Логотип Казан Утлары
Хикәя

КИЧҮ


зара шаярышып, бер-берсе белән уйнаган төсле генә күренгән кара сыртлы дулкыннар, килеп җитәрәк, сыртларын тагын да кабартып, дәррәү ярга ташланалар. Һәр яңа дулкын өере килеп бәрелгән саен комлы яр, сыкранып-сызланып кына артка чигенәдер, дулкыннар аны авызларын чапылдата-чапылдата, кабаланмыйча, тәмен белеп кенә ашыйлар, кимерәләрдер шикелле. Су чәчрәгәннәнме, әллә чарасызлыктанмы, ярның маңгае юешләнеп, тирләп чыккан кебек. Яр буенда баш сөякләре таралышып ята. Адәм башлары, бу рәвешле аунап ятуларына хурлан
гандай, ярга бәрелгән дулкынга ияреп, эчкә тәгәриләр. Чираттагы дулкын аларны кире кагып чыгара.
Баш сөякләре диңгез кебек бу зур суның Мөхәммәт атлы малай яшәгән аргы ягында да күп. Халык аларны, җыеп, зиратка илтеп күмә. Ләкин алар һаман пәйда булып тора, башларны җыеп бетерә торган түгел...
Өстенә кыска соры кожан кигән, тәбәнәк буйлы, җыерчыклы, ләкин чиста, күркәм йөзле карттан кала, яр буендагыларның берсе дә аунап яткан баш сөякләренә игътибар итми кебек. Карт, баш сөякләренең әле берсенә, әле икенчесенә озаклап карап тора-тора да, авыр көрсенеп, карашын югары күтәрә, аннары су кырыена ук килеп, буш кулын каш өстенә куйган килеш. Зур Су өстен күзли.
Картның аркасында соры киндер капчык. Нәрсә тутыргандыр — капчык хәйран авыр күренә, карт аны авырлык белән генә бер иңбашыннан икенчесенә күчереп тора. Җиргә генә куйса инде канә!
Мөхәммәт атлы малай, шул турыда әйтергә теләгәндәй, аңа таба тартыла. Ләкин кулыннан әтисе кысып тоткан, җибәрми.
Капчыклының яр буендагы көймәче карт янына килеп аңа нидер әйтәсе дә килә шикелле. Менә борылды, хәтта аңа таба бер-ике адым атлап та куйды, тик бармады, арырак яткан баш сөякләрен карарга кереште.
Мөхәммәтләр монда килгәндә әлеге карт көймәче белән ни хакындадыр кызу-кызу сөйләшә’ иде. Кешеләр килгәч, сүзләре бүленде, ахрысы, туктап калдылар. Көймәче аңа:
— Кит әле, кит. Комачаулама! — диде. Ачуланып әйтмәде, бо- лай гына, үз итеп кенә куалады.
Көймәче карт көймәнең моторын кабызып азаплана. Мөхәммәт атлы малай яшәгән кырык йортлы авылның барча сыерына да берьюлы башак болгатып бирерлек агач тагарак хәтле бу көймәнең кузгалып киткәнен тагын өч кеше түземсезләнеп көтә. Икесе — ак якалы, галстуклы, күн тужуркалы кырык-кырык биш яшьләрдәге пеләш маңгайлы абыйлар. Өченчесе — Мөхәммәтләр белән бергә килгәне — кәләпүшле, түгәрәк ак сакаллы карт. Мулла бабай.
Көймәче карт мотор бавын бар көченә тарта. Мотор төчкергәндәй итенә дә тагын тына. Күн тужуркалы абыйлар көймә хуҗасын ашыктыралар, берсе, өлкәнрәге һәм түгәрәк корсаклысы, әледән- әле сәгатенә карый, янә көймәчене ашыктыра.
— Бу абыең шушы җирләрнең, бу Зур Суның хуҗасы, — ди
әтисе Мөхәммәткә һәм үзе аңа сүз кушарга, аның белән сөйләшергә бик теләсә дә, кыюлыгы җитми, уңайсызлана, читтәрәк торырга тырыша. Аның район башлыгына әйтәсе сүзе бар. Колхозга кайткан яңа тракторга председатель тагын үз туганының киявен утыртмакчы. Югыйсә, чират Мөхәммәтнең әтисендә иде.
Хуҗанын кәефе юклыгы йөзенә чыккан. Аскы ирене кысылган, кулындагы сәгатенә еш-еш карый. Тиздән аның районына Мәскәү кешеләре, Казан җитәкчеләре килеп төшәчәк. Әүвәл алар Зур Суның бу ягына килергә кушылган иде. Районның барлык җитәкчеләре дә таң тишегеннән үк бу як ярга җыелды. Ныклап, зурдан кубып, кунакларны көттеләр.
Ярты сәгать элек кенә яңа хәбәр ирештерделәр: җитәкчеләр әүвәл теге ярга, райүзәккә киләселәр икән.
Моннан теге якка күпер аша әйләнеп чыгу өчен өч сәгатьлек юл үтәргә кирәк. Ә җитәкчеләр исә сәгать унбердә, ягъни тагын нәкъ бер сәгәтьтән райүзәктә булачаклар. Самолетка күпер кирәкми, ул туры юлдан оча. Моторлы көймәдә исә Зур Суны кырык минутта кичеп чыгып була. Хуҗа кеше үзенең ярдәмчесе белән иң ышанычлы көймәне сайлаган иде. Каһәр суккан мотор һаман ка бынмый!..
