ЯҢА СҮЗЛЕК

Бу сүзлекне җәмәгатьчелек күптән көтә иде. Чөнки 1966 елда Мәскәүдә чыккан «Татарчарусча сүзлек» сирәк китапларның берсенә әйләнгән иде инде. Егерме ел эчендә телнең сүзлек составында да үзгәрешләр булган, сүзлек төзүчеләребезнең дә, гомумән, лексикография фәненең дә тәҗрибәсе арта төшкән. Яңа «Татарча-русча сүзлек» авторларының (Ф. Ә. Ганиев, И. А. Абдуллин, М. Г. Мөхәм- мәдиев, Р Г. Юналиева) һәм редакторының (Ф. Ә. Ганиев) исемнәре фәнни җәмәгатьчелеккә яхшы таныш. Аларның һәрберсе «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н төзүдә катнашып, татар һәм төрки тел белеменең актуаль мәсьәләләрен хәл итешә килеп, зур тәҗрибә туплаган галимнәр. Татарча-русча сүзлекләр төзүнең берничә йөз еллык тәҗрибәсен файдаланып төзелгән бу басманың нигезен алда әйтелгән «Аңлатмалы сүзлек» тәшкил итә. Анда исә актив кулланылыштагы 25 меңгә якын сүз теркәлгән. Сүзлек киң катлам укучыларга атап чыгарылган, ул һәрвакыт кул астындагы китап булачак. Төп максаты исә — татар сүзләренең русчага дөрес һәм төгәл тәрҗемәсен бирү. Шуның белән рәттән анда сүзләрнең грамматик һәм мәгънәви табигатен һәм билгеле беренче сүзе кергән фразеологик берәмлекләрне теркәү дә күз алдында тотылган. Сүзлеккә киң кулланылыштагы актив лексика тупланган. Алдагы сүзлекләрдә булган кайбер искергән сүзләр төшереп калдырылган. Шактый гына яңа сүзләр дә өстәлгән. Иҗтимагый тормышка чагыштырмача яңарак килеп кергән: исәпләү машинасы, лавсан, кримплен, поролон, остазлык, яңарыш, коллектив подряд, компьютер, рентабельле, күбәйтү аппараты, хәбәрдарлык, торгынлык, үзидарә кебек сүзләр дә урын алган. Яңа сүзлекнең бер уңышлы ягы итеп анда фразеологик берәмлекләр күплеген күрсәтергә мөмкин. Аерым сүзләрнең фразеологиясе аеруча бай. Мисал өчен: авыз, авыр, акыл, ачу, аяк, баш, күз, тамак, тын, ике, төп, төн, тел. йөрәк, кул һ. б. сүзләр кергән фразеологизмнар анда бик мул бирелгән. Сүзлек татар теле турында гына түгел, татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, культурасы, аш-суы, милли бәйрәмнәре, дини ышанулары һ. б. турында да мәгълүмат туплаган. Төзүчеләр аерым төшенчәләрне русча җыйнак аңлатма рәвешендә бирә барганнар. Мәсәлән, дөлдөл, Питрау, Покрау, чәкчәк, сират күпере, әдрәс, әлбә, әлиф, җыен һ. 6. төшенчәләрнең тәрҗемәсе шундый. Әдәби телебезнең баю, камилләшү чыганакларыннан берсе дип татар теленең диалектлары һәм аерым сөйләшләре санала. Сүзлектә диалекталь сүзләр шактый теркәлгән. Алар арасында инде күптән әдәби телебездә актив кулланылышта йөргәннәре дә бар. Мәсәлән: болгавыр, катканак, коен яңгыр, колакай, комаяк, корык, кулагай, кылау, кысланкы, кәй, күкшел, күлдәвек, тигенгә, тигәнә, тудык, тудыка, тәү, төмсә, пима, тө- нәген, пырдымсыз, төпкел, төрчә, мокыт, ыктымат һ. б'. Күп сүзләрнең диалекталь чыгышы күрсәтелмәгән. Димәк, төзүчеләр, нигездә урта диалекттан кергән бу сүзләрне әдәби тел лексикасына тулысынча кереп беткән дип санаганнар: көлчә, кәшәкә, беркавым, көренде, күзләвек, күлләвек, тоҗым, мәл. онта һ. 6. Шулай да әдәби телебездә урын