Логотип Казан Утлары
Повесть-сәяхәтнамә

ЕВРОПА АТ САГЫНА

Ак кешеме, негрмы, син? Баймы, ярлымы? Нинди урында эшлисең? Бу турыда мин синнән сорарга теләмим Нәрсә газаплый сине9 Бәгырең нидән сыкрана9 Нинди шом кыса йөрәгеңне9 Кешелек вазифасы шушы сораудан башлана Лум Пастер оңгы сәяхәт турында язарга җыенам Хәтер, минем гомерлек бимазам, онытылып беткән вакыйгаларны чокып чыгарып, алдыма китереп сала тора. Ул хәзер миңа сәяхәттә күргәннәремне ташый. Ниләр генә очрамады ул җиде айга сузылган йөзүдә! Ике дистә беркетмәдә генә калган җыелыш, киңәшмәләр, дүрт йөз егерме тапкыр вахта алышыну, давыллар. коеп яуган яшенле тропик яңгырлар, корабны озата барган акчарлаклар тавышы, чайкалулар, өйдән хат көтү газаплары, хат алу куанычлары, сүнеп килгән кояшка карар кайнар палубада серләшеп утырулар, аяусыз сагынулар, сагынулар Язмышың аша узган к\п нәрсә онытыла, юкка чыга. Министрлыкта утырган көннәрдән бер генә искә алырлык якты манзара таба алмыйм мин Чорында гаҗәп мөһим, хәлиткеч тоелган вакыйгалар, комга сеңгән яңгыр суы шикелле, эзсез югала Андыйларны берничек тә искә төшереп, кайтарып булмый. Көрәшсез, каршылыксыз, җиңеллектә узган мизгелләрне хәтер кире җанландыра алмый. Нигә соң үткән гомер, кайтмас көннәр мине болай бимазалый? Яшәүнең тере өлеше — бүгенгелектә яшәргә тырышам Бүгенге кайгылар, бүгенге мәшәкатьләр дә җитәрлек бит. Киләчәкне кайгыртырга, аны лаеклы каршыларга кирәк Бала чактан алып, үзгәртеп кору чорына кадәр безне киләчәк шәүләсе белән тукландырып тордылар Нинди гүзәл, нинди соклангыч иде ул газета битләрендә сурәтләнгән киләчәк! Илленче елларда — ташып, читләреннән агып торган муллык АлтмышынМиргазиян ЮНЫС (1927)—прозаик вТозлы җил». «Энҗе эзләүчеләр». «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» һәм башка китаплар авторы Мәскәүдэ яши га түзә алмыйча йөзне мендәргә каплап өзгәләнгән йокысыз төннәр чы елларда — безнең буын коммунизмда яши. Җитмешенче еллардан башлап тагын муллык, оҗмах тормышы Бүген исә каршыбызда - яңартып кору, хәбәрдарлыкның аяусыз көрәше һәм катлаулылыгы арта барган тормыш Хәтерне мин йөгәнләргә тырышам Җитәр, дим. туйдырдың, тукта. ял бир миңа, тыныч, гамьсез яшисем килә! Тыңламый Хәтер миңа һаман баштан кичкәннәрне ташый Үткән көннәр кайтавазы мине кабат бимазалый. Нәкъ шул катлаулы сораулардан, чишеп булмастай мәсьәләләрдән котылырга теләү кулга каләм алырга мәҗбүр итә. Тын гысыз уйларны ак кәгазьгә ыргытып, котыласым, аларны укучы белән бүлешәсем килә... Безнең гомер аяз көндә зәңгәр күктә эрегән сыек төтенне хәтерләтә. Ул һаман өскә, һаман биеклеккә омтыла, сыегая, эри. юкка чыга. Хәтер — шул юкка чыгуны тар-мар итү өчен туган көрәшче Ул үткән гомернең сурәтләрен генә кире кайтара алуын әллә белми, әллә белергә теләми Яшәүне кабатлау мөмкин түгел. Их. шушы чарасызлык! . Жданов каласы. Аның элекке исеме Мариуполь. Минем борынгы болгар бабаларым яшәгән җир Бу төбәктә аларның сөякләре күмелгән Бу җирдә безнең бер катлам тарихыбыз ята Бәлки мине шул сөякләр, шул тарих тартып китергәндер бирегә? Ждановтан унсигез чакрымда. Калка елгасы буенда. 1223 елның маенда берләшкән рус һәм кыпчак гаскәрләре татар-монголлар белән очраша. Ул чакта минем ерак бабаларым Идел буенда яшиләр. Бүгенге көндә «татар» исемен йөрткән халыкның тарихчылары, әдипләре, галимнәре: «Без татар-монгол явын оештыручылар түгел, ул яу Рус дәүләтенә барып җиткәнче иң әүвәл безнең илебезне таптап узды»,— дип сөрән сугалар Кызганыч бу авазга колак салучы, хакыйкатьне ачыкларга теләүченең генә шушы көнгә кадәр табылганы юк. Сәяхәттә күргәннәр Әнә. Белград белән Дубровник арасында гы таулар Упкын төбендә боргаланып көмеш елга ага Согуд Га- рәбстаны Җиддә порты Мәзин әйткән азан тавышы Докерлар, бетон причалга намазлык җәеп, сәҗдә кылалар Эш тукталды.. Британ атавының акбур ярлары. Лондон белән Бристоль арасындагы автострада Машиналар агымы. Җентекләп эшкәртелгән кырлар, вак-вак квадратларга бүленгән хосусый болыннар .. Унике баллы дулкын куган ачы давылда океанга чыга алмыйча. Бристоль култыгында дрейфтә яту... Гамбург каласы Сан-Паули кварталындагы кәеф-сафа инду- стриясе. Йортларның урамга караган пыяла витриналары эчендә «кунак* көтеп утыручы фәхеш курчаклары Бремен каласының үзәк соборы Собор каршында кечкенә генә бронза һәйкәл ишәк сыртына эт, эт өстенә мәче, мәче аркасына әтәч кунаклаган — Бремен музыкантлары минем рәсми вазифам Ә кешелек вазифасы? Әхлак кануныннан караган2 да бу эш капитанны сату, өч еллык бергәлекне, өч ел күргән авырлыклар ~ тудырган дуслыкны сындыру, өзү була. Мин хәзер ут белән су арасында. х Тукта, ашыгырга ярамый Башта капитанның хәлен белергә кирәк " Каюта эчтән бикле Телефонны алдым, чылтырата башладым Ж.авап ~ юк Сволочь син. бүлек башлыгы! Сии бит министрлыктан килгән кеше £ алдында, капитанны үзеңә буйсындыра алганыңны күрсәтер өчен, аны ~ эчәргә мәҗбүр иттең Власть Өстенлек Буйсындыра алу. Ата җенесләр- s. нең канындагы куркыныч сыйфатлар бу. Электромеханикка кереп отвертка, каргаборын алып чыктым. Йозакны ватарга туры килде Кердем Эссе Тынчу Иллюминаторларның барысы да ябык Тын да алырлык түгел Каютада бардак. Мондый тәртипсезлек каюта хуҗасы исерек чакта гына була. Ә болай Михаил Александрович пөхтәлек колы, педант Аның өстәлендәге берәр кәгазьне мыштым гына урыныннан күчереп куйсаң, ул аны шундук күреп ала. кире урынына кайтара. Гомумән, каты куллы хатын белән яшәгән ирләр көндәлек тормышта солдат шикелле җыйнак һәм тәртипле булалар. Каютаны тикшерергә керештем. Йокы бүлмәсе ишегенә янәшә чөйдә Михаил Александровичның тужуркасы, тужурка кесәсендә сейфның ачкычы булырга тиеш Тужурка идәндә. Кулым түш кесәгә сузылды, капшыйм. ачкыч юк. Күз алларым караңгыланып китте Сейфтагы документлар икебез карамагында Сейф ачкычының бер генә минут урыныннан югалып торуы турында да без югары инстанциягә хәбәр итәргә тиешбез Йокы бүлмәсенә уздым Кергәндә капитанның туфлиена абындым. Икенче туфли аның аягында. Салып өлгермәгән. Йөзтүбән караватына ауган. Күлмәге сыдырылып өскә күтәрелгән Киң. итләч аркага карап бер тын уйлап тордым Безне бит. дус кеше, төрмәгә парлап утыртачаклар Устав буенча капитан — иң баш кеше, партия каршында капитан эшләгән эшләр өчен мин җавап бирәм Яшерен документлар буенча без икебез дә тигез җаваплы Менә ничек хәйләкәр эшләгәннәр җаваплылык мәсьәләсен! Йокы бүлмәсеннән чыгып салонга юнәлдем. Өстәлдә ипи сыныклары, буш шешәләр аунап ята Өчесе аракыныкы, икесе шәрабтан бушаган Литр ярым кырык градуслы, литр ярым сигез-ун градуслы агу Йөз грамм алкоголь атны үтерә, диләр. Төштән соң сәгать дүрттә Керчь бугазы Гадәттә, безнең капитан аны лоцмансыз уза Бу юлы лоцман чакырырга туры киләчәк Пароходчылыкта гел юләр кешеләр генә утырмый бит Ничә еллар бугаз аша мөстәкыйль йөргән капитанның бу юлы лоцман чакыруының сәбәбе белән кызыксына башлаячаклар Без кап чыкта ятмый Бу турыда уйларга кирәк Өлкән ярдәмчегә юнәлдем Ул иртәнге сигездә вахтадан алмашынып ял итәргә ята Уятырга туры килде Виталий, капитанның эше начар Ул Керчь бугазыннан узган та да тора алмас шикелле, нишлибез? — Керчь бугазын мин яхшы белом, ләкин, лоцмансыз үтәргә әмер белән расланган рөхсәт кирәк. Андый рөхсәт миңа бирелмәгән. Лоцман чакырырга туры киләчәк. — Ничек уйлыйсың, пароходчылыкта: ни сәбәптән лоцман чакырдыгыз, дип төпченә башламаслармы? — Лоцман чакырган заявкалар Керчь порты капитаны конторасына туплана. Самборский безнең капитанның дусты Берни булмаячак,— диде өлкән штурман Веденко. — Хәл иттек, алай булгач. Ышаныч синдә. Виталик — Хәзер заявка язам. Радиограмманы алты сәгать алдан бирергә кирәк.— һәм өлкән ярдәмче, урыныннан торып, радиограмма язарга утырды. — Капитанның авырып ятканын башка штурманнар беләме? — дидем мин Веденкога. — Сез бит. Миргазиян Закирович, диңгезчелектә беренче ел эшләмисез Шушы каютада төчкерсәң, аскы палубадагы мотористлар каютасында. сәламәт бул, дип жавап бирәләр. Без бит утыз биш кеше бер юрган астында йоклыйбыз — Капитан Босфорга җиткәнче тора алмаса. нишләрбез? — Анда күз күрер,— диде Виталий Федорович. Мин аны нәкъ шушы гадәте өчен яратам. Кайбер кеше, бигрәк тә куркаклар һәм вакчыллар, әз генә бер кырынрак мәсьәлә тудымы, аны катлауландыра, әллә нинди куркыныч, фажигале нәтиҗәләргә китереп тоташтыра Виталий, киресенчә, иң катлаулы мәсьәләләрне дә гадиләштереп, җиңеллеккә, иминлеккә юл саба белә. Экипаж төзегәндә капитанның Веденконы аласы килмәгән иде. Әле дә, мин экипаждан китсәм, Михаил Александрович бу егеттән тизрәк котылырга ашыгачак. Алар икесе ике төрле кеше. Психологик уртаклык юк алар арасында, шунлыктан капитан белән өлкән штурманның үзара мөнәсәбәтләре һәрвакыт диярлек минем аша җайлана килә. Чара күрергә кирәк иде. Капитан янына юнәлдем. Кемдер мин ваткан йозак белән кызыксынган. Экипажда күз-колак булырга яратучылар җитәрлек. Аларның кайберләре кызыксынудан гына түгел, рәсми рәвештә капитан белән минем һәр адымымны күзәтеп, исәпкә алып торалар. Эше шундый бит. нишлисең? Чит ил портларында безнең белән эш итүче агентларны, стивидор- ларны, порт вәкилләрен сыйлап чыгару өчен һәр корабка вәкиллек аракысы, затлы кабымлыклар бирелә. Аларның барысы да капитан каютасында. аның карамагында саклана Корабка килгән чит ил вәкилләрен сыйлаучы юмарт капитаннар да очрый, билгеле Күп капитаннар Бу инде артыгын сайрау дип атала Капитан каютасындагы суыткычны ачып, чит ил портларында торганда килгән кунакларны сыйларга алынган барлык шешәләрне җыеп кладовкага илттем дә йозак белән бикләп куйдым Тәҗрибәле капитаннар суыткычтагыдан тыш кагылгысыз запас итеп бирелгән эчемлекләрне башка урынга яшереп тә тоталар Төрле чаклар була һәм беркайчан да запас эчемлек булу зыян итми. Билгеле, капитан үзе салырга яраткан бәндә булмаган очракта Кинәт кәефем күтәрелеп китте. Хәзер инде һәр очракта капитан Босфорга җиткәнче «терелергә» тиеш Башка чара калмады аңа Баш төзәтү әмәленнән мәхрүм иттем мин аны. Хәзер инде өстәү мөмкинлеге юкка чыкты Шулай да капитанның хәлен белергә кирәк, һәм мин эчтән бикләнгән йокы бүлмәсенең ишеге каршында туктап калдым Димәк, мин генә түгел, ул да чара күрә. Астыртын көрәш башланды. Нәкъ детектив кинодагы шикелле Көлке дә. шул ук вакытта елатырлык хәлгә дә китереп куюы бар мондый шапшак уенның. Салырга яраткан кеше белән тапма да, югалтма да. Моңа Михаил Александрович мисал. 111унлый әйбәт тоела ул айнык чакта Киң күңелле. Кешелекле. Кайгыртучан. 52 Әгәр мин гомер буе кешеләрне өйрәнмәгән булсам, капитанның шундый күркәм гадәтләренә чын күңелдән ышанып, их, эчә торган гадәте булма- са. бу кеше ир-егетнең иң асылы булыр иде дип алданыр идем. Инде менә кырык елга якын мин кеше дигән җир йөзендәге иң катлаулы, иң аңлашылмас һәм четерекле механизмны өйрәнәм Адәм баласының чын холкы, аның эчке сыйфатлары исерек чакта ачыла. Исерек чакта кеше < юләр икән, ул чыннан да дурак. Аның айнык чакта акыллы күренүе— з сәхнә уены гына Куз буяу осталыгы гына ул айнык вакыттагы әйбәтлек- < ләр Чын чыннан кешелекле, юмарт, киң күңелле кеше исереп китсә, та- ” гын да әйбәтләнеп китә Бу турыда һәркем белергә тиеш «Эчмәсә. аңа * тиң әйбәтне табып булмас иде», дип алданмаска тиеш без Б\ юлы Михаил Александрович ачкычын скважинада калдырырга = оныткан Үз ачкычым белән ачып, йокы бүлмәсенә кердем. Чишенеп юр- “ ган астына кереп яткан. Чал төк баскан бите үлгән кешенекен хәтерләтә и Каны качкан бу кешенең битеннән, тиресе күмгәкләнә башлаган, күгәр- з гән. балавыз төсе кергән. Иреннәр пешеп, кабарып чыкканнар Авыз j кипкән Телләр, аңкаулар, иреннәрнең эчке ягы пешкән шикелле, кып- х кызыл, әйтерсең, аның авыз эчен кайнар күмер салып ыслаганнар. Сулы- * шы шундый авыр Тын алганда үпкәсендә гыжлаган, тонык итеп сызгыр- - ган тавышлар ишетелә.* Йокы бүлмәсен кабат тикшерә башладым Почмакта, пароходчылык- г ка барганда олпатрак күренер өчен тотыла торган атташе-кейс янында J буш аракы шешәсе аунап, ята. ванна бүлмәсендә буш одеколон шешәсе. Мин бит җентекләп тикшергән идем Эчәргә ярарлык бернәрсә калмаган иде каютада. Кем белгән шушындый ир одеколон эчү мәсхәрәсенә барып җитәр дип? Рәчәй! Рәчәй бу. мин ялгышмыйм. Тагын бер тәүлек узды. Босфор котылгысыз якынлаша. Капитанның серен докторга ачарга туры килде. Гиппократ анты биргән кешегә ышанырга ярар дип уйладым. Алексей Теунов белән моңа кадәр эшләгәнем булмаса да. Доктор капитанга айныта торган укол кадады, клизма ясап эчен юды Ул. гадел һәм тәҗрибәле белгеч буларак. Михаил Александровичның агулануыннан курка иде. Яңа экипаж әгъзалары белән танышу мәшәкате аркасында көн тиз үтеп китте Вахтада торучыларны тикшереп чыктым. Өлкән штурман белән Босфор мәсьәләсе турында киңәштек. Виталий Федорович җавап- лылыкны өстенә алды Каютага кереп. Ждановта торганда җыелган хат-хәбәрләрне карап чыктым да йокларга ятарга әзерләнә башладым Ишек шакыдылар — Рәхим итегез. Башта мин аны таный да алмадым Кем соң бу? Күз аслары капчыкланып асылынып төшкән Җилкәләр салынкы. Куллар калтырап тора. Каршымда бөкрәеп беткән бер кызганыч, кешелек кыяфәтен югалта башлаган бәндә басып тора Күзләр идәндә Кеше түгел бу — бакча карачкысы. шәүлә. — Бер йотым. Зинһар бер генә йотым! Бирмәсәң — үләм. Үләм мин. зинһар бер йотым! __ Күкләр шаһит, кызгандым мин аны Хөкүмәт һәм партия корабта тәртип, дөреслек, эштә сыйфат һәм гаделлек саклаган өчен миңа эш хакы түли Тәртип бозуда, җинаятьтә катнашсам, мине эшемнән пычрак себерке белән куып чыгарырга тиешләр. Яңа ел каршылаганда бокал күтәрер өчен алган шампанскийны ачып, капитанга бер стакан шәраб агыздым Голт-голт йота. Шәраб тын юлына китте булса кирәк, буылып ютәлли башлады Кызганыч һәм костырырлык җирәнгеч. Кешене башка җан ияләреннән — маймылдан, җанвардан, бөҗәкләрдән бөек сыйфатлар — акыл. иман, вазифасы каршындагы җаваплылык аерып тора Шу- шы сыйфатларның тамчысы да калмаган бу бәндәдә Кешелек исеме тар-мар. Каршымда жир корты, деградант. Миңа шул нәрсә аңлашылмый Айнык чакта аң да. әзме-күпме вөҗдан да бар шикелле бу кешедә Аның ерак сәяхәттән урап кайткан чакта җиңнәренә алтын ука шеврон теккән кара тужуркасын, диңгезчеләр фуражкасын. ак яка арасыннан күренеп торган галстугын тагып властьларны каршыларга чыккан чагын күрәм Пароходчылыкта үткәрелгән киңәшмәләрдә сүз алып. «без. диңгезчеләр .» дип күкрәк киереп сөйли башлаганы күз алдыма килеп баса Кая аның хәзер горурлыгы? Кая ир- егетлеге? Ниһаять, кешелеге кая? Без менә өч ел бергә эшләп, бер-беребезгә «син» дип дәшкәндә һаман тартынып китүебезне сизеп уңайсызланып куябыз күп чакларда. Уйлап, чама, зәвык белән эш итәргә тырышабыз Үзара ярышып, экипаж әгъзалары каршында зур жаваплылык белән абруй сакларга тырышабыз Каршымда басып торган бу бәндәдә андый сыйфатларның бөртеге дә калмаган иде һәм андый катлаулы әхлак мәсьәләсен аңларлык та түгел иде бу шәүлә, бу өрәк, бу карачкы Мин читкә борылып, яка сәдәфләрен ычкындырып жибәрдәм. Иллюминаторны ачып, саф һава йоттым. - Зинһар китегез Күрәселәрем килми1 Рәхмәт. Бирмәсәгез. үлә идем Ишек ябылган тавыш ишетелгәч кенә борылып карадым Күрергә туры килмәде, бәлки карак шулай чыгып тая торгандыр тотылудан куркып Коридордагы аяк тавышларында икейөзлелек, әхлакый пычраклык ишетелә иде. Босфор бугазына кергәндә капитан йөртү рубкасында иде инде. - Өч градус уңга Шулай тотырга! Сулга тайпылмагыз! Шушы көнгә кадәр баш ватам жаваплылык. гаделлек чыгардымы икән Михаил Александровичны, әллә Босфор аша лоцмансыз үткәнгә түләнә торган акча шаукымымы? Чит кеше күңеле — карурман Бу турыда беләм. дип бары тик мактанчыклар гына әйтә ала Тагын ун сәгать узды Дарданелл бугазыннан чыгып киләбез. Каршыла жылы зәңгәрлек Борынгы мифлар төбәге. Кораб вак атаулар яныннан уза. Күңелемдә тегермән ташы Капитанның теге «эшенә» күз йомып узу — жинаять. Партия каршында да. вөждан каршында да җинаять Спардекта. палуба читендәге релингка таянып, диңгезне күзәтәм Кемнеңдер кулы жилкәмә килеп ятты Закирыч. аңлыйм мин сине. Син. кадерлем. миңа ачуланасың. Әйдә биш кенә минутка минем каютага керик әле. Каютага кердек Мин утырдым Михаил Александрович ишекле-түр- ле йөри Сул кулы белән уң кулының бармакларын шартлата. Киңәш бир. экипаж күзенә ничек күреним? Ничек мин аларга боерык бирә, тәртип бозмагыз дип әйтә алыйм? Каршымда кыйналган эткә охшашлы мескен, кызганыч бер бәндә утыра Күзләр тонык, ияге асылынып төшкән, җансыз куллар тезендә ята - Оят булгач нигә эчтең? Хайванга әйләнеп каютада аунап ятканда оят түгел идемени? Тешен кысудан капитанның яңак мускуллары бүртенеп чыкты Миңа каршы әйтәсе, сүгенәсе килә. Түзә Бүлек башлыгы Тищенко. Адәм актыгы ул. Пароходчылыкта минем беренче капитан саналуымнан көнләшә. Ул бит миңа эчәргә ярамаганны белә Кабахәт' Шул аракы аркасында күргән газапларымны сөйли башласам Гафу ит. Закирыч Кичер Ант итеп әйтәм. бусы соңгысы. Михаил Александрович, син бит бала-чага түгел Бу хакта сөйләшкәнебез булды лабаса Син бит капитан вазифасын, аның җаваплы- 54 лыгын бетеңә алган кеше. Утыз биш экипаж әгъзасы, аларның хатыннары. балалары Кораб белән исерек кеше идарә итә. Син бит бер эчүендә корабны батырасың Күпме корбан, күпме ятим ясыйсың тыела алмавыңнан Кесәңдә партбилет Соңгы эшеңне мин чарасыз калдыра алмыйм Бүген ял ит. Кеше кыяфәтенә керергә тырыш Иртәгә партия җыелышында тәртибеңне тикшерәчәкбез. Бу минем соңгы сүз Гремин йөрүеннән туктады Бүреләрчә, маңгай астыннан миңа ка- 5 рыи Нәфрәт чәчеп торган кан сауган соргылт күзләр. Тешләрен шыкыр > датып алды — Теләсәң нишлә. Мин синең кулыңда. Ә бит мин сине шәфкатьле кеше дип йөри идем. ' = Объективлык, үзтәнкыйть турында туктаусыз тукып торабыз. Бер- | кемнең дә ирекле көннән янасы, юкка чыгасы килми. Аңламады мине " капитан Теләсә нишләсен лә! Каютама кердем Җыелышта белгертәсе хәбәрне яздым, көн тәртибе з билгеләдем Капитанның персональ эшеннән соң кораб йөртүдә иминлек ~ саклау, йөзү эшендә уяулыкны көчәйтү мәсьәләсен соңгы вакыйгага бәй- Z ләп хәл итәргә кирәк иде. Шул турыда карар проектын яздым Хәзер * коммунистлар белән киңәшергә, аларны җыелышка хәзерләргә кирәк 5 иде Әүвәл партоешма секретаре — өлкән электромеханик Александр * Николаевич Давыдов белән сөйләшергә ниятләдем Бу эшнең уңышлы тәмамлануына ышаныч әз иде. Пароходчылык ? башлыгы — партия эшеннән күчерелгән кадр Диңгезчелекне, диңгездә йөзүнең экономикасын, шартларын начар белә. Пароходчылык белән идарә итү аның беренче ярдәмчесе Королев кулында. Королев исә. капитаныбызның сабакташы һәм иң якын дусты, һәм. шуңа өстәп, шәһәр комитетының беренче секретаре, өлкә комитетының икенче секретаре Королевның әшнәләре. Рейстан кайту белән безнең кораб янына пароходчылык башлыгының «шәхси» «Волга»сы килеп туктый да. чит ил портларында торганда агентларны, стивидорларны сыйлау өчен сатып алынган вәкиллек эчемлекләрен, затлы азыкларны капитан каютасыннан алып китә Пароходчылык башлыгы, үз нәүбәтендә, аларны өлкәдә. Киевтә һәм Мәскәүдә утыручы түрәләргә өләшә. Капитан Гремин тәртибен тикшерү пароходчылыктан башлап, өлкә, республика һәм башкала түрәләренең бакчаларына таш томыру, аларның иминлекләренә кизәнү иде. Алар бит Ждановка килү белән сыйланырга юкка гына безнең корабка килмиләр Гремин — ышанычларын яулаган, аларга якын кеше Давыдов машина бүлегендә иде. Мин аны чакырып электромастер- скойга алып кердем — Александр Николаевич, капитанның ике тәүлек исереп ятуы сезгә мәгълүм инде Иртәгә аның персональ эшен партия җыелышына куябыз,— дидем мин. Давыдов кулын сөртә башлады, учы белән битен каплап, бер тын уйлап торды. — Бу. Миргазиян Закирович, бик җитди мәсьәлә. Каютагызда кеше юкмы? - Юк — Әйдәгез, шунда кереп сөйләшик. Монда безне тыңлап торулары бар Минем каютага кердек. Давыдов әрле-бирле йөри, әллә башларга сүз тапмый, әллә артык дулкынланудан бераз тынычланырга тели. — Безнең капитан белән Королев арасындагы мөнәсәбәт сезгә мәгъ лүмме? — Алар үзара ахирәтләр. — Сез бит экипаж ялга чыгу белән туры Мәскәүгә кайтып китәсез. Мин монда. Ждановта яшим. Королев пароходчылык башлыгының яр дәмчесе саналса да. чынлыкта Донецк өлкәсендәге, хәтта министрлыктагы җитәкчеләр мафиясенең башлыгы. Сез әле бу экипажда өч кенә ел эшлисез, ә мин — тугызынчы ел. Тугыз ел эчендә безнең капитан каютасында түрәләрнең кайсылары гына сыйланмады. Гремин югарыда утыручылар өчен чит илдән күпме бүләк кенә алып кайта Сез бит аны белеп торасыз. — Мин партоешманың коммунистларына ышанам Без бит аларны дөрес юлдан алып барабыз. Кырын эш эшләгәнебез юк Начальствоның безнең пароходка килеп сыйланып йөрүен дә беркетмәгә кертәбез Бөтенесен фаш итәбез — Миргазиян Закирович, сез психология фәнен үзләштергән кеше Оешманың бер генә партия әгъзасы да Греминга каршы кул күтәрмәячәк Дөрес, алар сезне дә ихтирам итәләр, хәтта яраталар да, шуңа карамастан, алар капитанга каршы чыкмаячаклар Менә күрерсез. Капитан түрәләрнең дусты булганлыктан, экипаж иң әйбәт рейсләргә йөри Иң зур премияләрне безгә биреп торалар Пароходчылыкта экипажыбызның һәр теләген үтәп баралар. Без бит аерым исәптә. Әгәр Михаил Александровичны бу экипаждан алсалар, аның урынына кемне куюлары билгеле түгел Башка капитан экипажга әйбәт рейсләр, премия оештыра алыр дисезмени? Аның нинди кеше булуы да билгеле түгел Гремин исә. беркемне дә җәберләми. Экипажның туксан тугыз проценты — аның белән унар, унбишәр ел эшләгән диңгезчеләр - Персональ эшне барыбер куярга кирәк. Без бит коммунистлар.- дидем мин - Әгәр парткомда, шәһәр, өлкә комитетында ярдәм таба ал- масак, мин Үзәк Комитетка. «Правда» газетасына язам Давыдов уйга калды — Эшегезне ташларга уйлыйсызмыни? Әгәр алай эшләсәгез, сезне ашаячаклар. Менә күрерсез, сезне ялган бәла ягучы. җәнҗалчы дип бөтен пароходчылыкка гайбәт таратачаклар. Минемчә, иң дөресе, капитанның үзе белән эш итү Ул сездән куркамы, ихтирам итәме, белмим, күптән күзәтеп йөрим, капитан сезнең сүзегезне тыңлый. Минемчә, аның белән ныклап сөйләшергә, соңгы тапкыр кисәтергә кирәк. Минем киңәш шул, ә калганын үзегез карагыз. Кичке вахтадан соң өлкән штурман Веденко белән сөйләшергә туры килде Капитанның персональ эшен җыелышка чыгаруга ул да каршы иде Әгәр алай эшләсәгез, көлкегә каласыз сез, Миргазиян Закирович, диде ул. Пароходчылыкның мактау тактасында Греминның портреты эленеп тора, әле ел башында гына орден алды, җыелыш, конференция, киңәшмә саен аны мактап, башка капитаннарга үрнәк итеп куялар Беренче ярдәмче капитан белән ызгышкан да аннан үч ала. дип пароходчылык. партком, бөтен җәмәгать оешмалары сезгә каршы көрәш башлаячаклар Гремин каютамнан чыгып киткәндә таң ата башлаган иде инде. Кораб Гибралтар бугазына якынлашып килә, һава тып-тын. Диңгездә чын штиль. Күкрәк эчендә генә әле һаман давыл басылып җитмәгән. Өстәлемдә ак кәгазьгә мин әйткән сүзләрне язган капитанның анты. Антның соңгы җөмләсе: «Мин, капитан Гремин, корабта чакта авызыма бер йотым аракы капсам, беренче ярдәмчем Юнысовка ияреп парткомга барам да кораб йөртергә яраклы булмавым турында үз иркем белән гариза язам» Шул җөмләдән соң дата һәм капитанның имзасы. Җиңүме бу. җиңелүме? Тәҗрибәсез чакта «Капитанны җиңдем, мин аңа эчү мөмкинлеге калдырмадым»,— дип куана алыр идем. Вөҗдан миңа нәрсә сөйли «Җиңелдең син, дускаем Экипаж әгъзаларының туксан проценты дөреслеккә^ битараф Җиңел, файдалы рейс, зуррак эш хакы, премия аларга хакыйкатьтән, әхлак кануннарыннан, вөҗдан сафлыгыннан кыйммәтрәк Син биргән тәрбия җилгә очты Бу экипажда син бер тиенлек файда китермичә эш хакы алып яттың» Өченче тәүлек. Жданов. 