Безнең календарь


Эдуард Касыймовның тууына 60 ел
Эдуард Салихҗан улы Касыймов 1930 елның 9 ноябрендә Киров өлкәсенең Слобод ский районы.
Нократ авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. 1948—53 елларда Казан дәүләт университетында укыган.
Шул елларда кондәлек матбугатта аның беренче иҗат тәҗрибәләре — очерк һәм хикәяләре күренә башлый.
1953 елда университетны тәмам лагач, Э. Касыймов башта Азнакайда, аннары Киров өлкәсенең Түбән Шөн
урта мәктәбендә тарих укыта 1957 елда ул Казанга килеп Фәннәр академиясенең Тел. әдәбият һәм тарих
институты аспирантурасына керә. Фән эшчесе буларак, фольклор белән ныклап шөгыльләнә.
1959 елда аның беренче китабы — «Кызыл маяклар,, ә 1962 елда «Совет әдәбияты» журналында
«Кояш көн дә чыга» исемле повесте басыла. Тагын ике елдан әдипнең «Гомер ике килми» исемле романы
да дөнья күрә.
1965— 67 елларда ул Алабуга дәүләт педагогия институтында укыта. 1966 елда филология фәннәре
кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. Алабугада яшәгән чорда әдип «Томан аша», «Бир кулыңны,
дустым». «Көмеш язулы кылыч». «Сорбонна профессоры һәм без» повестьларын иҗат итә. 1971 елда ул
«һаваларда тургай» романын тәмамлый. Бу роман русчага да тәрҗемә ителә һәм. Бөтенсоюз конкурсында
катнашып, профсоюзлар белән СССР Язучылар берлегенең кызыксындыру бүләгенә лаек була.
1972 елдан әдип Чаллыга күчә. Биредә ул кү п еллар буе «Ләйсән» әдәби берләшмәсенә җитәкчелек
итә. 1980 елда Чаллы язучылар бүлеге ачылгач, аның җитәкчесе була.
Эдуард Касыймов 1986 елда кинәт вафат булды.

Реклама