алырдай кайбер диалекталь сүзләрнең яки мәгънәләрнең әле керми калуын да күрсәтеп үтик: мәсәлән, кылтаерга (кыланчыкланырга), кондырак, калгырга һ. 6. Сүзлек белән танышу тагын бер фикергә китерә. Без бик күп сүзләребезне оныта барабыз икән, булганнарын саклый белмибез. аларны яңа сүзләр һәм алынмалар белән алыштырабыз. Катаракта сүзе кергәнче халыкта кылау сүзе йөргән икән, франт сүзе урынына бездә кәрбәз сүзен кулланганнар; каштан — кәстәнә булган икән, капюшон — дигәнебез көрәпәлә булган икән; цикорий урынына күнаяк, һиндыба дигәнбез; акула дигәнебез күпек балыгы дип йөртелгән; креслога күшек дигәннәр. Инде тире урынына да мех дия башлаганбыз. Засада урынына элек поскын, осетр урынына бикрә дигән сүзләр кулланылганнар. Моңа хәтле чыккан сүзлекләрдән аермалы буларак, сүзлек үзенең яңача тезелүе белән дә иътибарны җәлеп итә. Иң зур яңалыклардан берсе: фигыль төп формасы инфинитив (-рга, ргә) белән бирелгән. Үзенең мәгънәсе һәм кулланылышы ягыннан ул тулыБ сынча рус инфинитивына тәңгәл килә. Ә моңа кадәр чыккан татар сүзлекләрендә фигыль инфинитивның -мак, -мәк формасы, икенче зат боерык фигыль формасы (фигыль тамыры), исем фигыль формалары белән белдерелеп килгән. Хәзерге татар кешесенең аңында -у-ү формалы фигыльләр саф фигыль формалары булып түгел, исем фигыль буларак кабул ителәләр Шуңа күрә сүзлек төзүчеләрнең һәм редакторның күпчелек төрки тел сүзлекләрендә кулланыла торган инфинитив формасын алуы, бәлки, үзен аклыйдыр да. Сүзлекнең икенче яңалыгы шуннан гыйбарәт: анда беренче тапкыр буларак лексик берәмлекләргә морфологик характеристика бирелә, ягъни теге яки бу сүзнең кайсы сүз төркеменә каравы күрсәтелә. Бу — бик әһәмиятле. катлаулы һәм җаваплы мәсьәлә. Сүзлек төзүчеләр, нигездә, аны уңышлы һәм фәнни яктан дөрес хәл иткәннәр. Төрки телләрдә. шул исәптән татар телендә, сүзнең формаль яктан билгеле бер сүз төркеменә каравы шактый кыен билгеләнә. Ә сүзлек төзүчеләр биргән грамматик характеристика туган телне укыту процессында һәрвакыт кирәк булып тора. Сүзлектә шактый күп сүзләр беренче тапкыр хәбәрлек (предикатив) сүзләргә кертеп каралганнар Алар арасында әйе, юк, бар. харам, хәтәр, хөрти, хәзер, хозур, тиеш һ 6 күрсәтергә була. Сүзлекнең тагын бер үзенчәлекле ягын билгеләп үтик. 1966 елгы сүзлектән аермалы буларак, сүзләрнең мәгънәви характеристикасы анда тагын да камилләшкән, мәгънәләре ачыкланган, баеган, төгәлсезлекләр бетерелгән Аерым сүзләрнең мәгънәләре шактый күп күрсәтелгән Әйтик аерырга, аерылырга сүзләренең 15 мәгънәсе, алырга сүзенең 23 мәгънәсе, баш сүзенең—15. барырга сүзенең — 16, килергә — 14, кара сүзенең— 13. кисәргә сүзенең—15. корырга сүзенең— 10. салырга сүзенең— 27. сугарга сүзенең— 17, торырга сүзенең — 14, тотарга сүзенең—17. төп сүзенең—17. төшерергә сүзенең— 19, төшәргә сүзенең — 24, чыгарга сүзенең — 21 һ. б. мәгънәсе теркәлгән. Сүзлек белән танышкач, укучы тагын бер яңалыкка игътибар итәр дип уйлыйбыз. Тезмә сүзләр һәм фразеологик төзелмәләр төгәл аерылган һәм соңгылары искиткеч бай бирелгән. Ә моңа кадәр алар