11.25 Экипажның штаттагы боцманы Никита Николаевич Прокопенконың эче авырта башлаган Озын юлга чыгасы билгеле булу белән берничә кеше авыруга сабышты. Дөрес, ашказаны таза диңгезче сирәк очрый Тутык тәме килеп торган, тропикларда бозылып сасый торган су, тынгы- * сызлык. төнге авраллар һәм заманыбызның модалы хастасы — стресс 5 ни сәбәптер иң башта диңгезчеләрнең ашказаннарына бәрә Өлкәнәя 5 башлагач йөрәк авыруы, һәм. чорның иң аяусыз чире — прагматизм. " Боцман Прокопенко капитаныбыз белән егерме елдан артык эшли. * Соңгы вакытта сизенүемчә, боцманга ошамаган кешегә безнең капитан = нәфрәт белән карый Боцманга ошамаган кеше экипажыбыздан китәргә § мәжбүр була Прокопенконың эшкә чыкмавы мине шатландырып жибәр- де Мәшәкать кимеде Яңа боцманның фамилиясе Савчук, Олег Викто- * рович Кырык жиденче елда туган Фоторәсемнән жимерск кашлы, текә з тар маңгайлы берәү текәлеп карап тора. Әгәр яңа боцманның бер күзен £ кара чүпрәк белән томалап куйсаң — ул нәкъ пиратка охшап китәр иде. _ Бу кешене төшеңдә күрсәң, куркып уянырсың. Кай чагында бандитка * охшашлы шушындый җимерек кашлы кешеләр искиткеч ягымлы булып £ чыга Мин боцманнан шуны көтәм. Кызганыч, күп вакытта безнең * йөзебез — күңелебезнең көзгесе Экипажда өч хатын-кыз Буфетчы Татьяна Карамзина бездә елдан артык эшли Таняның буе йөз туксан өч сантиметр, юанлыгын әйтмим, кыз кеше бит Гомумән, үз үлчәмнәрен хатынкызлар онытырга тырыша. Тән бар бу кызда, гайрәт тә җитәрлек. Таня көлгәндә стенадагы шкафлар селкенеп куя, өстәлдәге савыт-саба палубага коела. Безнең буфетчыдан, аллага шөкер, егетләр шөллиләр. Әгәр Танюша сине ихлас яратып кочып алса, ай-һай, исән чыга алырсыңмы икән аның кочагыннан? Безгә, ир-атларга, хатын-кызның көчсезлеге, йомшаклыгы ошый Ирләр көче бары тик көчсезлек, икенче төрле әйткәндә хатын-кызга хас йомшаклык, наз белән генә уңышлы берләшә ала Кем белә, әгәр сәяхәт чиктән тыш озакка сузылса, бәлки Татьянадан да курыкмый башларлар? Дневальныйга угыз җиде яшь Ирсез хатын Баласыз. Брюллов картинасындагы «Төрек хатыны»на охшаган Кәеф кырылып китте Бу дөньяда тәрбия эшеннән дә катлаулы, аннан да четерекле һәм рәхимсез эш бармы икән? Авылга кайтып умартачылыкка, я булмаса бакча каравылларга урнашырга. Инде ничә еллар шушы хакта хыялланам, диңгезне һаман ташлап китә алмыйм. Иң зур аянычы шунда — диңгез тормы шын ныграк каргаган саен, ул йөрәгеңә, бәгыреңә шул кадәр тирәнрәк кереп оялый. Ипи пешерүчегә егерме яшь. Инде ике ел диңгездә эшләп өлгергән һәм, билгеле, «диңгезчелек» гыйлемен дә шактый үзләштергән. Әнә. чәчләрен ничек итеп маңгаена төшереп куйган да чәч арасындагы ярыктан ничек карап тора Тукта әле! Бу бит таныш кыз. «Художник Куинд- жи» теплоходында ипи пешергән Людмила Ткач Нәкъ шул Бердянск шәһәреннән. Бирде елгасы тамагында туып үскән кыз Ливиянең Триполи. Көньяк Ямәннең Аден һәм Мукалла портларына барып кайткан идек без ул сәяхәттә. Керчьтә аны каршы алырга унике яшьлек кече кызын ияртеп Людмиланың әнисе килгән иде Әнисен сыйларга Люда Ткач өч шешә шампанский сатып алган Ашарга утырганнар Чит илләрдән урап кайткан, дөнья күргән кыз әнисе белән сеңлесен сыйларга тотынган Унике яшьлек үсмер шампань шәрабеннән баш тарта икән Әнисе аны үгетләргә керешкән Үгетли, кыстый торгач, мескен не эчәргә мәҗбүр иткәннәр. Шампанский — затлы эчемлек санала, шуңа карамастан үсмер бала организмы аны кабул итмәгән. Кыз аңын югалткач кына, каютага докторны чакырганнар Людмила «Монтана» фирмасы теккән куртка, «банан» чалбар киеп, беләгенә «Сейко» фирмасы ясаган сәгать тагып йөри. Ткачларның кара шы буенча, шундый «затлы» киенеп йөргән кыз. билгеле, токмач ашап, компот белән генә яши алмый инде. «Монтана» дәрәҗәсенә күтәрелгән «шәхескә», билгеле, француз одеколоны, шампань шәрабе һәм утырып йөрергә бары тик такси гына фарыз. Ул бит инде хәзер, күнләр шикелле, кара халык түгел. Кызның шәрабкә һәвәсләнүенең психологик тамыры шушында иде. Бәлки инде ул катыракка да күнегә башлагандыр? Людмила Ткачны сәяхәткә алмаска кирәк Мин шундый фикергә килдем Менә тагын бер таныш бәндә: моторчы Николай Иванович Сусликов Шушы иблис белән мин «Академик Арцимович» корабында эшләдем Сусликов безнең канга учлап кына түгел, көрәкләп тоз салып торды. Николай Ивановичның «шәхси эш»ендәге үз кулым белән язган характеристиканы укыйм: исең-акылың китәрлек - монда бит бер генә дөрес сүз дә юк һәм шушы шыр ялган документны гомер буе дөреслек өчен көрәшәм дип алданып йөргән кеше, үз иркем, үз кулым белән язганмын Әгәр Сусликов тискәре сыйфатларының йөздән бер генә өлеше шушы характеристикада чагылган булса, хәзер аннан баш тартып, башка моторчыны алырга була иде һәр елны декабрь азагында кадрлар бүлеге бездән характеристи ка сорап ала. Характеристика язар вакыт җиткәч, мин киңәшмә җый дым Әле дә хәтеремдә, капитан, партоешма секретаре, өлкән командирлар. халык контроле вәкиле, судком председателе, комсорг — барысы бер тавыштан характеристика объектив булырга, анда һәр уңай һәм кире сыйфат чагылырга тиеш дигән карарга килеп, кул күтәрделәр, һәм мин. шул карар белән коралланып, характеристикалар язарга керештем Әле дә хәтерлим, иң авыр, иң эзлексез кеше булгангамы, нәкъ Сусликовтан башладым Тәҗрибәле моторчы, дип яздым мин. эшли дә. эшләгән булып күз дә буйый белә. Тупас, әхлаксыз, рухи яктан сай һәм дорфа, дидем Дөрес һәм объектив характеристика килеп чыкты Характеристикада дүрт имза булырга тиеш, мин туры капитанга юнәл дем. — Сез нәрсә, әллә акылдан яздыгызмы? — диде капитан Грязевскнй характеристиканы укып чыккач. Соң бит объектив язарга дип карар чыгардык. Сез беренче булып кул күтәрдегез. Юк. болай ярамый. Миргазиян Закирович Дөрес, ул тупас Дөрес. ул ялганчы, дорфа, икейөзле, нахал. Боларның барысы да дөрес Шул ук вакытта Сусликовның чит илләрдә йөргәндә үтәлергә тиешле кагыйдәне бозганы булдымы? Юк. булмады Таможня кодексын? Аны да бозганы булмады Тәртипсезлекләре күп булды Аларны санап та бетерерлек түгел, ләкин чын-чыннан җавапка тарттырырлык дәрәҗәдә, күзгә күренеп торырлык итеп боздымы ул тәртипне? Юк Шуңа күрә, без аңа шелтә дә бирә алмадык, хәтта премиясез дә калдыра алмадык Юридик яктан ул пыяла кебек чиста, гөнаһсыз. Әгәр сез язган шушы характе ристика кадрлар бүлегенә эләксә, әгәр характеристиканың эчтәлеген Сусликов үзе белсә, күрерсез, пароходчылыкның астын өскә китерерлек гауга кубачак Сез болай акыллы кеше. Миргазиян Закирович, ләкин чик тән тыш беркатлы икәнсез. Галиҗәнап эшчеләр сыйныфы белән без сак кыланырга тиеш Аңладыгызмы? Акыллы кеше Сусликов шикелле гаугачы белән бәйләнми. Без болай эшлик, языгыз шунда уңай да. кире дә түгел характеристика Бер сүзенә дә бәйләнә алмаслыкны языгыз. Сусликовтан без башка юл белән котылырбыз Устав буенча экипажны капитан сайлый Мин аны корабка алмам һәм шуның белән бетте китте. Партоешма секретаре, судком председателе, әйтерсең, алдан сүз куешканнар, барысы да капитан киңәшен бирделәр Кирәкми анын белән гауга куптарырга, үкенерсез соңыннан, диделәр Мин аларны күпме үгетләп карадым, алар һаман, экипажга тап төшерү, ыгы-зыгы килү була бу. дип сүзләрендә тордылар Мин башка характеристика язарга мәҗбүр булдым. Тешләремне кысып, сукрана-сукрана Сусликовка тонык кына. 58 А Т — диде Пархоменко. — Борчылмагыз. Денис Петрович, без бит диңгезчеләр Алты ай нәрсә ул безгә? Үтәр дә китәр.— диде капитан — Гражданин начальник, безгә, ватан өчен зур эш башкарырга барган героик морякларга, торгмортранс кибетеннән юлда ашар өчен ризык бирергә тиешләр,—диде моторист Сусликов һәм кузгалып ишеккә таба китүчеләргә аркылы төште.— Кем монда профсоюз эшмәкәре? Нишләп эшчеләр сыйныфы турында кайгыртмыйлар бу экипажда? Тиеш икән — бир сыйныфка! — Азык-төлек теләсә кайсы кибеттә бар. - диде Пархоменко — Сез ике тәүлектән Дубровникка барып житәсез. Ике тәүлеккә ашамлык табу читенмени ул? Теләсә кайсы кибеттән алган ашамлык безгә бармый ул. гражданин начальник. Без — диңгезчеләр. Безне торгмортранс кибете тәэмин итәргә тиеш Ферштейн зи?‘ - Мин хәзер торгмортранс кибете директорына чылтыратам, ә сез экипажның исемлеген алып барырга онытмагыз,— диде пароходчылык башлыгы ярдәмчесе — Хәерле юл. кораб килегез астында жиде фут су булсын! Ферштейн зи? (немецча) Аңладыгызмы1 «Хушыгыз» диясе урында Сусликов янә өстәде: — Балык уылдыгы, ысланган колбаса, түрәләр генә ашый торган деликатеслар турында әйтергә онытмагыз, гражданин начальник! — Фамилиясе кем бу нахалның? — диде капитан баскычтан төшкәндә. Дүртенче тәүлек. Жданов. 16.00 Торгмортранс кибете янында диңгезгә чыгасы корабларның баталер- лары белән азык-төлек көтеп чиратта торабыз. Чиратта торучыларның яртысы мина таныш түгел. Күңел түрендәге бәяләү ысулыннан бер гаделсезлек табам: экипажда күптән эшләүчеләрнең барысы да миңа яхшы күренә, яңалар, киресенчә, начарлар. Әллә кимчелекләрен генә эзлим, гел кире якларын гына күрәм. Тагын бер ачыш: экипажда күптән эшләүчеләрне мин «без» сүзенә сыйдырам, яңалар әлегә «алар» һәр очракта «без» «алар»дан яхшырак, ышанычлырак тоела. Бу инде шулай ук психология. — Кайдан жыйдың бу байлыкны? Бакыр подносны хәтерләткән табак битле бер бәндә күршесенең корсагын сыпыра Зур корсаклы ир өстендә күн тужурка Җәлпәк биттә елмайганда бөтенләй йомылып бетә торган күзләр • — Сырт бөгелгәнгә шулай күренә ул, дустым, Ышанмасаң, арт якка чыгып кара Икесе дә ихахайлап көләләр Табак бит күршесенең жилкәсенә учы белән басты, пышылдап, колагына нидер әйтте. Тагын көлеп алдылар Боларга рәхәт. Бу ике кеше, билгеле, кайчандыр бер корабта эшлә гән һәм, күренеп тора, тату яшәгәннәр. Бу хәл мине бераз куандырып жибәрде Кадрлар бүлегендә утырганда табак битнең өлкән механик, күн тужурканың икенче механик икәнлеген абайлап алган идем Болар, аллага шөкер, үзара тату яшәячәк. Их. шундыйлар күбрәк булсачы! Үзара кайгы-хәсрәтләрне. шатлыкларны бүлешеп яшәүгә ни җитә Иминлек татулыктан туа Курыкканым — ызгыш, аннан да начары — битарафлык Битарафлык рухсызлыктан, вөҗдан юкка чыгудан килә Җинаятьләрнең күбесе битарафлык туфрагыннан шытып чыга Нилектән бөтен кеше дә бай рухлы, изге ниятле, иманлы була алмый икән? Комсызлык. хәйләкәрлек, икейөзлелек каян туа? Ни сәбәп аларны бетереп булмый икән? Әнә «Академик Арцимович» корабында экипажны болгатып, тынгысызлык тудырып торган Сусликов бизнес ясап азаплана. Ул бер пачка крекерны казылыкка алыштырды Крекерның килосы бер сум егерме тиен, казылыкныкы сигез сум тирәсе Әйтерсең, ул ат хәтле алтын отты, шундый шат. шундый канәгать киләчәктә бергә яшисе юлдашын алдый алуы на. Оттырган егетнең фамилиясе Петлюга. Бу мескенгә, һичшиксез, Ук раинаның мәшһүр атаманы исемен тагачаклар. Корабта, авыл жирен- дәгечә, кешегә кушамат тагу гадәте яшәп килә. «Академик Арцимович»- та Сусликовның кушаматы «Кәҗә тәкәсе» иде. Гадәттә, халык биргән кушамат — экипажны мин халыкка саныйм - һәр очракта тапкыр була. Бер көнне Сусликовтан — Нигә сине «Кәжә тәкәсе» дип йөртәләр? — дип сорадым — Помполит. имеш, үзең шундый гади нәрсәне дә белмисең. Корабка сарык төягәндә алдан кәжә тәкәсен кертәләр. Аңгыра сарыклар шул тәкәгә ияреп керә Мал суя торган бойняга да сарыкларны кәжә тәкәсенә ияртеп кертәләр ди. Экипаж да, сарык шикелле, гел миңа ияреп йөри Теләгәндә мин чыгып китәм, алар эләгеп кала. Чыннан да, һәр тәртип бозуның, һәр вак-төяк җинаятьчел эшнең башында Сусликов торганы соңыннан мәгълүм була иде. Тикшергәндә ул ничектер һәрвакыт читтә кала, судан коры чыга белә иде. Менә бүген Сусликов аркасында һәр диңгезче ике кило казылык, бер кило сыр. ике пачка крекер һәм дүрт банка ит консервасы күтәреп торгмортранс кибетеннән кайта Николай Ивановичны белмәүчеләр аны күкләргә чөеп мактый Юлга ашамлык төяп йөрү кытлык еллар мира сы Хәзер би < инде интегеп капчык күтәреп йөргәнче янчыкка берничә сум акча салып кына чыгарга да була. Кытлык еллар мирасы безне * җибәрми. һаман гота, һаман аркага капчык асып йөрергә мәҗбүр итә 5 Дүрт тәүлек элек. Мәскәү. Язучылар йорты. 19.30 Бу шагыйрәнең фамилиясе — татарныкы Ә үзен кем белә, хәзер = бер милләткә дә туры килми торган тарихи бердәмлек мираслары күп ич - хәзер Шагыйрә сәхнәдән шигырь укый. Ботларын кысып торган, теге * 1812 елгы Ватан сугышы офицерлары киеп йөргән тыгыз рейтуз. Аягын- 4 да елкылдап торган лаклы кара күн ботфорд. Җилкәсенә затлы пончо = салган Ул шагыйрә һәрчак кешене аяктан егарлык экстра яңа киемнәр * кия Бүген Язучылар йортында аның иҗат кичәсе Ясалма нәзберек хә- 2 рәкәт. һәр сүзен сузып, бераз ыңгырашып, елаган шикелле итеп әйтә: = Бү-үген, минем кичә-ә-әмне Була а-ат Окуджа-а ава алы-ы-ып - бары -ы-ырга шеш иде-е-е. Була-а-т авыры-ы-ып китте Ул больницада Z ята-а-а.. = Белла Ахмадуллинаны тыңлаганда, ул бер вакыт тотар да шигырь- ” ләрен татарча укып китәр шикелле тоела. Шашынып кул чабалар Тыңлаучыларга татарларның кыргыйлыгын, алардагы «азиатлык рухын» сурәтләгән шигырьләрне татар фамилияле хатынның укуы ошый Без үзебез дә ерак бабаларыбыз турында шыр надан, рабфактай соң докторлык диссертациясе яклаган Панкратова дәреслегеннән беләбез. Әллә ялкаулыгыбыз көчле, әллә шул безне кыргый итеп күрсәткән суррогат тарихны ятлау файдалырак? Бәлки куркаклыгыбыз. «тотса мәскәүләр якаң» дигән искәртү шулай үз тарихы бызга битараф булырга өйрәтә торгандыр? Хакыйкать юлы җиңел түгел бит ул. Каныбызда Иван Грозный зәхмәте, чукындыру шомы, культ шау кымы һаман яшәп, безгә һаман тәэсир итеп килә. Әнә залда шигырь тынлап утыручы, үзләрен культуралы санап йөрүчеләргә мәчетне хатын кыз боты белән чагыштыру кыргый наданлык булып тоелмый. Кичә тәмамланды. Халык гардеробка ургылды. Шигырь тыңлаганда шундый зыялы, әдәпле күренгән кешеләр киемнәрен алырга элдерткәндә танымаслык булып үзгәрделәр Фойегә чыгучылар арасыннан якташларымны эзлим Язучылар йортына еш кына Гәрәй Рәхим килә. Сирәк кенә булса да монда мин Талха Гыйниятуллинны очратам. Җыелыш вакытында президиумда утыручы Вил Ганиев. Михаил Львовны күрергә була Мәскәүдә дүрт елга бер тапкыр кинофестиваль уздырыла Фестивальгә абонемент саткан чакларда начальниклардан тыш Мәскәүдә яшәүче барлык язучыларны күрергә мөмкин Галия Хантимерова, Равил Боха- раев. Илгиз Кәримов. Нурия Измайлова. Роза Хөснетдинованы. тагын әллә кемнәрне очратам мин андый көннәрдә. Бер беребезгә сәлам бирә без. якты йөз күрсәтәбез, билгеле Ләкин, ни сәбәптер, якташлар белән озак сөйләшеп торырга көч җитми Арада ниндидер киеренкелек барлыкка килә һәм тизрәк аерылырга тырышасың Яһүдләргә. әрмәннәргә кара гыз Алар бер очрашса, аерыла алмыйлар Бер ана балалары шикелле гөрләшеп яшиләр. Ә нигә юк безнең арада бердәмлек? Без нигә үзара уртак тел. уртак сөйкемлелек таба алмыйбыз? Герцен'урамына чыгып, бишенче троллейбуска утырам Ко мкта һ i ман шигырь тавышы. Хәтергә бернинди бәйләнешсез «Во ноле березонька стояла » җырының авторы шагыйрь Ибраһимов килеп төште Университетта без ул җырны рус халкыныкы дип өйрәнгән идек Революциягә кадәр яшәгән рус шагыйрьләре антологиясендә ул җыр Ибраһимов 5 «К V - № 3 65 ныкы икәнлеге күрсәтелгән Шагыйрьнең үзен беркем белми, ә җыр яши Ибраһимовның кем икәнлеген белергә теләп, мин шагыйрьләрдән сораштым. шагыйрьләргә багышланган барлык белешмәләрне, бар булган энциклопедияләрне карап чыктым Шагыйрь Ибраһчмов турында бер авыз сүз. бер тамчы хәбәр таба алмадым Ә җыры яши Шиһабетдин Мәрҗа- нинец дә мирасы яши. Аның турында төрекләр, инглизләр, гарәпләр, французлар белә, ә без белмибез һәм белергә дә теләмибез. Белмәү битарафлык тудыра, ә битараф тәвә кошы шикелле, башыңны комга яшереп яшәү шундый тыныч, шундый рәхәт ул. Бишенче тәүлек. Жданов — Донецк арасындагы юл. 09.00 Бу шәһәрнең Диңгез буе райкомы бинасыннан сулдарак бер матур, тыныч мәйданчыгы бар. Мәйданны тирә-яктан бөдрә таллар урап алган Каршыда, яр битендә, курорт зонасы. Аннан ары диңгез. Уң якта порт, порттан өстәрәк кадрлар бүлеге. Мәйданчыктан сул якка, шәһәр үзәгенә таба Нахимов проспекты сузыла. Шул мәйдан уртасында безне Донецкигә илтәсе сары «Икарус» көтеп тора Мәйданчык тулы кеше, экипажны озатырга килгән хатын-кыз. бала-чага, дуслар, туган-тумачалар. Мондый урынга, билгеле, үзен кая куярга белмичә, гайбәт сүз. тамашалы күренеш эзләп йөрүчеләр килмичә калмый Алар да бар иде райком янындагы тыныч мәйданчыкта. Билгеле. җәмгыять эше белән шөгыльләнүче, профсоюз, остазчылык вәкилләре дә бар иде. Уйчан сөйләшүләр Елыйсы килгәнне басу өчен моңсу гына елмаюлар Мондый вакытларда шаталак, кыйбласыз кешеләр дә кинәт җитдиләнеп. гомер буе акыл белән яшәгән затка охшап китәләр. Аяусыз киеренкелек Озатышу озакка сузылган чакларда, бигрәк тә вокзалда, минем нервыларым чыдый алмыйча, өзгәләнә башлар кебек тоела Сөйләшер сүз сөйләшенгән, әйтәсе киңәшләр әйтелгән. Ә поезд, ниндидер каһәрле битарафлык белән һаман тора, һаман кузгалырга теләми Киеренкелек һаман көчәя, көтеп тору кайнар таш булып бәгырьләреңне пешерә башлый. Мин инде озатышу газабын узган кеше идем. Хәлем башкаларны- кыннан җиңелрәк иде. Юлдашларымның муеннарына балалары асылын ган. Хатыннары аларга шул кадәр тыгыз сырышканнар Беләм бит. экипажда эт белән мәче шикелле торучылар да бар. нигә яшерергә? Алар да бүген ирләрен өзелеп ярата, алар да шушы мизгелдә ирләре өчен эһ тә итмичә үләргә әзер Бәлки кирәктер хатының, балаларың белән аерылышу? Тансыклык тойгысы уяту, сагыну, пакьләнү өчен? Юк. кирәкми. ничек кенә булса да бергә-бергә, аерылышмыйча, бер-береңне ташлап китмичә яшәү яхшы Аккошлар, кыр казлары ялгыз яши алмыйлар. Ирен югалткан ана аккош, хатынын югалткан кыр казы биеклеккә, болытлар өстенә менә дә таш булып җиргә төшеп бәрелә Ә без аерылабыз Гауга куптарып, кара гайбәт таратып, суд аша.. Мин ялгыз Мине озатучы юк Шушы турыда уйлый гына башлаган идем, бөдрә таллар артыннан Виталий Федорович Веденко килеп чыкты. Хатыны Анна Емельяновнаны култыклап килә Икесе дә елмаялар Без менә. Миргазиян Закирович. Аннушка белән сезне озын юлга озатырга килдек. Якындагы хәбәрне ерактан ишетәсең бит аны. Кичә кич Рәисә Гаязовна Мәскәүдән чылтыратып әйтте. Анна Емельяновнаның кулында зур төргәк. Елмаябыз. Ниндидер ямансу, үкенүгә охшашлы шатлык. Веденко моңа кадәр безнең экипажның өлкән штурманы иде Бүгенге көндә сирәк очрый торган Колумб- ларга. Джозеф Конрад. Дрейк. әлМәҗитләргә охшашлы классик дип- гезче ул Укыган китапларның эчтәлеге турында серләшерлек, экипажда Виктор Конецкийга. Андрей Битовка гашыйк бердәнбер диңгезче иде. Алар капитан белән уртак тел таба алмадылар Көндәлек эштә хәбәрдарлык. билгеле, кирәк нәрсә. Ләкин чиктән тыш хәбәрдар булу өстә- рәк утырган түрәнең котын ала Виталий белән дә нәкъ шул хәл булды Өстәвенә ул чиктән тыш туры әйтергә ярата торган кеше иде. Безнең * капитан да сүз ара сүз чыкканда, мин туры әйтүчеләрне яратам, дип ант § итә Чын тормышта дөреслекне яраткан кешеләр дә туры әйтүчеләр < белән эшли алмыйлар икән Хәерле булсын инде. Бу сәяхәткә өлкән ” ни урман булып капитан үзе тәрбияләгән кораб йөртүче Василевский * бара Нинди бәндә булып чыгар? Ә мин Виталийны оныта алмыйча § газапланырмын әле. Их. чын дуслык s Дусларның озатырга килүе зур куаныч икән. Бу куанычны мин Ка- ” чанга барган саен татып кайтам Шушы татлы тойгы йөрәктә озак яши _ һәм яшәүнең катлаулы чакларында авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. 3 Диңгездә вакыт көнләп түгел, айлап үтә бит ул.— дип мине □ юатырга тырыша Виталий Федорович. Без аның белән күпме бәхәсләш- х тек. күпме бәрелештек, ләкин якалашулар безне аермады, киресенчә, һа- ® ман якынайтты, һаман туганлаштырды. Ә бит кайбер кеше белән бәләкәй генә ызгыш та сине әллә кайларга ыргытып ташлый Шуннан соң ул 2 кешене төшеңдә дә күрергә теләмисең, очратканда әллә кайдан урап i үтәсең Адәм баласының мөнәсәбәтләре шундый четерекле, шундый кат- s лаулы. Веденко белән сөйләшеп торганда кемдер минем терсәгемнән тотып алды Владимир Усманович Кырымчак икән Без аның белән агачтан сыннар ясый идек. Уртак мавыгу, уртак язмыш якынайтты безне Кырымчак паспорты буенча рус булып йөри. Әнисе һәм әтисе — кырым татарлары. Тагын бер таныш кеше килеп кулымны кысты. Бусы Виктор Иванович Кожушко. Украина компартиясенең Үзәк Комитетында сектор мөдире булып эшләүче зур җитәкче. Ул пароходчылыкны һәм Жданов шәһәр комитетын тикшерергә килгән икән Моннан егерме биш ел элек «Чатым» пароходында Кожушко матрос булып эшләде. Домино уйнарга ярата иде. Ул чакта тәҗрибә шактый чамалы булган күрәсең, мин ул егетне якасыннан тотып доминодан аера идем дә каютасына сөйрәп кертә идем Шундый тупас, антипедагогик юл белән мин аны читтән торып институт тәмамларга мәҗбүр иттем. Егерме биш елдан соң минем тупаслык Кожушкога игелек булып тоела башлаган, күрәсең, пароходчылыкка килгән саен минем турыда белешә дип сөйлиләр. Үзе миңа очраган саен рәхмәт әйтә. Югары, җаваплы урында диңгезчелекнең ачысын-төчесен татыган, вакытында бозлы палубада аркан сөйрәгән кешенең утыруы үзе бер куаныч Их. шундыйлар күбрәк булса икән! Озатучыларның ак теләкләре диңгезгә чыккач бик тә кирәк булачак. Алар алып килгән изге хисләр безгә ияреп китеп, күңелдә озак сакланачак Игелек күрсәтә алу үзе нинди куаныч, аннан соң шул игелек кире әйләнеп кайтып сине кабат куандыра. Шофер сигнал бирде. Балалар елавы кинәт көчәеп китте. Хатыннар ирләрен кочакларыннан ычкындырмыйлар Кузгалырга вакыт,— диде капитан һәм үзенең корыч хатыны Инна Ивановнаны соңгы тапкыр кочаклады да автобуска кереп утырды Без дә берәмләп керә башладык. Ниһаять, ишек ябылды Сау бул, Жданов! Искә яшь чакта җырлаган җыр килеп төште: Әдрән диңгез, зәңгәр диңгез, ай зәңгәр диңгез Култыклары йөз дә сигез, ай. йөз дә сигез Автобус Нахимов проспектына чыкты. Бөдрә таллар, кул болгаучы хатыннар, куллары белән күзләрен угалаучы сабый балалар — хәзер алар саташу шикелле генә булып, күз алдында сурәтләнеп калдылар Моннан бер генә минут каршында басып торган кеше белән хәзер бары тик телефон чылтыратып, яисә хат. я булмаса радиограмма аша гына сөйләшеп була. Ара һаман ерагая Аерылышу мизгелен бушлык каплый башлады. Вакыт үткән саен бушлык калыная Бары тик җыр гына күпмедер аңлата ала иде безнең халәтне. Алтынчы тәүлек. Киев каласы. 