Логотип Казан Утлары
Роман

ИШАН ОНЫГЫ


РОМАН ИСТӘЛЕК
әктәптән куылдым Әти муллалыгын ташлау турында бик нык уйлана башлады Хәтеремдә, ул хәзер үзенең таныш-дус укытучылары белән сәгатьләр буе киңәш-табыш корып утыра иде Кала якның иң күренекле урынына безнең шәһәрдә хокуктан мәхрүм ителгән кешеләрнең исемлеген элеп куйдылар Мин аны Кала якка чыгып укып кайттым Димәк, безгә барлык юллар ябылды Ул гына да түгел, безнең мәктәп каршына ук сыйнфый дошманнарның карикатураларын ясап элде-ләр
Әти, муллалыгын ташлап, үзенең ни өчен иттеләр
Әти Троицкида эшкә урнаша алмады Ул. байтак бусагаларны тап-таганнан соң. укытучы иптәшләренең киңәше буенча. Урта Азия якларына китеп барды Дәү әнине хәзер Күлле Кимедән Арчага күчкән Габдрахман абыйларга илтеп куйдылар Мин исә Амурдагы рус мәктәбенең дүртенче классына кердем Минем ишеләргә беренче баскыч белеме алырга рөхсәт бар иде әле
Ә әтидән, байтактан бирле инде, бернинди дә хәбәр юк Нишли ул7 Үзенә берәр эш таба алганмы ’ Ниһаять, әтидән Укытучы булып урнаштым-', дигән телеграмма килде Бу инде — безнең өчен чиксез куанычлы хәбәр Әни бөтен дус-иш. туган-тумачага безнең шатлыкны хәбәр итте Хәлбуки, алай итмәсә яхшырак та булыр иде Хәер, монысы турында соңрак
Әти. эшкә урнашса да. әле аңардан нинди дә булса ярдәм юк Көтмибез дә Әмма безгә яшәргә кирәк Булган акчалар барысы да бер-бер артлы налогларга китеп бара Безгә хәзер әйбер сатып кына кон күрергә калды Менә шундый шартларда безнең гаиләдә Суфия апа беренче кеше булып әверелде Ул базар хәлләрен бик тиз арада үзләштерде. Әни биреп җибәргән кием-салымны шактый уңышлы сатып. табышның соңгы тиененә кадәр кайтарып тапшыра торган булды
Шулай яшибез Тормыш бал-майлык булмаса да. ипи-бәрәңгегә
Ахыры Виты 1 е.1>|да
шундый борылыш ясавын шәһәр газетасына язып чыкты Тик моннан аңа да. безгә дә әллә ни файда килмәде Маңгайдагы мөһерләр шул ки
леш калды, бу хәлне бүренең сарык тиресенә төренүе дип кенә кабул
аптырамыйбыз Ат-арба күптән сатылды инде, күлмәк-күнчекнең дә күбесен Суфия апа базарда «дулатты Тормыш, ярыйсы дигәндә дә. авыр Базарда азык-төлек бәяләре көннән-көн артып тора Он мәсьәләсе дә авырлашты Ләкин без яшибез. Тормыш бара, төртелеп тормый Мин элеккечә үк дус малайларым белән уйныйм, тимераякта шуам, пьесалар язам, түбәдән сикерәм Атымны сагынам Ул яшәгән абзарга кергәлим, ләкин анда тынлык
Менә җәй айлары килеп җитте. Мине, этеп-төртеп булса кирәк, бишенче класска күчерделәр. Ләкин бишенче класс дип әйтүе генә ансат Әгәр чыгышымны яшермәсәм. тагын шул ук тибәрелү кабатланачак бит Без җәйне өйдә генә уздырдык Хәзер инде безгә казахка чыгып, ак тирмәләрдә кымыз эчеп ял итү мөмкинлекләре бетте
Көзен әни мине Казанга алып китте Казанда озак тоткарланмадык. Арчага. Габдрахман абыйларга юл тоттык. Әни миңа бу кышны Арчада торырга. Габдрахман абыйларда яшәп укырга кирәклеген аңлатты
Менә мин Арчада, бер катлы авыл өендә. Габдрахман абыйларның ишле гаиләсендә яшим Һәр көнне иртән, Арчаның урам балчыгын изә-изә. үр өстендәге мәктәпкә китәм Миңа бик авыр, ямансу, тик шулай да түзәм. түзәм...
16
Бүген Агриппина Евграфовнаның куанычы йөзенә чыккан иде
— Боз кузгалды, иптәш Рәсүлев'— диде ул.— Бүген көндезге икедә сез комиссия белән очрашырга тиеш. Аларның сезне күрәселәре килә.
Аннан ул. гадәтенчә, туп-туры карап елмайды:
— Мин әйткәннәрне исегездән чыгарма! ыз. иптәш Рәсүлев. үзегезне тыныч тотыгыз, сорауларга бик уйлап җавап кайтарыгыз
Вакытны ничек уздырырга белмичә, чат баганаларындагы сәгатьләргә карангалап. ут йотып урамда йөрим Хәтта ашауны да оныттым Комиссия алдына кереп басу бөтен язмышымны хәл итәчәк бер нәрсә булып тоела
Якындагы бакчага — икенче яшәү урыныма әйләнгән скверга кереп. андагы эскәмиягә утырам. Юк. тыныч кына утыра алмыйм Авыр миңа Вакытны белергә дип тагын бакчадан чыгып китәм Ниндидер төер тамак төбен өзлексез кытыклап тора Соңга калуым бар Әгәр соңга калсам Ә-ә. бу егетнең укырга теләге дә шул кадәр генә икән, мондый кешегә институтта урын юк —диярләр кебек.
Яңгыр сибәли башлады Мин Җир эшләре комиссариатының вестибюленә кереп ышыкланам Андагы стена сәгатенә карыйм җаным- тәнемне дәһшәт уты көйдереп ала сәгать икене сугып егерме минутны күрсәтә һай. хараплар булдым бит. соңга калганмын' Шунда, ничектер күзем сул як стенадагы сәгатькә төшә. Анысы уникене сугып утыз биш минут кына әле. ди Тукталып калам Кайсысы дөрес бу сәгатьләрнең9 Мин сул яктагы сәгатьне күзәтәм Әһә. моның минут угы алга сикерде Инде уң якка ашыгам, күзләремне текәп, тынымны кыскан хәлдә, сәгатьнең укларына карап торам Бернинди хәрәкәт юк Күңелем тынычланып кала Үзалдыма елмаеп, пыяла ишек аша урам күзәтәм Яңгыр туктаган, асфальт тротуарларны чылаткан да. Мәскәүнең башка төбәгенә киткән
Ике туларга унбиш минут калганда мин Агриппина Евграфовна каршында идем инде Ул язу машинасында тек-тек эшләп утыра Менә ул башын миңа таба бора Аның җитди кыяфәте күңелгә борчу сала — Бераз сабыр итәргә туры килер, иптәш Рәсүлев Әл. генә Александр Александровичны Коллегия утырышына чакырды т.р 16
16
Шуңа күрә бүген комиссия утырышы булмый
Бөтенләй тетрәнеп: -Ничек инде алай9 Мин —• дип әйткәнемне тоймый да калдым
— Йә нишлим соң инде, кадерлем9—диде секретарь, гафу үтенгәндәй — Миңа үзе кичә әйткән иде. чакыртыгыз, дигән иде бит
Тәмам күңелсезләнеп, ишеккә таба атладым Арттан Агриппина Евграфовнаның Күңелегезне төшермәгез».—дигән сүзләре колакка чалынып калды
Мин тагын шау-шулы Мәскәү урамында Тәндә эчпошыргыч хәлсезлек тоям Ах, иртәдән бирле авызга валчык хәтле дә ризык капмаган икәнмен бит Улының шулай ач йөргәнен белсә, әни нишләр иде. мескенкәем
Әни Мин тагын аның турында уйланам
Әнием, тормышның авыр сынауларын кичеп тә. үзенең гүзәл горурлыгын, кешелеклегеи югалтмаган бер хатын Аның кече абыйсы Габдрахманның, унөченче елны Петропавелдан кайтып, әниләрне Чистайдан Шакир абый янына. Троицкига алып китүе турында әйттем кебек инде Әни үзенең истәлегендә Шулай итеп, без Габдрахман абый белән Троицкига, Шакир абый янына күчеп киттек .— дип яза Троицк вокзалында Шакир абый аларны үзе каршы ала Атлар яллап. вокзалдан шактый еракта, тау астында урнашкан шәһәргә юнәләләр алар Әни болай яза Вокзал — тау башында, тау астында шәһәрнең Мәгьмүрия дигән кыйсме башлана Аннан соң — кечкенә генә елга, шуңа бик зур күпер салынган Шуларны үтеп, асыл шәһәргә килеп кердек Абый шул Кала якта кечкенә бер бүлмәдә тора иде Белмим, абый бүлмәсендә ничә көн яшәгәнбездер, бераздан аерым фатир алып, шунда күчтек. Шул өйдә әйберләребезне урнаштырып көн күрә башладык
Буби мәктәбе ябылу сәбәпле, андагы мулла абыстай үзенең кызлары белән Троицкига күчеп. Җәмгыятел хәйрия тарафыннан ачылган Габдрахман Әхмәревләр карамагындагы кызлар мәктәбе -Сөембикә дә укыта иде Мин дә. Троицкига килеп төшү белән, шунда укыта башладым Ул мәктәп алты класслы Миңа бишенче һәм алтынчы классларда коръән, әхлак, география дәресләрен тапшырдылар»
Кызлар мәктәбендә укыту белән бергә, әнием ул вакыт Троицкида яшәгән Гыйбад Алпаровтан үзе дә дәресләр ала
Габдрахман абый. Троицкида бераз кунак булганнан соң. үзенең Петропавслына кайтып китә Шакир абый исә. Яушевләрдә приказчик булып эшләү өстенә. һәвәскәрләр труппасында да катнаша Спектакльләрдән керем күбрәк булсын өчен, кайвакыт һәвәскәр артистлар бу эшкә шәһәрнең алдынгы карашлы кызларын да тарта торган булалар Алар антракт вакытларында халык арасында чәчәк сатып йөриләр Мондый вакытларда әнием дә аларга булыша, чәчәк сатыша Истәлегендә ул. Троицк байлары бер чәчәкне бишәр кат сатып алалар иде. дип яза. Ягъни, чәчәк сатып алалар да. аны әниемнең күкрәгенә кадап китәләр
Шундый кичәләрнең берсендә, әнием янына танышларыннан берәү килеп. Зәйтүнә, синең белән Зәйнулла хәзрәтнең уртанчы улы танышырга тели»,— ди Әниемә, заманасының алдынгы кешесе буларак. яшьләр белән танышу гади, гадәти бер нәрсә булып тоела Әнием үзенә мөрәҗәгать иткән хатын-кызга, аны-моны уйламастан • Таныштырыгыз соң — ди Алар шул ук көнне тәнәфес вакытында очрашып танышалар Минем булачак әтием әле күптән түгел Истанбулда укып кайткан кеше, әниемә Истанбул. Төркия турында сөйли Әнием исә. әлбәттә. моның белән кызыксына Буби мәктәбендә алынган төркичелек тәрбиясе аңарда, күптән инде. Истанбулда укысаң иде. дигән яшерен өмет кузгаткан була
Әнием сораша, кызыксына, ә әтием исә. әниемнең истәлекләренә караганда, моны үзенә игьтибар дип кабул итә Озак та узмый, әтием аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясый Бу әнием өчен көтелмәгән бер нәрсә була Ул шунда ук бу тәкъдимнән баш тарта Минем әле укыйсым бар. кияүгә чыгуны башыма да китергәнем юк. дигән рәвештә җавап бирә Юк-юк. ишан малаена кияүгә чыгачакмы соң ул” Дини фанатикларга, ишан, мөритләргә каршы дошманлык тәрбиясен алмадымыни ул Тукайлар. Әмирханнар мәктәбендә Шулай! Әни бу турыда артык баш ватуны кирәк тә санамый
Иллә мәгәр, әни оныткан булса да. әти үз исәбен бер генә минутка да онытып тормый. Ул тавык Вәли һәм аның хатыны Маһибәдәр аша тагын бер тапкыр тәкъдим ясый. Үзенең әнием белән очрашып сөйләшергә теләвен белдерә Әни. аңардан бөтенләйгә котылу һәм тәкъдимен ныклап кире кагу өчен, очрашырга ризалык бирә Әниемә тәмам гашыйк булган әти. укырсың, мин сине үз акчама Истанбулга җибәреп укытырмын, тик вәгъдә генә бир. дип бара Аллам сакласын, ди әни Бу эшнең гомердә булмаячагын аңлатырга тырыша Зинһарлап, әтинең башка борчып йөрмәвен үтенә.
Шулай көннәр уза Әнием кызлар мәктәбендә укытуын һәм башта— Гыйбад Алпаровтан. соңыннан Хәлим Искәндәревтән укуын дәвам иттерә Ул үз истәлегендә. Бер көнне укытучымнан кайтсам, өйдә Гали абзый утыра».— дип яза Монда сүз алда исеме телгә алынган. Кизил шәһәренең бае. дәү әнинең ерак туганы Гали Дербишев турында бара Ул Зәйнулла ишанның мөрите икән, ел саен Троицкига ишаннан сабак яңарту өчен килә.
Бераз читкә китеп булса да. шуны әйтим: Миңа да Гали абзыйны исән чагында күрергә туры килде Бу утыз тугызынчы ел урталарында булды Элекке бай бөлгән, картайган иде инде. Таудай олы гәүдәле, чандыр, озын муенлы, кабак башлы бер кеше. Борыны зур. карчыга борын Шул борын өстендә күзләрен кимендә ике тапкыр зурайтып күрсәтә торган тимер кысалы күзлек.
Мин аның гамьсезлегенә һәм оптимистлыгына шаккаттым Аның мактанып сөйләнүе хәтердә калган һәй.— ди Гали абзый, көлемсерәп.— мин бер урам әйләнсәм, бер чалбарлык акча эшлим, минем тормыш рәхәт хәзер«.— ди Ул пыяла куючы хәзер.
Әнә шул Гали абзыйга ишан хәзрәт үзенең улы Габделкадыйрның гашыйк булганлыгын әйткән. Бар. дигән карт әти (мин аны шулай атый идем), шул кызны, аллага тапшырып, минем уртанчы улыма сора. Әлбәттә. ул Гали абзыйның да. дәү әнинең дә Чистай кешесе икәнлеген белгәнгә күрә шулай әйткән булырга тиеш. Гали абзый исә. бу йомышны үтәүне үзе өчен зур мәртәбә санап, әниләрне эзләп киткән.
Гали абзыйның бу алдым-бирдем вакыйгасына ничек катнашуын язар алдыннан, мин әтием белән карт әти арасындагы сөйләшүгә тукталырга тиеш Әтиемне күптән өйләндерергә йөриләр икән инде Аны, һичшиксез, бай яки зур мулла кызына, иске тәрбия алган кызга өйләндерү шарт итеп куелган Хәзер инде эш кыз сайлауга гына тукталып калган. Тагын шунысы бар Троицк ахуны Рахманкулов белән Зәйнулла ишан арасында яшерен дошманлык яшәп килгән Улын өйләндереп, минем бабай бу хәтәр хәлне җиңеләйтергә теләгән Шуңа күрә ул әтигә ахун кызын алып бирүне кирәк дип тапкан. Һәм менә шундый бер вакытта аның улы әниемне театрда күреп акылын җуя, бер күрүдә гашыйк була Алай гына да түгел. Менә шул кызны алып бирсәгез — әйләнәм, юкса беркемне дә алмыйм, башымны алам да өйдән чыгып ки- тәм. ■— ди. Әлбәттә, шул кадәр каты куелган сүздән соң ата-ана уйга кала Аерата карт әни (мин аны да шулай атый идем) бик каты рәнҗи. Ул марҗаң белән мин ничек кеше күзенә күреним ди күз яшьләрен түгә.
Үзара бәхәс-тартыш ике ай буена дәвам итә Ниһаять, әтиемнең
сынмаслыгына тәмам ышангач, картлар тыналар. Карт әти әйдә инд. алайса, сөю-мәхәббәт пәйгамбәрләрдән калган эш, дип ризалык бирә
Гали Дербишев әниләр торган квартираны эзләп тапканда өйдә дәү әни үзе генә була Ерак туганын якташ абзасын дәү әни бик шатланып каршы ала Аның һәрбер сүзен саф алтын бәясенә кабул итеп утыра Ә ф теге исә. әниемнең истәлегендәгечә әйтсәк, дәү әнине бик нык агулый Ишан хәзрәт бөтен Рәсәйдә беренче кеше, улы да тәүфыйклы укыган Ул егеткә кем генә кызын шатланып бирмәс икән. Ул синең Зәйтүнәңне сорый, инде син бу эшкә каршы килсәң, сине җир йотар, ди Дәү әни бу - сүзләргә тәмам мөкиббән китә, кызын ишан улына бирергә вәгъдә кы- = ла.
Көннәрдән бер көнне — дип яза әнием. - дәрестән кайтып керсәм, бездә Гали абзый утыра Ул. мине күрү белән, нишләп син егет өен;» ба- - рып йөрисең әле. анда икәү генә утырырга яратасызмыни, монда килеп . укытсын, дип. хезмәтчеләрен куркытырга өйрәнгән кыяфәт белән миңа кычкыра башлады
Башта әнием бу кыланышка аптырап кала, аннан көлә башлый - Мин сабак укыйм бит. Гали абзый, ди. егет эзләп бармыйм анда, ди Га- . ли абзый һаман үз туксанын кабатлап, әллә нинди шикле сүзләр сөйли башлагач, аны үртәп, монда әни бар бит, безнең чыннан да икәү генә утырасыбыз килә, дип көлә Җитди сүзнең шундый юнәлеш алуын кызның әз генә дә сүзгә колак салмавын аңлагач, бай тавышын үзгәртә, әниемне үгетли башлый Әни исә. баштагы фикереннән һич таичын- мыйча. аңа каршы килә, мин аңа күптән җавап бирдем бит инде дип үзе укыта торган мәктәбенә китеп бара
Белмим, шул килүендәме әллә икснчессндәм*.. Гали абзый дәү әнинең вәгъдәсен рәсми рәвештә, шаһитлар алдында булса кирәк алып китә Икенче көнне иртүк, мәхәллә мулласын китереп, вәгъдә бүләге биреп, никах та укыта Әни. ни әйтсәң дә дини тәрбия алган кеше бу хәлдән соң. харап булдым, беттем, дип аяктан егыла Тирә-юнь дате л »р аны юаталар, юк бетмәдең, икенче тормышка гына күчтең борчылма диләр Җитмәсә, дәү әни аны. абыең әйтте мин биргән к< шегә чыкмас.! мин аны асрап тота алмыйм дип әйтте дип куркыта Әнием, бу өйдән китүдән битәр, анасының һәм абыйсының бәддогасыннан курка якыннарым белән дошманлашканчы, аларның корбаны булып үлү. м аргьп - рак. дигән фикергә килә Бары тик. биргән акчаларын тотмагы i бүләк күлмәклекләрен тектермәгез, ишан малаен кү|м>п әйтәсе сүзләр м бар. шартларыма күнмәсә, барын да кире кайтарып бирербез. дип әйтергә генә батырчылык итә
Минем булачак әтием белән әнием әлеге беренче яучы тавык Вәлиләрдә очрашалар Әнием әтигә, язу аша гына түбәндәге шартларны белдерә мин синең анаңа ул уйлаган килен, сиңа син өметләшән хатын булмам, ни телим икән, шуны эшләрмен Сезнең өйгә төшү белән. укырга керешермен, дип яза Әти барысына да риза тик әнием аныкы гына булсын
Шундый тетрәндергеч көрәш һәм кичерешләрдән соң әни бик ябыга. кибә Бу бөтенләй бетерешмәсен тагы дип, якыннары туйны ашык тыра башлыйлар
Никах мәҗлесен, туйны ишанга бик бирелгән Шакир абыйның хч җасы Муллагали Яушен өендә уздыралар Кияүне ягыш минем булачак әтиемне, әниләр торган өйнең күршесендә!« м. хчы һилаловлар о. нә ябалар Туй мәҗлесләре бик тантаналы уза Ул ундүртенче етның җиденче февралендә була, унөченче февральдә әни кичү йортына күчеп китә
Әнием үзенең истәлегендә Зәйнул ча бабам белән 6» ренчг кү ргшүен түбәндәгечә яза Кич булды, әтки ястүдән кайтты, инде аңа күренәсе генә калды Залга чәй ыерләнд- Әтки бе >>< күрешкәч, мин и мәтен күрсәтү йөзеннән чәй ясап эчерт • ә «ъ мен
Әтки мәчеттән кайтып чишенгәч, үз залыннан соң өч бүлмә аша үтеп, безнең янга килеп керә Кайда, кайда сез. балалар, ди Бөкре генә бер карт Әнки кебек ачулы йөзле түгел, миңа бик сынап карын әмма йөзе мөлаем Без. Кадыйрның сеңелесе Гайшә белән, биредән- кагыйдә буенча, аның кулын үбеп күрештек Ул бик озын итеп дога кылды Аннан соң. залга кереп чәйгә утырдык
Бераздан, яңа тормышка ияләшә төшкәч, әнием Зәйнулла бабайдан. Гайшә апа белән берлектә, гарәбияттан дәрес ала башлый Шунда карт әти. бу киленнең йорт тотуга барыбер дәрте юк. әйдә үз эшен эшләсен. дип. әнине үз иркенә куя. Бу килен, улымнан бигрәк, кызым өчен яхшы булды, кызым белән бигрәк дус- - дип сөйли башлый Кыскасы, әнием яңа шартларга әкренләп күнегергә мәҗбүр була
Менә яз да килеп җитә Май аенда әнием, әтием. Гайшә апа һәм әтинең ундүрт яшьлек энесе Сабур карт әтиләренең Уй елгасы буендагы дачаларына күчеп китәләр Бу дачадан башланган хәл - әти-әнием- нең тормышында иң авыр, иң бәхетсез һәм шул ук вакытта бик гыйбрәтле дәвер капкасы
17
Әниемнең кул зурлыгындагы кызгылт-көрән истәлек дәфтәре миңа кечкенә чактан ук таныш Әнием буш вакытларында, җае чыкканда. без балаларга яки туган-тумачага аның аерым урыннарын ачып укый иде Ул дәфтәр хәзер минем эш кәгазьләрем арасында саклана Анда әле генә искә алынган, дачага күченүдән соң булган вакыйгалар тасвирлана Хатирә дәфтәре 1914 елның 9 июлендә башланган. 1918 елны төгәлләнгән
Әле мин шул язмаларның сәхифәләрен актарам
1914 сәнә, июнь башлары, минем никахыма да 4 ай була инде Без җәйнең озын, матур көннәрен саф һавалы, акар сулы дачабызда рәхәт кенә үткәрәбез Мин дә яңа тормышка өйрәнә башлаган идем Менә бер конне бездә ирләр мәҗлесе булды Ул көнне Гайшә белән мин. Калага ахун кодаларга ашка чакырулы сәбәпле, үзебездәге мәҗлесне калдырып. шунда киткән идем Без аннан икенде алдыннан гына кайттык Кунаклар таралган иде инде Без дачага кереп аттан төшүгә, каршыбызга Сабур йөгереп килде Хаҗга барабыз, хаҗга1 дип сөрән салды ул. Бу нинди гаҗәп сүз тагы диюебезгә каршы, ул әткинең кунаклар алдында Җәмәгатемне һәм яшьләрнең һәммәсен бу ел хаҗга җибәрәм — дип игълан иткәнлеген әйтте Без Сабурның бу сүзләренә ышанмадык, дача өе белән янәшә торган казах тирмәсендә үз эшләре белән шөгыльләнүче әнки янына кереп, бу сүзнең дөреслеген сорадык Әйе. ул да әле генә шундый хәбәр ишеткән икән Шулай сөйлиләр шул, диде-
Хаҗга кемнәр барырга тиешлелеге турында башта шактый күп сүз. хәтта бәхәсләр дә булгалый Ахырда, анда бары тик яшьләр генә барырга тиеш булып кала Ягъни әти. әни. Гайшә апа. Сабур абый Чит ил паспортын юнәтү өчен Оренбург мулласына хат языла Юл чыгарга бик нык әзерлек башлана Ниһаять, унберенче июльдә Оренбургтан Паспортлар җибәрдем , дигән телеграмма да килеп төшә
Ләкин нәкъ шул көннәрдә Беренче Бөтендөнья сугышы башланып китә Төрле куркыныч хәбәрләр йөри Газеталар. Төркия бугазны япкан. Истанбулга кереп булмый, дип яза Имеш-мимешләр. куе томандай. бөтен нәрсәне каплый. Имеш, солдат ташу аркасында Чиләбедән ары беркем дә китә алмый Менә шундый бер болганчык хәл туа Әмма яшьләр, бер карар кылгач, ни булса шул дип. барыбер сәфәр чыгарга җыеналар Әгәр Одессадан пароходлар иөрмәсә. һич югында, шуннан кире әйләнеп кайтырбыз, кечкенә булса да бер сәяхәт булыр, диләр
Менә алар, ниһаять, вокзалда Догалар укылып, күз яшьләре җитәрлек коелганнан соң. алар вагон купесында Чиләбегә юл тоталар Аларны якындагы станциягә кадәр әтинең абыйсы, җиңгәсе. әнисе. Шакир абый, дәү әни һәм дәү әниләргә Урсайдан килеп яши башлаган Һаҗәр апа озата баралар Юлчылар егерме бишенче июльдә — Уфада, егерме алтысында — Самарада, егерме җидесендә — Сызраньда, аннан Пензада Вокзалларда мәхшәр, тимер юл станцияләре офицерлар, солдатлар белән тулган. Яңгыравык биек вокзаллар эчендә патриотик нотыклар сойләнә. Көяз дамалар флот, армия файдасына акча җыеп йориләр Поездлар станциядә бик озак тукталып тора. Хатыннар, балалар ирләрен, әтиләрен ут эченә озаталар Елаш, сыкташ Менә әниләр егерме сигезенче июльдә — Харьковта Анда алар шәһәр карарга чыгалар. атлы трамвайларда шәһәр гизәләр, гүзәл биналарны сквер, паркларны күреп сокланалар Аннан —тагын юл. вагоннар кузгалганда буферлар чыңлавы, тагын — ирләрен, егетләрен, улларын сугышка озатучыларның үксеп елавы хәлсез хатыннарның һуштан язып егылуы
Утыз беренче июль кичендә поезд Одессага якынлаша Җимеш бакчалары белән ортелгән гүзәл шәһәргә җитәргә инде күп калмый Ниһаять, менә ул. Кара диңгез ярындагы, ил чигендәге кала
Анда безнең мосафирлар бер касыим татарының Большая московская дип аталган кунакханәсенә төшәләр Номерга кереп урнашкач. кинога барып кайталар, истәлек өчен фото алдыралар Икенче августта, диңгез тотса-нитсә дип. чемоданнарына бик күп лимон, җиләк- җимеш тутырып, пароходка төшәләр Әмма хәстәрен алданрак күрергә кирәк булган икән Чөнки билет өченче класска гына калган Әйдә, була бирсен' Монысы гына безнең дәртле яшьләрнең күңелен төшерми
Каюталарда ятаклар ике катлы Менә берзаман безнең чиста- пакь юлчыларыбыз янына чапанлы, чалмалы, өсләреннән әчкелтем- төчкелтем тир исләре бөркелеп торган бохаралы үзбәкләр керә башлый Каюталар шулар белән шыгырым тула Тынчу, тын алырлык түгел Әниләр түзмиләр, өске палубага менеп, саф һавалы урынга урнаш- макчы булалар Ләкин анда менәргә матрослар рөхсәт итми чөнки өченче класс билеты белән анда менәргә ярамый
Шулай итеп, безнең яшьләр сәяхәтнең беренче адымнарыннан ук күңелсез күренешләргә очрый башлый Тик яшьлек дәрте һәм алдагы романтик билгесезлек аларга түзәргә ярдәм итә Әниләр өченче класс балконында барырга риза булалар
Кемнәр генә очрамый аларга бу пароходта' Сугыш, кырмыска оясын туздыргандай, бөтен илнең астын өскә китерә. Чит ил кешеләре үз өйләренә кайтып калырга ашыга Гарәпләр, хәбәшләр, әниләрнең котларын алган күгелҗем-кара йөзле негрлар очрый
Менә, пароход кузгалып. Кара диңгез аша байтак юл алгач, караңгы да төшә башлый Инде палубада артык торырлык түгел салкын, җиләс Безнең мосафирлар каютага төшәргә мәҗбүр. Ә анда хаҗилар тәмәке тарта, бил тиңентен чишенеп, шапылдата-шапылдата. бер-бер- сенең аркасын сылый Яшьләр, мондагы сасыга чыдый алмыйча, мендәр. одеалларын алып, тагы палубага чыгалар Төнлә Гайшә апаны диңгез тота Ул. нишләргә белмичә, икенче класс палубасына менеп утыра
Диңгез сәяхәтенең икенче көнендә, ягъни өченче августта, кичке бишләрдә, пароход Болгар шәһәре Варнага барып туктый Юл ни өчендер бүленә, пароход туп-туры Истанбулга чыкмый Пароход Одессадан киткәндә дә яр буендагы руслар һәм французлар, митинг уздырып, рус гаскәрләренә уңышлар теләп, кайнар нотыклар сөйләп калалар Биредә дә. пароход туктау белән, шул ук хәл кабатлана Руслар, болгарлар очынып-очынып. гаскәрләргә сугышта мәдәт, көч теләп нотыклар сөйлиләр.
Дүртенче августта көндез сәгать унда пароход бугаз эченә керә
Моннан Истанбулга ерак калмый инде Бугаз ярлары үзенең матурлыгы белән безнең юлчыларны тәмам әсир итә Бугаз үзе бормалы елга кебек Пароход, ярга төртелә инде дип уйлаганда борыла да. тагын шундьш ук иркен су юлына кереп китә. Ә ике ярда да — биек-биек таулар тезмәсе. Алар ямь-яшел агачлар белән өртелгән, шул таулар түбәсендә зиннәтле дача биналары күренеп китә.
Пароход бугаз эченнән бер сәгать чамасы бара Ниһаять, ул Истан- бул ярына килеп туктый Мосафирлар бу ят. сәер шәһәргә төшәләр Багажга тентү ясала, паспортларны теркиләр Шуннан, сәфәрнең рәсми ягы башкарылгач, каекка утырып. Истанбулдагы Серкаҗи пристанена китәләр Анда җиткәч. Бабгали урамындагы -Мисрат- кунакханәсенә юнәләләр Бу йорт Истанбулның иң яхшы кунак йортларыннан санала икән Шуннан ике бүлмә алып урнашалар
Әтием, кибетләргә барып, чәйнек, азык-төлек кебек әйберләр алып керә Истанбулда йөзем өлгергән чак. үзе бик арзан Безнең халык өчен бу тансык җимешне әтием кочак тутырып алып кайта
Чәйдән соң яшьләр шәһәр карарга чыгып китәләр Кая гына карама — урамнар халык белән шыгрым тулы, һәр кибет, һәр кунакханә алдында эскәмияләр тезелеп тора, халык, дөресрәге ирләр, шул эскәмиядә утыра Безнең юлчылар янәшәдән узганда алар шым булып калалар. европача киенгән, йөзләрен япмаган әнием белән Гайшә апаны күргәч, күзләрен тозландырып, аларга текәләләр Төрек хатыннары гадәттә, йөзләрен яшереп, чаршаф дип аталган кием кияләр икән Әнием Истанбулга килеп төшү көнен хәтерләп, болай яза
Кич Шаһзадә башындагы милләт театрына киттек. Анда хатыннарны кертәләр микән, дип. куркып кына бардык Керү мөмкин икән Билетлар алып, ложага урнаштык Ул көнне Гыйлемдар паша" исемле тарихи пьеса уйналды Боларның театрындагы тәртип тә безгә ят тоела Әүвәл. пәрдә ачылу белән. Истанбул шәһәренең байларыннан берсе (һәм иң һиммәтлесе диделәр) нотык сөйләде Сугыш хакында барды сүз Ул вакыт төрекләр сугыша башламаган иде әле Ул кеше яхшы гына сүзләр әйткән кебек булды Без начар аңлыйбыЛ Кадыйр тәрҗемә итеп утыра.
Пәрдә төшкән араларда, стаканнар чыкылдатып. малайлар су. печенье, шоколад кебек нәрсәләр сатып йөриләр. Гомумән, төрекнең ире. хатыны булсын, йөрү дигән нәрсә белән артык дус түгел, ялкаулыклары шуннан билгеле, һаман утыруны гына карыйлар. Без исә. куркытып кына булса да. чыгып йөрдек Театрда бер дә ислам хатыннары юк Гомумән, анда ирләр белән хатыннар бер вакытта йөрми икән Әүвәл хатыннар театр, синема кебек урыннарга бөтенләй йөрмәгәннәр Хәзер, йөрсәләр дә. хатыннар — көндез, ирләр кич йөриләр Рамазанда тамаша бер көнне ирләр өчен куела, икенче көнне хатыннар өчен икән -
Бишенче август көнен кунаклар ял итеп уздыралар. Алтысында көндез диңгезнең икенче ягына — шәһәрнең Бәк углы дип аталган, европалылар яши торган якка чыгалар Истанбулның ул ягы бөтенләй башка халкы да бүтән. Анда — Европа рухы
Шунда бераз тамаша кылып йөргәннән соң. номерга кайтып, ахшам алдыннан әтинең Гали бәк исемле иске танышларына кунак төшәләр Әнием түбәндәгечә искә ала Без Гайшә белән башка бүлмәдә калдык Көн ифрат эссе. Ерактан җәяүләп килеп тәмам эсселәнгәнбез Тирләребезне сөртә-сөртә. бер-беребезгә карашып утырабыз. Мин. эчемнән генә, хуҗалар белән ни турыда сөйләшергә икән, дип уйлыйм Сүз табылыр иде дә. сөйләшә белмибез. Телләре һич китаптагы кебек түгел. Артык кызу сөйләшәләр.
Бераздан яныбызга европача киенгән бер ханым кереп, безнең белән күреште Гали бәкнең кызлары бар. дигән иде Кадыйр Сез кызы буласызмы, дип сорадым Хәер —диде. Юк дигән сүз Янә берничә сөаль бирдем Хәер дән башка җавап ала алмадым Бу ханым Гали
бәк энесенең рәфикасе икән Бераздан таза бәдәнле, яшь. бик матур ханым кереп күреште Анысы үзе сүз башлады. Без әйткәнне яхшы аңлый. үзе дә шактый аңлатып сөйли Бу ханым Зәкия атлы икән, татар кызы. Гали бәкнең хатыны
Менә бер заман ифтар* өчен туп ата башладылар Безне өстәл яны- ф на чакырдылар Без кайдан башларга белмичә торабыз Чөнки табында 2 бик күп савытларга өләшенгән вареньедан, балдан һәм күмәчтән башка 2 бер ни юк Безнең тик торганны күргәч, ханым тиз генә вареньене кү- § мәчкә манып ашый башлады Аннан су эчтек Бераздан аш килде =
Мунча якканнар икән Гайшә белән мунчага кердек Мунчалары э һич безнекенә охшамый Кечкенә генә бер бүлмә Шуның бер жирендә ' таш казан, шунда ике кран, аларда — җылы һәм салкын су Мунчаның х бер почмагында тимер мич. анысы мунчаны җылыту өчен х
Мунча кереп чыккач, чәй эчтек. Бик арылган иде. яту белән йокыга < кителгән
Икенче көнне музейханәгә бардык Андагы экспонатларны карый- * карый арып беттек Музейга кергәч тә — тарихи шәхесләрнең табутла- ч ры Искәндәр Кәбирнең табуты һәм башкалар Солтан Хәмитнең erep- 5 ме биш еллык юбилеен котлап җибәргән кыйммәтле нәрсәләр Алтын. * җәүһәр, якут, алмаз, зөбәрҗәт Кыскасы, андагы әйберләрне язып та. карап та бетерерлек түгел Хәмитнең өстәл-урындыклары алтын-кө- мештән ясалган Өстәл аяклары урынына хәнҗәр, револьвер куелган
Без музейга иртәнге унбердә киткән идек, бары кичке биштә генә кунакханәгә кайтып егылдык Бераз ял иткәч, ашап синемага бардык Сигезенче августны шәһәрдә йөреп үткәрдек Тугызында Истанбул бугазының Мәрмәрә диңгезенә чыга торган тарафындагы Хәйдәр паша пристанена киттек Ул якта Кадыйрның электә бергә укыган иптәше Галимҗан Фәйрушин тора Шуның квартирына барып, пилмән пешереп ашадык. Көнне шунда уздырып, кичен генә кайттык Пароходтан төшкәч, байтак араны җәяү уздык Тауга мендек. Алдыбызда ифрат гүзәл манзара ачылды. Бер тарафта Кара диңгез, икенче якта ямь-яшел болын һәм урман Иртәгесен гает көне иде Без бәйрәмне бугаз эчендә уздырдык Бугаз буендагы урамга чыксак, һәммә халык түшләренә аййолдыз формасындагы чәчәкләр кадаган Төрек ханымнары флот файдасына чәчәк сатып йөриләр
Сәгать унбердә, гает котлап. Гали бәкләргә бардык Уникесендә һава бераз бозыла төште Яңгыр булырдай сыман Шулай да без Мәрмә- рәдән Бөек атага барырга булдык Галимҗан һәм без. бишәүләп, пароходка утырдык Бугазда байтак баргач, Мәрмәрәгә килеп чыктык. Менә без Бөек атада Пароходтан төшүгә, коеп яңгыр ява башлады Без тиз генә пристаньдәге ресторанга кереп аш ашадык Бераз яңгыр да вагайды, кояш та күк йөзен яктыртты Без. ат яллап, атауны әйләнә киттек
Юл нәкъ диңгез кырыеннан үтә Ифрат матур манзара Юлыбызда ишәккә йә качырга атланган балалар очрый Бер ягыбызда диңгез, икенчесендә яшеллеккә күмелгән үрләр Күңелле Без. ниһаять, бөек таш тавына барып җиттек Аттан төшеп, тауга менәбез Аннан төшкәч, парк сыман урынның павильонына кереп, каһвә. минераль су эчтек Чыгып даган атындык
Унөчен без җыену белән уздырдык Ундүртендә, пәнҗешәмбе көнне өйләдән соң. сәгать өчтә, калачак әйберләрне Гали бәкләргә илтеп, хаҗ сәфәренә дип пароходка төштек
Әниемнең Истанбул турындагы беренче тойгылары бу
һич уйламастан килеп чыкты бу хәл Мин. гадәттәгечә, иртәнге якта ук Наркоматка барган идем Мине күрү белән. Агриппина Евграфовна иркен сулап җибәрде
’Ифтар дини урамда аныз ачу
— Шулай вакытлы килүегез ничек әйбәт булды!
