Логотип Казан Утлары
ЭПИСТОЛЯР ПОВЕСТЬ

ТАБЫЛДЫК ХАТЛАР СЕРЕ

ирәк булучан кояшлы, коры көзге көн иде Рәшидә ире Госман белән, көннең аязлыгына кәефләнеп, тәүлек буе диярлек бакчада эшләде. Арыганлыгын да электричка вагонына кереп, таралып утыргач кына тоеп алды ул Башкалар, әле вокзалга килеп җиткәч тә. этешә төртешә, машиналар тукталышына йөгер де. Рәшидәләрнең кабаланасы юк - өйләре моннан ерак түгел, җәяү генә барасы. Алар үзләре яши торган тын тыкрыкка керде Баеп килүче кояш бөтен тирәлекне алтынсуга манган Буяулары уңып беткән шыксыз йортлар да хан сарайлары кебек балкып утыра.. яшерергә теләмәде; — II и' Менә сиңа мә’ — Ул барыр юлыннан тукталды — Әле иртә белән генә янтаешып утыралар иде. Теләсәләр, эшләп тә куялар инде бездә' Рәшидәләр яши торган яңа ташпулат янында, күңелләргә шом салын бер-ике катлы иске өйләр тезелгән иде Берничә бүлмәдә кешеләре дә яшәп ята иде әле. /Кимергәннәр дә ташлаганнар Чүп чарның күп өлеше ташылган Мәйданның тигезләнгән ягына черемә дә китереп аударганнар — Бакча була монда, гөлбакча' Госман аркасындагы тау кадәрле рюкзагын бөтенләй онытты кебек Язын чәчәкләр утыртырлар. Җимерелгән йортларның таш туфрагы өлешчә шул урында ята иде әле Кемдер тәрәзә рамнарын, идән такталарын аерып аерып, җыйгалап та куйган Кирпеч әрдәнәләре дә бар. Госманның күзләрендә очкын ка бынгандай булды. — Кара' Калай табаклары' Өр-яңа! — Булса ни? — Дача өенә су ник үтә дип беләсең? Кояш ТИМБИКОВА прозаик һәм публицист. Тәңкәле тау . .Кайгы белән шатлык янәшә-. ’Кышкы талпыну’ кебек унлап китап авторы РСФСРның һәм ТАССРның атказан ган культура хезмәткәре, республика журналистларының X Ямашен исемендәге премиясе лауреаты Казанда яши. — Бәй' Рәшидә кычкыруыннан үзе дә сискәнде — Госман, күр болари ы! Кичерешләрен шәрәләндерергә яратмаучы ир дә 6У юлы гаҗәпләнүен Ир белән хатын, артыгын сөйләшеп тә гормастан. җимертелгән өйләр мәйданына керде Ярамый, ярамый җәмәгать' Күнме кабатларга мөмкин ә ” диди су кранын алар каршына бер агай килеп чыкты Йөрмәгез бу тире дә' Имгәнен куюыгыз бар. алда сакласын* Кайбер фатирларның идән астына баз казылган башка берәве сараена нәүрәп ясаган Анас теге яклап * үтегез* I осман кире борылырга уйлап та карамалы Исәнме, агай* дигән булды Шырпың юкмы? Кай арада ак * тарын салдылар моны' Иртәнге алтыда гына кыегаеп утыралар иде < Шырпың бармы? һи и, эшләп тә карадылар инде* Кичә кичтән генә хәбәр иттеләр 1 Урамның анау теге ягындагы зиннәтле сарайны күрәсеңме? Шуны ачалар § икән. Ачуын ачалар, каршысында чегән алачыклары Бер акыллыгы < әйткән ишеп, җир белән тигезләргә* Бер тамаша ясадылар монда мең ф миллион машина килде < Күптән кирәк иде Ә бу чүп чарны кая олактыралар' Синең белән миңа - чүп чар чнганнарга - алтынга алыштыргы й сыз мал бу * Вакыты тимәде, халык рәхәтенә тиенәдер иде Булмады ® Мин дә кызыгып куйдым әле Госман, ниһаять, серен чишәргә 1 тәвәккәлләде Оч дүрт кенә табак калай кирәк иде Дача өенә Хатын т- әйтә. әнә алар кайда аунап ята. ди. = һе, алай икән Абзый. Госманның теләген төшенгәч, кинәттән * кырысланды Калай исәптә, агайне Аның күзләре Рәшидә ку тында й гы корзиннәргә. өеп тутырган алмаларга текәлде Калай ул кемгә дә кирәк Мә. абзый, авыз ит* Үзебез үстергән алмалар. Рәшидә берьюлы ике корзинен дә ана таба сузды. Яшелләре кышкы сорт, каты - Алма ашарлык теш булса, чүп өсме саклап төн чыкмас идем мин Өеңә атып кайг. агай /Книги бәлешен салып бирер Ә-әй* Алма бәлеше ир ат ашымы ул” дип. сүзгә Госман кат нашты Бар әле < ин. хатын, бар. бар* Госман үзе берәр җаен тапмый калмас, дип Рәшидә читкә тайпыл ды. Дөрес чамалаган икән ирләр гиз килеште Ризалыгы йөзенә бөркелеп чыккан атай Госманны тирә юньдәге калайларны җыярга җибәрде Үзе Рәшидә янына килен Алма бәлешен яратам мин яратуын. диде Әйдә, калдыр ике сен дә* Алмаңа бәрабәр бер сандык бирәм мин сиңа. Әйдә, кара' Агай кирпечләр әрдәнәсе ышыгына ишерелгән гакта чемоданны күтәреп ал ды. Эче тулы китап та дәфтәр Нинди адәми зат язгандыр белгән юк Ничек ташлап китәсе иттеләр икән' Хуҗасын табарлык түгелме' Бу өйнең хуҗасы Мәгыпня карчыкны мин яхшы белом Сандыкны табуга, хатынны йөгерттем бар. мин әйтәм. сөенче ал* Әйләнеп каңтты. Мәгъшиянең рәте киткән икән нит Бүлннстә әҗәлен үк көтеп ята икән Аннары мондагы кәгазьләр дә аныкы түгел, фатир кергән кызныкы булып чыкты Карт өстәргә ашыкты Миңа йорт зар идарәсе кушты б\ ни не. Белен булмый бит базларга, нәүрәпләргә бала чаганың качып посып калуы бар эттер мәче сер керен оялавы ихтимал Тереләй күмеп куярсың җан иясен, алла сакласын Я кызым әллә ничә сарайны карап чыктым кулга эләрлек әйбер табылмады Монда ТУЛЫ сандык* Уһу у. бабай хәзинә тапкан* тнләр Бергә тошен ачтык Эче тулы китап га тәфтәр Киган тарның кайберсен егет тор алды Хат зарын укып каратаннар и т< кайсы көлде кайсы кул тына селкеде Рәшидәнең кызыксынуы артканнан арта бара иде Хуҗасын табдрта кирәк, абын' диде (акла син аларны Тик каравылчыны бу киңәш һич тә канәгатьләндермәде Ал инде че мо тайны ник табуына аның хакында ник сөйләп азаптан чына үкенә дә кебек иде. Ярар, бигайбә' — диде Миңа андый вазифалар йөкләнмәгән Ут төртермен дә яндырырмын Яман күзгә эләкмәс, миңа җылырак булыр — Госман, алыйк әле! Кызык бит. — Шул гына җитмәгән' Капчык авырлыгына бер бәйләм калан да өстәлгәч. Госманның аяк атламына кадәр үзгәргән иде — Әллә нинди иске хатларны укырга түгел абыйдан килгәненә җавап язарга да вакытым юк әле. Ире каршы килгәч. Рәшидәнең кызыксынуы котыра гына төште —■ Сиңа укырга кушкан кеше юк бит әле! — Алан булгач, ник миннән сорап торасың? Ал' Ничек күтәреп кайтасың соң? Кулыңда ике кәрзин, мин дә артыгын ала алмыйм — Алмаларын миңа бирде ул. чемодан өчен. — дип аларның бәхәсен каравылчы карт туктатты Бушка бирергә сакламадым бит мин аны.. Рәшидә, өендәге эшләрне җайга салып, тәмам бушап калганда, төнге сәгатьләр суга иде инде. Өйдә аргы бүлмәдәге Госманның, тигез сулыш алып, изрәп йоклавы гына ишетелеп тора Рәшидә исә аның янына керергә ашыкмады. Хлъяпкычын салып, кухнядагы элгечкә элде дә балалар бүл мәсенә керде Балалар әле авылдан кайтмаган, бүлмә буш. Идән уртасын да табылдык чемодан гына моңаеп утыра Хатын үзенең ялда булуына, таңнан торып мәктәпкә чапмаячагына сөенеп, чемодан янына, идәнгә утырды Чемоданның капкачын ачып җибәрде. Өскә китаплар куелган вуз дәреслекләре икән Дәфтәрләрдә дә — студент лекцияләре партия тарихы, унтугызынчы йөз әдәбияты, философия Кулына ниндидер папка килеп кергәндә. Рәшидәнең кызыксынуы шактый сүрелгән иде инде. Папка тышына язылган сүзләр аны кн сәктән айнытып җибәргәндәй итте. Гыйбрәтле хатлар Чемодан иясе хатларны билгеле бер тәртипкә .» сәлам Бу изге ниятеңне* Гөлләрия беләме соң ’ Анда минем ни эшем ’ Белмәгән булса, беле р' Башкага кияүгә чыгып куйса ’ дим Күзләре шар булды. Авызыңнан җил алсын' ди. Мәхмүт сиңа бик нык ышанган, күрәсең. Ничек алай итсен инде ул. кит! Кит! ди Тагын бер ел. дип. ник алай бик киртләп куйдың сон. Мәхмүт ' — Сеңелне укытып чыгарасым бар. Институтка кергән иде. киләсе елга бетерә инде Аннары мнн ирекле Башта ук өйләне әм. . ол -тис и аңа җибәреп яга алмый идем бит инде мин Ярамый, килешми Менә шундый ипләр. Гөлләрия Мин күңелемдәгене язып б. г-рдс м Хәзер теләсәң нишлә. Мине дә тгләсәң нишләт Сүзләремне урынсыз сана саң. кабат үтенәм зинһар гафу ит. Хатыңны көтәм Җавап салмаган. туеңа бармавым хәерлерәктер инде. Шулаймы? Өзеп әйт. Хатыңны гиз яз. яме Хуш Кәшиф.» Кәшифә туганкай* Акылың бармы синең, әллә бөтенләй ычкындың мы инде'’ Инк с ин. Идел буе хатлар язын, бәхетле совет семьяларын җи мерү юлына бас тың' Бет бит айдан аргык инде бергә яшәп ягабыз Туй дигәнең формализм \нысы авыл кешеләре алдында бер бурыч үтәү генә Өстәп тә әйтә алам үз көнен үзе яңа гына күрә башлаган семьялар өчен һич кирәкмәгән зур чыгым да әле \л \выл җирендә бигрәк тә мәгънәсез үтә ул туйлар Кимендә, бер сарык, биш аны эрҗ • аракы алырга кирәк Кунаклар ис.» култык ә. тарына икс тиенлек оек яки гэбын кыстырын килә Хагыңдагы ваклыкларга тукталып торасым килми Опыт' Барын да оныт Гайбәт сатудан саклан' Акылыңны җыеп өлгермәсәң. мин. бу бит— күренекле журналистка Кәшифә Фәсхи дип тормам тамырыңны коры тырмын. Хикмәт анда түгел Безнең семьяга тыкшынма Белдеңме?! Мин синең хәлне аңлыйм, әлбәттә Карт кызлар гел шулай алар Сиңа Гөлләрия кебек иш кирәк, әйеме? Сазаган кызларның дошманы буласың килсә, кияүгә чык. диләр. Син инде Гөлләриянең кияүгә чыгуына аяк чалмакчы буласың. Минем алдан да өйләнгән булуның Гөлләриягә ни зыяны бар? Егерме җидегә җиткән нәрсә тагын ни көтә кая бара ала'1 Аның монда бер шансы да юк Гомумән дә карт кызларның мөмкинлеге чикләнгән Безнең шартларда аңа түгел, ир атларга да мәйдан тар. Шә һәр җире булып, үзара аралашып яшәсәк, бәлки синең белән якынаешып китәр идек. Ә мин болан валлаһи, сине бөтенләй онытканмын Алдан Гөл ләриягә сүз кушмаган булсам, сиңа өйләнер идем Үпкәләмә' Бездән ачу алып маташма’ Үз җаеңны үзең кара' Рүзәл Телеграмма. Киң Болын районы газетасы хезмәткәре Гөлләрия Гайсинага Туең котлы булсын' Кулымнан килсә, дөньяның барлык ак чәчәкләрен алларыңа сибәр идем. Кәшифә Кәшифә, нихәл, малакаччаем' Телеграммаң өчен мең рәхмәт. Шул рәхмәтемне генә дә вакытында яза алмый торуыма ачуланма. Үзең ча мала вакыт җитми. Бу кияүгә чыгу дигәннәре бик мәшәкатьле икән. Үләм дип торам, һич өлгерер хәл юк Рузәлләргә күчендем Йортлары зур. алты почмаклы, әллә ничә бүлмәле Чисталыгын саклап тиешенчә тукланып яшим дисәң, йокларга да ара калмый Синең туйдан соң бирелә торган өч көнлек ял турында ишеткәнең бармы? Юктыр инде Ишетсәң дә. бөтен хикмәтен белмисеңдер Мин ишеткән идем. Шуңа ышанып, туй булгач, өч көн эшкә бармадым Теләсәм дә бара алмас идем дөньяның асты өскә килгән кебек булды Олау олау савыт саба, тапланган эскәтерләр, таушалган урын җир Барын да юып. рәткә салып, тәртип булдырдым Эшкә барсам, миңа — шелтә. Приказны стенага ук казаклап куйганнар Машинистка аңлатып бирде Ялгыштың син. Гөлләрия Низамовна. ди.— Кәҗәнең туры сөйләме н мәҗлесегезгә чакырасың калган Барысы да шуннан чыкты Туйны бит мин түгел. Рүзәл ясады. Кемне чакырырга икәнен дә ул билгеләде Хәер, үземә тапшырылган булса да. мин аны түр башыма китертеп утыртмас идем Башсыз бер бәндә Син аның кушаматын гына күр- Кәҗәнең туры сөйләме дип йөриләр Пединститутта укыганда адәм көлкесенә калган ул. Кушамат та шуннан ябышкан Бер имтиханда те геңә җөмлә тикшерергә кушканнар мисал тоттырганнар Мондый җөмлә икән: Кәҗә әйтә Ми ки ки ки, ми ки ки ки. капчыктагы бүре башы бит унике Сүтеп салган бу җөмләне Имтихан алучы тыңлап тора икән. Соңыннан сораган Ә. ми ки ки ки нәрсә була, җөмләнең нинди кисәге ул?» Безнең редактор ике дә уйлап тормаган — Анысы — кәҗәнең туры сөйләме' дигән, имеш. Менә шул кеше мине туйдан шелтә белән каршылады Теге өч көнлек ял. янәсе, гариза язып, алдан хәл ителергә тиеш булган Тагын ни генә языйм ' Бу өйдә, бездән башка. Рузәлнең әнисе дә яши Өй. хуҗалык аның өстендә. Йорт тулы терлек. Мин бит андый эшләргә әллә ни өйрәнмәгән. Әнкәйгә бик булыша алмыйм шул. Редакция хезмәтен үзең беләсең: баштан аяк чуммасаң. берни дә язып булмый. Берь юлы бөтенесенә готынмакчы идем дә. бутала башладым Кайсы өчен күбрәк тырышырга: Рузәлнең сыеры сөтне күбрәк бирсен өченме, әллә ерак тагы авылдан килгән үтенечне канәгатьләндерер өченме — буталам... Әй. әллә ниләр яздым инде. Шулай да туебызга килмәвеңнең сәбәбен беләсем килә. Әллә авырдыңмы? Килсәң, мөгаен, үкенмәс идең. Күңелле 88 булды ул. Хәлләреңне яз' Ә-а оныткалаганчы. искәртеп куйыйм әле әйдә, икәү генә язышабыз, яме? Хатларыңны редакциягә җибәр Рүзәл. никтер синең белән хат язышуымны өнәми. Туйга килмәвеңнән шундый хикмәтле нәтиҗә чыгарды. Мин сине көтеп, кыбырсып йөри идем Ул кисәктән карт кызлар турында яман фәлсәфә корып җибәрде Мии көләм. Көлүемнән синең килмәвең турында кайгырырга, хәвефле уйларга бирелергә дә оныт * канмын Кичер Мин кирәген дә. ярап бетмәстәен дә шулай турыдан ярып 2 язам инде. 1 азетага әзерләгән мәкаләләрем дә шулайрак килеп чыга Бүлек Г мөдирем әйтә: • Бу кадәр дә гөнаһсыз сабый булырсың икән! - ди Бетми ң бичара мин бит башкача булдыра алмыйм, барып чыкмый Алай да мөди < ремә анысын ук белдермим ■ Журналист күңелен ачып салырга тиеш ул = дигән булам Икейөзлеләнергә аның хакы юк Гафу, тагын кирәкмәгән якка кереп киттем. Җитәр Хуш. сау-сәла 2 мәт бул. Хатыңны көтәм. Гөлләрия * « Кәшифә, сәлам, малай! < Көтеп көтеп тә хатың килмәгәч, тагын үзем язарга булдым Кылык ® та инде син нигә шулай үзәкләремне өзәсең? Моңарчы сабакташларга әл * лә ни исем китми иде Кияүгә чыгар алдыннан гына, нишлим икән дип 2 аптырап калган чакта, хатың килеп, мин моңарчы белмәгән дөнья ачылды | Гомернең яңа бер баскычында серләшердәй, кайгы шатлыгыңны яшер мичә уртаклашырдай кешене кирәксенү тойгысы уянды Андый кешем = син ул. Башлап хат язмаган булсаң, нишләр идем икән? Бәлки монда Т берәү табылыр иде. Иң самими елларыбызны бергә уздыргаша < ин миңа мондагылардан якынрак. Безнең редакция зур түгел бит Штатта каралган урыннарның да кайберсе еллар буе буш тора, кеше таба алмыйлар Кадрлар кытлыгын нан аптырап, унынчы клаг сны бетергән кызларны да утыртып караган нар. Берсе ярыйсы гына эшли, өйрәнергә тырыша. чиггән торып укырга да керде Анысы өметле. Пенсионерлар да бар Күрдеңме сердәш булыр даен тиз генә габарлык түгел Мәктәп баласы да. пенсия яшендәге апа да мине синең кебек аңлый алмас иде Миңа бит һөнәремнең нечкәлеген аң лаучы да кирәк. Хатларыма җавап борчулы сорауларыма чишелеш табын бирердәй кешем син' Син генә' Инде шәт бу хатымны җавапсыз калдырмассың, әйеме?! Йә. шаярма инде, яз! Көтәм Гөлләрия■. * Кәшифә! Тагын язмадың, мине нәүмнзләндерен калдырдың Үзем дә кул селтәгән идем инде теләмәгән кешедән ничек хат яздырасын ’ Дәшми ятуыңа баниа үпкәләдем, эреләнү, авылдагы курсташыңа тиң күр мәү дип кабул иттем Әллә нинди гаепләр өйдем өстеңә Аның бит әле. журналист буларак та. хатларны җавапсыз калдырырга хакы юк Иң күбе ай дигәндә хатка җавап бирергә тиеш ул Бу закон иш фикер йөрттем. Гомер эчендә бер килеп китсәң дә ярар иде. мәгълүмат ларыңны баетыр идең Шәһәрнең борынгы карчыгы алачыгындагы бел бәләкәй бүлмәт(дә у гырып кына халык күңелен ничек аңламак кирәк * Аннары акрынлап ачуым кире кайтты. Синең хәлгә кереп уйланып карадым «И и. Гөлләрия җүләркәй, дидем үземә үзем Кәшифә дустың ның җавап язмый калдырырга ярамый торган кешеләре синнән башка да буа буарлыктыр аның Редакцияләре*. Киң Болын районы халкыннан гы на түгел, бөтен илдәге татарлардан ала хатларны Канчыклан киләдер Синең хаг. мең мәшәкатьле хезмәт кешеләренең үтенеченә караганда, наз лы балаларның шаяруына, эш юктан эш. сүз юктан сүз ясап ятуга гына охшап кала. Кәшифә дустыңның хәленә кер дә. көне буе биниһая күп хат яза яза арып хәлдән тайган сабакташыңа үпкәләп утырма' Шулай итеп, моңарчы күрсәткән илтифатсызлыгыңны кичердем Ни кадәр генә аңлатырга тырышсам да. синең миңа бик кирәкле таяныч икәнлегеңне раслап азаплансам да. читтән караганда бу. чыннан да. уен кебектер Юк. алан түгел. Синең хачлар миңа саф һава ул. Китапча яза. дип көлмә! Башыңа төшсә, әллә ниләр эшлисең. Унбиш ел буе китап дәфтәрдән башканы күрмичә, дөньяны матурлык дәрьясы гына итеп танырга өйрәтелгәнбез. Монда менә чып чын дөнья белән маңгайга маң гай килеп бәрелдем мин. Ай-һай. малай! Аермасы шактый икән ич' Без бит хәтта үзара сөйләшкәндә дә әдәби геройлар, китаплардан алынган хикмәтле гыйбарәләр ярдәмендә аңлаша идек, Сөйләшен кара әнә минем кайнана белән Анна Каренина телендә! Ишетмәгәнеңне ишеттерер! Әле беркөнне редакциягә комсомолның район комитеты секретаре керде. Эш көне бетеп килә иде инде Аның да өе безнең якта, шуңа күрә кайтырга бергә чыктык. Нәрсә сөйләшкәнебезне дә хәтерләмим, әмма да ләкин кайтканнан соң кайнанамның дулавын мәңге онытасым юк. Имеш, нинди хәл ул ир хатынының егетләр белән урам буйлап йөрүе?' Әй китте, әй китте... Рүзәл кайткач та туктамый, аңа бөтенләй әллә нинди гайбәтләр сатып бетерде. Ник боларны язам инде9 Кичерә күр. зинһар, аңла хәлләремне! Эчем не бушатыр өчен язам. Ихластан ачылып китеп серләшердәй башка кешем юк. Ичмасам, аралар да ерак Ял көнендә фәләндә барышып- килешеп йөрер идек. Хәер, безнең эштә ял бармыни ул?' Синеке минекеннән дә болайрак, ерак командировкалар белән дә бәйледер. >кып барам Яхшы язасың. Миңа хәзер ике өч чакрымдагы авылга бару өчен дә ир рөхсәте кирәк. Ярар, көлмә! «Үз теләгең белән тышау кидең»,— дисендер Әйеме? Нишлим, анысы да әнә шул сүз кушар кеше булмаудан килен чыкты Сөйләшеп күрешергә түгел, хат алышырга да синнән башка кешем юк. Тагын, инде үкенә дә башлаган, дип уйлама. Әллә нинди катлаулылыклары килен чыккаласа да. ирле-хатынлы яшәүнең үз уңайлыклары бар. Такташ әйтмешли, берүзеңә ике -мин-ле буласың. Яңа килеп кушылган икенче яртың әүвәлгесеннән дә якынрак, үзрәк. Аның өчен күбрәк тә тырышасың әле. аңа әйбәтрәк булуын телисең — кызык! Үз башыңа төшмичә, аңлап бетерерлек түгел. Кияүгә чыккан чы. син әле фәлән фәләнев өчен җан атачаксың, дисәләр, һич ышанмас идем Була икән шул ул, малай' Бу дөньяда без белмәгән, башыбызга да кигермәгән әллә нинди серле бәйләнешләр тулып ята. минемчә. Ир белән хатын мөнәсәбәте дә шуларның берседер, мөгаен һаман язам да язам, әйтергә теләгәнемне ярын сала алмыйм. Анысын синнән җавап алгач, башка хатымда язармын инде Кәшифә! Аң ла хәлләремне, яз әле миңа' Рүзәл дә синең белән киңәшергә кушты. Син минем, аңа белдермичә генә язышыйк, дигәнемнән шикләнеп калдың, бугай Шикләнмә' Әйбәт кеше ул! Чын! Аның яхшылыкларын белми генә калганбыз икән, һәркөнпе аның бер матур сыйфаты ачыла бара. Искиткеч’ Безнең гаиләдә андый мондый күңелсезлек килеп чыкса да. белеп тор. бары мин генә гаепле булачакмын Рүзәл сине дә бик хөр мәт итә Мин бит болай. кызыкка санап кына, ике арабызда сер булдыр макчы идем. Үтенечем бар сиңа, башка төшкән бер четерекле хәлне чишә ал мыйм Рүзәл әйтә моны Кәшифә генә ерып чыга ала. ди Тик син әле- гә кадәр актан карадан җавап язмагач, бу хатымда барын да ачып сала алмыйм Дөнья хәлен белеп булмый Мин бит инде синең ерак юлда йөрүеңне дә чамалап карадым, һәр хатыма айлапайлап ва кыт биреп, җавап көттем. Әллә соң бөтенләй кулыңа кермиме алар? Ярар, тукталыйм инде! Озын язуыма карап кына башымдагы сорауларга җавап таба алмам Дәшмәвеңнең сәбәбен аңламыйм. Шулай да. башка чарам юк. бик кыен бер мәсьәләдә ярдәмең кирәк миңа Хатыңны көтәм. Г өлләрия» Гөлләрия акыллым! Синең кебек «башлы күзле» булган кешеләрне, гаилә ияләрен һәр кем олылый Мин дә шушындый тотрыклы тормыш алып бара башла выца бик шат Шикләнмә хатларыңның һәммәсе миңа килде. Кызык сынып укыдым. Рәхмәт. Бер генә теләгем бар: җитдирәк булыйк әле. ә?! Бала чагалыктан чыгарга күптән вакыт җиткән Миңа бигрәк тә Доньям да катлаулырак, яшем дә синекеннән күбрәк. Син җиңел генә, «мин туфракта аунап үскән-, дип. кичергән кыенлыкларыңны дәү иттереп күрсәтәсең. Беләсеңдер: сугыштан соңгы елларда хәлләр шәптән z түгел иде. Миңа аларның да шаукымы эләгеп калды бит әле. Әти була- Г чак кешем сугыштан бик бетерешеп кайткан булган Әни. мине тап ? кач та, тол калган. Авылда яшәүләре бик авыр, дип аптыраганнан гына. « Казанга күчеп киткән. Йорт җирне бетергән Шәһәрдә дә ул рәтле эшкә а керә алмаган. Чыбык очы тал башы, дигәндәй, әлеге дә баягы шушы г Мәгъшия апага килеп сыенган. з Мәгъшия апа да тол. Өстәвенә аның тәрбиясендә карт әнисе дә = бар иде әле. Өйләре үзең дә күрдең, алачык кебек бер нәрсә. Тик безгә ф Мәгъшия апаның ике бүлмәле шул алачыгы дөньяның иң якты, иң , җылы почмагыннан да яхшырак тоелды. Монда яшәүче кешеләрнең бер f берсенә инсафлы мөнәсәбәте, нй хуҗасының киң күңеллелеге. бүлмәләр - нең чиста, җылы булуы безне сокландыра иде Мин нәкъ шул елларда 2 кешенең яшәү рәхәте малда түгеллегенә инанганмын Барысы да кү * ңелдә. Күңеле тар. саран кеше, күпме алтын көмеш җыйса да. нинди - генә ташпулатларда яшәсә дә. чын байлыкны, чын рәхәтне татый ал = мый китәчәк. Аңа барыбер нидер җитмәячәк һәм ул үзен кыерсытылган. ? хәерче, бәхетсез