БҮГЕНГЕ ТАТАР РОМАНЫ

 

КАЙБЕР КҮЗӘТҮЛӘР

Моннан нәкъ ун ел элек РСФСР Язучылар союзының Проза советы 1|\ //\ үзенең бер утырышын Казанда үткәрде. Татар язучыларының 12 рома- ]| у^нып һәм повестен тикшереп, фикер алышканнан соң. Советның председателе — күренекле рус совет язучысы Cepi -й Павлович Залыгин болай диде: — Күреп торабыз, татар прозасы бүген билгеле бер югарылыкка күтәрелгән. Моны берәү дә инкарь итә алмый. Бу — яхшы. Инде алга таба тагын бер адым атлар өчен, сезгә, хөрмәтле каләмдәшләр, гаять зур тырышлык белән, күңел газаплары һәм тетрәүләр кичереп, вакыт-вакыт инстанцияләрдә кире кагылып, каргалып һәм тиргәлеп, армый-талмый эшләргә, аңлы рәвештә фидакарьлеккә, гражданлык батыр лыгына барырга туры киләчәк. Культура дөньясында туган вакыйгалар гомер буе. гасырлар буе кемнәрнеңдер бөек фаҗигаләре белән бәйле булган. Ерак китәсе юк. сезнең Тукай, Җәлил, Ибраһимовлар — моның мисалы. Әйе, әнә шул ифрат дәрәҗәдә җитди һәм олпат киңәшмәдән соң ун ел вакыт узып китте. Минемчә, бу Сергей Залыгин әйткән «тагын бер адымны атлар өчен» җитәрлек вакыт. Әлеге чорда прозабызда, аның бигрәк тә роман жанрында бер адым алга китү өчен без нинди тырышлык куйдык? Нинди күңел газаплары кичердек? Аңлы рәвештә нИнди фидакарьлеккә, гражданлык батырлыгына бардык? Ирешкәннәребез нәрсәне раслый, нәрсәне кире кага? Иң әүвәл сан ягына күз салыйк. Ун ел эчендә без 20 дән артык роман иҗат иткәнбез. Бу — ифрат зур сан. Әгәр аларның һәркайсы ил күләмендә чыгардай вакыйга булса, халыкта танылса, без чиксез зур байлык тудырганыбызны аңлар идек. Юк. без коры шапырынудан, барыбыз да бердәй тигез югары кимәлдәге романнар иҗат иттек, дип әйтүдән ерак торабыз. Әмма бер хакыйкатьне шулай да танымый мөм кин түгел. Татарстан язучыларының IX, X съездларының ясалган хнсап докладларына күз салсак, без анда биш ел саен 10 яки 12 роман язылып барганын күрербез. Димәк, ел саен ике роман язылу — бу инде стабильләшкән сан. «Сугыштан соңгы чорда бер елга 6-7 роман язылган вакытлар да бар иде»,— дин әйтүче дә табылыр. Бәхәсләшмибез. бар иде андый бер чор: «Тукай», «Язгы җилләр». «Намус», «Онытылмас еллар», «Алтын йолдыз», «Җәяүле кеше сукмагы» сугыштан соңгы беренче елларны, тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк. 1948 елны басылып чыктылар. Алар татар романының алтын фондына керделәр. Шуннан соң Габдрахман Әпсәләмов роман нары. Атилла Расих романнары дәвере башланды. Бу урында мин укучыларның игътибарын бер нәрсәгә юнәлтү кирәк дип уйлыйм. Сугыштан соң балык көтүе кебек дәррәү килгән романнар утызынчы елларда бик озак әзерләнгәннәр иде инде, сугыштан соң алар өермәле давыллы илһам белән, тыныч, тормышны, язу өстәлләрен сагынган каләм ияләре тарафыннан ак кәгазьгә төшерелделәр генә. Кан коюлы, фаҗигале авыр Ватан сугышындагы дүрт елны, аңарчы узган елларны бергә кушып исәпләсәк, ул романнардан соң прозада башланган һәм биш елга сузылган кытлыкны да китереп кушсак, әлеге җиде роман бер елга берәү дә туры килми икән. Озак туа роман, зарыктырып-көттереп туа Шуңа күрә кабатлап әйтәм, соңгы 10 елда ел саен икешәр-өчәр роман иҗат ителә баруны безнең ирешкән тизлегебез, язу культурабыздагы уңай ягыбыз, җитлегүебез дип карарга кирәктер. Ләкин ирешелгән уңыш беренче чиратта сыйфат белән үлчәнелә. Инде күбебез укып чыгарга өлгергән романнарның барысы да Виктор Астафьевның «Моңсу детектив». Валентин Распутинның «Пожар», дөнья күләмендә дан ялган Чыңгыз Айтматовның «Буранлы тукталыш» яки «Ахырзаман» романнары белән янәшә куярлыкмы? Без. авыр гына көрсенеп: »Юк шул!»