ЗӨЛӘЙХАНЫҢ СӘГАТЬ ЧЫЛБЫРЫ

Кәҗәбезне бөтенесеннән алда чаптырып алып кайттым. Фатихларның кәҗәсе әллә кайда, артта калды. Фатих ник көтү каршыларга килмәде икән? Көндезен дә күренмәде. Хәер, аны очратырга вакыт та булмады минем. Әни белән урманга печәнгә мендек. Көне буе иптәшләреңне күрми тор әле. Дөньяда әллә ниләр бул гандыр шикелле. Читән аша үрелеп, ишегалдына карадым. Әни кәҗә саварга әзерләнеп йөри, миндә эше юк. Форсаттан файдаланып, тиз генә Фатихларга элдерттем. Күршедә генә алар безнең. Бер ягыбызда — Фатихлар, икенчесендә — Зөләйха апалар. Фатихларның йорты безнеке кебек гадәти генә. Зөләйха апаларныкы зур. тан челтәрләп эшләнгән, зәңгәргә буялган. Авылда бер матур йорт. Без Фатих белән, абзар түбәсенә менеп ятып, аларның ишегалдын күзәтергә яратабыз. Ишегаллары безнекеннән әллә ни зур түгел түгелен. Ат, сыер абзарлары, аларга терәтеп салынган келәтләре. Аның янәшәсендә Га туф абзыйның алачыгы. Гатуф абзый көннәр буе шунда кайнаша. Җилгәргеч, төрле эш кораллары ясап, аларны Борыслан ярминкәсенә илтеп сата. Гатуф абзый кайчакта Фатих белән миңа да күрек тартырга рөхсәт итә. И кызык була да соң шул чакта! Тирә-юньгә дөрләп очкын чәчри, ялкын дөрли. Зур кара күзлек кигән Гатуф абзый кулындагы тимерен ут өстендә әйләндерә-тулгандыра, аннары сандалга салып чүки. Эшләгән чакта ул ләм- мим бер сүз әйтми. Эшен тәмамлагач, алачык алдындагы эскәмиягә чыгып утыра да тәмәке көйрәтә. Алтын куллы ул безнең Гатуф абзый. Әнә бит өен, каралты курасын — һәммәсен үзе төзегән, үзе бизәгән. Кое сиртмәләре генә ни тора! Аны ул челән томшыгы кебек итеп ясаган. Чиләге коега төшкәндә, томшык ачыла. йә баскыч төпләренә хәтле ялт иттереп, идәннәрен юып ала. Чибәр кыз ул безнең Зөләйха апа. Озын кара чәчләрен толымлап үрә. Иелеп су алганда, каз-үрдәк ашатканда толымнары алга төшә дә чулпылары чыңлап куя. Фатих та, мин дә яратабыз Зөләйха апаны. Яратмаслык та түгел шул ул: урамда очраганда да, өйләренә керсәң дә гел елмаеп каршылый. Роза ХАФИЗОВА (1929) — прозаик. »Кирлемән». ^Тантаналы вәгъдә». ‘Кашкарый лар озын гомерле» һ. б китаплар авторы. РСФСРның атказанган культура хезмәткәре. Казанда яши. матур. Кәрнизләре, тәрәзә кашагалары, койма, капкалары — һәммәсе бероч өскә күтәрелгәч, шап итеп ябыла. Кызык та була соң! Өй кыегындагы тавис кошын гына кара син: җил кай якка иссә, шул якка борылып, кукраеп утыра. Бик серле, сихерле шул Гатуф абзыйларның ишегалды. Мал-туарла ры алай күп түгел үзләренең. Бер ат, бер сыер, җидеме сигезме сарык. Берәр оя казлары, үрдәкләре һәм күзнең явын алырлык күркәләре дә бар. Абзар түбәсеннән аларның ишегалды уч төбендәге кебек күренә. Зөләйха апа аллы-гөлле көянтәсенә шундый ук чиләкләр асып коега суга чыга. «Түрдән уз. үскәнем, түрдән уз», — дигән була. Безнең чебиләнеп беткән аяклар белән кая түргә узасың, ди инде. Юл-юл паласлар җәйгән, сап-сары итеп юган идәннәренә безнең алаша аяклардан атлаган саен бер пот тузан коелып кала ич! Шулай да аларга керәсе килеп кенә тора. Хикмәте бар шул аларга керүләрнең! Түр ягында алагаем зур. биек сәгатьләре бар. Идәннән түшәмгә чаклы күтәрелеп тора. Андыен зур. матур