итеп тоячак. х Безнең Мәгъшия апа бер ипи алып кайтса, безнең бөтен тыкрыкта зур бәйрәм була торган иде. Кичке чәйдә һәрберебез алдына өстенә маргарин ягылган берәр (!) телем ипи куела. Әни. бичара, уңайсызла на: «Бу изгелекләреңне пичекләр итеп кайтарып бетерермен’» ди Өй хуҗасының йөзе кояштай балкый: Алай бурыч биреш уйнамыйк' -ди. Тәмлән ашагыз! Ризык тәмен, табын ямен җибәрмик! Бүген миндә, иртәгә синдә Дөнья бу Әнине эшкә дә урнаштырган иде ул. Ашамлыклар кибетенә җыеш тыручы итеп. Ризык якларыбыз тәмам рәтләнеп киткән иде. Тик мои дый тыныч, рәхәт көннәр озакка бармады, әни авырып егылды Чирле кешегә ашамлыклар кибетендә эшләргә ярамый да икән. Әни бөтенләй, күзгә күренеп сыза иде Сызарсың да. Уйлап кара; үзе япь яшь тол кал ган. аннан, җиңел генә уйлап, авылыннан мәңгегә аерылган Әле шул хәлендә дә мине кайгыртты. «Әтиең белән икәүләшеп хыяллана идек, кы зым: үзебезгә уку эләкмәде, бу баланы укытып, зур кеше итәбез, ди тор ган идек.» Киреләнеп, аз гына ялкаулана башласам, гел шул сүзләрне кабатлый, аннары мин ирексездән китаплар укырга мәҗбүр була идем Әти рәнҗеп ягадыр кебек тоела, оят Каникуллардан түшкә түшкә каз күтәреп килгәндә. Мәгъшия апа белән ничек кон итеп ятуым турында сезнең кайсыгыз уйлап карады икән? Ул көннәр исемә төшсә, хәзер дә каз тәне чыга Бик кечкенә дән «Миңа укырга кирәк!» дигән бурыч басымын тоеп яшәү генә коткара килгәндер. Югыйсә урта мәктәбен үк ташлап. Үз тамагымны үзем туйдырыйм!» дип, башка юлдан китәргә мөмкин иде Әнием мин бишенче класста чак га ук дөньядан кичте бит Син. Гөлләрия, уйнаган кебек яшәргә өйрәнгәнсең. Кияүгә дә. сүз кушар кеше кирәк, дип чыккансың. Уйлап кара син бит монда баш ка берәүнең дә язмышын үз җаваплылыгыңа аласың Рүзәлгә «сүз ку шар кеше» генә түгел, тормышны бергәләп тарта торган хатын ки рәкгер? Юк. минем бу сүзләремне гаепләү төсендә кабул итмә, мин моны дөнья хәлләренә икебезнең икс төрле каравын аңлагыр өчен язам Эшемнән зарланмыйм Наганнарымны укуыңа рәхмәт Тырышам инде Әле июнь аенда гына Себер якларына Өркет аяккенә барып кайттым. Унбиш кон яшәдем. Яңа донья ачкандай булдым. Мин Себерүне бөтенләй белмәгәнмен икән. Иң гаҗәпләндергәне урманнар! Хәер, алай дисәм, елгалары үпкәләр төсле. Үтә күренмәле саф сулы елгалар, бездәге язгы шарлавыклар кебек, ашыга-ашыга ага. Алар бит тау башларындагы мәңгелек бозлардан башлана. Ул андагы балыклар! Урманы биниһая дәү чытырманлык кебек. Гасыр буе шул килеш үскән дә үскән, картайган агачлар череп егылганнар. Карагайлар, эрбетләр... Кырыгар метрлы алар Сирәк мирәк очрый торган аланнарындагы чәчәкләрне күрсәң?! Ике кичемне аучылар өендә үткәрдем, һай. ул төннәрнең серлелеге! Сиңа аңлатырдай сүзләр кайдан табарга?!. Мәгълүм бер сәгатьтә кош лар сайрарга готына Алары тынып өлгерми вак җәнлекләр шыбырдаша башлый. Ул да түгел бөтен тирәлек манма чыкка чума. Дөм караңгы. Без учак тирәсендә утырабыз. Менә сиңа кар буранлы, салкын Себер! Мин быелгы язны ике мәртәбә кичердем. Себер язы шул июньнәрдә була икән бит' Картлар белән үзем күргәннәр турында сөйләшкән идем, кул гына селтиләр. И и. бала! Себермени бу?! диләр.— Юк инде, бетте инде ул чын Себер. Бетерделәр. Үзәктән күп килделәр. Бөтенесе аучы. Кирәксә дә. кирәкмәсә дә аталар. Чәшкене куркытып качырдылар, тиен дә бик аз калды... Урман кисүчеләрнең эше белән танышырга барган идем. Безнең якташлар да күп анда. Тик табигать белән бигрәк шәфкатьсез кылана лар шул. Урман, печән чапкан кебек, тоташтан кырып, бетереп бары ла. Андый озын, киң печән пакусын да күргән юк иде. Тик иң аянычы — мең-миллион торырлык шул байлык, вакытында тиешле урынына илтеп җиткермичә, кискән җирендә үк чери, яраксызга чыга икән Кешенең мондый урынсыз шәфкатьсезлеген табигать үзенчә бәя ли . Мин монда яшәгән көннәрдә дә коточкыч хәл булды, агач тарттырып йөрүче бер егет машинасы ние белән сазлыкка батты. Җир йотты, диделәр. Борынгыларның, кайгы кайгыга охшамас, дшән сүзләре хак икән, һәлак булган егетнең сөйгән кызы елый: «И-и, ник. үле гәүдәң генә булса да. каршымда түгел соң? — ди.— Үзем юар идем, гүргә иңдерер идем, каберең өстендә чәчәкләр үстерер идем... Якташларыбызның эш үрнәге турында гына язармын, дип барган идем, уйлана торгач, бу урман кисүнең Җир өчен хәвефле якларын да сыйдырмакчы булдым. Тик... басылып чыкканчы, язылганнарның шәүләсе генә калды ла! Мине җавап язмавым өчен битәрләгәнсең. Дөресен әйтим, үземә дә кыен. Миңа бит синең белән «сөйләшү» тагын да тансыграк. Язардай. синнән сорардай сүзләрем күкрәгемә тулып, ташып чьи арга җитешә Шул хәлдә дә дәшми ягуымның сәбәбен Рүзәлдән сора. Шуннан артыгын мин әйтә алмыйм. Миңа, сезнең арага кереп, кача по< а хат алы шу килешми. Яратмыйм мин андый хәрәм эшләрне. Ир белән хатын ара сына кергәнче, пычак белән пычак арасына керүең хәерлерәк. Менә шул. ГӨЛКӘСМ. Хуш Кәшифә* ка да бер ярдәм күрсәт инде син. ә?! Хәзер Мәгыния ананың танышлары гына түгел, республиканың бетен түрәләре синең кулда. Казандагы журналистларның элемтәләрен белом мин министрларны утлы табага бастыралар. Шән эшкә эләктең! Мине мондагы училищега утырттылар. Авыл хуҗалыгы эчен бел гечләр әзерлибез. Ха ха-ха. көлеп үләрсең! Ул «белгеч» дигәнең трактор чы да шофер инде. Авыл мәктәпләрендә сигез класстан ары китә ал маган балалар җыела. Мин шуларга баш тәрбияче Кайчак укытып та алгалыйм Акчасы шәп төшә! һәркемнең үз куанычы. Колхоз совхозларны да үз кулыбызда тотабыз Бу якларга килеп чыгарга уйла саң. зуррак сумка алып кил. ит. май тутырып җибәрергә була. Ярый Килештек, яме?! Син — миңа, мин сиңа. Дөньяда шунсыз яшәп булмый. Кул кулны, ике кул битне юа. белдеңме, сабакташ' Хуш. Рүзәл». • Гөлләрия акыллым! Иреңнән хат алдым. Ошамады аның сүзләре. Бик аптырашта кал дым. Барыбыз да бер үк программалы мәктәпләрдә, бер үк вузда укы дык. нигә шул кадәр төрле төрле уйларга өйрәнгәнбез? Сине дә һич аңлап җиткерә алмыйм кебек. Рүзәлне үтәдән-үтә күрәм. шуңа да сезнең бер бөтен булып яшәвегезнең очына чыга алмыйм Икенең берсе генә булыр га мөмкин: син я бик беркатлы, я артык дәрәҗәдә икейөзлеләнәсең. Бер башлагач, барысын да әйтим инде Себергә команди|Уовкага барган җиремдә. Һич уйламаганда, гаҗәп бер очрашуга тап булдым. Новосибирск аэропортында. Дөньяның китглегенә. шул ук вакытта ифрат тар икәнлегенә ничек исең китмәсен! Уйлап кара инде ул аэропорт, ачуым килмәгәе, кайбер болыннан да киңрәк. Юлдашларның берсен берсе югалтуы бик ихтимал монда. Менә шул дәрьядай киңлектә, мең нәрчә кешеләрнең ыгы зыгысы эчендә каршыма, беләсеңме, кем килен басты? Мәхмүт! Группабызның күз өстендәге кашы, бөтен кызларны сок ландырган егет. Күрсәң, егылыплар китә идең: ул аның гәүдәсе! Ул йөз' Кыяфәте тәмам җитлеккән ир-егетнеке кебек коен куйган Дулкын дулкын коңгырт чәч. куе сакал мыек, шулар эченнән өздереп караучы якты күзләр, тирә юньне балкытып елмаючы иреннәр тип тигез те зелеп киткән тешләре... Я. ничек, күз алдыңа китерә аласыңмы ? Ә ә. юк. әле мин аның өсте башы турында әйтмәгәнмен Көл төсле куртканың изүеннән саф кар кебек ан ак свитер күренеп тора курткасы төсле чалбарның балак очын ап ак оекбашларның озын кунычына бөреп тык кан; иң өстенә мең кесәле озын баулы сумка аскан. Барысы да дияр лек бертөрле плащ кигән гомум масса арасында ул аллә каян күзгә ташлана. Куба егетләренә охшап калган Шул кыяфәтендә каршыма килеп тә басты, бөтен аэропортны яңгыратып Бәрәкәт! Ни күрәм?! Җәмәгать. Кәшифә ич бу! Безнең Кәши фә! — дип ярып га салды. Башкаларның өзлексез гүелдәүгә әйләнгән тавышлары да. репро дуктордан ишетелеп торучы белдерүләр дә. ишек тәрәзәләрдән агылып керүче гөрелтеләр дә тынын калды, кебек Әйтерсең лә. без киң болын да икәүдән икәү, әйтерсең лә. безнең очрашудан да мөһимрәк нәрсә бу дөньяда гомумән дә юк һәм булмаячак Мин дә дөньямны онытканмын Пәрәмәч! Мәхмүт бит бу! Менә сиңа кирәк булса! Үзебезнең Татарстанда елга бер күрешә алмаганны, самолет көтеп торган минут лар арасында очрашырга кирәк бит. ә' дип шәрран ярам икән Минем икенче самолетка күчешем генә иде бит ул. Иркутскндан Казанга туры очучы самолет булмады да Новосибнрскнга киттем. Ике сәгатьтән Казан самолетына утырырга тиеш идем һич уйламаганда күрешү шатлыгы һәм сөйләшеп туймас борын аерылышырга туры ки ләчәкне сиземләү икебезне дә ашыктыра, каушата Бер беребезне бүл дерөбеэ, сораулар яудырабыз, аннары, сүзебезнең очын югалтып, сәбәп сез писез, тирә юньне яңгыратып, көләргә тотынабыз Бераздан, сабырлана төшеп, як ягыбызга карасак, якташлар җыелган. Сәер киемле, пумала баш егет белән минем татарча гәп кору алар- га кызык тоелган, күрәсең. Минем кыяфәт тә гадиләрдән түгел: юлга гел джинсы чалбар, свитер, куртка киеп чыгам. Аякта кыска кунычлы итек. Чәчем солы көлтәседәй, аксылсары. күзләрем зәңгәр булганга, күпләр минем татарлыгыма шикләнеп карый. Монда бигрәк тә аптыраганнар: Куба кешесе кебек берәү ап ак чырайлы, кечкенә генә кыз белән татарча сөйләшепме-сөйләшә! — Нинди җилләр ташлады сине кар-буранлы бу якларга? — ди Мәхмүт. — Ә-ә. алай икән, «кар-буранлы» дигән булып, дөньяның иң гүзәл тарафында үзегез генә ләззәтләнеп ятмакчы икәнсез, белдем инде мин! Үзем килмәсәм. Себер урманнарының, шаулы елгаларының ни икәнен күрми үләм икән! — дим. — Әле мин кайтып сөйләсәм, ышанмас идегез,— Себерне мактавымнан Мәхмүтнең башы күккә тия язды.—Сиңа да ошадымы? Гел ләриямә дә ошаячак ул, әйеме? Ачкан авызымны яба алмый калдым. Тиз генә барын да әйтеп салырга кирәк иде. Синең кияүгә чыгуыңны да. кияүнең Рүзәл икәнлеген дә. инде сине бервакытта да алып китеп булмаячагын да тезеп чыгарга да шуның белән барысына да нокта куярга... өлгермәдем. Сезнең күңелләрегез түрендә әллә кайчаннан бирле, җылы көннәр җитүен көтеп яткан бөре кебек, һаман ачылып китә алмаган хисләрегезнең чарасызлыгын тою телсез итте мине. Күзләремне шарландырып, авызымны ачып тик торам икән. Авыр хәлдән тирә-юньгә җыелган кешеләр коткарды. Берсе җиңемнән тартты: — Карале! — дип. татарча сорап куйды.— Самолет тоткарланмасмы? Томан. Икенчесе: — Син. агайне. Татарстанныкымы, әллә Себер егетеме? — дип. Мәхмүтне кымтырыклый башлады. Якташлар белән дә гөрләштек. Аннары Мәхмүт мине җитәкләп: — Әйдәле. сиңа гына әйтәсе суз бар.— дип мине читкә алып китте. Җанымны сиңа бәйле сораулар көйдерде: ни дияргә? Ялганлыйммы? Аһ. ник кенә беләм икән мин хәлләреңне? Мәхмүт, бичара, минем кисәктән өнсез калуымны үзенчә аңлаган. — Кайгырма, мондагы томанга карап тормый бу самолетлар,— ди,— Кассиры да. диспетчеры да үзебезнең кеше. Берсе хәтта минем райондаш. Чирмешемнеке. Кайсы рейска кирәксә, шуңа билет юллап бирәм. — Билетым бар. Мәхмүт.— Сәгатемә күз салдым.— Күп калмый инде. — И-их! Кайчан гына, гөр килеп, иркенләп бер сөйләшә алабыз соң без? — Инде ул күңелсезләнеп калды.— Ни хикмәт: иң кирәкле кешеләр белән туйганчы сөйләшергә генә дә җай чыгарып булмый. Мин сүзнең шулай шома гына башка юнәлешкә кереп китүенә өметләнгән идем. Синең исем телгә килеп керә күрмәсен, дип телим. Тик. бер сулу алып куюга, Мәхмүт үзенекенә кайтып төште. — Бер айдан җәйге ялым башлана, туп-туры Гөлләриям янына очам! Хәйраннарга калсын әле! — ди. Уйлап кара: мин шунда да белмәмешкә салышып кала алмый идем бит инде. — Тукта әле. Мәхмүт!—дип. ипләп кенә сезнең хәлләрне аңлата башладым.— Биш ел буе хәбәрсез яшәдең дә. хәзер генә туры янына ук кайтып төшсәң, ничегрәк булыр соң ул? — Башта гөрләттереп туй ясыйбыз, аннары сәфәр чыгабыз. Мин Кара диңгез буена ике путевка сорап гариза яздым. Бездә проблема түгел, бирәләр аны. Гөлләрия сиңа чыкмаса? Ялга китеп барган булса, яки?.. Нәрсә, -яки . нәрсә. ?! Сез кызларның шул булыр инде — гомер эчендә бер кызык ясыйм, дни тәвәккәлләсәң, әллә ниләр уйларга тотынасыз - - Соң. Мәхмүт, биш ел эчендә бер хат кисәге дә салмаган егетне кем кетен торсын? * - Гөлләрия, синең кебек, агачтай катын калган түгел ул ди. Е Син аның күзләренә берәр ит-ыибар иттең микән? Ул бит — табигатьнең Г сабые. Тумышыннан. Үзгәрә ни тә торган җан түгел ул. Мине генә яра - та. Андый кыз барын да сүзсез аңлый. Хис белән Хисләр барында. < сүзләргә урын юк. х Тагын мин гаепледер, мөгаен Синең кебек, ат ачтай- дигәне йөрәк кә кадалдымы, белмим. Артыгына гүзә алмадым инде з Минем кебек - агач-лар. бәлки, көткән дә булыр иде әле. ди ' дем. Гөлләрия кебек ашкынулы җаннар, синең кебек һавалы егетләр ♦ тә үч итеп, әллә ниләр кылын ташлый. Мин Гөлләрияне кияүдә дип < ишеттем. ® Мәхмүтне җен алмаштыргандай булды. Ачылып китүемә үкенә дә » бантладым Ни пычатыма. Себертә килеп, сезнең иң четерекле мәсьәләне 2 чишен йөрергә иде соң миңа?' Ник барысы өчен дә мин өзгәләнәм ? 1 Ннк бу язмыш берәүләргә барын да җайлап куя да ник мине генә *- дөрләт ән утларга сала? Күн очракта кулыннан ике тиенлек эш чыкмас = тайлар рәхәттә йөзә. Ай. ул чакта Мәхмүтнең ниләр кылануын күрсәң' ® Нинди сүзләр кычкыруын ишетсәң! Дулады, дулады да: - Үз күзләрең белән күрдеңме, әйт! — дни. иңбашларымнан эләк терен алын, талкый башлады Юк. юк, дидем Үтерә дип торам. Күрмәдем Карт аттым юк. Синиән чакыру алганымны да әйтергә батырчылытым җитмәде. Мәхмүт хәбәрне хатын кызның белер белмәс такылдап йөрүеннән тарал ган гайбәт иген кеттә аңлады Менә шул. Көтмәгәндә у йламат анда мин сезнең мөнәсәбәтләрне болт ат ып ташладым. Бик күңелсез булып калды. Әле татын ахырлары ничек бетәр' Боларны ник язам инде, дисеңме'' Ул чытырыннан чыккан тиле гашыйк туп туры сезнең якка кайтып гөшәргә дә күп сорама* Аң бул' Алдыңны артыңны каран йөр' Рүзәлеңә дә сиздерерсең, бәлки. Икегез дә җаваплы эшләрдә, авыл халкы алдында адәм көлкесенә калмагыз татын Журналистка Гөлләрия Гайсина өчен ике татар су тышкай, дип мәсхәрә тезне Мәскәүгә җиткерерләр. Йомышың бик сәер, ахры Нәрсә аны тартып сузып торасың Яз да җибәр. Кулдан килерлек икән, ярдәм итәрмен Кәшифә- < Кәшифә. серле китапкаем исән сау тынамы' Шәп тә кеше инде син. Ник. дисеңме? Дөнья бәясе хатлар яза сың шуның өчен! Мин аларны. сабый чакта ( у анасы н укыган кебек, әсәрләнеп укыйм. Гел янымда йөргәм Эчем пошкан саен, алам да. татын укыйм, татын, тагын Себертте гизеп йөрүләреңә кызыгып, көн дәшеп үләләр яздым. Әй яратам да инде юл йөрергә. Сөзам дигән сыерга ходай мөгез бирмәгән. Син. еракка командировка алып, дәртләндергеч яки җанны тетрәтердәй язмалар чыгарт ан саен, мин дә. калай әтәч кебек җилпенә башлыйм Районыбызның тиресенә укра булып оялат ан мәсьәлә ләрне күтәрергә, еллар буе каешланып беткән бюрократ абыйларның кырга сыймас кыланышларын тәнкыйтьләргә алынам Газетабыз песи теле чаклы тына Мин аны моны чамаламыйча. Идел буе мәкалә язып атам Рүзәлгә укыйм, ул да хуплагандай итә Кош тоткандай кнтәм ре дакциятә Тапшырам Бераздан Кәҗәнең туры сөйләме- үз кабинетына чакырта Яныма кереп түгел, телефоннан \ тәм көлкесе, ярты метр арадагы ишеккә кат талмый, телефон саннары җыен утыра \.и-р шулай да исраф итмәсә. гомерен ничек уздырып бетерсен соң ул. үзенең бөек начальник икәнлеген ничек күрсәтсен’' Бүлмәсенә килеп кергәндә мин аның ни әйтәсен ап-ачык белен торам: — Кара инде, ә?! Ник аз гына чама белмисең соң син? Ул кешегә ничек тел тидертим мин? Бу мәкаләне кая сыйдырыйм?’ — Берничә санга бирергә була ич! Мин башны җүләргә салам Әй китә агаем кызын, әй китә тезен! Мин кыскартырга да ризалашам, теге түрәне мыскыл иткән юлларымны сызарга да момкин икәнен әйтәм. Юк. азактан мәкаләне ничек тә бастырып булмаслыгы ачык лана. Әле каурыйлары да ачылып бетмәгән канатларым шул рәвешле тәмам ботарланып бетә инде. Аның каравы, үз бүлмәбездә рәхәтләнеп әтәчләнәм: янәсе, мин күпме тырышканмын! Әнә нинди һәйбәт чагыштырулар тапканмын! Ә дәлилләрем нинди көчле! Ю-уК. мин бу мәкаләне болай гына калдырмыйм. мин — дипломлы журналист лабаса. көрәшәчәкмен, мин. мин... Казанга җитәчәкмен! Беләм: килер бер вакыт, мондый < Кәҗәнең туры сөйләме» кебек туң күчән редакторларны себереп түгәрләр, журналистларның һәр теләген матбугатта чыгарырга мөмкинлек туар! Арадан берәү мине туктатырга тели — Сабыр ит, Гөлләрия!—ди.— Бераз төзәткәлә дә кабаттан керт' Оныткан була ул. үткәреп тә җибәрә. Салпы ягына салам кыстырсаң да ярый. Әйт: менә бу мәкаләне сезнең кыйммәтле киңәшләрегезне тотып язган идем, ничегрәк чыкты икән, белмим инде, үзегез карап карагыз! Аннан соң тагын бер күтәрелеп алам: — Ю-ук! Мин андыйлардан түгел. Сез йөрегез аның алдында койрык болгап. Мин аны кызган табага бастырам әле! Сүзгә түр почмакта утыручы карт журналистыбыз кушыла: — Тимә, сеңел! — ди. Чирле кеше бит ул Шаярып кына кагылырсың, барып төртелер бавырына, агып чыгар үт суы. Алла сакла сын, ничек котылырга белмәссең! Ул ала безнең гел шулай читләтеп сөйли, ни әйтергә теләгәнен тиз генә аңларлык түгел. Уйлый башлыйсың, җавап таба алмыйсың, шул арада тынычланып та куясың. Шулай да эшем кызыклы минем. Кәшифә Яратам. Кешеләрнең кайгы хәсрәтенә, мәшәкатенә иң якын торган кеше без. Алар өчен җа каплылык тоясың да ялгыш адымнардан сакланырга өйрәнәсең, әйеме? Сиңа йомышым төшүдә дә авыл кешеләренең гыйбрәтле язмышы сәбәпче. Беләсеңме: без бит Рүзәл белән әле дә язылышмаган Мин, жү- ләр. аның ни икәнен белмәгәнмен. Уемча, ир белән хатынның язылышу язылышмавы, мең дә бер ясалмалыкның нәүбәттәгесе кебек, бер тиенгә кирәкмәс шөгыль иде. Беркөнне редакциягә килгән бер хатынның аһ- зарын тикшереп йөрдем. Ерактагы авыл. Биш балалы хатын илледән үк пенсиягә чыгарга тели. Хезмәт кенәгәсендә бары да тәртиптә, тик балаларының үзенеке икәнлеген раслаучы кәгазе юк. Башта мин дә берни аңламый тордым. *Бәй. аны ничек раслыйсың инде?» - дип уйлыйм. Баксаң, аның бердәнбер дәлиле — кәгазь икән Никахлашу турындагы таныклык. Бу гаиләдә аны алдан кирәксенмәгәннәр, туй сыман нәрсә ясаганнар, әни карчыклары никах укыткан да — вәссәлам. Утыз ел үткән. Балаларының кайберләре авылдан китеп үк барган инде. Социаль-тәэминат бүлегендә үзем өчен дә гыйбрәтле мәгълүматлар биреп чыгардылар. Юридик яктан бигрәк надан икәнбез инде Юри шулай тәрбияләгәннәр диярсең, валлаһи. Әллә кай җәһәннәмдәге илләрнең безнең эрага кадәрге тарихларын өйрәнәбез, көн итәрлек гыйлем ала алмыйча чыгабыз. Әлеге хатынга ярдәм итә итә хатын кызлар, һичшиксез, белергә тиешле әллә нинди законнарны өйрәндем Закон кагыйдәсе турын да җентекләп уйланган идем—- егылып китә яздым: үзем дә никахсыз яшәп ятам икән ләбаса. Балам туар. Кемнеке? - дип сорарлар. Йөрер менме намусыма кәгазь битлек эзләп?! Ул көнне эштән алда ук чыгып киттем. Әй ашыгам. Каенана өйдә юк иде. Рүзәл түрдәге диваггга кырын яткан. Ашъяулык зурлыгы газе 96 та укый — йөзен күрерлек түгел. Ачуланып ябыштым тегенә: — Карале, син мине, песием-песием иттереп, өегезгә чакырып алып кайттың да рәхәткә тиендең' дим Синең күңел булсын дип тыры ша тырыша корсагым борыныма җитте. Кая ул безнең никахлашу кәгазе? Законсыз, зиначылар кебек, яшәп ятабыз икән ич без Күзе маңгаена менде < йомраным ның. Бите очлырак булганга, яратып. < йомраным > дип йөртәм мин аны. Сикереп торды. Газетасын ташлады. Мине, тартып алып, үз янына, диванга ябыштырып куйды. Бу нинди каударлану? ди Кем котыртып өлгерде әле. тагын шул Кәшифәме? Әйт. тәтием, судка бирәм мин аны’ Бер сүзенең дә дөрес түгеллеген ишетеп тору миңа бик кызык тоелды. Көлеп җибәрдем дә теге хатын язмышын сөйләп бирдем. Ул да көлгәндәй итенде. — Ә-әй. шул гына икән. — диде Бер дә юкка борчыласың. Сиңа пенсия юлларга иртә әле. Аннары безгә биш баланың кирәге дә юк. шулай бит? Әйдә, бу урынсыз тавышлануны булмаганга исәплик, яме' — Исәпләвен исәпләрбез, - дидем Тик. әйдә, хәзер үк. авыл Сове ты эшен бетергәнче, барып таныклык алып кайтыйк' Шуннан соң ул кызарга тотынды Имештер, мин аңа ышанмыйм, димәк, яратмыйм, ә яратуны, имеш, кәгазь ярдәмендә генә булдыра алмыйсың аны... Бик озак дулады бу. Эчтән генә рәхәтлек кичереп уты рам. «Әһә. мәйтәм, чыннан да бу мине ярата икән. Чөнки чыннан да. хисне кәгазьгә теркәүнең ни пычагыма кирәге бар инде” Бигрәк сәер закон• Әмма никах таныклыгының кирәклеге миемә кадалган иде инде. Шул кәгазь кисәгенең юклыгы аркасында әллә нинди бөһтан бәлаләргә тарыган хатыннарның язмышын сөйләделәр миңа Йомраным ның күзен ачырмадым: Әйдә, киттек! Язылышыйк' дин. өзмәдем дә. куймадым да Ул киреләнә дә киреләнә. Азактан: «Ярар, дидем Баланы үз фами лиямә яздырырмын, әтисез ул,- диярмен Ниһаять. Рүзәл дә ризалашты, тик. туе узган гуны тузган, дигән дәй. безнең хәзер монда язылышып йөрү халык алдында оятка калдырыр кебек. Моңарчы язылышмыйча яшәвебезне берәү дә белми иде. Мин җитмәсә, район хатын кызларына акыл сагын, язылышмыйча яшәү җинаять» дигән сыманрак мәкалә дә чьи ардым. Шулардай соң район ЗАГСына ни йөз белән бармак кирәк?! «Әһә. кешегә акыл өйрәтә, үзе бер дә язылышуларын көтеп тормаган әле' диярләр кебгк Инде шәт үтенечемне үзең дә аңлагансың. Кәшифә. Безнең уебыз ча, Казан ЗАГСларында синең үз кешеләрең бар әйеме ’ Өр яңа баш тан да таныша аласың. Бөтенесен алдан әзерлән, безгә хәбәр итәрсең, көненә генә барып килер идек. Бу планны Рүзәл кор на Мин. мөгезсез сыер кебек, алдын артын уйламыйча, үз Советыбызга барырга да күп сорамас идем, азактан ни буласын белгән юк ич Кәшифәк.