Логотип Казан Утлары
Роман-хатирә

ИШАН ОНЫГЫ


(«Елларны чигерсәм- исемле әсәрнең беренче китабы) ермез шәһәреннән Казанга 1934 елның июль аенда, юкә чәчәк аткан чакта кайтып төштем. Казан ифрат сагындырган Мондагы һәрбер нәрсә — ишегалдындагы агачлар да. чарлактагы бәләкәй бүлмәбез дә. каршыдагы базар кибетләре дә (әнием турында әйткән дә юк инде) — барысы-барысы үзләренең күренешләре белән үк миңа ял рәхәте бирәләр Теләгем — хәзер инде укырга керү Ярар, бераз дөнья күрдем, чит- ят җирләрдә лаеш шулпасы эчеп бактым Хәзер күптәнге теләгемне тормышка ашыру эше-нә керешергә вакыттыр. Укырга, укырга, укырга!
Минем әле генә ачылган авиация институтына керергә теләгем зур Гомумән, мәктәп елларында, төгәл фәннәрне якын иттем һәм ул өлкәдә үземне сәләтле бер кеше дип саный идем Инде Казанда авиация институты ачылгач, минем иң изге теләгем шул ин-ститутка укырга керү булды Нигә бәхетемне сынап карамаска! ? Минем урта белемем бар ич
Казанга исән-сау әйләнеп кайтуыма чиксез шатланган әниемнең хуплавы белән канатланып, тиз арада кирәкле документларны барлыйм, анкета тутырам һәм. кайтуыма атна-ун көн дә узмый. үзем керергә җыенган институтка йөгерәм
Институтка нинди хыяллар белән ашкынып баруымны, тетрәнеп аның авыр ишеген ачуымны, калтыранган кул белән папкадан документлар чыгаруымны, аларны кабул итү комиссиясе секретарена тапшыруымны ничек тә төгәл, җанлы һәм ышанырлык итеп язып булмас кебек Мин артык дулкынланам. Алырлармы, студент дигән гүзәл исемне йөртүче булырмынмы тиздән9
Әмма миңа уку йортына керү насыйп түгел икән Чөнки бу өметләр, секретарь өстәле янында ук сүнеп, һавага очты. Кабул итү комиссиясенең кырыс карашлы, өстенә юнг-штурм костюмы кигән секретаре, анкетамны карап чыкты да. бик гади генә итеп
— Без мондый кешеләрне алмыйбыз.— диде
Атилла РАСИХ (1915) — язучы, галим. Татарстанның Г Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты «Язгы авазлар». «Ике буйдак-, «Сынау» һәм башка роман. повестьлар авторы Казанда яши
Журнал варианты
— Ни өчен?— дидем мин. тәмам аяктан кала язып
— Чыгыш бит сезнең үзегез беләсез.— диде ул. бер яңагы белән генә елмаеп
Мин тәмам коелып төштем. Документларымны папкага ничек салганымны да тоймастан, йөгерә-атлый бүлмәдән чыгып киттем Юк. булмады' Миңа институтларда укырга язмаган икән Яңадан эшкә , керергә туры килер. Урта Азиягә киткәнче токарь булып Вахитов исемендәге сабын кайнату заводында эшли идем Без яшәгән Арча = кырыннан ул заводка эшкә йөрүләре шактый авыр, ара ерак, трамвайлар бик начар йөри Мин шул хәлләрне искә алам Шуңа күрә * үзебезгә якынрак булган трамвай паркына урнашырга кирәк, дигән = фикергә киләм. ♦
Мин трампаркка кереп эшли башладым Тик шулай да күңел * тыныч түгел Укыйсы килә Ни өчен соң әле минем укырга хакым и юк? Ни өчен, ни өчен7 Әллә башкалардан кимме мин7 Шулай гомере £ буе әтисе өчен җәзаланырга тиеш микәнни аның улы7 <
Җитмәсә, трампаркта эшем дә бик көйсез бара Станокның иң начары янына бастырдылар Эш кораллары да ташка үлчим =
Әмма шулай да көннәр бер-бер артлы уза тора, һәм шул көн- £ нәрнең берсендә, һич уйламаганда-көтмәгәндә. минем сүнгән өмет йолдызым кабат җемелдәп яктыра башлады
Шулай, эшкә керешүемә атна-ун көн үтмәгәндер, көндезге ашка дип өйгә кайтсам ни күрим, тимер караватымда бер егет йоклап ята Димәк, безгә ниндидер бик якын кеше килгән Ул бик алҗыган булган, йокысызлыктан интеккән, ахры Чөнки көпә-көндез нинди йоклау инде ул? Әнием исә. ничектер серле итеп елмаеп, миннән сорый
- Йә. кем бу. таныйсыңмы7
Аптырап, иңбашларымны гына җыерам Егет уянып миңа кулын сузгач кына, аның кем икәнлеге беленә бу — миңа күптәннән таныш Шәүкәт Корбангалиев икән. Шәүкәт — Троицк егете, бергә уйнап үскән малай, дигәндәй, әтиләр үзара аралашкан, йөрешкән. укытучы Вәли абзый улы Без күрешмичә яшәгән елларда ул үскән, җитлеккән, авыл хуҗалыгы техникумын тәмамларга өлгергән, бер совхозда ике ел агроном булып эшләгән, хәзер исә Казанга авыл хуҗалыгы институтына укырга килгән
Безнең җитди сөйләшү, көн тәмамлангач, кичкырын башланды Ул мин юкта әнием белән барысы турында да сөйләшкән, минем хәл-әхвәлләрнең торышын белә икән Шәүкәт сүзне миңа укырга кирәклеген, хәзер минем нәкъ укый торган вакытым икәнлеген аңлатудан башлады
— Беләм - дидем.— Әгәр мине укырга алмыйлар икән, нишләмәк кирәк7 Әтинең алты ел Троицкида мулла булып торуы аркасында мине сыйнфый дошман дип саныйлар икән, мин нишли алам7
Шәүкәткә, түкми-чәчми, барын да сөйлим Шәүкәт минем аһ- зарымны тыныч кына тыңлап торды Шуннан соң әйтте
- - Беләсеңме нәрсә Атилла.— диде (миңа өйдә дә. Троицк кешеләре дә шулай, исемемнең азагындагы *а»ны нечкәртеп »ә»гә охшатып дәшәләр иде) — Бер дә ут йотма Документларыңны әзерлә, аларны институтка үзем илтеп бирәм Без синең белән икебез дә авыл хуҗалыгы институтына керәбез. Честный слова, алмый калмаслар
— Ә минем чыгыш мәсьәләсе*1— дидем мин
— Син аны яшер, әйтмә Анкетага хезмәткәр баласы, дип куй Әллә кайдагы Троицк кешеләрен кем белсен!
Нинди генә юллар белән булса да институтка эләгү минем өчен бик мавыктыргыч теләк иде Ләкин шулай да алдашу дигән нәрсәгә җинаять эшләү дип карыйм Мин
— Бәлки шулай кирәктер дә, тик элек укыганнар онытылган инде.— дигән булдым — Кайчаннан бирле инде кулга дәреслек алган юк Барыбер имтихан бирә алмам дип уйлыйм ■
— Бирәсең, диде Шәүкәт зур ышаныч белән — Тик документларыңны иртәгә үк институтка тапшырырга кирәк Чөнки анда абитуриентлар өчен әзерлек курслары ачылган Алар укый башлаганнар инде Шунда керәбез. Белдеңме9
— Белмим инде, нишләргә дә белмим.— дидем икеләнеп. Минем нинди дә булса берәр техник вузга керәсем килә иде ФЗУда уку һәм заводта токарь булып эшләү чорында мин инде техникага тәмам гашыйк кеше хәленә күтәрелгән идем Өстәвенә, уйлап табучылык белән дә «җенләнүем- машиналарга, механизмнарга булган мәхәббәтемне көчәйтте генә.
Уйга калдым Ләкин бит мине берәү дә техник вузга чакырып тормый Ә монда. Шәүкәтнең әйтүенә караганда, авыл хуҗалыгы институтына эләгүем бик мөмкин Бу турыда әни белән дә киңәштем Ахыр чиктә минем төп максатым югары белем алу түгелмени? Авыл хуҗалыгы белгече булу ни дә. төгәл фәннәр буенча белгеч булу ни?! Иң мөһиме — белем алу ич1
Шулай итеп, мин йомшадым Карышып торуны кирәк санамадым Әгәр сәләтле кеше икәнмен, теләсә кайда да сынатмам, ә инде һөнәремә мәхәббәт дигән нәрсә дә өстәлсә, эшләр мантымый калмас. Шулай фикер йөрттем дә. Шәүкәтнең киңәшен дөрес табып, документларымны яңадан барлап чыктым Яңабаштан анкета тутырдым, өр-яңа үтенеч яздым
Кешегә сылтап гөнаһлы буласым килми, төп гаеп үземдә. Социаль чыгышымны анкетада яшердем мин Авыз бер тапкыр пеште бит инде, җитәр, дип акландым
һәм бу эшемнең җәзасын тугыз ай институтта укыганнан соң татыдым.
Мин чиксез бәхетле> идем Иң олы максатыма ирештем Хәзер барлык көчемә яшьлек дәртемне кушып, ашкынуларымны өстәп, укырга да укырга тиешмен, дип юана идем Тик. кызганычка каршы, минем өчен бу бәхетле көннәр санаулы булган икән
Шатлыклы, чәчкәле Май бәйрәменнән соң бер атна узмагандыр, мине дәрес вакытында институт директорына чакырдылар Күңелем нидер сизенеп, шунда ук йөрәгем дерт итеп куйды Бу чакырылу, һәрхәлдә, хәерлегә түгел иде Күрәсең. Киров үтерелгәннән соң илдәге авыр атмосфера, партия җитәкчелегенең Террорга террор белән җавап бирербез! дигән сүзе күңелләргә шом салган, ниндидер авыр тетрәнүләр вәгъдә иткән
Институт директоры булып ул вакытта Соловьев фамилияле керәшен татары эшли иде Урта буйлы, чибәр генә, түгәрәк кысалы күзлек киеп йөри торган, урта яшьләрдәге бер кеше иде ул Әле күптән түгел генә Май бәйрәме мөнәсәбәте белән студентлар сафы алдында безгә нотык сөйләде Өстендә кара пальто, башында кепка, кулында трость Ул. ялтыр резин галошларына туфрак чәчрәтеп, таяк очы белән җиргә бәрә-бәрә сөйли.
— Әгәр сугыш башланса.— ди ул.— без барыбыз да иптәш Ворошилов яклы булырбыз!
Әнә ул. мине чакырткан кеше, хәзер кәгазьләр актарып, үзенең яландай зур яшел постау ябылган өстәле артында утыра Озакламый ул миңа үзенең үтергеч сүзен әйтәчәк
— Мондарак кил.— диде ул. мине сискәндереп Аның күзләрендә нәфрәттән башка берни дә юк кебек иде Мин аңа таба атлыйм Хәзер инде күңел түремдә тычкан уты кадәр генә дә өмет яктысы калмаган. Чөнки күз кырыем белән Соловьев алдында яткан анкетамны шәйлим
— Әйт әле. синең әтиең кем булган’’— диде ул шул ук кырыслык белән
— Укытучы.— дим мин. чөнки чыннан да. минем әти гомеренең күбрәк өлешен укытучылыкта уздырган
Директор авыз чите белән генә мәсхәрәле елмаеп куйды. Миңа ф бик ачык сизелә ул жиңү тантанасы кичерә
— Ә егерме икенче елдан егерме сигезенче елга кадәр’
— Мулла.— дип куйдым мин шыпырт кына
— Ә нигә анкетаңа хезмәткәр дип яздың’ х
— Дөресен язсам, институтка алмассыз дип курыктым
Директор минем язмышымны бик тиз хәл итте
— Совет хөкүмәтен алдаганың өчен сине институттан сөрәчәк- ♦ без. Сиңа тотылган расходларны кайтарып алу өчен, судка бирәчәк- х без.
Шуның белән безнең аңлашу тәмам булды, башны аска иеп. х кабинеттан чыгып киттем Барысы да берничә минут эчендә җимере- < леп төште Барлык ашкынулар, татлы хыяллар, гүзәл планнар
Кечкенәдән үк укырга, укырга кирәк, дигән тәрбия алган идем х шул Әти дә. әни дә минем, укып, илгә бик файдалы, зур кеше Z- булуымны телиләр иде Инде миңа юллар ябык. ябык, ябык' Нишләргә соң миңа’ Башымда чиксез зур кайгы булып оеган кан. шаулап чыжылдап, бөтен миләремне пешереп, каядыр өскә үрләде
Институтның якты, иркен коридорына чыктым да кая барырга. инде нишләргә белмәүдән аптырап, капкадай зур. якты тәрәзә төбенә килеп сөялдем Юк. миңа урамдагы хәрәкәт күренми, минем колакларыма тирә-юньдәге шат кешеләрнең көлешү-сөйләшүләре ишетелми Минем бөтен барлыгымны хәсрәт сөреме баскан
Шулай да таркалган зиһенемне бераздан жыя алдым булса кирәк. һәрхәлдә, үземә бер таяныч табарлык хәлгә килдем Институттан куылсам да. югары мәктәптә уку насыйп булмаса да мин бит әле исән, мине бит әле үтермәделәр Мин бит әле яшим мин бит әле яңадан станок янына баса алам, рәхәтләнеп эшли алам
Шулай уйлап, күңелемнән барысына кул селтәдем дә. коридор буйлап алга таба киттем
Белдерүләр тактасы янында ике студент нидер укып тора Алар миңа борылып карангалыйлар Күзләрендә исә аптырау, шом Узышлый, күзгә әле генә эленгән приказ чалына Анда минем турыда явыз ният белән чыгышымны яшергән өчен институттан куылуым, судка биреләчәгем турында язылган Мин хәзер үк. хәзер үк. өч-дүрт баскычны бер атлап, аска, урам ишегенә таба төшеп китәргә риза Тик иптәшләрем утырган ботаника кафедрасына керми булмый Минем анда портфелем калды Аны миңа, институтка керү имтиханын уңышлы бирүем белән котлап, барлы-юклы акчасына әнием сатып алган иде Ул минем өчен бик кадерле бүләк Әле генә үзем гербарийлар карап утырган аудиториягә керәм Анда, өстәлләр тирәсендә, студентлар кайнаша Мин килеп керү белән аудиториядә авыр котсыз тынлык урнашты Иптәшләрем, эшләрен ташлап, кайсы аптырау, кайсы кызгану аша миңа текәлгәннәр Алар минем һәр хәрәкәтемне бизмәнгә салып үлчиләр кебек Тиз генә өстәл тартмасыннан портфелемне алам да коридорга ташланам Сизәм. кемдер артымнан килә Быков Гога икән Дус егет Ул тирә-юненә карана, кеше юклыгыннан файдаланып миңа якынлаша
— Атилла, мин бу хәлгә бик хафада
Ул ашыгып читкә китте Яныма, шундый ук саклык белән, икенче дустым Газиз Нуриев килеп җитә Ул — Минзәлә егете Беренче айларда, әле укуда шактый аксаганда, ярдәмен күп күрдем аның.
— Агайне. Атилла. — ди ул Мин просто ни әйтергә дә белмим ИНДе
Ул. әйтер сүз таба алмаудан гаҗиз булып, тукталып тора, аның каратутлы матур йөзе кызарган, күзләрендә яшь элпәсе.
Мин. институт белән мәңгегә саубуллашып, урамга чыгам, һава искиткеч матур, көн аяз. институт бинасына каршы бакчада кошлар чыр-чуы Ләкин боларның берсе дә миңа куаныч, өмет бирми.
Ул көнне, мин институттан куылып кайтып кергәндә, әни өйдә иде Дәфтәр тикшереп утыра Ул — укытучы 18 нче татар мәктәбендә башлангыч класс балаларын укыта. Үзе дә. читтән торып, педагогия институтында укый. Күрәсең, минем хәсрәтем йөземә бәреп чыккан булгандыр, әнием, шундук эшеннән аерылып, сорау белән миңа текәлде. Минем исә аны әз генә дә борчыйсым килми иде Әмма булдыра алмадым Портфелемне өстәлгә ташладым да караватыма йөзтүбән сузылып яттым Мине институттан куып чыгардылар .— дидем Бер мизгел тынлык булып торды Әнием үзенең көчләрен туплады булса кирәк, мөмкин кадәр тыныч тавыш белән Кайгырма, улым, бирешмә, балакаем .— диде
Кадерлем. бәгырем минем, бердәнберем, газиз әнием! Синең чандыр, юка гәүдәңә табигать ничек шундый зур көчләр сыйдырган9 Бу минутта, бәлки, башка ана булса, еларга яки мескенләнергә керешер иде Ләкин минем әни андыйлардан түгел. Ул — көчле, тормыш чыбыркылауларына каршы тора алган, буранга каршы барудан курыкмый торган кеше
Әни әле моннан ике ел гына элек. Шәле дигән сәер исемле татар авылыннан кайтып. Яңа бистәдәге татар мәктәбенә урнашты Ул чакта Шәле Татарстандагы иң караңгы авылларның берсе иде дисәм дә. шәт. ялгышмам Аның халкы ифрат усал. Ирләре генә түгел. анда хатын-кызлар да оятсыз сүзләр кыстырып сөйләшә. Кеше үтереш, суеш анда еш кабатлана торган бер хәл. Әни шундый авылда укытты Алай гына да түгел, ул анда шул шомлы авыр көннәрдә колхоз төзү эшендә, тырышып, актив катнашып йөрде Шундый авыр хезмәттә дә ул мине бер генә минутка да онытмады, авызыннан өзеп, миңа даими рәвештә акча җибәрде, әз генә мөмкинлек чыкса да. шәфкатьле ярдәм кулын сузу өчен мине күреп, өс-башымны карау өчен. Казанга кайтып китә торган булды
Инде Шәледән Казанга бөтенләйгә кайткач, ул бер генә көнен дә әрәм итмәскә тырышып, укуын дәвам иттерде.
Тормыш ифрат авыр Үзенең гөнаһларын - яшереп, ерак Кыргызстан таулары арасындагы бер колхозда хисапчы булып эшләп яткан әтидән бернинди дә ярдәм юк. әниемнең эш хакы бик аз. Икмәк карточка белән генә бирелә Ашаган төп ризык — бәрәңге Аны үсемлек маенда кыздырып ашыйбыз, ит исә — артык тансык ризык, әллә нигә бер эләгә
Әйе. без фәкыйрь яшәдек. Әни. авылга эшкә китү белән, миңа кул сәгате алып бирү өчен тырышты Аны кибеткә авыл хуҗалыгы продукты тапшырган кешеләргә бирелә торган талонга гына саталар иде Әни шул талоннар сатып алу эшенә дә керешеп карады Мәгәр теләгенә һич ирешә алмады.
Без Вахитов заводы янында бер фатирда яшәгәндә әниемнең аягына брезент итек киеп кыш уздырганын яхшы хәтерлим Аның, кышкы суыкларда мәктәбеннән кайткач, сызланып, тезләрен уып мич авызы каршында утырган чакларын онытасым юк Бу итекне безгә Урта Азиядән кунакка кайткан, әнинең олы абыйсы Шакир абый бүләк иткән иде
Кыскасы, безнең эшләр ■ байларски ук булмады Ләкин, шуңа да карамастан, без әниле-уллы үзебезне моңарчы бик бәхетле сизеп яши идек Нигә дип без бәхетсез булыйк тормыш — илдәгечә, без һаман үсәбез, укыйбыз, куйган максатка таба тауга үрмәлибез'
Тик бу бәхет бүген, югарыда әйтелгәнчә, боздан ясалган бина-
дай чытырдап җимерелде. Хәзер инде эшкә урнашу турында баш ватарга кирәк иде
Мин үземә кулай эш эзләргә керештем Универсаль токарьлар һәр җирдә кирәк, һәр җирдә белдерү очратырга була Ләкин күңелгә ятышлы урынны табуы читен Мин Казан заводларын айкыйм СК-4 заводы артык ерак, трамвайлар һаман начар йөри Вахитов _ заводында эшләгәндә дә җитәрлек газап кичерде кеше Аерата икенче сменада эшләгәндә өйгә кайтулары авыр Онытылмый, көне буе = аягүрә торып аяклар тала. Шамов больницасы тавыннан менгәндә _ алар бүрәнәдәй авыраялар Шул кадәр ничек йөрмәк кирәк7 СК-4 чуттан сызып ташлана Инде трампарк Ул безгә бик якын, тик анда- = гы станоклар әйткәнемчә, ватык арбадай, эш кораллары ярым хөрти * Мин. йөри торгач. Державин бакчасы каршында Агамали углы исе- £ мендәге язу машиналары заводын сайладым Ләкин миңа анда да u озак эшләргә туры килмәде. Уенчыктай кеп-кечкенә револьвер ста- а. ноклар минем өчен бөтенләй кулай түгел Зур станокларда иркен- < ләп эшләргә өйрәнгән кеше өчен бу авыр гына түгел, хәтта газаплы да икән Мин тагын эшсез Төшенке күңел белән йөрим Җитмәсә, х эш эзләп йөргән көннәрдә әниемне дә институттан чыгардылар. Без < хәзер, аңа эшләгән җиреннән дә ул-бу булмагае дип. тагын куркуда яшибез
Менә шундый авыр, борчулы көннәрдә урамда, очраклы рәвештә. Фәйзи Гыйззәтуллин дигән егеткә юлыктым һәм бу очрашу минем барлык планнарымны кинәт үзгәртеп җибәрде Шуның аркасында мин. хәзергә эшкә урнашмаска, тагы бер тапкыр бәхет сынап карарга булдым
2
Фәйзи Гыйззәтуллинны мин бик күптәннән белә идем Әле егерме алтынчы елларда ук. мин Троицк шәһәрендә яшәгәндә, аны күргәли идем Ничек, нинди шартларда танышканымны хәтерләмим Ләкин төптән юан. сары чәчле, сипкелле йөзле, татардан бигрәк рус кешесенә охшаган, миннән дүрт-биш яшькә олырак бу үсмернең күпер башы Сабир абзыйларда яшәвен. дөм ятим икәнлеген белә идем
Катлаулы, сикәлтәле еллар башланып, без Казанга күчеп килгәч, ФЗУда укыганда, аны тагы очраттым Ул Вахитов исемендәге сабын заводының кайсыдыр цехында эшли һәм завод каршындагы ВТУЗда укый, имеш
Фәйзи матур әдәбият белән дә кызыксына икән Аның шигырьләр я.згалавы, завод газетасы оештырган әдәбият түгәрәгенә йөрүе безнең араны тиз якынлаштырды Дөресен әйткәндә, мин аның шигырьләрен бигүк өнәми идем. Ләкин күп тиражлы газета редакторы, ул вакытларда Гудок -Сөрем дигән пьесалары белән танылган драматург Хан Җәмил һәм безнең түгәрәккә Язучылар союзы тарафыннан шеф буларак беркетелгән Абдулла Алии. Фәйзигә һәм аның иҗатына зур хөрмәт күрсәтәләр, аның шигырьләрендә мин күрмәгән ниндидер әйбәт үзенчәлекләр, тирән фикерләр табалар Ә Фәйзи исә, якташ буларак, мине якын итә.
Эш эзләп йөргән көннәрнең берсендә мин моны Казанның үзәгендә. трамвай көткәндә очраттым Сүз хәл-әхвәлләргә кагылгач, аңа үземнең кайгыны әйтми кала алмадым, югары уку йортына керүдән өмет өзелүен, яңадан заводка кайтырга туры киләчәген сөйләдем
Фәйзинең бу минутта соры күзләрендә бераз аптырау, хәтта көлемсерәү билгеләре дә күрдем мин Кинәт
— Тиз бирешкәнсең син. Атилла*— диде ул
— Нишлисең, башыңа төшкәч’ Башка бернинди дә чара эзләп таба алмадым инде
— Мин дә нәкъ синең хәлгә калган кеше идем,— диде ул — Тик синең кебек каушап калмадым И җиңеп чыктым Үземнең укырга хаклы кеше икәнлегемне исбат иттем
Ул миңа башыннан кичкәннәрне сөйләп бирде Минем өчен исә Фәйзинең әйткәннәре һич көтелмәгән бер яңалык булды Ятимлектә үскән, ерак кардәшендә йомышчы малай сыйфатында диярлек тәрбияләнгән, хәзер исә заводта алдынгы эшчеләрдән саналган кешенең, җитмәсә әле. эшеннән аерылмыйча, югары мәктәптә укучының минем хәлгә калуы үзе үк башка сыймаслык бер нәрсә.
Аның әтисе, сәнәкчеләр фетнәсендә катнашып, заманында совет органнары тарафыннан хөкем ителеп, атылган кеше булган икән' Бу вакыйгадан соң. анасы ишле балаларын төрле якларда яшәгән туган-тумачаларына асрамага таратырга мәҗбүр булган Фәйзинең Троицкига барып чыгуының сәбәбе шуннан икән
Фәйзи дә ВТУЗга кергәндә минем кебек үк үзенең алама чыгышын яшергән һәм. фаш ителгәч, уку йортыннан сөрелгән
— Тик мин синең кебек кул селтәмәдем Миңа диплом яклап инженер исемен алырга нибарысы алты ай вакыт калган иде.— диде ул.— Нишләп әле мин үз мәнфәгатем өчен көрәшмәскә тиеш"’ Менә шулай. Атилла, син дә тик ятма
— Нишлим икән соң9
— Мин. мәсәлән туп-туры Мәскәүгә. Совконтрольгә киттем. Мария Ильинична Ульянованың үзе янына кердем Барын да яшермичә сөйләдем Ленинның сеңлесе гозеремне аңлады, мине ВТУЗга восстановить итеп кайтарды Менә син дә тот та туп-туры Мәскәүгә бар Бирешмә.
Фәйзинен бу сүзләре минем күңелне күтәреп җибәрде Чыннан да* Хаклыдыр ул! Барысы да югалып бетмәгәндер әле.
Өйгә кайту белән, бу яңалыкны әнигә сөйләдем Минем бу теләкләрем аркасында туган мәсьәләләрне хәл итү һәм. гомумән, бу эшне ничегрәк оештырганда яхшырак буласын мәслихәтләшү өчен шул ук көнне бездән ике чат кына арырак. Достоевский урамында яшәгән Габдрахман абыйларга киттек Габдрахман абын исә Нарком- проста эшли, ул — әниемнең кече абыйсы
Сөйләшү нәтиҗәсендә шундый фикергә киленде. Мин Мәскәүдә безнең бик якын танышыбыз, заманында Троицкида яшәгән, хәзер башкаладагы татар мәктәбендә укытучы Мәрьям Черкасова апага барып төшәм Инде алар өйдә юк икән, безнең Мәскәүдә Нәфисә Юманкулова да бар бит әле Ул әтинең бер туган сеңлесе Гайшә апаның, үги булса да. кызы һәрхәлдә, мине үзенең фатирына кертми калмас.
Ә акча мәсьәләсендә болай хәл кылынды Хәзер Татарстан районнарында Наркомпрос үзенә буйсынган оешмаларда җиһаз исәп- хисабы уздыра Түләүле эш Габдрахман абый минем өчен шул эшкә алыначак, ә гамәлдә эшне, районга китеп, мин башкарачакмын. Ниһаять, бу эш тә башкарылды. Акча булды.
Юлга җыена башладым. Сәяхәтемнең бик җитди икәнлеген яхшы аңлыйм Иң мөһиме — Мәскәүгә кирәкле документлар алып бару Минем язмышымны җиңеләйтә алырлык бер генә рәсми кәгазь дә онытылып калырга тиеш түгел. Анда баргач, хатлар язып. Казаннан документ соратып йөрерлек булмасын
1 Соңыннан миңа шагыйрь Сибгат Хәким Фәйзинең Күлле Киме кешесе икәнлеген әйтте (Автор)
Эшне әтиемнең 30 нчы ел башында -Фән һәм дин» журналында басылып чыккан Соңга калган бер тавыш» исемле мәкаләсен портфелемә салып куюдан башладым Анда әтинең муллалыгын ташлавы һәм моның сәбәпләре турында ачык язылган Аннан соң мин әниемнең әти белән аерылышуы турында загс таныклыгының ф күчермәсен алдым Әлбәттә, бу аерылышу фактик гамәл түгел иде 2 Ничарадан бичара дигәндәй, әниемә эшкә урнашу мөмкинлеге бул- g сын өчен эшләгән бер эш иде Үземнең моңарчы заводта токарь бу- s лып эшләгәнлегемә, рационализатор, ударник булганлыгыма бе- = лешмәләр дә алдым Завод каршындагы әдәбият түгәрәгендә актив = катнашуымны. -Вахитовчы газетасында еш кына басылуымны = хәтта соңрак повесть язып, шул повестьтан бер өзекнең газетада * басылып чыгуын онытмадым Газетаның ул санын әйбәтләп порт- х фелемә салып куйдым Чаян да беренче тапкыр А Расих псевдони- - .мы белән бирелгән хикәямне дә кыстырдым Шулай документлар - җыеп юлга әзерләнгән көннәрдә, һич көтмәгәндә, хәбәрсез-нисез. < Үзгәннән әти кайтып төште Әйе әти Минем Троицкида чакта ук I татар мәктәбенең алтынчы классыннан сөрелүем, инде институтка s кергәндә анкетаны алдап тутырырга мәҗбүр булуым һәм. соңыннан. < фаш ителеп, укудан куылуым — аның аркасында Ләкин мин моның өчен әтиемә әз генә дә кинә сакламадым Моны үземнең шәхси бәхетсезлегем дип карадым Әтиемнең холкы үтә йомшак, ул — тормышка җитәрлек әзерлек белән кермәгән һәм. шуның аркасында, бер хата артыннан икенчесен ясаган, хаталары өчен тормыш тарафыннан рәхимсез рәвештә кыйналган бер кеше. Ләкин шул ук вакытта ифрат шәфкатьле, тәрбияле, мөлаем Мин. вакыты-вакыты белән аның булдыксызлыгына, әледән-әле кирәксез эшләр эшләп ташлавына әниемә ияреп рәнҗесәм дә. аны кызгана, хәтта ярата идем Өстәп тагы шуны әйтергә кирәк, әти сәнгатьне бик ярата Хәер, ул бу өлкәдә дә эзлекле кеше түгел иде Хәтеремдә, ул бер пьеса язарга кереште Гаҗәп мавыктыргыч булырга тиеш иде ул әсәр Мәгәр әти ул хезмәтен очлап чыга алмады, тиздән суынды, ташлады Шулай ук. гомере буена дигәндәй, русчадан «Стакан воды дигән гыйльми бер әсәр тәрҗемә итеп утырды Ләкин анысын да төгәлләмәде Бер сүз белән әйткәндә, ул — гамәл кешесе булудан бигрәк, хис кешесе иде
Шулай итеп, әти безнең янга бөтенләйгә кайтты Гаиләбез шактый күңелсез көннәрдә түгәрәкләнде Әтинең тышкы кыяфәте безнең өчен бик сәер тоелды Ул. кыргыз арасында яшәп, тәмам шундагы халык вәкиленә әйләнгән диярсең Үзе белән йөнтәч кырпулы бүрек, салпыраеп торган, яландай зур. буяу тимәгән тире тун алып кайткан, сакал-мыегы үскән, үзе бөтенләй ябыгып беткән Үзгәреш тышкы кыяфәтендә генә дә түгел, ул кыргызлардан кайбер сәер гадәтләр дә иярткән Мәсәлән, без аның беренче көнне үк чәй чүбен җилкә аша гына идәнгә ташлавына игътибар иттек Әти үзе дә. ялгышын сизеп, уңайсызланып көлеп җибәрде
Әйе. аның бөтенләйгә Казанга, безнең янга кайтуы иде бу Сагынудан тәмам тәкатьсез калгач, эшеннән чыгып. Казанда да миңа бер урын табылыр әле дип өметләнеп, юлга чыккан
Әтинең өйгә кайтуы минем өчен күңелле бер вакыйга булса да. ул миңа ни киңәш-табыш җәһәтеннән, ни матди яктан ярдәм күрсәтә алмады Габдрахман абый миңа киңәшләр бирүче булды Беренче киңәше аның шул иде эшне инстанция буенча алып барырга кирәк • Башта Наркомзем каршындагы вузлар идарәсенә кер.— диде ул.— үтенечеңне шунда бир Инде алар уңай җавап бирмәсәләр. Сов- контрольгә. Мария Ильинична Ульяновага керерсең-
Ниһаять, барлык әзерлек төгәлләнде Барып төшәргә адреслар бар. документлар тәртиптә, чалбар эчендә әни тегеп биргән бәләкәй
кесәгә акча салынган Июль башы иде. Мин. гомеремдә беренче тапкыр үземә җитди вазифалар йөкләп, бетмәс-төкәнмәс өмет һәм ышаныч белән. Мәскәүгә чыгып киттем
3
Менә ул башкала! Казан вокзалыннан киң мәйданга чыккач. Мәскәү урамындагы ыгы-зыгылы хәрәкәткә, һушыңны алырлык гүзәл, мәһабәт биналарга хәйран калып, тәмам онытылып карап торам Күзгә ташланган манзара мине ботен барлыгым белән йотты. Бу шау-шулы, баш әйләндергеч каланы күреп, бирегә нигә килгәнемне дә бермәл онытып тордым Бераздан күңел бу яңалыкка күнегә төште булса кирәк, хәзер үк. эш сәгате узганчы ук. авыл хуҗалыгы комиссариатына барырга кирәк Кулымдагы төенчегемә, аннан портфелемә күз салам, аларның авырлыгын чамалыйм Авыр түгел, төенчектә әни хәстәрләгән ашамлык, ә портфельдә — җанымнан да кадерле документлар гына. Үз җаның үзеңә авыр тоела мыни?!
