МӘХӘББӘТ ҺӘМ НӘФРӘТ


Бибигайшә кичтән берничә кисәк кер чылатып куйган иде Сигезенче дистәнең унсигез түгел икәнлеген уйлый-уйлый шуны уып маташканда, күрше кызы Рушания шалтыратты
— Бибигайшә апа. сөенче! — диде ул, ишекне ачуга.— Сәйфетдин абзыйны газетага басып чыгарганнар!
- Ни өчен9 Кайда9 — диде Бибигайшә, үзенә сузылган газетага күз салып.— Юк лабаса. — Син аның рәсемен эзлисең. Рәсемен эзләмә, менә бу җирен укы син аның' — диде Рушания, газетага бармагы белән төртеп күрсәтеп.— Менә шушы бөтенесе Сәйфетдин абзый сөйләгән сүзләр.
— Нәрсә дип сөйләгән ул ахмак9 — дип кызыксынды Бибигайшә, кулларын алъяпкыч итәгенә сөртә-сөртә.— Күзлегем янымда түгел Үзең генә укы булмаса
Җирле советларга сайлау алды көннәре иде бу. Шул уңай белән Бибигайшәнең карты Сәйфетдин каравыл торган балалар бакчасына бер журналист килеп чыккан да. карт аңа берничә сүз әйткән булган икән. Менә мин дигән, юньләп укый-яза да белмәгән бер авыл мужигы, егерме бишенче елда Казанга килеп урнаштым дигән Биш бала үстердем, дигән Биш баламның бишесе дә институтларда укып чыгып, зур кеше булдылар Бер улым Сүрия дигән мәмләкәткә барып биш ел эшләп кайтты, бүгенгесе көндә Мәскәүнең үзендә яшәп ята. менә дигән квартирасы, өр-яңа -Волга» машинасы бар Калган балаларым да зур кешеләр булдылар Әле былтыр гына хөкүмәт үземә ике бүлмәле фатир бирде, җитешмәгән җирем юк Картаеп беткәч тә эшләп йөрүем акча җитмәүдән түгел, аллага шөкер, пенсиям әйбәт Өйдә утыруны яратмыйм, шуңа эшлим Совет власте булмаса, каян килер иде шундый бәхетле тормыш минем ише- гә9 Шулай дип сөйләгән икән журналистка Сәйфетдин карт
Укып бетер, укып бетер! —диде Бибигайшә, сабырсызланып
— Бетердем, Бибигайшә апа.
— Ничек9 Соң. минем турыда бер сүз дә әйтмәгәнмени9
— Юк. Бибигайшә апа
— Пыразит' — диде Бибигайшә, бу сүзнең баштагы иҗегенә ба-сым ясап, Рушания кулындагы газетаны тартып алды да. өй буйлап күзлеген эзләп китте.
— И Бибигайшә апа. кайдан килеп Сәйфетдин абзый паразит булсын ди инде! Пенсия дә ала. шушы яшенә кадәр эшләп тм йор.: Паразит бит ул кеше тапканны гына ашап ятучы була
— Пыразит ул,— диде Бибигайшә.— Син белмисең Бу яңа йортта яшәүчеләр белмиләр Гомер буе минем канымны эчеп яшәде ул кеше Менә бу чәч юкка гына агармаган
— Җитмешкә җиткәч чәч агара торгандыр инде ул. Бибигайшә апа. картың паразит булмаса да.— дип үз фикерен дәвам итте Рушания Аннары карчыкның агарынып-күгәренеп киткән йөзенә беравык карап торды да. газетасын калдырып чыгып китте
Аның чыгып китүенә Бибигайшә игътибар итмәде Күзлеген киеп йомшак креслога утырды, газетага күз салды Грамотасы әллә ни булмаса да. газетадагы кып-кыска хәбәрне шактый тиз ерып чыкты Карчыгы Бибигайшә турында Сәйфетдин карт, чыннан да бер сүз дә әйтмәгән иде. 'Аһ. шадра тәре' Аһ пыразит! — дип ярсыды Бибигайшә.