САБА КӨМЕШЧЕЛӘРЕ

 

Мондагы табигать оста куллы рәссам төшергән гаҗәеп бер рәсемнән сайлап алынган күренешләрдән тора сыман. Таза бүрәнәләрдән салынган җыйнак авыл йортларын бер яктан калкулык урап алган. Әйтерсең, ул авылны кырыс җил ләрдән саклар өчен махсус шулай урнашкан. Аз гына астарак бормаланып ак кан инеш аша рәшәткәле басма-күпер сузылган. Яр буйлап мәһабәт өянкеләр тезелгән. Өянкеләр шавында талгын гына аккан инеш ямь-яшел тугайлыклар аша уза. Анда кер чайкарга төшкән авыл хатын-кызлары әле хәзер дә инеш төбеннән көмеш йөзекләр, балдак-алкалар таба икән. Тенеки авылы көмешчеләре монда, элек-электән, үзләре ясаган бизәнү әй берләрен инеш комы белән юып ялтырата торган булган. Хәзер дә авылдагы күп кенә йортларның хуҗалары — элекке осталарның нәсел җебен дәвам итүчеләр — сине өенә яки алачык-сарайга алып кереп, ата-ба бадан калган ядкарьләрен — эш коралларын күрсәтергә мөмкин: менә алар, янәсе, коллективлаштыру чорларыннан бирле кеше кулы тимәгән, кагылмаган, җуелып калган һәм югалган байлык... Ул чакта күп осталарын җуйган авыл. Байтагы — җитмештән артык кеше — Тенекигә Бөек Ватан сугышыннан кире әйләнеп кайтмаган. Саба көмешчеләре кәсебенең ни дәрәҗәдә борынгыдан килүе турында да сүз әйтү кирәктер. Әйтик, 1987 елда табылган ярым ай рәвешендәге кызыл сатинга ялтыравыклы тәңкәләр тагылып ясалган затлы хәситә — бу төбәктә таралган кәсепнең юл башын тйгын да төгәлрәк ачыкларга мөмкинлек бирә. Анда, мәсәлән, үрдәк сурәте чүкеп ясалган бер тәңкә мәҗүсилек авазларын чагылдыра һәм бу хәситәнең тууы XII—XIII гасырларга туры килүен тәгаенләргә мөмкинлек бирә. Шундый ук табылдык җәүһәрләрнең берсендә «Зәрбе Болгар» — • Болгарда сугылды» дигән язулы тәңкә дә бар. Димәк, Саба көмешчеләрендә сакланган бу гаҗәеп һөнәрнең тамырлары Болгар дәүләтенең үсеш чорларын нан ук килә дияргә тулы җирлек бар. Революциягә кадәр, йорт-җирләрен калдырып, осталар ерак җирләргә — көмешкә чыгып китә торган булганнар. Оренбург. Казахстан далалары буйлап узган бу оста һөнәрчеләр, шул якларның чибәр кызларын шатландырып, төрле затлы чулпылар, беләзекләр, алкалар һәм балдак-йөзекләр ясаганнар, ягъни халык телендәгечә әйтсәк, «ак эш» белән шөгыльләнгәннәр. Шулай ярты ел чама сы юл гизеп йөргәннән соң, алар туган якларына әйләнеп кайткан, язгы кыр эшләренә керешкән, крестьян тормышының бетмәс төкәнмәс эшләренә кереп чум ган. Ләкин авыр эш көненнән соң да осталар яңадан кулга эш коралы алган, имән өстәлләрдәге сандалларда чүкү, кою белән шөгыльләнгән. Шушы гасыр башларында элекке традицияләр җирлегендә яңа бер эш — каралтынлау кәсебе туган. Бу ысулның соңгы осталарыннан берсе Хәбибрахман Ганиев аны үзенең туганнан туган абыйсы — юлгизәр һөнәрче Габдулла Латый пов шәхесе белән бәйли. Г. Латыйпов әлеге ысулны гасыр башында Саба яклары на килеп чыккан бер Әстерхан татарыннан өйрәнеп калган. Хәер, борынгы Болгарда киң таралган каралтынлау ысулының юлбашын Әстерханнан эзләү һич тә дөрес булмас иде. Бу очракта да бизәкле читекләр белән бәйле паро докс килеп туган булуы бар: кайчандыр XVI гасырда Казан осталары тарафыннан Урта Азиягә таратылган бизәкле читекләр XVIII гасырда безнең якларга «Бохара читекләре» булып кире әйләнеп кайткан бит! Каралтынлау ысулының язмышы да шуңарга охшаш. Тенеки авылы көмешчеләренең күп кенә эшләре бүген Татарстан сынлы сәнгать музеенда саклана, күргәзмәләрдә йөри, меңләгән кешеләрнең күз кара шын иркәли. Әйе, сабалыларның данлы һөнәре сүнеп калмаган, димәк! Сүнеп калмаган, әмма ул үзенең яңа осталарын, яшь осталарын — дәвамчыларын көтә.

Реклама