Мин аңламыйчарак калдым.
— Хәзер үк монда керегез. Комиссия членнарының сезне күрәсе килә.
Югалып калдым. Чөнки әле бу минутта ук мондый очрашуга әзер түгел идем.
Агриппина Евграфовна, өстәл артыннан чыгып, беләгемнән тотты
— Керегез,— диде, ишеккә кадәр озатып, ишекне ачып, мине алга этте. Тез буыннарымның калтыравын тойдым Тамак төбенә ниндидер төер тыгылды. Бераздан башыма кайнар кан йөгергәнен сиздем. Ләкин керми булмый, минем башка чарам юк Язмышым хәл кылыначак җиргә керү өчен, беткән баш бетсә бетсен, дигән мәгълүм кагыйдә буенча алга атладым Башта күзгә ул-бу ачык кына чалынмады. Аннан ишек каршындагы өстәл артында утырган тузган чәчле бер ирне күреп алдым Стена буендагы кәнәфиләрдә утырган кешеләр дә күзгә чалынды Тузган чәчле кеше олырак яшьтә, калын мыеклы, таушала төшкән пинҗәктән. Сул як стена буендагы кәнәфидә утырганы яшь. чибәр һәм бик фырт киенгән. Уң як стена буендагысы исә кысасыз күзлекле, тупас йөзле, чал чәчен кистергән зәңгәр күлмәкле бер хатын.
Кыюсыз гына алга атладым Бүлмә уртасында тукталып, үземә дә ят тоелган карлыккан бер тавыш белән әйттем:
— Мин килдем.— дидем
Өстәл артында утырган мыеклы агайның йөзеннән аптырауга охшаш бер чалым үтте.
— Сез кем соң9— диде ул.
— Мин — Рәсүлев.
Апа телгә килде:
— Бу бит теге Казаннан килгән егет Минем якташ.— Ул миңа карап куйды.— Шулаймы?
— Шулай Мин Казаннан. — дидем
— Фамилиягезне кабат әйтегез. —диде мыеклы. Мин җавап кайтардым.
— Исемегез.
— Атилла.
Комиссия членнары, барысы да бердән күтәрелеп, миңа карап алдылар
— О. әйтерең бармы' Алдыбызда Шекспир Отеллосы басып тора!
— Отелло түгел. Атилла минем исемем
Бүлмәдәгеләрнең яшьрәге сүзгә кушылды:
— Бу Отелло түгел, бу һуннарның рәхимсез императоры Атилла. — дип аңлатты.
Чыннан да. безнең якта сирәк очрый торган, үз гомеремдә миңа байтак уңайсызлыклар китергән исемем бу юлы да игътибар үзәгендә калды
Мыеклы абзый, бәхеткә каршы, минем исемем белән артык булаш- мады, документларымны актарырга кереште
Сул як кәнәфидә утыручы яшь. чибәр абый әйтте:
— Мин кичә аның документлары белән таныштым. — диде — Минем фикерем әзер.
— Соңыннан, соңыннан. — диде мыеклы, ишарә бармагын гына селкеп Ул. тәгаен. комиссиянең рәисе иде. ченки апа да. абый да аның алдында үзләрен кечелекле бер кыяфәттә тоталар.
— Йә. эш нидә соң9 — диде мыеклы, бераз казынганнан соң. — Ни өчен сине институттан кудылар9
Мин үтенечемдә бу сорауга җавапны бик ачык һәм тулы итеп язган идем, агайның моны белмәгәндәй кылануы миңа сәер тоелды
— Чыгардылар инде. — дип мыгырдандым, — чыгышыңны яшергәнсең. диләр
Апа кырку гына сорап куйды
— Ярыймыни инде шулай чыгышны яшерергә, якташ1 Синең әтиең кем. кулак идеме’ Илдә сыйнфый көрәшнең кызган чагы Алар безнең җитәкчеләргә аталар Ә син
Минем күкрәк авызына ниндидер салкын, чирканчык нәрсә йөгергәндәй булды, тыным кысылды Болай булгач, беттем, беттем ». — дип уйладым Эш мондый юнәлеш алса, хәерле фал түгел бу
■— Әти мулла иде Әгәр яшермәсәм мине институтка алмаслар иде. — дидем мин, чарасызлыктан кыюлана төшеп. Бу инде, саламга тотынып, батып үлүдән котылырга теләү кебегрәк килеп чыкты
Мыеклы агай сораулы карашын комиссия әгъзалары аша уздырды да. тегеләр берни әйтмәгәч, кинәт миңа
— Сезгә китәргә мөмкин. — диде — Сезне күрдек, комиссия карарын көтегез.
Бу очрашуның шулай тиз бетүен, комиссия әгъзаларының миңа ничектер ышанычсыз каравын, кырыс сөйләшүләрен үземчә бик начарга юрадым Күңелемне тирәнгә кереп энәдәй авырттырган, җанымны ашаган, инде институт миңа насыйп түгел икән, дигән шик бу очрашудан соң ныгыды гына, әлеге энә тагы да эчкәрәк керде
Урамга атылып чыктым Үземне ничек тә булса тынычландырырга тырышам Әйе. нигә әле миңа да гади бер эшче, гади бер токарь булып эшләмәскә!’ Мин ул һөнәрне беләм. минем разряд алтынчы Йөз меңнәр шулай яши ич Минем кай җирем аларныкыннан артык”
Мине уйларым тагын ерак-еракларга балачак хатирәләренә алып китә
Менә мин Арчада һәркөн иртә белән, балчык изеп. Арчаның көн-чыгышындагы Габдрахман абыйлар квартирыннан көнбатыштагы үргә урнашкан мәктәпкә менәм Яңа танышлар, яңа белешләр, ләкин Троицкидагы кебек монда җан дуслар юк минем Өйдә без бик ишле Габдрахман абый. Сәүдә апа, аларның ике улы, Шәүкәт белән Рафаэль, дәү әни. өй хезмәтчесе Гаҗби апа. мин һәм Лалә апа Лалә апа Габдрахман абый канаты астына миннән соң килеп сыенды Аны да Каргалыда мәктәбеннән сөргән булганнар
Әйе. без бик ишле Тормыш артык матавык Җитмәсә көндезләрен генә түгел, төннәрен дә тынычлык юк Габдрахман абый. Сәүдә апа. Рафаэль түр як бүлмәнең идәнендә йоклыйлар Шәүкәт белән дәү әни эчке ян бүлмәдә, калганнарыбыз алгы бүлмәнең идәнендә тезелешеп ятабыз.
Идәндә йоклау рәхәт, мин моны бик күптән беләм. Троицкида да тәгәрәп идәндә йоклый идем Ләкин монда бөтенләй башкача шул Кандала үзәккә үтә Алар мәрхәмәтсез канэчкечләр инде изрәп йокыга киттем дигәндә генә сине таларга керешәләр, ирексездән уянып, шуларга каршы чын мәгънәсендә канлы сугыш башлыйсың Инде яңадан ятып йокыга китим дисәң, түр яктан бала елаган тавыш ишетелә Бу Рафаэль шулай елый Күрәсең, кандала талавы аны шулай елатып уята Ул бөтен көченә үкерә Рафаэль елый башласа, аны тиз генә юату мөмкин эш түгел Өй эчендә барлык җан иясе уяна Габдрахман абый Сәүдә апа. чиратлашып, башта иркәләп, соңыннан инде, тәкатьсез калып, каты ачуланып аны юатырга тырышалар Ахырда, баланың артык үксерлек хәле калмагач, ул әкрен генә тына, алҗып йокыга тала өй эчен рәхәт бер тынлык баса
Бу хәл һәр көнне шулай кабатлана Без. йокыларыбыз туймаган килеш, иртә белән ашык-пошык чәй эчәбез дә мәктәпкә йөгерәбез
Ашау-эчү яклары такы-токы Габдрахман абый — район мәгариф бүлегендә инспектор Сәүдә апа мәктәптә математика фәнен укыта Күрәсең, эш хакы да җитәрлек түгел Бәлки элекке вакытлар булса ул җитәр дә иде Әмма хәзер заманалар үзгәргән, азык-төлек бәяләре әллә ничә тапкыр арткан гына түгел, ашау әйберсе хәзер зур авырлык белән
табыла Иртәнге чәйдә икмәккә май ягып ашыйбыз Майны базар көннәрендә Сәүдә апа алып кайта Ул бик кыйммәт, аның кыйммәтләнүен үзара сөйләшкән хуҗалар безгә дә әледән-әле бик үтемле рәвештә аңлаталар. Майны икмәккә якканда бәрәкәтлерәк булсын өчен нишләргә кирәклеген Габдрахман абый, мөмкин булган барлык чаралардан файдаланып, безгә дә күрсәтергә тырыша. Ул. әлбәттә, бер сүз дә әйтми, ләкин барыбыз да күрерлек итеп, икмәк телемен гадәттәгедән өскәрәк күтәреп, майны икмәк телеменә үтәли күренмәле элпә калынлыгында гына итеп яга
Мин өйне, әниләрне сагынам, монда мин артык сынык, ләкин шулай да канәгать, чөнки мин укыйм, белем алам.
Тик бу бердәнбер юанычым биредә дә озакка бармады Көннәрдән бер көнне мине, мәктәпнең канцеляриясенә чакырдылар да. чыгышымны яшергән өчен мәктәптән сөрделәр Ә мин өйгә кайтканда өйдә дәү әнием янында Лалә апа да елап утыра иде. Аны да ул укыган татар мәктәбеннән куып чыгарганнар Дәү әнинең, ачынып, безнең башлары- быздан сыйпый-сыйпый сыкранып, бу сабыйларның ни гаебе бар инде, дип рәнҗегәне әле дә минем колак төбемдә яңгырап тора. Дәү әниемнең күзләре бик начар күрә иде инде Ул кармаланып кына йөри. Бездән битәр үзе кызганыч.
Көфер сүз булмасын, бу уй минем башыма бик күп еллар узганнан соң гына килде Тәгаен безне фаш итүче Сәүдә апа үзе булгандыр. Мин аның хәлен дә аңлыйм Ишле гаиләне авыр, кытлык заманда карау, тәрбияләү коточкыч бер нәрсә бит. һәм Сәүдә апа. болай да Габдрахман абыйга карата артык көчле мәхәббәт тойгылары кичермичә генә яшәгән хатын, иренең килмешәк туганнарыннан шулай закон юлы белән котылырга булгандыр Мин Сәүдә апаны да гаепләмим
Габдрахман абый, өйгә озатыр алдыннан, миңа бик матур итек тектереп бирде Аның куныч очларында шнурлары да бар Нинди мөнәсәбәт белән Габдрахман абый миңа итек тектергәндер, белмим Юкса, алай ташып торган акчалары да юк ич. Әйе. белер хәл юк, ихтимал Габдрахман абый үзенең бу бүләге белән күңелен тынычландырырга теләгәндер.
Шулай итеп, мин көннәрдән бер көнне вагонның өске киштәсендә туган шәһәремә китеп бардым Мин утырган вагонда безнең якка кайтучы бер татар афзые бар иде Габдрахман абый мине шуңа тапшырды
Мин шулай өйгә кайтам Анда ниләр көтәдер, анысын белмим, тик мин барыбер шат. чөнки өйгә, әнием янына, дусларым янына кайтам
Мин Троицкига ком бураннары дулаган, әле кар төшмәгән, ләкин инде шактый суыткан бер вакытта кайтып төштем Өйдә әнием белән Суфия апа гына яши иде. Иптәш булыр, бераз килере дә булыр дип, аскы катның яртысына һәм өстәге ян як бүлмәгә әни квартирантлар керткән. Аскы катның икенче яртысында хәзер яһүдләр колбаса ясыйлар Мин белгән муллык, көр күңеллелек юк хәзер безнең өйдә Суфия апа иртә таңнан базарга әйбер сатарга чыгып китә Кайчагында кибетләрдә ситсы-фәлән бирсәләр, ул төнге өчтән чиратка чыгып баса. Әни исә. берсе өстенә икенчесе төшеп торган налогларны киметеп булмасмы дип. учреждениеләр бусагасын таптап йөри Өске кат бүлмәдә Нәфисә апа белән аның улы. минем дус Рәфкать яши Мин күбрәк Рәфкать белән булам. Эш юк. Көндезләрен Рәфкать укуда. Мин ишегалдында үзем генә йөрим Сарайга керәм. анда бик күп китаплар өеме Аларның байтагы Шакир абыйдан калган китаплар. Ниндие генә юк аның1 Пушкин да. Шекспир да бар. барысы да русча. Мин эш юктан шуларны актарам Кайчак кызыксынып укып та китәм Хәзер инде бераз русча сукалыйм Инде укып арысам, түбәгә менеп китәм Безнең өйнең коймалары кирпеч, өсте калайлы Капкадан ат абзарына кадәр койма буйлап узам, аннан кире кайтам Ләкин шулай да миңа күңелсез Бөтен дуслар укуда, мин генә, кем әйтмешли, б тибеп, көн уздырам
Күрәсең, хәлемне аңлап, әнинең дә йөрәге әрнегән булса кирәк Ул. тормыш никадәр авыр булса да. соңгы мөмкинлекләрен сыгып дигәндәй, мине хосусый укытучыга йөртә башлады Бу Касаткин фамилияле рус укытучысы Кала якта яши Аның юан лркин әрсез, эшчән һәм чибәр генә хатыны, битен бетчә баскан, буйга житкән балдызы бар Лларның өенә барып керү белән борынга сарымсак, сутан исе килеп бәрелә Петр Григорьевичның соры күзләре һәрвакыт елмаеп тора Үзе ул буйчан, тыныч һәм ягымлы, утыз-утыз биш яшьләрендә. Мин аларга барып керү белән, ул мине эчке бүлмәгә уздыра һәм эшләгән дәресләремне карый башлый, шуннан соң гына яңа темага керешә
Ул әйбәт укытучы иде. ләкин еш кына үзенең ниндидер бетмәс- төкәнмәс хуҗалык эшләре белән мәшгуль Шуңа күрә күпвакыт минем белән утыра алмый; мин еш кына, аларга бару белән, кире әйләнеп кайтам Шулай да укыйм, шулай да тик ятмыйм
Мин артык уйчан, хәтта хыялый булып киттем Күңелемнән ниндидер героик вакыйгалар уйлап чыгарам, күңелдән гаҗәеп әсәрләр язам, хәтта шулар белән җенләнеп, керәсе капкаларымны узып китәм Үзем уйлап чыгарган вакыйгалар чылбырын минем хәзер кәгазьгә күчерәсем килә Әйе. минем язучы буласым килә Бу омтылыш бөтен бар- лыгымны били, миңа башка берни дә кирәкми Менә шул көннәрдә мин үземнең киләчәк тормышымны бизәячәк, авыр көннәремне җиңеләйтәчәк. үземә юаныч биреп торачак, рәхәтле һәм михнәтле язучылык чире белән авырый башладым
Көннәрдән бер көнне роман язарга тотындым Аның исем» — Таулар итәгендә», ул ифрат кызыклы, партизаннар турында булачак иде Әмма, әсәр башланып кына калды
Яз айлары якынлашып килгәндә безнең башка тагын бер тукмак килеп төште Мәскәүдә татар телендә чыга торган -Фон һәм дин - журналында әтием турында кичә мулла булып мөнбәрдән вәгазь сөйләгән кеше, бүген совет укытучысы исемен пычратып, сарык тиресе ябынган бүредәй. Урта Азиянең Сорхандәрья өлкәсендә эшләп ята. дип язылган мәкалә басылып чыкты Мәкаләнең авторы нәмәгълүм иде Ләкин аның вакытында безнең белән аралашып, еш кына бездә кунак булган бер укы тучы икәнлеген әни тиз чамалады Әлбәттә, мондый сыйнфый сизгерлек күрсәткән мәкаләнең нәтиҗәсез калуы мөмкин түгел иде ул заманда һәм. чыннан да. март азакларында укытучылыктан сөрелгән әти, сары төстәге зур фанер чемоданын өстерәп, яңадан өйгә кайтып керде
Безнең котылгысыз хәл авыр фаҗига төсен ала башлады һәм, бик ихтимал, әгәр әниемнең батыр һәм оптимистик табигате безгә рух бөр- кемәсә. кем белә, безнең тормыш тагын да авыраячак иде
Яшәгән өебезнең конфискацияләнәчәге ачык күренә иде инде Бу хәл чынбарлыкка әверелгәнче, без хәерхаһ кешеләр киңәше буенча, бабайның бу мирасын сатып, үзебезнең ai.i-баба. туган-тумача, яшәгән Татарстаныбызга китәргә булдык
Өйне бер казах баена бик арзан гына бәягә саттылар Өй акчасының бер өлешен бай үзенең җәйләвендә безне кымыз, ит-май белән тәэмин итеп түләргә булды, икенче өлешен исә акчалата бирде
Авыр идеме миңа9 Әлбәттә, туган шәһәремнән, дусларымнан мохитемнең бер кисәге булган, кирпеч коймалы, асты таш. өсте агач яшел түбәле өйдә, без спектакльләр куйган ике катлы биек сарайдан аерылу авыр иде. Ләкин киләчәккә булган өмет дигән нәрсә дә бар би г әле дөньяда' Әйдә. Казанга икән - Казанга'
Менә безнең гаилә Казанда Без. вакытлыча, яшәр урын табылган чы. әтиемнең бертуган энесе Сабур абыйларга урнаштык Ул инде к\ тән Казанда яши. хосусый адвокатлар курсын тәмамлаган кеше Алар- ның квартиры Тукай белән Татарстан урамнары чатындагы китек почмаклы яшел йортта Сабур абыйның хатыны Зәйнәп апа — Казан
кызы, ул күптән түгел генә медицина институтын тәмамлап чыккан Зәйнәп апа Сабур абыйның өченче хатыны инде. Беренчесе—ап-ак йөзле, юанрак булса да бик чибәр, ниндидер Ташкент баеның кызы иде. Мин ул Фатыйма апаны хәтерлим Аның белән Сабур абый аерылышкан Икенчесен Сабур абый Казанга килгәч алган Анысы белән дә бергә озак яши алмаганнар. Хәзер исә ул. әле күптән түгел генә, өченче хатынга өйләнгән
Әти белән әни иртәдән кичкә кадәр фатир, эш эзләп йөгерәләр Мин күпвакыт өйдә ялгызым гына утырам. Еш кына Сабур абый белән Зәйнәп апа да ни өчендер өйдә булалар. Аларның миндә эшләре юк Диванга менеп кунаклыйлар да. өзлексез чапыр-чопыр үбешәләр Миңа уңайсыз Мин өй хезмәтчесе — марҗа кызы янына, алгы бүлмәгә чыгып китәм.
Без Сабур абыйларда озак яшәмәдек. Эзли торгач, әниләр Яңа бистә белән Иске бистә арасындагы кыска бер тыкрыктан бүлмә таптылар Тыкрык рәсми рәвештә Яшьләр урамы дип атала, халык аны - Әтәмбит урамы дип йөртә Безнең фатир ике катлы, картлыктан чалшайган агач өйнең өске катында. Безнең бүлмә белән янәшәдә генә хуҗабикә үзе ике баласы белән яши Әти дә, әни дә үзләренең төп һөнәрләре — укытучылык буенча эш тапмадылар. Табу гына түгел, табылмаячагына бик тиз ышандылар Мәсьәлә, якын дус-иш. туган- тумача киңәше буенча, болай хәл ителде: әти белән әни тиз арада загска барып аерылышу кәгазе алырга тиешләр Бу әнигә эшкә урнашу мөмкинлеге тудырачак. Ә әти исә укытучылык турында хыяллана да алмый, аңа бердәнбер юл — сәясәткә катышы булмаган нинди дә булса белгечлек буенча китү.
Озак та үтмәде, әни Казаннан кырык чакрымнар чамасы арадагы Шәле исемле авылның башлангыч мәктәбенә укытучы итеп билгеләнде. ә әти хисапчылар курсына кереп укый башлады
Менә без хәзер Казан кешеләре. Без әтием белән икәү калҗайган идәнле, шыксыз бер бүлмәдә яшибез Мин Пләтән урамындагы рус мәктәбенең бишенче классында укыйм. Әлегә ул-бу юк. мәктәпкә шома гына уздым
Әкренләп мин тирә-юнемдәге кешеләр белән танышам Такта белән генә аерылган кечкенә бүлмәдә, әйткәнемчә, хуҗабикә Мәгъфи- руз апа яши Тәбәнәк буйлы, кәкре аяклы, озынча йөзле, моңлы зур күзле олы яшьтәге хатын. Ул ифрат та сөйләшергә ярата. Кайчагында. без әти белән үзара һич аңа катнашы булмаган сүз алып барганда да. ул шул стена аша безнең сүзгә катнашып безне аптырашта калдыра Ул бик сәер сүзләр әйтеп куя. Мин аны усаллыкта гаепләмәс идем Аның салынкы аскы иренле, озын борынлы йөзендә, кыек сызылган кашлы моңсу күзләрендә һәрвакыт тормышыннан ризасызлык. рәнҗү билгеләре чагыла Ире аның күптән үлгән булса кирәк. Олы улын асрамага якын туганнарына биргән, ә калган ике баласы үз яныңда Балаларның олысы Әминә исемле кыз, минем яшьләрдә булыр, миннән кайтыш кече улы Әдһәм исемле Башта мин шулар белән таныштым, ләкин ни өчендер без үз булып китә алмадык. Күрәсең, бер-беребезгә артык ят булып тоелганбыздыр. Аларның җе ләштереп сөйләшүләре дә, һәр җөмләгә мин аңламый торган ниндидер сүзләр кыстырып җибәрүләре дә миңа бик сәер һәм ят тоела. Мәсәлән. Әдһәм миңа малай дип дәшә. Малай дип безнең якта бары ялчыга гына әйтәләр иде. Ә биредә улга да малай диләр, хәтта кыз кешегә дә кайчак малай дип дәшәләр Гаҗәп икән бу Казан теле, бөтенләй татарча түгел. Болар бездәге бакайны да кузна дип кенә атыйлар Кыскасы' миңа Казан татарларының теле мин белгән татарның әдәби, хәтта көнкүреш теленнән шактый ерак, сәер бер тел булып тоелды
Без биредәге күршеләр белән Троцкидагы кебек якыная алмадык Ничектер Казан татары гомумән, кешене туганнарча эчкерсез якын итә белми торган һәркемгә шикләнеп караучан кеше булып тоелды миңа Мондагы кешеләр, үзләренә файдасы тиярдәй булса гына кешегә ярдәм кулы сузалардыр дигән фикер туа иде миндә ф
Мәктәптәге сабакташлар да мин юраганча булып чыкмады Ми- 2 нем әле эшче балалары арасында булганым юк иде Безнең мәктәп- 2 тә исә күпчелеге шундыйлар укый Рус малайлары, рус кызлары 5 Татар берән-сәрән генә Арада бер класста инде икенче, хәтта өченче = елын утыручылар да бар Ул малайлар аерата азгын Башларындагы = елтыр козыреклы капитанкаларын алар кайчак дәрестә дә салмыйча “ утыралар Класс тынып укытучыны тыңлаганда, кыргый тавышлар х чыгарып, дәресне бүлдерәләр Ә инде андый мөмкинлек булмаса. үз- = ләре бик игътибар белән дәрес тыңлаган булып, парта астына кадап < куйган пәкеләрен дырылдатып утыралар
Андый ата хулиганнар класста икәү иде Берсе Веселов, икенчесе * Абрамов Веселовы бервакыт яшь кенә укытучыны, класска килеп ч керүгә, өстенә бүрек ыргытып елатты. Кыскасы, минем өчен артык н сәер иде мондагы хәлләр.
Минем тагын менә нәрсәгә исем китте Мондагы руслар татарга карата аерата үчлекле Минем туган шәһәремдә руслардан биредәге кадәр хурлау, мыскыллау сүзләре ишеткәнем булмады Казанга килгәч. беренче тапкыр үземнең «голөлобый». -чаплашка» икәнлегемне белдем Соңыннан аңладым, бу минем халкымның сыйфаты, имеш ул такыр башлы, түбәтәй киеп йөри, янәсе..
Әмма, бәхеткә каршы, класста Веселов. Абрамов кебек хулиганнар гына укымый иде Анда Миша Алатский, Вова Киселев. Митя Сальяшинов кебекләр дә. татар баласы Равил Гыйлаҗетдиневләр дә бар иде Без шушы биш малай бергәрәк була башладык Мин Миша Алатский белән аерата якынайдым Ул җыйнак кына гәүдәле, матур зур зәңгәр күзле кор тенор тавышлы, җырга һәвәс егет Вова Кисе-лев исә киресенчә озын буйлы, зур башлы, үзе бик аз көлсә дә. юморга баи һәм кешегә яхшылык эшли белә торган үсмер
Митя Сальяшинов турында мин вакыты җиткәч тулырак тукталырмын әле Чөнки ул минем тормышымда үзенең изгелеге белән истә калды
Равил зур башлы, базык гәүдәле, ялтыр битле, калынрак иренле, шулай ук дуслыкның кадерен белә торган малай Әтисе аның Бондюг эшчесе, алай гына да түгел. Бондюгта гражданнар сугышы чорында кызыл партизан булып йөргән кеше Хәзер исә Казан клиникаларының директоры Ләкин Равил әтисе белән әз генә дә горурланмый, киресенчә аңардан еш кына зарлана Чөнки әтисе исереп дулый башласа. болармы наган чыгарып куркыта икән
Алатскийның әтисе вак сәүдәгәр булган, ахры. Мишаның сөйләвенә караганда, алар элек Кокушкинода яшәгәннәр Хәтеремдә. Мишага әтисе үзенең Ленин белән бергә уйнап йөргән чакларын сөйләгән Миша Алатский җырчы булырга хыялланды Ләкин нидер җитмәде минем ул дуска җырчы була алмады Инженер булып, каядыр Ленинград тирәгендә сугыштан соң юкка чыкты
Вова Киселевның язмышы фаҗига белән тәмамланды Ул үсеп, тәмам җитлеккән егет булгач Казан елгасында ниндидер бер биеклектән суга сикергәндә, абайламыйча, очы суга күмелгән субай өстенә аркасы белән килеп төшкән Умыртка сөяге урталай сынып ике көн буена коточкыч газаплар кичергәч вафат була Вова
Безнең язмышлар төрле булды Ләкин безнең хәзергә киләчәк турында гамь чиккәнебез юк. без. биш дус. булдыра алганча тырышып укыйбыз Мин әти белән Әтәмбит» тыкрыгында торам Әти аш-г> әзерли хисапчы булырга укый мин дә укыйм скрипкада
уйныйм, мандолина чиртәм. рәсем ясыйм Әйе. бервакыт мин рәсем ясауга аерата нык күңел бирә башладым Янәсе. Чаяң, журналында басылмасмы рәсемнәрем Акварель белән ясыйм, шигырьләр иҗат итәм. ул да түгел хикәя, очерк язарга керешәм Хәзер инде миңа Троицкидагы кебек урамда шайтан чабарга туры килми Шулай да минем таныш-белешләр дус-ишләр даирәсе киңәя бара Мин инде хәзер мәктәп коридорларыннан һәм үзебезнең тар тыкрыктан чыгып Әжем мәчете бизәгән Сабынчы урамына да җиттем Анда да дуслар таптым Аларның берсе Наил исемле, безнең мәктәптә укый Мин аның белән, укудан кайтышлый бик очраклы рәвештә таныштым Наил аша Зиннәт. Гомәр. Фәтхерахман исемле малайлар белән дуслаштым Хәзер инде мин буш вакытларда Наилләргә дә кергәлим Аның әнисе Яңа бистә мәктәбендә укытучы, әтиләре үзләрен моннан берничә ел элек ташлап киткән Наилнең чибәр генә Зәкия атлы сең- лесе дә бар. Минем яңа дусларның. Наилдән башкалары, унөченче мәктәптә укыйлар Ул — Иске бистә белән Яңа бистә арасындагы татар мәктәбе ул көннәрдә шактый атаклылардан саналган үрнәк уку йорты Безнең төп уен хәзер футбол тибү, инде ул булмаса. капка төбендә юкны-барны сөйләшеп гәп сату
Наилнең кечкенәдән йөрәге авырта Күрәсең, шуңа күрәдер, ул үзе турында күбрәк кайгыртырга мәҗбүр, әйтергә кирәк, анда иркәлек тә үзсүзлелек тә юк түгел Фәтхерахман аның турында "Ул бик тиз чирли . —ди Чирли дигән сүз. аныңча, тиз кылтая, үпкәләүчән дигән мәгънәне аңлата. Мин боларны аның ятимлегеннәндер дип уйлыйм Язмышына карата булган үпкә аның табигатенә күчкән, ахры Тик минем өчен ул—якын. дус. Ул миңа үзенең кызыксынучанлы- гы. техника белән җенләнүе аркасында ошый Ул — фотограф та. радио сөюче дә Аның детекторлы радиоалгычы бар Үзе җыйган Ул төрле хикмәтле уенчыклар да ясый Мин тиз арада аның бу һәвәскәрлеге белән кызыксынып киттем Үзем дә фотоаппарат ясарга керештем
Бездән якында гына Вахит< в заводының клубы бар. Ул да хә- iep минем тормышымны бизәүче бер нәрсә булып китте Агачтан салынган. шыксыз зур клуб бинасында бик әйбәт уку залы бар Анда нинди генә газета-журналлар юк! Мин бик еш шунда булам Татар вакытлы матбугатын энәсеннән җебенә кадәр калдырмый укып барам Рус журналлары белән дә кызыксынам Минем очен Крокодил Огонек журналлары . ерата кызык тоела
Кеше өчен татлы мәшг нияттән дә яхшырак дәва бар микән’ Минем тормыш шактый ав. >. миндә—аз канлылык. Еш кына баш әйләнә, тыным кысыла, әм <а болар барысы да төрле мавыгулар аркасында онытыла.
Аз канлылык дигәннән, бераздан минем борын бик еш каный башлады Мин еш кына ләгән өстенә иелеп, сәгатьләр буе дигәндәй, борын канавы беткәнен көтәм Борынга мамык тыгу файдасыз, кан авызга тула Ниһаять, бөтенләй хәлсезләнеп, үземнең агач кушеткама авам. Әти кулларымны өскә күтәреп ятарга куша. Шулай күп азапланганнан соң кан оГгый булса кирәк мин алҗып йокыга талам
Аптырагач, әти мине бер көнне Чаткы■ кинотеатры каршындагы поликлиникага алып балды. Рәхмәт төшсен докторга Аның озын бер тимерчыбыкны минем борын тишегенә кертеп чыгаруы булды, шуның белән төзәлдем, борыннан башка кан акмас булды
18
Яз азакларында әтием, хосусый хисапчылар курсын тәмамлап Ка- -ында ур‘ашу мөмкинлеге булмагач. Урта Азиягә, бу юлы Кыргыз- 30
стан якларына китеп барды. Хәтерем ялгышмаса. без әнием белән ул җәйне Арчада. Габдрахман абыйларда уздырдык Укулар башланыр алдыннан, әни бик озак эзләгәннән соң. миңа Казанда бер торыр урын да табылды Аның шартлары ятак белән генә тәэмин итү түгел. ашату керләремне юу. кыскасы мине карап, тәрбияләп тору «
Хуҗабикәм - Гафифә апа Төп Казан кешесе Ул карчыга борын- з лы. килешле генә йөзле, иллеләр тирәсендәге бер хатын Әгәр аның 5 күз кабаклары һәрвакыт кызарып тормаса. аны чибәр дип әйтергә дә ё булыр иде Гафифә апаның ире — хуҗабикәдәй зифа түгел, киресенчә. йомры гәүдәле, кыска гына калдырып алдырган сакал-мыеклы. g күбрәк утырып торырга яратучан. бөтенләй сөйләшми торган дияр- « лек авыру карт Бу абзыйның башы өзлексез кычыта булса кирәк. z чөнки ул һәрвакыт, кеше-кара күрмәгәндә, түбәтәен салып, тәмләп- = тәмләп, теш суыра-суыра. кетер-кетер башын кашырга тотына <
Гафифә апаның ике кызы бар Әмма төп гаиләдә кечесе — Наҗия ” атлысы гына яши олысы, чалыш авызлысы. якын туганнарында - тора булса кирәк Яшьләребез бер чама булса да. Наҗия минем бе- j лән бөтенләй сөйләшми, әллә артык оялчан. әллә шундый тәкәббер - Хәер, үзем дә аның алдында бик ачылырга теләмим Гомумән, мин хәзер ни өчендер кызлардан читләшәм, алардан качам Бу — минем егет була башлавым билгеседер инде
Әнием мине Гафифә апаларда ялгызымны калдырды да беренче сентябрьгә кадәр үк Шәлегә китеп барды. Моңарчы, әтием янымда, иптәшләрем капка төбендә генә булганда, минем күңел тыныч, артык рәнҗеми иде Әле чит кешеләр арасында ялгызым гына калгач, миңа түзалмаслык ямансу булып китте Җитмәсә, беренче көннәрдән үк мин бу өйдә ашау-эчүнең такы-токы булуын, әтиемнең тәмле итеп, сарык итен бик вак турап пешергән өреле ашларыннан мәхрүм икән-легемне тойдым Икмәкне, шикәр комын карточка белән алам үзем тотам, башка продуктны Гафифә апа ала Шулай сөйләшенгән Икмәге дә көненә дүрт йөз грамм гына бит әле аның, ә мин инде хәзер ай үсәсен көн үсәм
Минем ятак зал якта, ширма белән бүленгән урында, алгы бүлмәдә хуҗалар йоклый Көннәрдән бер көнне иртән торып ширманы ачсам, егылып китә яздым, ни күрим, идән уртасында мәет ята Шушы көннәрдә генә больницага озатылган хуҗа бабай үлеп киткән икән Гафифә апалар мәетне иртән үк алып кайтып идәнгә сузып салганнар да. үзләре ишекне бикләп чыгып киткәннәр Мин тизрәк үземнең караватыма түнәм Ярый, бәхеткә каршы, хуҗалар озак йөрмәде, бер ярты сәгатьтән соң шаулашып кайтып керделәр
Мин мәктәптән кайтканда хуҗа бабайны алып киткәннәр иде инде Истә, өйдә бернинди елау-сыктау булмады, бабайны искә алып бер кәлимә сүз әйтүче дә юк иде Әйтерсең лә гаиләдә бернинди дә үзгәреш булмаган
Насыйри урамында яшәгән чорымны мин үземнең иң күңелсез көннәрем итеп күз алдыма китерәм Гафифә апа ялкау бер мещанка булып төсмерләнә Ул минем турыда, әле канат ярмаган үсмер бала турында кайгыртуны бөтенләй уйламый да иде булса кирәк Бары аңа гына файда булсын'
Ашаганым - күп вакыт әчи башлаган бәрәңге Ашау хәлләреннән дә начаррагы өс-башым Гафифә апа керләремне кайнатып юмый, ничек эләкте шулай чылата да киптерә Тиз арада мине бет басты Мин кандаланың нәрсә икәнлеген Арчада яшәгәндә белгән идем инде, хәзер миңа бет кебек хәшәрәт белән дә якыннан танышырга туры килде Минем мәшгулият биредә тагын да артты
Тормышым шулайрак бара Тик күңел төшерүдә мәгънә юк Бердәнбер котылу юлы уку Бу — минем тормышка карашым, иманым. табигатем
Әнием, һәрбер мөмкинлектән файдаланып, үзенең Шәлесеннән минем янга кайтып килә. Ләкин аның эшләре авылда да муеннан. Авылда күмәкләшү чоры кызган чак Әниемне, укытудан тыш. бик күп җәмәгать эшләренә җиккәннәр. Ул — агитатор да. хатын-кызларны оештыручы да. драмтүгәрәк җитәкчесе дә Әнием юк вакытын бар итеп кайта' әлбәттә. Казанда күп булса бер кич. йә ике кич була Миңа акча калдыра, авыл күчтәнәчләре белән сыйлый, кием ертыкларын ямый булдыра алган бөтен ярдәмне күрсәтә Аның үзенең дә кәефләре шәптән түгел, ул бөтенләй ябыгып беткән. Күренеп тора, аны ниндидер эчке ялкын, дәрт кенә канатландыра, армый-талмый эшләргә мәҗбүр итә.
Әниемнең күчтәнәчләреннән дә бигрәк, минем өчен аның үзен күрү куанычлырак Мин андый минутларда үземнең кем өчендер бик кадерле, кем тарафыннандыр сөелә торган бер кеше икәнлегемне тоеп калам Күңелемдә кешелек горурлыгы уяна. Дөрес, әнием киткәч кинәт ниндидер бер авыр бушлык тоям, миңа бик-бик ямансу була, хәтта кайчакта өйалдындагы бәдрәфкә бикләнеп балавыз да сыккалыйм Ләкин нишләмәк кирәк Бу ямансулык белән көрәштә минем хәзер сыналган ысулларым бар бит Укудан буш калган вакытымны әле бу. әле теге эш белән тутырам, шулай онытылам, күңел җәрәхәтләре шулай төзәлә башлый
Цин әтием белән Яшьләр урамында торганда, әйткәнемчә, музыка белән дә. рәсем белән дә, әдәбият белән дә аз мавыкмадым Хәтта көйләр дә чыгарып маташтым Үземчә. алар ярыйсы гына кебек иде Инде сурәт ясауга килгәндә. Чаян журналы өчен карикатуралар ясауны юлга салып җибәрдем Тик алар басылмады гына.