н-м Рүзәл кат кат төшендерде. Сиңа язарга да ул кушты. N.i сиңа бик ышана, сине бик көчлегә саный Хатыңны яки хәтта телеграммаңны кәгәбез Гөлләрия • Кәшифә туганкай' Хатынның сиңа салган хатын беләм мин Әйтсәм әйтим инде. Гөлләрия ифрат беркатлы, сабый баладай саф күңелле җан < умка сына күз төшергән идем, сиңа адресланган хат бар \ның сыер савар га чыгып китүен көтеп тордым да күз йөрт гем I аҗәпләнмә бу ир белән хатын мөнәсәбәтенең ифрат кызыклы бер ягы Шуларсыз бер береңне ничек аңлап бетерер идең " \зең дә сизәсеңдер I өлләрня миңа кияүгә чыгуына үкенми киресенчә, бик канаган» х i Мин дә аңар бәхет кенә телим Инде бу никах таныклыгы мәсьәләсе батайрак Әй. нәрсә уңайсыз ланам. беләсең ич: мин биз инде бер мәрт«>бә өй 1әш.ш идем \нысы һич теләмәгәнчә, язылышулы. таныклыклы булды Мәҗбүр иттеләр Бу 1 «и > . м . 97 сында, киресенчә, язылышмыйча гына яшәп киттек. Табигатем йомшак шул: хатын кызлар теләгенә һич каршы тора алмыйм. Тегесе, үзең дд күрдең, томшыгының сарысы да китмәгән сабый иде. Аны ничек рәнҗетим?' Никахсыз бала тапкан*, исемен ул ничек күтәрә алсын?! Аңа барыннан да бигрәк шул исем, ирле хатын, дигән сүз кирәк иде. Гөлләрия әнә. аны моны уйлап тормастан. сабырсызланды. Беренче хатыным турында со рамады. мин әйтмәдем. Син язганда, соңрак иде шул. аны Гөлләриягә күрсәтергә батырчылык итмәдем, юаш бит мин Менә хәзер кечтеки генә бер мәсьәлә килеп чыкты. Хатын әйтә «Әйдә, язылышыйк! > —ди. Мин каршы түгел. Заманның ясалмалыгын нан котылырмын, димә икән ул. Бер карасаң, песи теле чаклы кәгазь белән генә гаиләне тотып торып буламы инде?! Юк. мин каршы түгел. Тик. беләсең, син — барысына да бердәнбер шаһит, мин бит бер тапкыр өйләнгән, язылышкан инде. Ә хәзерге законнар безгә ике хатынлы тор мыш корырга рөхсәт итми. Паспортта андый урын юк. Булсын иде ул бер графа: беренче хатыны фәлән, икенчесе — төгән, өченчесе... Ә?! Менә хөррият булыр иде ул. Ул чагында сине дә алтын хәрефләр белән паспортыма яздырып куяр идем. Валлаһи, билләһи! Менә шул. Кәшифә туганкай. Беренче никахым шул килеш тора. Дө рес. теге «бала* үзе китеп барды, күңеле мине кабул итмәде... Уйлап уйлап торам да бер хәлем сәер тоела башлый: ни өчен соң әле синең алда гел-гел акланам?! Хатыным да белмәгән серләремне сиңа сөйлим. Син дә моның кадерен белергә, мине югары бәяләргә һәм ярдәм итәргә тиешсең! Гөлләрия хатына ничек җавап бирергә уйлыйсың? Ул бит берни дә белми һәм белергә тиеш тә түгел. Аңла, бик ныгытып аңла моны' Әгәр серемне Гөлләриягә чишсәң, мәңге кичермәм. Рүзәл — дошманнарын гафу итүче бичара җан түгел, бел шуны! Җир астыннан эзләп табармын ник туганыңа үкендерермен. Усаллыкка китсә, миннән шәфкать көтмә' Бел бу — куркыту гына түгел, дусларча кисәтү. Күрәсеңме: беренче адымны ничек атлау хокукы сиңа бирелгән. Гөлләрияне язылышу фике реннән ваз кичерергә кирәк. Башка чараң юклыгын сизеп торам, тик котылу әмәлен ничек табуыңны гына белмим. Анысы инде — синең эш. шулаймы, дустым?! Рүзәл ■ Гөлләрия. Рүзәл! Сәлам сезгә! Изге теләкләремне кабул итегез! Мин бу юлы. читләтеп нитеп тормастан. сезгә карата булган борчу лы фикерләремне ачыктан ачык әйтеп язарга хәл кылдым. Әллә ни тирән гә кереп тә тормыйм. Болай: сез. зинһар өчен, үзегезнең әллә нинди, баш җитмәстәй буталчык мөнәсәбәтләрегезгә болгатмагыз мине Япа ялгыз җан мин Бердәнбер таянычым да. мактанычым да. бөтен бай лыгым да — яраткан эшем. Ул минем гомерлегем. Аңа ирешү өчен яшьлн тырыштым. Хәзерге урынга тиенгәнче сигез ел (укыганда да. сездән яшерә яшерә, эшләп йөрдем бит мин) машинкада утырдым, хәреф чүп ләп. кеше фикерен кәгазьгә төшереп. Билем ката, куллар ойый, башым тубал күк була торган иде. Акча өчен генә түгел. Матбугатка тугрылыгымны җитәкчеләр аңласын, миңа игътибар итсеннәр өчен шулай әрсезләндем. Диплом алып килгәч, хатлар бүлегенә күчерделәр. Ышанып куйдылар. чөнки чыдамлыгымны, булдыклылыгымны күреп тордылар. Газета хакына үземнең теләсә нинди мәнфәгатемнән баш тартырга әзер икәнем не белделәр. Ниһаять, мин хәбәрче. Күп йөрим, өзлексез язам. Укучылар да мине аңлады. Бик күп хатлар алам. Тәнкыйть итәргә дә курыкмыйм. әллә нинди ямьсез чытырманлыкларга кереп китам. Кайберәүләр шау-шу лы. ыгы-зыгылы сенсация эзли, мин алай кызыклы тамаша ясар өчен генә, матбугатка тыкшынырга ярамаганлыкны күптән төшенгән инде Ак кәгазьгә бер өтерне генә дә. аны ник куйганлыгыма өздереп жа вап таба алмастай булсам, төшермим. Сез шушы тир түгүләремнең бер ягын гына, язганнарым белән рес публикада танылуымны гына күрәсез икән. Ялгышасыз. Сез минем хак та. бетен ишек капкаларны ачтырырдай көчкә ия. дип уйлыйсыз. Кызык тырырлык фикер, шулай да монын белән мактана алмый.м. чөнки дөрес түгел. Киресенчә, кулымнан килсә, сезгә генә дә түгел, бөтен укучыларыма. үз мөмкинлегем бик чикләнгән булуын ачып бирер идем. Әйтер идем: әй. туганнар, сез укыган кадәресе — күнелемдәгенең әчмухасы гы на. тулы дөреслекне ачып салырлык гайрәтем юк. Турылыкнын юлында Z мең дә бер киртә ята. Журналист мәңге ут белән су арасында иҗат L итә. Бер ягында бары хаклыкны гына таләп итүче халык, икенче ; якта катлаулы кагыйдәләр, аларнын саклануын тикшереп торучы җи > тәкчеләр. Кичерегез, кайчак мина сезнең дөп дөрес дәгъваларыгызга да “ күз йомарга, көчлеләр кушуына буйсынырга, гаделлектән тайпылырга 2 да туры килә. Моннан да зур газап бармы, булырга мөмкинме?' —дияр ~ идем. Гафу итегез, укучыларым, дияр идем, мин дә чигенәм. Акны — Z кара, дип үк язмасам да. кытыршылыкларны шактый шомартканым. ♦ кайберәүләрнең кабахәтлеген күрмәмешкә салышкалаганым бар... Әле күптән түгел, төзелештә гарипләнгән бер кызның язмышын өйрән = дем. Башына бетон плитә төшкән, пенсионер әнисе кулына калган. Үз f пенсиясе юк дәрәҗәсендә. Иик. дисезме? Чөнки моның гарипләнүен эштәге - бәхетсезлек итеп теркәмәгәннәр. Ж,итәкчеләрнең кызарасы да. җавап бирә - се дә. бигрәк тә социалистик ярышта җиңеләселәре килмәгән. Бәхетсез *" лекне көнендә яшергәннәр. Кызны өенә кайтарып салганнар, үгетлә = тәннәр: «Син врачка, өйдә егылдым, дип әйт - Больничный* өчен бор с чылма. акчаны кызганмабыз!» - дигәннәр. Кыз. бичара, нишләсен. ж «бригада премиясез кала бит °, дип уйлаган да күнгән Мин генә түгел, бөтенесе шулай итә,— ди.— Үлем-җитемне дә яшерәләр әле. . Тикшерергә тотындым Эшкә килде, дип билгеләнүчеләр арасында өендә савыгып ятучылар, чыннан да. бар икән. Кайсының кулы кисел гәп, кайсының тезе каерылган. Мин газетадан булгач, төзүчеләр, хакый кать ачылырына ышанып, дөп дөресен сөйләде. Җитәкчеләр югалып кал ды. Бер кочак дәлил документ туплап профсоюзларның өлкә комите тына киттем. Редакторым да җилкендереп торды: Ичмасам, шәп бер мәсьәлә күтәрәбез! дип. сөенеп калды. Күләмен дә кысмабыз, иркенләп яз! Профсоюзда эшчеләрне бәхетсезлектөн саклау чараларын тикшерүче махсус кеше бар Зур ук хак алып утыра. Документларны күргәч • Аһ>! итте. Төзелешкә үзенең дә барып кайтачагын әйтте, шуңа ка дәр хәбәрне газетада чыгармый торуны үтенде. Бәлки, мин дә сезнең белән йөрермен? — дим. Юк. юк. сез. күрәм. бик җентекләп өйрәнгәнсез, мәшәкатьләнмә гез. ди Бөтен барлыгым тантана кичерде. Үземне нинди генә каһарманнар га тиңләп бетермәдем. Бу бит ил күләмендәге ачыш. дим. Мәскәү журна листлары да күтәрмәгән четерекле мәсьәлә. Ә аның һәр җирдә тамыр җибәргәнлеге ан ачык. Менә шуны, меңнәрчә кешеләр иминлеген саклар өчен, мин фаш итеп чыгачакмын! Русчага да тәрҗемә иттерәм. Мәскәү газетасына да җибәрәм. боерган булса! Боермаган булып чыкты шул. Больницалар архивында казынуларым да. йөзләрчә кешеләр белән агулашуларым да. төн йокламый сюжет эз ләп. үтемле иттереп язуларым да бер тиенсезгә кирәкмәс. гомер әрәм иткеч шөгыль булып калды Профсоюз әһеленең соңгы сүзен көтеп йөргән көннәремнең берсендә |>едакторым чакырып алды Я. ничек? ди. Төзелештә йөреп ничә көн югалттың? Телебезнең нечкәлекләрен аңлап бетерми ул. Мәекәүдә укыган • Юлгалттың* сүзен ялгыш кулланды, дин. көлен җибәрдем Бернинди дә югалту юк. менә дигән мәкалә әзер, әле профсоюз Бөтен язмаларыңны, язар өчен җыйган материалларыңны да мина кертеп бир әле! —ди бу. Әле анда да шикләнмәдем. Четерекле мәсьәлә булгач, шулай тик шереп карыйдыр, дип уйладым. Бөтен «байлыгымны» —мәкаләм белән бергә куен дәфтәремне дә. хәтта магнитлы тасмага язылган җаваплар ны да редакторга кертеп бирдем. Ул илтифатсыз гына кабул итеп ал ды да: — Бу язмаларны син күрмәдең, мин белмәдем. Аңлашылдымы? — диде. — Ничек? — Оныт! Юк болар, булмаган да. Ниһаять, аңыма килдем кебек. Телем чишелеп китте, редакторыма очып күнардай булып сорау яудырам: — Аңлатыбрак сөйләгез әле. Мин күпме казындым. Ничә кешене өметләндердем, алар хәзер ярдәм көтә. Сез бит үзегез дә... — Була, була ул андый хәлләр. Бу хакта язарга ярамый. Шалтыраттылар. — Кемнәр? Мин аңа үзем барам, ышандырам. Бу гаделсезлекне фаш итмәү безнең җәмгыятькә, социалистик илдәге намуслы хезмәткә тал төшерә, тоткан юлыбызның турылыгын шик астына куя. Ленин башлап җибәргән социалистик ярышны адәм көлкесенә әйләндереп калдыра... — Җитте! — Редакторым торып басты.— Мин дә үпкәли алам бит. Башың бик яшь әле. Менә минем кадәр булгач һәм минем урынга утыра алсаң, теләсә нәрсә язарсың. Хәзергә монда мин редактор, барысы өчен дә мин җавап бирәм. — Гаделсезлек бу. Миңа карата гына булса, сөйләшеп тә тормас идем. Дистәләрчә инвалид. Йөзләрчә тиешсез премия алучы. Мин моны барыбер язам. Мәскәү газетасына. — Озынга сузмыйк! Бар. утыр, эшлә! Бик күп хатлар җыелган анда... Сез мине туктап калган, дисезме? Юк. Кызганыч ки. ул вакытта андый ук акыл юк иде әле миндә. Үз сиксәнемне генә сиксәнгә санап, яңадан йөрергә тотындым. Хәзер инде эштән соңгы сәгатьләрдә яки төш вакытына туры китереп. Иң әүвәл теге профсоюз «эшлеклесе»нә шалтыраттым. Бу юлы ул да бик коры сөйләште: — Сез хаталангансыз.— ди.— Андый фактлар табылмады. Кабынып китеп, башта йөргән юлларга кабат чыгып киттем. Хәйраннарга калдым. Бөтен документлар юк ителгән, архивларга мине кертмиләр. кешеләрне алмаштырып куйганнар диярсең! Соңгы таянычым санап, иң беренче хәбәр җибәргән кыз янына бардым. Анысы да берни сөйләмәс булган. Инде саубуллашыйм, дигәндә генә, минем бик уңайсыз хәлдә калуымны аңлап, елап җибәрде: — Нишлим соң? Мин бит җиде ай буе алардан югары хезмәт хакы алып яттым. Премиясеннән дә калдырмадылар. Бик оялттылар. Сез дә йөрмәгез бүтән! — ди. — Юк. юк. мин язам. Мәскәүгә язам! —дидем. — Кирәкми, мин язып бирдем инде.— ди. — Кемгә? Нәрсә яздың? — Кем икәнен белмим. Бик матур бер абый килде. Әйтеп торды. Ул ни кушса, шуны яздым. — Ниләр әйтеп торды соң ул? — «Өйдә егылдым. Бераз аракы эчкән идем, ял көне иде»... Гарибем үзенең нинди оятсызлыклар эшләргә мәҗбүр ителүеннән гарьләнеп елый калды, мин урамга атылдым. Күңелемә һич аңлатып бирә алмаслык тирән җәрәхәт уелды. Эштән китәргә карар кылдым. Гариза яздым, аңа эштән китүемнең төгәл сәбәпләрен дә теркәдем. Кердем редакторга. Укыды. Йөзеннән кан качты, усалланды: — Нинди мөгез чыгарырга йөрисең син? — дип кычкырып салды.— Социаль гаделлек», имеш! Авыл хатыннары кебек, гаделлек эзләп йөри сең, ахмак! Акылыңа кил! Моннан китсәң. сине кем. кая эшкә урнаш тыра? Басылып кына эшлә! Шома темалар да бетмәгән Яз да яз Каләмең бар. шуңа шөкер ит! Сине урамга сөреп чыгару миңа берни тормый. үзең турында уйла: атааналы. әллә ничә туганнары. < югарыда • танышлары барларга да мондый эшләр гел табылмый Кемең ярдәм ф итәр? Ялгыз бит син... Кызганыч, редакторым хаклы иде. Сезгә хат язуларым да ялгыз - калган минутларда җанымны кая куярга белми аптыраудан башланды X Тик сез мине үзегезнең генә арада калырга тиешле катлаулы хәлләрдән г арындырыгыз, зинһар! Рүзәл! Син хәтта мине куркытмакчы да була- I сың шикелле. Балалыктан чыкканыбызга да шактый үтте бит инде. = Хәзер безгә алай килешми. Кирәкми. Минемчә, андый нәрсәләрне ир белән В хатын икәү генә белергә, икесе генә чишәргә тиеш. Мин. редакциядә ? эшләвемнән файдаланып, законга сыймаган әмәлләр эзләмим Гаҗәп В ләнәм: сез ничек минем турыда шулай уйлый аласыз әле? Гөлләрия' ♦ Син бик яхшы беләсең ич: үз шәхесе, үз омтылышлары сөттән ак. судан < пакь булганда гына, журналист башкалардан гаделлек таләп итә ала Ник = сез. икәүләшеп, минем тайгак юлдан китүемне телисез? Бердәнбер бай i лыгым булган сафлыгымны да югалтсам, яшәвемнең ни кызыгы калыр9 и Уф! Язаяза, аңлата-аңдата арыдым. Соңгы вакытта сәламәтлегем = начар. Бу хакта сезгә генә әйтәм. башка берәүгә дә сиздергәнем юк “ Врачларга күренергә дә кыймыйм, әллә ни табарлар кебек. Куркам Ярый. Хуш. сау булыгыз. Кәшифә, о «Кәшифә! Күбәләгем! Ачуланма, тагын борчыйм әле мин Тагын х язам Сиңа ашыгаашыга ирештерер хәбәрем дә юк үзе, бу хат минем үзем өчен кирәк. Бушанасым, айнып аруланып каласым килә Башымда мең төрле уй. җанымны хәсрәт талый. Болай, Кәшифә алтыным! Мин моңарчы канатсыз килеш зәңгәр күк ләрдә йөзгәнмен икән. Инде. «лып» итеп, таштай каты җиргә төшеп утырдым. Торып китә аламмы-юкмы, белмим. Ярдәм ит! Бир бер киңәш' Хәзер тагын бер сулу алып куям да барысын үз тәртибе белән сөйлим. Болай. Газетага Кичү авылындагы бер хәл турында фельетон сымаг рак нәрсә язган идем. Ике балалы бер ир. хатынына хыянәт итеп, авыл дагы яшь кызны адаландырган. Кыйссаның ни белән тәмамлануын ча малыйсың инде: кыз авырга узган, ир күзгә башка күренми башлаган. Кызның ата аналары суд юлына басканнар, кызыбызны көчләделәр! дип. чаң сукканнар. Закон күзлегеннән караганда исә. монда һичнинди көчләү дә юк. Кыз үзе үк: «Миңа берни дә кирәкми, үзем теләгән кешедән бала табасым килә!» — дин. түш киереп йөри Мин әллә ни тирәнгә китмәгән дә идем инде. Башка яшь кызларга, аларның атааналарына гыйбрәт өчен, нәфесен тыя белмәүче ирләрдән сак булырга ишарәләп бераз фәлсәфә куерттым. Кыз балаларга күз ко лак булырга кирәклеген дә искәрттем. Әлбәттә, барысының да исем фамилияләрен үзгәрттем. Тик авыл җирендә моның белән генә вакыйга ияләрен яшерү мөмкин түгел. Хәбәрне шунда ук һәммәсенең үз исеме белән тараталар, «каһарманнарының үзләренә дә көне сәгате белән ише телә. Бу кадәресен генә чамаладым Гәнкынть ителүчеләрнең яныма килеп, кычкырышып йөрүләрен хәтта көтебрәк тә тордым. Бар бит андый ахмак лар Хәтереңдәме, профессорыбыз киребеткән бер адәм Шәрәф Мөдәррис поэмасындагы бер персонажны үзенә охшатып, шагыйрьне судка бирде, дип сөйләгән иде. Фельетоным басылып чыккан көннәрдә мин ул вакый ганы гел хәтеремдә йөрттем Аһ. минем тормышта да шундый бер кызыклы тамаша гына булып уасачы! Юк шул. алай килеп чыкмады. Кәшифәкәем! Башкаларга гыйбрәт булсын өчен язылган нәрсәм үз башыма таш булып төште. бөтен гомер агышымны кирегә борып ташлады Иртүк булды ул коточкыч хәл. Мин. гадәтемчә, алдан килеп, бүлмә тыныч чакта, ашык пошык мәкалә язын утыра идем. Ишек ачылды. Бүген генә кайсы сабырсызы ашыкты икән. дип. күтәрелеп карадым. Ор чык кадәре генә кыз басып тора. Теге кыз. Никахсыз бала табучы. — Гөлләрия Гайсина син бит инде ул? — ди. Кечкенә, үткер карашлы күзләренең дошмани елтыравыннан ук сыгы лып төштем. Тавышым үземә дә ишетелмәде — Әйе.—дидем. — Ни йомыш? Ул соравыма җавап биреп тормады. Түргә узды да теге, без бала чакта ^шайтан туе» дип йөртә торган өермәдәй, бөтереп алып, юлдан яз дыра торган өермә куптарды. — Костромада булуымнан файдаланып, сабыемның намусын пыч ратырга кыюлыгың ничек җитте?—ди.— Мин нишләгән? Кемне рән җеттем? Баламны таптым да. үстерәм дә. Анда берәүнең дә катышы юк. Мин. синең кебек, хатын аертын. кеше күз яшенә коенып яшәмим Шуннан калганнарын әйтеп тормыйм. Хәер, аларын хәтерләмим дә Хикмәт андамыни? Иң гаҗәбе, башка имән күсәк белән органы — «синең кебек, хатын аертып» дигәне бит! Өнсез калдым. Тагын да сәеррәге бар әле. беләсеңме: мин алдан ук үз халәтемнең билгесез, әмма яман бер ягын сиземләп яши идем. Мин әлеге яшь ананың, ябырылып килеп, явызланып әйтеп ташлаган сүзләренә шул мизгелдә үк ышандым. Гүя. бу хакта белгәнмен, тик сүз рәвешендә әйтеп бирелүен генә көткәнмен Инде менә берәү кычкырып салды. Мин ышандым Үземнең бик тайгак, пычрак басмада сыңар аяк белән генә басып тору ымны чамалап алдым Җанымны көйдереп: «Бик соң шул инде! —дигән уй дөрләде - Соң. сон- соң!!! • Шуннан калганы кызык та. кызганыч та түгел инде, бик гадәти хал ителде. Иптәшләр эшкә җыелды. Дәгъва белән килгән хатынны редак торга керттеләр. Машинистка кызлар мине чәй эчәргә кыстый башлады. — Җиңелрәк була ул.— диештеләр — .Андый тупас хатыннар бар әле бар... Берсе, минем һаман аңга килә алмый торуыма аптырап, ачуланыр га тотынды: — Нәрсәгә шул хәтле исең китә? Бер уйласаң, әллә ни зур сүз әйтмәгән бит инде.— диде.— Рүзәлнең әүвәл дә хатыны булганын барыбыз да белә ич. Яшерә торган эшме? Икенчесе хәлемне җиңеләйтәсе килеп: — Әй. кирәкмәгәнне сөйләп торма ла! —дип. аңа каршы төште.— Рү зәл абый ул хатынны яратмый иде бит. Берсендә шул хатын миңа да зар ланып торды. Шул кадәр җәберли, ди. тәмәке төпчеген ботыма басып сүндерә, ботымның, көеп, кутырламаган җире юк ди. Чабуын ачып та күрсәтте, «аһ» иттем. Чыннан да бөтен тәне - чи кутыр. Ничек чы дыйсың. ник урамга чыгып кычкырмыйсың, җүләр?'» дим. - Үзем беләм.— диде.— Рүзәлне елап-сыктап кына игә китерә торган түгел. Үз кирәгем не алгач, көнендә чыгып китәчәкмен, эземне дә тапмаслар Аңа ни кирәген соңыннан бөтен авыл белде. Балага узган булган икән ул бичара җан Баласын табып, аны әйбәтләп Рүзәлнең паспортына яздыртып куйды да. күзе кая караса, шул якка китеп тә барды. Аңладыңмы. Кәшифә, бәгырь кисәгем?! Минем белән язылышмын ча гына яшәп ятучы сабакташың Рузәлнең нинди катлы катлы каба хәт бәндә икәнлеген белдеңме инде?! Шушы язганнарым алдагы үтенеч хатымны тулысыңча юкка чыгара Син аны укымадың — шулай исәплик, яме?! Дөнья минем өчен яңадан бушлана. Чут төймәләрен тоташтан ун якка шудырып ташладым. Яңа исәп өчен кайсы рәттәге нинди төймәләрне тәгәрәтеп җибәрермен: берәмлектәнме, дистәдәнме, йөзләрдәнме — бел мим Белмим, берни дә белмим. Фельетонда үзен мәсхәрәләнгән дип. бәргәләнеп йөрүче яшь ананын таләбен үргә алып, редактор миңа шелтә бирде. Киләчәктә әхлак темасына 102 бер ни дә язмаска боерды. Янәсе, чыннан да. минем кеше өйрәтерлек хакым юк. хатыныннан аерылмаган ир белән яшәүче азгын зат булып чыктым ич. Менә нинди хәлдә калдырды мине Рузәл. Кешеләргә. Бел модем».