08.40 Мөсәгыйть Хәбибуллин Киевне «Кияүкала» дип атый романында. Мондый мәһабәт, иркен вокзал Мәскәүдә бармы икән? Мин белгән иң зурысы — Казан вокзалы Аны төрле яктан биек-биек биналар чорнап алгангамы, күләмен чамалый алмыйм. Казан вокзалы ул Мәскәүнең башка урынына һич охшамаган үзе бер дөнья. Аның носильщиклары гына да ни тора! Бәләкәй тәгәрмәчле тимер арба белән чемоданнарыңны ташып йөрүче агай-эне, якты дөнья белән саубуллашканда, башкала мәчетенә йөзәр меңне васыять итеп калдыра. Казан вокзалында менә нинди шәхесләр эшли! Донецк поезды белән Киев вокзалына килеп төшкәч, чемоданнарыбызны саклау камерасына тапшырдык. Мәскәү-Белград поезды төнге икедә килә. Унсигез сәгать вакытны без кайда булса да уздырырга тиеш идек. Ял итәселәре, бераз йоклап аласылары килсә дип. мин Елга флоты профсоюзы аша «Парус» исемле пансионатта утыз өч урын броньлап куйган идем. Экипажга шул турыда белгерттем. — Башта, әйдәгез, Киевнең музейларын карап чыгыйк. Мондый мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк,- дидем мин — Ял итәсе килә башлагач, «Парус» пансионатына барып, бераз ятып алырбыз. Диңгезчеләрнең күз карашларына, аларның сәер итеп муен кашып торуларына менә нинди мәгънә язылган иде: без. иптәш беренче ярдәмче. культурага каршы түгел, ләкин музейларың качмас. Безгә культураның югарырак сыйфатлысы — сыра, шашлык. Чибәркәйләр белән әңгәмә, шундыйрак нәрсәләр хушрак. Тәкъдимемне алкышлаучы табылмады, һәм мин аның шулай буласын белә идем. Безнең әтиләр халыкны рухи яктан баету, культуралы итү максаты белән революция ясадылар. Алар чын культураның Валентин Пикуль әсәрләре. Алла Пугачева җырлары, пиджак зыялылыгы белән чикләнер дип уйламаганнар, билгеле. — Минем монда э-э-э. апам яши. Мөмкин булса, мин шуларга кунакка барыр идем, диде дүртенче механик Вадим Лунгин. — Минем дә Киевтә бертуган апам бар. - диде доктор Алексей Теу- нов. Моторчы Саша Чумак белән матрос Николай Дулевның да апалары Украина башкаласында яши. имеш. Их. дип уфтанып куйдым мин, яшьрәк булсам, минем апам да шушы матур шәһәрдә яшәр иде! Шулай итеп, дүрт буйдактан колак кактым. Буйдак кешенең апасы кайда яшәмәс. Бусы табигый хәл. Әле капитаныбызның да сеңлесе Киевтә тора, имеш Бу турыда Инна Ивановна беләме икән? дип уйладым мин һәм исемә төште: автобуска утырыр алдыннан гына капитанның корыч хатыны хәләл җефетенә. «Киевтә сеңелеңә кертеп бирергә онытма-. дип бер төргәк тоттырды. Андый хатын белән яшәгән кеше сулга да. уңга да тайпыла алмый. Андый хатынга юлыккан кешенең яшәвендә бары тик бер маршрут — туры юлдан бару гына кала. Экипажның өч чибәре Киевнең кибетләренә культпоход оештыра башлады Хатын-кыз теләгенә алла үзе дә буйсына, ди француз әйтеме. Әйбер хатынкызның үзенә генә түгел, аның күзенә дә кирәк. Өлкән механик Горбаненко. диңгезчеләр телендә «бабай», «апасыз» кеше иде булса кирәк. Ул экипаж әгъзалары арасында агитпроп эшен башлап җибәрде. Сез. ахмаклар, юлга буш кул белән чыгарга уйлыйсызмыни? Ерак юлга сало алмыйча чыгу мунчага мунчаласыз барудан да ялгыш- рак. Дуңгыз маенда башка бернинди ашамлыкта юк махсус фермент 68 була. Шул фермент кешене арып-алҗудан. хәл бетүдән саклый Сынап караганым бар — атнасына ике-өч тапкыр дуңгыз мае ашасаң, сагынуга да. җирсенүгә дә. ялгызлыкка да чыдап була Киттек базарга дуңгыз мае алырга — Кемне тыңларга да белгән юк,— диде моторчы Сусликов — Берсе музейга, маймылның кешегә әйләнгәнен карарга, икенчесе дуңгыз мае алырга кыстый Гади совет кешесенә беркайчан да тынгы бирмиләр. = әйдә дә әйдә! Кайда соң ул газеталарда язылган кеше хокуклары? < Киевкә килеп җиткәнче үк экипаж әгъзалары үзара укмаша баш- “ ладылар Күптән күзәтеп йөрим: башта үзара уртак тел. уртак мавыгу * аркасында ике кешедән торган иң кечкенә төркем барлыкка килә. Мон- = дый төркем, минемчә, иң бердәм, иң көчлесе. Мондый төркемнән сер чык- и мый һәм. иң җаваплы, куркыныч, яисә иң җинаятьчел эшләр шушындый “ берәмлекнең кулыннан килә Мин юрист түгел, шуңа карамастан, ике _ кеше эшләгән җинаятьне ачуы өч-дүрт кеше катнашкан җинаятьне фаш 3 итүдән катлаулырак булырга тиеш, дип уйлыйм. Ике кешедән торган s берәмлекнең бер кимчелеге бар — аңа информация җитенкерәми, шун- = лыктан алар өченче кеше эзли башлыйлар. Өч кешедән торган төркем “ көчле була, ләкин монда сер саклавы читенрәк. Дүрт кешедән торган бе- « рәмлектә капма-каршылыклар, бүлешүләр була башлый, шунлыктан ул 2 тиздән таркала. £ Коллективны яхшылап оештыру өчен шушындый вак төркемнәрдән s торган берәмлекләрнең лидерларын үзара берләштерергә кирәк Әгәр алар үзара уртак тел таба алсалар, экипаж бердәм һәм көчле була. Безнең йөз илле кешедән торган коллектив шундый бердәм, дип мактанучыга ышанмыйм мин — Мариманнар, мин сезгә бер бик кыйммәтле киңәш бирергә телим.— ди моторчы Сусликов — Бушлай бирәм. Сезне яратканга күрә. Мин карун түгел, иң кыйммәтле фикерләремне дә коллектив белән бүлешәм Беренче ярдәмче сезне музейга иске чабаталар карарга өнди, «бабай» базарга Әйдәгез, мариманнар. җыелып сыра эчәргә барабыз Ирләр эчемлеге ул. Сырада ир-егетлекне көчәйтә торган ферментлар бар Иң әйбәт, иң акыллы сүзләрне сыра эчеп утырганда гына ишетәсең Сусликовның тәкъдимен беркем хупламады. Ни сәбәптер, әлегә аны урап узалар иде — Син, Миргазиян Закирович, менә бу горлопанга аеруча күз-колак бул. Ишеттеңме, ул экипажны сыра эчәргә кыстый. Сыра бит ул сылтау гына Авызлары бер тисә, алар катыракка күчәчәк — Ишеттегезме? диде Сусликов, каты җәбергә юлыккан кеше кыяфәтенә кереп Әле эшли дә башламаган, капитан инде тырнак астымнан кер эзли Туры сөйләгәнгә яратмыйлар сине. Николай Иванович. Син. иптәш Сусликов, ялагайлана, начальствога яраша белмисең. — Демагог, диде капитан тәмам кызып китеп —Әле рейс башланып та җитмәгән, бу разгильдяй үзенең кем икәнлеген күрсәтеп тә өлгерде инде — Аңа аудитория кирәк. Сез аңа бернинди әһәмият бирмәгез, дидем мин капитанга Михаил Александрович кулын селтәде дә Киевтә яшәүче сеңлесенә юл тотты Сусликов белән сүз көрәштереп, базар ясап азапланган арада экипаж әгъзалары юкка да чыгып куйды Перронда без дүртәү калганбыз Сусликовтан тыш аш пешерүче Тимофей Иванович Белов, дустым һәм яшьтәшем, матрос Степан Васильевич Петров Ватан сугышы ветераны. утыз елдан артык өлкән рулевой булып эшләгән Чистай керәшене. Безнең белән ботка пешереп булмаганны аңлагач. Сусликов та каядыр китеп олакты Без өчәү калдык Узган ел Җиңү бәйрәмендә шушы ике ветеранны каютама кунакка чакырдым Икесе дә карыша башладылар Ничек инде ул безне башкалардан аерырга? Соң бит, башкалар сугышта катнашмаганнар, дим — Ул башкаларны санга сукмау булмасмы соң?— диде якташым Петров. Ничек инде башкаларны? Каймакта үзең турында уйлау да зыян итми ул. Сез күзәтмисезмени, яшь буын вәкилләре үз-үзен кайгыртуны шактый алга куя, дим. Без андыйга өйрәнмәгәнбез, диләр. Шул Ж.иңү бәйрәме көнне мин шушы ике дустыма ничектер бөтенләй яңама карый башладым. Тимофей Иванович Беловның ял иткәнен, эшсез утырганын бер тапкыр да күргәнем юк минем. Инде егерме ике ел беләм һәм ул шул егерме ике ел эчендә үз теләге, үз кирәге, кыскасы, үзе өчен бармак кыймылдатканын да күргәнем булмады Кайдан туа икән адәм баласында мондый сыйфат? Башка кеше, сиңа ничек кенә якын булмасын барыбер чнт i кеше. Ул барыбер син түгел, аның бар жире аерым: теләкләре, тәне, тойгылары. Тимофейда исә мин-минлекнең, эгоизмның мыскалы, бер генә атомы да юк шикелле. Эшләве дә. яшәве дә башкалар — экипаж, семьясы. җәмгыять һәм ватаны өчен аның, һәм тагын, мин ватан өчен җаным- I иы бирергә риза дип. күкрәгенә суга-суга ватан милкен кимерүчеләрдән I Тимофей шул ягы белән аерыла ■ ул үзенең башкалар өчен эшләгәнен белми. Бәлки нәкъ шушындый кешеләр аркасында без ипи ашый, кием кия. бәлки нәкъ шушындый кешеләр аркасында җылы йортларда яши ’ торганбыздыр? Кок Тимофей Белов сәгать биштә йокыдан тора, киенә, палубага чыгып, ашыкмыйча гына челем көйрәтә. Бу аның көн озынлыгына тиешле бердәнбер ялы һәм үз мәнфәгатенә тотылган вакыты. Шушы унбиш минут эчендә Тимофей уйлый. Аның нәрсә уйлавын белсә, алла белә торгандыр. Үзе турында, нәрсә теләгәнен, нәрсә кирәклеген сөйләргә аның хәзинәсендә сүз юк. Белми ул «мин», «миңа», «минем өчен» дигән сүзләрне. Челемнән сон камбузга кереп. Тимофей электроплитканы кабыза һәм шушы керүеннән ул бары тик сәгать кичке тугызынчы яртыда, эш һәм ашау тәмамлангач, кино карар вакыт җиткәч кенә чыга. Көне буе ул нәрсәдер әрчи, чистарта, турый, бүлә, камыр баса, пычак үткенли, кыздыра. кайната, пешерә һәм амбразурага ташый. Сәгать иртәнге унда матрослар, эшләрен ташлап, койрыкка җыелалар Матросларга машина бүлегеннән чыккан моторчылар, токарь кушыла. Тәнәфес вакыты бу. тәмәке көйрәткән чак. Шул чакта кулына авыр корыч таба күтәреп диңгезчеләр янына Тимофей килә. Табада я сызык, яисә кимерергә әзерләнгән сөякләр. Кайчакта тавык муеннары, бүтәкәләр була Төтенгә тыгылып ләчтит сатып утыручы диңгезчеләр алдына табаны бер сүзсез илтеп утырта: Тозы җиңел булмадымы икән? Тимофей пешергән ашның тозы җиңел булмый. Бу турыда бөтен флот белә. Матрослар көне буе саф һавада авыр эш башкара, моторчының эше дә искиткеч авыр Аларның күбесе яшь. үсәләр, колориягә мохтаҗлар Америкалылар диңгездә эшләүчеләрне унбиш сумга ашаталар. Чехословакия корабларында гына да көнлек рационга биш сум илле тиен түлиләр, ә безгә тамак туйдыру өчен Диңгезчелек министрлыгы тәүлегенә бер сум җитмеш дүрт тиен түли Корабта Тимофей Белов шикелле кок эшләгәндә шулай да тамак тук була. Белмим, аның сере нәрсәдәдер? Ул бит. югыйсә, үз акчасына сатып алып күмәк казанга өстәмә ит сала алмый инде. Тимофей Ивановичның гаилә тормышын күзәтүчеләр аның ял вакытында да аш пешереп, семьясын ашатып, базардан азык-төлек ташын, хәтта идән юу эшенә кадәр үзе башкарганын әйттеләр. Мин сүз ара сүз чыккач Тимофейга ял вакытында санаторийга, ял йортына барырга киңәш бирдем. Кокның хәтере калды. Соң бит,— диде ул,— мин диңгездә чакта ашны хатын пешерә, ял вакытында мин пешерәм. Ул эш бездә урталай бүленгән. Африка. Азия континентларында безгә ачлар очрый. Ач кеше күргән көнне Тимофей Белов бәхетсез Ул көнне кокның тамагына аш үтми, төн парен йоклый алмын HHTCI.I, Андый чакларда Тимофей Иванович минем янга керг II сөйли «Җир йөзендә бәрәңге, кәбестә утыртырлык күпме буш җир бар. Ә балык? Диңгезләрдә, күлләрдә күпме балык үрчетергә була МиП бит аш пешерүче, мин беләм, гүрт миллиард ярым кеше туйдырыр лык ашамлык бар җир йөзендә Бар ул Берәүләрнең комсызлыгы арка- * сында икенчеләр ачтан үлә» Без «Алексей Щусев ^ны кабул итеп алгач, туры һиндстанга юл то- тары тиешбез, ә анда ач яшәүчеләр күп Кайчакта мин Тимофей кам- " буздагы иң зур пычакны алып, ачлыкка каршы атакага ташланыр дип " курка башлыйм. = Матрос Петровның керәшен татары икәнлеген миннән башка бер- = кем белми Аның паспортында милләте рус дип язылган. Чын русның ~ русча акцент белән сөйләшүе күпләрне хәйран калдыра. Гомумән. Степан башка планетада туып, шунда тәрбияләнгән кешегә охшаган Күзал- з лавы башка, гадәтләре башка һәм аның фикер йөртүе дә безнекенә ох- z шамаган Мәсәлән, безнең арада малга, данга, өстенлеккә һәм игътибар- _ га битараф кеше булмый диярлек Безгә һәрвакыт нәрсәдер җитми, ни- = дер кирәк Степан Васильевичка берни кирәкми. Ул белә, әгәр эшләп « алган акчасын өйгә кайтармаса. хатыны гауга куптарачак. Ә аның үзенә * акча бөтенләй кирәк түгел. Бар ул акча дигән нәрсәгә чүп итеп караучылар’ Хәтта шундый кешеләр дә валютаны кулларына алу белән кара J саранга әйләнеп китә. Ә Петров валютага да төкерә Акча түләү йоласы, менә мин күпме акча чыгарып сала алам, димәк, мин шәхес, дип горурлану бөтенләйгә ят һәм таныш түгел Степанга Түләсәләр дә. бер тиен түләмәсәләр дә эшләр иде Степан Петров Өстәвенә бушлай булганда да эшен шулай ук яхшы, башкаларга үрнәк булырлык башкарыр иде. Порттан чыккан чакта, куркыныч фарватердан барганда, бугазлар аша үткәндә рульгә Степанны куялар. Нинди генә тәҗрибәле булмасын, капитан Гремин кайчакта Босфорны узганда бер-ике градуска я сулга- рак ала. яисә киресенчә тиешледән уңгарак. Борыласы урында берничә секундка алданрак. я булмаса. сонга калыбрак борылган чаклары була Андый кечкенә үзгәлек, билгеле, кагыйдәне бозмый һәм корабның имин тегенә зыян китерми Андый ялгышуларны Степан Васильевич кына кичерә алмый. Бу чакларда аңа кыенлык туа: капитанның командасын катгый үтәргә тиеш ул. ә команда ялгыш. Баш та тартып булмый, үтәве дә куркыныч Өлкән рулевой Петров мыркылдый башлый һәм капитан үзенең ялгышуын шундук сизеп ала. Башка матрос шулай эшләп караса. Михаил Александрович аны шундук штурвалдан куып җибәрер и.ц Петров шәхес. Аның белән чутлашмыйча булмый Җиңү бәйрәме көнне мичтә тәгәрәтеп пешергән бәрәңге ашап утырабыз Степан Васильевич учы белән уалап бәрәңгегә ябышкан көлне әрен очырды да - Мондый бәрәңгене Сергей Павлович ярата иде, диде. Нинди Сергей Павлович ул? дип сорады Тимофей Иванович Элек бергә эшләгән капитаныңмыни? Нинди капитан булсын. Королев. - Әстәгъфнрулла.—дим. авызым пешкәнен сизеп, теге Гагаринны космоска озаткан Королев түгелдер бит? Шул үзе инде, ди Степан тыйнак кына. — Син аны кайдан беләсең? Берәр китаптан укыпмы? Мин бит аның кулы астында дүрт елга якын эшләдем, ракеталар сынадык Өч класс белемле матрос Петров миңа ракета очырту турында лекция сөйли һәм минем, политехник музейда академикларны тыңлаган кешенең, андый эчтәлекле лекцияне гомеремдә ишеткәнем юк иде. Петров академик Королев төркемендә ракетага ягулык үлчәп, туты рып торган. Йөз грамм артык ягулык салсаң, я булмаса йөз грамм салып җиткермәсәң, авырлыкның дөрес булмавы аркасында ракета траекториясеннән читкә тайпыла икән. Кешесен сайлый белгән Сергей Павлович, безнең Петров башкарган эштә тиешледән бер генә микронга да тайпылыш булмый Шушы әңгәмәдән соң Королевның даһи кеше булуына мин чын күңелдән ышана башладым Бер тапкыр сәяхәттән кайткач тикшерү кичке тугызлар тирәсендә генә тәмамланды. Проходнойга җиткәндә төгәл төнге ун иде Экипаж әгъзалары өйләренә таралып беткән Өйгә чылтыратырга почтадагы шәһәрара телефонга юнәлдем. Проходной янында Петровның хатыны Валентина Степановна көтеп тора иде — Сез анда иремне күрмәдегезме? дип сорый Петровның хәләл җефете тынгысызланып. — Ул вахтада булырга тиеш,— дим Хатын кызлар каршында берберебезнең гөнаһларын яшерү безнең канда бит. — Ул сәгать сигездә вахтадан алышынырга тиеш иде ич. ди Валентина Степановна Без мадам Петрова белән корабка юнәлдек. Степан чыннан да вах тадан алышынган булып чыкты. Вахтадан алышынгач трапны төзәтергә керешкән, шуның белән мәш килеп азаплана — Әллә син тилеме? — дидем ачу белән.- Ни пычагыма шулай кыланасың? Проходнойга барып хатыныңны каршылаганнан соң тотынсаң, ни булыр иде? Гомумән, вахтадан алмашынгансың, хәзер ял итәргә тиеш Вахтадан алмашынгансың -дип мыркылдый башлады Степан — Ватык трапны ташладылар да тизрәк хатыннарын каршыларга элдерттеләр Әгәр ватык трапка басып төшкәндә берәрсенең муены сынса? Чыннан да. швартовка вакытында буксир безнең трапны ватып киткән иде Кайту ыгы-зыгысы белән без, командирлар, җаваплы кешеләр, трап турында онытып ташлаганбыз. Петров онытмаган, хатынын каршыларга да бармыйча, төзәтергә керешкән. Менә бүген Киев вокзалында без тагын өчәү калдык. Корабтагы өч иң өлкән кеше. Әйдәгез. Киевнең музейларын карап чыгабыз, дим дусларыма Без Тимофей Иванович белән Киевне фашист гаскәрләреннән азат иткәндә Днепр кичеп плацдарм корган җирне карарга барабыз. - диде Степан Васильевич w Шул ук алтынчы тәүлек. Киев. 12.40 • ' I чыкса,» ) I м Төньяк Америкага таралганнар Майя һәм ацтек телләрен галим Кнорозов утыз ел өйрәнде Нурихан Фәттах белән Әбрар Кәримуллин шушы борынгы тылсымлы телнең мәгънәсенә беренче күрүдә үк диярлек төшенделәр Юкатан ярыматавының таулары, елгалары, күлләре, гаҗәп хәл, безнең Татарстан төбәгендәге исемнәр белән аталып йөртеләләр Чит илләрдә йөргәндә мина гел көтмәгән төбәктә төрки сүзләр очрый Сахара чүлен караганда «сахра» сүзе искә төште Хәзер Африка чулен моннан бары мең ел элек яшел болыннар каплаган булган дип фаразлыйлар Европа галимнәре Итальян телендә сабын «салоне», пыяла — «фиала», немец «алемане». Ул телдә мин тагын әллә ничә татар сүзе тапкан идем Аппенин ярыматавында шактый еш төрки то- понимнар очрый Алар инде борынгы Рим дәүләте заманында ук шулай атала торган булганнар. Ул чорда андый топопимнар күбрәк тә булганга охшый. «Китап яратучыларның гадәтләрен белом мин. Алар очраган һәр юньлерәк китапны эләктерергә тырышалар Мин үзем дә бар тапкан * малымны картлык көнемдә юаныч бирерлек китаплар сатып алуга тотып | бетерәм. Үтенәм. китапларымны беркемгә бирмә, яме». Бу сүзләрне мин Марк Туллий Цицеронның «Тоз күле» исемле утарында безнең эрага 2 кадәр 67 елны язган хатыннан алдым. «Китабымны Лукцейга бир. ә мин сиңа Магнессидә яшәүче Деметрийнең әсәрләрен җибәрермен», ди ул = икенче хатында. 2 Украина телендәге «яр», «мәйдан», «келәм» шикелле төрки сүзләр “ турында сөйли башласаң, озакка китәр иде. Мине төрки топонимнарнын . Мексикага, Перуга, Боливиягә барып җитүләре хәйран калдыра Үзәк 2 Америка бездән бик ерак, аның турында уйлап баш ватмаска да була. 5 Мин. оятыма, язучы саналган кеше, шушы көнгә кадәр туган Исергән - авылымның урамнары исеме: Әтәмби, Ур. Балтач. Казан кешесе дигән * сүзләрнең каян килеп чыгуын белмим. Аларның мәгънәләре бабаларым “ ның тормышы, аларның күзаллавы турында сөйли, ә мин аңлый алмыйм " Туган телнең һәр сүзенә ерак бабаларыбызның шатлыклары, кайгы 5 хәсрәтләре, аларның теләкләре, яшәү ысуллары, зәвыклары язылган, ә ' без бу язу.1-.1>>- рея. Филиппин. Пакистаннан килүчеләрне җигә Японнар үзләре проект төзү, техника ягын һәм җитәкчелек итүне өсләренә ала Гарәпләр турында дусларым Сусликов сөйләгәнчә хәбәрдарлар. Аларның ураза тотуын, өч-дүрт хатынга өйләнүен һәм бабага утыр- тылганлыкларын беләләр. Японнар турында мин. Хәсән. Халхин-Гол сугышлары чорында ишетә башладым Ул чакта газета битләре японнарны сурәтләгән карикатуралар белән тулган иде Япон самурае атныкы шикелле ыржаеп алга чыккан эре тешле, тәбәнәк буйлы, кәкре сыйраклы, биле нә озын кылыч аскан бер ташка үлчим'нәрсә. Үсмер чак хатирәләре. аның риясыз ышанулары гомергә диярлек сакланып кала. Мин японнарны һаман шул карикатурадагыча күз алдыма китереп йөр- * дем Юрин Нагибинның япон режиссеры Акира Курасава турындагы = мәкаләсе мине көтмәгәндә тетрәндерде Акира Курасава самурай нә- $ селеннән икән Ул үзе дә самурайларча тәрбияләнгән Япон режис- - серының сәнгатькә тугрылыгын, анын намусын, чынбарлыктан тай- -• пылмас булуын Юрий Нагибин самурайлыкка бәйли Шул ук фикер- = не Всеволод Овчинников һәм Владимир Цветовның китапларында оч- Е ратырга була £ Японнарның җыйнаклыгы эшне сыйфатлы башкарулары патриот- * лыкка бәйле Японнар күзлегеннән караганда патриот — хезмәт сөю- з че. тыйнак, намуслы һәм ул беркайчан да үзенең ватанга тугры бу- = луы турында шапырынмас. Мин патриот — дип орден-медаль дә сора- _ мае һәм җыелышта президиумга да менеп кунакламас Ул бары тик « тыйнак кына, тырышып, һәрвакыт сыйфатлы итеп эшли бирер Без- = нең татарларда патриотлык бөтенләй башкача сыйфатлана Утызынчы елларның икенче яртысын мин яхшы хәтерлим. Безнең Z авылның баш патриоты, ячейка секретаре булып эшләүче Тыңкыш ~ Гәрәй җыелыш саен трибунадан: мин совет власте өчен җанымны би- '' рергә риза, дип күкрәгенә суга-суга әтәчләнә иде. Митинг вакытларында Исергәп авылында миннән башка бер генә дә ватанын сөюче, бер генә дә хөкүмәткә тугрылыклы кеше юк. дип кычкыра иде. Фәлән агай контра, төгән агай кулак тегермәненә су коя. дип Тыңкыш Гәрәй авылыбызның ин тырыш, иң эшчән кешеләрен сөргенгә җибәрә торды. Тыңкышның үз хуҗалыгы таралып ята Аның төп эше авылдашларын куркытып, йорт саен кереп эчеп, сыйланып йөрү иде. Исерек чакларда авылның баш патриоты: «Мин Исергәп авылының соңгы контрасының тамырына балта чапмыйча туктамыйм», дип мактана иде. Чыннан да. шул ялкау, шаталак һәм мәнсез кеше аркасында авылның иң-зыялы, иң тырыш кешеләре кулак рәтенә кертелеп. туган җирләреннән сөрелделәр һәм иң талантлы игенчеләрнең тар-мар булуыннан авыл шушы көнгә диярлек мантый алмый Төш вакыты җитте. Йөк бушату дәвам итә. Порт территориясенә салынган мәчет манарасыннан азан тавышы яңгырады Кран эштән туктады Кранчы причалга төшеп намазлык җәйде. Машина йөртүчеләр моторларын сүндереп, җиргә төштеләр Докерлар палубага намазлык җәеп, кыйбла якка, причалдан бары тик кырык чакрымда яткан Мәккәгә таба карап, башларын ия төшеп, намаз укырга керештеләр Намаз укучылар арасында Согуд гарәпләре юк иде диярлек. Бәдәвиләр. Мөхәммәт пәйгамбәр нәселеннән саналган сәетләр. ыруглар башлыгы шәехләрнең чыбык очлары, зәңгәр канлы гарәпләр монда бөтенләй юк иде. Үзәк Африка негрлары, төрекләр. Пакистан пуштуннары. индонезиялеләр. Сомалидан килгән суахиль кабиләсе вәкилләре, хәтта кытайлар — намаз укучылар арасында кемнәр генә юк иде Егерменче гасырның соңгы казанышларына таянып төзелгән Җиддә портында Урта гасыр горефе идарә итә иде. Күз алдыма ислам диненең иң гайрәтле чагы - сигезенче-уникенче гасырлар килеп басты Испаниядәге Кордова каласыннан Индонезиягә. Шәһри Болгардан Занзибарга кадәр таралган ислам дине мөселман нарны тәүлегенә биш тапкыр намазлыкка бастыра, җомга саен мәчеткә җыя.елына бер ай ураза тоттыра. Жир шарының төрле почмакларыннан Мәккәгә хаҗ кылырга агылалар Шәригать кануннары туган көннән алып, ләхет эченә кереп, башың белән кыйбла якка карап сузылып ятканчы, мөселманнарның һәр эшен тикшереп, һәр гамәленә юнәлеш би- реп, хуплап яисә тыеп тора Җир шарының өчтән ике өлешендә диярлек дәүләт чиген үтеп чыгу өчен бердәнбер паспорт, бердәнбер чит илгә чыгу визасы — «лә илаһы илаллаһ». Әнә бездән биш йөз метрга урнашкан пассажир причалына туктаган ак лайнердан хаж кылырга килүчеләрне төшерәләр Кораб өстендә Индонезия флагы җилферди. Хаж. кылу өчен егерме мең чакрымнан килгәннәр Цик алар дингә ышанмыйча гына яши алмыйлар икән соң? Бу дөньяда бит диннән ышанычлырак нәрсәләр бар? Патшага ышану көлгә әйләнде Сталинга ышану канга буялды Адәм баласына турыдан-туры зыян китерә алмый торган көчкә ышану гына озак яши Кеше ни сәбәп тер кыйбласыз яши алмый Кыйбласызлыктан рухсызлык туа.* Кыйбласыз дингә генә түгел, коммунистик идеалга да төкерә башлый Ул аны да таптый, җимерә Кыйбласызлар алласы — аракы, урлашу, уйнаш Кыйбласызлар һәм ясалма кыйблалылар җәмгыять өчен иң куркыныч бәндәләр Җиддә портында безне ярга чыгармадылар Хәтта причалга төшеп корабның батып торуын карарга да рөхсәт итмәделәр Бу илнең тормышы. кешеләренең яшәү ысуллары безнең өчен сер булып калды Сер кешене шомландыра Шуңа күрә экипаж әгъзалары моторчы Сусликовны дикъкать белән тыңлыйлар иде Ундүртенче тәүлек. Кызыл диңгез. 