Карар кылынды Мин постта торучы милиционердан ничек барырга кирәклеген сорашам Мәскәү транспорты Казанныкы кебек чыгымчы атны хәтерләтми Монда тәртип Әле. җитмәсә, май урталарында гына. Мәскәүдә метрополитен ачылды, дип шаулады газеталар. Лазарь Моисеевич Каганович исемендәге дөньяда иң камил, иң зиннәтле, иң шәп метро турында күп сүзләр булды. Хәер. Мәскәүгә килеп төшү белән үк бу төр транспортка юлыкмадым мин Барасы җирем бөтенләй ерак түгел икән. Хәтта җәяүләп кенә дә барырга булыр иде Ничек булса булды — трамвайдан төшеп. Җир эшләре наркоматының көрән төстәге җиде катлы бинасы алдына килеп бастым Иа, хода' Булса да булыр икән шундый зур йорт. Мин вестибюльгә узам, стенага эленгән такталардагы исемлектән вузлар идарәсен эзлим Гомеремдә беренче тапкыр лифт дигән нәрсәгә утырам. аннан төшеп, коридорларда адашып йөрим Бер этажга югарырак менелгән Мин лифтта тагын аска төшәм Әллә тагын узылган инде9 Сорашам Йөгерә-атлый тагын баскычтан менеп китәм Менә ул мин эзләгән ишек Керергә кыймыйча торам Ниләр көтә мине9 Шулай да ишек төбендә таптанып тик тору әйбәт түгел. Ишектән берсе керә, икенчесе чыга Кешеләр миңа аптырабрак күз ташлый. Күрәсең, бу нинди әкәмәт егет тагын, диләрдер инде
Мин. батырчылык итеп, кыю гына эчкә уздым Иркен бүлмә, уң почмакта машинистка үзенең язу машинасын тыкылдата, сул яктагы өстәл артында кәгазьләргә чумган бер чибәр генә апа күренә Мин шуның янына килеп басам Төенемне идәнгә куеп, портфелемне ачарга җыенам Менә ул матур апа. кәгазьләреннән аерылып, миңа күз ташлады Минем кыяфәт аңа да шактый сәер тоелгандыр, ахры, апаны тагын да ямьләндереп, йөзендәге сәерсенүе елмаю шәүләсе белән нурлана.
— Сез нинди йомыш белән9
Минем телем тотлыга. Юл буена ятлап килгән сүзләремне онытам Ахырда, һич булмаганча, рус телен ватып-сындырып. үземнең Казаннан килүемне, институттан нахакка чыгарылуымны, дөреслекне эзләп Мәскәүгә юл тотуымны аңлатам Мин апа алдына, үземнең үтенечемне, үтенечкә теркәлгән документларны салам
Үтенечне бик озак уйлап, хаталары булмасын дип кат-кат тикшереп һәм тикшертеп язган идем Апа шуны укый Аннан матур зәңгәр күзләрен миңа төбәп тора Тоям, без аның белән шушы бер мизгелдә үк дуслашырга өлгердек Мин моны аның мөлаем карашыннан. нурлы күзләреннән күрәм 16
— Идарә каршында конфликт комиссиясе атнага ике тапкыр утырыш ясый Тикшереләсе гаризалар бик күп. Башта ук кисәтеп куярга тиешмен, сезгә бераз сабыр итәргә туры киләчәк
Күрәсең, бу сүзләрдән соң минем сөмсерем коела төшкәндер, ул. хәлемне аңлап сорап куя
— Мәскәүдә тукталырга урыныгыз бармы соң? ‡
Мин үземне кулга алам, сер сынатмыйм
— Бар. хәтта ике =
Шуның белән минем биредәге эш бетте дә булса кирәк.
— Белешү өчен кайчан керергә булыр9 <
— Шулай да. иртәгә кереп чыгыгыз =
Мин бөтенләй бушап калган портфельгә төенчегемне дыңгыч- ♦ лап салам, чибәр апаның җылы каршы алуын әйбәт фал санап, күтә- * ренке күңел белән саубуллашырга да оныткан хәлдә, чыгып ки- о тәм Исәп хәзер Мәрьям апаларның квартирын табу, бераз тамак * ялгагач. Мәскәү каласын карарга чыгып китү. ч
Мин шундый хыяллар һәм ифрат күтәренке күңел белән Кузнецкий күпере артында булырга тиешле Мало-татарский тыкрык- = ны эзли киттем Трамвайларны алыштыра-алыштыра, сораштыр- “ галап бара торгач, ул урам табылды Әмма минем өметләрем тагын челпәрәмә килде Хыяллануларым бушка гына булган икән Мәрьям апалар әле моннан бер атна гына элек ишекләрен бикләп. Уфага киткәннәр. Кайчан кайтачаклары да мәгълүм түгел, сентябрь башларында гына кайтып керүләре дә ихтимал икән
Мәрьям апаның күршесе, татар хатыны, миңа шуларны аңлата Ләкин моннан ни файда1 Мин шактый төшенке күңел белән бу өйдән чыгып китәм Инде өмет Нәфисә апаны эзләп табуда. Бу апаны әйбәт хәтерлим дип әйтә алмыйм, аның буен-сынын да күз алдыма китерә алмыйм Хәлбуки, без әнием, әтием белән, егерме икенче елны булса кирәк. Чиләбегә барып аларда бер кич кундык Истә калганы бары шул яландай зур, шәрә, салкын бүлмәләр, биек гипс сыннар белән бизәлгән стена кәрнизләре, котсыз тәртипсезлек, юылмаган пычрак савыт-саба Шул бүлмәдә шау-гөр килгән бер төркем ач бала-чага
Нәфисә апаның әтисе Ибраһим Юманкулов* бик җитди совет работникларыннан булса кирәк Хәтерем ялгышмаса. ул күн фуражкадан. күн тужуркадан, биленә наган тагып йөри иде Хатыны үлгәч. ул нинди сәбәпләр аркасында ишан кызына өйләнергә булгандыр — ул кадәресен белмим. Бик ихтимал чыннан да. йомшак табигатьле. ап-ак йөзле, иркә Гайшә апага гашыйк булгандыр ул Мин Мәскәүгә бару ихтыяҗы чыкканга кадәр алар турында бөтенләй оныткан да идем (Гайшә апа да. Ибраһим абый да күптән гүр ияләре инде Балалары үсеп, таралып беткәннәр Әле. әниемнең сөйләве буенча. Мәскәүдә аларның олы кызлары Нәфисә апа яшәгәнлеген күптән түгел генә белдем)
Менә хәзер мин ул апаның үзенә, кунып чыгарга урын эзләп барам Нәфисә апаның квартиры Мәскәүнең әллә кай җәһәннәмендә. имеш Мин арып-талып аңа барып кергәндә көн караңгыланган. кояш баеган иде инде
Чандыр гына, ап-ак йөзле Нәфисә апа мине бик аптырап, әмма алай артык ачылмыйча гына каршылады Мине ул. әлбәттә, оныткан иде Миңа үземнең кем булуымны тәфсилләп аңлатырга туры килде Бераздан ул ачыла төште, чәйнектәге чәен җылытып, табынга чакырды Ләкин бу кунакчыллык та артык озак дәвам итмәде Хәер, монда
‡ Мин СОҢЫННАН И Юманкуловның заманында Уфадагы атаклы Галия мәдра- сисенда укытканлыгын белдем
мин үзем дә гаепле идем Мин. яшь кешегә хас булганча беркатлыланып. үземнең Мәскәүгә ни өчен килүемне әйтеп ташладым Нәфисә апаның нәзек матур кашлары шундук җыерылды, коңгырт күзләре кырысланды Ул. күрәсең, сыйнфый сизгерлекнең ихтыяҗын күптән күңеленә сеңдергән һәм шуны дөньяда иң ышанычлы бердәнбер ко-рал иткән кешеләрдән иде.
Ул миңа, бик нык сыйнфый позициядә торган хәлдә, авыр сүзләр ыргыта башлады Әтине дә. бабайны да. гомумән, әти ягындагы безнең барлык нәсел-нәсәпне хурларга кереште. Тел төбеннән шул аңлашыла: шул ук нәселдән булгач, мин дә ышанычлы кешеләрдән түгелмендер. чөнки алма агачыннан ерак төшми
Иртәгесен мин йокыдан уянуга. Нәфисә апа йортлар идарәсеннән бирегә кереп чыгулары турында әйтте Ниндидер ят бер кешенең узган төндә Нәфисә апага килеп кунып калуын идарәгә тапшырганнар, имеш. Пропискага кермәгән кешенең бер кичтән дә артык кунарга хакы юклыгын әйтеп, бик каты кисәткәннәр...
Чәй эчеп тормадым, портфелемне алдым да. саубуллашмый гына чыгып киттем
Менә мин зур. ят шәһәрнең урамнарында япа-ялгыз калган кеше. Минем хәзер монда ни танышым, ни керер урыным юк Әйе. мин максатсыз-нисез урамнар гизәм Башыма төрле уйлар килә. Тукта, мин бит берәр кунакханәгә урнаша алам, һич югында «колхозчы өенә. Ләкин андый мөмкинлек булмавына тиз ышанам. Бер кунакханәдә дә миңа урын әзерләп куючы юк икән. Өйлә вакыты җиткәндә, хәлдән таеп, ачыгудан күз алларым караңгылана башлаган хәлдә. Столешников тыкрыгындагы бер '«закусочный да тамак ялгап алам Шул вакыт бүген үк Наркомземга кереп чыгарга кирәклеге искә төшә. Фатир кайгысы хәзер икенче планда кала. Бәлки, кунар урын турында өтәләнүнең кирәге дә юктыр, дип уйлыйм мин. Хәер, көтәргә туры килсә дә, ул кадәр төшенкелеккә бирелергә кирәкми. Җәй вакыты, көннәр матур тора Комиссия эшне тиз арада карый калса, мин бит бер-ике тонне урамда, инде бик кирәк икән, берәр вокзалда уздыра алам.
Мин Орликов тыкрыгына ашыгам Чибәр апа үзенең искиткеч матур, тылсымлы күзләрен тутырып карый да Юк шул әле. кадер- лем,— ди - Мин сезнең документларны комиссия секретарена тапшыра алмадым әле Ул һаман командировкада Наркоматның бет- мәс-төкәнмәс коридорлары буйлап йөрим Паркет идән дә, тезелеп киткән бер төрле ишекләр дә — барысы да көрән төстә. Коридор, бик озак баргач сулга борылып китә һәр этажда бер үк күренеш Боры-лышларда — мәйданчыклар, аларда — буфет. Тәмле аш исләре борынны кытыклый Юк. вокзалда төн уздырып булмастыр, дип уй- лыйм мин Әле теге комиссия секретаре командировкадан кайчан кайта да. минем эшне кайчан карыйлар У-у. минем эш озакка сузылырга охшый. Бәлки, берәр кешегә акча түләп тору исәбенә фатирга урнашыргадыр.
Мин тагын Мало-татарский тыкрыгында Бу — Мәскәүнең татар ягы Тирә-ягыма карана-карана. тар тротуар буйлап атлыйм Менә зур таш бина Аның ишеге өстенә кадакланган калайдан укып, бу бинада татар китапханәсе урнашканлыгын беләм Байтак еллардан соң. аның әзербайҗан бае Әсәдуллаев йорты икәнлеген, революциядән соңгы беренче елларда Мәскәү юксылларын совет власте тирәсендә оештыруда Мулланур Вахитовңа күп хезмәт күрсәткән урын булганлыгын беләчәкмен Ләкин ул кадәресен мин хәзергә белмим Миндә торак кайгысы.
Китапханәгә, бәлки, берәр киңәш бирүче табылыр, дип. йөгерә- атлый баскычтан өскә менәм Бөкрерәк китапханәче агай белән шул турыда сүз башлыйм Юк инде. Мәскәүгә нигә килүемнең сәбәбен әйтте юк хәзер. Нәфисә ападан бик шәп сабак алдым Мин бирегә 18укырга килгән кеше, ә тулай торак юк Менә шул. бетте-китте
— Сез болай итеп карагыз, энекәш.— ди абзый — Бездән чыгыгыз да. шул ук рәттәге дүртенче өйгә керегез. Ул ике катлы, сары төстә булыр Анда татарлар яши Уфа татарлары Бәлки, шуларның берәрсе кертер кунып чыгарга.
Уктай атылып урамга чыгам Мин абзый әйткән өйдә Беренче катта, ишектән керү белән, ярым караңгы коридор Киң коридорның ике ягында да өстәлләр тезелгән, ә өстәлләрдә чыжлап примуслар яна. Минем нинди максат белән монда керүемне ишеткәч тә хатыннар шаулаша башлый Юк-юк. бездә алай куна кертүче юк. безнең үзебезнең дә рәхәтләнеп аяк сузып яткан юк Күрмисезмени, нинди тыгызлыкта яшәп ятканны9 ■ — диләр.
Аргы караңгы почмактан бер апа яңа хәбәр сөйләп ала. Янәсе, кешене һич белер хәл юк. ул яхшы ният белән йөриме, әллә ань^ң күңелендә явызлыктан гайре нәрсә юкмы Шулай менә.
Мин портфелемнән паспортымны чыгарам Менә, ышанмаса- гыз — карагыз, мин андый кеше түгел И-и. балакдем.— дип суза теге апа.— фәлән кешегә дә берәү шулай паспортын, документларын күрсәтеп куна кергән дә. иртәгесен, җаным, ул киткәч, камудларын ачып карасалар, кыйммәтле әйберләрдән җилләр искән, ди!» Хатыннар сөйләшәләр, көлешәләр, гайбәт саталар Миңа хәзер әйләнеп тә караучы юк. Чыжлап примуслар шаулый Мин онытылдым Юк. эшләр инде мондый төс алгач, булмады дигән сүз Мин тагын урамда, өй борынча кереп, кунып чыгар урын эзлим Ләкин беркемнең дә үз тынычлыгын бозасы килми Ниндидер билгесез ят егетне кем өенә кертсен!
Нишләргә инде9 Мин кыска тыкрыкның барлык өендә булдым, һәр ишекне шакыдым, әмма мине өендә кундырырга теләүче табылмады Үзем дә сизмәстән, байтак каңгырап йөргәннән соң. яңадан Уфа татарлары яши торган ике катлы сары агач өй янына килеп чыкканымны абайладым Башыма сәер бер уй килде Туктале. минем портфельдә паспорт кына түгел ләбаса Апаларны тәгаен үземнең начар кеше булмавыма ышандырып булыр
Мин инде тагын үземә таныш коридорда Хәзер инде примусларның күбесе сүндерелгән Коридорда бары бер-ике апа гына кайнаша.
— Карагыз әле,— дим мин, йомры гына, кара кашлы, чибәр апа янына килеп.— Сез миннән бик шикләнәсез. Шулай бит9 Мине әллә кемгә хисаплыйсыз Менә бу газетаны карагыз әле Анда кем портреты9 Миңа охшамаганмы?
Мин апага үземнең фоторәсем төшерелгән Вахитовчы газетасын сузам Анда повестемның өзеге басылган
Апа рәсемгә карый, елмая
— Миңа бер генә кич булса да кунып чыгарга кирәк, апа.— дим мин — Иртәгә, бәлки, ничек булса да җаен табып урнашырмын
— Әйдә инде, алайса, энем.— ди миһербанлы апа.— минем бер буш торган тапчаным бар Шунда кунарсың.
Бу апаның исеме Хәдичә иде. Утыз еллар чамасы вакыт узгач, мин аны шул ук квартирада очратачакмын әле Язучылар съездына Мәскәүгә барган җирдән, аларга сугылып, аның инде картайган, ләкин әле һаман мөлаем йөзен тагы күрәчәкмен Тагын бер тапкыр рәхмәтемне әйтәчәкмен, күчтәнәч бирәчәкмен.
Вакыйганың кызыклы ягы тагын шунда миңа вакытында үзенең яхшылыгын күрсәткән Хәдичә апаның татар арасында Мәскәү комиссары дип йөртелгән Мулланур Вахитовның иң якын көрәштәшләреннән берсе булган мәрхүм Минһаҗ Хөсәен улы Әхтәмевнең хатыны икәнлеген белдем. Бусы инде утыз ел вакыт узгач билгеле булды.
Ниндидер хатын-кызнын өзгәләнеп елавына йокымнан уяндым Артык арыганлыктан, кичә Хәдичә апаның бәләкәй фанер стеналы бүлмәсендәге агач тапчанга сузылып яту белән, йокыга талганмын. Апа белән сөйләшергә дә. аның гаиләсе хакында сорашырга да туры килмәде Әле мине уянырга мәҗбүр иткән елаучы кеше Хәдичә апа-ның кече кызы икән Ул —сызымчы. Эшләрен кич алып кайткан да. иртәнге якта шуны төгәлләргә утыргач, бәхетсезлеккә каршы, сызымына тушь савыты аударган
Мин. торып киенәм дә. шыпырт кына алгы якка чыгам Олы якта ыгы-зыгы Хуҗаларның әле хәзергә күзләренә ул-бу чалынырлык түгел Шулай да. портфелемне алып, чыгып китим дип ишеккә таба атлыйм Хәдичә апаның аптырый төшеп
— Син кая болай, энем7— дигән сүзләрен ишетәм — Чәй эчеп китәр иең
— Юк. бик зур рәхмәт Мин ашыгам
— Син кайтырсыңдыр бит әле?
Ирексездән тукталып калам Хәдичә апаның тел төбен аңлыйм кебек Мин бит бары бер кичкә генә кунарга керәм, дидем
•— Кайтам, кайтам Кунарга урын тапсам да. тапмасам да кайтам Шунда гУсәп-хисапны өзәрбез
— Безнекеннән яхшырак урын тапмасаң. кунарга дип үзебезгә кайт, тартынып торма, энем
Мин, рәхмәт әйтеп, ярым караңгы коридор аша ишеккә таба ашыгам Примуслар чыжлый, коридордагы хатын-кыз. мине күргәч, тынып кала, сөзеп карап озата
Ни әйтсәң дә. җайлы вакытка туры килде минем сәфәр* м Узган ел гына карточка системасын бетерделәр Кибетләрдә икмәк ирекле сатыла, ашханәләр, кафсләр һәр урамда гөрләп эшләп тора .^кчаң бар икән, кер дә тамак туйдыр, синнән беркем бернинди карточка- талон сорамый Якындагы ашханәдә тамак ялгап алам да Орликов тыкрыгына китәм Ләкин әлеге комиссия секретаре һаман командировкадан кайтып җитмәгән Ашкынып баруларым юкка булды. Кинәт үзәккә үтә торган бушлык, өметсезлек тойгысы күңелемне кимерә башлады Киттем Мәскәү урамнары буйлап Мәскәүнең метросында әле булганым юк иде Хәйраннар калып, зиннәтле җир асты са- рай-станцияләрендә йөрим Көлеп, елкылдап торган, үзләреннән үзләре ачыла торган ишекле вагоннарда рәхәт кенә тирбәлеп барам Станция саен төшәм. кулны артка куеп тамаша кылам, тагын вагонга утырам, тагын төшәм. тагын карыйм Күңел тынычлангандай булды
Мин шулай, метродан чыга алмыйча, бик озак йөрдем Мәскәү урамына чыкканда өйлә вакыты җиткән иде инде Бер кафеда аяк өсте генә тамак туйдыргач. Кызыл мәйдан ягына юл тоттым
— Ленин'—дидем мин. үземнең моңарчы мавзолейга юрмәвемә үземне табалап Ә анда, мавзолейдан алып тарих музеена кадәр, чиратта халык тора. Ашыгып, чиратның ахырын эзли киттем Ул музейдан да арырак, бакча коймасы буена кадәр сузылган булып чыкты Ниһаять, чираттагы соңгы кешегә җитеп, аның артына басам
Ленин' Менә нинди кеше икән ул' Кечкенә генә гәүдәле, киң маңгайлы. җирән чәчле Ак матур кулларын күкрәгенә куйган күзләрен мәңгегә йомган, ята Даһи юлбашчының электр утында яктыртылган йөзен, гәүдәсен игътибар белән карап, кешеләр артыннан «крен генә атлыйм Баш очыннан кердек, аяк очыннан әйләнеп узабыз Минем барлык теләгем бөек кешенең чалымнарын күреп истә калдыру Мавзолейдан чыккач та әле. тәэсирләремнән аерыла алмый а урамнарда байтак вакыт йөрдем Менә шул кешенең теләкләре ; рмышка
ашу аркасында мин хәзер Мәскәүдә йөрим, дип уйлыйм
Ә күңелдә кинәт кенә шундый бер вакыйга пәйда була Мин беренче классларда авыр укысам да. соңыннан ачылып киттем Мәктәптә инде беренче укучылардан санала идем Ләкин аңа карап гор- мадылар көннәрдән бер көнне мине һәм минем кебек башка, тавыштан мәхрүм ителгән кешеләрнең балаларын, чит элемент, дип. мәктәптән чыгардылар. Алтынчы класста уку башланган чак иде бу Без, мәктәптән куылган балалар. Ленин почмагы дип аталган бүлмәгә җыелдык. Анда укытучылар юк иде. Күрәсең, шуннан файдаланыпмы. кайбер балалар, тойгыларына хуҗа була алмыйча, елый-елый. Ленинга карап-карап. язмышларын каһәрләргә тотындылар
Мин үземнең рәсем дәфтәрләремә Ленин бабай портретын бер генә тапкыр ясамадым Инде менә институтка кергәч тә. минем кебекләргә мәктәп ишекләре ябылгач та. күңелемдә бу кешегә ниндидер кинә саклау, үпкәләү кебек нәрсә тоймадым Казандагы Ленин музееның истәлекләр дәфтәренә мин. беренче курста укыган чакта, юкка гына Без синең юлдан мәңге барырбыз — дип язмадым бит
Ә кем гаепле соң минем якты ниятләремнең челпәрәмә килүенә9 Әтиемме9 Ләкин ниндй нигезләрем, дәлилләрем бар соң аны үземнең бәхетсезлегемдә гаепләргә9’ Ул. моңарчы укытучы булган кеше, егерме беренче елгы ачлыктан соң мулла булган Шуның өченме? Алай дисәң, имамлык аша да халыкка хезмәт итеп була, дигән тәрбия алган кеше бит ул. Кешенең нәсел-нәсәбен гаилә башының ялгышы өчен җәзалау дөресмени9 Аннары шул кадәресен дә әйтергә кирәк- ул бит еллар узу белән, күзләре ачылу, карашлары үзгәрү белән, гаебен төзәткән Минем документларым арасында Троицкида чыга торган Вперед- газетасының егерме сигезенче елгы бер саны ята Анда Мулла порвал с религией дигән кечкенә хәбәр мәкалә басылган. Әти анда, ачыктан-ачык игълан итеп, үзенең муллалыгын ташлавы турында яза Шул җитмәгәнмени9 Ә-ә. сыйнфый дошман сарык тиресе ябынган бүре дә була бит дисезме9 Моны кешенең гамәленә карап бик ансат белергә мөмкин Бары кеше дигән затка кешегә караган кебек карарга гына кирәк
Хәер, минем әти ягы күзгә артык нык ташланып торган як шул. Әтием — мәшһүр Зәйнулла ишанның уртанчы улы Шәйхе Зәйнулла ибне Хәйбулла Нәкышбәнди Исеме һәм титуллары гына да ни тора! Мин шулай уйладым
Әлбәттә. Мәскәү урамнарында үземнең язмышымны кайгыртып йөргәндә, хәзер никадәр сәер тоелмасын, мин Зәйнулла бабам турында анык берни дә белми идем Миңа аны исән чагында күрергә туры килмәде Әти дә. үзе хакында сөйләргә яратмаган кебек, бабам турында бөтенләй сөйләми иде дисәм дә ялган булмас
Бабай турындагы кайбер мәгълүматларны мин укып һәм кешеләрдән ишетеп кенә белдем Менә алар:
Л. Климовичның 1936 нчы елны Огиз-Гоизда ■ басылып чыккан Ислам в царской России исемле китабында бабай турында шактый мәгълүмат бар Анда Зәйнулла ишанның башкортлар арасында беренче тапкыр зекер әйтүне керткәнлеген һәм шуның аркасында дошманнары аның өстеннән ересь (дингә каршы көферлек) тарата дип донос язып төрмәгә утыртулары, аннан сигез елга сөргенгә җибәрүләре турында языла 1881 нче елны гына аңа сөргеннән кайтырга рөхсәт бирелүе, сөргеннән котылгач икенче тапкыр хаҗга китүе, аннан кайткач. Акхуҗа дигән авылдан Троицк шәһәренә күчеп, андагы җә- мигъ мәчеткә имам булуы турында сөйләнә
Бабам турында укыган икенче чыганак — Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудашның Яшьлек эзләре буйлап дигән. 1984 елны Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан автобиографик әсәр.
Автор анда бабамның бик начар, әхлаксыз кеше булуы турында яза. Янәсе Зәйнулла ишан ифрат комсыз булган, аңа сәдака җыю гына җитмәгән, ул үзе яшәгән бистәдә кибетләр ачып, табышлы сәүдә кылып акча җыйган. Шул ишан аркасында Троицк шәһәре дини реакция үзәгенә әйләнгән Кечкенә гәүдәле Зәйнулла ишан Рәсүлевнең « зур күләгәсе казах, башкорт далаларына чын гыйлем-мәгърифәт чә- з чәргә һәм гомумән, прогрессив хәрәкәткә бик комачаулаган
С Кудаш. Зәйнулла ишанны фаш итү өчен, хәтта Шәехзадә : Бабич әсәрләреннән дә мисал китерә. Бабич әйтмешли, карт ишан х Зәйнулла ул әфьюн вә мәгъҗүн сандыгы -, ди Әмма мин үзем ярат- э кан бу зур талант иясенең андый шигъри юлларын беркайда да оч- = ратканым юк. Ә укыганым шул Хәер, бу турыда соңрак §
Сәйфи ага үзенең әсәрендә. Зәйнулла ишанның реакцион зат = икәнлеген нигезләү өчен. Мәҗит Гафуридан да файдаланырга тыры- < ша Мәгълүм ки. заманында Мәҗит Гафури Рәсүлия мәдрәсәсендә °- бераз вакыт укыган Әмма шагыйрьнең ишанга карата язган әсәре - хәзергә беркемгә дә билгеле түгел.
Басма чыганакларның тагын берсе истә калган Кызганычка кар- * шы. мин аның нинди журналда һәм ничәнче елда басылганлыгын < анык хәтерләмим Тик шул кадәресе исемдә ул егерменче елларда басылды Анда автор Зәйнулла ишанны, ул патша шпионы иде. дип игълан итә. Бу мөһер, бабайга сугылган булса да. мине бик нык тет-рәтте. Мин үз вакытында, алтмышынчы еллар азагында. Оренбурда булуымнан файдаланып, андагы архивның жандарм идарәсе папкаларында бу нәрсәне аныклау өчен озак казындым Хәзер мин бабамның бернинди шпионлык хезмәтен үтәмәгән кеше икәнлеген раслый алам Киресенчә, аның артыннан жандармерия тарафыннан яшерен күзәтү куелганлыгын исбатлап торган документларны күрдем мин анда
Юк. бабам турындагы материаллар гел тискәре характерда гына түгел Менә минем алдымда 1917 елда Вакыт - типографиясендә басылган 105 битлек бер китап ята Аның тышына Шәех Зәйнулла хәзрәтнең тәрҗемәи хәле» дип язылган Китап бабамның вафатын- нан соң бик ашыгыч рәвештә басылган Китапны чыгаручы, аңа кереш сүз язучы кеше — атаклы прогрессив галим, тарихчы Риза Фәх- ретдинев Ул Сүз башында түбәндәгеләрне яза
• Русия мөселманнарының олуг адәмнәреннән вә файдалы Хадимнәреннән булган шәех Зәйнулла хәзрәтләре ошбу 1335*— 1917 нче елның 2 нче февраль (22 нче шәһре рабигыл ахыр) дә Троицк шәһәрендә, үз йортында, әһле әүляды вә әкрабасы хозурында мәңгелек булган ахирәт йортына сәфәр итте, үзенең әтбагларыны мөхлисләрен кайгы вә хәсрәтләргә гарык кылды
Шушы кадәр озын гомерне михраб берлә мөнбәр, мәсҗет берлә мәктәп вә мәдрәсә һәм дә китап уртасында үткәргән кеше хакында аллаһы тәгалә хәзрәтендә өметебез зур
Асарь-га дәрҗ итәр өчен дип хөрмәтле Муса хаҗи (Зәйнулла бабайның якын туганы һәм дусты А. В.) җәнабларыннан шәех Зәйнулла хәзрәтнең тәрҗемәи хәлен үтенеп яздырып алган идем Бу тәрҗемәи хәлне, әлбәттә. -Асарьта дәрҗ итәчәкмен Шәех Зәйнулла хәзрәт хакында башкалардан ишеткән вә үзем белгән нәрсәләр дә күп Инша алла, шул нәрсәләрнең һәрберене шунда әлхаль кылсам кирәк».— ди Аннан тагы шулай дип яза "Зәйнулла хәзрәт тәрҗемәсен язар өчен мәйдан бик иркен, мәүзуг бик күп. мөляхәзә вә мөхакә- мә урыннары күз күреме кадәр киң Ләкин без Муса әфәнде рисаләсе- нә әсас игътибар итәбез Хакыйкать хәлдә Зәйнулла хәзрәт хакында
§ Милади ел ис обе белой 1917 ел
язылган нәрсәләрнең иң дөресе Муса әфәнде язган нәрсәләр булыр, инша алла.
Ризаэтдин бән Фәхретдин Оренбург. 10 февраль, 1917 нче ел».
Риза Фәхретдинов әйткән Муса хаҗи мәкаләсендә Зәйнулла бән Хәбибулланың чыгышы белән башкорт Куакан ыруыннан булуы әйтелә 1833 нче елда туган Туган җире — Троицк өязе. Тунгатор волосте. Шәрип авылы Шәҗәрәсе Зәйнулла — Хәбибулла — Рәсүл — Муса — Бәйрәмкул — Гашикъ — Солтанай — Морад Тупай — Уразгали — Яңшы — Ятаби.
Зәйнулла унике яшенә кадәр авылындагы мәдрәсәдә укый, аннан. Малай Муйнак авылына китеп, әлшәех Якуп хәзрәт мәдрәсәсендә белем алуын дәвам иттерә 1851 нче елда Троицкига китә һәм анда дамелла Әхмәт бән Халид әл-Мәнгәри мәдрәсәсендә дәрес ала Анда, сәләтле булуы аркасында, җиде ел эчендә тиешле программаны уңышлы тәмамлап. 1858 нче елда Верхнеуралда типтәр авылы Акху-җага китеп, мәдрәсәдә дәрес бирә, 18Й9 нчы елда закон буенча имамлык итә башлый Алтмыш алтынчы елда ул чәй сәүдәсенә керешеп карый, ләкин файда күрү урынына бурычка бата Зәйнулланың барлык хыялы изге урыннарны зиярәт итү була Бәхетенә каршы дип әйтимме, казахның Җәббас ыруыннан булган Ершыбай атлы бер бае вафат булып, аның өчен хаҗ кылуны Зәйнулла хәзрәттән үтенәләр Бәдәл* хаҗ өчен кулына мең сум акча төшкәч, ул 1869 елның 18 августында Истанбулга китә. Анда Әлшәех Әхмәт Зиялетдин бән Мостафа Көмешханәви хәзрәтеннән дәрес ала Шәех Көмешханәви аңа челләха- нәгә кереп ураза тотарга, анда һәркөн йөз мең тапкыр зекер әйтергә боера Зәйнулла, кырык көн буена ябылып, ураза тота, зекер әйтә, кыскасы, шәехнең боерыгын тулысыңча үти. Шушы сынауларны уңышлы башкарганнан соң — бу сәфәрдә аның белән Муса хаҗи да була — ул Хиҗазга китә Алар Мәдинә әлрәсул галия исламга рамазан шәрифнең өченче көнендә барып җитәләр.