— дип. тел әйләндереп әйтә алмадым. Барыбер берәү дә ышан маячак. Рузәлдән киттем. Юыртып барган тулпарның сөрлегеп егылуы кебек булды. Олавымдагы бөтен нәрсә төрле якка чәчелде. Зиһенемне бер генә максатка ирештерердәй юнәлешкә бора алмыйм Мөшкел хәлгә төшүем не көтеп торганнар диярсең. танышбелеш. дус-иш. куып тараткандай, юкка чыкты. Сәлам дә бирмиләр Кайда яшәрмен, дип. котым алынган иде җае табылды тагын. Һич уйламаган җирдән ярдәм кулы суздылар Кем икән? — дип уйлап баш ватма, белерлек түгел. Бер ялгызым тораташ тай катып эш бүлмәсендә утыра идем, кулына пумала тоткан буяучы хатын килеп керде. Редакциядә ремонт бара. Кайсыдыр минем бәлане буяучыларга да сөйләп өлгергән. Арадан берсе. Зоя исемлесе. бөтен кеше китеп беткәч, хәлемне белергә кергән. Аңа гына Рузәлнең ялганын, үземнең мәңге төзәтеп бөтермәслек хата ясавымны сөйләдем ( изеп тордым ышан ДЫ. Менә шул Зоя мине үз өенә алын кайтты. Әле дә шунда яшим Дөрес, «яшәү» төшенчәсен шартлы рәвештә генә язам. Аяк. кул селке нүен генә хыялларыбыздагыча. җиргә хуҗа булып, дөньяның үзәгенә ба сын яшәү белән тиңләп буламы? Эштәге хәлем дә бик шөбһәле Яза алмыйм. Беттем. Үрмәкүч пәрәвезенә эләгеп калган чүп кисәге кебек мин Уйлыйм, уйлыйм — очына чыга алмыйм. Кешелектә, табигатьтә бары сы да катгый кануннарга нигезләнгән, бер генә хәл дә тиктомалдан бул мый. диләр. Бәс. шулай икән, минем бу кадәр бәхетсезлек нәрсә арка сында килеп чыкты соң? Шул сорауга һичнинди җавап таба алмыйм. Рузәл хатыны миңа рәнҗемәскә тиеш иде. мин килгәндә, ул китеп барган иде бит инде. Фельетоным да кеше хурлау өчен язылмады. Киресенчә, яшь гаиләләрне күңелсезлекләрдән саклауны күздә тоттым Бер генә нәрсәдән шикләнәм: Мәхмүтнең каргышы төште, бугай, ми ңа. Моңарчы язмый тордым. Инде әйтим. Кайтты бит ул минем янга Сирәк кешеләр бәхетенә эләгә торган, төсле төш кебек әкияти бер оч рангу булды ул безнең. Узган язның җылы, яп якты, һавасын сулап туймас лык. хуш исле көпе иде. Мин үзәктән шактый ерактагы авыл фермасына киттем. Районның иң уңган кызы сыер сава анда. Миңа, шуны күреп, бөтен савымчаларга «Мөрәҗәгать- оештырырга кушылды. Яңалык түгел Андый ясалма мөрәҗәгатьләрне ай саен басын чьи арабыз без Ярышның бер төре ул. Мөрәҗәгать тән соң. аңа кушылучыларны табабыз аларның чыгышы басыла башлый Бу юлы мин Мөрәҗәгать нең текстын алдан ук язып куйдым Сыер савучыга шуны күрсәтеп, аңардан, өстәмә кирәксә, тагын бераз яздырам да имзасын салдырам вәссәлам' Ярый әле. эшне шулай гиз тотар мөмкинлек ясаганмын. Кызлар белән сөйләшкәч кенә язсам, көпе буе шул авылда ятарга туры киләчәк иде. Миңа исә ул кон башкага кирәк булып чыкты Шул сәгатьләрдә мин бәхетле булуның ни икәнен белеп калдым. Ферманың кызлар ял итә торган өендә теге алдынг ы м белән сөйләшеп утыра идек, ишек төбенә мотоцикл килеп туктады. Потере шеи чыктык. Карасам Мәхмүт! Ул аның чибәрлеген күрсәң! Бөдрә чәчләрен озын иттереп үстергән. Сакал мыек җибәргән Газа, нык кырыс, шаян, тапкыр. Кочагына атылуымны сизми гә калдым Ник ’ Ничек кыюландым * Яуигмәсә. ят кешеләр алдында ич әле' (..нн беләгең инде без бит Мәхмүт белән бер беребезне яра-а идек, энеме Яше белән миннән әллә ни олы булмаса да. иң беренче киңәшчем дә ул иде Шчңа дыр. Минем шулай сабырсызлануыма аның исе дә китмәде. Кочып алды, кулларына күтәрде дә зыр-зыр әйләндерергә тотынды Болдырга тезе лешеп баскан савымчыларның чырык-чырык көлешүеннән генә айнып киттек. Мәхмүт мине, инләп кенә, җиргә бастырды: — Эшең беттеме? — дип сорады.— Әйдә, киттек! — Хәзер, хә-ә-әзер, соңгы ноктамны куярга гына рөхсәт ит!—дим. Ул ферма өе каршындагы бик җайлы эскәмиягә утырды, мин теге уңган-ым белән өйгә кереп киттем. Кызлар сорарга тотынды: — Кемегез ул? диләр. — Абыем-дыр инде,—дип. берәү шаяртмакчы да булды.— Кичен җаныем га әйләнә ул.—ди. — Юк. кызлар, абыем түгел, беренче мәхәббәтем ул минем.—дидем.— Тик. җырда җырланганча, кавышулар насыйп булмады. Мин башка кешегә кияүгә чыктым. Аһ итеп калдылар. Мин Мәхмүт янына атылдым. Мотоцикл -тыр тыр» гүләп тора. Мәхмүт мине, сабый баланы күтәргән кебек, кулларына алды, арттагы утыргычка кунаклатты. Очырып алып та китте Ничек шулай сүзсез-ннсез аңа буйсынганмын?! Хәзер шатланам: ярый әле. киреләнеп-нитеп тормаганмын. Район үзәгенә бнш-алты чакрым ераклыктагы урман эченнән узганда. Мәхмүт мотоциклын янга борды. Шактый үттек. Нзның мең-мил- лион төрле гөл чәчәкләре белән бизәлгән аланга килеп чыктык. Мәхмүт: — Бераз ял итик! —диде.— Сөйләшү өчен дә шуннан аулаграк җирне таба алмабыз. Минем тәүлек буе ашаган юк. әйдә, табын көйли без! Кайдандыр сумка алды. Ризыклары шунда икән. Минем плащны җәйдек. Икебез табынның ике ягына чүмәштек. Мине моң басты. Шушы минутларда Мәхмүтнең тәвәккәллеге Рүзәлнең кулыннан мәңге килмәячәген тою үзәгемне ярып үтте. — Мотоцикл каян алдың? — дип сорадым. Әйтерсең лә. иң мөһиме шул?' Мәхмүт тә. гел шул сорауны көтеп торган диярсең, бик тәфсилләп аңлатырга тотынды. — Мин туп-туры синең редакцияңә кайтып төштем.— ди.— Чемоданым шунда калды. Синең язу өстәлең янында. Кайсы авылга китүеңне белдем. Урамдагы бер агайдан сорап, бу юлны таптым. Беренче авылга җиткәч, тагын сораган идем: Ай-Һай. ерак юлга чыккансың!-—диләр. Тагын егерме чакрым атлатасым бар икән' Уф. алла' —дип. авыр сулап куйдым. Аңлаттым. Өч ел буе Себердә яшәвемне, хатынымның командировкага китеп барганлыгын әйттем. Менә шуның артыннан барам, дидем. Сүземне әйтеп тә бетермәдем, бер агай: — Мотоцикл йөртә беләсеңме? — дип сорый.— Ал! Кайтышлый калдырырсың! Сөйләде дә сөйләде Мәхмүт. Мин аны бүлдерергә дә. аңа сорал бирергә дә кыймадым. Чынбарлыктан аерылып, әкияти киңлектә яшәп алдым. Гүя. барысы да әүвәлгечә, гүя. мин — башка берәүнең хатыны түгел. Шулай да җай гына сөйләгәндә. Мәхмүтнең. < хатын - дип әйткәләве мине сагайта башлады. Берничә тапкыр үткәреп җибәрдем. Аннары тәмам хафага төштем: ничек аңлатырга? Ни дияргә? Бу жан. бер ни дә белмичә, миңа ышанып, өйләнергә кайткан бит. Күңел төп келенда. иңрәп, үзәк өзгеч үкенү баш калкытты. Аны тыярлык, яшереп калдырырлык көч миндә юк иде. Мүхмүт тә сизенде. Мин. ул сорау биргәнче, өлгерергә ашыктым: — Мәхмүт.— дидем.— Мин бит кияүгә чыктым. Рүзәлгә... Шул сүз аллы гөлле аланның да. яп якты көннең дә ямен җибәрергә җитте. Дөньябызны куркыныч тынлык басты. Мин. ни кылганым ны әйтеп салдым да. Мәхмүткә күз төшерергә кыймыйча, җир убылуын көткәндәй, аска кадалып, катып калдым. Күпме утырганбыз шулай?! Мина очсыз-кырыйсыз мәңгелекнең үзе кебек тоелды, һәм кинәт мәңгелекнең җебе өзелде, бугай. Мәгърур имән, гөрселдәп, җиргә ауды дип торам — Мәхмүт чирәмгә сузылып ятты да. үксеп, еларга тотынды. Сүгенсен иде. мәсхәрәләсен иде мине' Юк. бер генә ачулы сүз дә чыгармады. Капланды да. өстебезгә ябырылган шомлы тынлыкны каерып ташларга теләгәндәй, гоһ-гоһ-гоһ дин. үкси бирде, авырлык авырая гына барды. Шул хәлендә минем өстә калды да инде ул авырлык Сүзсез генә икебез дә торып бастык, иңнәребез сыгылып төшкән иде. Сүзсез генә мотоциклга утырдык. Мин башта, бәреләбез, икебез дә харап булабыз, дип көттем. Бераздан: - Үткәндә кылган ахмаклыгым нан котылу өчен шул мотоциклда һәлак булуың зур табыш лабаса' дигән тынычландыргыч уй да кабынды. Әмма Мәхмүт. тизлекне арттырса да. бер карышка да ялгышлык җибәрмәде Шашкын кызулык!а билгесезлеккә очу. очкан чакта, йөзне өзлексез сыпырын сызгыручы җил безне билгесезлек упкыныннан алын чыкты, бугай. Мотоцикл хуҗасының капкасы гәбендә тукталдык Әһә! Табышканнар болар' дип каршылады ул. Табышканнар да кавышканнар рәхмәт яутырлары. күзләре үк әйтеп тора' «Чаткы урманындамы? Мин эндәшмәдем. Мәхмүт шаяртырга тырышты: Әйе. агай, каян белдең? ди Рәхмәт сиңа' Аннары кыр| борылып, миңа эндәште. Әйдә, хатын, хәзер җәяү генә атлатабыз' Миңа тагын рәхәт булып калды. Инде үз хәлемне ипләп кенә аң татыр) а мөмкин кебек иде Мәхмүт исә бернинди аңлатмалар да ак ланулар да көтми икән Авылны чыгын, үр аегына төшеп киттек. Тар гына инеш буена җиттек Шуны аша чыгарга та тауга күтәрелер!ә генә калды Аннан район үаәге. минем эшем, тормышым шунда. Мәхмүт белән сөйләшер чама да калмаячак Инеш буена килеп баскач. аякларым туктап калды, алга барасым килми башлады. Әйтерсең лә. суның аргы ярында яшәүдән туктаталар. Мин шулай икеләнеп-аптырап торган арада. Мәхмүт, мине кулларына күтәреп алды да. агымга кереп китте. Үзе усалланып: Барыбер!—дип кычкырды. - Мин сине барыбер алып китәм' Бүген өеңә кайтмассың! Редакциядә, тоткарланган булып, утыра бир' Мин Рүзәл белән үзем сөйләшермен. Ул моңарчы да муеннан бурычлы. Бу кадәресен үк кичереп булмый. Ул бит белә, белә иде бит ул! Миңа синсез дөньяның кирәге юклыгын күреп тора иде. Ник тигән ул сиңа?!, Мәхмүт инешне аркылы атлап чыгарга ашыкмый, агымсуга каршы инеш эчләп бара да бара. Инешнең аръягында куанырлык әллә ни юклыгын чамалый кебек. Мине күтәргән килеш, шактый шулай су ерып барды ул. Аннары шып» туктады. Өзеп сорады: — Килештекме? Рүзәл белән араны өзгәч, син мине ташламассыңмы? — ди. Чарасызлыктан көлгәндәй иттем Хәер, юк. чарасызлыктан түгел, чыннан да. миңа гаҗәп рәхәт иде. Бер генә мизгелдә мин үземне Мәхмүт хатыны итеп тойдым. Бу — борынгы әби-бабаларның. оҗмах, ди-ди. үлгәннән соң да тормыш кабатлануына ышанып яшәве кебек, ялтыравыклы бер алдавыч иде. Аннары кисәктән чынбарлыкка кайттым. Бу сихри бишектән тизрәк төшүнең хәерлерәк икәнен аңладым. — Бастыр әле мине җиргә. Мәхмүт! — дип кычкырдым.— Син соңардың. Бик нык соңардың. Хикмәт Рүзәлдә генә түгел инде. Эчем тулы кеше минем. Бала көтәм. Әтисе — Рүзәл. Мәхмүт уйлап та тормады, кистереп каршы төште: - Булсын! Ун. егерме булсын! Бөтен балаларың белән алам! — Кеше көлдермә' Рузәлнең баласына башка ата кирәкми' Әйттем бит: син соңга калгансың... Ул чагында уз хәлем турында да. Рүзәл турында да берни дә белми идем. Мәхмүт кулыннан ычкынып, коры ярга сикердем дә ашыгып үргә күтәрелә башладым. Әле шуның белән барысы да хәл кылыныр дип уйламаган идем. Өйгә кайтырбыз, бергәләп кич утырырбыз. Мәхмүт бездә кунар, дип өметләндем. Артыма борылып карарга кыймый шактый ара үттем. Мәхмүтнең ялварулы тавышын көттем: Тукта инде, кая чабасың?' Үз адымнарымнан башка һичнинди тавыш та ишетелмәвенә хәйран калып, артка борылсам, тораташ булып каттым — юл буш иде. Башта. Әле һаман ярдан күтәрелеп җитмәгәндер, дип. тагын кузгалдым. Шулай да адымнар салмакланды. Кире борыласым килде. Карасам — юк. Нәрсә уйларга да белмәдем. Шулай да кире киттем. Тау башына җиттем. Мәхмүт, зур бер ташка утырган да уйга чумган. — Мәхмүт! Әйдә! Киттек! — дип кычкырдым. — Аз гына утырыйм әле.— диде ул.— Син бар. бар! Шуннан соң мин аны күрмәдем. Туп-туры өйгә кайттым. Өйдәгеләргә аны моны әйтми генә. Мәхмүт килеп керер дә табын тезәргә туры килер. дип көттем. Иң затлы ризыкларымны барлап куйдым. Ул килмәде. Аның кайчан, кай тарафка киткәнен дә белмәдем. Нин ди шәфкатьсезлек кылып ташлавымны хәзер, бәла үз башыма төшкәч кенә, аңлап алдым. Бөтен гаеп үземдә. Мәхмүтнең Себергә киткәндә миңа аны моны әйтеп тормавы бик табигый лабаса. Ул миңа ышанган, көтәчәгемә, башкага карамаячагыма ышанган Шуның өчен аңа үпкәләргә ярый идемени?! Бөтенесе өчен бер мин гаепле Менә хәзер шул хаталарым өчен җәзаланып ятам Дулкын ярга чыгарып ташлаган эт балыгы кебек. Зояның барак бүлмәсендә. Тәмәке тарта башладым. Бу бер- ике көндә эшкә дә бармыйм әле. Анда селкенеп йөрүдән ни мәгънә? Барыбер яза алмыйм. Кичен рәхәт. Зоя аракы ала кайта. Эчәбез. Әйе Миңа Мәхмүттән бер хат килде. Җибәрәм. Укы' Гыйбрәтле. Тик минем өчен түгел инде. Миңа берни дә кирәкми. Юк. Беткән. Хуш. Гөлләрия «Гөлләриям! By хатым сиңа түгел. Сиңа язарга хакым юк. Тик күңелдәген кәгазьгә төшерми калырга тәкатем «китми Язсам гына да җиңелрәк булыр шикелле Кабатлан әйтәм сиңа түгел, яшьлегемә, хыялыма, гыйшкыма язам бу хатны. Горып-торып аптырыйм: ни булды миңа? Бер начар лык та кылмадым, бер генә ялгыш адым да атламадым. Фаҗигам да. * шатлыгым да сине яратуым. Сине күргән минутта ук язмышыма мең 3 рәхмәт яудырдым, юлымда сине очраттырганы өчен, синең дә мине күргә- Г иеп өчен, дөньяга мең рәхмәт укыдым Вакыт вакыт котым оча иле- * без киң кешеләр бихисап, мин бит. әллә кемнәр арасында буталып « йөрен, сине очратмыйча гына да бу дөньядан кичә алган булыр идем х Ул чакта үземнең ни дәрәҗәдә бәхетсез икәнлегемне дә белми кала = идем. з Мин сиңа кешеләрдән өстенрәк көч барын раслап күрсәтәм. Әгәр < андый көч булмаса. сине ничек очратыр идем’’ Бар ул сихри көч' ф Башта кешеләргә бәхет өләшә аннары шул бәхетне югалтуның ачысын < татыттыра Бар ул андый көч. бар' Мәңгелеккә кавышуларның насыйп = түгеллегендә дә гади кешеләрнең катнашы юк. Минем сиңа, синең миңа х булган хисне гадиләрдән кем сүндерә ала? Табигатьнең үзе кебек, һәр т төрле хәрәмнәрдән арындырылган тойгыларыбызны җирдәгеләрдән кем ’ тоныкландыра ала ' Уттай көйдергеч, язгы ташкындай куәтле көч белән - бер-беребезгә ашкынып тартылуыбызны адәми затлардан кем туктата = ала иде? Рузәл димәкче буласыңмы? Юк. юк. юк' Мең. миллион мэр = тәбә юк' Барысы да без белмәгән, безнең надан башкайларыбызга - керен тә карамаган билгесез көчтән килә. Мин шундый нәтиҗә ясадым Көләсең? Мисгика дисең’ Баштагы тыныч көннәремдә үзем лә шулай дидем Ачышымны әле генә ясадым Күп уйландым Казанга кайтып урнашырга булдым Сине югалту кайгысы Себерттең бөтен матур .тыгын сүндерде Себер генәме? Сүз кушар кешем калмады Кәшифә белән дә сөйләшәсем килми Аның белер белмәс әйткән сүзләре дөрескә чыкты шуңа күрә, бугай аны күргән саен, җен ачуларым котыра Аттардан башка монда мине кем аңлый? Сине соңгы тапкыр күргән пән бирле. Әй. аны белмисең ич әле. Сиңа соңгы кат карар өчен районыгызга тагын бер бардым Кара күзлек кидем ис башны үзгәрттем Берәүнең дә тануын теләмәдем Хәтта синең дә Махсус бер күзәтү пункты сайлап. КӨ1К* буе редакциягез ишеген каравылладым Берәүләр керде, икенчеләре каг каг чыккалап йөрде. Син күренмәдең Эш көнегез бегә дигәндә, әллә кай тарафтан бер мотоцикл килеп чыкты. Рульдә трак торчы фәлән ндс бугай Комбинезоны бик майлы иде Син инде яхшы ук «түгәрәкләнгән булсаң да. җиргә очын кына кундың ЖУ У итте эчем имгәнеп куйсак соң шунда7 ! Күзәтү пунктымнан чыгын, гәүдәңне күт» рең аласым килде Күңелемә киртләп куелган Ярамый' дигән боеры гым баш калкытты Колагымда синең ..башка ата кирәкми' дигән сүзең өряңадан яңгырады кебек Кая ул атылып чыгу!? Алга сузылган кулларым та. хәлсезләнеп, салынып төште Редакцияңнән чыгуыңны да көтә башлаган идем. тик. юлга әзерлән тәндә, үз үземә биргән антым искә төште Бер генә, бары бер генә күз салам дигән идем шул. Артыма борылып карарга кыймыйча адымнарымны кызулата барын аэродромыгызга киттем. Борылмасам та сизеп тордым тәрәзәдән син каран калдың бит әйеме" Синнән җавап көтмим Хат салуыңны сорасам бу үтенечемә тагын бер йомышым ялганыр ндс Карамаган булсаң да. миңа Әйе ШУЛ Мәхмүт, күзем талганчы тәрәзәдән китә алмадым. БУ кем икән' Йөреше, буе сыны Мәхмүтемнекенә охшаш, тип уйладым дни язуыңны сорар идем. БУ ЯЛГЫШ кына Мәхмүтем дип язган, тип уйлама һич те ялтыш түгел Миңа ШУ тай син генә әйгә аласың Мин бары тик синеке генә Башка берәүнеке дә түгел. Мәңгегә. Мин бит мәхәббәтнең барлыгына, аның бер генә икәнлегенә барыбер ышанам Көлкеме? Юктыр. Син да нәкъ минем кебек уйлыйсың, әйеме?! Ичмасам, үзеңнән-үзең яшермә: бар ул безнең мәхәббәт, бер ул. бары бер генә! Аэродромда кеше күп түгел иде. Самолет килергә вакыт шактый Өзгәләнгән җанны, тик торган хәлдә, тыеп кына булмый. Әрле бирле йөрендем Хннары аэродромнан читкәрәк. яшел чирәмлеккә таба киттем Тездән үлән. Миңа исемнәре дә таныш түгел чәчәкләрдән корт лар бал җыя Күпме барганмындыр. Тәмам хәлсезләнеп, ары атларга тәкатем калмагач, гөпелдәп җиргә аудым. Рәхәтрәк булып китте. Күк рәкне баскан таш та йомшый төште — күздән ихтыярсыз яшьләрем ага икән. Шатлык яшеме бу? Әйе Мин бит сине күрдем. Кай якларыңдыр үзгәргәндер, бәлки, әмма мине мәңгегә синеке итеп бәйләгән сыйфат ларыңның барысы да бөтен: җитезлек, очкыннар чәчрәтәсең, малайларныкы кебек, кыпкыска саргылт чәчләрең, нечкә бил (гаҗәп, йөкле бул саң да, билеңнең нечкәлеге сакланган'), беләкләрең кебек үк тыгыз, матур аякларың. Яшькелт күзләрең дә. кешегә сүз кушканда, гел елмаеп торучы иреннәрең дә шул ук. Син мотоцикл иясенә, елмаеп, рәхмәт әйттең. Шул чакта минем якка да карадың. Күзләреңне кабат күрү шатлыгына ирештем мин. Бу сөенечтән еламый мөмкинме?! Сине яратуым ташып чыкканда, аккан күз яшьләренең ләззәтен белсәң иде? Анысы узгач, тагын бер дулый-дулый. ыхылдап-ыхылдап. тирә юнь дәге гаепсез чәчәкләрне умыра-умыра. ямьсез итеп еладым. Монысы — сине башка мәңге күрмәячәгем хәсрәтеннән. Соңгы елау Аннары бераз тынычланып калдым, хәтта йокымсырап та киткәнмен. — Гражданин! Әй. егет! — дигән сүзгә, сискәнеп, торып утырдым. Баш очыма бер ир килеп баскан. — Синдә стакан фәлән бармы? —ди. — Юк. минем бер нәрсәм дә юк.— дим. *— Ничек инде ул бер нәрсәм дә юк»? — Юк. юк! — Ике кулымны җәеп җибәрдем — Менә, күрәсеңме? Бер нием дә юк. Юк та. кирәкми дә! Мин бик бай идем, дөньяда миннән бай кеше юк иде. барын да югалттым... Егет сумкасындагы аракыны эчәргә стакан һәм бер иптәш эзләп йөри икән. Миңа аның кайгысы бик бәләкәй күренде. — Авызыннан чөмер! Әлеге егетнең миңа ачуы килмәде, яхшы күңелле икән. Сәер сүзләремә гаҗәпләнеп, төпченергә дә тотынмады. Нәкъ мин кушканча, бер ике йотым аракы капты. Аннары миңа: — Күрәм. хәлең шәп түгел. Теләмәсәң. сәбәбен миңа әйтеп торма, әмма менә бу нда эчкечелеккә бәйле х гыйбрәтле кыйсса бар. Урамда берәр исереккә тап булып керә дә. тыны ’ на буыла-буыла. шуны кабатларга тотына. Сиңа да языйм әле Болай. Борын борын заманда күңеле бары тик яхшылык белән генә = тулы изге бер зат яшәгән имеш. Үзе гел юлда йөргән Очраганнарга « кулыннан килгән яхшылыкны күрсәткән, адәми затлардан хәер-сәдака х кабул итеп, аларның ачык йөзеннән, рәхмәтеннән көч кодрәт алып яшәгән Көннәрнең берендә, төнгә каршы, ул шәп шәрә яланда калган Кап чыгында бер валчык тәгам ризык, җылынырлык кием-салымы да юк ИКӘН. Караңгы төшкән. Хәле киткән. Шул чак аның күзләренә ерак та түгел ут яктысы чалынган Сөйрәлеп, барып җитсә, ни күрсен зур учак тирәли пәһлевандай ирләр тезелешеп утырган, ди. Табыннарында өем- өем симез ит калҗалары, кулларында мөлдерәмә касәләр, телләрендә — серенә һич төшенмәслек яңгыравыклы сүзләр икән Дәрвишне күргәч башлыклары әйткән Сизәм: хәлең шәптән түгел, дигән Сиңа учак җылысы да. тамак туклыгы да. тәнең капларлык чикмән дә кирәк. Зарар итмәс иде шул,- дигән мосафир Бары да булыр, тик әүвәл бер шартны үтә' Моннан уңда җиде адымда гына бер чокыр бар. Төбендә аягы-кулы бәйләнгән бәндә ята. Хәнҗәр бирерләр, шуның башын кисеп, минем кулга китереп тоттыр' Булмый, дигән мосафир. Гомер эчендә бер генә җан иясен дә рәнҗетмәдем Тамак хакына гына адәм баласына кул күтәрер хәлем юк. Алайса-а.— дип сузып җибәргән учак иясе Моннан сулга китеп, утыз адымда, бер тирмә бар. ххҗалары йокыга талган Тир мәдәте бер чүлмәк асылташны алып чыгып кулыма готтыр' Югыйсә, башыңны чабарлар. Гомерем буе кеше малына кул тидермәдем Башкалар байлыгын талауга барәбәр сакланган баш белән ничек яшәмәк кирәк?! Учак тирәсендәгеләр. карап торышка, кечкенә генә, ябык кына шушы кешенең куркусызлыгыннан тәмам котырынганнар Арадан берсе Җаның җәһәннәмгә киткәнче, менә бу касәдәге хәмерне эчеп җибәр' дигән. Мосафир бик сусаган булган, аны моны белештермичә, касәне кулы на алган да эчеп тә бетергән. Башта арыганлыгы беткәндәй тоелган \ннары җаны сәер бер рәхәтлек дәрьясына чумган кебек булган, үзен көчле итеп сизгән, күзләрендә зәһәр ялтыравык уйнарга тотынган Кайда ул бәндә? Үтертм! Кайда теге тирмә, талыйм' дип кыч кырып җибәргән вә һәм дә. Мәгъшия апа әйтмешли, шул җинаятьләрне кылып та ташлаган, имеш. Мин бу кыйссаны ишеткән саен, халык авыз иҗаты әсәрләренең ка миллегенә сокланам. Мин сине эчкән итеп күз алдыма да китерә алмыйм. Биш ел бергә укыдык, юк иде бит андый гадәтең, хәтта тирә-юнебездә дә андыйлар барын белмәдек. Ул яман гадәт әллә кайдан, сиздерми генә килеп чыкты, инде кешеләрнең кунакчыллыгын билгеләүче үлчәү берәмлегенә әйләнеп бара. Сезнең районда да сизелде. Хәтта редакторың да редакция өстәленә (!) шешәсе белән коньяк чыгарып утыртты. — Юлдан килгәнсез... Көзнең көйсез чагы...— дигән була. Гаҗәпләнүем дә. нәфрәтем дә йөземә чыкты, ахры, шунда ук аклана башлады: — Юк. мин эчмим, сезнең хакка гына.— ди.— Бу шешәм дә. сездәй кадерле кунаклар өчен генә, сейфта тора. Миңа ярамый, кан басымы Зоя. аның каравы, акланып нитеп тормады. — И и ди. Ихластан өзгәләнә.— Сезне сыйларлык нәрсәм калмады,— ди.