ЯЗМЫШТАН УЗМЫШ БАРМЫ?

Бертөрле уртакул әсәрләр әдәбиятны басып китте дип борчылып йөргән заманда кинәт күк капусы ачылдымыни?! Укучы кулына күптән язылып та дөнья күрә алмый яткан, яки басылып чыгуына ук үлемгә дучар ителгән әсәрләр килеп керде Бүгенге заман укучыларына гына түгел, яшьрәк буын язучыларның да колагына ят исемнәр: "Эт йөрәге». «Чевин- гур», «Котлован» Моңа кадәр тәнкыйтьчеләребез иҗат торгынлыгын тудырган сәбәпләрне әдәби осталык җитмәүдән, тормышны белмәүдән, эрудиция түбәнлегеннән, тагын әллә ниләрдән эзләделәр. Тик бер нәрсәне ачык итеп әйтә алмадылар: чын дөреслекне бирергә мөмкинлек булмау язучының кулын тота иде Тормыш хәлләрен бик яхшы белеп тә. хакыйкатьне бөтен ачылыгы белән сурәтләп бирәсе урынга — ярыкларны сылап, буяп йөрүче штукатур-маляр хәлендә утыруыбыз чын сәнгать әсәре тудыруга комачаулык итте бит. Редакцияләргә кыю гына әсәрләр килеп кергән очракта да редактор тарафыннан йолкынып, өтелеп, кайчагында автор үзе дә танымаслык хәлгә китерелеп укучы кулына барып керә иде Билгеле, моның өчен язучыны да. тәнкыйтьчене дә. хәтта редакторларны да гаепләве кыен Заманы шундый булды. Инде илдә хәбәрдарлык башлангач тыныч кына җәйрап яткан әдәбият күле өстенә дә таш төшкәндәй булды һәм безнең татар әдәбиятында да үткен генә ситуацияләргә корылган әсәрләр күренә башлады Нәбирә Гыйматдинованың «Ханым-солтаным» дип исемләнгән яңа повестен әнә шушы күл өстендә барлыкка килгән бәрәкәтле дулкыннарның бер тамчысы дип карарга мөмкин. «Ханым-солтаным» күп планлы әсәр түгел, катлаулы вакыйгаларны да эченә алмый. Гадәти татар авылында (анда гынамы соң) очрап торган күренешләр. Мөршидә исемле ялгыз хатынның гыйбрәтле язмышы. Матур әдәбиятны кеше җанын өйрәнүче фән дип уйласак, бу әсәрне шактый кызыклы тикшеренү объекты итеп карарга мөмкин Мөршидә образы аша автор тәҗрибәле психологлар гына аңлата алырдай каршылыклы характер, үтә чуалчык, вакыты белән логикага сыймас- тай язмыш иясен күз алдына китереп бастыра Бер карасаң, автор Мөршидәне буй җитмәслек биеклеккә күтәреп мактый, икенче бер караганда чыгып булмаслык сазлыкка төшереп җәзалый Менә ул яшь, моңлы, эшчән, йомшак күңелле ялгыз хатын, ул райком бюросы һәм колхоз идарәсе әгъзасы Гаделлекнең, сафлыкның эталоны булырдай Зөлфия аны табыныр дәрәҗәгә җитеп ярата, ялгышлары өчен җаны көеп яши. Шул ук вакытта бу хатынны дан артыннан куучы, кирәген йолкып ала торган ертлач, телчән, уйнашчы итеп тә күрәбез. Рәсемен ясап стенага эләрлек тә. борынгы авыл гадәте буенча, капкасын дегеткә буярлык та аның. Бер кеше җанында никадәр каршылык. Ә бит автор ышандыра, геройларның эчке дөньясын хакыйкатькә аэ гына да хыянәт итмичә анализлап бара (ә хакыйкать ул тоташ бер чылбыр кебек, ялгау өчен башка сыйфаттан булган әйберне куллан — шунда ук чылбырның ныклыгы югалачак Андый юл белән барып, моңа кадәр күпме иҗат газаплары кичерде язучы халкы). Авторның язу алымы урыны һәм вакытына карап үзгәрә тора Әйтик, ул Зөлфиянең Мөршидәгә карата тискәре