20.30 Кичке аштан соң жыелыш, лекция фәлән булмаган көнне диңгезчеләр бассейн янына җыела. Су коеналар, шау-гөж килеп бер-берсен бассейнга ыргыталар Бу уен да тиздән туйдыра, алар тезелешеп палубага яталар «Ипи һәм тамаша!» дигән Юлий Цезарь Аларга тамаша кирәк Сусликов, киресенчә, тамашачылар аудиториясенә мохтаҗ Коллектив дикъкатен яулыйсы, экипажда иң күренекле кеше буласы килә Эш белән яуларга ул ялкау, акыл белән яуларга - наданлык комачаулый Николай Иванович шикелле кешеләр теләкләрен үтәмичә калмый Сусликов коллективны тел белән яуламакчы була Ул һәрвакыт кеше җыелган җирнең уртасында, һәркайчан тыңларга теләүчеләргә акыл сата Җәмгыятьтә сөйләргә теләүчеләрдән тыңларга теләүчеләр күбрәк булганлык тан. Николай Иванович теләгенә ирешү юлында. — Хатыннарыгыз бәбигә узганда нинди ашамлыкка ымсыналар? — дип сорый ул. Сорау аларга сәер тоела Мондый сорауны бит көн саен ишетеп тор мыйсың Читтәгеләр Сусликовка якынрак килеп ята Әлегә беркемнең дә чишеләсе килми Кем белә, бәлки бу бушбугаз синнән көләр өчен биргәндер сорауны? Җавап бирүче юк Җавап кирәк тә түгел Сусликовка Жим бу Ул аудиторияне кызыксындыра алды Аңа шул җиткән Хатыннарның юньлеләре андый чакта тозлы кыяр, тозлы кәбестә. селедка тели Минем хатынга, чабаталы аристократкага я ананас, я булмаса кош сөте табып китер Әле менә сәяхәткә китәр алдыннан гына болай ди үләм, Ннколашка, әгәр ананас таба алмасаң. мине башка күрә алмыйсың, ди Сатулаша башладык Ананас таба алмасаң, әфлисун да ярап торыр дигәч, эзләргә чыгып киттем Хатыннарның бит салпы ягына салам кыстырып кына тормасаң, тизрәк партоешмага йөгерәләр. Кибетләрне урап чыктым — чөгендер консервасы. томат соусына салган скумбрия Әгәр минем хатын сораганны тапмый кайтсаң, ул сине берике атнадан тереләй гүргә тыга Кинәт котелок бер акыллы фикер уйлап тапты бала минеке булса, фифочкам я сырага, я булмаса көмешкәгә ымсыныр иде, грузинныкы яисә чит ил кешесенекеме әллә? Үтерәм стер- ваны' Әфлисун урынына бер яртыны алдым да өйгә таба элдерттем Кибеттән чыгу белән «Академик Арцимович» корабында бергә эшләгән егетне очратам Фамилиясе харап — Перечепидорога! Перечепнгә баш танаяк сөйләп бирдем минем фифочкамның әфлисун теләгәнен. Ул әйтә, исең китмәсен, хатыннарның барысы шундый, ди. Минеке, мәсәлән, ди. торна ите теләп интекте Сыттык бит теге яртыны Перецени белән Ул әйтә. без. ди. Мароккодан нәкъ менә әфлисун төяп кайттык, ди Йөк чумасы һәр борынга бер тартма бирде, ди Әфлисун бушаткан корабның экипажын, беләсез, порт капкасыннан тентеп чыгаралар Проходной аша * үтә алсаң, теләгән кадәр ал. ди Перечепи Эләксәң, миңа үпкәләмә, сиңа = берсүзсез статья чәпиләр, ди. £ Киттек Перечепи белән Портка кердек «Академик Арцимович»ны - эзләп таптык. Перечепи биргән әфлисуннарны кесәмә, куеныма тутырдым < да проходнойга юнәлдем Мин портка кергәндә капканы ир кеше саклый 5 иде «Арцимович»та кесәмә әфлисун тутырып азапланган арада каравыл £ алышынган, сакка бер ирдәүкә баскан Күргәнегез бардыр ул ирдәүкә- £ ләрне? Безгә нәкъ арестантларга караган шикелле карыйлар Иратның ♦ да инде төрлесе була Алар арасында да курвалар житәрлек Ирләрнең £ кайберсе белән, алла сакласын, бергә бәдрәфкә дә кермәс идем мин Шу- = лай да ир-ат белән, әгәр бик тырышсаң, уртак тел табып була Бигрәк тә - сыра яратучылар белән * — Сыраның кешеләрне бер-берсенә якынайта торган сере бармы- = ни? - дип сорый матрос Дулев. < Ә син. салака, ничек уйлыйсың? Сыра саткан җиргә ирләрнең иң Z асыллары гына җыела Шундый ирләрнең үзара еш очрашып торулары ; тәрбия эшенә, хәтта токымга уңай тәэсир итә,— дип аңлатты Сусли- ' ков — Мин бит сезне бер тапкыр кисәттем инде, сүзне бүлдермәгез, дип Тагын бер тапкыр бүлдерсәгез, баста, поезд китәчәк - Юк. Николай Иванович, әһәмият бирмә син аларга Сөйләп бетер инде.— диде радиостанция башлыгы Носенко — Без бит тыңлыйбыз. — Проходнойга якынлашып киләм. Кесәм тулы әфлисун. Сакта ирдәүкә торганын күргәч, буыннарым йомшарып китте Борылып китәргә дә соң Ул мине күрде, көтеп тора башлады. Сакчыга таныклыгымны суздым Карап та тормады Яле. ди. кесәләреңә нәрсә яшердең, күрсәт әле. ди? Аулаграк җирдә булса, мин аңа нәрсә чыгарып күрсәтергә белер идем Проходной бит Без сызгырды — син конвертта, пичәтләп үк куячаклар. сакчыны мыскыллаган өчен. Нишләргә? Бәреп чыгып, урам ягына йөгерер идең, хатынның буе ике метр, мускуллары, теге штангист Жаботинский бар иде бит. нәкъ шуныкы шикелле — Күрсәтергә теләмәсәң. хәзер каравыл башлыгын чакырам, ди. — Эксперт чакыртыгыз.— дим — Кесәмдә әфлисуннар башка сорттан — Шушы сүзне ишеткәч, шул кадәр шатланды ирдәүкә. Сакчылар торган җиргә янәшә бер ишек бар бит анда Шул ишекне ачып җибәрде дә. мине шул бүлмәгә төртеп кертеп, өстемнән бикләп тә куйды Телефон шалтырата башлады Каравыл башлыгын чакыра — Тизрәк килегез.— ди — Карак тоттым Кесә тутырып әфлисун алып чыга Тавышында шундый шатлык, әйтерсең. Сусликовны түгел, шпион тоткан Урлашкан кешене тоткан өчен аларга биш сум премия бирәләр бит. Хатын, билгеле, шул биш сумга шатлана Менә премия кешене нишләтә! Тәбегә эләккән тычкан шикелле әрле-бирле чабып йөрим Ишек бикле, тәрәзә юк Идән тактасын каерып күтәрмәкче булам кая ул Каюк. Николай Иванович, сохари киптерергә дә өлгермәдең ичмасам. дим Без. чын ирләр дим. хатын-кыз аркасында менә шулай харап булабыз, дим К\пме чабаланганмындыр, белмим Кинәт башка бер уй килде. Арзан эш бит Сусликов атлы кеше өч сумлык әфлисун өчен төрмәгә утырырга тиеш түгел, дим Шушы фикер башка килү белән котелок та эшли башлады Ашарга Алар килеп җиткәнче ашап бетерергә' Баш ка юл юк сиңа, иптәш Сусликов Алар килгәнче ашап бетерә алмасаң. крышка сиңа, каюк Ашарга тотындым Чәйнәп тә тормыйча, кабыгы-ние белән корсагыма озатам Кирәк чакта бугаз шул кадәр киңәеп китә икән. Еланныкы шикелле Кай чакта бугаз аша бөтен әфлисун да үтеп китә. Биш-^лты минут эчендә өч-дүрт килоны сыптырып ташладым. Сизмәдем дә диярлек Эч күбә башлаган иде. басымны киметтем, эч шиңде Авызымны сөртеп, почмакка барып сырышуым булды — ишек ачылып китте. — Менә ул әфлисун карагы! — ди теге ирдәүкә. Үзе шундый шат — Яле. кесәләреңне әйләндереп күрсәт Әйдә, әйдә! Безнең вакы тыбыз юк. тизрәк кылан! Бүлмәдә сакчыдан тыш каравыл башлыгы, милиционер, өстәвенә таможнячы. Ажур. Туптуры төрмәгә озатырга була. Милиционер портфеленнән кәгазь алып беркетмә төзергә кереште. Ә мин шундый юаш. шундый гади кыланам. Бер сум егерме тиенлек ирләр трусигын күргәнегез бармы? Хәзер мин шул трусиктан да гади, беркатлы. Кесәмнән бер пачка «стюардесса» сигареты, бер кап шырпы, кулъяулык, квартирамның ачкычын, пәке, авыздан аракы исе килмәсен өчен суыра торган Ментол, таныклыгымны чыгарып салдым. — Кесәләрем бушады.— дим.— Әгәр берәр нәрсә таба алсагыз, сезнеке Мәрхәбә! Вахтер хатын, теге ирдәүкә, башта кызарды, аннан соң күп-күмгәк булып күгәрде — Чыгар әфлисуннарыңны, хәшәрәт! — дип кычкыра — Я. әйт. кая куйдың? — Нинди әфлисун ул? — дип гажәпләнгән булам. Күземне челт- челт йомып, каравыл башлыгына, милиционерга, таможнячыга карыйм.— Совет законнары үзенең гражданнарын яклый.— дигән булам — Закон бер гөнаһсыз кешегә яла ягарга рөхсәт итми. Яла яккан өчен мин сезне судка бирә.м. Ирдәүкә идән такталарын күтәрергә азаплана, почмакларны, ишек өсләрен капшап карый Бернәрсә дә таба алмагач, акылыннан шашып үкереп жибәрде! — Кая әфлисун? Трусигым эченә яшердем Карыйсызмы? — дигән булам.— Карагыз. Биш сум премия аз акча түгел, сезнең урында мин карар идем. Ашаган ул әфлисуннарын Мнн сезне чакырып йөргән арада ашап бетергән бегемот! Врач чакыртып, корсагының суын алдырырга кирәк. Эче тулы әфлисун бу дуңгызның. — Рәхмәт сезгә, гражданка, дөрес киңәшегез өчен,— дигән булам — Вахтерны судка бирер өчен сиңа экспертиза биргән справка кирәк булачак Зинһар өчен чакыртыгыз,— дим.— экспертны. Каравыл башлыгы белән милиционер мине юаталар, ирдәүкәне гафу үтенергә кыстыйлар Катлаулы эш бит. диләр, мондый ж.аваплы эштә, диләр, билгеле, әзме-күпме ялгышлык ычкынмыйча калмый. Сез инде, гражданин, вахтерны да гафу итәргә тиешсез. Рыцарьлык күрсәтегез. — Рәхмәт сезгә килеп коткаруыгыз өчен, дим — Сез булмасагыз, мин нишләр идем? Алар мине судка бирмәскә үгетли Ирдәүкәне гафу үтенергә кыстыйлар. ә тегесе һаман үз сүзен кабатлый. — Ашап бетергән, троглодит! Йоткан, аждаһа! Чыгарга рөхсәт иттеләр. Тыйнак кына кайтып киттем. — Кайтышлый «Оныт кайгыларыңны» исемле сыраханәгә дә кермәдегезмени? — дип сорый өченче электромеханик Бабенко — Кереп чык кансыздыр әле? Юк. туры өйгә кайттым Ну. мнн әйтәм. күрсәтәм бу чабаталы аристократкага! Подъездыма кайтып керсәм, хатынымны ашыгыч ярдәм белән алып чыгып азапланалар. Бала тудыру йортыннан килгәннәр. Шулай итеп, тәрбия бирергә дә өлгерә алмый калдым. Кайткач та өлгерерсең әле,—ди боцман Савчук Кайткан көнне үк.'дөрес, кул бармый торгандыр Бер-ике көн үткәч, тәрбия өчен хатыныңның шүрлегенә менеп төшү зыян итми торгандыр? Малайлар яклый аны. диде Николай Иванович шундый боек тавыш белән Әниләренә бер сүз әйтеп булмый, бүре балалары шикелле. шунда ук ташланалар Унсигезенче тәүлек. Карачи. 11.00 * Ун минут алдан киткән булсам, бүген Карачида үткәрелгән гашүрә бәйрәмен күрә идем Бу бәйрәм бары тик ислам диненең шәһит тармагын - тотучылар арасында гына үткәрелә. Руслар аны шәхсәй-вәхсәй дип атап < йөртәләр Күп атамалар рус аша кергәнлектән безнең атеистик эшләрдә = татарча да бу бәйрәм шулай атала шикелле £ Шәһәргә минем белән радист Носенко һәм дүртенче механик Лунгин “ барырга тиеш иде Шуларның әзерләнеп чыгуларын көтә башладым Ту- * гызынчы унбиш минутта Носенко чыкты Мин аны дүртенче механикны 5 чакырырга җибәрдем Шул чак ачык иллюминатордан капитанның тавы- = шы ишетелде ж — Миргазиян Закирович, бер генә минутка керегез әле! Капитан каютасына юл тоттым — Морфлот вәкиле иптәш Храпченко,— диде Михаил Александро- < вич. түрдә утырган кешегә күрсәтеп. — Ә бу безнең беренче ярдәмче Миргазиян Закирович Юнысов - — Сез. иптәш Юнысов. шәһәргә чыгарга җыенасызмыни? — диде Морфлот вәкиле — Инде шәһәрдә идем диярлек. Менә капитан чакырып кертте — дидем мин. г — Консул бүген беркемгә дә шәһәргә чыгарга рөхсәт итми Бөтен дипкорпус бүген өйдә утыра Мине портта торган совет корабларының диңгезчеләрен кисәтеп куярга җибәрделәр Йомыш белән дә чыгарга ярамыймыни? — Беркемгә дә. Категорически Бүген шәхсәй-вәхсәй бәйрәме. Урамда кан кою. үтереш. Битләрен тырныйлар. Күбесе шәрә Кайберәүләр тәннәрен пычак белән тишеп, шул тишеккә богау йозагы элеп куйганнар. Күзләре тонган, әгәр аларның кулларына эләксәң, исән калырмын дип өметләнмә. — Сез бит әле менә портка кадәр исән-сау килеп җиткәнсез. Беркем тимәгән сезгә Вәкил җавап таба алмыйча бер тын югалып торды — Консулның боерыгы шундый. Категорически Бүген беркая барырга. корабтан чыгарга ярамый Бәхәсләшеп тору файдасыз иде. Тыю, рөхсәт итмәү бернинди дәлилгә. акылга һәм бернинди чынбарлыкка таянмый. Әгәр берәр зуррак урында утыручы түрәгә чынбарлык аңлашылмаса. ул шундук «категори чески тыела» дигән фәрман тудыра. Тыю. патша заманындагы иң күп таралган хикмәтле чара, революциядән соң бер тын тукталып торды да кабат тормышыбызны төрле яктан каплап китте Мәсәлән, чит ил портларында шәһәргә чыгар өчен өч кешедән торган төркемгә җыелырга кирәк Шул төркемдә ике дус кеше булырга тиеш түгел. Башкача, шәһәргә чыгу катгый тыела Логика сорый: нишләп төркем тик өч кешедән генә торырга тиеш? Әгәр ике. я булмаса дүрт, яисә биш кеше бергәләп чыксалар? Ниндидер бер зур түрә-бюрократ «Чит ил портларында диңгезчеләр бары тик өч кешедән торган төркем белән генә чыга алалар, башкача чит илдә йөрү катгый тыела», дип күрсәтмә биргән дә. хәзер шушы боерык тайпылышсыз үтәлә. Бездән чит ил диңгезчеләре көлә, бармак белән төртеп күрсәтеп мыскыл итә. «Өчәүләп, берберсенә берегеп йөриләрме? Билгеле, совет моряклары » — Иптәш Храпченко. Миргазиян Закирович — ислам дине буенча белгеч Ул биш ел «Наука и религия» дигән журналда бүлек мөдире бу лып эшләгән Бәлки аңа шәһәргә чыгарга рөхсәт итәргә кирәктер? Шәхсәй-вәхсәй турында аның язасы килә торгандыр Безнең ил укучылары өчен аны белү кирәк бит Рөхсәт итик, ә? Вәкилне аңлап була иде Ул да бит. нәкъ безнең шикелле, консулның боерыгын үтәргә тиеш Бер түрә биргән боерыкны икенче түрә үзгәртә алмый, аның кануны шундый Дүртенче механик белән радистны чакырып керттем: — Чишенегез, егетләр,— дидем мин Бүген шәһәргә чыгарга яра мый. Катгый Чалбар эзләп вакыт үткәрмәсәк. китеп өлгерә идек Нигә ярамый? — диде Лунгин Аның йөзенә ризасызлык, рәнҗү билгесе чыккан иде. — Морфлот вәкиленнән сорагыз Консулның боерыгы шулай,— дидем мин — Бүген Карачида шәхсәй-вәхсәй бәйрәме Андый бәйрәм совет кешесе өчен куркынычлы санала - Нәрсә соң ул шәхсәй-вәхсәй? диде дүртенче механик — Мин дә аның нәрсә икәнлеген белмим, аңлатыгыз әле. Мирга- зиян Закирович.— диде радиостанция башлыгы — Сусликовтан сорагыз Ул бар нәрсәне белә,— дидем мин Лыгырдык ул Сусликов,— диде радист Аның сүзенә ышансаң Өлкән буын гашүрә бәйрәменең нәрсә икәнен белә дә торгандыр? Ислам дине ике тармакка сөннәтләргә һәм шәһитләргә бүленә Шәһитләр Мөхәммәт пәйгамбәрнең кияве хәзрәти Галине рәсүл белән бертигез ихтирам итеп, аны бертигез санап йөртәләр. Башка хәлифләрне: Әбү Бәкер. Гомәр. Госманны алар хәлифлеккә лаек түгел дип баралар Гашүрә бәйрәме хәзрәти Галинең улы Хөсәеннең һәлак булган көнендә матәм рәвешендә уздырыла Менә мин хәзер шул бәйрәм турында Морфлот вәкиле Храпченко сөйләгәнне тыңлап утырам — Узган елны без шушы шәхсәй-вәхсәй көнне, өйдән чыгарга куркып. фанатикларның урамда йөргәннәрен консулчылык тәрәзәсеннән карап утырдык Белмим, ул көнне күпме кеше үзен-үзе үтергәндер? Көне буе диярлек канга баткан фанатиклар үз-үзләрен кыйнап йөрделәр. Без килер алдыннан гына Карачидагы консул алышынган Шәһәргә чыгуны тыйган кешегә кадәр консул булып Әгерҗе районында туып үскән Йолдыз Хәлиуллин дигән бер татар эшләгән Мәскәүгә кайткач, мин Хәлиуллин белән очраштым Пакистан чынбарлыгын, билгеле, ул тирәнрәк белә иде. Гашүрә бәйрәме турында да ул бөтенләй икенче төр ле. үз күзе белән күргәннәрне, аның кагыйдәләрен миңа аңлатып бирде Курыкканга куш күренә, ди татар мәкале Курку үзе. гадәттә, белмәгән- лектән. я булмаса аңламаганлыктан килеп чыга Капитан каютасыннан чыкканда сәгать төгәл ун иде Диңгезчеләрнең тәмәке көйрәтергә туктый торган чаклары Мин туры тәмәке тарта торган җиргә юнәлдем Шунда җыелган диңгезчеләргә Сусликов гашүрә бәйрәме турында аңлатып азаплана — Белә торгансыздыр инде мөселманнарның кайсы урыннарын кисеп ташлауларын? Менә шул «чыпчык» кисүне бүген, шәхсәй-вәхсәй бәйрәмендә башкаралар Урамнан узган һәр ир затының штанын салдырып, шул «чыпчык»ны карыйлар Әгәр киселмәгән булса — кырт, шундук пычак белән өзеп ыргыталар Кичке аштан соң кино карарга җыелган диңгезчеләр белән политинформация уздырырга туры килде Мин аларга ислам динендәге йолалар һәм аның кайбер кануннары турында сөйләдем Күңел салып тыңладылар Бары тик Сусликов кына мин әйткәннәргә ышанып бетми иде булса кирәк. Аның күз карашы шундый шикле иде «Әйдә, якла мөселманнарны. Син бит үзең мөселманнардан». Сусликовның ислам динен аңламавы табигый хәл. Ул аны өйрәнмәгән Үз күзе белән күргәннәре, аның шактый надан булуы аркасында, бик нык үзгәреп, кара кеше күзаллавына әйләнеп үзгәрә Ә бит дингә каршы көрәш алып баручылар арасында да Сусликовлар җитәрлек 96 Унтугызынчы тәүлек. Карачи. 15.00 Жиддәдә шәһәргә чыгарга рөхсәт булмады. Советлар Союзыннан килгән кешеләрне калага чыгарырга ярамый дигән боерык Климовичның «Ислам дине» исемле китабыннан соң бирелгән. Җиддәдән соң без Аден портына тукгадык Анда торганда ярга чыгарга теләүче булмады Бүген * диңгезчеләрнең күбесе шәһәргә барырга тели Кемдер Карачида күннән = теккән киемнәр арзан икән дип ишеткән Экипажның өчтән бер өлешен J кораб сакларга калдырганнан соң. инструкция буенча, калага барырга - теләүчеләрне өчәр кешедән торган төркемнәргә бүлдем дә, кызыл поч- < макка җыеп. инструктаж үткәрдем. 1 — Бу Илдә Әфганстанга җибәрү өчен «дошмаңжнарны әзерлиләр,— £ дидем мин - Пакистан — АКШ империалистларының иң ышанычлы - иярчене Аннан соң. сез шәрык илләрендә хөкем сөрә торган гореф-га ♦ дәтләрне начар беләсез Шуңа күрә, шәһәрдә йөргәндә уяулык сакла- нырга тиеш Беркем белән дә контактка кермәгез Әгәр провокациягә = юлыксагыз, шундук менә шушы телефон номеры белән Советлар Союзы * консуллыгына чылтыратыгыз.— Төркем башлыкларына консуллыкның 5 телефонын өләштем — Шәһәрдә йөргәндә күргәннәрегезне корабка кай- = ту белән миңа сөйләргә онытмагыз. < Менә хәзер без өчәр кешедән торган төркемнәр белән порт капка г сыннан чыктык та шәһәр үзәгенә таба юл тоттык. Тирә-юньдә ят кеше- = ләр. чит тормыш, ниндидер безгә билгесез мохит. Урамда машиналар. Мондый илләрдә җир йөзендә ясалган һәр машина төрен күрергә була Ж.ир шарының төрле почмакларына машина ташыр өчен соңгы елларда махсус кораблар ясый башладылар. Алар диңгезгә агызган гигант сандыкларны хәтерләтәләр. Шуларның карпына бишәр мең җиңел машина сыя. Әгәр АКШ. Япония. Көнбатыш Германия шикелле машина ясауда өлгер илләр һаман күбәя торса, җир йөзендә аны куяр урын калмас дип куркам мин Нефть кризисы башланганнан соң. зур машиналар Кувейт, Төркия. Ливия һәм безнең Грузия шикелле җирләргә агыла. АКШ һәм Европа миллионерлары, ни сәбәптер, бәләкәйрәк машинага утырып йөри башлады. Зур. кыйммәтле машиналар хәзер инде байлыкларын күрсәтеп шапырынып яшәүче сәнәктән көрәк булган нуворишларда гына диярлек. Машиналарга карап, бу илгә кемнәрнең товарлары күбрәк керүен чамалап йөрим Яңарак машиналарның күбесе японныкы Пакистанны да яулап алырга өлгергән. Японнар җир йөзендәге халыкларны алдынгы европалыларга һәм артта калган азиатларга бүлүне тар-мар итте Техника прогрессы, промышленность товарларының иң затлылары Япониядә чыга, алар күп яктан алдынгы Европа илләрен һәм АКШны узып китә башладылар Йөк машинасының рулендә хатын-кыз утырганын мин бары тик үзебезнең илдә генә күрәм Пакистанда исә җиңел машиналар эчендә дә хатын-кыз күренми Гомумән, урамда гел ирләр, хәтта бала-чага арасында да кызлар заты күзгә чалынмый Бу инде шәригать тәэсире Б\ илдә шәригать кануннары дәһшәтле. Ул кануннар хатын-кызны өйдә, учак һәм бала янында тота Йөк машиналарыннан күземне ала алмыйм Көнкүреш сәнгате йөк машиналарын калайдан чүкеп ясаган бизәккә төреп ташлаган Яшәүнең тоташ агым булуын, җир йөзендәге барлык вакыйгаларның үзара бәйләнешле икәнлеген, язмышның илаһи көч кулында булуын исбатлаучы гарәп орнаменты Йөк машиналарының кузовларын каплаган орнаментлар күзеңнең явын алырлык Андагы бизәкләрнең башы да. ахыры да юк. Яшәүнең дә шулай. Тормыш тоташ Кеше туа. шатлана, михнәт күрә, әкренләп картая, гүргә керә. Гүргә кергәннәр урынына яналар килә Алар да шатлык һәм михнәт аша шул ук юлны үтеп, китеп баралар Яшәү тукталышсыз тоташ агым. Мондагы йөк машиналарын канлаган ■ -К У - № I бизәкләр шул турыда сөйли. Америка, япон, немец һәм швед дизайнерлары көч түгеп, машиналарны үзләренчә матур итеп эшләгән. Машина ясаганда алар техниканың нн соңгы казанышларына таянып эш иткән. Без ясаган машина кемгә дә ошар, дип ышанганнар Шәрыкнең мең еллар яшәп килгән гореф-гадәте дизайнерларның эшләренә төкереп, үз иҗатын, үз зәвыгын эшкә ашырган. Сәнгать бит ул халыкның канында, аның көндәлек эшендә туктаусыз яшәп килә. Пакистанлыларның йөк машинасын мәчет бинасын бизәгән шикелле бизәүләреннән акыл кычкырып көлә. Эшләнеп беткән эшне бозып яңадан әмәлләү' ахмаклык бит инде. Ахмаклык һәм өстәмә чыгым Чөнки шул калай чүкеп бизәк ясап утырган кешегә акча түләргә кирәк. Көнбатыш зәвыгына. аның тәҗрибәсенә таянып эш иткәнгә күрә безгә бу шулай тоела Шәрык сәнгате исә файдага буйсынмаган Шәрыкчә караганда, файда һәм сәнгать бер-берсенә буйсынмый торган капма-каршы категорияләр. Файда турында уйлаган архитектор Әл-һамбра комплексын. Таҗ-Махал мәчетен, файда эшләргә теләгән рәссам Герат мәктәбе миниатюраларын иҗат итә алмас иде. Дөрес, гел файда турында гына баш ваткан художник Венециядәге Дожлар сараен. Джоконда портретын. Моисей һә.м Давид сыннарын да тудыра алмас иде. Сигезенче һә.м уникенче гасырлар арасында ислам ренессансы чорында Шәрыктә бик күп шедеврлар туа. Аларнын алымнары башка, ә нәтиҗәләре — кешегә шатлык, рухи ләззәт бирү, Матурлык яшәүдә ышаныч, оптимизм тудыра, аның төп кирәклеге шунда Европа инде күптән матурлыкны файдага җикте. Шәрыкта бу ике көч әле бер-берсеннән аерым. Пакистанда ата-бабадан калган гореф-гадәтнең исән булуы, аларнын көндәлек тормышка актив катнашуы күзгә бәрелеп тора. Гореф-гадәгләр- не без тар-мар иттек һәм алар урынында вакуум барлыкка килде. Америка прагматизмы бу илгә дә үтеп керә башлаган, ул әле гади халыкка кагылмаган. буржуазия һәм түрәләр катламына гына тәэсир итеп тора. Без. татарлар, рус культурасыннан үрнәк алырга тырышабыз. Мин инде утыз елга якын русларның чит илләрдә үз-үзләрен тотуын күзәтеп йөрим. Азия җирендә алар - европалылар. Европада - азиатлар. Социаль психологиядә бу хәл маргиналлык дип атала. Ике арада калу. Россиягә культура Петр Беренченең корыч йодрыгы, ул чит илдән китергән Европа остазларының чыбыркылары белән кертелгән. Россиядә һәр яңалык өстән, боерык юлы белән килгән. Культура гына түгел, фән. техника яңалыклары да шулай. Көчләп керткән культурага каршылык әле шушы көнгә кадәр сүнеп өлгермәгән. Халык күңелендә, аның гадәтләрендә әле шушы көнгә кадәр негатив каршылык кӨче яши. Тарих дәреслекләрендә Петр Беренче — Россия империясенең горурлыгы Аның һәйкәле революциянең бишеге саналган Ленинградның үзәк мәйданын бизи. Ленфиль.мда төшерелгән кино башланганчы символ булып иң башта Петр Беренченең ат менгән сыны килеп чыга. Үзгәртеп кору. хәбәрдарлык чорында язылган тарих дәреслеге корыч императорның чын йөзен күрсәтер дип өметләнеп көтәм мин. Петр Беренче чорында империянең халык саны икеләтә кими Ирләр гомере уртача утыз дүрт яшь. хатын-кызларныкы егерме сигез яшь була ул идарә иткән заманда Бар завод-фабрнкалар хәрби заказ үтәп, тулысынча сугыш өчен эшлиләр Россиядә эшләнгән товарларның сыйфатлары шул кадәр түбәнәя ки. аларнын. бер генә мыскалы да дөнья базарында көндәшлеккә каршы тора алмый башлый. Бу император идарә иткән дәвердә туктаусыз сугыш, яулап алулар, туктаусыз ачлык, солдат хезмәте. Мөстәкыйль фикер йөртергә омтылучы, демократиягә йөз тоткан шәхесләрне Иван Грозный үз кулы белән үтерсә, Петр Беренче заманында демократия һәм мөстәкыйль фикер йөртүгә урын да калмый Петр Беренченең иң зур җинаяте халык инициативасын тәмам юкка чыгаруда. Ул чорда һәр гамәл, һәр эш югарыдан төшерелгән фәрманга нигезләнеп, камчы тоткан чиновник кулы астында эшкә ашырыла Петр Беренче — Россия бюрократнзмы- на нит салучы Бюрократизм исә. яңарыш чорының ин аяусыз, ин каты дошманы Бүгенге демократия өчен барган көрәштә без уртача алганда сиксән процентка Иван Грозный һәм Петр Беренче мирасы белән көрәшәбез Бүгенге көндә демократия буенча безнең ил шактый ук аргта калган. Сәбәпчеләре - Грозный. Петр. Сталин. Бсч. культ һәм торгынлык заманыннан сон дөнья тәрәккыятендә үз * юнәлешебезне, үз урыныбызны таба алмыйча, сукырлар шикелле, каран- = гылыкта кармалан юл эзлибез. Шул караңгылыктан без бары тик хакый- 5 кать компасы ярдәмендә генә чыга алырбыз дип ышанам Шуңа күрә. - җаным тәнем белән яңартып кору, хәбәрдарлык ягында « Карачи каласының урамнарында минут саен Тукай заманындагы та- 2 тар тормышына килеп тнртеләм Әнә ботакларын ярты чакрымга җәйгән ° мәһабәт чинар агачы төбендә бер төркем ир тезләрен кочаклап утырганнар “ да нәрсәдер көтәләр Шәрык түземлеккә, көтәргә, фатализмга өйрәтә Шә- * рык сабыр Шәрык кешесе кыбырсыну. ашыгып яшәү белән теләккә якын- з лашып булмаганны белә. Ашыгу, кабалану аңа ят сыйфат Язмыштан уз- = мыш юктыр, дигән бабаларым Тәкъдиреңә нәрсә язылган, бәхетеңә ни 2 тиешле, сиңа шул булачак ди шәрык һәм әнә. өч дистәгә якын таза, яшь , ир яңгыр көткән игенче шикелле, ниндидер мифик үҗәтлек белән килә- = чәкне көтә. Аларның мускулларын, һөнәрләрен, сәләтләрен арзанга сатып < алып була Аларның тамакларын туйдыр, шул тамак хакына алар көне- Z төне эшләргә әзер Мескеннәрнең куллары эш сагынып күптән сызлый. = Лөк машинасын капларга бизәк кирәкме, мәчет манараларын күккә күтә- ' рерлек көч кирәкме монда аны шундук табып була. Шәрык кешесе зарланмыйча. берсүзсез көне-төне эшли белә Ислам кешене эшкә өндәү дине. Җирләрен алпавытлар тартып алганнан соң. бабаларым Ташкент. Донбасс. Сучан ягына эш эзләп китә торган булган Пакистанда да шул ук хәл Пакистанлымы ачлык куып житә башласа, ул. туган илен ташлап. Сөгуд Гарәбстанына. Кувейткә. Европа илләренә китеп бара Кайсылары, акча туплагач, кире әйләнеп кайта Күпләр исә чит туфракка ятып мәңге тынычлана Чит мохитта ата-баба васыятен үтәргә мөмкинлек булмый. Тамыр әкренләп корый Исән калган тамырлар аша ят матдә кереп, ана сөте белән сеңгән сыйфатларны эретә, агулый, юкка чыгара Үз халкыннан аерылган, җирле халыкка кушыла алмый торган килмешәк барлыкка килә. Бу төрдә милләт сыйфаты да. халыкка хас бөтенлек тә булмый Тамак тук. өс бөтен, жан һәм иман ачы кытлыкта, алар туктаусыз сыкрап яши Җанның нигә сыкраганын белеп булмый Фаҗигале язмыш Корабтан чыгуга ярты сәгать узды. Әле безгә бер генә хатын-кыз заты очраганы юк Ялганлыйм икән — очрыйлар. Чит илдән килгән турист хатыннар Ара-тирә. кибеткә барышлый, асрау кыз йөгереп уза Шәһәр йортларының беренче катында тоташ кибет. Сәүдә шәрыктәгечә — кайнар, жор. тормышны күп яктан үзенә буйсындырган Сәүдәгәрләр, билгеле, ир затыннан Ширбәт, хәлвә сатучылар, рестораннарда аш китереп торучылар. урам чатында хат яздырырга теләүчене көтеп утыручылар — туларның барысы да ирләр. Бездә бит җир казуны, тимер юл төзәтүне, трамвай- троллейб.