— Әгәр кулымнан килсә, иң кыйммәтле портвейнны алып кайтыр идем дә кыстыйкыстый эчерер идем Юук. эчмим, дип маташмагыз! Әле моңарчы. Зоя кыстаганда, эчми калган затны очратканым юк. Эчәр иде гез. сез дә бик рәхәтләнеп эчәр идегез дә ю-ук кына! Юк! Эчеп бетердек. калмады... «Эчкәнмен дисә, бу кадәр үк котым алынмаган булыр иде. Зоя ялгыз эчмәгән Шулай да мин аның белән бу хакта сөйләшеп-бәхәслә- шеп тормадым. Бәлки, аек чакта адәм төследер, мин күргәндә, бигрәк җан биздергеч иде. Атылып урамга чыктым. Казанга кире кайтып китәргә шактый ара бар иде әле. Күптән ниятләп куйган теләгемне үтәргә. Рүзәлне эзләп киттем. Хәзер әйтсәм дә ярыйдыр. Мин бит. син кияүгә чыкканчы ук. Рузәлнең хатыны барын белә идем. Туйга чакыру килгәч, сиңа да бу хакта хәбәр иттем. Кызганыч, ул хат сиңа барып ирешмәде. Туегыздан соң сиңа озаклап язмый торуым да шуңа бәйле. Инде Рузәл белән ачыктан ачык бер гәпләшергә» кирәк иде. Күрдем. Үзгәрмәсә дә үзгәрмәс икән кеше. Ташбака кабырчыгы кебек, ук атып та тишеп булмастай тышчага төренеп яши бирә икән ул. Кирәк санаса, елмаеп та куя. чама белән генә кырыслыгын да сиздерә, сүзләре гел дөрес, хәрәкәтенә дә тел теш тидерерлек түгел. Мин аның кызып китүен. сине каһәрләвен. мине дә тиргәп ташлавын көткән идем. Юк. Берни дә сиздермәде. Әйтерсең лә. мин аның яныннан әле генә чыгып киткәнмен дә яңадан әйләнеп кергәнмен! Училищесы турында сөйләргә тотынды. Яхшы ягын да. өнәп бетермәгән төшләрен дә телгә алды. Ахырдан: — Язарга теләгең юкмы? — дин тә сорады. Янәсе миңа яхшылык эшли— Теләсәң, материал җыеп бирәм — муеннан.— ди. — Юк. юк. Мин ял итәргә генә килдем. Гөлләрия янына... Шуннан сүз сиңа тоташты Рузәл аз гына да үзгәрмәде, керфеге дә селкенмәде, ичмасам. Башта: — Да-а а дип сузды. Көрсенгәндәй итте.— Аның белән ничек ял итәрсең икән? Мин һичнинди чара таба алмадым аңа... Башымны аска йен тыңлый бирдем Ниләр сөйләр икән? Ул да бик ашыкмады Алдан минем фикерне белергәрәк теләде, бугай. Актан- карадан сүз чыкмагач, тагын сөйлән җибәрде: Нәрсә уйлан яши торгандыр ул? — ди.— Кем белгән бит аның шул кадәр җилбәзәклеген?' Мин инде ничек тә яман телгә кертмәскә тырыштым. өйләнергә тәвәккәлләдем. Син яхшы аңлыйсың бит инде. Ә ул шул адымымны да бәяли белмәде Башкалар белән чуалды. Анысына да түздем — үзем дә егет килеш өйләнмәгән идем, яшь тә иде бит. Юк. барыбер килеп чыкмады шул. Булмаса. булмый икән инде ул. Эше нен дә рәтечираты юк. Теләсә ни яза. Тикшереп нитеп тә тормый икән, (.оцыннан редакторын райком буенда йөртәләр. Ярый әле. анысы минем дус. Моңарчы шул гына коткара килде Гөлләрияне, әллә кай чан куып җибәрәләр иде. Инде менә миннән дә китеп барды Эчкече бер марҗа белән дуслашкан. Әйдә, яшәп карасын — юлына аркылы төшәр хәлем юк. — Ул бик килешсез хахылдарга тотынды.— Шулай бит. ә. Кәшифә?! Кат-кат миңа мөрәҗәгать итә башлагач, эндәшми кала алмадым. — Тукта әле. Рүзәл,—дидем,—Син бит аның ире. балагыз туар. Ник чит кеше турында сөйләгән кебек утырасың? - Ир итмәде ул мине. ди. Минем дә аны ирексезләргә теләк юк Чуала бит. бик чуала башкалар белән Комсомол егетләр дә кал малы, хәтта Мәхмүт тә кайткалап йөри икән. Әле мин белмәгәннәре күпмедер? Бөтен гаепне синең өскә генә өя башлагач, каршы торып карадым. — Тукта әле. Рүзәл! — дидем. Мин туегыз алдыннан хат яздым, әүвәл мөнәсәбәтләрегезне ачыклап бетерегез, яшерә торган хәлме? — дидем. - Бер хатының бар иде бит инде. Шуны Гөлләриядән яшерен калдыргансың. Син. ахмакларча, мине тиргәп хат салдың. Матур итеп яшәвегезгә файдасы тиярлек булса, мине тагын да ачулана аласың. Тик. минемчә, син берсеннән берсе катлаулырак хаталар гына ясыйсың. Инде ятим бала арттырырга җыенмыйсыңдыр бит? Рүзәл сүземне бүлде: Ул баланың кемнеке икәнен кем белгән? - диде. Мәхмүт ник кайтып йөри? Бәлки алар туйга кадәр дә очрашканнардыр? Синең хатың да да андый сүзләр бар бит. Бик дәлилле «беркетмә» ул хатың* «Беркетмә» сүзе тетрәндереп җибәрде. Хәтерлим Мәхмүтнең Ка занга кайтуы, аның сиңа нык ышанып яшәве турында язган идем Рүзәл өчен бу да әллә нинди мәкерле документ Юк. Рүзәл. дидем Минем андый нәрсә хәбәр иткәнем юк. Нидер бутыйсың, ярамый алай Ул әрләннекедәй очлы йөзен җыерчыклар белән ямьсезләп, кечкенә авызын елмайтырга азаплап, солы очыдай вак. үткен тешләрен ыржай тып. күкрәк кесәсенә тыгылды — Синең дә хәтер саеккан икән, туташ! - Ул бу мизгелдә үз үзен нән ифрат канәгать иде. Журналист кешегә үзенең ни язганнарын оныта бару килешми Мә. укы* Үз хатымны кулыма кигереп тоттырды. Туегыз алдыннан сиңа сал ган идем Хәтәр хат иде ул. Аның Рүзәл кулына эләгүенә бик әрнегән идем. Ниһаять. ул кабаттан миндә. Иплән кенә копвергган чыгардым Укырга теләгән кебек, диваннан торып, ишек ягында! ы тәрәзә янына үттем. Хатым озын, шулай да мин аны. һәр өтеренә кадәр, бик яхшы хәтерлим. Чөнки андый хатлар гомер эчендә бер язылыр! а мөмкин Ул тормышың борылышында сине ялгыш юлдан саклап калырга тиешле иде Андый язмалар белән шаярыр! а ярамый Рүзәл минем уйларымны аңламады. Мин укый башла!ач Чәй куярга кушыйм әле. дип. каядыр чыгып китте Мин дә песи адымнары белән генә чыгу юлына борылдым Берәү дә очрамады. Иң тыштагы ишек төбенә җиткәч тә туфлиләремне кияр)ә кыймадым, аларны кулга гына алып, оекчан элдерттем. Туфли киеп азапланганда тотылуымнан шикләндем. Миңа тизрәк капкадан чьи у ки|>әк иде. Өлгердем Урамда инде мине берәү дә куркыта алмый иде. хәтта оекбаш I ан йөгереп чыккан Рүзәлдвн дә киләсем ген.» килде Хатны калдыр, хатны! дин кычкыра Ниһаять, ташбака кабыр чьи ыннан чыкты1 Ул аның күзендәге дошмани ялкыннарны күрсәң* Сүзлорен җүнләп әйтә алмый, ысылдап кына кычкыра — Юк инде. Рүзәл! Хатны мин Гөлләрияга язган идем.— дидем,— Болай да синдә бик озак тоткарланды. Тузан да төшермичә саклавыңа рәхмәт! Гөлләрия! Синең алда шактый гаеплемен. Беренче кисәтүем сиңа барып ирешмәгәнен белдем бит. Кабат язарга, телефонга ябышырга, әллә ничә телеграмма бирергә кирәк булгандыр. Мин. җүләр. Рүзәлнең кисәтүле мыскыл сүзләреннән коелып төштем, гарьләндем. Ничек ялгышканмын! Инде соң. Шулай да бу хатны сиңа кабат салам. Районыгызга барып кайту кәефемне тәмам начарландырды. Болай да хәлем юк иде. Күңел генә очар коштай әллә кайларга ашкына. Ярый, җитәр. Хуш. Җавап көтәм. Яз. зинһар! Кәшифә.» Кәшифә! Хатыңны алдым. Бик тиз язгансың син. Алай ук ашыгырсың дип көтмәгән идем. Син язгалаганчы. үзем бер нәрсә җибәрергә теләгән идем, аклану сымаграк. Өлгереп булмады. Ярый, зур югалту түгел. Хатыңның тиз арада килүе мине тагын бер яманлык кылудан коткарып кына калды. Әгәр, аклану юлларын күрсәтеп, берәр нәрсә сызгаласам. ул тоташы белән ялганнан торачак иде. Хәзер инде ялганлый алмыйм. (Күрдеңме: мин әле бөтенләй үк череп таркалмаганмын икән, ә?!) Үз сүзләрең генә мине алай ук тәүбәмә китерми иде әле. Рүзәл кулына эләккән хатыңны яңадан миңа салып шәп иткәнсең. Менә анысы инде, мала-ай!.. Халык телендәге «күрәчәк» дигән нәрсә шулдыр ул. Берике битлек язу мине коточкыч хәлдән коткарып каласы булган да бит. их-ма! Хәзер кат-кат уйлыйм. Тукта әле. дим үземә үзем, холкың керделе дә чыктылы. Гөлләрия. Кәшифәнең бу хатын укысаң да. үз уеңнан кире кайтмас идең, бәлки? — дим. Хаттагы юлларны кабат укыйм да соравыма ап-ачык җавап табам. Рүзәлнең Мәхмүт язган диплом эше белән университет тәмамлавы, миңа кадәр үк бер хатынны интектерүе... Юк. боларга хәтта мин булып мин дә җиңел карый алмас идем. Җитмәсә. Мәхмүт турында да хәбәрең бар. аның Себергә ник китүе дә ачыкланган. Аһ, малай, нишләгәнбез?! Нишләгәнмен мин?! Күзне бәйләп ясагандай, алны-артны карамый атланган бу адымым тагын нинди үкенечләргә китерер? Зоя өендә бер атна эшкә чыкмыйча яттым. Әйтсәм, әйтим инде, син килгәндә дә өйдә идем бит. Исерек идем. Зоя мине күршеләргә кертеп яткызды да сине кире борып җибәрде. Сиңа хәзер, без бит эчүнең ни икәнен дә белми идек, фәләнтөгән, дип. студентлык дәверен искә төшереп язу рәхәт. Минем кебек бәлаләр сазлыгына батып кара әле. Зоя кебек дус табылуга мең шөкер итәрсең! Ярый ла. дөньяда андый кешеләр бар. Югыйсә, сезнең ише. гел дөреслек кенә сөйләп, иң кирәк чакта, күрмәмешкә салышып, китеп баручы интеллигент халкы карамагына калсаң, бетте баш. Минем Зоя — меңгә бер очрый торган искиткеч зат. Беләсеңме, дөньядан гайрәтем чигеп, аның караватында бер атна авырып яткан арада, редактор мине эштән чыгарган. Әмер биргән. Ишеттем дә «аһ иттем. Сәбәбе дә бар—эшкә килмәү Дөрес, кулымда врач кәгазе юк. Мондагы врачлар күңел төшенкелеген. яшисе килмәүне авыруга саныймыни?! Хәер, сөйрәлеп, каршы- ларына барсам, бәлки, берәр чир тапкан да булырлар иде әле. Бармадым. уйламадым да. Бөтен дөньядан гайрәтем чикте. Зоя кайтканчы, елап яттым. Ул кайткач, аракы эчтек. Иртән тагын башны кузгата алмаслык хәлдә уяна идем. Әй. Кәшифә. Кәшифә! Бәла дигән нәрсә юлыңа бер чалынмасын икән. Бер бәйләнсә, аңардан тиз генә котылырмын димә. Редакциядән ничек чыгып китүемне дә хәтерләмим. Борыныма терәлгән корсагым белән яңадан Зоя бүлмәсенә кайттым. Чемоданыма иң яраткан китап ларымны тутырдым да Зояны көтә башладым. Авылга, үз туган ягыма китәм. имеш. Сыеныр кешем юк анда. Әни үлде. Абый белән җиңги дән ни көтәсең?! Бөтен тормышлары җиңги сүзе белән -бара, абый бик 114 юаш. Әни үлгәч: «Истәлеккә әнинең кызыл башлы бер сөлгесен миңа бирегез әле!» дип сорагач, үзәгемә төштеләр Абый: «Сеңелем, минем тыныч яшәвемне теләсәң, безгә андый хатлар җибәрмә' — диде. Бу юлы башка чарам юк иде инде. Шунда кайтып, колхоз китап ханәсендәме, идарәнең берәр язу-сызу эшендәме, мәктәп тирәсендәме эш тапмакчы идем.. Зоя кайткач, фикерем тагын челпәрәмә килде. - Сезнең ул «Кәҗә* закон дигән нәрсәне минем кадәр дә белми икән. ди. Яз нарсудка гариза' Боерыгын бир' Иртәгә йөклелегеңә белешмә ал' Калганын үзем очлап чыгам Корсаклы хатынны эштән куа торган түрәләрнең җанын җәһәннәмгә җибәрергә кирәк' Барын да сөйләп бетереп булмый. Шунысын гына әйтәм: нибары сигез класс кына укыган, күзе пыялаланган, шапшак, исерек буяучы Зоя синнән миннән күбрәк белә икән Минем кебек бичара хәлдәге кеше ләрне яклый торган мең төрле законны актарып чыгарды Район про куратурасын аякка бастырды ■ Кәҗәнең туры сөйләме . приказ бир гәнче, минем белән сөйләшергә, профсоюз бюросында киңәшергә, парт оешмада барын да уртага салырга, тагын әллә нинди шартларны үтәргә тиеш булган. Берсен дә эшләмәгән, чөнки белмәгән. Тагын шунысы бар: хәтта боларны җиренә җиткереп башкарса да. мине эшсез калдыру турындагы әмерне язарга хакы юк икән анык Чөнки мин булачак ана! Белдеңме? Инде җан тыныч. Бала табу өчен ялга әзерләнәм. Хатыңдагы акыл сатулардан түгел, әнә шул туачак баланың киләчәген уйлап эчмәскә тырышам Барыбер дә әйтим әле: исереп яшәү җиңелрәк. Кәшифә. Ихласлыкка киткәч, әйтим инде мин синең шикелле, гел дөресен генә сөйләп, туры юлдан гына атлаучы, чин чиста кешеләрне өнәп җиткер мим. Бу дөньяда, шул кадәрле буталчык һәм пычрак дөньяда, берсеннән берсе начаррак, тар күңелле кешеләр дөньясында адәм баласы үтә күренмәле була аламы соң? Каян килсен аңа сафлык? Синең акыл сатып язган хатларың да минем йө[>әккә кадалган хәнҗәр генә, һәр сүзең дөп дөрес булганга, ул хатлар миңа һәлакәт карары чьи арган кебек Җенем сөйми. Кайбер хатларыңны өзгәлән өзгәлән ташлыйм аннары яңадан җыям да кисәкләрен ялгый ялгый алҗып бетәм. Зояны ерактагы бер авылга колхоз клубын буяр! а бизәргә җибәр деләр. Хатыңны алганда ялгыз идем Коньяк алып кайттым Ишекне эчтән бикләдем Башта, синең сүзгә буйсынып, өйне җыештырып чыгар тан идем һавасы саф. якты Матур итеп табын тездем Бер кешегә ни генә кирәк инде, дисеңме'.’ Барыбер Чәй кайнаттым Хуш исләрен чыгарып чәй пешердем .Ашханәдән пешкән тавык алган идем Шуны затлы иттереп турадым, янына. Зоя запасыннан алып, кын кызыл коми дорлар куйдым Күңелнең ашкынганын белсәң' Болар барысы да сумка дагы коньяк шешәсен ачып җибәрүне мөмкин кадәр суза төшү өчен генә эшләнде. Иң рәхәте шешәне ачу һәм беренче йотымны эчү ■ тан танасы*. Аннары куллар сине тыңламый башлый Шешәнең бушап ка луын да сизмисең. Бу көнне шулай да сабыррак кыландым Аз азлап кына эчтем Куль турный кешеләрчә' Җырлап җырлап та карадым елан та җибәргәләдем Аннары каршыма көзге китереп утырттым Йөземне бизәргә тотындым Чәчемне мең төрле кыяфәткә керттем Көлмә' Әле. шкафтан иң ярат кан күлмәкләремне алып, төрлечә киенеп киенеп тә карадым Әллә нинди кыяфәтләргә кердем Ахырдан биеп киттем Арыганчы биедем Аннары тагын еладым Шешәмә күз салган идем әллә ни күп кимемәгән Эчәсем дә килми Хатыңдагы кайбер сүзләр күңелемдәге иң гнршпә яшеренеп кал тан пакь хисләремне кузгатканнар ахры. Моңарчы туачак балама мөиә сәбәтем дә икеле микеле иде әле Аның Рүавлнеке булуы, закон алдын да рәсмиләш терелмәгән никах бөтен киләчәгемә тискәре бер караш ту дыргаи иде. Хәзер алай түгел. Мин җан иңдергән сабыйның һичнинди гаебе юк лабаса Шул фикер күңелемне күтәрде. Бүтән эчмим. Сабыем гына исән сау тусын иде! — дип телим. Булдымы? Тынычландыңмы? Сезнең кебек, һәр адымын үлчәп ат лаучылар борчулы сорауны тәмам чишеп бетермичә тынычлана алмый бит Әнә. беренче кисәтүле хатыңның Рузәлгә эләгүен дә ел буе хәтереңнән чыгара алмагансың. Үз кулыңа төшкәч, тынычлангансың. Эше узган булса да. хәтта миңа да җибәрергә кирәк санагансың. Хәзер аңардан миңа ни файда? Киресенчә, бик авыр. Син дә аны гына чамалагансыңдыр бит. барыбер җибәргәнсең. Үз җаныңның тынычлыгы хакына бичара Гөлләрияне шаштырудан да тайчанмыйсың. Нинди шәфкатьсезлек' Йа ходаем!.. Ярар. Җитте. Әйтер сүзләр бетте. Бүтән язмыйм. Бу атнада декрет ялын алам да — әллюр! Китәм. Районын да. кешеләрен дә күрәсем килми. Абыйларга китәм. Җиңгинең усаллыгыннан куркып, җиде чит ара сында кыйналып яшәр хәлем юк. Үз үтермәс, ят ярлыкамас, диләр Булды. Кәшифә Башкача хатлар алышып тормабыз инде. Барысы да бик шәп ачыкланып бетте. Бигайбә. Гөлләрия.» Телеграмма. Гөлләрия! Китми тор' Хатымны көт. Мөһим хәбәр бар. Кәшифә.» Гөлләрия! Хатыңны укып бетермәс борын җавап та язарга тотындым. Китәм. дигәнсең. Абыйларыңның адресын белмим. Шуңа күрә ашыгам. Ачуыңны да. мине яратмавыңны да ачыктан ачык язгансың. Ни генә диим соң? Хат алышканда гына үзгәрә алмыйм инде. Ни булганым — шул. барысы да минеке. Адәм башына төшә торган хәсрәт-сынауларны мин. сиңа караганда, яшьрәк чакта кичердем, сүзләремнең, үз-үземне тотышымның кеше ачуын китерерлек дәрәҗәдә акыллы тоелуы шуннан килә дер. Хәерле булсын. Без синең белән әүвәлдән дә җан-дуслар түгел идек. Әмма бүгенге көнгә шактый якыпаеп куйдык. Аралар ераклыгы гына мөнәсәбәтләребез белән шаярта, бугай. Хәзер мин — сине, син — мине, үзең әйтмешли, үтәли күрәбез Мондый шартларда, теләсәң нишлә, сиңа хат язмый кала алмыйм. Өлгерсен генә, барып җитә генә күрсен иде! Гөлләрия! Язганнарымны. бу үз тынычлыгы өчен тырыша, дип кабул итәсең икән — үз эшең Акыллы баш кушаматын да таккансың. Әйдә, синеңчә булсын Тик гаҗәп: үзем дә артык акыллы, сабыр, бик уйлап кына, алга бер караганчы, мең тапкыр артка борылып караучыларны сөймим Әй. ярар ла! Кемнең ниндилеген белү өчен аның гамәлләренә игътибарлырак булырга кирәк, минемчә. Әй. меңә тагын акыл сатам инде. Ашыгып хат язуым синең өчен шатлануымнан башланды. Үзең әйтмеш ли. эчең тулы кеше- көенчә, япа ялгызың, бии бии күңел күтәргәнсең. Бию рәхәт, бию файдалы. Кара эчле кешеләр, мөгаен, үзалларына гына бии алмыйлардыр. Син әйбәт, син саф күңелле. Эчең тулы кеше генә дә түгел, эчең тулы шатлык синең! Шуңа күрә матур булырга теләгәнсең. өеңне җыештыргансың да. тәмле ризыклар тезелгән табын янында, рәхәтләнеп биегәнсең. Элек тә шундый идең. Матур, шагыйранә шат күңелле, кешеләргә ышанучан. беркатлы идең, һәр гаделсезлек сине аптырашта калдыра килде, аракы белән дуслашуыңа да тирә юньдәге тигезсезлек, хаксызлык. гаделсезлекләр гаепле, тик моны кычкырып әйтеп кенә булмый. Алдан телеграмма сугып хат язарга ашыгуымның тагын бер сәбәбе бар Беләсеңме. Мәхмүт һаман ялгыз бит. Син аның Казанга кайтып урнашканлыгын беләсең икән инде. Аның күңеле төшкән кешесе дә юк. Көчкә таныдым, кыяфәте генә түгел, үз үзен тотышы бик үзгәргән. Йомылып калган. Элекке очкын чәчен торган караш та сүнгән, кеше белән ачылып сөйләшүе дә беткән. Аптыраш. Кая аның хөр күңеле? Әллә 116 нинди ул. Карашлары тонык, мәетнеке кебек. Усал булырга тырыша, ысылдап кына сөйләшә. Тик торганда, һич сәбәпсезгә «ых-хыхы!» дип. көлеп азаплана. Йөзе дә күгелҗемләнеп калган Алдан ук: «Тфү тфү!»— дип кенә әйтәм. минем әни авырып егылгач, врач: «Кызым, иң авыр кайгы көтә сине. Әниеңнең йөзе күгелҗемләнде, җир тарта аны.»—дигән иде. * Мәхмүт - яраткан кешең. Күңелеңә тагын авыр аласың инде. Мин j бу сүзләрне Мәхмүтнең таза-сау булганын күреп торганга гына язам ~ Уйлавымча. Мәхмүт сине югалту, башка яр таба алмау кайгысыннан £ шулай кыйналадыр. Әүвәл бик нык ышанып йөреп, шул нияте соңын- < нан барып чыкмаса. кеше тәмам сыгылып төшүчән. Тетрәндергеч бер х югалту аркасында, калган бөтен дөньяга кул селтәп, башны җүләргә салу, i бернәрсәгә дә ышанмый башлау — яман хәл. Мәхмүттә шул сизелә. Аны д син генә коткарып кала аласың. Эче тулы ут. хәсрәт бугай аның. Бер редакциядә эшләгәнлектән, мин аны адым саен очратам — « йөрәгемә кан сава. Тоныкланган күзләре нидер әйтергә тели сыман. < теле кыймылдамый. Белмим. Гөлләрия. Сиңа да аңлата алмыйм, ахры ® Эчем поша. Берегезне дә очратмыйча-белмичә яшәсәм, болай бәргәлән * мәс тә идем Күрәләтә тынычланып утыра алмыйм Икегез ике яктан 2 җанымны талкыйсыз. Гаиләм, туган-тумачам булса, тормышым мәшә ’ катьлерәк юлдан китсә, сезнең язмыш өчен борчылып тормас идем. Бик >- еш япа ялгыз калам. Фатир хуҗам авырын, әле дә больницада ята = Өйдә үзем генә хәзер. Күземне йомдыммы каршыма Мәхмүт белән ® син килеп басасың. Соңгы хатыңнан соң синең өчен хафалануым басыла “ төште. Мәхмүт хәле бәгыремне талый. Синең белән рәхәтләнеп арала шырга ара ераклыгы комачаулаган иде. Мәхмүт янымда гына, тик аның белән минем ара чакрымнар белән үлчәнми шул. Мине, үтә чыккан «дөрес» кеше дип, ул кадәр үк нәфрәтләнмә әле син' Мин. журналистикада еш кабатлана торган сүзләр белән әйтсәң, миллионнарның берсе. Гайрәтеңне чигергән сыйфатым үземә дә ошамый Мин дә. синең кебек, барын да җиңел генә хәл итә алсам икән: теләк тудымы кияүгә чыгам, киреләндемме — аерылам. Көнләшәм шул көр күңеллегеңнән Үлеп көнләшәм Минем кулдан килми Өлкәнрәкмен. шул дүрт биш ел ара мине тәмам кысага куып кертте. Телем ачылганда «Ярамый!» сүзе белән ачылган, диләр минем турымда. Күрәсең, бе ренче ишеткән сүзем шул булган Хәзер генә табигатемне үзгәртеп бул мый Акыл сизә, бик тирәннән аңлый, кимсенә дә чара кылу гына кулдан килми. Әле беркөнне, эш буенча, бер хәтәр учреждениегә чакырт тылар Мин аларга ниндидер җыелыш үткәрешүдә ярдәм итәргә тиеш икәнмен. Телефоннан гына чакырттылар Бардым Ишек төпләрендә ике милиционер "Кемгә килдең?»—диләр. Әйттем Тотындылар тегеңә шалтыратырга. Тикшереп кенә кертәләр Янәсе мин. юри генә әлеге зур кешенең фамилиясен атап, эчкәре кереп китәргә маташмыйммы' Япь яшь милиционерлар Бик гарьләндем. Әй чәпчисем килде -Энекәш ләр! Миңа ул әфәндегез бер тиенгә дә кирәкми Ул үзе минем ярдәмгә мохтаҗ. Хәзер чыгам да китәм. эзләрсез аннары шәһәр бетереп'■ Бул дыра алмадым шул. Беләм инде — ярамый. Әле эчкә үткәч тә. ике бозауга кибәк аера белмәгән бәндәләрдән әллә нинди акыл сатулар ише ген күп кыйналдым Үзләре дә аңламаган нәрсәләрне миңа өйрәтеп маташалар Сөйрәлеп кайтып егылдым Җомга иде Шул ятуымнан башымны күтәрә алмыйча, ике көн кузгалмадым Начар кешеләр шыкыраеп каткан кабахәтләр еш очрый, әмма тор мышка алар хуҗа түгел Кешелек тормышы яхшы күңелле. тырыш, уңган шәфкать ияләре җилкәсендә Башкача булса Җир сокландыр гыч җисем булуыннан әллә кайчан тукталыр дөм карашы чүп өеме хәленә килер иде Бәс. күпчелекне яхшы күңелле гадиләр тәшкил итә икән мине генә алар арасыннан сызып ташларга ашыкма инде матурым' Хәер, үземә берни дә сорамыйм, кирәкми Мәхмүт өчен хафалануым Яз эле шуңа бер хат кисәге, ә!? Лртык эчкәре китеп, үзәгенә тидерерлек итеп түгел, гади генә яз! Якты йөзле егетебезне элекке эзенә төшереп утыртырга шул җитәр иде кебек. Аннары, син хәзер бик озын ялга җыенасың. Казанга килен китәр идең! Ничә ел үтте, аяк та бас каның юк. Ишегем һәрвакыт ачык Язмышларыбыз бер сукмакка кереп киткән икән, аның агышына каршы төшү нигә кирәк?! Без — мөстәкыйль кешеләр. Дусларның яңаларын табу кыен. Бер-беребезне югал- тышмасак иде! Менә шул. Хуш. сау бул! Кәшифә.» Кәшифә! Акыллы башым, котла мине! Котла мин бәхетле җанны! Кызым туды. Мап-матур. бәп бәләкәй. Элегрәк язган, тупас, мәгънәсез сүзләр тезелгән хатларымны юк дип исәплә. Беләсеңме, мин сине нишләттем?! Юк. белмисең, башыңа да китерә алмыйсың Кәшнфә! Ачуланма зинһар* Синнән җавап алуыма өмет өзсәм дә. хатлар язгала» юрыйм әле* Рөхсәт ит зинһар яме'* Син хәлемне аң ламыйсың шул. белмисең Кызым зур ук инде \ның зуп-аур. гәмам МӨСТӘКЫЙЛЬ булып үсеп җиткән көннәре дә сиздерми килер кебек Аңа ул чакта кирәк м ш калма» ( нгезьеллык мәктән тәмамлаган көннәремне искә төшерим 1Ә сыгылып куям Ул чакта әти .