Адәм әүлиясе

МОНОЛОГ

Була бит ул алла каргаган бәндәләр: Анысына, монысына бәйләнәләр... Азгын канлы ала каргалар шикелле, Кар-кар килеп, баш очыңда әйләнәләр. Әкәм-төкәм чокынып, чүплектә алар Чурт-чураман чәйнәп сару кайнаталар, Кирәк-кирәкмәгән җиргә һаман тыгылып, Бер дә юкка авыз-борын канаталар. Нигә кирәк, кар-кар килеп, борын тыгу, Нигә кирәк бүрәнәдән бүре куу? Белер-белмәс эт өрсә — буран китерә. Белгәнеңне үзең белеп, кирәк тыну. Өс-баш тишек, тамагың ач булса — бер хәл. Көрлеккә шул чыдый алмый кайбер халык. Бездәй, менә, тәүфыйк, әдип иясеннән, Шөкер кылып, яши белми үрнәк алып. Сукыр бул син, барын-югын күрмә бер дә. Мәҗнүн бул син, юләрлеккә башың салып. Боздай бул син койрыгың шомалыкта, Бозау бул син, кирәк җирдә, бул син сарык! Кызу гына канлы булма кояш кебек, һәрвакытта салкын канлы кыш бул, суык... Ашыгып син, кабаланып капсаң өрми, Кабуың бар, януың бар пешеп куеп! Уйна да көл, әртистлән син, клоунлан. Чын йөзеңне яшерүче битлектән бул. Әрсезлектә әверел эт каешына. Кирәк чакта, кемгәдер бул, бил бөгеп, кол! Чукрактан да чукрак бул син әрләгәндә, Тыңлаучан бул, тик булма ишәк киресе... Ачкүз бул син, комагай бул комсызлыкта. Чыдамлыкта — чыдам бул нәкъ эт тиресе! Әдхэт СИНУГЫЛ (1935) — шагыйрь, татар һәм кырым-татар телләрендә денья күргән берничә шигырь китабы авторы. Тәрҗемә өлкәсендә дә эшли. Ташкентта яши Каргалар карары мәсәл Серле, шау-шулы карурман Җырдан тынып калганда, Чәчәкләрнең, күңеле тулып, Яше чыкка тамганда: - Җитте, бу эш түгел! — дигән Былбылга шулчак Карга.- Сине генә тыңлап торсак. Акылдан язар бар да. Тел озайтма! Телдән дә юк агу-зәһәр! Күп сүз — юк сүз! Күп сөйләшмә, бирми сөт сүз. Кулың юа алмаганны — телең юсын. Дуганы да, кирәк икән, диген син төз! Туры сүзле үгез күзне итмә һич үз, Ерак йөре андыйлардан, тиз чөер йөз. Күрер өчен бирелгән булса да ул күз, Еш күренмә хуҗаңа син бик күзгә-күз. Кирәккәннең кырык кылын яр кырыкка, Иш иткәннең ишәге бул, бул дөясе... Фәкать күндәм җанлы булган адәм генә Була ала, миндәй, адәм әүлиясе! «Алла бабай» белән әңгәмә Мин камырдан яратылмаган ич... Түгел пәйгамбәрләр нәселеннән. Газраил дә, Иблис тә түгел мин, Мин адәми бер зат нәсәбеннән. Адәм булып туган өчен генә, Гөнаһлымын икән җирдә нигә? Фани дөнья — тоташ таплы дөнья, «Теге дөнья» — пакьле дөнья менә! Син бит, ходай, тугрыга өндисең, Үзеңнең гел тугрыданмы юлың? Ник яраттың гөнаһ кылыр итеп — Азгын итеп, җиргә барча колың? Диндармы без, динсезме без-юләр, Болай диләр бердәм барлык диннәр: Газап өчен сезнең туган җирләр. Җир астында көтә оҗмах, түрләр! Оҗмахыбыз, үлгәч, кара гүрләр... Оҗмахны соң кем күргән берәр?! Дөньялыкта буйсын, булып коллар, Хур кызларың йорер уңда-сулда. План да юк анда, стимул да... Буйсынмасаң, җәһәннәмгә юллар! (Кол булганга, оҗмахка юл ачык, Адәм заты, шунда тизрәк ашык!). Җир астында, никтер, җәннәт, бәхет? Җир өстендә булсын иде тәхет! Нигә шунда яратмадың, ходай. Тәмугын да җир өстендә, кулай? (Янганнарны күрсәк әгәр шулай, Булмас иде гөнаһ җирдә болай!). Белмим, нигә рөхсәт иткәнсеңдер Хур кызларын, хур итеп, кочарга... Хур кызларын гөнаһ түгел кочу, Җир кызларын ник гөнаһ кочарга?! (Бәндәң генә микән инде, ходай, Үзең дә бик камил түгел бугай?) Син ничектер... Әмма туган җирдә Ал-ял белми алга барабыз без! Җир йөзендә камиллекне яклап, Көрәшәбез, Алла бабабыз, без! Дуңгыз — Сарык абзарында мәсәл Дуңгызның башы уйлардан гарык... Куркуга калды аңардан Сарык. Тирләде-пеште, коелып төште, Кыюлык өчен ул нидер эчте. Шундый зур кунак, уен эш түгел: Калуы бик бар юк-бардан күңел. Мәш килде Сарык, йөзе бик арык, Сый-хөрмәт итте Дуңгызны, арып. Бушангач берчак дәхи күп шешә, Кәефләр килеп, тел көрмәлешә: «Мин, Сарык, гарык синең сыеңнан, Корсак шартлардай, туйдым, муеннан!» (Шулвакыт Дуңгыз, мырык-мырык килеп, Тау ишелгәндәй, куйды төчкереп). «Ләкин, белмим, ник синең юк мөгез, Мөгезсез Сарык булмый, ди, симез. Яшисең үзең, болай, бик белеп. Тик тирең юка, целлофан кебек! Туның тун түгел, минем тун нәфис. Юеш борын син, белсәң, йонтәпис!» Бәйләнә Дуңгыз, кунак булса да: «Кертмәдең,— ди ул,— ягып мунча да! Апара белән,— дип ул белдерә,— Сыйламавың да нидер сиздерә...» ...Дуңгызга вәгазь уку керми дә... Дуңгызлыгын, тик, итсен өендә!

Реклама