Зөлкагдәнең егермесендә Зәйнулла Мәдинәдән дөядә Мәккәгә китә һәм зөлхиҗҗәнең икенче көнендә анда була Хаҗны башкарып, пароход белән Истанбулга кайта Анда Көмешханәви аңа Нәкышбәнди тә- рикәсендә мөритләр булдырырга фәрман бирә, шул юнәлештә дәрес бирү өчен иҗазәтнамә (диплом) белән тәэмин итә Кыскасы, аңа ишанлык дәрәҗәсе шулай бирелә
1870 елның июнь башында илгә кайтып, сентябрь айларында ишан үзенең миссиясен башкарырга керешә Тиз арада яраннар һәм иярүчеләр пәйда була Абруй арта, хәтта башка шәехләрнең мөритләре дә Зәйнулла хәзрәткә күчә башлый Бу хәлне автор Зәйнулла хәзрәтнең галимлеге һәм кешелеклеге белән аңлата. Ләкин, абруй арткан саен, күрәлмаучылар саны да күбәя, узгандагы гөнаһларны искә төшерүчеләр дә табыла. Ниһаять. Зәйнулла ишан өстеннән донослар ява башлый. төрле, гайбәт тарала. Доносларның бер ише Сәлимгәрәй мөфтигә җибәрелә, шул ук вакытта эшне икенче канал буенча да йөртәләр ____________________ гу
бернаторга язалар. Янәсе, ул халыкны патшага каршы котырта.
1872 елны Зәйнулла хәзрәт Уфага Духовный собраниягә чакыртыла Анда ишаннан сорау алып, ахырда кул куйдырып кайтарып җибәрәләр Ләкин юлда. Златоустка җиткәч, губернатор әмере белән ул кулга алына һәм. алты айдан соң хөкем карары чыгарылып, этап белән Вологда шәһәренә сөргенгә җибәрелә. Юлда Уфа. Казан. Нижний. Мәскәү шәһәрләрен үтәләр. Вологда губернаторы моны Никольский шәһәренә озата Шушы шәһәрдә ул полиция күзәтүе астында өч ел яши Хәзрәтнең карт анасы, балалары Акхуҗада кала, хатыннары үз янына килә.
•Бәдәл — кеше өчен ялланып хаҗга бару
1876 елны, ишанның үтенече буенча, аңа Кострома шәһәренә күчәргә рөхсәт бирелә Ул шундагы Татар бистәсендә биш ел яши 1881 елны губернатор Кржижановский рөхсәте белән, сөргеннән котылып Акхуҗага кайта
Зәйнулла хәзрәт, тоткынлыктан котылу хөрмәтеннән, үзе өчен изге урыннарны янә зиярәт кылырга була. 1882 елны. Муса хаҗи белән _ берлектә, тагын хаҗга сәфәр китә
1884 елны. Троицк шәһәрендә бишенче җәмигь мәчет салдыручы = Хәбибулла Габбасов хаҗиның һәм мәхәллә халкының теләге буенча. ” шәех Зәйнулла хәзрәтнең Акхуҗадан Троицкига күчеп килүен үтенә < Хәзрәт бу үтенечне кабул итә һәм. халыкның рөхсәте белән. 23 апрель- х дә Троицк шәһәренә күчеп килә. Мәдрәсәләр, кунакханәләр төзелә ♦ Троицкинын абруе тагы да арта Шул көннән башлап. Зәйнулла ишан * үлгәнче Троицкида яши и
Шул ук китаптан башкалар язган мәгълүматларга да тукталыйк ? Әйтик. Габдулла Газиз Зәйнулла хәзрәтне сөргенгә озатканда полиц- «. мейстер Вәликәй Дәүләтшиннең олау бирмәвен яза Ләкин юлда халык : аны атлар белән авылдан авылга озата (Моның шулай булганлыгын s миңа язучы Әмирхан Еникинең әтисе Нигъмәтҗан абзый да сөйләгән £ иде A. Р.)
Ишан кулга алынганнан соң. халык төркем-төркем булып төрмәгә ябырыла Бу хәл губернаторны аерата шикләндерә, чөнки аңа язылган доноста ишанның дошманнары • Ул бик хәвефле кеше төрек тарафдары. төреккә акча җыя. гаскәр туплый».— дип язалар
Габдулла Газиз ысул җәдитнең таралуында ишанның хезмәте гаять зур булганлыгын әйтә «Ишан хәзрәт билгеләгән мәҗлесләргә керү һәркем өчен ачык.— ди.— Ул үзенең тәэсир итү көче белән меңнәрчә аталарны эчү бәласеннән коткарды, бик күп гаиләләрне бәдбәхетлектән азат итте Ул күп авыруларны дәвалады, әгәр үзенең кулыннан килмәсә. авыруны докторга җибәрде Зекер алырга кергән шәкертләргә. сезнең зекерегез — дәресләрегез, дип җавап кайтарды Тормыштан ул хәбардар булган һәм бернинди файдалы яңалыкка каршы килмәгән».
■Вакыт»та (Х° 2171) басылган тәрҗемәләрдән
• Зәйнулла хәзрәт эчке Россиядәге мәшһүр затларның иң олысы һәм абруйлысы. Гасырыбыз аның кадәр мәшһүр һәм абруйлы зат күрмәгәндер диелсә, ялгыш булмастыр Троицкидагы Зәйнулла хәзрәт эчке Россиядә иң мәшһүр вә иң атаклылардандыр Заманында аның сүзе һәркемгә закон-шәригать иде Вөҗданы кушса, шуны ачыктан- ачык сөйләде вә язып таратты Бәгъзе әтрафында җыелган бер төркем риякяр халыкның сүзенә ышанып бәгъзе хаталар кылса да бу кара эч белән эшләнмәде Ахыры гомеренә кадәр һәркем аны олуг бер шәех, могтәбәр бер галим санап хөрмәт итте Зәйнулла хәзрәт Казахстанга дин вә мәдәният таралуга гаять бөек хезмәт кылды Зәйнулла хәзрәтнең берничә басылган әсәре дә бар Болар, гыйльми җәһәттән бөек бер әһәмияткә ия булмасалар да. үз заманында сөелеп укылды һәм тиешле вазифасын үтәде. Болар арасында Зәйнулла хәзрәтнең Троицк голәмә- се арасында ысул җәдитнең дөреслегенә биргән фәтвасы һәм страхованиенең кирәклеге хакындагы фәтвасы иҗтимагый җәһәттән дә вакытында бик зур урын тоттылар. «Троицки голәмәсе һәм ысул җәдит - исемле рисалә -Вакыт- идарәсе тарафыннан кабат-кабат бастырылды •
• Тормыш» газетасы да шундый ук сүзләр яза -Кояш» газетасы Зәйнулла ишан турында мәкаләне түбәндәге сүзләр белән тәмамлый
Киң холыклы, мөтә вазыйг. юмарт куллы, хуш мәҗлесле мәрхүм үзенең соңгы гомерендә дә мәдрәсәне онытмады Аның матди җәһәтен тәэмин итү мәсьәләсен кузгатып, мәзкүр мәдрәсәгә башлап үзе ун мең сум һидия итте Ходаның рәхмәтендә булсын
Имам Кәшшаф Тәрҗемани Кояш»та болай дип яза
«Зәйнулла хәзрәтнең милләтебезгә олуг хезмәтләреннән берсе аның ысул җәдидә мәктәпләрне тәрвиҗ вә химая кылуы иде Ысул Җәдидә Казан вә Оренбург кеби зур шәһәрләрдә вә гомумән Русиядә үзенә бик аз тарафдар тапкан, исламиятнең Мәккәдәге кебек гаммә тарафыннан ифкар вә тард (тибәрелгән, куылган А. Р.) кылына торган вакытларында. мәрхүм хәзрәт сәясында ул инде Троицкида үзенә камил гражданлык хокукы алган иде Дин исеменнән ысул җәдидә хилафына хәрәкәт иткән кешеләргә каршы Исмәгыйль Гаспринский җәнабларының Зәйнулла хәзрәтне калкан итеп язган мәкаләләре әле дә хәтеремдә бар
Шулай ук остаз Галимҗан хәзрәт үзе башлап тәэсис иткән ысул җәдидә мәдрәсәсенә (сүз Казандагы Мөхәммәдия мәдрәсәсе турында А. Р.) зур вә яңа бина торгызганда беренче нигез ташыны Зәйнулла хәзрәттән салдырып. Казанда да ысул җәдидәнең дини рәсмиятен тас- дыйк иттергән иде Зәйнулла хәзрәтнең фәзаиленнән берсе аның остаз Шиһабетдин Әл-Мәрҗани хәзрәтләренә тәрфигълек итүе иде Күп муллалар Мәрҗани хәзрәтләренә тәгаен вә аның мәсләкләренә халыкны тәнфир иткән заманнарда мәрхүм хәзрәт мәҗлесендә һәрвакыт аны тәсвиб кылып вә китапларны карау белән тәүсыя итеп сөйләр булган Бу хәлне бән берничә дәфга күрдем (1917. 5 февраль. № 1076).
«Йолдыз редакторы Һади Максудов яза.
■ мәрхүм шәригать исламиягә бәни адәмне кысарга һәм тыгызларга килгән мәҗбүри бер карарнамә дип карамый иде. бәлки һидаять вә ислах илә галәмнең дөнья вә ахирәт, рәхәт вә сәгадәт арттыру өчен килгән нәсихәтнамә дип карый иде. шуның өчен күп муллалар һәм файдалы эшне мөмкин кадәр хәрамга чыгарырга тырышкан вакытта хәзрәт хәләлгә чыгара иде. ислам бәни адәмне җәберләр өчен килмәгән, бәлки аңа һәр җәһәттән ярдәм итәр өчен килгән, ди торган иде. Ысул җәдидә белән укытуның файдалы булачагын бик тиз аңлаган иде. Шул сәбәптән ысул җәдит тәртибе хосусында мәрхүм Исмәгыйль Гаспринский җәнабларына тәкълид кылуны лязим табып. 1895 сәнәдә ике мөгаллимен Бакчасарай шәһәренә җибәргән иде 1897 елдан башлап үз мәдрәсәсендә ысул җәдит белән укытуны башландырган иде. Хәзрәтнең бу эшенә, бәлки, бик күп мөритләрнең кәефе киткәндер. ләкин ул мөритләренә үзе табигъ булырга тырышмый иде. бәлгакес һәр хакыйкатьдә мөритләрен үзенә табигъ итәргә тырыша иде».
Рәхимҗан Атнабаевның -Тормыш» (1917 ел. 1 март. 600 сан) газетасында язганыннан.
•Ул сөрген мөддәте эчендә бик фәкыйрь хәлләрдә калган, тарлыкның бик ачы читенлекләрен татыган, фәкыйрьлекнең, гаҗизлекнең Хәятларын сынаган, төрле кешеләр белән янәшә булырга тугры килдеген- нән мөгамәлә ысулларын өйрәнгән, шуларның барысы бергә җыелып хәзрәтнең әхлагына бик тәэсир иткәннәр, аңар аллага иман, нәфескә игътимад. яхшылыкка тәшәккер дәресләрен укытканнар анда хәзрәт күп калын китаплар укып чыккан вә шуның аркасында сөргеннән кайтканда көтмәгәнчә галим булып чыккан
«Әл-дин вә әдәп «тән:
Хәзрәтнең үлү хәбәренең иртәгесендә җомга көн җомгача мәдрә- сәи Мөхәммәдия дәресханәсендә мәдрәсәнең шәкертләре вә хәлфә нәзыйрлары. шәһәрнең байтак имамлары вә гаяннан бер кадәр кеше җәмигъ газем булып берничә мәртәбә коръән хәтем итеп хәзрәтнең рухына догалар кылынды. Соңра Галимҗан хәзрәт әсәрле рәвештә хәзрәтнең кыскача тәрҗемәи хәлен сөйләде аннан җеназа намазы укылды. Шул җомга көн бәгъзе Казан имамнары укып, бөтен Казан мәчетләрендә ахшам соңында намазлар да укылды Зәйнулла хәзрәтнең һәркөн сәгать тугыздан црлеге ачылып, күрергә килүче хаҗәтле кешеләр хозурына керерләр вә мәҗлеслә- 26
рендә булырлар, мәҗлес өйләгәчә дәвам итәр иде Йөзләп кеше кабул салонында даим булыр, кереп чыгучылар көненә берничә йөзләргә ирешер иде, һәркемне ачык йөз берлә каршылар, хәл-әхвәл сорашыр, хаҗәтләрен дә ида кылырга тырышыр иде Ханәсенең диварлары түшәмгәчә китаплар өелгән булып гаҗәп рәвештә хафизалы Шул кадәр күп китапның кайсы кай урында икәнен белер, бер китап хаҗәт булса. * бер сүз карарга кирәк булса. Ул китап фәлән шүрлектә, фәлән урында. £ бу сүз дә фәләнчә сәхифәсендә булырдип. китапны шкафтан эзләү = мәшәкатен калдырмый иде. Егерме ел элек күргән нәрсәсен онытмас ’ Кирәкле китапларны һаман эзләп сорашып алып торадыр иде китап 2 өчен акча кызганмады (Мөхәммәт Нәҗип Түнтәри 6 — 7 саннар. 29 = 1.17). ♦
X
Мин кайбер күчермәләр ясаган китаптагы башка мәкаләләрдә дә u Зәйнулла бабай турында бер үк диярлек нәрсәләр кабатлана Шуңа кү- £ рә мин барысына да тукталуны кирәк санамыйм һәрхәлдә, китерелгән < мисаллардан мин бабамның кем икәнлеген, ниндирәк кеше булганлы- 2 гын төсмерли алам Миңа шул җиткән. =
Өстәп бары шуны гына әйтә алам, аның турында байтак кына < хикәят-вакыйгалар. легендалар ишеткәнем булды Мәсәлән. Габдулла Мусич Рәсүлевтән (исеме аталган Муса хаҗи улы) ул үзе күргән вакыйганы ишеткәнем бар
Ишан хәзрәт акылына зыян килгән кешеләрне дә дәвалаган Көннәрдән бер конне бер рус бае ишанга үзенең акылдан шашкан улын алып килә. Габдулла абый болай сөйли: «-Мин ул вакытта хәзрәт янында идем, аңа кунакларны кабул итүдә булышлык күрсәттем Хәзрәт. авыруның рус икәнлеген белгәч, башта бик каты каршы килде Русның хәзрәт аягына ятып үтенүенә дә игътибар итмәде Ләкин соңыннан минем дә алар исеменнән үтенүемне ишеткәч, йомшады Арбага бәйләп салынган авыруны алып керергә кушты Хәзрәт аны каршысына утыртып өшкерде, дарулар бирде, минем аша егетне ничек дәваларга кирәклеген аңлатты Ә бер елдан соң теге авыру, тәмам савыккан хәлдә, ишанга рәхмәтләр әйтергә килде».
Бабам турында сүз барганда аның мәдрәсәсендә Мәҗит Гафури- ның укуын да искә төшергән идем Әйе. аны мәдрәсәдә фанатик шәкертләр кыйнаган, анда бик алама бер хәлфә дә булган Әмма Зәйнулла бабай турында шагыйрьнең хурлап язган сүзен кем күрсәтә алыр иде икән?
Инде Шәехзадә Бабичның ишан хәзрәткә карата язган шигыре турында Талантлы татар-башкорт шагыйре Бабичны мин кече яшьтән үк яратып укыйм Әмма аның бабама карата эпиграмма язуын укыганым юк Хәер, ул ишанның олы улы Габдрахман Рәсүлигә эпиграмма язган Ул анда
Габдрахманыр Рвсүл, сиңа ишанлык зур мирас Булсаң ишан әфьюн урнына гыйлем әхлак оләш,
дип яза Мин бу юллардан авторның «ишан — гыйлем, әхлак өләшүче иде» дигән карашыннан башка нәрсә күрмим
Татар-башкорт-казах шагыйре мәшһүр Акмулланың Зәйнулла бабайның якын дусты булганлыгы мәгълүм Миңа бабамның бу ирек сөюче шагыйрьне якын күргәнлеге, һәрдаим аңа химая кылуы да билгеле Акмулла үзенең соңгы сәфәренә чыгар алдыннан Зәйнулла хәзрәт аңа ат бүләк итә. шагыйрь үзе арба ясый, ниндидер явыз җаннар тарафыннан шагыйрь үтерелгәч, бабам аны җирли, үзе язып, кабер ташы куйдыра.
Бабам турында, ул Тибет медицинасын яхшы үзләштергән кеше иде. дигән сүзләрне ишеткәнем бар Аның турында халык арасында заманында төрле риваятьләр дә ишетергә туры килде Мәсәлән, кулга алынгач, аның аякларына богау сала алмый интеккәннәр, имеш, богау
үзеннән-үзе чишелеп торган Бабай гипноз көченә ия булган, имеш.
Кыскасы, мин Мәскәү урамнарында комиссия җавабын көтеп йөрим һәм уйланам. Нәсел-нәсәбем турында уйланмый хәлем юк Ул елларда кеше үзенең яшәргә хаклыгын раслау, йә инкарь итәр өчен ирек- сездән ата-бабасына мөрәҗәгать иткән Кем белә, бәлки мин. нәсел-нәсәбем буенча җаваплы кеше буларак, кирәкмәс, булмас эш артыннан йөримдер Бәлки, мөһер сугылган кеше буларак, уку йортыннан сөрелүем белән килешергә, илдә барган, бөек, зур эшкә шулай өлеш кертергә. бу шулай булырга тиеш, дигән карарга килергә тиештер?
Ләкин моңа күңелемнең кайсыдыр почмагында каршылык кузгала мин дә бит адәм баласы, минем дә хокукларым нәкъ башкаларныкы кебек булырга тиеш, дип дәгъвалый иде.
Мин хәзер Зәйнулла бабамның прогрессив карашлы, халыкка хезмәт итү юлыннан барган бер шәхес булуын аңлыйм Хәер, бер мин генә түгел. Башкортстан галимнәре дә аның нәкъ шундый кеше булуын таныйлар Совет Башкортстаны газетасының 1986 елгы бер санында алар нәкъ шул хакта язып чыктылар Ләкин бу бит бүген Ә ул көннәрдә. Мәскәү урамында йөргәндә, күңелемдә зур рәнҗү бар иде минем
5
Иртүк торам да. хуҗалар чәйгә утырганчы, тизрәк өйдән чыгып китәм Бүген Мәскәүдә дүртенче тәүлегемне уздырам Бүген дә кичәгедәй «Бернинди дә яңалык юк шул. кадерлем■. — дияр микән чибәр апа7 А. юк. бүген ул мине аерата якын күреп, аерата сөйкемле елмаеп каршылады Ниһаять, секретарь кайтты, сезнең кәгазьләрне тапшырдым •.— диде
Йөрәгемнең ашкынып тибүен тоям Минем язмыщ озакламый хәл кылыначак Сулышым кысыла, хәлсезләнеп, әлеге апа каршысында тик басып торам Бераздан сорыйм Нәтиҗәне белү өчен кайчан килергә соң? Апа куе буялган кызыл, матур иреннәре астындагы ап-ак тигез тешләрен күрсәтеп тагын елмая Ашыкмагыз. ди.— Әле сезнең документлар чират көтәчәк Секретарь аларны карарга тиеш, аннан комиссия членнарына бирелер, шуннан соң инде комиссия карар чыгарачак Ашыкмагыз. Мәскәү белән танышыгыз. Третьяковкада булганыгыз бар идеме? Күләгәләр могҗизасы» кинотеатрына барыгыз, әгәр театрал икәнсез — Большой га керегез хәер, алар хәзер гастрольдә булсалар кирәк...»
Ул. эшеннән аерылып, озаклап миңа карап тора Елмая Күрәсең, минем үзенә гашыйк булуымны тоя торгандыр. Әйе. тәгаен тоя. минем уңайсызлануымны да тоя торгандыр
Мин тагын Мәскәү урамнары кочагында. Чыннан да. Третьяковка картиналар галереясына барырга кирәк, дип уйлыйм. Ниятләндем — киттем Менә мин бөек рәссамнар иҗат иткән сурәтләр дөньясында. Монда йөрүләре бик күңелле, дөньяң бөтенләй онытыла. Сәгать ярымнар чамасы тамаша кылып, картинадан картинага күчкәннән соң, тәмам хәлдән таеп аяктан егылыр дәрәҗәгә җиттем. Җитмәсә, иртәнге ашым да такы-токы булган иде Бер стакан чәй дә. йөз грамм кильки белән икмәк. Андый гына азык минем кебек егерменче яшьне куган егеткә җитәрлекме соң?..
Урамга чыгам да. якындагы ашханәгә кереп, тамак туйганчы аш ашыйм Инде нишләргә7 Тукта, минем финанс хәлләрем ничегрәк икән соң7 Ашка акча түләгәндә янчыгым артык юкаргандай тоелган иде. Кул юу бүлмәсендә, яшеренеп кенә, акча саныйм Йөземнең агарып китүе. битемнән кан качуы үземә дә сизелә Йа хода, минем акча бөтенләй бетә язган лабаса1 Ничек яшәрмен мин ничек туенырмын Алда әле ми- 28
не ниләр көт»9 Ничә көн Мәскәүдә ятачагымны кем белгән9' Бәлки, өйгә телеграмма сугаргадыр9 Юк. бусы мөмкин эш түгел, мондый кагыйдәне мин белмим Бары шуны беләм: өйдә дә акча, кем әйтмешли, чебен чукындырырлык кына.
Калган акчамны икегә бүләм Аның бер өлеше — Хәдичә апага ф Рәхмәт төшкере, бер сүз дә дәшмичә, сабыр гына көтә бит Тәгаен. ул _ минем бик мөһим эш майтарып йөрүемне тоядыр Миннән, урынны г кайчан бушатасың, дип тә сорамый, кайчан акча бирергә уйлыйсың дип = тә әйтми. Ә минем акчам.. -
Миңа бит әле юлга, билетка да акча калдырырга кирәк Янчыгым- 5 ны яңадан кесәдән чыгарып, аның бер бүлегенә билетка дигән акчаны 3 санап салам Калган акчаны яңадан икегә бүләм Моның бер өлеше— * туену өчен Тик мин аны. Мәскәүдә булачак көннәр санына карап, тие- * нен тиенгә аерып куярга тиеш. Ләкин ничә көн торырга тиеш соң әле ° мин биредә? Бу кадәресен берничек тә билгели алмыйм Шуңа күрә, бү- _ ген үк яңадан җир эшләре комиссариатына кереп, эшнең торышын < ахырынача белешергә булдым Теге сөйкемле апа. һәрхәлдә, әйтә алыр ~ һәрхәлдә минем кебек ерактан килгән кешеләрнең эше ничә көндә әй- - ләнеп чыкканын әйтер Анысы шулай, тик мин үзем дә хәзер акча хәл- < ләрен чамаларга тиеш Бик-бик кысып тотканда ничә көнгә җиткереп булыр икән аны9
Мин акчаны, ачтан үлмәслек чыгымга исәп тотып, көндәлек хисапка бүләм Кильки һәм арыш ипие ашап кына торып буламы9 Бик була. Димәк, шуннан чыгып исәп-хисап ясыйбыз. Болай ярыйсы чыга Акча унбиш көн яшәрлек. Ә ул арада җавап бирелми калмас Яшибез болай булгач'
Тынычлана төштем Тирә-юнемне күзәтеп утырам Сквер рәшәткәсе яныннан ук чыңлап трамвайлар уза Урамнан бер-бер артлы автобуслар. йөк машиналары йөгерешә Мәскәү урамнарындагы хәрәкәт бер генә минутка да өзелми Якында гына иске өйләрне сүтәләр, ә урамның теге ягында искитмәле зур таш бина саЛына
Мин туларны күзәтәм Аннан, ялыга төшкәч, бакча эчендә берән- сәрән күренгән кешеләрне карап утырам Күрше эскәмиядә олыгайган юан абзый газета укый Аның башында зур козыреклы кепка, өстендә шактый таушалган җәйге соры пальто Пенсионер-фәләндер Ә арырак — газонның теге ягында — яшь бер хатын, бала арбасын тирбйтә- тирбәтә. китап укып утыра Бала Балачак
Үзем дә сизмәстән, мин тагы уйлар, истәлекләр дөньясына чумам Үземнең балалык елларымны хәтерлим
Беренче тапкыр мин үземне кайчан белә башладым соң әле9 Бу унтугызынчы елның җәе иде булса кирәк Без — әти. әни мин Троицк шәһәренең Амур дип аталган ягындагы өсте агач, асты таш өебезнең подвалында утырабыз Үрдән, вокзал ягыннан очкан туп снарядлары гөрселдәп шартлый Мин әниемә сыенам Ә дымсу, тузанлы подвалда бер без генә түгел, кеше күп, алар, снаряд шартлаган саен, нидер сөйләнәләр, кычкырып куялар, укыналар Ләхәүлә, аллам, үзең сакла, диләр
Ә инде шул шомлы төннең иртәгесе көнендә күргәннәрем хәтердә аеруча нык сакланган Төнлә подвалда ниләр булган, кайчан өйгә кергәнбез монысын анык кына әйтә алмыйм, бәлки, мине йоклаган килеш алып кергәннәрдер Әмма ачык хәтердә иртән күземне ачып җибәрүгә, өебезнең алгы бүлмәсендә мин ят рус кешеләрен күреп аптырашка калдым Алар гимнастеркалардан, ыштырлы ботин-калардан иде Болар төнлә безнең шәһәрне тупка тоткан Колчак гаскәрләре икән Безнең калага таң аткач килеп кергәннәр, ә хәзер алар, аерым өйләргә таралып, ял итәләр
Караваттан тошен, зал якка йөгереп чыктым да тәрәзәгә ташландым Урамдагы күренеш хәйран калырлык Безнең урам бик киң
Кала як урамнары белән чагыштырырлык та түгел, үзе ком белән капланган, буп-буш. бер генә агач заты да үсми анда Шул киң урамга туплар тезеп куйганнар Аларның дәһшәтле, кара-яшел еландай өскә караган көпшәләренә күн түбәтәй кидертелгән
Алгы бүлмәне үзләренең капчыклары, винтовкалары һәм махорка төтене, мылтык мае исе белән тутырган, идәнгә сузылып яткан солдатлар мине аерата бер кызыксыну белән каршы алдылар Аларның күпчелеге сары мыеклы булып истә калган. Менә алар минем белән шаяртып сөйләшәләр, миңа нидер әйтәләр, миннән нидер сорыйлар Ләкин мин аларның сүзләрен аңламыйм Берсе русча сөйләшергә өйрәтә башлый. Берәүсе миңа алюмин кашык бирә бүләк янәсе Шул солдатлар өйрәткән җыр әле дә хәтердә саклана Ул болай
Цыганочка Аза, чего тебе надо’
Ничего не надо, кроме шоколада
Бу аклар ягындагы солдатлар бездә берничә кон торганнан соң киттеләр. Кызыл гаскәр аларны Троицкидан тиз өреп чыгарды
Тагы бер күренеш хәтердә. Мин. әти-әни белән, бабамның элекке дачасында Дача шәһәрдән ун-унбиш чакрым ераклыкта Без шул дачада кунакта Әйе. хуҗалар түгел, кунак сыйфатында без монда. Чөнки ул дачада хәзер ятим балалар яши Балаларның тәрбиячесе Суфия апа — әниемнең дусты, элегрәк алар бер мәктәптә укытканнар. Без шул Суфия апага кунакка килдек
Дача өе искиткеч матур, иркен, аның ике ягында да балконнар бар. Бу ике катлы өйнең түбәсе калай яшелгә буялган, тышкы стеналары такта белән коршалган Эчтә әллә ничә бүлмә, бик иркен зал.
Без әнием белән балконда җәйге иртәнең хозурлыгын карап торабыз. Тирә-ягыбызда куе агачлык, кошлар сайрый Кинәт әнием мине күтәрә дә
— Бу якка карале, улым.— ди.— күрәсеңме-әнә һөд-һод!
Минем андый кош күргәнем юк иде әле. Кош өй кыегы янындагы агач ботагында. Үзе бүрекле, шундый сәер, томшыгы без кебек очлы, ә кошның өсте аклы-каралы таплар төшкән кызгылт-сары. «һөд-һөд, һөд-һод —дип сайрый кош Юкка гына шул исемне бирмәгәннәр икән үзенә
Без өчәү — әти. әни. мин — дачадагы бакчада йөрибез Дүрткел итеп казылган тирән чокыр янына килеп чыгабыз. Бу чокырның сәерлеге шунда ул юка гына кара туфрак катламы астындагы тоташ ап-ак балчыктан тора Ап-ак. саф. сөт кебек балчык ул Әти чокыр төбеннән йодрыгы зурлыгында балчык каерып алды да. Йә, нәрсә ясап бирим, улым, үзеңә9 - —дип сорады. Мин белом әти теләсә нәрсә ясап бирә ала. Тик нәрсә ясатырга икән соң бу ак балчыктан? Озак уйламастан «Өй яса. әти! ■ — дидем Хәтеремдә: ул өй бик матур булачак иде Бер катлы өй. түбәсе каен тузы белән ябылган тә-рәзәләрендә чын пыяла Баганалы болдыры да бар Кыскасы, барлык шартын җиткереп эшләргә тырыша әти Мәгәр өйне дачада гына төгәлли алмады, эшен без өйгә кайткач та дәвам иттерде. Мин аның яныннан китмим Исем-акылларым китеп, аның осталыгына сокланып торам Тик. кызганычка каршы, әтием ул өйне очлап чыга алмады Әйе. мин үсә төшкәч аңладым: әтиемә эштә, аның һәр гамәлендә эзлеклелек, түземлелек җитми иде Әйе. ул — эш кешесе түгел, хис һәм хыял кешесе. Ул. чалкай яткан килеш, түшәмгә карап, сәгатьләр буе хыялланып, нидер уйлап ята ала. Әгәр андый вакытта аңа берәр кеше текәп караса, ул уңайсызланып елмая борын аша гына «һе» дип көлемсерәгәндәй итә һәм. күрәсең, тагын үзенең татлы хыялларына чума.
Зәйнулла бабай, әтием мәдрәсәне тәмамлау белән, улым русча
да укысын дип.аны берзаман Петербургка җибәрә Ләкин әти. беренче авырлыклардан соң ук. русча укудан гайрәте чигеп, яңадан Троицкига кайта Бабам аны тиз генә кайтып җитәргә мөмкин булмаган ерак җиргә — Истанбулга укырга җибәрергә мәҗбүр Әти шунда өч ел укып төрек гимназиясен бетереп кайта
Читкәрәк чыгып киттем булса кирәк Мин бит әле үзем турында үземнең балалык елларым турында сүз башлаган идем
Гаҗәп, ни өчендер мин сабый чагымның иртәнге чорын артык начар хәтерлим Аның кайбер кыйпылчыклары гына исемдә сакланган
Мин әти-әниемә бердәнбер бала булып үстем Әниемнең сөйләвенә караганда, минем сеңлем дә булырга тиеш икән, ләкин ул. тугач, озак яшәмәгән Гадәттә, бердәнбер баланы бик иркә булып үсә диләр Әнием мине кечкенә чагымда, чыннан да. бик иркәли иде битләремнән үбә. миңа иркә таем- дип дәшә иде Әти исә бик сирәк иркәли, ничектер ул мине иркәләргә ояла сыман, алай да ара-тирә аркамнан сыйпап куя Үзе белән урамга алып чыкканда миңа һәрвакыт балачакта ук ит тарту машинасында бер буыны өзелгән имән бармагын тоттыра
Алар миңа беркайчан да кул тигермәделәр Әмма артык узындырмадылар да Мин җәй башында ук аяк киемнәремне салып ташлыйм. җәйне яланаяк уздырам, чәчем кышын да. җәен дә машинка белән алдырылган булыр Мәктәптән кайткач, үзем теләгән кадәр -шайтан чабам- Әтинең йә әнинең мине эзләп урамга чыкканнарын хәтерләмим Җәен өстә бер кат ситсы күлмәк, тездән әз генә түбән кыска балаклы чалбар Башта — түбәтәй яки кепка Өс киемнәремнең барысын да. хәтта кепканы да әни үзе тегә Язгы пычракларда аякларның чебиләве әниемнең елата-елата минем аякларны ләгәндә юган чаклары әле дә истән чыкмый w
Егерме беренче елгы ачлык Троицкида да авыр узды Халык ачыкты, шешенүчеләр күп булды, күпчелек кеше алабута икмәге ашады Кеше ашаучылар тотылган икән, дигән хәбәрләр дә таралды
Әйе. тагын америкалылар ачкан кухняга йөрү истә Ул бездән шактый ерак, теге очта, чиркәү тирәсендә Без шунда чират торып, какао, татлы дөге боткасы алабыз.