шине, туган ту мачаны бар дип тә белми идек ләбаса. Я алла* Кәшифәмнең мине кирәксен мн башлавын ничек кичерермен’ Бер аңа гына табынын яшәсәм синең кебек сүз кушар кешемне дә югалтсам, кинәттән харап булачакмын ич мин. Әллә, мин әйтәм. кызым аны моны белештергали башлаганчы, бәхетемне тагын бер кат сынап караргамы соң? Әти!»—дип эндәшердәй кеше аңа да зыян итмәс иде. Шулаймы. Кәшифә? Bv уй башыма тикмәгә генә килмәде. Беркөнне мине мондагы мәгариф бүлегенә чакырттылар. Аңа кадәр авылның мәктәп директоры, өйгә килеп, сөйләшеп утырган иде. Укытучылары җитми икән - Берәр фәннән укытып тормассызмы?—ди Аптырап киттем. Мин укытучы түгел.— дим.— Мин —журналист, дипломым да... — Әй. сеңелкәш' — дип сүземне бүлде.— Сөйләп торма* Кем генә укытмаган безнең авыл балаларын* Бәлки, шулай яхшырактыр да әле Былтыр агроном дипломлы егет татар телен укытты Аны. биология укытыр, дип алган идек Уку башланыр алдыннан гына, биш ел элек бирелгән үтенечне санга сугып, биология укытучысы җибәрделәр. Нишлик' Кая куйыйк ул агрономны? Нинди буш сәгать бар — шуңа кертеп җибәрдек Укытты. Балалар күңеленә юл тапты. Безнең эштә иң кирәге — шул. Калганына китаплар ярдәм итә. Миңа абыйлар җилкәсендә яту кыенрак тоела башлаган иде. Кирәксенеп. чакырып торучылар барын белгәч, рәхәт булып китте. Кәшифәмне район больницасына күрсәтергә барган көнне җаным өр-яңадан талны нырга тотынды. Җил җил атлап, урамның аргы башына киттем. Директор киңәш иткәнчә, фәлән фәләнеч кабинетына кердем. Күрсәң чибәр леген! Телсез калдым: тач Мәхмүт* Ник кергәнемне дә аңлата алмый гордым Ул үзе ярдәм итте, сораулар яудыра башлады: кем мин? Ник килгән? Хәтта баламны да. аның әтисен дә игътибарсыз калдырмады Мин дә. беткән баш - беткән, дип. ачылып китеп, бөтенесен бәйнә-бәйнә сөй ләп бирдем Бик игътибарлы кеше. Эһе. эһе .— дип. тыңлап кына тора, сүзне бүлми Ахырда: — Алан икән—диде. Хәлегезне бик аңлыйм Язмышларыбызда уртаклык бар икән. Мин дә - аерылган кеше. Хатын гулять итте... Миннән, әйтеп торып, гариза яздырды Мөдир янына да керде, аннан приказ язарга рөхсәт алды. Мөдире өлкән кеше. Бу урынбасарына баштанаяк ышанган, аңа һич тә каршы төшеп тормый икән Шулай итеп, мин авылга тел әдәбият укытучысы итеп билгеләндем Кирәк чакта Кәшифәмне авыл яслесенә илтеп куям: шул ук урынбасар* булышты Бер ике көн генә эшләгән идем урынбасар» безнең мәктәпкә килде. Дәрестән соң мине озата кайтты Җиңги табын тезде. Әллә кая китеп югалган яшьлегем кире әйләнеп кайткан кебек булды. Рәхәт иде Шулай да. әллә кайда караңгыда, сине күреп торган кебек хис иттем. Ачулана сынмы хуплыйсыңмы - белмим Бик тә беләсем килә. Фикерең, киңәшең кирәк. Беләсеңме — урынбасар миңа өйләнмәкче була лабаса. Шушы авылда колхозның буш йортлары бар. Тәвәккәлләсәк, шуңа күчеп, гаилә корып, яши башлаячакбыз Син язмассың инде. Өмет тә итмим. Ачуыңны китердем шул. Сиңа язганда, үземнең башка берәр төпле фикер килмәсме, дип кенә сызгалап маташам Җавабыңа өмет итмим. Мин. балалы хатынга өйләнер кеше юктыр, дип йөри идем, бу \ рынбасар баланы һич тә артык күрми Дөрес, баламны өзелеп ярата, дип тә әйтә алмыйм, ул аның барлыгын тоймый кебек. Миңа, хәзерге көнем өчен шунысы да бик җиткән. Тора бара баланы үз итүе дә бик ихтимал Өйдә аяк арасында буталып йөргән песи баласы да күңелгә якын була. Бала кадәр баланы, минем йоп-йомры кызчыгымны яраг- мау мөмкин түгел Тәвәккәлләрмен, ахры Кәшифә Җавап хатың килмәсә дә. дөньяда булуың өчен, рәхмәт сиңа Кемгә язар идем әле?* Хат көтмим. Сине мәңге яратучы Гөлләрияң.» Кәшифә* Кияүгә чыккач, сиңа языпнитеп маташмам, дигән идем инде Булмады Әллә синнән шәхес культы ясаганмын инде?* һәр 120 адымымны сиңа җиткереп тормасам. күңелсез була башлый Туган авылымда ирем белән, балам белән, дөнья җимерттереп рәхәтләнеп яшәп ятам ич мин хәзер. Булса да булыр икән бу дөньяда яхшы кеше' Ирем район үзәген бөтенләйгә ташлады Икебез дә мәктәп тә эшлибез. Ул пединститутта читтән торып укый икән. Кичләрен конт роль эшләрен эшлибез Бетә инде. Аннары диплом язасы кала. Аны ул миңа тапшырды. Дөрес итә — миңа ул эш яхшы таныш ич. Ал үзе. сер итеп кенә әйтәм. бик сай йөзә. Сәнәктән көрәк булган, гиләр ич әле. менә шундыйрак кеше ул. Белем ягы такы-токы. Әмма яшәр җан булдырырга дисәң, сырт белән төшми инде. Монда ул кичке мәктәп мөдире Үзе мөдир, үзе әллә ничә сәгать укыта да Миңа да кичке сәгатьләрдән өлеш чыгарды Укчаны көрәп алабыз Кәшифәкәем. булса да булыр икән дөньяның без белмәгән рәхәт яклары' Уйлап кына кара шушы сөекле мөдирем кичке тугызынчы, унынчы, унберенче кла< i лардагы җитмешләп укучының җитәкчесе санала Без шул нч класс ның укытучылары булып исәпләнәбез Әллә ничәшәр сәгать дәрес алын бара быз. журналлар йөртәбез, чирек йомгаклары ясыйбыз, хисап бирәбез Баксаң, бөтен тирә-юнь авыллардан җый< ан га. кичке мәктәпкә йөрү челәрнең саны унга тулмый Булганы да укырга йөрми Чирек азагында берничәсе килеп китә Сиздеңме? Сәхрә' Иксез-чиксез сәхрә монда җаным! Тукта, мине әллә нинди җинаятьтә гаепләргә ашыкма П1\шы хәлне ронода да бик яхшы беләләр. Аларын Казан кыса фәлән кадәр укучы ГЫЗ булсын!- диләр икән бит Гомуми урга белем шул рәвешле гөр мышка ашырыла Мин дә башта авыр кичергән идем, хәзер уйламаска тырышам инде Турысын сөйләү чиләрнең үзләрен гаеплегә чыгаралар. Күрәсең. бу гөнья да туры юлдан гына бару мөмкин түгел Мине кызыбызның үсүе гаилә бөтенлеге канәгатьләндерә. Ясленең әллә нн кирәге дә чыкмады Яңа «әти-ебез көндезләрен гел өйдә. Бала тыныч Гаҗәп х.ига Коннар буе ята да ята. Караватка ничек салсаң, мин кайтканда, шул килеш торган була. Әти кепитермоска салып калдырган сыек ботканы, шешәгә бушатып, имезлекне Кәшифәбезнең иреннәренә генә тидерә Халыкның, дөнья куласа. бер басмага, бер баса гнгәнс шулдыр инде Миңа да кеше төсле яшәр көннәр җитте, ахры Кичләребез аеруча күңел н үтә. Ашны әтисе- өлгертә Аш алды га тотабыз Ачуланма мин имезмим бит инде. Балага зыяны юк. Аның караны мин үткәндәге кара көннәремне онытам Рәхәт' Вй иркен, якты Җиһазлар юк бездә ■ Әти-ебез бөтен җиһазларын беренче гаиләсен дә калдырган Анда өч бала. Аларның мөлдерәмә күзләре карап торган га ничек итен, мал төяп чыгып китсен инде ул?! Мин дә кирәкми ги гем Аның акчасын да. тоташы белән диярлек, ул якка биреп барабыз 1>< и ә минеке гә ҖИТӘ. Нәрсә соң ул акча?' Күңеле яхшы кешегә сусаган идем җаным да жәл түгел. Дөнья гына миннән шул кейгене күпсенмәсен' Син дә шул теләктә тор' Яме. кырыс дускаем' ' (.ау бул! Тамчы да. өзлексез тамса ташны тишә гиләр Бәлки минем хатлардагы берәр сүз күңелеңне кузгатып җибәрер Бер язмаган бер язарсың. Бәхетле Гөлләрияң •Гөлләрия, балакаем' Сиңа чуктин чук. күптин күп сәламнәр язып иң изге к гәкләр к ьш калучы Мәгъшия карчык дип белерсең Мин < • знең һәммәп-пн хәтерлим Күз алдымда, энә белән кое каз .......................................................................... дигәндәй, тырыша тырыша укын кеше булдыгыз Синең хакта Кәшифә гел сөйли иг< Бүгенгесе көндә хат язарга җөрьәт игүемә гаҗәп гәпм • Кәшифә ой дә юк бит Хатларың ачылмаган килеш өстәлдә яга Күзем гөшкәң саен, йөрәгем әрни Берәүләр, бик ашыгыч иг герен инәлеп ялварып сора гаң да. җавап хат салырга иренер иде ( нн рәхмәт төшке ре җавап сыз-нисез. язасың да язасың. Башта ай саен килде. Аннары сирәгрәк Инде дә туктарсың, дип көттем. Әле бүген тагын хат бар Гүзмәдем Күрше хатынын чакырып алып кердем дә. хәлне аңлатырга, хат яз дырырга булдым. Гөлләрия, балакаем! Кәшифәбез сырхаулап тора бит әле Әүвәл әүвәлдән дә сәламәтлеккә туймады инде ул. Башта сиздермәскә тырышып йөрде Тәмам хәле беткәч, врачларга күренгән иде. тегеләре, бик зурдан кубып, тикшерергә тотындылар Бер мәртәбә, чир тапмыйча, чыга рып та торганнар иде. эшендә утырган беренче көнне үк. машинага салып, янәдән озатканнар. Шифаханәдән кайтып кына кердем: төп сыр хавын белә алмыйлар, ахры, әйтмиләр. Гөнаһысын өстемә алыр хәлем юк. турысын әйтим соңгы сырхау лавы минем аркада булды. Янына кергәч, сүз иярә сүз китеп. Мәх мүт исемле егетнең үлгәнлеген әйтеп ташладым. Агарынып катты бичаракаем. Бергә укыган идегез шул. Әле кайчан гына Казанга кайтып эшли башлады. Кәшифәнең шифаханәсенә дә баргалаган Өйгә килеп тә утыргалады. Кәшифә өстәлендә яткан хатларыңны күреп, әйләндерга- ләп тә караган иде. — Тимә, улым' Синең белән миңа язылмаган Кәшифә, кирәк тапса, шифаханәдән чыккач, үзе укып күрсәтер.— дидем Соңгы килүе шул булды егетнең. Берәр атна үткәчме, яман хәбәр ишеттем Алар эшендә кичке дежурга калу гадәте бар. Чиратлашып Мәхмүт балакайның шушындый көне икән. Бу язып утырган да утыр ган Йөрәге чыдамаган язу өстәленә капланып жан биргән бахыркай Кәшифәгә белдермәгәннәр. Мин ншеткәннәремне сөйләгән идем, сыр хавы куәтләнде. Сиңа да кирәкмәгәнне язамдыр, бәлки Хатларыңда нинди гозерләр барын белмим ич. Бу Мәхмүт вафатыннан соң. Кәшифә нең хәле авырайгач, читлектәге кош кебек бәргәләндем. Сиңа белгертим әле дип уйладым Адәм баласы эчен бушатырга тиеш Ярар, хәерлегә булсын барысы да. Сүз күп иде. мохтәсар кылдык Борынгылар гадәтенчә, сүз азагында бер жыру жибәрәм Суга салсаң, су күтармн бер мыскыл тимерларне. Кире кайтарып булмый шул үткән яшь гомерләрне. Гөлләрия сеңел! Өстән бер ике генә сүз язам. Мәгъшия әбинең күр шесе мин Хат җибәреп азапланма инде. Мәгъшия әбинең үз хәле хәл Авырый, кан басымы югары. Больница юлыннан кайтып торганы юк. Хатларың аңа борчу гына сала. Өстемдә — кеше әманәте, һич үти ал мыйм. гөнаһысын кая куярмын, дип борчыла. Хушыгыз.* Гөлләрия' Бәхетле жаным. акыллым. чибәрем. Хатларың өчен рах мәт яусын. Больницадан котылып чыгуыма мондый сөенеч көтәр дип өметләнмәгән идем. Мәгъшия апа. бичаракаем, яман хәбәр була күр мәсен. сәламәтлегемә зыян зәхмәт салмасын, дип. хатларыңны күрсәт мичә саклаган. Әле бит сораштыргалап та тордым. Юк тан башка сүз әйтмәде Кайткач та ипләп кенә күрсәтте әле: — Балакаем жүнсез хәбәр булса, укып торма, өзгәләп кенә ташла! — диде. Күпме гомер узган' Шул юлдан кире барып, үткәннәр не карап барлап кайткандай булдым. Үзем өчен иң шатландырганы — бәләкәй Кәшифә. Көтмәгән идем. Елый елый рәхмәт укыдым Ник шул кадәр шатланганымны үзем дә аңламыйм Бигрәк тә соңгы айларда, авырып йөрүләрем әллә нинди күңелсез уйларга чумдырган иде. Яшәү мәгънәсен югалткан кебек булдым Кечкенә Кәшифә шул коточкыч төшен келектән йолып калды сыман. Бөтен кайгы хәсрәтләрем, ятимлегем, ялгызлыгым онытылды. Кешенең иң зур байлыгы ни дин уйлыйсың' Күңел күтәренкелеге. Күңеле төшенке кешене теләсә кем жиңә. ким сетә ала. Кызың миңа шул байлыгымны кулыма тоттырды Адашыма яшь тулган бит инде, әйеме? Котлыйм! Инде хәбәрләрең арасындагы икенче зур яңалыкка карата да фи керемне әйтим Никтер син яна иреңнең исемен язмагансың Ярар язарсың әле. Хикмәт анда түгел Уйладым уйладым да. син бик дәрес эшләгәнсең, дигән фикергә килдем. Кәшифә әтиле булырга тиеш Ул кечкенә чакта тәвәккәлләвең бигрәк тә урынлы. Бала әти кешенең юк лыгын сизми дә кала. Җитмәсә, бик әйбәт, дигәнсең ШУЛ беренче тәэсиреңнең дәреслеккә чыгуын телим. * Сиңа Мәгъшия апа да хат язган икән Мәхмүт хәбәрен дә җит ~ кергән Шулай, күңелсез хәбәр тиз тарала. Редакциядәгеләр башта £ миннән яшереп торганнар Соңыннан бик җентекләп сораштым Баш £ миенә кан йөгергән Канның ник йөгерү сәбәбен чамалыйсыңдыр Кич * тән хезмәт хакы ярты айның гонорарын алганнар Мәхмүт акчаны - тота белми иде. Бик тиз бетерә, артын алдын уйламастан бурычка бата 5 иде. Бу юлы. бүлмә саен кереп, кешеләргә әҗәтен түләп йөргән Хәт 3 та безгә дә килгән. Хатларың арасына миннән әллә кайчан алган егерме ' биш тәңкәне кыстырган ф Аннары кабат редакциягә кайткан Соң булган инде. Эштән китеп - баручы корректор гына күреп калган аны Олы яшьтәге хатын, пен f сионер. - Мәхмүт, бу хәлеңдә коридорда йөрергә тырышма әле син. редак 3 тор монда дин кисәтеп үткән Теге җыелышта да эчү турында бик ' каты сөйләделәр Мәхмүт, гадәтенчә, киреләнеп җавап кайтарган: - Төкерәм редакторыгызга' Әллә үзе эчмиме7 дигән - Ул качып ? эчә. ә без яшеренмибез аерма шунда гына Энем, киреләнмә, барыбер саклан' Ишегеңне эчтән биклән утыр' Газета басылып беткәч, чыгарсың. Шул киңәшне тоткан Мәхмүт Икенче көнне иртән, бөтен кеше эшкә килгәч кенә, аның җан< ыз гәү дәсен күреп алганнар Коточкыч хәл бу. Гөлләрия \кылы булганнарга гыйбрәт безгә хәсрәт Инде аз гына үз хәлләрем турында языйм Мин бер больницадан икенчесенә, анысыннан өченчесенә күчә күчә, елга якын гомеремне исраф иттем. Күңел тынычландырырлык дәва да бирмәделәр Медицинабызда һичнинди тәртипнең юклыгын, врачлар урынында очраклы кешеләр утыр тайлыгын үз күзләрем белән күреп бик борчылып чыктым Габнгый сәләте белән үк врачка охшаганы әллә нигә бер генә очрап кхя \н дыйларын агачтай түрәләр изә икән. Диагностика бигрәк тә аргта Ки сеп ярып карамыйча, пычагымны да белмиләр Хәлем китә Эш көне аза гына аяк кулларымны кузгатырлык га чамам калмый Инде тикшерел мәгән бер күзәнәгем дә юк кебек Тәгаен генә бер авыру исемен ага мадылар. Белә алмаулары бер хәл алар бит әлг ачыклап булмый тип тормый учлап дару бирә башлый \шау эчүне үзгәрттерә Берәр айдан соң: .Әй. лә. дөрес булмаган башка төрле дару бирик әле' inn бөтен ышанычны какшата. \выру кешегә иң кирәге ышаныч Кы< касы. врач халкына йомышың төшмәсен икән Хәзер хәлем ярыйсы кебек Әй гергә дә куркам Чир дигән нәрсә бик шомландыра, әллә нинди ырымнарга ышандыра башлый икән Көлмә инде, башыңа төшмәсен' < иңа ярамый әле Кәшифәне үстереп җиткерә сең бар Исән сау була күрегез. Сәламәтлек әле миңа га бик кирәк иде Кулъязма хәлендә яга торган әсәрләрем бар Китап итен җыярга исәп. Больницада да бераз язып яттым Эзебезнең кичергәннәрне дә теркәп калдырырга ярамагач, без нинди әдәбиятчылар булабыз инде’ Без дә гарихның билгеле бер агымы лабаса Белмим, ялкауланып ята ята гонга калмадыкмы икән ' Беркөнне врач кил н Язу өстагем гә < т\ гент чакта төшкән фотосурәтемпе күрде гә Кылыгызмы ' тип сорады Югыйсә, ул кадәр үк вакыт га узмаган бит әле Минем егерме яшь лек балам була алмый бит инде Димәк нык бетерешкәнмен Врач ның шул соравы миңа барын да аңлатты Диагнозларының да. дәва ларының да кирәге калмады. Аны моны уйламый яшәгәндә генә барысы да мәңгелек, иксез-чнк сез булып тоела икән ул. Елга якын больница юлында йөреп, япь яшь гомеребезнең киселү очракларын күргәләгәч. фикер үзгәрә, дустым. Соңгы юлга алып чыга торган төенчегеңне һәрчак әзер тотуың хәерле. Барысына да әзер торырга, иң яманын да курыкмыйча нитмичә каршы ларга кирәк. Шул фикергә килгәч, үз хәлемә күз салган идем, төгәл ләнмәгән. әле башланмаган да эшләрем муеннан икәнен күреп хәйран калдым. Аларның очына чыгарга гомерем җитмәс кебек. Иң кызыктыр ганы — синең белән язышкан хатларыбыз. Мин барын да машинкада язам. Әллә кайчаннан канга сеңгән. Бер өтеремне дә. үземдә икенче нөсхәсен калдырмыйча, башкаларга тапшырмыйм Яшьли машинистка булып эшләүдән калган гадәт. Сиңа җибәргән хатларымның һәммәсе үземдә дә саклана. Мин больницада чакта. Мәгъшия апа да сиңа нидер хәбәр иткән Үзеннән сөйләтеп карарга тырыштым, хатны язган күрше бездән дә сораштым — юк. бәр мәгънәле сүз дә әйтә алмадылар. Карале. Гөлләриям' Ертып атмаган булсаң, миңа кире җибәр әле шуны' Икебез өчен генә түгел, безнең бөтен буын өчен кирәк бит ул. Хатларыбыз дан гына торган кызыклы бер әсәрнең сюжеты бөреләнеп килә. Төн урталарында уянып, бер хатны икенчесенә ялгап, саташыр хәлгә килеп ятам. Буыныбызга хас кичерешләр ачылып ачылып китә кебек. Беләм инде, эшең бик күп. мәктәп бөтен барлыгыңны йотадыр. Өеңә кайтып керүгә — Кәшифәбез! Ничек өлгерәсең? Яз. көтәм. Кәшифә. > «Нихәл, малай. Кәшифә! Терелеп чыгуың яхшы булган. Хатыңа бик шатландым. Син мине кара кайгыга салган идең ич. Әллә ниләр уйлап бетердем. Ярый әле. үзең больницада чакта ук. Мәгъшия апа хәбәр итте. Аның хатын җибә- рәм. әйдә, рәхәтен күр! Тик мин анда китап язарлык азык тапмадым Сезнең китапларга потлап потлап сөт савучылар кирәк бит Уйлап кара кем инде сыеклыкны потлап үлчи? Ник алай язасыз, ә? Казаннар шулай яза. дип. безнең кебек авыл кешеләре дә шуңа күчте Миңа, читтән карап торганда, матбугаттагы ясалмалык аеруча хәтәр күренә. Мәктәп тәге эшебезгә дә зыян сала әле ул. Балалар, газета-журиалларны күтәреп каршыга килеп баса: апа. ник болай язылган? Сез бит алай куш мыйсыз. диләр. Җавап табып кара! Алар бит китап, газета-журнал битенә ни язылса, шуңа ихлас ышана Җанда ышаныч булуы яхшы анысы. Тик соңыннан, шуның ялган булуын белсәләр, ни диярләр? Кәшифә' Карале, безнең алда бик зур бер эш тора лабаса җаныем* быел диплом алырга тиеш Пединститутта. Хәзер анда да теләгәннәр диплом эше яза икән. Эшебез әзер инде. «Әзер дигәнем шул — үз дип лом эшемнең караламасы сакланган иде. мин шуны, ике кич утырып, бераз үзгәрткәләдем дә. шыпылдатып күчердем дә бирдем. Берәү дә бел мәячәк. мин университеттан, ул — пединституттан Бу бик шәп булды бит әле!-— ди җанашым. Аларда эт — баш. сыер — аяк икән. Былтыргы эшне быел яңадан китереп биргән кешеләр дә бар. рәхәтләнеп яклый лар, ди. Без дә йөргәнбез, алга-артка карамыйча, хәреф ятлап. Күпме азапландык! Имтиханнарга ничек әзерләнгәннәр искә төшсә, әле дә күз алларым караңгыланып китә. Бу читтән торып укучылар имтихан алучыларына я каз түшкәсе, я капчыгы белән бәрәңге озатып яталар, имтихан тамгасын тегенең дача өендә генә зачеткага куйдыртып чыгалар икән Минеке кафедра мөдире бакчасына бер машина тирес илткән, атныкын! Яши белә кешеләр' Сиңа дигән ялынычыбыз да уку мәшәкатенә бәйле. Беләсеңме, хәзер пединститутта безнең белән укыган берничә кеше эшләп йөри. Ачыклап куй әле зинһар, дәүләт комиссиясендә күз күргәннәрдән кем нэр булыр икән? Ничек тә бәгырь кисәгем-не дипломлы итәсе иле' Хәзер инде олыгаеп барабыз, клубка йөреп булмый Килешми дә. Аннары, мин ул синең адашны кайда калдырыйм9 Ул үсә үсүен, тик бер көнне район үзәгеннән ниндидер врачлар килгән иде. Профилактика йөзеннән мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тикшереп йөрделәр Кәшифәм не бик озак карадылар, карадылар да әллә нинди сораулар биреп бетер * деләр: «Фәләнгә реакциясе ничек? Төгәнчә уйныймы9 Елыймы ела ; мыймы? > Соңыннан берсе күңелемә тәмам шом салды — Инде аңа сөйләшә башларга да ваКыт - ди Ярый әле икенчесе аның сүзен юкка чыгарды Әй. юк белән мавыктың' —диде — Бу яшьтә сөйләшмәүчеләре л дә күп. Шул көннән бирле тынычлыгым югалды өстенә карыйм да бала з каемның, уелыплар китәм. Көлми дә кебек ул, башка бәйләнчек балалар 5 кебек еламый да. Хәтта ашарга да сорамый шикелле Башта мин аның « тыныч холыклы булуына шатлана идем, хәзер ни дияргә дә белмим инде < • Әтисе янә бу шикләремне сиздермим әле. әллә ни әйтер кебек Ул да _ үзенчә шикләнә кебек, ара тирә Кара, синең бу кызың уникаль зат бит картлар кебек уй “ чан. ди Көлмәгәнгә, еламаганга шулай әйтәдер инде. Мин аның сүзен уенга >- борам. Шикләремне беренче сиңа гына чишәм әле -Эчемне бушатыр = өчен. Бу шом ялгыз башыма артык авырга килә, акылдан язарсың. - җүләр. х Ярар. Кәшифә. Соң инде. Туктыйм. Безнекеләр йоклый Мин мен.» планнарны язып бетердем дә синең белән серләшеп алдым Мине онытма! Пединститут хәлләрен белешкәч, хат сал' -Әтиебез* барын килергә әзерләнә. Диплом эшен тапшырасы бар Ул синең яныңа керер, ярыймы? Хуш. Гөлләрия. ■ •Әй, Гөлләриям. Гөлләриям' Синең бу соңгы хатыңны алганчы мин үзебез өчен, үзем белгән кадерле яшьтәшләрем өчен шатланып яши идем Әллә ни рәхәт балачак, тормыш муллыгы эләкмәсә дә. рухыбыз саф. хаклыкка ышанычыбыз көчле, дип. горурланып йөри идем. Әүвәл укырга тырыштык, һөнәрле булдык Барыбыз да. җигелеп дигәндәй, эшләргә тотындык. Миңа ки кирәк, бу кирәк, дип. зуррак өлешне эләктерергә омтылмыйбыз Кул дан килгәнчә кешеләргә, җәмгыятьнең гомуми мәнфәгате хакына хезмәт итәбез. Шатлыкларыбыз да. хәсрәтләребез дә шул гомум мәнфәгатькә бәйле. Дөресрәге, мин моңарчы шулай фикер йөртә идем Бу хатың башыма тимер казык белән суккан кебек итте Аңларга тырышам мин генә ялгышып адашып йөргәнменме, әллә хәзер генә син тайгак юлга кереп барасыңмы9 Белмим белмим Аңлатып бир. барын да төшендереп яз миңа Ник син хәрам мал җыеп, авыл халкын аның газиз балаларын мәсхәрә итеп ятучы ул жулик белән яшисең9 Баштан ук әллә нинди куркыныч шикаятьләр язарга кирәкми, үзе белән ипләп кенә сөйләш. Кесә калынайту өчен генә шундый җинаятьләргә ничек күңелегез тарта? Юк укучыларны бар итеп күрсәтү, укытмаган про грамма өчен акча алу. Ялгышсам, кичерә күр. мин ахмакка төшендер хатыңдагы сүзләрне бары тик әнә шулай гына аңлый алам Сүз сөрешеңнән хәтта шушы яшәү рәвеше белән мактануың да сизелә әле. Җитмәсә, шул явыз җинаятьчегә диплом тоттырмакчы буласың' Мине дә шул оятсызлыкка чакырасың Җитдирәк бул әле' Уйлап кара Хәер, бу бозыклыкларны күрү өчен уйлану да кирәкми, барысы да күз алдыңда ярылын ята ич. Ни өчен ул надан җинаятьче дипломлы булырга омтыла' Аңа ник ярдәм итәсең9 Киләчәктә тагын да зуррак постта торып, тагын да колач лырак кабахәтлекләр эшләсен өченме9 Сәер дә инде син. Гөлләрия Ник ул яңа иреңнең исем фамилиясен язмадың? Мин бит матбугатка фелье тоннар язын килеп кергән идем. Аннары бүтән жанрларга күчтем. Тик сезнең тарафлардагы берсеннән-берсе шаккатыргычрак хәлләр, иманын сатып яшәүче бәндәләр кабаттан фельетон язарга кызыктыра башлады ( изеп торам: Әй. кала баласы! — дисеңдер. Мине дөньяны аңламау да гаеплисеңдер.