сәгать дөньяда юк һәм булмас та. Тартмасы кызгылт агачтан ясалган, үзе көзге кебек ялтырап тора. Түбәсенә канатларын җәеп зур каракош кунган. Аның аяк астында бөгәрләнеп аждаһа ята. Каракош үткен тырнакларын аның башына батырган. Ул гынамы, сәгатьнең каракоштан әз генә астарак сапсары. челтәрле, бәләкәй генә ишеге бар. Шул ишек ачыла да аннан кызыл канатлы сары күке чыгып «кәк күк», «кәк-күк» дип сәгать ничә икәнен саный. Аннары, бик зур эш кырган кебек башын иеп. эчкә кереп китә. Челтәрле ишеге чыңлап ябыла... Бу сәгатьне. Зөләйха апа тугач, Гатуф абзый җилгәргеч саткан акчасына ярминкәдән алып кайткан, дип сөйлиләр. Мин кергәндә Фатих, бик зур эшем кешеседәй, ишегалды уртасына чыгып баскан иде. Өстендә, мин сиңа әйтим, өр яңа буй буй күлмәк. Баштарак игътибар итмәгән идем, аягына кара сандаллар кигән. Егылыплар үләрсең! Буржуй кебек корсагын киереп, миңа өстән генә карап тора. — Ник көтү каршыларга бармадың? — дигән булам. Фатих башта, син дә йөрисең дигән кыяфәт белән, чертләтеп төкереп куйды, аннары кулларын чалбар кесәсенә тыгып, эре генә әйтеп салды: — Эш булды. Сизеп торам, ул минем нинди эш дип сораганны көтә. Мин юри сорамадым, «һе» дигән булдым да капкага юнәлдем. Фатих моны көтмәгән иде, билгеле, үзе дә сизмәстән: «Әй, әй». — дип кычкырып җибәрде. Мин борыл ганда аның «буржуйлыгы» беткән, ул элеккеге ran гади Фатихка әйлән гән иде. — Әти белән күрше авылга, түтәйләргә барган идек. Ну, малай, хәлләр булган анда! Түтәйнең ире камун. Шулар бөтен кулакларны авылдан сөргәннәр. Шушы көннәрдә безнең авылдан да сөрәчәкләр, ди. — Безнең авылда кулаклар юк ич. Сибгат бай малайлары әллә кайчан Төркиягә тайганнар, шулар йортында укыйбыз ич инде. — Беләсең пычагымны? Бай — бай инде ул. Кулагы тагын икенче төрле. Кем колхозга кермәгән, кемнең аты, сыеры, алты почмаклы йорты бар — һәммәсе кулак. Һәммәсен сөрәчәкләр. Мин әйтте диярсең. — Фатих тагын ни әйтергәдер талпынган иде, болдырда әнисе күренде. - Ләчтит сатып торасыңмыни әле, малай актыгы?! Көтү кайтканга ни вакыт, кәҗә һаман күренми, тау астындадыр, бар тиз алып кайт! — дип кычкырды. Фатих сандалларын салып болдырга куйды. Без тиз генә тау астына элдердек. Фатих үзе йөгерә, үзе миннән күбрәк белүенә куана куана такылдый: — Иң элек аргы якның корсак Фәтхулланы, аннары сыерчык Зәкәрия белән Гатуф абзыйларны сөрәләр, ди. — Гатуф абзый кулак түгел ич ул! — Түгел сиңа. Кемнең өе авылда иң матур? Кемнең күкеле сәгате бар? Районнан план килгән. Безнең авылдан өч кулакны сөрергә дип. Председа тель Гыйлаҗ абзыйның әти белән сөйләшкәнен үзем ишеттем. Күрше авылда да колхозга кермәгән ялгыз хуҗалыкларны сөргәннәр. — Гатуф абзый барыбер кулак түгел, аның колхозга гына керәсе килми. — План килгәч, аларны калдырып, тиле Зәйнашка бармаслар ич инде. Сезнең белән безне дә сөрмәсләр... Анысы шулаен да шулай. Безнең кәҗәдән гайре малыбыз юк. Аннары әтиләребез гражданнар сугышында катнашкан. Тиле Зәйнашның кәҗәсе түгел, сукыр тавыгы да юк. йортлары авыл читендә, яртылаш җиргә сеңгән. Ата ялкау, такылдык бер адәм. Мең дә берне белә, эш кенә сөйми. Үзе кебек үк ялкау малае бар. Гөлдери исемле, безнең