ИДЕЯ БИТ УЛ, ИДЕЛ БИТ УЛ!..

Кадерле иптәшләр, дуслар! Идел буенда яшәүчеләрнең куп санлы тәкъдимнәре һәм журналистлар, язучылар, галимнәр, юристлар, культура эшлеклеләре, башка һөнәр ияләре тарафыннан чакырылган оештыру конференциясе карары белән, Иделне коткару җәмәгатьчелек комитеты оештырылды Аның Программасы һәм Уставы расланды » Бу юллар — Мәскәүдә оештырылган әлеге комитетның халыкка Мөрәҗәгатеннән алынды Мәгълүм ки, Идел — тереклек чыганагы буларак, бу төбәктә яшәүче һәркем өчен кадерле елга Шунлыктан аның иминлеген, киләчәктә дә мул сулы саф елга булуын тәэмин итү өчен көрәшкә күпләр күтәрелде Минем аңлавымча, язучылар, журналистлар да бу юлда Көчкуәтләрен, сәләт һәм активлыгын кызганмаска тиешләр Язучы Г Паушкин мәкаләсе — журналдагы беренче карлыгач

Марсель ЗАРИПОВ, язучы, Татарстанның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Советская Россия» газетасының үз хәбәрчесе, «Иделне коткару җәмәгатьчелек комитеты» члены

 

Элек монда иксезчиксез болын җәйрәп ята: күз карашы гына җитәрлек түгел. Иделнең буеннан-буена сузыла, әллә кая офыкларга китеп, зәңгәрләнеп тора иде Язын елга ярларыннан чыгып ташый башласа, бу киңлекләрне су баса, көзгедәй яссылыкта, бөдрә талларның, бәләкәй калкулыкларның түбәләре генә күренеп кала Май ахырларына исә барысы да үз урынына кайтып төшә елганың кысалары ачыклана, язгы су керенгән болын яшеллеккә күмелә. әрәмәлекләрдә сайрар кошлар хакимлек итә башлый Иделнең сулъяк ярында исә күлләр тезмәсе хасил була Күлләргә үрдәкләр, киек казлар, челәннәр хуҗа. Ә Идел өстендә — акчарлаклар. Ни эзлиләр, үзара ни хакында гына «чөкердәшеп" бетерәләрдер91 Тавышларына, чикылдашуларына чик-чама юк1 Яр буйларын камышлы сазлыклар - саклый Шуңа күрә бу тирәләрдә кеше-кара бөтенләй юк диярлек Ара-тирә ялгыз балыкчыларны гына очратырга мөмкин Алар- ның, кармакка күз тегеп, көннәр буе утыруы тулысынча аклана кәрәкә дә. кызыл канат та, чуртан, хәтта җәен дә эләктерәләр Августта әрәмәлекләр ягыннан хатын-кыз чыр-чуы ишетелә башлый Гаҗәп түгел Алар карлыган, кара кура җиләге, бөрлегән җыя Бераздан гөлҗимеш, миләш, мүк җиләге өлгерә Бу якларда туып үскән егет, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты РСФСРның атказанган урман беЛгече Николай Напалков миңа болай сөйләгән иде — Заманында Иделнең сулъяк яры. Тәтештән алып Кама Тамагына кадәрге төбәкләр. иксезчиксез болыны белән дан тотты Язын бу киңлекләр су дәрьясы астында кала, соңрак анда котырып үлән үсә Бер тиен чыгымсыз үскән печәнне гектарыннан 65 әр центнер җыйганнар Кама Тамагында печәнне тыгызлап көлтәгә бәйләгәннәр Э Аннан армиягә озатканнар Бөтен кавалерияне асрарга җиткән ул Шул байлык хәзер мәңгелеккә су астында калды Кызганыч, һай. кызганыч' — Әңгәмәдәшем тирән сулап алды.