Котлыйбыз!


Диләрә Зөбәеровага 60 яшь
Диларә Гази кызы Зобәеропа 1930 елның 9 январенда
Татарстанның Сарман районы Күтәмәле авылында туган.
Җидееллык мәктәпне авылда тәмамлан. Алабуга педагогия
училищесында, Казан дәүләт педагогия институтының татар
геле һәм әдәбияты бүлегендә укыган Аннары ул Татарстан ки-
тап нәшриятында редактор булып, республикабыз ның торло
районнарында укытучы булып эшли.
• Социалистик Татарстан* газетасы редакциясендә
хезмәт итә. 1962 -1986 елларда Диларә Зобә«'|м> на «Азат хатын»
журналының бүлек модире
Укучыллрыбызги язучының күп санлы әдәби
публицистик язмалары. «Куш пянкеләр шаһит».
• Кыр чәчәге» кебек повестьлары, жылы лирика
белән сугарылган хикәяләре яхшы таныш.
Ул —1971 елдан СССР Язучылар союзы члены.
Барлас Камаловка 60 яшь
Барлас Хәмит улы Камилов 1930 елның 17 ян варенда
Татарстанның Ч истай шәһәрендә укытучы гаиләсендә туган. Казанга килеп, педагогия институтының
тарих филология факультетында югары Лелем ала, 1953—1956 елларда шул ук институтның татар
әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. 1959 елда «Гомер иткәндә» дип исемләнгән
беренче китабы дөнья күрә.
Барлас Камалов, күп еллар төрле газета һәм журнал
редакцияләрендә эшләгәннән соң, алтмышынчы еллар
ахырыннан башлап — профессиональ язучылык хезмәтендә.
Шул вакыт эчендә аның бик күп санда хнкәя, ике дистәгә якын
повесть һәм роман, күпләгән очерк һәм публицистик язмалары,
мәкалә һәм рецензияләре басылып чыкты. Авторның иҗат
кыйбласы — бүгенге тормыш, аның кискен проблемалары. Ул
үзенең күп кенә геройлары аша югары әхлак, ватандарлык
идеалларын раслый.
• Күңел кыңгыраулары», «Сыналыр чак», «Ялык-
маслар», «Китәрсеңме?», «Канатлы кырмыска»,
• Сарсаз кызы Сәрия», «Узган гомер бигрәк жәл»
повестьлары. -Өметең өзелмәсен» романы һәм башка күпләгән
әсәрләре әнә шуның ачык мисалы.
Ул—1961 елдан СССР Язучылар союзы члены.
Фәрит Хатиповка 60 яшь
Фәрит Миргалим улы Хатипов 1930 елның 1 январенда
Татарстан АССРның Актаныш районы Пу- чы авылында
туган. 1947 елда Ф. Хатипов Казанга килеп, университетка
укырга керә. Соңгы курсларда укыганда матбугатта языша
башлый, беренче рецензияләрен һәм тәнкыйть мәкаләләрен
бастыра. 1955 елда ул М. Әмир иҗаты буенча кандидатлык
диссертациясе яклый. 1955—59 елларда Төмән өлкәсенең Тобол
педагогия институтында укыта. «Ленин юлы» исемле татарча
өлкә газетасын оештыруда катнаша, анда җаваплы секретарь
булып эшли.
1959—72 елларда Ф. Хатипов Башкорт дәүләт
университетында укыта. Күренекле татар язучылары иҗатына
багышланган мәкаләләр бастыра, «Эпик жанрлар» исемле
хезмәтен яза. 1972 елдан бирле ул Казан дәүләт педагогия
институтының татар әдәбияты кафедрасы мөдире.
Ф. Хатипов үзәк газета-журналларда, Татарстан һәм
Башкортстан матбугатында басылган күп санлы әдәби
тәнкыйть мәкаләләре һәм китаплар авторы. 1982 елдан СССР
Язучылар союзы члены. Ул - филология фәннәре докторы.

Реклама