белән укый, тыңкыш бер нәрсә шунда. Шулай да соң, Гатуф абыйдан башка ничек яшәрбез? Үзе колхозчы булмаса да. ул колхозның бөтен атларын дагалый, ватыгын, китеген төзәтә. Берәрсенең комганы гына тишелсә дә яматырга Гатуф абзыйларга киләләр. Колхозга кермәвенең дә сәбәбе бар: председатель Гыйлаҗи белән дус түгел алар. «Чабатасын да юньләп кия белмәгән кеше рәис буламыни», — дип сөйләнгәнен үземнең ишеткәнем бар. — Аларның ее иң матуры, - дип Фатих һаман үзенекен тукый. Булса ни, аны төннәр буе йокламыйча Гатуф абзый үзе, үз куллары бе- һән ясаган ич! Зөләйха апа да кызганыч. Атасын сөргәч, кызын авылда калдырмаслар бит инде. Сәгатьләрен нишләтерләр икән? Бәлки, үзләре белән алып китәләрдер? Безнең башта мең төрле сораулар кайнады. Өздереп кенә сорар кешесе дә юк бит әле аның. Берәрсеннән сорый башласаң, кайдан белдең, корткыч сүз сөйлисең, дип хәзер авылдан сөрдерерләр. Ниятебез — Фатихлар кәҗәсен алып менүгә, урамга таю иде. Авыл советы янында кеше өзелми, бер-бер хәбәр ишетелми булмас. Әмма ниятебез барып чыкмады. Фатихның әнисе, коштабак күтәреп, безне урамга чыгып ук каршылады. Әниләргә бер каптыңмы, ычкыну юк инде ул — Фатихка шундук эш табылды. Мин йөгерә-атлый өйгә кайтып киттем һәм безнең капка төбендә Зөләйха апаны очраттым. Әллә җылаган димме, күзләре кызыл, битен яулык чите белән каплаган. Ул бармагы белән ымлап кына мине үз янына чакырды. Хәлемне сораган булды. Аннары, җилкәмнән кочаклап, үзләренең капка төбендә үскән сирень куагы астына алып керде. Битемә кайнар сулышын өреп, ашыгып пышылдады: — Харис энем, минем сиңа зур үтенечем бар. Менә шушы хатны укытучы Сәхип абзыеңа гына илтеп тапшырчы. Ул хәзер йә мәктәптәдер, йә авыл советындадыр. Кайда булса да таба күр. Кеше кара сизә күрмәсен, үз кулына тапшыр. Син акыллы малай, сиңа сер сыя, — диде һәм хушбуй исе аңкып торган өчпочмаклы хатны минем кулга тоттырды. — Җавабын да алып кайт, мин көтеп торырмын, — диде. Мин каушап киттем. Хатны кая куярга белми аптырабрак тордым. Аннары чалбар кесәсенә, кузналар янына тыктым. Югалыр-нитәр дип, мин кузналарны кесәмдә генә йөртәм. Хат кына сыярлык урын бар әле анда. — Йөгер, үскәнем, тиз бул, — дип ашыктырды Зөләйха апа, җиңелчә генә минем җилкәдән этәрде. Мин аткан уктай томырылып чаптым. Авыл советының тәрәзәләре караңгы, димәк, Сәхип абый анда юк. Мәктәпкә кагылдым, аның да ишеге бикле. Димәк, фатирындадыр. Ул югары оч Мортазаларда тора. Безне ике ел укытты инде. Кайдандыр читтән килгән. Аны шәһәрдә укыган икән диләр. Кызлар кебек тәүфыйклы, юаш кына бер абый. Шыпырт кына, тавышсыз гына яши. Зөләйха апага ник кирәк булды икән ул? Мин ишегалдына кергәндә. Сәхип абый терсәкләре белән тезенә таянып болдырда утыра иде. Нидер уйлана ахрысы, мин кергәнне хәтта сизмәде диярлек. Шулай да каушабрак калдым, аннары үзе өйрәткәнчә әдәпле генә итеп сәлам бирдем. — Зөләйха апа сезгә менә бу хатны тапшырырга кушты... Сәхип абый башта кып кызыл булды, урыныннан торып басты. Миңа калса, хат аның бармакларын пешерә кебек иде. Ник шулай каушады икән ул? Мин аның йөзенә текәлдем. Ул үзе хатны укый, үзенең бите бер агарып, бер кызарып