— Зур су илдәге балык байлыгын арттыруга ярдәм итәр дип уйлаганнар иде Анысы да көткәнчә булмады Июль айларында Идел, бичара. • чәчәк ата» башлый Әлеге су астында калып, быкырдыкка әйләнгән болыннарда исәпсез-сансыз суүсемнәр котыра Балык һәлак була Элек монда мәрсин балыгы да бик күп үрчи иде 1921 елда Тәтеш балыкчылары җәтмәсенә җитмеш ике (!) потлы кырпы балыгы эләккән Аны ярга сөйрәп чыгарыр өчен атлар алып килгәннәр Ул балыкның баш сөяге Казан университетының зоология музеенда саклана Шула-ай. — дип сузды галимем — Иделнең күп кенә байлыгы музей экспонатына әйләнеп калды Иделнең киңлеге. урыны-урыны белән, егерме чакрымга җитә Су өстендә өзлексез җил уйный, дулкыннар ярны кимерә дә кимерә Галимнең сүзләрендә хаклык зур иде Су. проектта билгеләнгәнгә караганда, күбрәк мәйданга җәелде Тирә-юньдә тереклек итүче җир-су хайваннарыннан бакалар су күселәре, җизбаш еланнар юкка чыкты Алар авыл хуҗалыгына зыян салучы күп кенә корткычларга каршы көрәшә иде Ә аларның үзләре белән Идел өстендә очучы кошлар тамак туйдыра иде Шул рәвешле бер һәлакәт икенчесенә килеп ялгана Элек-электән Иделне туган йорты иткән кош- кортлар 1956 елда күзгә күренеп кими башлады Изге урын буш тормый, дигәндәй, затлыларны тилгән, диңгез бөркете кебек ерткыч кошлар алмаштырды Алар болай да хәлсезләнгән балыкларны кыра Балык исә Идел суының ясалма чигенешләренә түзә алмыйча хәлсезләнә Күбесенең уылдыгы ук һәлак була Идел-Кама тыюлыгының Саралы мәйданы — фәнни-тикшеренүләр өчен алыштыргысыз урын Монда СССР Фәннәре Академиясенең Казан биология институты үз лабораториясен оештырды Галимнәр урман, болын һәм судагы тереклекнең гаҗәеп дөньясын өйрәнәләр Аларның күзәтүләренә караганда. Иделнең элекке ярларын су белән күмдерү нәтиҗәсендә, күп кенә җан ияләре бөтенләй һәлак булган Арадан бик сирәкләре генә яңа ярларга күчеп, ияләнеп китә алган Кызганычка каршы, бу ярларның чиге һаман үзгәрә тора Аны дулкыннар да ишә. җил дә какшата, көчле җил белән очып килгән ком бөртекләре дә яр буендагы үсемлекләр дөньясына тискәре тәэсир итә икән һәр өч ел саен алып барыла торган фотодәлилләр сулъяк ярның тәмам .пеләшләнеп» калуын һәм бу күңелсез хәлнең өзлексез дәвам итүен раслыйлар Галимнәр шундый нәтиҗә ясады Иделнең болынлы ярларын су астында калдыру үз-үзен һич тә акламаган, киресенчә, зур материаль югалтуларга китергән Өстәвенә, су төбенә дуен утырып, Иделнең сафлыгына һәлакәт яный башлаган Хәтердә әле без бик яратып ял итә торган -Обсерватория - тирәсендә элек искиткеч чиста күлләр тезмәсе иде Куе таллар арасында әллә кайдан ялтырап күренә торганнар иде Комлы утрауларында озын тәпиле, чәрелдек тавышлы шөлди-кошлар патшалык итә. акчарлаклар белән -әрләшәләр- Раифа урманнарына барып тоташкан күлләр Сумка елгасына елышып яшәде Елга әллә кайдан каруман эчендәге саф сулы чишмәләрдән башлана, алга киткән саен, кыюлана, киңәя, тирәнәя бара Аннары балыкчыларның иң яраткан сулыгыннан саналучы Олы күлгә коя иде Әле сулъяк ярны су баскач та, беренче карашка, күңелне тынычландырырлык таяныч»лар