с йөртүне хатын-кыз башкара. Ә монда бар эш ирләр кулында Пыяла витринадагы кызыл агачтан, палисандрдан ясалган бизәкле өстәлләр, йөз ел буена туктаусыз хуш ис тарата торган сандал агачыннан ясалган челтәрле тартмалар. Шәрыкнең нечкә билле комганнары яныннан узганда ихтыярсыз туктап, бер тын сокланып карап торам Коръән аять ләре белән бизәлгән декоратив тәлинкәләр. Артыш агачы тамырыннан эшләнгән озын аяклы челәннәр, укыганда китап куярга көйләнгән җыелмалы өстәлчекләр. Кибет каршына тротуарга өч бармак калынлыгы фарсы келәме ташлаганнар Җәяүлеләр рәхәтләнеп шуны таптап уза Бала-чага шикелле, әйләнеп килеп, тагын бер мәртәбә уздым кыйммәтле келәмгә басын Аякларга шул кадәр рәхәт Шул кыйммәтле йомшак тукымага басканда эчтә горурлык у янын китә. — Vla.iHbt ничек исраф итә кыргыйлар, — дип сукранып куйды боцман Савчук,—Сон, бит бер-ике атнадан шушындый кыйммәтле нәрсәне тап тап эштән чыгарачаклар Кибет яныннан узганда күрсеннәр өчен чыгарып жәйгәннәр бит инде, витринага элеп куйсалар ни булган? Мин келәмне тротуарга нигә жәйгәннәрен боцманга юри аңлат мыйм. Пакистанда келәм туку буенча мең еллык тәжрибә сакланып килә. Тузанда ятып тапталганнан соң келәм йомшара, кабарып китә, буяу төсләре үзара тигезләнәләр. Мондый келәмне илле ел туктаусыз таптап торсаң да туздыра алмыйсың Мин аларны Европа илләренең данлыклы музейларында күрәм Мондый затлы келәмнәрнең күбесенә инде бишәр, алтышар йөз ел. ә үзләре әле һаман яп-яңа күренә. Ишек яныннан узганда күреп алдым: кибетнең түр як стенасына карасукызыл фонга ак арыслан-киек сурәтләре һәм зәңгәрсу тәвис кошлары төшкән Бәлүжстан келәме Нәкъ шушындыйны мин Неапольнең Каподимонте музеенда күргән идем Әгәр көядән саклап тота белсәң, мондый келәм төсен дә, сыйфатын да үзгәртмичә мең ел саклана. Истанбул портында торганда Салих Уйгыр атлы бер стивидор мине келәм сайларга өйрәткән иде. Идәндә яткан келәмгә ботинка үкчәсе белән басып, авырлыгыңны шул үкчәгә күчерәсең дә. келәмне бораулап берничә тапкыр бөтерелеп аласың. Әгәр келәмдә яньчелгән урын калмаса. келәм югары сыйфатлы була — Әйдә керик әле,- дидем мин боцманга Савчук авызын учы белән каплап, көлеп куйды — Нәрсәгез калган анда? Әнә теге түрдә эленеп торган келәмне туйганчы карыйсым килә. — Аны караудан ни файда? Юләрләнмәгез, андый кыйммәтле нәрсәне барыбер сатып ала алмыйсыз, нигә вакыт үткәреп, ымсынып йөрергә? Утыз ел авыз ачып карап йөрүем миңа берәр файда китердеме икән? Кайбер кеше әйберне сатып алып үзенеке иткәч кенә куана, ләззәт таба белә. Мине, киресенчә, үз квартирамдагы әйбер башта гына куандыра. Тиздән ул мәшәкать китерә, яши торган урынымны тарайта башлый Музей экспонатлары исә квартираңда урын биләмичә, сиңа саф куаныч, эстетик ләззәт биреп торалар. һау матч3—диде боцман келәмгә бармагы белән төртеп күрсәтеп. Кибет хужасы жавап бирергә ашыкмады. — Кванте коста? Вифель костет5 Хач пара? — диде боцман бар белгән чит тел сүзләрен берьюлы чыгарып салып. — Отто ченто милля долларов— диде кибет хужасы көтмәгәндә итальянчага күчеп Билгеле, ул келәмне сораганның ярты хакына сатачак иде. Ләкин малны үз хакына сатып алу өчен, беренчедән, сәүдәгәрнең туган телендә сөйләшергә, аның янына керү белән дога кылырга, хәл-әхвәлен. сәүдәгәр семьясының иминлеге, сәүдәләрнең ничегрәк баруы, яшь буынның әдәпсез үсүе, мөселманнарның шәригать кануннарын тотмый башлавыннан зарланырга кирәк иде. Шулай ашыкмыйча гына сөйләшеп утырганда хужа сиңа сарык йонының елдан-ел кыйммәтләнә баруын, пуштун кабиләләренең Әфганстан чиге аша үтеп йөри алмаулары турында әйтеп бераз зарланырга тиеш Шуннан соң. хезмәтче китергән кофены бергәләп эчәргә, долларның һаман төшүе турында берничә сүз әйтеп тагын зарланырга, шуннан соң гына сатулаша башларга тиеш син. Кибет хужасы безнең кесәдә келәм алырга житәрлек акча юклыгын өч секундтан абайлап алды, һәм без аның өчен юкка чыктык. — Күпме сорый ул?— Савчук көлемсерәп миңа карый. — Сигез йөз мең доллар Сигез йөз меңгә мин Урта диңгездә утрау сатып алам, я булма- Ишпп. итальян немец һәм терек телләрендә «күпме тора-»» дигән сүзләр • Сигез йөз мең доллар (итальянча) c.i алтыннан ясалган «Мерседес» машинасын. Сезнең эш стажыгыз күпме, Мнргазиян Закирович? Эшли башлаганыма кырык ике ел тулды. - Шул кырык ике ел эшләп алган акчаларыгыз да җитми торгандыр шушы бер келәмне сатып алырга? — Беркая тотмыйча җыеп килгән булсам, бәлки җитәр иде. * Үзәк урамны калдырып, уңга борылдык Бу урамдагы йортларның = фасадларына рәсемнәр элгәннәр Фән. мөселман дине рәсем ясауны % тыя. шунлыктан шәрыктә рәсем сәнгате юк дип аңлата XVI гасырда. - диннең иң каты чорында хәзерге Пакистан төбәгендә «Моголлар мәктә- « бе» дип аталган рәсем ясау ысулы барлыкка килә. Ул заманда без- 2 иеп тарихта фаҗигале хәлләр булмаса. Мирсәет Гали Тәбризнең. Әбдас Ё Саматның һәм башка рәссамнарның пейзаж фонына төшерелгән күп 2 фигуралы рәсемнәрен белер идек без «Бабырнамә» китабының иллюстра- * ишләрен сәгатьләр буе карап утырырга була. Андагы кабатланмас 5 гүзәллек, андагы хис һәм хыял дөньясы! Шул рәсемнәрне караганнан = соң бик озак сурәт уяткан әкияти мохитта яши бирәсең һәр заман үзенә хас ысул тудыра. Без барган урамның йортларына 5 буйдан буйга рәсемнәр ясап элгәннәр. Бу полотноларны буяу белән = язмаганнар. Рамдагы джут киндере өстенә ниндидер кара сумала җеп- < ләр сузылган. Урыны белән җепләр юаная, кирәк чакта салмак кына Z нечкәрә, бөтерелә, урый, өзелер хәлгә җитә Шушы кара сумала җепләр " искиткеч үзенчәлекле сурәтләр тудырган. Әнә ботакларын ярты чакрымга сузган фил агачлары моңаеп утыра. Салмак кына елга агып ята. Камыш арасында килбәтсез озын аяклы челәннәр йөри. Якынрак килеп карасаң, күрәсең: рәссам бары тик ике генә төс — чем-кара сумала һәм алтын буяу кулланган Шушы ике төснең үзара төрле нисбәттә катнашуы, җепләрнең юанлыгы һәм нечкәлеге искиткеч характерлы, матур тойгылы сурәтләр пәйда итә алган. Сәнгать дөньясыннан шушы полотноларга охшашлы алымнар эзләп карыйм. Куз алдымнан төрек рәссамнарын Балабанны, аның сабан тартып барган гаҗәеп үгезләрен. Асылъяр. Гөнәп иҗатын үткәреп җибә- рәм Пакистан рәссамнары кытай, яисә япон художникларының алымын куллана торганнардыр? Я булмаса. Шам, Гыйрак рәссамнары тәэсиреннән тугандыр бу ысул? Япон һәм кытай сәнгатендәге нәзбереклек, иероглиф тәэсиреннән туган тылсымлы пластика түгелме бу? Япон һәм кытай сәнгатенең тәэсире бераз сизелә, ләкин тагын ниндидер шушы көнгә кадәр миңа очрамаган ысул бар бу полотноларда Хәтеремә Нурихан Фәттахның «Фест дисбесе» турындагы язмалары килеп төште Безнең татар сәнгате, әдәбиятыбыз ябылыбрак яши. Русның унтугызынчы гасыр азагы, егерменче гасыр башындагы ренессансы. Лев Толстой. Достоевский. Чехов, сәнгатьтә Врубель. Валентин Серов. Нестеров шикелле талантлар безнең дикъкатьне тулысынча җәлеп иткән. Шулардай ары китеп башка ил язучыларын, башка халыклар сәнгатен авыр үзләштерәбез Көнчыгыш Азия халыкларының сәнгатенә будда линенең мәшһүр «дүрт адымы», спираль юлдан мәңге камиллеккә, мәңге югарыга омтылу сеңеп калган Менә кайлардан эзләргә кирәк бу ысулның тамырын Герат мәктәбеннән. «Бабырнамә»дәге иллюстрацияләрдән эзләргә кирәк бу сәнгатьнең үзенчәлеген — Закирович, диде боцман ачы үпкә белән. — Шушындый пүчтәк нәрсәләр тирәсендә этенеп, вакыт үткәреп йөрсәк, төп башына утырып калачакбыз. Без бит күн пальто алырга чыктык. Оныттыгызмыни? Базарның көмешчеләр сәүдә итә торган өлешенә чыктык Тар. озын өстәлләр тирәсендә алар бизәнү әйберләре ясый һәм шулар белән сату итә. Бала чактан таныш ярым ай рәвешендә эшләнгән көмеш һәм алтын алкалар. Кызыл, ак ахак, фирәзә. Анар кашлы балдаклар Сөннәр, кыпчаклар заманыннан сакланып калган үлән яфраклары, кыр җәнлекләре төшкән беләзекләр Муенсаларның ниндиләре генә юк мон да' Кечкенә генә өстәл янында азык-төлек төрер өчен көмештән кәгазь ясаучы оста Ул бармак очы хәтле генә көмеш пластинканы үгез тире сенә төрә дә агач чүкеч белән тирене тукмарга тотына. Мең, ун мен. йөз мең тапкыр суга Ниһаять, оста үгбз тиресен ачып җибәрә. Нинди могҗиза бу! Үгез тиресе эчендә юрган итеп өстеңә ябынырга җитәрлек ялтырап, күзеңнең явын алырлык көмеш фольга. Туй күчтәнәчләрен. хөрмәтле кунакларга дигән азык-төлекне Пакистанда шул көмеш кәгазьгә төреп йөртәләр Көмеш эчендә ашамлык бозылмый, искерми икән Әгәр ашамлыкны төргән фольгасы-ние белән ашасаң, җитмеш чирдән дәва дип сөйлиләр. Болары алтынчылар Алтыннан ясалган бизәнү әйберләренең саны-хисабы. очы-кырые юк. Алтыннар тау-тау өелеп ята һәм сатып алучы күренми Базарны төрле яктан вак кына кибетләр чорнап алган Шуларның берсенең эченә кердек. Карачи каласының сере ачылды Менә кайда икән хатын-кызлар! Байбичәләр, сәүдәгәр, түрә хатыннары дыр инде болар? Аларның киенүләре, кыланышлары татар хатынна- рыныкын хәтерләтә. Ябырылып алтыннан ясалган бизәнү әйберләрен карап йөриләр Урта Азиядә дә. әгәр кесәгә акча керсә, хатын-кыз алтын алка, йөзек, беләзек ала башлый бит Монда да шулай икән - Без, Закирович, болай тукталып торсак, беркайчан да теге күн пальтолар сатыла торган җиргә барып җитә алмаячакбыз. Сез бит гел кирәкмәгән нәрсә карап вакыт уздырасыз. Агач сыннар, көмеш савытлар, кеше биеклеге сылу комганнар яныннан узганда күземне йома башладым Күз алдымда осталарның өлгер куллары, шул кулларның искиткеч йөгерек хәрәкәтләре тора Бу дөньяда осталыктан да бөек, аннан да күркәм нәрсә бар? Егерменче тәүлек, һинд океаны. 19.00 Курс — һиндстанның иң зур порты саналган Бомбейга. Ашыгабыз Ике көн эчендә барып җитеп, йөкне бушата башламасак. анда забастовка башланачак Кораб океан өстен сөреп алга бара. Коридорда ниндидер ят ис сизгән идем, ул ис монда, рубка эчендә дә аңкый икән. Тукта әле. бу бит күн исе. Кичәдән бирле шушы ис бөтен корабны чорнап алган Кичә Карачида диңгезчеләр күн пальтолар сатып алганнар иде. шуның исе. Кичә кич бер-берсенең каютасына кереп Карачида алган күн киемнәрне карап йөрделәр. Товар иясен табар, ди татар Кемнең нинди пальто алганын карап, аның гадәтләрен, зәвыгын, юмарт һәмсаран булуын ачыклап була. Кайберәүләр, арзанлыкка кызыгып, иләнүе җитмәгән күннән теккән пальто алганнар. Саран ике кат түләр диләр, андый күн. яңгырга эләксә, катып сына башлаячак Моторчы Сусликов үзенә күн чалбар, хатынына күннән теккән камзул алган Карарга кергән кешеләргә күрсәтеп, аңлата; Дулаганда кигерергә Бар бит теге дурдомда «тынычландыра» торган күлмәк Шуның урынына Күперчектән төшкәч бассейнга су коенырга киттем. Эссе. Юеш тропик һавасы тын юлына тыгыла, әлсерәтә, хәл бетә Диңгезчеләр бассейнда су коенып чыкканнар да спардекта моцион ясап йөргән ипи пешерүче кыз Людмиланы күзәтәләр. Люда кичә Карачида күн чалбар сатып алган иде. Бүген шуны киеп чыккан Чалбар аңа шактый тар Кыз ботларын чалбар эченә көч-хәл белән генә тыга алган булса кирәк Чалбар кыса Кызның ботлары киптерергә аскан казылыкны’ хәтерләтә Егетләрнең ләчтите Люданың чалбары тирәсендә әйләнә. Пичек түзә икән ул. ә? ди өченче электромеханик Бабенко — Бу эсселеккә шәрә килеш көчкә түзеп була, ә ул күн чалбар киеп чыккан. - Люданың чалбар эченә яшергән байлыгы ярты сәгатьтән биф штекска әйләнәчәк, ди Сусликов Күн кием модага керде,—дип аңлата доктор Теунов Язучылар. кинорежиссерлар, артистлар хәзер күн пиджак киеп йөри Күн кием дәрәҗәле санала. Безнең Люда да үзен шәхес игеп сизәр өчен күн чалбар киеп чыккан Шәхес игеп сизәр өчен5— дип сорый Сусликов Чалбар күне * тәкә тиресеннән эшләнгән, Люда шул тәкәне тәне белән тоеп йөри = Доктор кеше мондый гына теорияне белергә тиеш инде. 5 Людмилалар буынын аңларга тырышып карыйм. Алар миңа нәкъ теге ерак галактикаларда яшәүче жан ияләре шикелле тоела. Кыла- < нышларын күзәтәм Логика көчсез Бу очракта гомер буе җыйган тәж- = рибә.мне кулланып булмый Ата-бабадан калган гадәт буенча бездә | затлы киемне бәйрәмдә, кунакка, театрга-кинога барганда кияләр иде. “* Эшкә таушалган киемне, йорт арасында йөргәндә иске-москы да ярый * иде Яшь буын киемне кибеттән алып кайту белән эшкә кия башлый z һәм ул аны тәмам искергәнче салмыйча киеп йөри Таушалганны таш- 5 лый Киенүнең мәгънәсе дә аңлашылмый миңа. Егерменче гасырда, х социалистик илдә без феодаллык чорындагыча киенәбез. Язучылар, жур- = налистлар өстендә күп пиджак. Сәүдәдә эшләүчеләр чит илдә тегелгән - дефицит кием юнәтә. Җитәкче иптәшләр каракүл якалы ратин палто * киеп йөриләр =• Джакарта портында торганда Индонезиядә яшәүче халыкларның г горефгадәтләрен өйрәнеп йөрүче бер инглиз этнографы белән танышкан идем Ул миңа бер кызык нәрсә сөйләде. Индонезиядә яшәүче кайбер кабилә вәкилләренең киемнәренә карап, аның байлыгын, кайсы авылдан булуын, нинди токымнан, буйдакмы, түгелме икәнлеген, хәтта нинди эштә эщләвен белергә була. Урта гасырларда кием паспорт һәм анкета ролен уйнаган дип аңлатты инглиз галиме Бу гадәт әле бездә дә сакланып калган. Европа илләрендә кешенең баймы, ярлымы икәнлеген, аның торагын, ял вакытындагы шөгыленә карап кына белә аласың. Бассейн янында ял итеп ятучы диңгезчеләр Сусликовны үрти Николай Ивановичның мактанасы килә. Егетләр аның сүзләренә ышанмаган булып кыланалар Ул хәзер кызып житте һәм менә мактана башлаячак. — Сине. Николай Иванович, бик иртә өйләнгән дип сөйлиләр. Өйләнгәнче кызлар белән йөреп тә кала алмагансыңдыр?— дип сорый өченче электромеханик Бабенко. - Минме? Мин сезнең шикелле Людмиланың күн чалбар балагына яшеренгән казылыкларына карап ач бүре шикелле ымсынып ятмадым. Минем кулдан үткән кызларны саный башласаң — Сусликов кеткелдәп көлә һәм ияген сыпырып куя. Шушы минутта ул үзен инглиз артисты Лоуренс Оливье шикелле чибәр һәм аристократ кыяфәтле итеп тоя. Ә үзен бакчага карачкы итеп утыртсаң, һавадагы кошлар урап очарлар иде. Кеше мактанганда кулыннан килмәгән эшләрне эшләгән итеп, эшкә ашмаган теләкләрен ашкан итеп күрсәтергә тырыша. — Син инде, Николай Иванович, кызларның нинди кылларына чиртергә кирәклеген беләсең. - ди доктор Теунов һәм Сусликовка сиздермичә генә егетләргә күз кыса — Чибәр кызларны ничек үзеңә каратуың турында яшьләргә сөйләргә кирәк. Синең шундый бай тәҗрибәң әрәм булып ятмасын иде Мин инде ул эштә, егетләр, ас идем, чемпион идем — Сусликов күзләрен йомып елмаеп җибәрә. Бәрәңгегә охшашлы кызыл борын өскә таба күтәрелеп ике ыржаеп торган тишекне күрсәтә Николай Ивановичның битенә урлап каймак ашаган мәче канәгатьлеге чыга - Мин кызлар белән танышкан кичне йолдызлар турында сөйли идем Алар бит биектәге нәрсәне ярата. Андромеда йолдызлыгының альфасында галимнәр кеше кулы белән төзегән каналлар барлыгын исбат иткән. ДИП башлап җибәрә идем. Йолдызлар фәнен беркем белми, хәтта астро номнар үзләре дә. Ул турыда нәрсә сөйләсәң дә бата. Шулай сөйлим дә туктап уйга чумам Гашыйк булган кеше шулай уйга чумарга да тиеш бит инде Психология фәне шулай куша. Икенче очрашуда мин аларга композиторлар турында сөйлим. Бүгенге көн композиторлары ни сәбәп Бетховен. Моцарт. Шуберт, шуларга тагын берничә яһүд фамилияләрен өстим.- чыгарган көйләргә тиң көй чыгара алмыйлар дип сорыйм? Билгеле, андый катлаулы сорауга беркем җавап бирә алмый. Мин болай дим без ашаган азыкларда калий аз. шул җитми композиторларга теге классиклар дәрәҗәсенә җитәргә. Николай Иванович, бәхәскә әле бүгенге көндә иҗат итүче берике композиторның фамилиясен әйтеп карагыз әле,- ди радист Носенко. Кемгә кирәк аларнын фамилияләре? Сезнең күбегезнең кесәгездә вуз дипломы Ә нәрсә беләсез? Шул ук урта белемлеләрдәге надан лык сездә Ә урта белемлеләрдә өч класс бетергәннәр наданлыгы. Безне бит уртак наданлык берләштерә. Әгәр дә югары белемле саналганнар чыннан да югары сыйфатта белсәләр, урта белемлеләр урта сыйфатта, совет халкы бер-берсен бөтенләй аңлый алмас иде Наданлык көчле булганлыктан гына без бер беребезне аңлап, аралашып яши алабыз. — Бусы бит. Николай Иванович, икенче тема Син безгә чибәр кызларны ничек эләктереп алуың турында сөйли башлаган идең, ди өченче электромеханик Сережа Бабенко Маркони минем сүзне бүлдерде, -ди Сусликов һаман тынычлана алмыйча — Композиторларның фамилияләрен дисеңме? Шулар турында сүз чыкса, мин үзем белән бергә хезмәт иткән малайларның фамилияләрен әйтәм. я булмаса. уйлап чыгарам Форштейнзиберг. Шнрпотребьян. Мунчалашвили. дим Яһүд белән әрмән фамилиясе ыша нычлырак тоела. Алар миңа ышаналар Чөнки мин аларның миләренә пудра сибеп сүз аралаш диярлек Сократ болай дигән. Платон тегеләй әйткән дигән булып, борышы галимнәрнең сүзләрен мисал нтеп ките- рәм Парапсихология дигән фән турында ишеткәнегез бармы сезнең? Юк, билгеле Мин нечкә сыйракларга шул фән турында сөйлим Болары икенче очрашуда Өченче очрашуда АКШ миллионерлары турында сөйлим Мин аларга болай дим миллионерларның күбесе мендәрләренә мамык урынына акча тутыралар, дим Аларның машиналары нинди икәнлеген, дача лары, су коена торган бассейннары, алар ашаган ашлар турында сөйлим Өченче кичтән соң кыз җитлегә Ул хәзер кызарып пешкән алма хәлендә. Ботагын чак кына селкеттең кыз синең кочагыңа килеп төшә Николай Иванович туктап иренен ялап ала Битләр кызарган, борын тишекләре киңәеп киткән Иҗат процессы бит — әсәрләнгән. Их. егетләр' Кыз кочуның тәмен беләсезмени сез? Сезгә бит тәти күлмәк белән джинс чалбар җиткән. Шуларны кызларга күрсәтеп кайтсагыз, шуның белән күңелегез була да тынычланып йокларга ятасыз Ә мин буйдак чагымда кыз кочу буенча профессор, юк. академик идем Кызлар мине күрү белән һушларыннан яза. башларын югалтып, кочагыма ташлана иде Исемнәрен язып бармавыма үкенәм Ничә йөз чибәр минем кулдан үтте Их. яшьлек! Син бит. Николай Иванович, миллионерлар турында сөйләгәннән соц нәрсә эшләвеңне әйтмәдең әле. диде матрос Дулев.— Алмагачны селкеттең, алмасы синең кочагыңа төште Шуннан соң нәрсә эшли идең? Минем шуны беләсем килә. Маймыч сез. егетләр Хәтерегез калмасын, минем белән чагыш тырганда вак балык сез Миллионерлар турында мин нигә сөйлим? Чөнки һәр кыз үзенең булачак ирен зур урында эшләүче, акчаны көрәп ала торган бай кеше итеп күз алдына китерә. Аңа яңа күлмәкләр, туфлнләр кирәк Аның машинага гына утырып йөрисе, дачасына кайтып ял итәсе килә Шуңа күрә сөйлим мин миллионерлар турында. Композиторл ар турында үземнең культуралы булуымны күрсәтер өчен сөйләдем Йолдызлар турында — галимлегемне Кыз җитлегеп беткәч мин аңа әйтәм. «Җанкисәгем,— дим, күз нурым, мин хәзер синнән башка яши алмыйм Кыз өлгерде, ашыгырга кирәк. Шушы мизгелне ычкындырырга ярамый.— Туйны кайсы көнгә билгелибез? Син бит әле мине әти әниең белән дә таныштырмадың. Кайсы көнне туганнарың * белән таныштырасың?» Тун ясыйсы көнне билгеләп куябыз. Эш кызның j әти-әнисендә. Ә без инде туй җиткәнне көтеп тормыйча, ирле-хатынлы £ бергә кунып яши башлыйбыз. Николай Иванович тагып туктый, кибә ' башлаган иреннәрен тагын ялап ала. Аның сулыш алуы ешаеп кит- < кән. Ул хәзер экстазда,— Их. егетләр! Ул кызлар күзендәге сихер! р Бергәләп үткәрелгән төннәр! — Кызның әти-әнисе белән бәйләнгән көнне нәкъ үзең куйган то- = закка килеп эләктең. Николай Иванович,— ди моторчы Чумак, утыз- * ларга җитеп килгән тәҗрибәле буйдак.— Арзан хәйлә. Ялган - ялган з инде ул. ничек кенә бөтерелеп йөрсәң дә кыз тирәсендә, иртәме, соң- = мы. ялганың барыбер ачыла. Бүлмә өлкән кеше сүзен, сантый, ди Сусликов ачуланып.— * Кем тәрбияләгән сине, троглодит! Редиска! Тиздән кызның әти-әнисе ~ белән очрашасы көн килеп җитә. Мин ул көнне көтәм. Тарихи көн " булып истә кала ул очрашу. Кыз да. билгеле, дулкынланып көтә. Семьяда Z үзеңне ничек тотарга миңа киңәшләр бирә Әтисенең нәрсә яратканын, z әнисенең йомшак якларын ачып сала. Әти-әнисе белән сөйләшеп, никах мәсьәләсен хәл итәсе очрашуга мин юри карачкы шикелле киенеп барам. Бездә бит киемгә шундый зур әһәмият белән карыйлар. Ул көнне мин юри клоун булып киенәм. — Син. Николай Иванович, башка көннәрдә дә клоуннан ким булмыйсың. — диде боцман Савчук - Яп кетәгеңне, сантый! Редиска! Клоунга охшаган кеше нәкъ син үзең инде Мин кызның семьясына юнәләм Мине каршы алу белән кызның кәефе кырыла «Син нигә бодай начар киендең?» ди ул мескенкәй минем тактиканы аңламыйча. «Эштән кайтышлый гына кердем,— дигән булам — Киенеп торсам, сонга калырмын дип курыктым. Сонга калып килгән кешене яратмыйлар», дип ялганлыйм җанкисәгемә Алар мине табын әзерләп көткән булып чыга Өстәлдә оҗмах сые. Кремльдә чит ил президентларын каршы алганда да шулай әзерләнә алмый торганнардыр әле. Кызны кияүгә бирү бит ул. беләсез, проблема. Хәзерге көн егете өйләнмичә дә бергәлекнең рәхәтен ала белә. Минем хөрмәткә кызның әтисе галстук тагып җибәргән була. Әнисенең өстендә пан бәрхет күлмәк. Кәмит. Әби буласы кешенең аркасыннан сөеп. «Сез әле кызыгыздан яшьрәк күренәсез», дип. ирененнән суырып үбәм. Аларның икесе дә тораташ хәзер. Шок хәлендә. Мескеннәрнең күзләрен дә сорау: «Кызым, син мактаган егет шушы буламы инде? Бу бит нахал Кара әле. кызым, нинди тәрбиясез егет алып килгәнсең өебез гә». Кызның балтасы суга төшкән Мескен нишләргә дә белми. — Николай Иванович сөйләвеннән туктап, бассейнга чума. Судан чыккач, палубага сузылып ята. — Сөйләп бетер инде, ди Сергей Бабенко. Иң кызык җирендә өздең. — Сез аңларлык эшмени ул кыз ярәшү!