— Минем балаларым да. минем балаларым, имеш! Хурланып үләрсең бу хурлыкка! Кайдан килеп аның балалары булсын алар? Бибигайшә балалары' Шуңа алар шундый яхшы булып чыктылар да Аларның Бибигайшә балалары икәнлеген бетен халык белә Дөрес, бу яңа йортта бик белеп бетермиләр, әмма элек, үз йортлары белән Пороховойда яшәгәндә, бөтен урам белә иде. Бер генә кеше дә ул балаларны Сәйфетдин балалары дип әйтмәде. Бииш аи шә балалары, Бибигайшәнекеләр дип йөрттеләр Башка кешеләрнең балаларын Ибрай балалары, Сабирҗан балалары дип, аталары исеме белән йөртәләр, ә аларның балаларын Бибигайшәнеке диләр Хәтта урамга чыккан мәчесенә хәтле Бибигайшә мәчесе дип йөртәләр иде Йортны да хәтта, ялгышып кына да, Сәйфетдин йорты дигән кеше булмады. Бибигайшә йорты, һич югында Бибигайшәләр Йорты дин әйтә торганнар иде Ни өчен шулай ул’ Ни өчен кеше йорт ирне д бала-чаганы да Бибигайшәнеке дип әйтә7 Чөнки Сәйфетдин чүпрәк Чөнки йортны йорт итеп, тормышны тормыш итеп Биби гайшә тота Бибигайшә булмасамы — Бибигайшә булмаса, башка ава- чак хәлләрне сөйләп кенә бетерерлек түгел аларны Ике бүлмәл. квартир алдым дигән, аһ, пыразит! Алдык дип тә әйтмәгән бит әле шуны, алдым дигән. Тоттыралар иде сиңа ике бүлмәле фатирны, әгәр Бибигайшә үзе исполком га барып. Михайлов дигән кешенең яка-сына ябышмаган булса?»
Бугазына кантар булып тыгылган ачуына буыла-буыла. Бибигайшә керен уарга тотынды Куллары кер уды. теле Сәйфетдинне сүкте Кайтсын әле. кайтып күзенә генә күренсен әле, пыразит Күрм ң- не күрсәтәчәк әле сиңа Бибигайшә моның өчен. Ә соң нигә дип әле шушы гомергә тиклем ул кайтмый' Кайтып керергә курка имансыз Бибигайшәнең ачуы басылганны көтә Юк. басыла гына торган ачу түгел бу! Гәзитләргә басып чыгарып үзен бөтен халык алдында рисвай иткәнне Бибигайшә болай гына калдырмаячак
Бибигайшәнең яшьлеге давыллы елларга туры килде Ул балалыктан чыгып, талдай зифа буйлы, алмадай алсу йөзле кыз булып өлгереп җиткәндә гражданнар сугышы бара, дөньяларның шактый болганган чагы иде Аннан ел ябык килде, ачлык бии танды Билгеле инде, андый чакта авыл халкында өйләнү яки кыз бир1 кайгысы түгел, тамак кайгысы Өстәвенә, егет-җиләннең борын ... тын төк кунып өлгерми, сугышка алалар. Шунлыктан, инде буйга җитг i узып барган сылу һәм чибәр Бибигайшәне сораучылар әллә ни кү. булмады Сабый чакта ук колагын тешләп куйган Бибш ae.ni .нгң үсеп җиткәнен көтеп йөргән Чытыр Гарифулласы дөнья <■> 'ншынл . к юкка чыкты Бибигайшәгә гыйшык хатлары җибәреп, бишмәт кет
сенә исле сабыннар тыккан Хәнәфинең үлем хәбәре килде Яр буе Шәмсиен-ң шадра Сәйфетдиненә сорап килгән яучыны, шактый тәкәллефсезлек күрсәтеп, кире, борып җибәрделәр «Бөтен тирә-якта дан . откан кызымны Шәмсинең шадра малаена биреп торасым юк әле»,— диде 'Лихә : !әтша абзый яучыга Бәлкем шул тиклем тупас итмичә, җылырак сүзләр белән дә кире борып җибәрергә мөмкин булгандыр ул яучыны, ләкин дуамаллыгы белән аты чыккан Мөхәммәтша абзыйның икейөзлеләнә торган гадәте юк иде
Бибигайшә шулай, әле күзгә бик үк ташланмыйча, сизелер- сизелмәс кенә олыгая-картая башлаган көннәрнең берсендә авылга берничә атлы килеп төште Читтән килгәләп торган мондый кешеләргә авыл халкы инде күнегеп беткән, аларның ни өчен килеп йөрүләрен дә бик яхшы белә иде. Бирергә килмиләр, алырга киләләр Ат сорыйлар, икмәк сорыйлар, сорап бирмәгәннәрнекен тартып та алып китәләр Бу юлы да авыл халкын мәчет янындагы мәйданга җыйдылар Килүчеләрнең берсе нотык сойлэп алды Җәмәгать, диде, кала халкының икмәге юк. кала халкы — сезнең туганнарыгыз булган эшче .