Мәдәният тормышы көндәлеге


ХАЛКЫБЫЗНЫҢ БОЕК
УЛЫ
ХӨРМӘТЕНӘ
Илебез
җәмәгатьчелеге татар
профессн ональ
музыкасына нигез
салган композитор, дирижер һәм музыкант Салих
Сәйдә шевнең тууына 90 ел тулу юбилеен киң рә
вештә билгеләп үтте. Татарстан шәһәрләре һәм
район үзәкләрендә, илебезнең торле өлкәләрендә
аңа багышланган кичәләр уз дырылды Мәскәүлең
«Россия, үзәк кон церт залында республикабыз
сәнгать оста лары катнашында театрлаштырылган
зур концерт. Түбән Кама шәһәрендә яшь
башкаручыларның С. Сәйдәшен исемендәге
конкурсы, Биектау районының Өбрә авы лында аның
музее ачылуы һәм Казандагы музеен оештыру
эшләрен башлау. Казан телевидениесенең
композитор турында ту лы метражлы документаль
фильм төшерүе, аңа багышлап телемарафон
оештыру. Та таретан җыр һәм бию ансамбленең
компо знтор әсәрләреннән төзелгән «Сәйдәшем,
дигән махсус концерт программасы әзер ләве. Г.
Камал исемендәге Татар дәүләт академия
театрының С. Сәйдәшен музыка сы белән бара
торган спектакльләр декада сы үткәрүе. М. Җәлил
исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия
театры ның С. Сәйдәшев һәм Т. Гыйззәт иҗат ит кон
«Наемщик, музыкаль драмасын сәх нәләштерүе.
СССР Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге
каршындагы Г. Ибрпһн мов исемендәге Тел. әдәбият
һәм тарих ин стнтуты. Казан дәүләт консерваториясе,
Татарстан Композиторлар берлегенең юби лейга
багышлап фәнни конференция уздырулары һәм
Ульяновск. Киров. Куй бышен. Оренбург. Свердловск.
Төмән. Пен за. Әстерхан. Ленинград шәһәрләрендә
юбилей бәйрәмнәре үткәрелүе халкы бызның
композиторга чиксез мәхәббәте турында сөйли.
8 декабрьдә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт
оперп һәм балет академия театры бинасында Салих
Сайдошевиең тууын» 90 ел тулуга багышланган
тантаналы кичә булды. Аны кереш сүз белән ТССР
Югары Советы Рәисе М 111. Шаймиев ачты
Салих Сәйдәшевнең мәдәни тормышы быэда
тоткан роле, вның иҗатының әһәмияте турында
доклад белән ТСС Р Министрлар Сонеты Рәисенең
беренче урынбасары. профессор М X Хәсәноп чыкты.
Соңыннан Татарстан сәнгать оста лары катнашында
зур концерт булды
Салих Сәйдәшев тууына 90 ел тулу хормәте.м
«Шаһри Казан, газетасы редак циясе юбилей медале
булдырды. Ул С Сай дәшевкә багышлап Түбәи
Камада оешты рылган конкурста җиңүчеләргә тап-
шырылды.
Мондый конкурс-фестивальләр ел саен
уздырылачак, җиңүчеләргә Сәйдәш ме дальләре һәм
акчалата бүләк биреләчәк.
. Ноябрь башында. ТССР Министрлар Советының
1990 ел 5 март карарын үтәү йөзеннән. Татарстан
Композиторлар берлеге идарәсе Салих Сәйдәшев
язган тулы әсәрләр җыентыгының академик
басмасын әзерләү буенча редколлегия составын рас
лаган иде. Шушы көннәрдә профессор Мәх мүт
Нигъмәтҗанов, фәннәр кандидаты Фәридә Салитова.
композитор һәм музы кантлар Бату Мулюков. Ренат
Еникеев. Әзһәр Абдуллин. Луиза Хәйретднова. Фуат
Әбүбакиров составындагы редколлегиянең беренче
утырышы булды. Анда компози торның зур
кыенлыклар белән архивлар дан. китапханә,
музейлардан җыелган, шу лай ук шәхсән кешеләр
җибәргән кулъ язмалары каралды.
