Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧИШМӘ ҖЫРЫ


БЕР ХАТИРӘ
ллеиче еллар башында мин Татарстан радиокомитетынын балалар редак циясендә бераз эшләп
алдым. Тәбәнәк, ләкин шактый иркен, бервакытта да кояш тешмәгән, шунлыктан караңгырак
һәм салкынча бүлмәдә әдәби, музыкаль һәм балалар өчен тапшырулар редакцияләре урнашкан.
Көннең көнозын язучылар, композиторлар, артистлар өзелеп тормый ул бүлмәдән Йомышлары булса да,
булмаса да керәләр, фикердәшләрен очратсалар, озаклап сөйләшеп утыралар. Без аларга өйрәнгән,
эшләгәндә комачауламыйлар, киресенчә, берәр төрле информация йә белешмә кирәк булганда «аяклы
энциклопедияләр» яныбызда гына
Бер көнне машинкада бастырган кулъязмаларымны алып бүлмәгә керсәм, ишек кырыендагы кара
дермантин диванда бер егет утыра. Мин ацар артык игътибар итмәдем, баш кагып кына дигәндәй,
исәнләштем дә. утырып, кәгазьләремне укый башладым.
— Гафу итегез, мица әдәби тапшырулар редакторы кирәк иде
Башымны күтәреп карауга әлеге егетнең мөлаем йөзенә. яшькелт зәңгәр күзләренә, бик итагатьле
итеп эндәшүенә һәм түгәрәкләп төргән кәгазь тоткан бармаксыз кулына игътибар иттем.
Кулъязмаларын мин күрсәткән өстәл өстендә калдырып киткәч, бу әдәпле кеше нең кемлеген
беләсем килеп, төргәкне сүтеп карадым. Кулдан язган шигырьләр астына Мәҗит Рафиков дип куелган
иде. Сугыштан кайтып Казан дәүләт университетына укырга кергән шагыйрь белән мин шулай
таныштым.
Соңыннан аның язганнарын калдырмыйча укып барырга тырыша идем Ошата идем мин аларны.
укыганда күңелем ял итә. сусаганда салкын чишмә суын эчкән кебек рәхәтлек тоям, күкнең зәңгәрлеген,
кояшның яктысын, җилләрнең җылылыгын ачыграк сизәм кебек. Еллар үткәч шигырьдән прозага күчте
ул. Прозасы да аның эчке бер аһәңгә корылган, үзенә бер агым белән языла иде. Чишмәләр кебек, һәр
әсәренең үз тәме, үз та пышы бар. укучы күңелен үзенчә сугара. Чишмәләрнең дә бит төрлесе була,
ташлар ярып чыккины. шаулап, чәчрәп акканы була, куе үләннәр арасыннан тавышсыз тынсыз, ашыкмый
кабаланмый гына юл ярганы була. Алары болын чишмәләре, сулары саф. сал кын. мөлдерәмә тулы,
«...бер өем таллык. Анысы да куак кына. Куе яшел кайрылы кәү соләре. ботак тармаклары, вак кына
тонык, яшел яфраклары барлы юклы җилдә кый мылдашып. тирбәлешеп куялар. Шушы куакның тамыр
төпләреннән саркып кына чык кан чншмә суы үлән арасыннан шау-шусыз гына җәелә тарала биреп,
әкрен генә, тыныч кына ага да ага икән... Куагы да чишмәсен яман күзләрдән саклаган, кемнәндер алган
шикелле куерып, өстән каплап тора...»
Мәҗит Рафиков тасвирлаган бу күренештә мин аның үз иҗат алымын күрәм Ул шулай тыныч
кына, артык күзгә бәрелмичә, әдәбият дөньясында шау шу тудырмыйча язды да язды.
Шигырьгә тартым бер моң белән, кешене рухландыра, канатландыра торган күтә ренкелек.
тормышка, дөньяга, балаларча соклану белән карап иҗат иткән Мәҗиткә күңел нечкәлеге, үткен
тойгылар кайдан килгән соң? Кайдан алган ул әсәрләрендәге үзәк өзгеч моңны? Мәҗит үзе булса туган
җир туфрагы, җаным яралган якның табига те. дигән булыр иде,мөгаен. Урал тау итәгеннән бәреп чыккан
салкын чишмәләр, коты рып үскән куе таллыклар, болыннардагы аллы-голле чәчәкләр күңел нечкәлеге
биргән дер аңар, кыя таш өстендәге мәгърур нарат соклану гыйлемен өйрәткәндер
Үзенең бер тәнкыйть мәкаләсендә Фәрваз Мицнуллин Мәҗитне матурлык эзләүче
И
дип атаган иде. Әйе, ул матурлык эзләүче. Туган кырларыннан, якташларының эзләреннән, хәтта
авылының ерак тарихыннан да матурлык эзләүче. Шуны табып укучысына күрсәтеп бирә белүче.
