МӘРҖАНИ ҺӘМ ГАРӘП ФИЛОСОФИЯСЕ

 

Гаять зур һәм күпкырлы бу проблеманың без бер ягына гына тукталырга булдык. Бер яктан ул татар халкының күренекле галиме һәм фикер иясе Шиһабетдин Мәрҗанине фәлсәфи фикер тарихчысы буларак күз алдына бастырырга ярдәм итсә, икенче яктан ул гарәпмөселман мәдәниятен өйрәнүче хәзерге заман галимнәре өчен дә гыйбрәтле Атап әйткәндә, без үз халкының культурасын өйрәнүче татар галименең Көнбатышның ориенталистика (ягъни Шәрыкны өйрәнү фәне) казанышларына мөрәҗәгать итмәгән хәлдә моннан берни дә югалтмавын гына түгел, ә киресенчә. Көнчыгышның философик фикерләре турында Европа стереотипларына бәйле булган хаталардан азат буларак, кайбер мәсьәләләрдә Көнбатыш ориенталистикасын тулы бер гасырга узып китә алганлыгын күрсәтмәкчебез 1899 елда Казанда В М Ключников басмаханәсендә Россиядә иң беренчеләрдән һәм шул ук вакытта урта гасыр гарәп-мөселман философик фикере тарихы буенча иң төпле хезмәтләрдән булган китап басылып чыга Ул — «Мөгътәзилиләр ислам дине өлкәсендә догматик-тарихи тикшеренү- дип атала Аның авторы күп еллар Россиядә, шул җөмләдән Казанда да яшәгән һәм хәзерге көндә Палестина гарәп халкының горурлыгы саналучы палестиналы гарәп Пантелеймон Жузе була Ул урта гасыр гарәп-мөселман культурасында бу рационалистик юнәлешнең чәчәк аткан чоры турында язганда мөгътәзилиләрнең хөр фикерлеге үсешендә әл-Мәэмүн хәлифәнең (813-833) уңай роль уйнавын аеруча басым ясап күрсәткән ■ Бу мәгърифәтле хәлифә, — дип язган П Жузе, — мөгътәзилиләр доктринасын ачыктан-ачык кабул итү белән генә чикләнми, ә бәлки үзенә буйсынган барлык кешеләрнең дә аның белән бер үк дини карашта булуын тели Бу максатка ирешү өчен ул. табигате белән бик тәвәккәл кеше буларак, берни алдында да тукталып калмады Аның вакытында мөселман дөньясы беренче тапкыр дини инквизиция оештырган трибуналлар белән танышты, аның вакытында, шулай ук беренче тапкыр, мөгътәзилиләр сектасы эзәрлекләнүче дини мәзһәптән эзәрлекләүче һәм дәүләт дине булып әверелде Кыскасы, аның идарә итүе мөгътәзилиләр сектасы һәм гомумән гарәп цивилизациясе өчен дә гарәп хәлифәлеге тарихында башка бер тапкыр да кабатланмаган алтын гасыр иде Мәэмүн бу мәзһәпне яклавын шул кадәргә җиткерә ки. аның иң төп догматларыннан берсен — Коръәннең илаһи яратылышын дәүләт догматы дип таный һәм бар кешегә дә «Бу догматны танымаучы дәүләт җинаятьчесе буларак җәзаланачак- — дип игълан итә Моның гади өркетү генә булмаганлыгын яңа догматны танырга теләмәгән традиционистларның ташкын булып аккан каннары ачык күрсәтеп тора»1 Югарыда китерелгән өзектә П Жузе үз карашларын түгел, ә мөгътәзилиләр тарихына карата Европа фәнендә гомум кабул ителгән фикерне бәян итә Бу караш совет фәнендә. Шәрыкны һәм исламны өйрәнү фәнендә дә ныклап урнаштьг Шуннан чыгып Мәэмүн һәм аның ике варисы вакытында хәлифәлектәге идеологиянең торышы турында бик җитди нәтиҗәләр ясалды Мөгътәзилиләр кеше ихтыяры азатлыгының эзлекле тарафдарлары буларак, ул дәвердә хәлифәлектәге идеологиянең торышы турында шушындый нәтиҗәгә килделәр «Ихтыярның азатлыгын тану һәрбер кешене үз эшләре өчен тулысынча җаваплы итте. Алла аларның бердәнбер сәбәпчесе булудан туктады Шуңа күрә феодаль изү көчәю шартларында антифеодаль хәрәкәттә катнашуАртур СӘГАДИЕВ (1931 елда туган) — философия фәннәре докторы, СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты өлкән фәнни хезмәткәре. Мөселман Көнчыгышында философия тарихы мәсьәләләре белән шөгыльләнә Берничә