Минем әти-әни хәрби коммунизм чорында совет мәктәпләрендә укыттылар Шул көннәрдән истә калган бер күренеш Бездә бер ят кунак утыра Әтинең күптәнге танышы, читтән килгәң кеше булса кирәк Әти аңа укытучылар өчен шәһәр күләмендә уздырылган бер җыелыш турында сөйли Шунда үзәктән килгән комиссар укытучыларны партиягә керергә өндәгән икән «Юк инде.— ди әти, безне алай тиз генә кармакка эләктерә алмассыз, дидек тегеңә Татар мөгаллим-нәреннән беркем дә язылмады Мөмкинме соң' Әле бер власть, әле икенчесе хакимлек иткән заманда большевиклар кыйбласына табынып. алар арбасына җигелү мөмкинме? Алла сакласын'
Мин. әлбәттә, ул вакытта булган хәлләрнең барын да төгәл хәтердә саклый алмаганмын Әмма ачлык елны әтиемнең дә. әниемнең дә мәктәптә эшләмәгәнлеге н беләм Мәктәпләр эшләмәде ул елны Әни өйдә хуҗалык эшләре белән генә шөгыльләнде, ә әти исә, башкорт ягына китеп, үзебездән арткан кием-салым, өй кирәк-яракларын икмәккә алыштырып йөри башлады Ул агачтан махсус сандык ясады, аңа чана табаннары беркетте Ул башта Аргаяш станциясен» кадәр поездда бара, аннан башкорт авылларына җәяүләп китә
Әти сәфәрдә чакта без әнием белән идәненә киез җәелгән кечкенә бүлмәбездә утырабыз. Керосин юк. булса да, теге KI М әйтмешли күзгә кырып салырлык кына Шуңа күрә халык лампа урынына куян тизәгеннән файдалана Ул. туң майга батырып ут төрткәч, филтә вазифасын үти. Май, төтәмичә генә янып, сыек яктылык бирә Әнием шул яктылыкка китабын бик якын куеп, миңа кызыклы роман-
нар укый Китап төрекчә булса, аны шундук тәрҗемә итә. Шулай да минем хәтердә күбрәк сакланганы мондый вакытларда әниемнең тегү- чигү. ямау-ялгау белән шөгыльләнүе Бервакыт ул кепка тегү белән мавыкты Ул заманнарда җиде өлгеле кепка модада иде Бусы инде, ачлыкның газаплы кышы узып, яз кергәч булса кирәк Әйе. әнием кепка тегә Әйткәнемчә, ул кепка җиде өлгеле, нәкъ түбә уртасында аның күннән ясалган төймәсе дә бар Төймә ясау миңа ышанып тапшырыла Ул эш ифрат кызыклы Башта күннән бармак башы зурлыгында түгәрәкләр кисәсең, аннары нәкъ уртасына энә чәнчеп аны ут өстендә бераз вакыт тотасың. Күн куырыла башлый, түгәрәкнең чит- чите. бөрешеп, эчкә кайтарыла һәм кечкенә генә бик матур төймә хасил була.
Гомумән, әнием тегү-чигүгә бик оста Күрәсең, бу эш аңа канәгатьләнү бирә Әле мин үсмер егет булгач та. ул миңа күлмәк-чалбарны үзе тегеп кидерде Ә теге кепкалар тегү НЭП чорында аерата кызды
Минем барлык дус-иш ул чак сәүдәгә кереште һәрберсендә — муенга асылмалы агач тартма һәрберсе бик эшлекле кыяфәттә табыш турында сүз йөртә Берише — папирос, икенчеләре — шырпы йә булмаса көнбагыш, кабак орлыгы белән сату итә. Минем дә күрше малайлары кебек сәүдә итәсем килә Әнидән бик-бик үтенеп, миңа ■товар* бирүен сорыйм Әни моны теләми Ләкин соңыннан минем ялынуларыма каршы тора алмый, риза була. Кечкенә генә бер катыргы тартма табабыз, муенга асар өчен аңа бау бәйлибез. Әнием үзенең кадерләп саклаган дәфтәр-карандашларыннан, каләм-бозгычларыннан миңа өлеш чыгара Һәм мин. куанычымнан авызымны җыя алмаган хәлдә. Кала якка базарга йөгерәм
— Башта бәяләрен сораш, улым.— дип кала әни.
Базар Кала якта, күперне чыккач та. Анда иркен мәйдан, шунда — һәр көн кайнап торган шәһәр базары Мәйданның күпергә якынрак өлешендә авыл сәүдәсе, биредә — җәен кавын-карбыз. бәрәңге, шалкан. мал-туар, кышын — күбрәк ашлык һәм печән сатыла Мәйданның шәһәргә якын очында вак такта кибетләр тезелеп киткән. Нэпман кибетләре Ә бу кибетләр белән авыл сәүдәсе арасында базарның иң кайнар җире — талчок Менә шунда инде минем сәүдә итү урыным. Мин. иптәшләрем кебек бик батырланып кычкыра-кычкыра. үз товарымны тәкъдим итәм Кызыксыналар, хәтта әйләндереп алалар Кайберсе хәтта дәфтәрләрне тотып мактый-мактый тел шартлата, карар өчен күршесенә дә бирә Күрәм мине сарып алган апалар, абыйлар, әле генә мине Нәни сәүдәгәр, менә нинди булырга кирәк ул! - —дип мактаган кешеләр Бик кыйммәт сорыйсың шул. балакай-.— дип. таралыша башладылар Мин шунда гына тартмамдагы әйберләрнең нык кимегәнлеген тоям, ни әйтергә дә белми өнсез калам Ни арада булды соң бу хәл7 Юкса минем товар-иы кулдан-кулга йөртеп караганнан соң кире салганнар кебек иде бит Әллә инде күз буу» дигәннәре шул микән7
Минем сәүдәгәрлек кәсебем күз яшьләре белән төгәлләнде Берничә тиен иске бакыр акча тотып, үкси-үкси өйгә кайтудан башка юл калмады Җитмәсә, әнием өйдә, елаудан шешенеп беткән улын кызганасы һәм рәхимсез каракларны хурлыйсы урында, миннән көлеп тора.
Шулай итеп, мин сәүдә эшләренә икенче тыгылмас булдым
6
Безнең гаиләдә хәзер биш кеше әти әни. әниемнең әнисе — дәү әни. безнең хезмәтче кыз—Мәгъмүрә апа һәм мин Без Зәйнулла бабайдан әтигә мирас булып калган йортта. Мәгъмүриянең (татарлар 32
Амур ягын шулай атый) иң зур урамындагы өебездә яшибез Аста — фатир керүчеләр Өйалды иркен, аның бер почмагында җылы бәдрәф. эчке якта кечкенә генә чолан. Мин шул чоланда ике тапкыр авырып ятканымны хәтерлим Беренчесе — сөннәткә утыртылганнан соң. икенчесе — кызамык чыккач
Өебезнең без яшәгән икенче каты — өч бүлмәле Урам якка караганы — зал Аның идәненә кызыл төстәге калын хәтфә келәм _ җәелгән, уртада — зур өстәл, тәрәзә араларында идәннән түшәмгә f җиткән көзге, почмакларда кышын-җәен өзлексез чәчәк ата торган ' роза гөлләре стена буенда затлы утыргычлар, сырты залга чыгып торган мич янында зур иркен сандык Онытылмасын таза бүрәнә стеналарда — шәмаилләр һәм ике фазан кошы сыны, ә түшәмдә — ♦ өстәл турысында — кырыклы лампа Бу лампаны әти. утыргычка . басып, бәйрәм кичәләрендә, йә кунаклар киләсе кичтә генә яндыра
Алгы ике бүлмәдә әллә ни җиһаз юк безнең Ишектән кергәч тә — уң кул якта — йокы бүлмәсе, анда караватлар, бер кечкенә өстәл артсыз утыргычлар, ә зал алды бүлмәсендә — мич. тимер карават, түгәрәк көрси өстәл Тагын йокы бүлмәсенең стенасында — келәм һәм Габдулла Тукаев портреты Кечкенә бүлмәнең идәненә ак киез җәелгән.
Безнең булган байлык-мөлкәтебез. башлыча. Зәйнулла бабай калдырган мирас
Мин дәү әни белән залда йоклыйм Дәү әни мич янындагы сандыкта. ә мин — идәндә Хәер, кышкы озын төннәрдә куркыныч төшләр белән сатышып уянган һәм йоклый алмый азапланып яткан чакларда әтиләр йоклый торган алгы бүлмәгә чыгып, сораусыз-нисез әни белән әти арасына кереп ятам
Дәү әнием соргылт күзле, йомры гына гәүдәле күңелле итеп, чистайлыларга хас йомшак мишәр шивәсендә сөйләшә, ачык һәм елдам карчык Гомеренең иң күп өлешен, ишле бала белән яшьли тол калып, ятимлектә уздырган кеше ул
Сүзне аның турында башлагач, аның гаиләсенә кагылып, башта аның олы улы гаилә терәге— Шакир абыйга тукталмый булмый Шакир абый зур карчыга борынлы, әниемнеке кебек коңгырт кара күзле, ачрак озынча яңаклы, уртадан түбән буйлы ифрат сөйкемле, нәзакәтле кеше Бала чактан ук кагылып-сугылып яшәвенә һәм мәптек»кә өч-дүрт кыш кына йөрүенә карамастан, үзлегеннән укып белем һәм әйбәт кешелек сыйфатлары үзләштергән, тырыш, акыллы кеше Әниемнең әтисе, ягъни минем Хәйдәр бабай үлгәч. Шакир абыйга унөч яшь тулыр-тулмастан. аны дәү әни ерак туган тиешле Кизил сәүдәгәре Гали Дербышевка малайлыкка биреп җибәрә Шакир абый миңа байның туган тиешле кеше исәпләнүенә карамастан, соң дәрәҗәдә рәхимсез булуын бер тапкыр гына сөйләмәде Гали бай, ачуы чыкса, бөтенләй котырынып. Шакир абыйны кыйный торган булган Менә шундый типке, рәнҗетелү-изелү астында байга хезмәт итә Шакир абый Күрәсең, шушы хәл аңарда байларга карата нәфрәт уяткандыр инде Бишенче ел революциясе көннәрендә үк ул баена каршы баш күтәрүне оештыра Ахырдан, шул ук Гали Дербышевта малайлыкта хезмәт иткән энесе Габдрахманны ияртә дә. исәп-хисап ясауны сорап, бай янына керә Юк, бернинди акча да бирмим мин сез- I > ди Гали абзый Ничектер, туганлык хисләре уянган бер минут- 1.1. баи Шакир абыйга иске куен сәгате биргән була Шакир абый шул сәгатьне Гали абзый алдына сала -Бүләгеңне кире кайтарам инде дә аны их пастан биргәнсең икән, шул сәгать урынына безгә юллык акча Гшр. ди Баи йомшара төшә, боларга Казанга җитеп егылырлык акча бирә
Шакир абый белән Габдрахман абый, шулай итеп Кизилны ташлап Казанга китәләр Анда Шакир абый Болгар кунакханәс»
I .к v.v I 33
астындагы Бәхтиевләр магазинына приказчик булып урнаша. ә Габ- драхман абый якындагы бер хәрчәүнәгә половойлыкка яллана
Бишенче елгы революцион хәрәкәт Шакир абыйның күңеленә бик нык сеңгән була Ирек өчен булган көрәш дәрте Казанга килгәч тә кимеми, ул монда да приказчиклар өчен профсоюзлар төзеп дәртләнеп йөри Бәлки әле аңа Казандагы революционерларның тәэсире дә булгандыр һәрхәлдә, ул Казанда да тынгысыз була. Ниһаять, уникенче елны, үзе белән бер төркем приказчик ияртеп, байга бойкот йөзеннән эш ташлап. Троицкига китеп бара Ул Троицк миллионеры Яушевл арның сәүдә йортына урнаша
Сөйләвенә караганда, тормыш Троицкида чагыштырмача җиңел була Аның миңа Унике сумга бүлмә алып фатирга кердем, шул хак исәбенә хуҗабикә керләремне уа урын-җирне карый һәм һәр- көнне өч тапкыр кайнар аш ашата иде — дип сөйләгәне бар.
Россия белән Казахстан далалары чигенә урнашкан, яртылаш диярлек татардан торган Троицк шәһәрендә дә Шакир абый тик ятмый. Ул. шәһәрнең алдынгы яшьләре белән берлектә, үзешчән ансамбльләр аннан театр труппасы оештыра Аның шул чакта төшкән фотолары миндә әле дә саклана Аның белән бергә спектакльләрдә катнашып йөргән кешеләрдән, мәсәлән. Ш Урманаевның (заманында ул Казандагы академия театрының администраторы булган кеше) Шакир абыйның талантлы артист булуын һәм баш рольләрне башкарганлыгын сөйләгәне бар
Шакир абый озак кына буйдак булып яшәду Ул. Троицкига килеп ныклап шунда төпләнгәннән соң. 1913 елны үз янына Чистайдан дәү әни белән минем әниемне дә алдырта Әни ул вакытта Буби кызлар мәктәбен тәмамлаган була Ул. Троицкига килү белән, шундагы кызлар мәктәбендә укытучы булып урнаша
Мин белгәндә дәү әни белән Шакир абый шәһәрнең Кала ягында яшиләр иде Беренче булып истә калган хатирә унсигезенче елларга туры килә булса кирәк Без, әнием белән, Шакир абыйларда кунакта Шакир абый караватка яткан килеш кенә тәмәке тарта. Миңа бу эш гаҗәп күңелле тоела Аның миңа да папирос суыртуын даулый башлыйм Ул. ярамый, ди Ә ярамыймы? Мин җәнҗал куптарып, акырып җыларга тотынам, тәмәкесен тартып алыр өчен кулларымны сузам Мә. алайса - ди Шакир абый, папиросын минем авызга төртә Шатланып ифрат тәмле тоелган папиросны суырам һәм тончыгып йөткерергә, укшырга, шундук тагын да катырак еларга керешәм Шакир абый көлә, дәү әни белән әнием Шакир абыйны орышалар
Әнием миңа бик яшьли мөстәкыйльлек тәрбиясе сеңдерде. Оясында ни булса, очканында да шул дигәндәй, әнием үзе ятимлек һәм фәкыйрьлектә үсеп, бик иртә тормыш йөген тарта башлаганга күрә, мондый хәлне табигый дип исәпләгәндер, миңа да бу кагыйдәне сеңдерергә тырышкандыр, дип уйлыйм
Әни мине тиешенчә киендерә, кулыма дәү әниләргә дигән күчтәнәчне тоттыра һәм. юлда сак булырга кирәклеген кабат-кабат тукып, мине озатып кала
Мин Амурның комлы урамнарын ашыкмый гына узам, күпер башы Сабир абзыйның такта кибетенә тукталып, киштәдәге әйберләргә үрелеп карап торам Хуҗаның Ни кирәк, малай9- —дип соравы гына юлымны дәвам иттерергә бер сәбәп була Мин күпергә таба юнәләм Ә ул күпер искиткеч зур. биек, озын
Шундый зур күпер аша чыгу минем өчен ифрат күңелле бер сәяхәт Мин. әледән-әле тукталып, әллә кайда, аста агып яткан елгага озаклап карап торам Анда ташбашлар өерләре белән йөзеп йөри Су күпер баганалары янында чоңгыллар ясый, субайларга бака ефәкләре чорный. Мин. күпер таянсасының терәүләре арасына 34
башымны тыгам да, дөньямны онытып, шуларны карап торам Кайчагында. белгән кеше очрап мине айнытып җибәрә
— Нишләп йөрисең монда. Атилла"*
— Дәү әниләргә кунакка барам.— дим мин горур гына.
Кайчак артымнан сукранып әйтелгән сүзләр дә ишетелә И ходаем. гөнаһысыннан курыкмыйча, бот буе баланы ничек ялгызын гына чыгарып җибәрәләр икән"*!»
Мин. сул якны шактый вакыт күзәтеп ялыккач, күпернең уң ягына йөгереп чыгам Монда, биек яр өстендә. Амурның мәһабәт чиркәве калкып тора Шул инде, үзенең адәм биеклегендәге кыңгырауларын даң-доң кагып. Амур халкын йокыдан уята мөселман әһелен сукрандыра Амурның чиркәү ягы — рус төбәге Чиркәү тирәсендә тимер түбәле төзек зур өйләр тезелгән Без бу тирәгә зурлар белән генә килергә җөрьәт итәбез Юкса, рус малайлары безне күрү белән су гыша башлыйлар
Елганың сул ягында иркен базар мәйданы җәелеп ята Әле мине кызыксындырган нәрсә — такта кибетләр рәте Алар һәркөн иртәдән кичкә кадәр ачык Татар сәүдәгәрләре— җомга, руслар якшәмбе көн генә кибетләрен ябып торалар
Бу бәләкәй кибетләрдә ниләр генә сатылмый! Әлбәттә минем һушымны алганы — уенчыклар Мин шуларны күздән кичерми ки > > алмыйм Иа, хода' Уенчыкларның ниндие генә юк бу кибетләрдә кәкре муенлы алмачуар атлар, кургашын • пугач лар ялтыр көпшәле пистолетлар Мин беләм. ул «пугач-ларның ядрәсе балчыктан катырылган, атканда утлар чәчрәтеп шартлый Инде пистолетны кәгазь пистоннар белән корасың Ул да ярыйсы шартлый Тагын бу кибетләрдә дәфтәр битләренә, альбомнарга күчерелә торган, күзләреңнең явын алырлык матур чәчәк сурәтләре төшерелгән кәгазьләр дә сатыла. Беләм. аны йөзе белән чылатып дәфтәр битенә каплыйсың да. кәгазен юеш бармак белән ышкып каезлый башлыйсың Берзаман кәгазь уалып бетә, ә кәгазь астындагы искиткеч матур чәчәк синең дәфтәр битендә мәңгегә истәлек булып кала
Базар мәйданы олы тамашалар урыны вазифасын да үти Анык кына хәтерлим, җәйнең кайсыдыр аенда анда ярминкә уздырыла, шул вакыт читтән килгән кешеләр, зур чатырлар корып, цирк тамашалары күрсәтәләр, карусель эшли Бервакыт анда күкләргә ашкан биек колгалар утырттылар, арасына тимерчыбык тарттырып куйдылар Күп тә үтмәде, шул тимерчыбыкта йөрүче үзенең хикмәтләрен халыкка күрсәтте Ул кеше үзбәк иде булса кирәк Башына чалма чорнаган күлмәк-ыштаннан, кулына озын колга тоткан бер кеше иде ул Халык дәрьясы, тынын кысып, хәйран калып, тавышланырга да кыймастан аны күзәтте Менә, ниһаять, безнең шатлы гыбызга каршы, ул өскә, ике колга арасындагы чыбык өстенә менеп басты Менә ул шунда йөри Бер алга бара, бер чигенә Мин. дәһшәг- ләнеп, теге кеше егылып төшмәсен тагы дип, тетрәнеп, тамашаны кү- зәтәм...
Базардан чыгам да. аннары шәһәр үзәгенә таба юл алам Юлымда очраган сәер киемле рус абыйларга һәм апаларга тукталып карап та торгалыйм
Дәү әни мине Улым килгән, улым'» — дип шатланып каршы ала безнең өй хәлләрен сораша. Мин аларда дәү әниемнең хас мин килер дип саклаган тәмле-томлысын ашап чәй эчәм Аннан кинәт минем өйгә кайтасым килә башлый Чөнки миңа монда күңелсез. Дәү әни үзенең эше белән мәшгуль, сөйләшәсе сүз сөйләшенде ә уйнарга бернинди дә иптәш юк Шакир абый өйдә булса, әлбәттә миңа күңеллерәк, чөнки ул минем белән көрәшкән булып шаяра Ләкин анысы да бик озак дәвам итми, ул йә чыгып китә, йә караватына ятып газета укырга керешә
Мин әле искә алган вакытларда Шакир абыйның кайда ни эшләгәнен төгәл генә әйтә алмыйм Әмма шунысы ачык, ул артистлыгын ташламаган иде Чөнки хәрби коммунизм азагында, үзен гомергә сәхнә эшенә багышлап, татар труппасы белән ул Урта Азиягә китеп барды. Дәү әни бездә калды, ачлык елында бездә яшәде.
Шакир абый шул китүеннән Урта Азиядә бик озак гомер сөрде. Труппа таркалу аркасында булса кирәк, артистлыгын ташлап, элекке һөнәре буенча совет сәүдә оешмаларында эшләде. Соңарып кына өйләнде. Бөек Ватан сугышы алдыннан гына Казанга кайтты.
Бездә берничә ел яшәгән Мәгъмүрә апа турында да җылы сүз әйтәсе килә Ул бик ягымлы, мин белгәндә инде җиткән кыз иде Тыгыз бәдәнле, каратутлы, кара күзле, эшләп үскән авыл кызы. Куе кара чәчен уртадан шомартып тарап ачкан, юан чәч толымын алга, калку күкрәгенә төшергән. Әни аны булдыра алганча матур киендерә иде Алар ой эшләренең авырлыгын бергәләп күтәрәләр. Кер юумы, бәйрәм алдыннан пешеренүме, кунак җыйганда әзерлә-нүләрме — барысы да бергә эшләнә. Аларның андый вакытта бергә бик дус булып киңәшеп, тирләп-пешеп. тырышып эшләүләрен бик ачык хәтерлим Шуңа күрә, минемчә. Мәгъмүрә апаны асрау кыз дип әйтү дә минем өчен читен; дөресен генә әйткәндә, бездә тәрбияләнүче бер ятимә иде ул
Мәгъмүрә апа. ачлык елы узгач, кияүгә чыкты. Аның кияве солдат шинеле кигән буйчан, ачык бер яшь кеше булып истә калган Туйның булу-булмавын хәтерләмим Юравымча. Мәгъмүрә апа бездән киткәч кияүгә чыккан булса кирәк Мин бары, алар өйләнешкәннән соң. әнием белән аларда бер булуыбызны гына хәтерлим Минем аптыравыма каршы, аларның фатиры көндезен дә караңгы иде Мәгъмүрә апалар тәрәзәләре капланган ниндидер ташландык өйдә торганнар, ахры, ул вакыт Ихтимал, ул егете белән яшерен генә кавышкандыр
7
Ачлык елыннан соң беренче җәйдә әтиемне Троицкидан шактый ерак бер башкорт авылына мәктәп директоры итеп билгеләделәр. Авылның исеме хәтеремдә анык сакланмаган, бары шуны гына әйтә алам аның исеме күл белән бәйләнешле иде Чуаркүл атлы булмады микән ул авыл дип кенә гөман кылам
Хәтеремдә, без анда ниндидер хәлле кешенең өендә, шулар гаиләсендә бераз яшәдек. Хуҗаның атлары күп иде. һәр көн малайлар шул атларны берничә тапкыр күлгә су эчерергә алып баралар Истә калганы тагын шул көннәрдән бер көнне.— күрәсең, үзем даулаганмындыр.— мине дә атка атландырдылар Билгеле, ияр- фәлән юк. аска капчык-мазар салдылар микән — анысын да белмим Атка менеп утырганнан соң булган беренче тәэсир әле дә истә. Читтән караганда ат өстендә бару бик җайлы күренсә дә, бу һич тә дөреслеккә туры килми икән. Чөнки атның чыгып торган сырты шул кадәр авырттыра, ирексездән әле бер. әле икенче якка авышасың Беренче көнне үк булмагандыр, берничә көннән соң булса кирәк, малайлар мине дә үзләре белән ат эчертергә күлгә алып барырга булдылар Мин бик шат инде моңа. Кая ул! Малайлар белән атка атланып бар әле!
Ләкин минем шатлык озакка сузылмады Авылдан чыгу белән малайлар атларын чаптыра башладылар Минем ат та. дулап, кушаяклап сикереп чабарга тотынды Мин исә. тигезлегемне саклый алмыйча, җиргә очып төштем Бәхетсезлеккә каршы, ат өеренең ур
тасына килеп эләккән идем Атлар минем аша сикерә Билгеле инде, -тәр бер ат миңа басып узса, минем кечкенә гәүдә л сытылып беткән булыр иде Әмма, искитмәле хәл. бер ат та басмады миңа, бары бер атның тояк очы гына аркамны сыдырып узды Мине өйгә кем. ничек алып кайтканын хәзер анык кына әйтә алмыйм Ләкин, күптәнге төш кебек, әти-әнинең минем өчен кайгырулары истә Авырып * ятканымны да тонык кына хәтерлим Әти дә, әни д • алай башбаш- ~ такланырга ярамаганын, тәртипле, акыллы булырга кирәклеген миңа = шактый аңлаттылар
Без шулай яңа авыл, яңа тормыш шартларына күнегә башлау < белән әтиләрем анык бер фикергә килеп, шушы авылда төпләнеп = калырга булганнардыр дип уйлыйм Ә авыл, чыннан да, гүзәл, аның ♦ тирә-юнендәге каенлыкларын, ямь-яшел бәбкә үләне белән эретелгән * урамнарын, авылга ямь биреп торган һәм шактый төзек агач өйл>; н 7 һич яратмаслык түгел.
Әти. Троицкида калган әйберләрне һәм дәү әнине алып кай- . ту өчен, тиздән өйгә кайтып китте Без исә әнием белән авылда, әлеге хуҗа өендә калдык.
Әти Троицкига кайткач ниләр кичергәндер, аның туган абыйсы ; Габдрахман Рәсүлев белән сөйләшүләре, аңлашулары ни рәвештә баргандыр — анысын белмим Байтак еллар узганнан соң әниемнең сөйләгәннәреннән белгәнем шул әти анда, абыйсының киңәшен тотып, гомергә төзәтелмәслек бер хата ясый
Кыскача әйткәндә, вакыйга шуннан гыйбарәт ә. и Троицкига кайтып төшкәндә. Кала яктагы алтынчы мәхәллә имамы үлгән була. Шулай итеп, алты мәхәлләнең берсе мулласыз Калган Әтинең абыйсы —• ул вакытта абруйлы мөхтәсип. үзе белән күрешергә кергән әтине шул мәчеткә Мулла булырга үгетли башлы-
Шулай итеп, без көннәрдән бер көнн дәү әнине ияртеп кайтасы әтиебез урынына мулла указы тоткан әтиебезне каршы алдык Мин әле кечкенә бала, бу хәлнең минем барыр юлларымда нинди зур киртә булып торачагын ул чакны аңламыйм Ләкин бу яң. H.IK- ның әнием өчен нинди тетрәндергеч бер нәрсә булуын шул вакытта ук төшендем Бу эшкә әнием башта теше-тырнагы белән каршы торды, әмма соңыннан мәҗбүрән риза булды
Кыскасы, без яңадан әтиемнең туган шәһәренә әйләнеп кайттык Амур якта яшәү әтигә Кала яктагы мәчеткә йөрүне авырлаштырганга күрә, без үз өебезгә фатирчы кертеп. Кала якка күчәбез
Әти хәзер, ак чапан, ак чалма киеп, безнең фатирдан бер чат кына арадагы биек манаралы мәһабәт таш мәчеткә намазга йөри Әни — остабикә, мин — мәхдүм
Әйткәнемчә, мин ул вакытта әле бөтенләй кечкенә җиде яшьлек бер бала идем һәм. күрәсең, барысы да шулай булырга тиеш дип уйланылгандыр. Хәер, алай дип тә булмый Эшнең алай ук тор- маганлыгын мәктәпкә кереп укый башлау белән төсмерләдем Әтинең безнең тормышка кискен борылыш кертүе, кабатлап әйтәм минем бөтен киләчәгемне, барыр юлларымны, минем генә дә түгел, әнием-нең дә, хйтта үзенең дә тормыш юлын үзгәртте авырайтты Әйе. бу шиксез шулай Әмма кем белә, әтинең бу эше аркасында минем хафалы юллар узуым бәлки файдага да киткәндер1 Бәлки шул сикәлтәле юллар гына мине кеше, әдип иткәндер * Мин кайчак шулай дип юанам
Алай дисәң, минем бу сират күперләре н уза алмыйча егылып калуым да ихтимал иде бит Әнә Габдрахман абзый Рәсүлевның кызы — минем яшьтәш. Наилә — шушы авыр юлларны җиңә алмыйча. акылыннан язмадымыни ’ Ул әле дә Уфада психиатрия шифаханәсендә ята бит Ә нинди сөйкемле һәм. әйтер идем, һәр җәһәттән сәләтле бер кыз иде бит ул1
Узылган юллар турында уйлансам, күңелгә төрлесе килә. Бүгенге тормыш кешелеккә арзанга төшмәде шул. Ул күп югалтулар, күп корбаннар бәрабәренә яуланды һәм бу югалтуларның, корбаннарның һәр ике яктагысы да жәл Революция. Марксча әйтсәң, юынтык су белән бергә, гөнаһсыз бәбиләрнең дә байтагын чүплеккә чыгарып ташлады.
Мин тагын үземнең балалык елларыма әйләнеп кайтыйм әле. Безнең Кала яктагы хәзерге фатирыбыз — шәһәрнең татар халкы күбрәк булган очында Безнең тирә-юньдә руслар бөтенләй юк диярлек Безнең рәттә ике катлы, төзек каралтылы өйләр тезелеп киткән Аларның күбесе — касапчы. сәүдәгәр яки ям чаптыручы булган кешеләрнең йорты Хәер, безгә каршы якта гына берничә бәләкәй өй дә бар Ул өйләрдә вак һөнәрчеләр, ломовойлар, «шурум-бурум чы вак талчок чылар. һөнәрсез яки кул хезмәте белән көн күрүчеләр яши.
Безнең хәзерге фатирыбыз Амурдагы үз өебездән бер җире белән дә аерылмый дип әйтерлек— иркен, матур. Өй хуҗасы — Шакир абзый Элекке сәүдәгәр, элек үзе яшәгән авыл кушаматы белән -Логовой Шакир дип йөртелә торган җитмеш биш яшьлек карт Безнең өйнең аскы катында руслашкан яһүдләр тора. Шакир абзыйлар үзләре капканың сул ягындагы бер катлы җыйнак кына флигельдә яшиләр Безнең фатирның да. хуҗа яшәгән өйнең дә тәрәзәләре урам якка караган Иркен такыр ишегалды түрендә — тимер түбәле биек лапас, шул лапас астында ук амбар һәм мал-туар өчен аран Шул ук лапасның уң кул ягында хуҗалар яши торган өйгә тоташтырып салынган кухня ое һәм мунча
Яңа урынга күчү белән, мин үземә иптәшләр эзли башладым. Уйнарга иптәшем булмаганда мин бөтенләй төшенкелеккә биреләм. Хәтфә келәмгә ятып, сламсырый-еламсырый. әнигә «Миңа күңелсез — дип зарланганнарым әле дә исемдә Мондый вакытларда әни: Бар урамга чык. улым, үзеңә иптәш тап. уйна-.— ди.
Әкренләп яңа урында да иптәшләр табылды Аларның берсе — Шакир абзыйның кечкенә улы Вәли Ул ябык чырайлы, соргылт күзле, нәкъ әтисенә охшаган малай Аның сеңлесе Рокыя — бәләкәй генә йомры гына кара күзле кыз Вәли әтисенә охшаса. Рокыя — нәкъ әнис»' Шакир абзыйның хатыны Шәрифкамал исемле Мин. әле кечкенә булсам да. беренче танышуда ук Шакир абзый белән Шәрифкамал апаның яшь аермасына игътибар иттем Өй хуҗабыз Шакир абзый җитмештән узган, картлыктан шактый коргаксыган кеше булса да. шактый җитез, һич тик торуны белми торган бабай Аның мыегы җептәй тар калдырып кырылган, сакалы ияк очында гына Ул җомга намазыннан бер вакытта да калмый. Көндәлек намазга да иөргәли Аз сүзле, кыркурак табигатьле Әйткәнемчә, ифрат хезмәт сөючән карт Мин иртә торып ишегалдына чыкканда, җәен-кышын ул инде ишегалдында камил тәртип урнаштырган була. Бөтен җир себерелгән, мал-туар асты тазартылган Бу эшләрне Шакир абзый иртәнге чәйгә кадәр үк башкара
Шәрифкамал апа исә яшь. чибәр, тулы бәдәнле, кара күзле, көләч, әмма оялчан бер хатын Ул әтидән йөзен яшерә Аңа күп булса утызлар тирәсе булыр, тыныч, күкрәк тавышы белән сөйләшә Шәрифкамал апа — Шакир абзыйның икенче җәмәгате Беренчесе моннан ун еллар элек үлгән, ә анысыннан туган балалары күптән инде башка чыгып аерым гомер итәләр Алгарак китеп булса да әйтәм. Шакир абзый белән Шәрифкамал апа арасындагы тигезсез никах-ның. мин белгәндә бернинди дә кыек яклары күренмәс» дә. азагы күңелсез беткән. Байтак еллардан соң ишеттем мин бу хәбәрне Утызынчы елларда Шәрифкамал апага бер яшь кенә җилле егет ияләшкән Шул беркатлы татар хатынын тәмам юлдан яздырган. Ш.«риф> 38
камал апа шул егеткә гашыйк булып, картайган ирен генә түгел, хәтта балаларын да ташлап, ябышып чыккан
Безгә каршы, урам аша. фәкыйрьрәк кешеләр яши иде Мин шундагы Алтыбармак Закир улы Ибрай белән таныштым Закир абзый үзе итекче, ифрат оятсыз, аерата минем алда, ике сүзнең берендә оятсыз сүзләр кыстырып сөйләшә Аның кече улы Ибрай миннән _ олырак, какча йөзле, соры күзле, миннән көчлерәк тә. хәйләкәррәк | тә. Без һәркөнне иртән дусларча уйный башлыйбыз, әмма һәркөн = кичен, кагыйдә буларак, сугышып аерылышабыз Мин еш кына 1 канаган борын, тырналган бит белән өйгә елап кайтам Өйдә, мин аны 2 барыбер үтерәм дип елый-елый әтәчләнеп. Ибрайны каргыйм, аңа = яныйм Әни безнең эшкә тыгылмый Ярый-ярый. шулай итәрсең. ♦ улым, дип кенә куя Әмма иртәгесен мин тагын урамның теге ягын- С да Ибрайны күреп куанам аның белән. кичәге кебек үк дөньябызны - онытып, уен кора башлыйбыз.
