«ШАЙТАН КАЛАСЫ»


Текә яр өстендә ак ташлардан салынган манара инде ничәмә ничә гасырлар буе олы туганы
чал Иделгә суларын коючы Чулман-Кама агышын күзәтә. Әйтер сең лә ул күз колак булмаса. гүзәл
Кама юлын үзгәртеп, көмеш суларын чит ят дәрьяларга илтеп коячак. Алабуга шәһәренең көньяк
көнбатышындарак урнашкан һәм гасырлар узу белән «Шайтан каласы» дип исем алган бу манара
борынгы болгар архитектурасының монгол яуларына кадәрге дәвердән сакланып калган
бердәнбер тарнхи-корылма истәлеге булып исәпләнә. Хәер, бу төбәкне кешеләр бик борынгыдан,
безнең эрага кадәр беренче мең еллык урталарында ук үз иткәннәр. Тарихчы археологлар
фикеренә караганда, биредә иң әүвәл борынгы ананьино ка биләләре яшәгән Хәзерге вакытта
манара торган урында алар дошманнарыннан саклау өчен ныгытма корганнар.
Вакытлар узу белән бу җирләрне тарих фәнендә имонкискә кабиләләре дип исем алган икенче
бер кабилә кешеләре биләгән. Бер яктан Чулманның текә яры, ә икенче яктан тирән чокыр белән
уратылган бу урын аларның да күңелләренә хуш килгән, әлбәттә. Тирә ягындагы урман кырлар
киек белән тулы, яр астында гына агып узган Кама балык кыслага бай. һәртөрле яулардан саклану
өчен дә уңайлы бу төбәк тереклек итәр өчен кулай җир булган. Идел Кама буйларында Көнчыгыш
Европадагы беренче феодаль дәүләт — Бөек Болгар дәүләте оешкач, бу урынның әһәмияте тагын
да арта. Болгар дәверендә элеккеге ныгытманың мәй даны киңәя, ауык кыр ягы өченче рәт ур белән
уратып алына, ак таштан дивар һәм манаралар салына. Ныгытма Кама буйларындагы болгар
биләмәләренең үзәгенә, йөзек кашына әверелә. Әнә шулай болгар бабаларыбызга берничә гасыр
буе игелекле хезмәт күрсәткән бу кальга, 1552 елда Казан ханлыгы руслар тарафыннан яулап
алынгач, бушап кала һәм акрынлап җимерелә бара.
Яулар узганнан соң «Шайтан каласы» янында Тресвятский исемле рус авылы барлыкка килә,
чиркәү монастырьлар төзелә. XVIII гасыр урталарына караган мәгълүматлар буенча «Шайтан
каласы» нда өч манаралы таш дивар калдыгы исән булса, хәзерге вакытта исә чал тарихның телсез
шаһиты булып бары тик шушы манара гына утырып калган.
Борынгы тарихыбыз ядкаре «Шайтан каласы» Чулман Кама дулкыннарын ярып һәрвакыт
каядыр ашыгучы теплоход, көймә һәм баржаларга юл күрсәтеп, хәерле юл теләп кала шикелле.
Җәүдәт МИҢНУЛЛИН. тарих
фәннәре кандидаты.
Рөстәм МОХӘММӘТҖАНОВ фотосы.

Реклама