— дип әйтергә әзер торабыз. Ләкин аһ орырга ашык мыйк Рус әдәбиятының үзендә дә. күп милләтле совет әдәбиятының башка төбәкләрендә дә бу романнар белән янәшә куярлык романнар әлләни күп язылмады, алар бармак белән генә санарлык. Әгәр инде әдәби хәзинәләребезнең урынын чыялак торып билгеләргә телибез икән, без булган барлык байлыгыбызга хуҗаларча карап, объек тив бәя бирергә, татар романының 150 еллык үсеш тарихында аларның нинди урын тотканлыкларын ачык һәм төгәл билгеләргә тиеш булырбыз. Бездә озак вакытлар тарихи роман булмады. Тарихи роман тусын өчен, беренчедән, социаль җирлек, тарихка дөрес караш булдырырга кирәк иде Безне илнең зур тарихчылары Сталин репрессияләре дәверендә һәм торгынлык дип яман аты чыккан чорларда монгол-татар яулары белән гел бутап йөрттеләр. Татар дигән халыкны тиргәү трестом а ти к дәреслекләрдән башлап, нәниләр өчен чыгарыла торган «Мурзилка» һәм «Веселые картинки» кебек журналларга тикле үтеп керде Миңа алтмы шынчы елларда, өлкән агаларыбыз Гомәр Бәширов. Сибгат Хәким. Хәсән Туфаннар киңәше белән, РСФСР Язучылар союзының халыклар дуслыгы һәм интернационализм тәрбияләү мәсьәләләренә багышланган бер Пленумында татар халкына карата матбугатта булган ямьсез күренешләргә карата махсус чыгыш ясарга туры килде һәм моны рус әдәбиятының Леонид Соболев, Сергей Залыгин. Владимир Чивилихин кебек зур язучылары хуплап каршы алдылар. Моның белән мин нәрсә әйтергә телим? Тарихи романнар татар әдәбиятында тусын өчен, кабатлап әйтәм. билгеле бер социаль җирлек һәм шул эшкә гомерләрен багышлаган талантлы язучыларның тууы кирәк иде Андый кешеләр җитеште. Нурихан Фәттах аңлы язучылык тормышын шушы эшкә багышлады. Вера.з соңрак Мөсәгыйт Хәбнбуллин үсеп чыкты. Нурихан Фәт тахның «Итил суы ака торур» һәм «Сызгыра торган уклар» романы. Мөсәгыйт Хәбибуллинның «Кубрат хан» романы галимнәребез, әдәбият белгечләребез тарафын нан җитди тикшеренүләргә, монографик хезмәтләр язуга лаек. Телне нечкәләп бел гән. тарихны вәземләп өйрәнгән Нурихан Фәттахның язу алымы, материалны роман кебек эпик жанрга туплау хасияте шундый ук үзенчәлекле галимне таләп итә Тарихи жанрда тел стилен тапкан Мөсәгыйт Хәбнбуллин дә игътибарлы вә ихти рамлы тикшеренүчегә мохтаҗ. Ә менә тәнкыйтьче Рафаэль Мостафннның әлеге тарихи романнарга «авантюрноромантические романы» дип мөһер сугуы күңелдә рәнҗү тудыра, халкыбызның рухи байлыкларына бик өстен торып, жинелчә бәя бирүебезне раслый. Бу романнарның төп җирлеге — реализм. Аларда беркадәр күтә ренке пафос, әкият легенда стиле дә бар икән, роман авторларының борынгы үткә небезгә чиксез дулкынланып һәм хәтта, мин әйтер идем, поэтик югарылыктан торып бәя бирүләреннән килә. Вез бит Чыңгыз Айтматов романнарындагы миф элемент ларына каршы килмибез, алармы табигый һәм закончалыклы күренеш итеп бәяли без. Мин үзем, мәсәлән, Нурихан Фәттах романнарында да, Мөсәгыйт Хәбнбуллин романнарында да социаль геройларның, заман төсмерләренең ачыграк чагылуын теләр идем. Чыңгыз хан, Батый хан. Пугач явы, Иван Грозный, Аксак Тимер, Салават батыр хакындагы, Абай хакындагы романнарда заман билгеләре, тарихи-до- кументаль фактлар ярылып ята Безнең тарнхи романнарда да тарихи чор төгәлрәк сурәтләнсә, әлбәттә, аларның камиллеге, сәнгатьчелеге тогын да арта төшкән булыр иде, ышандыру көче дә артыр иде. Монысы - изге бер теләк. Әмма татар әдәбиятында тарихи жанрның чынлап торып аякка басуын соңгы елларда!