әр сыйныфы — ач утыра, диде Сез авыл халкы, крәстияннәр, калада яшәгән туганнарыгызга ярдәм итәргә, икмәк бирергә, аларның балаларын ач үлемнән коткарып калырга тиешсез, диде Бу сезнең мактаулы бурычыгыз, дип тә өстәп куйды Тик мондый үгет-нә- сихәгтән авыл халкы күптән гарык иде инде, берәү дә янчыгын чишеп ташларга ашыкмады. Турысын гына әйткәндә, артык икмәге булган кеше авылда юк та иде. Булган кадәресе инде күптән сатылган, моннан алдарак килгән кала кешеләре тарафыннан алып кителгән иде. Печән өсте җитеп килгәндә, инде быелгы уңышның ниндирәк булачагы хакында сүзләр куерганда кемдә инде артык икмәк булсын! Шул. берәр килем-китем, йә булмаса туй-мазар ясарга ниятләп торган кешедә булса гына.
Гражданнар сугышы басылып, тирә-як авылларга дөнья сугышы әсирләре кайт к алый башлагач. Гарифулланың әти-әнисенә дә җан керде. Әнә. ләбаса, үгез куагы Җиһаншасының малае алты ел юкка чыгып торганнан соң кайтып төшкән. Әсирлеккә эләгеп, мадьяр дигән халыкта яшәп яткан булган Гарифулла да исән-саудыр, бәлкем. Бәлкем. ул да шулай кайтып төшәр. Ходай тәгаләнең рәхмәтләре киң булып, таза-сау килеш кайтып килә калса, озакка сузмыйча гына, егетне башлы-күзле итәргә кирәк булыр. Кечкенәдән баглап куйган, үсеп җиткәч тә күңеленә охшаган Бибигайшәсе олыгаеп бара югыйсә. Гарифулланың әнисе күргән төш бу уйларны тагын да куәтләп җибәрде Имеш. Бибигайшәләр урамыннан алар урамына таба чигешле сөлгеләр бе .ән бизәп җигелгән пар ат чабып килә Хәбәрсез югалган улын сигез сл буе китеп зар-интизар булган апага җитә калды Гарифулла кайта икән, сөлгеләр белән бизәлгән атларның Бибигайшәләр урамыннан чаптырып килүе якын арада булачак туйга киная икән, дип юрадылар бу төшне Төшнең кич яткач ук түгел, таң алдыннан, йокыдан торыр алдыннан гына күрелгән булуы фараз ителгән эшнең озакка сузылмыйча чынга әйләнергә тиеш икәнлеген аңлата иде.
Әле кайтмаган, исәнлек хәбәре дә булмаган Гарифулланы өйләндерү хакында һәр ике өйдә уйлана башладылар Дөрес, ике өй арасында барган бу чыш-пышка Бибигайшәнең әллә ни исе китми. Гарифулла кайтса да. кайтмаса да аның өчен барыбер кебегрәк иде
Туйга һәм туй алдыннан була торган чыгым-китемгә тоту өчен дип саклап торган биш капчык бодае бар иде Мөхәммәтша абзыйның Ул бодай әледән-әле икмәк таләп итеп килгәләп торучы кешеләрнең күзе төшмәслек җиргә яшереп куелган иде
Мәчет янындагы җыен беткәч, арбаларына авыл советы рәисен утыртып, каладан килүчеләр авыл урымнары буйлап киттеләр, хәллерәк кешеләрне сайлап иорттан-йортка кереп йөри башладылар. Бераз
дан алар ^Бибигайшәләр капкасы төбенә килеп туктадылар Атларын капка төбендә калдырып, йортка керделәр, быдыр-быдыр килеп. Мөхәммәтша абзый белән сөйләшә башладылар. Ишегалдындагы ят тавышларны ишетеп. Бибигайшә тәрәзәгә күз салды. Өй алды болдыры янына ук килеп баскан, өстенә күн тужурка, башына картуз кигән бер егетне күреп, эсселе-суыклы булып китте Кинәттән ярсып тибә башлаган йөрәген ике кулы белән учлап, ни өчен икәнен үзе дә бел- мәстән. дөресрәге, ул хакта уйлап та тормастан. Бибигайшә болдырга атылып чыкты, тужуркалы егеткә карап тәкатьсез калды Ул арада егет тә Бибигайшәне күреп алды Әллә нишләтә, йөрәккә без булып кадала торган карашы белән беркадәр вакыт Бибигайшәгә текәлеп торды да сорап куйды
