Логотип Казан Утлары
Роман

АФӘТ


РОМАН
Беренче кисәк
Кояштан болытка кергәндә
Беренче бү тек
I
шелеп ябалак кар ява һавада җиргә җай гына иңә баручы очсыз-кырыйсыз ак челтәр пәрдә тирбәлә кебек Эре кар бөртекләре аша барлык таныш, үз. әллә кайчан күнегелгән бөтен әйләнә- тирә ничектер ят. чит булып төсмерләнә Авыл, инде яктырып көн туса да. әле уянмаган тирән иикыда сыман Мин мәктәпкә барам Өс-башыма инде әллә никадәр кар сырды, читтән кечкенә кар бабайны хәтерләтәмдер. әмма кагынмыйм — кар яңгыр гүгел. чылатмый, куна бирсен, быел аның бәлки болай соңгы явуыдыр бу. рәхәтен күреп калыйм дим .') и-ике I <1 1ЫНКЫ атлап дәрескә соңга калудан курыкмыйм. өйдән иртә чыктым, өлгерәчәкмен Иртәләтеп яхшы иткәнмен әле. табигать минем өчен махсус тырыша диярсең, нинди матурлыкка юлыктым1 Күктән җепшек ябалак кар түгел, чәчәкләр ява сыман Сөләй дә күрәме икән моны'' Күрәдер, күзе бар кеше күрмәскә мөмкин түгел бу хозурлыкны Капка төпләренә чыгып, ул мине күптән көтәдер инде Китсен соң! Өйгә бирелгән эшләрне көн саен күчер- тә-күчертә тәмам гарык мин аңардан Өйрәнде Тәкәрлек, баш ватып тормый, әзергә бәзер. аннан-моннан күчерә дә эше бетә Йөзең чытма, дус. син бит минем негр .— дип көлә әле җитмәсә Әнә карачкысы күренә, капка төпләренә чыккан, көтә Кытыи аласы килми сипкел оясының, килми Укыйм, белем алам, дип йөри инде ул хөрәсән сыңары Кичә утыбыз булмады, керосиныбыз беткән иде. өйгә бирелгән эшләрне үтәмәдем, диим әле. нишләр икән’
Менә Тәкәрлек димә инде аны. миңа атарга кабалана-кабалана
Гурий ТАВЛИН (1925) — әдип. «Сиры яфраклар коела- - Йолды jлар 6CJ.-J янәша». "Тивәккәл таш яри» - барысы гугыл китап авторы Каламда лши
кар йомарлыклап маташа бит. көтмәгәндә маңгаема чәкергә ниятлидер. мөгаен Шаярмый тор. мин синнән остарак атам ул кар йомар- лыкларын. дускаем, күр дә тор. маңгаеңа үзем чәпим хәзер. Тик бигайбә, үпкәләштән булмасын
Портфелемне тиз генә юл читенә куеп, учларыма кар алырга иелдем Шулчак Сөләй На пасаран! —дип кычкырып миңа Һөҗүм башлады. Күптән әзерләнеп торган булган ул моңа, учларымда бер кар йомарлыгы әвәләгәнче, миңа өч-дүрт «җәдрә» җибәрергә өлгерде Тик ул кәкре кулдан эш чыкса, әтисенең пеләшенә күптән инде чәч үсәр иде — аткан бөтен җәдрәләре җилгә китте.
На пасаран! —ди җитмәсә. Республикачы испанлы, имеш Республикачы испанлы туганнар фашист кабахәтләр өстенә чөйгән җәд- рәләрен Сөләй шикелле -сөт кә җибәрсәләр, әллә кайчан җиңелерләр иде инде Алар исә фашист башкисәрләрнең тетмәләрен тетәләр' Эх. Тәкәрлек, сул күзеңне чытырдатып йомып, иреннәреңне кыйшайта-кыйшайта төзәп аткан буласың тагын. Төзәгән җиреңә тидерсәң, сине Сөләй димәсләр, күптән Сөләйман дип исемеңне тутырып әйтерләр иде Әнә. кузна уйнаганда да борын яфракларың-ны киереп, кулыңдагы аткыеңны әллә ничекләр боргалап төзисең, тик ялгышып, күңел өчен бер тапкыр да кузналарга тидергәнең юк. Малайларның барысының утызар, кырыгар кузнасы бар. тик синең генә шымытыр — аксак кузнаң да юк Үзеңне белеп, кузналы уй- намасаң иде хет .Откач бирермен, дип кузналарны әҗәткә теләнеп алып, хәрәмләшә-хәрәмләшә уйныйсың әле. Ә сиңа нәрсәңнедер әҗәткә бирү — әйбереңне суга ату белән бер. алган нәрсәңне кире кайтармыйсың, онытасың.
Мин җүнләп төзәп тә атмадым, беренче йомарлыгым ук дусымның чыраена эләкте. Ул. куллары белән йөзен каплап, карга тезләнде
— Күзем чыкты. Күзем, күзем У-у-у
Йөгереп янына бардым Күрәм. дустымның күгәрчен аягы төсенә кереп кызарган бармаклары арасыннан кан бәреп чыккан Бөтен тәнем эсселе-суыклы булды, өнсез калдым Яшь кыяр исе аңкытып ишелеп яуган ябалак кар да. мәктәпкә баруым да онытылды Мин үземне бу мизгелдә кичермәслек җинаятьче итеп тойдым.
— Сөләй дус. әйдә медпунктка барыйк, анда күзеңне дарулап бәйләрләр, бәлки төзәлер күзең, ә?..
Чиксез дулкынланудан тавышым куркып, калтырап чыкты.
Сөләй. шушы сүзләремнән соң үкерүеннән кинәт туктап, кулларын йөзеннән алды һәм шар ачылган ачулы күзләрен миңа төбәде Аның борыны каный, күзләре икесе дә исән иде. Жиңел сулап куйдым
— Чалкан ятып башыңны артка каер, туктасын борының канавы Мә кулъяулык, сөрт битеңдәге канны..
— Өйрәтмә, килмешәк, нишләргә кирәген синнән башка да беләм Үз танавыңа да берне тамызганчы югал күз алдымнан!
Мин Сөләйнең тупас сүзләренә игътибар итмәскә тырыштым.
— Син өйгә бирелгән эшләрне күчермәссеңмени?.
— Кирәкләре юк аларның миңа Моңарчы бар курыкканым ал- гибра ые. котылды хәзер аңардан башым Бетте алгибра гиомитрия- се белән бергә Чәнчелделәр пәри фәннәре! — диде Сөләй. күзләрен ялтыратып
— Нигә бетсен нигә чәнчелсен алгебра белән геометрия, саташтыңмы әллә?
— Саташмадым. Фәсхи абый юк хәзер, ул бүтән укытмаячак.
Кытый — канәгать түгел, к/т. Утызынчы елларда татар мәктәпләрендә укучыларга куелган иң түбән билге Башка билгеләр канәгать, яхшы, бик яхшы
— Нәрсә булган аңа, нигә укытмаячак ул9 — дидем, гаҗәпләнеп
Дустым, борынын уң кулының баш һәм күрсәткеч бармаклары белән кыскан килеш, миңа мыскыллы караш ташлады Аннары тыңкыш тавыш белән тезеп китте:
— Төнлә килеп кулга алганнар аны Әти әйтә, ул корткыч булган, ди Фатирында тентү ясап, ярамаган нәрсәләр язылган _ дөнья кадәр кәгазь, әллә нинди хатлар тапканнар Кәнсәләрдә әти 2 кичә исполнитыл ие. бөтенесен үзе күргән, шаккатып сөйли Кул- * ларына богау салып, аркасына ике наган терәп алып киттеләр, ди _
Мин бу коточкыч яңалыкка ышанырга да. ышанмаска да бел- = мәдем Үз-үземне тынычландырырга теләп, шаярта, мине тишек чу- 2 манга утыртырга чамалый Тәкәрлек, дип уйладым Андый гадәте * бар бит аның Кемгә дә билгеле Сөләй ич ул Тик ни дип бирел- - гән эшләрне сорамый сипкел оясы ’ Бүтән чакта тизрәк күчерү ягын = кайгырта иде бүген алар аңа әллә бар. әллә юк ыжламый да >
Фәсхи абый — мәктәптә минем иң яраткан укытучым Бәештә. u гомумән. Фәсхи абыйны өнәмәгән, аны ихтирам итмәгән укучылар бик аз, минемчә. Шуларның берсе әнә Сөләй булып чыкты Фәсхи абыйның укучылар таккан кушаматы булмау үзе генә дә аңа булган хөрмәтнең ачык дәлиле бит Ботаника һәм зоология укытучысы Мирсәет абыйны әнә Дәһәр кадаяк. татар теле һәм әдә-бияты укытучысы Һаҗәр апаны Бичура, физкультура укытучысы Габбас абыйны Дагалы бүре, хезмәт укытучысы Кәшиф абыйны Эйе-бит. рус теле укытучысы Хөршидә апаны Прокурор дибез Бары Фәсхи абый гына кушаматсыз Сөләй, аны кулга алганнар, ул корткыч булган, ди, Башка сыймый торган нәрсә бу! Нигә әтигә ул җитәкләгән мәктәпнең бер укытучысын кулга алуны әйтмәделәр икән соң? Бәлки, төнлә йокыда калып, мин генә аны ишет- мәгәнмендер? Әти. бүген таңнан торып, район үзәгенә китте, күз алдымда әни белән чөкердәшеп чәй эчтеләр, Сөләй сөйләгән төнге вакыйга турында араларында ләм-мим сүз булмады Гаҗәп Төрле газеталарда һәм Чаян журналында басыла торган карикатуралардагы корткычларга кыяфәте белән якын да килми бит Фәсхи абый Йөзе һәрвакыт көләч, иртәдән кичкә кадәр гел мәктәптә, гел балалар арасында Корткычланырга вакыт кайчан тапты икән ул? Кулларын богауларлык булгач, тапкандыр, тик ятмагандыр инде Дөнья кадәр ярамаган кәгазь, хатлар ди тагын Алгебра белән геометрияне кем укытыр икән безгә хәзер’ Фәсхи абый урынына Һаҗәр апаны, я Габбас абыйны алып китсәләр ни булган инде” Юк шул. алар корткыч түгел. Фәсхи абый - корткыч
Сөләйнең борыны канаудан туктагач без мәктәпкә юнәлдек Юлда үзара сөйләшмәдек Көтелмәгән хәбәрдән һәм дуг классташымның үземне килмешәк дип атавына минем кәефем кырылган иде Сөләйнең исә борынын җимергәнем өчен миңа үпкәсе бетмәгән иде
һич аңламассың бу Баеш кешеләрен Аларга ошамый торган берәр эшеңне күрделәрме, тоталар да килмешәк- диләр Әйтерсең безне алардан аера торган килбәтсез мөгезләребез, ямьсез койрыкларыбыз бар Килмешәк Бу кимсетүле сүз күбрәк әти адресына әйтелә. Без үзебез Чистай ягыннан Әтин< монда яңа мәчетне мәктәп итүне башлап йөргәне өчен өнәмиләр Синең өчен Бәеш хәсрәте кысыр хәсрәт кенә, бүген монда син. иртәгә әллә кайда, арба ватылса утын, үгез үлсә ит сиңа, диләр Башта әти килмешәк диюгә гарьләнә. чыгырыннан чыга иде. хәзер исе китми, күнекте, мине ник чүлмәк дип атамыйлар шунда, тик мичкә генә утыртмасыннар ди уйчан елмаеп Бәеш халкы нигә үзен генә әллә кемгә саный, нигә шулкадәр һаваланадыр белмим Алар бер камырдан, без икенчедән әвәләнгән бәндәләр түгелдер бит инде* Эт чаба дип бет чаба
әти кушаматын Сөләй миңа тага Акылы чамалы кешегә үз акылыңны әҗәткә биреп торып булмый, дип бик дөрес әйтә әти
Без мәктәпкә барып җиткәндә аның тирәсе кырмыска оясы шикелле кайный, укучылар барысы да диярлек җыелып беткәннәр иде инде Мин мәктәп ишегалдына аяк басу белән Фәсхи абый турында ни дә булса ишетермен дип өметләнгән идем, әмма ялгыштым Сөләй сөйләгән төнге вакыйга турында укучылардан әле беркем дә берни дә белми төсле иде монда Борчылучы да. пошынучы да. сикерә-сикерә шатланучы да күренми Берәүләр, көн җылылыктан файдаланып чыр-чу килеп әбәкле уйный, икенчеләр мышный-мышный кар тәгәрәтә, өченчеләр шау-гөр килеп кала алалар Сөләй. мәктәп ихатасына керү белән, букчасын миңа тоттырып. кала алучылар янына йөгерде Кайда гауга, кайда күбрәк шау- шу. кайда этеш-төртеш — ул шунда Мин ишегалдында тукталмадым мәктәпкә кереп, караңгы коридор буйлап классыбызга үттем Класс буш, анда әле беркем дә юк иде
Дәресләр башланасын белдереп кыңгырау чыңлады Коридорны аяк тавышлары, шау-шу күмде Сабакташларым классыбызга нигәдер бик акрын җыйналдылар Беренче дәресебез география иде. әмма география укытучыбыз Нурулла абый нигәдер ун минутлап керми торды Түземсезрәк укучылар, ул коридорда туктап берәрсе белән гәп куертмыймы яки берәр укучыга бәйләнеп аңардан аерыла алмыймы дип. ишектән куркып кына башларын да сузып карадылар Класстан чыгып аны эзләп килергә берәүнең дә кыюлыгы җитмәде Нурулла абый дәресләр башлангач укучыларның коридорга чыгуларын зур тәртипсезлек саный, шуның өчен җәза биреп яз. җәй. көз көннәрендә мәктәп тирәсен себертә, кыш көне дәрестән соң калдырып классны юдырта, йә кар көрәтә.— шуннан курыктылар
Нурулла абый, география укытуы белән бергә, мәктәпнең уку- укыту бүлеге мөдире дә әле Ул җыйнак гәүдәле, бераз бөкрерәк кеше Йөзе шадра Яше егерме биш-егерме җиделәр тирәсеннән ары юк. Буйдак Укучылар аны үзара Нәмә дип атыйлар Бу аның нәмә кылдың нәмә күрдең, сиңа нәмә кирәк кебек сорауларына нигезләнгән кушаматы
Ниһаять. Нурулла абый, класска журналсыз гына кереп, безгә дәреслектән укырга эш биргәч, тыныч кына утырырга, коридорга чыгып буталмаска, тәртип бозучы табылса, үзенә үпкәләргә кушып чыгып китте һәм бүтән кермәде
Расписание буенча икенче дәрес алгебра иде. аны физкультурага алыштырдылар Миңа бу табигый булып тоелды Фәсхи абый физкультура укытучысы Габбас абыйларда тора иде бит. менә кем юксынадыр аны. дип уйладым мин дулкынланып
Габбас абыйны без яратмыйбыз Ул бик тупас кеше Өстәвенә, ярыйсы ук кыланчык та Дагалы бүре кушаматы аңа бик тә мач Ул бер карасаң — бер төрле, икенче карасаң — бөтенләй башка, көзге көйсез көн кебек, һич уйламаганда алмашына Армиядән кайтканына инде өч елдан артса да. шлемы белән шинелен һаман салганы юк Бу аның кияренә бүтән кием-салымы булмаудан түгел. каракүл якалы өр-яңа пальтосы да. бер дигән бүреге дә, гәүдәсенә сыланып торган кара кайры туны да бар Ул аларны бик сирәк район үзәгенә барганда гына кия. хәрби киемнән йөрүе башкаларга охшамаска тырышуыннан Бәештә гомер булмаган хәл. ди мәктәпне җыештыручы безнең күрше апа. кышын да көязләнеп, юка хром күн итекләрдән йөри Авылдашларының аны Дагалы бүре» дип атаулары да шуңарга бугай.
Габбас абый безне ишегалдына алып чыкты Тезде. Смирно бастырды Санатты Уңга, сулга борылдырды Аннары. Вольно1 командасы биреп, тәмәке кабызды Шулчак нинди генә әмерне дә дөрес 6
үтәми торган ИЯВНЦве ике төсле Гайшә
Габбас абый, бүген безгә фискультуры жук ые ич. бу дә- I- с алгибры буласы ые. Фәсхи абый кая китте? — дигән сорау бирде
Көтмәгәндә бирелгән бу сораудан соң укытучыбыз кулындагы тәмәкесен аяк астына атып, нишләвемне берәрсе күреп тормыймы, дигән төсле як-ягына ялт-йолт каранып алды Аннары ачулы тавыш белән ь
Кем сиңа гәп сатарга рөхсәт итте стройда Хәсәнова’— дип f җикерде
Гайшә җавапсыз калмады *
— Бәлеш, гәп сатмадым, сорадым гына ич мин Бүлне каман- s дасы булгач кына Дәрес саен миңа бәйләнәсең и
Гайшәнең каршы әйтүе укытучыны чыгырыннан чыгарды.
Шулай тел озайтасың, әрепләшәсең, мине өйрәтәсеңме әле s син чагыр күзле кәҗә кәләше’ Мин сиңа Гыймади түгел, бел' = Аулак өй сәкесендә симәнке ярып утырмыйбыз, дәрестә без Яле > әйт. кем мин сезгә?
Мин чагыр күзле кәҗә кәләше икән, син Дагалы бүре инде, кем буласың тагын’ Габбас дип түгел, авылда бөтен кеше Дагалы бүре дип атый сине Кайберәүләр Калай әтәч тә диләр әле. Менә кем син. белмәсәң бел. карун урыс
Бөтен классыбыз белән шаркылдап көлеп җибәрүебезне сизми дә калдык Әмма кыйммәткә төште безгә бу көлү Габбас абыйның йөзеннән кан качты
Ягез әле мәктәп тирәсе әйләнәли бегом арш' дип акырды ул. бугазын ертып
Әмергә буйсынмый ярамый киттек йөгереп Калай әтәч»ебез. айт-двасын такылдап, артыбыздан иярде Ачуы аның чиктән ашкан иде бугай, йөгерүебезне кызулатканнан-кызулата барды һәм. Шул рәвешчә, дәрес бетүне хәбәр итеп звонок шалтыраганчы куды Бөтенебез шабыр тиргә төштек, бугазларын камыт кыскан атлар шикелле гыжылдап сулый башладык, әмма арабызда бу вәхшиләрчә җәбергә сәбәпче булган ала күзле Гайшәне тел озайтканы өчен сүгүче булмагандыр
Гайшә безнең класста иң өлкән укучы Аңа инде унсигезенче яшь бара Күкрәкләре туптай кабарып торган, иреннәре өлгергән чияне хәтерләтеп ялтыраган җиткән кыз Укуга Гайшә ялкау. кы- тыи лардан гел башы чыкмый Алтынчыга җиткәнче инде икеме өчме тапкыр класста утырып калган булган Әмма моның аңа файдасы тимәгән Ул үзенең начар укуына борчылмый -кытый лары белән оялта башлаучыга җавабы тел очында гына
Әби белән әни. гомерләре буена хәреф танымасалар да. дуадак калмаганнар Мин дә. кытый«ларым булганга карап, ирсез калмам Хатын-кызга утауда, урак урганда, ипи салганда, аш пешергәндә. тон йокыларын калдыра-калдыра бала үстергәндә уку гел кирәк түгел Абыстай буласым жук А»га б»ны кушкач нәрсә чыкканы нигә хаҗәт миңа’ - дип күз дә йоммый такылдый башлый
Габбас абый белән Гайшә кичләрен бер үк аулак өйләргә йөриләр. күрәсең Гаҗәп түгел, берсе өйләнмәгән егет, икенчесе бүген кияүгә бирерлек җиткән кыз Баештә клуб юк дәрәҗәдә Ул колхозлашу елларында читкә сөрелгән бер байның таш амбарында Кышын рәтләп ягылмый, кайчан да куян өшерлек суык була Кышка кергәч авылга айга бер килгән киноны да анда, салкын җелекләргә үткәнгә әхырынача карый алмыйсың Шуңа ул клубка йөрүче дә юк Кичләрен яшьләр җылы мунчаларга, аулак өйләргә җыйналалар Габбас абый телгә алган Гыймади — Гайшәнең күңеленә хуш егеттер. күрәсең Югары очның Кәҗә Гыймадие түгелме икән ул’ Ул булса, шәп егет якын тирәдә дан тоткан көрәшче Узган ел
сабан туенда Габбас абыйны да бөтенләй көч түкмичә баш аркылы гына чөйгән иде Гайшәдән, бәлки, бүген шуның ачуын алуы булгандыр бу'’ Алай дисәң, нигә бер кеше өчен бөтен классны тирләтергә?
Зада апа әйтмешли, пәри каргаган көн булгандыр бу. бүтән дәресләребез дә. башкаларга белмим, миңа шатлык китермәде Хезмәт дәресенә укытучыбыз Кәшиф абый төшереп кергән иде. дөньяда такта шомарта торган нинди ышкылар барлыгы турында телен көчкә әйләндереп эчпошыргыч итеп сөйләде.
- Ы-ы-ыш-кы ш-ш-шомарту к-к-кор-ралы, эйебит Ы-ы-ышкы- кысыз ө-ө-өстәл дә. ы-ы-ырам да, и-и-ишек тә җа-җасап бу-улмый Ы-ы-ышкы-ы ю-юка җо-җомычка чы-чыгара. җомшак җо-җомычка. эйебит...
Шулай һәр җөмләсенә диярлек эйебит» өстәп, дәрес бетүне белдереп звонок шалтыраганчы сайрады укытучыбыз Ник беребезгә бер сорау бирсен, ник беребезнең агач шомарту коралларын белү- белмәвебез белән кызыксынсын! Үз тавышына мавыгып бүтән тавышларга колак салырга онытучы урман тавыгы суер кебек ул Кәшиф абыебыз. Җитмәсә, дәрескә төшереп» тә кергән әле.
Кәшиф абый — Габбас абыйның капма-каршысы Ул карусыз, ярдәмчел кеше Авылда кемгә балтасын саплатырга, кемгә тиз генә рам ясатырга, кемгә тәрәзә яки ишек йөзлеге эшләтергә кирәк — аңа киләләр Берәүне дә кире борып җибәрми, барысын да канәгатьләндерә. Аның кемгәдер авыр сүз әйткәнен, кемнедер орышканын беркайчан да ишетмисең. Йөзе һәрвакыт, бик кирәкле һәм бик кадерле нәрсәсен югалтуына йөрәге таланган кешенеке шикелле, уйчан
Сөләйнең миңа. Кәшиф абый элек үзе аракы эчү түгел, авызыннан аракы исе килгән кешене әйләнеп үтә иде. дип сөйләгәне бар. Имеш, ул күпер башы Габдери абзыйның бик чая Мөслимә исемле кызы аңа тормышка чыгарга риза булмаганга эчә башлаган. Имеш, ул апа Кәшиф абыйга:
- Егет булса мут булсын, ике күзе ут булсын.
Ике күл- ут б> пмисо. G.ip булганчы юк булсын,— лигән
Имеш, ул. мин дә иремнең мут та. ут та булуын телим, синең кебек чебенне дә кыерсытырга курка торган усак гөмбәсенә барып башыма бәла алганчы, гомерем буе кыз килеш сазавым мең артык, дигән
Мөслимә апа кыз килеш сазамаган. Чокырлы авылының бик үткен бер егетенә ябышып чыккан булган Әмма бәхетен үзе теләгән мут егет белән тапмаган Бер аймы торгач, ире аны бик каты кыйнап күзен чыгарган һәм биләнке иткән Шуннан соң Мөслимә апа. гарьлегеннән бүре шомырты ашап, дөньядан киткән Кәшиф абыйның гел салмыш йөрүе шул Мөслимә апаны юксынудан, имеш
Соңгы ике дәресне Һаҗәр апа үткәрде. Аның да эше көйле. Күпвакыт звонокка кадәр тел кашып азапланмый, дәрескә берәр кызыклы китап алып керә дә шуны укыйбыз Әнә бүген дә Карт Имтургинның тормышы н укыдык. Ярыйсы ук мавыктыргыч китап. Үзе калын да. Өч дәрес буе укыдык инде, әле тагын кимендә оч дәрескә җитәрлек калды. Татар теле һәм татар әдәбиятына бернинди катнашы да юк ул китапның. Анда тундрада яшәүче кыргый халыкларның революциягә кадәрге авыр тормышлары тасвирлана Иксез-чиксез кар сахрасында болан тиреләреннән аннан-мон- нан корамаланган ярангаларда зәмһәрир салкыннарда туңудан бизгәк тоткандагыдай калтырап, җил йотып, ачы төтенгә карлыгып, җәйләрен хәтта кояшны болыт күк каплаган исәпсез-хисапсыз черкиләрдән таланып, ачлы-туклы ничек яши алганнардыр алар гаҗәп. Ул мескен халыкларның дөньяда барлыкларын тик үз кесәләрен генә кайгыртучы ачкүз сәүдәгәрләр белән алдакчы комсыз шаман
нар гына белгән Алар бу халыкларны, теләгәнчә мәсхәрәләп, аяусыз талаганнар Карт Имтургинның тормышымның татар теле һәм татар әдәбиятына ни катнашы бардыр укытучыбыз ул турыда безгә бер сүз дә әйтмәде Галимҗан Ибраһимов Мәҗит Гафури Шәриф Камал Фатих Әмирханның, тагын бүтән бик күп татар язучыларының без белмәгән кызыклы әсәрләре- аздырмы9 Минемчә. * Һаҗәр апа татар язучыларын санга сукмый Моңа кадәр ул безгә й Жюль Вернның Серле утравын укыткан иде. хәзер менә, җәелеп. * төньяк халыклары тормышын өйрәнәбез Андый китапларны дәрес- * тә түгел өйдә дә укып була бит югыйсә Юк. без дәрестә укый- - быз. Ни өчен укытучы үзе ни теләсә шуны укыта торган дәресләр 7 татар теле, татар әдәбияты дәресләре исемен йөртәдер, аңлашыл- ' мый.
Мин Нурулла. Габбас. Кәшиф абыйларның һәм Һаҗәр апаның = җиңел юл белән генә безне белемле итәргә, безгә гыйлем бирергә ~ -тырышуларын аларның безнең киләчәгебез өчен эчләре пошмау, безне санга санамау, үз-үзләрен дә. укытучылык хезмәтен дә яратмаулары дип карыйм Аларның безгә дәрес бирүләрен тилмереп яңгыр көткәндә яварга иренеп шым гына үтеп киткән кысыр болыт белән чагыштырасым килә
Әти район үзәгеннән кичен өйдә ут алгач кына кайтып төште Кыяфәте көне буе ниндидер бик авыр эш башкарып тәмам арыган, йончыган кешенеке кебек булган иде аның Күзләре сүнгән, сул бигендә кашыннан иягенә таба сузылган кылыч ярасының тупас киндерәне хәтерләткән ямьсез җөе дә нигәдер калыная төшкән. шуңа чырае картаебрак киткән шикелле Фәсхи абый турында кайту белән сорармын дип көткән идем әтине, ләкин аның сүлпәнлеген. үз эченә бикләнүен күреп сүз кушарга базмадым Әни дә әтидәге үзгәрешне ул ишектән керү белән күрде
Нигә сөмсерең коелды. Сабир чирләдеңме әллә7 — диде ул. аның йөзенә борчылулы текәлеп
Әти. ялкау гына кул селтәп, авыр көрсенде
Чирләмәдем Тик минем хәлем чирленекеннән яманрак Мәликә
— Нишләп’ Нәрсә булды’
Әти. өстен чишенгәч, өстәл янына үтеп, гимнастерка кесәсеннән дүрткә бөкләнгән кәгазь чыгарды
Мә. кара
Әни кәгазьне кулына алып җәйгәч, мин муенымны сузып аңа күз төшердем Анда әти кулы белән язылган ниндидер гаризаның өске өлешенә кызыл төстәге язма хәрефләр белән Отказать диелгән һәм бөтеркәле имза салынып, число куелган иде
Әни кәгазьгә күз төшерде дә
Кире кагуларын нәрсә белән дәлиллиләр, белдеңме ' диде Әти җавап бирмәде, тутырып миңа карады Аннары әнигә
Кая, юынып алыйм да ашыйк сөйләшергә өлгерербез иртә дән бирле авызыма ризык кергәне юк әле минем. дигәч, бүлмә якка кереп китте
Әни. җиз комганга су салып ләгән янына утырткач, табын әзерли башлады Мин кулларын сүлпән генә юучы әти янына кереп үзеңне көне буе борчыган мәсьәләне тизрәк ачыкларга ашыктым
- Әти Фәсхи абыйны күрмәдеңме син районда’
Юк - дип җавап кайтарды әти. төксе генә итеп Кара әле. улым ул бәндәне оныт син. зинһар Аны бүтән бер чакта да телгә
алма Намуслы, әйбәт кеше булмаган ул. шуны төшен
— Корткыч булган, диләр аны Димәк, бу дөрес сүз’
Әти миңа җавап бирергә өлгермәде, яныбызга әни килде
— Бар. улым кече якка чык әле. ашны мин сиңа шунда состым, шунда ашарсың. Бар. юк-бар сораулар белән алҗытма атаңны арыган ул.
Өлкәннәрнең үз бишләре биш’ Фәсхи абый белән кызыксынуым аларга юк-бар Кара инде әтине. 'Ул бәндәне оныт син. зинһар, бүтән телгә алма» — дип кырт кисте Нинди ярамаган нәрсә эшләгән ул. әйтмәде.
Башта олы яктан бернинди дә тавыш ишетелмәде Аннары, дүрг- биш минут үткәч, әни акрын гына
- Йә. ничек дәлилләгәннәр, сөйлә инде.— диде
— Сәбәпләре көчле аларның. Мәликә, һәм нигезле дә Мин очучы да. танкист та. хәрби белгеч тә түгел, гап-гади кавалерист кына ич Чит телләрне дә белмим Фарсыча бераз сукалыйм сукалавын. әмма фарсы теленең анда кирәге тавыкка тешләр кирәккәне кебек кенәдер. Испаниягә беренче чиратта техникадан хәбәрдар кешеләр җибәрүне хуп күрәләр икән Инде килеп, сәламәтлек мәсьәләсе Үзеңә мәгълүм, миндә ул чамалы
— Ашказаның белән изаланганыңны каян белгәннәр соң алар. Сабир’
Әтинең телен шартлатканы ишетелде.