Бездән бер йорт аша гына Әкрәм исемле сузан, ябык бер егет - яши Мин аның турында язмый кала алмыйм, чөнки ул мине бала чакны ук хәйранга калдырган кеше. Аның әтисе касапчы, ягъни мал суйдыручы. Әкрәм Троицкидагы татар-башкорт педагогия техникумында укый. Бераз тотлыгып сөйләшә, шуңа күрә булса кирәк техникумның өченче курсыннан китәргә мәҗбүр булган Хәер, монысы соңрак. Әле мине шаккатырган вакытта ул укый иде Әйе. ул безгә дә кергәли. әти белән бик җитди нәрсәләр, минем буй җитмәс-лек хәлләр турында сөйләшеп утыра Аннан, әни әзерләгән чәйдән баш тартып, бик күп рәхмәтләр укып чыгып та китә
Көннәрдән бер көнне ул. урамда бергә уйнап йөргән иптәшләрем белән, мине үзенә ияртеп өенә алып керде Менә без аның кечкенә генә бүлмәсендә. Монда ниләр генә юк' Әллә нинди катлаулы аппаратлар. батареялар. сәгать механизмнары, машиналар Кыскасы аның өстәлендәге моңарчы мин күрмәгән хикмәтле нәрсәләрнең барысы да бар кебек иде
Әкрәм безне өстәленә якынрак китерде, барыбызга да кулга-кул тотынышырга кушты. Иң кырыйга туры килгән бер малайга сәгать гере сыман бер тимер тоттырды Аннан соң нәрсәгәдер басты-тоташ- тырды. безнең аша моңарчы без тәмен беркайчан да татымаган көчле дулкын ага башлады Безгә бик куркыныч та көлке дә Аның кызыгы шунда, без кулларыбызны бер-беребездән һич ычкындыра алмыйбыз
Бераздан безнең кыланышны көлә-көлә күзәткән Әкрәм көлүеннән туктады Бик җитдиләнеп
Кызык булдымы7 — диде— Менә моны, энекәшләрем, элек-т- трический ток. диләр
Без исә. мондый «могҗизаны» беренче тапкыр күрүче малайлар, тәмам тетрәнгән дә. сәерсенгән дә бер хәлдә өнсез калдык
— Электр тогы диләр моны, т-тишек борыннар' — дип кабатлады Әкрәм.
Шунда гына беренче тапкыр электрның тәмен татып карадым мин Бераздан шул ук Әкрәмнең тар бүлмәсендә беренче тапкыр детекторлы. наушниклы радиоалгыч белән дә таныштым Бик мөмкин. Әкрәм шәһәребездә беренче кеше буларак радиоалгыч ясаган егеттер, бәлки Бераз алгарак китеп, тагын хәбәр итә алам Бик күп еллар узгач, инде Боек Ватан сугышы алдыннан, мин Әкрәмне Мәс- кәүдә очраттым Ул хәзер әллә ничә патент хуҗасы, хәрби заводлар консультанты, танылган уйлап табучы иде
Син бит бары оч курс техникум бетергән кеше Әкрәм ничек соң югары белемле инженерларга консультация бирә аласың’ — дип сорадым мин аңардан
Ул миңа
— Беләсеңме. Атиллә. мин интуиция белән эш итәм — диде
Мин Әкрәмгә ышанам Халкыбыз арасыннан чыккан искитмәле талантларны үз гомеремдә аз очратмадым Татар халкы мондый кешеләргә ифрат бай Ул күрше халыкларга да гомере буена талант иләшеп торды дияр идем мин
Әлбәттә, малай чакны Әкрәм минем уйларымны озак били алмады Мин үземне һәркон кыйный торган Ибрайлар белән дә озак аралаша алмадым Чөнки ни әйтсәң дә мин алар арасында ала карга- идем
Озакламый миңа яңа иптәшләр табылды Башта шуны әйтергә тиешмен минем әти бик үзенчәлекле мулла иде Хәер, ул заманда җәдитче дин әһелләре белән гади татар интеллигенциясе арасында кискен аерма да юк иде Безнең гаилә укытучылар, заманында милли әдәбиятка да хезмәт күрсәткән кешеләр белән бик нык аралашты. Ул кешеләр атнага бер тапкыр диярлек бездә булалар Кышкы озын кичләрдә чәй эчеп, лото уйнап, әңгәмә сатып, төрле кызыклы вакыйгалар шәкерт мәзәкләре сөйләп утыралар Әтиләр дә. безне өйдә калдырып, еш кына шулай танышларына кичке чәйгә китәләр, соң гына кайталар
Менә шулай безнең гаилә белән аралашучылар арасында көннәрдән бер көнне Фәез абый Черкасов һәм аның хатыны Сәхип апа пәйда булды Фәез абый зур колаклы, кара тутлы, калын мыеклы кеше иде Ул ифрат күңелле мәҗлес күрке дип аталучылардан Фәез абый күбрәк шәкерт тормышыннан бик көлке мәзәкләр, вакыйгалар сөйләп. мәҗлестәгеләрнең эчләрен катырып көлдерә. Сәхип апа да алдынгы хатыннардан, заманында үзешчән спектакльләрдә катнашкан, бик ачык, күңелле апа Әниләр миңа кунаклар янында залда утырырга рөхсәт итмәгәч, шыпырт кына залга чыгып, өстәл астында ятканым әле дә исемдә
Фәез абыйлар безнең урамда яшиләр иде. аларның фатиры бездән ике чат ераклыкта гына Аларның Рашат һәм Морат исемле уллары. Рауза һәм Ләлә исемле кызлары бар Мин Фәез абыйның уллары белән тиз якынайдым, еш кына аларга барып йөри башладым. Белмим, үземнән өч яшькә олырак булса да. ни өчендер Рашат белән дуслашып киттем Морат — Рашатның энесе— минем хөрмәтемне ул кадәр үк яулый алмады Ул ничектер миңа үзе белән артык мавыгучан. иркә һәм һавалырак булып тоелды Рашат исә әтисе кебек уен-көлке яратучан. сурәт ясарга, әллә нинди хикмәтле фокуслар күрсәтергә, төрле уенчык-лар уйлап чыгарырга сәләтле, кирәгендә коры да. нык та була белә. Ул уң кулы белән яза. сул кулы белән рәсем ясый. Сурәт төшерү белән минем кызыксынуым шул Рашаттан башланды дип әйтергә була Рашаттан йоккан сурәт ясау эше исә тормыш юлымда миңа шактый күп ярдәм дә күрсәтте
Күңелем җир этләре наркоматына ашкына Бөтен бер кварталны биләгән көрән таш бинада минем язмыш хәл кылыначак Минем тизрәк шунда барып җитәсем, барысын да тизрәк беләсем килә Әйе. иртәрәк икән әле Хезмәт көне Мәскәүдә сәгать тугызда гына башлана. Юлымда очраган ашханәгә керәм дә. ике стакан чәй һәм оч телем икмәк алам Өстәл янына урнашып, гадәттәгечә, портфелемнән кәгазьгә бик әйбәт төрелгән тозлы балыкларымны алып өстәлгә куям, тәмләп чәй эчәргә керешәм Ризыкның фәкыйрьлеге ят күзгә бик ча-лынмасын өчен, залга аркам белән утырам Ашыкмыйча гына, ипләп тәмләп ашыйм, стакан төбендә шикәр эреми калмасын дип. чәйне бераз эчкәч, кашык белән бик озаклап болгатам
Иртәнге ашым мин ни кадәр сузарга тырышсам да. бик тиз төгәлләнә Ашыкмый гына урамнар гизәм. Киләчәк тормышым турында уйланам Казанны искә алам Аннан уйларым тагы үткән көннәргә таба юл саба
Балалык елларымда хәтергә бик нык уелып калган вакыйгаларның берсе Казанга бару булды, бу — егерме икенче елның җәе Без әнием белән икәү Казанга киттек
Безнең ул сәяхәт, тулырак әйтсәң, бер Казан белән генә чикләнмәде Без Казаннан, пароходка утырып Чистай шәһәренә дә бардык Әниемнең туган шәһәрендә берничә кон булгач, яңадан Казанга әйләнеп кайттык Казанда шактый вакыт торганнан соң гына Троицкига юл тоттык
Йомры таш түшәлгән Казан урамнары үзләренең чыңгылдык трамвайлары, Ташаягы һәм тагын урамнарга таралган алма, кура җиләге исләре белән хәтердә калган Без үзебезнең якташ Фатыйха апа Аитоваларга төштек Искиткеч матур һәм батыр хатын Фатыйха апа — Троицк бае Мөхәммәтвәли Яушев кызы Ул бик яшьли үзеннән олы. тол калган Казан бае Сөләйман Аитовка кияүгә чыга Мәгәр бай алдына, ни эшләсә дә. үзенә ирек бирүен шарт итеп куя Тиздән Фатыйха апаның әтисе үлә, кызына шактый мул мирас кала. Фатыйха ана шул акчага Казанның данлыклы җәдит кызлар мәктәбен ачып җибәрә
Билгеле, бу эшләр бик күптән, революциягә кадәр үк булган Без аларды чакта Фатыйха апаның, берсеннән-берсе чибәр улларын карап, туларның уңышлары белән юанын яшәгән вакыты иде
Тагын истә калганы — әнием белән Муса Бигиевләргә бару Бу кеше атаклы дин галиме, теолог, заманында Тукайның якыннарыннан. унынчы елларда Петербургта мулла булган кеше Аның хатыны Әсма апа — әниемнең туганнан туган апасы Гарифә апаның сеңелесе
Муса җизниләрнең хәзер Казанда булуын ишеткәч, әлбәттә, алар- ны күрми китә алмаган инде әни Ул мине да үзе белән ияртеп алып барды Бу вакыйганың истә калуы бәлки Муса Бигиевнең тышкы кыяфәте аркасында булгандыр дип уйлыйм Аның дин кешесе, мулла булуын әнием миңа башта ук әйткән иде Мин исә үзем белгән чалмалы мулла күрермен дип фараз иткәнмендер Хәлбуки, мин күргән кеше бөтенләй башкача булып чыкты Муса Бигиевне, мулла дип атаудан да элегрәк, интеллигент дип әйтергә булыр иде Таралмаган җитү чәч калып мыек тар балаклы чалбар Менә шундый булып истә калган ул заманында дингә реформа кертергә тырышучы кеше
Казанда чакта Ибраһим абыйларга бару вакыйгасы да истә Бу кеше — әнинең әнисе ягыннан туганнан туган кардәше Ибраһим Камалов заманында Чистай шәһәренең алдынгы яшьләреннән саналган, революцион хәрәкәттә шактый актив катнашкан Шул кадәресен дә әйтәсе килә, аның хатыны — язучы Гаяз Исхакыйның аерган җәмәгате Шул хатын ымнан Ибраһим абыйның Микаил. Исраил исемле уллары. Суфия исемле бер кызы бар Микаил туберкулездан үлде. Исраил Бөек Ватан сугышында һәлак булды. Суфия апа инженер булып озак
еллар химия заводларының берсендә. Казанда эшләде Болары инде соңгы чорларга бәйләнештәге хәлләр Ә теге вакыттан истә калганнары түбәндәгеләр Ибраһим абый миңа бер скрипка бүләк итте Вакыйгалар тәртибен бозып булса да. ул скрипкага тулырак тукталмый булмый Чөнки соңыннан скрипка дигән борынгы уен коралы тормышымда билгеле бер роль уйнады, һәрхәлдә, минем хыянәтсез гомерлек дустым булды
Әйе чандыр гәүдәле, сакал-мыек йөртмәсә дә карт чырайлы, ифрат җитди кыяфәтле, ләкин сабыр һәм хәлим. бәләкәй генә Ибраһим абый бүләк иткән скрипка зурларныкы. Мин аны ияк астына кыстырып, смычок белән кылларына сызгаласам да, ямьсез быгырдау авазларыннан башка җүнле тавыш чыгара алмадым. Скрипкадан тәмам гайрәтем чикте һәм мин аны, өйгә кайткач та. футлярына салып, шкаф өстенә олактырдым Ул шунда, тузан җыеп, берничә ел ятты.
Бәлки ул гомер буе да шунда ятар иде. тик бер гарьләндергеч вакыйга үҗәтлегемне кузгатты, шулчак скрипка искә төште Болай булды ул Баштан ук аңлатыйм Кала якта яши башлагач, мин дус-ишләр- гә көннән-көн байый бардым Рашатлардан соң яңа дусларымның берсе Рәфкать Гыйззәтуллин дигән малай булды /Хның әтисе Рәхмәтулла абзый кечкенә генә кибет тота, кызыл мал белән сәүдә итә. ләкин ифрат дәрәҗәдә китап союче бер кеше Ул — әтинең дусларыннан Безгә ара-тирә кергәләп. әти белән озаклап сөйләшеп утыра Сүз күбрәк китап, дөнья хәлләре, дин. әхлак турында бара Без дә аларда булгалыйбыз Хәтеремдә шул Рәхмәтулла абзый әтигә бик калын Камусе төрки исемле энциклопедия бүләк итте Ә аның олы улы. миңа яшьтәш Рәфкать, туган көнемә каты тышлы кечкенә генә альбом китерде Аның беренче битенә «Гатиллага- дип язылган, аннан -Ай төн өчен, кояш көн өчен, синең болай тырышулар, беләсеңме кем өчен9» дип өстәлгән.
Шулай итеп, без Рәфкать белән дуслашып киттек Йөрешә башладык Көннәрдән бер көнне, аларга баргач, дустымның кулында бәләкәй генә скрипка күрәм Алай гына да түгел, ул шул скрипкасында көйгә охшаш бер нәрсә дә безелдәтә Бу искитмәле бер хәл иде! Мин. ни маташып, берни чыгара алмадым, ә ул?..
Кулларымны сузып скрипкага үреләм Рәфкатьтән скрипкасын тоттырып каравын үтенәм Кем белә, бәлки бу скрипкада көй чыгара алырмын Ләкин Рәфкатьнең күзләрендә масаюдан башка берни дә күрмим Юк. тотып карарга да бирми, янәсе, син тота белмисең, ватарсың. Бу сүзләр инде бар түземемне юкка чыгара. Кипкән чырадай кабынып, алардан чыгып китәм. Өйгә кайтам да. сүзсез-нисез. шкаф башыннан тузанга баткан скрипкамны алам, тешкә тия торган котсыз тавышлар чыгарып, көйсез кылларны пычкылый башлыйм
Менә шулай мин. берәр елдан соң. скрипкада уйный башладым
Казанда беренче тапкыр булуымның хәтергә бик нык сеңеп калган истәлеге — тагы Тукай каберенә баруыбыз.
Без әнием белән Фатыйха апаларда ятабыз әле. Көннәрдән бер көнне моңарчы күренмәгән, пеләш башлы, зур. авыр гәүдәле ниндидер бер кеше әниемне алырга килде Аларның хәзер Тукай каберенә барырга җыенуларын ишетеп калам Аңлап та өлгермәдем, алар өйдән чыгып, капка төбендәге тарантаска утырып элдерттеләр
Әһ-һә. барысы да аңлашылды' Мине калдырып. Тукай каберенә киттегезмени әле сез9 Монысы булмас инде’ Күзем ачылганнан бирле Тукай шигырьләрен ишетәм. Әнием, син үзең бит миндә бөек шагыйрьгә карата мәхәббәт уяткан кеше, үзең бит аның портретын кадерләп стенага элеп куючы Ә инде шул кешенең каберенә минсез генә барырга уйлыйсыңмыни '
Яшен ташыдай атылып урамга чыгам да. әниләр киткән якка таба
чабам Артларыннан кууымны ишетсеннәр өчен, барлык көчемә кычкырам. елыйм Ниһаять, әнием тавышымны ишетте булса кирәк Артка борылып карады да. пеләшкә нидер әйтте. Ләкин күрәм теге хәер- сезнең атны туктатырга уеңда да юк Тагын да катырак йогерәм. тагын да катырак кычкырып елыйм Күрәм әнием чәбәләнә, тәгаен тегенең атны туктатуын таләп итә
Пеләш баш атын туктатырга мәҗбүр булды
Хәзер, чамалап, теге такыр башлы кешенең кем икәнлеген әйтә алам Ул — заманында татар сәхнәсендә байтак әсәрләре куелган, хәтта* Койрыклы йолдыз- исемле әсәрен экранлаштырган чыгышы белән Троицк кешесе, драматург Әхмәт Таҗетдин булырга тиеш
Без Троицкидан киткәнче, миңа Казанда тагын бер тапкыр булырга туры килде Бу юлы без өчәү идек Әти дә безнең белән булды Без бу баруда да Фатыйха апаларга килеп төштек Егерме дүртенче ел иде. ахры Казан истәлекләреннән бары җырчы Әлмөхәммәдев һәм композитор Солтан Габәши генә истә калган
Менә ул — атаклы җырчы — рояльдә уйный, җырлап та күрсәтә булса кирәк Анысы хәтеремдә ачык сакланмаган әмма әнигә ниндидер мөнәсәбәт белән әйткән сүзләре хәтердә Ул
— Безнең һонәр сәясәткә бөтенләй бәйләнешле түгел,— ди. Аның шулай, мактана төшеп дип әйтер идем, әниемә аңлатуы ни өчендер хәтергә бик нык сеңеп калган.
Икенче килүдә дә. бәрәнчесендәге кебек, без Чистайда да булдык
Күлле Киме авылына да кайттык Без шул авылда мәктәп директоры булып эшләүче Габдрахман абыйларда кунакта булдык Алда- рак Габдрахман абыйның әниемнең кече абыйсы икәнлеге әйтелгән иде инде Бернинди махсус мәктәп бетермәгән, бары тик курсларда йөреп һәм үзлегеннән укып белем алган, тырышлыгы, зирәклеге аркасында камилләшеп җитлеккән бу кеше хәзер шул Казан артындагы Күлле Киме исемле авылда хатыны, балалары белән яшәп ята
Минем элек тә башкорт авылларын, казах кышлауларын күргәнем бар иде. Ләкин бу татар авылыннан алган беренче тәэсирләремне беркайчан да онытасым юк
Күлле Кименең ямь-яшел каз үләне белән эретелгән киң урамнары. кичләрен, күләгәләр озынайгач, киндер тукмаучы хатын-кызның урамның бер очыннан икенче очына таба ишетелгән үзенчәлекле музыкаль шакы-шокысы күңелгә кереп калган
Күлле Кимәдән без Казанга кайтып киттек һәм шунда бераз кунак булганнан соң. үз шәһәребезгә юл тоттык Габдрахман абыйны озакламый Арчага кантон мәгариф бүлегенә инспектор итеп алганнарын хатларыннан белдек Сәүдә апа исә. Габдрахман абыйның хатыны. Арча урта мәктәбенә укытучы булып урнашкан
Хәер, ул гаилә турында вакыты җиткәч, сүз булыр әле Хәзер тагын Троицк хәлләрен • кайтыйк
Әйе без әтинең яңа эшенә дә. үзебезнең яңа халәткә дә. хәтта яңа квартирага да тора-бара ияләштек, күнектек Әни дә. күрәсең, барысына да кул селтәп, эчке ризасызлыкларын җиңеп, чып-чын остабикә булып уйный башлады Ул хәзер сирәк-мирәк булса да намаз укыштыра. өйдә мәүлид кичәләре уздыра, вәгазь сөйли Әнием турында уйлаганда мин вакытында алдынгы татар яшьләре арасында булган. Тукайларга. Фатих Әмирханнарга мөхлис татар кызының хәзерге халәтенә нинди авыр кичереш ләр. каршылыклар аша төшүен ачык күзаллыйм Адәм баласы котылгысыз шартларның барысына да ахыр чиктә җайлаша, үзенең рухи тигезлеген таба
Без куе сөтле ала сыер сатып алдык Аны әти яки мин ашатабыз эчертәбез, мин көтүдән алып кайтам Бераздан әти сөт аерткыч сатып алды Аны. хуҗаларның рөхсәте белән. Шакир абзыйларның кухня өйләренә урнаштырдык Безгә сөт аертырга күрше-күлән хатыннары
йөри башлады. Менә шулай яшибез Әти. ап-ак чапан-чалмасын киеп, мәчеткә йөри. мин Кала як үзәгендәге татар мәктәбендә укыйм Юлда очраган мәчет картларын бик тәүфыйклы булып, кулны күкрәккә куеп, әссәламегаләйкем дип сәламлим Өйдә пәйгамбәрләр тарихын укыйм, дәрес әзерлим бушагач, нәкъ элеккечә, шайтан чабам . кинога бик еш йөрим Гомумән тормыш көйле, үз җае белән бара бирә.
9
Мәскәүгә килүемә алтынчы көн китте. Хәдичә апа да. аның кызлары да минем ни өчен шулай озакка килүемнең сәбәбен төшенәләр кебек Миңа Кайчан китәсең инде ’ —дип бер генә сүз әйтмәсәләр дә. сизеп торам, минем ниндидер җитди эш артыннан йөрүемне төсмерлиләр Тик мин. нәкъ элеккечә, иртүк торам да. урам гизәргә чыгып китәм Җир эшләре комиссариатына көненә икешәр тапкыр сугылам Сөйкемле секретарь апа минем болай йөрүемә һич тә үпкәләми кебек. Тәгаен без аның белән, күңел күзләре аша гына булса да. үзара ныклы дуслык урнаштырдык Ул мине һәрвакыт якты чырай белән каршы ала. елмаеп карын Аның гүзәл йөзе күңелемә тынычлык һәм ышаныч бирә Ләкин мин аның йөзенә озаклап карарга оялам Ул миңа матур зәңгәр күзләрен тутырып текәлсә, йөземә кызыллык йөгергәнен тоям, тез буыннарым йомшара башлый һәм мин тизрәк бүлмәдән чыгып китү ягын карыйм
Бүген дә иртәнге якта ул мине, гадәттәгечә, үз итеп каршы алды Аннан өстәл тартмасын ачты да
— Сезнең документлар арасында комиссия членнары аңламаган, сезнең телдәге бер журнал бар. Сез шундагы материалны тиз генә русчага тәрҗемә итеп китерегез.— диде
Миңа уңайсыз булып китте Ничек соң мин бу турыда Казанда ук уйламаганмын? Апа минем документларым арасында тагын бераз казынды да
— Менә бу газетада да кирәкле нәрсә бар. ахры Аны да тәрҗемә итәргә кирәк булыр.— дип өстәде.
— Ярар, тырышырмын.— дигән булам Әмма уйга калдым Ничек барып чыгар икән соң бу эш9 Нишләмәк кирәк, хәзер үк кайтам да эшкә керешәм
Бәхеткә каршы, өйдә берәү дә юк иде Кызлар эштә, ә Хәдичә апа кухня ягында кайнаша Мин. Фән һәм дин журналын һәм әлеге дә баягы газетаны өстәлгә ачып салдым да. кулыма кәгазь-карандаш алдым Тәрҗемә ителергә тиешле нәрсәләр — әтиемнең Соңга калган бер тавыш исемле мәкаләсе һәм күптиражлы Вахитовчы газетасындагы минем повестьтан өзек
Ашкынып эшкә керештем Тик тәрҗемәмнең беренче юлларың* да УК сөрлегә башлавымны тойдым Җөмләләр ямьсез, ятышсыз хәтта мәгънәсез килеп чыгалар Ирексездән тукталып, уйга калам Г.ькәп бер эш икән бу бер телдән икенче телгә күчерү' Мин үземне азмы- күпме рус телен беләм дип уйлап йөрүчеләрдән идем Янәсе, дүртенче класстан алып рус мәктәбендә укыдым. заводта рус арасында эшләдем. инде килеп миңа бер ел буе рус гаиләсендә һәр көн русча сөйләшеп яшәргә туры килде, матур әдәбиятны укыганны әйткән дә юк Шулай да тел белүем чамалы икән ләбаса'
Ләкин бирешмим Барлык көчемне җигеп, татарчадан русчага күчерә бирәм Әйдә, ямьсе чыкса чыксын, тик аңларга теләгән кешегә аңлашырлык булсын.
Төштән соң гына эшемне бетереп, язганнарымны яңадан укырга кереште м Иа хода бу бит бернинди дә киртәгә сыймый торган кәлҗемә булып чыккан' Бөтенләй кара хәсрәткә баттым Бармый болай' Тәр
җемәне рус телен шәп белүче берәр кешегә күрсәтеп төзәттерми мөмкин түгел
Әти үзенең мәкаләсендә ничек мулла булып китүен һәм нинди сәбәпләр аркасында соңыннан бу эшен ташлавын яза Бу мәкаләне кемгә генә биреп төзәттерсәм, үземә зыян китермәм икән, дип уйлыйм Шундук уйларым мине ерак Троицкига алып китә
Троицк' Мин аны туган шәһәрем дип белә.м Аннан бик еракта туган булсам да. мин бары шул шәһәрне генә беләм Сабыйлык елларымнан бирле бары аны гына хәтерлим Троицк! Синең турыда уйлаган саен, синең комлы урамнарың, эссе җәйләрең, дулап котырып ага торган ташуларың, зәмһәрир суыкларың белән истә калган кышларың күз алдына килеп баса Троицк исемен ишетү белән, аның тирә-юне. Урал тавының тамырларыннан шәһәр читендә калкып торган таш кыялары, шәһәр артыннан ук шул кыяларга ышыкланган иркен айда- лалары һәм җил уңаена чайкалган чиксез кылган дәрьялары күз алдыма килә
Шәһәрнең кыл уртасыннан. Увелька елгасы ага. ә Көньяк чигендә Уй елгасы җәйрәп ята. Бабай тавы дип аталган таш кыялар турысында. шәһәр читендә. Уй үзенең сеңлесе Увелька белән кушыла Тырпаеп торган текә таш диварлар арасындагы елгалар кушылган урын — без малай-шалайның яраткан җире Анда ниндидер серлелек, тирәнлек. Уй шушы урында, сеңлесе Увельканы җитәкләп Тобол елгасына таба ашыга
Без һәр җәйдә казахка чыгабыз Ягъни, җәен ял итеп яту өчен, берәр бай казахтан ак тирмә кордырабыз. хуҗадан кымыз, сөт. ит сатып алабыз, шулай җәйне иркен сахрада үткәрәбез
Әмма болай гына казах даласының бөтен гүзәллеген күреп булмый икән әле Мин моны әтием белән Убаган буйларында сәяхәт кылганда аңладым
Әтиемнең олы абыйсы Габдрахман абзыйларга ул җәйне Казаннан Фатыйха апаның кече улы Якуп Аитов кунакка килде Бу - ифрат чибәр, уңҗиде-үнсигез яшьләрендәге кунак егетенә абзыйның улы. җиткән егет Рәүф абый казах далаларын күрсәтергә булган Ләкин бу ике егеткә генә ат ышанып, аларның үзләрен генә әллә ничә йөз чакрымга җибәреп буламы соң' Яннарында абруйлы бер олы кешенең булуы сәяхәтне җиңеләйтәчәк тә бит әле. Шулай уйланган булырга тиеш Нәтиҗәдә, Рәүф абый юл чыгарга әтине дә чакыра Әти исә мине дә алып баруны шарт итеп куя
һәм без. җәйге матур көннәрнең берсендә, абзыйларның бурлы айгырын җигеп. Уй елгасы аръягына, көньяк-көнчыгышка таба юл тоттык.
Дала ул гел бер төрле күренешләрдән генә тормый Юлда безгә калку курганнар да очрый, монда камышлы ярлар белән каеп алынган түгәрәк күлләр дә күренгәли Ә ул күлләрдә чиксез күп киек кошлар кайнаша үрдәкләр, казлар, торналар Мондый күлләр турысыннан узганда егетләр арбадан сикерешеп төшәләр Тиз ген.» ау мылтыкларын алып, күлгә таба йөгерәләр Аларның йөзләрендә күзләрендә — сунарчы комарлыгы Без. атны туктатып, аучыларны күзәтәбез Әти арбаның уң ягында, дилбегә тоткан, мин исә аның янында зур төенчек кочаклап утырам Әтинең йөзендә кинаяле елмаю Ул егетләрнең берни дә кыйрата алмавын алдан ук белә Менә ничә тапкыр инде алар шулай, өтәләнеп, йөктән мылтыкларын тартып алдылар Менә ничә тапкыр инде бик җитди кыяфәттә киек кошларга таба йөгерделәр Ләкин аларның бары ату тавышлары гына даланы яңгыратып алды Шуның белән вәссәлам Андый вакытта үрдәкләр фырылдап күккә күтәрелә, торналар, казлар әллә ни арада юкка чыга.
Без тагын юлыбызны дәвам иттерәбез Юлда безгә симез дүдәкләр очрый Алар далада утлап, җим чүпләп йөриләр Бик матур горур
кош ул дүдәк Ал арны казахлар атта куып, чукмар белән бәреп егалар Чөнки бу дала кошлары авыр гәүдәләрен күтәреп очканчы байтак араны йөгереп барырга, канат кыздырырга» тиеш булалар
Ә тургайлар, һавада асылынган килеш, һаман безне җырлап озаталар Аларның сайравы күңелгә рәхәтлек бирә Рухны күтәрә ботен тирә-юньгә бәйрәм тантанасы кертә
Бер тапкыр без япан далада диңгездәй зур бер күл күрдек. Ләкин v I күлгә барып җитә алмадык Юкса ул буй җитәрлек якын булып күренде үзе Мираж, дип аңлатты әти Шулай далада, һич көтмәгәндә, хәтта гүзәл шәһәрләр дә -пәйда- була икән
Барачак урыныбызга без бер көндә генә барып җитә алмадык Ике тапкыр казах җәйләвендә кунып ял иттек. Атны да ял иттер дек Хәтердә, кайсы гына җәйләүгә якынлашмыйк, безне нәзек, озын ча үзләре бозау хәтле, бүре аулый торган бурзайлар һау-һаулап каршы ала иде Алар бик көчле, бик зур. хәтта арбага сикерәләр Кешене өстерәп төшерергә дә күп сорамаслар. Әмма этләр артыннан таягын тоткан казах ялчысы килеп җитә Ул безне өзгәләп ташларга әзер торган этләрдән аралый каты кычкырып, бурзайларны куып җибәрә Үзе ат башы янында йогерә-атлый. безне ак тирмә артына кадәр озата бара Ә ак тирмәдә — хуҗа, утагасы. җәйләүнең иң олы бае
Кунарга тукталу белән, бездән ат кайгысы китә. Аны бик әйбәт караячаклар, ашатачаклар, вакыты җиткәч эчертәчәкләр. Без тирмәгә керәбез, мал-җан аманлыгын белешкәннән соң. утырып озаклап дога кылабыз Ул арада кулларны юып алу өчен комган белән ләгән дә килеп җитә Аны бер кешедән икенче кешегә күчереп йөртәләр. Идәндәге келәмгә ашъяулык җәелә Сап-сары агачаяклар килә, зур агач табакка саба дип аталган ысланган күн капчыктан кымыз коела, эскәтергә бавырсак сибелә
Табында сүзне, башлыча, утагасы алып бара Казах халкы сүзгә оста Утагасы ашыкмыйча гына күргән-белгәннәрен, ишеткәннәрен хикәят кыла Сүзгә башкалар да кушылгалый. өсти, хуҗаны куәтли, хуплый, ләкин чамасын белеп кенә, мәҗлеснең игътибарын утатасыннан артыграк җәлеп итмәү шарты белән генә катыша
Инде менә караңгы төшә башлады, ләкин әле һаман сүз бетми ә тирмә каршысында өчаякка утыртылган зур чуен казанда күптән инде ит пешә Мин беләм. без килеп төшү белән сарык суелды, хәзер инде ул казанда. Тирмә эчендә асылмалы лампа яндырыла Караңгы төшкәндә җәйләү тирәсенә мал-туар тупланган була инде Колакка ат пошкырган, ат кешнәгән, үгез мөгрәгән, сарыкларның кәһ-кәһ- йөткергән тавышлары ишетелеп китә Соң инде хәзер, төнлек ябылган, ишекнең киез каплагычы да төшерелгән Тик олылар, һаман кымыз белән юанып. табын янында гәп коралар Ниләр турында шундый озак сүз дәвам итә — ул кадәресе минем өчен кызык түгел, олыларның нитәр белән кызыксынуы миңа бик аңлашылмый. Минем үтереп ашыйсым килә Ә ит әле табынга һаман куелмый.