— Икмәкне кая яшердегез, туташ9
Була бит ул егетләрнең бер күз ташлау белән кызларны очып китәрлек иттерә торганнары Бибигайшә өчен тужуркалы егет шундый булып чыкты Аның елкылдап торган чем кара күзләре, әллә ничек кенә балкып, дөньяларны яктыртып торган нурлы йөзе Бибигайшәне сихерләде дә ташлады Күзләренә текәлеп карап биргән соравы сорау булып түгел, ниндидер тылсымлы аваз булып, музыка булып яңгырады Шуңа ул әтисе Мөхәммәтша абзыйның
— Монда ник чыктың? Нигә дип әле син чит ир-ат алдында та- сыраеп торасың9 Хәзер үк күземнән юк бул' — дигән боерыгын бөтенләй ишетмәде Ә егет музыка шикелле яңгыраган тавышы белән янә Бибигайшәгә эндәште
— Туташ, икмәкне кая яшердегез9
Юк. бу кешенең соравын җавапсыз калдырып та. йә булмаса ялган җавап биреп тә булмый иде Шуңа Бибигайшә
— Ат абзары артында Өстенә чөгендер утырткан' — дип әйтте дә салды
Дилбегә белән кыйнады кызын Мөхәммәтша абзый, тәненә кара кан сауганчы ярды Келәткә бикләп куеп, атна буе чыгармады Аннары. шадра Сәйфетдингә үзе яучы җибәреп, кияүгә бирде Карышмады түгел, карышып карады Бибигайшә Тужуркалы егетне күрү белән йөрәгенә капкан утның нәрсә икәнлеген әле аңлап җиткермәсә дә Шул шадрага биреп, мине бәхетсез итмә, әти бәгырем' Минем кайтасы Гарифуллам бар лабаса* Гарифулла кайткач аңа ни дип җавап бирерсең?» — дип елады Ярдәм итмәде
Гомерендә беренче кат гашыйк булып, күкләргә очып китәрлек хәлгә килгән Бибигайшәнең тормышы шулай башланып китте Имеш тер. Сәйфетдин беренче кичтә әйткән, әллә кемгә барырмын дип бик борыныңны күтәргән идең, барыбер минеке булдың дигән Бәлки әйтмәгәндер дә Ни дисәң дә. Сәйфетдин Бибигайшәне яраткан булган бит. яраткан кешесен беренче кичтә үк рәнҗетергә геле бардымы икән
Катлаулы еллар иде ул чакта Авылдан-авылга. өйдән-ойгә берсен- нән-берсе шомлырак хәбәрләр йөри Имештер, бөтен мөэмин мөкл- манны чукындырып, урыс итеп бетерәчәкләр Әллә кайсы авыл мәчетенең манара башындагы аен бәреп төшереп тәре кадаклап куйганнар, ди Имеш, озакламый мал-туар да. ир белән хатын да уртак булачак, шуңа риза булмаганнарны Себергә сөрәчәкләр
Шундый имеш-мимештән. ың-шыңнан, аннан да бигрәк ничәмә ел гыйшык тотып йөреп алган Бибигайшәнең күңел түренә сукмак сала алмыйча башы каткан Сәйфетдин, көннәрдән бер көнне хатынын ияртеп. тотты да ягага чыгып китте Бибигайшә карышмады Бу читкә китүдә ниндидер бер томанлы өмет бар иде аның өчен күңелнең әллә кайсы җирен кытыклап, әллә нәрсәгә адарындырып торган яктылык бар иде Белгән юк лабиса әле. бәлкем аның тужуркалы бәхете дә шунда. алар барачак Казанда яшидер
Казан1 а килеп бер заводка эшкә урнаштылар алар. Баштарак т; лай торакта тордылар бераздан, беренче балалары тугач, барактс бер бүлмә бирделәр. Күктән аккош тотмасалар да. үзләре белг бергә яшәгән, бергә эшләгән кешеләрдән ким яшәмәделәр Баштара: Казанга килеп урнашкан елларда. Бибигайшә урамда яисә трамвай; барганда күп тужуркалы кешене күрсә, магнит тәэсиренә буйсынга кебек, шул кешегә тартыла, куалап җитеп, йозенә карый торган иде. У елларда күн тужурка кию модада булганга, андый кешеләр шактый ei очрый иде Бибигайшәгә. Ләкин ул зарыгып көткән, күзенә пәри булы күренгән ире кырында ятканда сагышланып хыялланган кеше о»^ рамады.