Алар син тазамы, чирлеме икәнне генә түгел, тугызынчы бабаңның нинди юллардан ниләр эшләп йөргәнен дә беләләр хәзер, җанашым Минем турыда аларга бөтен белешмәләрне Җәгъфәров биргән Фәсхи өчен аңардан яман эләкте үземә Коммунист башың белән нигә сәяси сукырлык күрсәттең, нигә аның сарык тиресе ябынган бүре икәнен күрмәдең, авыл халкы арасында нинди шикле эшләр үткәргәнен ишеткәнсеңдер, һич яшерми сөйлә әле шулерны, дип бәйләнде Бүтәннәр Фәсхине ничек белсәләр, мин дә аны шулай гына белә идем, дигәч, ярсып ук китте Ул троцкийчы Җә- милевегез бер сезнең мәктәпне генә түгел, бөтен районыбызга кара тап булып ятты Январь аенда Союз Прокуратурасының советка каршы троцкийчылар үзәге эше буенча тикшерүе тәмам булу турындагы белдерүен бөтенләй укымагансың, күрәсең Ул үзәк эмиграциядәге сатлык җан Троцкийның тапшыруы буенча 1933 елда Зиновьев. Каменев. Смирнов. Мрачковскии һәм башкалар составында троцкии- чы-зиновьевчылык үзәге белән беррәттән оештырылган һәм аның составында Пятаков Радек. Сокольников һәм Серебряковлар торган Исеңә төшерәм. алар илебез хезмәт ияләреннән барлык казанышларын тартып алуны, фабрика һәм заводларны капиталистларга кайтарып бирүне үзләренә максат итеп куйганнар Алар тарих көпчәген кирегә борырга, колхоз строен бетерергә, авылда хуҗа итеп кулакны куярга, совет крестьяннарын коллыкка төшерергә, аларны кулак изүенә тапшырырга теләгәннәр Сезнең Җәмилевегез шуларның сыбызгысы булган, сез шуны күрмәгәнсез^.— дип дулады Аның өчен Зиннәткә дә шактый нык эләгәчәк Парторгның җаваплылыгы икеләтә бит Ул партоешмадагы һәр кеше өчен җавап бирә Эшләр шулай Мәликә Ә син. нигә сөмсерең коелды, дисең
Кара инде әтине. Испаниягә сугышка барырга уйлаган булган икән ич Радиодан көн саен Испаниядәге хәлләрне йотлыгып тыңлавының сере ачылды хәзер Ә менә Фәсхи абый турындагы сүзләргә һич ышанырлык түгел. Кара, троцкийчылар сыбызгысы булган икән бит ул Алай
Әтинең Испаниягә сугышка барырга омтылуы табигый. Ул коммунист, запастагы кызыл командир. Урта Азиядә озак ир чик буенда хезмәт иткән кеше Шунда басмачыларны бастыруд.» 10
күрсәткән батырлыклары эчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән Әти әни белән дә Урта Азиядә танышкан Мин дә шунда туганмын Ләкин анда үсмәдем Татарстанда әтинең бертуган энесе Моталлап абый гаиләсендә үстем Урта Азияне бөтенләй хәтерләмим -Сине без үз яныбызда асрарга курыктык, ул елларда тынгысыз һәм борчулы хәрби тормышта һич уйламаган нәрсәләр килеп чыга иде ди әни Сөйләүләренә караганда, җиңел булмаган ал арның тормышы Чик буенда көн саен кыл өстендә яшәгәннәр Әтинең битендәге кылыч ярасы эзе — шул тынгысыз көннәр истәлеге Шунысы кызык әти белән әнинең танышуларына да шул яра сәбәпче булган. Ул чакта әни хәрби лазаретта шәфкать туташы булып эшләгән Фельдшер-акушерлык мәктәбен ул мин тугач бетергән Әтиең белән мин талашып таныштым, дип көлә әни хәзер.
Беркөнне кичкырын әни эшләгән лазаретка йөзен, уң күзен генә калдырып, ак чүпрәк белән аннан-моннан ураган яшь кенә командир килеп керә Бу вакыт лазаретта врачлар инде кайтып киткәннәр, анда тик кизү шәфкать туташлары гына калган була Кояшта янып тәненең бөтен ачык урыннары чуенга охшап каралган яшь командир шәфкать туташларыннан ярасын юып бәйләүне үтенә. Әни аның йөзенә уралган чүпрәкне сүткәч куркып китә Яра эшкәртелмәгән, бик нык үлекләп шешкән, ялкынсынып кызарган була
Яралану белән нигә безгә килмәдегез, бу коточкыч хәлгәчә суздыгыз’’ ди әни командирга, ачуланып
Кайчан килсәм дә. барыбер түгелмени’’ Шар сугып йөрмим хезмәттә мин,—дип җавап кайтара аңа егет, бер дә исе китмичә Йә. тизрәк таза марля белән ярамны бәйләгез дә китәм кызылармеецларым көтә мине Документларыгызны күрсәтегез әле. - ди аңа әни
Яшь командир түш кесәсеннән ниндидер кәгазьләр чыгарып өстәлгә сала Әни ал арны алып
— Сез тәмам савыкмый торып моннан беркая да китмисез, ди кистереп
- Кем әйтте аны сезгә'
- Менә мин әйтәм
Яшь командир белән әни шуннан соң шактый әйткәләшәләр. Лазареттагы башка шәфкать туташлары да алар янына җыйнала Командирның темпера турасын үлчиләр 39.7
Сәламәт кешенең температурасы 36.5 Яшәүдән туйсагыз, барыгыз. - ди аңа әни тыныч кына
Яшь командир лазареттан китми, кала Берничә айдан соң әни белән алар өйләнешәләр
Әти сабыр холыклы кеше Аның кемгә дә булса 1аныш күтәргәнен. кем беләндер талашканын (менә өч ел инде алар белән бергә торам) ишеткәнем юк әле Башкалардан нәрсәсе беләндер аерылырга да. мактанырга да яратмый әти Хәтта әнә орденын да зур бәйрәм тантаналарында гына гага Ул уйлаганын беркайчан да эшләми калмый Иң сөймәгәне сүзендә вәгъдәсендә тормаган кеше Үз сүзеңә хуҗа булмау беренче чиратта үз-үзеңн. аннан килеп башкаларны да санга сукмау ул. ди Аңа әле дә күнегеп җитә алмыйм, ничектер әти түгел чит кеше сыман ул Әти минем белән һәрвакыт җитди итеп, үз тиңе белән сөйләшкән ши-келле сөйләшә Әни атай түгел, адымым саен орышып, битәрләп тора, шулай да ул якын, үз Әтигә өлкәннәр белән балалар арасында аерма юк кебек Ул безне >арихтан укыта Кайбер дәресләрендә маныгып китеп, без аңламый торган әллә нинди фәлсәфи нәр< •
ләр сөйләп ташлый Күп белә ул. тик белгәнен һәркем төшенерлек гади тел. гади җөмләләр белән аңлата алмый Сөйләгәне ничектер коры, җансыз чыга.
Әти буйга зур түгел Һәрвакыт пөхтә киенә, йөргәндә гәүдәсен хәрбиләрчә төз тота Вакыты нинди генә кысан чакта да көн дә кырынмый калмый Күзләре уйчан, йөзе кырыс Дулкынланганда сул бите буйлап кашыннан иягенәчә сузылган яра җөе ара-тирә тартышып аның чыраен шактый ямьсезли Миңа Син әтиеңә охшагансың —диләр Мин дә әти кебек үк каратут, әмма холкым аныкы кебек сабыр түгел Тиз кызам, уйлап эш итә белмим, юктан гына кәефем кырыла, үпкәлим Әтиең дә элек синең кебек кызу канлы иде. тормыш сабырлатты Сабирны .— ди әни. Бу аның миңа, тормыш алда сине дә басар, игә китерер, диюе, минемчә.
Әни Оренбург ягында туган Аның әтисе мөгаллим булган Октябрь революциясеннән соң. егерме беренче елгы ачлыкта, миңа бабай тиешле кеше бөтен семьясы белән Ташкентка күчеп барып, шунда төпләнгән Әнинең Үзбәкстанда бер абыйсы, ике сеңлесе бар ди. аларны .минем күргәнем юк. белмим
Әни өчен мин һаман имчәк баласы белән бер Ул минем тагын күпме үсүемне телидер, белмим
Өлкәннәрне аңлавы гомумән кыен Алар үзләре кайчандыр бала булмаган кебек Өлкәннәр бала-чагага күп вакыт үзлекләреннән фикер йөртергә, тормыш четреклеңләрен аңларга, теге яки бу күләмдә җаваплылык сорый торган эшләрне башкарып чыгарга сәләтсез, дип карыйлар шикелле Мин кайчан мөстәкыйльлеккә өйрәнермен, үземдә ничек тормыш тәҗрибәсе туплармын — ул турыда әни уйлыймы икән? Юк. уйламыйдыр юкса һаман да үсә төшүемне көтмәс иде Бер китапта мин. тормыш ялгышлардан тора, кеше ялгышлары аша яшәргә өйрәнә, дигән кызыклы бер фикер укыдым Шуннан соң ялгышасым, ялгышларым аша яшәргә өйрәнәсем, кулларымны әни-әтиләремнең чабуларыннан тизрәк ычкындырасым килә башлады Әни моны аңласа, үсә төшүемне көтүдән туктаса, һәр адымымны тикшереп, күзәтеп торуын ташласа иде Рус язучысы Аркадий Гайдар уналты яшендә полк командиры булган, диләр Димәк, өлкәннәр аны малай чакта ук шәхес итеп таныган, үсә төшүен көтеп тормыйча, иреннәрендә ана сөте кибеп җитмәс борын ук. зур ышаныч белдергәннәр Ул бу ышанычны аклаган Мин үземне яшүсмер Гайдар белән янәшә куярга, зур җа- ваплылыкны шушы яшемнән аның шикелле үз өстемә алырга сәләт- лемен димим уналтыга җитәргә миңа тагын ике ел кирәк әле. әти белән әни мине инде гамьсез сабыйга исәпләүдән туктасалар, үземне чиксез бәхетле санар идем
3
Фәсхи абый кулга алынгач күп тә үтмәде, мәктәп тормышыбызда тагын бер сәер вакыйга күңелгә кара күләгә иңдереп узды Ул да һич уйламаганда булды.
Февраль башында бөтен илебез бөек рус шагыйре Пушкинның дуэльдә патша ялчысы кабахәт Дантес тарафыннан вәхшиләрчә үтерелүенә йөз ел тулуны билгеләп үтте. Шул уңай белән төрле шәһәрләрдә газеталар шагыйрьгә һәйкәлләр куелу, миллионлаган тиражлар белән аның әсәрләре басылу, аңа багышланган кинофильмнар чыгу, театрларда спектакльләр куелу турында яздылар Бу юбилей мәктәпләрне дә читләтеп узмады ал арда бөек шагыйрьгә багышланган кичәләр үткәрелде Иң күңеллесе — дәфтәрләребезнең тышлары Пушкинның портретлары, аның үлемсез шигырьләренә 12
ясалган искиткеч рәсемнәр белән бизәлгән иде Әйбәт зәвыклы, беек шагыйрьне чын-чынлап яраткан кешеләр уйлап чыгарган булгандыр ул дәфтәр тышларын Алардагы рәсемнәр Пушкинны безгә тагын да якынайта, аңа хермәт уята, аны яраттыралар иде Бер тышлыкта сөекле шагыйрьнең сурәте Исәнме таныш түгел яшь буын' — дип сиңа турыдан-туры мөрәҗәгать итә. икенче тышлыкта сыек зәңгәрсу җирлектә шаулы диңгез култыгында үскән сихри 2 имән рәсеме игътибарны үзенә тарта. Бүтән тышлыкларда —
Изге Олег турында җыр-. Һәйкәл Анчар шигырьләре һәм _ аларга ясалган күренешләр Бу шигырьләрне дәреслектән эзләп х торасы да юк. алар һәрвакыт кул астында Аларны туктаусыз күрә- д күрә иң ялкау, иң хәтерсез укучылар да ятлады Аларны ятлау < буенча мәктәптә без ярыш та оештырган идек s
Бер дә бер көнне, һич искәрмәстән, бөтен мәктәптә барлык = укучыларның дәфтәрләрен җыеп алдылар да (өйдә калганнарын > да китерттеләр), иртәгесен аларны тышсыз калдырып, безгә кире “ кайтардылар Анда инде бөек шагыйрь рәсемнәренең дә. әсәрләренә ясалган сурәтләренең дә. әсәрләренең дә эзләре калмаган иде Ни өчен дәфтәрләребез ашыгычлык белән тышсыз калдырылды — безгә аңлатучы булмады Шулай кирәк иде*.— диюдән бүтән җавап ишетмәдек Бу турыда мин өйдә әти белән әнидән сорарга кыймадым. чөнки аларның соравыма тиешенчә җавап бирмәячәкләренә шигем юк иде Укучылар арасында Дәфтәр тышлыкларындагы Пушкин әсәрләренә ясалган күренешләрдә һәм шагыйрьнең портретларындагы буталчык сызыкларда илебезгә, партиягә, бөек юлбашчыбыз Сталинга карата кабахәт сүзләр язылган булган дигән имеш- мимешләр йөрде Моның алаймы, түгелме икәнен без инде теләсәк тә тикшерә алмадык, ул серле рәсемнәр беребездә дә сакланып калмаган иде Ни гаҗәптер, бу сәер вакыйгадан соң таланган дәфтәрләрнең элекке матур тышлыклары озак вакытлар төшемә керен йөдәтте Шул каһәрләнгән дәфтәр тышлары белән бергә мин ниндидер бик кадерле нәрсәмне югалткан сыман булдым
Фәсхи абый турында Сөләй белән әти әйткәннәрдән башка берни дә ишетмәдем Әти нәрсә генә димәсен. Фәсхи абыйны мин дошман итеп тә. корткыч итеп тә, начар кеше итеп тә күз алдыма китерә алмадым Бераздан мәктәбебезгә алгебра һәм геометрия укытырга зур авызлы, черек тешле Нижгар мишәре Җамал ый абый килде Үзе укыткан фәнне биш бармагы кебек белә иде ул Әмма белгәнен белы аң iaia җиткерә алу сәләте чамалы иде шул аның Җамалын абый дәресләрендә бер мин генә түгел, бик күп башка укучылар да Фәсхи абыйны якын итеп. җылы, ярату хисе белән сагынып искә ала идек. Аннары кичләрен Җамалый абый фатиры турыннан үткәндә шыран ярып
Мәвештэ тора кочерга һай ничек туктатырга’
Тон кан ы болгатырга Ай-ли. Җамалый
Зубам сызлый авылымда. Укыту ягын чамалы
— дип җырлый торган булдык Укытучыга җырыбызның ничек тәэсир итүен белмәдек Бу җырыбызда яңа укытучыбызны мыскыллауга караганда Фәсхи абыйны юксыну, аны сагыну хисе өстенлек итә иде Аны кем дә булса аңладымы икән ‘
Икенче бүлек
Баеш Чокырлы авыл советына карый Чокырлы белән Бәеш арасы җиде чакрым Бәеш и ләргә, авыл советына эшләр»* төшкәндә.
аз дигәндә, ярты көн вакытларын югалтырга туры килә Кеше анда бер баруда йомышын башкарып кайтса, юлын уңган саный, шатлана. чөнки еш кына йә совет председателе, йә аның секретаре урыннарында булмыйлар, шуңа күрә авыл советына эше төшкән кешегә Чокырлыга кат-кат барырга туры килә Әтигә еш кына мәктәпкә кагылышлы теге яки бу эшне җирле совет башлыклары белән хәл итәргә кирәк була Бәеш белән Чокырлы арасында телефон элемтәсе юк Кичектергесез эшен тормышка үткәрергә вакыты иркенме, тармы — әти Чокырлыга юл тота Авыл советы үзебездә булмау пычаксыз суя. ди ул үртәлеп Совет председателе Әюп абый Муллинны бәешләр ни өчендер, ул тирестән көрәк булган кеше, диләр Әюп абыйның бер сәер ягына күз йомсаң, башкалардан һич аерылып тормый шикелле үзе Ул озын буйлы, төз гәүдәле, киң яңаклы, эчкәрәк батып торган кысыграк күзле, калын иреннәре алга чөмкәеп торган утыз биш яшьләрдәге кеше Сәерлеге ике як күкрәген дә төрле значоклар белән бизәү Значокларның ниндиләре генә юк аңарда' ПВХО. БГТО. ГТО. ГСО. МОПР осоавиахим. халык исәбен алучы. Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсе. КИМ. Спартак . Динамо җәмгыятьләре, хәтта яшь воро- шиловча атучы значоклары да бар Кайберләре икешәр, өчәр Барысы — иллеләп Якасыннан бил каешына кадәр дүрт-биш рәт тезеп тага Аларны кешеләр күрсен өчен өстендә кожан булса — кожанын, пальто булса — пальтосын тун икән тунын елның теләсә кайсы вакытында да төймәләмичә, җилбәгәй җибәреп йори
Атлар караучы Камали бабай
— Тиле Хәйрулланың варисы безнең рәис Муллин иптәш.— дип көлә аңардан •
Хәйрулла дигәннән, моннан күп еллар элек яшәгән ул акылдан мәхрүм бәндә Аңа солдат хезмәтеннән кайткан һәр авылдашы йә кокардасын, йә ике башлы сәмруг кош сурәтле ялтыравыклы төймәсен, иә тутыккан медален бүләк итә торган булган Кыз-кыркын. күзләре төшеп йөргән егетләренә яр булудан коры калмаска дип адарынып, аңа тамакса. дәвәт. хәтта чулпы тәңкәләрен кыз-ганусыз өзеп биргәннәр Хәйрулла аларның барысын да түшенә ничек туры килсә шулай тагып. Бәештә җанарал • булып йөргән
- Хәйрулла мәрхүм урынына хәзер Әюп. җанараллык — аңарда Әнә ул үзе килә, үрә катып сәламлик аны. җәмәгать.— ди Камали бабай, тирәсендә булган кешеләргә тешсез авызын ерып
Муллин абыйны әти дә өнәми Аның белән ул. кичектергесез эше булмаганда, очрашмаска тырыша Моның сәбәбе, минемчә, авыл советы рәисенең значокларга гашыйклыгына кайтып кала бугай Әти Бәешкә ТБУМ директоры булып килгәч. Әюп абый, аның күкрәгендә Кызыл Байрак орденын күреп, өнсез калган Аннары күпмедер вакыт үткәч, ул әтидән орденын сатуны үтенгән. Әти аңа кырт кисеп, үзендә сатлык орден юклыгын әйткән Шуннан соң Әюп абый әтидән орденын значоклары арасында берничә көн тагып йөрергә биреп торуын үтенгән Шул чакта әти аңа бик кискен сүзләр әйткән Үзе лаек булмаган зур бүләкне тагып йөрүдән нинди тәм табарга уйлагандыр Әюп абый Үзе инде ир уртасы кеше бит. җитмәсә — авыл советы башлыгы Үтерсеннәр, аңламыйм аны
Түшен төрле значоклар белән бизәүдән тыш. Муллин абыйның күңеленә хуш тагын бер сәерлеге бар Ул — салымнарын вакытында түләмәгән кешеләрнең капка түбәләренә яки өй кыекларына чыпта байрак элү Бу ахмаклыкны әти гомумән, күрә алмын Мин чыпта байракны миллионнарның каннары сеңгән азатлыгыбыз б»й- сезлегебез символы — урак-чүкечле һәм йолдызлы изге кызыл байрагыбызны мәсхәрәләү дип карыйм, совет авылы өстендә тик к>, ,мл
байрак кына җилфердәргә тиеш Дегет белән мыскыллау сүзләре язылган иске чыптаны совет кешеләре торагына элү — аны кимсетү, түбәнсетү хурлау, мәсхәрәләү, аңардан оятсызларча көлү ул. ди
Бу турыда әти райкомга да язды Шуннан соң берничә көн ф узгач. Муллин абый, кашын-күзен җимереп, безнең өйгә килде һәм. t бусаганы атлап кергәч, исәнләшеп тә тормастан, тотл ы га-тотлыга 4
- Рәхмәт. Кадыйров иптәш, әйткән сүзеңдә торгансың Мине ф Җәгьфәров иптәшкә әләкләшеп яхшатлы булыйм дидеңме7 Булмый х тор Авыл сәвитсез. сәяси аңгыра Муллинсыз мәктәбеңне римунт- s латып. җылытып кара әле син менә Минем аягыма җыгылмасаң. = Әюп булмасын исемем бел' — дип ярып салды
- Туктале. Муллин, янама миңа Кызма да Чишен әле өстең- = не, утыр иркенләп сөйләшик.— диде аңа әти тыныч кына
— Утырмыйм мин әйтәсемне әйттем инде.
— Үзең әйтү белән г|?нә түгел, мине дә тыңлап бак син, “ иптәш председатель Мин җитәкләгән мәктәп — совет мәктәбе, минем шәхси мәктәбем түгел, шуны онытма Әгәр мәгариф эшенә аяк чаласың икән, башыңнан сыйпамасларын. тиешле җирдә тиешенчә җавап бирәсеңне уйла Бу минем сиңа башта җиде кат үлчә, аннары гына кис. диюем Башкача сиңа председательлек эшен бүтән кешегә тапшырырга туры килмәсен Басып торма, утыр әле. утыр
Әюп абый геләр-теләмәс кенә ишек катындагы диванга утырды Әни кече якта самавыр шылтырата башлады Әти председательнең каршына ук барып басты
— Син. иптәш Муллин СССР Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советының «Авыл советларын акчалата салымнарны. страхование түләүләрен, натуралата тапшыруларны исәпләү һәм түләтү эшләреннән азат итү турында’ шушы елның егерме беренче март карарын укыдыңмы’
— Ул карар турында ишеттем тик укыганым җук әле Ниндирәк карар ул. анык кына белмим аны. Кадыйров иптәш
Әти Әюп абыйның янәшәсенә утырды
Ул карар авыл советларына эшләрен Сталин Конституциясе куйган сәяси, хуҗалык һәм культура бурычларына туры китереп яңартып оештырырга мөмкинлек бирә Массаларның сәяси активлыклары үсү советлардан бу активлыкның башында торуны таләп итә Койрыкта сөйрәлеп баручы массаларны үз артларыннан ияртә белмәүче совет җитәкчеләре Конституция нигезендә сайлаулар вакытында читкә алып ташланачаклар Ул гына да түгел, безнең сайлау системасы сайлаучыларның ышанычларын акламаган депутатларны теләсә кайчан кире чакырып алу хокукын бирә Эшегезне үзгәртеп коруда яңа карарның гаять зур әһәмияте бар. иптәш Муллин Совет эшен сүздә генә түгел, гамәлдә җитди тоста үзгәртеп корырга кирәк, диелгән яңа карарда Гомумән алганда, авыл советларының бүгенге бурычлары халыкның политик, хуҗалык һәм культура тормышын чын-чынлап оештыручылар булуга һәм массаларның үзешчәнлегенә җитәкчелек итүгә кайтып кала
Әтине Әюп абый башын иеп, уңайсызланып тыңлады Ул үзенең безгә җилтерәп килеп керүенә үкенә кебек иде инде Уена ни килсә, шуны башкаручы дуамал түрә түгел, халык хезмәтчесе икән бит ул
Әти сүздән туктагач. Әюп абый кыяр-кыймас кына сорау бирде
Бу карар көченә кергәнме соң инде7
К)к әле Ул быелның беренче июленнән көченә керәчәк Барысын да төшендердең, рәхмәт сиңа иптәш Кадыйров Председатель әтигә күтәрелеп карамады Дулап килеп кергәнем өчен ачуланма инде, надан бит мин. кичер
— Чыпта байракларыңның законга сыймавына тошен син. Әюп Без Боек Октябрь революциясен үз кәче белән көн итүче кешеләрне кыерсыту кимсетү, мыскыллау, мәсхәрәләү өчен ясамадык бит Киресенчә, аларга канатлар үстерү, яңа казанышларга илһам- ландыру. уңышларга дәртләндерү, үз-үзләрен җир кортлары итеп түгел күз күрмәгән, колак ишетмәгән могҗизалар тудырырга сәләтле баһадирлар итеп тойдырырга, аларны кешелек дөньясының якты киләчәге — коммунизмны төзүчеләр итәргә ясадык. Илдә Тө- рексиб салынды. Днепрогэс төзелде. Магнитка торгызылды. ком чүлләре җимеш бакчаларына, мамык игү кырларына әверелдерелә. элекке караңгы, надан, хәерче авылларда колхозлар чәчәк ата. Син исә көннән-көн яктыга омтылучы совет авылы өстенә шакшы чыпта байрак эләсең. Бу сап-сары юкә балы белән мөлдерәмә тулы дәү мичкәгә кара дегет тамызу белән бер түгелме. Муллин?
— Аңладым, бетте. Мин бүтән ул рисвай әләмен элүче түгел. Менә партбилитем белән ант итәм сиңа Кадыйров иптәш, ялгышымны бүлше кабатламам
Әни өстәл хәзерләгәч, әти кунакны көчләп диярлек чәй эчәргә утыртты Мин урамга уйнарга чыгып киттем
Йокыдан яңа торып кына килә идек әле. безгә тыны-өне кабынып күршебез Зада апа атылып килеп керде. Керә керешкә:
— Сабир туганкаем, капкаңа Әюп мәлгунь мәсхәрә әләме элеп киткән, кеше-кара күргәләгәнче алып чөй шуны, зинһар, диде ул инәлеп әтигә.
Әти аны аңламады
— Нинди мәсхәрә әләме?
— Теге дегетле чыпта әләм инде
Әти. өстенә дә киенеп тормыйча, өйдән чыгып китте. Бераздан ул. ачуыннан шартларга җитеп, кулына чыпта байрак тотып әйләнеп керде Аның кашлары җимерелгән, битендәге яра җөе тар- тышып-тартышып куя. куллары калтырый иде.
— Кабахәтлекнең чигеннән ашу бит бу' — диде ул таякка беркетелгән чыпта кисәген идәнгә атып — Чыптага фашист билгесе ясап, астына Бу йортта троцкийчы корткыч Кадыйров яши .— дип тырнаган, подлец Кем эше булыр бу. кем эше?..
— Кем эше дип билгеле силсәвит рәисе эше инде ул. Авылда бүтән кеше элми мәсхәрә әләмен
— Юк. Зада. Муллинның мондый этлек эшләвенә ышанмыйм Өстенә сарык тиресе бөркәнгән яшерен дошман кулы кадаган капкама бу кабахәт нәрсәне Провокация бу. намусымны пычратырга маташу Моны ул подлец ничек кенә астыртын эшләсә дә. кем икәнен белербез барыбер Ертырбыз сволочьның битлеген...
Әтинең сүзләре тормышка ашмады Бөтен авыл активы, коммунистлар. комсомоллар бик нык тикшерсәләр-эзләнсәләр дә, капка түбәбезгә пычрак чыпта кисәген элүче табылмады.
Районга баргач, әти ул мәсхәрә әләме турында райком секретаре Җәгъфәров абыйга да әйткән. Аннан кайткач әти әнигә:
— Солтан янына бүген ник кергәнемә үкенәм,— диде, сукранып— Теге рисвай әләменә язылган кабахәт сүзләр өчен ул үземне гаепләде Имеш. без. Бәеш коммунистлары, барыбыз да сәяси сизгерлегебезне югалтканбыз, халык арасында бүгенге таләпләргә җавап бирерлек эшләмибез Фәсхи Җәмилев ише политик җинаятьчеләрнең иярченнәрен фаш итеп, аларның йөзләрендәге битлекләрен ертып атарга ашыкмыйбыз Хәтта ул шуңа барып җитте: Син. Сабир, үзеңнең троицкийчы да корткыч та түгеллегеңне дәлилләргә. утсыз төтен булмый әйтеменең сиңа карата нигезсезлеген исбат итәргә тиешсең — диде Кемнән-кемнән. мин Җәгъфәровтан андый мәгьнәсезлекне көтмәгән идем
Намусын югалткан ниндидер бер хулиганның сиңа үч итеп эшләгән этлеге өчен җаныңны кыйнама, Сабир, тынычлан, шн- һар Күңелеңнең көрсезлеген Солтан бик яхшы белә Син аның ярсулык белән әйткән сүзләрен авырга алма Ул җитәкче кеше бит нәрсәдер әйтергә тиеш.— дип тынычландырырга тырышты ф аны әни
— Ул кем генә булмасын, минем гаделлегемә, намусымның тап- X сызлыгына шикләнмәскә тиеш иде Ул миңа урынсыз таләп куюы _ белән үзенең дәрәҗәсен төшерде, бичара бер перестраховщик икәнен _ күрсәтте.. =
Урыны чүплек башыннан ары китмәслек шакшы чыпта ки- а сәге әтине йокыдан яздырды. Төннәрен уянганда мин аның гел * йә өстәл артында ияген кулларына терәп уйланып утырганын. _ йә башын иеп идән буйлап ашыкмый гына ишекле-түрле йөренүен = күрә торган булдым
Әтинең чыпта байрактагы фашист билгесенә нинди катнашы 1" бар, нигә аны троцкийчы һәм корткыч дип атаганнар, үз алдыма куйган бу сорауларга мин туктаусыз җавап эзләдем ләкин таба алмадым Дегетле фашист билгесе нәрсәне аңлата. Троцкий кем. ул нинди ярамаган эшләр башында торган, троцкийчы белән корткыч арасында нинди уртаклык бар — болар минем өчен серле табыш-мак иде Газеталарда, радиодан ул чирканыч сүзләр күп кабатлана, әмма аларны җисемләп күзаллап булмый Колхозчыны, эшчене мин теләсә кайчан, төнлә дә. көндез дә күз алдыма китерә алам Алар матди байлыклар тудыра Ә троцкийчылар һәм корткычлар алар- ның эшләренә аяк чалучы, комачаулаучы, әтичә әйткәндә тарих тәгәрмәченә таяк тыгарга маташучылар, күрәсең Чыпта байракка ышансаң, әти коточкыч кеше бит Ул бөтен яңалыкларга, кешеләрнең бүгенге һәм киләчәк бәхетләренә каршы көрәшүче була түгелме? Алай түгел икән, нигә ул үзенең совет властена дошман түгеллеген, намусының пакьлеген дәлилләүдән баш тарта аңламыйм Үсемлекләрнең, тереклек ияләренең эшләре шәп. аларны берберләре белән бутарга һич мөмкин түгел Имәнне берәү дә юкә дими миләш миләш, шомырт һәрвакыт шомырт булып кала, сыерны да кәҗәдән аеруы җиңел әрем дә билчән белән туган түгел инде килеп бүрене төлке белән кем бутый ' Бутамый Бутаса, бу акны кара, диюгә бәрабәр булыр иде Ә кешенең саф наму< лымы астыртын дошманмы икәнлеге маңгаена язылмаган, белә алмыйсың Кем ул минем әти. нигә төннәр йокламыйча борчыла белмим Бәлки әтинең намусы, ул үзе әйткәнчә, бөтенләй үк гапсыз түгелдер. күзәтергә кирәк, ашыкмый күзәтергә
Сулъяк күршебез Ярулла абзыйның хатыны Хәбибә түти белән икебез генә белгән серебез бар Инде дүртенче дистәсен тутырып килгән хатын белән ундүрт яшьлек малайның нинди уртак сере булырга мөмкин, диярсез сез Ашыкмагыз, сөйләгәнне көтеге»
Илебездә укый-яза белм әү челектән арыну өчен эзлекле көрәш бара Әти. беренче бишьеллык башындагы Надан килеш социализм төзеп булмый дигән лозунг искермәде, ул бүген дә көн үзәгендә, бүген дә актуаль әле, ди Авылдагы укый-яза белгән һәр кеше наданлыкка каршы көрәштә катнаша Мәктәптә көндезләрен балалар, кичләрен зурлар укый һәр мәктәп баласы укый-яза белмәүче әти-әнисенә, абыйсына яки апасынамы грамотага өйрәнергә бутыша Безнең өйдә хәреф танымаучы булмагач мин күршеләребез Ярулла
абзый белән Хәбибә түтине укытам Аларның бала-чагалары юк. икәүдән-икәү үзләре генә Колхозчылар түгел, аерым хуҗалык Ярулла абзый — сунарчы Хәбибә түти иреннән узып колхозга ялгызы гына керүне гөнаһ саный. Бу аның үз сүзе. Ир — баш. хатын — муен, ди ул Баш кай якка караса, муенның шул якка борылуы табигый Халыкта тагын ир белән хатынны энә белән җепкә дә охшаталар. Энә кая юнәлсә, җеп аңа иярә Ярулла абзый белән Хәбибә түтигә дә бу туры килә. Хәбибә түти иреннән узып берни дә хәл итми.