«„Урталыкның һавасын иң нечкә хуш исләр симфониясе диярсең, һәрбер чәчәге, һәрбер яфрагы һавага
үзенең баллы-шифалы сулышын естәп кенә тора. Башыңны күтәреп, төпсез. чиста зәңгәрлеккә кара —
бу юмарт кояшлы дөньядан мәңге- мәңге аерылмас булырсың...»
Бу юлларны укыганда мин туган ягым Вятка (Нократ) буйларын сагындым. Чикләвек куаклары
үсеп утырган тау битләрен, кәрәкәле түгәрәк күлләрен, югары карасаң башларың әйләнеп китәрлек нарат
урманын сагындым. Инде күптән аяк басмаган туган өемнең ишекләрен ачып керәсем килде. Сагыш кына
түгел, тормышка сусау уятты ул юл лар миндә.
Туган җирнең йомшак туфрагында яланаяк йөргән, җиргә ятып салкын, саф су ларын эчкән,
табигать кочагында үскән кешенең күңеленнән мәрхәмәтлелек ташып тора. Мәҗитнең бит аның туган
авылы да шигъри исем йөртә — Күгәрчен авылы. Күгәрчен районы. Яшьлегендә ул дөньядагы иң
гуманлы профессияләрнең берсе — медицинаны сайлый. Яшәү көченең ныклыгына инанган, якты көнгә,
туган җиргә бөтен күңеле белән гашыйк булган яшь фельдшер егет фронтта үлем белән күзгә-күз очраша.
Ләкин шул кан-сөрем арасында йөргәндә дә ул туган авылы Күгәрчененнән, Аллагыват, Ишгилде
авылларыннан, илебезнең йөзләгән-меңләгән авыл шәһәрләреннән килгән егетләрнең ту ган ил хакына
эшләгән батырлыкларын күрә. Шулай итеп, туган ил табигате аңар күңел нечкәлеге, якты тойгылар бүләк
итсә, аның арсландай кыю егетләре булачак язучыда гражданлык хисләре тәрбияли. Яраланып
госпитальдә я .анда кешеләргә тән саулыгы гына түгел, җан саулыгы да кыйммәт икәнен төшенә.
Кайвакыт яралыларга, даруларга караганда да. шигърият дөньясындагы тылсымлы сүзләрнең файдасы
күбрәк булуын белә. Балачактан үзенә тартып, мавыктырып килгән бу сихри дөньяга керергә
батырчылык итүе дә аның менә шушы елларда була. Егет күңелендәге уй-хисләрен. ашкынулы теләк-
ләрен шигъри юлларга сала башлый. Шигырьләрдә утны-суны кичкән яшь солдатның туган ягын
сагынуы, югалту хисләре, күрешү шатлыгы... ул елларны ил кичергән той гылар. Шигырьләр җылы гына,
хисле генә язылсалар да канатларны нидер тота, һавада гы кош кебек иркенләп, очып китә алмый егет.
Мәҗит кырга кирәклеген аңлый.
Менә ул Казан дәүләт университеты студентлары арасында. Аңар кадәр үк инде университетның
татар теле һәм әдәбияты бүлеге каршында шактый көчле әдәбият түгәрәге эшли. Түгәрәк
утырышларында Афзал Шамов, Гомәр Бәширов, Әхмәт Ерикәй, Ла тыйф Җәләй, Гали Хуҗиев. Шәрәф
Мөдәррис кебек танылган язучылар катнаша. Ә түгә рәккә йөрүчеләр инде әдәбият дөньясында
тавышларын ишеттерә башлаган яшь ша гыйрьләр, прозаиклар, әдәбият белгечләре. Шулар арасында
тыйнак, сабыр холыклы, акрын тавышлы.иптәшләре белән вәземләп, тәмләп сөйләшеп утырырга яраткан
ачык йөзле Мәҗит тә бар. Иптәшләре аның шигырьләрен яратканнар. Остазлар да кулъязмаларны
тикшергән чагында, өметле генә фикерләр әйткәннәр. Шул өлкәдә туктаусыз эшләсә. бәлки ул, әйбәт
шагыйрь булып китәр иде. Әмма ул е лар Мәҗитнең эзләнү еллары булган күрәсең. Язмышыңны
тапканчы эзлә, дигән бит картлар. Шуның кебек Мәҗит тә проза өлкәсендә көч сынап карарга уйлый.