ы җитди уңышыбыз, әдәбиятыбызның бер адым алга атлавы дип карарга хакыбыз бар. Тарихи романнарның авторлары, минем уйлавымча, Казан ханлыгына, аңардан соңрак чорларга да тотынырга тиешләр әле. Остән албасты кебек басып торган диктат дәвере. Брежневлар, Сусловлар дәвере узды. Акны ак дин, караны кара дип язар заман килде Тарихтан башлаганга күрә, Ибраһим Салаховның «Имәннәр тамыр җәйгәндә» исемле тарихиреволюцион романына күл салыйк. Мәхмүт Галәүнең «Болганчык ел лар», «Мөһаҗирләр». Кави Нәҗминең »Язгы җилләр». Ибраһим Газиның «Онытыл мае еллар». Атилла Расихның «Ямашев» романнарыннан соң 6j. ихтимал, тарнхи революцион темага язылган иң көчле романдыр «Казан утлары»нда кыскартып ба сылгаи вариантыннан соң китап булып тулысыңча басылганын кабат укыдым Дөре сен әйтим, романны уку барышында күңелдә ике төрле тойгы кала беренчесе — бу без көткән роман: колачлы, монументаль' Икенчесе — бу тигезсез язылган роман. Әсәрнең күпчелек өлешендә сәнгатьчә сурәтләп, югары сәнгать алымнары белән тари хи вакыйгаларны, шәхесләрне ачып бирү бар Казах халкының гореф гадәтләре, га мәлләре, йолалары, психикасы, йөреш торышы - һәммәсе тәфсилләп язылган Мәх мүт Галәү романнарыннан ук килә торган төгәллек, көнкүрешне детальләп сурәтли белү бар монда. Җирле халык белән бергә, казах даласына каяндыр күченеп кил гән татарлар, мишәрләр, руслар, ягъни патшаның атлы казаклары тормышы гаять дәрәҗәдә белеп, төбенә-тамырына төшеп язылган. Романның бу өлеше дулкынландыра, җанны кузгата. Алыгыз күкләр күкрәп, мәчетне җимереп ташлаган гарасатны, алыгыз азанчы мәзиннең һәлакәтен, алыгыз карт казак Җәфрәтил Җамалетдинының җорлыгын! Минем андый да тапкыр, үткен һәм зирәк картны бер генә романыбызда да күргәнем юк. Роман фикерләвенә хас колач бар монда. Дала бар, дала буйлап агылган сарык көтүләре бар. томаннар, болытлар, чыклар, шакаллар, зәңгәр күкләр һәм шул күк астында газап чиккән, михнәттән яшьләй һәлак булган халык вәкилләре бар. Бер ха лыкның гына түгел, төрле халыкның вәкилләре. Аерым өстенлек алып, симерүдән нишләргә белмәгән казачий атаманнар, кыйнап үтерелгән ярлы казаклар, күңелне баскан моң бар. Романда егерменче гасыр башының яшенле-давыллы атмосферасы бар. Ләкин роман тигез язылмаган. Яшь казак Госман Әбдерәшитовның Япон сугышында катнашуы чамадан тыш схематик бирелгән. 1905 ел вакыйгалары да йөгертеп сөйләп чыгуга. КПСС тарихын иллюстрацияләүгә корылган. Сүзем һавада асылынып калмасын өчен, мисал китерәм: • Март аенда Мукдан (Манбян) каласы янында рус-япон җир гаскәрләренең соңгы каты бәрелеше була. Рус гаскәрләренең японнарга каршы торырлык, өстенлек алырлык мөмкинлеге булуга карамастан, генерал Куропаткин үз армиясенә чигенергә приказ бирә. Апрель аенда Лондонда РСДРПның III съезды ачыла». Менә шундый төссез, әдәбият белән уртаклыгы булмаган информация, коп-коры хәбәр әллә ничә биткә сузыла. Кая китте алдагы бүлекләрдәге җете бизәкле, образлы тел? Кая китте алдагы гаярь казак Госман? Ансатрак юлдан китте түгелме автор? Бу очракта «Имәннәр тамыр җәйгәндә» романының авторы рус-япон сугышын да. 1905 ел революциясен дә әдәби әсәргә сәнгатьчә тукыма итеп кертер дәрәҗәдә өйрәнмәгән һәм ул урын, тәнкыйтьчеләр термины белән әйткәндә, »ак тап» булып калган. Эзлекле итеп тасвирлау, романның архитектоникасын булдыру, сюжет композиция бөтенлегенә ирешү мәсьәләсендә мин »Имәннәр тамыр җәйгәндә» романына озаклабрак тукталдым. Моның сәбәпләрен аңлый торганнардыр дип беләм. Безнең байтак кына романнарыбызда буш урыннар, ак таплар бар. Шул сәбәпле талантлы әдипләребез иҗат иткән романнарның да кайберләре әнә шундый җитди кимчелек аркасында укучы күңеленә тәэсир итү көчен киметәләр. Узган тормышыбызны сурәтләү — соңгы елларда язылган романнарда иң җитди эшкәртелгән, иң зур җаваплылык белән өйрәнелгән өлкә. Соңгы елларда без татар әдәбиятында, аның роман жанрында политик роман туды дип авыз тутырып әйтә алабыз. Аяз Гыйләҗев белән Алексей Литвин бергәләп иҗат иткән «Августның алтысына кадәр» һәм «Августның алтысыннан соң» дип аталган ике кисәкле роман бу жанрның мөмкинлекләрен. Казанда һәм Идел буе төбәкләрендә барган революцион вакыйгалар, сыйнфый көрәшләр, аяусыз бәрелешләрне публицистик кайнарлык, документаль дөреслек белән ачып салдылар. Роман ил күләмендә үткәрелгән КГБ конкурсының бүләген алды. Прозаик Мәхмүт Хәсәнов та роман өлкәсендә бүгенге көнебезне сурәтләү аркасында түгел, егерменче-утызынчы еллар хакыйкатен, шәхес культы тудырган зиндан нарны, шул фаҗигаләрне үз башларыннан кичергән геройларны иҗат итү аркасында иреште. «Язгы аҗаган», ихтимал, Мәхмүт Хәсәновның күп санлы романнары арасында иң җитлеккәне, иң камиледер. Монда кайнап торган зур, катлаулы, фаҗигале тормыш кына түгел, монда тормышка, безнең чынбарлыгыбызга яңача караш та бар. Ничектер газета очеркына тартым стиль белән язарга күнегеп киткән, телдә байтак кына шаблоннар җибәрә торган Мәхмүт Хәсәновның теле бу әсәрдә моңарчы иреш кәинәрдән бер баш югары, геройларның тышкы портреты да, психологик портреты да төгәл, ышандыргыч. Биредә тормыштагыдан күп өлеш югарырак күтәрелгән, гому- миләштерелгән Иргали һәм Гази образлары бар. Катлаулы, заман фаҗигасен ача торган масштаблы образлар. Романда «күңел диалектикасына» игътибар зур. эсте тик яктан кызыклы ачышлар бар. Әйтик, тормышның заманга бәйле сәхифәләрем әсәрнең тукымасына төрлечә сибү, бүгенге көнне егерменче-утызынчы еллар белән, шул дәвернең трагедияләре белән. Ватан сугышы гарасаты белән бәйли белү бар. Әсәр хаклы рәвештә Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге премиясенә лаек булды — бу очракта рәсми фикер белән халык фикере кушылды, тәңгәл килде. Минем уемча. «Язгы аҗаган» соңгы елларда татар романы ирешкән казаныш саналырга, русчага да тәрҗемә ителеп, илебез әдәбиятында лаеклы үз урынын алырга тиешле. Ә иң мөһиме кайбер тәнкыйтьчеләребезнең: «Торгынлык чорында татар әдәбиятында, рус әдәбиятындагы кебек, басылмый яткан әсәрләр иҗат ителмәде»,— дигән уй дырма фикерен юкка чыгара торган роман бу. «Язгы ажаган» нәкъ менә торгынлык чорында язылып, озак кына басылмый ятты. Бәхет сәгате сукканны көтеп яткан романнарның икенчесе - Ибраһим Салахов НЫҢ «Тайгак кичү» әсәре. Шәхес культы чорының барлык дәһшәте, барлык мәкерлеге. социализм идеяләрен гарипләндерүе. Сталин һәм аның мөртәтләренең гөвет кешеләрен кол дәрәҗәсенә төшерүләре бу әсәрдә аяныч язмышлар аша ачылган Аерым китап итеп чыгарган чакта, чамадан тыш вак детальләрдән арындырылып. гомумиләштерелгән нәтиҗәләр, фәлсәфи фикерләүләр дә өстәлсә, бу роман тагын да ныграк отачак. Соңгы еллардагы романнарыбызның уңышы үткән көннәребезне чагылдыру белән бәйле икәнен Бөек Ватан сугышына багышланган әсәрләр дә раслап тора. Моны мин беренче чиратта Хисам Камаловның «һәркемнең гомере бер генә». «Безне өйдә көтәләр», «Үлгәннән соң яздым» исемле романнарына карата әйтәм. Өч романда да автор, сугыш гарасатын 18 яшеннән үк үз җилкәсендә күтәргән, сугыштан бер аягын калдырып кайткан ветеран тормышның зур хакыйкатендә. Виктор Астафы-в сүзләре белән әйткәндә, «окоп хакыйкатендә» әйтеп бирә. Европаның сугыш мәйданнарын да тәжрибә туплаган кансыз һәм аяусыз фашизм образы, гитлерчылар палачлыгы бөтен буйга ачып бирелә. Әлерәк кенә мин кайбер романнарыбыздагы көпшәклекне, буш урыннарны әйткән идем. Хисам Камалов романнарында андый урыннар юк. Автор сугыш гарасатындагы көнне һәм төнне, томаннарны һәм сазламыкларны, сал кын пеш окопларны һәм блиндажларны, зур җиңү хакына алып барылган чамасыз авыр физик хезмәтне җентекләп сурәтли. «Безне өйдә көтәләр» романында сугыш ның утлы өермәләре кешеләрне күмеп