Кешеләрне грамотага өйрәтү җиңел нәрсә түгел икәнен үз башыма төшкәч белдем Өлкән яшьтәге шәкертләрем белән тәмам изаландым мин. Көздән бирле азапланам, әмма аларга хәреф таныта алганым юк әле. Ярулла абзый миңа турыдан-туры:
— Мин. сунарчы буларак, нинди генә җәнлек эзен дә күзем төшү белән, моннан фәлән җанвар үткән, дип ялгышусыз әйтә алам, ә укуга булдыклылыгым җук Синең бөтен аңлатканыңны үзең бездән чыгып китү белән онытам, хәтерем тишек. Ирек, үпкәләмә,— ди
Хәбибә түти дә зиһене ягыннан иреннән аз гына да өстен түгел.
— Агачны чыбык чакта бөгәргә кирәк аны. чыбык чакта. Агач булгач, шартлый да сына элекке чыбык Без дә шулай, яшь чакта уку насыйп булмады, хәзер соң инде Син. Ирек үскәнем, азапланма безнең белән.— дип үзләренең булдыксызлыкларына мине инандырырга тырыша.
Аюны да биергә өйрәтәләр Аларның сәләтләре аюныкыннан да түбәндер димим мин
Ярулла абзый хәрефләрне үзенчә истә калдырырга тырыша. А хәрефе аның өчен аркылысына такта кадакланган терәүле телефон баганасы. О — боҗра. Т — түбәле киртә казыгы. Q—койрыклы боҗра. С — яңа туган ай. |. (эл) — кисәү таягы һәм башкалар.
— Аркылысына такта кадакланган терәүле телефон баганасына охшаган хәрефнең исеме ничек әле. Ярулла абзый?
Абзам иңнәрен сикертеп куя да. хәйләкәр елмаеп:
— Үзең беләсең ич аны. нигә миннән сорыйсың. Ирек9 — ди, Хәбибә түтинең җавабы.
— Алла белсен...
— Алла аны күптән белә булыр, мин сезнең белүегезне телим. Хәбибә түти
Юк. белмиләр Әмма белмиләр дип минем аларга кул селтәргә хакым юк Беренче кыенлык алдында ук җебеп төшсәм, нинди пионер булам мин91 Безнең мәктәп коридорында. "Революцион уяулык — хәзер большевикларга бигрәк тә кирәк сыйфат . лозунгысы өстендә Большевиклар ала алмаган крепостьлар юк . дигәне эленгән Аларның икесенең дә асларына И В. Сталин имзасы куелган. Пионер да кечкенә большевик бит Шулай булгач, мин үз өстемә алган бурычны үтәргә — Ярулла абзый белән Хәбибә түтине укырга-язарга өйрәтергә тиешмен Большевиклар ала алмаган ныгытмалар юк. димәк, өйрәтәчәкмен Бер ел. ике ел чиләнермен, максатыма барыбер ирешермен.
Шәкертләремне укырга-язарга тизрәк өйрәтер өчен һәр хәрефкә кич багышларга карар бирдем Беренчесе— А хәрефе Ярулла абзыйдан да. Хәбибә түтидән дә А хәрефенә башланган унбишәр суз таптырам.
Б» хәрефен бүредән башларга мөмкин. Ярулла абзыйның кушаматы бүре бит. ул аны хәтерендә калдыра да калдыра. Бүрек, бөре, бәрәңге. бәлеш...
Җитмәсә, сунарчы агайга яңалиф ошамый Гарәп алфавиты, аныңча. мең өлеш җиңел булган Үзе исә яңалифне танымаган шикелле, га- 18
рәп хәрефләрен дә укый белми Яңалифнең авырлыгы турындагы фикерне ул кемнәндер ишеткән булырга тиеш, әлефне таяктан аера алмаган кешегә башкача ул кайдан килсен’’ Хәбибә түти иренең һәр сүзен җөпләп тора. Аны Ярулла абзыйның кайтавазы дисәң, һич тә арттыру булмас
Бәлки миңа аларны аерым-аерым укытып караргадыр’’ Бәлки бо- . лай бер-берләренә комачаулыйлардыр алар9 Сынап карарга кирәк 2 Дәрестән кайтып ашап-эчкәч. көндәгечә Ярулла абзыйларга кер- ' дем Хуҗа үзе өйдә юк. Хәбибә түти генә өйдә икән Алдан сөйләшенеп _ куйсаң да. болай килеп чыкмас иде Өстемне чишенгәч, сәке читенә s утырып эшкә керештем. a
— Хәбибә түти. ягез. кабатлагыз әле. -А» хәрефенә башланган * нинди сүзләр беләсез9 Сез әйтегез, мин саный барам =
— Санап тормыйк аларны. Ирек үскәнем, бушка вакыт әрәм итү = генә булыр ул Син миңа кулыңдагы гәҗитеңне бир дә. аннан нәрсәне > укырга икәнен күрсәт Көн саен бер үк нәрсә белән баш томалаудан туйдым мин
Әй. Хәбибә түти, сез газетаны түгел, менә бу укый-яза белмәүчеләр өчен чыгарылган дәреслектәге аерым сүзләрне дә кушып укый алмыйсыз ич әле Әйдә әйтегез. «А» хәрефеннән башланган нинди сүзләр беләсез9
— Син миңа гәҗитеңне биреп нәрсәләрне укырга икәнен күрсәт башта, аннары сүзләр таптырырсың
— Мәгез, эре хәрефләр белән язылган сүзләрне укып карагыз алайса
Тутам газетаны сәкегә җәеп, андагы мәкаләләрнең башларын берәм-берәм укый башлады
Минзәләдә чәчүлек орлыклар чистартыла Тракторчыларның йөкләмәләре. Кырга тирес чыгару дәвам итә Норманы арттырып үтиләр Стахановчыларны оныттылар Ютазы районында ашыкмыйлар
Төшемме, өнемме бу? Хәбибә түти аз гына да төртелеп тормый шартлатып укый бит Кичә генә хәреф танымый иде. бер төн эчендә, әйтерсең, алмаштырып куйганнар аны Гаҗәпләнүдән урынымнан сикереп тордым
Хәбибә түти, вак хәрефләр белән язылган менә fiv мәкаләне укып күрсәтегез әле
Беренче май районының Кара Чишмә авылында зурларны укытуда йөреш түбән йөз егерме дүрт укый-яза белмәүченең кырык дүрте ирләр Алар берсе дә укырга йөрми Йә. нәрсә әйтерсең, үскәнем. A хәрефенә сүзләр табыйммы инде хәзер9
Кирәкми Хәбибә түти Әйтегез әле. сез кайчан укырга өйрәнде-
Күптән инде, үскәнем моннан дүрт ел элек үк
Яза да беләсезме9
Яза да беләм
Нигә моңарчы укый-яза белүегезне миңа әи:мәдегез соң сез’ Ярулла абзый да сезнең кебек үк укый да. яза да беләме9
Юк. ул белми Аңа күңелсез булмасын өчен мин дә башымны наданга салырга мәҗбүрмен Ул балаларыбыз юклыкка үтә борлыга Шуның өстенә. наданлыгын да күрсәтеп, түбәнсетәсем килми аны Ул мине үзе кебек үк укый-яза белми дип йөри Ирек үскәнем, минем хәрефләр тануым турында берәүгә дә әйтмик, сер итеп саклыйк Бигрәк га Ярулла абзац белмәсен, белсә, кәефе кырылыр, борчылыр, уңайсыз ланыр Әйбәт, сабый күк эчкерсез, беркатлы кеше ул. аны һич кенә дә борлыкгырасым килми Син. минем укый-яза белүемә карап, безгә кереп йөрүеңне ташлама. Ярулла абзаңны хәреф танырга икәүләп ничек I ә ойрәтербез Өйрәнер, зиһенсез бәндә түгел у i Моннан түбән син бе <
гә көн дә гәҗит алып кереп, онытып чыга торган бул. Аллаһы теләсә. Ярулла абзаңны гыйлемле итәрбез без. итми калмабыз
Менә аңла өлкәннәрне1 Хәбибә түти көздән бирле, иремнеке күк хәтерем минем дә тишек, дип миемне черетте бит. ә үзе әнә ничек укый Аның инде грамоталы булуын белсәм, бөтен игътибарымны Ярулла абзыйга юнәлткән булыр идем Хәзер дә әле соң түгел түгелен тик күпме вакыт җилгә киткән, күпме көннәр зая үткән Карап карыйк, моннан соң Хәбибә түти мин Ярулла абзый белән шөгыльләнгәндә үзен ничек тотар икән’ Әгәр элеккечә үк. бу нинди аваз, дип сораганда, алла белсен. дип утырса, ире алдында фаш итәм мин аны
3
Бәеш авылының уртасында урамның ике ягын тоташтырган бер корылма бар Аны төрле кеше төрлечә атый Берәүләр өчен ул Октябрь капкасы, икенчеләргә Рәхи корылмасы, өченчеләргә Тәмуг капкасы, дүртенчеләргә Сталин капкасы Бу корылма бәйрәмнәрдә бик матурлап ылыслы агач ботаклары, төрле чәчәкләр, кызыл комачка язылган лозунглар белән бизәлә Аны утызынчы еллар башында, авыл комсомоллары төзегән Ул үзенә генә хас җыйнаклыгы, гадилеге, авылның гомуми күренешенә ятышып торуы белән кемне дә ерактан ук җәлеп итә Авыл халкы арасында аның төрлечә аталуының бернинди дә сере юк Октябрь капкасы диелүе уң канатына зур хәрефләр белән ОКТЯБРЬ, сул канатына КАПКАСЫ сүзләре язылуга кайтып кала Рәхи корылмасы диелүе Бәештә колхоз төзүне башлап йөргән, аннары шуның беренче председателе булган кешенең капкага нигез салуыннан килә Тәмуг капкасы исемен аңа кулаклар кушкан Якуп мәзин, динчеләр, кулак иярченнәре Чепи Гайнетдин. Җырык Хәсән. Бөкре Хуҗи-әхмәт. Күпербашы Сәлахиләр өчен тәмуг капкасы ул Алар аның аша йөрмиләр, әйләнечтән юл туры, гөнаһтан читтәрәк булу хәерле, дип капканы ындырлар артына чыгып, әллә кайлардан уратып узалар Аларча. аңа мөртәт комсомол Рәхи нигез салган булгач, баганалары бисмиллалап утыртылмагач, бу капка аша чыгу теге дөньядагы җәннәттән колак кагу санала, күрәсең.
Октябрь капкасы очлары киереп ачылган зур кайчыларны хәтерләткән. сөзәк түбәләр белән бер-берләренә тоташтырылган өч өлештән тора. Урта өлеше киң. биек, читләрендәге ике канаты тар. икесеннән дә атлы арбалар гына үтәрлек.
Капканың уң канаты түбәсе астында пыялалы рамда Ленин портреты. сул канатта шундый ук рамда Сталин портреты урнаштырылган Ленин портреты астындагы тар гына өрлеккә ОКТЯБРЬ. Сталин портреты астындагысына КАПКАСЫ сүзләре кадакланган Шуңа күрә Сталин портреты һәм аның астындагы сүз кайберәүләр өчен капка исеме булып тоела.
Былтырга кадәр Ленин портреты астында ҮКТӘБЕР дип язылган иде Бу сүздәге хаталарны Бәештә колхоз төзүдә катнашкан комсомоллар. ул Рәхи тарафыннан язылган сүз. аны ничек бар шулай саклыйбыз дип төзәттермәгәннәр Узган ел райком секретаре Җәгъфәров абый бер килүендә
— Наданлыгыгызны авылыгызга килгән һәр кешегә фаш итмәгез, зинһар, бу сүзне мөмкин кадәр тизрәк төзәтеп куегыз.— дигән.
Шуннан соң икенче көнне үк әлеге сүз ОКТЯБРЬгә алмашты, иске язуның кирәксез хәрефләрен председательнең дуслары истәлеккә алдылар
_ Капканың дүрт баганасының дүртесенә дә калайдан кисеп кызылга буялган бер үк зурлыктагы йолдызлар кадакланган Уртадагы биек кайчы түбә өстендә кеше биеклек шома колгага зур урак-чүкеч сурәте беркетелгән Әйткәнемчә, капка искиткеч матур, ул үзенә нигез салган 20
кешенең нечкә зәвыклы, тормышка гашыйк кеше булганын берәүдән дә яшерми
Комсомол Рәхине 1932 елн^ң җәендә кулаклар үтергәннәр Авылдашлары аны. уйлаганын эшкә ашырмыйча тынычланмый торган чая егет иде ул дип сагынып искә алалар Аңа багышлап бәет тә чыгарылган булган Ул бәеттә авылда һәр яңалыкның башында торган эшлек- _ ле кешене искәрмәстән югалтуның ачы хәсрәте дә. аның өчен түгелгән 2 кайнар күз яшьләре дә. үтерүчеләргә чиксез нәфрәт тә мәрхүм башла- ' ган эшнең үлемсезлегенә тирән ышаныч та. аның авылдашлары күңе- _ лендә тере булып керсез килеш яшәячәге дә тасвирлана
Быел кыш бик көчле давыл Октябрь капкасының урта өлешендәге = кайчы түбәсен каерып атты Ул инде күптән кыйшайган аз гына җил- * дә дә як-якка атынып утыра иде Түбәнең сыек юка такталарын үз ва- _ кытында калын, нык такталарга алыштырырга берәүнең дә башына « килмәгән, күрәсең Бәлки, җимерелеп төшсен, җимерелгәч төзәтербез > дигәннәрдер Хәзер җимерелгән кайчы түбәне нык материалдан Май u бәйрәменә эшләп өлгертергә җыеналар Шунысы куанычлы, аны бизәүгә без дә кулыбыздан килгәнчә катнашачакбыз Хезмәт дәресләрендә укытучыбыз Кәшиф абый булышлыгы белән без яңа капка түбәсенә беркетеләсе КЕМ ЭШЛӘМИ. ШУЛ АШАМЫЙ дигән лозунгының яр-тышар метр биеклегендәге аерым хәрефләрен ясыйбыз Мин $ хәрефен ясыйм Кем уйлап чыгаргандыр ул елан шикелле бөгәрләнгән сәер хәрефне Инде өч дәрестә этләндем, әмма теләгәнемчә эшли алмадым Йә өске өлеше алга кукрая, йә асты артка бүлтәеп чыга Аңа чучканыкы шикелле килбәтсез койрык та асканнар җитмәсә
Кәшиф абый, безнең эшне җиңеләйтер өчен, лозунгны 'ЭШЛӘМӘГӘН АШАМЫЙ дип кенә яздыртмакчы иде. әмма колхозның председателе һәм авылның башлангыч партоешма секретаре Зиннәт абый аның төзәтмәсен хупламады
- ■ Кем эшләми, шул ашамый* сүзләрен кем әйткәнен беләсеңме син. Кәшиф’ диде ул укытучыга, безнең якка сагаюлы караш ташлап.
— Беләм
— Белсәң, ничек әйтелгән, шулай эшләт, дускай, синең аркада райкомнан шелтә аласым килми
Төптән уйлаганда. эшләмәгЛн— ашамый ' белән кем эшләми, шул ашамый тәгъбирләре арасында бер аерма да юк бит югыйсә, тегеләй дә. болай да бер үк мәгънә, ә ярамый. Кәшиф абыйча түгел, әйтелгәнчә кирәк
Без хезмәт дәресләрендә хәзер кул кушырып утырмыйбыз, һәммә- без дә эш белән мәшгуль, барыбызның да ясыйсы үз хәрефе бар Бер безнең класс кына ясамый хәрефләрне, бишенчеләрдә җиденчеләр дә ясый Соңыннан лозунгны кайчы түбәгә кадаклаганда хәрефләрнең иң Ыспай ясалганнарын сайлап алачаклар Шуңа күрә мин. эшем бушка китмәсен, дип үземә бирелгән хәрефне ясауга бөтен сәләтемне җигәргә тырышам Без әллә никадәр такта әрәм иттек инде. Кәшиф абыйның аңарда гаме юк. Эшләгән эшегез гамәлгә яраса, такталар жәл түгел, эйебит ди
Өченче бүлек
1
Тышта яз Кышның томанлы ачы суыкларында, күз ачкысыз бураннарында өзелеп сагынылган җылы яз
Чалт аяз күктә бар табигатьне, бөтен тереклек ияләрен назлап юмарт кояш көлә Әчкелтем исле коңгырт бөреләре тулып бүрткән, бү-
i. и иртәгә яфрак ярасы тупылларда каргалар мәйханәсе. Мәктәп түбәсендә күгәрченнәр гөрләшә, чәүкәләр чәрелди, якын-тирәдәге ишегал- ларында сузып-сузып әтәчләр кычкыра, дөнья кубарып тавыклар кытаклый, казлар каңгылдаша Урамда бала-чага чыр-чуы
Мин дәрестә утырам Күзләрем —тәрәзәдә, күңелем — әллә кай- •шрда Кипкән балык шикелле какча тәнле Һаҗәр апаның чәрелдек нечкә тавыш белән бәйлекләр турында сөйләве бер колагымнан кереп.
еннән чыга тора Җанлы итеп, кешечә сөйләсә, аны тыңлар да идең, кулындагы таушалып беткән дәфтәренә карап чәрелди. Күңелсез класста утырасым килми.
Һаҗәр апа мине
Кадыйров. туры утыр, тәрәзәдән карга санама, тактага кара.— дип ике тапкыр кисәтте инде.
Алалы-колалы тактага язылган танылыр-танылмас сүзләргә кара- дь ни дә. карамадың ни Тышта яз тантана иткәндә, бар табигать кышкы йокыдан уянып җанланган чакта кемгә хаҗәте бар ул бәйлекләрнең?
Менә яңадан:
Кадыйров. сиңа ничә әйтергә мөмкин?— дигән әче тавышка мин сискәнеп киттем
Тәки сагыз булды' Аңа чәрелдәргә комачауласам бер хәл иде. тын- I ын утырам югыйсә, ничә әйтергә мөмкин, ди Кабатларга читенсенгәч әйтмә соң. бик кирәк миңа бәйлекләрең, бер дә харап
Димәк, җөмләнең иярүче кисәкләрен ияртүче кисәкләргә, шу- ги ук иярчен җөмләләрне баш җөмләгә бәйләү өчен кулланыла торган сүз бәйлек дип аталды Мин сезгә тактадагы Үзе усал, үзе болай бер дә yc.ii түгел кебек шикелле- җөмләсендә «кебек- һәм шикелле» сүзләренең бәйлекләр ролен үтәүләрен әйттем
Шулчак класста Камчатка дип йөртелгән иң арттагы партадан Гайфинең:
Апа. син үзең бәйлекләрнең мөстәкыйль мәгънәләре юк. дип укыдың. Такташ абыйның мисалга алган бу җөмләсендә аларның мәгънәләре бар ич.— дигән сүзләре ишетелде
Барыбыз да Камчаткага борылдык Гайфи. җирән чәчле зур башын бераз сул якка кырын салып, укытучыга текәлгән иде
- Акыл сатма. Бәдретдинов. тик утыр, кебек, шикелле • сүзләрнең бәйлекләрме, түгелме икәннәрен мин беләм Башың яшь әле синең мине буташтырырга, борын астың юеш'— Һаҗәр апа бу сүзләрне ачучы ысылдады — Ә сез. балалар, алдыгызга карагыз!..
— Такташ абый барыбер бәйлекләр итеп кулланмаган аларны бу җөмләдә!
Укытучының ябык чыраена тимгелләр бәреп чыкты, болай да киер. нк« борын яфраклары тагын да киерелә төште, ачулы күзләре кысылды Ул. журналны ачып, кулына ручка алды.
Кулланмаганмы'’ Шуның өчен зур итеп кытый- куям мин сиңа Бәдретдинов!
— Берне генә түгел, бишне куй. апа. Тик тактадагы җөмләдә түпче син әйткәнчә түгел...
Гайфи сүзен бирәме7 Үлсә дә бирми, хаклымы ул. хаксызмы — ба- рыбер үзенекен тукый. Укытучы журналдан башын күтәрде. Ул. Гай- фи! | ашардай булып карап, янап:
Бәдретдинов үскәнем, дәрестән соң класста калырга онытма Ялгызыңа гына аңлатырмын мин сиңа бәйлекләрне, ишетсен колагың.- диде.
Үскәнем дип юхаланма, апа. калмыйм Кыш көне калдырып ли- линке белән кыйнаганың да онытылмый әле..
Болай да җене чыккан укытучыны бу сүзләр чыгырыннан чыгарды Ул кулындагы ручканы өстәлгә бәреп, җил-җил килеп. Камчаткага
юнәлде Гайфигә хәзер эләгәсен уйлап бетен класс сагайды Әмма Җирән ярсыган укытучының үз янына килеп җиткәнен к-кп тормады язылган пружина сыман урыныннан ялт күтәрелде дә парталар • ләп ишеккә йөгерде
Укытучы аның артыннан
Син миннән кача алмассың. Бадретдинов, эләгерсең барыбер’ дип кычкырып калды. Аннары ул өстәле янына кайтып калтыранган кулларына яңадан дәфтәрен алды.
Бәйлекләр үзләреннән алда килгән сүзнең билгеле бер килештә торуын таләп итәләр дидек. .
Яз коне дә укырга мәҗбүр иткән кешеләрнең үзләрен утырг «сы иде хәзер безнең ярым караңгы, кысан, тынчу класста Бер сәгатькә түзсәләр түзәрләр, аннары кайда да булса шылырлар иде ул акыллы башлар Мәктәбебез элекке мәчет бинасында безнең Хәтта өстендә манарасы да киселмәгән, шул килеш Бөтен әйләнәсендә каргалар патшалыгы. Тышта, тупылларда, бер-берләреннән уздырып алар каркылдый. монда Һаҗәр апа чәрелди Җирән дәрестән чыгып китеп шәп итте Әзрәк тоткарланса, нык эләгә иде аңа. Һаҗәр апа чалтыратып чабып җибәрергә дә. кулына ни эләксә, шуның белән орырга да күп сорамас. Күпләргә эләкте инде аңардан Ничек кенә ачуын чыгарсам да миңа моңарчы кагылганы юк әле Әти мәктәп директоры бит. аннан шөлли булыр Әти исә Һаҗәр апаның усаллыгын әллә белми, әллә белмәм* ш кә салыша, аңламассың Класста һәм мәктәптә булган хәлләрне мин« м өйдә сөйләгәнем юк. Сөйләсәм, әләкләү була бит ул
Әти мәктәп директоры булмаса, төкерер идем мин хәзер дәрег i ip I • Пидән иртүк чыгып китәр идем дә кичкә кадәр йөрер ил* м я и ы мг турлыкка хозурланып Әнә Кәрим дәрестә утырудан i \ йса г шәфг *. и > кытында букчасын тәрәзәдән ата да мәктәптән мыштым ы на тая I’ • хәт аның эше. инде атнага якын мәктәпкә эз дә басканы ю i и< ■ б( ләп бергә кырда сабан сөрүдә ди
Ул
Безнең әти. мин |<*мерем буена әлифне таяк дин бслмәдг м аңа карап маңгаема мөгез чыкмады, мәктәптә дин сабагы укытсалар, д • ресләреңне бер көн дә калдыртмас идем, анда карга әйтә кар кар чәүкә әй тә чәр-чәр-ләрне генә укыткач, сабакка йөрүеңне үз иркеңә куям. ДИ, ДИП КӨЛӘ
Шундый булса икән әтиең1 Мәктәпкә Һаҗәр апаның чәрелдек танышын ишетмәс өчен генә дә аяк басмаслык би1
Әни көн саен миңа-
Улым, син барлык укучыларга үрнәк булырга гиеш, дип г\- кын тора
Минем аркада әтинең йөзенә кызыллык килмәсен диюе бу аның
Башта. Баешкә килгәч тә. күрдем мин күрмәгәнемне* Малаиллр мине кайда очратсалар да тотып сукмыйлар иде Аларга көн б< гг< ни минем аша бөтен нәрсәне - - кемнең НИШЛӘВен белеп торачак, имеш Тик авызым-борыным җимерелгәндә дә. күз гәпләрем алабуга күмәче төсенә кереп күгәргән чакта да өйдә, мине малайлар кыерсыталар дип шыңшыганым булмады Шактый вакыттан соң гына Бәеш малайлары мине үз итә башладылар
Партадашым Миләүшә янтыгыма җиңелмә генә төрткәч, аңа 6 > рылдым Ул миңа бер кәгазь кисәге тоттырды Анда «Ирек б< i Гайфи белән дәресләр беткәч Чүлмәк тауга барырга сөйләштек Син дә барасынмы? Соләи . дин язылган иде
Барам, әлбәттә Артыма борылып Сөләйгә баш какчым.
Чүлмәк тау Баешта иң матур җир. Ялын-җәсн иш • >-«р- ♦. л ыр кичләрен анда уенга җыйналалар Кичкә кадәр Чүлмәк г л i 1
рамакта Без аның өстен ә яссы нлк ташлардан мич «► “ >чак м. •• *
итәгендә шар сугабыз, кыекбаш сикертәбез папайинчылар яки испан- лылар булып уйныйбыз Испаниядә сугыш бара бит Без — республикачылар Чүлмәк тауга үзебез ташып өйгән ташлар фашистлар На пасаран' — дип кычкыра-кычкыра тетмәләрен тетәбез ул ташларның Уеныбызда һәрвакыт республикачылар җиңә Бу безнең барыбызны да канәгатьләндерә Фашист фашист бит инде ул Әнә Штурмовик язмалары д111->н китапта «парның г< рманиядә ничек хөкүмәт башына килүләре язылган Укыганда аркадан салкын тараканнар өзлексез чабышып узалар кебек Үтерү KbiHH.iv яндыру мәсхәрәләү интектерү — алар эше Шуңа күрә бер генә малайныг: да безнең уенда фашист буласы килми
Картлар Чүлмәк тауны, ул Алып батырдан калган, диләр Борын заманда Алып батыр авыл читендәге Каршы тауга утырып чабаталарына җыелган туфракны каккан, шуннан тип-тигез җирдә шушы түп- Түгәрәк тау өелеп калган, имеш
Чүлмәк тау биек тә. зур да түгел Ул тарих китапларындагы борынгы курган рәсемнәрен.1 охш.н ан үзенә бер төр калкулык Аны тәүге кат күрүчене иң элек формасы җәлеп итә Ерактан ул иләмсез зур бәлешне хәтерләтә Әйләнә-тирәсе шәрә түгел Бер ягында Каршы тауның иң биек һәм текә урыны Кызылъяр калкып тора, икенче ягында өстәл өсте кебек тигез кыр җәелеп ята Кызылъяр белән Чүлмәк тау арасыннан ярыйсы ук МУТ сулы Чуал ага Чуал буендагы тал куаклары күләгәсендә с и наларының кызыл балчыгы ут кызуында эреп пыялаланган известь яндыру базлары
Уйларым чүлмәк тауда йөри дәрестә гамем юк Күз алдымда кояшка карап чекерәешеп утырган сап-сары тузганак чәчәкләре арасында яссы вак ташлардан өелгән кечкенә мич эчендә дөрләп янган учак гәүдәләнә Мичнең утта кызган ташлары мылтык аткандагы шикелле ара-тирә колакны ярып шарт-шорт киләләр Тау буенда сарыклар утлап йөри Зәңгәр биеклектә очынып-очынып тургай сайрый Басу ягыннан трактор гөрелтесе ишетелә Чү. нигә соң ул чаң тавышына охшаган әле9
- Чаң-чоң! Чаң чоң!.. Чаң чоң?..
Чыннан да, бу чаң тавышы ич! Аны шулай ашыгып нигә кызу-кы зу кагалар, ни булды икән?
Бөтен классыбыз белән урыннарыбыздан кубып тәрәзәгә ябырылдык Һаҗәр апа да кинәт ишетелә башлаган бу хәвефле тавышка аптырады бугай, безне тәртипкә чакырмады. Мәктәп тирәсендәге тупылдар өстендә кара болыт булып, бик яман каркылдашып, каргалар әйләнә башлады, кайдадыр эт уларга тотынды.
Урамнан:
— Пужар? Пужар'... дип сөрән салган хатын-кыз авазы ишетелде
— Мәктәпкә ут капкан!— диде кемдер, коты алынып.
Бер беребезне этешә төртешә ишеккә ташландык. Ашыкканда тиз генә үтеп буламы аннан, араннан кабаланып дәррәү чыгарга ташланган сарыклар шикелле, ишектә бөялештек. Елау, сыктау, кычкырыш кит те. тоташ тыгыз төркем булып көчкә коридорга үттек. Андагы ярым ка раңгыда мин кемнәргәдер бәрелә сугыла атылып тышка чыктым. Мәк тәпкә берни булмаган, аңа ут капмаган иде. Кешеләр урам буйлап кайсы чиләк, кайсы көрәк, кайсы балта, кайсы багор тотып, түбән очка таба йөгерәләр. Әнә салам түбәле өйләр, карсак каралтылар, бөреләре бүртеп килгән шәрә агачлар артында күккә бүселеп-бүселеп кара төтен күтәрелгәне күренә. Бер төркем малай шул якка элдергәч, дәрестән та ярга сәбәп чыгуга шатланып, мин дә аларга иярдем. Алда кызык була чак иде ич. Янгынның зур каза, коточкыч афәт икәнен уйламадым да.
Авылны икегә бүлеп аккан инеш өстенә салынган тар гына күпер төбендә акырып елаган имчәк баласын күкрәгенә кыскан бер хатын:
— Ярабби, кемнәр генә яна икән, кемнәр?.. - дип үрсәләнде.
Иңенә озын баскыч күтәргән бер агай йөгергән шәпкә аңа:
— Кайнар Гыйльмуллалар бугай. - дип узды.
— Балалары ишле ие, чыга алмаганнардыр, янып харап булгандыр инде мескенкәйләрем...
Кәримнәр яна. димәк. Кәримнең сеңелләре, чыннан да, янып харап _ булдылар микәнни? 2
Күз алдыма ут эчендә калган нәни кызчыклар килде. Әнә алар кул- * ларын алга сузып, инәлеп ярдәм сорыйлар, өсләрендәге күлмәкләрен, _ тузгыган чәчләрен ялкын чорнаган... Күңелемне курку алды, сулышым s кысыла, тыным җитми башлады, аякларым атламас булды. Янгын 2 тирәсенә ашыгучы кешеләр мине берәм берәм узып киттеләр.