монография, күпсанлы мәкаләләр һәм гарәп теленнән тәрҗемәләр авторы Мәскәүдә яши Г чыларга карата җәзалау чараларын тагын да кыюрак һәм рәхимсез рәвештә кулланырга мөмкинлек туа. Хакимлек итүче рстен катлауга халыкны, баш күтәрүчеләр хәлифәгә һәм феодалларга каршы алла тарафыннан алдан билгеләп кую нәтиҗәсендә түгел, ә бәлки үз ихтыярлары белән көрәшәләр, дип инандыру кирәк иде халык массаларыннан алланы изүчеләргә каршы көрәшнең беренче сәбәпчесе итеп күрсәтү мөмкинлеген тартып алу кирәк иде-' 1 Ләкин мондый фикерләр бернинди дә фәнни кыйммәткә ия түгел. Чөнки мөгътә- зилиләр доктринасын беркем дә хәлифәлекнең «рәсми дине»нә әверелдермәгән, мөгь- тәзилиләр теологларны хәлифәгә тугрылыкта сынаучы инквизициянең инициаторлары да булмаган, ихтыяр азатлыгы турында тәгълиматны Мәэмүн кабул итә алмаган, чөнки ул җәббарит, ягъни кешенең эш-гамәлләре тышкы көчләр тарафыннан тулысынча алдан ук язылып куелган дигән тәгълиматның тарафдары була Ул тәгълимат буенча Мәэмүн һәм дә аның ике тәхет варисына тугрылык критерие сыйфатында бары тиң бер генә положение — Коръәннең илаһи яратылышы гына каралган була. Ку положение мөгътәзилиләр хезмәтләрендә генә теркәлмәгән дип әйтеп булмый Мәсәлән, бер үк вакытта җәббарит һәм мөрҗит булган Бишр әл-Мариси да шундый ук карашта торган Әгәр дә хәлифә әл-Мәэмүннең бер үк вакытта җәббарит. мөрҗит һәм Коръәннең илаһи яратылышы тарафдары икәнлеген искә алсак, аның мөгътәзилиләргә карата булган мөнәсәбәте һәрвакытта да уңай булмаганлыгын күрербез Бишр әл-Марисиның ташмаңгай догматикларны эзәрлекләүгә бик җитди сәбәпләре булганлыгын да искә алыйк, чөнки нәкъ менә алар, догматиклар хәлифә Һарун әр-Рәшид чорында аны Коръәннең илаһи яратылышы турындагы карашта торганлыгы өчен төрмәгә ябалар, Шулай итеп. 819 елда Багдадка кире кайткан мәгърифәтле хәлифә әл-Мәэмүннең якын кешесенә әверелгән Бишр әлМарисиның әлеге инквизицияне башлап җибәрүче булганлыгына бернинди дә шик калмый Европа галимнәре мондый нәтиҗәгә бары тик соңгы елларда гына килә башладылар. Кәлямнең. ягъни догматик дини тәгълиматның чәчәк аткан дәвере турында традицион күзаллауларны тар-мар итеп Ван Эсс катгый рәвештә болай дип белдерде: «Әл-Мәэмүн мөгьтәзили булмаган. Инквизицияне оештыруда хәлиткеч роль Бишрга кайтып кала»1 Күренекле ислам дине белгече Монтгомери Уотт та бу фикер белән килешә2 3 4 5 6 7 Әгәр дә узган гасырда Казан зыялыларын Болакның ике ягына аерган читләшү стенасы булмаган булса, атаклы палестиналы галим П. Жузе Европа фәнендә бары тик XX гасырның икенче яртысында гына ачыкланган нәрсәләрне бәлки шул ук вакытта. XIX гасырның икенче яртысында белгән булыр иде Ә бит Ван Эсс күренекле татар мәгърифәтчесе һәм галиме Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның даирәсенә күптән билгеле булган хакыйкатьне бары тик яңадан ачучы гына. «Инквизицияне башлап оештыручы Бишр булган». — ди Мәрҗани. бик кыска һәм ачык итеп, үзенең -Вафият әл-әсляф вә тәхият әл-әхляф» («Бабайларның үлеме һәм киләчәк буыннарга бүләк») исемле, гаять дәрәҗәдә кыйммәтле алты томлык кулъязма әсәрендә" Ә хәзер икенче мисалга мөрәҗәгать итик. Тарихи-философик әдәбиятта урта гасыр гарәпмөселман философиясенең төп юнәлеше булган перипатетизмның эзлекле үсеше 1037 елда Ибне Сина үлгәннән соң тукталып кала һәм алга таба эволюциясендә бу юнәлеш мөселман Көнбатышында — Әндәлүсия һәм Мәгъриптә яшәгән гарәп фикер ияләре иҗатына бәйләнгән, дип раслау таралган. Шуның белән бергә