бар иде кебек Проект дигәннәренә -каршы килеп- булса да. Идел итәгендәге кайбер урыннар, серле утрау хәлендә, суга күмелми калды Балыкчылар, аучылар бу утраучыкларны сырып ала торган иде Гап-гади ишкәкле көймәләргә утырып. һичнинди шау-шусыз гына утрау читенә килеп чыгалар Куна калсалар, палатка корып куялар Вакыты җиткәч, төялеп китеп тә баралар Әмма утрауларның мондый тыныч рәхәте озакка сузылмады Беренче булып кайсының күңеленә килгәндер — утрауларда җәйге йортлар салырга тотындылар Тозү кирәк-ярагын ташу өчен моторлы көймәләрне эшкә җиктеләр Проектта күмелергә тиешле урын булганлыктан, бу җирләргә карап һичнинди хуҗа да Тимәгез, утраучыкларны . итмәгез’» — дип. чаң сугарга уйламады Идел, бичаракай, ары-бире чабучы моторлы көймәләр тавышыннан. машина майларыннан тончыга башлады Тын утрауларда, култыкларда ял итәргә өйрәнгән кешеләр Иделгә бармас булды, чөнки комсызлар ■ һөҗүм»гә чыккан көннәрдән башлап анда тынычлык бетте Күңелләрен кытыклап торучы елгадан ямь киткәч, җанлы дөнья һәлакәткә йөз тоткач, балыкчылар да аңа әллә ни кызыкмадылар, билгеле Агышына ясалмалык кертелүдән һәм иртә яздан ук әрсез моторлар белән -ермачлану-дан балыкларның уылдыгы күпләп харап була Утраучыкларда оялап алган шәхси милекчеләр исә бу хакта уйлап та карамадылар Балык заводлары Зөя тамагы турысыннан Иделгә маймычлар җибәреп-җибәреп карый, әмма балык үрчеп китә алмый, чөнки иң кирәкле чакта аларны көчле дулкыннар таркатып бетерә, моторлар суны кискәләп-кискәләп үтә дә маймычларның күпчелеген һәлак итә 1979 елда гаҗәеп хәл булды. Ул чакта су. бөтен чамаларны узып, нык кына ку- ’тәрелде Эрелеваклы өйләр белән тулган утраучыклар су астына китте Идел өстендә гаҗәеп манзара пәйда булды елганың буеннан-буена йортлар ага иде Суның күтәрелүе елга өчен дә афәтләр тудырды Яр буена гына өеп куелган химикатлар ишелеп- ишелеп төште Болай да сафлыгы чамалы калган Идел бу коточкыч агуларны «йотарга» мәҗбүр булды Татар халкында «Идел бит ул, Идел бит ул, Идел бит ул киң бит ул’»—дип. елганы олылап, горурлык тоеп җырлана торган бу суның киңлеге, тирәнлеге, алкын- лыгы кешеләрдән зур кайгыртучанлык таләп итә икән ләбаса! Без, кешеләр, мәсьәләнең бу ягын тәмам онытып җибәргәнбез Иделдән мөмкин булганны умырып алу ягын гына чамалыйбыз Елгага ярдәм итү турында уйлаучы ифрат аз Казан кунаклары башкалабызның соклангыч күренешенә таң калалар: «Карасана' —ж^ләр — Шунда ук Кабан күле, шунда ук киң Иделе, яр буенда текә таулары, бөдрә урманнары, серле утраулары'- Хәтта газеталарга язып чыгалар Гаҗәпләндергәне шул әле бүгенге көннәрдә дә Татарстанның башкаласы танымаслык үзгәрде' — дип сокланулар дәвам итә — Идел Кремль диварларына кадәр килеп җитте Казан чын мәгънәсендә Идел каласына әйләнде ..» (С. Донской. «Вечерняя Казань». 