Ниһаять' Менә ул олы-олы калҗалар өелгән зур калай табакны >бын уртасына куялар Хуҗа, ашыкмыйча гына, чалбар кесәсеннән . гкен пәкесен чыгарып, аның ни дәрәҗәдә үткен булуын белергә телә- | әндәй. баш бармагы белән ачың йөзен капшый башлый, табакны үзенә таба тартып пысмылла ын әйткәннән соң. ит турарга керешә Башта иң өстә яткан сарык башы эшкәртелә. Башның уң колагын төбеннән кисеп, утагасы миңа тоттыра Аннан, башның итле урыннарын турап, аны шәп-шәрә ак сөяккә калдыра да. ит калҗаларын эшкәртә башлый
Ит турый белү—үзенә күрә бер сәнгать Аны һәркем булдыра алмый
Әйе табактагы пар бөркеп торган тәмле ит калҗалары артканнан арта бара. Хуҗа бу минутта иткә кызыгып текәлгән кешеләрне д;> 46
игеннән чыгармый Ит тураган арада майлырак калҗаларны учына сала да. берәм-берәм могтәбәррәк кунакны согындыра Согындыру инде ул — уч тулы итне кунакның авызына салу, ә тегесенең җылы итне чәйнәми-нитми йотып җибәрүе дигән сүз
Табындагы ит ашалып беткәч, калган сөяк-санакны хуҗа, берәм- берәм исемен атап, ишек янында тезләнеп йә чүгәләп утырган ялчы-кө- _ түчеләргә фәкыйрь туган-тумачаларына ыргыта башлый Бу эш тә башкарылгач, табынга аякларда өреле тәмле шулпа килә Ул шулпа- = ны йөретеп эчәсең, ягъни бераз чөмергәч, аякны күршеңә бирәсең. I
Инде корсаклар тулган, карын тук. мине тәкатьсез рәвештә йо- g кы баса Мин башымны әтиемнең тезенә куеп йокларга чамалыйм Әм- = ма көтмәгәндә бик еракта бүре улаганы ишетелә Ерткыч нәзек тавыш ♦ белән, елагандай, башын күккә күтәреп улый икән Бу тавыш кеше- С дә дә. терлектә дә үлем дәһшәте уята. Мөгезле эре терлек үкерә, гаса- - биланып алгы аягы белән җир тырный башлый, атлар пошкыра, са- z. рыклар тетрәнеп бер-берсенә елыша, бөтен җәйләү хәрәкәткә килә <
Рәүф абый белән Якуп абый урыннарыннан сикереп торалар да. “ мылтыкларын алып, тирмәдән чыгып китәләр Бераздан аларның бер- - бер артлы мылтыктан атканнары ишетелә Бу тавыштан да мал кур- Г кып тайпыла, ләкин аның каравы бүре тына, аның җан өшеткеч улавы артык ишетелми башлый
Хәер казахта бүрене мылтыктан атып ауламыйлар Сөйләүләренә карагайда, атта куып җитеп, кистән белән бәреп үтерәләр аны Моны боз каткач эшлиләр. Тайгак бозда бүре артык җитез кылана алмый, ә дагалы атларда аны куып җитү берни түгел икән
Без тагын юлда Безне тагын иксез-чиксез айдала. тургайлар җыры. ерак-еракларда күренгән казах җәйләүләре һәм чалт аяз күк йөзе озатып бара Менә, ниһаять, барасы урыныбызга җиттек Бу - Вәли хаҗиның җәйләве Вәли хаҗиларга дип атап баруыбызның берәр сәбәбе булгандыр Ихтимал, бу бай казах. Габдрахман абзыйларда булып. аны кунакка чакырып киткәндер
Вәли хаҗи, әйткәнемчә, бик бай казах Сөйләүләреннән хәтерлим. байның елкы малы гына да биш йөз баштан артык Бу ат зар арасында нинди генә төстәгеләре юк иде' Троицк мал-туарга никадәр генә бай булмасын, аның базарларына нинди генә мал килмәсен минем моңарчы бу кадәр күп төстәге атларны күргәнем юк иде Вәли хаҗи атлары арасында нәкъ юлбарыс төсендәгеләр. алтын-сарылары. ап-ак яллы җирәннәре бар иде Инде күп күрелгән бурлы, җирән, кара, туры. алмачуар төстәге атлар турында әйткән дә юк
Вәли хаҗи дөм сукыр симез шадра бер карт булып чыкты Ләкин ул. сукыр булуына карамастан, барысына да баш булып, зур хуҗалыгын идарә итеп, барысын да исәпләп һәм исендә тотып, күзлеләрдән күбрәк күреп хүҗалык сөрә икән
Ул Троицк кунакларына үзенең хаҗга ничек баруын юлда күргән кызыклы маҗараларын сөйләде Хәзер инде ул сөйләгәннәрнең барысы да истә калмаган, шулай да хаҗ юлындагы кеше талаучы бандитлар турында сөйләве әле дә исемдә
Без Вәли хаҗиларда атнага якын кунак булдык Мин. Рәүф һәм Якуп абыйларга ияреп, берничә тапкыр якындагы күлгә ауга бардым
Өйгә кайтып китәр көнне, хуҗаның фәрманы буенча, тирмә кар- шысына ук бер йөнтәс колын алып килделәр Бу ярым кыргый ат малаен әле генә өердән аерып, корык белән тотканнар икән Әтиемне дә. мине дә шул колын янына чакырып чыгардылар Сукыр бай үзе дә чыкты һәм миңа колынның колагын тешләргә кушты Күзләрен алар- TI.1H алгы аягы белән мине тибеп очырырга күп сорамаячак колынга якынлашырга кыймыйча, сорау белән әтиемә текәлдем
Тешлә улым диде әти,— бу колынны Вәли хаҗи сиңа бүләк итә
Мин әле ул чакны бу кыргый кара-туры айгырчык белән киләчәктә нинди маҗаралар кичерәчәгемне күз алдыма да китерә алмый идем ..
10
Башта ансат кына тоелган тәрҗемә миңа бик кыйммәткә төште Аны төзәтердәй кеше таба алмыйча иза чиктем Хикмәт шунда ул кеше ике телне дә бик яхшы белергә тиеш бит әле. Тон нөсхәгә карап төзәтмәгәндә тәрҗемәнең бөтенләй кире мәгънә алуы да ихтимал Андый кеше, эзли торгач, табылды булса кирәк Асадуллаев йорты дип аталган атаклы таш бинадагы татар китапханәсенең хезмәткәре, кайчандыр миңа фатир табуда да киңәшләре белән ярдәм иткән бөкрерәк абзый бер адрес бирде Мин хәзер шуны эзли киттем Артык еракта яшәми икән Тапкан кешем чәчләре агара башлаган бик җитди, интеллигент кыяфәтле, сөйләшкәндә рус сүзләрен мул кыстырып җибәрә торган бер мишәр икән Ул мине сабыр гына тыңлады һәм. шатлыгыма каршы, үтенечемне кире какмады Шундук, журналга карап мин язганнарны төзәтә башлады (Бик күп еллар узгач, минем Ике буйдак исемле романымны русчага үз тәкъдиме белән тәрҗемә итеп. Мәскәүдә бастыручы кеше шул зыялы агайның кызы Разия ханым Фәизова булыр дип кем уйлаган9!)
Эш беткәч, абзыйга рәхмәтләр әйтеп, кулъязманы акка күчерү өчен, тизрәк Хәдичә апаларга йөгердем Әле эш аны акка күчерү белән генә дә бетми иде Чөнки ярдәм иткән абзый, бу тәрҗемә нотариус тарафыннан расланмаса. документ булып исәпләнмәс, диде Бәхеткә каршы, конторада гарәп хәрефендә язылган күчермәләрне раслап утырган борын очына Чеховныкыдай күзлек элгән ап-ак чәчле абзый безнең тәрҗемәгә артык бәйләнмәде Аның, гарәп телен белсә дә. татарча бер авыз сүз дә белмәвен мин шундук аңлап алдым
Ниһаять, эш бетте Тәрҗемәне журнал битләре арасына кыстырып. чибәр апага илттем һәм тагын зарыгып көтү. өмет, ышаныч белән тулы сәгатьләр башланды
Мин. өйдә утырырга уңайсызланып, урамга чыгып китәм Янәсе, эш бар Аяклар талганчы йөрим, тәмам хәлдән язгач, берәр бакчага кереп эскәмиягә гүпәм Баштан төрлесе уза Хатирәләр үзләреннән- үзләре яңара башлый Күзалдыма тагын узган көннәр, төрле вакыйгалар килеп баса.
Лотфый җизни һәм аның ишле гаиләсе искә төшә Алар бәхет эзләп Троицкига егерме дүртенче елны килделәр. Моңарчы Тоболда яшәгәннәр Лотфый Җәүһәрев әнигә, димәк, миңа да инде, җизни тиешле Чөнки аның үлгән хатыны әниемнең бик яраткан апасы — Фатих Әмирхан хөрмәт иткән Бәдриҗиһан Җизнинең балалары барысы да әниемнең апасыннан Бәдриҗиһан ападан Күрәсең, шуңадыр, әни ул ятимнәрне ифрат якын күрә, аларга булдыра алган барлык яхшылыкны күрсәтергә тырыша
Балаларның олысы Нәкыйп исемле. Ул ундүрт яшьләрендә Сөрмәле зәңгәр күзле, яшенә караганда кечерәк буйлы, бик уңган һәм акыллы
Лотфый җизнинең икенче улы — Фәрит Минем белән яшьтәш малай Тупасрак кыяфәтле, калын иренле, әз генә дә абыйсына охшамаган. Үзе салмаграк, ифрат беркатлы. Аның тагын күзгә ташланган ягы — тел катылыгы. Әгәр туганнарының теле күп вакытлар читтә йөрү аркасында шактый татарчалашкан булса, моның әз генә дә үзгәрмәгән, туган авылы Каргалыдагы килеш калган. Ул әнине дә ми- шәрчәләтеп: «Заутунапа»,— ди.
Фәрич белән Нәкыйп абый арасында Лалә апа бар әле тагын.

Бу гаиләдә иң кечкенә бала — Ханнә Әнием аның турында Нәкъ Бәдриҗиһан апам инде .— дия торган иде Искиткеч матур моңлы зәңгәр күз. чалымнары дөрес булган озынча йөз. шәфкатьле һәм мөлаем табигатьле Бик матур һәм моңлы итеп җырлый
Лотфый җизни үзе халыкта «эт каешы- дип атала торган кешеләрдән Дуамал саран, ләкин эшләсә кулында ут уйната торган булдыклы кеше Алар. Троицкига күчеп килү белән, шәһәр уртасыннан квартир табып шунда урнаштылар. Лотфый җизни базар тирәсендә әвеш-тәвеш китереп көн күрә башлады
Лотфый җизнинең балалары ятимлек һәм фәкыйрьлек аркасында әрсез булып үстеләр Әтиләре иртә-таңнан базарга чыгып китә. Әминә апа аш-су әзерләү, өй җыештыру белән мәшгуль, ә балалар үз иркендә Нәкыйп абыйның да. Фәритнең дә. муеннарына тартма асып, папирос. шырпы сатканнары кайчак капчык күтәреп, стаканлап көнбагыш орлыгы белән кәсеп иткәннәре хәтердә
Ятимнәр мәрхүмә әниләрен сагынып яшиләр иде Чыннан да. әниемнең истәлекләренә караганда, ул Бәдриҗиһан апа бик мөлаем, ягымлы хатын булган Алай гына да түгел, заманасының алдынгы хатын-кызларыннан саналган Аны әдип Фатих Әмирхан ифрат хөрмәт иткән Уемча, әнигә мәгърифәткә ашкынуда әдәбиятка мәхәббәт тудыруда аның йогынтысы аз булмаган
Лотфый җизни Троицкида шулай вак сәүдә, маклерлык белән шөгыльләнеп. күбрәк очракта алдап, азрак алданып әмма шулай да көч-хәл белән генә очын-очка ялгап яши дә. соңыннан егерме алтынчы елны бөтен гаиләсе белән үзенең туган авылы Каргалыга кайтып муллалык эшенә керешә
Шулай итеп. Лотфый җизнинең вак сәүдәгәрлек карьерасы бетә, ул могтәбәр Каргалы мулласына әверелә Ләкин бу дәрәҗә дә аңа озакка бирелмәгән икән Коллективлашу, сыйнфый көрәш дип аталган чор килә Лотфый җизни гаиләсе раскулачиваниегә эләгә Ул үзе качып котыла, ләкин гаиләсен. Әминә апаны күкрәк баласы Гавваз белән Нәкыйп абыйны. Лалә апаны Фәрит белән Ханнәне сөрелүчеләр белән берлектә Кама буйлап Пермь ягына алып китәләр
■ Безгә азыкны өч көнлек кенә алырга кушканнар иде.— дип сөйләде миңа соңыннан Лалә апа— тик баржаны тартып барган кечкенә буксир, без төшәсе ярга тукталганчы, оч көн генә бармады Ашары- бызга бетте, баржа буйлап хәер эстәргә мәҗбүр булдык Ләкин тоткынлыктагы кешеләрнең хәерчегә бирерлек нинди артык ризыгы булсын! Шулай итеп, бу ярдәмчесез алты кеше, ачлыктан тәмам бетәшеп. көчкә Пермьгә барып егыла Аннан товар поездларында Себер тайгасына кадәр озын-озак газаплы юл башлана Боларны поезддан төшкәч урманга алып китәләр, тимер чыбык белән камалган бер мәйданга кертеп, шунда урнашырга кушалар Халык җир казып куышлар әзерләргә керешә, бараклар сала башлый, урман кисә такта яра Ниһаять. кешеләр түбә асларына урнашкач читкә озату өчен урман кисү эшенә керешәләр Лалә апа болай сөйли Кыш кергәндә без барак һәм землянкаларда идек инде Урман кисәбез, әкренләп мондаГы тормышка күнегелә, инде язмыштан узмыш юк дип. булганына риза булып яшибез Шул чакны мин комендатның үземә күзе теткәнлеген аңладым Бераздан бу миңа кул сузудан да тартынмый башлады Минем мондый хурлыкка түзәр тәкатем калмады мин ничек кенә булса да лагерьдан качарга булдым
Бу хәтәр эшкә без иптәш кызым белән икәү бик нык әзерләндек, чаңгылар булдырдык, ризык хәстәрләдек Шуннан, көннәр бераз җылына төшкәч, бер караңгы төндә качтык Лагерь территориясе читтә, тайгада булганга күрә, сакланмый иде Күрәсең, моннан качу мөмкин эш түгел, дип уйлаганнар Тирә-юньдәге иң якын авылга — туксан километр.
Бара» i юлыбызны баштан ук аныклап, билгеләп куйган идек инде Тук» ., I.10M гр дип, тормадык, исеме ишетелгән шул авылга таба киттек аяктан егылганчы бардык, төннәрен кар эскертләренә
күмелеп . к i ;,дык Арттан килүче булмады Шулай итеп, мең бәла белән. үзебез билгеләгән бер татар авылын эзләп таптык. Бәхеткә каршы. ул авыл кешеләре өчен качаклар каршылау, аларны туган якларына озату яңа эш түгел икән. Беренче барып егылган өйдә үк безне җылытп .лар. ашаттылар, эчерттеләр Хәтта, күрше-күләннән җыеп, юлга акча да ки ителәр. Кеше мәрхәмәтле. Акны карадан, гадел эшне гаделсезлектән аера белә
Шчннан Лалә апа туп-туры әтисенен туганнары яшәгән Урта Азия я' тарына барып чыга Җизнәсе аңа документ рәтләп бирә. Шулай ул. б- казах студентына кияүгә чыгып мөһерсезләр сафына баса, ме- д;щина институтына кереп, аны тәмамлап чыга
Нал ә апаның калган туганнары да шулай берәм-берәм лагерьдан качалар Тик үги әниләре Әминә апа гына юлда авырып егыла, туган- үскән якларына кайтып җитә алмыйча вафат була
Лотфый җизнигә килгәндә, ул Урал заводларының берсендә эшләп. соңыннан Үзбәкстандагы якыннары кулында гүр иясе була
Мин алдарак Бәдриҗиһан апа турында тулырак сөйләргә җыенган идем Уйлавымча, бу эшне башкарганга кадәр әниемнең яшьлек елларын да искә төшерергә кирәктер Чөнки әниемнең балалык еллары Бәдриҗиһан апа белән бергә бер ояда, бер мохиттә уза
Әни минем өчен генә дип язган бер истәлегендә үзенең 1893 елның 18 августында фәкыйрь генә вак һөнәрче гаиләсендә тууын аңлата. Аның әт» : минем Хәйдәр бабам, ь »кыгында мәдрәсәдә укыган, шактый белем н булуына карамастан кул хезмәте белән яшәүне артык күргән, голәмэдән аерылып, тормышын үз кул көче белән уздыра башлаган Аның куллары һәр эшкә ятышлы була Шулай да күбрәк пыяла кую белән шөгыльләнә Шуңа күрә аны Пыялачы Хәйдәр дип йөртәләр Ул көзге дә коя белгән, мич тә чыгарган
Кызганычка каршы бабай бик яшьли үлеп китә. Минем дәү әнием кулын.: ! биш ятим бала кала. Аларның иң олысы Шакир әтисе үлгәндә I биштә, иң кечесе, минем әнием, алты яшьтә генә булгандыр Хәид. бабай вафат булганнан соң. мохтаҗлыкны җиңеләйтү өчен. дә\ әни кул арасына керердәй балаларын, югарыда әйтелгәнчә, туганнарына озатырга тырышкан Әниемнең олы апасы. Рабига апаны бер бай туганына асраулыкка бирә Инде әйтелеп узганча. Шакир абыйны унике яшьлек энесе Габдрахман белән малайлыкка Кизил- га озата Дәү әнинең кулында хәзер кече кызларь Бәдриҗиһан белән минем әнием Зәйтүнә генә кала.
11
Әниемнең Бәдриҗиһан апасын һәрвакыт сагынып искә алуын мин бик яхшы хәтерлим Әниемнең сөйләүләреннән аның кече апасы ифрат акыллы, тотнаклы һәм искиткеч уңган бер кыз булып күз алдыма килеп баса Берсе ун яшьлек, икенчесе алты яшьлек кыз туганнар, ятим калгач, һаман бергә, олысы кечесен карап кечесе олысын хөрмәт итеп, апасының сүзен тыңлап, бергә үсәләр
Әнием истәлекләрендә үзләренең тормый шартларын болай яза: Мин туган өй таш мәчеткә каршырак Зариф Бадамшиннарның ишегалды түрендәге капкага таба оч тәрәзә караган, тәбәнәк булса да. бик калын бүрәнәләрдән салынган өч бүлмәле бер өй иде Мин белгәндә залда түр буена сәке ясалган Аның өстендә ике кандык Сандыклар өстенә түшәк, юрган куелган Идәндә җиз самавыр Ишек катындагы
бүлмәдә шактый биек сәке Без аны әти сәкесе» дип йөртәбез. Шул ук бүлмәнең икенче почмагында тәбәнәк «әни сәкесе» Анда әни камыр баса иде Шулай ук ян сәке ясалган Ул сәкедә без. балалар, тезелешеп йоклыйбыз Урын-җир юк хөкемендә Мендәрләр көндез сәке кырындагы кечкенә сандыкка өелә бик сәләмә тышлылары киштәгә, мич башына куела
Әнием тагын болай яза Әтинең әнисе. Гайшә әби. балалар укыткан Аның ире Садыйк бабай үлгәндә безнең әтигә нибарысы алты- җиде яшьләр генә булган
Гайшә әби ике бала бетән тол калган Тормыш авыр булганлыктан. әби һәм бабай үлгәч Курса авылына Хәсән хәзрәт Уразгильдиев- ләргә барып торган Хәсән хәзрәт әбинең ата-бер. ана башка туган агасы булган Әбинең аларда күпме яшәгән булуын мин анык белмим .Ләкин ул. аннан кайткач. Чистайда балалар укыта башлаган Гайшә әби кечерәк кенә буйлы, таза гына, бик гайрәтле матур карчык булган Анда кечерәк малайлар һәм зур кызлар укыган.»
Хәйдәр бабай ике тапкыр өйләнгән. Беренче хатыны Мәфтүхә үлгәч. ул минем дәү әнием Шәмсеҗиһанга өйләнә Аннан ун бала була Аларның бишесе вафат Дәү әнием белән егерме ел гомер сөргәннән соң. Хәйдәр бабай да үлә Дәү әни биш бала белән тол кала
Әниемнең әтисе белән бертуган апасы Фатыйма исемле булган Аның чибәрлеген күреп хәйран калган Чистай ишаны Закир кызның фәкыйрьлегенә карамастан Фатыйманы ундүрт яшендә үк үзенә икенче хатынлыкка ала Бу вакытта көндәшенең олы кызы Фатыйманың үзеннән олырак була
Фатыйма, ишан инде шактый карт булуына карамастан, аңа берсеннән-берсе чибәр сигез кыз. бер ул табып бирә
Закир ишанның барлык балалары да заманының иң күренекле яки бай кешеләре белән никахлашканнар Олы кызы Әминә Түнтәр мулласы Нәҗип хәзрәткә чыккан Икенче кызы Камилә Фатих Әмирханның абзасы. Чистай мулласы Нәҗип хәзрәт хатыны булган Улы Ибраһим Теләнче Тамак бае Хәлфин кызына өйләнгән Өченче кызы Гарифә Курсави Хәсән хәзрәт улы Гариф муллага барган Дүртенче кызы Җүәһирә Усадагы чәй төрдерүче Мансуров улы Миргалимгә чыга. Әсма исемле кызы дин теоретигы булып танылган Пермь мулласы Муса Бигиев белән никахлаша Кызларның Шәмсениса исемлесе бай Акчуриннар килеһе була Ишанның иң кече кызы Гөлсем — шулай ук Акчуриннар килеш
Әйткәнемчә. Закир ишанның барлык кызлары да чибәр таза гәүдәле. белемле һәм тәрбияле булалар Мин дә аларның берничәсен күреп белә идем Камил.», Җүәһирә. Гөлсем апалар минем хәтеремдә яхшы сакланган Гөлсем апа аерата чибәр хатын иде Озынча йөз. сөрмәле кара эре күзләр Әнә шул инде Балкан сугышы чорында тагы ике иптәш кызын ияртеп. Төркиягә китә Истанбул шифаханәләрендә болгарларга каршы сугышта яраланган торек солдатларына шәфкать туташы сыйфатында ярдәм күрсәтә Моны мин соңыннан Фатих Кә- риминең Истанбул мәктүпләре еннвн укып беләчәкмен
Әни үзенең истәлекләрендә -туганым абыстайның» (ишан хатыны Фатыйманың) үзләренә, бик фәкыйрь булгач, түбәнсетеп каравын да яза Безгә карата рәхимсез иде. әнине дә. безне дә гел орышып тора иде ди Дәү әни аларга барып керләрен, идәннәрен юган, кунак килгәндә аш-су һәм барлык башка эшләрен башкарган Әниемнең олы апасы Рабига апа яшьли шуларда асраулыкта булган Әмма аны кияүгә биргәндә туйны дәү әни туганнары оештырган
Рабига апа бәхетсез булган Ишанның азгын улы Ибраһим аны көчләгән Шуңа күрә, җинаятьне яшерү өчен, аны тизрәк кияүгә озатырга ашыкканнар Юравымча, бу эштә аны тизрәк олактырырга За кир ишан үзе дә катнашкандыр һәрхәлдә. Рабига апа кияүгә (алдан
сөйләшү, бәлки әле акча төртү дә булгандыр) барып кына кайткан. Чөнки Рабига апа. Ибраһимнан булган баласы тугач та. иреннән ае-
Мин югарыда ишанның олы кызы Әминә Түнтәр мулласы Нәҗип хәзрәт хатыны булган дигән идем Аларның балалары булмаган Рабига апаның улы тугач, алар Үз ятимебез, төсе дә үзебезгә охшаган, баланы Түнтәргә илтегез .— дип киткәннәр.
Рабига апаны шулай баласын Түнтәргә озатырга мәҗбүр итәләр. Хәзер кыскача хәбәр итүе, әлбәттә, ансат ул. Ләкин бу кичерешләрнең нинди тирән, газаплы, авыр фаҗига икәнлеген әйтеп тә. язып та бетереп булмый Ятимлектә үскән нечкә хисле татар кызының бозык, әхлаксыз исерекбаш Ибраһимнан алдануы, аның өстенә, кемнән генә туса да. үзенең беренче газиз баласын чит кешегә тапшырырга мәҗбүр ителүе җиңел хәлмени9 Ләкин Рабига боларның барысын да башыннан кичерергә тиеш була Соңыннан, үз теләге беләнме. әллә шулай ук мәҗбүрәнме. баласын озата барган җиреннән. Рабига Түнтәрдә. Мо-гыйн атлы юаш кына фәкыйрь бер хәлфәгә кияүгә чыга.
Тагын әңиемнең хәл-әхвәлләренә әйләнеп кайтыйк әле. Хәйдәр бабай үлгәч, иренең исән чагындагы теләген үтәп, дәү әни аны җәдит мәктәбенә бирә Ул заманда андый мәктәпләрдә парталар юк әле. Укучы идәнгә утырып, китапларын тәбәнәк эскәмиягә куеп укый. Шундый мәктәптә белем ала башлый әни.
Дәү әни өйнең алгы ягына фатирчы кертергә мәҗбүр. Ләкин мондый чара да ятим гаиләне бөлгенлектән коткармый Җитмәсә, ишегалды хуҗасы Зариф Бадамшин йорт урыны өчен болардан елына ун сум акча таләп итә. Өйне сатарга мәҗбүр булалар Хәйдәр бабайның төсе итеп, шул акчага самавыр сатып алалар һәм. кечкенә генә фатирга күчеп. шунда яши башлыйлар Ләкин алай да барып чыкмый әле, очны очка ялгап булмый Ул арада Чистайдан башта Шакир абыйны, аннан Габдрахман абыйны малайлыкка алып киткән Гали Дербишев килеп чыга Аның хатыны саташып авырый башлаган, байның шуны туган авылына китерүе икән Гали абзый, өй карап торырсыз дип. дәү әни белән әнине Кизил шәһәренә алып китә. Ә Бәдриҗиһан апа икенче мәхәл-лә мулласында асраулыкта кала.
Шулай итеп, әни белән дәү әни Гали абзыйларда өй хезмәтчеләре сыйфатында яшиләр Монда тагын бераз чигенеш ясап, әнинең абыйлары Шакир һәм Габдрахман хәлләренә тукталырга кирәк. Байда хезмәт итүнең шарты мондый булган дүрт ел тамак ялына бушлай хезмәт итәргә Аннан соң. әгәр яхшы хезмәт итсәләр, хак тәгаенләнәчәк. Башта үсмерләр йорт малае хезмәтен үтәргә тиеш, ягъни кибеткә чәй, мал ташырга, идән себерергә, утын ярырга, ат карарга, сыер абзары көрәргә. Өс-башка — байдан калган иске-москы.
Ләкин, бу очракта бәхеткә каршы дип әйтергә кирәктер, дәү әниләргә Кизилда артык озак яшәргә туры килми Көннәрдән бер көнне Гали абзыйның дивана хатыны дулап Кизилга килеп төшә. Чистайдан бер тол хатын ияртеп китте, дигән хәбәрне ишеткәч, ирем өйләнгән дип коты алынган икән аның.
Әниләр кышны ничек кирәк алай уздыралар, язын өйләренә Чиста й га кайтып китәләр.
Өй хәзер — чүплек башында булса да — үзләренеке, җитмәсә, асраулыкта иза чиккән Бәдриҗиһан апа да гаиләгә кире кайта Дәү әни сәүдәгәрләргә заказ буенча бүрек эче тегә, хәлле туган-тумачага барып керләрен, идәнен юа. кунак-китем булганда пешекчелек итә. Кызларына калган ашлар, сынык-санак та кайткалый мондый эштә. Дәү әнинең туган абыйсы, вак сәүдәгәр Баһау абзый да мәрхәмәт күрсәтә, ярдәменнән калдырмый Ул атна с .к-н диярлек ятимнәргә бер сум акча арттыра. Ул арада Шакир абый өчен Кизилдән ай саен дүрт сум акча килә башлый Күрше-күлән арасында, бай булмасалар да, әйбәт, шәфкатьле ке- 52
шеләр күп Әни үзенең истәлекләрендә, күршеләр икмәк пешергәндә күәстә калган камырдан кырып, безнең өчен хас «питрәч» (кечкенә ипи) пешереп кертәләр иде, дип яза.
Урам якка куш тәрәзә караган бәләкәй өйләрендә әниләр тату гына. ачыкмыйча гомер сөрә башлыйлар
1907 нче елның җәендә Шакир абый әнисен һәм сеңелләрен Казан- * га чакыртып китерә Дәвамлы булмаса да. Казанда яшәү чоры әнием . өчен аның киләчәк тормышында гаять зур роль уйный.
12
Әле һаман минем язмыш хәл кылынмый. Үтенечне тапшырганга бер атнадан артык вакыт узды, ләкин комиссия ашыгырга уйламый
Агриппина Евграфовна (секретарь апаның исеме шулай икән), караласы гаризалары бик күп шул. нишлик, сезгә чират килеп җитми бит. ДИ.
Бүген дә. эш көне башлануга, шунда бардым Хәлнең торышын белешкәч тә чыгып китим дисәм, Агриппина Евграфовна ничектер серле бер караш ташлап, сабыр итәргә, бераз көтәргә кушты. Андый-мондый күңелсезлек килеп чыкмадымы тагын дип, тәшвишләнеп, аңа сорау белән текәләм. Күрәсең, борчылуым йөземә бик ачык чыкты булса кирәк Ул
Тынычланыгыз, әллә ни юк. Менә, утырыгыз әле. — диде Мин. өстәл янындагы утыргычның читенә утырып, аның гүзәл йөзенә текәлгәч. ул сөйләп китте
— Комиссия әгъзалары белешергә куштылар. Сез ни өчен үзегезнең телдәге материалларның берсен генә тәрҗемә итеп китердегез. Ә икенчесен, газетадагысын. сезнең портретыгыз да төшерелгәнен игътибарсыз калдыргансыз.
Мин анысын тәрҗемә итү кирәксез дип белдем Чөнки анда басылганнар комиссия өчен бөтенләй кызыксыз.
— Шулай да анда ниләр язылган соң? Ул. минемчә, сезнең турындагы мәкалә.
Агриппина Евграфовна, матур тигез тешләрен балкытып елмайган хәлдә, миннән җавап көтте
— Юк,—дидем мин Ул минем турыдагы мәкалә түгел. Ул минем повестьтан өзек кенә.
. — Ә-ә, сез язучы да мыни әле?
' Агриппина апа тагын күңеллерәк итеп елмайды Аның озын керфекле. нурлы зәп-зәңгәр күзләрендә миңа карата хәзер кызыксыну гы на түгел, хәтта хөрмәт хисләре дә чагыла иде кебек
Әйе. язгалыйм,—- дидем мин. башны ия төшеп һәм бу хатынның күңел түреңә үк үтеп керә торган үткен карашыннан куркынып
Күптән язасызмы7
Ничек дип әйтим Балачактан бирле маташам
Ул миңа сәер бер кызыксыну белән карап ала Мин саубулашып чыгып китәм
Әйе. сүз әдәбиятка кагыла калса, мин бу апага бик күп нәрсәләр турында сөйли алыр идем Аңа үземнең әдәбият белән татлы мавыгуымның беренче сәбәпчесе кем икәнлеген дә. тагын башка бик күп нәрсәләр турында да озаклап сөйли алыр идем Ләкин бу. минемчә, аның өчен бөтенләй кирәксез, аңлаешсыз нәрсә Кызыксынуы да бөлай гына, бары үз гүзәллегенең көчен сынау өчен генәдер
Мин. көндәгечә, якындагы скверга кереп, таныш эскәмиягә утырам Әдәбиятка бәйле рәвештә, күз алдымнан әдәби каһарманнар уза Бөек Тукай турында уйлыйм Аннары күңелемдә әнием гәүдәләнә Ни өчен шулай? Билгеле, әниемнең Тукайны шагыйрь буларак яратканы
өчен гену түгел, ул аны шәхес буларак та белгән, якын күргән Хәер, моны әниемнең үзеннән сөйләтү яхшырактыр Әни үзенең истәлекләрендә болай яза:
1907 елның җәендә без Казанга күчеп киттек. Өйгә фатирчы керттек булса кирәк, хәтеремдә юк. Без Казанда Заводской урамда дүрт бүлмәле фатирга урнаштык. Абыйлар приказчик булып эшли Без апам белән русско-татарская школага укырга йөри башладык».
Укысалар да. әниләр Казанда эшсез генә утырмыйлар. Укудан кайту белән, тегү-чигүгә утыралар, кибетчеләргә күлмәк тегәләр, мендәр тышлары чигәләр. Әнием һәм аның апасы Бәдриҗиһан, шундый алдынгы мәктәптә уку аркасында, беренче тапкыр театр белән дә танышалар. Укытучылары Әминә апа аларны, өченче класс укучыларына ияртеп, рус театрына алып бара. Чистай кызлары спектакль күреп хәйран калалар. «Шуннан соң.— дип яза әнием.— без. театрга алып бар. дип. Шакир абыйның үзәгенә үтә башладык.»
Бераздан соң әниләр арзанлырак фатирга. Мещанский (хәзерге Нариман) урамындагы Алат Хәким өенә күчәләр. Моннан инде Фатих Әмирхан җитәкләгән -Әл-ислах» редакциясе дә ерак түгел, ул хәзерге Тукай урамында гына.