Бу уңайдан редколлегия аерым кеше ләргә һәм
оешмаларга С. Сәйдәшевнең сакланган ниндидер
материаллары (нота лар. кулъязмалар һ. б.) булса
яки аларның кайдалыгын белсәләр, бу хакта 36 10-00
телефоны буенча редколлегия әгъзаларына хәбәр
итүләрен сорап мөрәҗәгать итә
ТАТАРСТАНГА — ФӘННӘР
АКАДЕМИЯСЕ
6 декабрьдә ТССР Министрлар Советында
Татарстан ССР Фәннәр академиясен төзү буенча
оештыру комитетының уты рышы булды.
Утырышта академия төзүнең төп прин циплары
турында белдерү белән оештыру комитеты рәисе,
ТССР Министрлар Сошты Рәисенең беренче
урынбасары М X. Хәсә нов чыгыш ясады. Ул булачак
академия нең структурасы, якынча бүлекләре белән
дә таныштырды. Фикер алышуда Казан ның күп кенә
галимнәре катнашты.
Мәсьәләнең барлык ягын караганнан соң.
утырышта катнашучылар. Татарстан ССР Фәннәр
Академиясен пыерго кирәк, дигән нәтиҗәгә килделәр
Булачак ака демня концепциясен эшләү ачен эшче
комиссия төзелде.
МӨСТӘКЫЯЛЬ.1ЕК ЯКЛАУГА МОХТАҖ
4 ноябрьдә Татар иҗтимагый үзәгенең Казак
бүлекчәсе һәм «Азатлык, татар
яшьләре берлегенең Казан оешмасы үткәргән
митингта резолюция кабул ителде. Анда шактый күп
таләпләр куела, шул исәптән:
Татарстан республикасының сәяси һәм экономик
суверенитеты турындагы законны кичекмәстән кабул
итәргә:
Суверен Татарстан республикасы Конституциясе
проектын тикшерүне тизләтергә һәм аны кичекмәстән
кабул итәргә;
Татарстаннан сайланган халык депутатларына
Россия парламентында эшләүне кичекмәстән
туктатырга һәм үзләренең депутатлык
вәкаләтләреннән баш тартыэга тәкъдим итәргә;
Республика Югары Советыннан РСФСР- ның
халык депутатларын Татарстан рес публикасы халык
депутатлары итеп тану мәсьәләсен карауны сорарга;
Республиканың кайбер җитәкчеләреннән, кайбер
сәяси оешмалардан, хәрәкәтләрдән, партияләрдән
һәм группалардан. ТССРның кайбер халык
депутатларыннан, шулай ук «Советская Татария»
һәм «Вечер няя Казань» газеталарының редакция
коллегияләреннән суверенитет турында декларация
тирәсендәге озакка сузылган мәгънәсез уенны
туктауны таләп итәргә һ. б.
ОЕШТЫРУ СЪЕЗДЫ
25 ноябрьдә Казанда. Актерлар йортында,
Татарстан республикасы суверенитеты яклау һәм
гамәлгә ашыру комитетының оештыру съезды булды.
Республикабызның күп тебәкләреннән җыелган
делегатлар, күрше республикалардан килгән
кунаклар башта «Суверенитет» комитетының рәисе,
язучы Әмир Мәхмүдовның докладын тыңладылар.
Аннары республикабызның дәүләт суверенитетын
яклау, аны ныгыту мәсьәләләре турында киң фикер
алышу булды. Чыгыш ясаучылар республикабызның
мөстәкыйль легенә куркыныч янавы турында
борчылып сөйләделәр, суверенитетны саклап калу
һәм гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәрен әйт-
Съездда Комитетның Уставы, Програм масы.
республикабызның сәяси, икътисади, мәдәни
тормышына кагылышлы резолю цияләр кабул
ителде.
• ВАТАН. КИҢӘШ ТОТА
18 октябрьдә чит илләрдә яшәүче мил-
ләттәшләребез белән эшләүнең эчтәлеген тагын да
баету, тирәнәйтү турында «Ва тан» җәмгыяте
президиумы утырышында сөйләшү булды.
Билгеле булганча, АКШ, Германия, Япония һәм
башка илләрдә яшәүче милләттәшләребез арасында
торле һонәр ияләре, зур галимнәр* белгечләр,
менеджерлар бар. Бүген без1ә алар киңәшләре
белән дә, Татарстанның башка илләр белән мәдәни
һәм эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруында да зур
ярдәм итә алалар. »Ва тан» җәмгыятенең президиум
әгъзалары әнә шул турыда сөйләшүләр алып барды-
лар. Шулай ук Казанда егерменче елларда ябылган
Торкиянең консуллык вәкилен яңадан торгызу, җәй
көннәрендә «Казан- Варшава Берлин» поездын
булдыру, Гаяз Исхакыйның туган авылында музей
ачу турындагы мәсьәләләрне тиешле органнар
алдында кую һәм хәл итү турында сүз барды.