Бер генә тапкыр күреп, ике генә сүзен ишетеп гашыйк бу; ran кешесен бик озак оныта алмады Бибигайшә. Ичмасам, исеме генә белеп калган булсам да, бу тиклем читен булмас иде дип ачырп ланды Ә тужуркалы егет, үч иткән шикелле, күңеленнән китмәде, һа ман исенә төшеп, гел күз алдына килен үчекләп торды. Ул Бибигай шәне әллә кайларга чакырды, пичәмә еллардан бирле ир белән яшәп т Бибигайшә аңламаган, төшенмәгән, ләкин дөньяда барлыгын сизенгән төсмерләгән әллә нинди рәхәткә, күзләрне чагылдырырлык нург манчылган хыялый дөньяга өндәде. Тик кайдан һәм ничек тапсы: соң инде ул бәхетне Бибигайшә! Ул бит Йосыфны төшендә күреп га шыйк булган, уянгач та эзләп киткән һәм эзләп тапкан әкияттәг Зөләйха түгел, иске татар авылының гап-гади бер кызы гына иде
Тора-бара язмышына буйсынды Бибигайшә Ләкин иренә буйсын мады Бер-бер артлы дөньяга килгән, берсен-берсе куышып үсеп кит кән биш бала да аңа ире Сәйфетдинне яратырга, яратырга түгел, хор мәтләргә генә булса да ярдәм итмәде Әйтерсең, ул балалар әлл1 кайдан гаептән барлыкка килгәннәр.
Гомер уза торды, тормышның ачысы-төчесе, дөнья мәшәкате, ва кыт сөреме кайчандыр Бибигайшә күңелендә шытып чыккан, ләкш үсеп китеп, чәчәк атарга насыйп булмаган мәхәббәт гөлен корытка» шикелле булды. Аның урынына күңелендә нәфрәт агачы үсә башлады Ул агачта җәен дә кышын да. язын да көзен дә бертуктаусыз өлге pen торган чәнечкеле җимешләрнең бар ачысы Сәйфетдингә эләкте Тик торганнан гына да. тик тормаганга да килеп чыга торган күңел сезлекләрнең. борчу һәм кайгыларның һәркайсын Сәйфетдиннән диг таба, шулар өчен иренә бәйләнә, ирен талый торган булып китт< Бибигайшә. Сәйфетдин өйгә соңрак калып кайтса: Бу гомергә тиклел кайда себерелеп йөрдең' - — дип канәгатьсезлек белдерде Сәйфетдин өйгә иртәрәк кайтса - Нигә шул тиклем ашкынып кайттың' Әллә монда безне бәлеш ашап утыралар дип белдеңме9» — дип бәйләнде. Сәй фетдин берәр эшне үзенчә эшләп куйса «Син пыразитның кулыннан эш киләмени! — дип сүкте. Үзе берәр эшне ялгышрак итеп эшләп куй са: Син пыразит белән яшәп башым миңгерәүләнде».— дип талады Балалар өйгә берәр шатлык алып кайтса билгеле инде — Биби гайшә аркасында Балалар борчу китерсәләр — сүз дә юк — моңа Сәй фетдин гаепле. Утырса — утырып торышларын, торса — басып торышларын ошатмады ул Сәйфетдиннең. Хәтта төннәрен дә. — Этле мәчеле яшәгән ир белән хатынны да беравык вакытка тыныштыра татулаштыра, көндезге үпкә һәм ачуларны оныттырып тора торган төннәрдә дә — Бибигайшә Сәйфетдинне ихлас күңелдән якын итә ал мады Ярады инде шунда, ике күзен чытырдатып йомгач...