Теге карт, капчыгын җиргә куеп авызын чиште дә. иелеп, яр буеннан бер адәм башы сөяген алды һәм капчыгына салып куйды. Ул баядан бирле шул баш сөягенә тәкәләп карап торган иде. Хуҗадан кала бу хәлгә игьтибар итүче дә булмады. Тирә-юнь кешеләренең яр буеннан адәм башлары җыеп йөрүләре хәзер табигый хәл иде. Моннан бер ел элек байтак авыллар, зиратлары белән бергә, Зур Су астында калды. Яр буенда калкан каберлекләргә Зур Су һаман һаман тынгылык бирми.
Кешеләр бәләкәй генә елгадан Зур Су ясаганда аны бу кадәр үк зураер, киңәер дип башларына да китермәгәннәр иде.
Мөхәммәт атлы малай өчен дә гадәти күренеш иде инде бу. Чөнки аларның мәктәбендә адәм башы сөякләрен җыеп яңа урынга күмү буенча ярыш оештырылды.
Мәскәүлеләр килер алдыннан Хуҗа яр буенда бер генә баш сөяге дә калдырмаска дигән әмер биргән иде. Бу эшне оештыру янәшәсендә басып торган ярдәмчесенә кушылган иде. Хуҗа, тотып ашар дай булып, ярдәмчесенә карады. Тегесе куырылып килде, кечерәеп калды, борын очы тирләп чыкты.
Хуҗаның нерв җепләре өзелердәй булып киерелгән иде, ярдәм чесен әрләп яки баядан бирле көймә койрыгында маташкан картны сүгеп берәр сүз әйтсә, ул җеп өзеләчәк һәм аннары ни кылачагын, моның ахыры ни белән бетәчәген ул күз алдына ачык китерә иде. Шуңа күрә бар ачуын эченә җыйды.
Көймәче тагын мотор бавын тартты. Мотор төчкерде, пошкырды да янә сүнде. Хуҗаның түземлеге төкәнде. Көймәчене дорфа гына бер читкә этәрде дә бауны үз кулына алды. Бер аягын көймәгә терәде, икенчесен арткарак шудырды һәм бар көче белән тартып җибәрде. Мотор төчкереп алды да тырылдап эшләргә кереште. Хуҗа кулыннан ычкынып киткән бау бөтерелеп читкә очты һәм капчыклы картның муенына килеп уралды.
Көймәгә беренче булып Хуҗа сикерде, аның артыннан ярдәм чесе үрмәләп менде, аннан соң Мөхәммәтләр утырышты
Мотор кабынуга ук. муенындагы бауны кулында тоткан килеш, ашыга-ашыга капчыклы карт та килен җитте һәм капчыгын көй мәгә куярга маташты. Көймәче аны читкә этәрде:
— Кит, дидем бит инде. Әйләнеп узам, бүген дә бармыйм. Кү рәсең ич көймәдә бала бар, — диде. Ул бу юлы да җикеренеп, ачу ланып түгел, бик якын кешесенә яхшы киңәш биргәндәй әйтте. Карт
капчыгын көймәгә салып өлгергән иде инде, көймәченең сүзләренә колак та салмады. Бу сәер сөйләшүне көймәгә кереп урнашкан кешеләр ишетмәдеме, ишетмәгәнгә салыштылармы, сүзгә кушылучы булмады. Аларны тыңлап торган бер Мөхәммәт кенә, күзләрен кыса төшеп, борынын тартып куйды.
Көймә кузгалып китте, йөзләргә эреле-ваклы тамчылар чәчрәде, дымлы җил, киемнәрне салдыргандай итеп, тәннәрне кытыклады.
Яр да, баш сөякләре дә артта калды.
— Турыдан, түлке турыдан гына! — дип әмер бирде күн тужуркалы Хуҗа.
Көймәче, сүзен әйтер алдыннан, әүвәл күккә күз ташлады, аннары аның карашы көймәдән читкә чабышкан дулкыннар өстеннән сикереп узды. Зур Суга ияләнмәгән, күнекмәгән кешегә аның холкын белү кыен иде. Кайчандыр көймәче, Зур Суның зурлыгыннан куркып, үзе дә нәкъ менә көймәнең дә шактый зурын ясаган иде. Аның әле һаман Зур Суның табигатенә төшенеп җитә алганы юк. Ул янә күккә карады. Болытлар бик тиз хәрәкәт итә, күктә — Зур Судагы дулкыннар чагылышы. Зур Су өстеннән торып Күкнең дә ♦телен» аңлый алмады көймәче карт. Күкне аңлау өчен аяк астында җир булуы кирәк иде аңа.
— Турыдан ярамас. Чоңгылны әйләнеп үтәргә кирәк. Җил көчәя, шуңа әйтүем.
Хуҗа нидер әйтергә җыенган иде — дәшмәде, килеште ахрысы. Алайса үзең кара, дигән кебек урынына җайлабрак урнашты, аякларын сузып җибәрде.
Көймәгә әледән әле шап-шоп килеп бәрелгән дулкыннар аны сәламлидер кебек. Әнә теге чыелдавык су өсте кошлары бу Суның, бу биләмәләрнең хуҗасы хөрмәтенә очалардыр сыман. Бу Зур Су монда аның көче белән барлыкка килде. Бу диңгезне, өстәгеләрнең әмере белән, аның кулы һәм йокысыз төннәре ясады.
Бүген аның бу зур эшен күрергә Мәскәүнең үзеннән үк киләчәкләр. Аны тагын да югарырак күтәрелү көтә. Бу изге эш хакына ул үзенең туган нигезен дә Зур Су астында калдырды. Адәм баласы кайда яшәсә — нигезе шунда, дип уйлый иде Хуҗа.
Аның ата-бабалары гомерләре буена Зур Су күрмәгән. Алар күрмәгәнне балалары күрсен. Суның алыптай көче миллиардларча сукыр лампа уты белән чагыштыргысыз яктылык бирәчәк, хезмәт куячак.