Мин барып җиткәндә Кәримнәрнең бөтен каралты куралары ут s эчендә иде. Өйләре исән, аңа ут үрләмәгән иде әле. Халык җан фәрман = килеп янгын сүндерә. Өсләрендә исәнсез хисапсыз очкыннарга уралып > кара төтен биегән галәмәт хәтәр ялкын телләренә берәүләр су сибә, ~ берәүләр көрәк белән туфрак ата Унлап ир озын багорлар белән ут эчендәге мунчаны җимерәләр. Ялкын чорнаган каралтыларга якын барырлык түгел, эсседән тән куырыла, сулыш каплана. Тавыш, шау- шу, утка сибелгән су чыжлавы, котырынган янгын гүелтесе барсы бергә буталып, сине чынбарлыкта түгел, ниндидер хыялый мөхиттә итеп сиземләтә. Ботен кеше каударлана, ашыга, кабалана. Бердәнбер насос, ут үрләмәсен өчен, Кәримнәрнең өй түбәләрен, алар күршесендәге исән каралтыларны юешли Кәримнең әнист Маһитап апа урамга ташылган кием салымнары, йорт җиһазлары янында янгыннан куркып елашкан кызчыкларын юатып тора.Кызчыкларыныңбишесе дә аның янында. Аларны күргәч, күпер төбендә очраган апа юкка борчылган, Кәрим нең сеңелләре бар да исәннәр, дип шатландым мин.
Көн тыныч, салам селкенерлек тә җил юк. Ләкин янгын барыбер котырыпмы котыра. Монда җыйналган кешеләр берсе дә янгынның үзеннән-үзе сүнгәнен кул кушырып көтмиләр, ничек булдыра алалар, аны шулай авызлыкларга, басарга тырышалар. Мин дә башта аяк ас тымнан такта кисәге күтәреп, аның белән утка туфрак аттым, багорлар белән ялкын эченнән тартып чыгарып кемнәрдер сүндергән кисәүләрне уттан ераккарак ташыштым. Маңгаемнан күзләремне ачыттырып тир акты, төтенгә карлыгып өзлексез ютәлләдем.
Бервакыт колак төбемдә әнинең
Бу кадәр әтиең сыңары булырсың икән, тыкшынмаган җирең юк. Кайчан килеп өлгердең әле монда, әллә сабагыңа да бармадың мы? — дип сукрануы ишетелде.
- Бардым, әни. Чаң сугып, урамда «пожар, пожар», дип кычкыра башлагач, чыгып йөгердек без мәктәптән.
Янгынны синнән башка да сүндерерләр, улым. Бар кайт хәзер үк өйгә, яхшылап юын, карарлыгың калмаган.
Күр инде, монда берәүгә беркем сүз әйтми, ә мине әни куа. Нинди кеше ул? Аңа минем монда булуым да. моннан китүем дә барыбер түгелме икәнни?
— Син кайтасыңмы соң?
Миндә эшең булмасын, син каш' Ишеттеңме әйткәнне?
Ишетмәгән кая! Ләкин син әйтә дип китмим мин моннан. Хәзер менә ындыр ягына керәм дә, күрмисең син мине аннары
Әни сүзенә буйсынган булып үзебезнең якка таба бераз атлагач, артыма борылып карадым. Әни калган урынында күренмәде, каядыр киткән иде инде
Шулчак урамнан бер төркем җайдаклар чабып килгәне күренде. Авылдагы янгынны күреп, кырдан кайтучы сабанчылар иде алар. Ян гын сүндерергә ашыгып, атларының мичәү баулы камытларын да сал дырмаганнар. Гыйльмулла абзый иң алдан чаба. Кәрим — аның артын
. . Бары- ы егермеләп кеше. Атлары ак күбеккә баткан.Тыжлап сулый лар.
Гыйльмулла абзый йорты турына җитәрәк:
V IHBI кем салган, белүче бармы? Хәзер шәһит җибәрәм мин ул мөртәтне, кем ул?!.— дип кычкырды.
Сөләйнең әтисе Лотфулла абзый янгын сүндерүчеләр арасыннан килеп чыгып аның башына бер чиләк су койгач кына. ул. йолкынудан Т\ ктап. лап итеп җиргә утырды да. корәктәй куллары белән йөзен кап лап. тавышсыз гына үкси башлады.
— Кайгырма, кордаш, өең исән, шөкер. Янган каралтыларыңны бөтен колхоз бер булып печәнгә төшкәнче төзеп бирербез, ходай кушса. Син аерым хуҗалык түгел, колхозчы бит. Сиңа килгән каза бөтен колхозга килгән каза, беләсең килсә. — дип юатты аны Лотфулла абзый.
Шунда хәтеремдә икенчеме, өченчеме класста укыганда дәрестә үтелгән кечкенә генә бер гыйбрәтле хикәя яңарды. Күзгә төртсәң кү I ■ имәслек көзге караңгы тон. Бер агай колхозның икмәк амбарлары янында каравылда тора. Таң алдыннан авылда: «Янгын, янгын!» — я <п кычкыра башлыйлар. Каравалчы агай тавыш килгән якка карый. я<ың өе яна. Ләкин ул саклаган амбарларын ташлап өенә капкан утны сүндерергә чапмый, урынында кала. Кулаклар ул амбарлар яныннан китсен өчен аның өенә утны юри төрткән булалар. Алар, каравылчы киткәч, колхоз икмәген көл итәргә ниятлиләр, әмма теләкләренә ирешә алмыйлар. Каравылчыга колхоз җәмәгать милкен үз милкеннән өстен күргәне өчен шыңгырдап торган өр-яңа өй салып бирә. Лотфулла абзый дөрес әйтә. колхозчылар ташламыйлар бәлагә тарыган иптәшләрен. Алар бер гаилә кешеләре.
Артымда бер агайның:
Ялкыны, сабый «өф» итсә, сүнә торган салам очы кадәр генә бер шырпы нинди көчкә ия, хәерсез! Ваемсыз сызылган шундый шырпы 1 н үрл.-.гән гарасат бит менә бу.— дип сөйләнүе уйларымны бүлде. Шул мәлдә үк әнинең миңа таба килгәнен күреп, тагын битәрләү ишет м ;»с өчен, тизрәк өйгә чаптым. Мин киткәндә янгын инде көчсезләнә, ялкын телләре отыры юашлана бара иде.
Миләүшә Корымнан арына алмавыма үртәлүдән җен ачуларым чыкканда эч пошырып ул йөри
- Хәерче хезмәтчесе булырга кем кушты сиңа7 Мәктәпкә барып кайтырга юлны оныткандыр дип белдеңме әллә мине’
— Мин ни.
— Ними тор' Үзеңне бүтән минем кәләш дип үртәмәсләр дигәнсең. ..
Миләүшә дәшмәде Мин тагарак өстеннән башымны күтәрдем Күсе койрыгы шикелле нечкә генә толым очын чәнчә бармагына урап, зур коңгырт күзләрен челт-челт йомып, иреннәрен турсайтып басып тора Үпкәләгән, чак еламый Үпкәләсә соң! Минем тирәмнән читт-«- рәк йөрер Кем чакырган аны монда, кем аңа портфельне алып кайтырга кушкан’ Класста бер парта артында утырып та туйган инде мин аңардан Үпкәләсен, безне кабат кияү белән кәләш дип мыскылламаслар хет
Тагарактагы пычранган суны түгеп, аңа коедан яңа су алдым
— Бир чиләгеңне, салып торыйм
һәй әрсез дә соң бу кызлар халкы' Күр. тупас сүзләрем, • < ләй ишетмәгән булып кылана Укам коелмас, салсын соң
Мә. аз-азлап кына кой
— Өйрәтмә, беләм
Кара син аны хәчтерүшне, дулап тәртә сындырырга җыенган кы-рыкмышмыни. сыртын кабартып маташкан була, егылып үләро н' Әйдә, кәләш, кой аз-азлап.— дип юынырга әзерләнеп тагарак өстенә башымны идем Миләүшә шуны гына көткән икән чиләктә-. суны башыма каплады да
Кабат үртәмәссең менә'— дип, буш чиләкне җиргә утыртып капкага атылды
Миләүшәләр - безнең күршеләр Аның әнисе Зада апа мәктәп гә җыештыручы булып эшли, әтисе Хәйрүш абзый — көтүче Әти-әните нә минем кебек үк бердәнбер бала Миләүшә Кайчан керсә дә. әни тир-» сендә бөтерелә Төрле авырулар, аларны ничек дәвалау, дарулар турында сораша Үскәч әни кебек фельдшер буласы, имеш Көләргә к< ш< генә юк Теле бар ярый, юкса карга азыгы гына булырлык. Ябык, чандыр, буе минем иңөстеннән генә Физкультура дәресләрендә сафка г< - зелгәндә иң артка ул баса Лилипутлар фельдшеры булса гына инд» Үзе болай тырыш, бер генә фәннән дә кытый алганы юк Өйләренә ■ бөтен эшләрен эшли идәннәрен дә юа. сыерларын да сава, мичләренә дә яга. аш та пешерә, кер дә уа Әтисе аңа Кызым, син ут борчасы » ди Дөрес тә. борча шул. Кеше башына кеше салкын су коямы
Мин юынып өйгә кергәндә әни кайткан иде инде Өстемне тлмаш кач. ул миңа кечкенә генә кәгазь төргәге тоттырды
Менә бу даруны Һаҗәр апаңа илтеп кайт әле. улым Зада апаң: Янгын чыккач. Һаҗәрнең коты калмады, башым чатный, үләм дип өенә көчкә өстерәлеп кайтып китте, ди Илтеп бир дарулар >ч ■ аруланыр, хәлен бераздан барып үзем дә белермен, шулай диярс» н Авыртмаган башка тимер таяк бит инде бу Мәктәптә дә туйган мин аңардан, бармыйм
Әнә Миләүшә генә илтсен, ул синнән авыруларны да өйрәнә, үс кәч фельдшер да буласы. Хәзер кереп әйтәм аңа
- Син бар. мин сиңа кушам, улым
Минем әни үзенекен итми каламы’ Калыр көт! Сүзен сүз итмәс минем әни булмый ул Әйттеме - закон Ошыймы сиңа ул әйткән, ош мыймы. үтә Холкы тимер аның Авыргач медпунктка килми ■ үзен имче карчыклардан дәвалатучы кешене белсә, бөтен авылга данын чыгара Аны. заманнан, совет медицинасыннан көләсеңме, тизрәк аяк < у засың килдеме, -кеше иң кыйммәтле капитал ■, ди иптәш Сталин у ■ бәяңне төшерергә сиңа кем хокук бирде, дип дер селкетә
Мин үземнекен сукаладым
— Дәваламасаң да чурт та булмый Һаҗәр апага Күрерсең менә
— Үзеңнән өлкән кешегә, укытучыңа карата шундый тупас, дорфа сүзләр әйтергә ничек телең әйләнә, ничек оялмыйсың' Ярабби, кемгә охшап туң йөрәкле булып үсәсең син’’ Йөгер хәзер үк Кара аны. бер аягың анда, икенчесе монда булсын, тиз йөр'
Киреләнүем файда бирмәде, киттем
Һаҗәр апа мәктәптән ерак түгел бер өйдә ялгызы гына яши Ул кыз кеше әле. яше егермедән аз гына артыктыр Чыгышы Чаллы ягыннан диләр Алабуга педагогия техникумын бетергән Кыш көне әнисе белән тордылар, язга чыккач әнисе китте Күптән түгел Зада апа безгә кергәч әнигә, тыныша алмадылар аналы-кызлы Һаҗәрнең холкы ташка үлчим бит, теге дә тегеләй түгел, бу да болай түгел аңа. карчыкның үзәгенә үткән, җелегенә төшкән, шуңа түзмәде Маһитап апа. авылына олы улы янына кайтып китте бичара, дип сөйләгән иде.
Мин барганда Һаҗәр апа башына сөлге урап урын өстендә ухылдап ята иде Өе җыештырылмаган, идәне тулы чүп. өстәленә җәелгән ашъяулыгы кыйшаеп идәнгә кадәр асылынып төшкән Аның өстендә дәфтәрләр. китаплар, төрле кәгазьләр чәчелеп ята. Шунда ук юылмаган та- бак-савыт. кашыклар, чынаяклар һәм инде күптән тимгелле яшел төскә кергән җиз самавыр Тәрәзә төпләрендә, өстәлдәге дәфтәрләр, китаплар арасында төрле зурлыктагы каткан ипи кисәкләре Ишек төбендәге эскәмиядә ничек туры килсә шулай ташланган киемнәр аунап ята.
Ишектән кереп өй эчен күзәтеп чыккач мин
— Менә сезгә дарулар китердем, апа. Бераздан яныгызга әни үзе киләсе.— дидем
Һаҗәр апа күзләрен усал ялтыратып урыныннан калыкты
— Мин биргән агуны Һаҗәр җүләр эчәр, дидеме әниең? Дөмектер- мәкче булдымы' Юк. үлмим әле мин. яшим, бөтенесенә ачу итеп яшим Әйт әниеңә, агуы да. килүе дә кирәкми миңа аның!
Күзләрем шар булды Акылындамы ул?
— Агу түгел, дару китердем мин сезгә, апа
— Беләм мин әниеңнең даруын. Җүнле дару бирәме ул миңа 'Әтиең дә миннән ничек котылырга белми йөри, син дә аның сүзе белән миңа бүрегә карагандай карыйсың Бар, чыгып кит өемнән Берегезнең дә эзегез булмасын монда!
Әнигә, әтигә карата әйткән хаксыз сүзләре йөрәгемә кадалды. Әни аңа чын күңеленнән яхшылык эшләргә тели ә ул. күрсәтәм мин аңа хәзер'
Кулымдагы кәгазь төргәген тиз генә сүтеп, андагы ап-ак төймәләрнең берсен авызыма кабып чәйни башладым
— Карагыз, апа. агу булса мин үләрмен Бөтенесен ашап бетерсәм дә миңа чурт та булмый Сезне агуларга түгел, терелтергә, хәлегезне җиңеләйтергә бирде бу даруларны әни Менә — Мин авызыма тагын бер төймә каптым
Шуннан соң Һаҗәр апа урыныннан төшеп, йөгереп яныма килде дә кулымдагы төргәкне тартып алды Аның бөтен тәне туңган кешенеке кебек калтырый иде
— Ирек үскәнем ышандым кабат ашама даруыңны Рәхмәт әйт Мәликә апага Көйрәклегем белән әллә нәрсәләр әйтеп ташладым гафу ит Яхшы кеше синең әниең, әтиең дә әйбәт кеше Мә су эч тизрәк, су.— дип өтәләнде ул
Авызымда әрем әчесе иде. мин Һаҗәр апага бер сүз дә әйтмәдем. башымны иеп ишеккә борылдым
Ул юлыма аркылы төште
— Әтиең белән әниеңә минем сүзләремне әйтмә, зинһар Менә кара, мин дә ашыйм әниең биргән даруны Йә. күрдеңме9
Мин дәшмәдем
— Укырга кызыклы китап биримме9 Нинди китаплар яратасың син9 Әнә теләгән китабыңны актарып ал. башка вакытта да кер. тартынма
Минем йоткан дару ачысыннан күңелем болгана башлаган иде. ф кайтырга ашыктым
— Рәхмәт, безнең үзебездә дә китаплар җитәрлек §
— Ихтыярың. ф
— Әни килсенме9 =
— Рәхмәт, кирәкми, мин савыктым инде. *
— Хушыгыз алайса Тыныч булыгыз, апа.мин сездән берни =
ишетмәдем *
Һаҗәр апа мине иңемнән кочып капкага кадәр озата чыкты s Аның йөзе уйчан, сагышлы иде Кызганыч, бик кызганыч булып г тоелды ул миңа Бераз киткәч, артыма борылып мин аңа кул * болгадым
Без авыл уртасында урамнан ярыйсы ук эчкә кертеп яны белән салынган алты почмаклы өйдә торабыз Аны Исмай бай салдырган булган Байны Бәештә колхоз төзелгәч, бөтен семьясы белән читкә сөргәннәр Хәзер алар Ижаудәме. Соликамскидамы. ди Өебез тирәсендә рәшәткә койма белән әйләндереп алынган түрбакча бар Анда канәфер аю баланы, чия. миләш куаклары һәм өч төп алмагач үсә Ихатада калай түбәле зур таш амбар, берничә торык лапас, ак мунча, кое. Анда тагын бүтән каралтылар да булган, аларны колхоз кирәгенә сүтеп алганнар
Берьяк күршебездә Ярулла абзыйлар, икенчесендә — Миләүшәләр Миләүшәнең әнисе Зада апаның безгә керми калган көне юк. Юк йомышын бар итеп, кайчан теләсә шул вакыт килә дә керә Бүген дә керде
— Бик тә борчылып, сиңа эчемне бушатып чыгарга кердем әле. Мәликә,— диде ул әнигә, ишекне ачып бусаганы атлау белән — Менә бу өйнең элекке хуҗасы Исмай кулак чит җирләрдә бик җамансы. туган җакларны бик сагындым Каршы тауны Кызыл- җарны. Чуалны көн дә төшемдә күрәм. авылдашлар рөхсәт итсә. Баешкә кайтып, тамак хакына чучка көтәргә дә разый мин хәзер, дип әйтә икән дип. Чәкән Мәдинәсе сүләп торды Эчләрем жу итеп китте шуны ишеткәч, котларым алынды. Мәликә җаным Кайтарма- салар гына җарарые шуны дим
— Бик явыз бәндә идемени соң ул Исмай бай9 —диде аңа әни Әйдә түргә уз әле. Аяк өсте торма, утыр
Зада апа ишек төбендә торган агач диванга калгыды
— Җавыз гына түгел карун җырткычые ул. Мәликә Безнең ише җарлы-җабаганың сәламен дә алмыйдырые Рбәлүсиядән суң аклар җагында җөргән Хафиз исемле әфисәр улы барые аның Алма агачыннан җырак төшми бит. шул Хафиз мур кырган сәнәкчеләр фетнәсен башлап җөрүчеләрнең берсе булган, диделәр ул чакта Әллә никадәр гөнаһсыз адәмнәрнең каннарын койды шул имансыз мәлгунь Минсорур исемле мөгаллимә барые авылда Бикләр дә уңган, балаларга илгәзәк олыларга ачык җөзлие мәрхүмә Шуны Хафиз, сәнәкчеләр фетнәсе иң котырган чорда, син камун дип. кышкы зәмһәрир суыкта анадан тума шәрә калдырып урамда өстен.» су сибә-сибә бозга катырып үтерде Фетнә бастырылгач үзе аннары бер җыллап урманда качып җатты Хатын-кыз җиләгенәдер, чикләвегенәдер бара алмады, көпә-көндез кычкыртып
тэлыйдырые Ахырда барыбер тоттылар Авылда күргәзмә сут җа- сап Каршы тау буена алып чыгып аттылар аннары Бер кызганучы булмады зобаныйны. күптән Газраил сагалыйдырые инде аны. кирәген алды, диделәр Исмай бай. улы дөмектерелгәч. шашарга җитте Жегерме беренче җылгы ачлыкта үзе бал-май эчендә җөзде. авылда ачтан шешенеп әҗәл белән тартышкан сабыйларга кызганып бер сынык икмәк бирмәде Жәрдәм сорап килгән кешене этеннән талат- тырадырые Чуалдагы хәзерге калхуз тегермәне элек шуныкые Ачтан интеккән кешеләр анда имән чикләвеге, агач каерысы, алабута шикелле нәрсәләр тарттырырга төшкәндә Жөрмәгез монда сару кайнатып, сезнең шакшыгыз белән тегермән ташын пычратыр хәлем җук сыпыртыгыз моннан, ачәрвахлар диядерме Жан һич эрерлек түгел ул карунга Күп. бик күп канны эчте Кайтармасалар гына җарарые шуны, дип борчылып кердем сезгә. Мәликә җаным
— Кайтса да тора алмый ул монда хәзер. Зада Сабир әнә. тарих тәгәрмәче кирегә әйләнми, үткәннәргә юл ябык. ди.
Зада апа диваннан торды
— Шулай гына булсын инде кана Тормышыбыз мактап бетергесез бит хәзер Бай да. җарлы да җук — бөтен кеше тигез Калхуз эшләгәнеңә түли, берәүне дә кыерсытмый Без Хәйрүш белән куанып бетә алмыйбыз шуңа Калхуз чыккач, кеше рәтенә кердек
Зада апа. Исмай байны онытып, ире Хәйрүш абзый турында сөйләргә кереште Кайчан керсә дә. гел мактый ул аны Хәйрүш абзый бик шәп курайчы Ул курай тартканда дөньямны онытам мин Төрле үләннәр, чәчәкләр, бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр турында сөили башласа да авызына карата Бик яратам мин аны
Зада апа иреннән шактый яшь. әмма аның Хәйрүш абзыйны картым дигәнен беркайчан да ишетмисең. Киресенчә, ире аны карчыгым дип йөртә Зада апа Хәйрүш абзый янында әле кызлар кебек Буйга да ул Миләүшәсеннән аз гына калку Тик бераз юанрак кына Сөйли башласа, аны туктар димә Авылдагы нинди генә яңалыкны да беренче ул ишетә, ул тарата.
Минем карчык барда радиоң бер якта торсын.— дип көлә аңардан Хәйрүш абзый
Зада апа моңа үпкәләми
- И-и-и. Хәирүшкәем. әйттең сүз син дә. радио җырлый, ә мин җырламыйм бит. җырламыйм.— дип аклана
Бик тату яши алар Миләүшәдән бүтән балалары булмаган Миләүшә белән без дәресләребезне еш кына бергә әзерлибез Йә мин аларга керәм. йә Миләүшә безгә керә. Күбрәк ул керә. Әнигә аның су китерткәне юк Ишегалдыбызда кое булса да. суны ул безгә чишмәдән алып кайта.
- Чиләкләрегез бик матур сезнең. Мәликә апа Яратам шулар белән суга барырга Чишмә юлында бөтен кешенең күзе гел алар- да була, рас менә,— дип ялагайлана ул әнигә
Зада апа безгә көтмәгәндә килеп кергән кебек, сүз уңаенда сөйли башлаган төшен дә сөйләп бетермичә, кабаланып чыгып китте
— Күп сүз бозау имезә ди дөрес Өйдә күптән көтәләрдер бит мин күке мие эчкән биләмчене Ул эштә, ди торганнардыр, ә мин сездә сагыз чәйнәп утырам Кемгә кирәк мин үзем, төшем’’ Әи
Кызыклы физика китабын алып, өстәл артына кереп утырдым Ләкин аны мавыгып укып китә алмадым, башымда Зада апа сөйләгән Исмай бай иде Чиртсәң кан чыгардай кып-кызыл чыраи- л>|. зур корсаклы, камыт аяклы булып килде ул күз алдыма. Карашында чиксез ачу. кашлары җыерылган иреннәре бер-берләренә ябышкан шикелле кысылганнар, көрәктәй тупас кулларын алга сузып. менә-менә өскә ташланыр төсле Фәсхи абый авылда тамыр-
лары корытыл ганИту л җирәнгеч Исмай байларны кире кайтарырга, халыкны яңадан алардан издерергә, мәсхәрәләтергә. талатырга теләгән Зада апа әнә. Исмай бай ярлы кешеләрне санга да сукмый аларның хәтта сәламнәрен дә алмый иде. ди Фәсхи абый шул Исмай байлар яклы булган Ә мин җүләр аны һаман юксынып йөрим Кулларына богау салып, аркасына наганнар терәп алып китеп дөрес эшләгәннәр аны Кешеләрдән иркен, шат. бәхетле тор- £ мышны күпсенүчеләргә шул кирәк аларга. шул'
Дүртенче бүлек =
Бүген мин Яшь ворошиловча атучы значогына норма тапшы- ® рг1 алмадым Шуңа эчем пошып, чак кына еламый утырам Бүтән > чакта биш патроннан кимендә кырык очко чүки идем, бүген ни- “ бары утыз бер очко җыйдым Хурлык Миләүшә кыз башы белән миннән унҗиде очкога артыграк чәпеде Ул күкрәгендә төз атучы билгесе йөртәсе, ә мин юк. Бер Миләүшә генәме? Кәрим, Сөләи Гайфи. Сәүбән — һәммәсе норманы үтәделәр Мин колаксыз Хәбир, сул күзен йома белми торган Сәлмән мылтыкны кулына тотарга коты чыгучы Гамбәрия белән дәрестә гел чырт-чырт сагыз чәйнәп утыручы Рәхиләләр рәтендә калдым Тисә — тиенгә, тимәсә ботакка дип тә атмадым үзе. ләкин уңышка ирешмәдем Значок кына түгел, малайлар белән чапаевчылар уенында пулеметчы Петька булу тәтеми дә тәтеми хәзер миңа Вак калибрлы мылтыктан адәм рәтле ата белмисең, синнән нинди Петька, әнә капкорсак каппельчы бул. диячәкләр Үземнең начар атуымда мин Габбас абыйны гаеплим Атканда, кул арама кереп, эшне ул бозды Мәрәдәге мөгезле фашистны мушкага әйбәтләп утыртып тәтене тартуыма. Габбас абый
— Ашыгасың. Ирек, пуляңмы мишеньнән ике метрга өскә җибәрдең. мылтыгыңны рәтләп төзә.— диде
Беренче пулямның җилгә китүе гарьлегеннән күз алларым караңгыланды. тәнемә тир бәреп чыкты, кулларым калтырый башлады. Калган дүрт патронымны йокылы-уяулы кеше сыман аттым
Мишеньны тикшергәч, биш пулямның бишесе дә аны тишеп үткәне ачыкланды Ләкин алар мин теләгәнчә тимәгәннәр, бер пулям гына унлы боҗрасының нәкъ уртасына эләккән иде.
Габбас абый һаман
— Гаҗәп, ничек элеккәннәр синең барлык пуляларың да мәрәгә? Беренче атуыңнан соң әнә тегеннән, өстән яр балчыгы ишелеп төште бит — дип сөйләде
Инде кич булып килә Әни кече якта ашарга хәзерләп йөри әти радионы тоташтырып соңгы хәбәрләр тыңлый Ул, кулларын артка куеп, салмак адымнар белән, гадәтенчә, ишекле-түрле йөри Йөзе уйчан Битендәге яра җөе тартышып-тартышып ала Радио Испания фронтларындагы хәлләр турында сойли башлагач, мин алдымдагы дәреслегемнән аерылдым
— Бискайя фронтында уникенче майда баш күтәрүчеләрнең Сольюве таулыгы районында тупланган гаскәрләре республикачыларның позицияләренә һөҗүм ясады, ләкин ахырда зур югалтулар белән чигенергә мәҗбүр булдылар. Фашист самолетлары Билбао тирәләрендәге күп кенә пунктларны бомбага тотты Үлүчеләр бар
Радио Испаниядәге хәлләр турында сөйли башлагач та безгә кереп ишек катындагы агач диванга шыпырт кына утырган Зада апа, яулык чите белән иреннәрен сөртә-сөртә. әтигә сүз кушты
Мин синнән күптән сорарга җөрим шул Спание турында. Сабир Кемнәр ул анда рыспубликачылар дигәннәре, хөкүмәт дигән
нәре. баш күтәрүчеләр дигәннәре’ Фашис дигәнен оеләм инде, анысын кызым әйтте, алары Газраил ярдәмчеләре булалар икән
Әти Зада апа янына диванга утырды Ул. уң кулының бармакларын турайтып, маңгаена төшеп торган чәчләрен артка сыпырып куйды
- Испаниядәге республика хөкүмәте — халык хөкүмәте. Зада. Баш күтәрүчеләр — син әйткән фашистлар Төшендеңме инде хәзер ’ — Төшендем, рәхмәт Рыспулике дигәннәре кызыллар икән. Нишләп суң алар фашис җавызларга махы бирәләр’’ Шуны аңламыйм Фашисларны дөмектерсеннәрме инде тизрәк..
Әти тез өстендә бармакларын биетеп алды Гадәте ул аның. Утырганда, җавап биргәнче, башта тезендә бармакларын биетә
— Аларга җиңел түгел шул бу. Зада. Испаниядә узган елның унсигезенче июлендә башланган хәрби-фашистик баш күтәрү, аның артыннан ук Италия һәм Германия фашистларының кораллы интервенциясе булмаса, испан халкының зур күпчелеге булышлыгында республика хөкүмәте аны бик тиз бастырган булыр иде. Гитлер Германиясе белән фашистлар Италиясе халык фронты төзегән Испания хөкүмәтен бәреп төшерү өчен бу интервенцияне башлады. Италия һәм Германия фашистлары испан халкының җиңүе үз илләрендә халык массаларының берләшүенә көчле этәргеч бирер дип курыктылар Алар Испаниядә халык хөкүмәтенә каршы баш күтәргән генералларга ярдәмгә килделәр Испан халкына хәзер үз ил-ләрендәге кара көчләргә генә каршы түгел. Италия. Германия фашистларына каршы да көрәшергә туры килә.
— Нишләп шуны белә торып, спан халкына булышырга безнең Кызыл Әрмияне җибәрмиләр суң’ Ник кан койдыралар?
— Ярамый Зада Дәүләтләр арасында Испания эшләренә катнашмау турында килешү бар.
Моңарчы әтинең сүзләрен тыныч кына тыңлап утырган Зада апа урыныннан сикереп торды
— Фашистларга катнашырга җарый. безгә җарамый. ничек була инде ул?
Әти тирән сулап куйды.
— Четерекле нәрсә ул. Зада. Шуны аңла Испания безгә ерак, ә Италия белән Германиягә ул күрше үк диярлек. Алар анда гаскәр һәм коралларын ачыктан-ачык түгел, качып-посып кертәләр. Әмма испан халкы иртәме. соңмы барыбер җиңәргә тиеш. Безгә гражданнар сугышы вакытында ундүрт ил бер булып ташланганнар иде әле. барысын туздырдык
— Шулай булсын кана.— Зада апаның йөзе яктырып китте.— Барын да бик әйбәт аңлаттың. Сабир, рәхмәт. Түлке мин синнән Спание турында сорарга кермәгәнием. җомышым бүтән ие. тыңла әле Малайлар мәктәп ишегалдында туп тибешкәндә алтынчы классның бер тәрәзәсен коеп төшерделәр Ул хәзер тешсез авыз күк ыржаеп тора Шуны куйдырырга кирәк. Хезмәт укытучысы Кәшиф җанында булдым мин пыяла җук мәктәптә, дырыктырга әйт. диде. Шуны әйтергә кергән кеше мин.
Әти бармакларын яңадан тезе өстендә биетте.
— Бер өлгесе генә ватылдымы9
— Җук Сабир, бөтен тәрәзәсе рамы-ние белән коелды. Кәшиф анда рам җасый калды.
— Кем ватканы мәгълүмме9
— Белмәдем.
Әти диваннан торып пинжәген алып киде.
— Ничә әйттем Габбаска, мәктәп янында балаларга туп типтермә. дидем, һаман үзенекен итә Хәзер тап менә пыяла Кайдан алырга аны9 Габбас мәктәптәме әле?