Бибигайшә яратмады дигәч тә. теге. Сәйфетдин болай бөтенләй үк хатын-кызга ошамаслык ир түгел иде. Аның, иркәләп-назлап хатын-кызны , - .авыздай эретеп җибәрә белә торган кайнар кочагы кайчандыр Бибигайшәне өзелеп яраткан, бирелеп һәм онытылып мәңге яратырга, яраткан кешесе өчен мөкиббән китәргә әзер торган олы йөрәге бар ид> Тик Бибигайшә моны аңламады.
Бәхетле оулу өчен җаның сөйгән кеше белән яшәү генә җитми, ул сешенең дә сине яратуы кирәк икән шул Бу хакыйкатьне Сәйфетдин сешедән ишетеп түгел китаплардан укып түгел, язмышының ачы сасәсен туйганчы эчеп аңлады Салгалап карады ул. оныта да, онытыла ха алмады, язмыш ачысы аракы ачысы белән кушылып, тормышын гагын да ныграк шыксызландырды гына. Йөреп карады Дөньяда Би зигайшә шикелле туң күчән булмаган, назга — наз. дәрткә дәрт белән ңавап бирә белгән хатыннар барлыгын белде Сәйфетдиннең бу эшен 5ик тиз сизеп алган Бибигайшә моңа сыңар керфеген дә сел сетмәде Йөрсен, миңа димәгәе — чукынып китсен, ул булмагач рәхәт тэнеп йоклыйм, ичмаса, диде Алай гына да түгел, әллә сайдагы өстерәлчек хатыннар мине чәйнәп ятмасыннар әле дип Сәйфетдиннең күлмәк-ыштанын, кулъяулыкларын чистарак йөртә 5ашлады
Бар эшләп тапканын Сәйфетдин хатынына алып кайтып бирә тәкин Бибигайшә уйламагандарак премия-мазар эләгеп куйса, аны пиереп калдыра, балаларга берәр татлы алып кайту өчен тота иде Билгеле инде, бу эш Бибигайшәгә сиздермичә эшләнә Ихтимал шуңадыр. ата белән балалар арасында яшерен, аналарына бик ук сиздерергә ярамаган дуслык урнашты һәм бу дуслык балалар үсеп киткәч тә бөтенләй үк бетмәде Дөрес, әниләре әтиләрен сүккәндә алар ■>ик катнашмыйлар битараф калырга тырышалар, ләкин балаларның (зен яратуларын, ихтирам итүләрен Сәйфетдин сизеп яши Бу хәлне Бибигайшә дә сизенә, бу сизенү аны тагын да ярсыта, чыгырыннан чы ара төшә Имансыз'- Шадра урыс!» Пыразит' • кебек сүзләр Сәй (>етдиннең колак төбендә көне-төне (яңгырый Ул. хатын кая барырга сушса — шунда бара, ни эшләргә боерса — шуны эшли Килешмәүнең 1Ә булмаса — ходаем үзең сакла'- карышуның мөмкин икәнлеген Сәйфетдин уйламый да Сәйфетдиннең үзенең ниндидер уй-фикерләр> геләк-омтыл ышлары бармы-юкмы — моның белән беркем кызыксын- дый Хатын нәрсә алып кайтып ыргытса — шуны кия алдына ни чы арып куйса — шуны ашый Бу кичә калган аш икән, фәлән дә фәсте дән дип беркайчан да сырланмый, сырлана башлауның ничек бетәчәген 1хшы белә «Ә-ә. әле син аш тикшереп утырасыңмыни, пыразит1'- (иячәк Бибигайшә һәм. җилтерәп килеп, алдындагы тәлинкәне тартып 1лачак та чүп катындагы чиләккә илтеп аударачак
Шунысы гаҗәп, үзен кешегә дә санамаган, бертуктаусыз кыерсы- ■ып һәм җәберләп торган хатын белән ярты гасырга якын яшәп, аерылу ■урында уйлап карамады Сәйфетдин, башка кеше белән, башкача яшәү ■урында хыялланмады. Менә шулай уй һәм теләк-омтылышларын үз 'эеннән яшереп, үзенең кеше икәнлеген онытып. Бибигайшәнең тир әү-талауларын ишетеп яшәү аның өчен табигый бер нәрсәгә әйләнгән 1НЫҢ ихтыяҗына әверелгән иде Ул — хатынының күләгәсе сыман Геләсә. Бибигайшә аңа игътибар да итми, теләсә — таптап йөри Би (игайшә дә башкача тормышны күз алдына да китерә алмый Тиешлегә 1Ә, тиешсезгә дә бәйләнеп, көн-төн Сәйфетдинне сүгеп яшәү— Биби айшә өчен җан азыгы Алай гына да түгел. Сәйфетдин берәр җирг-> •итсә. озаграк юкка чыгып торса. Бибигайшә аны юксынган кебегрәк ә була, түземсезләнеп кайтканын көтә башлый Ә кайтып кергәч агын үзенекенә тотына йә берәр нәрсәдән гаеп табып, йә үзенең әефе китеп торуны сылтау итеп. Сәйфетдингә ябыша
Менә шулай яшәп картайдылар алар Балалары буйга җитеп, ашлы-күзле булып, үз тормышларын корып җибәрделәр Биби» әп ең ризасызлыгына карамастан, төпчек уллары да йортка к- и ;■ \ i ортларын сүткәч бирелгән ике бүлмәле квартирада карт белән к««р ык икәүдән-икәү генә утырдылар да калдылар Хәлләре начар түгел З^әренең Тормышлары җит» ш ию <ч ш ң дә пенсияләре әйбәт Кешед» үреп Аһ. безгә дә шу иы әйбер кирәк иде ләбаса' - дип штерлек
әйбер дә калмады инде хәзер. Бибигайшәнең үз сүзләре белән әйтсәң, аллага шөкер, бөтен җирләре җитеш, бөтен җирләре тулы Дөрес. Сәйфетдин һаман да эшләп йөри, төннәрен балалар бакчасында каравыл тора Тик бу акча җитмәүдән түгел. Ир белән хатынның сөйләшеп- нитеп тормыйча гына, үзара килешеп эшләнә торган эшләре бу
Сугыштан соң бөтәйтеп кергән йортлары Казан суы буенда гына булганга, уган керләрен гел елгада чайкап вәнәкләнгән иде Бибигайшә Бу яңа квартирага күчкәч тә ваннада кер чайкауга күнегә алмады. Аякларыңны да. башка җирләреңне дә җебеткән һәм юган шул тагарак хәтле нәрсәдә баш куеп ята торган мендәр тышларын да, аш тастымалларын да чайка инде, имеш! Бәхеткә каршы, аларга квартираны, башка районнан булса да. тагын шул ук Казан елгасы буеннан бирделәр, ишектән чыгып ике-өч бакча хәтле ара үтсәң су буена барасың да төшәсең. Дөрес, бу җирләрдә яр буйлары бик матур түгел, талчыбык үскән. Суы да сайдан башлана. Ләкин аулак. Оят җирләренә уч төбе хәтле генә нәрсә каплап комда кызынып ятучылар юк Ярның сөзәклегенә килгәндә, кер чайкарга уңайлы булсын өчен. Бибигайшә былтыр ук Сәйфетдиннән басма салдырды Тотмаслар, малай- шалай җимереп бетерер, дип уйлаганнар иде башта. Ходаның рәхмәте, тимәделәр тагын, басма һаман да исән-сау
Уып бетергән керен әрҗәгә тутырып, бәләген дә алырга онытмыйча, Бибигайшә кер чайкарга төште. Рушания кертеп биргән газетаны укыгач кузгалган ачуы инде бераз басылган да кебек иде. Шул минутларда кайтып керсә, картын бәреп үтерерлек хәлгә килгән Бибигайшәнең күңелендә гаҗәп ләззәтле тынычлану урнашкан иде Чөнки ул инде Сәйфетдинне нишләтергә кирәк икәнлеген белә. Әллә сез Бибигайшә апагызның ул гәзитләрне кайда басып чыгарганнарын белми дип уйлыйсызмы9 Кәҗә бистәсендәге биек йортта басып яталар ич ул гәзитләрне! Бүген ял көне, ә менә иртәгә Бибигайшә шунда барып пратис белдерәчәк. Хәер, нигә әле аңа үзе барып, вакланып йөрергә? Сәйфетдин барсын! Барсын да. сөйләгән сүзләреннән баш тартсын Мин сезгә ялгыш сөйләгәнмен, эшнең чын дөресе болай аның. дип. балаларның кем балалары булуын да. ике бүлмәле квартирны кем йөреп алганны да сөйләсен дә бирсен. Ийе шул!