катнаштырып бирелә иде. Яңа сүзлектә сүзлек мәкаләсе өч кисәктән тора; баш сүз бирелә, аның мәгънәләре теркәлә, аннан тезмәләр китерелә, шуннан соң фразеология теркәлә. Күп сүзләргә стилистик характеристика да төгәл бирелгән Сирәк очракларда гына кайбер шик уянып куя. Әйтик, күрекле, күрексез сүзләренә «диалекталь, дигән искәрмә бирелгән; риваять сүзенең дә «искергән, дигән искәрмәсе белән килешәсе килми; хосусан, хосусән сүзләрен дә рәвеш кенә дип әйтеп булмас иде. алар күбесенчә кереш сүз буларак кулланылалар. Югыйсә, юкса сүзләре дә теркәгеч итеп каралган, гәрчә алар үзләренең бөтен хасияте белән мөнәсәбәтле сүзләр рәтеннән саналалар. Өстәвенә сүзе рәвеш дип бирелгән, теркәгеч сүз дип әйтү дөресрәк булыр иде. Төзүчеләр телара сүзлекләр өчен тагын бер яңалык керткәннәр. Рус һәм татар сүзләренең омоним очракларында к, г янына калынлык билгесе өстәп, тирән тел арты авазларын биргәннәр: аркъа — арка, болгъар — болгар, казакъ — казак, къарта — карта һ. б. Орфографиянең хәзерге хәлендә бу нәрсә татар сүзләренең яңгырашын күзалларга мөмкинлек бирә. Сүзлек телебездә ң, г авазларын бирү өчен хәрефләр кирәк икәнен тагын бер кат искәртә. Бер генә мисал: комказыгыч дип укып китәсең, шуннан соң алфавит буенча комкор килә. Ничек укырга? Ңомңор дипме, әллә язылганчамы? Аннан соң комкорсак (пескарь) китә. Анысын ничек укырга, комкорсак дипме, әллә язылганчамы? Шуны сизептер. алга таба сүзлектә җәяләр эчендә татар сүзләренең татарча әйтелеше бирелә: кон (къон) һ. 6. Орфографиягә бәйле тагын бер момент. Телебездә рус теленнән калькалаштырып шактый сүзләр ясалган. Шулардан бер ишесе күп сүзе белән формалаша. Матбугат битләрендә алар еш очрый һәм язуда төрлелек яшәп килә; күп сүзенә иллюстрация биргәндә, төзүчеләр бу мәсьәләне дә хәл иткәннәр — аны икенче тамырдан аерым биргәннәр: күп миллионлы, күп милләтле, күп санлы һ. 6. Баш сүз буларак тасвирлаганда бу принцип сакланмаганын да күрсәтеп үтик. Аерым сүзләрнең сүзлектә язылу рәвеше белән бәхәсләшергә дә мөмкин булыр иде Әйтик, чөлли — чүлли түгелме? Локма сүзе дә лыкма дип (бер лыкма ризык капканым юк) әйтелми микән? Сүзлекнең тагын бер үзенчәлеген күрсәтергә мөмкин. Анда телдәге төп сүзләр генә түгел, ә сөйләмдәге кайбер регуляр формалар да теркәлгән. Дөрес, күбесе лексика- лашкан хәлдә яши. Мәсәлән агар, исемле, исемендәге, нишләмәк, сап-салкын, сап-сары һ. б Әмма алар сүзлеккә рус телендә теге яки бу яңа лексик берәмлек булып тәрҗемә ителгән очракта гына кертелгәннәр. Сүзлек татар теле белән эш итүче галимнәр тарафыннан төзелгән. Татарча мәгънәләрне рус теленә тәрҗемә итүне бары мондый галимнәр генә төгәл эшли ала. Шулай да аерым очракларда рус теле белгеченең дә кулы керсен иде дигән теләк уяна. Мәсәлән, кышлау сүзе белән китерелгән тезмәдә ■зимовалое домашнее животное» диелгән. Мичкә сүзенә китерелгән мисалда • ложка дегтю в бочке меда* дип теркәлгән. Орып сүзе ливмя дип тәрҗемә ителгән, ләкин бу сүз рус телендә үзе генә кулланылмый, «ә ливмя льет» рәвешендә йери. Бурлы сүзе гнедочалый дип. ә иенке