Логотип Казан Утлары
Шигърият

 Тор-рыйк... тор-рыйк...

Тагын көзге торна кәрваннары — җылы якка китеп барганнары. Почмакланып очкан пунктирлар сызык-нокта, сызык-нокта — сорау билгеседәй эленеп тора. Хәвеф тулы сорау: җитәрбезме? Җәй буена җан саклады алар туган якларында, җан саклады: суладылар — агуланган һава, ашадылар — агуланган азык, эчкәннәре су дип — агу булды... Зират төсле үле басуларда агуланган борчак чүпләделәр, чәрпәләштеләр дә талаштылар, сәрхушләнеп бетеп, адаштылар... Көзгә бары уннан бере калды... Исән калганнары китеп бара: агу җыеп үскән канатларда — курку-хәвеф: барып җитәрбезме? Озатмагыз көнчел караш белән: Эх, миндә дә канат булсачы!» — дип. Туган җирләреннән аерылулар,— агуланган туган җирләреннән!— барыбер ачы икән, бик ачы бит... Канат булса, бәлки, чынлап без дә үзебез агулаган кара бәла — Чернобыльләреннән Марс ШАБАЕВ (1933) шагыйрь. тагар һәм рус телләрендә донья күргән унбиштән артык шигырь. пром һәм тәрҗемә китаплары авторы. Ул — Г Тукай исемендәге ТЛССР Дәүләт премиясе лауреаты Ки шнда яши очып китәр идек... Качып китәр идек... Торналарга кушылып, кояр идек җиргә каурый урынына җыр-моң гына: «Тор-рыйк... тор-рыйк...» Эштән чыгардык без Җиребезне — кайда торыйк? Оя корыйк? Кушылыйк та торна тавышына елыйк... елыйк... сулык-сулык: тор-рыйк... тор-рыйк... тор-рыйк... Куропаты корбаннары Телгә килсә, һәр агачы сөйләр Куропаты урманнарының. Егерменче гасыр курганнары — Шәхес культы корбаннарының Курганнары анда... Йөзәрләгән... Адәм башы агач санынча! Бүген кемдер кача-поса гына Иптәш Сталинны сагынса — Шунда барсын! Чокыр төпләреннән Төннәрендә салкын өрәкләр Күтәрелә... Кем газизе алар? Өзелеп төшкән кайсы йөрәктән? Канлы таңнар... Каһәрләнгән көннәр... Кара төннәр булган бер тәмуг... Куркып калтыранган яфракларга Адәм каны торган гел тамып... Сискәндереп... Тамып түгел — агып! Ул юынган сезнең каннарда! И шәһитләр, Күпләрегез һаман Инанган бит әле аңарга. Аның исеме белән таң аткан да. Аның исеме белән көн туган, һәр күңелгә аның исемен шулай Даһи исем итеп кем уйган? Үзе! Мөритләре! Аның исеме белән бала көлгән... Шул көлүдән алгы елларда Белоруссиянең Куропаты урманында шәхес культы корбаннарының йөзләрчә каберлекләре табылды... ГазеталарАМ. Курку-өркү катыш нәфрәт үскән — Безгә калган илереп еларга... Көлү — каһәр! Көлү — каргы ш-ләгънәт! Көлү — зәһәр! Көлү — үч-ачу! Көлү — үлем... Үлем лагерьлары Булып шыткан көлү, кыскасы... Илгә ябырылып яу килгәндә, Ут ташкыны ялмап барганда, Ватан-ана йөзе шул ялкыннан Үткен кылыч төсле янганда, Авыл-кал алары.— Күкрәк яралары,— Яралардан ал кан тамганда, «Ватан — анам!» диеп, аны яклап Кул сузасы асыл ир-атлар, Ил калканы булып өлгермичә, Тутырылган һаман тураклап... Тутырылган... Хәзер инде алар, Кубарылып, гомум кабердән Кабер тынлыгында күтәрелеп, Саф-саф булып, горур һәм бердәм, Яуча китсеннәрме? Ни әйтсеннәр? Өн авазы кемгә меңнәрнең? Искән җилгә бары... Аккан суга... Корбаннарның — асыл ирләрнең Рухлары соң ничек әрнемәсен: Алар да бит җиңү көнендә Теләгәндер, медаль чыңы тыңлап, Сагыш йорты — шәһәр бакчасы Яшел шәл бөркәнгән карт юкәләр Моңаешып тезелеп торалар: Бүген янә бакча аһәңенә Бетмәс сагыш килеп урала. Бүген янә. ябык иңнәренә Кара шәлен салып. Ул килде. Ел да шулай килә, ел да килә... Ярты гасыр килә бит инде! Кара шәлгә салмак карлар ява — Чәчәк койган чагы сиреньнең. Ул утыра ялгыз утыргычта. Сүзсез кыймылдатып иренен. Төштә түгел, өндә... өндә иде — Шаһит менә шушы утыргыч: Танышканнар иде алар монда. Бакча фонарьлары ут алгач. Җылы июнь иде. Яшьлек кебек Гүзәл иде дөнья. Шат иде. «Иркен минем туган илем!» диеп Җырлап кына йөргән чак иде. Таныштылар... Аннан кавыштылар — Чәчәкләре сулды сиреньнең. Сирень исе сулап йөрер көне Беткән булган икән иренең... Ике атна яшәп калды алар! Кичләрендә шушы бакчага иКөн дә килә иде бәхетле пар... «Нинди күркәм алар, баксана!» — Дигән төсле шаулап, яшь юкәләр Иеләләр иде сиреньгә. Ә ул,— Күбәләк җан,- Җылы эзләп, IСыеныр иде һаман иренә. Көн килде дә, шушы утыргычта йолкыдылар аны иреннән. Өзгән сиреньмени?*— Ятып калды һушы китеп ауган җирендә... Бер гаепсез гаип булды ире — Хәбәр дә юк аннан, кабер дә... Ә ул,— «Халык дошманы»нын тол хатыны.— Илле елдан соң да. хәзер дә Өметләнеп көтә... Аның өчен Сагыш йорты — шәһәр бакчасы. Сүнәрсүнмәс янган өмет шәме — Сагышыңнан кая качасың?.. Ул утыра ялгыз утыргычта. Сибәли дә июнь яңгыры. Тартынгандай итеп тынып кала. Ә карчыкның битен яндырып Сагыш агып төшә... Ачы сагыш... Шәһәр шау-шулары ерактан Килеп керә - Котсыз тимер чыңы Телеп үтә гүя йөрәктән. Шырык-шырык килеп, шәрран ярып. Яшүсмерләр уза йөгереп. Парлар үбешәләр, көлешәләр...— Уза шулай тормыш җилдереп. Гамь-хафасыз битарафлыклардан Аралачы, тормыш, арала! Сиреньнәрнең чәчәк койган чагы - Сагыш койган чагы ярага... Яшел шәлле карт юкәләр йотар Ул сагышны алгы көннәрдә: Кичке эңгерләрдә эри инде Кара шәлле ялгыз күләгә.