Президиумда 1991 елның март аенда «Нәврүз
чибәре» дигән конкурс үткәрү, киләчәк
Сабантуйларга чит илләрдән кунаклар чакыру һәм
башка шундый эшлекле мәсьәләләр каралды.
ТАТАР ГАЛИМНӘРЕ АМЕРИКАДА
27—30 сентябрьдә Американың Висконсин
Мэдисон университеты каршындагы «Азияне өйрәнү
Ассоциациясе» иҗти- һады белән IV Халыкара
конференция уздырылды. Ул Үзәк һәм Урта Азиянең
баш лыча төрки халыклары тарихы, теле, иҗаты,
милли һәм иҗтимагый мәсьәләләренә багышланган
иде. Әлеге конференциядә Казаннан профессорлар
М. Зәкиев һәм М. Госманов, археолог Р.
Фәхретдинов, фольклорчы Ф. Әхмәтова докладлар
белән чыгыш ясадылар.
ТАТАР «РЫЦАРЬЛАРЫ» — ИКӘҮ
• Мин бүген Сезгә бик рәхәтләнеп тропик
Африкадан үземнең шигырьләремне җибәрү
бәхетенә иямен...» Төргәкне актара башлагач, аннан
мөлаем ачык йөзле кешенең рәсеме, бер учма
шигырьләре килеп чыкты. Бу — Бөтендөнья
«Рыцарьлар конфедерациясе» Генераль консуллыгы
Президентының, үз оешмасына яңа кеше кабул
иткәч, гадәтенчә җибәрә торган котлау сәламе,
истәлек бүләге икән.
Төргәк шундый «рыцарь»ларның бер сенә —
СССР Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге
каршындагы Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият
һәм тарих институ тының бүлек мөдире, тарих
фәннәре докторы Сәлам Алишевка юлланган. Хәзер
— «татар рыцарьлары» — икәү. Филология фәннәре
докторы Әбрар Кәримуллин быел- ның башында,
татар дөньясында беренче булып. Бөтендөнья
«Рыцарьлар конференциясе» Генераль консуллыгы
(ул Австралиянең Сидней шәһәрендә урнашкан) әгъ-
засына әверелгән иде.
БЕРЛӘШЕРГӘ ЧАКЫРУ
Бакуда торле төбәкләрдәге татар мәдәни
җәмгыяте вәкилләренең конференциясе булды. Анда
Азербайҗаннан, Төмән һәм Пермь өлкәләреннән,
Ташкент һәм Чаллы шәһәрләреннән вәкилләр
катнашты. Кон ференция берләшергә чакырып
резолюция кабул итте.
«Хәзерге чорда татар халкы ничек кенә
аталмасын (Казан, Касыйм. Кырым, Себер, Әстерхан,
Урал татарлары һ. б.), үзенең тарихын,
мәдәниятын,телен һәм милли дәрәҗәсен торгызу
өчен татар исемен бозып күрсәтүчеләргә каршы
бергәләп көрәшүебез мөһим.
Моның өчен иҗтимагый-сәяси демократик,
мәдәни,дини һәм башка прогрессив
көчләрнең координацион үзәген сайлау ип” *а *°рылтай
уздыру кирәк. КПСС һәм ВЛКСМның Татарстан
республика комитет ларыннан. Татар иҗтимагый
үзәгеннән бу эшне уз өсләренә алуларын сорыйбыз».
— диелә әлеге резолюциядә.
• НУР» ЯРДӘМГӘ МОХТАҖ
«Нур» татар театры, 68 елдай соң. Уфа
каласында яңадан эшли башлады. Шушы гомер
эчендә Башкортстандагы миллион ярымга якын
татар телле, татар мәдәният ле эш соючән халык,
гәрчә аның хезмәт өлеше республика казнасындагы
милли доходның өчтән берен тәшкил итсә дә. үзенең
милли сәхнәсеннән мәхрүм булып килгән иде.