— ди Сусликов һәм чалкан яткан җиреннән торып киерелә, кырын ята. Сезне бит хатыннарыгыз борыныгыздан сөйрәп ЗАГСка китергән. Ә мин өйләнгәнче ким дигәндә җитмеш җиде кыз белән тәҗрибә ясап каралым. — Сөйлә инде,—ди боцман Савчук —Кызның әти-әнисе белән нәрсә турында сөйләшәсез сез? — Алар мине табынга чакыра Мин. билгеле, аракыны рюмкага салганнарын көтеп тормыйм, өстәлдәге шешәне эләктереп алам да голт-голт шуның авызыннан йотам. Балык уылдыгын башкаларның алдыннан тартып алып, кашык белән ашый башлыйм Лач-лоч чәйним, кикерәм Портның стеналары селкенерлек итеп танавымны сеңгерәм. җиңем белән борынымны сөртеп ташлыйм Әбибаба буласы кешеләр нишләргә белмичә кызларына карыйлар Минем булачак кәләшем бәге леп төшкән, әти-әнисенә күтәрелеп карарга да ояла. Нишлисең, минем план шундый. Кызны кызганып, үзеңне әдәпле тота башласаң, тоталар да кызны миңа сылап куялйр Жанашым өстәл астыннан аягыма басып карый, терсәге белән кабыргага төртә Ә мин башка кунаклар алдына куйган закускаларны үрелеп алам да авызыма тутырам Беркемгә бер сүз әйтергә ирек бирмим — Мәҗлестән арт саныңа тибеп чыгармыйлармыни соң ү^е белән күрә алмый Колониаль режимның үзен түгел, тәэсирен генә тоя алабыз Аны да махсус өйрәнгән, аңлаган кеше генә белә ала. Ост-һинд компаниясе сәүдәгәрләре товарларын саклап тоту өчен 1639 елны Куум елгасы тамагына урнашкан Мадраспатинам исемле авыл яныннан алты йөз фунт стерлингка һиндстан жирен сатып алалар. Шул сатып алган жиргә алар СентДжордж исемле ныгытма коралар. Идел буендагы Васильсурск һәм Түбән Новгород ныгытмалары да нәкъ шул юл белән төзелгән була Ныгытманы һәм шул ныгытма эчендәге товарларны сакларга Англиядән гаскәр килә. Ост-һинд компаниясе сәүдәгәрләре сату итү эшен шымчылык белән бергә алып бара. Алар артыннан ярыматауга гаскәр үрмәләп керә. һиндстанны яулап алуда инглиз гаскәрләре катнашмый диярлек. Бу үтеп керү татар тарихындагы хәлне хәтерләтә. Кабиләләр арасындагы көрәш, тәхет өчен барган ызгыш, дошман ягына күчеп, үз иленә сугыш алып килү, уч алу — мәгълүм хәрәкәтләр монда да тулысынча кулланыла Сент Джордж ныгытмасын төзүНә кырык ел тулганда һиндстан ярыматавының бөтен жирен инглиз колонизаторлары дагалы итеге таптый башлый Безнең эраның алтмыш бишенче елында үлгән Борынгы Рим философы һәм әдибе Луций Анней Сенека Луцинийга язган хатында болай ди: «Башка халыкларны буйсындырып, өстенлектә яшәү беркайчан да ышанычлы булмый. Яулап алу белән шөгыльләнгән халык мантымый». һиндстаннан инглиз колонизаторларын куып чыгардылар, һинд халкы азат яши. Колонизаторлар олтаны астында яшәгән халык тиз генә ман- тый алмый әле Политик һәм экономик яктан бу мәсьәлә күптән ачыкланган. Психологик яктан колонизаторлыкның халык рухында күп еллар * төзәлә алмаслык җәрәхәт калдыруын гына без әле өйрәнмәгәнбез. Кил- = мешәкләргә буйсынып яшәгәндә халыкның горурлыгы сына, бердәмлеге таркала, бу очракта куштаннар, сатлык җаннар үрчи. Колониаль көни күреш имансызларга чиксез мөмкинлекләр ача. < Сент-Джордж ныгытмасы эчендә, элекке инглиз генерал-губернато- = ры сараенда музей ачылган. Зур. иркен залларда алтын йөгертелгән g рамнарга куелган инглиз корольләренең, һиндстан халкы канын койган ш генералларның портретлары эленеп тора. Түшләрдә орден, җилкәләрдә * алтын эполетлар - шуларның барысы да җирле халыкны кырган, тапта- a ган өчен бирелгән. = Ярлы чиновниклар, бөлгән дворян балалары һиндстанда бераз хезмәт иткәч. Англиягә баеп кайта торган булганнар Нәкъ шул хәл Мәскәү £ дәүләте заманында булган. Колониаль түрәләрнең баю бәрабәренә җир- * ле халык бөлгән, хәерчеләнә барган. < «Идарә ит, Британия! Идарә ит диңгезләрдә! Инглизләр беркайчан °- да кол булмаслар!» — дип башлана Британия империясе гимны. Башка J халыкларны коллыкка төшерүчеләрнең беркайчан да кол буласылары килми. Чөнки алар коллыкның нәрсә икәнлеген башкалардан яхшырак белә. «Бүлгәлә һәм хакимлек ит!» Колонизаторларның төп шигаре бу. Кешелек тарихы тоташ ул. Шуңа күрә, һинд океаны ярындагы Мадраска килеп, үз халкыңныкына охшаган язмышларны күрү, шуны аңлау офыкларыңны киңәйтә. Кырык дүртенче тәүлек, һинд океаны. 18.20 Муссон җиле айлар буе бер юнәлештә исә бирә. Юнәлешен үзгәртер алдыннан туктый. Без Мадраска килгәндә муссон җиле туктаган чак иде. һава тыныч. Кораб торбасыннан чыккан төтен ак багана булып һавада утырып кала да. озак таралмыйча тора Океан өстеннән аңгыра дулкыннар тәгәри. Алар сафка тезгән солдатлар шикелле, тигез ара тотып. бер-берсеннән калышмыйча көнчыгыштан көнбатышка таба ашыга. Яныбыздан узганда йөгерек дулкыннар ашыгыч кына корабны кыйнарга да вакыт таба. Бер зыянсыз, бер гөнаһсыз барган җиреннән кыйналган кораб рәнҗи, әүмәк-тәүмәк килә һәм ыңгырашып куя. Юләр дулкыннар яр янында сайлык сагалап торганын белми. Сайлык аларның сафларын боза, ызгыш кузгата. Гомумән, сай тормышта ызгыш һәрвакыт көчлерәк була. Океан ярына бәрелеп тар-мар килгән дулкыннарда киңлектә йөзгәндәге бердәмлек тә, ул чактагы сабырлык та юк Ватылып, эре тамчыларга. ярга чәчелгән су бөртекләренә әйләнер алдыннан алар үкерә, гауга куптарып, бер-берсенә ташланырга, дөмбәсләргә өлгерә Күңелгә бер уй килә: бары тик иркенлектә, азатлыкта гына тату яшәп була икән. Кысынкылык ызгыш, бер-береңне күрәлмау тудыра. Деградациянең башы — кысынкылык. Мадраста торганда автобуска утырып ярдан җитмеш чакрымда яткан Дак тауларын карарга бардык Яшел үзәннәр белән телгәләнгән ак түбәле күкшел таулар Ерактан караганда таулар шулай күренә. Якынлашкач. тауларның ак түбәләре кызгылт калкулыклар, тропик урманында үскән гигант агачлар артына кереп яшеренде. Автобус һаман югарыга үрмәли. Белградтан Дубровникка барган чак искә төшә Анда да таулар, ләкин табигать мондагы ташларны, юл буенда үскән агачларны бөтенләй икенче төрле итеп яраткан Үзенчәлегеңнең иге-чиге юк. табигать! я «к. у.» М I Юл кыя итәгендә өзелеп туктады Автобустан чыктык. Боцман Сав- чукның көндәлек боерыклары эченә җыелган икән. Ж.иргә төшү белән алар тышка бәреп чыкты Дулев. ашамлыкларны бушата башла. Саграк кылан, анда пыяла банкага тутырылган азыклар бар. Ә син, Петлюга. ботак җыеп кил. Учак яга башларга кирәк Тизрәк кылан, ишетәсеңме? Әй. Сусликов, син кая таясын’ Табын янына иң беренче булып килеп утырасың. Әйдә, бәрәңге әрчи башла Без — электромеханик Давыдов, өлкән ярдәмче Василевский һәм мин. тизрәк кыя өстенә таба үрмәләдек. Тауга менү кешене балачакның саф куанычларына кайтара Тау сыртына менеп карасам, киләчәк өмет-баглаиышларым күренер шикелле тоела мина. Давыдов Казахстанда туып үскән. Ул тауга менүнең серләрен белә. Хәрәкәте салмак, сак һәм ышанычлы Василевский ашыга, кай чакта аның аягы бушлыкта асылынып кала. Мин Давыдов баскан эзгә басып, ул кагылган куакларга тотынып барам. Тормышта һәркайчан тәҗрибә үрнәге кирәк Тауга менү безнең тормыш юлында туктаусыз очрап торган көрәшне хәтерләтә, һәр адымны уйлап, чамалап басарга кирәк. Яшәүнең көрәш икәнлеген тауга менгәндә ачыклыйсың. Ниһаять, биек кыяның түбәсенә менеп җиттек. Бнеккәрәк менгәч, офык киңәйде, яңа үзәннәр, яңа тау сыртлары ачылып китте. Алар, үзара ярышып, төньякка таба тезелеп киткән. Берсеннән берсе матур. Көрәнсу. соргылт, яшел, кызгылт, фирәзәнең йөз төрле үзгәлекләре, кыяларның яңгырлар белән юылган пакьлеге күңелдә кайнар соклану уята. Мондагы биеклекләр, чиксезлек, төсләр җемелдәвен тасвирлау өчен гадәти сүзләрнең көчсезлеген тоя башлыйсың. Тауга менү балачак куанычларына кайтару белән генә чикләнеп калмый Тауга менү яшәү офыкларыңны киңәйтә Василевский сумкасыннан бинокль чыгарды. Диңгезгә карый — Егетләр, карагыз әле. яшел чаткы! — дип кычкырып җибәрде өлкән ярдәмче. Яшел чаткы күргән кеше бәхетенә ирешә, дигән ышану яши диңгезчеләр арасында Бинокль кулдан кулга күчә башлады. Күпме карасак та. без Давыдов белән бәхет китерә торган чаткыны күрә алмадык. Таудан караганда океан өстендәге рәшә күренә икән, — ди Давыдов. Чыннан да. океан өстендә үтә күренмәле сыек пәрдә асылынып тора иде. Давыдов бинокльне миңа суза. Мадрас каласы яр буенча чәчеп ташлаган чуерташларны хәтерләтә. Океан белән күк йөзе еракка, бик еракка килеп үзара кушыла һәм күкшел томанга әйләнеп юкка чыга. Бинокльне тауларга таба борам Автобус торган таш платформа моннан караганда күренми. Ул кыя төбенә яшеренгән. Упкынның теге ягындагы тагын да зуррак итәгендә яшел үлән каплаган тигез алан. Яшел үлән арасында соргылт ташлар аунап ята. Кинәт шул ташларның берсе кыймылдап алды. Нилектән бу? Икенче таш кыймылдады, өченче һәм дүртенче таш. Ташлар кинәт хәрәкәткә килделәр Аңлашылды Ял итәргә яткан тау кәҗәләре читтән караганда таш булып күренә икән. Табигатьнең даһи бер җайланышы. Көтүдән читтәрәк алгы аяклары белән ташка басып сакчы тәкә тора. Көтүнең икенче ягында да ташка басып торган сакчы. Аяклар озын, гәүдә шундый җыйнак Очка таба салмак кына нечкәреп килгән авыр пар мөгез кирәк чакта ышанычлы коралга әйләнә. Сакчы тәкәләр як- якка борылып һаваны иснәп тора. Менә ничек була икән ул чын җаваплылык һәм гаделлек! Тынгысызлык туды, ахры, сакчыларның гәүдәләре озынаеп киткәндәй булды, муен алга сузылды, һава иснәү ешайды. Сакчының берсе тавыш бирде, ахры. Ял итеп ятучы тау кәясәләре дәррәү аякларына бастылар Юлбашчы тәкә көтүдән аерылып алга чыкты. Ул дикъкать белән сакчылар күрсәткән якка карый, иснәнә, тоягы белән җир тырный. Юлбашчы алга сикерде «Очтык! Калышмагыз миннән!» Юлбашчы артыннан ургылган тау кәҗәләренең гәүдәләре җәядән ычкынган укны хәтерләтә иде Көтүне ике барс куа иде. Алар ял итеп яткан көтүгә җилгә каршы түшләре белән шуышып якынлашканнар икән. Сизгер сакчылар хәвефне сизеп, юлбашчы вакытында дөрес юнәлеш сайлап өлгерде Тау кәҗәләренең нинди оста, нинди тиз афәттән котылулары соклан- * дырды мине. Без. адәм балалары, үзебезне хайваннардан акыллырак са- = ныйбыз. Бу фикердә ялгышлык зур. Хайваннар алдан план корып, оеш- тырып берберсен үтерми. Алар табигатьне үзгәртеп, үз җайларына көй- " ләми. Киресенчә, үзләре табигать шартларына җайлашырга, ярарга ты- < рышалар. Юлбашчы сайлау эшен, әйтеп тә торасы юк. искиткеч зур га- = деллек белән үткәрәләр. Яз җитү белән юлбашчылыкны дәгъвалаган 5 яшь тәкә урман эчендәге аланлыкта юлбашчы карт тәкә белән очраша. 2 Көрәш ачык Билгеле, иң зирәк һәм иң көчле җиңә. К\п очракта көрәш * үлем белән тәмамлана Җанмы, властьмы, шуның кайсын сайлыйсың? з Шушы аяусыз ярышта җиңеп чыккан иң көчле, зирәк, тәвәккәле юлбашх чы вазифасын үти башлый Шушы көннән алып ана җенесләрнең мә- * хәббәтләре аның тарафында һәм ул нәсел калдырырга хокуклы. Токым J буыннан буынга яхшырып торырга тиеш. Табигатьнең таләбе шундый, z Нишләп андый гаделлек кешеләрдә юк икән? Хәйлә белән, интрига. < гаделсезлек белән тәхеткә менүчеләр бүгенге көндә дә аяк атлаган саен =- очрап тора. Италиядә, мәсәлән, хөкүмәт башлыгы ай саен диярлек алы- у шына. Италиялеләр көлә: «Алар, үзара ызгышып, тәхет көрәше белән мавыгулары аркасында безгә яшәргә комачаулык китерә алмый».— диләр. Италиядә экономика хөкүмәт кулында түгел, закон да конституция карамагында. Ә бездә бит хезмәт ияләренең, һәр кешенең язмышы бик озак юлбашчы кулында булды. Сталин дәвере, әшәкелекләре, корбаннары безгә сабак булмас микәнни? Ә Брежнев чоры? Ул үзе чин алу. түшенә орден тагу белән мәшгуль булса, безнең язмыш идарә дилбегәсен эләктергән намуссызлар кулына керде. Илдә ялган, ришвәт, үтәмәскә бирелгән вәгъдә хөкем сөрде... Кыя итәгеннән: — Ит пеште, чәй кайнады. Әй. өстәгеләр, тизрәк төшегез! — дип кычкырдылар Аска төшү кыен булды. Ә бит власть биеклегеннән төшү мең тапкыр газаплырак. Бу дөньяда кемнең үз ирке белән югарыдан түбәнгә төшкәне бар? Өскә үрмәләү, югарыга омтылудан сукыраю көнкүрешебездәге табигый хәл. Сиксән тугызынчы тәүлек. Эйвонмоут, Бристоль. 07.30—23.00 Инглиз йорты тышкы яктан кырыс күренә. Белмәгән кеше анык эчендә дә шыксыз дип уйлый. Бизәк тә. тантаналы колонналар, мәрмәр, гранит ташлар, бронза һәм төрле затлы материаллар инглиз йортының тышкы ягында сирәк очрый Инглизләрнең «Йортым — ныгытма» дигән әйтемнәре бу халыкның өенә бикләнеп, аралашмыйча, җәмгыятьтән чит тә яшәвен генә аңлатмый Инглизнең торагы, чыннан да. ныгытма. Тышкы яктан ул сиңа кашын җимереп карап тора. Сак бул. ди якын килмә, чит кеше тормышына борыныңны тыгарга уйласаң, белеп тор. хуҗам Тынычлыгын, мөстәкыйльлеген саклый белә! Тышкы яктан инглиз йорты сине ишек-тәрәзәсе. түбәсенең ныклыгы, төзеклеге белән җәлеп итә Инглиз йортының эченә керәсрң Тукта әле, тышкы яктан шыксыз, кырыс күренгән шул йортмы икән бу? Өйалдындагы комфорт ук сине хәйран калдыра. Әгәр син зонтик тотып кергән булсаң, аны куярга җиздән чүкеп ясаган ваза, аяк киемеңне утырып алыштырырга уңайлы тәбәнәк урынлык. Кулыңдагы төргәгеңне, сумкаңны куярга махсус тум- ба, плащыңны эләргә буш чөй. баш киемеңне куярга киштә, карарга көзге барысы да үз урынында, җайлы. кул астында Аяк киемен салгач, йорт эчендә кияргә үкчәсез чүәк эләктерергә күнеккәнбез. Ә монда мех кунычлы, җиңел. аягыңны сөендерерлек, аңа ял бирерлек йомшак туфли Тагын шунысы күзгә ташлана — монда бер генә дә артык әйбер юк һәм. шул ук вакытта, кирәкле һәммә нәрсә бар. Эйвонмрут, үтивндо- рының өйалдына керү белән туктап карап тордым, алар искемоскыларын кая куя икән? Кайчакта. кирәксез әйберләр теңкәңә тигәч, тормышта иң тансык сыйфат — пөхтәлек икәнен аңлый башлыйсың. Мода үзгәрә Әйбер тиздән үзенең кирәклеген югалта, ә пөхтәлеккә беркайчан да ихтыяҗ бетми. Әти. әниләребез шушы хакыйкатьне тулысынча аңлаган. Каранп^ артта калган саналган татар авылында туып үстем мин. Белмим, оезнрң авылны нигә караңгы, артта калган санадылар икән? Ул авылда шапшак йорт барлыгын хәтерләмим. Чисталык, пөхтәлек әниләрнең канында иде. Шушы хакыйкатьне Британ атауларына килеп, инглиз йортын караганнан соң гына аңлай алдым мин. Инглиз йортының бәдрәфе турында диссертация язар идем, һәр кран төзек, тыныч, хуш ис килеп, ялтырап тора монда. Эш беткәч, кнопкага басасың — күбекләнеп агып чыккан су унитазны тазалап юып агып китә дә шуннан соң бер тамчы исрафка аккан су күрмәссең. Мәскәү — башкалабыз. «Прогресс һәм тынычлык башкаласы» дип горурланып атыйбыз исемен. Б\ каладагы уку йортлары, музейлар, театрлар турында уйлаганда йөрәгемдә горурлык уяна. Шушы дөнья күләмендәге мәшһүр культура үзәгендә теләсә кайсы илдән килгән кешегә горурланып күрсәтерлек өч җәмәгать бәдрәфен беләм. Сигез миллион кешеле каладагы җәмәгать бәдрәфләре — йөзебезне кызартырлык! Инглиз йортының горурлыгы — камин. Камин ясар өчен ул акчасын да. бүлмәдәге урынын да кызганмый. Бу илдә яңгырлы көннәр аяз көннәрдән ешрак була Тышта салкын яңгыр сибәли. Жил ыжгыра. Эштән кайтканда яңгырда чыландың. Арыдың, күшектең. Кәефең әйбәттән түгел иде өеңә кайтканда. Кайту белән учак ягып җибәрдең Кәнәфигә чумып утырдың. Күз алдыңда шытырдап утыннар яна. бүлмәңә камин учагында биегән ялкыннардан серле яктылыгы таралды. Шуңа өстәп кичке аштан соң бер генә йотым шотланд виские белән эчеңне җылыт тын. Дөньяда сиңа башка нинди рәхәтлек кирәк? Адәм баласы белән маймыл арасында ут табу, ут куллана белү стенасы тора Учак ярату — ерак бабаларһ1бызның мирасы. Кеше башта учак янында кыргый җәнлекләрдән сакланган. Ут — адәм баласына тәэсир итә торган тылсымнарның иң көчлесе. Утка карап утырганда нинди генә уйлар килми' Ут тылсымы әллә канларга, миллион ел артка һәм ерак киләчәкләргә алып китә. Өйдә учак. Урамнарда электр уты Англиядә яңа ел көтәләр... Автобус килеп туктады Пассажирлар тротуарга коелды. Көтеп торучылар кереп утырды Беркем ашыкмый, кабаланмый Кибетләр ачык, эчләре буш Бәйрәм алдыннан безнең кибетләрдә — кыямәт, мрнда исә прилавка каршында көтеп торучы да күрмәссең. Бәлки безнең бәйрәм тирләп-пешеп. үләр хәлгә җитеп әзерләнү аркасында ямьлерәк була торгандыр? Җитмешенче тәүлек. Эйвонмоут. 08.00 Англиянең баш сәгате Лондондагы Биг-Бен суга, даң-доң. даң-дон. Тәүлек алмашынган чак Без «ура» кычкырып бокал күтәрәбез. «Яна ел белән, яңа бәхет белән!» Нәрсә икән ул «яңа бәхет?» Бәхетнең искесе ни төсле икән? Әгәр бәхетнең теләсә кайсысын сайлап алу мөмкинлеге булса, мин аның искесен, балачак бәхетен сайлар идем... Утыз җиденче ел. Без икенче класста укыйбыз. Көзен ишелеп ашлык уңды. Утыз бишенче елны, хәтеремдә, ачлык иле Утыз алтынчы елны да ипигә туеп яшәүчеләр авылыбызда бары тик берничә генә йортта иде. Утыз җиденче елны Исергән мәктәбе тарихында беренче тапкыр чыршы бәйрәме уздырылды. Революциягә кадәр безнең Исергән халкы яңа елны нәрсә икәнен аңласа да, беренче январьда чыршы бизәүне * белмәгән әле. Бездән өч чакрымда Тәпеч исемле рус авылы (язучы Ана- 5 толий Ананьевның әтисе туган авыл) бар Без шул авылда чыршы 5 бәйрәмен үткәргәнне ишетеп белә идек. Угыз җиденче елда беренче ~ январьны чыршы белән каршыларга дигән фәрман килгән. Гореф гадәт- * ләрне үзгәртү, «яңалыкка» күчү, культура революциясе еллары иде. = Халыкның гореф-гадәте мең еллар буена гамчылап, микъдарлап тупла- | на Шуларны берьюлы үзгәртү мөмкин түгел. Үзгәртергә яңаларны “ каян аласың? Гореф-гадәтләрне беркем дә уйлап чыгара алмый, аны тор- * мыш, яшәү ысулы үзе эзли, таба, сайлап ала. Әмма., «кара халыкжның з әкиятләре, җырлары, бәет чыгару, мөнәҗәт әйтү — боларның барысы да 5 бер көнне иске гадәткә саналып чүплеккә очты. Җыеннар, бәйгеләр, _ карга боткалары, өмә итеп өй юулар, киндер агартулар, аулак өйләр. = кич утырулар һәммәсе дә яңа тормышта урын таба алмады. Чыршы " бәйрәме үткәрү — яңалык билгесе һәм ул ел саен эшкә ашырылырга 2 тиеш иде. Югарыдан төшерелгән фәрман шундый. Исергәп мәктәбе тарихындагы беренче чыршы бәйрәмендә Кыш ба- 5 бай итеп, белмим ни сәбәптер, мине билгеләдечәр. Өстемә фельдшер Галия апаның ак халатын кидерделәр, мамык сакал тактылар һәм, иң мөһим деталь, кулыма күсәк тоттырдылар. Нигә кирәк булгандыр инде ул күсәк, алла белсен. Узган елны шәһәр җирендә Бөгелмәдәме, Казанның үзендәме, чыршыга ут кабып. Кыш бабай янган булган. Шул уңайдан, район мәгариф бүлеге янгыннан саклану чарасын күрергә, чыршы янында пожарник торырга тиеш дигән карар чыгарган. Мин, Кыш бабай, күсәк тотып, пожарник Гайфи янгын сүндергәндә куллана торган тимер ыргак тотып, бәйрәм тәмамланганчы чыршы янында басып тордык. Ярый әле Тукаебыз бар. Ул тәрәккыятка ияреп чыршы «иләсен белгән, күрәсең, Кыш бабай ролендә нәрсә эшләргә бе з мичә, тәмам аптырап беткәч, тарих укытучысы Шаһгалиев Гали мина Габдулла Тукайның «Ак куян, йомшак куянжын укырга кушты. Шигырь нәкъ чыршы бәйрәменә багышланган шикелле тоелган иде ул чакта. Корабта бәйрәм үткәрү нәкъ шул Исергәп мәктәбендәге беренче чыршыны хәтерләтә. Бәйрәм алдыннан пароходчылыктан фәрман килә: «уяулыкны көчәйтү өчен, бәйрәм көннәрендә кораб сакларга өстәмә вахта билгеләргә, тикшерүне өлкән командирларга йөкл >рг.», язу машинкаларын, вак калибрлы винтовкаларны бикләп, пломба астында сакларга, шәһәргә чыгып йөрүне тыярга, тәртип саклауны нң каты режимда тәэмин итәргә. Бәйрәм көннәрендә тәүлек әйләнәсенә янгын сүндерүче уяулык күрсәтергә тиеш Шушы күрсәтмәне эшкә ашыруыгыз турында пароходчылык башлыгына хисап бирергә тиешсез: Бюрократик чаралар бәйрәм тантанасын челпәрәмә китереп ташлый Беренче чиратта өстәмә вахта, язу машинкаларын бикләү, пожар инвентарен хәзерләү. Диңгездә бәйрәм шундый була. Әгәр шул күрсәтмәдәге барлык но на '■ ш, .................................. ' i’ii, алар кушкан бар эшләрне башкарсаң, бәйрәм итәргә кеше К ia< иде Фәрманны әзерләгәндә күрсәтмәнең үтәп булмаслык икәнлеген түр.-ләр яхшы белә. Алар бу эшне тикшерүчеләр әчеп эшли Әмергә язы.ошан, кәгазьгә теркәлмәгән эшнең бер тиен Tqpwaiайлыгын алар яхшы брләләр һәр боерык, һәр күрсәтмә кәгазьгә теркәлеп бара Эшнең иң кыйммәтле ягы — шул теркәлү. Корабка килгән күрсәтмәнең күз буяр өчен кирәк булга;. 1ыгын беләбез, ләкин берни эшләп булмый. Син дә әмер язарга, «ст>мә вахталар билгеләргә һәм фәрманны эшкә ашырырга тиеш. Шунлыктан, бәй- рәм көннәрендә дингезче тормышының, тоткыннар тормышына охшашлыгы тагын да катырак сизелә башлый. Бәйрәмебез Мәскәү вакыты белән үткәрелгәнгә күрә, инглизләрне- кеннән өч сәгатькә алданрак башлана иде. Бәйрәм итүдән тәмам арып, төнге өчләр тирәсендә экипаж йокларга ятты. Экипаж ятты, ә мин тәртип саклауда идем Тан. атканчы вахталарны тикшереп йөрергә т\ры килде. Сабанга жигелгән атка нинди бәйрәм булсын? Мин. вазифа сабанына жигелгән кеше, үземне ат шикеллерәк хис итә идем Бәйрәм хөрмәтенә вахтага эләкмәгән диңгезчеләр төшкә кадәр йоклар. дип уйлаган идем. Сәгать сигезенче яртыда ашханәгә керсәм, нп күзем белән күрим — бөтен экипаж иртәнге чәйгә жыелган Корган планнарны үзгәртергә туры килде. Боларга бит инде нинди дә булса мавыгу табарга кирәк. «Икмәк һәм тамаша!» дигән Юлий Цезарь Борынгы Рим чорындагы лозунг әле һаман көн тәртибеннән төшкәне юк. Иртәнге чәйдән соң дүрт кеше доминога утырды Сигез-тугыз кеше чиратка бастылар. Болармы хәзер урыннарыннан экскаватор белән дә куптарып алып булмаячак. Биш алты дингезче телевизор карый. Раштуа товарларына реклама ясыйлар Реклама бетте, королеваның семьясы белән чиркәүгә бәйрәм гыйбадәтенә баруын күрсәтергә керештеләр Йөзү эшендә ин куркыныч кеше үзен кая куярга белми йөрүче. Андый кеше, кыбырсынып йөри торгач, я читкә тайпыла, я берәр ярамас эш эшләп ташлый. Аннан тыш кыбырсып йөрүченең кәефе, шул кәефнең коллективка йогуы да куркыныч Эшен яратып, бирелеп башкаручы вакытлыча гаиләсеннән, якыннарыннан аерым яшәвен, диңгез тормышының шыксызлыгын онытып тора. Сагыну, жирсенү күбрәк ял иткән вакытта барлыкка килә. Күңел сыну, төшенкелек сагынудан башланып китә Әгәр шушы хаста озакка сузылса, бер вакыт кешегә берни кирәкми башлый Эш туйдыра, бергә эшләүчеләрне күрәсе дә килми. Йөзү эшенең авырлыгы, аның аяусызлыгы нәкъ шушы сыйфатында Үзләрен кая куярга белмичә йөрүчеләргә берәр юаныч табарга иде Китап укырга, әдәбият сөяргә өйрәтергә күпме тырышып карадым Күпме көч түктем төрле мавыгулар уятырга. Чын әдәбиятны, классиканы экипажның ун проценты тирәсе, дүрт-бнш кеше ярата Унга якынына халык «әфьюне» — ишек ярыгыннан күргәннәрне тасвирларга «саргылт әдәбият». Валентин Пикуль һәм Юлиан Семенов әсәрләре кирәк. Вален тин Распутин. Виктор Астафьев. Андрей Битов. Фазыл Искәндәр ише язучыларга аларның тешләре үтми. Мәктәптә аларны әдәбият сөюче итеп тәрбияли алмаганнар, гаиләләрендә чын китап яратучы булмаган һәм алар әдәбиятны гайбәт ишетү, сагыз рәвешендә кабул иткәннәр. Ни тырышсаң да. хәзер аларның зәвыгын үзгәртә алмыйсың Димәк, биш- алты диңгезчене экипаждан аерып читкә алып китәргә кирәк иде Мин трансляция бүлегенә кердем Радиодан Алла Пугачеваның жырын тапшыралар Боргалануларын күрмәгәндә, мин аны тыңлый алам. Җыр бетте Микрофонны тоташтырып белдерү ясадым: Шәһәр карарга теләүчеләр, комсомол секретаре матрос Дулевка әйтеп, язылыгыз. Егерме минуттан экскурсиягә китәбез. Каютама кереп киенә башладым Биш минуттан ишек шакыдылар Мөмкинме? — Рәхим итегез,— дидем Сусликовның тавышын танып. Хәшәрәтләр,— дип башлады Николай Иванович хәл-әхвәл дә сорап тормыйча — Белдерүне сез ясадыгызмы? — Әйе. мин ясадым — Безгә валюта түләмәгәнне беләсезме? Без рождество вакытында килдек. Банклар эшләми иде. шуңа күрә агент валюта китерә алмады. — Эшчеләр сыйныфы турында безнең администрация шулай кайгырта инде' Валюта сиңа нигә кирәк. Николай Иванович? Бүген кибетләр эш- .