Мондый бер вакыйга исемдә калган Үземчә бик уңышлы чыккан берничә рәсемне, болар мотлакан журнал битләрендә басылырга тиеш дип. редакциягә киттем Чаян идарәсе ул вакыт хәзерге Ленин урамындагы Пассаж янындагы йортта иде Икенче катка менеп, идарәне эзләп таптым Ишектән кергәч, нәкъ каршы өстәл янында утыручы шагыйрь Һади Такташны күреп, бермәл каушап калдым Мин аны күрү белән таныдым Чөнки, ерактан гына булса да. аны берничә тапкыр күрү бәхетенә ирешкән кеше идем инде. Ике якка ишелеп төшкән саргылт чәч. бик батырып карый торган зәңгәр күзләр. килешле аксыл йөз
Ишек янында ук утыручы сакаллы, шешемсерәгәнрәк йөзле абзый. ни өчен керүемне сорашкач. Әнә .— дип. Такташка төртеп күрсәтте Мин түрдә торган өстәлгә таба атладым Шулчак күңелемдәге бик күп кичерешләр арасында оегымның үкчәсе ертык икәнлеге дә искә төшеп куйды Ул. җитмәсә, минем туфлидан ыржаеп чыгып тора икән бит Такташ мине күзәтә Куркуымны җиңәргә тырышып, үзем өчен алла булып тоелган шөһрәтле шагыйрьгә таба атлыйм
— Чаянга материал китердегезме? — диде ул. сүз башлап Күрәсең. минем каушаудан өнсез калуымны сизенгәндер. Ул ифрат җитди иде Мин аның зәңгәр күзләрендә әз генә дә мыскыл йә көлү күрмәдем
— Материал түгел. — дидем мин. — Рәсемнәр китергән идем
Бу юлы әлеге үтәли караучы зәңгәр күзләрдә мин ниндидер көлемсерәү чаткылары күрдем Ашыгып, аның алдына рәсемнәр салынган конвертны ташладым
Такташ конвертны ашыкмыйча гына ачты, миңа тагын бер тапкыр сәер генә итеп күз ташлады Аннан бик җитди кыяфәттә минем карикатураларыма текәлде Зур игътибар белән аларның барысын да карап чыккач:
— Мин хәзер сезгә берни дә әйтә алмыйм. — диде. — Рәсемнәрегезне художникка күрсәтермен. Ул аны бәяләр, штрихлары ничек икәнлеген әйтер.
Шуның белән безнең сүз бетте Хәзер миңа, борылып, атаклы шагыйрьгә тишек оек үкчәсен күрсәтеп, чыгып китәргә туры киләчәк Хушыгыз». — дип мыгырдандым да, тирә-юнемә карамастан башта артым белән чигенеп, аннан борылып, ишеккә таба ашыктым
Мин ясаган сурәтләр артык шәп булмагандыр, дип уйлыйм. * чөнки, бик өметләнеп көтсәм дә, алар журналда басылмады Бу хәл 2 исә рәсем белән мавыгуыма билгеле бер йогынты ясамый калмаган- 2 дыр Хәер, мин рәсем белән бик озак мавыктым, әмма карикатура о мине артык кызыксындырмый иде
Инде музыка өлкәсендәге омтылышларым да озакламый жиме- = релде Безнең мәктәпкә композитор Солтан Габәши килде Аның ♦ максаты музыка мәктәбенә сәләтле балалар җыю икән Теләк белдер- х гән барлык укучыны залга чакырып, Габәши үзе сынау уздыра баш- ® лады. Теләүчеләр арасында, әлбәттә, мин дә бар. Рояль янында уты- < ручы композитор янына чыгарга берзаман миңа да чират җитте < Менә мин Солтан абый янында Габәши тәбәнәгрәк буйлы, соргылт, п төксе йөзле кеше. Мин аны шундук таныдым Без бит әнием белән s кайчандыр Казанга килгәндә җырчы Әлмөхәммәдев һәм Габәши бе- £ лән бер очрашкан идек Әйе. мин Солтан абыйны таныдым, ләкин ул мине таныймы соң’ Юк-юк, танымады Таныган кеше үз янына килеп баскан балага шундый гамьсез, хәтта, әйтер идем, илтифатсыз караш ташлыймыни’ Ә мин дулкынланам Минем колакка берни дә ишетелми.
— Йә. кабатла әле шуны, — ди Габәши Бармагы белән рояль тактасына суккалый Мин. нишләргә икәнен дә аңламыйча, аңа текә- ләм.
— Йә-йә — ди композитор Ниһаять, миңа нәрсәдер барып җитә, мин аны кабатларга тырышам Тик аныңча барып чыкмый Әйе. Габәши үзе дә әйтә «Бармый”. — ди һәм шуның белән минем музыка мәктәбендә уку турында хыялларым гөрселдәп җимерелә
Әйдә, шулай булсын соң! Аңа карап мин скрипкамны ташламыйм1 Әйе. музыка мәктәбенә үтмәсәм дә. барыбер скрипкамны буш вакытларда чалам Уйнап арысам, шигырьләр, хикәяләр язам Бер хикәямнең Мәскәүдә чыга торган балалар журналы «Октябрь бала- сы»нда басылу вакыйгасын һич онытасым юк. Аңарчы да газета- журналларга хикәя, очерклар җибәреп караганым бар иде Мәсәлән, узган җәйне — ягъни егерме тугызынчы елны — Германия яшьләренең фашистларга каршы көрәшен тасвирлаган очерк җибәрдем Әйе- әйе. Германия яшьләре турында очерк яздым Үзем уйлап чыгарып яздым Ләкин аның турында хәтта «басмыйбыз» дигән хат та килмәде Зуррак масштабтагы әсәрем барып чыкмагач, үзем яхшы белгән темага мәктәп балаларының тимер-томыр җыюына багышланган хикәя яздым Аны югаркда әйтелгән Мәскәү журналына җибәрдем Билгеле бу хикәям басылыр дип. аңа ниндидер якты өметләр баглап яшәмәдем Гадәттәгечә, басылмас та. җавап та килмәс дип йөрдем Шундый фикер белән килештем һәм ул хикәя турында артык уйламадым да
Ә бер конне журналның яңа санын алып карасам, ни күрим анда минем хикәям басылган Мин хәйраннар калдым Юк. алай гына түгел, утырган урынымнан кузгала алмас булып, тетрәнеп, зиһенемне җуя яздым
Бу минем өчен чиксез зур шатлык иде Мондый шатлык кичерү өчен Гафифә апаның әчегән бәрәңгесен ашап торырга да риза Ур-ра' Мин яшим'
Хикәя журналның урта бер җиренә басылган Җитмәсә, рәссам аны шактый килештереп рәсемнәр белән бизәгән Башына «Борылышта- дип сырлап язып куйганнар Авторы «А Рәсүлев- ди< iron Йә хода' Мондый да бәхетле минутлар кичерер көнем булыр икән' . м . 33
Шулай итеп, хәзер минем барыр юлым билгеләнде Мин — язучы Ә нигә шулай булмасын?? Әнә бит. Мәскәүдә чыга торган журналда басканнар минем хикәямне!
Байтак еллар узгач кына, без Ватан сугышларыннан әйләнеп кайткач кына, минем хикәя басылганда ул журналның редакторы булып Муса Җәлил эшләгәнлеген белдем.
Тик шулай да Октябрь баласы» белән элемтәм ныгып китмәде минем. Чөнки хикәям басылып чыккач күп тә үтмәде, редакциядән хат алдым Хат белән бергә анкета кәгазе дә җибәргәннәр. Редакция шул анкетаны тутырырга кушкан Анда социаль чыгыш турында да сорау бар. фәләненме елдан фәләненме елга кадәр әтиең кем булган. дип сораганнар Бетте баш. әгәр дөресен язсам, мине әдәбиятка якын да җибәрмәячәкләр. Ә алдап язасым килми, чөнки әдәбият дөньясы минем өчен артык изге нәрсә.
Анкетаны тутырмадым. Шуның белән минем язучылык эшем бетте Хәер, бетте микән соң ул9 Бер йоккач, синнән китә торган чир микән соң ул иҗат дигән нәрсә9 Әйе. монысын киләчәк күрсәтер. Ә хәзергә миңа укырга кирәк
Укуда ярыйсы гына алдырам Байтак фәннәрдән мин хәзер алдынгы укучы Бары химия белән генә дуслык чамалы ул миңа авыр бирелә. Ә физика һәм математикадан мәсьәләләрне чишүдә мин — класста беренче Мин хәзер укытучылар алдында абруйлы. Рус теле укытучысы Зоя Дмитриевна мине аеруча ярага. Үзем дә аңа гашыйк. Ап-ак нәфис йөзле, акыллы карый торган зур коңгырт-кара күзле, сузылып киткән каләм кашлы, зифа буйлы бу яшь укытучы белән без һәрвакыт күз карашларыбыз аша бер беребезгә хәер-хаһ булып яшибез.
Укулар бригада ысулы белән бара. Дальтон план’ класс бригадаларга бүленгән һәр бригада, бергәрәк утырып, укытучы биргән эшне башкара Укыйбыз, исәплибез Укытучының сорауларына җавапны бригададан бары бер кеше генә бирә Шуның җавабына карап, укытучы барлык бригада әгъзаларына билге куя
Ә бу ысул бездә җәмгыять дәресләрендә кулланыла Җәмгыять дигәннән бу фәнне безгә Рувим Абрамович Левин укыта Без бу яһүдие Зубрим Абрамович» дип йөртәбез. Күп еллардан соң мин аның Казандагы рус газетасында эшләвен. республика күләмендә танылган фельетончы булуын күрәчәкмен.
Укулар башланып бераз вакыт үткәч, безнең мәктәптә удар класслар оештырылды Удар класс ике еллык программаны бер елда үтәргә тиеш Димәк бер кышта алтынчы һәм җиденче класс программалары узылачак Безне, биш дусны да. шул класска күчерделәр Ә теге тәртип бозучы Веселовлар. Абрамовлар гади класста калдылар.
Вакыйгаларның дәвамын язуга керешкәнче, мин әнием укыткан Шәле авылы турындагы хатирәләремне яңартмакчы булам. Әйткәнемчә. әнием һәр мөмкинлектән файдаланып, минем яныма кайтып китә Бер генә көнгә, берничә сәгатькә генә булса да Инде бер дә кайтып китү мөмкин булмаса. әнием миңа хат яза. почта аша акча җибәрә
Ул авыл Казаннан кырык чакырымда гына торса да, мондый амәнәтләр миңа тиз генә килеп җитми Ә инде кулга хат кергән көн минем өчен бәйрәм була Әниемнең хатын кабат-кабат укыйм Акча килсә янәшәдәге Печән базарына йөгерәм Әле ул чорда анда тротуар буйлап лареклар тезелгән иде. вак сәүдәгәрләр, бик зурдан кубып булмаса да. сату иткәлиләр. Миңа кирәге — тәм-том. Анда язын-
• Утызынчы елларда мәктәпләргә кертелгән укыту алымы
көзен черегән дулә саталар, инде ул булмаганда кәләвә, кипкән өрек алырга була.
Әниемнең Казанга кайтуы, һич югында хатлары, әйткәнемчә, минем өчен бер бәйрәм Әмма бәйрәмнең тагын да кәттәрәге — әнием янына Шәлегә барып кунак булу Гадәттә, мондый хәл кышкы һәм ф язгы каникул көннәрендә Ә җәен әни үзе Казанга кайта Без аның 2 белән йә Арчада (баштарак шулай булды), яки Габдрахман абыйның 5 Идел буендагы дача-сында Шул - дача да булу безнең өчен ял гына ? түгел, ә бәлки чын мәгънәсендә куанычлы көннәр Әнием канаты ас- = тында миңа җан өрелә, мин рухи яктан үсәм Җитмәсә, биредә Идел = елгасы ага Ә аның уртасыннан, һәр минут саен диярлек, күңелләргә “ татлы да. сәер дә тойгылар салып, күңелләрне хушландырып. ак па- х роходлар уза. сузан саллар ага Баржалар сөйрәгән гайрәтле буксир- з лар, озак-озак вакытлар күздән югалмыйча, су агымнарын җиңәргә < тырышалар Биек яр башыннан әнием белән Идел өстенә карап уты- х рулары үзе бер ләззәт. *
■ Кызыл байрак тан ерак түгел, үзенең бакчалары белән дан ка- п занган рус авылы Шеланга урнашкан. Без. шунда барып, кура җилә- £ ге сатып алып кайтабыз Барасың, хуҗаның бакчасына керәсең, күп- * ме кирәк шулкадәр кура җиләге җыясың, капкадан чыкканда хуҗадан тырысыңны үлчәтәсең, акчасын түлисең. Ә җиләк бик арзан Без кура җиләге ашап кинәнәбез
Әмма, әйткәнемчә, мин кышкы һәм язгы каникулларда — Шәле- дә. әнием янында Әти белән бергә Казанда яшәгәндә дә шулай иде Мин үзем генә әнием янына китә идем Чөнки әтигә анда барырга ярамый, ул әнинең рәсми ире түгел, алар аерылышканнар
Хәтерем ялгышмаса. Шәледә мин дүрт тапкыр булдым Ул ифрат караңгы бер авыл иде. Күпер, ә күпер янында — келәт кебек кенә бәләкәй кибет, шуның яныннан өскә, үргә күтәрелеп, урам буйлап китәсең Тирә-юньдә — салам түбәле, сукыр тәрәзәле өйләр Әни Сәйфулла исемле абзыйларның чагыштырмача зур һәм иркен түр бүлмәсендә Настя исемле керәшен кызы — рус теле укытучысы белән бергә яши
Беренче тапкыр мине Шәлегә Сәйфулла абзый кара-туры атында үзе алып кайтты. Башка вакытларда мин Московский урамындагы Крәстиян йорты-инан юлаучы таба идем
Юл. ни әйтсәң дә. газаплы кышкы суыкта юка киемнәрдән бик тиз туңдыра, үрәчәле чанада бераз барасың да. төшеп, ат артыннан йөгерәсең. Монда инде сине кашовка чаналарда юрганнарга төреп алып баручы юк Ләкин шулай да Шәлегә барулары миңа бик күңелле Каникулымны әнием белән уздырачакмын Ул. үз авызыннан өзеп булса да. тәмле-томлысын минем өчен күптән әзерли башлаган Скрипка минем үзем белән. Шәледә аның кирәге чыгачак
Мин белом, без — иртүк юлга чыккан кешеләр — караңгы төшкәч кенә авылга барып керәчәкбез Бу вакыт утлар алынган булачак, авыл этләре безне һау-һаулап каршы алыр Анысы да үзенә күрә күңелле Мин таныш ой яныннан узганда, ат туктаганчы ук чанадан сикереп төшеп, әнием янына йөгерәчәкмен Әни һәм Настя апа мине шатланып каршы алачаклар. Әнием туңып кызарган кулларымны ышкып җылытырга тырышачак мин исә. никадәр рәхәт булмасын. Настя ападан уңайсызланып тартыначакмын Яшь ябык организм, суыктан җылы өйгә кергәч. тәмам туарыла, мәмрәя. әмма мин бик шат. елмаерга тырышам, әниемнең табынга куйган тәмле әйберләреннән авыл итәм. тик үтереп йокы килә башлый Әни моны ачык күр;», ул колә. үзе мине кызгана да Ул тиз генә йомшак итеп урын җәя Мин белом, ул әле бик озак дәфтәрләр карап утырачак, ишан минем Керләремне уачак Иртән, мин уянганда, өй шактый суык булганын да беләм Сәйфулла абзыйның олыгайган, бик аз сүзле җәмә-
rare түр якка кочак тутырып салам алып керәчәк. Өй эченә әчкелтем төтен исе җәелер Мич авызыннан йөзгә рәхәт җылылык бәрелер. Саламның чытырдап, гөрләп янганы ишетелер.
Шәле халкы Казаннан ерак яшәмәсә дә. ифрат кара Хәтта мәктәп директоры Кәрим абзый да гади крәстияннән аергысыз башында — кырпусыз ситсы тышлы бүрек, өстендә биле бәрелгән бишмәт, аякларында күп вакыт чабата.
Хатын-кыз Шәледә артык чуар киенә Мине сәерсендергәне тагын шул булды олы-олы апалар сүз арасында оятсыз гыйбарәләр кыстыруны бер дә гаепкә санамыйлар Шәле кешесе, аптыраса. Чө» дип куя Мин ул сүзне аңламыйм. Китче'нең кыскартылып әйтелүедер дип уйлыйм
Сәйфулла абзыйның ике кызы бар. алар мине утырмаларга, аулак өйләргә алып баралар Мин скрипка чалам, кызлар җыйнаулашып җырлыйлар Озакламый биюләр дә башланып китә Бала итәкле. күз явын алырлык чуар күлмәк кигән, ак алъяпкычлы матур авыл кызларының җыйнак чабаталы җитез аякларын тыпырдатып бөтерчектәй җиңел биюләрен беренче тапкыр шунда күрдем Бу инде лаптыр-лыптыр идән тактасын шакылдату түгел иде. бу — халык сәнгате, карлыгачтай очу иде
Ә авылда колхозлашу чоры кызган чак Каникул, ял дип тормыйлар. әниләрне шул эшкә бик нык җигәләр, әнием һәм Настя апа иртән чыгып китәләр, районнан килгән кешеләр белән авылларда җыелышлар уздырып йөргәннән соң. арып-талып кайтып керәләр Кичләрен һәр көн диярлек Сәйфулла абзый өенә авыл агайлары җыела Алар стена буена идәнгә чүнкәяләр, инде нишләргә дип баш ваталар, кемнәрдер тараткан коткы һәм уйдырмаларны чәйниләр. Әнидән. Настя ападан чынбарлыкны белеп кайтырга тырышалар Барысының дә телендә Нишләргә’’ дигән сорау Алар ашыкмыйча гына сүз алып баралар Ниһаять, мине тәмам йокы баса, мин тәмәке исенә тынчыган алгы яктан әниләр бүлмәсенә чыгам Агайлар да бераздан өйләренә таралыша.
Бу урында тагын бер вакыйгага тукталасым килә. Мин Гафифә апаларда яшәгәндә хуҗабикәнең Мөхәммәт исемле туган тиешлесе Казанга килеп грузчик булып эшли башлады Ул төптән юан. иркен күңелле, бик көчле егет Без аның белән бик тиз дуслаштык. Күрәсең, ул скрипка уйнавымны бик яраткан булса кирәк, мин ясаган сурәтләр дә аны сокландыра иде. Ул миннән биш-алты яшькә олы булса да. мине тиң күреп, барлык серләрен, кичерешләрен миңа сөйли Үзенең вокзалда күргәннәрен сөйләве хәтердә Кулакларны, эшелоннарга төяп. Себер якларына озаталар икән
— Әле бүген алма кебек чибәр кызлар,—дип сөйли Мөхәммәт.— мине күреп, татар икәнлегемне белгәч, килеп муеныма асылындылар. Берсе Абый җаным, башкайларыбызны вәйран итәләр бит! Алып кал үзеңә хатынлыкка, мәңге үзеңә тугры булыр идем, чәчем белән идәнеңне себереп яшәр идем1»—дип җылый
Егетнең күңеле нечкәргән, миңа шуларны ачынып хәбәр итә
Шәледә дә кулакларны бетерү башланган иде инде Ләкий миңа бу эшкә бәйләнешле истә калырлык нәрсәләр күрергә туры килмәде
Әниемнең Шәледә яшәве, хезмәте турында бу вакыйгаларга илле ел вакыт узганнан соң да аны мактап искә алучыларның булганлыгына мин шаһит Ул хәтта Шәле авылына багышланган китапта да җылы итеп искә алына.
Менә ул китап минем кулымда Шәле таңнары дип атала Аның кырыгынчы битендә түбәндәге юллар язылган Күмәк хуҗалык төзүдә хатын-кызлар аеруча зур роль уйнады Партячейка алар арасында эш алып баруга зур игътибар бирде Ул 1930 елда Шәледә барлыкка килгән делегаткалар пункты аркылы тормышка ашырыл- 36
ды Укытучы Зәйтүнә Мәүлетова җитәкчелегендә делегаткалар пункты башта 16 кешедән оештырылган иде Менә алар— Шәле авылында беренче хатын-кыз делегаткалары »
Шуннан соң китапта делегаткалар исемлеге китерелә. Исемлектә беренче — әнием. ф
Шәле укытучылары арасында Кәлим Исламов атлы егет хәтердә - нык саклана Ул озын, зифа буйлы, куе. дулкынланып торган чәчле, ? озын муенлы, какча йөзле кеше Йөз чалымнары да дөрес килешле 5 Әгәр аның сул күзе чагыр булмаса, ул бөтенләй матур булыр иде Хә- = ер. болай да күңелгә ятышлы кеше ул Бераз ирониялерәк булса да = кыюлыгы, ачыклыгы белән кешене тиз арада үзенә тарта Мандоли- " нада ярыйсы гына уйный, матур җырлый һәм миңа барыннан да би- . тәр ошаган ягы шул — шигырьләр яза.
Ул Казанда педагогия техникумында укыган, Кәлим Аспиран ' кушаматы куеп, шигырьләр язган Ләкин көннәрдән бер көнне - республика газеталарының берсендә «Әдәбиятта кара таплар исемле 2 мәкалә басылып чыга, анда Кәлимнең дә исеме телгә алына, аның чыгышын яшергән кулак малае икәнлеге әйтелә Менә шуннан соң 2 инде ул. ата-анасыннан ваз кичеп булса кирәк. Шәлегә килеп урнаша
Без аның белән сәгатьләр буе әдәбият турында гәпләшәбез. Ул язучылар даирәсен яхшы белә. Ул миңа шул турыда сөйли, аннан үзенең шигырьләрен укып күрсәтә Сүз дә юк. минемчә. Кәлим талантлы Мин әле ул кеше белән тагын бер тапкыр, инде бөтенләй башка җирдә очрашачакмын, анысы турында да язылыр Шуңа күрә, сүзне кыскартып, тагын үземнең Казан хәлләремә кайтыйм
Шулай итеп. Казанның Короленко исемендәге сигезенче мәктәбенең удар группасында укыйм Минем тормыш шартларымның начарлыгын иптәшләрем яхшы белә Ләкин нишләсеннәр алар мине кайгыртып’ Нинди ярдәм күрсәтә алсыннар’ Гафифә апа бетләреннән котылу өчен, мин инде бер тапкыр, мәктәптән китеп, тулай торагы булган печатниклар ФЗӨсенә керергә булдым Аларның тулай торакларына бардым Ләкин бу да миңа рәтле тормыш вәгъдә итми иде Зур шәрә бүлмәдә егермеләп үсмер бала Тәрәзәләреннән җил өреп тора, юка матраслы шыгырдавык караватлар, таушал ы п-сидрәп беткән одеяллар Юк-юк. монда катып, туңып яшәгәнче, бетләп бетсәм дә. хәзергә түзәргә тиеш мин
Менә шундый аптыраган көннәремнең берсендә безнең мәктәпкә Вахитов исемендәге сабын кайнату заводыннан эшчеләр килде Алар безнең класска да керделәр Заводта эксперименталь өйрәнчеклек мәктәбе ачыла икән Ул урта белем бирәчәк шуңа күрә ул ФЗӨгә җидееллык белеме булган кешеләр генә алыначак Нинди һөнәрләргә өйрәтәчәк ул мәктәп'’ Малайларга (теләсәләр, кызларга да) — металл эшкәртү һөнәрләре; ә кызларга (теләсәләр, малайларга да) сабын кайнату. шәм кою һөнәрләре биреләчәк Кайсыгыз мәктәпне тәмамлау белән безгә килергә уйлый? Кул күтәрегез'
Без инде хәзер удар группаның җиденче класс программасын үтә башладык Димәк, язга безнең кулда җиде классны тәмамлап чыкты, дигән таныклык булачак Завод кешесе үз сүзен әйткәч, без дус-ишләр бер-беребезгә караштык Нишлибез’ Миша да. Вова да. Равил дә артык кымшанмыйлар Митя белән без икәү бердән кул күтәрдек
19
Бүген дә Агриппина Евграфовна янына кердем Мин аның Юк. булмады, сезгә отказ . дигән сүзләрен ишетергә әзер идем әмма бу юлы да бернинди җавап ала алмадым Шулай да аның сүзләр, ми-
нем күңелемдә өмет чаткысы кабызды. Чөнки комиссиянең рәисе минем кәгазьләрем белән ныклап танышкан, алар арасындагы Чаян журналына игътибар иткән Янәсе, нигә кирәк булган бу журналны монда кыстыру, анда бит Рәсүлевкә бәйләнешле берни дә юк.
— Ничек юк”—дидем мин.— Анда да бит минем бер хикәям бар.
Апа бик аптырады:
— Нинди хикәя?
— Анда А Расих- имзасы белән басылган хикәя бар. Ул минеке.
— Расих7 Ул сезнең псевдонимыгызмы?
— Ул минем әдәби псевдоним.
— Ә сез аны исбат итә аласызмы соң?
— Юк. Ләкин, миңа ышанмасагыз, редакция белән бәйләнешкә кереп белешмә сорый аласыз.
— Яхшы Мин боларны Антон Ивановичка әйтермен.
Урамга чыктым. Ике-өч минутлык сөйләшү — ә мин эт урнына ардым Эх. хәзер өйгә кайтып, караватта берәр кызык китап укып, ял итеп ятасы иде! Хәдичә апа хәзер кухняда инде, кызлары кайтуга көндезге аш пешерә. Әйе. рәхәтләнеп, аякларны сузып, караватта ял итәсе иде Тик ярамый, яхшы түгел. Хуҗалар бит минем шулай иртә китеп, кичен кайтып керүемә күнектеләр. Нигә аларның күңеленә вәсвәсә салырга?
Мин тагын таныш урам буйлап атлыйм. Гадәттәгечә. Мәскәү урамнарында халык кайный Кая агыла бу халык, кая ашыга шулай7 Аякларым мине бакча эчендәге фонтан янына алып киләләр. Мин аның мәрмәр читкормасына утырам, ял итәм. Ә күңелем тагын Казанга китә Күз алдыма Чаян журналында берничә тапкыр А Расих имзасы белән басылган хикәямне китерәм. Аны Мирсәй Әмир бастырды Ул чакта Мирсәй абый > Чаян»ның җаваплы секретаре иде Хәтердә, ул минем кулъязманы укыгач:
— Карале, син үзең яздыңмы моны.— дип сорады.— берәрсеннән чәлдермәдеңме7
Бу сорау мине рәнҗетмәде, киресенчә, мактау сүзе булып тоелды.
Мин шул минутларны хәтерлим дә көлемсерим. Ул да булмый, әниемнең истәлек дәфтәрендә язылганнар турында уйлыйм.
Әнием үзенең истәлегендә хаҗ кылырга чыгып китүләрен яза. Алар Истанбулдан Италия пароходына утырып сәфәр кылалар. Мәрмәр диңгезе искиткеч гүзәл. Безнең хаҗилар бу гүзәл диңгезгә сокланып туя алмыйлар. Уналтысында пароход — Измирдә. Икенче көнне инде ул Сакы.з атасында, унсигезендә — данлыклы Сиам атасында. көндез — Рәдүстә. ә унтугызында Мекридә булалар. Әни бу шәһәрләрнең ифрат матурлыгын, гаҗәеп тау итәгенә утырганлыгын яза. Диңгездә озак бару юлчыларны шактый ялыктыра. Шулай да тирә- яктагы өзлексез алмашынып торган искиткеч гүзәл манзара аларга ял бирә, күңелләрен хушландыра.
Егерме икенче августта иртән сәгать сигездә Искәндәрунда булдык — дип яза әнием — Монда килгәч, ничә көннән бирле ялкауланып беткән күңелне күтәрер өчен шәһәргә чыгып йөрергә булдык. Менә бер каекчы килә. Ифрат дәрәҗәдә киң озын чалбар кигән, фәс өстеннән яулык бәйләгән. Шул каекчы белән сатулашып, ниһаять, ун грушка килештек тә. Кадыйр безне берәм-берәм каекка алып төште Каек кузгалды Илаһи диңгез өстенең матурлыгын күрсәң! Тып-тын. Әйтерсең, без күл өстеннән барабыз Җитмәсә, тирә-якта биек таулар утыра, алар өстендә болытлар. Алар карачкыл-яшел урманнарга тиеп шуышалар .
Әниләр каектан төшкәч, извозчикка утырып, шәһәр гизәргә китә
ләр. Юлда искиткеч йортлар очрый Бу кем йорты, дип сорауга, җавап шул француз мәктәпләре Төрек мәктәпләре бармы соң. дип сорауга. бары Ла- дигән җавап кына алалар Димәк юк
Алар, шәһәрне үтеп, болынлыкка чыгалар, шунда табигать кочагында хозурланалар, берәр сәгать йөргәннән соң, яңадан пароходка * кайталар. Көндезге аш вакытында салонда җәнҗал куба Аерым өс- 2 тәлдә утыручы бер христиан төрекләрне сүгә башлый Икенче өстәл- ч дәге төрек, моны ишетеп, тегеңә шешә җибәрә Куба шау-шу. салон- = дагы халык аякка баса Баксаң-күрсәң, бу җәнҗалның сәбәбе дә әл- = ләни түгел, имеш Төрекләрне сүгүче итальян, бер французның Бәй- = рутка баруын ишеткәч, салган баштан, нигә төрек шәһәренә барасың. ~ алар бит вәхши, дип кычкыра икән
Егерме дүртендә әниләр Бәйрут шәһәренә якынлашалар Бәйрутта - алар Касрелҗәбир кунакханәсенә төшәләр Урамнарыннан үтканДә < хәерче күплегенә хәйран калалар. Әнием истәлегендә Бу шәһәрне - хәерчеләр шәһәре дип уйларсың».— дип яза Истанбулдан өйрәнеп ' килгәнчә, әниләр Майсухан дип. кайнар су сорыйлар, чәй эчәләр ч Аннан шәһәр карарга һәм, өйдә чакта ук кушылган китапларны са- J тып алу өчен, китап кибетенә китәләр Ләкин бу чит шәһәрдә нинди- '■ дер берәр урынны эзләп табу бик авыр Мондагы гарәпләр төрекчә белмиләр Истанбул акчасы биредә башка бәядә йөри Хәтта сәгать тә вакытны башкача күрсәтә
Иртәгесен алар ул заманда татар интеллигенциясе арасында даны таралган Бәйрут көллиясенә китәләр Төрекчә көллия дип колледж. югары уку йорты атала. Көллиягә трамвайга утырып баралар Трамвай бу уку йортының капка төбенә үк килеп туктый икән Безнең сәяхәтчеләр башта көллиянең музеенда булалар, мумияләргә шаккаталар Аннан гыйбадәтханәгә керәләр Зур зал. бихисап күп утыргыч, һәр урындыкта бер инҗил, һәр укучы, нинди генә диндә булмасын, шушы христиан гыйбадәтханәсенә кереп дин сабагын тыңларга тиеш икән Чиркәүдән битәр, бу урын театрга охшый, дип яза әнием.
Бәйрут көллиясендә әниләр Троицк кешесе Бакиров Закирны очраталар Аның белән күрешеп туган ил яңалыкларын сөйләшкәннән соң, уку йортының ятакханәсендә һәм гимнастика залында булалар.
Әнием Бәйрутка килгәч үзләре теләгән аш таба алмый интегүләре турында яза Ашханәдән нинди генә аш алмасыннар, берсе дә без теләгәнчә түгел, тәмсез, хәтта рәхәтләнеп ашарлык күмәч тә юк. ди Икмәкләре кабартма сыман, үзе тозсыз Бөтен ризык татлы, төче Истанбулда, ичмасам, ашханәләрдә безнеңчә пешерелә торган ашлар була, биредә исә андый урын бөтенләй юк. дип яза
Егерме алтынчы августта безнең хаҗилар. Шамгә китү өчен, станциягә төшеп вагонга урнашалар Поезд кузгала
Әниләр. Шам юлының гаҗәп матур манзарасына сокланып, тәрәзәләрдән карап баралар Поезд әледән-әле куыш юлларга — туннельләргә кереп китә Биек тау һәм кыя төпләрендә тезелешеп утырган зифа агачлар, агачлар янында ук чылтырап аккан саф сулы чишмәләр Алар яныннан узганда тынчу вагон эче сафланып китә, тын алулары иркен, сал кынча һава тәрәзәләрдән кереп вагон эченә тула Ә тау астындагы агачлар барысы да җимеш агачлары әфлисун лимон. алма, шәфталу һәм тагы безнең юлчылар белмәгән бик күп төрле җимешләр белән тулы Алар авырлыктан аска салынып төшкән, суга тияр-тимәс. мине ал да мине ал дигәндәй кешене кызыктырып калалар
Егерме алтынчы августта поезд Шам-шәрифкә (Димәшкъ) килеп туктый Поезд туктау белән, әниләр утырган вагон тәрәзәсе янына бер кеше йөгереп килә
- Әфәнделәр, сез казандылар түгелме? — ди ул.
Бу кеше әтиләрнең килүе турында Бәйруттан телеграмма алган җирле татар Талип әфәнде булып чыга Ул үзе. гадәттә, юлчыларны Котдүс кунакханәсенә урнаштырып йөри икән. Ләкин якташларының затлы кешеләр икәнлеген күргәч, әйбәтрәк урын табарга була. Әнием үзенең истәлегендә Шам шәһәренең дә агачлыкка күмелеп утырганлыгын яза һәр ишегалдында — җимеш бакчасы, татлы җимешләр, ди.
Безнең юлчылар, күп кунакханәләрдә булып та урын тапмагач, ниһаять Дарелсрур» атлы кунакханәгә урнашалар. Бу гаҗәеп бинаның иркен холларында агачлар үсеп утыра, фонтаннар су сиптерә. Әниләр өске каттагы бер бүлмәне ошатып, шунда урнашалар.
Иртәгесен сәяхәтчеләрне Талип әфәнде үзләренә алып китә. Аларның торган җире шәһәр читендәрәк үрдә. Салихия дип аталган урында икән Татар Мөһаҗирләре яши торган җир. Алар кайчандыр бәхет эзләп шунда килеп урнашканнар Өйләр, каралты-кура, җимеш бакчалары торгызганнар. Талип әфәнденең исә ишегалдында өч өе бар икән Әнисе күңелле генә татар карчыгы, дип яза әнием. Байтак кына вакыт сөйләшеп чәй эчәләр Ирләр бер бүлмәдә, хатыннар икенче бүлмәдә. Өйләре таш. җыйнак, түрдә диван кебек нәрсә бар. Ташка утырмас өчен идәндә көрпә, мендәр кебек нәрсәләр
Безнең мосафирлар Талип агайның өен күреп, җәмәгате белән танышып, чәй эчеп сыйлангач, яңадан номерга кайтып китәләр. Юлда трамвайга утыргач, олы яшьтәге җирле бер хатын әнием белән Гайшә апага бәйләнә башлый; янәсе, сезгә болай йөзләрегезне ачып йөрү гаеп түгелме, моның өчен хода үзегезне җәзалар.
Шамда әниләр байтак җирдә булалар. Яхъя пәйгамбәр каберен. Хозер мәкамен, Мөхәммәт пәйгамбәрнең сакал шәрифен карыйлар. Шул мәчетнең Гайсә пәйгамбәр иңәчәк манарасына менәләр Манарадан төшкәч. Сәлахетдин Әюби каберенә юл тоталар. Борынгы китаплар сакланган Миллик әл-таһра китапханәсендә булалар Аннан пәйгамбәр хатыннары һәм кызлары каберләрен зиярәт итәләр. Кыскасы, бик күп җирләрдә булалар
Әни үзенең истәлегендә: «Бу шәһәрнең дә төп кәсебе хәерчелек, ахры,—дип яза.— Мәчет, зиярәт тирәләрен әйтерлек тә түгел, саилче тулган. Эчкә үтәргә бөтенләй мөмкинлек юк. Хаҗи сабилла»,— дип, арттан калмый ияреп йөриләр, үзләреннән орышып та котылып булмый».
Егерме тугызында. Талип әфәнде кунакханәгә килгәч, тагын урамнар гизү башлана Бу юлы Кадәм шәрифкә барырга булалар. Трамвай көткәндә һиляле әхмәргә† акча җыеп йөрүче малайлар очрый. Әни белән Гайшә шуларга акча биреп чәчәк кадата гына башлаганнар икән, урамдагы ирләр, ябырылып, әниләр ягына ташланалар. Боларны камап алып, зонтлары астына иелеп-иелеп, йөзләрен күрергә тырышалар. Әниләр көчкә качып котылалар. Тегеләр арттан иярә, күзләрен тозландырып, хатын-кыз йөзен күреп хозурланырга ашыга. Ниһаять, ат кузгала, бары шуның аркасында гына эзәрлекләүчеләрдән котылалар.
Ул көнне гарәпләрнең ниндидер бәйрәмнәре була. Урамнар халык белән тулган Узарлык та түгел. Думбралар кагып, лю-лю кычкырып йөри кешеләр. Халык дәрьясын кичеп чыга алмыйча, кире номерга кайтырга мәҗбүр булалар Иртәгесен дә бәйрәм дәвам итә. Патшалары Мөхәммәт Рашат туган көн. имеш. Гарәпләр ул көнне тантаналы рәвештә музыкалар уйнатып, кулларына кылычлар тотып Дин Мөхәммәт, дин сәеф-,— дип кычкырып йөриләр. Әледән- әле туп аткан авазлар ишетелә.
† Һиляле әхмәр — Кызыл ай җәмгыяте
Бик озак урамнар гизгәннән соң. ниһаять, бер тыныч тыкрыкка килеп чыгалар Монда халык юк Бары ишәк өстенә кәрзиннәр салып. йөзем, кузы чикләвеге сатучылар гына күренә Шәһәрдән чыгып. бер таш койма янына тукталалар Биредә авыл башлана Шунда. аттан төшеп, җәяү китәләр. Кадәм шәриф дигәннәре кечкенә генә ф бөр мәчет икән Шул ук авылда Мәчет түрендә тәрәзә, аның төбендә 3 бер ак ташка ниндидер эзләр уелган Пәйгамбәребезнең һәм аның 3 дөясенең аяк эзләре бу. дип аңлата шундагы шәех. Шуны карагач. = сәдака биреп мәчеттән чыгалар Ә капка төбендә — хәерче балалар = төркеме Бу бер өер балага тагын сәдака оләшергә туры килә.
Иртәгесен хаҗилар Мөхетдин Гарәбинең каберенә китәләр Ул “ зур гына мәчет эчендә икән. Анда да хәерче тулган Аннан чыгып. х юлчылар тар урамнарны үтә. биек тау янында туктала. Тау өстендә = ике катлы өй Аның тирәсендә койма Тауга менәләр Мәчет эчендә < боларны бер шәех каршы ала Эчәргә су бирә Бу тауны җирле халык - Кырыклы тавы дип исемләгән Аның мәгарәсенә, имеш, кырык иран- * лы кереп юкка чыккан. Мәгарә исә мәчет эченә тоташа
Безнең хаҗилар мәчет бинасының бер бүлмәсенә керәләр Аның 2 түбәсендә эчкә баткан урыннар бар Боларны Гали. Госман. Әбүбә- * кернең таҗ урыннары диләр Тагын бер бүлмәгә үтәләр Андагы кара ташта биш бармак эзе кебек уенты күзгә ташлана Бусы — Һабил Кабилгә таш атмакчы булган Җәбраил аттырмый тотып калган да. бу шуның эзе. имеш Шул ук бүлмәнең түрендә кечерәк кенә өч тишек күренә Теге юкка чыккан иранлылар шунда кереп гаип булганнар. имеш.