әл-Кинди. әл-Фә- раби. Ибне Сина, Ибне-Баҗҗа. Ибне Туфейл һәм Ибне-Рөшд Көнчыгыш перипатетиз- мының иң күренекле вәкилләре булып санала Әмма Ибне Сина үлгәннән соң Шәрык философиясенең үсеш тарихы белән танышу, монда перипатетизмның мөстәкыйль философик юнәлеш булып XI һәм XII гасырда да яшәвен дәвам итүен күрсәтә Мәсәлән. Гали ибне Зәйд әл-Бәйхакиның (1169/1170 елда үлгән) атаклы биобиблиографик әсәре • Татимат сиван әл-Хикма» белән җентекләбрәк танышканда Ибне Сина һәм әл-Бәйхаки дәверләре арасындагы заманда мөселман дөньясының Көнчыгышындагы перипатетик философия эзлекле рәвештә бер-берсенә бәйләнгән һәм ким дигәндә дүрт буын галимнәр иҗаты белән билгеле булуын һәм алар арасында Ибне Сина белән бәйләнеш өзелмәвенә соңгысының шәкерте Бахманйар ибне Марзубанның роле зур булуы ачык- 2 Жузе П Мутазилиты Казань 1899. 67 6 ! Крывелев И А История религий Т 2 М 1976. 218 6. Петрушевский И П Ислам в Иране в VII-XIV вв Л 1966 210 6 ■’ Беляев Е А Мусульманское сектантство М 1957. 43 б; Крывелев И Л Күрсәтелгән хезмәт 216 б ‘Van Ess J. Dirar b Amr und die gahmiyya — Der Islam. 1967. № 43, S 34 ' Monlgomei> Mall W the formalise period ol islamis tnoighl Edinburgh 1973. p 197 7 Маржами Ш Вафият әл-әсләф вә тәхият ол-әхляф Т 2. 174 б — Казан дәүләт университеты Фәнни китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге № 610 Мәржанинек бу фикеренә сүриялс марксист Т К. Ибраһим ла игътибар яткан Кара Ибрагим Т К Философия калама (V1II-XV вв ■ Аптореф дисс доктора философских наук М 1984. О б. лана Бахманрар белән язышканда Ибне Сина аңа хөрмәт белән, үзенең -хуҗасы һәм башлыгы-на (Мавла'и ва ра'иси) эндәшкән кебек мөрәҗәгать итә Һәм бу гыйбарә — фарсыча «кийа раис— Бахманйарның мактаулы кушаматына әверелә" Ул гыйбарә аңа карата, философик мәктәп юлбашчысы Ибне Синага бирелгән мактаулы кушамат- исем Баш шәйх» кебегрәк кулланылган дип әйтергә мөмкин Әмма Бахманйарның урыны һәм роле мөселман дөньясының Көнчыгышында философия үсеше тарихында эзлеклелекне саклау һәм дәвам итү белән генә чикләнми Гасырлар буе. һәм әйтергә кирәк XIX йөзгә кадәр Бахманйар хезмәтләре философик белемнәрнең мөһим чыганагы булып хезмәт иттеләр Беренче чиратта бу аның «Әт-тәхсил» исемле энциклопедик әсәренә карый Автор сүзләренә караганда, бу хезмәтендә ул Ибне Сина тарафыннан үстерелгән философик тәгълиматның төп эчтәлеген ачып сала" Мөселман Көнчыгышында зыялыларның философик белемнәрен үстерүдәге әһәмияте ягыннан бу китапны Ибне Синаның «Китаб аш-шифа-сы белән чагыштырырга мөмкин1" Ш Мәрҗанинең атап үтелгән хезмәтендә мөселман Көнчыгышы философиясе тарихында күренекле урын алып торган Бахманйар иҗатының объектив әһәмиятенә лаеклы бәяләмә бирелә Анда Бахманйар философия фәне өлкәсендә Ибне Синаның иң эзлекле фикердәше буларак тасвирлана. Бахманйарның башка галимнәрдән үткен акыллы, кыю фикерләре, язучылык осталыгы белән аерылып торуы билгеләп үтелә • Вафият әл-әсляф -ның кереш өлеше булган -Мөкаддимә. китаб вафият әл-әсляф вә тәхият әл-әхляф- (Казан, 1883. 