каен диген сүэтеэмә «береза повислая» дип тәрҗемә ителгән лаякыл сүзе вдребезги дип тәрҗемә ителгән, исерек булу сүзе белән бергә килеп, ул «быть пьяным вдрызг» рәвешендә йери кебек. Сакау кешене дә картавый дип тәрҗемә итү дөрес булмастыр. Тарихилык та историчность түгел, ә историзм булмыймы икән?. Нәсер сүзе проза в стихах диелгән, белүемчә, стихотворение в прозе дип йөриләр иде элек. Сүзлек белән танышканда, күңелгә тигән тагын бер күренешне әйтер идем. Аерым сүзләрне караганда, төзүчеләр аның тәрҗемәсен бирмичә, икенче сүзгә җибәрәләр. Арчырга дигән сүзне карыйсың, ә сине әрчергә дигән сүзне карарга җибәрәләр. Асат дигән сүзне карыйсың, аның русчага ничек тәрҗемә ителәсен беләсең килсә, ансат сүзен карарга кирәк. Фән өчен бу әһәмиятле, ә практик куллануда уңайсызлык тудырмас микән? Кайбер очракларда актив кулланылыштан төшкән сүзләрнең мәгънәсен аңлау өчен иллюстратив фразеология дә җитеп бетмәгән кебек. Әйтик, кавырсын сүзе. Кавырсыны да катмаган дигән фразеология бар бит. Кәлимә сүзе — бер кәлимә сүз дә әйтмәү, күтәрәм сүзе — күтәрәмгә калырга дигән фразеологияне искә төшерә. Сырларга сүзенең бизәү мәгънәсен сырлап тормаска кебек тезмәдә биреп булыр иде кебек. Сәрпинкә сүзенең мәгънәсе дә сәрпинкә яулык тезмәсендә ачыграк чагылыр иде. Чуак сүзенең мәгънәсе дә телебездә әбиләр чуагы дигән тезмәдә генә сакланып калган, ә ул тезмә китерелмәгән. Чирү сүзе дә Кырым чирүе хәтле тезмәсендә сакланып калган бит. Сүзлектә күп телләрнең һәм халыкларның татарча-русча атамалары бирелгән. Бу бик кирәк. Тик кайберләренең урын алмавын да искәртеп китәргә мөмкин молдаван, швед, шотланд, эвенк, эрзя, эфиоп һ. б. Кайбер очракларда аларның язылышы буенча икеләнеп тә калырга туры килә: португалмы әллә португальмы, уйгурмы — уйгырмы, корей телеме, әллә корея телеме? Кайбер урыннарда русча сүзлек нигез булган кебек тәэсир дә кала. Әйтик, татарларда белоручка мәгънәсендәге «ак кул» юк. Адашкан пуля да рустан кергән — шальная пулядан. Алтын көз дә рус теле аша кергән. Ба дигән ымлыкны да руслар әйтә. Кисет сүзен дә тәмәке янчыгы дигән сүзебез барында кертергә микән? Кисея сүзенең дә татарча өрфия дигән матур эквиваленты бар. Хай ымлыгы да татарныкы түгелдер. Авыру баш- < тан сәламәт башка—бусы да руслардагы «с больной головы на здоровую» дигән фразеологизмның калькасы биг. Сүзлек нормативлык функциясен дә үтәячәк дип уйлыйбыз. Шуңа күрә сүзнең дөрес язылышын күрсәтү дә әһәмиятле һәм сүзлек бу функцияне тулысынча үти ала. Күптән кабул ителгән кайбер рус сүзләренең (мәсәлән, самавыр, гармун, карават һ. б.) татарча фонетик үзләштерелгән вариантын китерү, әлбәттә, дөрес. Бәхәсле язылыш: инкяр — инкарь формаларының беренчесе алынуын да билгеләп үтик. Әмма фидакарь сүзенең язылышы инкяр сүзе кебек үк булса да. ни өчендер элеккеге язылыш сакланган. Сүзләрнең мәгънәләре татарча һәм русча төгәл билгеләнгән. Телне нечкә тоюны таләп итә торган бу катлаулы эшне төзүчеләр, редакторлар югары фәнни-теоретик дәрәҗәдә башкарып чыкканнар Сүзлектә бирелгән кайбер сүзләрнең телдә