Түшәмдә тагын күзгә охшаган зур бер тишек бар. аннан тозлы су тамып тора Кабил Һабилне үтергәч, бу тау алладан Һабил өчен кыямәткәчә елап торырга рөхсәт сораган Уң якта авызга охшаш бер тишек күренә Аның эчендә тсл-тешләрне хәтерләткән ташлар ята. бугаз кебек нәрсә дә күренә Бу тау авызы, имеш Хәзрәте Һабилне эзләп йөргәндә, тау телгә килеп аны Кабил үтерде дә күтәреп алып китте, дигән, имеш
Мәчеттән чыккач, безнең сәяхәтчеләр тагын тау башына югарырак менәләр Анда Һабил канын карыйлар Ул, агып, ике сажин җирне буяган Бу -кан әниемнең әйтүенчә, кызыл төстәге зур бер таш икән
Шәех шул ташның бер вак кисәген безнең сәяхәтчеләргә дә бүләк итә Әлбәттә, сәдакә хакына
Өченче сентябрьдә әтиләр. Талин әфәнделәргә артык йөкләрен калдыралар да. Котдүскә (Иерусалим) бару өчен поездга утыралар Поезд Шампан кичке җидедә кузгала Күп тә үтми бер станциядә, бу вагон гел хатыннар өчен генә дип. әти белән Сабурны башка вагонга сөрәләр Бераздан әниләр янына гарәп хатыннары кереп тула
Мең бәла белән иртәнге дүрттә Хифага җителә Анда номерга урнашкач, әни белән Гайшә апага тагын көне буе бүлмәдән чыкмыйча номер сакларга туры килә Чөнки хатын-кызга урамда ачык килеш йөрергә ярамый
Кичен шулай да кино карарга баралар Италия картинасын карыйлар
Җиденче сентябрьдә алар Котдүс пароходында Анда да ирләр белән хатын-кызны бергә утыртмыйлар Тыгыз, эссе Ул арада кайбер пассажирларны диңгез тота башлый Ыңгырашып, косып, укшып азаплана кешеләр Каютада түзә алмаслык бер хәл туа Әни белән Гайшә апа. салонга кереп, утыргычларда йокларга мәҗбүр булалар.
Сигезенче сентябрьдә пароход—Яфәдә Анда безнең мосафирлар. сәфәрне поездга утырып дәвам иттерү өчен, вокзалга төшәләр
Котдүскә китәсе поезд сәгать уникедә генә килеп җитә Әнием үзенең истәлегендә -Поезддан безнең якташ марҗа түтәйләр төш-
те.— дип яза.— Аларның Котдүстән хаҗ кылып кайтулары икән. Алар белән тәмләп кенә сөйләшеп тордык Юкса гел гарәп тә. гел төрек, алардан туеп беткән Рус түтәйләрен очраткач, якын кешеләрне күргәндәй рәхәт бупып китте».
Сәгать икедә безнең хаҗилар вагонга кереп утыралар. Юлда бо- ларга ниИдидер шикле кешеләр бәйләнә башлый. Ләкин алдан ук: Хаҗиларны талап кәсеп итүче симсарлар’ бик күп. сак булыгыз»,— дип кисәтелгәнгә күрә, болар Котдүстә шәп кунакханә вәгъдә итеп бәйләнүчеләр ярдәменнән баш тарталар.
<Тугызынчы сентябрьдә кичен поезд Котдүс шәрифкә килеп туктады».— дип яза әнием. Шундук «Без — дәлил»,— дип. аларны чалмалы хәерчеләр чолгап алалар Бу чебендәй ябышып яткан «дәлил» ләрдән көчкә котылып, әниләр бер европа кунакханәсенә урнашалар
Әни үзенең истәлегендә. Котдүснең тыш тарафын яһүдләр әйләндереп алган, дип яза. Алар бу шәһәрне үз кулларына төшерергә тырышалар икән, ди
Әниләр. Котдүскә килеп төшү белән, кеше башына тәүлегенә дүртәр сум акча түләп, һәрберсендә ике карават куелган ике бүлмәле номерга урнашалар Тыныч кына, ял итеп төн уздыралар. Иртәгесен торып чәй эчкәч тә. дәлилгә ияреп, битәл-мөкатдәскә. мәсҗет Иксага китәләр. Ифрат зур икән ул түбәсез мәчет, дип яза әнием Анда Баб- җәннәт дигән ишектән керелә. Ишек янында бер карт утыра иде. дип яза ул. Без дә шуның янына барып утырдык Бабай идәнгә җәелгән паласны җыерды да шуның астындагы яшел мәрмәрне күрсәтте. Моның астында хәзрәте Сөләйманның кабере бар. кыямәт булгач, шунда бу таш түбән иңәчәк, дип. сөйли халык, әмма бу дөрес түгел, ялган — ди. Әни үзенең язмасында, биредәге шәехләр сүзне кешесенә карап кына сөйлиләр икән, дигән нәтиҗә ясап куя.
Мәчет эче ифрат иркен Уртасында зур бер таш ята. Аның әйләнә-тирәсенә тәбәнәк кенә койма корганнар Теге таш «җиргә дә. күккә дә тими торган таш икән. Ташта Мөхәммәт пәйгамбәрнең чалма эзе төшеп калган Ташның уртасында бер тишек бар. Пәйгамбәр шуннан күккә ашкан, имеш.
Бер кырыйдарак — Даут пәйгамбәрнең михрабы. Анда без хәзрәте Госман заманыннан калган каләм шәрифне күрдек, дип яза әни Ул ифрат зур. язулары ачык, кәгазе калын Хаҗилар, бу мәчеттән чыгып. Сөләйман галәйһи әссәлам каберенә баралар Аның кабере өч урында дип уйланыла икән, ләкин мәетнең кайсы кабердә ятуы мәгълүм түгел Бу мәчеттән чыгып, икенчесенә китәләр. Анда хәзрәте Гомәр. тауга менгән дә. «Аллаһы әкбәр- дип кычкырган Шулвакыт тау тетри башлаган. Бу мәчет элек чиркәү булган, шундагы кяфер-лар бу дәһшәттән куркып һәммәсе дә чыгып качканнар».— дип яза әнием
Безнең мосафирлар Котдүснең тышкы ягына да чыгалар. Сөләйман Фарси һәм Гыйльми хәзрәтләренең каберлеген зиярәт итәләр. Кайтышлый хәзрәте Мәрьямнең каберенә сугылалар. Ул бер чиркәүдә икән Капка төбендә сакчысы да бар. Ишекне ачу белән, аска таба баскыч күренә Шунда төшәләр. Караңгы, бары вак шәмнәр генә җемелди Бераз баргач, уң яктарак — хәзрәте Мәрьям кабере Безнең мосафирлар кулларына шәмнәр тотып йөриләр. Кабер урнашкан бүлмә бик матур, зиннәтле, түшәмдә кандилләр, стеналарда бик күп сурәтләр Биредәге хадимнәр барысы да нәкъ марҗача киенгән. Үзлә- ре гарәп Юлда әтиләр фәластин җәмгыятенә керәләр. Рус хаҗилары барысы да шунда төшә икән.
Иртәгесен безнең юлчылар Хәлилрахманга баралар, юлда бай-
* Симсар - арадашлык итүче комиссионер
так каберләр зиярәт итәләр Йосыф пәйгамбәрнең а' сы Рәхиләнең каберен күрәләр Юлда гүзәл бакчалар күреп хозурланалар Әнием. Котдүс тирәсендә гел зәйтүн белән йөзем агачы гына уыртылган. дип яза Ниһаять, алар Хәлилрахманга барып җитәләр Австриялеләр салдырган бер кунакханәгә тукталып ял иткәч, зиярәткә юнәлә- ‡ ләр Тар урамнар аша байтак җир узгач, бер мәчет күренә Ул ифрат з зур Ишектән кергәч тә Ибраһим пәйгамбәр белән аның хатыны Са- з раның кабере, аннан ары киткәч — Исхак. Якуб пәйгамбәр хатынна- 5 ры кабере Тагы да ары - Йосыф пәйгамбәрнең икенче кабере
Унынчы сентябрьдә көндезге сәгать бердә. Котдүс шәһәре белән = саубуллашып, безнең хаҗилар җигүле атларда Сила станциясенә ф юнәлә, торле маҗараларга очрый Юлларны кемнәрдер җимереп таш- х лаган. Соңгы вакытта юлбасарларның бу тирәдә азынуы турында сөй- = лиләр Күп мәшәкатьләрдән соң. Силага җитеп. Җиддәгә китәләр <
Унберендә Шам шәрифкә, Талип әфәнделәргә кайтып төшәләр ~ Аларда биш-алты көн ял иткәннән соң. унҗидесендә поезд белән * Мәдинәгә юл тоталар
Мәдинәгә барышлый әниләр поездда хаҗга баручы татарлар белән очрашалар, алар белән танышып, юлны бергә дәвам иттерәләр ' Унтугызынчы сентябрьдә, ниһаять, байтак юл газаплары кичергәннән соң, алар Мәдинә вокзалына килеп җитәләр Әнием бу турыда үзенең истәлегендә түбәндәгеләрне яза: «Сәгать өчтә поезд Мәдинә вокзалына килеп туктады Мәдинәнең йортлары -— йортка, урамнары урамга һич тә охшамый Йорт дигәне таш өеме Аны күккә җиткәнче таштан өйгәннәр дә өйгәннәр. Тәрәзә урынына бер тишек, ана кафәс дип аталган челтәрле такта капланган Урамнар, бик тар булу сәбәпле. бөтенләй күренми дә. юк хөкемендә Мәдинә тышында анда-мон- да сирәк кенә хөрмә бакчалары яшеллекләр күзгә чалына
Без алдан ук телеграмм биргән идек Мәдинәдә яшәүче татар Исмәгыйль әфәнде улы белән станциягә безне каршы алырга төшкән икән Әйберләрне карарга Исмәгыйль әфәнденең өендә торучы фатирчы Насыйп әфәндене калдырып, без качыр җиккән арбаларда Исмәгыйль әфәнделәргә киттек
Исмәгыйль әфәнделәрнең ое өч катлы Безне иң югары катка алып менделәр. Баскыч башына, каршыбызга, ябык кына чырайсыз. йөзенә кызыл иннек яккан, тар капот күлмәктән, башына өртү япкан бер хатын килеп чыкты Кадыйрны күрү белән тиз генә борылып кереп тә китте Бу — Исмәгыйль әфәнденең хатыны Нәфисә ханым иде Без аның артыннан зур. чиста, шәрык ысулынча җыеш-тырылган бер залга кереп утырдык Көн ифрат эссе Кадыйрлар да бүлмәгә керде Безне Гайшә белән кечерәк кенә бер бүлмәгә алып керделәр Анда Насыйбулла әфәнденең җәмәгате Шәмсебәдәр белән күрешеп, әзер табынга чәйгә утырдык
Бүлмә кечкенә, самавыр гөжләп кайнап утыра, бик сусап кайнар чәй эчү аркасында без тәмам тиргә баттык Гөнаһ шомлыгына каршы. миңа бик авыр җилпәзә тоттырдылар тагын Аны күтәрерлек түгел Җилпи-җилпи тәмам хәлләрем бетте
Без кабартмалап шулай бик озак чәй эчкәч, Кадыйрлар утырган зур бүлмәгә чыктык Чәйләр эчелеп бераз хәл алгач кечкенә генә таш мунчада юынып чыктык Безгә йоклау өчен тирәсе тотылган өй түбәсен тәкъдим иттеләр Мәдинәгә килеп керү белән, бигрәк эссе, ничек йокларбыз инде, дип борчылган идек Кичләрен биредә кире сенчә. суык икән Беренче төндә үк өсләребезгә калын юрган ябынырга мәҗбүр булдык
Егерменче сентябрьдә дәлил Исмәгыйль әфәнде. Ибраһим. Нәфисә апа белән бергәләп, тәһарәтләр алганнан соң. Хәрәм* шәрифкә
‡ Харам Мэкк» һ«»м М»дин» шнһәренда чикләре билгеламгаи илге урын
К<<филә — кәрван.
зиярәт кылырга киттек. Хәрәм шәриф ифрат та зур. Биш манаралы. Дүртесе дүрт почмакта, бишенчесе — баш манара — уртада. Ул пәйгамбәребезнең кабере янында Аны пәйгамбәрдән калган, диләр Хәрәм шәриф дүрт ишекле Без аның эченә Бабелислам дип аталганыннан кереп, байтак баргач, пәйгамбәребезнең рәшәткә белән әйләндереп алынган, яшел атласка укалар тоткан, кашагалар эленгән кабере янына җиттек Коймасы сары җизгә салаватлар язылган Дәлил кыч-кырып зиярәт кылды Аның артыннан без дә әкрен генә зиярәт кылып йөрдек Әүвәл пәйгамбәребезгә, соңра Әбүбәкер, Гомәр ризалыгына. аннан байтак баргач, хәзрәте Фатыймага зиярәт кылып йөрдек. Тагын Хәрәм шәрифнең башка тарафларында зиярәт кылгач. Бабрәх- мән капкасыннан чыгып киттек-
Безнең хаҗилар иртәгесен да изге саналган байтак урыннарда зиярәт кылып йөриләр.
Кайткач, әниләр үзләренең биредә яшәүче татарларга хатын- кыз мәҗлесенә чакырулы икәнлекләрен беләләр Әнием белән Гайшә апа шунда китә. Әнием андагы татарлар турында: һәммәсе дә калфак кигәннәр, үз гадәтебезне саклап, бер-берсенә ашка-чәйгә йөриләр икән. Гарәп һәм төрекләргә ул кадәр катышмыйлар".— дип яза.
Егерме өчендә хатын-кыз Хәрәм шәрифкә кандилләр юарга бара.
Әнием Без дә бер ләгән янына килеп бераз юган булдык.— дип яза — Ә җирле хатыннар шул сабынлы суны эчәләр, йөзләренә, күзләренә сөртәләр
Әниләр тагын сандал иләүгә дә катнашалар. Бусы Мөхәммәт пәйгамбәр кабере өстенә сибелгән исле, сары агач череге. Шуны һәр ел иләп яңарталар икән Искесен агалар сәдакага өләшәләр. Ага дигәннәре — Хәрәм шәриф хадимнәре Алар гөнаһсыз кешеләрдән булы рга тиеш. Шуңа күрә андыйларны. бала чактан ук печтереп.
гөн а һсызла н ды ра лар
Сандалны кара җарияләр сикерә-сикерә. салават әйтеп, җырлап илиләр Эш беткәннән соң, сандал иләүчеләрне ашаталар.
Мосафирлар егерме сигезенче сентябрьгә кадәр Мәдинәдә яшиләр Биредәге рәхәт тормышта тугыз көннең узып киткәнен тоймый да калалар Егерме сигезендә атлы-дөяле юлчылар кәрваны белән Мәккәгә сәфәр чыгалар.
Озатучылар белән саубуллашабыз,— дип яза әни.— Алар җы- лашалар. безнең йөзләребездән үбәләр. Дөяләрнең муенына баскычлар куйдылар. Әүвәл мин менеп утырдым, аннан — Гайшә. Ниһаять, кафилә* хәрәкәткә килде. Без. бишектәге балалар кебек тирбәлә- тирбәлә. алга киттек Безнең янда гына йөк төялгән дөядә Насыйбулла әфәнде бара Зур әрҗәләр дөянең ике ягына асылынган, шулар- ның уртасында зонт тоткан Насыйбулла әфәнде утыра.
Насыйбулла әфәнденең: Мәхдүмнәр, торыгыз, туктыйбыз».— диюенә уянып киттем Төн икән, караңгы. Насыйбулла әфәнде безнең янда мәшгал. ягъни факел тотып тора. Без. киенеп, шүрдүфлә- ребездән төштек, ерак китмәгез, бәдәви сугар, дип кисәттеләр. Безне алып баручы бәдәвиләр: Әрбагъ. әрбагъ ,— дип кычкырышып, дөяләрдән шүрдүфләрне алдылар да. аларны түгәрәкләп тезеп, урын әзерләделәр. Без туктаган урын мәнзил дип атала икән. Әйләнә-тирәдә таулар. Тау төбендә агачлар күренә. Тауда мәгарәләр, шунда бәдәвиләр яши икән.
Урын әзерләнгәч, тиз генә самавыр куеп җибәрдек. Сөтләп чәй эчтек Гомеремдә шундый тәмле чәй эчкәнем юк иде. Намазларыбызны укып җирдәге шүрдүфләребез эченә кереп яттык. Дөя өстендә тоташ уналты сәгать килү аркасында бик арылган икән, яткач йоклап та киткәнмен.
Иртәгесен Насыйбулла әфәнде пылау салды дөяче бәдәвиләргә чәй бирде, һәркем чәйдән соң җанланып китте Мәш килеп йөриләр. Ифрат күңелле. Бәдәви малайлары һәм кызлары, сулар китергән булып. әйбер чәлдерергә йөриләр Кечкенә кызларының өстендә күлмәк юк. Бары гаурәт турысына бездәге кашагага куя торган чәчәк ф бәйләнгән. Чырадай ябык бәдәвиләр: Хап. хап. хаҗи--. кайберсе 2 Хаҗи хитап§. кайсысы Әмай. май»,— дип кычкырышып йөриләр. 2 Хатыннары озын күлмәк кигән, кара шәл япкан, йөзләрендә күз ту- g рысында гына тишекләр калдырылган кара чүпрәк, аның өстендә = тәңкә тезелгән Алар да су сатып йөриләр
Насыйбулла әфәнде, пылау томалагач, чәй урынын җыеп йөри ~ Бәдәвиләр артык әрсезләнеп китсә, аларны куа. кайберләренә чәй эче- х рә. Бераз ятып ял иткәннән соң, торып пылау ашадык, чәй эчеп тә- = һарәтләр алып, юлга җыена башладык Шүрдүфләрне дөяләр өстенә < куйдылар. Көндезге сәгать бердә кафилә кузгалды Без тагын бишек- - ләребездә тирбәлә башладык *
Юл матур, урын рәхәт, кояш эссесе беткәч, икенде намазыннан - соң. яшьрәк ирләр шүрдүфләреннән төшеп, бәдәвиләр белән йөгере- Z шеп, уйнашып баралар Ахшамга тәһарәт алырга дип. без дә төшеп. < бераз җәяү бардык.
Ирләр ахшам намазын җәмәгать белән укып, без яңадан дөяләргә урнашкач, төнлә фаҗигале бер вакыйга булган, бер карт хаҗи дөясеннән егылып төшеп үлгән
Әнием үзенең истәлегендә тагын болай дип яза Октябрьнең икесендә, көндез сәгать унбердә, пәнҗешәмбе көн. Мәдинәдән чыкканга унбер кон дигәндә, без Мәккә-и-мөкәррәмәгә якынлаштык. Юлда хәзрәте Мәймүнәнең каберен зиярәт иттек. Шул җиргә җиткәч, кар- шыга дәлилләр, моһаҗирләр. хәерче балалар чыкты Балалар җылап- җылап теләнәләр, хәер эстиләр
.. Озакламый Мәккә-и-мокәррәмәгә дә җиттек Икенде вакыты узган иде инде. Шәһәргә кердек. Мөбарәк җиргә кергәндә җәяү барырга теләсәм дә. фатир ерак, дип төшермәделәр Шәһәргә кергәндә үк безгә бер татар малае очрады Бездә беркем дә юк.әнием белән апам гына, өебезгә Хәрәм шәриф тә бик якын дигәч, бер русияле Гомәр әфәнде өенә төшәргә булдык
Менә Мәккә шәһәренең киң урамнары Урам тулы халык Кайберсе бәләкәй ишәкләргә атланган
Шәһәрнең тар урамнарына кереп киттек Ниһаять, киңрәгенә килеп чыктык Дөяләр тукталды Без дә. уф алла. дип. бер иркен сулу алдык Чөнки соңга таба безнең урыннар тәмам бозылган, шүр- дүфтә утырулары ифрат җайсыз була башлаган иде
Әлеге кечкенә татар малае Салих атлы икән Ул безне өйләренә алып китте. Кадыйрлар әйберләрне рәтли калдылар Тар гына баскычтан югары катка мендек. Зур. чиста гына гарәп өе Әйберләр белән ул арада Кадыйрлар да кайтып җитте Аш ашадык, чәй эчтек. Тәһарәтләр алып. Кәгьбәтуллага киттек Тотынышып, догалар укый-укый. Бабелислам капкасыннан кердек Кергәч тә дәлил йөзебезне ачтырды Кәгъбәтулланы күрсәтте Хәрәм шәриф ифрат зур. әллә ничә мең кешене сыйдырырлык. Алты манарасы, кырык ике ишеге бар Уртасында ифрат киң мәйдан Мәйдан уртасында Кәгьбәтулла Ул дүрт почмаклы мөрәббәгь дүрткел шәкелендә -Лә иләһе иллалла. Мохаммад рәсүлуллаһ дигән кәлимәләр белән тулы, тукылган постау кебек кара материя Хәрәм' Шәрифнең һәммә җире кандилләр белән яктыртылган Кәгъбәтулла янында халык кайнап, тәваф кылып йөри
Тәваф кылып бетергәч, ике рәкәгать тәваф намазы кылып. Хәрәм шәрифтән чыгып киттек.
§ Длляһтан башка хик-нлаһ к»к. Мохаммад Саллвллаһи галайһнсгалом аның илчесе
Кадыйрлар юлда чәч алдырдылар. Без дә өйгә кайткач, чәч очларыбызны кисеп, тарап үрдек Ихрамда** вакытта чәч тарарга, битне сабынлап юарга, ихрамны йөзгә тидерергә ярамый.
Шулай итеп, ул көнне хаҗыбыз тәмам булды».
20
Сөйкемле секретарь апа мине һаман тынычландыра, һаман сабыр итәргә куша, сезнең язмыш хәл кылынып бетмәгән әле. ди. Бу комиссия өчен бер өтек студент язмышын хәл итү шулкадәр авыр эш микәнни. дип аптырыйм
Мин тагын көнне Мәскәү урамнарында үткәрәм. Хәер, вакыт уздыру өчен хәзер Казан вокзалына да баргалыйм. Бәлки, берәр казанлы танышны очратырмын дип. вокзалның күккә ашкан биек, яңгыравык залларындагы халык ыгы-зыгысын ярып йөрим Бер тапкыр, йөрер юлымны үзгәртә төшеп. Каланча урамына да чыктым. Садово- Спасскаяда да булдым Инде хәлдән тайгач. Басманнаядагы кафегә кереп, бик аз гына акча тотып, тамак туйдырдым. Юк. ни әйтсәң дә, тамак туйгач, таныш бакчадагы таныш эскәмиягә кайтып ял итүе шәбрәк...
Тик менә хәтер дигәнең алны да. ялны да белми
Менә без. биш дус. озакламый җиде еллык мәктәпне тәмамлаячакбыз. Минем киләчәгем мәгълүм. Мин Сабынчы урамындагы дусларым юлыннан китәчәкмен. Наил дә, Зиннәт тә. Гомәр дә көздән бирле инде Сталин исемендәге ФЗӨ мәктәбендә укыйлар. Болар — шулай атарга яраса — урам дусларым Ә тегеләре исә — Миша. Вова. Митя, Равил — мәктәп дусларым Минем • урам дусларым »ның очесе дә токарьлеккә өйрәнәләр. Наил нык бәдәнле, интеллигент йөзле, типик татар малае Аның техника белән кечкенәдән җенләнүен, тумыштан йөрәк чире белән азаплануын мин язган идем инде. Гомәр урта буйлы. кара тутлы, озынча йөзле, шадра, хәйләкәррәк һәм саранрак, артык хуҗалыклы, әмма үзе менә дигән гармунчы Зиннәт исә барыбыздан да буйлырак, ябык, озын, коңгырт күзле, теләсә нинди авыр эшне дә сөеп, күңелле итеп башкара торган үсмер. Ул ифрат беркатлы, садә, дуска түгел, дошманга да хыянәт итмәс Мин аның җырчы булуын теләгән идем Чөнки аның моңлы баритон тавышы шулкадәр көчле. безгә бергәләп Алмагачлары көен җырларга туры килгәндә. Зиннәтнең тавышы барыбызныкын да басып китә
Гафифә апаларга күчкәннән соң, мин ул урам дусларымны сирәгрәк күрәм Ләкин, һәр мөмкинлектән файдаланып, алар янында булырга тырышам.
Алар белән очрашкан саен, сүз хәзер токарьлек һөнәре турында бара Тегеләр үзләренең булачак һөнәрләрен мактап бетерә алмыйлар. телләрендә — мастерской, станок, кискеч, американский патрон һәм тагын мин белмәгән, мин ишетмәгән бик күп нәрсәләр. Шул кадә- ресен дә тоям, алар үзләренең миннән өстенрәк икәнлекләрен аңлатырга тырышалар Аларга икмәкнең дә күкрәк киереп кисәрлек зур сыныгын бирәләр — беренче категорияле карточка, сигез йөз грамм! Ә мин нәрсә? Бер йолкыш укучы малай. Алар эштән соң кара борын, корымлы маңгай белән кайталар. Алар — ил хуҗасы, эшчеләр сыйныфы! Ә мин кем9 Мин —аксөяк, мәми авыз. Юк. мин дә ФЗӨ га ке- рәм. мин дә токарьлеккә өйрәнәм!
Без класстагы биш дус арасыннан Митя Сальяшинов белән икәү генә ФЗӨ га керергә булдык. Бу уртак теләк мине Митя белән тагын да
** Ихрам — дини хаҗилар кия торган япма, кием
якынайта төште Тәнәфес вакытларында без гел бергә хәзер. Сөйләшенгән сүз — үзебез укырга керәсе өйрәнчекләр мәктәбе турында гына
Митя мт «әп тазарак та. калкурак та. Ул киң битле, сыланып торган салам чәчле, җәенке борынлы, борын тирәләрендә сирәк кенә шад- ф расы да бар Аның сыек зәңгәр төстәге күзләре, күпвакыт аскы ка- 2 баклары күперенке булганга ахры, кысыграк Шуңа күрә ул еш кына з елмайган сыман булып күренә.
Укулар бетеп, таныклык алгач, мин Миша Алатский белән пионер = лагерена, Кама буендагы Красный Борга киттем Без Вахитов заводы S клубы каршындагы отряд пионерлары идек. Путевканы шуннан бир- ' деләр.
Лагерьда ял итеп. Камада туйганчы су кереп, лагерьдагы физкуль- = тура ярышларында катнашып, вакытның узганын да сизмибез Мин. < лагерьдан кайту белән. Митя янына барачакмын.
Митяның үги әтисе — Михаил Петрович — тупас йөзле, бөтен * битен сары сакал-мыек каплаган. Кызыл шәрык сыра заводында * ломовой, әнисе исә — Мария Павловна —элек-электән без эшкә керә- S се заводның шәм цехында эшли Митяның тагын әле укырга кермә- * гән җиде яшьлек. Борис исемле тиктормас энесе дә бар Анысы — үги әтисенең малае
Мин лагерьдан кайтканда әнием Казанда иде инде Ул. мин ял иткән арада, миңа яңа торыр урын эзләп йөргән Әмма, күп эзләнүләренә карамастан, берни дә майтара алмаган Мин аңа үземнең планнарымны сөйләдем, аны күндергәч Митяларга киттем
Я ничегрәк, син ФЗӨ турында кире уй ламагансыңдыр бит’ — дидем мин аңа.— документларыңны илтмәдеңме әле?
Юк. илтмәгән икән Мине көткән Хәзер бу эшкә вакыт җиткәнлеген әйтә, соңга калмадык микән әле, дип. күңелгә вәсвәсә сала
Мин үзем алдан ук аяк киенгән идем инде хәтта Митяларга барганда үтенечем дә кесәдә иде. Без, эшне озакка сузмас өчен, шундук андый гаризаны Митя исеменнән дә яздык һәм сабын заводының ФЗӨ канцеляриясенә юнәлдек.
Юлда Митя үзенең көтелмәгән бер тәкъдим» белән мине чиктән тыш шатландырды Мин аны бу дәрәҗәдә үк тирән дуслык хисләрен кичерә белә торган егет дип уйламаган идем
— Беләсеңме нәрсә. Атилла.— диде ул — Синең бик тә хөрти квартирада яшәвеңне беләм мин Мин өйдә әнием белән сөйләштем. Әйдә, безгә күчеп кил Без синнән квартир өчен бер тиен дә алмабыз Бергә ашарбыз, тик продукты карточкаларыңны гына әнигә бирергә онытма
Мин. колакларыма ышанмастай, Митяга текәлдем
— Син моны чынлап әйтәсеңме. Митя"’ — дидем
— Менә тагы! — диде Митя. үпкәли төшеп Мондый эш белән шаярып буламыни71
— Ә әтиең7 Михаил Петрович7
Митя кулын гына селтәде
Ә ул әни сүзеннән чыкмый
Әнием әйткәнемчә, җәйге каникулда, хәзер инде Казанга күчеп килгән Габдрахман абыйларда торып тора Митяның миңа ясаган тәкъдиме үзем өчен генә түгел аның өчен дә күктән төшкән бер бәхег булачак
Без Митя белән документларыбызны илтеп тапшыргач, яңа һөнәрләребезне аныклау өчен тагы килербез, дип. урамга чыктык Дустымның тәкъдиме турында әйтеп әниемне дә куандыру өчен, трамвайга утырып. Арча кырына таба. Габдрахман абыйлар квартирына киттем
Шат түгел идеме соң минем хәбәремә әнием'7 Ул. барын да
җентекләп сорашканнан соң, үзе дә Митяның әнисе белән танышырга. аның белән сөйләшергә теләде Мин аларны озакламый таныштырдым. алар бик тиз уртак тел таптылар. Гомере буена заводта эшләгән намуслы эшче хатын Мария Павловна беренче күрүдә үк кешенең ышанычын казана торган зат иде Үз гомерендә бик күпләр белән очрашкан, тормышның ачысын-төчесен нык татыган әнием аны шундук үз итте.
Минем токарьлеккә өйрәнү мәсьәләсе дә җайланды. ФЗӨның кыру станогы берәү генә икән Шуңа күрә ул бары ике токарь гына әзерли ала Минем бик токарь буласым килгәнен белгәч, әле яңа гына завуч булып эшли башлаган, теге чакта безнең документларны кабул итеп калган Кузнецов исемле бик тә ягымлы абый ул станокка өйрәнчек итеп мине һәм тагы Цветков фамилияле бер рус малаен билгеләде Мин. озын-озакка сузмастан. булган әйберләремне Гафифә апалардан алып. Мария Павловналарга илттем Әнием исә. минем өчен шактый тынычланган хәлдә, үзенең Шәлесенә китеп барды
Менә мин хәзер Митяларда яшим Без яңа уку йортында икебез ике группага эләктек. Мин токарьлеккә өйрәнәм Митя тимерче һөнәре серләрен үзләштерә Рәхәт Завод та. мәктәп тә ерак түгел Мәктәп бинасын әле күптән түгел генә салдылар. Ул — заводтан ары Пләтән һәм Тукай урамнары чатында Биек, ике катлы, таш бина Классларда өр- яңа өстәлләр, идәннәре сап-сары. әле генә буялган. Котылдым мин Гафифә апаларның шыксыз, ярым караңгы, күгәрек исе килеп торган фатирыннан Монда без Митя белән - әлиф ятып >. саф һавалы иркен бүлмәнең идәнендә йоклыйбыз. Мария Павловна безгә һәр көнне иртән ярмаланып торган кайнар бәрәңге пешерә. Икмәк җитәрлек. Көн-дезләрен без завод ашханәсендә тукланабыз. Дөрес, анда күбрәк кәбестә ашы. ите дә бармак башы хәтле генә, икенчегә дә күбрәк саго, ясмык. яки арпа ярмасыннан пешерелгән ботка була. Ләкин аның каравы ул бик арзан. Аннан, ни әйтсәң ди. бу сабын заводы бит әле! Сабынны майдан кайнаталар Пахта мае. җитен мае тулып ята
Мин укыган класста укучыларның күпчелеге татар Митялар классында исә күпчелеге руслар. Югыйсә, параллель класс, бер программа белән чиратлашып, бер аудиториядә укыйбыз, бер хезмәт урынында эшләп өйрәнәбез. Безнең бу рәвештә шундый программа белән уку Казанда беренче эксперимент булмады микән әле7
ФЗӨ минем тормышыма яңа бер сулыш өрде Мондагы мөхит, хезмәт һәм мөнәсәбәтләр — минем өчен яңа. Беренче тапкыр кыру станогы янына килеп баскан мизгелемне мәңге онытасым юк! Металл суыклыгы. кискеч очыннан тимер йомычканың бөтерелеп, җанлы нәрсәдәй өскә күтәрелүе...
Көннәрдән бер көнне безгә эш киемнәре бирделәр. Чем-кара сатин чалбар, шундый ук дүрт кесәле пинҗәк. тупас, ләкин бик нык ботинкалар һәм барыннан да күңеллерәге — көрән төстәге шыгырдап торган, юка. хром җиңсәләр Барысы да өр-яңа. әзрәк бушрак бушрагын. ләкин аның каравы бу бит — эшче киеме'
Шул спецовканы киеп хозурланганымны хәтерлим күңелдә әйтеп бетергесез шатлык хисләре Әйтүе генә ансат! Мин бит хәзер илнең иң кадерле кешесе, хуҗасы!
Әдәбият белән кызыксынуым билгеле бер тәртиптә булмаса да. өзлексез көндәлек әдәбиятны уку һәм мәктәп мине чын мәгънәсендә совет рухында тәрбияләгәннәр иде Мин хәзер рус әдәбиятын да укыйм Көндәлек матбугатта мактап телгә алынган бер генә әсәрне дә укымый калмыйм.
Вакытлы матбугат дигәннән, мин үзем аларны яздырып алмасам да, табам Татар телендә чыккан һәр газетаны, һәр журналны башыннан азагына кадәр укып барам Вахитов клубының уку залындагы иркен өстәлдә ята алар, һәр көн диярлек кичкырын шунда кереп уты-
рам да. уку ләззәтенә чумам Дәресен әйтим, кайчакларда башлаган әсәремне уку залы ябылганчы укып влгермәү куркынычы да туа. Мондый вакытларда, сиздермичә генә куенга кыстырып, журналны өйгә дә алып кайткалыйм Юк, мин үземне карак дип исәпләмим, мин бары укый башлаган әсәремне бик-бик яратканмын, шуңа күрә аннан ф аерылып бер генә төнемне дә уздыра алмыйм Аны укып чыгу 2 белән, яңадан китапханәгә алып барып, шулай ук кеше сизмәгәндә 2 генә, өстәлгә куям
Без һөнәр аласы заводның ремонт цехында эшләр болайрак баш- = ланды Беренче көнне мине Сергеев дигән яшь бер эшче сганок һәм 5 эш кораллары белән таныштырды Мин. урам дусларымнан ишетеп. ~ аларның байтагын белә идем инде Истә калдыру авыр булмады. Сер- х геев коралның исемен әйтә, мин аны кулга алам да исемен кабат- = лыйм. “
Бу эш төгәлләнгәч, оста мине станок янына бастырды Өстә асы- ь лынып торган тимер чыбыкны тартты Кинәт станок патроны, мине * сискәндереп, бик кызу әйләнә башлады, сул яктагы сырлы тәгәрмәч- ч ләр гөрләп хәрәкәткә килде
— Яле. бер стружка алдырып кара әле. егет,—диде оста
Шулай итеп, мин станокта металл кырдыру әлифбасын заманына күрә фырт киенгән, башына ялтыр козыреклы капитанка элгән Сергеев фамилияле егет кул астында үттем
Безнең Пләтән чатындагы мәктәбебездә дә укулар бара бит әле. Хәтердә, металл технологиясен безгә Синев дигән бик тәҗрибәле абзый укытты Ул металл эшкәртүнең бөтен серен белә Инженермы, техникмы ул Синев'' Тышкы кыяфәте, торышы, теле белән ул мастеровой эшчегә тартым. Мәгәр белеме инженер белеме. Юравымча, ул гади эшчедән күтәрелгән, үзлегеннән укып белем алган кеше иде
Мин һөнәрне тиз үзләштердем дип уйлыйм Конуслар кырдыру, андагы исәпләүләрне дә яхшы башкарам Шулай да. шәп токарьләр кебек тәмле итеп, күңелле итеп, уйнап кына торгандай итеп эшләп булмый Тәҗрибә җитми Аи-һай. тәҗрибә генәме икән9 Сәләт җитми булса кирәк Мин ашыгам, кабаланам, игътибарымны бер ноктага туплый алмыйм Бу инде, күрәсең, сәләт эше Гомеремдә беренче тапкыр сәләт дигән нәрсәнең хезмәт башкарганда нинди зур роль уйнаганын үз башымнан кичердем мин Әйе. хәзергә тойдым гына, әле аң-ламадым Сәләтнең шәхси бәхет өчен һәм, гомумән, кешелек өчен нинди зур урын тотканын соңыннан, күп еллар узгач кына чын мәгънәсендә аңлаячакмын әле мин.
Берәүләр турында ул эшен яраткан, шуңа күрә уңышка ирешкән, диләр Сүз дә юк. яраткан Ләкин кайбер кеше үз хезмәтен башта ярата да. соңыннан ни өчендер өнәми башлый Минемчә, хезмәтеңне әгәр ул синең күңелеңдә канәгатьләнү тудырса, рәхәтлек бирсә генә яратасың.