Прозага ул әйләнгеч юллар белән, тәрҗемә аша килә. Габдулла Тукай, Шәриф Камал кебек классик
язучыларны, рус телен никадәр генә яхшы белсәң дә рус укучысына җиткерү ансат эш түгел. Моның өчен
иң элек ул ана телеңнең байлыгына, аның барлык мөмкинлекләренә ня булу кирәк. Мәҗит иң элек әнә
шул гыйлемне өйрәнергә тырыша. Аның кулы аша үткән татар әсәрләрен бөтен союз укучысы яратып
кабул итте. Инде Язучылар союзы каршындагы тәрҗемәчеләр секциясен җитәкли алырлык, тәрҗемә
әсәрләр турында төпле тәнкыйть фикерләре әйтә алырлык белемле, абруйлы Рафиков әкренләп, повесть
һәм хикәяләр язуга керешә. Әсәрләренең сыгылмалы, лирик тел белән язылуы, музыкальлеге, халыкның
күңел байлыкларыннан килгән моңга юмартлыгы язучының тәрҗемә эн'сндэ ялган тәҗрибә сеннән дә
килүе бәхәссез.
Повесть һәм хикәяләрдә баш җуярлык вакыйгалар да, гайре табигый эшләр дә, дан - нары
еракларга киткән кешеләр дә юк. Әсәрләр табигатьнең бер күзәнәкле җан ияләре кебек гади, самими.
Ләкин аларның гади күзгә күренмәгән бик үзенчәлекле, кызыклы тормышы бар. Бу тормыш зур һәм
катлаулы дөньяның бик зарури бер кисәге. Ә язучы ул, әйтерсең лә. микроскоп янындагы бер галим. Ул
теләсә кем ~ү.' э ал ;ган шул гадәти тормыштан берсен сайлап ала да, аның бар үзенчәлеге, кызыклыгы
белән укучы алдына китереп сала. Автор көчәнми, укучы кәефен табыйм дип, матур сүзләр эзләп
интекми, га ди генә хәлләр турында, гади генә кешеләр хакында тыныч кына сөйли бирә. • Безнең
Рәхмәтулла абзый да Бөек Ватан сугышында катнашкан икән ләбаса Миннән сорасалар, юктыр,
эләкмәгәндер, авыруы белән аямаганнардыр, дигән'булыр идем»,— дип башлап китә ул бер хикәясен.
Әйтерсең лә җәйге бер тымызык кичтә, капка төбендәге бүрәнә өстендә, тәмәке төтәтә төтәтә, сөйләшеп
утыралар. Ә бит ул гомере буе сәламәтлеккә туймаган гади, юаш бер авылдашының тимер булып тимер
чыдамаган Курск дугасын
да сугышуы турында сөйләргә җыена.
«Сәлим абый миңа ни туган түгел, ни бергә уйнап-үскән яшьтәш түтел, ул минем Фитыйх
иптәшнең абыйсы гына», дип башлана икенче хикәясе, һәм шулай җай гына, ка баланмый гына
авылдашы Сәлимнен егет чактан алып алтмыш яшькә җиткән гомерен сөйләп чыга. Ялыктырмый. Чөнки
ул Сәлимнең кеше күңелен җәлеп итәрлек якларын гына тотып алган, башка авылдашлары белән
мөнәсәбәттә сурәтли, ярылып яткан харак терын бирә. Һәм без Кызыл Армия сафларыннан буденновка
киеп кайткан кече командир Сәлимнең Ватан сугышында яралануын, фронттан кайткач, кая кушсалар
шунда эшләп, намуслы гомер итүен күрәбез. Мәҗит әсәрләрендәге геройлар — аның авылдашлары.
Укытучы Хаҗи Зәетов, Хәлимәләр, колхозның беренче партия җитәкчесе Төхфәтуллин. авылга трактор
кайткач, заман ахыры җитте, дип кайгыга калган Маһярәгтәйләр. юл йорер Фатыйма түтиләр һ. б. һ. б.
Алар турында укыганда аз гына булса да язучы фантазиясе кушылгандыр, дип уйламыйсың. Автор
аларның төс-битләрепдәге характерлы сызыкларын, кием салымнарындагы үзенчәлекләрне, гадәт-
фигыльләрен очерктагы тогәл лек, документаль дөреслек белән сурәтли. Хикәяләрдәге аерым
характерлы, аерым чорда яшәгән күп төрле кешеләрне берләштергән уртак сыйфатлар да таба автор. Ул
— алар ның җыр. музыкага гашыйк булулары. Тәнкыйтьче әйткәндәй, матурлык яратулары Әнә егетләр
җыр җырлап фронтка китеп баралар. Менә аның чишмәләр ачып йөргән былбыл Хәбире. Әнә Рәхмәтулла
солдат. Граммофон сатып ала да ул, тәрәзәсен ачып ку еп, бөтен Түбән очны моң дәрьясына сала. Менә
«Илһам авазы» дигән повесть. Ерак Урал итәгендә үскән Галимҗан белән Исмәгыйльнең музыка
мәктәбенә укырга кереп, оста гар мупчы булырга хыялланулары һәм сугыш аркасында бу матур хыялның
өзелеп калуы.