Хуҗа бөек уйларыннан капылт кына аерылырга мәҗбүр булды: бер көйгә генә тырылдап эшләгән көймә моторы бер-ике мәртәбә йөткереп алды да, шым булды. Барысы да койрыкта утырган көймәче картка таба борылдылар. Көймәче, берәүгә дә игътибар итмичә, акрын гына күтәрелде дә моторның капкачын ачты, башын чайкый-чайкый беркавым карап торды да кире япты. Аннары, кабызгычка бау урап, кисәк тартып җибәрде — өмет күренмәде. Тагын тартты, тагын — юк. Каушап калган көймәче карт Хуҗага гаепле караш төбәде:
— Бетте бу. Кабынмый. Минем аны күптән эшләткәнем юк иде. Мин шул ишкәкләр белән генә инде...
Хуҗа урыныннан кузгалып өлгергәнче, Мөхәммәтнең әтисе, үзе ярдәм сорап барачак җитәкчегә яхшатланыпмы, җәһәт кенә мотор янына килде дә бауны уң кулына урады. Көймә чайкалып китте, мотор сәер тавыш чыгарып пырхылдады, Мөхәммәтнең әтисе кулындагы бауны кире чорнады, янә аны үзенә таба йолкыды. Әмма мотор кабынмады, ә Мөхәммәтнең әтисе моторга күкрәге белән капланды да башы белән суга чумды.
Бу көтелмәгән хәл көймәдәгеләрне өнсез итте, бик нык каушатты. Мөхәммәт шырыйлап кычкырып, әтисен коткарырга дип көймә кырыена менеп атлангач кына, аңнарына килделәр. Хуҗа малайны
кырыйдан каерып алды, аның ярдәмчесе белән көймәче карт Мөхәммәт әтисенә көймәгә менәргә булыштылар.
Көймәче карт, ишкәкләрне алып, ике якка беркетте. Бары капчыклы карт кына, капчыгын тез өстенә утыртып, берни булмагандай, ирен читләре белән елмаеп утыра.
— Синең нигезең монда иеме әллә? — дип сорады ул беркавым нан Мөхәммәтнең әтисеннән.
— Нинди нигез?
— Авылың дим, шушы урында ие мәллә? — диде капчыклы карт суга таба ымлап.
Мөхәммәтнең әтисе су астында калган әтисе авылының кайда икәнлеген тәгаен генә белми иде, күрәсең, иңбашларын гына сикертеп куйды.
— Алай... — дип сузды капчыклы карт. — Нигезең чакыра микән әллә дигән ием.
Мулла бабай көймә төбенә тезләнеп, күзләрен күккә төбәде, авыз эченнән медер-медер дога укырга кереште.
— Нишлисең, алла ялчысы! Безне кемнәргә саныйсың син! Туктат! — дип җикеренде Хуҗа, аннары, борылып, ачу белән суга төкерде.
— Мулла бабай бит ул! Мулла бабай! — диде Мөхәммәтнең әтисе исем кушучы бабайның бу кыланышын акларга теләгәндәй.
— Мулла?! Нинди мулла ул? Нинди мулла ди ул безнең заманда?
— Хуҗа бу сүзләрен баягы шикелле җикеренеп тә, кычкырып та әйтмәде. — Мулла булса, намазлыгында гына утырсын. Ниемә дип йөри ул?
— Минем малайга исем кушарга бара ул. Мин алып кайтып барам аны, — диде Мөхәммәтнең әтисе, төп гаепнең үзендә икән леген Хуҗага аңлатмакчы булып.
— Син коммунистмы?
— Кандидат, — диде Мөхәммәтнең әтисе кыюсыз гына.
— һе... Кандидат. Бер кесәңдә Коръән, икенчесендә партбилет йөртергә уйлаган идеңме? Кайтуга кандидатлыктан чыгарга гариза язган бул! Алайса сине партиягә алган кеше үз партбилетыннан колак кагачак! Аңладыңмы?
♦ Аңладым. Анысы синең эш, теләсә ни кыл. Барыбер үз теләгем белән кермәгән ием. Түлке миңа яңа трактор гына бирдерт тер, _ дИП уйлады Мөхәммәтнең әтисе. Аннары: — Ай-Һай! Яңа трак торны бирмәс бу адәм». дип офтанды.
Хуҗа аңа кырын күз белән генә карап куйды. Мөхәммәтнең әтисе бу караштан куырылып килде. Әтисен җылытыйм дип, нечкә беләкләре белән аның муеныннан кочаклаган Мөхәммәт суга чыланган тәндә җиңелчә генә дерелдәү тойды.
Үз карашының тәэсирен Хуҗа да яхшы күрде.
— йә, ярый, туңасың, җылын бераз, әнә кулыңа ишкәкләрне ал, — диде ул һәм күн тужуркасын салып Мөхәммәтнең әтисенә суз ды. — Мә, ки моны.
Хуҗаның «ярый» дип ни турында әйткәнлеген Мөхәммәтнең отисе төшенеп җитмәде, кайтарып сорарга исә уңайсыз иде. Ул эч тән генә үзен мулла артыннан аргы якка чыгарып җибәргән ха тынын орышты. Исем кушарга кирәк, имеш. Исеме бар бит инде аның, акка кара белән язылган!..
Ишкәк белән генә дә җитәкчеләр килгәнче аргы якка чыгып җитеп була иде әле. Шуңа күрә Хуҗа тыныч. Мулла бабайга да бүтән бәйләнмәде. Тик ишкәк көенә генә барган көймәнең акры наюына бераз эче пошты бугай, ара тирә Мөхәммәтнең әтисенә күз төшереп ала. Һәр караш саен көймә кызулагандай итә кебек.