Соңыннан, татар әдәбияты мәйданында үз кеше* булып киткәч, күп кенә язучылар белән якыннан таныштым мин /Чларның бик тәҗрибәле, әмма чамалы сәләткә ия булганнары белән дә очрашырга туры килде Авыр, авыр иде аларга, иҗат куанычларыннан битәр, алар иҗат газаплары кичереп яшиләр иде
Әйе. бик-бик дәртләнеп, токарьлек һөнәренә өйрәнә башладым Ул ифрат мавыктыргыч, кызыклы хезмәт Ләкин, әлеге дә баягы каударлану гадәтем кайчак мине аныр хәлләргә калдыра Башкалар сабыр гына эшли алганда, кызып китәм һәм шуның аркасында еш кына. ясалып яткан детальне бозып куям Алай да эшлим үзем. сорте н- гәләсәм дә. алга барам
Шулай итеп, мин эшчеләр сыйныфының бер вәкиле булып киттем Минем дуслар күптән тәмәке тарталар иде инде цехтагылары да ШӘП көйрәтәләр Мин дә тәмәке тарта башларга булдым Моның эштә
әйбәт кенә сылтавы да бар бит әле' янәсе, тартмасаң, ничек инде эш арасында, станокны туктатып, ял итеп ятарга була’ Ләкин бу күз буяу гына иде. Нигезендә аның теге Сабынчы урамындагы дуслардан калышмау теләге ята.
Эшчеләрнең яше-карты, хәтәр сүгенеп, оятсыз сүзләрне бик мул сиптереп сөйләшә Нигә, мин алардан киммени? Анысын да тиз арада үзләштердем Завод капкасы янында гына аяксыз татар инвалиды тәмәке сатып утыра. Ул эшкә килүчеләргә, бик шаулап, үзенең тәмәкесен мактый.
— А ну. налетай! Табак саранский, я сам казанский. Налетай, покупай! Один раз курнешь, тридцать три раза п...!
Акча булганда шул зәһәр сасы тәмәкене чалбар кесәсенә бер стакан тутыртып аласың да. көне буе бай сыман кыланып йөрисең. Инде акча яклары такыр чакта, абый синең кесәңә ярты стакан яки чирек стакан гына сала.
Кайчагында цехка ашыгыч заказлар килә. Андый вакытта безнең кебек «фабзайчонок»ларны да. ярдәм итәр өчен, цехтагы станоклар янына бастыралар. Гадәттә, бу инде — икенче сменага калу дигән сүз. Шунда карт эшчеләр белән еш кына гәпләшәбез.
Алар безнең белән күбрәк шаяртып кына сөйләшәләр. Эштән туктап тәмәке тарткан араларда әллә нинди оятсыз табышмаклар белән йөдәтәләр, йә булмаса тузга язмаган нәрсәләр турында сораулар биреп баш катыралар. Мин мондый чакта оялып кызарам, минем өчен бу артык урынсыз нәрсә, үзе оят. Ә теге, шаяртып сүз алып баручы кеше, аптырап калуыбызны безнең аңгыралыктан, тәҗрибә- сезлегебездән күреп, рәхәтләнеп көлә, безне агартырга • теләп, ир белән хатын арасында гына була торган хәлләрнең нечкәлекләрен аңлатырга керешә
Без әнә шулай һәрьяклап һөнәр һәм тәҗрибә туплыйбыз. Шулай эшчеләр гаиләсендә яшәп, эшчеләр гаиләсендә эшләү мине күп нәрсәгә өйрәтте Мин бу сыйныфның мал колы булмавын, өзлексез дулап торган тормыш океанында хәвефле бер көймәдә бергә-бергә ишеп баручы кешеләр икәнен аңладым.
Завод мине хезмәт дигән нәрсә белән бүрек салып сөйләшергә өйрәтте. Син зур эшкә тотынасың икән, башта ныклап уйла, егет: ничек итсәң ул сыйфатлы да. рух азыгы да. кешеләргә файдалы да булыр, диде миңа хезмәт.
Әлбәттә, ул чорда, беренче бишьеллык чорында, ашау-эчү һәм кием-салым яклары әйтеп бетергесез хөрти иде. Бөтен нәрсә карточка. йә ордер белән бирелә. Анда да котырмаслык кына. Икмәк — бары тик чи арыш ипие генә, анысы да кибеттә еш кына булмый тора. Ул эләксен өчен, сәгатьләр буе чират торырга, биш дилбегә буе чират үткәрергә туры килә. Кайчагында икмәккә төннән үк чират алып, уч төбенә номер суктырып, кибет ачылганын көтеп зарыгасың.
Безгә шулай да рәхәт. Без идеаллар, зур өметләр белән яшибез. Эш беткәч, Вахитов клубына барабыз. Кино карыйбыз. Еш кына гастрольләр була анда. Хәтердә, беренче тапкыр Спарри дигән гипнозчы үзебезне хәйранга калдырды. Хәтта үземне сәхнәгә чыгарып, әллә ниләр кыландырып бетерде Безнең клубта тагы» шактый мәшһүр шагыйрь Михаил Голодный чыгыш ясады Һич онытылмый, бу буйчан. көлтә чәчле шагыйрь очына-очына үзенең шигырьләрен сөйләде. Ләкин зал аның шигырьләрен өнәмәде, залда тавыш, үзара сөйләшү, көлешү һич тукталмады. Ахырда горур шагыйрь моңа түзмәде, публиканы мокытлыкта, тәрбиясезлектә гаепләп, сәхнәдән дулап чыгып китте.
Бервакыт безнең клубта Лидия Сәйфуллина да булды Ул үзе генә түгел иде Бу атаклы Мәскәү язучысына безнең татар әдипләре дә ияргән иде Хәтерем ялгышмаса. алар арасында Мирсәй Әмир. Ибра-
һим Гази. Төхфәт Имаметдинев һәм тагын кемнәрдер бар иде. Сайфуллина үзенең чыгышында Мирсәй Әмирнең Аяк- дигән хикәясенә •таш атып- узды Соңыннан чыгыш ясаган Мирсәй Әмир — ул вакытта яшь. чибәр кеше — хәтере калган хәлдә -Без Лидия апа хәтле үк шәп яза алмыйбыз шул».— дип куйды. ф
Ял көннәрендә мин Наилләргә барам Наил. Зиннәт. Гомәр һәм 2 мин. дүртәүләп, еш кына Чаткы кинотеатрына китәбез Аңа якын 2 ларекта сыра саталар Акча булса, сырадан авыз итүдән дә баш тарт- 5 мыйбыз Аны эчү ул, безнеңчә — егетлек, мөстәкыйльлек билгесе. х янәсе
Бервакыт без Митя белән циркка бик еш йөри башладык Анда “ безне җәлеп иткән нәрсә французча көрәш булды Нинди генә көрәш- х челәр исеме безнең авызларда әвәләнмәде ул чак' Бервакыт Казанны = аякка бастырган Хаҗи Морат дигән көрәшче килде Ул чыгыш ясаган көннәрдә татар агай-энесе циркны шыгрым тутыра Шул гает- - рольләрдә дип әйтимме, ярышларда диимме, миңа рус баһадиры †† Иван Поддубныйның да көрәшкәнен күрергә туры килде
Кышкы айларның берсендә шул ук шәһәр циркында Мюзик-холл гастрольләре башланды Без Митя белән, арзанлы гына билетлар ' алып булса да. аның һәр спектакленә йөрдек Атаклы Нальскийның уенын күрдем мин шунда. Ләкин ул бик сәер булып истә калган. Нальский уен барышында опереттаның сюжетына һич бәйләнеше булмаган, әмма безнең көндәлек тормышка, хәтта политикага кагылышлы репликалар әйтеп җибәрә иде Бер репликасы әле дә истә «Нәрсә ул Мюзик-холл9 —дип сорый артист, үзе үк җавап та бирә ■ Ул музыка на хо-ло-де1 . Чыннан да, циркта коточкыч суык иде, Нальский шуңа ишарә ясый
Кайвакытларда без Митя белән ойдә репродуктор янында озаклап концерт тыңлыйбыз Мин Митяның татар музыкасын яратуына әле дә гаҗәпләнәм. чөнки русларның татар музыкасын шул дәрәҗәдә яратып тыңлаганын элек тә. соңыннан да күргәнем булмады Митя аерата Сәйдәшен-музыкасына гашыйк Андый тапшыру булса ул радионы миннән дә битәррәк бирелеп тыңлый
Берәр ай чамасы без Митя белән ОСОДМИЛГчы да булып йөрдек Без хәзер, беләккә кызыл тасма бәйләп, еш кына < Чаткы да тәртип саклыйбыз; җыйнаушашыгг. хулиганнарны өркетеп, урамнарда патруль булып йөрибез Ләкин бу эш мин көткәнчә үк романтик булып чыкмады Бер вакыйгадан соң. мин уйга калдым һәм бу эштән ваз кичтем
Шулай көннәрдән бер көнне Митя белән безгә милиция бүлекчәсеннән бер вак каракны милициянең Черек күл артындагы шәһәр идарәсенә илтергә куштылар Без. әлбәттә, мондый зур ышанычка шатланып, теге каракны - олы яшьтәге татар абзыен урлаган капчыктагы әйберләре белән озата киттек Абзый салмак кына атлап бара. өстендә иске брезент яңгырлык, башында колакчыны ертык бүрек, аркасында җиңел генә нәрсә салынган капчык Тик бу агайның баштагы адымнары гына шундый тыныч, салмак һәм үзе бик күндәм күренгән икән Аның белән газапны күрәселәребез алда икән әл«
Мин биредә аның белән нинди газаплар чигүебезне тулы итеп язмыйм Аның чат саен туктап озаклап ял итүен дә, инде без Кольцо- га җиткәч кинәт җиргә ятып -Каравыл, талыйлар' дип халык җыюын да Бел аны шулйй да. өстерәп дигәндәй көч-хәл белән тиешле урынга илтеп тапшырдык Ләкин безне бу ■ романтикалы ■■ эштән ваз кичәргә мәҗбүр ИТкән нәрсә аның чыгымлаулары түгел, ә бәлки аны тиешле урынга тапшырганнан соң булган хәл иде
Әле дә күз алдымда иркен бүлмәдә барьер, барьерның эчке
†† ОСОДМИЛ общество содействия милиции
ягында ике милиционер Митя бүлекчәдән бирелгән кәгазьләрне гнуларның берсенә тапшыра Каракны барьерның теге ягына кертәләр һәм ни эшлиләр0 Милиционерлар теге абзыйны кыйнарга керешәләр Алар — икесе ике якта Әле берсе суга, әле икенчесе Карак әле бер милиционерга таба авып китә, әле икенчесенә.
Мин. үз күзләремә ышанмастай, бу тетрәткеч тамашаны күзәтәм Гуманизм рухында тәрбияләнгән, бездә ору-сугу кебек җәзаларның булуы мөмкин түгел дигән кагыйдәне үзләштергән кешегә бу җитә калды Мин андый эштә милиция әһелләренә ярдәмче була алмаячагыма шундук ышандым Без өйгә кайтканда, ничектер, Митя белән бер-беребезгә карарга да уңайсызланып, тавышсыз-тынсыз гына атладык Шул көннән башлап ОСОДМИЛга йөрмәс булдык.
Мине өйдәге яман хәлләр дә чиркандыра башлаган иде инде. Атнасына бер көн — шимбә көн булса кирәк — Митяның тиктормас энесе Борис җәзаланырга тиешле көн Бу. гадәттә, өйдәгеләр йокларга яткач була Митяның үги әтисе. Борьканы табуреткага корсагы белән яткыра да. чалбарын төшереп, малай атна буена ясаган ^гөнаһларны саный һәм һәрбер гөнаһы өчен, аларның дәрәҗәсенә карап, каеш белән суктыра. Бу алгы бүлмәдә, ә без залда тын гына ятабыз. Боря җан ачысы белән үкерә, бүтән алай эшләмәм, дип антлар итә. Аның саен Михаил агай Менә монысы фәлән, ә менә монысы төгән өчен -.— дип сөйләнә-сөйләнә. улын каешлый
Минем өчен — гайре табигый хәл. мин аңламый торган гаҗәп нәрсә иде бу1 Белүемчә, безнең халыкта баланы шулай җәзалау юк. һәрхәлдә, минем моны күргәнем дә, ишеткәнем дә булмады. Мин моңарчы андый нәрсәне Горький әсәрләреннән генә укып белә идем Соңыннан, еллар узгач, байтак рус дусларымнан ишетеп, рус халкында. аерата крестьян гаиләләрендә, моның гадәти йола икәнлеген белдем.
Без Митя белән бер-беребезнең сүзеннән чыкмый яшибез. Ә укуга килгәндә, ул да ярыйсы бара Әйткәнемчә, безнең группада (ул заманда классны группа дип атыйлар иде) күпчелеге — татар малайлары. татар кызлары.
Башта малайлар турында. Без җидәү: Мөхәррәмев. Шибаев. Енгалычев. Салихов. Дербишев. Хайруллин һәм мин. Егетләр арасында минем өчен иң якыны Рәсүлзадә Салихов дисәм, ялгышмамдыр Бу — төз гәүдәле, киң күкрәкле, калын тавышлы, аз сүзле егет Мин соңрак аның әтисе Сәмигулла абзыйның заманында бик күренекле җәмәгать эшлеклесе икәнлеген, думаларга сайлануда выборщик булып актив катнашкан, немец телендә нотцкдар сөйләп, читтән килгән кунакларны каршылаган, җаваплы һәм сәләтле кеше булган-лыгын белдем Аның берничә абыйсы, бер апасы бар. Әнисе. Зөһрә апа. олы яшьтә булуына карамастан, әле дә ифрат ңибәр. горур, шулай ук заманында алдынгы хатын-кызлардан булып, җәмәгать эшләренә катнашып йөргән.
Рәсүлзадә бик оста рәсемче иде Казандагы Гаспринский исемендәге җидееллык мәктәпне тәмамлаган Ләкин, ниндидер сәбәпләр аркасында. ФЗӨгә килеп эләккән. Үземчә шуны гына юрап әйтә алам ул елларда аның әтисен совет органнары эзәрлекли башлаган булса кирәк Чөнки ул. белүемчә, утызынчы елның урталарында кулга алынды Шуңа күрә, минемчә, аның әнисе, улыбыз эшче сыйныфын калкан итеп мондый хәлләрдән исән-сау ^сотылыр. дип уйлагандыр
Хәтердә нык сакланган егетләрнең берсе — Мөхәррәмев Хәтерең ялгышмаса. ул әнисе һәм бер кыз туганы релән генә яши иде Җәен дә. кышын да сынык козыреклы аксыл-чуар иске кепка киеп йөри Өстендәге төсе уңып беткән ситсы тышлы бишмәте дә, ямаулы күлмәкләре дә аның бик авыр тормышта яшәве турында сөйлиләр Безне Рәсүлзадә белән сурәт ясау якынайтса. Мөхәррәмев белән әдәбият 52
дуслаштырды. Мөхәррәмев шигырьләр яза иде. Ләкин ул моны бик нык яшерә. Ачыктан-ачык әдәбият турында сөйләнүләрем аңа минем белән дуслашуга, минем алда берникадәр ачылуга юл бирде шикелле Мин, ул килсә, станогымны туктатам, аның тапкыр сүзләрен, хыялланып әкәмәт вакыйгалар сөйләвен. мәгьлү.м шагыйрьләрнең әсәрләреннән уңышлы, истә калырлык юлларын тыңлыйм Әгәр эш артык ашыгыч булмаса. без бик озак шулай станок янында юк-барны сөйләшеп юанабыз. Кайчакта. хыялга бирелеп, әллә кемнәр булып кыланабыз. Аннан, тыела алмыйча, көлә башлыйбыз. Мөхәррәмев миңа караганда тапкыррак, аның кыланулары да әсәрлерәк килеп чыга
Мөхәррәмев татар әдәбиятын гел күзәтеп бара Ул яңа басылган әсәрләрдән генә түгел, кайбер атаклы язучыларның шәхси тормышыннан да хәбәрдар. Ул миңа татар язучылары турында мин белмәгән әллә нинди яңа мәгълүматлар бирде. Без аның белән утыз өченче елның язында, укулар төгәлләнгәч аерылыштык. Ул башка цехка күчте булса кирәк Шуннан соң мин бу романтик, хыялга бай. мәзәк-чел, йомшак табигатьле егет белән бер тапкыр да очрашмадым
Үзем якын күргән өченче егет Шибаев Әнвәр атлы Ул безнең барыбыздан да матур, барыбыздан да әйбәтрәк киенә Башында — ул заманның модалы капитанкасы булыр, өстендә— мин моңарчы гомеремдә кияргә хыялланмаган соры каракүл якалы пәлтә Әнвәрнең йөзе ап-ак, тулы, зәңгәр күзләрендә һәрвакыт наянлык чаткылары көйри, авыз-борын биктә килешле. Әнвәр гел көр күңелле, һаман шаян сүз. кызык вакыйга булыр аның телендә Тик аның сөйләвендә гаҗәп бер үзенчәлек бар: ул да булса — һәрбер хикәясе хатын-кыз мәсьәләсе, секс хәлләре белән төгәлләнә Сөйләп бетерүгә үк ул. кулларын чәбәкләп: «Эх. мәлтәтәй»,— дип куя, үзе сөйләгәннәрдән үзе кәефләнеп. кулларын уа Ул безнең белән укучы, үзе кебек тулы, ак йөзле, аксыл чәчле кызга гашыйк. Шуның белән җенләнә, шуның белән булачак татлы минутларны күз алдына китереп дәртләнә
Күп еллардан соң, сугышлар бетеп, армиядән кайткач, ул Әнвәрнең Казанда яшәвен. шофер булып эшләвен ишетәчәкмен әле мин
Безнең белән нык кына аралашкан егетләрнең тагын берсе — Сәлим Дербишев. Бу егет исә — кайчандыр әниемне әтигә димләүче Гали Дербишев оныгы. Ул бакыр чәчле, җирән, йөзен эре сары сипкел көрпәсе баскан, зур яшькелт-сары күзле, мишәр акценты белән сөйләшә. Ул, күзләрен тасрайтып, үзенең ачы-нечкә тавышы белән һәрвакыт сүзгә тыгыла, үзенең һәр мәсьәләдә белдеклелеген сиздерергә ашыга Безнең арада ул артык абруй казанмаса да. без аны читкә тибәрмибез. Әллә аның ифрат беркатлы булуы, әллә дуслыкка бер дә хыянәт итмәве аңа карата олының кечегә булган мәр- хәмәтлелеге кебек тойгы уята шикелле. Алар Московский урамының вокзалга якын ягында, бер пычрак ишегалдындагы квартирда яшиләр. Сәлим — әти-әнисенең бердән-бер улы Аның әтисе Газиз абзый — бухгалтер, ләкин ул чирле, елына бер-ике тапкыр психбольницада ятып чыга. Әнисе исә — Мөнирә апа — гаилә терәге, иртәдән кара кичкә кадәр эштә. Сәлимнәрдә безнең, аулак өй ясап. Зиннәтләр. Наилләр. Гомәрләр белән кәефләнеп — гармуннар уйнап, җырлап утыргалаган да бар. Әйе. безнең арада хәзер инде минем балачак дустым. Троицки- дан Казанга укырга килгән Морат Габетдинен тә була
Сәлим. ФЗӨне тәмамлап, заводта берәр ел чамасы слесарь булып эшләгәннән соң. Казан институтларының берсенә кереп укый башлады Ләкин аның язмышы артык фаҗигале булып бетте Инде югары уку йортын төгәллим дигәндә генә, ул әтисе һәм әбисе җәфа чиккән авыруга юлыга. Күрәсең, ул чир аңа нәсел мирасы булып калгандыр Көннәрдән бер көнне, моңарчы сау-сәламәт күренгән Сәлим әтисе больницада чакны, тон уртасында уяна да. тыныч кына
йоклап яткан әнисенең корсагын пычак белән ярып җибәрә Сәлимнәр белән бер үк коридорда яшәүче күршеләр иртәгесен, боларның шул хәтле озак йоклауларына аптырап, милициягә мөрәҗәгать итәләр Милиционер килгәч, бикне ватып, бүлмәгә керәләр Керсәләр — Мөнирә апа кан эчендә ята. үлгән, ә Сәлим исә. баштан ук ябынып, үз караватында йоклый
— Нишләдең син. Сәлим, нишләдең ’ — дигән сорауга егет бер сүзне генә кабатлый «Ул бит курчак, мин аның эчендә ниләр бар икән, дип кызыксындым >.—■ ди
Сәлим соңыннан психиатрии больницада үлде
Инде безнең арада, исеме телгә алынган Искәндәр Енгалычев дигән егет тә бар. Ничектер гәүдәсенә тәңгәл күренмәгән кечкенәрәк башлы, кытай кыяфәтле, ябык чырайлы бу егет бик фәкыйрь киенә иде Аның да өстендә ситсы тышлы иске бишмәт, башында ямьшәеп беткән, сынык козыреклы кепка Ул һәрвакыт куырылып, бөкрәебрәк, бишмәт чабуларын корсак турысыннан кысып йөри. Без аңардан барыбыз да шүрлибез Аның бик ачы телле булуы, кешене хурлау, мыскыл итү аның өчен чүпкә дә тормавы безгә ошамый Аның кечкенә генә коңгырт-кара күзләрендә ачу уты һәрвакыт көйрәп тора Әйтерсең, аның бар теләге — өнәмәгән кешесенә бер-бер үтергеч сүз угы ату.
Искәндәр безнең барыбызга да бик ямьсез, хурлыклы кушаматлар тагып бетерде Ләкин ул үзе эштә дә. укуда да алдыра, яшен ташыдай елдам, булдыклы
Күп еллар күрешми торганнан соң мин аны. көтмәгәндә. Казанда трамвайда барганда бер очратачакмын әле. Аның кыяфәтенә.үз-үзен тотышына хәйран калачакмын. Минем алдымда бишмәтенә төренеп бөрешеп торган усал Искәндәр түгел — ә бәлки күкрәген киергән, көләч, хәтта чибәр үк дияр идем, бер егет басып торачак.
Безнең группада тагын Хәйруллин дигән егет тә бар. Кечкенә генә буйлы, чекри күзле, шактый ачы телле. Ул өйрәнчеклек сабагын башка цехта ала Шуңа күрәдер, бездән читтәрәк яши.
Мин биредә ФЗӨ буенча иң якын иптәшем Рәсүлзадә Сәлиховның язмышы турында берни дә әйтмәдем Ул Казанда институт тәмамлады Сугыш башлангач, аны фронтка озаталар Рәсүлзадә. әйтүләренә караганда, шунда батырлыклар күрсәтеп, башый сала.
Әйткәнемчә, без бер станокта Цветков белән алмаш-тилмәш эшлибез Бу егет Митя белән бергә бер группада укый Ул группада барысы да диярлек руслар
Рус группасы белән безнең группаны чагыштырырлык та түгел. Андагы укучыларның күбесе фырт киенгән, үзләре матур, ыспай, егетләре дә. кызлары да карап туйгысыз Аерата андагы кызларның үзләренә һич кулай булмаган һөнәр өйрәнеп азапланулары миңа сәер тоела Әлбәттә, без ул чакта эшчене һәм завод өйрәнчеген фәкыйрь киемле, артык гади кыяфәтле кеше итеп күрергә өйрәнгәнбез Ә болар соң? Болар бөтенләй башка кыяфәттәге затлар Кызлары модалы күлмәкләрдән, матур мех якалы пәлтәләрдән. йөзләреннән нәфислек аңкып тора.
Хәтергә Софа исемле бер туташ сеңеп калган. Ул тулы бәдәнле, сөттәй ак чырайлы, кыйммәтле муенсалар тагып йөри торган бер блондинка ФЗӨ укучысыннан бигрәк, артисткага охшаган. Аның ап- ак. күперенке гүзәл куллары да чүкеч, игәү тоту өчен түгел, ә рояль телләрендә хәрәкәтләнү өчен, наз өчен яралганнар кебек иде Җитмәсә. аның алсу симез бармакларында кыйМмәтле йөзекләр ялтырый Йә хода, шул кыз безнең арада, слесарьлыкка өйрәнә! Нинди язмыш аны монда китереп ташлаган алла белсен!
Йә булмаса атлет кыяфәтле, өстенә күн куртка кигән үтүкләнгән чалбардан йөрүче Леваны ал Аның басып торышы ук үзенә 54
бер төрле Бер кулы белән бөеренә таяныр, бераз янтайган хәлдә, тәмәке төтенен авыз читеннән генә чыгарып, эре генә кыя^>әтгә сиңа күз ташлар.
Лева- -профессор Кушников улы (Соңыннан миңа, институтта укыганда, шул егетнең әтисен тыңларга туры килде Профессор Куш- ф ников безгә физика һәм метеорология фәннәреннән лекция укыды 2 Аның лекцияләрен без ярата идек Сүз дә юк. ул абруйга лаеклы 2 кеше булды Тик озакламый аны. ишетүебезчә, төрмәгә япканнар = Төрле сүз йөрде янәсе, элек ак офицер булган икән Шуннан соң = ул Казанга әйләнеп кайтмады булса кирәк)
Мин Митяларда бер елга якын яшәдем Бу чор минем өчен ~ авыр ялгызлыктан иркенгә, иреккә чыгу чоры булды Мин. уналты х яшьлек үсмер малай булсам да. әле балалыктан һәм балалык үзенчә- = лекләреннән бөтенләй котылган кеше түгел идем Без Митя белән, ялт < итеп җыештырылган өй эчен астын өскә китереп, көрәшә дә. котырына “• да идек Пычрак аяк белән, абайсызланып. көзгедәй ялтырап торган чиста идәнне дә еш кына пычратабыз Мәгәр хуҗаларның миңа карата г берәр авыр сүз әйткәннәре, караңгы чырай күрсәткәннәре булмады Р Алай гына да түгел, гомумән, татар халкына карата әз генә дә кимсе- * тү сүзе ишетмәдем мин ул өйдә' Милли мәсьәләгә килгәндә. Митяның үги әтисе генә бераз ычкынып ала: исереп кайткан чакларында аның бар сүккәне — яһүдләр Тормышының авырлыгын ул бары шулардан күрә Михаил Петровичның фикеренчә. яһүдләрдән дә хәйләкәр, рәхимсез һәм тәкәббер халык юк бу дөньяда Ә татарга килгәндә, ул — ләм-мим Што татарин, што русский, одно и то же».— дип кенә җибәрә.
Мин укуның беренче елын тәмамлагач. Шәледә дүрт кыш эшләгән әнием Казанга кайтты. Яңа бистәдәге татар мәктәбенә эшкә урнашты Без тагын фатир эзләп көн-төн чаба башладык Ниһаять. ул табылды Хәер, аның табылуында Жорка исемле бер егеткә квартир хәсрәтен чишүем сәбәп булды ахры Бер катлы агач өй. Шунда Жоркалар квартирының алгы ягын такта белән икегә бүлгәннәр дә. тагын бер караңгы бүлмә ясаганнар Әлбәттә, ул заманында йокы бүлмәсе итеп эшләнгәндер, ә хәзер хуҗалардан арткан Чөнки Жора үзенең олы апасы Лидия Васильевна белән генә яши
Кыскасы, без әнием белән шул йокы бүлмәсенә урнаштык Әйтеп бетергесез шат без. Әнием белән биш елга якын аерым яшәү үзәк бәгырьләремә үтте Ә хәзер минем көнкүреш шартларым да үзгәрде Өс-баш бөтен, әнием һәрвакыт киемнәремне тикшереп, ямап тора, ни туры килде шуны киеп чыгарга юл куймый Вакытында ашыйм вакытында эчәм Әнием ризыкны тәмле, ләззәтле итеп пешерә Мин тазарып, ныгып киттем Хәтта әнием, син егет кеше инде дип. бер көрән төстәге йон костюм да юнәтте. Бары тик шунысы аяныч ул костюмны үзем киеп туздыра алмадым. Аны Лидия Васильев- наның бер ерак кардәше, бер исерекбаш урлап китте Берничә атнадан соң ул тагын килде, һәм нәкъ менә минем костюмны киеп килде Билгеле, ул аны бераз үзгәрткән, астарын, төймәләрен алыштырган иде Ә минем башта костюм кайгысы түгел Семен Смирнов дигән егет белән дуслашып, уйлап табучылык белән шөгыльләнәм Максатлар зур Без Семка белән бөтен сабын кайнату производствосын яңа. камил технологиягә күчерергә җыенабыз. Смена беткәч тә. модель ясаучылар мастерскоенда очрашабыз Анда Семен һәм аның әтисе модельщик булып эшлиләр Эшләре бер генә сменалы
Йомычка исе аңкыган тар остаханәдә. ышкы, пычкы, өтергеләр арасында, завод хәлләрен кайгыртабыз, үзебез өчен искитмәле булып тоелган яңа җайланмалар уйлап чыгарабыз Мәсәлән, сабын әрҗәләре ясау өчен килгән агачны әрдәнәләргә өю бик авыр эш. кул көче кирәк Ә без аны механик көчкә күчерәбез Сабын кайнату цехында бай
так эш кул көче белән башкарыла. Безнең максат — эшчеләрне бу газаплардан азат итү Әлбәттә, болар барысы да кәгазьдә генә.
Минем заводта уйлап табучылык эшем, аннан Семен белән, танышуым цехта бер белдерү укудан башланды Көннәрдән бер көнне цехыбыздагы рәсми кәгазьләр эленгән тактада мөрәҗәгать укыдым Анда заводның ниндидер ВОИЗ бюросы завод күләмендә конкурс игълан итә диелгән иде Кем дә кем сабын штамплау станын кадак ясый торган станокка үзгәртеп кору ысулын таба, сызымнарын фәлән цехтагы кешегә илтеп тапшырсын Конкурста җиңгән кешегә премия биреләчәк*
Бу белдерүне укып чыккач. Наил белән пилмән автоматлары өстендә баш ваткан көннәрне хәтерләдем, күңелемдә ташый башлаган бер дәрт белән шушы кадак станогына керештем.
Моңа кадәр, заводның әрҗәләр ясау цехында кадак булмау сәбәпле. өзеклек килеп чыкканлыгын әйттеләр. Бу конкурс шуңа күрә игълан ителгән икән. Мин туалет сабыннары штамплау цехына керәм. станокның сызымнарын ясап алам Аны ничек үзгәрткәндә, җайлаганда тимер чыбыктан кадак ясап булыр икән, дип баш ватам.
Берничә көннән соң. үземнең сызымнарымны тиешле урынга илтеп, кешесенә тапшырдым Нинди булыр инде нәтиҗә? Нинди бәя бирерләр минем җайланмага? Дулкынланып, түземсезлек белән конкурс нәтиҗәләрен көтәм.
Менә бер көнне мине заводның конструкторлар бюросына чакырдылар Минем проект кайбер төзәтмәләр белән кабул ителгән. Төгәл расчетлар ясау өчен миңа бер техникны беркеттеләр.
Алгарак китеп әйтәм. безнең җайланма шулай да гамәлгә ашмады Без аны үзгәртеп, эшләп бетергәнче, заводка кадак килә башлады. Әмма мине барыбер буш итмәделәр Мин сиксән сум премия алдым Ул премия алу турында белешмәдән Мәскәүдә. уку хокукы яулап йөргәндә файдаланачакмын әле мин
Менә шул кадак станогы белән булган көннәрдә мин Семен Смирнов белән таныштым. Ул да бу конкурста катнашкан икән Бераздан мәсләктәш кенә түгел, чып-чын дуслар булып киттек. Аның миннән өч яшькә олырак булуы безнең мөнәсәбәтләргә комачауламый иде
Семен эре сөякле, бик ачык, йомшак табигатьле, кызлар алдында үзенең әйбәт мөгамәләсе, тапкырлыгы белән зур абруй казана торган, зәңгәр күзле, саргылт чәчле егет. Без аның белән бик тиз уртак тел таба алдык Ул ифрат күндәм һавалану дигән нәрсәне бөтенләй белми Эшче гаиләсеннән чыккан, ата-бабасы да эшче булган Семен Смирновны мин бик күп еллардан соң тагын очратачакмын әле Ул мине онытмаган, үзе эзләп тапкан Ул үз гомерен уйлап табучылыкка багышлаган.
Завод өйрәнчеклегендә чакта ук үзен гел сиздереп торган тагын бер сөекле мәшгулиятем, үземнән калмыйча, күп вакытымны алып, миңа гел ияреп йөрде Бу — әдәбият иде Безнең заводның күптиражлы газетасы каршында татар әдәбияты түгәрәге оештырылды Аның җитәкчесе. газета редакторы Хан Җәмил исемле бик гади, соңыннан әдәбият җәмәгатьчелеге тарафыннан ниндидер гөнаһлары аркасында тибәреләчәк бер кеше иде. Аның Гудок- һәм Сөрем исемле сәхнә әсәрләре, хәтерем ялгышмаса. татар академия театрында да куелды. Хан Җәмил оештырган әдәби түгәрәккә мин ашкынып йөри башладым Без. һәр атнада җыелып, үзебез язган әсәрләрне укып тикшерәбез Бераздан түгәрәк утырышларында мәгълүм язучылар да күренә башлады. Хәсән Туфанның безнең белән бик озаклап сөйләшеп утырганы хәтердә Язучылар безнең түгәрәккә төркемнәре белән дә килделәр. Алар клубта чыгыш та ясадылар Аннан соң аларны ашханәгә алып кереп ашаттылар Ибраһим Газиның, ашны кабып карагач та. ашаудан баш тартуы хәтердә калган. Әле яңа гына күтәрелеп килгән бу проза
остасы, нигә ашамыйсың, дигәч. «Мин үз-үземә дошман түгел*,— дип бер иптәшенә җавап кайтарганы истә
Тагын бераздан безнең түгәрәккә Язучылар союзыннан ярдәмгә даими шеф та билгеләделәр. Бу кеше Абдулла Алиш иде Ул безнең түгәрәккә йөри башлаган чорда мин. зурдан кубып, завод ф уйлап табучылары турында повесть язарга керештем Алиш кат- 2 нашкан утырышларның берсендә бу әсәремнән бер өзек укырга да 3 батырчылык иттем Хәзер аңлыйм әлбәттә, ифрат шәфкатьле шефы- = быз бу эшне минем дәртемне күтәрү өчен эшләгәндер Әмма шунысы = хак ул мине үтереп мактады Мин бу иптәш әсәрен укыганда ук кул э чапмакчы идем, тик аны бүлдерәсем килмәде, диде ф
Билгеле, гомеремдә беренче тапкыр ишетелгән мактау сүзләрен- х нән соң. минем күңел күкнең җиденче катына очты Шул утырыш- = тан соң. һәр буш вакытымны повестька багышладым
Абдулла Алишның кара хәтфәдәй күзләре, тыныч йөз-кыяфәте. °- икегә ачып таралган чәчләре, икегә аерылыбрак торган матур ияге — * барысы бүгенгедәй күз алдымда Ул урта буйлы, нык бәдәнле, матур, ч зур башлы кеше иде Беркайчан да чыгырыннан чыкмас, үзен һәрдаим £ рухи тигезлектә тотар Ләкин ул сүлпән кеше түгел, үзенә мөрәҗәгать * иткән яшьләрне күзләре белән генә елмаеп тыңлаганнан соң. тулы һәм аңлаешлы итеп җавап кайтарыр Мин аның күкрәктән чыккан, үзенчәлекле яңгыравык тавышын да ачык хәтерлим
Абдулла Алишның һәр утырыш саен минем белән озаклап сөйләшүенә шәһәрнең икенче очында яшәвем сәбәп булгандыр. Без. әнием белән Жоркаларда бер елга якын яшәгәннән соң. аерым квартирга күчү бәхетенә ирештек Ул әллә ни уңайлы түгел иде Бары тик чарлактагы бер бүлмә генә Ләкин без монысына да чиксез шат. үзебезне җәннәткә эләккән кешеләрдәй сиздек Безнең квартир хәзер Арча кырында Чехов урамында
Ул заманнарда трамвайлар аерата начар йөри иде. Трамвай көтеп интеккән вакытларда без Абдулла абый белән Кольцога таба җәяүләп кенә китәбез Ашыкмайча гына атлыйбыз, күбрәк әдәбиятка караган мәсьәләләр турында сөйләшәбез Алишның үзен өстен куеп, остаз сыйфатында мине өйрәтергә керешкәнен хәтерләмим Ул. гади дусларча, мине үзе белән тиң күреп сөйләшә иде.
Көннәрдән бер көнне Хан Җәмил миңа, синең повестеңны ■■ Кызыл Татарстан ■ газетасында басарга телиләр, әйдә, тизрәк язып бетер дә. редакциягә, илтеп бир, диде Йә хода' Бар икән минем дә иң якты максатыма ирешер көннәрем1
Повестьның өзеге безнең завод газетасында басылып чыкты инде Җитмәсә, портретым белән Мин хәзер татлы хыяллар бакчасында ги- зәм Шулай ук республика газетасында минем әсәр басылыр микәнни ’ Ничек күтәрермен мин шундый зур шатлыкны'
Ул заманда Станоктан - әдәбиятка!» дигән лозунг гамәлдә иде Шул чорда безнең завод эшчесе Мөхәммәт Садри әдәбият мәйданына аяк басты Заводтан әдәбиятка килгән рус язучысы Авдеенконың «Я люблю дигән повесте һәр почмакта мактала Мин дә шулар рәтенә басармын кебек Ә нигә' Минем әсәр дә бит завод тормышыннан, үзем белгән нәрсәләр турында, татар әдәбиятында моңарчы бөтенләй булмаган яңа темага язылган' Бәлки ул да -Я люблю* кебек үк шаулар Кызык булыр иде ә!
Әнә шундый беркатлы йөгәнсез хыяллар белән яшим Мәгәр минем бу ашкынуларым, бәлки бәхеткә каршыдыр, хыял көенчә генә калды
21
һаман котәм. Минем мәсьәләне комиссия һаман да суза Әллә нинди тәшвишле юраулар белән азапланам Бәлки институтта миңа
тагын берәрсе агу «тамызгандыр’» Бәлки минем хакта Казанга өстәмә сорау җибәргәннәрдер, тикшерергә булганнардыр? Әгәр шулай икән, тәгаен. безнең институт директоры үзен аклау өчен миңа әллә ниткән гөнаһлар тагар Аннан соң инде бөтен юллар ябылачак. Авырмыни кеше турында уйдырма язып, аны юкка чыгарып ташлау. Мин шундый куркыныч уйлар белән вакыт уздырам
Бүген Агриппина Евграфовна тагын минем язучылыгым белән кы-зыксынды Янәсе, ни өчен шундый сәер псевдоним уйлап чыгардыгыз. Әллә ул да миннән шикләнә инде9 Мин. ирексездән, әти-әниләрнең узган юлын, аларның миңа сөйләгәннәрен, бу турыда язган истәлекләрен хәтерлим
Әйе. алар хаҗ сәфәренә барып «Лаеш шулпасын» аз чөмермәгәннәр Язмыш аларны. Мәккәдән Мәдинәгә кайтып төшү белән үк. авыр сынаулар алдына куя
Дөрес. Мәккәдә алар вакытны начар уздырмыйлар, әйтерлек авырлыклар күрмиләр Максатларына ирешәләр, изге саналган урыннарны тәваф кылалар Ислам дөньясы өчен бик мәгълүм Гарәфәт тавына менәләр Андагы күз күреме кадәр җиргә җәелгән, ачык мәйданны тутырган хаҗиларның тәкбир, ләббәйкә әйтеп, алланы зурлауларына катнашалар Гарәфә көнендә бәдәвиләр солтанының үзенең яраннары һәм сакчылары белән һавага туплардан аттыра-аттыра тау итәгенә килүен тамаша кылалар Кайтышлый юл буе музыкалар уйнатып, шигырьләр, салаватлар укып, ашыгып атлаган гарәпләрне озаталар. Корбан гаете көнне Мина дип аталган авыл сыман урынга барып, шуннан шайтанга таш атарга ашыгалар Минадан арырак бер багана төбенә сигезәр таш атып, саваплы булырга телиләр. Биш сарык, өч кәҗә суеп, итен андагы бетмәс-төкәнмәс саилчеләргә, дин әһелләренә өләшәләр.