китмиләр, киресенчә, аларның зурлыгын, ке шелек батырлыгын һәм рухи матурлыкларын калкурак итеп ачалар. Күңелне иң сөендергәне шул: Хисам Камнлов романнан романга үсә. әдәби осталыгын камилләштерә, тел-сурәтләү чараларын үткенәйтә, халыкчан итә бара. «Үлгәннән соң яздым» романы, баштагы ике романнан аермалы буларак, баталь картина ларга корылмаган. Сугыш картинасы, зарурилыктан чыгып, бер генә урында, барлык дәһшәте белән сурәтләнелә. Роман үзәгендә шәфкать туташлары. Яралы солдатларны, командирларны коткаруда алар башкарган эшне күңелләрне тетрәтерлек итеп тасвирлый автор. Аягы яраланып, соңыннан ампутацияләнгән Әнвәр Фазлыев һәм аны. сабый баланы төргәндәй, юрганнарга төреп, күкрәгенә кысып җылыткан, җанын саклап калган Ася Мнншина. Василий Теркинга һәйкәл куйган төсле, урам нарга һәйкәл итеп бастырып куярдай образлар. Бөек Ватан сугышы безнең романнар да беркайчан да бу дәрәҗәдә зур. фаҗигале, героик һәм МОҢСУ итеп сурәтләнмәде. Әгәр без Хисам Камалов романнарын оригиналдагы көче белән русчага тәрҗемә итә алсак, алар совет әдәбиятында иң зур һәм иң популяр әсәрләр белән янәшә баса алырлар иде. Эшләргә кирәк бу эшне, кичекмәстән эшләргә кирәк Менә шул чакта без күп милләтле совет әдәбиятындагы каләмдәшләребезгә «Бөек Ватан сугышын чын дөреслеге белән, тирән һәм акыллы тәэсирле итеп яза алырдай прозаик үсеп җитте бездә Ул. Константин Симонов кебек, шагыйрьдән үсеп чыкты».— дип әйтә алырӘхсән Баянның «Таш китап» романына, гәрчә ул дүрт биш ел элек дөнья күргән булга да. тәнкыйтьчеләрнең кулы җитмәде. Моның сәбәпләрен аңлау кыен, әлбәтт>< Кайбер укучылар, хәтта язучылар арасында да. бу осәр авырдан укыла, дигәнрәк фикер булып алды. Бу очракта Чыңгыз Айтматовның сүзен кабатларга мәҗбүрмен. Әдәбиятта чын әсәр, акыллы, тирән әсәр җиңел укылмаска тиеш. Андый әсәр озак лап. уйланып укылырга тиеш. Кешенең уй тойгыларын яңартмый торган. кы«ык өчен генә язылган җнңелчә беллетристика сәнгать була алмый Без җиңеллеккә, арзанлы мәзәккә тамашачыны театрларда да күп өйрәттек инде, шунысы да җитеп торыр. СССРның халык артисты, атаклы режиссер Г. Товстоногов «Правда» газетасында бастырып чыгарган бер мәкаләсендә (17 ноябрь 1986) драматургиядә В Распутин. Ч. Айтматов. В. Быков. Д. Гранин. В. Астафьевлар булмауга үкенә Мондый язучы ларның әсәрләрендәге тирәнлеккә, яңалыкка, колач киңлегенә соклана Ирешәсе иде драматургиябездә дә шул югарылыкка, акыл байлыгына ди Инде Ә. Баяновның «Таш китап» романына килгәндә, мин яны эшчеләр тормы тына багышланган әтрафлы җитди роман дип саныйм Тик әдәбият белгеч оре аны аерым алып түгел, беренче китабы «Ут һәм Су» белән бергә, берботен итеп карап өйрәнергә тиешләр, минемчә Охвт Гаффарның «Тегермән ташы һәм бодай бөртеге» (юманы — илебез әдәбиятыннан һәм дөнья әдәбиятыннан өйрәнеп, алга зур максатлар куеп язылган әсәр Дөнья белән аяк терәп сөйләшә автор Болары мине сөендерә Тпк аның татарчадагы теле мине үрти, үчекли. Русчадан калькалар күплеге акылга барып җитә, хисне кузгатмый. Кем ничек уйлый торгандыр, мин үзем, акылда үскән кеше буларак. калька телгә берничек тә күнегә алмыйм. Мәдинә Маликованың «Шәфкать» исемле романы элегрәк «Ак давылда тал бересе» дип атала иде. Татарстан я.