— Күренмәде
— Алайса өенә барып чакырып кил әле аны. Зада Мин мәктәптә булырмын Директор җир тишегеннән булса да пыяла табарга кушты дип әйт. Тапсын, тәрәзә ватылуда ул гаепле Киләчәккә аңа бу сабак булыр
Кәшиф абый үзе рам ясый, үзе Габбас абыйны сүгә булыр ь хәзер Ул аны ачыктан-ачык дошман күрә. Олтырак дип кенә атый i бит Алар үзләре яшьтәшләр бер очта торалар, бергә уйнап үскән- * нәр. Әмма хәзер араларында бернинди якынлык та юк. очрашкан- = да хәтта исәнләшмиләр дә Чындырмы, юктырмы, аны Сөләи сөйлә- * гән иде бервакыт безнең кебек малай чакта Кәшиф абый белән s Габбас абый мәзин бакчасына алма урларга кергән булганнар 1Йә- * зин аларны тоткан. Ул «караклар*га үзе тырнак белән дә чирт- s мәгән. ләкин икесенең дә кулларына берәр йомры таш тоттырып = бер-берләрен кыйнарга кушкан Кәшиф абый ташын читкә томы- > рып иптәшенә кул күтәрүдән баш тарткан Габбас абый исә кулын- u дагы ташы белән Кәшиф абыйның авызын җимергән Аның өске иренендәге яра җөе. имеш, шуннан калган
Габбас абыйны яхшы да. яман да дия алмыйм Сәер ул Бүген мактаган кешесен иртәгә хурлый, хурлаган кешесен иртәгә күкләргә чөеп мактый Бер карыйсың — чырае кояштай балкыган, икенче караганда — сытылган, иреннәре ачулы бөрешкән була Мәктәптә ике ел гына укыта әле ул Армиядән инде әллә кайчан кайтса да. өстендә һаман хәрби кием аякларында һәрвакыт күн итекләр. Кышның иң суык көннәрендә дә киез итекләр кимәде Урамда бик нык кар шыгырдый башласа, кешеләр тәрәзәгә карамыйча ук Дагалы бүре үткәнне беләләр иде
Габбас абыйны әти. әле балалыктан аерылып җитмәгән ди Ул буйга уртадан бераз калкурак Көчле Ике потлы герне кулы белән түгел, сабына кулъяулыгы тагып, тешләре белән дә күтәрә Аннары аны эһ тә итми башы аркылы чөя Турникта утызар тапкыр тартыла ала Тагын кулларына басып баштүбән дә йөри Аның дәресләре безгә уен гына Сафка тезелеп мәктәп тирәсендә марш атлап йөрибез, противогазны, хәрби мылтыкны сүтәргә, җыярга өйрәнәбез, туп тибәбез, озынлыкка, биеклеккә сикерәбез Физкультура дәресләрендә бөтен үткән нәрсәләребез шул. Яшь ленинчы газетасында районнардагы һәм Казандагы мәктәп укучылары БГТО БГСО значокларына норма тапшырулары, хәрби уеннар оештырулары, тагын әллә ниләр эшләүләре турында язалар Габбас абый безгә -Сездән чын спортчылар, күпме тырышсагыз да. чыкмаячак, инде буыннарыгыз каткан, спорт белән бишектән үк шөгыльләнә башларга кирәк,— ди Турникка менеп әйләнә башлаган малайны күрсә -Муеныңны сындырмакчы. гарипләнмәкче буласыңмы — дип шундук куып төшерә Авылда аның кушаматлары берничә Дагалы бүре. Олтырак. Куык Фәсхи абый кулга алынганнан соң. ул беркем белән дә аралашмый, гел берүзе Клубка керсә, башкаларның күңел ачуларын, кулларын шинель кесәләренә батырып, читтән генә күзәтеп тора.
Пыяланы тапмый да тапмый Дагалы бүре Кемнән тапсын ул. авылда аны берәү дә өнәми бит Аннары Баештә хәзер пыяла иң кадерле нәрсә санала Әнә Сөләйләрнең бер тәрәзә өлгеләре көз көне үк ватылган иде. пыяла таба алмыйча, тәрәзәләрендәге юк өлге урынына мендәр тыгып кыш чыктылар, әле дә куйдыра алганнары юк
Ашарга инде күптән өлгерде Мин дәресләремне әллә кайчан карап бетердем Ашыйсы килә, әти юк та юк. әни әйтмешли китте дә батты Кичке ашны без барыбыз бергә җыелышкач кына ашыйбыз Әти исә пыяла юллап йөри булыр Ел буе эзләсә дә. Баештә а .к У . •* a 33
тапмый ул аны Әни борчыла, күзләре гел тәрәзәдә. Ахырда түзмәде. миңа
— Бар. улым, эзләп кайт атаңны.— диде.
Мин мәктәпкә барырга чыктым Колаксыз Хәбирләр турына өелгән бүрәнәләр өстендә унлап ир сөйләшеп утыра иде. әти дә шулар арасында булып чыкты
— Эзли чыктыңмы әллә ’ — диде ул. мине күргәч
— Әйе
— Хәзер кайтабыз, улым —■ Әти урыныннан торды — Авыл яме манарада түгел, җәмәгать Түгел, аңлагыз. Тормыш үзегез күрәсез. туктап тормый, алга бара Кичә генә яхшы булып тоелган нәрсәләребезне бүген үзебез үк ошатмыйча, башкачарак. тагын да яхшырак итеп күрергә телибез Менә сез мисал эзләп ерак китмичә, үзегезне генә алыгыз. Сезгә аерым хуҗалык чакта җиңел идеме, хәзерме?
— Билгеле хәзер.— дип җавап кайтарды аңа берничә тавыш.
— Шул шул Манара мәсьәләсе — ул тормыш таләбе Бүгенге көн таләбе. Совет, колхоз авылы аның күләгәсеннән арынырга тиеш Яңадан беркайчан да әйләнеп кайтмас иске тормышның албастысы бит ул манара. Дөрес әйтәмме2 3 4 5 6 7
— Дөрес кәнишне Бүтән авылларда күптән юк инде мәчет манаралары Бездә генә калмас.— диде колаксыз Хәбирнең әтисе Могыйн абзый — Тик өйрәнелгән, күнегелгән нәрсә жалкы
— Жалкысын жалкыдыр. әмма мәктәбебез өстендәге манараны киләсе уку елына калдырмыйк
Әтигә каршы сүз кайтаручы булмады
— Ярый, хушыгыз бүгенгә, җәмәгать.
— Хуш. иптәш Кадыйров.— диделәр аңа бүрәнә өстендәге ирләр
Без өйгә юнәлдек Юлда кайтканда мин
— Габбас абый пыяла таптымы, әти? ■—дип сорадым
— Тапмады Манара тәрәзәсенең берсен алып куйдык.
Арабызда артык сүз куермады Мин юл буе мәктәбебезне манарасыз итеп күз алдыма китерергә тырышып кайттым, ләкин булдыра алмадым
2
— Табигать кешегә зур юмартлык күрсәткән — акыл. аң. көч. зирәклек, түземлек алдан күрә белү һәм башка бик күп күркәм сыйфатлар биргән Шул ук вакытта ул аны бик нык кыерсыткан да Моның өчен без табигатькә үпкәләргә хаклы, балалар Табигать кешене каи яктан кыерсыткан ягез әле кем әйтә7 — Мирсәет абый, саран елмаеп, кабарынкы соры күзләрен безгә төбәде.
Башкаларга ничек булгандыр, минем өчен бу көтелмәгән сорау иде Чыннан да. кешене кай яктан кыерсыткан табигать7 Бәлки аны башкалар белә торгандыр7 Мин классташларыма күз салдым Әмма җавап бирергә атлыгып кул күтәрергә җыенучыны күрмәдем Башымда уйлар өермәсе купты Кеше кеше Хайваннар, кошлар төрле җәнлекләр, балыклар, бөҗәкләр Аларда бездә юк. безне көнләштерерлек нәрсә бар7 Җыланнар, тюленьнәр, дельфиннар, сң- гезаяклар
Әнә колаксыз Хәбир җавап бирергә җыенып кулын күтәрде.
— Әйт. Зәйнуллин
— Кешенең йоны юк. Мирсәет абый
— Тагын кем ничек уйлый?
— Табигать кешегә канатлар кызганган.— дип кычкырды Гай- фи • Камчатка-сыннан
— Кеше суда яши алмый.—дидем мин
- Ул караңгыда күрми.— диде Миләүшә
Минем соравымны сез дөрес аңламадыгыз, балалар Шуңа күрә җавапларыгыз да дөрес түгел.— диде Мирсәет абый, тәрәзә янына барып басып — Сез әйткән кыерсытылуларын кеше үз акылы белән төзәткән инде аларны Мин сезгә башка нәрсә турында әйтергә * теләдем Табигать безне. Хәбир уйлаганча, шәрә яратмаган Күбе- 2 гез белә торгандыр, борынгы бабаларыбызның тәннәре, маймыллар- * ныкы кебек үк. куе йон белән капланган булган Тәннәрендәге ул = йон гына аларны салкыннардан, төрле табигать көйсезлекләреннән х саклый алмагач, борынгы бабаларыбыз үзләренә азыкка үтергән 2 җанварларның тиреләрен салдырып, өсләренә ябына башлаганнар * Вакытлар үтү белән алар примитив киемнәр әмәлләргә өйрәнгән- s нәр. Аннары исә кием кеше өчен зарури нәрсәгә әверелгән Нә- х тиҗәдә табигать биргән йонның кешегә кирәге беткән, ул. үзеннән- “ үзе кими барып, хәзерге тәнебездәге сирәк төкләргә генә калган Гайфи. табигать кешегә канатлар кызганган, диде Кешенең канатлары юк. бу дөрес Тик ул моңа карап очмый торамы’ Юк Оча кеше Күкне ул үзе тудырган аппаратларга утырып гизә Узган ел герой-очучы Валерий Чкалов ике иптәше белән Мәскәүдән Ерак Көнчыгыштагы Удд утравына кадәр ун мең чакрым чамасы араны тукталышсыз очып үтте. Очу кешегә инде хыял түгел, ул озакла-мый Галәм киңлекләренә чыгып, күрше планеталарга да барыр Кешене Ирек әйткән су да куркытмый Диңгез, океаннарны ул күптән инде аркылыга-буйга гизә, батискафларда әллә нинди тирәнлекләргә төшеп, су асты дөньясын өйрәнә Кеше караңгыга да аптырамый. Миләүшә Ул караңгыны да Ильич лампалары белән яктырта — гигант электр станцияләре кора Кешенең кыерсытылуы — гомере кыска булу, балалар Кеше аз. бик аз яши Попугайларның, кара каргаларның, ташбакаларның гомерләре ике йөз ел чамасы Ә кешенең хәзерге уртача гомере кырык биш-илле Борынгы Грециядә ул тагын да азрак — егерме тугыз ел гына булган XVI гасырда европалылар уртача егерме бер яшькә XVIII гасырда - егерме алтыга. XIX гасырда утыз дүрткә кадәр генә яшәгәннәр Бөек Ок-тябрь революциясеннән соң безнең илебездә гомер озынлыгы әйткәнемчә. күпкә күтәрелде Шулай да бу. кабатлап әйтәм ач бик аз. балалар Әйтәсе килгән төп нәрсәм шул сезгә тормышта һәммә- гез дә матур эз калдырырга онытмагыз, гомерегез берегезнең дә зая узмасын, эшләгән һәр эшегез кешеләрне сокландырырлык бул сын Сез киләчәктә үзегезне рәхмәт хисе белән искә төшерерлек бүгенгебезнең ядкаре булып калырлык ни эшли аласыз’ Бу инде сезнең көчегездән килә тор<ан и-»|к • Уйлагыз әле яхшылап шуны аннары әйтерсез
Мирсәет абый гел шулай, һәр дәресендә безне уйланырга, алдыбызга куйган сорауларына җавап эзләргә мәҗбүр итә Аның дәресләрендә чит нәрсәләр турында хыялланып утырып булмый Урта буйлы кечерәк кенә башлы, тар кылыч борынлы соры күзле бу укытучының дәресләре безне ялыктырмый һәрвакыт кызыклы, мавыктыргыч була, яңалык алып килә, хәтердә кала
Без Мирсәет абыйны үзара Дәһәр кадаяк дип йөртәбез Бу аның усаллыгына ишарә ясау түгел, аны үз итеп яратып әйтү генә Ул үтә сабыр, тыныч кеше, эшен дә. укучыларны да ярата Мәктәптә башка фәннәрдән әле кабинетлар юк ә биология һәм химия кабинеты бар Нинди генә кабинет әле' Керсәң чыгасы килми Андагы бөтен экспонатларны, күргәзмә әсбапларны, гербарийларны укытучыбыз җитәкчелегендә бе г үзебез әзерләдек
Мирсәет абый тынгысыз эзләнүчән кеше Дәресләрен ул мөмкин кадәр ачык һавада - табигать кочагында үткәрергә ярата Шуңа
күрә алар яхшы үзләштерелә дә. Күлмәк сәдәфе кадәр генә биш- алты вак сары чәчәк ата торган, терлекләр өчен агулы казаяк үләнен минем Мирсәет абыйның үзен онытмаган кебек гомеремдә онытасым юк Мин ул үләннең гербариен хәзерләдем Без зәһәр казаякны Чуал буендагы уйсулыкка барып өйрәндек һәрберебез аны табигый килеш күрде, үз куллары белән тотып карады Су үсемлекләрен дә. башка үләннәрне дә. төрле бөҗәкләрне, суалчаннарны да шулай өйрәндек Мирсәет абый — кыр ягыннан Сөйләгәндә з авазын д- лаштыра. Зәһәр казаяк аның сөйләмендә дәһәр кадаяк ка әверелә.
Класс яңадан тын калды Мин Мирсәет абый соравына тырышып җавап эзләдем, ләкин таба алмадым Кинәт чыра шикелле ябык, камыш күк нәзек Сәлманнең кызларныкы кебек нечкә тавышы бүлмәдәге тынлыкны бозды. ,
— Мин әйтәм. Мирсәет абый
— Йә. тыңлыйбыз.
Бөтенебезнең күзләре Сәлмәнгә текәлде Ул тотлыга-тотлыга
— Агач утыртырга. Безнең карт бабайның талы турыбызда әле дә үсә Үзе инде әллә кайчан үлгән, мин белмим дә аны Талы бар. талы үсә.— диде
Укытучы бу җавапка балаларча шатланды Аның аксыл йөзендә киң елмаю балкыды.
— Егет икәнсең. Сәлмән! Нәкъ мин әйтергә теләгән сүзләрне әйттең, рәхмәт Утыр — Аннары ул өстәле артына басып сөйләп китте — Һәр кеше үз гомерендә бер генә төп булса да агач утыртырга тиеш, балалар, һәр елны менә безнең Бәештә генә дә утынга, бүтән кирәкләргә кимендә мең төп агач киселә. Ә Татарстанда Бәеш кебек дүрт меңгә якын авыл бар. Димәк, республикабыз урманнары бер ел эчендә генә дә чама белән ярты миллион төпкә якын агач югалта дигән сүз. Без хәзер үк инде. Сәлмән әйткәнчә, авылыбызны яшелләндерүгә өлешебезне кертә алабыз Тышта яз. нәкъ агачлар утырту вакыты. Болай килешик әле: сезнең һәркайсыгыз бүген үк үз турларында оч төп агач утырта һәм аны. терлекләр имгәтмәслек итеп, киртәләп куя. Бу минем сезгә өйгә биргән эшем булыр Утыртасы агачларыгызны Чуал буендагы әрәмәлектән сайларга мөмкин Йә. ничек, эшләрсезме шуны бүген үк. балалар?
— Эшләрбез. Мирсәет абый, дәрестән кайту белән эшләрбез*
— Рәхмәт, чын күңелдән уңыш телим сезгә
Звонок булды Класска, Габбас абый белән бергә, кулына ике йозаклы зур сары портфель тоткан, битен кызыл бетчәләр чуарлаган. такыр башлы, калын бәдәнле, озын буйлы, хәрби киемле бер кеше килеп керде.
Физкультура укытучысы ишектән үтү белән:
— Укучылар, тәнәфескә чыкмый торыгыз, эш бар. диде
Без урыннарыбыздан инде кузгалган идек, теләр-теләмәс кенә яңадан утырдык. Мирсәет абый чыгып китте Габбас абый, өстәл артына үтеп, тавышын күтәрми генә:
— Безгә районнан төз ату нормасын үтәгән укучыларга Яшь ворошиловча атучы билгесе тапшырырга район осоавиахим оешмасы вәкиле иптәш Бикмуллин килде Сүз хәзер аңа бирелә.— диде
Хәрби киемле абый портфелен өстәлгә куйгач, шәрә башын алга ия төшеп, безгә күз йөртеп чыкты Аннары бераз сакаурак тавыш белән болай диде
— Укучылар' Сезнең класста сигез укучы төз атучы значогы алырга лаек табылды Мин шуларны чын күңелдән тәбрик итәм!
Габбас абый бу сүзләрдән соң кул чаба башлады Без дә аңа
кушылдык Шул арада хәрби киемле абый портфеленнән тышлыгына таныклык- дип язылган, икегә бөкләнгән уч төбе кадәр генә катыргылар чыгарды Аларның берсен ачып ул
— Бадретдинов Гайфетдин.—дип укыды
Җирән. Камчатка-сыннан ашыкмый гына кузгалып, класс алдына чыкты Хәрби киемле абый аңа башта катыргы аннары порт- fc феленнән значок чыгарып бирде
— Снайпер булып үс. Бәдретдинов ф
— Кем соң ул синайпр? — Гайфи хәрби абыйга сораулы текәл- - де. ®
— Снайпер — аткан пулясын очып барган чыпчыкның күзенә =.
тидерүче *
— Була ул. абый, тырышырмын «
Хәрби киемле абый яңа катыргыны ачты
— Лотфуллин Сөләйман
Сөләй дә значок алды Аннары Кәримгә дә. Идрискә дә. Миләүшәгә дә. Сәүбәнгә дә катыргы тышлык һәм значок тапшырылды
— Кадыйров Ирек.
Мин үз фамилиям, исемем аталгач, аптырап калдым Бер мизгелгә күңелемне шатлык биләде, әмма шунда ук тирда ничек атуым исемә төште, һәм колакларымның уттай кызыша башлауларын тойдым, башым иелде
— Ирек, чык өстәл янына, иптәш Бикмуллин сине чакыра ич. — диде Габбас абый ниндидер ят тавыш белән
Мин. бөтен иптәшләремнең күзләре үземә төбәлгәнен тоеп нишләргә белмәдем Норманы үтәмәгән килеш миңа нәрсәгә ул значок'’ Аны алып көлкегә калыргамы’ Алмыйм Урынымнан торып ишеккә юнәлдем Миңа берәү дә, Ирек, кая барасың, тукта, значогыңны ал. димәде
Мин яңадан дәресләргә кермәдем, өйгә кайтып көрәк алдым да. Чуал буена киттем Анда өч төп шомырт агачы казып алып, аларны турыбызга кайтарып утырттым Мине бертуктаусыз, Габбас абый нигә миңа да значок бирергә булды икән, дигән уй борчыды Кәефем кырылды, бөтен кешегә ачулы идем
Кичен әти өйгә кайту белән
— Нигә дәресләрдән качтың9 — диде
— Габбас абый төз атучы значогы биреп мәсхәрәләгән өчен. - дип җавап бирдем мин аңа. ваемсыз гына
— Нәрсә өчен? Төшенмәдем Юньләбрәк аңлат әле
Әтигә мин Яшь ворошиловча атучы - значогына норма тапшырганда начар атуым, шуңа күрә төз атучы булып исәпләнергә хакым юклыгын сөйләп бирдем
Әти иңемә кулын салып, һәр сүзенә басым ясап әйтте
- Значок алмавыңны хуплыйм әмма дәрестән китүең — тәртипсезлек Андый эшең, колагыңа киртлә, яңадан кабатланмасын Сиңа значоктан, мин аны тагарга әле лаек түгел дип баш тартырга иде дә. вәссәлам, класста калырга иде Үзеңә кагылышлы гаделсезлекләргә моннан соң да бүгенгечә җавап кайтарсаң кем үсәр синнән? Куркак, шкурник үсәр Мин синең гаделсезлекләрдэн үзеңне генә түгел, башкаларны да яклый белүче чын кеше булып җитлегүеңне телим Ә кеше булган кешенең бер эше дә очланмыйча ярты юлда калмый Күңелеңә моны ныклап беркетеп куй Яктыга, кояшка йөз тоткан кеше үз алдында күләгәсен күрми күләгәсе аның артына төшә Алдында шундый кеше үз күләгәсен күрсә, бу аның юлдан язуы була, улым
Кич турыбызга утырткан шомыртларыма су сибәргә чыккач, яныма Ярулла абзый килде
— Егет син. Ирек, тик тормыйсың, шулай кирәк, шомыртларыңа озын гомер телим.— диде ул агачларыма карап. Тик, бигайбә, мин синең урында булсам, аларны монда түгел, амбарыгыз алдында утыртыр идем Монда син аларны юл өстенә утырткансың, кешеләргә йөрергә комачаулаячаклар, үсмәсләр дим
— Аларның берсе үссә җитә миңа. Ярулла абзый.
Абзам гаҗәпләнде
— Ничек инде алай, өчне утырткансың, берсе үссә җитә’ Утырткан агачны үссен дип утырталар аны.
Нигә эшемнән гаеп табып йөри әле бу агай? Монда аның фикерен сораучы юк лабаса Гомере буе агачлар утырту белән генә шөгыльләнгән кешемени, өйрәтепме өйрәтә, үз ихатасында исә сыңар чыбык та үсми
Ярулла абзый, үз әйткәне миңа ошамаганын аңлаптыр, сүзен икенчегә борды:
— Кәефеңне боздым бугай, гафу ит мине. Ирек. Эшеңнән гаеп табарга килмәдем, куанычымны синең белән уртаклашмакчы идем бит
— Зарарсыз. Ярулла абзый Дөрес әйттең, шомыртларымның урыннары чыннан да монда түгел икән шул. Рәхмәт сиңа. Иртәгә амбар алдына мин бүтән агачлар алып кайтып утыртачакмын
— Әйдә бүген үк шушыларны гына күчереп утыртабыз...
— Икәүләпме?
— Икәүләп, кәнишне.
— Әйдәгез алайса. Мин иртәгә сезнең турга да шомыртлар алып кайтып утыртырмын. Ярулла абзый.
— Безнең турга син миләшләр утырт. Ирек. Хәбибә тутаң миләш агачларын ярата, аны сөендер.
Күп тә үтмәде, без Ярулла абзый белән шомыртларымны амбар алдына күчереп утыртып та куйдык. Шуннан соң гына мин агамның яныма нинди куанычын уртаклашырга килүе белән кызыксындым
— Хәзер укый да. яза да беләм бит мин. Ирек. Тәки наданлыктан коткардың син мине. Куанычым шул...
— Ышанмыйм мин сиңа. Ярулла абзый.
— Ышанмыйсың’ Менә мин язам, син укы алайса.
Ярулла абзый шомыртларны күчереп утырткан көрәк белән аяк астына хәрефләр сыза башлады Бераздан мин -Рәхмәт сиңа, Ирек, күземне ачтың»,— дигән сүзләр укыдым
Бишенче бүлек
Бәештән район үзәгенә бара торган юл читендә ялгыз нарат үсә Карт, бик карт нарат ул. Берничә кешенең колачы җитмәслек юан кәүсәсе, яман шешләр чыккан сыман, тубырланып беткән, килбәтсез кәкре-бөкре ботакларын чәйре чаллаган, ылысы ала-кола, ни яшел, ни сары түгел Җилдә бу нарат башка агачлар кебек шауламый. авыр ыңгыраша, нәрсәдәндер зарлана шикелле. Төбендә янтаеп яртылаш җиргә иңгән кабер ташы бар. Аңа чокып нәрсәдер язылган булган, тик ул язу инде күптән кыршылган, танырлыгы калмаган, сүзләр урынына мәгънәсез сызыклар гына сакланган. Ташның түгәрәкләнеп килгән өске өлешенә йолдыз һәм ай сурәтләре уелган Алары исә кыршылмаган.
Берәүләр, бу ялгыз нарат төбенә Болгар баһадиры күмелгән, икенчеләр, анда изге дәрвиш җирләнгән, диләр Өченче берәүләр. 38
карт нарат астында авылыбызга нигез салган кеше ята. ул Баеш атлы булган, авылыбызның исеме дә шуннан калган, дип расларга тырышалар Шуларның кайсы тәгаен дөрес, кайсы чын — билгесез
Бәеш кешеләре дә. тирә-күрше бүтән татар авылларында яшәүчеләр дә карт нарат төбендәге каберне изге саныйлар, нәзер әйтеп, аның янында еш кына корбан чалалар Кабер тирәсенә ел- * лар дәвамында йөзләгән терлекнең каны сеңгәнгә, анда юньләп 2 үлән дә үсми
Халык арасында, ялгыз нарат төбенә кеше түгел, бик зур хә- * зинә күмелгән, дигән сүзләр дә иөри. Бу хәзинә һәр төнне кабер- х дән зур кара эт кыяфәтендә чыгып, олы юл буенда каңгырап йөри, х аны ялгызың гына очратып күсәк белән орсаң, ул алтын-көмеш * тәңкәләр булып чәчеләчәк, имеш Тик ул эткә күсәк белән органда s бисмилла әйтергә онытмау һәм тамчы да курыкмау шарт, ди Бис- = милла әйтмәсәң. эткә чурт та булмый, курыксаң, сине ул күз ачып х йомганчы бугазлап кабергә иңә. имеш u
Ялгыз нарат төбенә хәзинә күмелүенә безнең—Гайфи Сөләй Кәримнең һәм минем аз гына да шигебез юк Чөнки авылда әллә никадәр кешеләр олы юлдан төнлә үткәндә ялгыз нарат янында бик зур эт күрүләре турында шомланып сөйлиләр Кап-кара төндә дә елык-елык итеп әллә каян күренә, ди ул Авызыннан ялкын бөркелеп тора, күзләре ут кебек яналар, ди аның Өченче көн төнлә Сөләйнең әтисе Лотфулла абзый да күргән аны Башка кеше булса, алдаша, дияр идең. Лотфулла абзыйга ышанмый ярамый. Бәештә аны юкка гына Тугры Лотфый димиләр
Аның атлар караучы Камали бабайга Чаллыдан кайтканда тылсымлы этне күрүе турында сөйләвен мин үзем ишеттем
— Башкалар ялгыз нарат янында кара эт күрдек дигәндә, борчак чәчә болар, әкият сөйлиләр дип иөри идем моңарчы кичә үзем дә очраттым ул хберсез җанварны Бозау кадәрле эт ул Камали абзый, күргәч имәнеп киттем Аркамнан салкын тараканнар . чабып үткәндәй булды Шуннан соң. бәладән бап t-ая к дип. белгән догаларымны укый-укый. дилбегә белән суктым бахбайга Малкай да шуны гына көткән иде. күрәсең, кушаяклап томырылды авылга' Пошкыра-пошкыра чапты, рәхмәт төшкере Кичә ышанмассың дип сөйләмәгән идем, ни әйтерсең, син дөнья күргән карт кеше
— Эх. нинди зур байлыкны кулдан ычкындыргансың. Лотфулла энем.— диде аңа Камали бабай, шелтәләп — Болай карап торуга әзмәвердәй ир бит син. ачуым килмәгәе! Атыңны туктатыргаые сиңа, барыргаые җанына бисмилла әйтеп, арт аякларыннан эләк- терергәие ул этне, аннары нарат кәүсәсенә сыларгаые Бозау чаклы булса да, көчең җитәрие әле Калхузда хет адәм рәтле ат абзары җиткерер бүтән каралтыларны җаңартырыек Файдаланмагансың форсаттан, жалкы
Лотфулла абзый уңайсызланып калды Аннары картка туп- туры карап әйтеп салды
— Андый нәрсәләр уема да килмәде минем Камали абзый Дөресен әйтәм курыктым
Без. дүрт дус ялгыз нарат төбендәге хәзинәне казып алырга дигән ныклы карарга килдек
Өйдә мин әтигә
— Олы юл буендагы ялгыз кабергә хәзинә күмелгән, бу —хак— дидем
Әти шаркылдап көлде
— Кайдан белдең, төшеңә кердеме әллә’
— Төннәрен ул зур кара эткә әверелеп кабердән чыга, ди Кичә генә аны Сөләйнең әтисе Л<гн|>\ лла абзый күреп кайткан ул сөйләде
Әти. көлүдән туктады да. дәрес аңлаткандагыча тыныч, салмак тавыш белән
— Андый нәрсәләргә ышанма, улым Кабер янында корбанга чалган хайванның калдыкларын ашарга барган авыл этен күргән Лотфулла абзаң. — диде.
Мин аптырап калдым.
— Ялгыз нарат төбендә бернинди хәзинә дә юк, дисең инде син алайса, әти’
— Юк. улым Хәзинә—әкият ул. Уйлап кара, аю төбәгендәге хәерче татар авылына кайдан килсен ул хәзинә7 Булса, аны күптән казып алырлар, яткырмаслар иде инде
— Нинди кабер соң ул. әти7
— Белмим, улым Әмма анда хәзинә күмелмәвенә иманым камил.
Ярый ялгыз нарат төбенә хәзинә күмелмәве, әти әйткәнчә, дөрес тә булсын, ди Тик җәмгыять белеме дәреслегендә борынгы каберләрдән әллә нинди кыйммәтле бизәнү әйберләре, савыт-сабалар, кылычлар. пычаклар, калканнар, сөңге очлары, тагын әллә ниләр табылу турында язганнар бит. дип уйладым мин Ялгыз нарат төбендәге кабер дә бик борынгы ич. анда да нәрсә дә булса бардыр. Кабер Болгар баһадирыныкы булса, аны анда шәрә килеш кенә җирләмәгәннәр- дер...
Әтидән ишеткәннәремне иптәшләремә җиткердем Гайфинең һич тә исе китмәде.
— Сабир абый нәрсә белә ул7 Безнең Бәештә туып үссә, бер хәл иде. читтән килгән кеше Җитмәсә коммунист Коммунистлар андый нәрсәгә дөрес булса да ышанмый алар Минем әти. каманистлар акны да кара дип әйтәләр алар, ди.
Әтигә карата әйтелгән кимсетү сүзләре күңелемә тисә дә, бәхәскә кермәдем Җирән безне килмешәккә саный икән, саный бирсен, аңа карап маңгайга мөгез үсми ич Без. чыннан да, бу авылныкы түгел ләбаса Пионер башы белән коммунистларга тел тидерә тагын, оялмый
Сөләй дә үз фикерен кире кагарга урын калдырмаслык итеп ярып салды
Хәзинәне казырга булгач, казыйбыз, малайлар1 Берегез бар- маса да. мин ялгызым барып казыйм
— Ә авыл халкы нәрсә әйтер7 Изге кабергә чучка кебек борын тыгарга сезгә кем рөхсәт итте, дип үзебезне тереләй шул кабергә күммәсләрме' Шуны уйлагыз. Уен эш түгел бу Мин анда бармыйм
Бу сүзләрне арабызда җиде кат үлчәп бер кат кисәргә яратучы Кәрим әйтте.
Гайфинең ачудан иреннәре калтырый башлады
— Бармасаң. потың бер тиен, кирәгең безгә шул кадәр генә синең. — диде ул Кәримгә, күзләрен акайтып. — Ә без барабыз Җырларга гына оста син һай-вай-лә-лә-ләй1 Нидер эшләргә булса, өч көн көтәргә кирәк сине Эх. Шөлдер, мин лом алып барам дип шапырындың. буш куык! .