Илебез экономикасы нык какшаган чак та зур
чыгымнар таләп иткән театр оешты ру ифрат авыр
эш. Яңа оешкан «Нур» театры үз бинасын булдыруда
акчалата яр дәмгә мохтаж. Моның өчен республика
дәүләт банкында түбәндәге махсус исәп ачылды:
Уфа, коммерческий банк «Соц- инвестбанк»,
расчетный счет №.■ 609224. МФО 105013. Для
татарского театра «Нур»
ЧАЛЛЫ КАЛАСЫНДА ОЧРАШУЛАР
Галим һәм әдип Әбрар Кәримуллин 5 ноябрьдә
Чаллы каласында булып, шәһәр һәм район
мәктәпләренең таркх, татар теле һәм әдәбияты
укытучылары белән очраш ты, татар халкының килеп
чыгышы һәм үткәне Турында сөйләде. Халкыбызның
тарихын бозып күрсәтүнең ерактан килә торган
«традицияләре» һәм аның хәзерге көндә дә
яшәвенең сәяси һәм шовинистик нигезләрен аңлатты
Кичке якта Ә. Кәримуллин партиянең шәһәр
комитеты бинасында шәһәр хезмәт ияләре белән
очрашты. Биредә галим татар халкының бай язма
һәм баем: мирасы, аның ачы язмышы турында
сөйләде. Әле генә Кырымда булып кайткан Әбрар ага
Кырым татарларының бүгенге аяныч хәл ләрен
сурәтләде, тәэсирләре белән уртак лашты. Туган
телебезне ныгыту, халкы бызның милли аңын үстерү,
республика бызның мөстәкыйльлеген тормышка
ашыру хакында бирелгән күп кенә сорауларга җавап
бирде.
108 ЕЛ ҮТКӘЧ...
25 июнь көнне Казан шәһәрендә зур на кыйга
булды: архитектура һәйкәле булган Пассаждагы
сәгатьләр «телгә килде». Бу тирә юньгә матур тавыш
таратучы йөзләр чә килограммлы кыңгыраулар
совет-фнн фирмасы тарафыннан Воронежда
коелган.
Казан сәгать осталары 1882 елгы иске
механизмнарны көйләргә җыена. Рево люциягә кадәр
биредән «Боже, царя хра ни!» дигән император
гимны башкарылса, тиздән композитор Салих
Сәйдәшев маршы яңгыраячак
ЯҢА РӘИС САЙЛАНДЫ
Татар иҗтимагый үзәгенең Казан бүлеге
вәкилләр советының отчет-сайлау плену мын
үткәрде.
Анда әлеге советның һәм идарәнең яңа составы
сайланды. Идарә рәисе итеп тарих фәннәре
кандидаты Рифкать Корбан улы Газизов сайланды.
Пленум, әлегәчә яшәп килгәнчә, рәис-
координаторлар сайлауны кирәксез дип тапты.
ПРИНТЕР ҮЗЕБЕЗЧӘ ЯЗА
• Терминал» производство берләшмәсен дә ЕС
7245 принтеры!» татарчага көйләп чыгара
башладылар Элек ул инглиз, фран цуз. урыс
телләрендә генә текстлар бирә торган булса, хәзер
татарча да яза. Шәхси электрон-хнеаплау
машиналарына тоташ тырыла торган әлеге язу
җайланмасы, бирелгән программа ярдәмендә. 78
опера ция башкарырга сәләтле Татар телен кул
ланышка кертү ихтыяҗы көннән кон арта барганда,
оешмалар һәм учреждениеләр, галимнәр һәм
журналистлар, гомумән, мәдәнияткә омтылган
һәрбер татар кешесе өчен шатлыклы яңалык бу
«КАЗАН УТЛАРЫ. КӨННӘРЕ
һәр елдагыча, быел да көзге айларда,
республикада һәм илебезнең татарлар яшә гәп
башка төбәкләрендә «Казан утлары» көннәре
у здырылды
Журналда басылып чыккан һәм басы лачак
әсәрләр турында сөйләшү киңәшү лар.
әдәбиятыбызның бүгенге проблема ларын эченә
алган әңгәмәләр уздыру мак сатыннаи журналның
баш мөхәррире Ра вил Фәйзуллнн Киев һәм Әлмәт.
Рашат Низамнев - Чаллы. Флүс Латыйфи Ульяновск.
Рәдиф Гатауллин — Сверл ловск. Тәүфикъ Әйди
Алма Ата һәм Ташкент шәһәрләрендә. Шамил Манна
поп - Чувашстанда, Рәшит Әхмэтҗанов Баулы да һәм
Нияз Акмалоа Сарман районында булдылар Әлеге
урыннарда журнал укучылар конференциясе үткәрел
де. радио һәм телевидение аша чыгышлар
оештырылды.

Реклама