куя, иреннәре кыймылдый. Минем аны беркайчан да мондый кыяфәттә күргәнем юк иде. Сәхип абый хатны укып чыкты да күзен бер ноктага терәп катты. Әллә янында мин барын онытты да инде?! Искәртәсе килеп тамак кырып куйдым. — Зөләйха апа җавап алып кайтырга да кушты. Шактый эндәшми торгач, Сәхип абый көчәнеп кенә ике сүз әйтте: — Җавап булмас... Мин күзләремне челт-челт йомып аңа текәлдем: ничек инде хатны җа вапсыз калдырырга мөмкин, янәсе. Ул янә кабатлады: — Җавап булмас! — Һәм Зөләйха апаның хатын кире миңа төртте. Үзе, кемнәндер качарга теләгәндәй, ашыгып өйгә кереп китте. Инде нишләргә, ничек кайтып Зөләйха апа күзенә күренергә? Бәлки, мин үзем аңа ярдәм итә алырмын? Хатта ни язды икән соң ул? Мин тыкрыкка борылдым. Койма буенда үскән куе кычыткан ышыгында тиз генә хатны укып чыктым «Сәхип җаным! Без иртәгә иртүк китәбез. Мәхәббәтебез хакына ярдәм ит. Миңа синең киңәшең кирәк. Бүген кич очрашу урыныбызда көтәрмен сине. 3». Хат кулымны өтә иде. Мин аны тиз генә кесәмә салып куйдым. Ничек Зөләйха апага кайтып күренергә?! Үзем йөгерәм, үземнең башта кесәмдәге кузналар шикелле дөбер шатыр килеп уйлар сикерешә. Зөләйха апа мине сирень куагы астында көтеп тора иде. Әллә мескенем урыныннан да кузгалмаган инде. Мин атылып бәрелеп килеп туктадым да хатны кире аңа суздым. Дөресен әйтергә көчем җитмәде, күземне да йоммыйча: I — Сәхип абыйны районга чакыртып алганнар, тиз генә кайтмый икән әле, — дидем. Зөләйха апа сыгылып төште. Күзләреннән ике бөртек яшь атылып чыкты. Пышылдап кына: — Насыйп түгелдер инде, — диде. Аннары мине кысып кочаклады да, битләремнән үбеп: — Рәхмәт, Харис энем. Иртәгә без авылдан китәбез инде. Хуш. бәхил булыгыз. — диде һәм яшенә буылып, капкадан кереп югалды. Шундый кызгандым Зөләйха апаны. Йөрәгемне үтмәс кайчы белән телептелеп алдылармыни? Аңа ничек ярдәм итәргә белми гаҗиз булдым. Дөрестән дә аларны иртәгә сөрәчәкләр икән бит. Йөргән егете аны шундый чакта күрергә дә теләми. Нинди кеше була инде бу Сәхип абый дигәнебез?! Бөтен эчемне корт кимерә. Түзәрлегем калмагач, тиз генә Фатихларга йөгердем дә. койма артына посып, ике тапкыр ачы итеп сызгырдым. Бу безнең телдә: «Чык әле, ашыгыч эш бар», — дигәнне аңлата. Мин аңа тиз генә хәлне сөйләп бирдем. Ул һаман үзенекен тукый: — Әйттем бит сөрәләр дип, тәки дөрескә чыкты. — Сөрәләр, сөрәләр... Тапкан бер сүз. — Мин Фатихны үртәп борын тартып куйдым. — Ничек тә Зөләйха апага ярдәм итәсе иде. Бәлки аңа булса да авылда калырга рөхсәт итәрләр. Ник Сәхип абый бүген аны күрергә дә теләмәде икән? Читкә җибәрәсе түгел иде шундый матур кызны... Фатих, ипиен чәйни-чәйни, күзләрен миңа төбәп озак кына эндәшми торды Аннары соңгы кабымын кисәк йотып җибәрде дә әйтә салды: — Үзен дә сөрмәсеннәр дип курыккан ул. Валлаһи, курыккан. — Алайса, Сәхип абый начар кеше булып чыга түгелме соң? — Знамо, шулай! Сатлык җан. Мин аның шундый икәнен элек тә белә идем. Теге чакта сәхнәдән шигырь сөйләгәндә, мин синнән яхшырак сөйләдем. Миңа ул «урта» билгесе куйды, сиңа — «бик яхшы»ны. Сатлык булмаса, шулай эшләр идеме соң? Әй, бу Фатихның теле! Мин ярсып аның якасына ябыштым. — Сәхип абыйны