мөнәсәбәтен тасвирлаганда максималист яшьләргә генә хас кискенлек һәм ярсуны бирә алса, шул ук Мөршидә белән Таһирның очрашкан чакларын үтә сак, җылы, мәхәббәтләрен соңлап тапкан кешеләрчә моңсу итеп сурәтли. Инде килеп. Мөршидәне сазаган, кыюсыз бер егеткә димләгән бүлекне көлә-көлә укырлык йомшак юмор белән яза. Бер настроениедәи икенчесенә шулай җиңел күчә алу әсәрнең җанлылыгын, сыгылмалылыган арттыруга сәбәп булган. Повесть җиңел укыла. «Авыл борынча йөрсә таш чүлмәк тә кыршылып, ватылып бетәр иде», «Яратуның ялы юк икән» кебек чагыштырулар, аерым тәгъбирләр бер укуда истә кала Авторның әдәби тел өстендә җитди эшләвен. әсәрдән әсәргә камилләшә баруын күрсәтә. «Ханым-солтаным» мәхәббәт турындагы әсәр Гәрчә бу исемгә бераэ ирония салынган булса да. чынлыкта ул барлык ваклыклардан. гайбәт һәм пычраклыклардан өстен, олы, саф мәхәббәт турында Моңар кадәр басылып килгән, җиңел укылып та тиз онытыла барган, социаль җирлеккә автор кодрәте белән генә тотынып торган кайбер төче Б мәхәббәт романнарыннан аермалы буларак ^онкрет шартларга бәйле, реаль җирлеге нык. тормышчан әсәр Мөршидә дә, Таһир да нинди профессия кешеләре икәнен дә чамалап булмый торган абстракт образлар түгел Аларның хисләре билгеле бер шартларда ачыла, яши һәм реаль сәбәп аркасында һәлакәткә очрый. Шушы мисалда автор кешенең шәхси һәм иҗтимагый тормышы аерылгысыз икәнен раслый. Аның берсе генә чатнап китсә дә, тиз үк икенчесенә тәэсир итүен күрсәтә. Мөршидә әнә мәхәббәттә бер генә тапкыр талымсызлык күрсәтә. Түбән нәфесле башка берәүләрнең кул салуына шул җитә кала. Аягыңны бер пычраткач юлны карап атламыйсың шул инде. Гайбәтчеләр авызын томалыйм дип ул дан-дәрәҗәгә омтыла башлый, ләкин хезмәттәшләренең нәфрәтенә юлыга. Гадел хезмә’ белән дә хөрмәт казанырлык ихтыяры да, кече дә булган хатын дөньясына, кешеләргә, язмышына үч итеп, нахак юлдан китә. Яшь сердәше Зөлфия белән сөйләшеп утырганда шул турыда ул менә нәрсә ди: — ...Алам тек алам орденны! Юлыма аркылы төшкәннәрне таптап, изеп алам! Усал дисеннәр, сүксеннәр, тиргәсеннәр, минем эшем юк. — Ал. ал, Мөршидә апа Тик Зиннәт абый белән генә уйнамагыз сез — Ансыз ярамый, балакаем Прсидәтел- сез булмый. Берара булышучы, артыңнан этәрүче кирәк ул. Хәләл көчең белән генә әллә ни майтара алмыйсың. Бүләкләрне учлап өләшкән, кода-кодагыйлык. әшнәлек хөкем сөргән ул заманда теләгенә ирешәсен белеп әйтә моны Мөршидә. Алачак ул орденны, ләкин шатлыгын гына күрмәячәк. Аны котлаучы да, хөрмәтләүче дә. санга сугучы да булмас авылда. ' Кемнәргәдер ярыйм дип (беренче чиратта. редакторга, әлбәттә) элеккечә, бер генә буынын ташлап кара инде син бу хакыйкатьнең. ясалмалыкка китүеңне сизми дә калырсың һәм повестең телеграмм баганасыдай туры, шома, җансыз бер язмага әйләнер. Бәхеткә каршы Нәбирә кыенлыктан качмаган, әйтәсе сүзен укучысына туры итеп әйтә алган Таләпчәнлек! Менә нәрсә җитми безгә Үз- үзебезгә карата аяусыз зур таләпчәнлек җитми. Өйдә дә. эштә дә бер төсле үк