Әйе. сугыш кыя тау итәгендә, яшел аланнар уртасында яшәп яткан шигъри исемле Күгәрчен
авылына да зур хәсрәтләр китерә. «Әрекмән яфрагына юл тузаны төреп, «бом ба» атышып уйный уйный
үскән малайлар Европаның төрле җирләрендә, солдат кабер лорендә ятып калалар». Бер ишләре —
колхоз бухгалтеры Исмәгыйль кебекләре, сугыш та алган яраларыннан айный алмыйча, өйләренә кайтып
дөнья куялар. Исән калган нарының да балалары җиде төн уртасында сискәнеп уяна торган була. Әнә
аның кызыл кояш, зәңгәр өйләр ясаган нәни улы. Бала кулы өйләргә кызыл флаглар элә, ой янына зәңгәр
агәчлар утырта. Болар әле кәгазьдә генә, әле бала хыялы гына. Әнә ул эшеннән канәгать булып йокларга
ята, нәни кулларын бит астына куя да күзләрен ними Ә төшендә самолетлар... бомбалар... шартлаулар...
— Әти1 Әти! Өйләрем! Аларга бомба ташламаслармы?
Донья тыныч түгел. Гамьсез, исәпсез генә яшәргә ярамый. Матурлыкны сөюче, җыр яратучы
табигать балаларын уяу булырга чакыра язучы Сизгер йөрәкле кешеләр ишети ләр аның тавышын.
Мәҗитнең китапларын үз илебездә генә түгел, кайбер әсәрләрен һиндстанның унике милли телендә,
инглиз һәм непал телләремдә дә укыйлар.
Мәҗит, герое Исмәгыйль кебек, үзе дә сугышта алган җәрәхәтләреннән гомере буе җәфа чигеп
яшәде. Гәүдәсен гадәттәгедән турырак тотып, кыенлык белән атлап йөрүеннин без аның хәлен аңлый
идек. Ләкин ул горур кеше булды, бер вакытта да зарланмады, чы тык йөзен күрсәтмәде. Очрашканда
яшькелт зәңгәр күзләрен нурландырып, елмаеп кү решор иде. Бары бер генә тапкыр мин аның авыруы
турында телгә алганын ишеттем. Кайсыдыр бер сайлау алдыннан булды ул. Мәҗит белән без агитпунктта
сайлаучылар! а әдәбият турында сөйләргә тиеш идек. Тоне буе кар явып торганга тротуарлар ерып йорер
лвк түгел, урам уртасындагы машиналар да кыенлык белән бара. Такси алырга теләдек, ул да барып
чыкмады Җәяүләп. Профсоюз урамыннан Куйбышев мәйданына таба бара быз. Мәҗиткә караганда
минем адымнар кызурак, бераз гына алга кнтәм дә. туктап көтеп алам. Узып китәм дә, көтеп алам Мәҗит
миңа җәфа булам дип уйлады ахрысы уңайсыз ланып:
— Мин алай кызу йорн алмыйм инде, аякларым авырта,— дип әйтергә мәҗбүр булды.
Бу вакыттан соң да әле ул, үз аягында, арабызда шактый озак йорде. Ләкин авыруы елдан ел көчәя
барып, соңгы елларда әдип гел өйдә генә утырып эшли башлады. Аның соңгы тапкыр Язучылар
союзының Тукай клубына килүе 1985 елның 6 маенда Бөек Җи ңүго 40 ел тулган көнне булды. Сугыш
ветераннары хөрмәтенә ул көнне бик матур кичә оештырганнар иде. Каләмдәшләре Мәҗитне күреп,
сугышлардан йөреп кайткан азучы лар янына, сәхнәгә алып менделәр. Хәрби комиссариаттан килгән
майор бүләкләнүче ларга «Ватан сугышы» орденнары тапшырды. Язучылар союзы идарәсе кыйммәтле
бүләкләр бирде. Яшь буын шагыйрьләр һәр ветеранга багышлап шигырь укыдылар Аннан соң бөтенебез,
автобусларга утырып. Бөек Ватан сугышында һәлак булган азучыларыбыз истәлегенә салынган
монумент янына барып, чәчәкләр салдык, бергә ләп, фоторәсемгә төштек.
Бу Мәҗитнең соңгы рәсеме, соңгы зур бәйрәме булгандыр, бәлки.