Мулла бабай медер-медер капчыклы карт белән сөйләшә, до
ресрәге, үзе генә сөйли. Капчыклы аны тыныч кына тыңлап утыра.
— Инешләр елгага, елгалар диңгезгә әверелә. Җир өстен су баса, коры җир тарая. Дөнья имансыз бәндәләр белән тулган. Алланы санга алучы, аннан куркучы кеше калмады.
— Эһе, — ди капчыклы карт аның сүзләре белән килешкәнлеген аңлатып.
♦ Ә мин Алладан куркаммы соң?» — дип уйлый Мөхәммәт атлы малай.
— Адәмнәрнең табыныр нәрсәләре калмады, шуңа күрә халык бозылды хәзер. Ата-бабасының каберен җуйган кеше ничек итеп иртәге көне турында уйлый алсын инде. Нигезләрне, каберлекләрне су юып алып китте.
— Эһе, эһе! — диде капчыклы карт бу юлы.
Мулла бабайның сүзләре көймәдәгеләрнең һәммәсенә дә ишетелгән икән. Хуҗа аңа таба караган килеш урынында кымшанып куйды һәм:
— Их, бабай, бабакай! — дип мыскыллы көлемсерәде. Аның аскы ирене бер якка тартышып куйды. «Бетте! Эләгәчәк хәзер бу картка!»— дип куркынып уйланды Хуҗаның гадәтләрен яхшы үзләштергән ярдәмче. Әйе, аскы иреннең чалшаюы юньлегә түгел икәнен белә иде ул. Ләкин Хуҗа беренче мәртәбә үзенең гадәтенә каршы барды: җикеренмәде, кычкырмады, «өстәл» сукмады. Күрәсең, мулла бабайның томаналыгы аның күңеленә чынлап тигән иде, ул үзе инанган нәрсәгә шушы картның да ышануын, аның катып калган фикерләрен җебетергә тели иде. Шуңа күрә, менә-менә чыгырдан чыгам дигәндә генә, холкының дилбегәсен тарта төшеп, сүзен ты-ныч кына дәвам итте:
— Инде җитмеш ел яңа тормышта, яңа заманда яшибез ләбаса! Иүҗәли синең башка һаман барып җитә алмый. Алла дисең, иман дисең... Нигә безгә булмаган әллә нинди аллага ышанып, булмаган нәрсәгә табынып яшәргә ди. Дураклар што ли! Җиргә кеше үзе хуҗа. Алла — без ул, кеше үзе алла ул, беләсең килсә!
— Тфү! Кит, кяфер! Тфү! Авызыңнан җил алсын!..
Мулла бабайның тавышы бик зәгыйфь чыкты, гәүдәсе бөтенләй бөрешеп, кечерәеп калды. Әзмәвер яшь ир каршында ул тагын да бәләкәй иде. Йөзәрләгән кешелек зур залларда утлы чыгышлар ясап, аларның дәррәү кул чапканнарына күнегеп беткән Хуҗа иренеп кенә елмайды да дәвам итте:
— Син бераз аңлап калмассың микән, дип кенә сөйләвем, ба бакай, ачуланма. Менә мин, мәсәлән, үземә үзем алла. Шулай бул- маса, казлар гына коена торган елгадан шушындый диңгез эшли алыр идекмени? Теге чакларда чыра яктысы, сукыр лампа яктысы синең күзеңне бетергән, күрмисең син, менә шул! Иман дисең, ми нем иманның нәрсә икәнлеген әйтимме соң (Хуҗа, ике кулын да җәеп җибәреп. Зур Суга күрсәтте). Менә шушы минем хезмәтем, йокысыз төннәрем! Бу Зур Су кешеләр өчен, менә синең өчен кирәк! Ә син алла, алла дип сөйләнәсең... Аллаң алай бик тә кодрәтле. акыллы булса, монда инеш түгел, Зур Су ясаган булыр иде. Бу эшне безгә калдырмас иде!
Мулла бабайның күзләре зур булып ачылган иде, ул, көймә төбенә тезләнде дә, ашыга?ашыга дога укырга кереште.
— Кяфер син! Имансыз икәнсең!
Хуҗа тагын көлеп җибәрде, көймәдәгеләргә күз ташлады. Әмма бу юлы нигәдер аңа кушылып көлүче булмады. Карт белән сүз көрәштерү Хуҗаның үзенә дә ошамаган иде. Ул үзенең ваклануын тойды. Бер аягы гүрдә торган карт белән мәктәп баласы кебек бәхәскә керү аның өчен килешә торган гамәл түгел иде. Хуҗа моны яхшы сизде. Гаепле икәнлеген тойган чакларда гел нинди дә бул
са аклану эзләргә гадәтләнгән бу кеше, шактый ук кәефе кырылса да, гадәтенә тугры булып калды: «Бу очракта мин дәшми калырга тиеш түгел идем бит. Коммунист буларак та, җитәкче буларак та. Әйе, дәшми калырга тиеш түгел идем. Минем үз иманым, минем үз хакыйкатем бар ләбаса. Үземнеке генә түгел, миллионнарныкы...»