— Ярар, син әйткәнчә, мин буш куык булмыйм Синең атаңны Хәчтери Баһави диләр, минекен — Кайнар Гыйльмулла Аерма бармы7 Бар Мине ул изге кабергә орынганымны белү белән буачак.
— Хәзинә тапсак тамы7
Кәрим дәшмәде Бездән аерылып калу аңа. күренеп тора, җиңел түгел, башы иелгән, чак еламый Дустыбызның күңелсезләнүен күргән Сөләй аны тынычландырырга ашыкты
— Кал ирексезләмибез сине Безгә уңыш телә, хәзинәдән сиңа да өлеш чыгарырбыз, алла боерса
Тәкәрлек ниндидер эшкә тотыныр алдыннан алланы телгә алмый
калмый Халыкта, кош оясында нәрсәгә өйрәнсә, очканда шуны кабатлый. дигән сүз бар бит Сөләй дә шундый Аның әтисе, әле карт булмаса да. ярыйсы ук диндар кеше. Аларга барып керсәң, күзең иң әүвәл стеналардагы шәмаилләргә төшә Лотфулла абзый гаилә әгъзаларын. ашап туйгач, амин әйтеп бит сыпыртмый табыннан торгызмый Ул балаларына ураза да тоттыра бугай әле. Быел Сөләйне хәтта * үзе белән гаеткә дә алып барды
Ниһаять, без. үткен тимер көрәк һәм зур капчык алып, ындыр < артлап ялгыз нарат төбенә юнәлдек Кәри.м сөйләшкән урыныбызда * торып калды Мин. Шөлдер хәзинә казудан баш тартып, дөрес эшлә- s де. дип уйладым Чыннан да. изге каберне актарганыбыз өчен безне j мактап башларыбыздан сыйпамаячаклар бит Ярый ла анда нәрсә- < дер таба алсак, ә тапмасак? Изге әрвахның сөякләрен кузгатырга син s кушкансың, синең коткың бу. мөртәт, дип динче картларның минем = аркада әтигә бәйләнәчәкләре көн кебек ачык Әллә миңа да Кәрим ке- * бек берәр сылтау табып кире борылыргамы9
Шулай уйлап бетермәдем. Гайфи миңа
— Ирек, әллә син дә Кәрим кебек шыр җибәрдеңме, иңнәрең салынды? Курыксаң кал. барма. — диде
Әмма мин
— Курыкмыйм. ник куркыйм. —дидем, телемне көчкә әйләндереп.
Гайфинең үзенең дә күңеле тыныч түгел иде шикелле Әнә бит нәрсә ди
— Без хәзинә актарып маташканда юлдан кемнәрнеңдер үтәчәге көн кебек ачык Яныбызга килеп, сез монда нишлисез, диюче булса. Сәлим бабай безгә кабер ташын турайтып утыртырга кушты картларга ул эш ярамый, авылдагы алласызлардан куркабыз, сез малайларга сүз булмас, дип әйтте диярбез, яме
— Ышанмасалар9
— Ышанмасалар Сәлим бабайдан кайтып сорарлар Алар әйләнеп килгәнче без хәзинәне казып чыгарган булырбыз инде Алтын- көмеш күргәч, кем аннары сүз әйтер безгә’
Башы түгәрәк Жирәннең' Бөтенесен алдан ук уйлап куйган бит чукынган!
Сөләй. башта бик батыр күренсә дә, ялгыз наратка җитәрәк туктап калды
— Әти төнлә күргән теге эт кабердән чыгып өстебезгә ташланса, нишләрбез ә?
Гайфи шаркылдап көлде
— Тимер корәк нәрсәгә9 Бисмилла әйтеп башына тондырабыз да казып та торасы булмый
— Ярый ла тондырырга өлгерсәк
— Өлгерәбез, без өчәү ич
— Ә көрәк бер генә.
— Бер булса да берәгәйле ул
Ялгыз нарат безне сизелер-сизелмәс кенә шаулап каршылады Мин як-ягыма күз ташладым Бөтен әйләнә-тирә уч тобе шикелле ап-ачык Сулда Бәеш. Каршы тау. тау итәгеннән бормаланып-бормз- ланып Чуал ага Әнә тегермән буасы тегермән үзе Уңда урман Урман белән Каршы тау арасында, киң тасмага охшап, олы юл сузыла Күз иңли алган бөтен тирә-юнь шып-шыр. беркем юк Буш кыр уртасында ялгыз нарат та без генә
Менә Гайфи тимер көрәкне капчыктан сүтеп алып
Биемиллаһираһманирраһим. — дип кабер ташы янына кадады ди аягы белән басты Көрәк җиргә кермәде, нәрсәгәдер төртелде Гайфи аны бераз читкәрәк күчереп тагын басты Яңадан шул ук хәл Нәрсә бу9 Кабер өстенә таш түшәлгәнме әллә9 Юк. таш түшәлмәгән.
нарат тамырлары икән Гайфи көрәген кабер өстенең кай җиренә генә төртсә дә тамырларга юлыкты
— Балтасыз эш чыгарлык түгел монда.—диде Сөләй, Гайфи шәрәләгән тамырларны куллары белән капшап
— Безнең көрәк балтадан кимме? — Җирән кизәнеп-кизәнеп җирдәге тамырларны көрәк белән чапкаларга кереште. Ләкин тамырларны көрәк кенә җиңәрлек түгел, алар кабер өстенә үрелеп диярлек түшәлгәннәр иде
— Теге эт ничек чыга икән моннан, үләт9 — диде инде тиргә батарга өлгергән Гайфи. нарат тамырларының үзе теләгәнчә чабылмауларына үртәлеп
Сөләй аңа гамьсез генә җавап кайтарды
— Тылсымлы эт ич ул Аның үзенең әфсене бардыр Әйтик. 'Гали баба һәм кырык карак әкиятендәге күк Йә махсус догасы Шуны әйтә дә чыга, кергәндә дә шуны ук әйтә дә керә.
Каберне минем бер көндә генә түгел, бер ай буена да актара ал- маячагыбызга шигем калмады
— Эт тә. чурт та юк монда. Әтинең сүзләре хак. шул гына.
Дусларым минем белән бәхәскә кермәделәр Җирән кабер өстендәге тамырларны чапкалавын белде. Сөләй. нарат кәүсәсенә сөялеп, аның эшен күзәтте Кинәт ул өне алынып
— Егетләр, беттек юлдан ниндидер җайдак килә. — диде.
Гайфи кабер өстенең үзе көрәге белән тырмачлаган җирләрен кабаланып күмәргә тотынды Җайдак безгә якынлашканнан якынлашты Мин аны озакламый танып та алдым Ул райком секретаре Җәгъ- фәров абый иде Атта аның кебек шәп йөрүче юан кеше районда бүтән юк Әнә иярдә ул коеп куйган шикелле утыра Ирексездән сокланасың аңа Беттем дип уйладым, күкрәгемдә нәрсәдер өзелеп төшкән кебек булды, әтигә әйтеп кирәкне бирдерәчәге көн кебек аның. Бәешкә килгәч, безгә кагылмый китми Эх. Кәрим күк монда килми калсам, кем әйтмешли, ашамый да тук буласы икәнмен Кайчан акыл керер сиңа, улым, дип әни дөрес әйтә шул. дөрес. Башында акылы булган кеше киләме монда9 Тиле мин. шыр тиле. Кабер актаруда катнашып Җәгъфәров абый алдында әтинең йөзенә кызыллык китердем Хәзинә табабыз, имеш Хәзинә эзләп башыма бәла таптым менә
Озак та үтмәде. Җәгъфәров абый ялгыз нарат турына килеп тә җитте Мин. аңа артым белән борылып, бөтенләй бөрешеп калдым
— Сез нишлисез анда, оланнар?
Безгә бәлки игътибар да итми узып китәр, дип уйлаган идем мин аны. булмады
— Эшләмибез, абый, берни дә эшләмибез. — дип җавап кайтарды аңа Гайфи. карлыккан тавыш белән.
— Ә агачка нәрсә сөядегез?
— Көрәк абый Аның белән без кабер ташын турайтабыз
— Кем кушты сезгә аны эшләргә9
— Беркем дә кушмады, үзебез
— Аңлашылды, оланнар Мин күрәм, сез хәзинә казырга килгәнсез — Җәгъфәров абый безнең янга килеп атыннан төште. —Таш турайтучылар аның төбен генә казыйлар, ә сез бөтен кабер өстен ермачлагансыз. дөрес әйтәмме9
Мин
— Дөрес. — диюемне сизми дә калдым
Гайфи миңа Җәгъфәров абыйга сиздерми генә йодрык күрсәтте
- — Кабергә юкка тигәнсез, оланнар. Аның өстен хәзер үк элекке хәленә китерегез, болай калдыру ярамас
Без. аяк асларыбызга тезләнеп, нарат төбенең актарылган урыннарын кулларыбыз белән тигезләргә тотындык 42
— Монда кемнәр күмелгәнен беләсезме, оланнар9
Вез, эшебездән аерылып. Җәгъфәров абыйга текәлдек Ул. башындагы соры кубанкасын салып, кабер ташына карап тора иде
— Бу кабергә бер генә кеше күмелмәгәнмени, абый? — диде Гай- фи. гаҗәпләнеп ф
Юк. бер генә кеше түгел, күп кеше күмелгән монда Туганнар - кабере бу Аның турында халык арасында йөргән имеш-мимеш- $ ләр барысы да уйдырма Мин анык беләм. биредә Пугачев фетнәсен- ф дә катнашкан кешеләр җирләнгән Пугачевчылар белән әби патша - гаскәрләре арасында бу тирәләрдә бик каты сугышлар булган, шак- = тый кеше кырылган. Шыкай тавының Я.мәлкә тавы ягъни Емельян = тавы дип тә йөртелүен сезнең, бәлки, ишеткәнегез бардыр9 Ул тау * өстендә Емельян Пугачевның чатыры корылган булган Шуннан то- = рып ул үз гаскәрләре белән әби патша гаскәрләре арасындагы бәре- " лешкә җитәкчелек иткән, диләр Мондый каберләр безнең районның ■ тагын Чияле. Әлем зиратларында да бар Аларның да ташлары шу- “ шындый Кабергә тимәскә аны карап, хәстәрләп тотарга кирәк Авылыгызга баргач мин бүген үк бу нарат тирәсен чардуган белән әйләндереп алырга тәкъдим итәчәкмен Бәйсез тормыш өчен баш күтәреп һәлак булган баһадир бабаларыбызга бу безнең ихтирамыбыз булыр
— Нигә соң моның пугачевчылар кабере икәнен авылда белүче юк? — диде Сөләй. райком секретареның сүзләрен шик астына алып
— Патшага каршы фетнә күтәргән кешеләрне элек онытырга, истән чыгарырга мәҗбүр иткәннәр, энем Шуңа белмиләр аны Җәгъфәров абый атына атланды - Аңлашылдымы9
— Аңлашылды, абый
- Аңлашылса, барыгыз, кайтыгыз өйләрегезгә
Гайфи райком секретареның юлына аркылы төште
— Абый, сезгә тагын бер сорау бар Әйтегезче. пугачевчыларны ни өчен безнең Бәеш зиратына түгел, монда япан кырга күмгәннәр9
— Сезнең авыл зиратына мөселман динендәге кешеләр генә күмелә. Пугачев армиясе исә төрле диндәге төрле милләт кешеләреннән торган Мөселман зиратына чит диндәге кешеләрне җирләмичә, сугышта һәлак булган пугачевчыларны япан кырга күмгәннәр Ярый, хушыгыз, оланнар, юл кешесенең юлда булуы хәерле
— Хушыгыз, абый
Райком секретаре бездән шактый ук ерак киткәч. Гайфи
— Ярый әле безне беренче Җәгъфәров абый күрде, башка берәүгә тап булсак, эшебез хөрт иде. диде
Кыр уртасындагы борынгы кабер безнең өчен шулай серлелеген югалтты Берничә көн үткәч авыл яшьләре аны чардуган белән әйләндерделәр Бу хәл Бәеш халкын бик нык гаҗәпләндерде Яңадан әллә нинди имеш-мимешләр туды Тик инде ышанучы бармы икән аларга хәзер9 Булса да бик аз кешеләр генә ышанадыр Иң мөһиме - инде мин аларга тамчы да ышанмыйм Хәзер миңа басу уртасындагы ялгыз нарат бөтенләй башкача шаулый башлагандыр шикелле
Һаҗәр апа Гайфине көзге сынауга калдырды Ул аңа
Татар теле грамматикасын җәй көне бик әйбәтләп өйрән, үскәнем Син аны начар беләсең, шулай бит ’ Йә. ни әйтерсең көтәм мин диде, иреннәрен бөрештереп
Безнең класста җөмләнең баш кисәкләрен генә дә кара тиргә төшми таба алмаучылар азмы9 Алар бернинди хәвеф-хәтәрсез җиденчегә күчтеләр, ә арабызда грамматиканы иң яхшы белүче Җирән
көзге сынауга калды Гаделлекме инде шул’ Гайфинең Һаҗәр апага көзен сынау бирмәячәге көн кебек, бу аның класста утырып калуы дигән сүз.
Гайфи укытучыга җавап бирмәде, тын гына утырды.
— Ник дәшмисең. Бәдретдинов, әллә сөенечеңнән телеңне йоттыңмы''— Һаҗәр апа кеткелдәп көлде.
— Көлмә, апа. сиңа еларга туры килмәсен әле, — диде Гайфи аңа тыныч кына.
Укытучының йөзе җитдиләнде, иреннәре яңадан бөреште.
— Әйт әле. үскәнем, ничек елатмакчы буласың син мине? Кемгәдер жалу бирүеңнән курыкмыйм, башыма таш белән орсаң гына инде...
— Таш әрәм итеп тормам, апа.
— Соң?
— Соң түгел, вакыты килер, белерсең. Ашыккан ашка пешкән...
Һаҗәр апа мондый җавап көтмәгән иде шикелле, кызарынды. Ул үзалдына сөйләгәндәй:
— Кызык, бик кызык бит әле бу. — дип куйды.
— Кызыгы алда аның. апа. — диде Гайфи. мәгънәле итеп. — Мине син озак, бик озак искә алырсың әле’ Бу мәктәпкә мин яңадан эз дә басмаячакмын, көз көне рус мәктәбендә укый башлыйм Шуңа күрә синең фәнеңнән көзге сынауга калдым ни дә, калмадым ни миңа
Ярсудан Һаҗәр апаның какча чырае алаланды Җирән аның үзенә ташлануын көтеп тормады, букчасын култык астына кыстырып, ачык тәрәзәдән тышка сикерде
Укытучы аның артыннан тешләрен шыгырдатып:
— У-у-у. разбуйник! —дип калды
Гайфинең әтисе Баһави абзый — урманчы Кайчан да аны ат өстендә күрәсең Кызык кеше ул Кабарынган күркә белән бер. Авылдашлары. Хәчтери Баһавиның сүзләре авызыннан түгел, бөереннән чыга, диләр көлеп Ябык гәүдәле, кышын да. җәен дә башына мескен бүрек киеп йөргән бу агай хуҗалыгында аркылы ятканны буйга да алып салмый Аның өендә бөтен эш хатыны Газизә апа өстендә. Ләкин Газизә апа иреннән беркайчан да зарланмый. Кешеләр. Баһавига ир булып селкенеп йөрү харам аңа. диләр. Баһави абзыйның иң сөйгән шөгыле — ләчтит сату.
Гайфи тәрәзәдән сикергәч өйләренә кайтып китмәгән, безне көтеп торган Без чыккач ул
— Әйдәгез, малайлар. Чәтертәнгә барабыз, — диде.
— Үрдәк йомыркалары җыяргамы? — дип кызыксынды Сөләй.
— Теләсәк, аларны да җыярбыз Тик хәзер үрдәкләр утыра, йомыркалары ашарлык түгел инде аларның.
— Башта кайтып тамак туйдырырга кирәк. — диде Кәрим.
— Кем сиңа хәзер үк барабыз ди9
Без өйләребезгә таралып ашап-эчкәч. Чуал күперенә җыйналдык
Чәтертән — сазлык. Кыр үрдәкләре, тәкәрлекләр, тартарлар, бытбылдыклар дөнья анда. Сазлыкның бер читендә Питрәй спирт заводына ягарга торф чыгаралар. Эре саман кирпечләр кебек киселгән торф штабельгә челтәрләп өелеп, кояшта киптерелә Торфлык — тузбашлар оясы Анда аларның метрдан аз гына кыскараклары да. карандаш озынлыгындагылары да. чыбыркы кебек юаннары да, камчы шикелле нечкәләре дә бар Мирсәет абый, юаннары аларның — ана. нечкәләре ата еланнар, ди.
Тузбашның агусыз икәне, тешләсә дә зыян китермәве беребезгә дә сер түгел. Әмма Гайфидән башкаларыбызның аны тотканы юк. Гайфи исә тузбашларны тотып кына калмый, тоткач муенына урый. 44
куенына тыга, кесәләренә салып йөри Узган көз хәтта бер тузбашны букчасына салып мәктәпкә дә алып килгән иде Мирсәет абый аны. фармалинлы су тутырылган пыяла банкага урнаштырып, биология кабинетындагы шкафка куйды Былтыр җәй көне Сөләй дә Чуал буенда керәшә оясы караганда бер тузбашны белмичә тоткан булган Көз көне укый башлагач, ул бик озакка кадәр, күзләремне йомсам. t кулыма елан урала итеп тоям, дип йөрде
Гайфи өсте капкачлы бәләкәй агач чиләк тоткан иде Чәтертәнгә * торфлыкка юнәлдек.
— Анда безгә нәрсә калган, кыр үрдәкләре камышлыкта бит. f камышлыкка барыйк. — диде Кәрим. Чәтертәнгә җитәрәк. х
— Тузбашлар калган. — диде аңа Гайфи — Син теләсәң, бар. * кыр үрдәкләрен кара, миңа алар кирәкми 5
— Мин дә тузбашлар янына бармыйм. — диде Сөләй. тукталып * — Сиңа ул нәҗесләр кызык булгач та. без җирәнәбез алардан > Гайфи миңа борылды
— Син дә бармыйсыңмы. Ирек7 8 9 10 11
— Миңа барыбер
Кәрим белән Сөләй камышлык арасына борылдылар, без Гайфи белән ары киттек Аяк астында дерелдәп торган бер түмгәктән, менә батам, менә батам дип шундый ук дерелдек икенче түмгәк өстенә сикергәлән йөрергә үрдәк күрмәгәнме мин7'.
Торфлыкта авыр ис Баш өстендә генә чыелдашып тәкәрлекләр оча.
Гайфи аларга.
— Ояларыгызны туздырырга килмәдек, зинһар, чинамагыз юкка. мөгезле шайтаннар! — диде, йодрык селкеп
Тәкәрлекләр Җирәнне тыңламады, баш түбәләрендәге бер тотам озын кара йоннарын кабартып, кычкыруларын белделәр
Торф штабельләре арасында без берничә тузбаш очраттык Ләкин Гайфи. кечкенәләр болар, миңа сазаганнары кирәк, дип аларны тотмады Без. торфлыкны аркылыга-буйга әйләнеп, тагын ике зур. юан тузбаш тоткач, кайтырга чыктык
— Нигә кирәк алар сиңа7 — дип кызыксындым мин яңадан
— Күп белсәң тиз картаерсың. Ирек дус Хәзергә белми тор Гайфи көлде Нигә шул кадәр кире, үзсүзле икән ул7
— Үзең дус дисең, үзең яшерәсең, дуслык шулай булмый
— Буаз еланнар болар, үрчетергә уйлыйм мин аларны. бик беләсең килсә
— Ник үрчетәсең7
— Кирәк
— Әллә елан ашыйсыңмы син7
Дустымның күзләре дүрт булды
— Җүләр дисеңме әллә мине7 Акылдан шашмадым әле елан ашарга Тик кара аны. бу тузбашлар турында берәүгә дә теш агартма Кәримгә дә. Сөләйгә дә. бүтәннәргә дә Кирәк алар миңа Нигә кирәк булганнарын соңыннан белерсең
Гайфи тузбашларны ни өчен тотканын тәки әйтмәде миңа
7 Икенче көнне мин Сөләй белән Чуалга балык тотарга төштем
Кәрим белән Гайфи безгә иярмәделәр Берсе, өйдә эш бар. икенчесе кәефем юк. дип сылтау тапты
Балыкка Сөләй белән генә төшсәк тә. уңдык тагын Тын тугайдан кызыл канатлы бәртәсләрне берәм-берәм чүпли торабыз
Юлыма Бәдәр җиңги очраса, гел шулай минем, — ди. Сөләй
калкавычыннан күзләрен алмыйча — Мәктәпкә барганда аны күрсәм. дәресләрне әзерләмәсәм дә. «кытый» алмыйм. Бүген дә монда төшкәндә аны очраткан идек, күрәсең, балык кабып кына тора Әллә ни зурлар түгел түгелен. әмма кыздырырга бер дигәннәр. Тагын бер-ике чабак та капса, бүтән утырмыйбыз, кайтабыз аннары.
Рәхәт балык тотуы1 Көн җылы, тын Черкиләр дә бимазаламый Талларда кошлар сайрый, шомыртлар бөтен әйләнә-тирәгә хуш ис таратып, ак күлмәк кигән кызларга охшап, шау чәчәктә утыралар Кармакка селәүчән кидереп суга саласың, шундук калкавыч селкенә — балык чиртә башлый Кармакны вакытында судан тартып чыгарырга өлгермәсәң. селәүчәннән җилләр исә. Монда гел балык капмаса да. тынчу, кысан класста утыру түгел инде бу. Безнең эшләр хәзер шәп. каникуллар башланды дәресләргә әзерләнәсе дә. һәр иртәне мәктәпкә ашыгасы да юк.
Сиздерми генә яныбызга Миләүшә килеп чүгәләде. Яланаяк, башына тузганак чәчәкләреннән бик матур такыя үреп кигән, йөзе шат
— Кабамы балык7 — дип кызыксынды ул. шыпырт кына.
Мин чиләккә ымладым
— Әнә кара
— һе. никадәр! Икегезнекедәме бу7
— Юк. минекеләр менә бәйдә. — диде Сөләй. мактанып.
— Икенче төшкәндә миңа да әйтегез яме. Ирек
— Балык каптыра белмисең ич син.
— Өйрәтерсең
- Мәле каптырып кара, рәт чыгарлыкмы икән7
Мин Миләүшәгә кармак сабымны тоттырдым Ул. кармакны судан чыгарып селәүчәнен чын балыкчыларча тикшергәч, аңа төкерде дә су читенә үк басып:
Балык кап. яр буенда ялтырап ят! — дип кармак җебен тыныч тугайга ыргытты.
- Карап карыйк, нәрсә кабар7 — дидем мин Миләүшә кулындагы кармагымның калкавычына текәлеп.
Сөләй кеткелдәп көлде
Болай җиренә җиткереп әфсен укыгач, нәрсә капсын, бака кабар!
Шул мәлдә үк Миләүшәнең калкавычы тын тугай өстендә кечкенә боҗралар уеп уйнаклый да башлады
— Ал инде, ал1 — дип инәлдем мин Миләүшәгә. — Селәүчәнне ашый да китә бит хәзер, авыз ачып каласың. .
— Китми торсын' — Кыз кармак сабын ашыкмый гына үзенә тартты һәм зур гына бер чабак өстебездә ялтыравыклы дуга ясап, яшь үлән кыяклары арасына барып төште.
Менә бу балык дисәң дә балык' — диде Сөләй. көнләшеп. — Хәзер минем кармакны сал син Миләүшә. Кулың җиңел икән синең Кыз каршы килмәде. Сөләйнең кармагын алып, су читенә басты Без яңадан тын да алмый аның калкавычына текәлдек.
Шулчак яр өстеннән Гайфинең:
— Менә алар кайда икән, эзли-эзли җаным чыкты. — дигән сүзләре ишетелде. — Ничек, шәп кабамы балык7
— Ярыйсы болай.
Гайфи яр өстеннән безнең янга төште һәм хәйләкәр елмаеп:
— Сезгә сөенче әйтергә килдем. — диде.
— Нинди сөенче7
— Бичура үкерә. Бичура елый, бөтен авылны сасытты.
— Нәрсә булган аңа7
— Өендә еланнар үрчегән, ди
— Нинди еланнар7
— Нинди икәннәрен белмим үзе кебек үк зәһәрләрдер инде.
Мирсәет абый барып икесен тоткан, тагын бар. имеш Бичура капкасы төбендә үкереп утыра, анысын үз күзләрем белән күрдем Өйгә кайтып керсәм өстәлемдә елан бөгәрләнеп яткан, идәндә дә елан, дип сөйләнә Аның сандыгы эчендә дә күәсендә дә. бүтән җирләрендә дә бардыр әле алар
Мескен ничек торыр инде ул өендә9 — диде Миләүшә. Һаҗәр н апа өчен борчылып
— Таптың кызганыр кеше' Торыр, ник тормасын Үзе үк куып < җибәргән әнисен Чаллыдан кабат чакыртып китерер —диде Гайфи. _ тантана итеп Ул елмаеп миңа күз кысты Тузбашларны нигә тотка- = нымны инде төшендеңме, янәсе я
Төшенмәгән кая. төшендем. Җирән Аларны укытучы өенә җибә- * рер өчен тотканыңны белсәм. Һаҗәр апа нинди генә начар кеше бул- s масын. моңа юл куймас идем дип уйладым мин Чыннан да. хәзер = ничек торыр ул өендә7 Еланнарның анда күпме икәннәрен белсә, бер > хәл иде. белми бит u
Балык каптыруның миңа кызыгы бетте Кармагымны җыеп чиләгемне алдым да өйгә юнәлдем Бераздан Гайфи артымнан куып җитте
— Әгәр еланнарны мин җибәргәнне кешегә әйтсәң, үз өегезгә урманнан зәһәр еланнар алып кайтып җибәрәм —диде ул миңа янап
— Мине син үзең күк җүләр дисеңме әллә7
— Җүләрлек түгел бу. гаделсезлек өчен үч алу
— Кансыз син
Шуны жәллисеңме7
— Жәллим Пионерлар бит без
— Һаҗәр апа да комсомолка алайга калса Нигә ул укучыларны җәберли, нигә үч итеп көзге сынауга калдыра’
— Бу турыда без минем әтигә, җә Җәгьфәров абыйга әйтик
— Алар аны игә китерерләр дисенме7 Бөкрене кабер генә төзәтә, ди әнә Камали бабай
— Мин аны игә китерерләр дим Тик аннан алда өченче еланны Һаҗәр апа өенә кереп, үзеңә тотарга кирәк
— Өченче елан юк анда Аны мин кичә өйдә мәчедән будырдым
— Алдашасың.
— Кояштыр менә' Мәчеләр елан тоталар, дигәнне ишеткәнем бар иде. шуны сынап карадым Эһ тә итмәде мырауҗан. буды
Минем күңелем тынычланып китте
— Аның өенә ничек кердең соң син7
— Суга киткәнен сагалап тордым Кергәч, бер еланны өстәленә, икенчесен гөл төбенә ташлап чыгып сыздым
— Җүләр син күрсә җаныңны алган булыр иде бит ул, шулай үч алалармы7
Гайфи дәшмәде, иңемә кулын салып, тирән көрсенде Мин моны аның эшләгән акылсызлыгы өчен үкенүе дип аңладым
Алтынчы бүлек
Миләүшәнең иң яраткан эше — көтү куу һәр иртәне ул миңа да тынгы бирми Сыерларын таң тишегеннән торып сава да. безгә кереп мине
— Ирек, әйдә тор. көтү куабыз. — дип уята.
Мин йокым бик килсә дә торам Көтү куар өчен түгел. Хәйрүш абзыйның туплауда курай тартканын тыңларга торам Йокымны качырырга битемне бер куш уч салкын су белән чылаткач. Мүкләкне
урамга чыгарам Миләүшәне капка төпләрендә ала сыерлары көтеп тора. Офык читеннән иренеп кенә кояш күтәрелә бара. Аяк астындагы яшь чирәм кыякларында чык бөртекләре ялтырый. Һәр йорттан берәм-берәм сыерлар, сарыклар, кәҗәләр чыгып, урам буйлап туплауга атлыйлар. Кинәт иртәнге тын һавада авыл башыннан курай тавышы ишетелә башлый Миләүшә белән без терлекләр аяк астыннан ялкау гына күтәрелгән тузан исен дә сизмичә, сыерларыбызга тагылып, авыл башына таба сихерләнгәндәй атлыйбыз. Без туплауга барып җиткәндә көтү инде җыелып беткән була.
— Мәмрәп йоклап ятар чакта ник йөрисез сез. балалар? — дип каршылый безне Хәйрүш абзый — Үз сыерыбыз белән сезнең Мүкләгегезне мин дә алып килә алам бит монда. Юк. сезгә таң тишегеннән күз ертып әбәзәтелне туплауга килергә кирәк. Ярар инде, бер килгәч, әйдәгез, терлекләрне тау итәгенә алып чыгарга булышыгыз алайса Син. Ирек, әнә теге сакалбикәләрне бакчаларга җибәрмә, син. кызым, ашлык басуы ягын кара
Көтү авылны чыгып. Чуал буендагы карсак куаклар арасыннан тау итәгенә юнәлә. Ара-тирә терлек аяк астыннан тургайлар ук кебек күккә күтәреләләр дә. биектә чикләвек кадәр генә кара ноктага калып. сайрарга керешәләр. Алар миңа зәңгәр бушлыкта ара-тирә йөзгән мендәр кадәр генә сыек болытларга эленгән көмеш кыңгырау булып тоелалар.
Ниһаять, көтү тау итәгенә таралып үлән кырка башлый. Хәйрүш абзый терлекләрне күзәтергә уңайлы урын сайлап, туктап кала.
— Тирәгездәге матурлыкны карагыз, соклангыч бит. балалар.— ди безгә көтүче, як-ягына күз ташлап Ул башындагы киез эшләпәсен сала, кожанын җәеп җиргә җайлап кына утыра, озын чыбыркысын җыеп янына куя Аның тирләгән чал чәчләреннән сизелер-сизелмәс кенә пар күтәрелә, калын кашлары астындагы соры күзләре кысыла төшә, битендәге җыерчыклары тирәнәя.
Без дә җиргә чүмәшәбез.
— Сез нәрсә дә булса сөйләвемне көтәсез инде. — ди Хәйрүш абзый безгә елмаеп. — Нәрсә турында сөйлим икән соң?
Мин тирәбездәге абагаларга күреәтәм.
— Менә алар турында сөйләгез.