миңа сатылган дип беләсеңме әллә?! Күрсәтәм мин сиңа хәзер күрмәгәнеңне! Без әүмәкләшеп сугыша башладык. Бу юлы мин җан ачуы белән сугыштым. Башка чакта көчләр тигез безнең. Әзрәк әүмәкләшәбез дә бетә. Хәзер мин аны җиргә егып салдым да өстенә мси еп тукмакларга керештем. — Менә бусы Зөләйха апа өчен. Бусы үзем өч. н. — дия-дия тукмакладым. Фатих башын куллары белән каплап чыелдый: — Нәстә син. минем ни га“б«>м бао? Ник Сәхип абый ачуын миннән аласың? Арыдым, туйдым. Ничектер бушап калдым. Без бердәй чирәмгә аудык. Нишләргә икән? Шулай әүмәкләшүдән генә дөнья үзгәрсә икән? Без никадәр генә баш ватсак та бернинди чара уйлап чыгара алмадык. — Әйдә, барып тәрәзәсен ватыйк шул куркак җанның! — И җүләр, аның үз йорты түгел ич ул. Кәҗә Мортазаныкы. «Кәҗә» сине ә дигәнче әттәхияткә утыртыр. Сәхип абый кебек мәми авыз түгел ул. Бәлки әле бер бер чарасын да тапкан булыр идек. Әни бүлдерде. Эзли чыккан, кулында чыбык. — Тиз бул, аш суына. Атаң җаныңны ала синең болай үзиркен йөргән өчен, — дип битәрли-битәрли. өйгә алып кереп китте. Җәйләрен мин болдырда, ачык һавада йоклыйм. Рәхәт ул җәен тышта йоклау. Бүген кисәк кенә уянып киттем. Күрәм: әти киез эшләпәсен батырып кигән дә ишегалды себерә. Эшләпәсен батырып кидеме — ачулы дигән сүз. Кыңгыр салса, эш башка. Ул чагында аның янына барып, бераз тел чарларга, мутланырга була. Тукта, ник болай иртә уяндым соң әле мин? Урам якта шаулашкан тавышлар да ишетелә түгелме? Ә, бүген Зөләйха апалар авылдан китәргә тиеш бит әле. Урынымнан сикереп торган шәпкә урамга атылдым. Чыксам ни күрим: урам тулы кеше! Олысы, кечесе — һәммәсе Зөләйха апалар капка төбенә җыелган. Мин тиз генә аларның ишегалдына ыргылдым. Бөтен абзар-кура лары, хәтта Гатуф абзыйның остаханәсенә тикле шыр ачык. Ишегалларында күркә түгел, сукыр тавык та юк. Пәрдәләрен салдырган тәрәзәләр шәрәләнеп калган. Мин. хуҗаларның кайсын да булса күрергә теләп, ары сугылдым. бире сугылдым. Беркем юк. Димәк, алар төнлә, мин йоклаган арада китеп өлгергәннәр Их. бу йокы дигәнең! Саубуллашмый да калдым бит. Мин аты ♦лып бәрелеп аларның өенә барып кердем һәм шаккаттым: авыл советы пред седателе Миңнулла, сыйрак Сәмигулла һәм биленә наган таккан милиционер күкеле сәгатьне урыныннан кузгатып маташалар. Алар тирәсендә тиле Зәй нулла ярдәм иткән булып өтәләнеп йөри. Шулчак Фатих килеп җилкәмә кагылды һәм колагыма гына пышылдап: Гатуф абзыйлар сөргәнне көтмәгәннәр, төнлә үзләре төянеп киткән нәр, — диде. Гатуф абзый элек эшләгән җиренә Себергә киткәндер, диләр. Әтиләр аларны озатышканнар. Мескен Зөләйха апа авылдан чыкканчы җы- лый җылый артына әйләнеп карап барган. «Сәхибе килеп алып калыр, дип өметләнгәндер, көзгә туйлары буласы иде», — ди әни. Зөләйха апаны кызганып күземә яшьләр килде. Шулчак сәгатьне урыс табуты кебек итеп идәнгә сузып салдылар. Тиле Зәйнаш алар тирәсендә тыпырдап кына йөри. Сәгатьнең пыяласын, рамнарын сыпыргалап куя. Гөл- дериен генә кара әле син, кургашын кузна отканмыни, күркә кебек кукраеп кына йөри. Фатих түзмәде, шыпырт кына барып аның аркасына төртте. «Бик кукрайма, янәсе, әллә кем түгелсең!» Сәгатьне көч-хәл белән