасы. Чистаиның мал-мөлкәтле сәүдәгәре Мортаза Ваһапов. бердәнбер кызын укытырга тели, әмма татар кызларына рәтле белем бирердәй татар мәктәбен каян табасың?! Кызны рус гимназиясенә бирү шәригатькә сыя торган эш түгел. Кыз бер ел Казанда Маһруй Барудиянең җәдит мәктәбендә сабак ала, ләкин уку нәтиҗәләре ата-ананы канәгать калдырмый.
Мортаза Ваһапов Чистай дамелласы Ибраһим Камаловның сеңелләрен өендә укытуын ишетә һәм кызын да шулар белән бергә укытырга сөйләшеп кайта. Шулай ител җиде яшьлек Фатыйма, апалы-сеңелле Камаловалар белән бергә европача белемле укытучыда укый башлый Ибраһим Камалов, ул заманның алдынгы карашлы интеллигентларыча фи керләп, кызларга дөньяви фәннәр — география, арифметика, тарих, биология, татар, гарәп, фарсы, төрек теле һәм әдәбиятын укыта. 1903 елның язында И Камалов рус теле укытучысы да китертә Әмма Фатыйма-Фәридә рус теле дәресләренә аз гына йөреп кала, атасы рөхсәт итми башлый
Ибраһим Камалов кызларда мөстәкыйль фикернең күнекмәләрен дә тәрбияли Фатыйма-Фәридә үзлегеннән дә бик күп укый, дус кызлары ярдәме белән рус телен дә өйрәнә 1903—1905 елларда аның төрки-татар, гарәп, рус китапларына шактый бай шәхси китапханәсе туплана Китаплары Казаннан. Истанбулдан кайтартыла, әтисе дә барган җир ләреннән җыя торган була
Җан-фәрман тырышып, белемен киңәйтергә омтылган саен Фатыйма-Фәридә татар кызларының хокукы, аларны белемле итү турында тирәнрәк уйлана. Тора-бара бу аның төп максатына, тормышы мәгънәсенә әверелә Тиздән ул дус кызларына дәресләр бирә башлый Җиткән кыз яшенә кергәч Фатыйма-Фәридә үзенең төп эше итеп татар кызларын укытуны саный һәм, кайда барса, шунда кызлар мәктәпләре ачарга омтыла Мәсәлән 1907 елда аның тырышлыгы белән Самара губернасының Бөгелмә өязе Карәкәшле авылында мәктәп ачыла Әтиләре белән ул шунда күчеп килгән була Беренче кенне сабакка 5-6 гына кыз килә, аның каравы ел ахырына ал арның саны 50-70 кә җитә
Баи сәүдәгәрнең бердәнбер кызы мөгаллимәнең аз-маз нилеренә һич тә кызыкмагандыр Ул мемкин кадәр күбрәк кызларны белемле итәргә, томаналыктан коткарырга үзенең хокуксыз хәлен аңлау дәрәҗәсенә җнткерергә теләгән
Мәктәптә кәйгә 7-8 сәгать сабан биргәннең соңында Фатыйма-Фәридә Каракашле
Г
хатыннары янына кич утырырга да йергән. Аларга китаплар укыган, киңәшләр биргән, Шул ел дәвамында күрше авылларның берничә абыстаен да яңа ысул белән хәреф танырга өйрәткән Үзенең берничә сәләтле шәкертен Иж-Бубый мәдрәсәсенә мөгаллимәлеккә укырга китәргә күндергән Шул чагында ук инде аңарда чын мәгърифәтче сыйфаты ачык сизелә Аны халык язмышы борчый һәм ул, булдыра алганча, аны агартырга омтыла Кәрәкәшледән татар газета-журналларына Фатыйма-Фәридәнең беренче мәкаләләре китә башлый.