Җил исеп куйды. Көймәгә бәрелеп югары сикергән су тамчы- * лары, аның хакыйкате булган Зур Суның берничә тамчысы, Хуҗа- ? ның битенә кунды. Шәлперәйгән карт белән сүз көрәштереп уты- руына әле һаман эче пошса да, салкын тамчылар аның кызган ♦ йөзенә рәхәтлек бирде, кәефен күтәреп җибәрде. =
Бу вакытта Мөхәммәт атлы малайның да үз уйлары иде. Өл- = кәннәрдән күргән, ишеткән һәр нәрсәне үз иләгеннән чыгарып, шу- Z лардан үзе өчен дә сөземтә табарга яраткан бу хыялый малай үзенең « иманы бармы-юкмы икәнлеге турында баш ватты. Ул моның ни е. икәнен бигүк аңламаса да, күңеле белән тоя, сизә, аны аңларга i азаплана иде. Нәрсә икән соң аның иманы? Тапты... тапты! Ул ве- = лосипед турында хыяллана, шул хакта бик еш уйлый. Ә әтисе һаман - алып бирми дә бирми. Тагынмы? Энесе тизрәк үсеп җитсен дә. бергәләшеп менә бу Зур Суга балыкка йөрерләр иде.
Мөхәммәт атлы малайның күзләре елтырап китте, ирексездән авызы ерылды. Ә менә «Хуҗа» дигән абыйның иманы, ай-һай, зур икән! Диңгез хәтле! Шушы Зур Су — минем иманым, диде бит...
Ә әтисенең иманы нәрсә? Ул, Су астындагы нигезләрендә бабайлардан калган бер чүлмәк алтын булырга тиеш, ди. Элек казый алмаган ңде. Хәзер менә алтынны Зур Су үзе казып чыгаргандыр. Тик ничек төшеп аласы? Әтисенең иманы шул чүлмәк эчендә микәнни?!
• Юк! — диде аннары Мөхәммәт атлы малай үзалдына катгый итеп. — Иман болай булмый ла ул! Мулла бабай аны бик зур итеп, серле итеп әйтте. Алайса мин иманның нәрсә икәнен белмим икән».
Мөхәммәт атлы малай, күңелсезләнеп. Зур Су өстендә куыш кан дулкыннарны күзәтергә кереште. «Хуҗа абыйның иманы ба рыбер зур икән шул», — дип уйлады ул.
Дулкыннар һаман чабыша. Мөхәммәт атлы малайның, шулар га кушылып, куышлы уйныйсы килә башлады. Ул дулкыннар аның өчен тере, җанлы кебек иде.
Баш өстеннән генә аргы якка таба самолет очып узды. Хуҗаның дерт итеп сискәнүеннән тагарак көймә дә чайкалып киткән дәй булды. Ул күзләрен зур ачып ярдәмчесенә карады. Тегесе исә ♦ белмим шул» дигәндәй иңбашларын сикертте, аның карашы да самолетны озата бара иде.
— Турыга чыгабыз! Турыга! Турыга! — дип боерды Хуҗа. — Өлгермибез! Турыга.
Көймә борылды. Капчыклы карт тез өстендәге капчыгын күк рәгенә кысты. Йөрәге дөп-дөп тибә, капчык кочаклаган куллары калтырый иде. Димәк... димәк, юллары аның нигезе турысыннан узачак. Аның хыялы, сиксән ике яшьлек картның теләгәне, күңеленә кереп оялаган уе. ниһаять, кабул булырмы икәнни? Иншалла!..
Су өстендә дулкыннар ишәйде, көймәгә берөзлексез шап та шоп сугып торган кара сыртлы дулкыннар зурайды. Бая ук, болар баш сөякләре аунап яткан ярдан кузгалып киткән чакта ук. Зур Су өстендә тиздән булачак Давыл турында хәбәр бар иде инде. Аны Зур Су үзе хәбәр итте. Ләкин гомерләре буе Зур Су күрмәгән, аның телен аңламаган, белмәгән картлар да. бу Зур Суны ясаткан Хуҗа да якынлашып килгән Давыл хәбәрен аңламадылар.
Ишкәкләр һаман Мөхәммәтнең әтисе кулында иде әле. Ул үз янында утырган малаена күз салды. Аның беләкләре көч белән тулды, ул ашыга ашыга иште.
— Турыга чыгарга ярамый. Анда, алда чоңгыл бар. Давыл килә бугай, — диде көймәче. Бу сүзләрне әйткәндә ул ни өчендер, малай белән киңәшкәндәй, Мөхәммәткә карады.
— Турыга! — диде Хуҗа, тешләрен кысып. Көймәдәгеләр, син әйтеп кара әле, сине тыңламас микән дигән кебек, ярдәмчегә те- бәлделәр.
— Турыга кирәктер. Бәлкем, давылга кадәр чыгып җитәрбез әле. Әйләнечтән чыгып өлгереп булмас.
— Турыга! — дип кабатлады Хуҗа.
Давыл гына түгел, тагын әллә ни кузгалса да курыкмый иде ул. Бу аның үзе ясаган суы, бу суны дөньяга ул китерде. Үз суы аны йотмаячак...
* Шөкер! Турыга...» — дип уйлады Капчыклы. Аның күңеле йомшарды. Калтыранган куллары белән кабалана-кабалана капчык бавын чишеп җибәрде һәм аннан адәм башы сөяге алып, Хуҗага таба сузды.
— Мә.
Хуҗа, чирканып, артка тайпылды:
— Кит! Миңа ниемә ул! Нәрсә ул!!!
— Атаң башы...
Картның үзенчә аңа яхшылык кылуы иде бу.
Көймәдәгеләр, куркуларын да онытып, карт белән Хуҗага төбәлделәр.
— Исәр карт! Шашкан карт!!!
— Юк, энем. Үз акылымда мин. Чынлап та синең дтаң башы бу. Кормашныкы бит син, Галиулла малае, ялгышмасам, — диде карт һәм суга таба күрсәтте. — Менә сезнең авыл бу урында иде. Әтиең урман каравылчысы иде, башына атып үтерделәр. Гәүдәсен урманда без таптык аның. Менә маңгаенданы җәдрә чокырларын күрәсеңме? Җәдрә тишекләре.