Шуларны уйлый-уйлый. керләрен чайкап бетерде Бибигайшә Көн гаять бөркү, кояш миләрне чатнатып кыздыра иде. «Су коенып алсаң да әйбәт буласы икән дә,— дип уйлап куйды Бибигайшә, басмага утырган җирдән салындырып суга тыккан аякларындагы рәхәтлекне тоеп.— Әнә теге бот буе ике малайдан башка кеше-кара да күренми Су тирән микән монда? Йөзә белмәгән кеше кереп коенырлык микән?»
— Әй. малайлар! Монда су тирәнме? — дип кычкырып сорады Бибигайшә якында гына әллә балык, әллә бака тотып маташкан малайлардан
— Юк! Шуннан гына! — дип кычкырды малайларның берсе күкрәк тиңентен күрсәтеп.
Шушы бот буе малайларның да күкрәгеннән генә булгач, Бибигайшәгә бил тиңентен генә була ич ул!
Өске күлмәген салып, эчке күлмәктән генә калган көенчә, Бибигайшә суга шуып төште Сай икән шул. бил тиңентен дә юк икән. Өстәвенә төбе дә ләм генә икән, аяк атлаган саен болганып өскә калка. Бераз эчкәрәк кереп карарга кирәк булмаса.
Кояшның матур кыздыруыннан, җылымса суның тәненә кагылуыннан кәефе килеп, учы белән битенә су сибә-сибә. Бибигайшә берничә адым эчкәрәк атлаган иде — әнекәйгенәм! — аяк астындагы су төбе кинәт кенә юкка чыкты Бибигайшә суга чумды. Авызына кереп өлгергән суны тиз-тиз йотып, әле бер. әле икенче аягы белән су төбен эзләп карады ул. ләкин юк. аяк җиргә тими!
"Үлемем шушы икән.— дип уйлап алды Бибигайшә — Әҗәлем шушында булганга төшкәнмен икән' Аяклары белән уңлы-суллы талпынып. тагын су төбен эзләп карады, ләкин су төбе табылмады Ик>- кулын күкрәк турысына китереп кушырды да. үләргә әзерләнде Бибигайшә Күңеленнән үз-үзенә ясин укый башлады Ясин вәл- коръәнел хәким, иннә кәләмин әлмерсәлим Шушы берничә мизгел вакыт эчендә ясин сүзләренә уралып, башына кырыкмаса-кырык төрле уй килде Газга аш куеп киткән иде. теге имансыз тиз кайтмаса кайнап бетеп кәстрүл төбе көймәсә ярар инде дип си лды ул Эчке күлмәге ертылган иде. үле гәүдәсен су төбеннән - ,'i. 1 чыгаргач, тәнен чит кешеләр күрер инде Иртәрәк үлеп китү бу и инде бс әле тагын бер ун ел бик рәхәтләнеп яшәргә мөмкин идс Тормышлар тәмам әйбәтләнеп беткәч, яңа квартирда тора башлагач кына . '• п китүләре үкенечлерәк шул Үпкәсендәге һава тәмам бетеп, инде тончыга башлаган Бибигайшәнең авыз-борыныннан гөбердәп < v к- : л-
• Вәҗәгальнәмин бәйни иллә иләйһем мерсәлүн —дип ясин укуын дәвам итте Бибигайшә—Беттем Үләм Кала Ике бүлмәле квартир да. бар булган байлык та кала Ничек9 Кемгә кала9 Сәйфетдингәме '
— Калдырмыйм' — дип кычкырып җибәрде кинәт Бибигайшә үләргә әзерләнеп күкрәк турысына китереп кушырган кулларын болгый башлап.— Калдырмыйм ул имансызга' һәм пылт итеп с\ өст<-нә калкып чыкты Аяклары да су төбен эзләп тапты
Бибигайшә батып үлә язган су. бактың исә. аның күкрәгенә дә җитми икән Аягы кинәт таеп китүдән куркып тезләре сыгылганга күрә генә суга күмелгән икән ләбаса ул
— Шул пыразит аркасында батып үлә яздым - дип сукранды Бибигайшә һәм Сәйфетдин салып биргән басмага үрмәләде

Реклама