1908 елда ул кияүгә чыга һәм ире белән Томскига китә Анда ул татар кызлары өчен мәктәптә укыта, үзе исә рус телен өйрәнүен дәвам итә. Әмма кызларның дини ата-ана- лары мәктәптәге яңалыкларны, укытуның яңа ысулларын ошатмыйлар. Фатыйма-Фәридә, аңа-моңа игътибар итми, тота да учительлеккә имтихан тапшыра һәм татар кызлары өчен үз мәктәбен ачуга рөхсәт алуга ирешә. Бу мәктәп Томскидагы рәсми рөхсәт ителгән, өстәвенә, шәһәр бюджетыннан бераз матди ярдәм дә алып торучы беренче татар мәктәбе булган.
Фатыйма-Фәридә җирле интеллигенция белән нык аралаша. Шәһәрдәге барлык гыйльми һәм шәфкать җәмгыятьләренең члены була. Урта һәм югары белемле рус хатын-кызлары белән ул да барлык кичәләргә, лекцияләргә һәм гыйльми мәҗлесләргә йөри Анда карала торган мәсьәләләргә карата үзенең үткен фикерләрен әйтергә дә тар-
1912 елның февралендә аның ире Мөхәммәтвагыйз Нәүрузов «Сибирия» дигән татарча газета чыгара башлый. Шул көннән Фатыйма-Фәридә үзен газета эшенә багышлый. Ул һәр санда «Хатыннар дөньясы» дигән рубрика алып бара. Баштарак мәкаләләрнең бердәнбер авторы үзе була. Әмма тиздән аның язганнары киң җәмәгатьчелекне уятып җибәрә, илнең төрле тарафларыннан газетага хәбәрләр ява башлый. Күрәсең, бик тиз арада Фатыйма-Фәридә газетаның рухи җитәкчесенә әверелә. Газетаның дөнья күргән 145 санының 123 е редактор вазифаларын башкаручы Фатыйма-Фәридә имзасы белән
■Сибирияпнең хатын-кыз мәсьәләләре белән кызыксынуы «Хатыннар дөньясы» дигән рубрикага гына бәйләнмәгән, әлбәттә. Бу проблема — Фатыйма-Фәридәнең авырткан җире
Татар хатын-кызларын агарту өчен көрәш — Фатыйма-Фәридә өчен, милләт үсешен тышаулап торучы көчләргә каршы көрәш ул Фатыйма-Фәридә. сыйныфларга аермастан, татар хатын-кызларының барысының да тулы хокуклы булуы турында сүз алып бара.
Журналист «Сибирия» битләрендә татар хатын-кызларының хәленә кагылышлы байтак мәсьәләләрне күтәрә, мөгаллимәләрнең авыр материаль хәле, хокуксызлыгы турында яза. аларны әзерләү өчен махсус уку йортлары ачарга өнди
Фатыима-Фәридә татарларда кызларны укытуның торышы кызганыч хәлдә икәнлеген күрсәтү өчен теләсә нинди мөмкинлекне файдаланып калырга омтыла. Мәсәлән, ул Киев университетында ике хатын-кызга профессор урыны бирелү турында хәбәр яза, ахырда өстәп куя: «Бездә башлангыч мәктәпләр өчен мөгаллимәләр юк Безнең кебек үк кызлар башка җирдә профессорлык урынын дәгъвалый. Аерма бик аз!»
Беренче рус революциясеннән соң мәгърифәтчелеккә аяк баскан татар кызы өчен милли йомыклыктан чыгарга омтылу хас. Ул рус культурасына милләтнең үсеш юнәлеше итеп тә, белемен тирәнәйтү чарасы итеп тә карый.
«Бүген татар милләте белем сарайлары салып куя алмый икән, без булмастайны көтеп ятмыйк. Без кызларыбызны рус мәктәпләрендә укытырга тиешбез»,— дип яза ул.
Фатыйма-Фәридә татар кызларын тормышка әзерләү, аларга төрле һөнәрләр өйрәтү мәсьәләләрен дә күтәрә. «Без кызларыбызны мөстәкыйль тормышка әзерләмибез, һөнәрсез, белемсез татар кызы, авыр материаль шартларга тарыдымы, идән юып, кер юып тамак туйдырырга мәҗбүр һөнәрсез хатынга ир күзенә карап яшәргә генә кала»,— дип яза ул.