— Абага турында Мирсәет абыегыздан сорарга иде сезгә. Ул бик яхшы белә булыр абаганы Ә мин фәнчә сөйли белмим. — Хәйрүш абзый янындагы бер абага яфрагын өзеп, аны җентекләп карады — Әйдә, сорагач, үзем белгәннәрне сөйлим алайса Безнең әти мәрхүм, абага бик борыннан килгән үлән булырга тиеш, шахтада күмер катламнарында да аның сурәтен күргәнем бар минем, дия иде. Яшь чагында шахта казыган кеше иде ул Мал ашамый абаганы — туклыксыз. каты ул Чәчәк атканын берәүнең дә күргәне юк абаганың, сабагы да булмый, әмма орлыклары була Орлыклары яфрагының аскы ягына тезеләләр Керәшеннәрдә кызык кына риваять бар абага турында Җәй уртасында аларның Питрау дигән бәйрәмнәре була. Шул бәйрәмгә каршы төндә әлеге абага чәчәк ата. имеш. Чәчәге гади бул- мыи. күзләрне камаштыргыч нурлар сибеп яна. аны җен-пәриләр, төрле убырлар, өрәкләр бик тә хәтәр саклыйлар, имеш. Шул шайта- ный көчләрдән тамчы да курыкмыйча абага чәчәген өзеп алып авызыңа капсаң, дөньяда нәрсә теләсәң, шуңа ирешәсең, имеш Тик абага чәчәген саклаучы җен-пәриләр, убырлар аны авыздан төкертергә тырышып таңга кадәр җәфалыйлар, шуларның җәберләүләренә түзәргә, авызыңны ачмаска кирәк, ди Бу сөйләгәнем әкият, кәнишне. Абага турында минем бөтен белгән нәрсәм шул гына, балалар Юк-бар такылдаганчы, тургай булып сайрап күрсәтим әле сезгә. — Хәйрүш абзый куеныннан кураен тартып чыгарып иреннәренә тери
Мин ирексездән күзләремне йомам Колак төбемдә үк тургай моңы ишетелә Башта талгын гына, аннары көчәйгәннән-көчәя барып әйләнә-тирәгә тарала, башка авазлар кинәт юкка чыга Гүя. мин күктә, биектә тургай янәшәсендә үк канат җилпим Аста — чәчәкле болын бормаланып-бормаланып аккан Чуал. Каршы тау. урман, иген ф басулары Йөрәгем, күкрәк читлегемне ватып чыгардай булып, ашкы- _ нып тибә Бөтен тирә-юнемдә нурлар салават күперен хәтерләткән 2 аллы-гөлле, яшелле-зәңгәрле кызыллы-сарылы сихри нурлар *
Курай тавышы тынгач мин күзләремне ачам Хәйрүш абзый х — Бүгенгә җитәр, барыгыз кайтыгыз инде, балалар. — дип эшлә- * пәсен киеп, урыныннан торды а
Бик аз. бик аз уйнады ул, мин аны көне буе тыңларга да риза * бит s
Миләүшә
— Без иртәгә дә килербез, яме. әти. — ди
Хәйрүш абзый көлә
■— Ихтыярыгыз. Көтү кууны йокыдан артык күрсәгез, килә бирегез.
Ул кала, без авыл ягына юнәләбез. Минем колак төбемдә һаман тургай тавышы чыңлый Күктәге тургайлар тавышы түгел, сихри, бөтенләй бүтән тургай тавышы. Мин аннан озак, бик озак арына алмыйм
Авылга җитәрәк Миләүшә миңа:
— Ирек, син сер саклый беләсеңме’ — диде
— Беләм бугай Нигә сорыйсың’
— Мин сиңа бер нәрсә күрсәтсәм, аның турында берәүгә дә әйтмәссеңме’
— Әйтмәм, күрсәт
— «Валлаһи- дип ант ит
— Валлаһи Әгәр әйтсәм, күзләрем чәчрәп чыксын
Миләүшә, бераз икеләнеп торгач, алъяпкыч күкрәкчәсе астыннан бөти итеп төрелгән кәгазь чыгарып, миңа сузды
— Мә, кара
Бөтине сүткәч мин гаҗәпләнүемнән туктап калдым Анда бик матурлап чәчәк төшерелгән һәм
■Миләүшә! Урамнарны чыккан чакта Түгелде сәйләннәрем Әйтче миңа, пажалысты. Кем синең сөйгәннәрең’ Жавап хаты көтәм Син аны чишмә янындагы тишекле таш астына иртәгә үк язып сал •_ - дип сырланган иде Чәчәкләрне шулай матур итеп малайлар арасында тик Сөләй генә төшерә белә Кулы да аныкы Менә Тәкәрлек ничек килештереп язган' Аңардан көнләшеп тә куйдым Миләүшәне кемнең дә булса сөя алуы, аңа шушындый хат язу мөмкинлеге гамемә дә керми иде Моңарчу ул миңа классташым, күршем генә иде Бүтән кызлардан аермасы һич юк иде, менә инде аңа гыйшык хаты язганнар Кем язган бит әле’! Минут саен борынын тарта торган тырпык колаклы сипкел оясы Сөләй язган Бу сәер хатны укыгач әнисенеке шикелле үк җыйнак гәүдәде. очы күсе койрыгына охшаган юка толымлы Миләүшәне бөтенләй алыштырып куйдылар төсле тоелды миңа
Жавап яздыңмы’— дидем мин аңа. бөтине кире биреп
— Бик кирәге бар. җавабымны бөтен кешегә күрсәтеп көлер иде бугай Минем кемне сөюемдә аның ни эше бар*
Мин көлеп җибәрдем
— Кемне дә булса сөясеңмени инде син’
Миләүшә кып-кызыл булды Аннары миңа әтисенеке кебек үк соры күзләрен текәп
Сөям шул. сөям. — диде һәм кинәт борылып Чуал буена йөгерде
4 .к $. м » 49
Мин баскан урынымда катып калдым. Менә, беләм дип йөр кешене' Кемгә гашыйк икән ул. кемгә’’ Авылдагы бөтен малайларны берәм-берәм күз алдымнан үткәрдем, тик алар арасында Миләүшәнең күңелен яулардай берәүгә дә туктала алмадым
2
Төнге урман — сүрән ай яктысында тылсым оясы, сихри дөнья. Ул әкият патшалыгы сыман шомлы да. мәһабәт тә. куркыныч та. искиткеч гүзәл дә Һәр агач, һәр куак, һич уйламаган җирдә кукраеп утырган һәр черек төп төнге караңгыда көндезгечә түгел, ничектер җанлы серле булып тоела Төнге урманда һәр адымыңны чишелмәслек табышмак сагалый кебек Аяк астында чыртлап сынган һәр чыбык кисәге, һәр кыштырдау тавышы, һәр аваз күңелгә шом сала, сулышны кыса Аланлыкларда ай нурларына коенып утырган яшь каеннар әйләнә-тулгана биеп китәрләр, агачларның түбәнге ботаклары көчле кулларга әверелеп сузылырлар да. искәрмәстән эләктереп җирдән аерырлар төсле Шырлыклардагы төн карасыннан, күзләрендә ут уйнатып, шаркылдап көлә-көлә. килбәтсез кулларын җәеп, шыксыз шүрәле килеп чыгар сыман.
Камали бабай белән без. унлап малай, урманда атлар саклыйбыз. Өсләребездә барыбызның да йә иске тун, йә иске бишмәт, йә таланып беткән сырма һәркайсыбызның кесәсендә пәке Урманда төнлә ни булмас, пәке — корал. Аны тиз генә язып кулыңа кысып тотасың, бү- ре-мазармы. бүтән берәр нәрсәме яныңа килеп карасын, кизәнеп кадыйсың. эх тә итәргә өлгерми аягын суза Көлдә пешкән бәрәңге исе дә төрле ерткычларны, урман пәриләрен кеше янына якын җибәрми, ди. Ул хәзинә дә җитәрлек бездә — учак астына ярты капчык күмдек әнә.
Атларны кичтән үк Әләкси әрчүенә тышаулап җибәргәч, без караңгы төшкәнче шырлыктан төне буена җитәрлек чыбык-чабык җыеп килеп учак тергездек Хәзер менә шуның тирәли тезелеп, бәрәңге пешкәнне көтәбез Без — дүрт дус: Кәрим. Гайфи. Сөләй һәм мин Камали бабай янәшәсендә — иң дәрәҗәле урында Кәрим учактагы ялкыннарга карап, бөтен урманны яңгыратып җырлый:
Без кабызган утлар сүнмәс алар.
Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә
Шөлдер белән күңелле Аның җырламаган чагы сирәк. Нинди генә җырын да дөньяңны онытып тыңлыйсың.
Без үскәндә урман, басуларың.
Болыннарың миңа ят иде.
Алпавытлар белән байгуралар
Хуҗа иде сиңа, баш иде
Кәримнең җырлавы тынып торган арада атларыбызның урман әрчүендә пошкыра-пошкыра үлән кырыкканнары, колыннар муенына тагылган кечкенә кыңгырауларның ара-тирә көмеш тавыш белән чыңлап куюлары ишетелә.
Учакка чыбык-чабык өсти торабыз, ул. шарт-шорт килеп, очкыннар чәчрәтә-чәчрәтә яна.
Камали бабай
— Утка бик якын утырмагыз, балалар, өстегезгә очкын төшәр, сак булыгыз.— дип безне кисәтә тора
Без сабырсызланып бәрәңгеләрнең тизрәк пешкәнен көтәбез, һай тәмле дә була бит ул урман учагында пешкән бәрәңге! Аның үзенә генә хас исе ни тора Кайбер атлар кушаяклап сикерә- сикерә учак янына киләләр Камали бабай шундук урыныннан калкып ат янына бара
1ыгызрак тышауладылармыни җанашым аякларыңны авырттырамыни’ Кая тикшерим әле Тыгызрак икән шул Хәзер бушатабыз аны Менә булды Бар. җанашым, иптәшләрең янына аша. ял ит.
Ат. картның сүзләрен аңлагандай, борылып китеп бара
Атларны Камали бабай шикелле чын-чынлап яраткан бүтән * кешене очратканым юк әле минем Камали бабай өчен һәр бахбай 5 җанаш, ул теләсә нинди ат белән дә сәгатьләр буе сөйләшә ала « Атлар аны аңлыйлар кебек Ат белән тупас кыланганыңны, аңа ♦ сукканыңны күрсә елап үл. Камали бабай сине бахбайлар тирә- | сенә якын да җибәрми
— Бар. наным, тай бу тирәдән, сиңа Газраил гына юлдаш < булырлык.— ди *-
Малайларга гына түгел, олыларга да шулай.
Менә учак янына бер колын килде Ул утны гомерендә беренче кат күрә бугай, безнең башлар аша сузылып аны иснәргә, u ялкын телләрен йомшак иреннәре белән ялмап карарга чамалый Без аңардан тын гына көләбез
Шулай озак та үтмәде, урман тынлыгын ярып, якында гына ат кешнәде Кешнәү тавышын ишеткәч, колын учактан борылып, мин монда әни. монда, борчылма, дигән кебек кешни-кешни караңгылык эченә чапты.
— Караңгыда колыннар үз әниләрен ничек бутамыйлар, таныйлар икән ’ — диде малайларның бере»
— Аттан да акыллы хайван җук.— диде аңа Камали бабай учак көлендәге бәрәңгеләрне кулындагы таягы белән уттан берәм- берәм читкә тәгәрәтеп — Җәш чакта минем бер туры алашам барые Тышаулаганны бер дә җаратмыйдырые шул Болында тышаулап җибәрсәм, кушаяклап сикерә-сикерә үз артымнан ук кайтып җитәрие Бүтән комагай атлар шикелле шуның беркайчан да игеннәр таптаганы да. эзли-эзли җыгың чыгардай җиргә олакканы да булмады Вакыты җиткәч, турыбызга үзе кайтып капка биген авызы белән ачарга азапланырые Бер кышны шулай Чуалдагы бетен тегермәннәрнең бүәләре китте Суыксуның күрәзә Нәбиулла Исмай байга ачу итеп. Чуалта терекөмеш җибәргән, бүзләрне шул җар- ган. дип сүләделәр Энесе Исхак байда бер җыл хезмәтче булып бернинди хак та алмаганга эшләгән ул аны диделәр Тегермән бүзләренең терекөмештән китүләре хак булгандырмы җуктырмы белмим, кешеләрдән ишеткәнемне әйтәм Берзаман безнең өйдә он бетте Чуалда он тарттырырга бер тегермән дә эшләми Он булма-гач, арыштан ботка пешереп карадык гәме җук. тиз җепкертте Онсыз торып булмый бит алашамны җиктем дә чана төбенә бер капчык арыш салып, киттем Кесәләү тегермәнен.' Анда бер тәүлек чират көтеп җаткач. тарттырдым арышны Мин тегермәндә җаткан арада көн бозылды, чыкты буран Кайтасы җир байтак — унҗиде чакрым Буран басылганны көтеп җатырга чама җук атның да азыгы бетте, үземнең дә ашарыма шымытыр Кем әйтмешли. бүрек белән киңәштем дә. чыктым кайтырга Караңгы төшәргә күп калмаганые инде, буран галәмәт тә көчле котыра әйләнә-тирә түгел, атның дугасы да күренми Алашам тегермәннән чыгып күп тә китмәде юлдан язды Аны кире борырга итәм тыңламый корсагыннан көрткә бата-чума алга баруын белә Караңгы да төште Чамам буенча без инде Никкүчтемгә күптән җитәргә тиеш җук ул Миңа атым гел бер урында әйләнә гөсле Башыма берсеннән-берсе шомлырак ейлар кер» бетүем шушы икән кайтырга үз башымны бетерергә чыкканмын дип каударланам Үкенеп бетә алмыйм буранда өйгә ашыгуыма Атны туктатып берәр төрле ут мазар күренмәсме дип чанага басып як-ягыма да каранам этләр өргәнне
ишетмәмме, дип тыңланам да Җук. ут та күренми, буран улавыннан бүтән тавыш та ишетелми Бер заманны сизәм. атым каты юлга чыкты Эчемә җан кереп китте, булдырды малкай, җулны тапты, дип уйлыйм Бераз баргач туктады бу Әйдә җул табылгач туктама инде, дип дилбегәне кагам Кузгалды да читкә борыла башлады атым Дилбегәне тартам, тыңламый Шуннан суң аны туктатып. чанадан төштем дә. җул катысына чыгардым Атым җул буйлап аз гына барды да тагын борыла башлады Дүрт-биш тапкыр шулай итте Ни булды моңа, дип уйлыйм Җулны бер тапкач җу- галтасы килми, аның нинди дә булса авылга илтеп кертәсен беләм. Тегермәннән чыккач, җил җүнәлешен чамалаганыем. шуңа җулыбыз Бәешкә алып кайта сыман тоела Алашам җулдан җаңадан да читкә керә башлагач мин чанадан төшеп, аны тезгененнән тотып бераз алып бардым Малкай күндәм генә китте шуннан суң Мин башыма капчык бөркәнеп элеккечә үк чана төбенә йомарландым Сөяклә- ремәчә туңудан тешләрем тешкә тими Җарлы кешенең элек кием- салымы авыл эчендә генә җөрерлек булаые бит аның Өстемдәге бөтен аламаларым буранда юешләнеп, шакраеп катты аяк-кулла- рымны сизмәс булдым Күпмедер вакыттан суң этләр өргәне ишетелде Йә. ходай, җыясы ризыгым бетмәгән икән әле. кайтып җиттек. дип сөендем Үзем башымны капчык астыннан чыгарып ка-рамыйм җатам чанада, атның капка төбенә кайтып туктавын кө- тәм Туктады бу бервакыт. Капка ачарга дип сикереп чанадан төштем Үземә-үзем ышанмыйм, безнең капка түгел алдымда, шулай да таныш капка кебек Бәештән җегерме чакрымдагы Наҗар авылындагы баҗай капкасы булып чыкты ул. Бөтенләй кире җакка киткән булганбыз Ат Бәеш җагына борылырга иткәч, аны үзем бутаганмын Җугыйсә ничәмә-ничә тапкыр кирегә борылырга итте, җанашым Шуннан суң Наҗарда кунып, икенче көнне буран басылгач авылга кайттык Ат акыллы, дөньяда иң зирәк хайван ул. балалар Теле генә җук. кеше күк сүләшә генә белми Аңлавын бездән күбрәк аңлый, белүен бездән күбрәк белә
Камали бабай туры алашасы турында сөйли-сөйли ризыкны көлдән казып чыгарып бетергәч, без бармакларыбызны авызларыбызны пешерә-пешерә бәрәңге ашарга керештек.
— Хәзер җен-пәриләр килмиләр дә килмиләр инде безнең янга,— дип куйды Идрис исемле малай, як-ягына каранып.
— Килсеннәр, кем алардан курка7 — диде аңа Сөләй.— Әнә утлы кисәүләр никадәр, алдык, тондырдык Кая керер тишек тапмаслар1
Камали бабайга җен-пәриләрне искә алу ошамады
— Тәмле авызыгызны тәмсезләп минем алда җук-бар турында гәп сатмагыз, балалар Җәшем җитмештән артты менә, әмма да ки бернинди җен-пәри дә очратканым җук моңарчы Моннан суң да очратмам аллаһы теләсә.— диде ул — Халыкта тагын өй иясе, абзар иясе бар абзар иясе атларны бик җарата. аларның җалларын үрә дип сүлиләр Мин шулай бер заман туры алашамның җалы үрелгәнен күрдем Сүттем моны Икенче көнне тагын үрелгән бу Балалардан, сез үрмәдегезме, дип сорыйм, җук. диләр Абзар иясе үрә болай булгач, бүтән түгел, дим үземә. Сагалап җатып күрергә булдым моны Җәйге шушындый айлы төние, абзар түбәсенә менеп җаттым Ат улакта печән кетердәтә, мин күзәтәм. Күрәм бервакыт тынычсызлана башлады малкай Җалында берни җук үзенең Күземне ачыбрак карасам, атның җалында ниндидер ак нәрсә бөтерелә Үзе чыек-чыек килә Абзар түбәсеннән сикереп төшеп эләктереп алдым моны Ләтчә икән, муенын борып чөйдем. Шуннан ары атның җалын үрүче булмады
Камали бабай гел шулай, аның янында куркыныч нәрсәләр турында искә алырмын димә, сүзне шундук икенчегә бора, сөйләт
ми Бүтән берәү әллә ниләр ялганлар иде. ул үз башыннан кичкән, үзе күргән нәрсәләрне генә сөйли.
— Иң җавыз жан иясе — кеше Аңардан да җаман берни җук.— ДИ ул.
Дәү калай чәйнеккә җиләк яфраклары салып, чәй кайнатып эчкәч без малайлар әрчүгә төркем-төркем булып йокларга тарал- * дык Камали бабай учак янында калды
— Озакламый яктыра да башлар, балалар, сез черем итегез < Атларны да. сезне дә үзем саклармын.— диде ул
Без. дүрт дус. әрчү читенә китеп, башкалардан аерым яттык =
Гонге күктә никадәр йолдыз! Алар учак янында гына күрен- - мәгәннәр икән Әнә. күкнең бер читеннән икенче читенә көзге кара < җир өстенә саран гына иңгән беренче карга охшап. Киек каз юлы * сузылган Әнә Ай янында Зөһрә йолдыз Җидегән. Тимер казык = һәм тагын әллә нинди йолдызлар
Гайфи дә күккә карап ята икән Ул
— Карагыз әле. малайлар. Айда, чыннан да. көянтә-чиләкле кыз бар икән бит.— диде.
Кәрим аңа каршы төште
— Андагы таулар сиңа кыз булып күренәләр. Гайфи дус
— Айда нинди тау булсын юк сүз.— диде аңа Сөләй — Зөһрә кыз ул Мин дә ап-ачык күрәм ул кызны Халык белми сөйли дисеңме?
— Ялгыз нарат төбендә дә хәзинә бар диләр иде. — дидем мин. — булдымы?
Шундук күз алдыма аның Миләүшәгә язган чәчәкле хаты килде
— Ялгыз нарат төбе — башка Ай—башка
— Әйдәгез. Зөһрә кыз турында Камали бабайдан сорыйбыз?
— Җавабын сорамасак та. беләм. жук. диячәк Яхшысы, әйдәгез. һәркайсыбы.з күктә үз йолдызыбызны билгелик.— диде Гайфи
Кәрим шундук торып утырды
— Ай янында якты йолдыз, минем йолдызым гына
— Синеке генә түгел ул. әллә кемнәрнеке дә Без дүрт дус бит. бергә булсын безнең йолдызларыбыз да,— диде аңа Сөләй
— Алайса Җидегәндәге йолдызларны билгелик
Җидегән йолдыз койрыгы
Борыла микән таңнарга'' Булыр күктә безнең атлы Яп-якты йолдызлар да1
Менә Шөлдер дисәң дә Шөлдер, теләсә нинди җырның сүзләрен үзенчә үзгәртә дә куя
Гайфи шундук
— Мин үземә Җидегән чүмеченең астагы иң кырый йолдызын алам Син. Кәрим, аның янәшәсендәген ал Өстәге кырый йолдыз Сөләйгә. чүмечтәге калган дүртенче йолдыз Иреккә булсын Килешәбезме шулай9 диде
— Килешәбез.— дидек бертавыштан
Мин үз йолдызыма текәлдем Ул миңа елмаеп күз кыскандай булды Шәп икән күктәге үз йолдызыңа карау1 Моңарчы ничек беребезнең дә уена килмәгән ул. төнге күкне тәүге күрүебез генә түгел иде ләбаса9
— Йоклыйк егетләр, иртәгә сөйләшербез, әнә инде таң атып килә.— дип бүлде Гайфине Кәрим, башын тун чабуы астына яшереп.— Сөйләргә сүз бетми ул. йокы килә.
— Бетте, йоклыйбыз
Без дә башларыбызны өстебезгә ябынган бишмәтләребезнең чабулары астына яшердек
Мин кайдадыр якында гына чут-чут итеп сандугач сайрый башлавын ишеттем һәм шуны тыңлап йокыга киткәнемне сизми дә калганмын.
3
Миләүшә миңа Сөләйнең чәчәкле хатын күрсәткәннән бирле күземә чалынмаска тырыша Инде берничә кон иртәләрен, тор. әйдә котү куабыз, дип уятырга да керми.
Әни миңа.
— Миләүшәне нигә үпкәләттең, керми, моңарчы бик тату идегез. нәрсә булды сезгә? — ди.
Мин. белмим дигәнне аңлатып, иңнәремне җыерам.
— Берәр авыр сүз әйттеңме әллә’
— Юк. берни дә әйткәнем юк.— дим
Әни ышанмый
— Әйткәнсең.— ди.
Миләүшә безнең Мүкләкне дә үз сыерлары белән бергә минсез генә көтүгә алып бара Мин йоклап калам Ул кызый хат турында мине малайларга сөйләгәндер дип уйлыйдыр бәлки’ Сөйләдем, бик исем китте Сөләйнең сиңа язган гыйшык хатына.
Дөресен әйткәндә, чәчәкле хат та. Миләүшә дә күз алдымнан китмиләр Миләүшәнең һич көтмәгәндә үземнән читләшүе борчый мине Нәрсә булды аңа — үтерсеннәр, белмим
Ник мине көтү куарга уятмыйсың9 — дип керергәме икән әллә9 Керәм. тик бүген түгел, иртәгә керәм. Бүген колхоз Гыйльмулла абзыйның янган каралтылары урынына яңа каралтылар кору өмәсе оештыра дигәннәр иде. хәзер шунда барам
Әле күптәнме авыл урамы соры, шыксыз иде. инде танырлык түгел, ямь-яшел Аяк астына бәбкә үләненнән затлы йомшак келәм җәйгәннәр төсле, түрбакчалардагы агачларны куе яфрак төргән. .
Көн әле иртә булса да. кояш чамасыз кыздыра, бөркү. Чуал буеннан су коенучы бала-чага чыр-чуы ишетелә. Уйнаклый-уйнак- лый түбәннән генә карлыгачлар оча. Күк чип-чиста. анда бер генә болыт әсәре дә юк. Карлыгачлар түбәннән очсалар, кон бозыла, ди Мирсәет абый Ялганлый икән Дәһәр кадаяк. дип уйладым мин җир өстеннән үк тере уклар кебек очкан җитез карлыгачларны күзәтеп Аларның болай очуларына карап көн бозылса, төшкә җәй көне кар керсә, уянуга кыш булыр иде ул.
Мин Гыйльмулла абзыйларга барып җиткәндә өмәчеләр тирләп- пешеп эшлиләр иде инде Кем багана төпләре казый, кем багана утырта, кем кайчы, өрлек, бәбкәлек юна Маһитап апа кызлары белән йомычкалар җыеп йөри. Гайфи. Кәрим. Сөләй өчәүләшеп янгыннан калган кисәү башларын утынга турыйлар Өмәчеләр арасында Мирсәет абый да бар Калдырырсың аны мондый җирдән! Ул бүрәнә юнып ята. Биек маңгаенда, тар кылыч борынында тир бөртекләре. балтасын чапкан саен бит алмалары дерелдәп куялар. Өстендәге ак күлмәгенең җиңнәрен сызганган, изүе чишек. Кыска калдырып алынган сирәк аксыл чәчләре кояшта елык-елык киләләр.
Менә ул бүрәнәсен очына чаклы юнып чыкты да. билен язып, тирәсендәге кешеләргә
— Яңгыр була бүген, көчле яңгыр.— диде.
— Күктә бияләй кадәр дә болыт юк. каян килсен ул көчле яңгыр'1 — дип каршы төште аңа Лотфулла абзый.
— Менә әйтте диярсез — Мирсәет абый зур соры күзләрен бераз кыса төшеп елмайды.
— Бәхәсләшәбезме, мөгаллим9
— Оттырасың. Лотфулла кирәкми, бәхәсләшмә. Барометр хәтта. бүген давыл була, ди
— Кем. кем әйтә9..
— Кем түгел, һава торышын алдан күрсәтә торган махсус прибор әйтә. *
— Дөньяда инде андый нәрсә дә бармыни9
— Бар. Лотфулла.
— Ниндирәк соң ул? *
Мирсәет абый барометр турында сөйли калды, мин иптәшлә- S рем янына барып, аларга булыша башладым
Мирсәет абый, мәктәптәге кебек үк. авыл халкы арасында да < үзен бик гади тота Каникулда да эшсез ятмый ул Йә юныша ь йә мәктәп бакчасында кайнаша Аның дүрт умартасы бар Алар- s ны караганда кулына төтәткеч тә алмый, йөзен битлек белән дә £ капламый Ник бер корт чаксын үзен. Барысының да исемнәре A - авазыннан башланган дүрт малае бар аның. Кечкенәләр әле. Ике өлкәне гел әтиләре янында чуалалар Аларга да кортлар тими Әниләре Мотахара апа.
— Мирсәет бал кортларының әфсенен белә бугай ул Мине кортлар умарта янына якын җибәрмиләр, ә балалар белән аңа нишләсәләр дә тимиләр,— ди көнләшеп.
Әйе. Дәһәр кадаяк дип юкка атыйбыз биология укытучысын Зәһәрлеген беркайчан да күрсәткәне юк аның һәрвакыт тыныч ачык йөзле шәп кеше ул Үзен зурга куймый, кешеләргә кулыннан килгәнчә файда китерергә тырыша. Әнә өмәдә бүтән укытучылар юк. ә ул балтасын тотып килгән
Тош авышкач. Гыйльмулла абзыйның бөтен каралтылары инде эшләнеп бетеп килгәндә, кинәт кенә бик каты җил чыкты, бер мизгелдә бөтен әйләнә-тирә тузан болыты эчендә калды Җил. көчәй- гәннән-көчәя барып, аяк астындагы ваграк йомычкаларны һавага күтәреп бөтерә, өй. каралты-кура түбәләрендәге саламнарны күтәреп ата башлады. Ул да булмады. Чокырлы ягыннан бик ямьсез кара болыт килеп чыгып кояшны каплады Болыт куерганнан-куе- рып, ишелеп Бәеш өстенә килде Кон. кичке кебек караңгыланып, сизелерлек салкынайды Җил аның саен котырынды Өмәчеләр, эшләрен ташлап, үз хуҗалыкларына чаптылар Кинәт күзләрне камаштырып. чалтырап яшен яшьнәде һәм аның артыннан ук бөтен әйләнә-тирәне дер селкетеп күк күкрәде Күкрәү тынарга да өлгермәде. шаулап боз ява башлады Урман чикләвегеннән зуррак боз кисәкләре коймаларга, ишегалдында чәчелеп яткан бүрәнәләргә, өсләре әле капланмаган каралты корылмаларына шак-шок бәрелделәр, җирдәге чирәмне таныдылар Шундук бозга аралашып, тоташ стена булып, салкын яңгыр яварга тотынды Тагын чалтырап яшен яшьнәде, тагын күк күкрәде Тагын, тагын Без Гыйльмулла абзыйның күршесе Закир абзыйның өе артына ышыкланган идек түбәдән өстебезгә су ага башлагач. Кәримнәрнең өйалларына кердек
Кәримнең сеңелләре өйалдының караңгы почмагына елышып җылашалар. Маһитап апа белгән догаларын укып, аларны тун белән каплап азаплана Гыйльмулла абзый белән Лотфулла абзый башларын түбән иеп. тар гына болдырда басып торалар
— Арышларны харап итте инде бу боз. тәки харап итте - дип көрсенә Гыйльмулла абзый
, Бик үк зыян салмагандыр әле. алла саклагандыр тау ягына китте бит. ди аңа Сәйләннең әтисе — Мирсәет, барамындыр давыл буласын күрсәтте, дип дөрес әйткән икән, каһәр
Тагын яшен яшьнәде Бусында ул йөзләгән тәрәзәләрнең пыя-
лалары берьюлы ватылгандай итеп бик каты чалтырады.
— Нәрсәнедер сукты, алланың рәхмәте,— дип. Гыйльмулла абзый болдырдан үрелеп өй түбәсенә карады
— Сукты.— диде Лотфулла абзый, кинәт агарынып китеп — Бигайбә. кордаш, мин дә өйгә тәпилим әле. өй янып ятмасын анда
— Бар. туган, бар...
Сөләй әтисенә иярде. Гайфи белән мин дә. урам иңләп аккан яңгыр суын ерып, өйләребезгә чаптык. Күңелем, әти-әни исәннәрме икән, өй янмыймы икән, дип борчылды. Өйгә кайтып кергәнче күз алдыма әллә нинди куркыныч күренешләр килде.
Әни мине
— Балакаем, кайда йөрдең син. исән түгелсеңдер инде, дип котым калмады.— дип каршылады
Әтигә берни дә булмаган, ул да өйдә иде.
Мин өстемдәге юеш киемнәремне алыштырганда урамнан бик ямьсез итеп сыерлар мөгрәшкәне, сарыклар, кәҗәләр бәэлдәгәне ишетелде Тәрәзәдән карадым Урамны тутырып, тәртипсез таралышып. чабышып көтү кайта Боз терлекләрне нык тукмаган, ахры. Хәйрүш абзый ничек түзде икән, ул манма судыр инде, дип уйладым
Көтү кайтып бетте Әти. иңнәренә кожанын элеп. Мүкләкне абзарга ябып керде. Бераздан яңгыр басылды, болытлар таралды, берни булмагандай, кояш карады Мин әкиятләр укырга утырдым
Зада апа керде
— Көтүе күптән кайтты Хәйрүш үзе җук. Бер-бер хәл генә булмаса җарарые аңа.— дип борчылды ул
— Нәрсә булсын аңа. Хәйрүш абый бала түгел, борчылма, кайтыр Әнә мунча яга тор. яңгырда чыланып кайткан кешегә иң шәп сый булыр ул.— диде аңа әти
— Рәхмәт. Сабир, сүзеңә, җагыйм әле алайса мунча.— дип. Зада апа ашыгып чыгып китте
Мунчасын булдыргач ул безгә яңадан керде
— Сабир. Хәйрүш һаман җук бит. нишлим икән инде? Әллә кырга эзләргә чыгыйммы икән ә9
— Син үзең йөрмә, күрше, мин хәзер колхоз идарәсенә барып Зиннәткә әйтәм. ул берничә егетне ат мендереп, эзләргә чыгарыр.