333-334 б.) исемле хезмәтендә Ш Мәрҗани урта гасыр гарәп-мөселман философиясенең иң күренекле вәкилләрен санаганда -Алар арасында иң бөекләре Әбу Наср әл-Фәраби. Әбу Гали Ибне Сина. казый Әбу-л-Вәлид Мөхәммәд ибне Әхмәд ибне Рөшд һәм Бахманйар ибне әл-Марзубан-, — дип яза. Моннан тыш. Мәрҗани үз хезмәтләрендә Бахманйарның философик фикернең күренекле ядкаре булган -Әт-тәхсил» исемле хезмәтенә еш мөрәҗәгать итә Шулай итеп Бахманйарның фәнни мирасына күренекле татар галиме тарафыннан бик югары бәя бирелә Әмма моңа капма-каршы буларак. Көнбатышның тарихи- философик әдәбиятында Азәрбайҗан философының фәнни мирасын гына түгел, хәтта исемен дә күрмәмешкә салыналар Бу — Көнбатышның философия тарихы фәненә хас булган европоцентризм белән аңлатыла Философия тарихы мәсьәләләре белән шөгыльләнүче Көнбатыш галимнәре элек-электән үк гарәп-мөселман философиясе традицияләренең урта гасырларда һәм Яңарыш дәверендә Европаның философик фикере формалашуына йогынты ясавы ноктасыннан карап, аның шул хакта хәбәр итүче сәхифәләренә генә игътибарны юнәлттеләр Күпгасырлы гарәп-мөселман философиясе тарихының башка сәхифәләре ул галимнәрне кызыксындырмады һәм шуңа күрә алар күләгәдә калдылар Мөселман Көнчыгышында философиянең үсеше Ибне Синадан соң тукталды дигән катып калган фикер, икенче бер ялган стереотип белән — янәсе, әл- Газали мөселман Көнчыгышында философик фикергә кабер казучы булган дигән уйдырма белән ныгытылды. Бу мәсьәләдә барлык нечкәлекләргә кереп тормыйча, без Багдад хәлифәлегенең әл-Мәэмүн дәверендә мөгьтизилиләр тәгълиматының роленә Европа тикшеренүчеләре биргән бәядәге хаталар да ул галимнәрнең европоцентристик карашларыннан килеп чыккан дип әйтә алабыз Шулай итеп югарыда карап үтелгән мисалларның икесе дә урта гасыр мөселман философик традициясен, аның үз мәдәнияте җирлегеннән аерып алып өйрәнүдән килеп туган ялгышлар икән Бахманйарның энциклопедик хезмәтен өйрәнү Ибне Синаның дөньяга карашы турында тулырак, төгәлрәк мәгълүматлар алырга ярдәм иткән кебек, Ш Мәрҗани һәм аның даирәсе тарафыннан кәгазьгә теркәлеп калган тарихи-философик мәгълүматлар да безнең өчен теге яки бу мәсьәлә турында Көнбатышның философия тарихы фәне хәбәр иткән мәгълүматларга караганда кыйммәтлерәк булуы мөмкин Шуның өстенә ул замандагы галимнәр карамагында, кагыйдә буларак, кулъязма чыганаклар, хәзерге вакытта Көнчыгышны өйрәнүче галимнәр кулында булганга караганда күбрәк булганнар Ул кулъязма чыганакларның кайберләре хәзерге вакытта фән өчен бөтенләй югалган Әлбәттә, без Көнбатышның тарихи-философик яки Көнчыгышны өйрәнү фәненең әһәмиятен һич кенә дә кечерәйтеп күрсәтергә теләмибез Ул фәннең югарыда телгә алынган Көнчыгыш галимнәре мәгълүматларына караганда бәхәссез өстенлекләре дә бар. чөнки Көнбатышның философия тарихы фәне урта гасыр мөселман филосо7 Масса ил са’ала анха Бахманйар ва иджабат аш-шайх «р-ри'ис Абу Али Ибн’Сина Үзбокстан ССР Фәннәр акждениясенек Канчыгышны ейрәхү институты китапханәсе, N» 2385, 102 6 « Низами Арузи Самарканда Собрание редкостей или Четыре беседы М 1963. 12? б ч Бахманйар ал-А.зербайджани Ат-тахсил (Познание! Кн I Баку 1983 14 б 1® Corbin Н За philosophic iramennc islamique апх el XVIII Medes- Paris 1981 passim фиясен киңрәк контекстта һәм концептуаль яктан да тулырак итеп тикшерә Шул •ук вакытта, әгәр дә мөселман Көнчыгышы философик мирасын өйрәнүче урта гасыр философиясе тарихы фәнебез, бу өлкәдә Көнбатыш фәне бәяләмәләрен тәнкыйть күзлегеннән үткәреп, үзенең тәүге практик адымнарын ясый икән, аның өчен эмпирик материалны җыю һәм анализлау иң беренче дәрәҗәдәге мөһим эш булып тора Ә ул материалның шактый өлеше мөселман дөньясының төрле почмакларында яшәп иҗат иткән галимнәрнең философик хезмәтләрендә теркәлеп калган һәм өлешчә тикшерелгән Күренекле татар галиме, тарихчы һәм фикер иясе Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләре дә әнә шундый

Реклама