зучыларының X съездында без яле аңар беренче исеме белән бәя бирдек. Минемчә, хәзерге исеме уңышлырак, чөнки шәфкать сүзенә мораль-әхлакый мәгънә дә салына. Русча Мәскәүдә Елена Корнеева тәрҗемәсендә басылып чыккан китап та «Милосердие» дип атала. Һәм ул әсәрнең материалына, врачлар тормышына, ягъни кешеләргә шәфкатьлелек эшләүчеләр тормышына туры килә. Романга моңарчы бирелгән уңай бәя белән бәхәсләшмим, тик авторның • Кар сулары» хикәясендәге теле миңа ягымлырак, мамыклырак булып тоела. Бәлки шуңа күрәдер, «Басып сайрар талы бар» исемле яңа романының, 30 мең тираж белән аерым китап булып басылып чыккан әсәрнең, тел-сурәтләү чараларындагы алга китеш. образларны сурәтләүдәге, пейзаж бизәкләрендәге ягымлы җылы мөнәсәбәт күңелгә якын булып китә. Роман жанрына бик тәвәккәл тотынган беренче хатын кыз авторыбызның җаваплылык тоеп эшләве, икенче романында бер адым алга атлавы, һичшиксез, күңелле хәл. Соңгы елларда татар әдәбиятының тормышның төрле-төрле өлкәләреннән материалны роман жанрына алуын, тирән катламнарга һәм каты токымнарга юлы гуын уңай күренеш дип санарга кирәктер. Бик зур үткенлек, гаять йөгерек тел белән язылган һәм укучы мавыгып укый торган «Мәңгелек яз» романында кызыклы вакыйгалар, мәзәкләр, көлкеләр, ут чәчрәтеп сөйләүләр бар. Талантлы автор язганы әллә каян күренеп тора! Тик нигәдер безне роман канәгатьләндереп җиткерми’ Ник алай? Туган-үскән авылы Гөберчәк кешеләрен моңарчы легенда дәрәҗәсенә күтәреп сурәтли алган Мөхәммәтебез ник бу әсәрдә калыша’ Романның төп кимчелеген миңа кырык биш ел буена колхоз пред седателе булып эшләгән һәм шул хакта үзе «Икмәк кадере». «Авылым гадәтләре» исемле китаплар язган Фәйзи Галиев әйтеп бирде «Мөхәммәтнең каләме бик тә йөгерек, аз мәйданда күп информация бирә белә ул. Юморы да егылып көләрлек була. Әмма колхоз председателен төп герой итеп аласың икән инде, аның эшен биш бармак кебек белергә кирәк. Якташыбыз яңа заман председателенең вазифаларын белеп бетерми, шуңа күрә чикләвекнең эче, Ибраһим Гази әйтмешли, буш булыбрак чыккан. Автор председательне мәхәббәт маҗарасына, очраклы мәзәкләргә ураган. «Укучы әсәрне укый бит»—дигән сүз йөри, ләкин ул сүз мине юатмый. Аның «Торналар төшкән җирдә». «Кеше китә—җыры кала» повестьлары. «Каз канатлары». ♦ Фронтовиклар» романнары төшле чикләвекләр рәтендә иде...» Бүгенге көнне сурәтләгән романнардан Газиз Кашаповның «Язмышыңа ышан» романы Татарстанда атом электростанциясен салучыларга багышлана. Әлеге дә баягы бер кимчелек — романда буш урыннар булуы эчне пошыра Мин әсәрнең уңай якларына һич кенә дә күз йомарга теләмим. Биредә Вергилий Дикопольцев, Фазыл Айбулатов. Гайәр Сәфәров кебек төзелеш җитәкчеләренең кызыклы образлары бар. Без аларда Батенчук. Бибншев. Салахов кебек талантлы оештыручыларны таныйбыз. Ләкин алар берсе дә әсәрдән аерылып үзбаш яшәрлек, халык теленә керерлек образларга әйләнмәгәннәр. Хикмәт, күрәсең, шунда: аларның шәхси тормышлары, интим мөнәсәбәтләре, гаиләдәге гамәлләре мавыктыргыч, әмма производстводагы гамәлләре төссез, сөйләшүләре сүлпән, сузынкы булып чыккан Минемчә, бу хәл Газиз Кашаповның ашыгуыннан түгел, тәҗрибәсезлегеннән килә. Производство кешеләре хакындагы әсәрләрнең чамадан тыш аз язылуын исәпкә алсак, бу әсәр һәм тәнкыйтьчеләр, һәм проза секциясе игътибарында булырга тиеш иде. Хәлбуки ул эш роман «Казан утлары»нда басылганчы да. басылганнан соң да эшләнмәде. Ә бит барчабызга да мәгълүм. Галина Николаеваның рус әдәбиятында шаулаган «Битва в пути» романы матбугатта басылып чыкканчы уннан артык язучы һәм тәнкыйтьче кулыннан уза. Автор үзе оештыра бу эшне, үзе үтенә каләмдәшләреннән. Сугыштан соңгы чорларда зур романнарны проза секциясендә бик җентекләп тикшерү, автор га киңәшләр белән ярдәм итү практикасы бездә дә бар иде. Ул хәзер бетте. Минемчә, ул файдалы, зарури эшне кабат гамәлгә кайтарырга кирәк. Шунсыз, ягъни коллек тив акылыннан башка, без ил күләмендә вакыйга булырдай зур әсәрләр, һәр яктан җитлеккән романнар тудыра алмабыздыр. Соңгы елларда нефтьчеләр тормышыннан ике роман иҗат ителде. Берсе — Шамил Бикчуринның «Тирән