Әниләр һәр көн иптәш кызлары белән йөрергә чыкканда шул редакция урнашкан өй яныннан узалар. Көннәрдән бер көнне алар, батырчылык итеп, редакция ишеген ачалар, анда Фатих Әмирхан белән танышалар һәм үзләрен Габдулла Тукаев белән таныштыруларын үтенәләр.
Мин тагын әниемнең истәлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк дип уйлыйм. Ул болай яза 1908 елның март башларында булса кирәк, бер якшәмбе көнне безгә апам белән, хәзерге Тукай һәм Татарстан урамнары почмагында яшәүче Танышларыбызга барышлый, редакция яныннан үтеп китәргә туры килде. Редакция тәрәзәсе ачык, Фатих абый тәрәзә янында утыра Без аның белән исәнләшкәч, ул: «Кая барасыз? Озак тормагыз, тиздән монда Тукай киләчәк»,— диде.
Без, гадәттә, мәктәптән кайтуга эшкә утыра идек. Абыйлар эшләгән Бәхтиевләр магазинына канва белән күлмәк, мендәр тышлары чигә идек Шуңа күрә бер минут та эшсез тормыйча, кая гына барсак та, эшләребезне үзебез белән алып бара идек. Без әле барган җиребездә дә Бәдриҗиһан апа. чәй эчкәч тә, эшкә утырды Мин, Тукай килмәде микән дип белешү өчен, хуҗа хатыны Фатыйма апага әкрен генә: «Әни бер җиргә керергә йомыш кушкан иде. шунда барып кайтам».— дип. урамга йөгердем Капкадан чыгуыма. Фатих абыйның сеңлесе Гөлсем очрады Ярый әле килеп чыктың, сезне эзләп кая керергә белми тора идем. Тукай килгәнлеген Фатих абый әйтергә кушты»,— ди.
Мин апа янына кире йөгереп кердем. Әни бик тиз өйгә кайтырга кушты, дип аны алып чыктым. Юкса Фатыйма апа безнең өчен таба ашлары пешерә башлаган икән. Әгәр ашап утырсак. Тукайның китеп баруы ихтимал. Апа тиз генә эшләрен җыештырды да. хуҗа апаның үпкәләвенә карамастан, без чыгып киттек.
Без Аппаковларга барып керүгә (идарә шунда иде) зал яктан Фатих абзыйның энесе Ибраһим абый килеп чыга -Әйдәгез, кызлар, күптән күрсәтегез дип йөдәткән Тукай белән күрештерәм үзегезне»,— ди. Үзенең култыгын тәкъдим итә. Мин аңа барып тотындым. Гөлсем — миңа, апага — Фатыйма Аппакова. Мин Ибраһим абыйга -Анда тагын кемнәр бар9 — дим Ул: -Фатих, Тукай. «Әл-ислах»ның рәсми редакторы Вафа Бәхтияров».— диюгә. Фатыйма, -И-и, кеше күп икән, кермим ,— дип читкә китте. Апа да: -Вафа ага булгач, оят шул-,— дип куйды. Гөлсем дә минем кулдан ычкынды. Мин Ибраһим абыйның беләгеннән кулымны алдым Шулай барыбыз да аптырашта калдык Ибраһим абый бездән көлә Вафа нишләп олы кеше булсын, аның мыегы минекеннән дә кыскарак».— ди.
Без, батырчылык итеп керү өчен, тагын Ибраһим абыйга тотынабыз Ләкин Фатыйма киреләнә башлый Мин аны орышам Чөнки барысы да аңа карыйлар Ибраһим абый тагын көлә Соңыннан түземе калмады. Алайса, мин кереп китәм, хушыгыз, ди Мин. барлык кыюлыгымны җыеп «Кызлар, кермәсәгез, мин керәм.— дидем.— Соңыннан үпкәләмәгез, үкенмәгез >
Бу сүзләр үзенең тәэсирен ясады булса кирәк Кызлар, тезелешеп. _ Ибраһим артыннан эчкә керделәр. Мин туп-туры Фатих абый янына уздым»
«Әл-ислах» редакциясе зур гына бер залга урнашкан була Элек монда Муса Бигиев яшәгән. Урамга таба—өч. ишегалдына ике тәрәзә карый. Урам як тәрәзәләренең берсе каршысына. ишектән кергәч ♦ тә уң якта, карават куелган Фатих Әмирхан караватка утырган. Аның алдында кечерәк кенә өстәл
«Мин иң элек Фатих абый белән күрештем дип дәвам итә әни — Фатих абый «Кызлар, шагыйрь Габдулла Тукаев белән таныш булыгыз»,— диде Безне үзенең уң ягындагы урындыкта утырган кешегә исемнәребезне әйтеп тәкъдим итте
Тукай кара пинжәк, юллы ак күлмәк, кара галстуктан, үзе яланбаш иде. Чәче озын да. артык кыска да түгел Ул күрешкәндә безгә бер генә караш ташлады, аннан, кулларыбызга текәлеп кенә «Исән-сау йөрисезме».— дип куйды. Мин күзләремне һич аннан аермыйм Фатих абый безне кәрт уйнарга чакыра Тик без кыймыйбыз. Фатих абый бик рәхимсез кыйлана. аңа һаман яхшы кәртләр эләгә Тукай кәрт алган саен: «Шул инде, бәхетсез кешегә һәрвакыт кире килеп тора, җүнле кәр- те дә керми бит».— дип зарлана Ә мин аны кызганам, аның өчен йөрә-гем әрни Мин. уенны бүлеп, кәртләрне барыбызга да бүлдерергә карар кылганда гына алгы яктан әни тавышы колагыма чалынды Коелып төштем Апа — миңа, мин апага карашабыз Фатих абыйдан рөхсәт сорап, ул никадәр утырыгыз әле дисә дә. без чыгып китәбез Т\кайиың «Ник утырмадыгыз9»—дигән сүзләре колагыма керә Эш узгач, безнең кабалану урынсыз икәнлеген аңладык. Чөнки әни күрше бүлмәдә яшәүче Муса җизнигә килгән икән Ул шунда кереп китте Без исә. Ту-кайлар янына яңадан керергә уңайсызланып, тиз генә өйгә кайтып киттек.
Юлда барганда апам, әни сизмәсә дип. безнең капка төбендә һәрвакыт хәер эстәп утыручы карчыкка биш тиен бирергә нәзер дә әйтеп өлгерде
Бу минем Габдулла Тукаев белән беренче тапкыр очрашуым булды.
Тукай белән без икенче тапкыр Рабига һәм Бәдриҗиһан апаларым белән Екатерининский (хәзерге Тукай) урамыннан барганда очраш тык Рабига апа безгә кунакка килгән иде ул вакыт Безнең яннан гөрләп трамвай узды Рабига апам «Трамвай тәрәзәсеннән бер урыс башын селкеп узды, ди — Сезгә түгелме’» Бәдриҗиһан апамның күзләре үткен, ул карау белән «Т^кай».— диде Мин. ачык күрмәсәм дә. сәламләп баш идем Трамвай ул арада, дугасыннан чатыр-чотыр утлар чәчрәтеп чаттан борылды да. күздән югалды Бу вакыйганы искә алуым шуннан: озак та үтми, шагыйрьнең гә« исемле шигыре басылып чыкты.
Очраган юлла, сине күргән, ис-лган ул бүген Ул шуңар ла шатлана бит. чын Жүләр түгел диген’
Күргәнең бармы әле коръәндәге мадхияни '
Ул синең пасфында -Ля шәркыйя ля гарбия* ди'
Күк китабының сине белгәнлегенә шаккатып
Ул хәзер алган -Сабах«тан бер Кәләмулла сатып
(Монда мин, шигырьнең әнием турында булганлыгы аңлашылсын өчен, шуны искә төшерергә тиеш: Коръәндә «Зәйтүнәтен ля шәркыйя, ля гарбия» дигән сүзләр бар Тукай бу шигырендә шуңа ишарә ясый А Р.)
— Шул ук Екатерининский урамында Тукайны мин тагын бер тапкыр күрдем,— дип дәвам итә әнием — Бәдриҗиһан апам белән «Әль- ислах» редакциясе яныннан узып бара идек, тәрәзәдән Фатих абыйны һәм идарәдә утырган кешеләрне күреп калдык Кеше күп булганлыктан, керергә кыймадык Ләкин күп тә үтмәде, апам «Әнә, Тукаев килә»,— диде. Ул арада Тукай үзе дә килеп җитте Безнең белән, гадәтенчә, кыяр-кыймас кына исәнләште Мин, аның янына барып, кул биреп күрештем Апам да килеп күреште Шагыйрь ашыккан сыман күренде. Ләкин мин аның юлын кисеп «Кая барасыз?»—дип сүз башладым.
— Редакциягә. Фатих анда микән, сез булмадыгызмы?—диде ул
— Тәрәзәдән күрдек. Кеше күп булганга күрә, кермәдек.
Һәм мин аның ниләр эшләп йөрүен төпченә башладым Ул исә әдәби кичәләр оештырып йөрүләрен, шунда хор өчен кирәкле материаллар әзерләвен әйтте «Сез килерсезме7»—диде Барырга киңәш итте Үзе сөйләшкәндә түбәнгә карый, миңа йөзенә карамаганда гына күз ташлый Мөмкин кадәр карашларның очрашмавын тели, күрәсең, һәм дә тизрәк китәргә ашкына. Мин, аның кулыннан тоткан килеш, байтак вакыт сөйләшеп тордым Яз көне булганга, аяк асты пычрак иде Мин сөйләгәндә ул аягы белән сулы балчыкны изгәләп тора. Бу лыбырдыкның сүзе озынга китте, дигәндәй, миннән тизрәк ычкынырга тели кебек үзе Мин, бәлки, аның сөйләшәсе килмидер дип, бәлки кеше-кара кү-рүеннән хурланадыр, дип уйладым Җитмәсә, аннан аерылгач, апам мине орышырга тотынды. «Кешене шул кадәр аптыратмасаң, беләсең бит, ул эш кешесе Эше ашыгычтыр, синең белән сөйләшәсе генә килеп тормас Ә син бер артына, биш алдына төшәсең. Шул хәтле чекрәя-чекрәя күзләренә кермәсәң, күреп туймассыңмы әллә? Котым калмады Бу инде «Габдулла әфәнде, мин сезне сөям», дип әйтәме дип торам».
Апамның мондый сүзләренә ачуым чыкты. Нишләп мин алай әйтим9 Ул бит миңа абыем кебек кеше Аның миңа карау ихтималы да юк Олы кеше, караса, сиңа карар Мин аны бары тик хөрмәт итеп кенә сөйләшәсем килә, якыннан таныш буласым килә, дидем.
Кайчак, минем ачуымны китерү өчен, апам болай җырлый иде
Күк күгәрчен күктә уйный, башлары әйләнмәсә. Бик сөйсәң дә баралмассың, чәчләрең бәйләнмәсә
Яки:
Карар инде, карар инде, карап туялмас инде, Ни кадәрле карасаң да, ул сиңа булмас инде
Бик дустанә сөйләшкәндә апам, эчке серләрен әйтеп, үзенең Фатих абый белән булуын, минем Тукай белән булуымны хыялланып куя иде Андый чакларда үзебезнең хыялдан үзебез оялып, кеше сизмәсен тагын дигәндәй, як-ягыбызга карана идек. Аннары тагын:
Бүген күргән өч егетнең жем-җем итә кигәне, Фатих алма Ибрай хөрмә. Т\кай кура Җиләге.
— дип тә җибәрә идек
Габдулла Тукай белән без тагын әдәбият кичәсендә күрештек. Ял- гышмасам, ул кичә мәдрәсә ташлап чыккан шәкертләр файдасына ясалды.
Фатих абый безгә контрамарка бирергә һәм үзе янына, беренче рәткә утыртырга вәгъдә итте Кичәгә барганда ак күлмәк, ак калфаклардан барырга кушты.
Кичә бик күңелле барды. Тукай үзенең «Утырышу» шигырен укыды Кулында бөгәрләп тоткан бер кәгазь бар иде Тавышы бик каты да, 56
йомшак та түгел — уртача, яхшы итеп, интонация белән укый Бик озак кул чапканнан соң гына, чыгып, тагын бер шигырен укыды Сә- гыйть Рәмиевнең нәрсә укыганын хәтерләмим Шәкертләр хор белән «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр9»не җырладылар.
Антракт булды Мин тиз генә биш тиенлек конфетти барып алдым да. сәхнәгә чыгуларын көтеп тордым Тукай костюмнан, галстуктан иде. башында кара хәтфә кәләпүш Кызларның һәммәсе дә калфактан, ирләргә кәләпүштән килү шарт итеп куелган иде Минем күлмәгем ак булса да. калфагым кызыл хәтфәдән, ак төслесен таба алмадым
Алдан Тукай килеп чыкты Кулымдагы конфеттидән күп кенә алып аңа сиптем Бөтен чәче, кәләпүше матур кәгазьләр белән бизәлде Соңра Сәгыйть Рәмиевкә өлеш чыгардым да. калганнарын тагын Тугайга сибеп, аның кулын кысып, муаффәкыйять белән тәбрик итә башладым Ул көлеп баш иде. рәхмәт әйтте Аннан бераз кырыйгарак китеп сөйләшә башладык.
Залда музыка танцы көйләрен уйный, кызлар, егетләр бии Кызларның күкрәкләрендә чәчәк, егетләр әллә нинди күк тасмалы бантлар таккан. Югарыдан серпантин тасмалары төшерәләр, биючеләр шуңа уралып бииләр Без шул кызыкны карап сөйләшәбез
— Ничек, кичә сезгә ошыймы?— ди Тукай
— Бик ошый Монда килгәч, мәктәбебез белән бер мәртәбә Большой театрда гына булдым Мондый әдәбият кичәләрен күргәнем булмаганга, моннан артыгын күз алдыма китерә дә алмыйм
— Сез танцевать итмисезме, теләмисезме?— дип сорый
— Әле яңа гына танцыга өйрәнә башладым. Белмим Мин. өйрәнгәч. сезнең белән генә танцевать итәргә телим Бергә танцевать итәрбез. яме7
— Мин дә әле яңа өйрәнә башладым Мин дә сезнең белән генә танцевать итәрмен.— ди ул. үзе көлә
• Кем белән килдегез7»—дип сорады «Апам белән килдем, кайтканда бергә кайтырбыз, халык киткәндә сез дә кайтасыздыр бит7»— дидем Тукай ризалык белдерде Шуннан соң ул тәмәке тарту бүлмәсенә кереп китте Мин почта уены өчен кәгазь алдым да Фатих абый янына барып утырдым Берягымда Фатих абый, икенче ягымда — Гани байның энесе диделәр — Мәхмүт бай утыра Бик күп энҗе белән чиккән кәләпүш кигән, күзенә бик калын итеп сөрмә тарткан, калын, озын таза гәүдәле. Шул кеше күзләрен чекрәйтеп карый башлагач, тиз генә ур- нымнан торып, икенче креслога күчтем Фатих абый көлә Үзеңә шундый матур итеп карап торган кеше яныннан ник шудың, ди Ул да дикъкать иткән икән
Кичә тәмам булды Мин. ни хәтле эзләсәм дә. Тукайны таба алмадым Апам -Әйдә инде, кешедән калабыз ич*.— дигәч, безне көтеп торган Ибраһим абый. Солтан Рахманколый Фатыйма Гөлсемнәр белән кайтып киттек»
13
Әни үзенең истәлегендә, мәгълүм кичәдән кайткач, шагыйрьнең сүзендә тормавы аркасында туган кичерешләрне дә яза Ул Тукайның үзенә карата мөнәсәбәте турында шик-шөбһәләргә бирелә Җитмәсә, иптәш кызлары болай да дөрләп торган күңел ялкыннарына «Бик исе китәдер инде сиңа Тукайның*. дип, май сибәләр Аннан әнием • Г Тукай турында шундый уйда булуым, ул үзен шулай олы тотканда. кыз башым белән аның янында шул хәтле кыю йөрүем оят бит Ул һәрвакыт миннән көләдер, иптәшләренә дә әйтеп бергә көләләрдер кебек тоелды Чынлап шулайдыр Мин «бергә кайтырбыз* дигәч тә күренмәде бит Безнең Болгар номеры яныннан узачакны белә бит
Ул йә безне көтми китте, йә китсен дип, чыкмый торды дип тә уйладым»,— дип яза.
Ләкин бераздан яралар төзәлә. Тукайның шигырьләре әниемне кызыксындырганнан-кызыксындыра бара. Алар, Бәдриҗиһан апасы белән. Тукайның Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр'’ дигән шигырен бик ошаталар Ничек итеп шуны укыйсы, ятлыйсы икән! Тукайның үзен күреп тә булмый, уңайсыз да Бу әрсез кызлар тәмам сагыз икән, дияр
Шулай да кызлар әлеге кичәдә катнашкан Фәхрелислам Агеев- тан сорап карарга булалар Нәтиҗәдә, хәбәр Тукайга ишетелә, һәм ул кеше аша үзенең шигырен кызларга бүләк итеп җибәрә. Әниемнең күңеленә җылылык йөгерә.
Ләкин әниемә яраткан шагыйре белән озаклап очрашырга мөмкинлек тиздән киселә Казандагы тормышның авырлыгы, кыйммәт- челек, дәү әнине «Чистайга кайтырга кирәк» дигән фикергә китерә. Ни әйтсәң дә анда азык-төлек арзанрак, аннан, кечкенә генә булса да, куышлары бар Ә монда егетләр иртәдән кичкә кадәр байга хезмәт итәләр, кызлар исә көн-төн канва чигәләр, алай да очын-очка ялгау читен Шулай итеп, 1908 елның җәй башында әниләр Чистайга китәргә әзерләнә башлый. Кызлар соңгы тапкыр, бәлки-бәлки дигән өмет белән, «Әл-ислах» редакциясенә баралар. Бәхеткә каршы, Тукай редакциягә килгән чак була Фатих Әмирхан янында кеше күп булу сәбәпле, кызлар ишектән генә редакция хезмәткәре Таһирны чакырып, Тукайның үзләре янына чыгып керүен үтенәләр.
“Тукай чыкты,— дип яза әни.— күрештек. Бергәләп урамга чыктык. Үзебезнең бүген Чистайга бөтенләйгә китәчәгебезне, монда бары аны соңгы тапкыр күрергә генә килгәнебезне әйттек.
Әлбәттә, бу хәбәрне ишеткәннән соң шагыйрьнең күңелсезләнүен күз алдына китерү читен түгел. Шагыйрь, башын аска иеп: «Бикжәл»,— ди Сөйләшәләр Ләкин әңгәмә ничектер барып чыкмый. «Казан ошадымы соң?»,— дип сорый Тукай. «Безгә бик ошады да, тик әниебез китәргә тели ич»,— шулай диләр кызлар. «Укуыгыз әрәм була»,— ди Тукай « Нишләмәк кирәк, бәлки әле укуны Чистайда дәвам иттерербез»,— диләр кызлар Әнием Тукайның күңелсез кыяфәттә булуын, бәлки, сәламәтсезлек аркасындадыр дип, кабат-кабат аның исәнлеге турында сораша Хәтта аның сул күзендәге ак тап турында да сорарга җөрьәт итә «Чәчәктән ул».— ди Тукай, тагын да күңелсезләнә төшеп. Кызлар шагыйрьгә хат язып торырга булалар. Адресын сорыйлар Мин сезне озатырга төшәрмен, шунда адресны да бирермен».— ди Габдулла Кызлар китәләр Тукай фуражкасын селкеп кала.
Бу әниемнең яраткан шагыйрен соңгы тапкыр күрүе була. Чөнки Тукай бу юлы да сүзендә тормый Әни пристаньдә көтә, ул күренми Чистайга кайткач, әнием шагыйрь белән бөтенләй бәйләнешен югалта. Тукай турында бары матбугат аша һәм имеш-мимешләр аркылы гына мәгълүмат алырга кала
Әниләр Чистайга кайтып бераз вакыт үткәч, бер газетада «Кызык гыйшык» исемле шигырь басыла.
Бер хәбәр бар: ул хәзер киткән бугай.
Шәһренә күптән барып җиткән бугай
Гаҗәп хәл! Стиле Тукайныкы, әмма имзасы— «Мәҗнүн». Әниемнең апасы Бәдриҗиһан: «Моны Агеев язгандыр»,— ди «Әйе, шулай' булырга тиеш».— ди әнием дә, чөнки ул Бәдриҗиһан апасының Фәхрелислам белән дус икәнлеген белә. Бәдриҗиһан Агеевка рәсемен дә бүләк иткән ич Әнием ул вакытта шигырьнең Тукай тарафыннан үзенә карата язылганлыгын башына да китерми. Әйе, Тукайның әниемә булган мәхәббәте кайнар, сәер һәм яшерен була.
Шагыйрьнең. -Шигырь язсам да ялган кул куям*,— дигән сүзләрен пич искә алмыйлар ул вакыт кызлар
«Мин бу шигырь үзем турында язылган дип уйламадым. Элекке фикерләрем гел кирегә чишелеп килгәнгә күрә, тагын бер тапкыр ялгышудан курыктым»,— дип яза әнием үзенең истәлегендә.— Үземчә, ул миңа укуга дәртле, шат күңелле милләттәшем дип. агаларча, дус- * ларча гына карады Мин бик яшь идем шул ул чак ■
■ £лны Бәдриҗиһанны әле яңа гына мәдрәсә тәмамлаган Лот- = фый Җәүһәревкә кияүгә бирәләр Шул көннән башлап, әнием иң якын дустыннан аерылып, рухи ялгызлыкта кала. Әниемне дә кияүгә чыгарга сорыйлар Ләкин дәү әни. ул яшь әле, Зәйтүнәм дә китсә, мин бөтенләй ялгыз калам, дип, аны кияүгә бирми ♦
Август айларында Казаннан Чистайга «Сәйяр' труппасы килә Шунда Гукай труппа башлыгы Габдулла Кариевка бер амәнәт тапшыра Чистайда минем ике таныш кызым бар. шуларга контрамаркалар җибәр. ди Әни үзенең истәлегендә бу вакыйганы түбәндәгечә тасвир итә «Беркөн шулай эчем пошып өйдә утырганда. Казаннан «Сәйяр труппасы килгәнлеген ишеттем Шундук Баһау абзыйларга киттем Бу вакыт Баһау абзый үзе үлгән, аның улы Ибраһим өйләнгән иде Мин аларга баруга. Ибраһим эшеннән кайтты Мин аның әнисе Камәр җиң гине, әйдә, театрга барыйк, дип йөдәткән чак иде бу Ибраһим исә. кайтып керүгә, әле мине күргәнче үк. энесенә алгы бүлмәдән
— Исмәгыйль, хәзер үк Шәмси апаларга бар Казаннан артистлар килгән, Тукай аларга Зәйтүнәләр очен ике билет бирергә кушкан,— дип кычкырды. Мин тиз генә алгы бүлмәгә чыктым, билетлар алдым, әйдә, бергә барыйк, дип. тагын җиңгине йөдәтә башладым. Ул бармыйм, ди. назлана. Ибраһим исә барса хатыны белән генә бара инде, чөнки хатыны миннән көнләшә. Шуңа күрә мин Ибраһим белән җүнләп сөйләшмим дә хәзер.
Миңа спектакльгә ул вакыт кодача тиешле бер апа белән барырга туры килде Театрга баргач, миңа, билгеле, билет өчен кемгәдер рәхмәт әйтергә кирәк иде. Ләкин кемгә, ничек әйтергә — моны ачык белмим Залда хатын-кыз аз. утырган җиремдә дер калтырап, Чистай карагруһлары үземне тотып кыйнамасалар ярар иде дип, котым очып урырам
Кышын әни укырга йөри башлый Ләкин ишан улы. миллионер Хәлфин кияве үзенә укырга йөрүче кызларны күбрәк ой эшен эшләтү белән мәшгуль Бай әле китапханәсен тәртипкә китерә, кызларга китап ташырга куша, йә башка йомыш таба. Ул гына да түгел, хәрчәүнә ачып кәсепкә керешә; ә дәресне, бик эшем кешесе булып кыйланып. телефон аша гына биреп маташа Кыскасы, укуның рәте-чираты юк Шулай азапланып йоргәндә. көннәрдән бер көнне әнинең туганнан туган апасы Гарифә Курсадан Чистайга кунакка кайтып төшә. Ул әниемнең вакыты бушка узганлыгын белгәч, үзләренә чакыра башлый
Шулай итеп, әнием Югары Курсаның имамы һәм мөдәррисе Гариф җизнәсеннән сабак ала башлый Шул ук вакытта Гарифә апасының кызлар мәктәбендә дәрес бирә Әни ул мәктәпне болай тасвир итә «Мәктәп Гарифә апаларның түбән өендә Анда ике бүлмә Мин аларның алдагысында укытам. Сәке. Сәкедә дүрт эскәмия һәр эскәмия янында өчәр кыз тезләнеп утыра Зур мич арасына сыер бозаулагач бозау, сарык бәрәнләгәч — сарык бәрәннәре кертеп ябалар Кызлар берәр көлтә күтәреп килә Без укытырга төшкәндә зуррак кызлар мич яга торган булалар Дустым Сафия (Гарифә апа кызы, ул киләчәктә язучы М Гали хатыны булачак А Р) белән без — вак кызларны. Гариф , апа үзе олыларны укыта. Кичен җизни ястүдән кайткач, үзебез аңардан дәрес алабыз Коръән, хәдис, гарәпчә сарыф, нәхү укыйбыз Җизни үзе коръәнхафиз. Мысырда укып кайткан кеше*
Шулай итеп, әнием күңелсез башланган кыш айларын Курса авылында дәвам иттерә Хезмәте тамак ялына була
Шулай кыш уза, әни тагын Чистаена кайтып китә.
Ойдә көннәр буе канва чигә, әбигә булыша. Аны, кияү< » димләп, тагын йөдәтәләр. Әни, елап, бу хакта абыйларына Казанга хат арты Хат җибәрә Шакир абыйдан «Зәйтүнәне көчләү булмасын»,— дигән хат килгәннән соң гына, үгетләү-кысулар туктала
Шул җәйдә Тукайга бәйләнешле тагын бер вакыйга була. Әнием аны болай яза «1910 елның җәй айлары иде. Ачык тәрәзә янында канва чигеп утырам. Капка төбендә сагыз ч суга Саручы тау асты Мәрьям апа миңа кычкыра. «Зәйтүнә, әнә сезгә әллә нинди урыслар килә - Үрелеп карасам. Ибраһим абый бер кеше ияртеп килә Болар бераздан, рөхсәт сорап, өйгә керделәр Ибраһим абый мине Габдулла Ка- риев белән таныштыра Кариевнең мине эзләп килүенең сәбәбе шунда, спектакль кую өчен бер хатын-кызлары җитми икән. Зә' түнә туташ катнаша алмас микән, янәсе.
Кунакларны самавыр куеп чәй эчердем Мин үзем уйнап карарга каршы түгел, әнине Ибраһим абый күндерә алса, риза мин. дидем
«Яшь хатын» драмасында миңа карт хатын ролен ятларга кушып, кунаклар чәйдән соң китеп бардылар. Икенче көнне Ибраһим абый килеп сөйләшкәч, әни яраткан энесенә каршы килә алмады. Бары бер шарт куйды «Зәйтүнәне егетләр янында, зинһар, ялгызын калдыра күрмә»...
Минем уйнавымны яраттылар. Спектакльдән соң мине Кариев озата барды Безгә кайткач, чәй эчтек, сөйләшеп утырдык. Кариев шунда миңа Тукайдан сезгә күп сәлам,— диде — Тукай да Чистайга килергә булып калды, иртәгә үзе белән телефон аша сөйләшәм»
Мин аңардан Тукайны бик ныклап безгә чакыруын үтендем, үземнең бик күрәсәм килгәнлеген әйттем Номерга урнашу кыен булса, үзебезгә килсен, безнең өй кунак ярата»,— дидем. Ул:
— Тукайның сезнең хакта язган әсәрләрен күргәнегез бармы7— дип сорады
— Юк. Кайсы шигыре минем хакта?
Кариев Тукайның бер җыентыгын ача да шундагы < ,гә» дигән шигырьне күрсәтә
— Шигырьне язгач та миңа укыды, бу кем турында, дип сорады. Мин бит коръәнхафиз, сезне белмәсәм дә, Зәйтүнә исемле берәр туташ турындадыр дигәч, бик шатланды.
Кариев миннән: «Боларны әйткәнгә миңа ачуланмыйсызмы?»— дип сорады. Мин бик шат идем «Сезгә рәхмәт кенә әйтәм»,— дип, Тукайны Чистайга чакырып, тагын бер тапкыр үтендем.
Икенче, өченче көнне мин Кариевтән. Тукай кайчан килә соң, дип сорасам да, ул, сөйләшә алмадым әле. дип кенә җавап бирде
Кариев миңа ул очрашуында, «Һәдияне Һәдия» дип язып, Тукайның фоторәсемен бүләк итте. Үз рәсемен дә бирде. Ялгышмасам, мин дә бер рәсемемне бирдем бугай.
Көзен мин тагын Курсага укытырга киттем Берникадәр вакыттан соң миңа Чистайдан бер якын кешем хат яза Анда: «Фатих абый сине язучы Тукаевка димләп хат язган Без, үзенә яз, дип синең адресны җибәрдек»,— диелгән иде Шуннан соң мин Казаннан Фатих абыйдан хат алдым Тәассефкә каршы, ул хатта мине башка кеше соратуы гына язылган иде. Башта бик сагынып сәлам язган, аннары — без Казанда чакны Фатих абыйлар белән кулларга сугып «песием-пе- сием уйный идек — шуны искә алган Кулларыңның сугылудан кызаруы беттеме әле. дигән. Үземнең хәл-әхвәлем, ничек вакыт уздыруым, нинди хисләр белән яшәвемне белешкәч, мине Вафа Бәхти- яровның үзенә соратуын әйткән Шуннан соң гына хатның бер почма-гына бөкләп: «Тукай да сине онытмый»,— дип язып куйган Үзенең бер дә онытмавын әйткән.
Фатих абыйдан мондый хат килгәннән соң. минем кәефем бик
6(1
нык кырылды Әллә хатны ялгыш укыдыммы дип тә уйладым Бер җавап та бирмәдем Бары үзем белән бергә укыткан Сафия дустыма, бер кемгә дә әйтмәячәгенә ант иттереп Вафага сораган җирен укыттым
Ул җәйне мин Казанга бара алмадым җәйне олы апам Рабигаларда — Түнтәрдә узырдым»
Әнием шул мәгълүм хат килгәч. Курсада икенче елын укыткан- * да, Бубида кызлар дарелмөгаллимәте барлыгын ишетә һәм бай хәлле z. кешеләрнең кызлары шунда укыганлыгын белә Үзенең әле укытучы : буларак белемгә мохтаҗлыгын сизгән хәлдә, ул шул Буби мәктәбендә. һич югында, аның курсларында ике-оч ай гына булса да укып кайту турында хыяллана башлый Ләкин мондый хыялны тормышка ашыру өчен иң элек акча кирәк шул Әнием, өметен өзеп, Курсада ба- ♦ лалар укытуын дәвам иттерергә мәҗбүр Ул кышта да аңа хезмәт хакы түләнми Бары язгы каникулга Чистайга кайтып китәр алдыннан гына биш сум акча төртәләр Дәү әнинең мондый хәлгә бик хәтере кала һәм ул әниемне Курсага бүтән җибәрмәс була Әни шулай Чис- тайда кала. Ләкин укуын дәвам иттерү теләге аның күңеленнән бер генә минутка да китми Ул кемнәндер татар байлары ятимә кызларның кайбересен үз исәпләренә Бубига җибәреп укыталар икән дигән хәбәр ишетә Шунда ук Казанга кызлар мәктәбе тотучы бай хатыны Фатыйха Аитовага үзен Бубига җибәрүен үтенеп хат яза Ләкин «Башта үзең килеп безнең мәктәптә укытып кара, аннан соң җибәрербез».— дигән җавап ала Юк, әнием моңа риза түгел, әгәр ул үзен белемле укытучы дип сизсә. Бубига барып уку турында хыялланмас та иде Ниһаять, ул Казанга, абыйларына, укырга җибәрүләрен үтенеп, тәфсилле озын хат яза Көннәрдән бер көнне Шакир абыйдан җавап ки лә. Анда ул дәү әнигә «Без барыбер Чистайга кире кайтмабыз инде, өйне сат та Зәйтүнәне Бубига илтеп куй Без үзебез дә укый алма дык. ичмаса Зәйтүнә белемле булсын»,— дип яза Әниемнең абыйлары дәү әнигә фатир хакы түләү өчен ай саен акча җибәреп торырга булалар
Дәү әни улларының сүзен тыңлый өйне сата әниемне үзе Бубига илтә китә.