ими. Опера тыңларга уйладыңмы әллә? — Опера карарга, Миргазиян Закирович, мин сары йорттан чыккан кеше түгел. Еланыма капиталистлар ясаган чабата кирәк иде. Хатын- кыз бит ул, сез дә өйләнгән кеше, беләсез, маймылланмыйча яши алмый. - Николай Иванович кесәсеннән дәфтәр бите чыгарып миңа сузды. Менә, карагыз — маймыл чабатасы. ' * Дәфтәр битенә үкчәсенә озын шнур беркетелгән туфли рәсеме ясал- g ran иде I аҗәп хәл, мин студент чакта нәкъ шушындый «бродяга» < аталган аяк киеме модада иде. Ул тагын әйләнеп кайткан микән ни? и — Син. Николай Иванович, шәһәргә чыгып интегеп йөрмә. Мин < егетләрне музейга алып барам. с - һи! Г арык мин сез күрсәткән музейлардан. Теге «Академик | Арцимович»та эшләгән чакта Басрадан ике маймылның агач башыннан ш төшеп җирдә яши башлаган урынын карарга барган идек. Өйгә кайткач. * дусларыма шул хакта сөйләгән идем, көлкегә күтәрделәр Ышанмыйлар, з — Нинди маймыл турында сөйлисең син, Николай Иванович? Без = бит ул чакта мифик атабыз Адәм белән анабыз һава яшәгән җирне карадык. Тигр белән Евфрат кушылган җирне, гарәпләрнең әл-Гүрнәсен. — Барыбер маймыл инде. Минем хатын, мәсәлән, макакадан ярал- “ тан, безнең өлкән механик шимпанзедан. < «Өлкән механиктан эләккән икән моңа», дип уйлап куйдым. — Ярый, Николай Иванович, гафу ит. Мин ашыгам. Шәһәргә ба- рырга теләүчеләр көтә торганнардыр инде. - Мин дә хәзер киенеп чыгам,— диде Сусликов һәм ашыгып каютамнан чыгып китте. Күз алларым караңгыланды аның безгә иярүенә Ялгыштым «Шәһәргә чыгып интегеп йөрмә», — дип әйтмәгән булсам, бу кешене бульдозер белән дә кузгатып булмас иде. Ул бит һәркайчан гел киресен эшли. Ялгышлык ычкындырдым, их! Трап янында мине матрос Дулев белән доктор Алексей Теунов көтеп торалар иде. Моторист Сусликов иярмәкче була,— диде кораб врачы.— Бөтен эшне бозачак инде ул -- Сусликов тагылса, мин бармыйм. — диде матрос Дулев. — Аннан корабта да туйган инде. — Алай ярамый, егетләр, дидем мин һәм үгетләргә керештем. Сез аңа әһәмият бирмәскә тырышыгыз. Экипажның дикъкате гел Сусли- ковта. гел аның тирәсенә җыелалар, гел шуны тыңлыйлар, билгеле, ул үзен алланың кашка тәкәсе итеп күрә башлады. — Николай Иванович, без бит гел җәяү йөрергә чыгабыз,—диде матрос Дулев,— Кара, үкенерсең — Син, салака. Николай абыеңның җәяү йөргәне юк дип беләсеңмени! Син штан төбеңдәге «боткаңны» учлап ашап утырган чакта ук. абзац маршбросокта кырык чакрымны алты сәгатьтә үтә ала иде. Мин менә юри иске ботинкамны кидем Барыбер ыргытасы. - Николай Иванович, чит илдә кем шундый ботинка киен чыга? Синең биг артыңнан ияреп йөрерләр Карагыз әле, болай да ул клоунга охшаган, ә хәзер бөтенләй циркач. Сал ботинкаңны, ки юньлерәк нәрсә,— диде доктор. Тәҗрибәсезрәк чакта Сусликовка: Бар. ботинкаңны алыштырып чык,— дип әмер биргән булыр идем - Әгәр ботинкаңны алыштырмасаң, шәһәргә алмыйм Икенең берсе Егетләр миңа карыйлар. Көтәләр. Мин уйлаган, баш ваткан булам Чынында бу ысул Сусликовның үзен уйландырыр өчен кулланыла Я. Николай Иванович, ничек уйлыйсың? Ярыймы шушындый ботинка киеп Европа илендә шәһәргә чыгарга? Бәйрәм көнне, яңа ел башында Яңа елны ничек башласаң, ел шулай үтә дигән ырым бар Билгеле, син андый сафсатага ышанмыйсың инде, әйеме? Чыннан да. Сусликов көтмәгән иде болай эшләвемне — Ояла белми бит ул,— диде доктор — Күзенә төкерсәң дә чыраен сытмый Вөҗданы юк Кеше фикере, кешелекле мөнәсәбәт аңа бер тиен тормый. — Кысылма, док. Син бит помполит алдында шулай кыланасын. Ярарга, куштанланырга тырышасың беренче ярдәмчегә. Синнән курыкты дип уйлый күрмә тагын. Бу ботинка аягымны кыра. Шуңа күрә алыштырам,—диде Сусликов кереп китәр алдыннан Ниһаять. Сусликов яңа туфли киеп чыкты. Без кузгалдык. Кыш Яңа елның беренче көне, ә монда нәкъ апрель җылысы. Көньяк Атлантика ягыннан искән җил атауга йомшак җылы һава ташый. Бүселеп төшәргә торган соры болытларның итәкләре җиргә тия язып бара. Ж,ир йөзе аксыл томанга төренгән. Мәшһүр Англия томаны куе, калын, җил исүгә карамастан, таралмый һәм күтәрелми. Тирә- якта җете яшеллек. Томан пәрдәсе табигатьнең төсен йомшартып, бераз тоныкландырып күрсәтә һәм. шунлыктанмы, ул сиңа шәфкатьлерәк карый шикелле тоела Жирнең һәр адымын, хәтта һәр карышын җентекләп эшкәрткәннәр. Бу эшкәртүнең бездәгедән аермасы шул: кеше кулы тигән җирдә табигать бер тамчы үзгәртелмәгән. Вак квадратларга бүленгән яшел болыннар, ерактан караганда ямаулыкка охшашлы карасу яшел урманчыклар, арчан куаклары, калкулык битендә моңаеп утырган карт имәннәр киләчәктә дә кеше кулы тимәсенә ышанып тыныч кына утыра бирәләр Бу җирнең беренче булып промышленность революциясен башлап җибәрүенә ышанасы килми Калкулык битендә сарык көтүе. Көтүчесе күренми Юк ул монда көтүче. Көтү йөргән болын җиңел ток җибәрелгән тимерчыбык белән вак квадратларга бүленгән Квадратның берсендә көтү йөргән арада башкаларында үлән үсеп, яңарып тора. Сарыклар җирдән ярты метрда асылынып торган тимерчыбыкка якынлашырга курка. Сарык асрау арзанга төшә — көтүче яллап торасы юк. кышка печән әзерләп интегәсе дә юк. Бары тик шул көтү йөргән җирнең үләнен генә тапталудан саклый белергә кирәк. Гомумән, җирне, урманнарны, аерым үскән агачларны, елга-чишмәләрне саклый белү менә кайда бит ул безнең ип зур. иң ышанычлы байлык. Англиянең пейзажы инглиз холкын хәтерләтә. Синең белән сөйләшкәндә ул һәр очракта ара саклый Әшнәлеккә дә ашыкмый, дошман итеп сине читкәрәк этәргә дә тырышмый. Салмак кына елмаеп тыңлый ул сине тыңлый, үз фикерен, сорамасаң, һич әйтми, ачылмый, тугарылмый Бу илдә үз фикерен кискен, катгый итеп әйткән кешене тәрбиясезгә саныйлар. Хәтта бәхәскә кергәндә дә фикереңә, карашыңа урын калдыра белә бу илдә яшәүчеләр. Белмим, шуңамы, инглизләрне без тәкәббергә санап йөрибез. — Без инде Бристольны күрдек,— дидем мин юлдашларыма. Бүген Клифтонны карыйбыз Хәзер бу ике шәһәр үзара кушылып бетә язганнар Клифтон борынгырак Без анда бик күп кызык нәрсәләр очратырбыз. Юлдашларым бер-берсенә карашып алдылар. — Еракмы соң ул Клифтон? — диде матрос Дулев. — Итегемне беренче тапкыр кигән идем.— диде доктор Теунов. - Ничектер йөрергә уңайсыз булып чыктһ| Аягымны кырмаса инде’ — Балда,— диде Сусликов — Кем юлга яңа аяк киеме киеп чыга? Үзе кешегә акыл биргән була. Baiiitci терминал, аннан соң калай секцияләрдән җыйган гигант пакгауз артТа калды Пакгаузны җете кызыл һәм карага буяганнар Bv инде ерактан аерылып торсын өчен шулай Ниһаять, шлагбаум Порт саклаучы яныннан уздык Күптән диңгезче булып эшлибез, шуңа карамастан. чит илләрдә пропуск тикшермичә портка кертеп һәм чыгарып торуларына күнегеп җитеп булмый. — Документыңны тикшергәндә сакчы сине үзенә буйсындыра, шул чакта ул үзен өстен сизә. Бездәге тикшерүнең сере шунда,—дип аңлатты доктор. Юк сүз.— диде Николай Иванович — Тикшерүнең файдасы бул- маса. сакчылар төкерер иде документына Пропускны оныткан чакларда ф ничә тапкыр сынап караганым булды — өчлекне суздың — капканы кие- < pen ачып җибәрәләр. ' = Минем, ничә ел эшләп, андый, сакчыга юлыкканым булмады,— < диде доктор Теунов. Порт юлы безне Лондон белән Бристоль арасына салынган магист- < раль автострадага китереп чыгарды. Гаҗәп киң һәм уңайлы иде авто- с страда. Америкада һәм кайбер Европа илләрендә асфальтка алюминий | оны катнаштыралар Шунлыктан юл гаҗәп шома, тигез һәм нык була. ш Юлның киңлеге як-яктан кара-каршы сигезәр машина барырлык итеп и эшләнгән. Үзәк линия суфлер будкасына охшашлы миниатюр калфак ас- з тына яшеренгән электр уты белән яктыртылган Беләсезме юл нигә шома? — дип сорады матрос Дулев.— Аны кабул итеп алучы комиссия машинага бер стакан суны утырта да зур » тизлек белән уза икән. Стакандагы су әз генә түгелсә дә, кабул итмичә. * тигезләргә кушалар икән. * Миргазиян Закирович, ишеттегезме? — диде Сусликов.— Бу бит * корабтагы идеологии эшнең тиешле рәвештә алып барылмаганын күрсә- s тә Космополитизм Капиталистлар төзегән юлны мактый Син. салака, аларның юлны нигә шулай шома итеп төзүләренең серен гел кире яктан аңлаттың Капиталистлар ясаган машина шундый начар була, әгәр дә безнең юлдан бер-ике тапкыр үтсә, кырыла да төшә Аларның төкерек белән ябыштырып әмәлләнгән машиналары ватылмасын өчен юлны шулай ясыйлар Дөрес аңлаттыммы?— диде Николай Иванович миңа карап. — Синең. Николай Иванович, беркайчан да ялгышканың юк. Белмим. ничек Мәскәүгә берәр югары урынга чакыртып алмыйлар икән? - Борыны аркасында.— диде матрос Дулев Гадәттә алкоголикларның борыннары шушындый була. Борыны кызыл булу аркасында күтәрелә алмый безнең Николай Иванович — Карагыз әле. егетләр.—диде кораб врачы — Юл салганда җәяү- леләр турында да онытмаганнар Нинди киң. нинди әйбәт җәяүлеләр өлеше. Чыннан да өч-дүрт машина янәшә барырлык асфальт юлның бер өлеше автострададан бордюр белән аерып куелган иде. Без шуннан бара башладык. Ял көне булгангамы — юл буш Ара-тирә офыкта машина калкып чыга, безгә якынлаша һәм мизгел эчендә тавышсыз-тынсыз юкка чыга - «Остин»,— ди Теунов яныбыздан узган машинага күрсәтеп,— Күптәнге марка. Инглизләр, консерватор буларак, машина маркаларын яңартырга ашыкмыйлар. Безнең яннан узган машина «симка». Америка машинасы.— ди Дулев. ....... Алар икесе дә машина алырга акча җыя Шуңа күрәме, машиналар яныннан тыныч кына узып китә алмыйлар Без Сусликов белән аларның нинди маркадан икәнлекләрен дә белмибез һәм аны белергә тырышмыйбыз да. Мин һаман юл белән кызыксынам һәр йөз метр саен баганага төрле белешмәләр, рекламалар элгәннәр Шуларны укып барсаң, якын-тирәдәге шәһәрләрдә, бөтен Англиядә нәрсәләр барлыгын, нәрсә ашарга, нәрсә эчәргә, нинди кием-салым сатып алырга кирәклеген белергә була. Мине тагын бер нәрсә хәйран калдырды мал-туар кермәсен өчен, автостраданы як-яктан тимерчыбык челтәр белән киртәләп алганнар _ Алда Эйвон елгасы аша салган күпер күренде. Диңгез суы төшкән чак иде. Бристоль култыгында су унбер метрга күтәрелә. Су күтәрелгән чакта диңгез елгага агып керә, елга ярларыннан чыгарлык булып мул сулыга әйләнә. Ә хәзер ул шундый кечкенә булып калган, як-якта ләм баскан инеш төбе ачылган иде. — Бу бит. егетләр. Шекспир каласы Страдфорд яныннан аккан елга.— дидем мин иптәшләремә. — Шекспирны ничә мәртәбә укырга жыенып карадым, берничә бит уку белән күз йомыла.— диде матрос Дулсн Аны нигә бөек драматург дип атап йөртәләр икән? — Кешелек дөньясына хас барлык тойгыларны, кешеләргә хас төрле характерларны ачып күрсәтә алганы өчен,— дидем мин. — Әгәр китап итеп басарга рөхсәт итсәләр, мин Шекспирның төшенә дә кермәгән характерларны сөйли алыр идем, диде Сусликов _ Мин «Запорожье» исемле пароходта Манукян атлы повар белән эшләгән идем. — Николай Иванович, син бу турыда әллә ничә тапкыр сөйләдең инде. Куян дип капитанга песи ите ашаткан повар бит ул Манукян. — Салака, гел өлкәннәр сүзен бүлә’ Кытайда өлкәннәрнең сүзен бүлгән өчен ыштаннарын салдырып очлы казыкка утырта торган булганнар,— диде Сусликов Николай Иванович сүзен әйтеп бетерергә өлгерә алмый калды. Яныбызга бездә «бобик» аталып йөртелгән ачык машина, «лендровер» килеп туктады — Стоп! — Руль полицейский кулында иде. Шуның янында утырган икенче полицейский кулын күтәреп туктарга ишарә ясады. — Туктарга куша, дидем бераз алгарак киткән матрос Дулевка. — Бу юлдан йөрергә ярамый, диде полицейский. Инглиз теленең бер үзенчәлеге бар. Бу телдә гарәп, төрек, фин. поляк һәм башка милләтләр сөйләгәндә тиз аңлыйсың, инглизләрнең үзләрен аңлавы шактый кыен — Нишләп ярамый? — дидем мин гажәпләнеп.— Җәяүлеләр өчен махсус юл бит — Юлның бу өлеше ватылган машиналар туктар өчен салынган, диде полицейский Нәкъ шушы мизгелдә юлның бу өлешенең ни өчен кирәклеген аңлап алдым Үзәк автострада буларак, юл стратегик роль уйный иде һәм аның бордюр белән бүленгән өлеше сугыш вакытында кулланылырга салынган иде Полицейскийләрнең өсләрендә зәңгәрсу соры жыйнак костюм, шул ук төстәге плащ һәм кокардалы фуражка. Икесе дә утызлар тирәсендә. Синең белән елмаеп кына сөйләшәләр һәм үзләрен шактый нәзакәтле тоталар. Англиягә элек килгән чакларда да мин аларны күп тапкыр күзәткән идем Бу юлы менә алар белән эш итәргә дә туры килде — Хушыгыз,—диде шофер белән янәшә утырган полисмен — Яна ел котлы булсын! Машина урыныннан кузгалгач, ул безгә тагын бер тапкыр борылып карады. «Лендровер» көчле машина Ул минут эчендә юкка чыкты Нишлибез, егетләр?—дидем юлдашларыма таба борылып. — Ярамый, диделәр бит. Бу юлдан чыгарга кирәктер,— диде Теунов. — Ә кая чыгарга? Якын-тирәдә бернинди юл күренми Чыгарлык та түгел бит әле. як-яктан челтәр белән әйләндерелеп алынган,- диде матрос Дулев. — Закон тәртә бит ул,— диде Николай Иванович — Кай якка борсаң, шул тарафка борыла. — Менә сиңа уңайлы юл.— диде кораб врачы.— Менә сиңа жәяүле- ләр өчен эшләнгән махсус юл. Тирә-юньдә тынычлык хөкем итә. Сарыклар тыныч кына үлән утлап йөриләр Вак куаклар, ялгыз имәннәр әкрен генә үсә бирәләр Юлны кыр-яланнардан аерган тимер челтәр аша чыгып кара әле? Кемнеңдер хосусый милке булган җиргә аяк басачаксың. Ж.ир хуҗасының нинди кеше икәнлеген кем белә? Бәлки ул киң күңелле булып чыгар. болынын таптап йөргән өчен бер нәрсә дә әйтмәс? Әгәр ул хосусый милкен корыч кулы белән аяусыз саклаучы хуҗа булып чыкса5 Ул гадәт бит әле бездә социализм заманында да тулысынча * бетерелмәгән Күршеңдәге, я булмаса башка җирдәге бакчага койма 1 аша кереп кара әле? f — Их. егетләр, каптык без Англиянең законнары шундый каты и дип сөйлиләр Хәзер бозучылар саналачакбыз,— диде доктор Теунов. 5 Я. кисәттеләр, бу юлдан йөрергә ярамый, диделәр. Алар инде < безне күптән онытканнардыр Нәрсә әйтсәң дә. юл дәүләтнеке Дәү- g ләтнеке — бездәгечә караганда, беркемнеке дә түгел. — диде Сусли- £ ков Минемчә, юлдан барырга кирәк. Әгәр челтәрле койма аша чык- ♦ сак. хуҗа бер сүзсез безнең арт санга пуля утыртачак. — Юлның үзәк сызыгын аркылыга үтәргә ярамый Баганага шу- х лай язганнар иде. Автострада башка юлга кушылганчы барабыз да. 2 шул юлдан берәр сукмакка чыгарбыз.— дидем мин = Кузгалып киттек Ләкин җәяү баруның тәме югалган иде инде. = Бу бит Англия! Ник laii Иванович «закон - тәртә» диде. Европа иллә- « рендә. киресенчә, «закон — закон ул» дип аны бозып булмаганлыкны £ белгертәләр. = — Әләлә! — диде Сусликов юлга күрсәтеп.— Таныйсызмы? Безне s төрмәгә алырга киләләр. Чыннан да. теге «лендровер» яныбызга килеп туктады. Полисменнарның икесе дә машинадан төште. — Без бит бу юлдан йөрергә ярамый дип кисәтеп куйдык.- диде теге элек безнең белән сөйләшкән полисмен - Аңламадыгызмыни? Юк. ул безне куркытырга теләми иде. Хәтта бу сүзләрне әйткәндә аның чырае да сытылмады, әмма аның сүзләрендә закон катгыйлыгы. корыч тәвәккәллек сизелә иде. Закон үтәлергә тиеш. Ул үтәлү, эшкә ашырылу өчен чыгарыла Шушы хакыйкатьне син ни сәбәптер Россия чынбарлыгында. Рәчәйдә яшәүчеләр авызыннан ишеткән очракта аңлап бетерергә ашыкмыйсың. Хәзер безнең каршыда инглиз кешесе. Англия полисмены басып тора иде. һәм без шушы кеше аша законның нәрсә икәнлеген, гомеребездә бәлки беренче тапкыр, аңлауга ирештек Каян кергәндер аларга кануннарга ихтирам белән карау? Колонияләр белән идарә итү дәверендә, аларны тыңлатырга тырышып. үзләре дә тыңларга өйрәнделәрме икән? Әллә гомер гомергә спорт белән шөгыльләнеп, спорттагы катгый кагыйдәләр аша закон ны аңладылармы икән? Бездәге «закон — тәртә» урынына Англиядә «закон — закон ул» диләр. — Кайсы илдән сез? — дип сорады машина йөртүче беренче тапкыр телгә килеп. Туган ил һәр очракта газиз. Бөртек кадәрле генә вөҗданың булса да. ялгышларың аның өстенә ягылмасын, начарлыкларың аны пычратмасын. дип тырышасың Алар бездән җавап көтәләр иде Юк. безнең милиционерлар шикелле дорфа мин сиңа' кыяфәтендә түгел, тыныч һәм икеләнүсез, безнең җавап бирәчәгебезгә ышанып көтәләр иде — Советлар Союзыннан.— дидем мин теләр-теләмәс кенә һәм шундук уйлап алдым «Болар инде безнең илдә гел шушындый сүз тыңламый. кагыйдә боза торган кешеләр яши дип уйларга тиешләр » Алар бер-берсенә карашып алдылар — Документларыгыз бармы соң? - диде теге шофер түгеле. Мин полисмен сүзен татарчага «документларың» дип тәрҗемә итәм. ә ул «пейперз» — «кәгазьләрегез», диде. - Шикләнүдән түгел. Без сезнең Советлар Союзыннан булуыгызга ышанабыз Кем икәнлегегезне ачыклау өчен Чит ИЛЛӘрДӘ шәһәрг I ЧЫГ\ <>ЧсН пропуск язып бирәләр. Эйвонмоутка килгәч, мин пропуск турында сүз кузгаткан идем, агент: «Англия - ирекле ил ■ ............. ........ ''I >н. хокуклы кеше аның җирендә рәсми кәгазьсез йөри ала», диде. Менә бит нинди хәл килеп чыкты! — Документларыбыз юк. - дидем — Алмадык. Пароходта калды. Сезнең агент: Англиядә документсыз йөрергә була дип ышандырды. — Утырыгыз, диде полисмен һәм арттагы утыргычта яткан ике портфельне алып багажникка яшерде. — Алар бит безне төрмәгә илтә! — дип чыелдап җибәрде Сусликов һәм юл читенә таба чигенә башлады. Эт оясында көчле, ди татар әйтеме. Каршылык күрсәтү бернәрсә бирмәс иде. Без дүртәү, сан ягыннан алардан ике тапкыр күбрәк. ә алар кораллы Өстәвенә, закон алар ягында. Без чит ил законын боздык. Мин башлап кабинага кереп утырдым. Юк. мин утырмыйм. — диде Сусликов. - Мин бит әйттем, юлга кермик, дип. Син. Миргазнян Закирович, мине керергә мәҗбүр иттең. Син безгә баш. әгәр төрмәгә утыртып куйсалар, җавап бирәсең. - Утыр тизрәк, балаболка.—дидем мин Сусликовка. Чит кешеләр карап торганда сүз көрәштереп, бәхәсләшеп торуы шундый уңайсыз иде. — Энекәем, кайгырма, хуш.— диде Дулев машина урыныннан кузгалып киткәч. Николай Иванович, ялкынланып яндың син. Хәзер инде өч малаең ятим, хатының тол. Передача да китереп булмый бит чит ил төрмәсенә, ерак. Ж,иде-сигез минут чамасы бардык без. Автобус тукталышына җиткәч. шофер тормозга басты. Тукталыш буш Англия халкы бәйрәм итә. — Автобус менә шушында туктый.— диде шофер янындагы полисмен .— Әгәр кире Эйвонмоутка кайтырга теләсәгез, тукталыш әнә теге якта. Яка ел котлы булсын, рус диңгезчеләре. Машина урыныннан кузгалып киткәндә без әле җиргә дә төшеп өлгермәгән идек Без җавап биргәнче машина күздән югалган иде инде. - Сүземне аңладылар,- диде Сусликов — Әгәр бәйләнә башлаган булсалар, совет кешесен законсыз җәберләгән өчен, мин аларга, колонизатор калдыкларына, күрсәтә идем. Безгә көлке булып китте Чөнки беребез дә эшнең болай тәмамлануын көтмәгән идек. — Ул бездә генә кулыннан эш килмәгән ялкауны, я булмаса, власть яраткан күркәне милиционер итеп билгелиләр.— диде доктор Теунов - Аш Лиядә полицейский булып урнашу өчен, югары белемнән тыш. синең холыклы булуың, хакыйкать яратуың һәм мәрхәмәтле икәнлегең турында алты рекомендация кирәк. Бу эшкә кешене чиктән тыш җентекләп сайлыйлар. — Мине башка ягы хәйран калдырды.— диде Дулев — Алар безгә нәкъ сабый балаларга караган шикелле карадылар. Әгәр без бо- ларны машина белән китереп куймасак, үз аяклары белән килә алмаслар. дип уйладылар шикелле. Чыннан да. башка илләрдә чит ил кешесенә булган мөнәсәбәт хәйран калдыра мине. Бездә, чит ил кешесенең кем булуына карамастан. аңа түбәнсенеп карыйбыз, һәр очракта чит ил кешесенең дәрәҗәсе безнекеннән берничә сортка югары исәпләнә. Аларга иң яхшы кунакханәләр, алар өчен оештырылган аерым кибетләрдә иң затлы. иң дефицит товарлар. Өстәвенә, безнең иң затлы рухи байлык: Зур театрга Моисеев ансамблена. корал палатасына билетлар иң беренче чиратта, кешеләребезне мәхрүм итеп, аларга бирелә. Англиядә. киресенчә, чит ил кешесенә. Дулев әйткәнчә, бала-чагага караган шикелле карыйлар. Алар чит ил кешесен «континенттан килгән кеше» дип йөртәләр. «Аннан нәрсә көтәргә — ул бит континенттан килгән кеше». «Нишлисең, бу бит континент гадәте». Җитмешенче тәүлек. Эйвон елгасы күпере. 18.40 Теуновның итеге аягын шулкадәр кырган иде. хәзер ул йөри алмый башлады — Менә шулай ул затлы йөрсәң,— диде Сусликов. - Армиядә аякка урарга ыштыр бирәләр Ыштыр урап җибәрсәң, аяк киеме * беркайчан да кырмый. Рус халкы нәрсә кияргә, нәрсә эшләргә, ни- Е чек яшәргә белгән шул. Күпер астына кереп ташка утырдык. Доктор итеген салды. Аның - сул үкчәсенең кырылган җире башта куыкланган, хәзер инде сыты < лып чыккан. < — Бердәнбер чара, сине носилкада алып кайту,— дидем кораб £ врачына — Әйдәгез, юанрак таяк эзләп карыйк. — Алай кайтырга мин бит әле акылдан язмаган,— диде Теунов. * — Минем туфлине киеп кара әле, Алексей,— диде матрос Ду- з лев — Итегеңне үзем киеп җибәрим. Алар аяк киемнәрен алмаштылар. Дулевның туфлие иркенрәк иде булса кирәк, күпер астыннан чыккач, титаклап булса да, доктор ат- « лый башлады. Хәзер инде порт күренә иде. Кызыл тасма, урак-чү- = кеч төшкән торба безне чакыра, тизрәк кайтырга өнди иде шикелле. < Сусликов фәлсәфә куерта. ~ — Безнең каралыкны әйтәм. Англияне алдынгы илгә санап йөри- | ләр. Аның халкы дөм кыргый икән. Машиналары нинди? Шуны юарга иренәләр, куллары коргыры Ә атны кадерлиләр. Ничек итеп кыра, чистарта теге кәнтәй хатын. Балаларын дөрес тәрбияли Нәкъ минем шикелле. Мин дә теге газеталарда язган, телевизордан тапшырган тәрбия кагыйдәләренә төкердем дә үземчә карый башладым. Әнә күр дегезме, Николай Ивановичның методикасы Европа илләренә таралып өлгергән — Николай Иванович, син дә, инглиз хатыны шикелле, ярдәм итмичә, мөстәкыйльлеккә өйрәтәсеңмени балаларыңны? — дип сорады доктор Теунов — Мөстәкыйльлек Педагогика Өйрәнгәннәр әллә нинди фәнни сүзләр белән башны диңкетергә. Ул сүзләрнең мәгънәләре нинди — беркем белми. Әгәр мин үз ысулымны язып китап итеп бастырсам, шул китапка карап бала тәрбияли башласалар, әрәм тамаклар да. тәртипсезләр дә калмас иде. — Син. Николай Иванович, безгә теория тондырасың. Чынбарлыкта нидән гыйбарәт тәрбияләү методикаң? Безгә шул хакта сөйлә,— диде доктор Теунов. — Соң бездә бит миллионлаган тәрбиячеләр. Яследә, балалар бакчасында, мәктәптә ун ел, пионер лагерьларында, үзешчәнлек түгәрәгендә — кая карама — тәрбиялиләр. Әгәр малай тәрәзә ватса, я булмаса, берәрсенең йортына ут төртсә, бакча мөдирен дә, мәктәп директорын да. пионер вожатыен да чакыртмыйлар. Бала җинаять ясаса, мәктәпкә аның әти-әтисен җилтерәтеп китерәләр. Димәк, закон әти-Знидән башка кешенең тәрбиясенә төкерә. Закон аларның берсен дә тәрбияче итеп санамый Шушы хәлне аңлагач, малайларны дөрес юлга куюны тулысынча үз кулыма алдым. — Нәтиҗәсе ничегрәк соң? — диде Теунов. — Нормаль. Өлкән улым, Гриша, инде тәрбияле егет Хәзер ин де ул алдатмый. Ул хәзер сине үзе алдый ала ПТУда трамвай йөртергә өйрәнә. Озакламый трамвай капитаны булачак. Сигезенчедә укыганда әсәрләнеп кайткан «Әти,1— ди.— мин дә синең шикелле моряк булам», ди. «Төшер штаныңны». мин әйтәм. Тотып ярдым Шуның файдасы тиде. Хәзер инде диңгез ягына борылып та карамый. Шул чакта мин аңа: «Григорий.— дидем —Әгәр кеше булып яши сең килсә, трамвай йөртергә өйрән. Автобус катлаулырак ул. Юлда йөргәндә уңга да. сулга да борыла Автобус артка да чигенә Әллә канларга китеп бара ала Шуңа күрә, автобус йөртүчеләр еш кына ялгышып торалар Ялгыштың — авария Авариядән соң машинаны ремонтка җибәрәләр, хуҗасын — төрмәгә. Трамвайны бер якка да борасы юк Юлга бер тапкыр куйганнар, гел алга таба гына чаптырасың» — Тукта әле. Николай Иванович, бу бит һөнәр сайлау турында Ә син безгә тәрбия турында сөйләмәкче идең.— диде Теунов. — Әйе. тәрбия турында Менә сине, клизма белгечен, мәктәптә дә, институтта укыганда да тәртипкә өйрәтмәгәннәр Тәрбияле кеше өлкән кешенең сүзен бүлми, ә син кетәгеңне ачасың да. кеше нәрсә сөйләгәнен тыңлап тормыйча, кычкырасың. Оныттым инде, нәрсә турында сөйли идем әле? — Малайларыңны тәрбияләү турында.— диде Дулев ярдәмгә килеп — Әле менә сәяхәткә китәр алдыннан гына кече малаем. Егор, елап кайткан. «Ни булды?» — дип сорыйм «Володя Рыженков мәктәптән кайтканда башыма портфель белән тондырды», ди «Төшер шта- ныңны,— дим,— ят» Карыша дуңгыз баласы Идәнгә сузып салдым да кара көеп чыкканчы арт санын эшкәрттем «Бу дөньяда Сусли- ковлар нәселенә кул тигерерлек кеше булырга тиеш түгел», дим Ике көн үттеме икән тәрбия биргәннән соң. Егоркам мәктәптән авы зын ерып кайтып керде. «Нәрсә булды?»