Гаиләдә һәм җәмгыятьтә татар хатыннарының хәлен төгәл беләсе килеп, ул «Си- бирия»дә анкета бастырып тарата. Редакциягә бик күп җаваплар алына. Чөнки бу чорда татарларда хатын-кыз мәсьәләсе тәмам кискенләшкән була. «Хатыннар дөньясы» дигән рубрика Себер һәм Идел буе татарлары арасында бик нык популярлаша. Рубрика белән бергә журналистка Фатыйма-Фәридә исеме дә киң тарала. Бу уңыш мәгърифәтчене татар телендә махсус журнал чыгара башларга вакыт дигән фикергә китерә Газета аша ул Россия мөселманнарына мөрәҗәгать итә. Фатыйма-Фәридә журнал чыгаруны үз кулына
алырга ниятли журналның программасын әзерли, журнал нәширлек итүгә рөхсәт сорап үтенеч яза, әмма эш җәелдереп җибәрергә инде өлгерми Көчтән килмәс эш аның сәламәтлеген какшата. Газета редакторы вазифаларын асылда үзе башкарып, почта, банк, типография эшләрен дә үзе үти, хәбәрчеләр белән хат алыша Шул вакытта мәктәптә дәресләр бирүен дәвам итә, күп төрле җәмгыятьләр эшендә дә катнаша Белемен күтәрергә дә вакыт таба өлгергәнлек аттестатына имтихан тапшырырга әзерләнә, югары белем алырга хыяллана Кыскасы, таза-сау ир-ат чыдамаслык шушы эшләрнең барысын хаста хатын-кыз берүзе башкара
1913 ел аның өчен гаять авыр ел ул материаль кыенлыкларга килеп терәлә һәм, ел ярым чыкканнан соң, «Сибирия» ябыла, бер яшьлек улы үлә. иреннән күңеле сүрелә Болар һәммәсе туберкулез авыруын көчәйтеп җибәрә һәм шул елның көзендә каты авыру хәлендә Фатыйма-Фәридә Кәрәкәшлегә, атасы йортына кайта Ире, Уфага күчеп кител, анда «Тормыш» дигән газета чыгара башлый.
Фатыйма-Фәридә каты авырудан арына алмый һәм 1914 елның 16 февралендә Кә- рәкәшле авылында вафат була Аны күмгәндә тирә-күрше авыллардан мең ярымлап кеше катнаша Мәктәпләрдә дәресләр туктатыла. Нотыклар сөйләнә Кәрәкәшле һәм Әпсәләм авылларында аның истәлегенә кызлар мәктәбе салырга карар кылына.
Фатыйма-Фәридәнең үлеме — татарлар өчен зур югалту, чөнки ул бетен көчен, тырышлыгын кавемдәшләрен азат итүгә багышлаган аз санлы гыйлем хатын-кызларның берсе була Ул заманның татар дөньясы аның үлемен әнә шулай кабул итә Бу хакта Россиянең төрле почмакларыннан «Тормыш» газетасына яуган кайгылы телеграммалар сөйли Газета баштарак «Сибирияпнең бөтен традицияләрен саклый, дәвам итә «Сибирияпнең байтак хезмәткәре дә ияреп килә, шуңа күрәдер инде кайгы уртаклашкан телеграммалар «Тормыш»ка җибәрелә. Телеграммалар Мәскәүдәи, Казаннан. Петербургтан Томскидан. Оренбургтан, Минусинскидан. бик күп, бик күл шәһәрләрдәй килә
Барлык татар газета-журналлары некрологлар баса Берсендә М. Гафури болан дип яза «Фатыйма-Фәридә ханымның вафатына бар күңелемнән хәсрәтләнәм Ул Россия мөселман хатын-кызлары арасында иң якты йолдыз иде» Некролог хәтта 8 И. Ленин »иң киң таралган газета» дип санаган «Русское слово» газетасында да чыга
Фатыйма-Фәридә эшчәнлегенең кайсы гына ягын алмыйк, анда без хатын-кызлар бәхете өчен ялкынлы көрәшче сыйфатлары күрәбез