Логотип Казан Утлары
Шигърият

A. C. Пушкинның тууына 190 ел

 

А. С. Пушкин

Мәгъдән базларында — Себердә Түземлекне горур саклагыз сез, Юкка чыкмас кыен хезмәтегез, Бөек уйлар сүнмәс сөргендә. Өмет сезгә куәт, рух бирер, Бәхетсезлек белән ул бертуган, Алып чыгар сезне карангыдан, Зарыгып көткән гаҗәп көн килер: Зиндан ишекләре аркылы Сөю, дуслык барып керер сезгә. Кергән кебек ерак өнегезгә Азат тавышым — җырым ялкыны. Өзелеп төшәр авыр богаулар. Бар зинданнар хәрабәгә калыр. Ирек сезне тагын каршы алыр, Кылыч бирер дуслар-туганнар. Нури Арсланов тәрҗемәсе Бәхилләшү Уйларымда иркәләдем сине, Соңгы тапкыр төрдем сине назга. Кайтты миңа якты кыяфәтең. Сагыну кайтты, кайтты мәхәббәтең.— Кунак булып кайтты — тик бик азга. Үзгәрә көн, без дә үзгәрәбез. Якын дустым! Хәзер инде менә Җуйдың мине. Үзең җуеласың: Томан гына булып тоеласың Сине җыр дип йөргән шагыйреңә. Бу хушлашу сүзе йөрәгемнең— Карышмыйча сыйдыр үз җаныңа,— Тол хатындай... йә дус дустын жуеп, Сүзсез генә башны башка куеп, Озаткандай аны зинданына. Нияз Акмалов тәрҗемәләре Мин яраттым сезне! Мәхәббәтем Исән әле... Бәлки мәңге сүнмәс. Тик ул сезне бүтән сискәндермәс, Борчу салмас, сагышларга төрмәс. Мең үкенеп, мең көнләшеп сөйдем. Ялваруга күмдем исмегезне. Бирсен Ходай: минем кебек шулай Тагын кемдер сөя алсын сезне. А. Ахматованың тууына 100 ел Анна Ахматова Юк, китмәдем алар — авыр чакта Илне ташлап качканнар белән!— Андыйлардан ялган наз-дан алмам, Җырларымны биреп — мин беләм... Тик кызганып карыйм мөһаҗиргә: Авыру тоткын яки имгәк ул. Әй, юлыгыз кыен, мөсафирлар. Әрем тәмле — сезнең’ икмәк ул. • Җиңелү һәм рәнҗү әрнешләрен Яңа исем белән каплармын». Мин битараф, салкын кулым белән Колагымны каплап бәсләдем: Мескен тавыш, мескен сагыш белән Мәсхәрәләнмәсен мәсләгем... • Ә без монда янгын-утлар кичеп, Яшьлекләрнең соңын үткәрдек. Тайчанмыйча каршы алдык — җанга Төшкән һәр таякны күтәреп... һәм беләбез: һәр сәгате чорның Акланыр ул бер көн, җәпләнер... Тик булмастыр илдә бездәй буын: Яше кипкән... горур... тәкәббер! Дога — Бир миңа чир. Бир миңа, бир Елатып егар елларны... Ал миннән, ал. Баламны ал. Дустымны ал, син җырларны. һаман дога кылам шулай Җеназаң торган урында, Рәсәй өстендәге болыт Өртелсен дип таң нурына.— Дан нурына... «Киткән дустым минем кая?»— Дип сорарга өйрәткәндә. Янган чакта ладан, төтәп, Яңгырап, хор янаганда,— Котылгысыз, кырыс күзләр Бага һаман... җанга бага. Ләис Зелкарнәй тәрҗемвлэре. Юатырга теләп дәште миңа, Югарыдан аваз иңде дә: «Гөнаһлы һәм өнсез илең калдыр — Рәсәеңне калдыр мәңгегә. Кулларыңнан канны юармын мин, Йөрәгеңнән — оят тапларын. Бер-беребезне каргаганда, һәм дәрт уттан бузарганда. Ике йөрәк өчен — хәтта Җирдә — урын булмаганда. Яндырганда ярсу хәтер. Бөек җәза йөдәткәндә. Йөрәгең төпсез төннәрдә: Венгр шагыйре—«Казан утлары» кунагы Карой Чех Алтын-көмеш Түбәдәге буй-буй шифер зәңгәр күккә кадакланган кар көртләре кебек; салкын сентябрь иртәсендә үгез селәгәенең җепләре көмешләнә, әмма аста әле җете балкый карга миләшенең куе тәлгәше. Трибуна кебек кәпрәйгән үрдә бер бала басып тора — үзе библиянең җиде елыдай ябай — үлү-үчүне инкяр итеп, хакыйкать балкышының көнбагышның алтын таҗы сыман мәңгелек булуы хакында хәбәр бирә. Кышкы ТЫЛСЫМ Ак мәрмәрдәй җемелди кар бакчасы... Күз карашы таелып китә дә йомры-йомры көртләрдән көмешләнгән чия кәүсәсе буйлап үрмәли өскә. Кәүсәсенең — хәтерендәме?— июнь аенда муеныңнан ничек сыйпады кулы! Хәзер туңган бармак очларыннан йокыга талган бөреләргә тамчылап саркый җылы. Төне буе котырынган ап-ак тылсым йолдызлыкларга әверелдергән ботакларны, чәч кыстыргычларыңны, күзләреңне... һәм барысы бергә күк гөмбәзендә балкыйлар карашларын миннән ала алмаган бозчыклардай. Тоз кебек ак Болганчык су кебек дөнья миндә тона; күңелем тугайларында тузганаклар кристаллашкан тоз юшкыны сыман. Маңгаемдагы җыерчыклар — икегә сынган балдак; хатынымның йөзе тирәли иртә килгән җәйнең күбәләкләре әйләнә: аерым челтәрләргә таркалган туй фатасы... Утызның аргы ягында факт арына бизәкләрдән. Тоз кебек ап-ак минутлар җемелдәшә көннәр төпкелендә, юшкын булып куера хәтер. Тоздай чиста, сукрайтырлык ап-ак кәгазьгә төшкән ике юл сүзгә сыеп бетә бөтен гомер.