Кыскасы, барлык ритуаллар үтәлә, хаж кылына. Ул яктан әтиләрнең теләк почмаклана Әмма Россиядән, өйдән соңгы вакытларда хәбәр булмавы бик борчый Чыннан да. бу ни бу. бернинди дә хәбәр юк Даими рәвештә җибәрелеп торырга тиешле акча да юк. Безнең хаҗилар пошаманга калалар Ә акча көннән-көн кими Инде әтинең кесә төбе саега Хаҗ ритуалы тәмамланганда Мәдинәгә кайтып егылырлык кына акча кала
Мең төрле маҗаралар кичереп, юлдагы баскын бәдәвиләрдән чак котылып, тәмам алҗып, авырып, ниһаять дөяләрдә Мәдинәгә кайтып егылалар Алар инде, билгеле, үзләрен хаҗга җылый-җылый озатып калган, йөзенә иннек-кершән яккан сырхау Нәфисә апаларына төшәләр Егерме җиденче октябрьдә кафилә белән Мәккәдән юлга чыккан кешеләр алтынчы ноябрьдә генә үз өйләренә кайтып төшкәндәй рәхәткә таралар
Әнием үзенең истәлегендә болай дип яза «Безнең кулда Истан- булга кайтып җитәрлек акча булмавы аркасында, без Истанбулдагы танышыбыз Гали бәкләрдән тиешле акча килгәнен көтеп. Мәдинәдә ятарга мәҗбүр булдык Без бер биш көннән дә артык тормабыз, акча килер, китәрбез, дип уйласак та. эш без уйлаганча барып чыкмады. Соңыннан Истанбулга телеграмма суктык Һаман көтәбез. Байтак көннәр үтте Мәдинәдә дә тормыш уңайсызлана башлады Бер тиен акча булмаган хәлдә, ят кешеләр өстендә дүрт кешенең ашап ятуы әйбәтмени9 Алар да элек очрашкандагы кебек Мәхдүм, мәхдүмә»,— дип кадер тәп дәшми башладылар Артык дүрт тамак бит Әйбер кыйммәт. фәлән-фәсмәтән, дип сөйләнә башладылар Безгә бигрәк тә кыен иде Көннәр барысы да бер төсле, ифрат акрын узалар һәр көнне иртән сәгать уннарда торабыз. Торгач — икмәк, булмаганда — кичтән калган яшелчә белән чәй эчәбез Нәфисә аналар без торганчы ук ашап-эчкән булалар. Чәйдән соң без, эшебез булса, эшкә тотынабыз, булмаса, китап укыйбыз
Кружуа бәйләргә башладык Сигез аршин бәйләп саттым инде Ә безнең телеграммага каршы Истанбулдан һаман җавап юк Эч поша Тагын бер телеграмма суктык, хат та яздык Гомеребезнең болай хәятсез-нисез җәһәннәм кебек җирдә үтүенә хафаланабыз. Аз булса да файдадан хали булмас дип. күршедәге Мөхәммәтгыйш дигән. Мәдинәнең беренче карыйларыннан саналган шәехтән Гайшә. Нәфисә апа. мин кыйраәт укый башладык. Ходаем, хәерле гыйлемлекләр бир. амин
Ястүдән соң карыйга кереп укыйбыз да. чыккач, чәй эчеп, йокларга ятабыз".
Әнием, гамәл кешесе буларак, тик ятмый Үзе белән Гайшә апаны да ияргә. Алар тирә-юньдәге кешеләр белән танышалар, чакырулы һәм чакырусыз мәҗлесләргә йөреп. гарәп тормышы. Мәдинәдәге мөһаҗир татарларның хәл-әхвәле белән танышалар. Ләкин көннәр барыбер күңелсез, мәгънәсез үтә Истанбулга тагын телеграмма сугалар Тагын газаплы көтү минутлары, сәгатьләр, көннәр, атналар уза Ләкин бернинди хәбәр юк
• Бүген беренче декабрь.— дип яза әнием.— без көннәрне йокы, ашау, вак-төяк китаплар карап, бәгъзән Хәрәм шәрифкә барып уздырабыз Әмма бик эч поша Кеше өстендә ятулары — әҗәл. Йә ходаем, тизлек белән хәерле юл бирсәң иде. дип аһ орабыз*
Шулай соры, шыксыз, үзәкне өзгеч авыр көннәр үтеп тора Декабрь ахырларында өй хуҗасы Исмәгыйль һәм дәлил Насыйбулла, бу артык кашыклардан котылыйк, дип булса кирәк, үзләре дә акча эзли башлыйлар. чөнки Истанбулдан Акча җибәрә алмыйбыз» дигән хәбәр килеп төшә. Эш нидә ни өчен туган илдән вәгъдә ителгән акча килми ’ Сугыш, сугыш, сәбәп шунда булырга тиеш
Ниһаять, өй хуҗалары Мәдинә татарларыннан бурычка акча җыялар Әтигә сигез йөз сумнан азрак акчаны, мең итеп кайтару шарты белән, рәсми рәвештә тапшыралар
Менә Яңа ел көннәре дә узып китә. Алай гына да түгел, гыйнвар ае узып бара. Безнең мосафирлар поезд көтәләр Берсенә утыра алмыйлар. икенчесе шулай ук ниндидер шәехнең мөритләрен төяп китә, урын юк Ниһаять, өченче февральдә, сишәмбе көн. кичке сәгать ун тулганда әтиләр утырган поезд. Мәдинәдән аерылып, Шамга таба кузгала Шам шәриф тә боларны артык җылы каршыламый Чөнки Истанбулга диңгез юлы ябык Ат юлы исә үтә алмаслык пычрак Безнең мескен хаҗилар җирләр кипкәнче, берәр айга Шамда тукталып торырга булалар Алар элекке таныш татар мәхәлләсендә яшәүче дәлил Талип әфәнденең кечкенә өенә фатир керәләр, тормыш кирәк- яракларын. керосин, күмер кебек нәрсәләрне сатып алып, үзләре көн күрә башлыйлар Шамда ак май ифрат очсыз,- дип яза әнием.-- батманы — алты кадагы — унике груш, ягъни бер сум һәммә нәрсә шулай очсыз Рәхәт кенә торабыз Кеше өстендә, кеше икмәгенә карап яшәү түгел, үзебезгә бер аерым өй. бер караваты да бар. Без шунда. Сабур — түшәмә өстендә. Гайшә идәндә, йоклыйбыз Хаҗдан кайткан кечкенә самавырыбыз бар. балчыктан ясалган бер мангал алдык Ун көндә бер кер уабыз Әбиләрнең авылча кара мунчалары бар Атна саен шуны яктырып юынабыз Әмма, рәхәт торсак та. минем һич кая барасым килми, чыгасым килми Күңелем һич күтәрелми Өйләгә кадәр генә мин аякта, аннан кәефсезләнеп ятам Ә Шам көннән-кнн матурлана, көннән-көн яшеллек, ап-ак чәчәкләр белән каплана
Көннәрдән бер көнне, арып-талып өйгә кайтып керсәк. Талип әфәнде белән аның энесе Җәмил килеп керделәр Безгә йөз лира акча килгән икән Бик озакка сузылган тынлыктан соң ишетелгән шатлыклы аваз булып тоелды бу
Икенче көнне әтине Әсгать исемле бер шәех чакырта Бу шәех заманында минем Зәйнулла бабай узган Нәкышбәнди мәктәбеннән чыккан кеше икән Шуңа күрә әтиләргә аерата хөрмәт күрсәтергә
теләгәндер Шәех, Италия консулы ярдәмендә, әтиләрне Истанбул- га җибәрергә булган Хикмәт шунда, сугыш башлану аркасында Шам- дагы Россия консульствосы бетерелгән, арадашлык вазифасын Италия консуллыгы алган
Тагын көтү газаплары башлана Ни булып бетәр бу? Россиягә таба юл ачылырмы, юкмы?
Ниһаять, безнең хаҗилар Бәйрутта Алар инде хәзер, полициядән куркып, бөтенләй урамга чыкмыйча, номерда гына яталар Хәзер Бәйрут та элекке Бәйрут түгел Мондагы тынлык урак өстендәге авылны хәтерләтә.
Алты көн яшеренеп ятканнан соң, Италия консулының ярдәме белән, әтиләргә Триполитаниягә китәргә мөмкинлек туа.
Менә өченче класста, пароходның алгы ягында, йөк әрҗәләре, тавык кетәклекләре арасында Триполтаниягә дә җитәләр. Аннан ары — Искәндәрун. Италия. Макри
Унбишенче мартта, якшәмбе көн пароход Макридан Рәдүскә таба алып китә Диңгез котыра. Пассажирлар, шул җөмләдән әниләр, укшыйлар. косалар, аларны рәхимсез рәвештә «диңгез тота" Пароходта поварлар вино өләшә башлыйлар. Ләкин әнием аны да эчә алмый Вино, киресенчә, отыры укшыта гына төшә.
Менә, ниһаять Солоник шәһәре Унбер көн иң җайсыз шартларда барганнан соң. егерме беренче мартта, шимбә көн әниләр Соло- никта коры җиргә чыгалар Билетлар, документ тикшерүләр
Солоник — зур. матур грек шәһәре Безнең юлчылар бу шәһәргә нәкъ бәйрәм каршылау вакытына килеп төшәләр Егерме икесендә пасха бәйрәме икән Хаҗилар, өч көн грек җирендә яшәгәннән соң, Болгар җиренә таба юл тоталар Әни үзенең истәлегендә «Солониктан Дә- датачка барышлый поездда егерме тугыз туннель кичтек»,— дип яза.
Алар Дәдагачка егерме тугызында барып төшәләр. Бер кич кунгач, чит илгә чыгу өчен тиешле документлар җайлагач, Әдәрнәгә китәләр
Әдәрнәдә Сабур абыйга Россиягә кайтып китү өчен документ юнәтәләр Ул Болгария аша туган илгә кайтып китә. Монда бер бик җитди сорау тууы бар. Ни өчен соң әтиләр дә шунда ук илгә кайтып китмәгәннәр, инде туган илдән киләсе акчага ышанып, чит-ят җирдә калуның ни дәрәҗәдә хәтәр икәнлеген үз башларыннан кичерделәр бит9 Моңа җавап итеп, дүртәүләшеп Россиягә кайтырлык акча булмавын һәм бигрәк тә Бөтендөнья сугышының иң кызган чаклары якынлашуын әйтергә кирәктер Әтинең илгә кайту белән солдатка алыну ихтималы монда иң мөһим сәбәп булмады микән, дип уйлыйм мин Сугыштан чит илгә китеп котылырга теләүчеләрне алар үз юлларында аз очратмыйлар Андый кешеләрнең киңәше тиешле тәэсир ясамый калмагандыр Ә Сабур абый ул әле яшь, аның солдатка каралу вакытлары әле еракта Өстәп тагын шуны әйтергә кирәк, шул ук сугыш елында Төркиядән Россиягә кайтып киткән әтинең абыйсы (ана башка, ата бер) Габдулла Рәсүлев Истанбулдан илгә кайтып төшү белән солдатка алына һәм фронтка китеп юкка чыга
Сабур абыйдан аерылгач, әтиләр инде хәзер өчәү Әдәрнәдән Истанбулга таба сәфәр чыгалар.
Менә ул Истанбулның Европа өлеше, Америка, Франция. Германия байлары салдырган банклар, бизнес биналары Менә аның әллә ничә йөз манаралы тарихи мәчетләре Менә аның гүзәл диңгез култыклары, бугазлары
Безнең мосафирларга шушы шәһәрдә язмышның сикәлтәләрен үтеп, барлык газапларга түзеп, сугыш беткәнче яшәргә туры киләчәк әле
Истанбулга килеп төшкәч, кунак өенә урнашу белән, әти беренче чиратта акча мәсьәләсе турында белешергә тиешле кешегә — әлеге Гали бәкләргә барырга ашыга Аннан өмет өзелмәслек хәбәр алып кайта
Аның әйтүе буенча алда искә алынган Габдулла Рәсүлев хәзер Истанбулда икән Алар шуны эзләргә тотыналар
Әтиләр аны эзләп табалар Күңелле очрашу Балалык чорын. Троицкины искә алулар Икенче кенне аңа тагын баралар Ләкин, алдан сүз куешуга карамастан. Габдулла абыйны өйдә очратмыйлар ф Баксаң-күрсәң, ул эчкечелеккә сабышкан кеше икән Атналар буе эчеп 3 йореп. атасыннан килгән акчаны туздырып гомер сөрә, имеш Бу 3 кадәресе әлбәттә, соңыннан гына мәгълүм була
Истанбулдагы татар студентлары, укучы яшьләр, әтиләрнең мон- = далыгын ишетеп кунакханәгә килә башлый Заманында Петербургта = укыган Ләбиб һәм Галимҗан атлы врачларны әнием үзенең истә- " легендә еш кына искә ала Ләбиб әфәнде белән алар фатир эзлиләр. х эзли торгач, аның яраклысы • Паша бакчам дигән мәхәлләдән табыла s Әтиләр кунакханәдән шунда күчәргә әзерләнә башлыйлар Кирәкле < хуҗалык әйберләре сатып алалар Ләкин алар көнендә күченә алмый- - лар, чөнки әтиләрне бохаралы Гомәр исемле кибетче кунакка чакыра * Ул сәүдәгәрнең хатыны казанлы икән Әнием үзенең истәлегендә ч Андагы кунак хатыннар белән без шау-гөр килеп, үзебезчә күңелле н генә сөйләшеп утыра идек, төрек хатыннары килеп керде һәм һәм- * мәбез дә шым булдык та калдык,— дип яза — Мондагы татар хатыннары. гәрчә үзләре монда кечкенәдән килеп, шулар арасында үссәләр дә. бәгъзеләре хәтта шушында туса да. һаман төрекләрне чит күрә, үзләренең телен саклап килгәнлеге мине аерата хәйранга калдырды»
Ул көнне әтиләрнең яңа квартирга күчә алмау сәбәбе тагын шунда, русияле кешеләр булганга күрә, билгеле рәвештә моны формалаштырмыйча. алар яңа урынга күчә алмыйлар, имеш
Билгеле мәшәкатьләрдән соң, ниһаять, күченергә мөмкинлек тугандай була Әмма тагын кунакка дәшү Исмәгыйль атлы бер хаҗиның әтиләр белән танышасы килә икән
Ирле-хатынлы карт белән карчык һәм аларның Галия атлы кызлары — очәү генә яшиләр икән алар Әниләр хуҗалар белән сөйләшкәндә яңа квартирга күчкәч өйдә хезмәтче хатын кирәк булачагын әйтәләр. Болар берәр тырыш, намуслы хатын табарга сүз бирәләр
Иртәгесен, чыннан да, сүзләрендә торган хаҗи гаиләсе хезмәтче булачак хатынны Һәм аның кызын әтиләр яшәгән кунакханәгә җибәрә Бу хатын исә бер казанлы татар хатыны булып, аның ире хәзерге көндә гаскәри хезмәттә икән Шул апа белән түләү турында ризалашалар Тегеләр иртәгесен, урын-җирләрен күтәреп, кунакханәгә килергә булалар Шуннан соң гына яңа квартирга күченү мәшәкатьләре башлана.
Күченәчәк урын — җәйге дача Анда бару өчен пароходка утырырга кирәк. Иртәнге унбердә юлга чыккан булсалар да. бары кичке дүрттә генә, күп мәшәкатьләр чигеп, дачага җитәләр
Әнием үзенең истәлегендә болай яза Икенче көнне күмер, су кебек кирәкле нәрсәләр алып, кайсы кибеттә нәрсә сатылганын белеп, яхшы гына яши башладык Истанбулга караганда монда һава байтак яхшы һәр җирдә чәчәкләр ачылган, кошлар сайрый, сулыш алулары җиңел Әмма иртә-кич бик салкын, ачы җил безгә чыгып йөрергә, рәхәтләнеп яшәргә ирек бирми
Фатирыбыз югары катта Дүрт бүлмә Урта катта өй хуҗалары үзләре тора. Керү юллары аерым Урта каттан безгә дә бер бүлмә билгеләнде Анда безнең хезмәтчебез кызы белән урнашты
Өебезнең бер ягында тар гына урам Тәрәзәдән башыңны сузып карасаң гына күренә ул. чннки аны күршенең бакчасындагы төрле хуш исле агачлар каплый Икенче яктагы тәрәзәдән үз ишегалдыбыз күренә Ул якта Гайшә бүлмәсе һәм безнең йокы бүлмәбез Бакча зур агачлар күн. бакча артында диңгез күренеп тора Пароходларның килгәне. киткәне һәммәсе күренә
Кичләрен бигрәк тә матур Утлар белән тулган пароходларның шәүләләре суга төшеп бриллиант кебек ялтырый. Ай яктысында гаҗәеп матур Безнең бакча артында гына Габдрахман пашалар өе. Ул татар гаиләсе Анда Фәридә ханымнар пианино уйныйлар, скрипка чалалар. Өстәвенә, мондый гүзәллекне мең кабат арттырып, кичтән иртә белән гә кадәр, безнең боек күңелләрне күтәрү өчен генә дип әйтерлек, сандугачлар сайрый. Без йокы вакытын өч сәгатькә кичектерергә мәҗбүр Инде җитте, ятыйм дисәң, ул арада Кадыйрның ■ Зәйтүнә, тыңла әле. тәрәзә янына тизрәк кил. әнә «Тәфтиләү» көен уйныйлар1 —диюенә адәм чыдап ята алмый, тәрәзә төбенә килә һәм скрипкада сузып-сузып, сандугачлар сайравына кушып уйналган татар моңын тыңлый башлый
Көннәр, һавалар көннән-көн яхшыра бара, җылына. Чәчәкләр, яфраклар коннән-көн күбрәк ачыла. Матурлык һәм тирә-юньдәге гүзәл аһәң үзеңне дә музыка уйнарга кыстый башлый Электән үк безнең мандолинада уйнарга теләк бар иде. Без Гайшә белән Ләбиб һәм Шәриф әфәнделәр ярдәмендә мандолиналар сатып алдык...
Истанбулга да баргалыйбыз. Мин күбрәк докторга күренер өчен барам Хаҗдан кайтканда мин бөтенләй хәлсез, зәгыйфь идем. Монда урнашкач, саф һавада бераз тынычландым, йөземә төс керде һәр көнне һавага чыгып йөрибез Тирә-юньдәге тау. урманнарны йөреп чыктык инде Ике ягыбыздагы Бәккүз. Чыбыклы пристаньнарына барып кайттык Бер көнне төрекләрнең ватан бәйрәме, солтан Рашатның тәхеткә утырган көне булды Без Истанбулга шуны карарга киттек Пароходтан төшүгә Бәк углы ягына чыктык. Һәммә җирне электрик рәсемнәр белән зиннәтләгәннәр Урамда халыкның исәбе-хисабы юк Хәрбия нәзарәтендә утлардан ай белән йолдыз бизәкләре ясалган Халык дәрьясы чиксез, гаскәриләр музыка уйный. Полислар, халыкны икегә аерып, артка чигел, дип кычкырып йөриләр Шулвакыт капкадан бер автомобиль хәрбия нәзарәтенә кереп китте
Безнең әсирләр — хәзер инде алар әсир хәМёндәге кеше исәпләнәләр — Россияле мөселманнар, җирле татарлар белән аралаша башлыйлар Ләкин күңелләре һаман китек аларның Туган илдән хәбәрләр әллә нигә бер килә Дәү әни ни хәлдә. Шакир абый Һаҗәр апа исәннәрме7 Алар турында кыскача хәбәр дә юк ичмаса/ Әйием туган илдән аерылып яшәүне аерата авыр кичерә. Җитмәсә, нәни бәби көтеп яшәү...
Әнием — Истанбулда укуын дәвам иттерү турында Буби мәктәбендә хыялланган кеше Истанбулга барып төпләнү белән, үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырырга омтыла башлый. Истан- булдагы алдынгы мәктәпләр белән таныша, андагы уку программаларын. укыту ысулларын үзе барып өйрәнеп, күреп йөри Бу эштә аңа ул заманда Истанбулда яшәгән Йосыф Акчура да ярдәм итә. Бу кешене - ярым төрек, ярым татар дип әйтергә була. Истанбулның үз кешесе дип атасаң да була. Ул, мәсәлән. Балкан сугышы чорында төрек армиясендә офицер булып хезмәт итә Мин моны Фатих Кәрими- нең Истанбул мәктүпләре исемле китабын укып беләчәкмен Акчурин Истанбулда Төрек йорты» исемле журнал чыгара
Әни дарелмөгаллиматка (кызлар өчен югары мәктәп) кереп уку турында хыяллана. Ләкин моңа чама аз
һавалар да көзгә таба борыла башлый, йә эссе, йә суытып җибәрә. Сугыш аркасында һәр җирдә кытлык үзен сиздерә Әни истәлегендә Элек Паша бакчасында гаскәр күп булу аркасында икмәк җитми иде. икмәк пешереп өлгермиләр иде ә хәзер гаскәр тупланмаса да. икмәк җитешми — дип яза Он бөтенЛ;Уй сатуда юк Он тарттырырга тегермәннәр эшләми икән, чөнки aiihp өчен ягулык җитешми Һәр гаиләгә бер дәфтәр биргәннәр, анда ничә җан икәнлеге язылган. Шуның буенча икмәк тараталар һәм дәфтәргә теркәп куялар Кеше башына ярым ука икмәк Бу арада шикәр дә юк. Аны да хөкүмәт.
үз кулына алып, кеше башына аз-азлап кына бирәчәк. Чишмәләрдә сулар корый Әрмәниләрне Истанбулдан һәм бугаздан куалар һәр көнне аларны озаталар Ә көз рәхимсез рәвештә якынлаша Инде салкыннар башланганчы дөньяга киләсе нәни Россия гражданины турында да кайгырта башларга вакыт
Әниләр, кышны дачада каршылап булмас, шәһәргә, җылы квартирга күчәргә кирәк, дигән фикергә киләләр.
22
Әниемнәр шулай яңа квартирга урнашалар. Әти. полиция идарәсенә барып, яңа адресны теркәтеп кайта Бәхеткә каршы. Грециядән бик күп он килгән чак була, берничә көн икмәкне хәтта язусыз да бирәләр
Әни үзе. хәзергә исән-сау чагым дип. Истанбулдагы Фатих базарына төшеп, май. он кебек ашамлыклар алып кайта Таныш-белеш- ләреннән үзләренә кирәкмәс карават, урын-җир кебек әйберләр алып тору турында сөйләшеп куя
Унбишенче сентябрь көнне әнием үзе яратып сайлаган, булачак кендек әбисе Расиха ханымга барып килә. «Синең вакытың бик җиткән инде",— ди ул ханым «Өйгә кайтып, кичен ашап-эчеп яттык.— дип яза әнием - Һәммәсе йокладылар, минем кәефем китә башлады Кая гына ятсам да. урын ошамый Минем кәефсезләнүемне Гөлсем җиңги дә сизде, ул да үз бүлмәсеннән минем янга керде Байтак торгач. авырый башладыгызмы әллә. дип. ул минем яныма килде Кендек әбисенә хәбәр итәргә кирәк, дип. Кадыйрны уятты Расиха ханым килеп җитте Таң аткач, диде Мин авырыйм Авыру киткән арада ашап, эчеп алам Иртәгесен Расиха ханым мине карады да «Ахшам»,— диде Үзе чыгып та китте. Ярый әле озак югалып тормады. Мин бик курыккан идем Сәгатьләр, минутлар бик акрын үтә Акрын гына икенде вакыты җитте Аш булдырдылар Мин дә ашап алдым Ахшам вакыты да җитте. Мин инде бала тууыннан өмет өздем Утлар алынды, һаман юк та юк Авыру ешрак килмәсме дип. коньяк та эчерттеләр Ләкин файдасыз Йөреп тә карыйм, ятам да һаман юк назлы кунак. Ниһаять, бик озак газапланганнан соң. мең тугыз йөз унбишенче сәнә милади, мең өч йөз утыз өч — һиҗри, уналтынчы сентябрь, егерме зөлкагдә. чәршәмбе көн төнлә сәгать ун ярымда бала дөньяга килде Җиңги, ир бала дөньяга килде, дип. минем сәламәт котылуымнан өйдәгеләргә хәбәр бирде Баланы калдырдылар. аны — караватка, мине идәнгә, тыныч йокла инде, дип яткырдылар Кендек әбисен озатып кайткач. Гайшәләр шатлыктан са- мавар куеп чәй эчтеләр. Соңыннан Гөлсем җиңги минем янда, баш-калар түбәнгә төшеп яттылар Иртәгесен минем бүлмәмне җыештырып. идәннәрне юып. мине караватка салдылар. Балага мәммә бирергә теләдек, алмый Мәммә сөт белән тулы, бала алмый 3-4 көн шулай азапландык, соңыннан егет бераз имә башладй*
Инде бервакыт исем кушу кайгысы да алга «килеп баса. Кендек әбисе, егеткә минем исемне кушыгыз. Расих дип атагыз, ди. Әниләр, шаяртып, мин исемсез чакта, мине баштарак Әптерәшит дип йөртәләр Әти исә көннәрдән бер көнне аралашып йөрешә торган дус-ишлар белән киңәшкәннән соң. миңа һуннарның Атилла хан исемен табып кайткан Әнием миңа исем кушуны түбәндәгечә яза • Җиденче көнне балага исем куштырабыз дип хәзерләнделәр Кунак ларны көндез сәгать икегә дин чакырсак та чакырулы кунак булгач назландырып, өченче яртыда гына Ләбиб. Гариф. Касыйм Кави әфәнделәр килде Алар югары катка менеп утырдылар Баланы арулап туйдырганнан соң. Кадыйр өскә, кунаклар янына алып менеп китте
Менгәч тә. син куш та. син куш. дин назланмыйча гына. Русия студенты булган кеше Ләбиб мәхдүм кычкырып азан әйтеп исем куша башлый Ахры, пиләреннән үк исем кушасын сөйләшеп килгәннәрдер Безнең кечкенә Әптерәшит тиз арада Атлыхан булып куйды Кадыйр базардан ак роза чәчәге алып кайткан иде. Үскәч үзенә күрсәтербез дип. ул өстәлгә куелды' .
Әлеге роза чәчәге, кипкән, кечерәйгән, хәтта төсен югалткан хәлдә булса да. әле дә миндә, китап битләре арасында саклана
Әнием шулай әкренләп аякка баса, йөри башлый Ләкин аның күңеле һаман төшенке Минем дөньяга килүем болай да авыр тормыш сөргән гаиләнең хәлен тагын да авырайта, әниемә зур мәшәкатьләр өсти
Мин биредә үзем өчен бик җитди бер мәсьәләгә тукталырга тиешмен Документларымның барысында да. матбугатта чыккан биографияләремдә дә туган елым уналтынчы, туган шәһәрем Троицк дип язылган Хәлбуки, күренгәнчә, мин Троицкидан бик еракта туганмын Ничек инде алай. син. димәк, ялган мәгълүматлар биреп барыбызны да алдагансың, диюләре бар Кызганычка каршы, шулай килеп чыкты шул Мин дөньяга килеп бераз вакыт узгач, минем туу хәбәрем Троицкига җиткерелә. Хат бик озак бара Зәйнулла бабай мине, күрәсең, хат килгәч тә әле үзенең мәчет кенәгәсенә теркәми торган булса кирәк. Шулай итеп, ул заманда туу турындагы бердәнбер ышанычлы документ саналган мәчет кенәгәсенә мине 1916 нчы елда туган дип терки Бу минем үземнең туган елымны һәм туган җиремне исбат итә торган бердәнбер документ булып килде.
Кыскасы, мин бер елга соңрак. Троицкида туган кеше булып исәпләнәм Хәер, әниләрем миңа, син Истанбулда тудың, дип әйтмәсә- ләр. мин моңа беркайчан да ышанмаган булыр идем Чөнки күңел күзем ачылганда мин тирә-юнемдә бары Троицк мөхитен генә күрдем Юкса кайберәүләр үзләренең ике яшьлек вакытларын да хәтерлиләр Әтиләр илгә кайтканда миңа ике яшь ярым булган Әниләр, Кара диңгез аша чыкканда пароходта ишеккә бармагың кысылды, син бик ачы чырылдап елый башладың, дип сөйләделәр һич югында шул бер вакыйга истә калырга тиеш иде кебек Ләкин анысын да хәтерләмим
Әниемнең күңел түрендә һаман — уку. белемен арттыру. Ул. әз генә тернәкләнә башлау белән, үзенең тыелгысыз теләген кабатлап, әтине дә йөдәтә башлый. Бик аптырагач, әти көннәрдән бер көнне Истанбулда алдынгы саналган бик атаклы кызлар мәктәбенә барып сөйләшә Аның хуҗасы һәм мөдире Сатигь бәк әтине, мәктәптә мөгаллимәләр сыйныфы бар. теләсә, хатыныгызны шунда кабул итәрбез, дип җибәрә Әнием өчен бу искиткеч шатлыклы бер хәбәр була.
Әнием инде хәзер шул мәктәптә уку уе белән дәртләнеп, янып яши башлый Әле ул мәктәпкә барып ныклап белешергә, сөйләшергә җай юк Сәламәтлек, гаилә, бала Аннан укыган өчен елына дүрт ярым лира акча түләргә кирәк. Ә андый акчаны арттыру, гаиләдән каерып алу әнинең кулыннан килә торган нәрсә түгел Әле дә алар Гали бәкләрдән бурычка гына алып яшиләр бит Әти бер китапханәдә эшләш- тергәли Ләкин аның хезмәт хакы кем әйтмешли, чебен чукындырырлык та түгел. Гайшә апа укый. Әни исә бала яныннан китә алмый.
Әнием үзенең истәлегендә: <Без, акчабыз бетеп. Гали бәкләрдән бурычка акча ала башлагач, хәл кысынкылыкка каласын белеп, хезмәтчебезне дә чыгарырга булдык.— дип яза.— Аның китүенә бар эшнең миңа калып, миңа хезмәт итәргә кирәклегеннән дә курыкмыйм. Бар хафаланып баш ватканым — мәктәпкә керә алмавым Шул кадәр галим, бөек затның мәктәп капкасы ачык булып торганда, бу Манигъларның булуы бары минем бәхетсезлегемнән генә Йә алла, бу көнгә кадәр мин ничек өмет, хыяллар белән яшәп килдем, ләкин арттан куып барсам да бернигә җитешә алмадым».
Газеталарда. Болгар белән Австрия арасы диңгез юлыннан ачылган. дигән хәбәр басыла. Безнең әсирләр, юл шулай ачылса, бәлки әйберләр арзанаер әле дип өметләнәләр. Чөнки Гали бәкләр, әжәтне күп бирә алмыйбыз, дип торалар. Әле җитешмәүчелек өстенә тагын менә нинди кайгы килеп баса: көннәрдән бер көнне әтине урамда ф тотып, гаскәри хезмәткә ала башлыйлар. Имеш, барлык чит ил кешелә- 3 рен армиягә алырга дигән фәрман килгән. Бу хәл бөтен гаиләне тетрәтә. 5 Әнием, бала күтәргән килеш, ярдәм эзләп, якташларга йөгерә, абруйлы = кешеләрдән ярдәм эсти. Мең бәла белән, консуллык ярдәмендә генә. = бу эшнең очына чыгып, әтине солдаттан калдыруга ирешәләр. Ләкин = алай да вакытлыча гына. Яман кылыч һаман баш өстендә асылынган ф килеш кала.
Әнием үзенең көндәлегендә бу турыда ачы сүзләр тезгән Менә х нинди зур кайгы төште башыбызга Әгәр Кадыйрны Мисырга йә Чынак < кальгага гаскәр итеп җибәрсәләр, ни хәлләр итәрбез Кадыйр урамга - чыкса, тотып алмадылармы дип. кайтып кергәнче, йә ул өйдә калып. * үзем чыгып китсәм, аны алып китмәделәрме, дип, ут йотып яшим, ч Каракүл яныннан кайткан вакытларда Атилланы ялгыз калдырырга * кызганып, баланы күтәреп чыккан Кадыйрым күренмәсме дип. тирә- * юнемә карангалап узам
Ятып калганчы атып кал дип. әнием соңгы саламга тотынырга була. Ул кайчандыр үзләрен кунакка чакырган якташ кеше Исмәгыйль хаҗиларга акча сорап бара. Икенче көнне үк шундый йомыш белән Гали бәкләргә бара Ничек тә әтине гаскәри хезмәттән коткарырга кирәк Аңа. бу эш акча төрткәндә генә мөмкин, диләр Әйе. коткарырга!
Ләкин эш барып чыкмый. Исмәгыйль хаҗи унбер лира, Гали бәк тә унбер лира гына биреп тора алалар. Ә барлыгы кырык дүрт лира кирәк икән.
Авыр көннәр, кылыч аегында көн күрү вакытлары байтак дәвам итә. Күрәсең, ул вакыт Төркиядә чит ил кешеләрен армиягә алу киң таралган булса кирәк. Бу эшкә Греция һәм Австрия протест белдерәләр. Шуннан соң гына бу яман хәлләр туктала.
Әни бу чорда үзенең көндәлек-истәлекләрен элеккечә тулы итеп, тәфсилле рәвештә язып бармаган. Ул үзенчә аерата игътибарга лаек күренгән вакыйгаларны һәм үзенең рухи халәтен генә теркәп бара
« Утыз беренче декабрьдә безгә кунаклар килде Яңа елны каршы алабыз, дип, сәгать уникегә кадәр мандолина уйнап, җырлап, биеп вакыт уздырдык Унбишенче ел бик авыр булган иде Ходаем, уналтынчы елны көтелгән шатлыклар белән уздырырга язсын
Гыйнвар да керде Көннәр бер-берсенә охшап, әкрен генә үтәләр һаман солых көтәбез. Егерме бишенче декабрьдән соң инглизләрне Чынак кальгәдән куып җибәрделәр. Ул көнне төрекләр рухлы гына милли бәйрәм ясаганнар. Без белмичә өйдә калдык.
Декабрь ахырларында Ләбиб. Зиннәт әфәнделәр килде. Бездән кайтышлый Зиннәт әфәндене полиция тоткан Әҗнәбиләргә төнлә урамда йөрү ясак, имеш Шулай гомер әкрен генә үтеп тора Мин дә хәзер ирекле сыйфатында дәрелфонүнгә атнага дүрт көн лекция тыңларга йөрим
Яңа елның гыйнвар, февраль айлары матур гына үтте Февраль бигрәк матур Чәчәкләр ачыла, агачлар яфрак яра Нәкъ бездәге май числосы кебек.
Март начаррак узды һавалар суык, җилле. Бик ямансу, безнең хәл кыенлаша бара. Әйберләр ифрат кыйммәт Мартның егермеләрендә Троицкидан Стокһолм аркылы бер хат алып шатландык Бурычлар күбәйде Өч-дүрт көн ашсыз үткәргән чаклар бар
Бүген утыз беренче мартта ханымнар җәмгыятенең инглизләрне шәһәрдән куу мөнәсәбәте белән оештырылган бәйрәмендә булдык Өйдә ризык юк. Кадыйр аптырап тагын Гали бәкләргә акча сорарга
китте Аһ. раббем. кайчан котылырбыз бу караңгы өметсез хояттан7 Бу квартирабыз диңгезгә, диңгез буен кичә торган паром юлына карап тора Паромнар кичләрен бигрәк моңлы итеп, адәмне уйлата-ела- та кычкырталар Иртәгә — беренче апрель Ул ай ничек үтәр Истан- булга килеп урнашканга да бер ел булды. Унөченче елны Чистайда идем, ундүртенче елда — Троицкида. хәзер — Истанбулда Киләсе елларда кайларда булырга язган?.
.1916 сәнә Сентябрь Сәгатьләр, көннәр, һәфтәләр. айлар һич туктамый узып торалар Җәебез дә узды. Кара йөзле, салкын чырайлы. рәхим-шәфкатьсез кыш килә. Яңгырлар яугалый. иртә-кич салкын
Августта минем туган көнемне уздырдык. Таныш-белешләр таңга кадәр бездә булдылар 16 сентябрьдә җомга көн Атилланың да бер яше тулды Үзе кәефсез Алты теше чыкты инде һәммәсен бик авыр чыгарды вә бик ябыкты Үзебезгә дә төннәрен тыныч йокы юк
Бүген 17 сентябрь Хәзер сәгать бер Мин ялгыз, әллә нигә эчем поша Греция сугыш башлады Әйбер бәяләре тагын артты Август айларында өйдән акча алдык Бу юлы да Сатигъ бәк мәктәбенә керү насыйп булмады. Хакы безнең өчен бик кыйммәт Ирекле булып кына уку файдасыз, шәһадәтнамә бирмиләр Шуңа күрә эшкә кердем Ходай муаффәкыять бирсен».
Әни үзенең язмаларында нинди эшкә керүен язмый, үзе исән чакта аның турыда сөйләгәннәрен дә хәтерләмим. Минем юравымча, үзе белгән тегү-чигү эшенә кергәндәр ул.