Әти аякларына күнитекләрен киеп, өйдән чыгып китте. Зада апа елый башлады
— Җүнлегә тоткарланмый, нидер булган аңа. булган..
— Елама. Зада, кайтыр, кайтмый кая китсен Хәйрүш абый Гадәте буенча, яңгырдан соң чишмәсе тирәләрен рәтләп ята торгандыр.— дип әни аны иңеннән барып кочты
— Миләүшә чыгып эзләп кайтты инде аны. Чишмәсе җанына да барган, җук. ди
Мин урамга чыктым Кояш баеган, күктә беренче йолдызлар калка башлаган инде Чүлмәк тау ягыннан кемнеңдер гармунда җиңел көй уйнаганы ишетелә. Ничек инде ул алай. Зада апа бездә елап утыра, ә кемдер гамьсез гармунда дәртле көй сыздыра9 Нигә буталчык, аңлаешсыз. четерекле табышмак шикелле бу дөнья 9
Хәйрүш абыйны икенче көнне иртән Кизләү сыртында үле килеш табып кайттылар Яшен бик хәтәр чалтыраганда аны суккан булган Бөтен тәне күмер күк кара көйгән, диделәр Мин. ул күңелемдә тере килеш саклансын дип. аның мәетен карарга кермәдем Шуңамы, ул миңа әле һаман исәндер төсле Аның курай тавышы һаман да колак төбемдә яңгырый шикелле Бөтен Бәеш сагына, юксына Хәйрүш абзыйны Минем өчен исә ул үлмәде, тере, яши
Җиденче бүлек
1
Иптәшләрем Чуалда чыр-чу килеп су керәләр, урманда җиләк пеште, җиләккә йөриләр Мин ул рәхәтлекләрдән мәхрүм, аягым * авырта Беркөн тегермән янында уйнаганда кадакка бастым, шуңа 4 күрә гарип бәбкә шикелле көчкә йөрим Ярама пычрак кергән, ахры. * шеште, йөрәккә төшеп сызлый Әни инде аңа. тизрәк төзәлсен, дип _ әллә нинди дарулар сөртеп бәйләп карады, файдасы тимәде, һаман х шеше дә кайтмый, сызлавы да басылмый. Аяк авырта дип өйдә с утырмыйм, дүрт стена эчендә ялгызыма гына күңелсез, титаклый- * титаклый Чуал буена төшеп, су керүчеләрне көнләшеп күзәтәм с Чуал ярында утырып аргач, атлар абзарына Камали бабай янына = юнәләм Хәлемне ул аңлый ичмасам, төрле киңәшләр бирә яшь > тәндә нинди яра да тиз төзәлә дип юата, малай чагында атлар u чабышында Исмай бай камчысы белән сугып күзен чыгаргач ничек интеккәннәрен искә ала Аның белән без ат җигеп көн дә кырга кәрешкә печәне алып кайтырга барабыз Камали бабай юл буе үзенең балачагы турында кызык итеп сөйли Йөзен тирән җыерчыклар буразналаган, сакал-мыеклары. чәчләре күптән көмешләнгән, авызында инде бер теше дә калмаган юлдашымны кайчандыр ул малай булган итеп күз алдыма китерә алмыйм Миңа Камали бабай туганда ук карт, чал булгандыр төсле Шулай да аның сөйләгәннәрен йотылып тыңлыйм Ай-Һай. авыр булган аның малай чагы Җиде яшеннән үз көнен үзе күрә, тир түгеп эшләп, тамагын үзе туйдыра башлаган, әллә никадәр кимсетелүләр, мәсхәрәләнүләр кичергән Безнең балачак белән аның балачагы арасында көн белән төн кебек аерма Киләчәктә без дә Камали бабай кебек картаербыз микәнни? Кызык, кеше ни өчен картая, нигә ул мәңге яшь килеш калмый7 Нигә гомер мәңгелек түгел7 Мирсәет абый Кешене табигать аңа кыска гомер биреп кыерсыткан-.— ди Ул картаюны тәндәге күзәнәкләрдә матдә алмашынуның үзгәрүе, күзәнәкләрнең акрынлап тузулары, тупасланулары, сафтан чыгулары белән аңлата Миңа исә без беркайчан да картаймабыз, һәрвакыт яшь калырбыз, гел бүгенгедәй булырбыз кебек
Кырдан чабып алып кайткан кәрешкәне улакларга тараткач, без Камали бабай белән Чуал буена төшәбез Камали бабайның анда яшь таллар күләгәсендә үзе ясаган кечкенә генә күперчеге бар Ул шул күперчектән аякларын агым суга тыгып утырырга ярата
— Минем малай чагымда ук су коенганым булмады, шәрә калып суга керергә тәнем тартына.— ди ул
Аякларын суга тыгып утыруны Камали бабай су керү белән бер саный
Бүген дә шулай булды Кырдан кайткач, атлар абзарында эшләрне бетереп. Чуал буена төштек. Камали бабай аякларын чишенеп үзенең күперчегенә җайлап утырырга гына өлгерде, тал куаклары арасыннан битләре, бөтен тәннәре елга төбендәге ябышкак лайга буялган, билләренә камыш алъяпмалар бәйләгән, кулларына ук-җәяләр, очлы озын таяк-сөңгеләр тоткан унлап малай безнең янга килеп чыкты Алар, кыргыйларча кыланып җиргә тезләнделәр. кулларын алга сузып Камали бабайга баш иделәр
Маклай1 У-у. Маклай
Карт көлде
Нинди бетмәгән Маклай булдым әле мин сезгә7 Бүтән уеннарыгызны оныттыгызмы әллә7—Күренеп тора, янына -папуаслар- килүгә шат үзе Мин беләм. Айдан төшкән кеше — Маклай
булу ошый ана Күренекле рус галиме, сәяхәтче Миклухо-Маклайның кем булганын без аңа сөйләгәнебез бар Ул бик теләп уенга кушыла — Курыкмагыз. дусларым, суны җандырмыйм. ди кеткелдәп — Сусыз көн кызуында үзем дә нишләрмен, эштән арып кайткан атларым да кипкән тамакларын нәрсә белән чылатырлар’ Килегез тирәмә якынрак. Чуалның ни өчен чуалып-бормаланып ак-канын сөйлим
Папуаслар- безнең тирәгә урнашып кына өлгерделәр, яр өстеннән ниндидер малайның
— Җараплан оча. карагыз, җараплан! — дип кычкырганы ишетелде
Шул мизгелдә үк минем күңелемә Төньяк котып аша дөньяда беренче тапкыр Мәскәүдән Америкага алтмыш өч сәгатьтән артык тукталышсыз очыш ясап. АКШтагы Ванкувер аэродромына төшкән АНТ-25 • самолеты килде Иртән радио герой очучылар Чкалов. Байдуков. Беляков абыйларның бу самолетта еракка очыш буенча дөнья рекорды куюлары турында сөйләгән иде. Кем белә, бәлки бу җараплан шул АНТ-25 самолетыдыр’
Ирексездән барыбыз да күккә карадык, тик куе тал ботаклары аша берни дә күренмәде Авыл ягыннан трактор тавышына охшаган көчле гөрелте генә һаваны тетрәтте Папуаслар-. Маклайны онытып. дәррәү яр өстенә атылдылар Алар артыннан Камали бабай белән мин дә ярга күтәрелдек. Чыннан да. аэроплан, түбәннән генә, авылдагы агачларның башларына чак тимичә оча. Үзе энә карагына охшаган — аслы-өсле канатлы Зур кызыл йолдыз төшерелгән койрыгы гына энә карагыныкы шикелле түгел, бүтәнчәрәк.
Чын аэропланны безнең беренче күрүебез иде бу Без аны. си- керешә-сикерешә, куллар болгап озаттык.
Бераздан папуаслар ның берсе
— Никкүчтем басуына төште бугай ул. әйдәгез барып карыйбыз.— диде
Аэроплан барыбызны да сихерләгән иде. аңа. төшмәде, дип каршы килүче булмады Малайлар тәннәренә сыланган лайны да юып тормастан. кулларындагы ук-җәяләрен, таяк-сөңгеләрен ташлап. өс киемнәрен эләктерделәр дә бөтен төркемнәре белән аэроплан китеп күздән югалган якка йөгерделәр Яр өстендә Камали бабай белән без икебез генә калдык
Аягым сау булса, мин дә яр өстендә авыз күтәреп торыр идемме’’ Кирәк бит аякның шундый чакта авыртуы1 Малайлар аэропланны якыннан күрәчәкләр, аны тотып, капшап караячаклар, ә мин Әллә титаклый-титаклый гына булса да барыргамы икән?
Мине.м аэроплан карарга киткән малайлардан көнләшүемне, аягым авыртуга үртәлеп, нишләргә белмәвемне күргән Камали бабай
— Никкүчтемгә барып җиткәнче телләре асылына әле ул папу-асларның.— диде.— Җакын ара түгел — ун чакрым Җукка җөгер- деләр тилеләр, төшмәде ул анда Безнең Бәешкә төшми үткәч Никкүчтемгә төшәме ул9 Төшми Нәрсә бар анда’ Чүп тә җук Башларында акыллары бар бәндәләр оча булыр ул җарапланда
Рәхмәт Камали бабайга, аның сүзләре мине тынычландырды Соңгы аэроплан булмас, күрермен әле Әмма шәп нәрсә икән үзе' Ничек тиз очып үтте Үскәч, башка беркем булмыйм очучы булам Әйе. очучы Аэропланым белән шушында Бәешкә кайтам да. авыл өсләп дүрт-биш тапкыр әйләнгәч. Чүлмәк тау янындагы үзебез туп тибә торган җиргә төшәм Карасын аэропланны бөтен балачага. карасын җыелып бөтен авыл...
Шундый татлы уйлардан күңелем күтәрелеп китте Мин инде малайларга иярә алмавыма аз гына да борчылмадым, киресенчә, үземне алардан күпкә өстен итеп тойдым
Камали бабайның да уйларын аэроплан биләгән икән Ул аякларын су эчендә селки-селки
— Алланың рәхмәте, оча бит тәки оча Карга кадәр генә түгел иләмсез дәү үзе. канатларын да жилпеми. ә оча,— дип сөйләнде Аннары миңа сорау бирде — Белмисеңме син Ирек, нәрсәдән җасал- ган икән ул җараплан агачтанмы, калайданмы7
— Корычтан.— дидем мин. уйлап та тормастан
Карт, шикләнеп, сыңар күзен миңа текәде
— Булмас, корыч бик авыр бит
— Валлаһи корычтан Камали бабай Бер шигырьдә Эх. соклангыч безнең замана, корыч кошлар оча һавада, тракторлар эшли кырларда, машиналар чабыша юлларда .— дип язылган
Карт минем сүзләремә каршы килми, суга иелеп аякларын юа Мин малайлар турында уйлыйм
— Камали бабай, малайлар киткән авылның исеме ник шундый сәер, белмисеңме7
— Никкүчтемне әйтәсеңме7 — ди карт, судан башын күтәрми генә.
— Эһе
Карт, гәүдәсен турайтып, миңа карый.
— Кызык сорау биреп, күп нәрсәне искә төшердең бит әле син минем Беләм. ник белмәскә, минем күз алдымда туды ул авыл Әлегедәй хәтеремдә, жапун сугышыннан суң илдә төрле буталышлар китте Әллә никадәр гөнаһсыз адәмнәр кырылды ул жапун сугышында Аны безнең Микулай патшаның малай чакта башына жапун патшасы малае таяк белән органга башланган, имеш, дип сү- ләделәр. Рәсәйдә шул сугыштан суң ризасызлыклар китте Өстәвенә бишенче җылны патша Питрбурда байлардан үзләрен яклауны сорап сарае жанына килгән жарлы халыкны салдатлардан аттырган күп кешене кырдырган, диделәр Шуннан суң әле анда, әле монда бояр утарларын талаулар, җандырулар башланды Бездән жырак түгел Мулступ бояры барые, шуның утарын төрле авыллардан жыелган халык башта талады, талагач җандырып көл итте Күп кешеләр шуның өчен себер киттеләр Аннары халыкны тынычландырырга манфис чыкты Җарлы халык Хөррият килде, безгә дә иркен сулар көннәр җитте .— дип сөенде Җир җугые ул чакта крәстиән- дә Бер ир башына бер таяк җир җирмени ул?!. Хатын-кыз бөтен-ләй өлешсезие Чуалышлар китте җаңадан Чуалышларны бетерергә патша хәйлә җулына басты, диделәр Бу дөрес тә булды Хәллерәк крәстиәннәрне хутор, атруп җирләренә күчерү чыкты Безнең тирәләрдәге Подгурныи Винакур. Нират. Никкүчтем Кибектем авыллары шул чакта барлыкка килделәр Урысларга әйбәт җирләр бирелде Падгурный. Винакур әнә хәзер бер дигән авыллар Алар уңды. Ниратларга җирнең кашкасы ташлысы. уңдырышсызы эләкте. Аларның авыллары шуңа Ниратупкы җөртелә Җәгъни җирләреннән разый түгелләр авылы Никкүчтем дә шундый ук начар җирләрне били Анда беренче күчеп барган кеше яз көне, атын җигеп, җир сукаларга чыга Карый, бер дә рәте җук җирләренең Җирен бер әйләнә, ике әйләнә, шуннан суң офтанып атына Их алаша, кыл тамаша, җирләр кулака, әрем дә кура, монда ни була. җүләр сатып бу төбәккә мин ник күчтем ичмаса' - ди Никкүчтем авылының исеме шуннан калды Кибектем авылы җапан кыр уртасында калыкканые Ул мантый алмады тиз бетте Суга интектеләр анда Иң җакын инеш ул авылга дүрт-биш чакрымдаые Су юллап бик тирән бер кос казыдылар, чыкмады су. икенчене казыдылар, анысы да өметләрен акламады, көч куюлары бушка китте Өченче коеларыннан да тамчы да су ала алмадылар Халык анда ике-өч җыл шулай суга интеккәч җиренә-ниенә төкерен
киткән авылларына җаңадан таралды Элекке Кибектем авылының җапан кырдагы каргалган урыны, галәмәт тә тирән сусыз коелары белән сәер исеме генә халык телендә утырып калды Крәстиәнгә җәшәү читенне ул чакларда Сезнең күк папуаслар булып уйнап җөрүләр тәтемидерие җарлы кеше балаларына Минем синең күк чагымда дүрт көнемнең өчесе ач үтте Кытлыкые Рәсәйдә. Сүләдемме сиңа, җиде җәшемнән кырга тырмага җөри башладым Атыбыз акыллые җарый. камыт кидергәндә үзе башын иеп торадырые Бахбай булып бахбай кызганадырые үземне Сезгә мин сокланып туя алмыйм Без үскәндә аптамабиллар да. тырактырлар да. җараплан- нар да җукые Сиртмәле арба әллә нинди могҗиза кебекие ул чакта. Рбәлүсиядән суң тормышлар җиңеләйгәнгә куанып бетә алмыйм мин Элек безнең Бәештә бары җиде хуҗалыкта гына икмәк җыл әйләнәсенә җитәие Хәзер ипекәйне куяр урын тапмый җык чыга Җыллар гына тыныч булсын, сугыш афәте генә чыга күрмәсен инде, тормышыбыз гөрләп бара хәзер, алланың рәхмәте Сугыш чыкса, халыкка тагын кыенлык килер, кан-җәш коелыр, толлар.
җәтимнәр үрчер
Курыкма. Камали бабай, сугыш булмый.— дип сүзен бүлдем мин картның.— буржуйларның башлары әллә ике дип беләсеңме безгә ябышырга ’ Булса, үз башларына башларлар алар сугышны, үзләре дөмегергә.
- Дөмегүен дөмегерләр, анысы дөрес, тик менә дөмеккәнче суңгы сулышларына чаклы безне бетерергә тырышырлар. Әнә Спа- ниядә хәзер дә бара бугай бит әле ул Уен да. мәрәкә дә түгел сугыш афәте, каза, берни белән чагыштырмаслык бәла ул сугыш, алла язмасын аны кичерергә
- Безнең бер аэропланыбыз гына да буржуйларның ярты гаскәрен кырачак Безнең аэропланнарыбыз биегрәк тә. тизрәк тә. ераграк та оча Бөек юлбашчыбыз иптәш Сталин шулай, ди Тагын еракка ата торган тупларыбыз, тиз йөрешле танкларыбыз бар. Аларны бернинди җәдрә дә вата алмый Габбас абый, безнең танк броняларының калынлыгы кул яссуы кадәр бар. ди
— Бездәге шикелле үк танклар, җарапланнар. туплар аларда да бардыр шул.
Булсын, безнекеләр барыбер көчлерәк!
— И бала, бала — дип көрсенде Камали бабай.— күп нәрсәләрне белмисең шул әле син Көчкә каршы мәкер, көнчелек, итәк астыннан ут йөртү хыянәт кебек пычраклыклар да бар әле бу дөнҗәдә. Үз илебездә дә безнең якты көннәребезне, мул тормышыбызны күпсенүче. халыкка кабат нужа камытын кидерергә хыялланучы, җөз- ләренә җахшылык битлеге каплаган эчке дошманнарыбызны тоту турында туктаусыз сүлиләр әнә Күптән түгел генә аларның бер төркеменә суд та булган диделәр Алар чын йөзләрен яшереп, әллә нинди корткычлыклар эшләгәннәр, имеш Ул адәм актыкларының ишләре калмагандырмы әле9 Көя күк бит алар, эчтән ашыйлар...
Чыннан да. дөрес бит бу Троцкийчы әтрәк әләмнәр турында газеталарда соңгы вакытларда күп языла, радиодан туктаусыз сөйләнә Әнә Красновидоводагы хәлләрне күз алдына китерсәң, чәчләр үрә торырлык. Анда күпме корткычлык эшләнгән — уйласаң кот очарлык Әти. кешеләр карурман белән бер. алар арасында адашу бик җиңел, ди Кемнең кем икәне маңгаена язылмаган Халык дош-маннарын мин Камали бабай белән шушы сөйләшүдән соң күпмедер дәрәҗәдә анык итеп күзаллый башладым Әти белән әни арасында алар турында өйдә дә сүзләр еш була анысы, әмма мине, моңарчы ул сүзләр бик аз кызыксындыра иде Кара син. тормыцл- ( нык күз чагылдыргыч ялтыравыгы астында никадәр тутыгы да бар икән бит Чын йөзен битлек астына яшергән дошманга нинди тех-
ника, нинди корал белән каршы барасың, аның дошман, корткыч икәнен кайдан беләсең’
— Рәхәт озакка китсә, тәме бетә, кузгалырга кирәк.— дип Камали бабай күперчегеннән торды — Безнең папуаслар әле һаман Ник- күчтемгә элдерәләр булыр Әйдә, без дә эшебезне карыйк. Мин абзарга керим, син ашарга кайт
— Син дә ашарга кайтмыйсыңмыни. Камали бабай’
— Юк. мин чәйне шушында гына кайнатып эчәм Карт аякларым белән киләп сарсам. кич җитәр Син. Ирек, минем җанга иртәгә дә кил. иртәгә дә бергәләп викага барырбыз
— Рәхмәт. Камали бабай, әбәзәтелне килермен
Карт атлар абзарына китте, мин өйгә титакладым Төш авышкан иде инде Кон кызуыннан агачларның яфраклары шәлперәйгәннәр, һавада төтенсез учак өстеннән күтәрелгән эссегә охшаган рәшә дулкыннары тирбәлә Әйләнә-тирә тып-тын Бу тынлыкны тегермән арыгына шаулап төшкән су тавышы да бозмый киресенчә, көчәйтә генә кебек
Никкүчтемгә киткән малайлар кичкә таба гына әйләнеп кайттылар Алар аэропланны күрмәгәннәр, ул анда төшмәгән булган, шулай да барулары бушка китмәгән, һәркайсы берәр кочак балтырган, какы, әнис җыйганнар Сөләй миңа да бер ашарлык какы һәм әнис кертеп чыкты
— Зрә бардык, төшмәгән аэроплан,— диде ул.— Моңарчы мин шоферлыкка укырга хыяллана идем, бүген аэроплан күргәч, очучы булырга карар бирдем Күпме укырга кирәк икән аңа’
— Юк. белмим
— Сабир абыйдан сора әле. ул белә торгандыр
Мин. йокларга яткач, төне буе аэроплан белән саташтым Төшемдә үземне дә. Сөләйне дә очучылар булганбыз итеп күрдем Аның белән бер аэропланга утырып очтык, имеш Аэропланыбызны йөзләренә битлек капланган кешеләр ватарга маташтылар, аларны без һавадан җиргә мәтәлдердек Шуларның берсе һич уйламаганда Һаҗәр апа булып чыкты Ул зур кара каргага әверелеп, аэропланның канатларын чукыды Мин аны куып кычкыра башладым Шулчак йозенә битлек каплаган Фәсхи абый иңемә кагылды
— Улым, борылып ят. саташасың
Гаҗәпләнеп күзләремне ачтым Иңемә Фәсхи абый түгел, әни кагылган икән Инде яктырып килә, чолан тәрәзәсеннән кояшның беренче ал нурлары өй стенасына төшкәннәр Аэроплан да, янымда битлекле кешеләр дә. Сөләй дә юк
Мин. башыма юрганымны каплап, яңадан йокыга талдым
Кич Безнең өйдә ишек тә. урам як тәрәзәләр дә ачык Чүлмәк тау ягыннан тонык кына булып яшьләрнең җыр тавышлары ишетелә Өй эчендә сизелер-сизелмәс искән үтәли җил тәрәзә пәрдәләрен бер эчкә, бер тышка кабарта Әни кече якта үз эшләре белән кайнаша Мин өстәлдәге аяклы лампа яктысында китапка карап утырам, аны бирелеп укып китә алмыйм, мавыктыргыч түгел Радионы тоташтырырга базмыйм, әти белән Зиннәт абыйга сөйләшергә комачаулармын, дим Алар ишек катындагы диванда гәпләшәләр Мин. бераздан алдымдагы китабымны ябып, аларның сүзләренә колак салам
— Бүтән авылларда мәчет манаралары күптән юк. Бәештә алар нигә киселми калганнар, аңламыйм, ди әти Ул. өйдәге гадәтенчә, майкадан гына Чалбарын да өй арасына гына кия торганына алмашкан Аякларында йомшак чүәкләр Сүрән лампа яктысында ул күпкә яшь күренә Озын кара чәчләре һәйбәтләп артка таралган, сул битендә йөзен ярыйсы ук шыксызлый торган яра җөе бүген ничектер күзгә ташланмый диярлек
Зиннәт абый кесәсеннән папирос чыгарып кабызды.
— Ныклап тотыныр кеше булмады аларга. Сабир абый.— диде ул әтигә авызыннан чыккан тәмәке төтенен уң кулы белән ялкау гына таратып — Дөресен әйтергә кирәк, авылда берәү дә ул эшне үз өстенә алырга батырчылык итмәде. Аннары элекке елларда Бәеш- тә фиркалеләр дә. комсомоллар да аз иде Авылда һәр яңалыкны башлап йөрүче иптәшебез — колхозның беренче председателе Рәхи Шәкүров үтерелгәч, без. турысын әйтим, югалып калдык. Шуна сакландылар, киселмәделәр, дип уйлыйм мин ул манараларны Иптәш Җәгъфәров та килгән саен битәрләп' Кайчан сүтәсез инде шул күз көекләрен’ — ди Эшебез ул гынамы безнең9 Аннары хәзер аларга менүче дә юк. Ул манаралар безгә яңа тормыш төзергә ко-мачауламыйлар да бит...
— Менә иске авыздан яңа сүз! — Әти урыныннан торып Зиннәт абыйның каршысына басты.— Комачаулыйлар алар, иптәш парторг. ялгышасың. Дингә, буржуаз идеологиягә, яңалыкларга бару юлында киртә булып яткан искелек калдыкларына каршы көрәшергә тиешме без ’ Тиеш Менә син ул көрәшне шушы сүзләреңнән соң ничек күз алдыңа китерәсең, шуны беләсем килә минем.
Зиннәт абый кулындагы папиросын тәрәзә төбендәге гөл савытына илтеп басты
— Көндәлек үгет белән, әлбәттә. Кычкырып газеталар уку. көн кадагына суга торган өндәмә-лозунглар. тагын төрле кичәләр оештыру. җанлы әңгәмәләр белән Партоешманың планы бар бит. шуның нигезендә
Әти салмак адымнар белән бер-ике тапкыр ишекле-түрле әйләнде
— Без көндәлек үгет алып барабыз, анысы дөрес. Ә авылда ир балаларны һаман сөннәткә утырталар. Бу юк диген? Бар. Корбан чалу мәсьәләсе ничек тора, бәлки ул искелек калдыгы бездә беткәндер инде ’ Юк. бетмәгән, ул да чәчәк ата. Без аңа ничек карыйбыз’ Бармак аша Безгә корбан чалу ни зыян китерә, һәр корбан чалуны колхоз терлеген түуел. үз терлеген суя. дибез. Та-гын бер сорау без оештырган кичәләргә күпме кеше килә дә. гаетка күпме кеше бара9 Шуңа өстәп, уразаны да алыйк. Өлкәннәр генә түгел, хәтта балаларның да чиреге ураза тота авылда. Без исә бу чатак күренешне читтән килеп кемнеңдер бетереп киткәнен көтеп ятабыз. Минемчә. Бәештә искелек калдыкларына каршы көрәшне кичекмәстән нәкъ менә мәчет манараларын кисеп төшерүдән башларга кирәк Аларның икесен дә. минем уемча, иртәгә үк тәкмәр- ләтү зарур.
Зиннәт абый, кулларын очлы тезләренә таянып, башын иеп уйланып утырды
— Алайса болай килешәбез, Сабир абый, мин иртәгә таңнан ук коммунистларны, комсомолларны, авыл активын җыям Иптәшләр алдында чыгыш ясау синең өстә. Авылда шау-шу булыр, билгеле Бүредән курыксаң, урманга барма, дигәннәр Шауларлар, шауларлар да тынарлар.
— Бу инде менә бөтенләй икенче сүз. Ник аягыңа бастың, әйдә, утыр әле. ашыкма
Зиннәт абый белән әти яңадан диварга утырдылар Алар арасында җыелышта нәрсәләргә күбрәк басым ясарга кирәклеге, анда авыл активистларыннан кемнәрне чакыру-чакырмау турында сүзләр башланды Парторг әтинең һәр сүзе белән килешеп утырды
Зиннәт абый йомшак холыклы кеше. Камали бабай аның турында.
— Безнең персидәтел җикән камыш шикелле, җил ары иссә ары. бире иссә бире бөгелә.— ди
Анардан авылдашлары, өйләнгәнче Зиннәтнең чәче тубал кадәр иде өйләнеп бер ел да тормады, башы такырайды, акылга өйрә- тәм дип Хөршидәсе йолкып бетерде бугай чәчләрен, дип көләләр Кем белә, бәлки дөрестер дә бу Бик чая бит Хөршидә апа Ул безнең класс җитәкчесе Аның дәресләрендә йә түшәм санап, йә ф берәр чит нәрсә белән шөгыльләнеп утырып кара, хәзер күреп ала t Күрә дә. чәр-чәр килмичә генә бастырып, үзе яңа әле нәрсә сөй- д ләгән булса, шуны кабатларга куша Бер сүзен ике әйтер димә * аны. бер әйтә — берәгәйле әйтә Тешләгән җиреннән өзә торган _ хатын Хөршидә — ди Зада апа аның турында Дәрестә кирәгенчә = утырмаган укучының дәрестән соң өенә барып, әти-әнисенә бала- « ларының мәктәптә үз-үзен тотышын бәйнә-бәйнә сөйли. Тәртип боз- * ган укучы шуннан соң. кем әйтмешли майлаган каеш кебек була = Шуңамыдыр укучылар, -прокурор - кушаматы биргәннәр аңа Начар * укытучы түгел үзе. әмма югары билгеләр куярга үтә саран Ул > укыткан рус теленнән -бик яхшы - билгесе алу өчен бер генә түгел. u биш кат тирләргә кирәк
— Гаҗәпләнәм. безнең Бәешкә ике мәчет нигә кирәк булгандыр.— диде Зиннәт абый, яңадан тәмәке кабызып
— Халыкны томалар өчен кирәккәннәр алар, парторг Шунысына аптырыйм мин. аларны төзергә материаллар да. осталар да табылган, ә безнең бу көнгә кадәр ул мәчетләрдән кешеләрнең күңелләрен кайтарырдай клубыбыз юк Борын төбебездә урман авылыбыз читендә өстебезгә авам дип Каршы тау калкып тора Шул таудан гына да бөтен районыбыз авылларына җитәрлек таш чыгарырга, таштан шыңгырдап торган өр-яңа клуб, бер дигән терлекчелек биналары салырга була Без исә. алма пеш авызыма төш. дип көтеп яткан хөрәсән сыман, кыл да кыймылдатмыйбыз Клубыбыз тавыклар көләрлек Ул — бүген-иртәгә җимерелергә торган иске бер амбар әсәртәсе Аңа адәм рәтле тәрәзәләр уйдыру да кулыбыздан килми, башкасын әйткән дә юк. Ул абзар белән бер Аңа үзен-үзе хөрмәт иткән, башында азмы-күпме акылы бар кеше йөрми дә йөрми, билгеле Яшьләребез кышын кара мунчаларга, аулак өйләргә. җәен Чүлмәк тау итәгенә җыелып күңел ачалар.
Әти бер кызса, хәтер саклыйм дип тормый күңелендәгесен ахрынача әйтеп бетерә Зиннәт абый әнә аның сүзләреннән тиргә батып. пеләшен таушалып беткән кулъяулыгы белән сөрткәләп утыра Әтинең исә туктар исәбе күренми
— Без коммунистлар — авылыбыздагы һәр яңалыкны башлап йөрүчеләр Әмма без әле күмәкләшеп, кулга-кул тотынып эшләү урынына һәрберебез тик үзебезне генә кайгыртабыз Үземә җил- яңгыр тимәсә. башкаларда эшем юк. һәркем үз-үзен кайгыртсын, дип карыйбыз
Көтмәгәндә әни кече яктан әтигә
— Сабир, кешечә генә сөйләшә аласың ич син. туктаусыз без дә без. дисең Кигәвеннәрнең көтүдәге сыерлар өстендә генә безелдәүләрен исеңә төшер Син дә бүген *без«ләрең белән шуларга охшый башладың түгелме7 — диде
— Бетте. Мәликә, аңлашылды, -диде аңа әти
Зиннәт абый урыныннан торып, чөйдән салам эшләпәсен алып киде.
— Мин син әйткәннәрнең барысы белән дә килешәм. Сабир абый. Алар бөтенесе дә дөрес, син хаклы, җитте безгә кыл да кыймылдатмый яту Иртәгә җыелгач, һәммәсен уртага салып сөйләшербез Мин китим, өйдә югалтканнардыр Тыныч йокы сезгә'
— Үзегезгә дә.— диде аңа әни. кече яктан чыгып.
Ахыры кил асе санда