актив яшәвең күзалдына китерүе кыен. Әлбәттә, бу мисаллар булмаудандыр. Ә сүзлекнең күләмен һаман кыса килгәннәр. Мәсәлән, агачсыл, агаччыл, агит-масса, иртәлек (утренник), параличланырга, озаккача һ. б. сүзләр контекст эчендә төгәлрәк кабул ителерләр иде. Кинәт искә төшеп киткән сүзләрне табар өчен, мин сүзлекне күп тапкырлар ачып карадым. Нигездә сүзне яисә аның мәгънәләрен таба алуыма шатлана-шатлана укыдым Шулай да кайбер сүзләр урын алмаган икән әле интернат, мәктәп, шәфкать туташы, эшерешер, хуҗабикә, чукынган, алагаемга, ат алу. аннан, анда, башлам, билгелелек, бетем, чыр (итеп кычкыру), төррә (сарык куганда) һ б. Ә бит бу сүзләрне без шактый еш куллаКайбер алынма гарәп-фарсы сүзләрен дә сүзлектән табып булмады. Әйтик, матбага, мәкам, мәрхүмә, мөгаллим, мөхтәрәмә, на- шир, хәтем кылу, шәех һ. б. сүзләр. Телебездә рус һәм рус теле аша Көнбатыш Европа телләреннән кергән йөзләгән алынма яши. Бу сүзлектә дә алар шактый урын алып торалар. 1966 елдагы сүзлек белән чагыштырганда, аларның саны кимегән: тар кулланылыштагылары төшеп калган, һәм бу дөрес тә. чөнки яңа сүзлек актив кулланылыштагы сүзләрне генә бирүне максат игеп куйган. Кызганычка каршы, сүзлектә әлеге дә баягы алдан билгеләнгән күләмне арттырмас өчен, актив кулланылып йөргән кайбер рус алынмалары теркәлмәгәннәр. Мәсәлән, вакансия, мандарин, химикат, хроника, шампунь, шашлык һ. 6. байтак сүзләрне алыштырырдай сүзләр бездә юк. Алар телдә ныклы урын алганнар һәм сүзлектә аларның булуы кирәк иде. Шул ук вакытта аерым фонетик диалектизмнарны. әдәби телдә синоним варианты булганнарын кертүнең хаҗәте бар микән? Әйтик, кәмә (диал. көймә), кәнди — кәнти (савыт), комак (кумак), кулса (кольцо), өке (мәче башлы ябалак), өлгешергә (өлгерергә), өлтерәп торырга (кунакчыл булырга) һ. б. Кайчак бик искергән сүзләр дә урын ала төсле: тәнбиһ (предупреждение), фөкарә (бедняки), тимсах (крокодил) кебек сүзләрне күз алдында тотып әйтүем Бу сүзлеккә кызыклы ике кушымта да бирелгән. Шуларның берсе — Татарстан АССРның географик атамалары исемлеге. Анда торак пунктлары, күл, елга исемнәре тупланган һәм аларның русчасы бирелгән. Шул рәвешле бирү бик кирәк иде, юкса авылларыбызның исемнәре гел русчага күчеп бара бит. Әле җитмәсә матбугатта колхоз- совхоз исемнәреннән башка авыл исемнәрен бөтенләй дә күрми башлаган идек Авыл исемнәренең болай беркетелеп калуы тарих өчен дә әһәмиятле. Сүзлекнең практик әһәмиятен арттыра торган тагын икенче кушымта бар. Бусында актив кулланыла торган татар исемнәре тупланган һәм аларның русчага транслитерациясе бирелгән. Сүзлекне редакцияләү эшендә нәшрият редакторлары Р Юнысов һәм Д. Шакиров- ның да хезмәтләрен билгеләп үтәргә кирәк. "Татарча-русча сүзлек» укучылар кулына килеп керде. Туган телебезгә ихтирам арту, аның сфералары киңәю, халкыбызның аңлы катламы туган тел белән гаять тирәнтен кызыксыну шартларында, мәктәпләрдә яшь буынга туган телне укыту яхшырырга тиеш бу заманда сүзлек игелекле хезмәт күрсәтер дип уйлыйбыз. Флера САФИУЛЛИНА, филология фәннәре кандидаты

Реклама