■Бүген 9 зөлхиҗҗә. 24 сентябрь, гарәфә көн Иртән сәгать биштә йокымнан торганда ук елыйсым килеп, туган илне, әнине, абыйларны уйлап уяндым Атилла да терелеп җитмәде. Эч тә бик поша, сугыш бетү ихтималы да күренми Ни теләсәң — шул юк Әниләрнең хәлен хатларда язмыйлар һич белеп булмый Бик сагындым Исәпли башласам. үзәкләрем өзелә Берни дә уйламый Атилла белән генә мәшгуль булсаң, гомер узганын тоймыйсың
Кадыйр бүген консулга китте. Бу айларда тагын тотып яба башладылар. Быел һавалар бик иртә суытты Узган ел бу вакыт эссе иде әле Кыш бик каты булыр, диләр. Ходай ярдәм бирсен,
25 сентябрьдә гает тә узып китте Тонлә давыл булды Шуңа күрәме, ил турында уйландыра Кичә кичен танышлар килде һава әйбәт иде Ай яктысында һавада йөрдек
3 октябрь. 1916 сәнә Минем бик эчем поша Атилланы хуҗа әбигә калдырып, үзем Гадилә ханымнарга киттем Бу якташ кызның Сатигъ бәк мәктәбенә укырга киткәнен ишетеп, гаять мәгъзул хәлдә, үземнең кара бәхетемә ләгънәтләр укый-укый өйгә кайттым. Без бәйрәмгә кадәр үк Гадилә ханым белән Сатигъ бәк мәктәбенә барып, андагы шартлар белән танышып кайткан идек. Ул Нуретдин әфәндедән — иреннән рөхсәт алган иде Кичә Гадилә килде Кичә язылырга барган идем, алып калдылар, еллык егерме ике лира бирдек, ди Дәресләрнең шәплеген сөйләп, мине ифрат кызыксындырды. Ул шуларны сөйләгәндә мин үземне бөтенләй авыру хәлендә тойдым Ике елдан бирле аһ-зар итеп тә. шул мәктәпкә керә алмаганга ут йоттым Кадыйр белән электән үк сөйләшеп куйган вә, үз шартым белән кабул итсә, кермәкче булган идем Гадилә ханымга, иртәгә мине көт. мәктәпкә бергә барырбыз, дидем
Кичке ун. Гадиләне илтеп куйдык. Йокларга яттым, һич кенә дә йокы алмый Барыргамы, юкмы7 Ни булып бетәр7 Кадыйрда йокларга ятты Аның белән дә сөйләшеп карыйм Ул бару ягын куәтли Мине дә бәлки кабул итәрләр, ятып калганчы атып кал. дигәннәр бит Ниһаять, барып карарга булып йокыга талганмын.
Иртән сәгать биштә мине Атилла уятты. Алтыга кадәр аның белән шаярып яттым. Аннан торып эшкә керештем Йөрәгем урыныннан 66
чыгып китәрдәй булып тыпырчына Күңелдә өмет белән өметсезлек көрәшә I айшә белән генә чәй эчтек Кадыйр йоклый иде Аны уятып, үземнең китүемне. Гайшә белән икесенең дә догада торуларын үтенеп, еларга җитешеп, аллага тапшырып, теләк тели-тели. Гадилә ханымнар өенә юнәлдем
Дүртенче октябрь көнне иртә белән сәгать тугызда Баязит мәхәл- 2 ләсендәге Сатигъ бәк мәктәбенең мәһабәт зур капкасыннан, бисмилла т әйтеп. Гадилә ханым артыннан барып кердем Бинага кердек Бераздан т Сатигъ бәк үзе дә безнең янга керде Аякка басып күрештем. Гозеремне = әйттем Мине, мөгаллимә булганым өчен, үз мәктәбенә имтихансыз- = нисез алды да куйды Менә көтелмәгән, булуы мохәйял тоелган бәхет! “ Инде бу дөньяда булмый дигән нәрсә юк икән Бары юлыңнан язмый х барып, аны таба белергә генә кирәк Йә алла, бу кадәр дә рәхмәтең киң - икән синең. Мин бәндәңне дә җәннәткә керттең бит
Егерме тугызынчы ноябрь көнне мине тәнәфес вакытында аска - чакырып алдылар. Түбән төшсәм, ни күрим Кадыйр утыра Янына баруым булды. «Сөенче».— ди Солых булачагын әйтте Мин дә ша- - шып калдым Тиз генә Гадилә ханымга хәбәр иттем. Йә алла, рәхмәтең " киң. без мохтаҗ бәндәләреңә дә якты көн күрсәтерсең икән»
23
Шул кадәр зур өметләр баглап, барлы-юклы акчаларыннан өзеп түл и-түл и кергән мәктәптә укый башлавына күп тә үтми, әниемнең ул уку йортыннан гайрәте чигә. Баксаң-күрсәң, ул бер дә искитәрлек европача белем бирә торган мәктәп түгел икән Әниемнең көндәлеген укуны дәвам иттерик:
• Мәктәпнең ни икәнен эченә кереп укый башлагач белдек. Тышы шундый җәннәт кебек вә мөнтәзар күренгән бс-р нәрсәнең бераздан күз буяу булганлыгы аңлашылды Берәр ай үткәч тә мөдирнең кем икәнлеге дә беленде, дәресләр фаниләште. Татбикый дәресләр соңга таба бөтенләй бетте Без дә монда керүебезгә вә югалган акчабызга үкен.» ачына башладык.
Шулай кыш якынлашты. Вакытлыча бездә торган әби дә китте Февральдә Кадыйр белән Атилла өйдә утырдылар Бары пәнҗешәмб, кичләрен генә өйдә тупланып театрлар уйныйбыз, кичәләр ясыйбыз Шулай тагын бер кыш узды
Егерменче майда табигатьтән имтихан булачак Ни өчендер, күрәсең. татар җанлы кешеләр булуыбыз өчендер, сыйныфта беренче укучылардан баруыбызга карамастан. Сатигъ безне имтиханга кер1М.»скә тели Барыбер кердем
Майның икесендә үк без Истанбулга Чөңгел көенә (Каюм абзыйларга) бер бакчага күчкән идек. Шуннан йөреп, ниһаять, имтиханнарны төгәлләдем
Көннәрне бугаз эчендә, бик тук яшәмәсәк тә хозур i ына ү ткәрәбе < Көн дә мосафирлар Фәйзи бәкләр дә якшәмбе көннәрдә килеп куналар Имтихан көннәрендә Гадилә ханым унбиш көнләп бездә ятты
Җәй үтә. Тормышлар тагын авырайды Июль бетеп, август та керде Миңа тагын эч пошу сагыну авыруы килде Көнен дә. төнен дә елыйсы килә Бер көн дә биредә яшисем килми Бейрут ка мөгаллимә итеп алып китәләр икән Анда китәргә уйладым Истанбулда мөгаллимә булып урнашырга да теләдем, ләкин күңелг м берсенә тартмый Нишләмәк кирәк ’ Ниһаять, китү өчен рөхсәт сорарга булдык Тәмам тәмам туйдык ачлыктан Бездәге кечкенә бер тиенлек түгәрәк булка монда уналты груш Балага ашатырга җүнле бер нәрсә дә юк Май юк. ит юк. Булса, язу белән генә
Өйдәгеләр белән сөйләшеп, шулай да китәргә булдык Рөхсәт
кәгазьләре булдыру өчен Әнвәр пашаның кулы кирәк. Ул читтә. Шуны көтәбез Ноябрь азакларында гына кайтты ул Безгә Бәйрутка китәргг рөхсәт бирелде Шатлык белән көлә-көлә әйләнеп кайтырга язсын
Яңа квартирга күчтек Инде тиешле документлар көтә-көтә ноябрь да узып китте»
Газеталарда Россиядәге вакыйгалар турында язалар. Анда — инкыйлаб — революция Ләкин безнең мосафирлар берни дә аңламыйлар. Бер газетада болай язылса, икенчесендә — бөтенләй капма-каршы сүзләр Җитмәсә. Россиягә бәйләнеше булган һәр гаиләнең үз имеш- мимеше.
Берзаман әсирлектә калган якташларга Россиядә патша төшерелүе турындагы хәбәр килеп җитә. Бәлки сугыш шуны гына көтеп торгандыр’’ Юк-юк. Беркем дә сугышны туктатырга җыенмый Газеталар сугыш кырларында һәлак булган кешеләр турында һәр көн язалар. Ис- танбулдагы һиляле әхмәр шифаханәсенә һәр көн яралы гаскәриләр килеп тора Ә азык-төлек, кием-салым җитешмәүчәнлек көннән-көн арта Безнең әсирләр, җыелалар да. туган илдәге хәлләр турында сөйләшәләр Белсәң иде. ниләр булган икән анда? Әмма Россиядәге революция андагы эчке агымнар, андагы хәрәкәт, коммунистлар дип аталган кешеләрнең мәсләге, максаты белән тирәнтен берәү дә таныш тү-гел.
Ә мохтаҗлык, ачлык, фәкыйрьлек көннән- көн муенны ныграк буа. Тизрәк, тизрәк Бәйрутка Һич югында ачлыктан котылу өчен генә булса да китәргә' Анысы да әле аның тиз генә хәл кылынмый. Рөхсәт кәгазен бирми интектерәләр.
Россиядә коммунистлар властьны үз кулларына алганнар Хәзер Вакытлы хөкүмәт башында утыручылар сөрелгән. Керенский качып котылган Ләкин кемнәр кулында соң хәзер дәүләт, кем соң ул коммунистлар’’ Кайбер имеш-мимешләргә караганда, коммунистлар — эшчеләр. крестьяннар, солдатлар мәнфәгатен күзәтүчеләр, имеш, алар вак милләтләргә дә хокук бирәчәк икән. Йә хода, әгәр бу чыннан да шулай икән димәк, Россия бөтенләй яңа бер дәвергә аяк басачак!
Ә көннәр үз чиратында аккан судай узып торалар. Нихәтле авыр булмасын, вакыт б«-р генә секундка да терәлеп тормый Менә, тагын көз үтеп, кыш ае керә. Ул да уза.
1918 елның дүртенче мартында әти. иртәнге чәен дә эчмичә, әлеге очы-башы күренмәгән рөхсәт кәгазе артыннан йөрү өчен чыгып китә Гадәттәгечә, өйдәгеләр аны дүрт күз белән көтәләр. Кич була. Берзаман әтинең баскычтан менә башлавы ишетелә. Әни болай яза «Баскычтан Кадыйр өскә менә башлады Йөрәкләребез тибүдән тукталды, тын да алмый торабыз Ә Кадыйрның йөзе шат. Ул:
— Ике юл бердән ачылды Русиягә пароход бар. Безгә шуңа утырып кайтырга мөмкинлек туды.— диде»
Әлбәттә, мондый чакта әниләрнең кайсы юлны сайлыйсы мәгълүм инде Шунда ук алар туган илгә, менә шушы Брест солыхы төзелгәннән соң беренче .алкыр Россиягә карап. Кара диңгез кичүче пароход белән кайтырга булалар
Карар икеләнмәстән кабул ителә Шул ук минутта юлга җыену ыгы-зыгысы башлана Әзерлек төне буена бара. Чөнки пароход Россиягә иртәгә көндезге икедә китәчәк Әтиләр, ашыгычлык аркасында, байтак танышларына хәбәр дә итә алмыйлар Шуңа күрә озатучылар арасында танышлардан бары ике генә кеше була. Әнием истәлегендә болай яза 'Пароход Истанбулдан кичке сәгать биш ярымда гына кичте. Берәр сәгать баргач, бугаз авызы Сары җирдә тукталып торды Без чәйдән соң ятып йокладык Иртән, югарыда кешеләр йөри башлагач, уяндык Пароход һаман алга бара Без каютада өчәү Гайшә. Атилла.
иш.. Каюта гаять гүзәл, беренче класс. Кадыйр үзе аерым бер каютада
Еүгеь җидесе. һава матур, рәхәт һаман алга барабыз Руслар безне каршы алу өчен кырык биш мил ара узганнар. Алты сәгатьтәй Феодосиядә булырбыз, диләр. Сәламәт кенә барып җитик. Миңа диңгезнең тәэсире аз, Атиллага бөтенләй тәэсир итми Ул шат. уйный, аны һәркем соя.
Унсигез март, 1918 сәнә. Сәгать икедә Феодосиягә якынлаштык. Безне музыкалар уйнатып каршы алдылар. Алдагы бөтен мәйдан халык белән тулган*
Брест солыхыннан соң әсирлектән котылып кайткан кешеләрне туган ил шулай тантаналы рәвештә каршы ала. Әни үзенең истәлегендә эчке кичерешләрен язмый Ләкин дүрт елга якын михнәтле сәяхәттән соң туган ил туфрагына аяк басу аларда гомергә онытылмаслык шатлык тудырганын аңлавы читен түгбл
Ә аннан соң нәрсә9 Аннан әтиләр, күп мәшәкатьләр чигеп, поездда Троицкига кайталар. Ләкин мондагы мәшәкатьләр үзеңнең туган осң- дәге мәшәкатьләр генә. Мондый мәшәкатьләргә түзәргә була Моңа зарлану уңайсыз. Һәм әнием бу турыда зарланып бер сүз дә язмый
Ниһаять, әниләр утырган тыгыз, тынчу вагон Троицк ташвокзалы- ның нәкъ каршысына килеп туктый, бөтен перрон халык белән тулган Йә хода, бу кадәр ишле туган-тумача, дус-иш илдә безне көтәдер дип уйладылармы соң бер әниләр!9
Әнием дәү әнине, Шакир абыйны. Һаҗәр апаны берьюлы барысын да кочып ала. Шатлыктан елашу, шатлыктан көлешү, аннан хәл-әхвәл турында бетмәс-төкәнмәс сүз китә.
Әнием белән әтиемнең хаҗ сәяхәте менә шулай тәмамлана
24
— Эшләр ничегрәк тора Агриппина Евграфовна9— дин курка- курка гына сорау бирәм Апа. берни дә юк бит әлегә дигәнне аңлатып, күзләрен зур ачкан хәлдә миңа текәлә Тәгаен ул да минем өчен борчыла. Минем хәсрәтем йөземә үк бәреп чыккан булса кирәк Ул ихлас күңелдән минем очеи көенә, кашларын җыерып аска карый Аннан
Җитәрлек тинтерәттеләр инде сезне дә. кадерле.м. ди Ачуланып. председатель ишегенә күз ата Мин тирән сулыйм да. башны иеп гадәттәгечә, ишеккә таба юнәләм Акланырга теләгәндәй, секретарь апа үзенең Антон Ивановичка минем турыда әйтәчәклеген сөйләп кала
Мин тагын урамда. Башка төрле уйлар килә Муенса энҗеләредәй таралып, сибелеп яткан хатирәләрне тагын бер җепкә тезә башлыйм
Нәрсәдә тукталган идем әле? Әйе. без әнием белән Лидия Ва- сильевналарның караңгы булса да тыныч бүлмәләрендә яшибез Әни. көндәлек аш-еу әзерләп, иртүк мәктәбенә китә Гадәттә, ул караңгы т.иикәч кенә кайтып керә. Аның өстендә кыска плюш пәлтә. аягында ботинка Бу плюш пәлтә кайчандыр яңа. озын, матур иде Ул искерд. шуннан аны әнием үзе кыскартып «яңартты»
Әнием арый, бик туңа Мин аны кызганам, ләкин бернинди ярдәм күрсәтә илмыйм Ярый әле, без Жораларга күчеп бер-икс ай яш ы <ч Ташкенттан безгә кунакка Шакир абый кайтып төште Әниемне ул да кызганды булса кирәк, үзенең яшькелт брезсы итекләрен аңа к... дыр- ды Әни әнә шул үзенә зуррак булган итекне чолгау остен.» чолгау чорнап киеп иори башлады. Шулай да итек брезент кына бш Салкын к..н пәрдә әнием, ойгә кайту белән, барыбер элеккечә ялангач тәпиләрен җылытып мич янында утыра
Миңа, пи әйтсәң дә. әнием бел«н бергә бул»ач. бик рэх<*т Ашау яклары Да яхшырды. Хәзер авызга тәм-том Да эләкнили Дөге дигән пэр-
сәнең кибетләрдә эзе дә юк. ләкин минем әнием тапкыр, көннәрдән бер көнне ул пылауны арпа ярмасыннан пешереп карады һәм. әйтергә кирәк, бу тәҗрибә бик тә уңышлы чыкты Аннан истә калганы тагын шул: ул вакытларда Казанда Торгсин* дип аталган берничә кибет ачылды.
Әнием үзенең алтын йөзеген сатып, шул кибеттән көннәрдән бер көнне өйгә какао һәм тагы ниндидер затлы ашамлыклар алып кайтты
Безнең хуҗалар да бик әйбәт Без алар белән туганнар кебек тату яшибез. Жорка да әдәпле һәм. әйтер идем, интеллигент җанлы, менә дигән егет Без аның белән ял көннәрендә өйдә бергә булабыз. Кайчагында безгә Митя керә, чөнки алар да шушы урамда ук торалар, ара ерак түгел. Митя кергәндә без көрәшеп-әүмәкләшеп көч сынашабыз, ә кайчакларда бәхәс куба, барыбыз да бик җитди рәвештә үзебезнең карашларыбызны раслау өчен сүз көрәштерәбез. Хәер, дусларча онытылып. без еш кына романтик темаларга гәпләшә дә беләбез. Көч сынашканда Жоркага каршы торып булмый Митя белән икебезне берьюлы бөтереп кенә сала.
һәр көнне кичләрен без Жора белән, чиләкләр сайратып, күрше урамдагы фонтанга су алырга барабыз. Мондый эшләрдә дә ул миннән сәләтлерәк. Су алып кайтканда мин арып калсам, миннән көлә генә
Жоржикның апасы Лидия Васильевна — буйчан, тулырак гәүдәле, әмма тулылыгы үзенә бик килешле сазаган кыз. Гадәттә, кияүгә чыга алмыйча яки чыгарга теләмичә олыгайган кызлар артык гарьчел, хәтта усал табигатьле булалар, алар күп вакытта кеше белән тынышып яши алмыйлар Ләкин Лидия Васильевна моның нәкъ киресе. Коләч йөзле, тыныч, ягымлы бер изге җан Ул астма белән газаплана, әмма үзенең авыруы хакында зарланып, сыкранып кеше күңеленә ник бер тапкыр борчу салсынчы! Аларда бер елга якын яшәсәк тә, безнең арада әз генә дә күңелсезлекләр булмады. Хәер, минем әнием дә ачык күңелле, түземле. кеше җаен белә торган акыллы хатын-кыз бит.
Без еш кына, кичке аштан соң җыелышып, әлеге уртак алгы бүлмәдә бер гаиләдәй өстәл артында утырабыз Чәй эчәбез, беребездә яңа моңарчы күренмәгән чәй әйберсе пәйда булса, кысташып сыйланабыз. Яки инде болай гына, яңалыклар уртаклашып, гәп сатабыз. Бик күркәм кешеләр безнең хуҗалар.
Әйткәнемчә. Лидия Васильевна астма белән газаплана, бәлки шуңа күрә кияүгә чыгарга базмагандыр. Ләкин ул шулай да шактый озак яшәде Мин әле ул ягымлы апаны сугыштан соң да очратачакмын. Без әле аның белән туганнарча сөйләшәчәкбез Жоржикны да күрәчәкмен Ул. Казан төзелеш институтын тәмамлап, зур абруйлы инженер булачак Күрәсең, шуңа күрәдер, аны армиядән дә азат иткәннәр Әмма бу искиткеч егетнең гомере озын булмады, аның йөрәге җитмешенче елларның башында кинәт тибүдән туктады.
Жоржикларда яшәгән вакытларымны иң гүзәл чорларымның берсе дип исәплим Чөнки иҗат эшенең кешегә никадәр зур шатлыклар бирүен мин беренче тапкыр шул вакытта татыдым ФЗӨдә укуның икенче елында миңа мәхәббәт дигән тойгының да ләззәтен беренче тапкыр татып карарга туры килде Мин. үсмерләргә хас булганча онытылып. шашып, үзебезнең класста укучы бер рус кызына гашыйк булдым Әйе. чын мәгънәсендә гашыйк булдым Мин гел шуның турында уйланам мәктәптә аның белән очрашу мине дулкынландыра, хәтта тетрәтә. Мин ул кызга мәхәббәт хатлары язам, әмма аның кулына аларны тапшырырга батырчылыгым җитми Ул кыз минем татлы кичерешләремне үзенең гадәти игътибарсызлыгы белән рәнҗетеп пыран- заран китерер кебек.
Ул кызның кыяфәт-сыны әле дә минем күз алдымда тора. Киң кал-
•Торгсин —торг с иностранцами
:у маңгайлы, коңгырт күзле, җыйнак, барлык җире килгән гәүдәле. 1ая, хәтта бераз хулиганрак иде ул Аның укуда әз генә дә рәте юк зервакыт аны. начар укуы аркасында, мәктәптән куарга булдылар эу хәл мине чыгырымнан чыгарды Минемчә, бу гаделсезлекнең аргы 1гы иде Тәнәфес вакытында, моңарчы һич булмаган кыюлык күрсәтеп. ф кыелыш оештырдым, ул кызны мәктәптә калдырыгыз дип класс - гсеменнән мөдиргә мөрәҗәгать яздырдым Кызны калдырдылар Лә- 5 син моңа карап кына ул миңа карашын үзгәртмәде Мин әллә бар аның у >чен, әллә юк дөньяда
Гаҗәп икән ул беренче мәхәббәт тойгысы' Урамда ул кыз кия 5 орган кызыл берет күрсәм, йөрәгем урыныннан кубып чыгардай бу- “ 1ып дулый, күңел түремә татлы дәшһәт ургылып керә
Кызганычка каршыдырмы, әллә бәхетемә күрәдерме, әйткәнем- = 1Ә, ул кыз мине бөтенләй өнәмәде, мина түбәнсетеп карады Әмма мин < гаман аны яраттым Соңыннан, бик күп еллар узгач, без сугышлардан - сйләнеп кайткач, аны олы бер хатын булган хәлендә очратачакмын ' •ле һәм, нәрсәсе өчен соң мин үсмер чакта аны шулкадәр шашынып сраттым, дип аптыраячакмын Минем каршымда гайбәтчел, дөнья бас- . сан. телендә бары көнкүреш хәлләре генә булган, хатын-кыз нәфисле- өнең эзе дә калмаган тупасрак бер хатын басып торачак Мәңгелек мә- сәббәт. диләр Бармы соң ул7
Мин әдәбият белән Жоркаларда торганда бик нык шөгыльләнә башладым Уйлап табучылар турында повесть язуымны да. аның Абдулла Алиш тарафыннан макталып каршы алынуын да хәбәр иткән гдем. Мәктәпне тәмамлагач, әнием белән яңа квартирга. Арча кырына сүчкәч, ниһаять, республика газетасына илтеп тапшырдым мин аны
Хәзер түземсезлек белән аның Кызыл Татарстан-да басылып сыгуын көтәм Ләкин атналар, хәтта айлар да үтә — хәбәр-фәлән юк
Без хәзер әнием белән Арча кырында яшибез Әнием якындагы гн сигезенче татар мәктәбендә укыта, читтән торып педагогия институтының тел-әдәбият бүлегендә укый Мин исә Вахитов заводында >шлим
Әсәремнең язмышы өчен бик борчылам Ничек инде шулай? Лактан. үзең үк сорап ал да. дәшми-тынмый тик утыр Бу хәл миңа айре табигый тоела Мин газета редакциясенә барырга җөрьәт итәм кнда миңа повестьның нәшриятка тапшырылуын әйтәләр. Янәсе 1ның аерым китап булып чыгуы муафыйк Мин ул чорларда балалар куриалында хезмәт иткән Алиш абый янына керәм Без инде аның 1елән бик якын мөнәсәбәттә Аннан сорыйм, миңа эшнең нидән гыйбарәт икәнлеген ачыктан-ачык әйтүен үтенәм Ул биредә эшли, бары ын да беләдер кебек. Ләкин ул белми, үзе дә аптырашта Алиш .быйның киңәше буенча. Татарстан китап нәшриятында редактор булып хезмәт итүче шагыйрь Нур Баян белән сөйләшеп карарга буым Нур Баянны күреп тә. укып та беләм Әле дә аның тышкы кыя эәте күз алдымда тора Чандыррак, башына кепка, өстенә күн пәлтә :игән. иелебрәк йөри, күзлекле бер кеше Мин аның шигырьләрен арык өнәмим Ул Такташка ияреп яза, ләкин Такташ килеп чыкмый.
Көннәрдән бер көнне, батырланып, аның янына кердем Ул ми 1ем әсәрнең хәзер рецензиядә икәнлеген әйтә Рецензиядән килсен, ннан хәл итәрбез, ди Мин тагын көтәм Хәзер инде рецензия көтәм {иһаять. менә ул. Рецензент — Халикъ Садри Мин аны да беләм ит.
Хәтердә. Казан шәһәре уйлап табучыларының ниндидер бер зур җыелышы булды Ул вакытны республика уйлап табучылар оешма- ының башында Халикъ Садри тора иде Мин. бу язучының әсәрлә- ен укыган кеше, ул әлеге җыелышта ясаган докладны аерата игъти- ар белән тыңладым Менә нинди икән ул Халикъ Садри' Җәлпәк енә битле, саңак сөякләре күзгә бәрелеп торырлык калку, буйчан
олы бәдәнле. «Зиятдин балалары »ның авторы Мин әле бу кешенең, язучылыгыннан тыш. «Спартак» аяк киемнәре фабрикасының директоры икәнлеген дә. заманында Самарада Валериян Куйбышевлар белән бергә эшләгән кеше икәнлеген дә белә идем.
Мин докладчының кыюлыгына сокландым Русчаны бераз вата ватуын, ләкин бер дә уңайсызлынып тормый. Менә ул, сәхнә буенча әрле-бирле йөренгәләп. безгә уйлап табучылар һәм бу эшнең аферистлары турында кызыклы вакыйгалар сөйли. Хәзер инде докладның бөтен эчтәлеген хәтерләмим. Тик ул сөйләгән бер вакыйга әле дә истә.
Берәү килә дә боларга. мин мәңгелек двигатель уйлап чыгардым, ди Күрсәт, диләр Теге Халикъ абзыйларны өенә алып китә Ишекне ачып керсәләр, өстәл өстендә, чыннан да, двигатель сыман бер нәрсәнең маховигы әйләнеп тора Менә карагыз,— ди уйлап табучы.— әгәр фәлән сум акча бирсәгез, мин бу машинаның серен ачам». «Бәлки ул әз генә вакыт эшлидер?»—диләр тегеңә. «Ышанмыйсыз икән, әйдәгез өйне бикләп китик»,— ди теге.— Берәр айдан килербез, машина һаман эшләп тора торган булыр». Башлыклар бу тәкъдимне кабул итәләр Ишекне бик нык бикләп, сургучлап китәләр, һәм күпмедер вакыттан соң, җыйнаулашып, тагын киләләр. Ишекне ачып эчкә узалар — машина һаман эшләп тора.
Соңыннан гына ялган фаш ителә. Теге аферист машинасын ишеккә тоташтырган икән. Ишек ачканда машина маховигы хәрәкәткә килә һәм инерция буенча бер сәгать чамасы әйләнеп тора.
Ә минем повестька язган рецензиясендә Халикъ Садри. әсәр бик әйбәт, кирәкле темага язылган, ләкин ул озын, аны кырык процентка кыскартырга кирәк, дигән. Мин тагын Нур Баян белән сөйләшәм. • Яз син менә Авдеенко кебек шәп повесть, рәхәтләнеп басарбыз.»— ди шагыйрь.
Хәзер инде әсәрнең басылмаячагын беләм. Ниләр генә уйламый адәм баласы, үзенең юлында яткан киртәгә очраса? Минем дә күңелемдә ул вакыт әйтеп бетергесез юраулар, шикләр бөтерелде. Эш нидә соң? Моңа сәбәп минем фамилиям түгелме? Юкса, килешмәгән җирләрен килештерү өчен, миңа берәр тәҗрибәле редактор беркетмәсләр идемени?
Шулай-шулай, дип уйлыйм мин. Үземчә бик дөрес бер карарга киләм Әгәр мин әдәбият мәйданына омтылам икән, бу теләккә үз фамилиям белән беркайчан да ирешә алмаячакмын.
Мондый карар, бәлки беркатлылыгым аркасында тугандыр. Ләкин шул көннән соң үземә кушамат-псевдоним эзли башладым.
Әниемнең сөйләгәннәре искә төшә. Кара! Минем кендек әбием Расиха атлы булган бит' Әниемнең сөйләвенчә, ул бервакыт минем күкрәк анам да булып, әнием авыру чакта мине үзенең күкрәк сөте белән тәрбияләгән. Аның да күкрәк баласы булган. Нигә миңа үземне А. Расих дип йөртмәскә7 Бернинди Атилла да түгел, Рәсүлев тә түгел. ә А. Расих. О. Генри бар ич. шуның кебегрәк... Минем имзага инде, агайне, ул чак берәү дә. бу сыйнфый дошман нәселеннән, дип бәйләнмәячәк.
ФЗӨне бетергәндә миңа дүртенче разряд бирелде. Мин инде хәзер цехка чыктым Аерым станок беркеттеләр. Эшләр хәзер көйле генә бара. Мин ударник Уйлап табу эшен дә Семен белән бергәләп алып барам Ләкин шулай да хәзер шактый авыр. Станок янында инде көненә дүрт сәгать кенә түгел, ә сигез сәгать буе эшлим. Аерата төнге сменаларда эшләве авырга килә. Трамвайлар йөрмәве аркасында еш кына өйгә җәяүләп кайтам. Аякларның авыраюы, үзалдына гүләп, сыкрап торуы әле дә хәтердә. Әмма яшь организм тиз языла. Иртәгесен инде син, берни дә булмагандай, үзеңне сау-сәламәт итеп сизәсең.
Мин хәзер элекке дусларым Зиннәтләрдә, Наилләрдә сирәк булам. Хәзер дустым Морат белән күбрәк очрашабыз. Ул. Казанга килеп, медицина институтының рабфагына керде Кайчандыр юаш. артык сабыр булган Морат хәзер тәмам буйга җитеп, акылга утырып дигәндәй, мөстәкыйльлек сабагын алган бер егет. Ул һәр ялда безгә « килә. Һәр кунакка якты чырай күрсәтә белгән әнием безне, булдыра з алганча, тәмле ризыклар пешереп сыйлый Мин Моратка повестем- з ның өзекләрен укып күрсәтәм
Әйе, менә шулай тулы канлы бер тормыш белән яшәп ятам « Миңа бары оч нәрсә генә җитми: йөргән кызым юк. әдәбият мәйда- = нына аяк баса алмыйм, укуымны дәвам иттерү мөмкинлеге күренми ф
Габдрахман абыйлар бездән ерак тормыйлар Әнием Сәүдә апа- х ның үзен өнәмәвен, дөресрәге — абыйсы Габдрахманны яратмавын = белсә дә, туганлык хакына алар гаиләсенә гел яхшылык итәргә ты- < рыша. Әгәр берәр тәмле нәрсә пешерсә, әнием аларны чакырмый “• калмый. Сәүдә апа, гадәтенчә, безгә керүдән баш тартса, әни аларга * күчтәнәч кертә Әнием кебек туган җанлы кешеләрне мин бик сирәк 4 очраттым үз гомеремдә
Ял көннәренең берсендә. Габдрахман абыйларга кереп, аларда * моңарчы миңа очрамаган ниндидер бер чибәр кызый күрәм Ул үзе минем яшьләрдә булыр, тулы, алмадай кызарып торган битле, чем кара күзле, сызылып киткән каләм кашлы Әйтәсе юк. гүзәлләрнең гүзәле, барлык җире килгән, халык әйтмешли, бер кашык суга салып йотарлык. Мәрзия атлы икән үзе Сәүдә апа ана Бәзия дип дәшә.
Гадәттә кызлар белән артык ачылып сөйләшергә яратмасам да. бу кыз белән без ничектер ансат кына танышып киттек Ул Сәүдә апаның туган тиешлесе икән. Мәрзиянең Бишбалтада ФЗӨ мәктәбендә укыганлыгы да мәгълүм булды
Сәүдә апа бу очрашуны махсус оештырмады микән, дип тә уйлыйм мин. Ни очен дигәндә. Сәүдә апа. без сөйләшә башлау белән ниндидер сылтау табып, ишегалдына чыгып китте, өйдә икебезне генә калдырды. Алай гына да түгел, әйләнеп кайткач, безгә бергәләп паркка барып кайтырга киңәш итте
Без киттек. Көн урталары иде Паркта әле яңа гына агачлар яфрак ярган чак. халык заты бөтенләй юк диярлек Ничектер, сөйләшеп йори торгач, берзаман кыюланып китеп. Мәрзиянең кулыннан тотып алдым, бераздан инде култыкладым да
Минем әле үз гомеремдә кызлар култыклаганым юк иде. Хәтердә сакланган. Мәрзияне култыклап алуым булды, бөтен җаным-тә- нем үзенә бер торле тетрәнү кичерде, миңа эсселе-суыклы булып китте, мин беразга бөтенләй телдән калдым
Бәхетсезлеккә каршы, ул да бик аз сүзле кеше иде Мин болай тавыш-тынсыз баруның начар икәнлеген яхшы аңлыйм, ләкин әйтер сүз таба алмыйм Башка килми генә бит берәр сүз! Юк. юк Нишләмәк кирәк7' Без шулай, култыклашкан килеш, авызга су капкандай тын гына парк аллеяларында йөрибез дә йөрибез Ниһаять, сөйләшер сүзнең йомгак очын таптым булса кирәк. Ул минем нинди эш эшләвем турында сорап куйды Иркен бур сулыш алып, сүзгә керештем һөнәрем турында, станок турында, инструментлар турында сүз китте. Ләкин бу теманың кызым өчен кызык түгеллеген үзем дә тиз абайладым Уңайсызланып, тагын тукталам Нәрсә турында гына сөйләргә соң, йә хода!9
Бераздан ниндидер китапта язылган вакыйга турында сөйли башладым Минем өчен бик кызыклы тоелса да. Мәрзиямнең исни үк башлавы мине тәмам аяктан екты Мин инде сүз табудан гаҗиз- мсн Үземнең шаркылдап көләрлек берәр нәрсә сөйли алмавымнан гарьләнәм дә, аптырыйм да Юкса мин. дус-ишләр арасында җыен юк-барны сөйләп, аларның эчләрен катырып бетерә торган кеше
Күп еллар узганнан соң гына бер кагыйдәне белдем андый чакта тузга язмаган нәрсәләр турында гына сөйләшергә кирәк икән Андый чакны егетне хур иткән нәрсә — тирән мәгънә, акыллы сүз эзләп маташу икән
Без шулай да. элекке исеме белән әйткәндә Казан Швейцариясе "ндә байтак йөрдек Аны озатып кайткач, аерылышыр алдыннан, без тагын кайчан очрашуыбыз турында вакыт билгеләдек. Ул Сәүдә апаларга китте Мин исә. ни әйтсәң дә. каһарманлык эшләгән бер батырдай канатланып, өйгә таба юл тоттым.
Ә берәр атнадан соң без бик еш очраша башладык. Гадәттә бу гүзәл минутлар Кольцо бакчасында була Казанның кыл уртасында, заманында Балык базары булган урында, рәшәткәле түм-түгәрәк сквер Утырып ял итәргә артлы эскәмияләр дә бар Трамвайлар, көпчәкләре ышкылудан чыелдашып һәм дугаларыннан очкыннар сиптереп, бакча тирәсендә әйләнсәләр әйләнәләр — әмма бу безгә комачау ясамый. Без Мәрзия белән монда озак утырмыйбыз. Арча кырына паркка менәбез яки Тукай урамындагы Чаткы кинотеатрына юнәләбез
Кичләрен аулакта, берәрсенең капка төбендәге эскәмиядә Мәрзия белән икәүдән-икәү генә янәшә утырган чаклар да еш булгалый. Ул тын гына нидер уйланып утыра, мин дә тын гына, сүзне нидән башларга белми утырам Үземнең мөнәсәбәтемне бары аның кайнар йомшак кулын кысып кына белдерә алам Ул миңа озын керфекле күзләрен тутырып кына карап ала Бу карашта сорау, нидер өмет итү чагылган кебек, моңа җавап итеп мин аның учымдагы кулын тагын да кыса төшәм һәм без. тагы авыр сулап, тын гына утырабыз
Безнең дуслык бер-ике атна дәвам иткәннән соң, өйләнешергә булдык Нигә өйләнмәскә7 Шундый матур кыз, үзе мине яратам ди Мин бит инде хәзер бала түгел, миңа дүрт айдан унтугыз яшь тула Тик менә өйләнгәч, гаилә корып җибәрү өчен бер куыш кирәк Мәрзиянең ата-анасы юк Үзе дә бер бәләкәй генә почмакта яши. Ә минем аны өйгә алып кайтырга бер генә мөмкинлегем дә юк.
Без Мәрзия белән нык кына уйлаштык та. мондый карарга килдек мин тотам да. Урта Азиягә китәм Анда тормыш җиңел, ди. квартир табуы да бик ансат булыр Кулда — менә дигән һөнәр, анда минем кебек токарьларга зарыгып торалар. Әлбәттә, без Мәрзия белән бергә дә китә алыр идек, тик Мәрзиянең укуы бетмәгән. Ул ике айдан соң гына, укуын тәмамлап, тукучы һөнәре алып чыгачак.
Планыбыз яхшы Урта Азиядә безнең Шакир абыйлар яши. мин инде башта шуларга барып төшәчәкмен һәм Мәрзия килгәнче барысы да без уйлаганча көйләнәчәк.