1987 ел) Шулай соклана-соклана Иделнең һәлакәтенә шаһитләр булырбыз дип кем уйлаган” Яңа кысага куылган киң Иделнең холкы үзгәрүен Казанда элек-электән яшәгән кешеләр тиз сизделәр. Язгы ташу вакытында боз агуын карарга йөрүчеләр бетте С Донской мәкаләсендә телгә алынган Маркиз» атавы да 1956 елда су астында калды. Бу утрау казанлыларның иң яраткан ял итү урыны иде Аңа «Волгарь» пароходына утырып барасың. Аның борылып килүен көтәр чамаң булмаса, унбиш-егерме тиенеңне түләп, ишкәкле көймәче ялларга да мөмкин Комлыкта палатка сыман нәрсә дә корып куясың. Балыкчылар затлы балык сатып йөри Казан асып, шулпа пешерергә яки балык кыздырырга да ярый иде Әрәмәлектән карлыганын, кура җиләген, файдалы үләннәрен уч тутырып җыеп чыгасың да хуш исле чәй кайнатасың Болай мәшәкатьләнәсең килмәсә. рәхим итеп, җәйге ресторанга кер' Ял көннәрендә оркестр да уйный хәтта Бие. җырла' Яр буенда да тормыш башка иде Шулпада пешкән, кыздырылган балыклары белән дан тоткан ашханәләр-фәләннәр Бәйләм-бәйләм сатыла торган кипкән балыкны малга да санамыйлар Аңа игътибар итсәләр дә. балык сыртын кояш яктысына куеп, тикшерәләр «Үтәли күренәме’ Майлымы’ Тозы артык түгелме’» Хәзер кипкән балыкны кибеттән, көндез чыра яндырып эзләсәң дә, таба алмыйсың Мәрсин балык турында әйткән дә юк ГЭСлар салып. Куйбышев сусаклагычын булдырганнан соң Иделдә балык нык кимеде. Кибетләребездә елга балыгы бөтенләй күренми Хәтта балык кибетенә исемне дә «Океан» дип куштылар Менә шулай, Иделебез киңәйде киңәюен, тик балык кына яратмады бу ясалма «киңлекләр»не С Донскойның "Вечерняя Казань- газетасында басылган мәкаләсе минем күңелне шуңа күрә борчыды да — авторга суның зураюы бик ошаган' Әйтерсең лә һәр зурлык, һәр киңлек фәкать яхшылыкка илтә’! Хәер, бер әлеге хәбәрче генә түгел, зур-зур рәссамнар да. язучылар да Иделдәге яңарышларга заманында мәдхия җырлады Елганың киңәюе тирә-юнь мохитенә ничек тәэсир итәчәк — болар хакында ул чакта берәү дә уйланып тормады Татарстанның 24 районына кагылышлы җирләр су астында калды Уңдырышлы җирләрне, көтүлекләрне, печән болыннарын әйтеп тормастан. кешеләр яшәп ята торган 137 авылны күчерергә туры килгәнлеген искә төшерү генә дә укучыга күп нәрсә аңлатыр. Казанны су басудан саклау өчен нинди кыйммәтле корылмалар ясалды' Ә нәтиҗә’ Нәтиҗәдә. Идел ел саен саега бара Су. бер караганда күп һәм гомергә җитәрлек кебек Идел биниһая киң булып күренә, әмма асылда ул буеннан-буена. тереклек суы булудан бигрәк пычрак су җыелмасына, төрледән-төрле авырулар чыганагына әйләнеп бара Елга хәзер үзен-үзе сафландыра алмый башлады, чөнки агыш тизлеге ясалма рәвештә тоткарлана Рыбинскидагы су Волгоградка элек илле тәүлектә килеп җитә торган булса, хәзер моның өчен ел ярымлап вакыт кирәк Димәк, елга үзен-үзе сафландыру сәләтен җуйган Иделнең язмышы шушы хәлендә калса, гомум һәлакәт озак көттермәячәк Бу хәвефле янауга колак салып, илдә Иделне коткару җәмәгатьчелек комитеты» төзелде Комитетның эшенә һәрьяклап ярдәм итү һәрберебезнең изге бурычыннан саналсын иде

Реклама