таләпчәнлек. Сафлыкның, гаделлекнең, кеше- леклелекнең сагында торган таләпчәнлек. Шушы сыйфат булмаганга Мөршидә әнә үз куллары белән олы бәхетен җимерә. Язмыштан узмыш юк диләр. Ә Нәбирә менә кешенең язмышы үз кулында икәнен ышандырып әйтә Повесть гыйбрәтле бер күренеш белән тәмамлана: Мөршидә: -Аһылдап куйды да, ялгышын төзәтергә ашыккан кебек, кабаланып янә баскычка таба борылды. Үзе. кемдер тартып төшерүдән курыккандай, сөр- легә-сөрлегә өскә үрмәләде Аңар ничек кенә булса да менәргә, менәргә кирәк иде. Ул үрмәләп менә башлады. Кул сузарлык арада бәхете Югалтасы килми-и! Килми-и-и!» Ләкин гөнаһларың аягыңа уралганда бәхет бусагасын атлап керүе ай-һай авыр ла. Повестьта Мөршидә белән Зөлфиядән кала пәйгамбәрдәй изге күңелле Саимә карчык, деспот ир белән яшәп изелгән, ләкин олы җанлы, сабыр хатын булып калган Сәкинә образлары күптәнге танышларың кебек истә кала. Әмма иратлар турында алай ук дип әйтеп булмый. Алар турындагы хәбәрне без күбрәк башкалар авызыннан ишетәбез. Таһир да гашыйк җан буларак кына ачыла. Зөлфияләр бакчасында түтәл ясап бодай үстереп йөрүенә (бодайны кәлшәләп үстерү кадә- ресе дөреслеккә ни кадәр якындыр, анысын белгечләр әйтер) никтер ышанасы килми. Ул бит колхоз агрономы, тәҗрибә өчен колхоз җиреннән бәләкәй генә бер участок таба алмас идемени? Әгәр инде аның бу эшен председатель Зиннәт өнәп бетермәсә. әсәрдә тагын бер бәләкәй конфликт төйнәргә мөмкин булыр һәм Зиннәт тә, Таһир да каршылыклар аша күбрәк ачылыр иде Хәер, бу кадә- ресе автор ихтыярына калсын ди, повесть бит башлыча ханым-солтаным өчен язылган, ул үзәк фигура, әсәр шулай уйланган. Ә менә икенче бер кеше — исемсез генә килеп кергән һәм Мөршидә куенында бер кич кунып чыкканнан чоң искә-санга алынмаган вәкил образына күбрәк игътибар итәргә кирәк булгандыр. Чөнки ул геройларның язмышында искиткеч әшәке роль уйнасы кеше. Әсәрнең финалында гына онытылып беткән вәкилнең яңадан килеп керүе бераз сәерсен- дерә. Шәп кенә барганда сөрлегеп киткәндәй буласың. Нәзек кенә булса да бәйләп торучы бер җепнең булмавы аркасында Мөршидәнең машинага утырып китүен аңлавы кыен. Бик буталчык, тайгак юллардан килеп тапкан иде бит ул үзенең мәхәббәтен. Бернигә дә алыштыргысыз. кадерле, кирәксә, җаныңны да бирерлек хис булырга тиеш иде ул Шундый чакта, менә-менә бергә булабыз дип торган көндә вәкил белән китүенә ни сәбәп соң? Таһир мәхәббәтеннән дә көчле хисе бармы аның бу кешегә? Әллә орден алу хәбәре башын әйләндергәнме? Тагын бер пычрак гайбәт тарату белән куркыттымы аны вәкил? Әгәр шулай булса, боларның берсе дә Мөршидәгә тәэсир итәргә тиеш түгел иде кебек Кызганычка каршы, болар турында бер сүз дә юк финалда. Йомшак язылган уртакул әсәрдә бу төгәлсезлекләр бәлки сизелмәс тә иде. болганчык суда ни барын да белеп булмый. Ә бу әсәрдә һәр нәрсәнең үз урынында торуы бик сорала, ашыгыбрак төгәлләнүе канәгатьсезлек тудыра. Яхшы әсәрнең финалы да көчле булып тәмамлансын иде. Бу вакыйга әсәрнең иң югары ноктасы бит. соңгы аккорды.

Реклама