-Бубига алданрак баруның сәбәбе, укулар башланганчы тиешенчә әзерләнеп, зуррак класска кереп булмасмы, дигән теләктән чыгып эшләнгән эш иде».— дип яза әнием үзенең истәлегендә Ул бу теләгенә ирешә дә Укулар башланганчы бик нык әзерләнеп сигез класслы мәктәпнең алтынчы классына имтихан тота «Дөрес, мин төрекчә госманлыны бер дә белми идем. — дип яза әни хәлбуки Бубида күп фәннәр шул телдә укыла»
Әниемнең тырышлыгы аркасында бу каршылык та чигенә Ул төннәр буе йокламыйча дәрес әзерли Аңа укуда укытучылар гына түгел, укучы кызлар да ярдәм итә Алар хосусый фатирларда торкем- төркем булып яшиләр Бергә дәрес әзерлиләр, уйныйлар хәтта спектакль куялар Көннәрдән бер көнне җиденче класс укучыларыннан берсе әнием турында мулла абыстайга -Ул күп фәннән безнең җиденче класс кызларыннан да күбрәк белә» дип хәбәр сала Мулла абыстай дигәне — безнеңчә мәктәп директоры Ул әнине үз янына чакырта да «Син безнең төп фәннәрне җиденче класс кызлары кадәр беләсең икән, шуңа күрә, сынап карау өчен, сине җиденче класска кү- черәм», ди Тагын болай ди Син бик тырыш күренәсең, җиденчедә укыганда сигезенчедә үтелә торган фәннәрнең дә кайберсе белән шөгыльләнерсең, шулай итеп, әгәр булдыра алсаң, җәйгә кадәр бәлки сигезенче классны да тәмамлап чыгарсың»
Әни истәлегендә «Ураза керде. - дип яза мин сәхәргә хәтл. дә, сәхәрдән соң да йокламыйм укыйм да укыйм Фатир хуҗасы Зәйнәп әбинең килене бар, шулар, мине кызганып, мунчада самавыр кайнатып, ризык калдырып, шунда бикләп куялар*
Шулай итеп, әнием, үзенең зирәклеге һәм тырышлыгы аркасында. оч еллык программаны бер кышта үзләштереп, шәһадәтнамә алуга ирешә. Чистайга кайтып китә.
Табигать язгы уяну шатлыгын кичергән апрель көннәрендә Казаннан -Тукай вафат■> дигән дәһшәтле хәбәр килеп төшә Әниемнең үзенә сүз бирик.
«1913 елның язында, Тукай үлгәнен ишеткәч, бик еладым, бик борчылдым Әкрен генә йөткерә башладым, ябыктым Әни мине, Гөлсем апага ияртеп, профессорга күрен дип. Казанга җибәрде Фатих абый янына бардым Әйе, иң элек, килгәч тә, зиратка чаптым Чукайның кабере — кергәч тә капканың уң ягында. Зур гына бер калайга «Шагыйрь Габдулла Тукаев- дип язылган. Мин кабер янында коръән укып бик озак елап утырдым
Врачка күрендем. Чистайга кайтып кәҗә сөте эчәргә кушты Гөлсем апаны Сембергә озаткач, тагы Чистайга юл тоттым Миңа бик күңелсез, бер нәрсәдән дә ямь таба алмыйм Июльме, август башларымы — Габдрахман абый, безне алып китәргә дип, Петропавелдан кайтты Шакир абый хәзер Троицкида. әйбәт кенә урнашкан. Габдрахман абый исә безне шунда алып китәргә тиеш Без әни белән. Чистайны бөтенләйгә ташлап, пароходта Пермьгә, ә аннан инде Троицк ягына сәфәр чыктык. Бәдриҗиһан апа ике баласы белән елап безне озатып калды Миңа аңардан аерылу бик. бик авыр Без дус идек, бергә үстек. Мин яраткан апамны башка күрә алмадым. Җизни элек Тоболь- скида яшәде Аннан алар, җизнинең аталары чакыргач, Каргалыга күчеп кайттылар. Апам анда балалар укытты
Шулай алар егерме беренче ачлык дәһшәтләренә кадәр шунда торалар Ачлык елны апам приют балалары белән Себ^ргә киткән җиреннән. тиф чире йоктырып. Томскида үлеп кала Шул ук елны холерадан Рабига апам да вафат була һәр апамның алтышар баласы ятим кала...»
14
Агриппина Евграфовна
— Шушы көннәрдә сезне комиссия членнары чакырыр,— диде.
— Нигә’— дидем мин Апа, ачылып, гадәтенчә матур итеп елмайды
— Менә сезне күрү өчен, ниндирәк кеше икән бу егет, игътибарга лаекмы, юкмы, шуны белү өчен,— диде Мин, ни әйтергә дә белмичә, җилкәләремне җыерып кына уңайсызланып калдым Шул дәрәҗәдә үк мөһим микәнни соң алар өчен минем тышкы кыяфәтем7 Бу уемны сизенгәндәй, апа шәрехләргә ашыкты «Алар андый вакытны документларда язылмаган кайбер мәгълүматлар белән дә кызыксыналар,— диде — Сез моңа әзер булып торыгыз Җавап биргәндә бик уйлап кына сөйләгез. Эмоциягә ирек бирмәгез. Аңладыгызмы?»
Апа тагын нурлы күзләрен җемелдәтеп миңа карап алды Мин бүген дә буш кул белән урамга чыгып киттем.
Еш кына, үткән көннәрне искә алсам, шундый нәтиҗә ясыйм Балалык чоры — җаныңны артык каты авырттыра торган сикәлтәләргә дучар ителмәсә генә — хәтердә якты, нурлы, рәхәт вакыт булып саклана икән Ә минем өчен бу чор артык озак булмады. Ул миңа нәкъ унөч яшь тулганда төгәлләнде Моны, бәлки, тулырак итеп сөйләргә, йомгакны башыннан сүтәргә кирәктер
Мин Кала яктагы, татар совет мәктәбенең дүртенче классында укыйм Безнең укытучыбыз Хәдичә апа — тупасрак киң битле, ләкин кешегә ягымлы хатын — миңа карата ифрат игътибарлы Бәлки, минем әниемнең мәктәпкә еш килгәләве моңа сәбәптер. Ләкин, ни булса шул, класста уку миңа рәхәт Бик алдынгылардан булмасам да, ярый-
сы гына барам Мин үземне мәктәптә иркен тотам, минем яраткан укытучым бар. дусларым иптәшләрем мине тиң күрә
Мин бәләкәй чакта ук. әйткәнемчә, кинога хирыс булдым Ул хирыслык үскәннән ү< ' ы Дөрес, егерменче елларда экраннарда безнең совет фильмнары бик сирәк күрсәтелде Кинотеатрларда күбрәк чит ил артистлары катнашындагы күп серияле фильмнар белән * җенләнәбез. Комик артистларның кыланышын карап, эчләребез кат- - канчы көләбез. Мин андый кызыклы фильмнарның берсен дә калдыр- = мыйм Чөнки аларны карау минем өчен үзе бер бәйрәм Афишада шун- 2 дый картина барганлыгын белсәм, ничек тә әнидән ун тиен ялынып < алам §
Бу — егерменче елларның уртасы — шактый арзанчылык хөкем ♦ сөрә. Әтием мулла булырга, ныклы эш хакы бирсәгез генә риза, дип * кергән Аңа мәхәллә аена утыз сум түли Мондый арзанчылыкта ул Z акчага шактый иркен яшәргә була Әмма халык эшсезлектән интегә 2 Акчаның кадере бик югары Әгәр кәсебең булмаса. аның бер тиенен , дә таба алмыйсың. Акча табу өчен нинди генә юллар уйлап чыгармый j кеше дигәнең. Бер ишесе - кешелек горурлыгын югалтканы — хәер = эсти Булдыра алганы урамнарда кәмит, фокус күрсәтеп, йә башка шаккатыргыч табышлы мәггәк ясап, тамашачының тиенен суырырга омтыла Вак һөнәрчелек, иске-москы җыю, утын яру. вакытлы эш. көнлекчелек, тагын әллә ниләр белән шөгыльләнә. Караклык, кеше талау да аз түгел.
Хәтердә, бервакыт шәһәрдә Муллатай дигән кеше талаучы пәйда булды Ул төнлә үзенең шул төп кәсебе белән шөгыльләнә, имеш Муллатайның даны яңгыраган көннәрнең берсе иде. Без Фәез абыйларга кунакка барган җирдән озакка тоткарландык Кайтыр ара алай ук ерак түгел Чалт аяз салкын тон Ләкин шул кышкы челлә төнендә. Фәез абыйлардан ЧЫГУ белән, безгә бер кеше иярде Аның өстендә кайры тун, тун өстеннән җилбәгәй җибәрелгән брезент яңгырлык. Аның аяк астындагы кар аерата шомлы шыгырдый Ә барыннан да куркынычрагы - кешенең кулында җепкә бәйләнгән чукмар Без бер-беребезгә сыенып атлыйбыз, ул арттан бер сүз дәшмәстән бара. Ниһаять, без бер чат араны хәвефсез уздык икенче чат башында— безнең капка Күрәм. әтием дә әнием дә бик куркалар
Аллага шөкер, менә безн< ң сары капка Ул. гадәттәгечә эчтән бастырык белән бикләнгән Әти яңгыр торбасына таба ашыга Өйдән чыгып капканы ачсыннар өчен, гцуны кагарга кирәк Әти гасабила- нып калай торбаны дөбердәт.» Бәлки, әтием ул кадәр тетрәнмәс тә иде, теге чукмар өстерәгән абзый тукталып ук калды бит
Капканы Суфия апа ачарга тиеш Җитмәсә, анысы да кымшанмый Күрәсең, йокысыннан айный алмый ятадыр. Ә теге кеше тукталган. ай яктысында ап ачык күренә, кашларын җимереп, һаман безне күзәтә Ниһаять, алг ,1 бүлмәдә ут алынды, Суфия апа без кайтканны белде, чыгып, бастырыкны эшерде, без исә. кабаланып, ишегалдына уздык, котылдык Кем белә, бәлки, бу котылу да түгелдер, бәлки, беркем безгә янамагандыр да Ихтимал, теге чукмарлы кеше, мулланың котын алыйм әле. дип. юри ияргәндер
Биредә вакыйгага Суфия апа исеме килеп керде Аның турында сүз әйтми китү килешмәс Суфия апа — әниемнең олы апасы Рабиганың уртанчы кызы Ул миннән җиде-сиг. яшькә олы Аны егерме дүртенче елның җә< и дә әни Урсай авылыннан Троицкига, бездә торырга чакыртып алды -Ябык, чандыр гәүдәле, чәчләрен уртадан ачып тараган, чәч толымнарын иңбашына төшереп салган оялчан авыл кызының безгә килеп төшкәч, чәй эчкәндә аска гына карап «Рәхмәт инде, җизни, мине үзегезгә алдырдың». — дип әйткәне әле дә колакта
Югарыда бер әйтелеп узылганча. Суфия апаның әнис»' Рабига
ачлык елында холерадан вафат була Мөгыйн җизни башка хатынга өйләнә. Нәкъ ачлык ел алдыннан Троицкидан әниләрен сагынып кайтып киткән Суфия апаның апасы Һаҗәр дә ачлыктан үлеп китә Шулай итеп, алар алты баладан бары икесе генә торып калалар
Суфия апа. безгә килеп төшкәч тә, гадәтенчә аскарак караган хәлдә, кулларын тез өстендә кушырып, үзләренең ачлык елында күргәннәрен сөйләде. Мин, аның сөйләгәннәренә таянып, Галимҗан Иб- раһимовның «Адәмнәр» ендә ачлык ни дәрәҗәдә дөрес, реалистик планда язылганлыгын тоям Троицкида да ачлык адәм балаларына күп газаплар китерде. Алабута икмәге ашатты, ачлыктан үлүчеләр дә булды, әмма ул Идел буендагы кебек дәһшәтле булмады.
Сүз Суфия апа турында бара бит Безгә килеп төшү белән, әни аны татар мәктәбенә укырга бирде Урсайда уку аңа бик чамалы тигән булса кирәк, ул үзеннән кечерәк балалар белән, хәтта миннән дә түбәнрәк сыйныфта укыды.
Троицкидагы базар мал-туар һәм ризык белән ташып торуына карамастан, эшсезлек аркасында, кул хезмәте белән яшәгән кешеләр өчен тормыш җиңелдән түгел иде Мин аны шуннан да чамалыйм: нәкъ безнең каршыда гына иркен ишегалды түрендәге бер бәләкәй флигельдә ишле гаиләсе белән Дәүләтгәрәй абзыйлар яши. Аның кечкенә генә, һәрвакыт нидер эшләп торучы Мәймүнә атлы хатыны, биш баласы бар Дәүләтгәрәй абзый үзе бик матур, мәһабәт ир. Озын буй, көрән сакал-мыек, ачык, ягымлы йөз Аның берәр эштә даими эшлә- вен мин белмим Ул гаиләсен көнлекчелек хезмәте белән туйдыра
Без аның иң кечкенә улы, миңа яшьтәш Рәхимҗан белән дуслашып киттек. Мин еш кына аларда булам Шунда Дәүләтгәрәй абзый үзенең бик озак еллар иза чиккән солдат хезмәте турында да сөйли. Әле дә аның кайбер сөйләгән нәрсәләре хәтердә.
— Элек безнең кебекләргә көн юк иде,— дип сөйли иде ул.— Байлар безне кешегә дә санамый иде. Син сәлам бирәсең, ә ул сиңа акаеп кына карый. Кызык итте бу переворот шуларны!
Әйткәнемчә, ул солдатта патшага хезмәт иткән Патша армиясендә офицерларның татар солдатларына ничек начар, түбәнсетеп карауларын ул еш искә ала. Аның үзен дә һич юкка «татарская морда» дип яңаклый торган булганнар. «Мине,— ди Дәүләтгәрәй абзый,— бервакыт взводный, чиратсыз наряд биреп часка бастырды да, мылтык урынына бастырык күтәреп торырга мәҗбүр итте».
Дәүләтгәрәй абзый безгә дә кергәли, кирәгендә мал суюны башкара, кайбер башка эшләрдә дә булыша. Җәй кәннәрендә алар бер елны Бабай тавы ягындагы җилем кайнату эшендә булдылар. Җәй буе шунда яшәделәр. Без исә шул якка сәйранга чыккан араларда аларның алачыгына сугылмый калмыйбыз. Мәймүнә апаның сыек кына итеп кайнаткан ирисен кабып чәй эчәбез, аларның сал кынча куышында ял итәбез Мин шул көннәрдән бирле бер хәлне күреп хәйран калам Кеше ни кадәр ярлы булса, шул кадәр юмарт була икән. Гаҗәп бу!
Сәйранга чыгабыз дигәннән, вокзал артындагы урманчыкка чыккан чаклар да хәтергә килә. НЭП чорының азакларында Троицкиның бер иш хәллерәк кешеләре «Ярдәм» исемле авыл хуҗалыгы артеле оештырып маташты.
Шунда бардык бервакыт. Менә без җәйнең иң матур аяз көнендә әти, әни һәм мин, тагын миңа таныш булмаган әллә кемнәр белән аланда, чирәмгә палас җәеп, аякларны сузып, табын тирәсендә утырабыз. Безнең янга олы гына гәүдәле, табак битле, сакал-мыексыз, ләкин минем күзлектән шактый олы яшьтәге бер абзый килә Табын тирәсендә утыручылар аны аерата бер хөрмәт белән каршы алдылар.
Зурлар аны табын уртасына чакырдылар, хәл-әхвәл сораштылар, бераздан гармунда уйнап, җырлап күрсәтүен үтенә башладылар Бу 64
кеше атаклы җырчы Мирфәйзә булып чыкты. Заманында аңардан Тукай да көлеп язган
Мин Мирфәйзә атлы җырчының Троицкида яшәгәнлеген ишеткән идем инде Ләкин аның ничек җырлавын белми идем Күзләремне шарландырып, колакларымны торгызып, бу мәшһүр кешегә текәлдем Мирфәйзә кулына кечкенә генә кыңгыраулы гармунын ала һәм * уйнап җырлый башлый Мин аптырап калам Әлбәттә аның матур - тавыш белән җырлавына түгел, ә шундый олы бәдәнле үгездәй таза = агайның хатын-кызларныкы кебек чәрелдек тавыш чыгаруына га- _ җәпләнәм Менә ни өчен «Мирфәйзә» дигәннәр икән аңа'
Шул ук «Ярдәм» ширкәтендә шәһәрнең абруйлы кешеләреннән Габдрахман ага Әхмәрев тә әгъза булып тора иде Габдрахман ага ияк ♦ очында гына калдырылган матур түгәрәк сакаллы, кыска мыеклы. озынча ак йөзле, башына үзбәк түбәтәе кигән ифрат ягымлы кеше булып истә калган Ул революциягә кадәр безнең шәһәрдә кызлар мәк- * тәбе ачкан, җәмәгать эшләренә дә бик актив катнашкан, милләтне күтәрүдә зур тырышлык күрсәтеп йөргән зыялыларның берсе
Габдрахман абзыйларның бала-чагалары бик ишле иде Ләкин - минем белән аерата дуслашып киткәне бу балалардан иң кечесе — Үзбәк булды Мин, билгеле, Үзбәкнең кече абыйсы Чыңгызны да бик яхшы белән, аның рәссамлыкка укып йөргән чакларын да хәтерлим Чыңгыз чит шәһәрдә укыды, ул мине каникул вакытларында үзенең осталыгы белән шахлар катыра иде Ябык кына, кызлар кебек нәфис, чибәр Чыңгыз беркайчан да үзенең рәсем блокнотын кулыннан төшерми Урамдамы, ишегалдындамы — үзенә сәер тоелган берәр нәрсә күрсә, ул хәзер шуны ясап куя. һәм ясаган сурәтләре искитмәле матур була
Үзбәк минем яшьтәш Ифрат хискә бирелүчән һәм шул ук вакытта дуамал, усал Тойгыларына хуҗа була алмаган минутларында теләсә нинди ахмаклыклар ясап ташларга сәләтле, хәтта зәһәр рәхимсезлекләргә дә бара торган малай Хәтердә калган бервакыт ул, минем чехоткадан үләсем килә, дип. сарайдагы ларлар өстенә кунган тузаннарны ялап йөрде Ә берчак, сарай түбәсе астына ояла-ган күгәрчен балаларының башын өзеп, кемгәдер булган ачуын басты. Хәтеремдә, бервакыт без, дөнья белән танышып йөри торгач, фатирыбыз чарлагына эләктек Минем бәхетсезлеккә каршы, андагы тузан арасыннан бер туп снаряды табылды Үзбәк шул снаряд очен мине аз җәберләмәде Мин инде ул вакытларда үземә булган кырын карашны, мәхдүм буларак, тоя идем Үзбәк дус исә, шуңа кинаяләп «Ул снарядны совет властена каршы көрәшү өчен сез юри саклаган, моны тиешле урынга хәбәр итми булмас»,— дип. мине куркыта башлады
Ә инде Чыңгыз турында мин тагын шуларны әйтергә тиеш Ул үзенең эзлеклелеге һәм көчле таланты аркасында соңыннан рәссам булып дан казанды Үзбәкстанда үз мәктәбен тудырган күренекле рәссам буларак, СССР дәүләт премиясе лауреаты дәрәҗәсен алды Аның Ташкент опера театрын бизәгән паннолары әле дә тамашачыларны сокландыра Чыңгыз үз халкын, татар халкын да онытмый Ул. Казандагы опера һәм балет театрының фойе залларындагы ди-варларны гүзәл сыннар белән бизәп, үз туган туфрагының күркәмлеген арттырды
Балалык чорына әйләнеп кайтыйк Мин дә инде ул вакыт тузга язмаган, фантазия җимеше булган пьесалар яза идем Яза идем һәм без аны уйный идек Кем белә, иҗат эшемнең башы итеп, бәлки шуны санарга кирәктер
Әдәбият, бигрәк тә Тукай һәм Бабич белән мин күптән мавыга идем инде. _ _ .
Әниемнең чиксез мәхәббәте аркасында булса кирәк Текай минем
күңелемә бик яшьли кереп сеңде Соңрак Шәехзадә Бабич та минем сөйгән шагыйрьләремнең берсенә әйләнде Үсә төшкәч, Гаяз Исха- кыйны, Галимҗан Ибраһимовны бик яратып укый башладым.
Көннәрдән бер көнне, беренче баскыч мәктәпне тәмамлап, бишенче сыйныфка күчтем Бу мәктәптә бишенче класс булмау аркасында- дырмы, әллә башка сәбәпләр беләнме — мине бишенче класска элек бабамның Рәсүлия мәдрәсәсе булган, хәзер татар совет мәктәбе урнашкан җидееллыкка бирделәр
15
Менә мин хәзер шул татар мәктәбенең бишенче классында укыйм Көз үтеп, кышкы салкыннар да башланды. Мәктәпкә без, Кала якта яшәүче балалар, бергәләшеп йөрибез. Елга бозы аша Амур ягының чүплегенә чыгабыз, аннан кыеклап мәктәпкә таба юл тотабыз. Минем өстә сары кайры тун. башта колакчынлы бүрек, аякта киез итек Шулай да Увелька буенча искән ачы җил куенга керә, бит очларын, иякне өшетә. Аркада киндер букча, букча эчендә китап-дәфтәр, кечкенә шешәгә салынган сөт, ике телем икмәк Мин шулай укырга йөрим.
Әйтергә кирәк, бик дәртләнеп йөрим Чөнки, яңа мәктәпкә күчү белән, мин укуда бик шәп алдыра башладым Укытучыларым мине башка укучыларга үрнәк итеп куялар. Миндә моңарчы һич күренмәгән ораторлык куәсе ачылып китте. Хәтеремдә, хәтта бервакыт әти- әниләр җыелышында миңа доклад сөйләргә куштылар һәм мин бу эшне, әйтүләренә караганда, шактый шома башкарганмын.
Мин — активист. Стена газеталары чыгаруда булсын, бәйрәм көннәренә лозунглар язуда булсын — мин беренче. Драмтүгәрәктә катнашам. Мин шагыйрь дә әле җитмәсә, бер шигырь язып, стена газетасында бастырдым Кыскасы, бик дәртләнеп, укуның тәмен, ләззәтен табып яшим
Әтием үз вазифаларын җиренә җиткереп башкара. Мәхәллә картларын мәчеттә намаз укыта, вәгазь сөйли, хөтбә укый. Өйдә, яшеренеп кенә, мич каршында тәмәке тарта Ләкин ул, мәхәллә халкына никадәр ярарга тырышмасын, бер иш кеше аны барыбер өнәми. Кемнәрнеңдер аны «коммунист мулла, урыс мулла» дип сүккәннәре безгә дә ишетелгәләп тора.
Аның совет укытучылары белән аралашуын яратмыйлар, вәгазь- хөтбәләрен китапка карап сөйлисе урында үзе язган кәгазьгә карап сөйләвен дә өнәмиләр Күрәсең, аның тәмәке тартуы да халыкка сизелә. Ничек сизелмәсен, тәмәкене тартканга кадәр кибеттән алырга кирәк бит әле. Кайчагында кибеткә әти мине дә җибәрә Мин аңа «Пушка» папиросы алып кайтам, үземә уңайсыз, әтием өчен дә уңайсызланам, кибетченең миңа хәйләкәр көлемсерәп каравы, кемгә бу. дип соравы ошамый.
Көннәрдән бер көнне без үз өебезгә, Амур якка күчендек. Моның сәбәбен анык кына әйтә алмыйм. Бәлки, хуҗа без түләгән акчага гына риза булмагандыр, бәлки инде әтигә муллалыкның хәтәр бер эш булуын, озак гомерле булмаячагын аңлатканнардыр, бәлки, үз өебез була торып, фатирда яшәүнең мәгънәсезлеген тойганнардыр, белмим. Хәзер мәктәп миңа бөтенләй якынайды, монда яңа дус-иш тә табылды.
Менә язга да килеп җиттек Карлар эреп, үрдән — вокзал ягыннан — гөрләвекләр ага башлаган көннәрдә бездә зур яңалык булды. Кайчандыр казах бае Вәли хаҗи миңа колагын тешләтеп бүләк иткән атны безгә китереп тапшырдылар. Йөнтәс, кыргый туры тайчык хәзер бөтенләй үсеп беткән, ябага йонын койган, шомарып-тазарып 66
киткән, кыска гына муенлы бер айгыр кисәгенә әйләнгән. Ләкин ул һаман кыргый, йөгәннең ни икәнен әле яңа гына аңлаган хайван
Әти ат белән булаша башлады. Арба, чана сатып алды, сбруй җү- нәтте. Инде карт әти өй салдырганда ук хәстәрен күреп эшләткән менә дигән такта сайгаклы аранда бу кыргый казах атына җылы урын да табылды. ♦
Ат — аранда Ул әле бер тапкыр да тәртә арасына кермәгән. Аны | күрше-күлән егетләре башта камытка, ыңгырчакка ияләштерделәр = Аннан тәртә арасына керттеләр Айгыр дулый, тыпырчына, тибешә, 2 тешләрен ыржайтып, үзен ирексезләүчеләргә үрелә Инде бер дә бул- * маса, арткы аякларына баса Ләкин шулай да аны кешеләр җиңде, ат х буйсынырга мәҗбүр булды Бераздан ул атланып йөрүгә дә. тәртә ♦ арасына кереп җигелүгә дә күнегә башлады Инде гөрләвекләр тоташ * ага башлап, урамнарны тубыктан быкырдык пычрак баскач, рәхим- ? сез агайлар минем туры айгырымны җиргә егып печтеләр Мескен £ айгыр, гомерендә бер генә тапкыр булса да нәсел калдыру куанычын- < нан авыз итмәгән хәлдә, үзенең ирлеген югалтты Ул суырылып, *= ябыгып калды, тәмам йончыды, юашланды Миңа, аның өстенә ме- х неп, урамнар буенча чабарга куштылар Чапканда да әле мин пычраг- “ рак урамнардан барырга тиеш: чөнки, яра тизрәк төзәлсен өчен, пычракның ярага эләгүе бик мөһим, имеш
Өске урам буйлап атны камчылый-камчылый чабам, янәсе, мин аңа яхшылык эшлим. Мескен ат тәмам алҗып, артык атларлыгы калмагач, туктап калды Ул бөтен гәүдәсе белән сулый, тилмереп, миңа таба башын суза. Мин, аттан төшеп, аны тезгененнән тоткан килеш кенә алып кайтам
Берәр атнадан соң ат бөтенләй рәтләнде Ул инде миңа ияләшеп килә Мин аның астын тазартам, печән салам, солы бирәм Инешкә алып төшеп су эчерәм
Бер көнне без әти белән, ат җигеп, Кала якка чыгып кердек. Арба безнең тимер хутлы, бик җиңел, әмма әрҗәсез, шуңа күрә, аның өстенә көрпә салынса да, утырып баруы шактый җайсыз Алай да мин горур, чөнки дилбегә минем кулда, бик әтәчләнеп, кирәккә дә кирәкмәскә дә кычкырып атны кызулатам Әти мине тыеп бара, сабыр, сабыр, улым, ди.
Бераздан соң, мәктәптән бушаган чакларда, әтине Кала якка мәчеткә дә озатып куя башладым Базарга да әти белән атта чыгабыз Минем хәзер эш худта, минем атым бар!
Без шулай яшибез, ә укулар бара Мин әле һаман алдынгы укучылардан саналам Ләкин мин «тәти шәкерт» түгел, мин башкалардан бер дә ким шайтан чапмыйм, башкалардан ким котырмыйм
Ләкин минем, шулай әйтергә яраса, мәдәни шөгыльләрем дә җитәрлек Пьесалар язам Берсеннән-берсе маҗараларга баерак пьесалар. Безнең ишегалды түрендә ябык лапас Ул ике катлы Без шуның өске катында сәхнә сыман калку сәке ясадык Хәзер инде иптәшләр белән спектакльләр куябыз Күрше-күлән балалары бездә Нинди генә хикмәтле нәрсәләр күрми алар безнең уенда!
Нәкъ шул чорда кызларга да күз төшерә башладым, ахры Хәер, моны мәхәббәт дип атап була микән әле’ Бу булачак мәхәббәт кичерешләренең яралгысыдыр, мөгаен Безнең класста Хәдичә атлы бик җыйнак бер кыз укый Ул ап-ак йөзле, коңгырт күзле, шактый чибәр, пөхтә киенә. Өстендә көрән күлмәк, кара алъяпкыч, ә аякларында уенчыктай матур күн итекләр Хәдичәнең күпермә чәче дулкынланып тора Бер күзе чак кына сизелерлек кылый, ләкин бу кимчелеге аның йөзен бозмый, хәтта, мин әйтер идем, аңа ниндидер шук кыяфәт, серлелек төсмерен бирә кебек
Шул Хәдичә үзе беренче булып миңа игътибар итте Ул тәнәфес вакытларында, һич ихтыяҗы булмаса да, минем белән сүз башлый,
миңа карап елмая, кулларымнан тотып, уенга өстери Хәтта бер көнне, мин мәктәпкә килгәч, әнием белән коридорда сөйләшеп торганда үзе әрсезләнеп безнең белән сүзгә тыгылды Алай гына да түгел әле, ул әни алдында ук, сиздермәстән, минем аяк очына басып алды Бу әлбәттә, аның миңа булган игътибар билгесе иде Бурлаттай кызардым, әни тәгаен сизде инде бу эшне, дип уйладым Күңелемдә моңарчы һич булмаган яңа, сәер, татлы һәм газаплы тойгылар уянды Еш кына, онытылып, аның турында уйлана торган булып кит-тем.
Яңа тойгылар, яңа шөгыльләр белән узган көннәрнең берсендә аяз күгемә яшен ташы атылды Бу яңакка чалтырату белән бер булды. Минем яшь, әле чыныкмаган зәгыйфь күңелемә бу хәл бик каты рухи җәрәхәт ясап китте Бу хәл мине укуда, гомумән, бөтен тормышымда таудан түбәнгә атып бәрү кебегрәк бер нәрсә булды. Билгеле, бүгенге күзлектән караганда, аек акыл белән бүгенге бизмәннәргә салып үлчәсәң, әллә ни булмады да кебек. Ләкин ул чакны мин бу кимсетелүне ифрат авыр кичердем.
Вакыйга безнең мәктәпкә яңа укытучы килүеннән башланды. Ул кеше әле яңа гына Казаннан кайтып төшкән, гимназистлар формасы кигән яшь егет иде. Исеме Зәйни. Зәйни абый Казанда укып яткан җиреннән авырып киткән һәм үзенең туган шәһәренә — Троицкига кайтырга мәҗбүр булган. Ул зифа буйлы, бетчәлерәк йөзле, яшь булуына карамастан, гадәттән тыш җитди бер кеше иде
Гаҗәп хәл, Зәйни абый беренче тапкыр дәрескә керүе белән үк мине кан дошманы урынына күреп яратмый башлады. Һәр дәресендә минем мулла малае булуымны, гәзитчәрәк әйтсәк, ассызыклап атап, миңа карата нинди генә булса да берәр кимсетү сүзе кулланмый калмый иде.
Моңарчы укытучыларның үзен иркәләвенә, алдынгы укучы буларак үрнәк итеп куюларына күнеккән малайга бу хәл шул дәрәҗәдә тетрәткеч тоелды ки, мин Зәйни абыйның сүзеннән генә түгел, гүя карашыннан ук котым алынып бөтенләй коелып төшә торган булдым Мин аның дәресләрен әзерли алмый башладым, чөнки ни генә кылсам да, миңа начар билге куячак. Ә ул исә, нәкъ шуны сизенгәндәй, беренче булып мине аякка бастыра, мин тәмам югалып, җир тишекләренә кереп китәргә әзер бер халәттә, ык-мык итеп калтыранып торам Ул минем ни өчен аның фәнен тырышып укымавымны сыйнфый көрәш күзлегеннән аңлата.
Бераздан канатларым сынып-сыгылып төште, күңелдә дәрт-ом- тылыш дигән нәрсә бетте.
Бу вакыйгаларга бик күп еллар узды инде Ләкин минем күз алдымда Зәйни абыйның бетчәле бите, миңа ачы нәфрәт белән текәлгән күзләре әле дә җанлана. Ул хәзер инде күптән гүр иясе. Озак еллар Троицк шәһәрендә укыткан, әйбәт педагог буларак абруй казанган, орденнар алган.
Мин аның яшьлек чорында Казаннан ни дәрәҗәдә сыйнфый көрәш пафосы белән сугарылып кайтуын, һәрбер күренешкә сыйнфый күзлектән карарга кирәк дигән кагыйдәне ничек ялгыш аңлавын бүген төшенәм. Юк, мин аны гаепләмим. Ул үз дәверенең бер җимеше булган. Бу яшь кешене әлеге чирне йоктырып кайтуының сәер ягы тагын шунда ул үз вакытында Троицкиның иң алдынгы, кешелекле укытучыларыннан берсе булган Лотфулла мөгаллим улы иде.
Бәхеткә каршы, дип әйтим инде, миңа Зәйни абыйның дәресләрен икенче уку елында тыңларга туры килмәде. Җәй узып көз кергәч, мине алтынчы класска кертмәделәр. Сайлау хокукынңан мәхрүм кеше баласы буларак, минем мәктәптән сөрелүемне игълан иттеләр.
Ахыры киләсе санда