һай, яшь кешенең беркатлы уйлары1 Ул чакта миңа сөю-мавыгу дигән нәрсә алдында барысы да. хәтта минем барлыгымны. йөрәгемне биләгән гүзәл әдәбият та. бала чактан ук яшәвемнең иң көчле чыганагы булган уку. белем алу да арткы планга күчтеләр Мин андый нәрсәләрнең барлыгын оныттым Бик бөек тоелган ул максатлар бөтенләй кечерәеп калдылар Гаҗәп икән ул яшьлектәге мавыгулар
Кыскасы без Мәрзия белән сүзне шулай беркеттек. Вәгъдә- иман1 Әйткән сүз — аткан ук' Егет сүзе бер булыр' Мин эшләгән җиремнән киттем Әниемә, дөнья күреп кайтасым килә, Шакир абыйларга барып кайтырга уйлыйм, дидем Юл кирәк-яракларын кечкенә чемоданга тутырдым да. скрипкамны алып, Үзбәкстанга. Термез шәһәренә таба юл тоттым
25
Атна буе юл газаплары кичергәннән соң, тәмам хәлдән таеп. Термез шәһәреннән арырак урнашкан Комкурган совхозына барып җиттем
Шакир абый шушы совхозның тыштан акшарланган балчык кибетендә сатучы булып хезмәт итә. Тирә-як футбол кырыдай тип-ти- гез җирдән гыйбарәт Өйләр барысы балчыктан ясалган, бер катлы, яссы түбәле. Җир кызган табадай, яланаяк басарлык түгел. Юлларга кызгылт-сары тузан түшәлгән. Аңа баскан саен, аяк тубыктан шул «. көлсыман кайнар нәрсәгә чума, өскә пырхылдап тузан болыты күтә- з релә Миңа бу як җирләренә килеп керү белән күренгән телеграмм 5 баганаларындагы зәңгәр каргалар бик сәер булып тоелган иде. Инде 5 бераздан юлда очраган дөяләр, ишәкләр, аларга атланган чалмалы 5 кешеләр, мәһабәт чинарлар игътибарымны җәлеп итте. Ә менә монда. = Комкурганда. мин шуларның нәкъ уртасында. Монда үзбәкләр һәм « таҗиклар яши Барысы диярлек сакаллы, буй-буй төсле, биленә х калын пута буылган чапаннардан, төрле төстәге керле чалмалардан =
Шакир абыйларның квартиры кибет белән бер үк түбә астында < Шакир абый мин килеп төшү белән кибетен япты, өйгә кереп, чәй “ эчәргә утырдык Мин Казаннан ук телеграмма суккан идем, алар ми- - не тиешле әзерлек белән каршы алганнар. Фатыйма апа тәмле пылау 2 пешергән, чәй янына йөзем, кипкән өрек, кавын эчәгесе, өрек төше. - үзбәк наны куелган.
Биредә хикәямне беразга өзеп, Шакир абыйның тормыш хәлләренә тукталырга уйлыйм Башта әйтелгәнчә. Шакир абын артистлар труппасы белән ачлык елында Троицкидан Урта Азия җирләренә китә Труппа ниндидер сәбәпләр аркасында таркалгач, иске һөнәре буенча, сәүдә эшенә керә. Дәүләт сәүдәсе оешмаларында эшли башлый. Шул эшендә йөргәндә Сәрвәр апаны очрата һәм алар өйләнешәләр Бу вакытта Шакир абыйга инде илле яшьләр була
Сәрвәр апа заманында «йомышлы татар» дип аталган. Азия белән Россиягә арадаш буларак, Россиягә күп хезмәтләр күрсәткән бер гаиләдән Ул ифрат ябык, зифа буйлы, җитез һәм уенчак, теле ү.збәкләшкән нәфис бер хатын иде Шакир абыйга чыкканчы ул кияүдә булган инде, ләкин аерылган. Әмма ул шулай да кызлар кебек чибәр, елдам, үзбәк биюләрен һәм җырларын профессиональ осталык белән башкара Мин аның кияүгә чыкмый картайган апасы Мәрьям Якупова турында да әйтергә тиеш. Аның турында әле киләчәктә Фатих Кәриминең атаклы «Истанбул мәктүпләре-ннән укып күп мәгълүмат алачакмын Хикмәт шунда, бу врач Мәрьям апа Якупува — уникенче елгы Балкан сугышы вакытында ирекле булып Төркиягә китә, янә ике татар кызы белән (аларның берсе — алда искә алынган Гөлсем апа) шәфкать туташы буларак, яралы төрек солдат-ларында медицина ярдәме күрсәтә.
Шакир абый белән Сәрвәр апа бик матур яшәделәр дип исәплим мин Аларның Фәрит исемле бер уллары да булды Ләкин ул егетнең язмышы коточкыч ямьсез төгәлләнде. Хәер, бу турыда соңрак. Хәзергә сүз Сәрвәр апа турында Кызганычка каршы, уенчак, күбәләктәй җиңел сөякле Сәрвәр апаның гомере озын булмады Ул утызынчы ел урталарында ук вакытсыз үлеп китте. Шакир абый Фәритне Мәрьям апага уллыкка тапшырырга мәҗбүр булды Берәр ел тол яшә-гәннән соң, ул казанлы Фатыйма апага өйләнде Фатыйма апа Шакир абый вафат булганчы аның белән яшәячәк
Ә Шакир абыйның бердәнбер улы Фәрит, әйткәнемчә, тормышын ямьсез төгәлләде Ул башлыча, әнисе үлгәннән соң, Сәрвәр апаның олы туганы Мәрьям апада тәрбияләнде Бу егет күбрәк әнисенә охшаш иде Шундый ук җиңел сөякле, хискә тиз бирелүчән. искиткеч матур тенор тавышлы җырчы, кешелекле һәм чибәр
Ул, Ташкентта медицина институтын тәмамлап, балалар врачы булды Әмма үзенең берсеннән-берсе гүзәл улларын бәхетле итә алмады Врач булып эшли башлагач та, эчкечелеккә бирелде Бераздан әле ул бөтенләй тилереп, котырып эчә башлаячак, чын алкоголикка
әйләнәчәк. һәм шулай яман каты эчкән көннәренең берсендә ул, исерек хәлендә, Мәрьям апаны пычак белән чәнчеп үтерәчәк.
Бу коточкыч фаҗигадән соң Фәрит диваналар шифаханәсендә ятачак, ләкин аннан чыккач та эчкечелеген ташламыйча, ахырда аракыдан агуланып үләчәк.
Ә бит бик-бик гүзәл, ачык, ягымлы кеше иде минем бу туганнан туган энем.
Ә хәзергә мин кипкән, корыган Үзбәкстан җирендә, һәр яңалыкка шаккатып, яңа дөнья белән танышам Май ае гына әле, ләкин шул кадәр эссе, һич чыдар чама юк. Юкка гына Термезны эсселек котыбы дип атамыйлар шул! Ләкин бер генә минутка да онытылмыйм Мин бит бирегә бик җитди максатлар белән килгән кеше Минем эсселектән куркып өйдә ятарга хакым юк. Килгәннең икенче көнендә үк совхоз мастерскоена юнәләм Ул саманнан салынган зур амбарны хәтерләтә Анда теләсә кем кереп йөри ала Рөхсәт. Эчтә ике кыру станогы, бер тишү станогы һәм эшкә яраксыз фрезер станогы. Токарь булып озын борынлы, чандыр бер рус эшли икән Беренче күрүдән үк мин аның әтрәк-әләм икәнлеген аңладым Андый бер җирдән икенчесенә очып йөрүче эчкечеләрне Казанда да күргәләгән бар иде.
Хезмәткә урнашу озакка сузылмады Бер станок күптән буш тора икән Мастерской мөдире, юан бәдәнле рус кешесе, шул станок янына алып керде дә. инструментлар тәрәзә янындагы верстакта, дип, аягы белән генә төртеп күрсәтте. Нәрсә эшләргә кирәклеген төшендерде һәм китеп тә барды.
Мин эш кораллары белән танышам Йә хода1 Монда җүнле бер генә дә эш коралы юк бит Кискечләр үтмәс, сынык, җитмәсә гади корычтан ясалган, кайракка тидерү белән аксыл йолдыз чәчрәтәләр. Кайда ул минем Казандагы, кадерләп тоткан эш коралларым7! Алар- ны кайракта үткерли башлагач та кан кебек кып-кызыл очкыннар чәчри иде бит1 Ләкин нихәл итәсең. Тимерчелектә (анысы да ташка үлчим) кискечләремне чыныктырып чыктым да, станокны худка җибәрдем Һай. һай, һай! Станок дип әйтерлеге дә юк ич моның, бу бит ватык арба Ләкин мин станокны бераз киртәсенә керерлек бер хәлгә китереп, тарттырасы гайкаларны, тарттырам, шөрепләрне боргалыйм да. тешләремне кысып булса да түзеп, эшкә керешәм
Шулай итеп, беренче адым ясалды. Мин әлеге озын борынлы әтрәк-әләм белән танышам Ул гаҗәп кеше икән үзе. Җырчы булырга хыялланган, әмма моңа ирешә алмаган бер бәхетсез җан Рус операларыннан шундый арияләр җырлап җибәрә — шаклар катарсың! Ул ■ Мин беренче солист булырга тиеш идем, минем урыным Мәскәүнең Большоенда иде. тик аяк чалдылар»,— ди
Беренче көннән үк кызымнан хат көтә башладым Казанда ук аңа Шакир абыйлар адресын биргән идем бит Үзем исә алдан ук хатлар сала килдем.
Мин эшлим. Дәртләнеп эшлим Калып та эшлим, вакыт дигән нәрсә һәм ял белән исәпләшми эшлим Ул кадәр ватылма, ди теге бәндә, барыбер монда түләү бик түбән, куелганыннан артыгын түләмиләр, ди. Мин аңа ышанмыйм, кара тир түгәм, әмма станок яныннан китмим Арып-талып өйгә кайтам. Кичләрен бераз ял иткәч, тәрәзәне ачам да скрипка уйныйм Бөтен Комкурган мине тыңлый сыман
Бер ял көнне без Шакир абый белән дача поездында Термезга бардык Анда Шакир абыйның күптәнге дуслары, сәүдә эшендәге якын танышлары бар Без Фәйзи абыйларда тукталабыз Фәйзи абый исә сары гына төкле, салынкы борынлы бер кеше Әмма аның хатыны Сәгадәт апа гүзәлләрнең гүзәле. Була бит шундый кара күзле, тоз борынлы, матур авызлы, зифа буйлы, дулкынланып торган чәчле чибәр татар хатыннары Ул — әнә шуларның беренчесе Алар белән бер үк ишегалдында тагын Сәгадәт апаның сеңлесе Маһирә апа да 76
яши. Ул да бик чибәр. Анысының да ире ЯМЬСРЗ бер кеше. Тупас йөзле. пеләш башлы Истә калганы шул: аларның ишегалдында көне буе патефон уйнаталар Бу ике баҗа гаиләсендә өч бала үскәнлеге истә калган — бер малай, ике кыз. Кызларның бөре** Сәгадәт апаныкы икенчесе сеңлесенеке. ф
Байтак еллар узгач, без сугышлардан әйләнеп кайткач, әлеге па- , тефон уйнатучы кызның әнисе Маһирә апаны мин Казан урамында ~ очратачакмын һәм аның кызы Венера Шәрипованың атаклы татар = җырчысы булып киткәнен ишетәчәкмен.
Әлегә мин кечкенә ак балчык өйләр шәһәре. Әфганстан чигендә- = ГР болганчык сулы дуамал Амудәрья буендагы Термез шәһәрендә. « Шакир абыйның танышларына Казан хәлләре турында сөйлим * Үземнең Урта Азия якларында эшкә урнашып калырга теләгәнлегем- 2 не аңлатам. Ләкин төп максатым — өйләнергә җыенуым турында - ләм-мим. а.
Мондагы якташлар мине аңлыйлар, алар миңа хәер-хаһ Тик ми- - нем, урта белемле бер кеше була торып та. монда килеп станок яны- “ на басуыма аптырыйлар. Аларча бу акыллы эш түгел, иң кимендә үз кадереңне үзең белмәү Бу ялгышны Термезга күчеп тиз арада төзәтергә була Анда менә дигән эшкә керергә була, диләр
Мин, чыннан да. уйга калам Күз алдыма Комкурган совхозы, андагы ялангач, кипкән бушлыклар, мастерскойдагы көйсез станок килеп баса Сүз иярә сүз чыгып, тагын шундый бер яңалык ишетәм. Биредәге Биһбуди исемендәге җидееллык мәктәпнең директоры Кәлим Исламов дигән бер татар икән Үзе шагыйрь дә. ди Тукта, тукта! Бу теге әнием белән бергә Шәле авылында укытучы булып эшләгән Кәлим Исламов түгелме соң?
Озын-озакка сузмыйча. Биһбуди исемендәге мәктәпне эзләп табам. аның завхозы белән очрашам, сорашып аныклыйм Әйе Исламов шул үзе, Кәлим Әспиран! Шәледә минем белән күп тапкыр әдәбият турында гәпләшеп утырган, хикәяләр, шигырьләр язучы, мандолинада шәп уйнаучы, йөзеннән беркайчан да ирония чалымнары китми торган, ләкин рәхимле Кәлим Әспиран. Әле ул үэ<- өйдә юк икән. Татарстанга хатынын бәби табарга озата киткән Шушы көннәрдә әйләнеп кайтачак. Ул биредә бик абруйлы кешеләр рәтеннән, зур хөрмәт казанып яши. имеш.
Шундый яңалыклар ишетеп, иртәгесен беренче поездда Шакир абый белән Комкурганга кайтып киттем
— Йә. ничегрәк уйладың9—дип сорады берничә көннән соң Шакир абый.
— Китәм,— дидем мин.— Термезга барып урнашам, чөнки монда эшнең бер дә рәте юк Станок начар, җүнле корал юк
Шакир абый миңа, Фәйзи абыеңа тапшырырсың дип. хат язып тоттырды Чемоданымны, скрипкамны алдым да, поездга утырып. Термезга киттем.
Икенче көнне үк мине эшкә урнаштырдылар Мин хәзер китап магазиннарының район идарәсендә инспектор Эшем райондагы китап кибетләренең эшен тикшерү Эшли торган төп урыным - китап склады Монда рәхәт, монда салкынча Бөтен тирә-ягым китап белән тулган Аларның күбесе үзбәк телендә булса да буш вакытны шуларны актарып уздырырга ярый Урын начар түгел әмма күңел тынычланмый, чөнки Мәрзиядән бернинди дә хәбәр юк Ничәмә хат язып салдым үзенә, бер генә юллык хәбәр килсенче*
Мин эшлим Китап кибете булган бер кышлакка да барып кайттым Андагы китап магазинын тикшердем Минем хәзер үземнең квартирам да бар Складтан ерак түгел, иркен ишегалдының түрендәге җир идәнле бәләкәй балчык өй
Иләмсез эсселәр башланды Төннәрен йоклап булмый Идәндә
ятам Йоклар алдыннан урын-җир янына ишегалдындагы коедан чи* ләк белән салкын су кертеп куям Шул суда җәймәне чылатам да шәрә килеш шуны ябынып ятам Җәймә кипкәнче йоклап була. Ул киптеме. эсселеккә чыдар хәл калмый, уянып, яңадан җәймәне чиләккә батырам.
Биредә үземә бик әйбәт бер иптәш таптым. Ул милләте белән дүнгән Шулкадәр акыллы, ипле, күңелле егет. Үзе татарча менә дигән итеп сөйләшә. Без хәзер буш вакытларда һәр көн очрашабыз. Хәтта бер тапкыр Амудәрьягә дә бардык. Данлыклы Аму гаҗәп елга икән ул. Аның саргылт, болганчык суы котырынып ага. Суга керсәң, аякта басып торыр хәл юк — егыласың. Ятсаң, агым очыртып алып китә Шулай да бераз йөздек, комда да берничә минут кызынып яттык. Су буенда чик саклаучы кызылармеецлар ат коендыралар, ә без дүнгән егете белән гәп сатып кояшта кызынабыз. Су аръягында — Әфган җирләре, анда бернинди хәрәкәт һәм кеше заты күренми.
Без кояшта күп булса ун минут ятканбыздыр. Ләкин моның нәтиҗәсе мин көткәнчә булып чыкмады. Шул ук кичне минем аркам сулы куыклар белән капланды. Алар бераздан сытылып, җәрәхәткә әйләнделәр Арка авыртуына түзәр хәл юк. Ул кояшта тәмам янган Менә сиңа Аму!
Ә Мәрзиядән һаман хәбәр юк. Берәр фаҗигале хәл була күрмәсен инде Мин бик борчылам Мин аны һаман бик әйбәт итеп каршы алырга җыенам Вакыт-вакыт минем хезмәт хакым да аз тоела башлый Карасана, чыннан да. эш хакым тормыш корып җибәрү өчен җитәр микән7 Мин бит гаилә корасы кеше. Минем бит кирәк-яраклар да аласым, рәтле кием дә җүнәтәсем бар Болай булмый Өстәмә эш алырга кирәк!
Мондагы кинотеатрның афишаларына игътибар иткән идем инде Бигрәк хөрти тоелды алар миңа. Мөгаен, аларның художниклары юктыр, дип уйладым мин. Кинога барып, аның мөдире белән сөйләшәм Кирәксенсәгез, мин сезгә художниклык хезмәтен күрсәтә алам, дим Әлбәттә, билгеле бер эш хакы бәрабәренә. Юк шул. кирәксенмибез. безнең бик шәп художнигыбыз бар, ул әле ялда, шушы көннәрдә кайтачак, бу әле мин язган афишалар гына.— ди мөдир.— Нәрсә рәте-җүне юкмы?»
Монысы барып чыкмады Нишләргә соң? Мәрзиянең килешенә бераз акча туплаганда шәп булыр иде дә.. Термезда радиоузел бар икән Чәйханәләрдә гәпләшеп, чәйләп, пылау ашап утыручыларның репродуктордан үзбәк җырларын тыңлап кәефләнгәннәрен үзем күреп торам Туктале, булмаса болай итеп карыйм...
Көннәрдән бер көнне мин. көндезге ял вакытыннан файдаланып, скрипкамны култыкка кыстырдым да. радиоузелга киттем. Андагы кеше белән сөйләшәм Янәсе, мин сезнең тапшыруларны үземнең скрипка уеным белән җанландырып җибәрә алам. Теләсәгез, мин моңа әзер. Билгеле, эш хакы түләнсә.
Кызганычка каршы, аларда мондый эш хакы каралмаган икән. Шулай да узел башлыгы миңа ул көнне микрофон алдында скрипкада уйнап күрсәтергә кушты. Мин, бөтен чәйханәләрдәге Миһманнарның игътибарын җәлеп итеп, скрипкада татар көйләре сыздыра башладым Бу исә соңыннан һич көтелмәгән гаҗәп бер нәтиҗә бирде. Гаҗәплеге шунда — Термезның бик күп татары минем уенны яратып тыңлаган булып чыкты. Мин берзаман татар агайне алдында атаклы скрипач булып киттем, кунакка чакыра башладылар. Ә Термезда татарлар җитәрлек. Хәлле, таза тормышлы, туган якларын сагынып, әмма бу җылы урыннан китәргә батырчылык итмичә яшәүче татарлар алар.
Көннәр бик эссе булу аркасында, гадәттә, учреждениеләр иртәнге якта һәм көн сүрелә башлагач кына эшлиләр. Кыскасы, хезмәт көне 78
'И бетә. Мин хәзер эштән соң. складымнан кайтам да. скрипка.-.! -ык астына кыстырып, көн аралаш диярлек, кунакка ашыгам тык портвейнны суытып эчә. Юка кырлы стаканга
кызыл салкын и. •; салалар төбеннән генә тотып чөмерәләр Мин уйныйм кунаклар!:- nt күңелен ачам Мина да портвейн биргәлиләр
Кем бела, бәлки минем бу яшьлек җүләрлегем бер кәсепкә әйлә- иеп үк киткән булыр иде Әммә Мәрзиядән хатлар килми интектерүе Һ һәм бер олы абзый белән дуслашып китүем мине бу юлдан коткарып = калды.
Олы абзый дигәнем — Габдулла атлы бер кеше — мин яшәгән < ишегалды каршындагы кибетнең сакчысы иде Бер тапкыр, урамнан 5 узып барганда, ул үзе мине янына чакырып алды Сораша башлады • Сүздән сүз китте. Без шулай танышып та алдык. Инде мин кунакка * барма! ан көннәрдә кичләрен гел аның белән булам
Бервакыт Кәлим Исламовның Казаннан кайтып төшкәнлеген J ишеттерделәр. Билгеле инде, мин шундук аңа йөгердем. Гадәтенчә. < Кәлим мине кочаклап каршы алды Ул мәктәп бинасында ук яши икән Хәзер ялгызы гына калгач, минем килеп чыгуыма бик шатлан- - ганын белдерде, үз квартирында кунып калырга кыстый башлады ; Мин квартирыма скрипка алырга киттем, ул сый әзерли калды
Менә без мәктәп коридоры идәненә җәелгән паласта табын тирәсендә утырабыз Без өчәү — Кәлим минем янга тагын бер яшь укытучыны чакырган Анысы үзбәк егете
Безнең мәктәпнең мөгаллимнәреннән,— дип таныштыра мине Кәлим аның белән. Минем гаҗәпсенүемә каршы. Кәлим хәзер шигырьләрен үзбәкчә яза икән Ул миңа район газетасында басылган соңгы шигырен күрсәтә. Без күрешмәгәнгә артык күп гомер дә узмаган кебек, ә ул инде тәмам үзбәкләшеп беткән Соңыннан ул мине үзбәкләр арасына бер туйга да алып барды Анда беренче сүзне, могтәбәр кеше буларак, аңа бирделәр Ул исә мәҗлесне ачып, саф үзбәк те-лендә шундый нотык сөйли башлады, шаклар катарсың1 И. безнең татарның җайлаша белүе! Ничәмә-ничәмә кешебез безнең руслашып, башкортлашып. үзбәкләшеп. төрекмәнләшеп — тагын әллә кемләшеп, шул халыкларның хәзинәсенә мәдәният энҗеләре өстәми'
Беренче очрашуда без Кәлим һәм үзбәк кунагы белән бик күңелле итеп утырдык Кәефемне бераз кырган нәрсә бары шул теге үзбәк укытучы мин скрипкада уйнаган татар көйләрен бер дә яратмады Мин татарны алдынгы милләт, көйләре дә әйбәттер, дип уйлаган идем, бернигә дә тормый икән сезнең моң».— дип мине аптырашка калдырды Менә сиңа зәвык' Мин тагын аңа. барлык тырышлыгымны җигеп, үзем яраткан иң матур татар көйләрен уйнаган булам Кәлим шигырьләрен татарча да язгалый икән Ул заманда урга Азиядә тау араларында басмачылар бетерелмәгән иде әле Үзбәк, таҗик авылларында Ибраһим бәк дигән корбашы ерткычлыклар ясый Кәлим шул турыда язылган поэмасыннан өзекләр укыды
Ә минем Мәр.зиякәйдән һаман хәбәр-хәтер юк. Мин бу турыда теге Габдулла абыйга да серемне чиштем. Ул миңа бик җитди гена карады да
- Борыны нинди иде кызыйның ’ - дип сорады
Ничек инде. — дидем мин аптырый төшеп — Борыны борын кебек
Юк. борынының очы гумпакмы. очлымы7
Алай очлы түгел
Менә' дип куйды Габдулла абый бик мәгънәле генә итеп Тумпак борынлы кызларны беркайчан да якыныңа җибәрмә Хатын- кызның холкын борынга карау белән белеп була аның. Әгәр тумпак борынлы икән, аннан хатын түгел, ә дәҗҗал чыга. Әгәр борыны очлы икән, аның холкы-фигыле бик ипле була
— Беләсеңме нәрсә, энем.— диде ул көннәрдән бер көнне миңа, бик үз итеп.— Син юкка уку йортлары үзәге булган Казанны ташлап, бу кыргый якка килгәнсең. Без инде ярый, үз ихтыярыбыз белән түгел Бу якларда каңгырып, сөрелеп йөрергә нужа куша безгә. Ә бит әле син өеңә кайтып укырга керә аласың...
Чыннан да. Габдулла агайның сүзләрендә дөреслек юк түгел иде. Бигрәк тә Мәрзиядән бернинди хәбәр килмәгәч, бигрәк тә миңа «скрипач» булып, түбәнсенеп, мәҗлесләрдә бер стакан портвейн өчен кеше күңелен күреп йөрергә туры килгәч...
Мин утыз дүртенче елның июль урталарында Казаныма кайтып киттем.
26
Ул төнне минем күзләремә йокы кермәде. Бу. билгеле, артык арудан, өметнең вакыт узган саен кителә баруыннан, комиссиянең соңгы сүзен көтеп алҗудан иде. Мин артык арысам, аерата зур рухи тетрәнүләр кичерсәм, шулай йокыдан мәхрүм калам Башыма бәйләнчек бер уй кереп, миемне өзлексез каезлый башлый. Димәк, дип уйладым мин. барлык тырышлыкларым, арыш ипие һәм тозлы кильки ашап унөч көн буена Мәскәү урамнарын таптавым бушка гына китте Хәзер инде бәлки Наркоматка барып йөрүнең дә хаҗәте калмагандыр Ахыр чиктә алар үзләренең дәһшәтле карарларын миңа почта аша да җибәрә алалар бит Анда, ичмаса, күңелсез хәбәрне каршы алу җиңелрәк тә булыр. Шулай дип. юка такталар өстенә иске көрпә түшәлгән шыгырдавык ятакта, изге Хәдичә апаны һәм аның кызларын уятмас өчен, артык кымшанмый гына, караңгы түшәмгә карап уйланып ятам
Хәзер инде минем уйларым — Казанга кайтып исән-сау эшкә урнашу тирәсендә. Әнием дә. әти дә минем уңышсыз сәфәремә бик кайгырачаклар Ләкин алар моны эчтән кичерәчәкләр. Әле юаткан да булырлар Исең китмәсен, улым, үзлегеңнән укырсың, диярләр. Ә мин җиң сызганып эшкә керешермен, станок янына басармын. Нигә, начар эшмени ул? Әнә, Зиннәтләр. Наилләр, Гомәрләр уку турында уйлап та карамыйлар. Дәртләнеп, бирелеп эшлиләр, үзләренең көндәлек хезмәтләреннән ләззәт табалар алар өчен заводтагы хезмәт — иң татлы җан азыгы Минем кай җирем аларныкыннан артык? Шулай! Ярар. әйдә, мине институтка кайтармасыннар, ди Аннан гына дөнья җимереләмени' Ярар, бетте, моннан соң мин үз-үземне таба алмаячакмын .
Әмма шулай да. Дөресен генә әйткәндә, алдыңа бер максат куеп ыргылгач бу эшнең барып чыкмавы рәнҗетмимени адәм баласын9 Аннан бит әле. тирәнтенрәк уйлап карасаң, уку хокукыннан мәхрүм ителерлек гаебем бармыни ил каршында?
Аңлыйм мин политиканың асылын. Ул иң элек чыгышлары белән изелгән сыйныф вәкилләре укысын һәм алар командалык постларын алсын, юкса дошман сыйныф вәкилләре аларны басып китәр, реставрация булыр дип уйлаудан. Тик бу миңа карата дөрес түгел Икмәктер менә!
Мин үземчә шулай, мәсьәләнең һәр ягын исәпкә алып, төрлечә фәлсәфә корып, бу фәлсәфәмнең әле бу. әле теге ягын тикшереп ятам. Ахыр чиктә минем бу уйлануларым — үземне тынычландыру өчен. Салына башлаган канатларны үз урынына күтәреп кую иде максатым
Шулай төнне уздыра алмый азапланам Ниһаять, июль иртәсе килде. Гадәттәгечә ашык-пошык, сабынсыз гына юынып, портфелемне эләктердем дә. өйдән урамга чыгып киттем.
Караңгы коридорда, әле бик иртә булуына карамастан, примуслар чыжлый, безнең Хәдичә апа да үз өстәле янында кайнаша. Мин. аңа күренмәскә тырышып, ишеккә таба ашыгам Соңгы вакытларда мин аның, әле озак торырсыңмы икән, энем, кайчан исәп-хисапны өзәрбез икән, диюеннән куркам
Ходайга шөкер, мине шәйләсә дә. Хәдичә апа андый сорау биреп туктатмады Бары, нишләп шул кадәр иртә тордың, дип кенә калды. Мин бик кыю тавыш белән- «Эш, эш шулай йөгертә».— дигән булдым
Наркоматка минем аякларым бөтенләй тартмый иде Мин анда нинди сүз ишетәчәгемне юрап беләм Аның зур. пар ат сыярлык ишегеннән кире чыкканда канатларымның тагын да каерыла төшкән буласын сизәм
Трамвайларга утырып тормадым Мин инде барасы юлны биш бармагым кебек шәп белә идем Җәяүләп кенә, анда да әле эленке-салынкы гына атлап барам.
Кабинетка барып керү белән Агриппина Евграфовна мине, яктырып кына түгел, урыныннан ук сикереп торып каршылады Миңа тискәре җавап булган, шуңа күрә бу сөйкемле апа минем башка төшәчәк чукмарны җиңеләйтү өчен тырыша, дип уйладым Әмма апа. кулындагы папкадан бер бит кәгазь алды да миңа таба атлады Аның йөзе шатлык белән тулы, күзләрендә бетмәс-төкәнмәс куаныч нуры чагыла иде Агриппина Евграфовна каты үкчәле туфлиләре белән түк-түк басып килде дә иңемнән кысып тотты
— Булды бит, иптәш Рәсүлев! Сезне чын күңелемнән котлыйм, акыллым!
Күкрәктән башыма кадәр ниндидер кайнар нәрсә күтәрелүен тойдым Ләкин бу дәһшәт кайнарлыгы түгел, шатлык җылысы иде Мин. тиле кешедәй өнсез килеш, урынымда тик басып торам Агриппина Евграфовнаның миңа кәгазь тоттырганын да. аның «Комиссиянең карары» дигән сүзләрен дә төштәге кебек кенә кабул иттем
Мин, һаман елмайган килеш, күзләремне язу юллары буйлап йөртәм. Ләкин ачык кына берни дә күрмим, юллар, хәрефләр бутала
Ниһаять, якын итеп янып-көеп йөргән секретарь апаның кулын ашыгыч кына кыстым да Мәскәү урамнарына ташландым
Хәзер Казанга. Казанга кайтырга кирәк миңа! Кайтырга, әти-әни- емне. институттагы дусларымны шатландырырга, тизрәк имтиханнарны биреп, курстагы иптәшләремне куып җитәргә'
Наркоматтан чыгу белән, йөгереп Хәдичә апаларга кайттым Вак- төяк әйберләремне портфелемә салдым Түр якта нидер ямап утырган Хәдичә апа янына уздым
— Мин сезнең белән саубуллашырга һәм исәп-хисапны өзәргә тиеш.— дидем. Күрәсең, минем йөземдә уйнаган шатлык чалымнарыннан ук Хәдичә апа сизенде булса кирәк. Яктырып.
._ Теләкчә булдымы барысы да. энем’— диде
— Барысы да нәкъ мин теләгәнчә булды, рәхмәт сезгә,— дидем— Әгәр сез мине өегездә тотмасагыз. берни дә майтара алмаган булыр идем
Булган акчамны билетка дигәнен генә калдырдым да калганын аңа суздым:
_ Гаеп итмәгез инде. Хәдичә апа. башка акчам юк. үземә билетлык кына калдырдым Әгәр азсынсагыз. Казаннан җибәрермен
Хәдичә апа акчаны бик игътибар белән санап чыкты да
Шул бик җиткән,— диде Бер сумын кайтарып бирде — Юлда кирәге чыгар.
Бар бит дөньяда изге кешеләр, дидем мин эчтән генә Мин биргән акча болан да бик аз бит Хәдичә апа квартирга башка кеше кертсә ике тапкыр артык табышлырак булыр иде Әле шулай да. юлга ипилек акчам юклыгын белгәндәй, кайтарып бирә Тамак төбен авыр
төер баса башлады күзләрне яшь элпәсе каплады. Артык җебеп тетмәс өчен, аскы иренемне тешләдем Аннан, тынычлана төшкәч, тагын рәхмәт әйттем. •
Шул ук көнне гомуми вагонда Казанга кайтып киттем. Ул заманда поезд Мәскәү белән Казан арасын тәүлектән артыграк үтә иде Мин иң өске чемоданнар куела торган шүрлектә рәхәтләнеп йоклап кайттым Эссе тыгын, тынчу. Әйдә, теләсә ничек булсын, барыбер шушы поездның бөтен составында миннән дә бәхетлерәк кеше юк. Миңа уку хокукы кайтарылды. Инде бу хокуктан мине беркем дә мәхрүм итә алмый. Ур-ра* Яшәсен гаделлек!
Максчтыма ирешеп кайтуым әтием белән әниемне дә шатландырачак Әлбәттә, кайберәүләрнең шатланмавы да ихтимал. Хәер, ансыз ■— дөнья сансыз. Миңа әле институт директоры ачу итеп бер ел буена стипендия түләмәячәк. Ул әле. Мәскәүдән алып кайткан кәгаземә ышанмыйча, башта миңа килсен, аннан күз күрер, диячәк. Аннан, үзенә дә кәгазь килгәч, беренче курстан укый башларсың, диячәк Юк инде Ничек итеп мин сыналган, кадерле иптәшләремнән аерылып калыйм. Мин җәйнең калган өлешен тапшырылмаган имтиханнарга әзерләнеп уздырам. Имтиханнарны биреп, икенче курска кү- чәм Икенче курста кафедраларга таблицалар, рәсемнәр ясап акча табам. шулай укыйм Менә шул!
Моның белән генә сүз бетми икән әле. Хәзер мин әниемнең педагогия институтының кичке бүлегендә укуын әйткән идем. Дөнья гизеп, гомер буе югары мәктәп бетерү турында хыялланган әнием, әллә кайда түгел, шул ук үзебезнең Казаныбызда бу бәхеткә иреште Мин укырга кергән елны ул да институтта укый башлады. Башта — читтән торып, аннан — кичкедә, һәм нәкъ мин институттан сөрелгән елны аны да чыгардылар. Мин Мәскәүдән кайтканда ул укудан мәхрүм ителгән иде. Ләкин хәзер курыккан юк Мин инде хәзер әниемә киңәшче. Без инде бу юлы туп-туры Мария Ильинична Ульянованың үзенә хат язабыз Эшнең уңай барып чыгачагына беребездә дә шик юк. Шуңа күрә әниемнең иптәшләре һәр көн безгә килә, нинди дәресләр, нинди темалар үтелгәнен әйтеп тора. Алар әниемә лекция-кон- спектларын укыталар, бергәләп дәрес әзерлиләр, һәм, чыннан да. озакламый Мәскәүдән восстановить», дигән язу килә Әнием татар тиле һәм әдәбияты бүлеген язучы Абдулла Әхмәтләр, Шәйхи Маннурлар белән бергә уңышлы тәмамлады
Инде әтием турында
Башта ул хисапчы булып эшләде, аннан читтән торып бухгалтерлар курсына керде Ул арада, элекке укытучыларны яңадан педагогия эшенә тарту өчен махсус курслар ачылгач, башлангыч мәктәп укытучысы булды Ул гына канәгатьләндермәде аны. француз теле курсларына керде Аны тәмамлап. Мөслим районында Симәк дигән авылда француз теле укытты, шул ук вакытта чит телләр институтында читтән торып укырга тотынды. Ихтимал, ул аны тәмамлар да иде. тик сугыш һәм әтиемнең сәламәтлеге начарлану моңа комачау итте
Гаиләбезнең укуга булган мөнәсәбәтен һәм шул юлдагы кичерешләрен күз алдымнан уздырам да, ирексездән үзебезне кыяларга үрмәләүче альпинистлар белән чагыштырасым килә. Мең төрле газап-җә- фалар чигеп булса да. уку, белем алу иң олы максат итеп куелган Күрәсең, ул кече яшьтән үк канга сеңгәндер
Әйе. үзем турындагы хикәятне очлыйсым бар бит әле.
Термездән кайтып төшү белән, беренче эш итеп. Мәрзиянең яшәгән квартирасына. Бишбалтага киттем Тик андагы таныш әби. Мәрзиянең хуҗабикәсе. бу юлы минем белән рәтләп сөйләшмәде Аның миңа карамыйча гына мыгырдануыннан мин шуны аңладым Мәрзия хәзер башка фатирга күчкән, әби исә аның кайда икәнлеген белми 82
Димәк, ул исән-сау Ләкин шулай да аның бу хикмәтле эше башка сыймый Квартир алыштырган да. кая күнәсен дә әйтмәгән. Бу хәл үзе генә дә минем күңелемә авыр таш булып ятты Бу сүзләрдән ниндидер мәкерле хыянәт, алдау исе аңкыгандай булды Ләкин мин. күңелем түрендәге омет чаткысына ышанып, аны эзләвемне туктатмадым Адреслар өстәленә мөрәҗәгать итеп карадым, төгәл җавап булмады
Мәрзияне, укырга кергәч, институтта укулар кызган бер чорда, кышкы сессия алдыннан, мунчадан кайтышлый трамвайда очраттым. Башта күзләремә ышанмадым. Ул эчтәрәк. пассажирлар арасында бара иде. Ак-караны абайламастан, юлымда очраган кешеләрне ярсытып, аларны этә-тортә. алга таба атлыйм Мәрзия исә. әллә мине күреп. әллә төшәр вакыты җиткәнгә, үзе дә пассажирларны әткәләп, алга уза башлады. Менә тукталышка да килеп җиттек Ул ашыга- ашыга трамвайдан төшә, мин дә трамвайдан сикердем Мәрзия юл аркылы кызу-кызу тротуарга таба атлый.
Хәтердә, йогерә-атлый сулышыма буылып, мин аны бер таш капка янында туктаттым Ул миңа күтәрелеп карамады Бары тонык тавыш белән Мин кияүгә чыктым ►. - диде «Ә вәгъдәң9 дидем мин тетрәнеп Вәгъдәң9 Ул дәшмәде, башын тагын да аскарак иде.
Әйе. барысы да аңлашылды. Авыр иде миңа ләкин аркамнан бер авыр йөк төшкәндәй, җиңел дә иде Авыр иде - чөнки алдады мине вәгъдәләшкән кызым, җиңел иде — чөнки вәгъдәсез дустан котылдым һәрхәлдә, эш миннән калмады Мин үзем эшләргә тиеш нәрсәләрнең барысын да егетләрчә башкардым Намус белән, барлык көчемне куеп. Минем вөҗданым саф.
Мәрзияне күңелемнән тиз арада йолкып ташлый алдым Ул ясаган яралар артык озак газапламадылар Мин әле дә. андый вәгъдәсез кеше белән яшәсәм, барыбер бәхетле була алмае идем, дип уйлыйм Кем белә, ихтимал, безнең арада чын. тирән мәхәббәт булмагандыр да. Бәлки шуңа күрә ул тиз онытылгандыр Бәлки, бәлки
Мин Термез шәһәреннән Казанга утыз дүртенче елның июль урталарында кайтып төштем Тукта, тукта, мин бу сүзләрне әсәрнең башында ук яздым түгелме соң? Шулай, язганмын икән. Бу китап шундый сүзләр белән башланган икән Димәк, вакыйгалар очланган, хикәят түгәрәкләнгән дигән сүз
198.1 ел