өйдән алып чыгып, кабыргалары тырпаеп торган колхоз атының җигүле арбасына салдылар. Аннары сыйрак Сәмигулла нотык тотты: — Җәмәгать, — диде ул тамагын кыргалап, — без менә шулай кулаклардан, байлардан тартып алынган байлыкны ярлыларга бирәбез. Гатуф кулакның мал-туарын да колхоз фермасына илтеп яптык. Бу — ярлы халыкны изеп җыйган байлык. Алар өлеше. Менә сәгатьне Хисамов Зәйнашкә бирергә булдык. Ул авылда иң ярлы кеше. — Иң ялкавы да шул. — дип кычкырды усаллыгы белән дан алган Хәкимә әби. Ул таратып бәйләгән ак яулык өстеннән кама бүрек киеп куйган. бөкресе өстеннән мамык шәл ябынган. Үзе таякка таянган. Карчык, аллага тапшырдык, дигән кебек, тәвәккәл адымнар белән алга- рак чыкты һәм таягы белән сыйрак Сәмигуллага селтәнеп, төкрек чәчә-чәчә сүзгә кереште: — Соң, Гатуф наный кулак булгач, кемгә көн кала?! Аны сөргәнче башта моннан ары атыңны кем дагалыйсын, самавырың тишелсә кемнән яматасын уйлар идең, хәсис! Картлар белән киңәшер идең!? Рәзе Гатуфҗан- ны авылдан сөрергә ярый? Башыгызга тавык мие кунган нәрсәләр! >игэ к>1_ ...ыи, башк .атын-кызлар да шаулаша башладылар. Сәмигулланың тотлыгып калуын күргән милиционер наганына тотынып кычкырып җибәрде: — Разговорчики! Ул шундый каты итеп кычкырды ки, бөтен кеше дерт итеп китте. Хәкимә әби. «Ләхәүлә вә ләкуәтә», — дия-дия лып итеп артына утырды. Безнең өчен дөньяда иң затлы зиннәтле, эче тулы серле әкият булган сәгатьтән аерылу авыр иде. Бөтен бала чага йөгерә-атлый арба артыннан иярдек. Шартлар дәрәҗәгә җитеп кукрайган Гөлдери берүзе утырып бара, җитмәсә, күрдегезме абзагызны дигән кебек, безгә карап-карап ала. Бара торгач, Зәйнашләр ихатасына килеп җиттек. Ихата димәсәң хәтере калыр. Күгәненнән ычкынган җилкапкалар бер якка каерылып, асылынып төшкән. Читәннәре ауган. Өйләре тәмам җиргә сеңгән. Кыскасы, юнь-ябәлә юк бу йортта. Гөлдеринең кыланмышы үзенә күрә генә түгел: атны өйләренең ишеге төбенә үк китереп туктатты. Бай сәүдәдән кайткан диярсең. Ул арада, күкәй салган тавык кебек кытаклап, өйдән аналары килеп чыкты. Өсте-башы каткан. Яулык астыннан чәчләре бүселеп чыккан. Тиле Зәйнаш, улы, хатыны — өчәүләп сәгатьне урыныннан кузгатырга маташып карадылар. Әмма сәгать авыр иде, кузгата алмадылар. Шунда тиле Зәйнаш безгә кычкырды: — Әй, малайлар, яле тотыгыз бер башыннан. Төшерә күрмәгез, бик затлы мал! Тырыша торгач, сәгатьне көч-хәл белән өйләренә сөйрәп керттек. Өй эчләре дә тавык кетәге кебек бәләкәй генә икән. Ярый, хуш, сәгатьне дә керттек, ди. Тиле Зәйнаш аны идәнгә бастырып стена буена куярга маташып карады. Кая инде ул, якын да килми. — Алай икән, — дип сузды хуҗа, — безнең өй тәбәнәгрәк икән моңа. Башындагы келтериен алып куярга туры килер. Балта белән шактый маташкач, Зәйнаш сәгать түбәсендәге кош белән елан сурәтен кыеп төшерде. Тиленеке тилечә дип, безнең әби белеп әйтә икән. Кошын кыеп төшергәч тә сәгать өйгә сыймады. Аңа карап кына Зәйнаш кулга кергән малыннан баш тартамы соң! Ул, үзе кебек үк искереп шомарган кәләпүшен кулына алып, озак кына уйлангандай итеп торды. Аннары: — Болай сыйдырып булмас моны, түбән башын бераз кисәргә кирәк булыр, — диде. Сәгатьне