ШИГЫРЬЛӘР

Көмеш нур
Идет өстенә көмеш нур сузылган тулган айдан; көмеш дулкыннар кузгатып, җил чыкты әллә кайдан. Көмеш нурларга дулкыннар кагыла җайлап кына, йөрәгем аша үтәли узганын сайлап кына. К\ңелгә тулган көмеш чың бер көчәя, бер тына... Утырам Идел ярында гомер агышын тынлап... Көмеш дулкыннар өстендә нур йөзә эзсез генә... Моңланып җырлап җибәрәм тын гына, сүзсез генә...
Аңлыйм да кебек җырымны, аңламыймын да кебек... Идел суы — кара дулкын, ә яры — көмеш күбек...
Аңлап өлгермичә
Куера да Вакыт кеше була. Яшәп китә фани дөньяда... һәм яшәүнең бөтен хасияте йога, куна, сеңә аңа да.
Эшли, җырлый, сөя һәм сөелә, гаҗәпләнә, елый, шатлана!
Әллә тормыш аны чыбыркылый,
әллә кеше аңа атланган?!
Кеше яши.
Аңа каргыш, рәхмәт.
аңа хурлау, мактау,
аңа — дан...
Ник туганын аңлап өлгермичә. Вакыт була кеше яңадан...
Теләсә генә ничек яшерсә дә. һәрбер кеше мохтаҗ мактауга — тумгәк зурлык горурлыгы аның әверелә биек ак тауга...
Шуннан торып ул карашын ташлый вак-төякләр тулы дөньяга.
Йодрык хәтле йөрәгендә шул чак галәм зурлык кеше уяна.
Бәдәненә тула искиткеч көч. ә аңына — даһи хыяллар, һәрбер хыял балачактан килгән гүзәл буяуларга буялган!
Шулар аша ул дөньяга бага:
— Җәннәт багы ич бу. ходаем!..
Җанда
күпме
җәннәт үтерделәр хурлап-хурлап безне һәрдаим...
Әгәр
Һәр уемны әгәр әйләндерсәм сүзгә, һәр серемне әгәр мин калдырсам эздә, һәр ачудан әгәр йодрык төенләсәм, тузынып та әгәр кабат өелмәсәм, һәр үпкәне әгәр куенда таш итсәм, һәр нәфрәтне әгәр күземнән ташытсам. һәр үчемне әгәр кабындырсам уттай, һәр хурлауны әгәр сүзсез генә йотсам, һәр шакуга әгәр йөрәгемне ачсам, һәр мактауга әгәр бөркет булып очсам.— бәлки, яшәү җинел булыр иде мина, тик тирәмдә дуслар калыр иде микән.’..
Әй Замана...
Олау әкәм-төкәм сыман, җикеренсәк тә атка... Көпчәк бетеп ыңгыраша, ат та күбеккә баткан. Олаучыны әй сүгәбез, әрләшәбез \ зара...
Ә арбабыз элеккечә — әкәм-төкәм күк - бара. Уйланабыз Киңәшәбез нәрсәдән бу. нилектән?.. Олау шуышып шуыша бозга тамган дегеттә»!. Ялтырады яп-якты уй. башлар китте әйләнеп... Дилбегәнең унын сулга
алмаштырып бәйләдек!
Рәхәт булып китте безгә (эш үзгәрә юктан да!)... Ныклабрак бер карасак, олавыбыз туктаган...
Хыялымда якты беткәч, ябыштым да күз нурыма, барып чыктым гаҗәп тауга... Юк. тау килде хозурыма... Мендем...
Якты...
Җирдә михнәт...
Ә күк — шәфкатьсез алдакчы — бәхетне тик вәгъдә итеп, илаһи булып калмакчы.
Өстә ничек — аста шулай!.. Уй куера...
Кан да ката...
Ничек аңлыйм — килде тавыш: үлем — дөрес, туу — хата...
Тормыш-сыер
Без дигәнчә бармый тормыш-сыер: алга кусаң — артка борыла...
Йөрәгемдә тугай якты сүзләр буялалар телдә корымга.
Нидер пыскый, пыскый җан түрендә... һәм башыма төтен тулганга.
гел елмайган йөзем бик еш чытык, ә күземнән утлы яшь ага.
Өмет пыскый...
Башка бер утның да мондый булмый төтен-сөреме... Корымланган күзләремә минем хәтта кояш якты күренми...
Кичәге көнен алдылар йөрәгеннән суырып...
Калды ул саңгырауланып, калды ул сукыр булып...
Ишеткәнен аңлый алмый.
ул танымый күргәнен...
Юлын капшый да уйлана: бу үргәме, гүргәме?
Шик-шөбһәсен әйтеп карый — игътибар юк беркемнән...
Ә яшьләрнең керфегеннән мыскыллы нур бөркелә.
Елый алмый карт коммунист бик елыйсы килсә дә...
Йөрәк даруы эзли ул
гүр тирәнлек кесәдән.
Таба алмый... Кабалана...
Оныта шул. оныта!..
Валидол — киләсе көндәй аңа шушы минутта...
Без дигәнчә бармый тормыш-сыер.. Иртә язның якты кырына куган саен, печән исе сеңгән тынчу абзарына борыла.
«Замана җиле җанымда. Күзләремдә куе томан.
Үзем сукыр юлчы сыман — куркып атлыйм...
Туктыйм... Туңам...
Шәмәхә күк. Картайган Ай. Йолдызлары күренми ник? Бер тау каплый. Башы якты...
— Урап үтик...
- Туры меник...
Кайдан бу өн?
Кем киңәше?
Кайсы дөрес?
Кайсы ялган?..»
Бүген дә күпме Обломов шулай уйга батып ята...
Җил
Ул жил минем күкрәгемә очып кереп җиткәнче И31е Ак бүре йөрәге аша исеп үткән җил!
Ул җил кү^ем карасына очып кереп җиткәнче Идел акчарлагы күзе аша исеп үткән җил!
Ул җил минем табаныма очып кереп җиткәнче дала айгыры тоягы аша исеп үткән җил!
Ул җил минем кулларыма очып кереп җиткәнче Алып батырның беләге аша исеп үткән жил!
Ул җил телемә-көемә очып кереп җиткәнче Орхон-Енисәй бал бал ы аша исеп үткән җил!
Ул җил минем күңелемә очып кереп җиткәнче анам сөтенең хәтере аша исеп үткән җил!
Ул жил нинди жил дисеңме?
Улым, якынгарак кил: ул җил — минем аша үтеп, сине татар иткән җил!

Реклама