— Чуртның юлыннан юырт, дип яши халык, синең кебрк ләрдән, бот чабып, көләләр генә». дисендер. Кызганыч ки. ялгышасың. Мин дә кайберәүләрнең. әнә шул сезнең мәктәптәге кайбер ялганчылар кебек аз эшләп, дөньяга төкереп яшәүләрен күреп торам Кая бара бу тормыш, дип хәйран калам Әйтсәм әйтим, хәзер андыйларны тәнкыйть итеп язарга да ярамый башлады. Синнән теге оятсыз ирнең фамилия сен сораган булам — юк. яза алмаячакмын, язсам да. бастырып чыгар маячаклар Беләсеңме, матбугатта укытучыларга телтеш тидерергә куш мыйлар. Янәсе, тәрбия эшенә зыян киләчәк. Әле моңарчы колхоз пред седательләрен. райком вәкилләрен (алардан зур җитәкчеләрне әйткән дә юк) тәнкыйтьләргә ярамый иде Инде мәктәпләрнең тузга язмаган хәл ләрен дә күрмәскә тиеш булдык. Кара инде, әнә бит нинди җирбитләр үрмәләп кереп бара шул изге дөньяга' \ф. Гөлләрия, ник кенә яздың ул хәлләрегезне?! Мин башкалар ара сындагы оятсыз ялганчыларны күргәләп хафалансам да. үз буыныбыз өчен тыныч идем. Безнекеләр андый юлны хурлык саный иде. Ә син? Син дә безнеке бит. Ни булып чыга соң инде бу? Үзең ни уйлыйсың? Ник хатыңда шул гайре табигый хәлне хөкем итүең сизелми? Мине акыл сатучыга санап, барысына да көлеп, кул селтәп кенә карама әле. Дустың ярдәмендә ул карак иргә диплом алдырмакчы буласың. хурлык. Җибәр ул адәм актыгын' Килсен яныма! Институтка барып, анын моңарчы алган билгеләрен кабаттан тикшерү оештырачакмын. Кәшифә • Бу дөньяда сирәк очрый торган сабыем Кәшифә' Тилереп җүләрләнеп язган хатыңны алдым. Ярый, хуш Алда язган- нарымны син укымаганга саныйк Сизәм: бездәй авыл мәхлукларын аңларлык дәрәҗәдә түгелсең. Бездәйләр хәлен белергә, аңларга тиеш тә түгел Менә шулай дисәк, дөресрәк булыр. Искечә яшәп ятам Үз тормышымда, син хафаланганча ук. әллә ни яман нәрсәләр тоймыйм. Мине бик беркатлыга санап, ялгыша күрмә Танышлыклар, бер-берсен сыйлаулар белән башкарылып килә торган, синеңчә әйтсәк, җинаятьләр гадәти хәл бит ул. Тик икебез ике нәтиҗә ясыйбыз: син моны җинаятькә саныйсың, минемчә, бу — рәхәт яшәү ысулы «Гаделлек кирәк' - ди-ди куш аяклап чапкан кешеләрнең нәрсәгә ирешкәнен беләсеңме соң? Бер генә гыйбрәт сөйләп күрсәтим инде алайса. Яңа иремне җинаятьче дип саныйсың икән. Башта үзем дә шулайрак унлаган идем Сиңа аның исем фамилиясен язмавым да — шул уйлануларым нәтиҗәсе Иремнең эшчәнлеге турында бик озак баш ваттым мин. Тормышны гөрләттереп алып барса да. җаным тыныч түгел иде. Кәшифәкәем Башкармаган эш өчен акча алулар (болай үзе — рәхәт нәрсә ул!) безнең ишеләрнең кайсының төшенә кергән? Мин шулай икеләнеп йөргән арада, бөтенләй башка бер укытучы бу баш җитмәслек эшләр турында районга язып җибәргән Килеп төште тикшерү комиссиясе Башында - РОНО мөдире үзе' Директор кабинетында бик озак утырдылар Хат җибәргән укытучы ул минутларда баһадирларча йөрде. Эш көне азагында педсовет сымаграк утырыш игълан иттеләр. Мин «Бу иремнән дә колак кактым.. — дип. тын алырга да куркып утырам. Әүвәл директор сөйләде, һәр сүзе шикаять язган укытучыга утлы ук булып атыла. Директорның сүзен хуплап тагын бер-ике ир-ат сөйләде. Барысы да педагогиканың сихри көче, аны тәнкыйть итүчеләрнең ил дошманы икәнлегенә басым ясый. Буш класс өчен акча алуны да бик 126 шап аңлаттылар Янәсе, исемлектә егерме утыз кеше булып та аларнын дәрескә йөрмәве министрлыкка да мәгълүм. Шәһәрләрдәге кичке мәк төпләрдә дә шул ук хәл икән. Әмма безнең бай туган илебез, эшче һәм колхозчы яшьләрне белемле итү өчен чыгымнарны кызганмый Исем лектәгеләрнең берсе генә ел азагында өлгергәнлек аттестаты алып чыкса да. бу безнең зур җиңүебез Шул хакыйкатьне аңламаган укытучы * исә чорыбызның иң бәхетсез, ахмак җаны Күрдеңме, ничек китереп чыгардылар? Без һәр күренешкә, аның со- Г циаль кыйммәтен аңлан. тирәннән бәя бирергә тиешбез — монысы РОНО * мөдиребезнең йомгаклау сүзеннән Инде шәт аңлагансың Шикаять язч < чыны эшеннән чыгардылар. Ул апа хәзер егерме чакрымда! ы авылга х йөри Пенсиягә чыгарга бер ел калган — нишләсен? Мин. өйгә кайткач, бу хәлләрнең серенә төшенмәкче булып, төпче 2 нергә тотынган идем, җанашым әйтеп куйды РОНО мөдире дигәнебез < аның сөекле җизнәсе икән Гөшендеңме инде' 'Гаделлек! Гаделлек! « дин. бугаз ертып йөр син! Бүгенге заманның яшәү кагыйдәләрен аң < лау өчен башка төрле белем кирәк Университетта аны безгә бирмәгән ® нәр. Уйлабрак карасаң. Кәшифә җаным, үзең дә эшкә, дус иш аркасын - да урнашын. Казанда яшәү бәхетенә ирештең. Дипломнарыбыз бер төрле 1 үк иде дә бит. Күбебезне җәһәннәм чокырындагы район газеталарына 7_ тараттылар. Син. уку елы бетмәс борын, республика газетасына ояла - дың. Имеш, алдан анда машинистка булгансың да. хәзер сине редак = ңня чакыртып ала. Кайда язылган соң андый кагыйдә? Бәлки, мин дә ® шулай тырышкан булыр идем Юк шул. андый рәсми тәртип юк. Кеше - ләр бар. Сүзе үтүчән бер кешенең сиңа дустанә мөнәсәбәте бар Шулай мы? дыр әле. ( нн тагын авырткан җиремә бәрелгәнсең: адашың нәни Кәшифә турында әйтүем. Балам тумышыннан авыру булып чыкты Нәсел чире имеш. Теләсәң нишлә минем әни мине кырык өчтә тапкан Әти дә таза, нык иде. Рүзәл ягында да алан чирле кеше юк кебек. Кайдан алып андый диагноз куйганнардыр. Соңыннан сестра гына әйтте: бәлки, берәрсе эчкече булгандыр? диде Озын сүзнең кыскасы Кәшифәмнең язмышы ут белән су арасында Яшь әтисе аның авыруын белми әле Бел»ә. икеләнеп торма». ул максималист, тотар да инвалид балалар йортына тапшырыр Нишләмәк ■ Гөлләрия' Хатны соңга калып язуым өчен кичерә күр' Вакьиында җавап җибәрер) ә тиеш идем Гагын больница юлында йөрергә туры килде Мәгъшия апа авырый Янында больницада дежур торырга кирәк булды Өйгә сирәк кайтылды Хатың яткан да яткан Син хаклы, дус ишсез, кода кодагыйсыз яшәү авырайганнан авырая бара Пи хәл итим, әле бу арада гына .итлә нинди танышлыклар ясап азапландым Мәгъшия ана хакына Кагыйдәләр буенча гына көтеп утыр саң. беги- баш Бик оста хирургны ризалаш тырдык. Операциядән соң шунда эшләүче медсестраларның көен табарга өйрәттеләр Мин дә дежур тордым, тик апаның хәле авырая башла» а мин нн генә эшли ала идем соң' Шәфкать туташы вакьиында ярдәм итсен өчен. алдан килешү кирәк Килешү нгң бәя»«• бер кичкә егерме биш сум Шул хакыйкать не белмәүчеләр, коридор яңгыратып ( гетра Сестра дип кычкыра лар файдасы юк. Килеп тә карамыйлар килсә дә тирын кенә ки ы Пединститут дипломы алырга, дәүләт имтиханнары lanuiiapbipta безгә ярдәм итәр! ә теләмисең икән кирәкми Синнән ярдәм көткән мин җүләр Анда укытып йөрүче курсташлар мине дә онытмаган кирәк? Ярар, Кәши»|)ә. җаным, бетерим. Син инде безгә ярдәм итмәссең Хәерле булсын Җаен табарбыз. Безнең турыда. зурдан кубын, яман фикерләр куертып ятма һәркем яшәү җаен үзенчә әмәлли Хуш Гөлләрияң Ник кычкырасың? Врач ни билгеләсә, шулар эшләнгән Башкасын мин белмим. Иртән врач килер, карар — дип. кешенең җанын телгәли. Минем хәзер бу юлда танышлар байтак. Алын кил Кәшифәне' ■Кәшифәбезне' диим әле! Әйдә, аның язмышына битараф булмыйк! Теге кешең дипломны синнән башка да алыр. инде. язып, кулына тоттыргансың. Андыйлар ярты юлда калмый. Сиңа аптырыйм бала сәламәтлеген шул кешенең фикеренә бәйләп куймакчы буласың. Кәшифә бит ул — синең киләчәгең. Киләчәкне балалар йортына бикләп куеп кына анын хөкеменнән котыла алмассың Килер бер көн. шул бала үсеп җитәр, кар шыңа чыгып, сез нинди кабахәт булгансыз' —дип йөзеңә бәрер. Калган бөтен мәшәкатьләреңне читкә куеп тор да балаңны күтәреп монда кил! Казан врачлары гына очлап чыга ал.маса. башка яктан иң яхшы педиатрларны эзләрбез. Алар берсен-берсе яхшы белә, туры юлга чыгарырлар Килештекме' Хуш Кәшифә.* И-и. Кәшифәм, сабыем! Әллә ни мул тормышта да яшәмәгәнсең үзең, шулай да дөньяны бигрәк аз беләсең инде. Яңа тәпи йөреп киткән, әни' дип. тел әйләндереп. бер сүз әйтә алмаган кызыма иремне каршы куеп маташасың. Соң. Кәшифә, алар — җанымның ике яртысы. Ничек берсенең генә мәнфәгатен үргә алып, икенчесенә кул селтим соң? Балага, син уйлаганча, битараф түгел мин. Сукырга чукракның ак төсне аңлата алмаганы кебек, сиңа ир белән баланың хатын күңелендә, аның тормышында нинди урыннар алганын төшендереп булмас шикелле. Күн аңлашылмаучылыкларыбыз хатыннарга табигатьнең үзе йөкләгән вазифаларны синең татып та карамаганлыгыңнан килә. Хатын кеше ир хакына ни генә эшләмәс?' Башымны кисмәгә бирәм. күпчелек, ир хакына, ике дә уйламыйча, җинаятькә бара. Минем хәл бигрәк тә мөшкел Балалы килеш икенче кат кияүгә чыктым. Мин хәзер тоташ корбан булырга әзер. Уйлавымча, хатыннар ирләрнең капризына, балаларның ярдәмгә мохтаҗлыгына җавап биреп, кешелек дөньясын җайга салып тору өчен, махсус яратылганнардыр. Миңа, мәсәлән, әлеге иремнең дипломын юллап йөрү — мең рәхәт Җитмәсә, ул үзе дә шуны бәяләп, гел рәхмәт яудырып кына сөйли. Әле беркөнне елый елый. — Гөлләрия, иркәм. - ди — Син булмасаң. диплом дигән нәрсәне очлап чыга алмый идем. Әйтсәм әйтим, бу диплом эшенең Библиографиясе ндә күрсәтелгән китапларны кулга да алганым, хәтта күргәнем дә юк.— ди Эштән соң. гадәтенчә, бераз төшереп кайткан иде. Шуңа да ачы лып мактады инде. Башка чакта наданлыгын нык яшереп маташа ул. Башкалар укымышлыга санасын өчен, кирәкмәгәндә дә. классик язх чы ларның исемен кыстыра - Белинский сүзләрен онытмагыз, иптәшләр!* — дин җибәрә Нинди сүз икәнен әйтеп тормый, чөнки белми. Бушлай тамаша' Инде менә теләсәң ничек аңла: гомер гомергә буш куыкларны җенем сөйми иде. хәзер миңа шул кешедән дә якын адәм юк. Кәшифәкәемнең сәламәтлеген бер минутка да истән чыгармыйм, тик әлеге диплом эшен тәмам очлап куймыйча аның белән шөгыльләнеп булмый Аның авыруы ариен сыкрап тора торган түгел. Врачлар әле дә теле ачылмаудан, артык дәрәҗәдә сабыр холыгыннан гына шикләнәләр. Кайберсе, мондый хәл дүрт биш яшьтә үтүчән. дип тынычландыра. Читтән караганда, берәү дә аны авыруга санамый Шуңа да алай чаң сугарга кирәкмәс Рәхмәт инде, үз хәсрәтеңдәй күңелеңә якын алгансың Тик кайгыртучанлыгың аяк урынына сыйрак кебегрәк килеп чыкты Без синнән пединститутның дәүләт имтиханнары комиссиясенә кармак салуыңны көткән идек БУ шулай ук кызыбыз сәламәтлеге өчен кайгыртуны тизләтү юлы лабаса Хатыннарның күпчелеге нәкъ минем кебек ут йотып яши Бар инде, синең кебекләре дә бар. Дөнья чамасы чамага килсен өчен, шулай төрле- 128 төрледер без. Мена мөдиребез. Алтмыш биш яшьтә, һаман эшли. Инде ачыктан ачык Ник рәхәтләнеп, үзең өчен генә яшәмисең? — дибез. Миңа мәктәптә рәхәт шул! — ди.— Сезнең кебек яшьләрне өйрәтү. балалар арасында тәртип урнаштырулар. РОНОдан тегесен монысын сораштырып кайтулар. — Гәмле ашлар пешер, оныкларыңны кара' - дибез. - Мин гомер буе андый эшләрдән тәм таба алмадым. —ди. 2 Атнага бер аш пешерсәм дә. шуңа киткән вакытым кызганыч тоела. 3 Шулай ул. Кәшифә. Рәхәтне кем нәрсәдә тоя. Дөньяга, күрәсең. ' барысы да кирәк. Шуңа күрә. әйдә, бер-беребезне гаепләшмик' Яме?' = Хуш. Сау бул. Гөлләрия “ Лөлләрия' Мин сиңа башка бер сүз дә язып тормаска булган идем 2 „иде Ике ай элек салган хатыңа караганда, без чыннан да бер бере £ безне аңламас хәлгә килеп җиткәнбез. Гаиләң мисалына таянып, фи ♦ керләремне пыран-заран китереп ташлаган идең Авыз ачарлык та кал ' маган. Бер уйлаганда, дөрес тә: кияүгә чыгып карамаган, оча сөяк- ; ләрен чытырдатып чытырдатып, кан коеп, бала тапмаган башым белән 2 ике тапкыр ир хатыны булуны татыган кешегә, авыру бала анасы 2 на нинди киңәш бирә алыйм? Шулайрак уйладым да. барына да кул Z селтәп, үз эшемә чумдым. Буш мизгелем дә юк. Үзем Мәгъшия апаның - больницасына чабам, күзем тирә яктан язылачак әсәрләрнең каһарман = нарын, чалымнарын эләктергәли. колагым отышлы гыйбарәләр җыя. Аз ; гына буш вакыт тисә, куен дәфтәремә яңа табышларымны теркәп куям х Кичен язын утырам Йокларга яткач та язмаларымның хасияте фәләне турында уйлана башлыйм. Иртән эшкә йнгерәм. Тәүлекнең тугыз ун сәгате редакциядә үтә. Командировкалары атналарны, айларны тоташы белән йота. Менә шул агымга бирелгән идем Син яр чигендә торып калган идең инде Шул ук редакция эшендә нәни Кәшифә турында кабат сүз башлар га этәргән хәл килеп чыкты. Яшь кенә бер хатын безгә: Баламны үтерделәр , дигән коточкыч хәбәр җибәргән Тикшерүне миңа тапшыр дылар. Хатны укыганда, чыннан да. баланың үлүендә бары тик врачлар гына гаепле кебек иде. Киттем шулар янына, аңлатуларын үтендем Хәер, ник бу хакта сөйләп азапланам. Мәкаләм әзер. Сиңа бер нөсхәсен салам. Газетада чыкса да. берничә кулдан үтә үтә нык үзгәрер әле ул. Сиңа исә. ничек язылган булса, шул килеш ирештерәсем килә Укы' Әйтергә теләгәнем шул: Кәшифәне дәвалауны икенче чиратка калды рырга хакың юк. Ирең белән баланы бер үк яссылыкка куеп га дөрес Эшләмисең. Ярдәмнең кичектергесезе Кәшифәгә күрсәтелергә игеш Иикме? Чөнки ул әле балигъ түгел. Ул олылар ярдәменә баштанаяк мохтаҗ Ул беренчел. Ул туганда, бу ирең яныгызда да юк и ге Бала беренчел, аңла шуны! Ниндидер карьеристның алдалан гнилом алуын. Һич югында, бер елга кичектерүдән кешелек дөньясы зыян күрмәс, кире сенчә. азрак аруланып торыр иде. Сабыйның сәламәтлеге, вакытында ярдәм күрсәтелмәсә. гомерлек үкенеч калдырырга мөмкин Бел шуны' Мин синнән, хатны алу белән, эшеңнән үз хисабыңа ял сорап. Казанга килүеңне таләп нтәм! Самолетың турында телеграмма сук каршы алырмын. Көтәм.Кәшифә Мәкаләмне укы' Хуш Әй канатым. Кәшифә сеңел, исәнме « аумы, сау сәламәт кенә яшәп ятасыңмы?' Ачуланмасаң. сүзләремне авырга алмасаң. мин дә сиңа хат язарга булдым әле. Аптырап йөдәп калма, кем соң бу ' дип Мин I әллә риянең җиңгәсе Әйтсәм, әйтим инде, тәвәккәлләп, бөтен хатларыңны укып чыктым Затсызлыктыр инде ул Гукта каши ямаига алма мн тыңлап бетер Болай килеп чыкты ул. Узган дүшәмбедә, алла ничә ат пага бер эләгә торган ял бирделәр. Фермада эшлим мин. бозаулар үстерәм. Кешеләре җитешми, бер ничек тә атна саен ял туры китерә алмыйлар Мәнсезе. закон безнең як га. дигән булып, китә дә бара Миннән анысы булмый. Мин — бу якка читтән очып кунган кош. Мондагылар кебек пырдымсызлана алмыйм, итәк чабуларымны җыеп кына йөрим Әле менә мөдир үзе: Әйдә, туган, сиңа да азрак ял тиештер бит инде,— дип. өйгә кайтарып җибәрде — Иртәгә чыкма, ял ит' — диде. Гадәтемне белә: шулай яхшылап әйтмәсә. малларны ташлап китәмме соң? Җан ияләре бит. сабый бала кебек, күзләрен мөлдерәтеп, карап торулары таш булып каткан күңелеңне эретер. Абыегыз әйтмешли, шул бозауларны искә төшерсәм, дөньяларымны онытам, ('үзем бит сезнең хатлар турында иде. Менә бу соңгы ял көнемдә, сызганып кыстырынып, ызба җыешты рырга тотындым. Түр яктагы бер бүлмәне Гөлләриягә биргән идек. Анда әле дә аның әйберләре тора. Бөтенебез Гөлләрия бүлмәсе дип кенә телгә ала. Үзенең җыйнаклык пөхтәлек дигән ягы юк. Болай гына әйтәм. гаеп итеп түгел, аның холкы шундый. Укыган кешегә килешеп тә тора әле ул пырдымсызлык, дип. һич авырсынмыйча, уен катышты рып. гел үзем җыештырам да чыгарам мин аны. Бу юлы әллә ашыктым шунда, әллә ачуланыбрак тотындым — тәрәзә төбендә утырган бер өем китаплары килде төште идәнгә. Тагын кыздым: Әй. хәерсез! Бу чүп өемен, ни пычагыма монда җыеп яткы ра. тондырыйм әле утка! — дип. барып ябыштым. Карасам, бер кочак хат' Кеше серен белергә теләү дәрте кабынды. Кемнән булыр бу хат лар?— димен. Чукынган кыз әллә ире бар өстеннән тагын акыш мыкыш ясап ятканмы?» Берсен укырга тотынган идем — дөньяларым онытылган, җәелеп китеп, бөтенесен барлап чыкканмын. Барысы да — синнән. Бик миһербанлы кешегә охшагансың, сеңелем. Бик дус булганга охшыйсыз, мондый хатны дус булмаган кеше яза алмас иде. Әле көнләшеп тә куйдым. Кияүгә чыктым, дип. бөтен дусларымнан аерылганмын икән. Кемгә генә шулай җанымны ачып салып хат яза алам менә хәзер? Юк бит. юк. Хатларың, сеңелем, башта бик уйландырды. Ял көнем үтеп китеп, яңадан бозауларым арасына барып кергәч тә гел шуларны уйлап йөрдем Оялып оялып та куйгаладым. кеше хатын укырга ярамаганын гына беләм бит инде. Укылды шул менә, нишлим инде?! Бер ике көн үткәч, башыма суккан кебек, җанымны тагын яңа уй кимерергә тотынды: кара инде, мин әйтәм. бу ике кыз баланың юллары ни кадәрле төрле төрле сукмаклардан киткән?—дим. Син. әнә нинди җәфалар белән тарткалаша тарткалаша, үз дигәнеңә ирешкән. Беләм бит. матур иттереп, килештереп язасың, язганнарыңны без монда, терлекчеләр йортында, кычкырып та укыган бар. Теге хат эченә тыгып җибәргән хикәятеңне дә җыелышып укыган идек. Шул ук син алган гыйлемне безнеке дә алган бит. Җиңелрәк тормышта укыган бит әле. Нәрсә килеп чыкты? Адәм хурларына төште бит. канатым. Анысына кем гаепле диярсең? Андыйлар. Язмыш инде .— дигән булып, җаваптан җиңел генә котыла. Ә мин әйтәмен: авызыңны ачын, кем очраса, шуңа Җәмиләңне җәеп утырсаң, язмыш күрсәтә ул күрмәгәнеңне. Мин бит Гөлләриябезнең соңгы елларда ниләр кыланганын үз күзләрем белән күреп, шаклар катып яшәдем. Абыйсына әйткәли килдем — сүземне үргә алмады Бездән китеп, мәктәп йортында теге мәлгунь белән торганда бөтенләй эштән чыкты. Фермадан кайтышлый боларга кердем бер көнне. Соң иде инде. Ут алмаганнар. Ник болай бу. нәрсә булды икән?—димен. Үзе — якшәмбе көн. боларның ялы. Тәмле ашлар пешереп, чистарынып, гөрләт- тереп яшәп калыр сәгатьләре бит! Ишек шар ачык. Бусагадан ук: — Гөлләрия! Син өйдәме, канат?