катлам»ы, икенчесе — Җәмит Рәхимовның «Кыядагы чәчәкләрле. Ill Бикчурин романына карата әдәби тәнкыйть өнәмичәрәк язды, беренче романыннан калыша дигән фикер тудырып өлгерде Мин, мәсәлән, ул фикерләр белән килешеп бетмәс идем Себер дөньясын зур итеп ачу. аның табигатенә, җир байлыкларын эзләп табучы фидакарь кешеләргә карата авторның җылы, ихтирамлы мөнәсәбәте романны укучыга якын һәм кадерле итә. Әгәр инде бүгенге көн югарылыгын нан җир суларга, экологиягә мөнәсәбәт күзлегеннән карап, ил язучылары күтәр гән принципиаль мәсьәләләр, тәнкыйть сүзеннән кнлсок. романга, әлбәттә, зуррак таләп ләр куярга була. Җ. Рәхимовның «Кыядагы чәчәклэр»ендә дә Себер киңлекләре, тайга кедрлары, сазламыклар, черкиләр, адәм баласының юлына киртә булып төшкән күп тирле авырлыклар бар. Автор күзәтүчән. Кешеләрнең портретлары, характерлары да чвгылып-чагылып китә, тик шуларны бербөтен итеп сюжет композициягә туплау җитенкерәми. Заманында романнар остасы Габдрахман ага Әпсәләмов безне, ул чагында әле яшь язучыларны, болай дип өйрәтә иде: «Әсәр язылып беткәч, аның баш героеның линиясен карап чыгыгыз. Аерым алып. Әгәр баш геройның линиясе өзел мәсә, әсәр бетен булыр, аны укырлар. Минемчә, Җ. Рәхнмов ул эшне ишләмәгән әле, әсәрнең байтак урыннарында баш герой сызыгы өзелә, әнә шул романны кызык сынып, аерылмыйча уку мөмкинлеген киметә. Әлеге әйтелгәннәр инде романнар, повестьлар язу өлкәсендә тәҗрибә туплаган, тормышның ачысын-төчесен байтак күргән авторларга, Эдуард Касыймов белән Барлас Камалга да кагыла. Э. Касыймовның «Шиңмәсен гөлләрең» романы да, Б. Ка маловның «Өзелмәсен өметең» романы да хезмәт кешеләренә багышланган. Б. Ка- маловныкы авыл механизаторы Илфат Маннуровның, герой механизаторның җиргә, игенчегә булган мөнәсәбәтен сурәтләсә, аның шифаханәдәге авыр кичерешләре аша аталар һәм балалар мөнәсәбәтен күтәрсә, урыны урыны белән психологик тирәнлек ләргә дә төшә алса, икенчесе — Э. Касыймов романы Кама буендагы автогигантның тирә-як авылларга, шушы елга буендагы халыкларга йогынтысын ача. Э. Касыймов ның «Чулман—оныклар елгасы» нинди зур мәшәкатьләр белән басылып чыккан булса, монысы да шундый ук авырлык белән, алты-җиде ел редакцияләрдә йөргән нан соң гына дөнья күрә алды. Эшчеләр һәм игенчеләр турында язылган биш-алты роман хакында, нәкъ менә бүгенге көн әсәрләре хакында сүз йөрткәннән соң, гомумирак сүзне, җыйнабрак әйтелә торган сүзне дә укучыга җиткерү кирәктер. Таләпләр аеруча зур. аеруча кискен куелган заманда бүгенге көнгә караган романнарга карата зурдан кубып сүз әйтүе кыен. Бәлки торгынлык елларында бу әсәрләргә карата мәдхия дә яуган булыр иде. Тел-сурәтләү чараларына тел-теш тидерерлек түгел аларда, геройлары да күз алдына басалар, әмма алар никтер күңелдә бөтенлек, тулылык хисе калдырмыйлар. Бу әсәрләргә «изге гамь» (Хәсән Туфан термины) җитми бугай. Дөнья һәм илләр язмышы. җир-сулар язмышы өчен, халыклар язмышы өчен борчылу җитми шикелле. Виктор Астафьев Красноярск каласында яшәп, «Моңсу детектив»ны язды, ул анда корсаклы хатынны канауда суеп яткан ПТУ үсмерен тасвирлады. И ябырылды язу чылар, и ябырылды тәнкыйтьчеләр! Ул чакта үзгәртеп корулар килеп җитмәгән иде әле. Озак та узмады, безнең Казаныбызда үсмерләр кулларына күсәк күтәреп, пы чак тотып, дөнья бетерен сугыша башладылар Биш алты ел алдан. Себер каласында яшәгән хәлдә, Астафьев Казан үсмерләренең киләчәген ничек күрә алган? Валентин Распутин «Пожар» романында бәлагә тарыган йорттан әйбер урлаучыларны сурәтли. Бу соң үзләре эшләгән завод фабрикалардан, комбинатлардан әйбер ташучы, йортларына мал җыючы комсызлар түгелмени? Мин әлерәк кенә сүз йөрткән роман