Көймәдәгеләрнең колаклары үрә торды. Хуҗаның йөзе каралып чыкты. Ул берара әйтер сүзен дә әйтә алмыйча утырды, капылт кына урыныннан торып, карт кулындагы баш сөяген үзенә алды. Хуҗа берничә мизгелгә генә югалып калды, аз гына вакытка гадәттә боз-төймәгә охшаган күзләре, бөтенләй үзгәргән шикелле булып, гөнаһсыз сабый малайныкына охшап калды. Аның бу халәтен капчыклы карттан кала берәү дә күреп өлгермәде, чөнки алар- ның карашлары Хуҗа ни кылырга да белмичә кулында тотып торган баш сөягендә иде.
Яшен уты кабынып сүнәрлек вакыт арасы узды микән, аның күзләрендәге малайлык сүнеп юкка чыкты, һәм алардан тагын бакыр салкынлыгы сирпелә башлады. Капчыклы карт ул карашта, бая яктырып алган карашта, бу кешенең элек үзенә таныш булган Галиулла исемле атасын танып калган иде...
Сүз-кыяфәте белән йөзләрчә кешене сәгатьләр буе сулатмыйча да тотып торырга сәләтле Хуҗа бары берничә мизгелгә генә үз халәтенә хуҗа була алмады.
Ул баш сөяген ачу белән дулкыннар арасына томырды...
— Тфү, черт! Шашкан карт!!!
Көчәя барган дулкыннар бу сүзләрне үз кочагына суырып алдылар да аннары кире өскә чөеп җибәрделәр, кайтаваз тонык кына булып ишетелде:
— Шашкан... ш-ш-шшаш-ш-шка-а-а-а-аан...
— Шашкан! — дип кабатлады Зур Су хасил итәм дип маңгай чәчләре пеләшләнгән Хуҗа.
Көймәгә зур-зур дулкыннар килеп орды. Көймә бала бишегедәй чайкалырга, тирбәнергә кереште.
Мөхәммәтнең әтисе арыды, талчыкты, әмма ишкәкләрне кулыннан ычкындырмады. Ләкин монда көч кенә түгел, осталык. Зур Суда зур осталык та кирәк иде. Көймәче ишкәкләрне үзенә алды, гомер иткән чал картның Зур Суда бер еллык кына булса да тәҗрибәсе бар иде.
Мөхәммәтнең әтисе малаен кочагына алды һәм, котыласыла- * рына ышаныр-ышанмас, аргы ярга төбәлде. Яр буе күренми, аргы Е ярда пәри туе, ярны тузан болыты баскан иде...
Мулла бабай, көймә төбенә тезләнеп, алладан ярдәм сорый. Ике * кулын да күккә сузганлыктан, көймә чайкалганда, ул егылып китә, 2 башы белән көймә кырыена бәрелә. Мөхәммәтнең әтисе буш кулы = белән аның чабуыннан тотып, егылудан сакларга тырыша.
— Баягы сүзләрең ходайга барып иреште. Синең аркада гына £ бу! — ди кинәт Мулла бабай. — Ярлыка диген! Нәзер әйт!
Ул моны Хуҗага карап әйтмәсә дә. кемгә ишарәләгәне яхшы i аңлашыла. =
— Алга! Турыга! — ди Хуҗа ярсып.
«Ходайдан гафу сора!» —ди Мөхәммәтнең әтисе эчтән генә.
• Карышма инде, мәлгунь?» — дип уйлый көймәче карт.
— Нигез кычкыра! — ди капчыгын кысып тоткан карт.
— Алга! Турыга!
— Иманың юк синең! — ди Мулла бабай. — Гафу сора!
— Синең ул гафуың белән генә котылып булыр дип беләсеңме әллә син, алланың кашка тәкәсе! — дип җикеренде Хуҗа һәм ишкәкчене читкә этәреп, аның урынына үзе утырды. — Көч кирәк монда, баш кирәк бу афәттән котылу өчен!
Ул каерылып-каерылып ишә башлады. Көймә бераз тынычлангандай булды.
— Нигез кычкыра! Нигез чакыра! — диде капчыклы карт. Аның элекке авылы нәкъ чоңгыл турысында иде.
Ишелеп-ишелеп килгән дулкыннар көймәне йомычка урынына чөеп йөртә башлады. Көймәче карт Хуҗа кулындагы ишкәкләрне тартып диярлек алды, үзенең бу кыланышын аклагандай:
— Дулкынга борыны белән тотарга кирәк, борыны белән’ — дип кычкырды.
Котылуга әллә ни ышаныч күренми иде. Көймә чоңгылга килеп керде, һәм, шырпы тартмасы кебек, бер урында әйләнергә кереште. Ишкәкләргә Мөхәммәтнең әтисе утырды. Әмма йомычка урынына бөтерелгән тагарак-көймә ишкәкләрне генә санларлык түгел иде инде.
— Ходайның ярлыкавын сора! — диде Мулла бабай.
— Тыңла сүзне! — дип кычкырды көймәче карт.
Бу вакытта аның бәләкәй гәүдәсе үсеп киткәндәй булды, әзмәвер кебек Хуҗа, киресенчә, кечерәеп, бетерешеп калды.
Капчыклы карт, көймә кырыена тотынып, аягына торып басты да айкала чайкала койрык турысына китте һәм, шактый авыр капчы гының бавын җәһәт кенә муенына куйды да. суга егылып төште. Көймәче авызын ачкан килеш катып калды.
_ Нигез кычкыра! — диделәр көймәне йомычка урынына йөрт кән дулкыннар.
Бу хәлне күреп торган көймәдәгеләр берни дә кыла алмадылар.
