Кәрван-сарай


Халкыбызның милли архитектура үрнәкләре Казан яисә Татарстан бе лән генә чикләнми.
Татар халкы кайда гына яшәмәсен рухи һәм матди мәдәннятның тоныкланмас һәйкәлләрен
иҗат иткән. Вакыт һөҗүме, 20—30 нчы еллар вәхшияте, соңгы дәвер башбаштаклыгы,
җавапсызлык, ваемсызлык аларның инде шактыен харап иткән. Шулай да, бәхетебезгә, афәт
шаукымы гаҗәеп корылмаларның һәммәсенә дә бер дәрәҗә шәфкатьсез кагыл маган. Фаҗига
беркадәр аяган шундый милли архитектура һәйкәлләре нең берее итеп, шөбһәсез, Оренбург
шәһәрендәге Кәрван-сарайны күрсәтергә мөмкин.
Беренче нәүбәттә Оренбургның элек-электән зур сәүдә юлына урнашуын искәртик. Шуңа
күрә бирегә сәүдә эшләре вә башка мөһим йомыш белән килгән кешеләргә тукталу һәм ял итү
өчен уңайлык тудыру бер зарурияткә әйләнгән. Шулай итеп, 1838 елда шәһәрдә зур Кәрван -сарай
салына башлый һәм 1844 елда тәмам була. Ш. Мәрҗани үзенең мәшһүр «Мөстәфадел-әх- бар...»
китабында исә сарайның 1843 елда төзелә башлап, 1846 елда ачылуы турында яза. Ко рылма
татар-мишор һәм башкорт халкы хөрәҗәте һәм көче белән салынып, нигездә шул милләт
вәкилләренә хезмәт итәргә тиеш була. Ул атлы юлаучылар кереп куна торган йорт хисапланып,
мәчет, зур бакча, күп санлы ярдәмче каралты-бүлмәләрдән гыйбарәт бинаны тәшкил итә.
Кәрван сарай тугандаш милләт вәкилләренең икътисади һәм мәдәни мәнфәгатьләренә егерме
еллар чамасы уңышлы хезмәт итеп килә. Әмма тиздән корылма аянычлы язмышка дучар була.
1865 елда җирле түрәләр бәрәкәтле традицияне бозып, Кәрван-сарайны хөкүмәт
администрациясе карамагындагы рәсми учреждениегә әйләндерәләр.
Мөселманнар дистәләгән еллар буенча Кәрван сарайны яңадан үзләренә кайтаруны таләп
итәләр, икътисади һәм дини хакларын даулыйлар. Фәкать нәтиҗәсе булмый. Патша хөкүмәте дә.
Вакытлы хөкүмәт тә халык гозеренә колак салмый.
Табигый ки, Октябрь революциясеннән соң бу мәсьәлә яңадан көн тәртибенә куела.
Милләтләр халык комиссариаты (Наркомнац) коллегиясе әгъзасы Шәриф Манатов
истәлекләренә караганда, алар Мулланур Вахитов белән берлектә Сөембикә манарасы һәм
Кәрван-сарай мәсьәләсе буенча Ленин янына керәләр һәм бу эшкә аның фатихасын алалар.
Совет хөкүмәте 1918 елның 27 гыйнварында Сөембикә манарасын һәм Кәрван -сарайны мө-
селманнарга кайтарып бирү турында карар кабул итә.
Әйткәнебезчә. Кәрван-сарай мәчет, ярдәмче бүлмә-хөҗрәләр, төрбәне хәтерләткән купшы
бина һәм башка компонентлардан гыйбарәт тулы бер комплексны тәшкил итә. Мәчет турында
сүз алып барып. Ш. Мәрҗани болай дип яза: «Бинасы гүзәл, төгол. Янында Бохара, Самарканд
мәдрәсә ләре үрнәгендә ике катлы бүлмәләрдән торган «Кәрван-сарай» исемле бер бинасы бар.
Мәчет эченең әйләнәсендә алтын белән җомга сүрәсе язылган». Зәвык белән эшләнгән һәм
истирахәт идеясенә буйсындырылган пулатларга XIX йөзнең беренче яртысындагы архитектура
чалымнары хас. Мәчет мана расының мәһабәтлеге хәйран калырлык.
Кызганыч, бүген корылманың хәле аяныч. Мөселманнар аңа хуҗа булу гына түгел, әлеге
тарихи һәм архитектура һәйкәленең эченә дә үтеп керә алмыйлар. Кәрван-сарайны >Оренбург-
геология» берләшмәсе басып алган һәм әлегәчә биләп тора. Бабаларыбызның истирахәт
хөҗрәләрендә лабораторияләр урнашкан, аларда төрле тозлар, минераль ашламалар,
химикатлар, селте-серкәләр тулып ята. Бер өлеше планетарий вазифасын үти. Аяныч, Ленин
күрсәтмәсе нигезендә 1918 елда кайтарылганнан соңында дин тотучы кан кардәшләребездән янә
тартып алынган мәһабәт бина әлегәчә үзенең чын ияләренә кабат кайтарып бирелгәне юк.
Равил ӘМИРХАН, тарих фәннәре
кандидаты
Рөстәм МӨХӘММӘТҖАН фотосы.

Реклама