карда — бүгенге заманның кала һәм авылын язган романнарда — андый күрәзәчелек бармы? Ай һай! Атилла Расихның «Сынау» романында андый күрәзәчелек, балалар тәрбиясенә төкереп карау аркасында килеп чыккан күңелсезлекләр. ата бе лән бала дәгъвасы бар. Шул ук А. Расихның «Кыш узар», «Ике буйдак» роман нарында (торгынлык чорында ук иҗат ителгән романнарда) бүгенге көнне, үзгәртеп кору кирәклеген, аның зарурлыгын алдан күрү бар. Шул яңача фикерләүне тәнкыйтьчеләребез күрмәделәр. «Кыш узар» байтак еллардан соң дөньяга «Язгы авазлар» булып чыкты. Ә безнең тәнкыйтьчеләр алдан күреп иҗат иткәннәр арасы на Әмирхан Еники белән Аяз Гыйләҗевне генә кертеп йөриләр. Ә Әхсән Баян? Ә Хәсән Сарьян? Ә Фаил Шәфигуллин? Аларны ник күрми тәнкыйтьчеләребез? Ә бит Әмирхан ага Еникине дә әдәби тәнкыйтьчеләребез заманны алдан күрүче дин •Саз чәчәге» һәм «Әйтелмәгән васыяте» аркасында гына атыйлар. Әдипнең илле еллык иҗат җимешенең нәтиҗәсе булган «Соңгы китап» иик анализланмый’ Гади бер истолекләр исеме тагылган бу китап киң полотнолы роман хроника бит! Йорт алын бару, аренда, мал мөлкәткә мөнәсәбәт бу роман хроникада гаҗәеп бер нечкәлек һәм ихтирам белән язылган бит! Өстәвенә әле бу китапта безнең әдәбиятта беркайчан да булмаган яңалык бар. Портрет алымының иң югары кимәленә күтәрелә автор. Кеше портреты, атлар портреты, йортлар, урамнар, хәтта калалар портреты бар Әнә шул портрет осталыгына тәнкый". ч« >ребез яшьләрне юнәлтергә тиеш иде Яңарыш тизрәк барсын өчен яшьләргә таянырга кирәк Соңгы елларда, бигрәк тә ике съезд арасында, без яшьләрне азрак кайгырттык шикелле. Юкса роман жан рына бер Рашат Низамиев кына килмәс иде. Күбрәк булыр иде алар. Сүл уңаеннан. мин Р Низамиевңың данлы музыкант, Ватан сугышында бик яшьләй һәлак булган Фәрит Яруллин ядкаренә «Атаклы кешеләр сериясеннән» роман язуын хуплыйм. ♦ Язмыштан көчлерәк» исемле роман-хроникада автор поэтик югарылык белән публицистик кайнарлыкны бергә куша алган Әсәрне укыйлар, сүз куерталар укучылар. • Казан утлары» редакциясенең бер утырышында редколлегия членнары әсәрнең җитди, сәнгатьчә булуын билгеләү белән беррәттән. анда әле сугыш турында, афәт ләр турында, шәхес культы дәвере террорлыклары турында уйлану җитеп бетмә аен әйттеләр. Китап итеп чыгарган чагында талантлы яшь романчыбыз аларны да уйлап бетерер дип ышаныйк. Себер ягыннан «Иртеш таңнары» романын язып җибәргән Я. Зәнкиев иптәш тә күңелдә өмет уята. Роман моңарчы без күрмәгән Себер ягы кешеләренең кызыклы образларына бай булуы белән генә түгел, үзенә генә хас, кабатланмас тел үзенчәлекләре. Себер чишмәләре төсле яңа бер агынтысы белән дә игътибарга лаек. Инде йомгак ясап карыйк. Менә без соңгы елларда язылып дөнья күргән егермеләп романны күздән үткәрдек. Татар романының бүгенге хәле мөшкел түгел икәнле ге аңлашылса кирәк. Димәк. Сергей Залыгин әйткән »билгеле бер югарылыкны, сак лау да. аннары ул югарылыкка нәрсәдер өстәргә теләү дә бар. Монысы Хисам Камалов Нурихан Фәттах. Мөсәгыйт Хәбибуллин. Мәхмүт Хәсәнов. Әмирхан Еникн. Атилла Расих. Ибраһим Салахов романнарына — тарихи һәм сугыш романнарына кагыла. Ләкин тынычланырга иртә. Бик иртә. М. С. Горбачев Һиндстан журналистлары белән бер әңгәмәсендә илдәге борылыш дәверенә карата менә мондый сүз әйтте: • Кешеләр үз хәлләреннән риза булып, ваемсыз яши башлаганнар иде. Партия алар- ның халык алдындагы җаваплылыкларын исләренә төшерде». Бу сүзләр безгә, язучыларга да, кагыла. Булган хәлебездән риза булып утырудан туктарга, алга таба тагын бер көчле омтылыш ясарга кирәк булыр. Ул хакта без Татарстан язучыларының XI съездында ачыктан-ачык. ихлас күңелдән сөйләшербез дип ышанам

Реклама