_ Коткарыйк! дип кычкырды, ниһаять, хушына килгән Хуҗа.
Ул үзе йозә белми иде.
Ул Зур Суда йөзәргә өйрәнмәгән иде...
— Файдасыз! дип кычкырды көймәче. Дулкыннар шавы ара сыннан бу тавыш тагын да дәһшәтле, куркыныч булып ишетелде. Коткарырга кирәкми аны! Ул үзе котылды инде. Соң инде, соң... Капчыгында таш иде аның! Мин белом..
Көймәгә таба тагын да зуррак дулкыннар ишелеп килә башлады.
Көймәгә су тулырга кереште. Көймә кырыена ике куллап ябышкан Хуҗа күзләрен чытырдатып йомды. «Иа, Хода!» —дип офтанды Хуҗа. Һәм шулчак күзәнәкләре аша нидер суырылып чыгып, күккә ашты кебек. Гәүдәсе дер-дер калтырарга кереште, ул туңа башлады — гүя тәнендәге җылысы аны ташлап чыккан иде. Бу сәер халәттән аерылып, дөньялыкка кайтасы килде аның, күзен ачмакчы булды... Юк... үлем шулай көтмәгәндә, гади генә килергә тиеш түгел, түгел иде. Тик әнә ул якынлаша бугай... Әнә... куллары, аяклары, башы шыр сөяктән генә икән. Хуҗа үзен инде үлгәндер кебек хис итә башлады. Ләкин үлгән кеше уйлый алмый... Ул уйлый, ул исән әле. «Ю-ю-ю-юююк!!! Үләсе килми... килми-и-и-и!!! Коткарыгыз мине! Кем?.. Кем?!! Кем коткара ала мине!!! Коткара күр, зинһар!!! Син!!! Син генә!!! Бирмә! Бирмә бу Суга мине! Бары син генә коткара аласың! Көчле диләр, кодрәтл** диләр бит сине!!! «Иа, Хода! Ярдәм сорыйм синнән! Үләсем килми бит минем! Алла, Алла, Аллам... бисмиллә- һи-ррахмани...». Ул Аллага ничек мөрәҗәгать итәсен белми иде. Шуңа күрә бертуктаусыз: «Аллам, Аллам!»—дип кабатлады. Бу изге сүз аны коткарачак, бары шушы сүз генә аны үлем авызыннан йолып калыр сыман иде. Тик... тик... кабул булсын өчен, кычкырып әйтергә кирәктер аны.
— Иа. Хода! Ярлыка син минем гөнаһлы җанымны!!!
Ул, ниһаять, күзләрен ачты, күзләрен зур итеп ачып күккә төбәлде. Янә ашыга-ашыга:
— Аллам, аллам! — дип кабатлады.
Мөхәммәтнең әтисе ишкәкләр белән дулкыннарга каршы көрәште. Дулкын таулары тагарак-көймәне чоңгылдан этеп чыгардылар да аннары үзләре кинәт кенә юашланып калдылар. Мөхәммәтнең әтисе каерып-каерып иште, көймә күндәмләнде, ишкәкләрне тыңлый башлады. Ләкин бу тәмам котылу түгел иде әле...
Шулай да көймәдәгеләр бераз җиңел сулыш алдылар, чөнки аргы ярдагы тузан болыты басыла төшкән, яр буйлары да шәйләнә иде инде. Җирне күргәч, бүтәннәр кебек шатланасы урынга, Хуҗаның гадәттәге кызыллыгы кайта башлаган йөзе янә кара коелды. Алда — яр буе, алда — Зур Су өстендә купкан Давылдан котылу иде; шул өркетте Хуҗаны, шул маңгай чәче пеләшләнгән башын кара кайгыга салды. Бетте!.. Моннан соң бар да бетте! Инде кеше булдым, гомер буе барган максатка менә-менә ирешәм дип кенә торганда! Аны, җиргә аяк басуга (ярдәмчесенең ярдәме белән), урыныннан алып ташлаячаклар! Аллага табына, ходайга ышана торган коммунист җитәкче!.. Их син, Зур Су, йотмадың да ичмаса! Хурлыгы булмас иде!..
Зур Су көймәне һаман кага. Күңелләр болгана, башлар әйләнә. Хуҗа тагын күзләрен йомды. Ул күзен ачып җибәргәндә, әлеге хурлыклы хәбәр әллә кайчан кайтып җитеп, аны анда партбилетыннан. яраткан эшеннән, яшәеш рәвешеннән колак кактырырга әзерләнеп торалардыр шикелле тоелды — ул, куркынып, күзләрен ачты.
Зур Суның дулкыннары шап та шоп көймәгә кага. Аның хәлен аңламый, аны мыскыл итә кебек Зур Су! «Тукта! Ашыкмагыз! Тотыгыз капчыгыгызны, яме!!! — дип тешләрен кысты Хуҗа. Аннары кинәт айнып киткәндәй: «Карале... Мине шул сүз өчен урынымнан алып ташлаячаклармы? Минеме?.. Туктале... Мин аллага ышанмый идем ич? Ник бая ышандым? Ышандыммы соң? Ие... Әллә...»
Хуҗа кистереп уйларга җөрьәт итмәде. Чөнки алар әле һаман су өстендә иде... Ул бары кемгәдер янагандай эченнән: «Тотыгыз капчыгыгызны!» — дип кенә куйды.
Мөхәммәтнең әтисе һаман дулкыннар белән көрәшә. Ярга якынлашкан саен дулкыннар вагая бара, ләкин алар һаман ишле һәм көчле әле.
Мулла бабай һаман ходайдан коткаруын үтенә.