кире ишегалдына алып чыгып, кузлага куйдык. Пычкының бер башын атасы, икенчесен малае тотты. Пычкы тешләре башта сәгатьнең тәненә керми интектерде: сикерә дә чыга, сикерә дә чыга. — Һай, каһәр, — дип тагын сукранды Зәйнаш. Эшләми эшләгәнгәдер, ул шабыр тиргә батты. Ниһаять, пычкы тешләре эз алды. Шул мәлдә сәгать чын чынлап сыкрап куйды. Валлаһи менә! Аның ыңгырашканын мин генә түгел, башкалар да ишетте. Хәтта тиле Зәйнаш үзе дә эшеннән туктап, тыңлап торды. Сәгатьнең җаны бар һәм утын пычкысы белән кискәндә аның тәне авырта иде. Ниһаять, сәгатьнең бер өлешен кисеп төшерделәр. Зәйнаш киселгән өлешен як ягына балта белән суккалап, такталарын каерып ташлады. Үзе: — Кадаксыз эшләнгән, каһәр, бу такталары да бер-бер гамәлгә ярар, — дип сөйләнде. Төбен сәгатькә кире беркетергә булды. Өенә кереп, юан кадак алып чыкты. Тактаны сәгать астына көйләп куйды да чүкеч белән аңа кадак кагарга кереште. Сәгать дерелдәп, чыңлап-чыңлап китә. Маятнигы сап-сары бәләкәй кояш кебек ялтырап хәрәкәтсез ята. Әйтерсең, бездән ярдәм көтә. — Булды бу, хәзер өйгә кертсәң дә була, — диде Зәйнаш. Ул эшеннән бик канәгать иде. Без сәгатьне күтәреп, тагын өйгә керттек. Тиле Зәйнаш аны бер ягы белән сәкегә терәтеп, идәнгә бастырды. Чылбырыннан тотып герләрен күтәрде, маятнигын җибәрде. Әмма маятнигы бер-ике тапкыр гына тирбәнде дә хәрәкәтсез калды. Зәйнаш аны тагын җибәрде, тагын, тагын... Әмма маятник хәрәкәтсез иде. Сәгать тиле Зәйнаш йортында йөреп китәргә теләмәде... Башларны аска иеп, үзебезне никтер гаепле санап өйгә кайтып киттек. Кичен йокларга яткач, авыл яшьләренең гармун уйнап, җырлап узуларын ишеттем: Гафур оста йортын бизи. Челтәрдер кашагасы. Кулак диеп гаеплиләр. Килмидер ышанасы. Зөләйханың сәгать чылбыры. үзәкләрне өзә бер җыры. Мөгаллимнең йөрәгенә Бака оялагандыр, Зөләйхадан качып калган. Ничек оялмагандыр. Зөләйханың сәгать чылбыры. үзәкләрне өзә бер җыры. Бер-ике көннән Сәхип абый авылдан юкка чыкты. Кайберәүләр аны Зөләйхага биргән вәгъдәсен бозганы өчен вөҗданы газаплый икән, халыктан ояла, шуңа авылны ташлап киткән, диделәр. Икенчеләре, ул үзе дә мулла малае икән, шуны белгәч, кулга алганнар, дип тәкърарладылар.Кайсы дөрестер, безнең өчен аның әһәмияте юк иде инде. Әти бөтенесенә йомгак ясап әйтеп куйды: — Андый ышанычсыз кешенең китүе хәерле. Сиздермичә генә сентябрь килеп җитте. Укулар башланды. Уку, мәктәп, уеннар белән мавыгып, күкеле сәгать, Зөләйха апа, аларга багышланган җырбәетләр онытыла башлаган иде инде. Шулай да октябрь башларында безне тагын бик нык дулкынландырган бер вакыйга булып алды. Көннәрнең берендә Тыңкыш Гөлдери мәктәпкә озын сәгать чылбыры алып килде. Тәнәфес вакытында аны кесәсеннән чыгарып, Фатих белән икебезгә күрсәтте. Без өнсез калдык. Зөләйха апаның сәгать чылбыры ич бу! Теге, егетләр җырлаган чылбыр! Зөләйханың сәгать чылбыры, үзәкләрне өзә бер җыры! Тыңкыш аны тырнак асларына кап-кара балчык тулган, атна буе юма ган пычрак кулларында уйнаткалап тора. Бүрәнәгә утырып, ашыкмый гына тәмәке көйрәтүче Гатуф абзый, чулпыларын чыңлатып коедан су алучы Зө ләйха апа. аларның өйләрендә, безне куандырып, сәгать саен