— дип кычкырдым. Адәм авазы ишетеп, алла кай караңгылыктан тупылдап. Кәшифә балакаем килеп чыкты Юешләнеп, исләнеп беткән Кул-аяклар сап- салкын. Борыныннан аккан Нидер әйтмәкче тел юк бичаранын. Электр төймәләрен табып, ут кабызган идем аһ иттем. Өстәлләрендә буш шешә аунап ята. ипи катылары, үзләре, икесе ике яры авыл, исереклек йокысына талган. Исерекне күрмәгән кеше түгел лә _ мин. тик бу кадәр ямьсез гаилә юк авылыбызда Адәм баласы гомер i итә торган ызба шундый буламы? ( абый бала мүкәләп йөри бит әле Z яннарында* Үзәк өзелмичә, нишләсен?! Түзеп тора алмадым, кыздым, ачуландым. Гөлләрияне, ике иңен J нән җилтерәтеп, тиргәп ташладым. Бала да көйсезләнергә тотынды = Теге мәлгуне генә бирешмәде. Мыштым гына кузгалды да мине тирги § башлады Хурланып үләрсең: боларның дөнья сасытып ятуына мин з гаепле булып чыктым. Сүзе йөрәгемә кадалды Надан бит сез' — ди. * Миңа шул сүзне әйтә. Башка сүзләре онытыла барды, шул бер сүз ♦ йөрәгемә кадалды, юшкын булып, бәгыремә утырды Надан шул мин. < Нишлим? Бик укыйсы килгән иде дә бит Җидене бетергәч, авыл ху ё җалыгы техникумына барып караган идем, булмады, русча иншадан ~ икеле алдым Икеле алуым көнендә бик авыр булган иде. тора-бара басылды ул * кысыр хәсрәтем. Кешенең бәясе күпме укуы белән йөрми лә ул’ Диплом ~ сызларның да кулыннан гөл түгүчесе күп. дипломлыларның да эш май = тара алмаучылары буа буарлык. Акыл да. уңганлык та диплом белән = бирелми Барысы да күз алдыбызда бит итәк астына яшера торган ~ нәрсә түгел. Менә иремне генә кара: дипломы юк. үзе дөнья бәһасе. аңардан башка колхоз ярты сәгать тә яши алмый. Инде шуңа каршы әлеге. Гөлләриябезнең башын ашаган бәндәне китереп куй Бардыр, дипломын да алгандыр, әмма ләкин мин аны тәре баганасы урынына бастырып куярга да ризалык бирмәс идем Җир ярыгы майлап яшиләр. Ул аңардагы эчкерлелек, явызлык* Харап кына итте алма кебек сеңелебезне. Кем белгән бит аны — үзебез дә ялгыштык шул Башын ашады Беренче мәлләрдә сиздермәскә тырышты бичаракаем. Тегесенә шул гына ки|>әк булган инде. Гөлләрия эчәргә сабышты. Ой. эчеп тә куйдылар инде! Гөлләрия бөтенләй эчмичә тора алмас хәлгә җитте һич ялгансыз әйтәм. Безгә берничә кат кунакка килделәр, ( утым фә ләп булганда, тәмле мич ашлары пешергәндә, абыйсына әйтеп, үзем чакырта идем. Өстәлгә шешә дә куймыйча булмый, гадәте шундыйга әйләнде бит Куямын да карап торам: теге, каһәр суккыры. әүвәл Гөл ләрияне кыс тый кыстый эчерә, соңыннан, хатыны исереп, мәлҗерәп төшкәч, хурларга тотына Карагыз менә моны* ди. Мин булмасам. ничек яши. мәктәптә ничек эшләп йөри инде бу? Аны мин генә кеше итеп тотам, ди Педагогиканың янына якын китерерлек кеше түгел». ди. Әйтмәсен дә. шулай бит Көндез ничек укытып кайта торгандыр ул. бусагадан атлауга аракыга ябыша Кичен әле тагып укытасы кеше бит үзе* Ойтен карадым: яхшылап та. оялтырга тырышып та Файдасы тимәде. Шулай да бер араны, әлеге теге Тәүфикъсыз затны Казанга, диплом алырга әзерләгән чакта, кырт кисеп туктатканнар иде Барыбер дә җүннелеккә булмады: хәерче баемасын, исерек айнымасын, диләр. Хактыр шәт. Гөлләрия көне төне тегеңә кирәк язуларны язды. Китаплар да укыды, китаптан күчереп гә язды. Төрле чагын күрдем. 1ач тегеңә ялланган кол хәлендә иде. Беркөнне урамда очрап, зарланып торды Туйдым инде, ди Ник шул кадәр кабалана торгандыр, -дип лом- ди ди саташа, бугай, инде минем -яхшым ди Тормыш хәлләре турында да. ачылып китеп, әйткәләде Ten- бөтен акчасын беренче хатынына сала икән Гөлләриянеке ашау белән эчү гә. «Бер күлмәк тә ала алмыйм, диде Балага тун кидерергә кызык кан идем, зур тавыш чыгарды Тунга дип әзерләгән акчасын югалткан бичарам. Дөньяларын бете pen эзләгән Аптырагач, тегенең кесәләренә дә кагылган. Түш кесәсен нән почта кәгазе килеп чыккан Нәкъ шул акча — 80 сум икән. Аны да беренче хатынга җибәргән. Гөлләрия тавышлана башлагач, теге явыз: •Әллә тагын эчтеңме?—дин мыскыл иткән. Әнә шул эчүе аркасында Гөлләрия, эше хак булса да. телен аркылы тешли шул инде. Ник дисәң, эчкән чакта ни кылуын да. нәрсә сөйләгәнен дә соңыннан хәтерләми башлады. Мәлгуньгә шул гына кирәк. Әлеге квитанцияне күрсәткәч тә: «Исерек идең, үзең кушып салдырттың бит,— ди икән. — Ятим балаларыңа булсын, син бит минем кызны тәрбияләшәсең, дидең... Әй. канатым! Бу бәхетсезлекне язып кына бетерерлек түгел. Ахырын гына әйтим, белеп тор! Гөлләриядән тиз генә хат ала алмассың әле син. Аның хәле соңгы чигенә барып терәлде бит. Теге мәлгунь Казанга китте. Китте дә кайтмады. Диплом алган да беренче хатыны янына киткән. Байтак вакыттан соң Гөлләрия алдануын белде Оясын козгын туздырып киткән сайрар кош кебек бәргәләнде бичарам. Әллә ходаем яратып та өлгергән инде шул хәсисне?! Әллә гарьләнде микән бик каты? Өзеп әйтеп булмый сәбәбен. Инде дә белештермичә эчә башлады тагын Мәктәпкә барудан тукталды Башта директоры яклабрак караган Кая инде?! Авыл җирендә андый хәлне каплап куеп буламы? Ата аналар да зарланган, ахры Теге мәлгуньнең агасы районда түрә икән бергәләп башын ашадылар, тәмам калкытмаслык иттеләр Безгә дә оят. зур хурлык булды. Әйберләрен төйнәп үзебезгә алын кайттык. Кызы әле дә бездә. Гөлләриянең үзен Чиләбегә озаттык әле. Имеш анда эчүдән арындыра торган чара белүче доктор бар. ди. Авыл даш хатыныбыз яши анда, шуңа хат язып, кулына тоттырдык. Колхоздан баручы зоотехник дустыбызга ияртеп җибәрдек. Ул икенче көнне үк әйләнеп кайтты. Йомышы бүтән иде. Теге врачка чират зур икән. Больницага кайчан эләгәсе билгеле түгел .— ди. Кәшифә, канатым! Хатларың сеңелгә гел яхшылык кына теләп язылган. Бала турындагысы күңелемне бигрәк тә алгысытып җибәрде. Аны врачка күрсәтеп карасаң, әй яхшы булыр иде дә бит! Ул сабый, олыларның уйламый яшәве аркасында, тере мәет кебек калды. Мин аны ач та. ялангач та итмим анысы. Тик әнә һаман теле ачылмавы, күңеле күтәрелә алмавына чара юк. Хатындагы чакыруны укыгач, бер кылкынып та куйган идем: кызыкайны күтәрәм дә китәм! Кая инде: итәгем тулы бала, абзар тулы терлек, колхоз бозаулары илләү. Санап караган идем, егылып китә яздым минем кулга йөз сиксән күз карап тора Арадай бер баланы гына күтәреп чыгып китсәм, башкалары чырыйлап ач утырачак. Күңел — күктә, күк — биектә. Бүтән чара таба алмагач, сиңа хат язарга алындым. Әллә, мин әйтәм Кәшифә канатым, шул бәхетсез сабыйны үзеңә сыендырасыңмы? Ә? Мин җүләрне ачуланырга ашыкма күңелең кабул итмәсә. оныт' Мине, туганының баласыннан котылырга чамалый, дни. тиргәмә. Валлаһи, дип әйтәм. үз балам шушы хәлдә дөбрәнләнеп утырса да. мин берни дә эшли алмас идем. Чабуым җиргә ябышкан. Ерак китә алмыймын, тарта да туктата. Синең, канатым, акыл гына түгел, адымнар да башка. Йөргәнсең бит әле әнә киң Себерне бер итеп' Юл чыгымын, түләргә кирәкле бөтен акчаны үзем бнрәм. Олы кызымның туена дип. абыеңа да сиздерми җыйган акчам бар. тирес ара сында казынып тапкан хәләл акча. Күземне дә йоммыйча, һич жәлләмичә бирәм. Йөрү генә булмый миннән Үземнең чирләр дә бер олау: авызым тулы тишек теш. эчемдә ике бүсер. Әле аягымда йөри алам, дим дә кул селтим. Ярты көнгә дә чыгып китә алмыйм. Ярар, канатым Шуннан калганын сиңа тапшырам. Үзең теләсәң нишлә' ( абыйның күз карашы нурлы, авызыннан селәгәй акмый, сыны төз. чир зәхмәте әллә ни тирәнгә китмәгән булырга тиеш дин беләм. 132 Башка бер сүзем дә юк. Әле дә озакка сузылды Эштә арып, терлек че йортына ял итәргә кергән араларда, атна буе яздым Гаеп итмә, без бит барыбыз да адәм балалары Бер-береңә ярдәм итәргә ярамагач, күңелдәге теләкне дә белдерергә тартынгач, нинди адәмнәр булабыз соң? Әйеме? Әйе шул. Кирәк санасаң, хәбәр салырсың ф Гөлләриянең җиңгәсе _ ...Рәшидә китап дәфтәрләрне кат кат актарды Хәтта, чемоданны - идәннән күтәреп, аның астын капшап карады Әйтерсең лә. моннан х дистәләрчә еллар элек бер берсенә хат язышкан кызларның язмышы z аңа бөтен төгәллеге белән ачылып җитәргә тиеш. Юк. Ул күпме тырыш 5 са да. иске чемоданнан артык бер хәреф тә чыкмады Рәшидә башында = туган сораулар гына куера барды. Ни булып беткән Гөлләрия дигәне “ яман гадәтеннән арына алганмы? Кәшифә аның баласына ярдәм кулы ч сузганмы? Нишләгән ул нәни кыз? * Нәни димәктән.. Рәшидә иңрәп китте. Хәзер ул бала үсеп җиткәндер бит инде" ♦ Әлбәттә, һичшиксез. Күпме вакыт узган' Чамаларга була бит' Йоклар ' га яткач та Рәшидә бик озак уйланды. Хат ияләренең язмышын үзен чә түгәрәкләп, бүгенге көннәргә китереп ялгарга тырышты. Тик күңеле t ризалашырга теләмәде. Сорауларга төгәл җавап табу омтылышы көчәя - генә төште. Уйланып ята торгач, аңарда, чемодан хуҗасын эзләп карар - га була бит. дигән яңа фикер туды. Кәшифә Фәсхинең әле дә Казанда ~ яшәве бик ихтимал. Кызганыч ки. Рәшидәләр татарча газета журналлар алдырмый. : Шулай да радио яки телевизордагы татарча тапшыруларны яратып * тыңлыйлар. Хәтере ялгышмаса. аларда ара тирә әлеге журналистка нык исем фамилиясе дә ишетелгәли. бугай. Казан редакцияләренең берәрсендә эшләсә. Кәшифәне эзләп табу бик җиңел булачак Телефон трубкасын алган ир ат. Рәшидәнең соравын тыңлаганчы, озак кына берәү белән сөйләште. Чинары: Ә-ә. Кәшиф) Фәсхи име’ дип сузды. Ул бүген генә ялга чыкты Бер айдан шалтыратыгыз, тик бу телефоннан түгел, аның саны башка. Әгәр йомышыгыз редакциягә караса, миңа әйтергә дә мөмкин Рәшидә аңа табылдык чемодан хәлен сөйләп бирде: — Үтенечем юк. Кәшиф) апага шул әйберләрен тапшырмакчы идем, диде - Эһе. эһе.—дип кенә торган егет, табылдык сүзен ишеткәч, дөрләп кабынды У у' Мин сезгә хәзер Кәшифенең өй адресын би рәм. Ул әле Казанда, барыгыз, сөенче алыгыз' диде Әллә ни озын озакка сузмастан Рәшидә, иске чемоданны күтәреп, хатлар иясен эзли китте. Ишек кыңгыравының былбылныкына охшаш тавышы тынып та өлгермәгән иде. Рәшидә каршына озын буйлы, алтын алмадан IX.II.III пешкән кыз чыгып басты Исәнләште. Рәшидә аңа Миңа Кәшиф) Фәсхи кирәк иде диде. Кыз. башын түр якка борын Әни' дип кычкырды. Эчквре бүлмәдән, сабыр атлап, журналистка чыкты Рәшидә, хатлардан чамалап, аның кыяфәтен күз алдына китерә иде инде 1нк ка ла кызы Кәшифә бөтенләй башка икән: уртачадан да кыскарак буй. ябык, сагыш тулы күзләрендә моң. сорау, таләп, тагын әллә ниләр (арылыктан аклыкка күчә башлаган чәч толымнарын башына урап куйган, миен томалаган фикерләрен артык ераклары) таратмаска ты рышкан диярсең! Куе чәчнең борын турысындагы бер тотамы кар кебек агарган Бу табигый бизәк, киек каз юлының кара төнне яктыртканы кебек, аның йөзенә гаҗәеп бер нур сибә сыман Рәшидә, беренче мизгелдә күргәннәрен укыган хатлар)а һичничек тоташтырып җиткерә алмыйча, югалып калды Сәламләштеләрме соң әле? Әллә кечесенә голам биреп, өлкәнрәге белән исәнләшергә дә оныт тымы соң? Менә сиңа укытучы, менә сиңа әдәп сакчысы' — Исәнмесез! Гафу итә күрегез' Рәшидәнең үз тавышы үзенә ят тоелды. Нишләргә белми аптырап калуына чара эзләп, иске чемоданны алга сузды, тык иттереп идәнгә куйды. Әле. тел әйләндереп, бер суз әйтергә дә өлгермәгән Кәшифә, озын халатының саллы чабуын талгын гына җилфердәтеп. Рәшидә ягына тартылды. Ике арадагы чемоданны танып алып, ике куллап, аңа ябышты. идәнгә тезләнде дә башын чемодан өстенә салды. Моңарчы. Рәшидәгә әллә ни игътибар бирмичә, читтә генә торучы яшь кыз. очып килеп, журналистка янына чүмәште, иңнәреннән кысып: — Әллә шулмы, әни?— дип сорады. — Шул. акыллым. шул! Гүя алар янында Рәшидә юк иде. Икәүләшеп чемоданны ачтылар. Кәшифә иң өстә яткан хатлар папкасын кулына алды. Ачты. Төпләмәне, күз йөгертеп кенә, барлап чыкты. Шуннан соң гына Рәшидәгә күтәрелеп карады: — Кем сез?—диде.— Нинди изге җан сез?.. Алар Кәшифә Фәсхинең эш бүлмәсендә шактый утырдылар. Рәшидә башта күңелен кытыклап торган сорауларны кузгата алмады Күбрәк Кәшифә сөйләде. Аның сүзе чемоданны югалтуга һәм эзләүгә бәйле иде. — Минем гомер авырулар белән көрәшен уза.— дип. гади генә башлап жибәрде ул.— Кеше организмындагы чирләр генә түгел. Җәмгыятьтәге яман хәлләрне дә шуңа ялгап сөйләвем инде Кәшифә күбрәк эшенә бәйле четерекле вакыйгаларны искә төшереп утырды.— Әле генә Татарстандагы ятим балалар йортларын йөреп чыктым Хәйраннарга калдым... Хәтта язарга кул бармый. Беләсезме: бер ягымлы карашка тилмереп ятучы шул балаларның туксан тугыз проценты, әти-әниле килеш. балалар йортына тапшырылган.. Бераздан яшь кыз. ишектән башын тыгып, елмайды — Әни. чәй кайнатыйммы? дип сорады. — Рәхмәт, акыллым. бигрәк әйбәт булыр иде ул'—диде Кәшифә. Рәшидә сүз сөрешенең бүленүеннән файдаланып калырга җөрьәт итте: — Мин дә сорыйм әле!— диде Папкагыз тышындагы сүзләргә караганда. сез. әлеге хатлардан файдаланып, ниндидер әсәр язмакчы булгансыз бит. Ул ниятегез барып чыгармы соң? Мин үзем дә сүземне шуңа китереп ялгамакчы идем.— Кәшифәнең йөзенә алсулык йөгерде Мавыгыбрак киттем. Авыру дигән нәрсә безне бик озаклап талкыды ул: әле мине, әле Мәгъшия апамны. Эштән озакка аерылып аерылып тордым Мәгъшия апа бик бетереште, әле дә больницада. Бу юлы туры үземә алын кайтам инде. Ялгыз гына яшәрлеге калмады. Ни күрәсен бергә кичерербез Кәшифә тынып торды. Хатларга бәйле төп сүзне әйтергәме юкмы. дип. икеләнебрәк калды кебек. Бераздан моңлы карашын кабат Рәшидәгә төшереп алды да тәвәккәлләде.— Сезнең сорарга да җавап кәгәргә дә хакыгыз бар. әлбәттә: чемоданны китереп бирмәсәгез. мин бит ике кулсыз идем. Мәгъшия апа яңа йортка күченүне өнәми килде. Соңыннан, аның ай васна кара мыйча. күчергәннәр дә куйганнар. Үзем дә. яңа квартира бирделәр, дип кенә. Мәгъшия ападан аерылу ягында түгел идем. Бик озак ияләндем. Әйберләремнең күбесе анда торып калды Чемоданымны, кирәге чыккач кына алырмын, дип. аңарда тота идем Хатлар да Мәгъшия апа янында яшәгән елларга бәйле бит. Әллә шуңа күрә дә алып китәргә ашыкмадым инде... Мәгъшия апаның соңгы вакытта больницага эләгүен ишеткәч тә, әле ул чемодан турында сорарга онытканмын. Бөтен кайгыртканым аның сәламәтлеге булды. (.оңгы баруымда Мәгъшия апа миңа чемоданның иске өй келәтендә калганлыгын, аны кемдер табып алганлыгын әйтте. Йөгереп бардым — анда инде биек биек агачлар утыртып өлгергәннәр Хәйраннарга калдым. 134 — Ул хатларның соңгы елларда язылганнары бармы соң?— Рәшидә турыдан бәреп сорарга җөрьәт итте. Болары шактый алдан булган хәлләр турында бит инде Унбиш еллап кына да түгелдер шәт? Азагын бик беләсем килгән иде — өзелде дә калды Дөресен генә әйтсәм, сезне эзләп тә йөрмәс идем әле. әнә шул Гөлләрия кызыксындырды — Ә-ә. чыннан да.— Кәшифә тагын өздереп Рәшидәгә карап куй _ ды.— Чыннан да. Сезнең шулай кызыксынуыгызны белү файдалы бнк “ яхшы. Хатларда, җиң сызганып, эшкә тотынырлык таяныч бар. димәк. £ Яхшы. Рәхмәт. Тик. беләсезме, моңарчы ул хатлардан тулысынча файда г данын та булмас иде әле. Кайсын гына укысаң да. чынбарлыгыбызның * яман яклары ачыла. Элек без андыйларны күрмәскә тиеш идек. Матурны. = яхшыны гына калку итеп күрсәтергә, дигән кырыс кагыйдә яшәде Без § нең хатларда исә тормыштагы бик ямьсез шытымнар, аларның шактый 2 тирәнгә киткән тамырлары ярылып ята Күпме корбан' Күпме кан яшь’’ Z Хәзер әнә Гөлләриянең кызы, нәни Кәшифә, миндә яши Көчкә савык ♦ тырдылар Аңа гомере буе мең төрле саклану чарасыннан файдаланырга - туры киләчәк. Сигез класстан соң тегүчелеккә өйрәнде. Хәзергә барысы J да - шөкер. Исереклек яралгысының бөтен мәкерен медицина да белеп f бетерми әле. «Тагын кайчан, кай яктан китереп чыгарыр?* дип кан - калтыран яшим Ни өчен сез? Рәшидә сорау биргәнен сизми дә калды Үз ата - анасы бар бит аның? — Рүзәл кыздан рәсми төстә баш тартты. Никах законлаштырып- 7 маган. Иң кирәк чакта Гөлләрия дә нык кына ялгышып куйды. Ярый әле ~ җиңги кеше хәбәр итте. Күрсәтмәгән врач калмады ул чакта ( абыйны йөртмәгән больница да дөньяда юк кебек Бик күп шәһәрләрдә булдык. Шөкер, файдасы тиде. Күрдегез бит. җиткән кыз булып килә нәни Кәши фәбез. Башта Мәгъшия апа бик булышты Хәзер икәү генә яшибез инде Үз әнисе ничек түзә? Акылга килмәгән икән, ә' Кәшифә Рәшидәне. Гөлләриягә тел тидерүдән сакларга тырышкан кебек, кабаланып, бүлде Гөлләрия яхшы, яхшы диде. Ул әле бу сүзнең кемгә, нн өчен әйтелүен үзе дә белми иде шикелле Гөлләрия бик озак, кат кат дәва ланды Баласының чире бетмәс, дип. бик куркын, үз авыруыннан алкоголизмнан котыла алмый интекте Кызның теле ачылгач, кәефе күтә релеп, соңгы кат. дни. тагын бер ычкынып- алды Аннары тагын Чилә бегә китте. Кызыбызның тәмам терелүе озакка сузылды Чир. дисәң, чир түгел. Мәңге йокымсыраган кеше кебек йөрүче сабый бала хәлен башка кешегә аңлатуы да мөмкин түгелдер. Кәшифә авыр сулап куйды. Яшьтәшләре дөнья яңгыратып көлгәндә, тирә юньне сискәндереп елаган да. йомылып тик у гырсын әле Ничекләр итеп түздегез? Мин аңлыйм, укытучы ич мин педагог. Рәшидә ихластан Кәшифәнең кайгысына бирелеп китте Ишеткәнем дә. күргәнем дә бар Кәшифәгә бу турыда сөйләү җиңел түгел иде тавышы әле эчкә ки тә. әле көрәеп ала Без күп вакыт югалтканбыз шул. диде ул уфтанып Алданрак чарасына керешсәк. җиңел|юк булыр иде дә бит - Әй, дөнья' Менә эч. алдыңны артыңны карамый, ә? Менә йөр очраган бер кабахәтнең •■үзенә ышанып' Рәшидә аһ ваһ килергә тотынды Хәзерге кызларның кияүгә чыгуында да бер сөенеч юк синең алда майлы кабартма кебек йөзен ялтыратып утырыр ә ата анасы ' Бәлки ул киселеп чыккан эчкече баласы' Борынгылар, туй турында сөйләшкәнче, кызның га егетнең дә җиде бабасын тикшергән Хис дигән нәрсә дә бар бит әле!— Кәшифә Фәсхинең бу «үзләре бик нык яңгырый иде инде Мәхәббәтне кия куярга соң' Әй. җаным, мәхәббәт белән генә, кем әйтмешли гун тегеп бу г мый. Хискә бнрслсән. барып чыгарсын' — Нишләргә соң?— Журналистка, тутырып. Рәшидәгә карады. Күзләрендәге моң-сагыш. дәрья булып, ташып чыгар төсле.— Менә безнең кыз да гашыйк булды кебек әле. Егете дә «аһ» итеп йөри. Ллар бит аны моны белми. Нәни Кәшифә читтән торып укырга, институтка кер- мәкче. Миңа калса, һич кирәкми. Сәламәтлек кадерлерәк. Аңа бит бик кочәнергә ярамый, авырып китсә. Гөлләриясе тагын чыгырдан чыгар... — Әле хәзер кайда соң ул? Монда ук яшиме? Эшлиме? Кәшифә моңсу елмаеп куйды. — Юк. Гөлләриям үзенең кичеккән бәхетен бик ерактан тапты. Бала тәмам дәваланып беткәч, соңгысы дип. тагын Чиләбегә киткән иде. Шунда кавышканнар. — И-и. тагын кияүгә чыккан икән, җүнсез! — Алай димәгез! Ул бик дөрес эшләде. Домна мичен төзәткәндә, ике аягын бетон плитә белән издереп, инвалид булган, гайрәтле бер кешене очратты ул. Чиләбедә. Теге кеше дә: Мин хәзер кемгә кирәк?!»— дип. эчкечелеккә бирелгән. Гөлләрия шул харап булган каһарманны аякка бастырды. Үзе көлә, эчеп йөрмәсәм, мондый гомерлек ярны ничек табар идем әле?— ди. Нәни Кәшифәнең миндә торып калуы да шуннан килеп чыкты. Уллары бар. Минем фамилияне исем итеп куштылар. Кем инде хәзер балага Фәсхетдин куша7 Журналнстканың тавышы тагын юаш ланды. Гүя. ул үзалдына гына сөйләнә, сүзен башкалар ишетсә, бүгенге ирешкәннәрен күпсенер, көнләшер, яманга юрар да ул әлеге бәхетеннән колак кагар кебек.— Инде барысы да сау сәламәтләр: кызыбыз да. Гөлләрия дә. аның яңа дусты да. Инвалид егет. Гөлләриягә өйләнгәч, институт тәмамлады. Домна мичләрен проектлау бүлегендә инженер. Гөлләриям үз һөнәребезгә кайтып төште, бер заводта газета чыгара. — Ә Рүзәл? — Аның да эшләре гөрли.— Кәшифә чыраен сыткандай итте — Хәзер ул — СПТУ директоры. Бер яшь кенә укытучыга өйләнгән. Кызына бик кыйммәтле дәва кирәккәч, акча соран, телефоннан шалтыраткан идем — көлде генә. Мыскыллап та куйды ннде мине. Үзе һаман шул сүзне кабатлый: «Минеке түгелдер ул бала».— ди Кызыкай кертеп куйган чәйләре суынган иде инде. Кәшифә: — Әллә кайнарлатыйкмы?— дип сорады. — Кирәкмәс. Барыбер сезнең сүзләрдән дә кайнаррак була алмас Тыңлый тыңлый йөрәгемә ут капты.—диде Рәшидә. — Күңелегез яхшы икән — Кәшифә тагын моңсу гына елмаеп куйды— Кеше язмышын үзегезнекедәй якын кабул итәсез.— Ул. карашларын язу өстәлендәге папкаларга күчерде.— Безнең соңгы еллардагы хатларны да укыйсыгыз килсә...— Ул урыныннан торды. Өеп куелган нанкалар арасыннан берсен алып. Рәшидәгә сузды.— Монда Гөлләриянең Магнн тогорскидан салган хатлары. Ихластан яза ул. укуы рәхәт. Сезнең алар белән танышырга хакыгыз бар. Чемодан өчен бу гына да аз әле Өметем өзелгән иде. Ул хатларда — безнең буынның язмышы бит... Рәшидә папканы кулына алды, ачын карады. Хатлар, нәкъ чемодан дагылары кебек, пөхтәләп, төпләп куелган. Кәшифәнең машинкада басылган хатлары Гөлләриянең ат ботыдай эре хәрефләр белән язган жа ваплары. тәртипле рәвештә, аралашып бара. Рәшидә иң азактагы сәхифәнең соңгы юлларына күз йөгертеп алды. Кадерле Кәшифәләребез' - Йөгерек караш шушы юлларны тотып алды. Рәшидә калганын ахыргача укып чыкмый булдыра алмады. Хатыгызны алган көн безнең өчен зур бәйрәм икәнлекне оныта күрмәгез! Күз алдыгызга гына китерегез: өчәүләшеп диванга өеләбез. Әтисе укый Фәсхетдин белән мин. кочаклашкан килеш, тыңлыйбыз. Синең хат гыйбрәтле кыйсса кебек укыла. Хәер, ник әйтеп торам, моны үзегез дә бик яхшы беләсез инде, әйеме? Кыскасы, хатыгызны өзелеп-өзелеп көтеп калабыз. Хушыгыз, күз нурларым Дөресрәге, күзләребезнең нурлары. Без бит өчәү: Әтисе. Гөлләриягез һәм Фәсхетдин. Яме9