— Син, син! Син белә торып, кеше кадәр кешенең суга сикерүенә юл куйдыңмы?!! — дип җикеренде Хуҗа көймәче картка.
Хуҗаның тавышы бик көр чыкты. Чөнки бу вакыйга, капчыклы картның су астына китүе, аның акланырдай бердәнбер ышанычы иде. Бу, вакыйга калганнарын күмеп, каплап китәрлек зур хәл иде... ♦
Көймәченең әллә ни исе китмәде. Әлеге сүзләрне ишетмәгән дә £ кебек иде ул. Дулкыннар тавышы белән әллә чынлап та ишетмәде i инде? Әллә юри ишетмәгәнгә салышамы? Хуҗа тагын телгә килде: ♦
— Аның үлемендә син гаепле?
Ишеткән икән көймәче карт, әнә, акрын гына башын Хуҗага = таба борды.
— Аны Зур Су үтерде, — диде ул кипкән иреннәрен ялап һәм: = — Ул үз авылы зиратында үзенә урын сайлаган булган, шунда китеп 7 барды, — дип өстәп куйды. Әйтерсең, кеше кадәр кеше үлеме турында >. түгел, һава хәлләре хакында сөйләшә иде.
— Син! Белә торып!..
Мөхәммәт атлы малайга көймәче кызганыч булып китте. Чарасыз, мескен, ташландык бер картка охшап калган иде ул бу минутта.
— Теге баш сөяге чынлап та синең атаң башы иде ул, энем, — диде карт тыныч кына Әйтерсең, ниндидер бер уенчык хакында сүз бара.
— Син җаваплылыктан котылмакчы буласыңмы, карт шайтан!
— Җиргә алып чыгып күмәргә иде атаң башын, улым. Мин үземнекеләрнең сөякләрен яр буйлап күпме эзлим инде, һаман таба алганым юк. Ә син, кулыңа тоттырганны кире суга ташладың. Әй. энем, энем...
— Ә синең башың төрмәдә чериячәк!
— Әллә кайчан ук инде мин, су астында калачак зиратыбызда ук, карчыгым янында урын алып куйган идем инде. Су басты бит каһәр, шуңа күрә үлә алмыйча йөрим. Бу Зур Су китмәсме икән моннан, ә? Сез белмисезме, сез укыган кешеләр бит. ә?..
Көймәче карт шаяртмый иде, аның кысылган күзләреннән ике генә бөртек яшь тамчысы саркып чыкты да битендәге җыерчык лар арасына кереп күмелде.
Мөхәммәтнең әтисе, көймәне тизрәк бу Зур Су кочагыннан кот карырга теләгәндәй, көчәнеп-көчәнеп иште. Тагарак-көймә, кара сыртлы дулкыннар өстендә бала бишегедәй тирбәлә-тирбәлә, Зур Җиргә таба йөзде.
Мулла бабай, көймә төбендә утырганлыктан. Җирне күрмәгән икән. Күргәч, янәшәсендәге Мөхәммәтнең башыннан сыйпады һәм калтыранган тавышы белән:
_ Бәхетен, бар икән, балакай. Аллаһе тәгалә син гөнаһсыз сабый хакына коткарды безне, — диде.
Хуҗа боларның берсенә дә игътибар итмәде. Ул гасабиланып иреннәрен чәйни, саркып чыккан канны ачу белән әледән-әле суга төкерә иде. Ярдәмчесе дә дәшми ичмаса. Авызына су капкандай тик утыра. Мөгаен эчтән генә тантана итә торгандыр. Хәзер хуҗа сының дилбегәсе аның кулында бит...
Көймә борыны яр кырыена килеп бәрелде.
Мөхәммәтнең әтисе әүнәл улын, аннары аяк буыннары сыекланган Мулла бабайны җиргә төшерде. Көймәдә көймәче карт ялгызы гына утырып калды.
Җиргә аяк басуга, алдан сүз куешкандай борылып барысы да Зур Су өстендә биешкән дулкыннарга күз ташладылар. Баягы куркулар, бугаздан ала язган һәлакәт Зур Су уртасында калды, алар- ның барысын да Зур Су үзенә йотты.
Хуҗа, Мөхәммәт атлы малайның башына кулын куйды да, һәммәсенә дә ишетелерлек итеп:
— Ну, энекәш, синең хакка хәтта абзыйларың да аллага мөрәҗәгать иткән булып шаяртты, ә! — диде һәм көчәнеп көләргә кереште. Аңа кушылучы булмады.
Мөхәммәтнең әтисе көймәче картка:
— Давыл тына хәзер. Чоңгыл аша чыкма, әйләнеп уз! — дип кычкырды.
Көймәче кулын гына селтәде һәм:
— Минем авыл да чоңгыл турысында бит! — дип, әллә шаяртып, әллә чынлап җавап кайтарды.
Хуҗа, эре адымнар белән җиргә нык басып, үзен көтеп торган машинага таба китте. Күктә самолет тавышы ишетелде. Мотор гөрелтесен дә басып, яр кырыена кара сыртлы дулкыннар шап-шоп бәрелә иде.
Мөхәммәтнең әтисе, малаен җитәкләп, Мулла бабайны култыклаган килеш, берара җир киткәч, Зур Суга таба әйләнеп карады.
Ярдан ераклашкан көймә артыннан, зәңгәр утларын балкытып, сары билле моторлы көймә томырыла иде.
Дулкыннар һаман тынычлана алмый әле, алар һаман дәррәү ярга ташланалар. Ьәр яңа дулкын өере килеп орынган саен комлы яр, сыкранып-сызланып кына, артка чигенәдер, дулкыннар аны авызларын чапылдата-чапылдата, кабаланмыйча, тәмен белеп кенә ашыйлар, кимерәләрдер шикелле...