моңлы итеп кычкыручы күке күз алдымнан узды, йөрәгем кысылды, тыным бетте. Тыңкыш исә һаман мактаныпмы мактана: — Мин әле аның күкесен дә каерып алган идем, инәй аны тутакайның җылак кызына биреп җибәрде. — Сәгатен нишләттегез? — Аның ише йөрми торган сәгатьне нишләтәсең ди. Әтәй Карамалка урысына ярты пот бодайга алмашты. Мин сәгатьнең тәненә пычкы кисеп кергәндәге сыкрау авазын кабат ишеткәндәй булдым. Башым әйләнеп китте. Йодрыкларым үзләреннән-үзлә ре йомарланды Күрәм, Фатихның да төсе качкан. Бик каты ачуы килгәндә шулай була ул. Үзе илтифатсыз гына булырга тырышып, Тыңкышка эндәшә: — Чылбырын да алмашмыйбызмы соң? Фатихның юри, аны мыскыл итеп сораганын Тыңкыш хәтта сизмәде дә, күзләре үк очкынланды: — Нәрсәгә? Фатих бераз уйланып торгандай итте һәм, кинәт борылып, Тыңкышның борын төбенә йодрык төртте: — Менә моңа! Тыңкыш, кинәт аңына килеп, мәктәпкә таба йөгерде. Мин аны бер сикерүгә куып җитеп, егып салдым: — Монысы — күкеле сәгатьне ватканыгыз өчен... кеше малына хуҗа булганыгыз өчен. Зөләйха апа өчен... менә монысы — сәгать чылбыры өчен... Фатих катышмады, карап кына торды. Безнең авылда бер малайга каршы ике малай сугышу юк. Гөлдери: «Әтигә әйтәм, әтигә әйтәм», — дия-дия тарткалашты. Үзе чылбырны мәңге каерып алмаслык итеп кулына чорнаган. Талыйлар дип уйлый ахры. Ник кирәге бар безгә ул чылбырның? Безгә гаделлек кенә булсын! ...Кичен безгә укытучы Кәрим абый килде. Фатихның әтисе дә керде. Алар өчәүләп түр якта ни турындадыр озаклап сөйләштеләр. Хәерлегә түгел инде бу. Укытучы безнең Тыңкышны кыйнаганны әйтергә килгәндер. Мин, ничек тә әнинең күңелен күрергә теләп, алгы якта кайнашам. Иә чыбык чабык җыеп керткәндәй булам, йә (гомер булмаганны) идәнне себергәндәй итәм. Тиз генә кәҗәгә печән дә салып кердем. Әти чыгып арт санны укыта башласа, әнкәй шундый игелекле улын якламый калмас! Бераздан әти кунакларны озата чыкты. Иөзе болай тыныч, алай шомлы нәрсә сизелми. Эчкә бераз җылы йөгерде. Әти өйгә әйләнеп кергәч тә иңемнән кочаклап, мине сәке кырыена утыртты, авыр кулын җилкәмә салды. — Ник Зәйнаш малаен кыйнадыгыз? — дип, туп-туры сорады. — Зөләйха апаларның сәгать чылбырын күтәреп йөрмәсен икенче. — Шул бер чылбыр өчен сабакташыгызны кыйнадыгызмы? — Чылбыр өчен генә түгел. Ник Гатуф абзыйларны авылдан сөрделәр? Ник аларның күкеле сәгатен тиле Зәйнашләргә бирделәр? Ник? Гатуф абзый кулак түгел ич ул! Болар соңгы вакытта җавап таба алмый интектергән сорауларым иде. Аларны бер-бер артлы әтигә тездем. Әти минем җилкәмнән сыйпагандай итте: — Дөресен әйтәсең, улым, Гатуф абзый кулак түгел, үз кул көче белән көн итүче кеше иде. Борчылма, кайда да югала торганнардан түгел ул Гатуф абзыең. Дөньялар үзгәрми булмас. Гаделлек өскә чыгар. Күреп торырсың. Гатуф абзыең монысыннан да шәбрәк күкеле сәгать алып кайтыр әле менә. Зәйнаш мал кадерен белә торган кеше түгел ул. Шулай да малаена тимә син аның. Сугышып йөрү егетлек түгел. Әти артык бер сүз дә әйтмәде. Мин ничектер тынычланып калдым. Әтинең салмак тавышы, җилкәмә салган көчле кулы, мине үзенә тиң итеп, салмак сөйләшүе киләчәккә ышаныч, өмет булып күңелемә ятты.

Реклама