— дип сорыйм «Канау буеннан барганда Володька Рыженковны төртеп суга төшердем».— ди шпана. «Менә егет,— дидем — Бу нәкъ Сусликовларча. Мә. конфет сатып алып аша». Малайның кулына өч сум акча тоттырдым Үзе маңка гына малай, ә болай чын ир-егетләрчә кылана. Мин биргән өч сумга бер шешә барматуха сатып алган Өйгә исереп кайтты Тагын тәрбияләргә туры килде «Әти биргән акчага конфет кына алалар», дип аңлаттым «Бормотуханы үзең эшләп тапкан акчага алырсың» Әнисе «Малаең үзең шикелле алкоголик була».— ди Мин алкоголикмыни? Компаниядә эчмәгән бәндәне мин кешегә санамыйм Минем бит исереп, аунап ятканым юк Егорка акыллы малай. Киләчәктә дә югалып калмаска тиеш Хатын гына боза «Син аларны кыйнап имгәтеп бетердең инде»,— ди. Берни булмый ул адәм баласына. Кыйнау кешене чыныктыра гына Ата-ана кулы тимәгән бала чирләшкә була Әнә түрә-кара балалары көчкә аякларын сөйрәп йөри. Кыйнау җитмәгәнгә шулай ул Егоркамның башы эшли Мин аны акыл белән эш итә торган урынга урнаштырам Әнә баҗаем иҗат эшендә. Буш шешәләр кабул итеп тора Теләсә эшли, теләмәсә «буш ящик- лар юк» дип ишегенә язып элә дә келәте эченә кереп сузылып ята. Анда телевизорга кадәр бар Эш хакы турында сөйләп тә торасы юк Профессордан күбрәк ала Ял көннәрендә йөзәр сум төшерә Ул юри кабул итми, чират җыелганын көтә дә шешәне арткы ишектән чиратсыз ярты хакка алып утыра Кайчакта дусты белән паркларга чыгып, куак астыннан җыеп йөриләр Чумарасын шул. Баҗаем озакламый пенсиягә чыгарга тиеш. Аның урынына Егорканы куярга исәп Малайның котелогы эшли Аңа шундый баш белән эшли торган урын кирәк... Янгыр туктады Кояш күренде. Британия күгендә сүлпән генә яңа ел кояшы йөзә иде һәм кинәҮ юллар җанланып китте. Велосипедка атланган балалар, ат менгән ирләр, ат менгән хатыннар, эт иярткән кешеләр саф һавада сәйран чигеп йөри башлады. Моннан ярты гына сәгать элек Англия җирендә кеше заты күренми иде. хәзер инде бу илнең барлык халкы ял итәргә саф һавага чыкты. Күрдегезме Англияне? — диде трап саклаучы матрос корабка кергәндә - Алдынгы ил Культуралы милләт У-үф. саз ерып, ничә чакрым җәяү йөрдек икән? Көне буе корабта домино уйнасаң, нәрсә күрер идең? — диде вахтадагы матрос. — Англиянең юллары, яшел чирәмнәре, йомшак һавасы чүп! — дип эчен бушатты Николай Иванович. Җитмеш дүртенче тәүлек. Гамбург. 20.30 | Аңлатырга тырышу, дәлилләр, үгет-нәсихәт — юкка түгелгән көч. * һәркемнең үз дөреслеге дөрес, үз кадере кадер, үз теләге теләк. 5 Чит ил портларында тукталганда мин диңгезчеләргә, кинога барудан = музейләргә йөрү кирәклерәк. кыйммәтрәк, дип аңлатырга тырышам. Ё ә аларга кино кирәк. Ниндилегенә карамастан, башка телдә булса “ да, сеанс вакытында нәрсә турында сүз барганын аңламасалар да. * — Без бит киноны һәр көн корабта карыйбыз,— дип аңлатып ка- 5 рыйм. Чыннан да. һәр кичне чәйдән соң егерме сәгать утыз минут- ; та кызыл почмак стенасындагы тишектән яктылык көлтәсе күренә дә 5 ашханәнең түр стенасына аскан җәймәгә кеше сурәтләре төшә. Шәү- 5 лә кешеләр үзара сөйләшәләр, әллә нинди катлаулы проблемалар хәл = итәләр. Кайчагында әйбәт фильм да очрап куя. ләкин бик сирәк, елына < өч-дүрт тапкыр гына. Әйбәт фильмнарның саны шуннан артканы юк Z диярлек. Экранга чыккан кинофильмнарның сыйфаты начар булуын һәр J кич кино карый башлагач кына аңлап аласың. Экраннан экранга күчеп йөри торган дежур мәхәббәт, таушалып беткән коллизия, кысыр кон фликт. Күп фильмнарда шпион куалар. Тамашачылар өчен үбешәләр, җинаятьче эзәрлеклиләр. Кайвакыт экранда ярты сәгатькә якын эшләп торган трактор, яисә автомашина күрсәтелә Тамашачыларның талым- сызлыгы хәйран калдыра мине Диңгезче елына ике йөзгә якын фильм карый. Тиздән кино карау гади бер гадәткә әйләнеп китә. Әйбәт фильм белән начар фильм арасындагы аерма әкренләп югала Тамашачылар кинофильмның сю жетына, аның идеясенә, хәтта эчтәлегенә дә әһәмият бирми башлыйлар. Режиссура төгәлме-түгелме икәнлеген аеру, оператор эшен, артистларның уйнавын аңларга теләгән кеше юк Авыз ачык, аскы ирен асылынып төшкән, күзләрдә йокы катнаш ниндидер тоныклык. Җинаятьче артыннан милиция куа башласа, я булмаса ызгыш кубып, эш йодрыклашуга ук барып җитсә, тамашачы уянып киткәндәй итә. гауганың ничек тәмамланганын көтеп бер тын түземсезлек белән карап утыра. Сәяхәт вакытында кино карау эч пошуны тамаша белән басуга әйләнә — Егетләр.— дим кино башланыр алдыннан —Бүген карарга җыенган фильм искиткеч начар. Аны караудан эстетик ләззәт ала алмассыз, анда бернинди яңа фикер, яңа информация дә юк. әгәр бассейнга кереп су коенсагыз, я булмаса. палубага чыгып саф һавада ял итсәгез, мең тапкыр артык булыр — Безнең культурно ял итәсебез килә, ди кем дә булса.— Үзең теләгәнчә ял итәргә дә ярамыймыни инде? Залга күз ташлыйм. Чыннан да, фильмның начар икәнлеген аңларлык өч-дүрт диңгезче аны карарга килмәгән булып чыга. Дипломлы кешеләр күбәйгән саен белемлеләр һәм зыялылар һаман әзәер микәнни? Бүген бер төркем диңгезче шәһәр карарга чыкты — Егетләр,— дим юлдашларымның бергә җыелуларын көтеп алып. — Күреп торам, кинотеатр э?ли башладыгыз. Сезнең арада не- мецчә белүче юк. кайсы кинотеатрда нинди фильм барганын да белмисез. Начар кино карап вакыт әрәм иткәнче, әйдәгез, музейга ба рабыз Музейларда үткән заман тормышы сурәтләнеп калган Анда вакыйгалар, шәхесләрнең язмышлары. Талантлы рәссам кеше язмы шының шундый мөһим мизгелен тотып ала белә, шул мизгел аша рәсемдәге шәхеснең бөтен яшәвен аңларга була. Гамбург Көнбатыш Германиянең культурасы тупланган кала, аны безнең Ленинград бе лән чагыштырырлык. Кайбер кеше Европа шәһәрләрендәге культура һәйкәлләрен, мондагы музейларны килеп карар өчен гомер^ буе ак ча туплый һәм озак еллар ашаудан, киемнән йолкып жыйган шул акчасын түләп Европага килә, мондагы музейларны карап кайта Озак үгетлим Диңгезчеләр дәшми Чит илдә кино карарга рөх сәт ителми, әйдәгез, музейга, киттек, дисәм берсе дә карышмаячак Алар минем арттан күндәм генә ияреп китәчәкләр Тик мин аларның үз теләкләре белән, үзләре сайлап баруларын телим. Алар дәшми — Соң бит инде без музейларны карадык,— ди электромеханик Давыдов, экипажның иң культуралы, иң белемле диңгезчесе. Өстәве нә ул минем иң якын дустым — Портка кергән саен музейга бар дык Туры әйткәнгә хәтерегез калмасын, Миргазиян Закирович, халыкның кино карыйсы килә. Кинога барудан тыясыгызны белсәләр, беркем шәһәргә чыкмый иде. — Саша, бар, билет алып кил,— дим сүлпән генә һәм иптәшләремнең мине кызгануларын сизеп алам Дөрес, алар мине ярата, ихтирам итә, ә үзләрен, үз теләкләрен миннән көчлерәк яраталар Чыннан да нинди бөек көч ярату дигән нәрсә! Билет алуны мин юри Давыдовка тапшырам Беренчедән, ул партоешма секретаре, икенчедән, әгәр кино начар булса. «халык»ның рән жүе аңа төшәчәк. Давыдов касса залына кереп китә дә бераздан кулына билетлар тотып килеп чыга Без кино залына юнәләбез. Ев ропа илләрендә киноны теләсә кайсы өлешеннән карарга була: теләсәң уртасыннан, теләсәң азагыннан һәм теләгән хәтле утырырга була. Рәттән өч-дүрт сеанс кара, сиңа беркем бер сүз әйтмәячәк. Фойеда көтеп торган яшь егет юлны кесә фонаре белән яктыртып безне залга алып керә. Аяк астында йомшак келәм Зал буш диярлек Аулак урыннарда, колонналар төбендә караңгыда үбешер өчен махсус кергән яшьжилбәзәк, йокы туйдырырга килгән йортсыз сукбайлар Йомшак креслоларга чумып урнашабыз Беренче мизгелдә экранга карарга куркып утырам И ходаем, күрсәт безгә таң йолдызыдай нурлы чын сәнгатьне' Яшәүнең мәгънәсенә багышланган хакыйкатьне күрсәт! Сәнгать урынына төрле халтураларны караудан туйдым Телевизор халтурасы теңкәмә тигәндә тәрәзә каршысына утырып урамга карыйм Урамда сәнгать юк, дип йөрибез Анда — тормыш, чын тормыш һәм чын кешеләр. Әнә бер яшь, матур хатын баласын коляскада тартып бара Хатынның өстендә Голландиядәме, Көнбатыш Германиядәме тегелгән алты йөз сумлык пальто, аягында Австрия итеге Бала бишеге дә кайдадыр башка илдә, Чехословакиядәме, Венгриядәме ясалган Чит илдә ясалган коляскадагы бала бездән, ике көпчәкле бәләкәй арбада, кабык бишектә үскән кешеләрдән бәхетлерәк буламы икән? Ә үзеңне, бала анасы. шундый кыйммәтле киемнәр бәхетле итә аламы? Бар нәрсәң дә матур, сеңелем, затлы, кыйммәтле, ә үзең бишек жырын беләсеңме икән? Ә бала сөйгәндә әйтә торган назлы сүзләрне? Озакламый балаң тәпи йөри башлар, аңа әкият сөйли алырсыңмы икән? Бала тар тып барган хатын күздән югала Мин бала чагыма кайтам Бәләкәй чакта киеп йөргән киемнәрнең берсе дә хәтеремдә калмаган, ә әниемнең бишек ж.ыры, ул сөйләгән әкиятләр шушы яшемә кадәр татлы моң булып йөрәк түрендә яши. Мин аларны әле һаман сизеп торам Әйтерсең, шул бишек ж.ыры, шул әкиятләр белән әниемнең назлый белә торган куллары, шифалы сулышы, кайгыртуы яши Әнә урта яшьләрдәге өч ир йөгерә-атлый тәрәзә каршымнан үтә. Аяк атлауларында тәвәккәллек, киләсе мизгелдә эшкә ашасы өмет Кая ашыгасыз сез, агай-эне? Әнә уртада барганы кесәсеннән акча чыгарды Яшел кәгазь — өч сумлык Як-яктагылар да кесәләрен актарырга тотындылар Акчалар, берләшеп, уртада барган ир кулына керде Аңлашылды Менә нигә ашыгасыз икән1 Соң бит сезнең өндә хатыныгыз, балаларыгыз бар. Менә син, акча саный башлаган ир. малайны ияртеп урманга барганың бармы? Тауга менгәнең? Кибеттән кайтучы карчыкның сумкасын күтәреп, аны озата барганың? * Әгәр син шул ләззәтләрне татып карамагансың икән, нәрсә ул уртак 5 акчага алып эчәсе вәсвәсәле эчемлек’ Мин бүген кино карап утырам. Экранда диңгез яры. Комлык Тә- " рәзәләре диңгезгә карап торган жиңелчә йорт — бунгало Ике чибәр < кыз йокыдан уянып, шәрә күкрәкләрен учлары белән сыпыргалап = нәүмиз таратып яталар. Әнә, берсе юрганын бөтенләй ачып ташла- g ды Өстендә бары тик табигать теккән күлмәк кенә Кыз караватын- - нан төште, икенче кызның юрганы астына чумды Бер-берсенең тән- * нәрен сыйпыйлар. Аңлашылды з Дөрес, без фәрештә түгел Адәм балалары. Ләкин без бит хай- z ван да түгел. Килешәсезме? Ир белән хатын арасында күрергә, бе- х лергә ярамый торган татлы, дулкынландыргыч сер — сер булып ка- « лырга тиеш Хатын-кызның тәнен күрә, аңа кул тигерә алмый зары- _ гуда бөек хакыйкать бар Шул бөек зарыгу безне ир-егет итә, кирәк < чакта сөйгән ярың өчен үлемгә барырга өнди Җенесләр арасында а. гы мөнәсәбәтнең кадере, бөеклеге аның сергә төрелгән булуында Гарәп илләрендә хатыннар әле һаман тәннәрен бөркәнчек астына яшереп йөри Торгынлык, каралык бит инде бу. әйеме? Европа илләрендәге менә шушындый фильмга юлыкканда Европа хатыннарын бөркәнчек астына кертү турында закон юклыгына уфтана башлыйсың. Узган сәяхәттә без Ливиядә булган идек. Триполи шәһәрендә аяк атлаган саен бөркәнчекле хатынга юлыгасың Диңгезгә чыккач. өлкән штурман Василевский сөйләп утырды: «Бөркәнчекле хатын яныннан узганда күкрәгеңдә кинәт кайнарлык кабынып китә Җир йөзендәге иң чибәр, иң сылу кыз нәкъ шушыдыр дип уйлыйсың. Их, бер генә мизгелгә шуның битен күрергә, дип газапланасың» Экрандагы кызлар да искиткеч сылу иде, ләкин, арадагы сер юкка чыкканлыктан, матурлык арзанланды, сылулыкның кадере югалды Ике таза, матур егет бунгалоның ишеген шакый Ачык изүле ак күлмәк, кыска чалбар кигәннәр, икесе дә кара күзлектән. Кызлар бер тын посып утырдылар да торып киенә башладылар Егетләрне керттеләр Менә алар дүртәүләп озынча матур стаканнардан тоник катнаш джин эчәләр. Көлеп кенә сөйләшәләр, бер-берсенә күз сир- пеп кенә карыйлар. Ниһаять, алар дүртәүләп яр буена чыкты Җыйнак причалга бәйләп куйган ак яхтага кереп утырдылар да жилкән күтәрделәр Саф зәңгәр күк Көләч кояш Диңгез өстеннән канатларын жәеп ак яхта оча. Бу дөньяда ир-егетне тетрәндерерлек өч бөек матурлык бар диңгездә ак жилкәнле кораб, чабып барган дөлдел ат һәм зифа буйлы матур кызның көянтә асып судан кайтуы. Диңгез жиле яхтада баручыларның чәчләрен туздыра Менә алар чишенә башладылар — Давыдов, — дидем электромеханикка — Мин сезне урамда көтәм Тынчу монда, һава житми. — Мин дә чыгам,— диде Александр Николаевич —Афишада башкача күренгән иде бит Кемдер мыркылдап алды Кемдер әйтте: «Акча түләнгән бит, карап бетерик инде. » Дүрт-биш минуттан кино караучылар урамда иделәр инде. Дәшмиләр Бер-берсенә күтәрелеп карарга куркалар. Без корабка таба юл тоттык «Их, Европага бүген «Кара йөзләр»дәге мәчет картлары кирәк «Көфер почмагы» кирәк Европаны кире кешелеккә кайтарырга Әгәр закон чыгарып. Европа илләренә шәригать кануннарын кертсәк, мондагы тормыш болай шапшак тоелмас иде!» Давыдов тәмәке кабызды, йотлыгып суыра — Хатыннардан аерылып, монах шикелле яшәгәндә менә шушындый нәрсә күрсәтү Садизм бит бу. Кешенең иң авырткан ярасына тоз сибү. Җитмеш дүртенче тәүлек. Гамбург. 20.40 Кинотеатр каланың Альтона дип аталган өлешенә. Гете урамына урнашкан иде Без Макс Брауэр проспектына чыктык та. сулга борылып. Аутоверландунг метро станциясенә кердек. Эскалатор салмак кына жир астына шуыша Аяк астында, басмалардан да аста, тимер сырлы көпчәкләрнең әйләнгәне ишетелә. Басмалар арасыннан яктылык чагылып китә Эскалатор тәкъдир үжәтлеге белән безне жир астына суыра Без һаман аска, һаман тирәнгә төшәбез. Безгә янәшә эскалаторда кешеләр өскә күтәрелә. Нәкъ тормыш мәйданындагы шикелле Җәмгыятьнең өскә, югарыга күтәрә торган басмасына эләксәң, һаман үсәсең, һаман югарыга. боерык кына биреп утыра торган урынга күтәреләсең. Әгәр инде язмышың түбәнгә төшерә торган басмага бастырса, һаман аска, һаман караңгылыкка шуышасың Ул жайланышның нинди булуында эше юк Аңа гөнаһлы да. гөнаһсыз да бер. фәрештә дә һәм иблис тә Күтәрелергә тиешлене күтәрә, төшерелергә тиешлене төшерә. Гамбург немец каласы бит Метро да немецләрнеке. Безнең Мәскәү метросын патша сарайлары шикелле итеп эшләгәннәр Җир асты сараенда кеше бары тик ярты гына минут торганлыгы турында беркем уйламаган Чыннан да. утыз ел метрода йөреп кайсы станция залының нинди икәнлеген мин көчкә генә күз алдыма китерә алам Ә немецлар метро төзүгә башкача караган Монда тәртип, уңайлылык Метрода бер адым буш урын, бер артык кирпеч, кирәкмәгән бизәү күренми Мәскәү метросындагы алтын путал, мәрмәр, мозаика, жиз скульптуралар юк монда. Поезд килеп туктады Вагон эченә кердек. — Кара ничек эшләгәннәр,— диде Давыдов сокланып. — Теге түрәләр йөри торган махсус вагон эчендәге шикелле. - диде боцман Савчук. Чыннан да. метро вагоны аерым купеләрдән тора иде. Утырырга уңайлы, йомшак креслолар, басып торучылар өчен иркен платформа Чыннан да. метрода йөргәндә станциядә бер-ике минуттан артык торыл- мый. ә вагон эчендә кай чакта сәгатьләр буе барасың. - Күрәсеңме мондагы аерманы? — диде электромеханик Давыдов. Вагонның уңайлылыгын әйтәсеңме? — дидем мин. - Юк. монда бездәге шикелле китап укып баручы юк. Поезд Кенигштрассе станциясенә туктагач, вагоннан чыктык та өскә күтәрелдек. Тирә-якта төнге Реепербан — Гамбург каласының ин гөнаһлы, иң азгын өлеше Тонык кына янган урам фонарьлары ас тыннан чынаяк тротуардан әкрен генә атлыйбыз Өйдән, хатыннардан. балалардан аерылганга ике ай ярым вакыт узды Сагындыра, жирсетә башлаган вакыт Җан сагынуыннан тыш тән сагынуы бар Бусы хәтәррәк Аны аңлый да алмыйсың. Тән сагынуының газаплары астыртын — канда, күзәнәкләрдә яши «Венера студиясе» дигән белдерү янында кинәт тукталып калдык. Үтә күренмәле алсу пәрдә аша тәрәзәдән өстәл әйләнәсенә жыелып утырган хатыннарның гәүдәләре күренә Тәмәке көйрәтәләр. Үтә күренмәле тәрәзә пәрдәсе, үтә күренмәле газ тукымадан тегелгән пеньюар Басынкы гына музыка уйный Йорт эчендәге, урамдагы һава күзгә күренми торган вак тузанга, микробларга охшашлы матдәгә сугарылган. Тонык алсу төсләр, махсус сексуаль музыка касыкка. гөнаһлы тойгылар тупланган жиргә бәрә. Баш әйләнеп киткәндәй була. Әхлакка, тугрылыкка, биргән вәгъдәләргә төкерәсе килеп китә. Чынбарлык ниндидер кызгылт томан артында, һәм без тизрәк бу гөнаһлы урыннан таярга тырышабыз. Бусы Тулуз Лотрек картнналарындагыча «Мулэн руж» дип атала. Шул ук алсу томан һәм вәсвәсәле музыка * Стриптиз залы «Табу». Ишек төбендә монах киеменә охшашлы = кара постау куртка кигән кансыз ак битле ябык егет безнең юлга 5 аркылы төште — Өр-яңа порно. Дүрт, дүрт кенә марка Шәрыкчә Филиппин- « нән китерелгән яшь гүзәл жарияләр Нәрсә ул ир-егеткә дүрт мар- = ка. Дүрт марка — рәхим итегез! Ул беләкләребездән шытырдатып тота, сөйри. Кулы, нәкъ тимер - ыргак шикелле, шәфкать белми торган корыч кул. * Төнге дансинг «Сафо». Шул ук алсу яктылык. Шул ук гөнаһ cap- 3 кыткан төчкелтем музыка, башларын артка ташлап, чалкан ята язып = партнерлары кочагында йөзүче биючеләр сурәте. Баруыбызны тиз2 ләттек. Барыбер күренәләр. Тәрәзә пыяласы артында гына шәрә күк- £ рәкле. тузган чәчле, гөнаһлы жирләрен бармаклары белән генә кап- = лап утырган хатын-кызлар . Сусау газабына түзә алмыйча боргала- < нып. киерелеп утыручы гәүдәләр, киерелеп ачылган юеш кызыл ирен- £ нәр, кая карама, шәрә ботлар Гөнаһ хисе урамга агып чыккан. = тротуар ташлары гөнаһлы азгын сулыш тарата Тәрәзәләрдән урамга төшкән вәсвәсәле яктылык, юлыңа каршы төшеп торган оятсыз рекламалар, шуларга түзә алмыйча таш диварлар ыңгыраша шикелле тоелып китә. Мондагы һәр нәрсә, хәтта яктылык, хәтта музыка тавышы, урамдагы һава, хәтта күктәге йолдызлар вөжданыңны бугазлап. еракка яшеренгән, иман каршында тез чүккән азгын тойгыларыңа юл биреп, оятсыз өметләреңне жанландырырга әзер тора. Мондагы һәр нәрсә хатыныңа тугрылыклы булырга тырышуыңа, кешелек сыйфаты саклавыңа каршы көйләнгән. Яр буена төшеп катер эченә кереп утыргач кына киеренкелектән арынып, иркен итеп сулыш алып жибәрдем. Сан-Паулиның. утлары кабына-сүнә язмышлар харәбәсен яктырталар. Музыка елый. Анда ниндидер фажигале йола, кара йөзләр ярминкәсе сурәтләнә. Елга суы безне төнге кәсеп белән шөгыльләнгән кварталдан бүлде. Биек таш йортлар, таш жәйгән урамнар караңгылык эченә кереп югалды. Эльба елгасы гигант каланың яшерен серләрен, анда яшәгән миллионнарның гөнаһларын мыштым гына диңгезгә ташый. Диңгез ул нәрсәне дә яшерә белә. Диңгез куенында — гасырлар сере Таң атканда без якорь күтәреп, юлга чыктык. Шәһәр утлары тоныкланган. Урамнар буш. Гамбург төнге җәнжалдан соң ял итә. Узган төнне бер кулдан икенче кулга күчкән пычрак акчалар хужала- рының уянганын көтеп ята. Сау бул. Гамбург! Син. гигант кала, көрәшче улың, фашистлар кулыннан вафат булган Эрнест Тельманны хәтерлисеңме? Плетцензее төрмәсендә һәлак булган икенче бер көрәшче, бөек шагыйрь Муса Җәлилнең ташларыңа басып йөргәне булдымы икән? Синдә туып үскән. оятсызлыкка, түрәлеккә һәм фашизмга каршы соңгы сулышына кадәр көрәшкән язучы Вольфганг Кеппенне хәтерлисеңме икән син? Сау бул, Гамбург, эшчеләр сыйныфы. Эрнест Тельман каласы! Сиксән беренче тәүлек. Антверпен. 09.15 Бу шәһәрдә мин моңа кадәр бары тик бер генә тапкыр булдым Вакыт әрәмгә китте ул чакта. Безнең төркемгә ике кыбырсык эләккән иде Шулармын күңелен күреп йөри торгач, шәһәрне дә юньләп карый алмый калдым. Хәзерге Бельгия, урта гасырларда Фландрия дип аталган әкияти ил тарихын дәвам иттерә Фламанд сәнгате. Рубенс Геда Снейдерс. Данлыклы Фламанд натюрмортлары. Өстәлгә диңгездән әле яңа тотып алып кайткан балыкларны таратып ташлаганнар Еланга охшашлы минога, зур акайган күзле диңгез алабугасы, чуртан, сөләйман балык һәм шулар арасында кыскычларын өстәл читенә асылындырган диңгез кысласы — омар, өстәлнең бер читенә табигатьнең гаҗәеп бер жан иясе устрицалар өеп куйганнар. Алар шулкадәр ачык, шулкадәр җентекләп язылганнар, фламанд рәссамнарының талантына, аларның буяу сайлау серенә исең-акылың китеп карап торасың. Икенче бер натюрмортта урман кошлары. Уртада канатларын жәеп кыр тавыгы ята, бүдәнә, көртлек, кыр үрдәге, тагын әллә нинди бүгенге көндә кырылып беткән урман, кыр кошлары, шулар янында аучының мылтыгы һәм патронтажы. Ашыкмыйча гына тәмләп, ашамлыкның матурлыгына сокланып, кулларына алгач, төрле яктан әйләндерә-әйләндерә карап ашарга яратканнар булса кирәк бельгиялеләрнең урта гасырларда яшәгән бабалары. Геда атлы рәссамның «Кара бөрлегән бәлеше — иртәнге аш» исемле натюрморты әле дә күз алдымда. Кара бөрлегән бәлеше янына графин белән затлы шәраб та куйганнар Приборлар ике кешегә куелган һәм ике көмеш бокалга шәраб агызылган. Бәлештән кисеп алынган ике сынык әле тешләнмәгән дә, бокалның берсе авып калган, өстәл янында утыручылар ашыгып күрше бүлмәгә бикләнгәннәр. Шушы кыйммәтле савыт-сабадагы затлы ашамлыклардан мөһим, алардан да ләззәтле вакыйга сыйланырга әзерләнгән кешеләрне каядыр алып киткән. Борынгы художниклар яшәү тәмен күрсәтә белгән. Бигрәк тә фламанд рәссамнары Антверпенга керү турында ишетү белән, музей карарга яратучыларны кодалый башладым Доктор Теунов риза булды. үгетли торгач, электромеханик Давыдовны күндердем Бу юлы инде, теге килүдәге шикелле, көне буе тугызынчы размерлы күкрәкчә эзләп вакытны әрәм итмәячәкбез. Туйганчы фламанд художникларын карыйм бу юлы Күңелем булганчы, күзем туйганчы карыйм. Шулай алдан план корган чакларда әнием мәрхүмә «алла боерса» дип әйт ди торган иде һәм мин дингә артык ышанып житмәсәм дә, әнием әйткәнгә ышанганга күрә, шул тылсымлы сүзне һәркайчан кабатлый идем Бу юлы шул ырымны кабатларга онытканмын, күрәсең. Иртәнгене ашаганнан соң тиз генә киендем дә Антверпенның тарихи һәйкәлләрен һәм мәшһүр музейларын теркәгән исемлекне эзләргә тотындым Кирәк буласын белеп, алдан әзерләп куйган идем ул исемлекне. Кая яшергәнмен икән соң? Каютамның астын өскә китереп барлык китапларны, өстәл тартмаларын, рундукны, тумбочкаларны, барлык кесәләремне тикшердем Әгәр шул язуны тапкан булсам, без инде күптән шәһәр үзәгендә йөрер идек Исемлеккә кул селтәп, иптәшләремне алып юлга чыгарга тәвәккәлләп кенә өлгергән идем, телефон чылтырады. Мондый чакта акыллы кеше трубканы алмый. Үземнең юлга жыенганда трубканы күтәрмәм дип ничә мәртәбә ант иткәнем булды. — Тыңлыйм,— дидем трубканы кулыма алып. — Кер әле бер генә минутка,— диде капитан тавышы — Ярый әле китеп өлгермәгәнсең. Мин сине көтәм. Трубканы аппарат өстенә куйгач сүгендем инде. Дөресен әйткәндә, сүгенергә сәбәбе дә юк иде. Эш кешеләре бит без. Нәтиҗәсе әллә ни югары булмаса да. бер җигелгәч, гомер буе шул эшне ат шикелле сөйрибез инде — Миргазиян Закирович,— диде Михаил Александрович каюта ишеген ачу белән - Мин бүген шәһәргә чыгарга ниятләдем. — Күптән кирәк иде,— дидем эчемнән сыкрап. Элек, җитмешенче елларның азагына кадәр, капитан белән беренче ярдәмче шәһәргә бергә чыгалар иде. Җитмеш тугызынчы елны министрлыктан фәрман килде: чит ил портларында торганда, даими рәвештә, корабта я капитан үзе, яисә капитанның беренче ярдәмчесе булырга тиеш Шушы ике кешенең корабтан берьюлы чыгып китүе катгый рәвештә тыела Приказларның, күрсәтмәләрнең уннан тугыз өлеше кирәклек- * тән түгел, җитәкчеләр чиктән тыш үрчеп киткәнлектән барлыкка килә = Диңгез флотында идарә итүчеләргә, аллага шөкер, кытлык юк — Нинди йомыш белән? — дидем. — Бәлки сиңа мәшәкатьләнергә - кирәк тә түгелдер? Сине интектереп йөрткәнче, үзем генә үти алмыйммы? 5 Гремин сүгенеп җибәрде. — Хатынга күлмәк алырга барам Сез бит инде үзегезнекеләр- £ не баштанаяк киендердегез, ә мин бу сәяхәттә аңа бернәрсә алма- - дым әле ' ♦ — Алай булгач, чыннан да, үзеңә чыгарга кирәк. Мондый җа- 4 ваплы эшне ышандырып үз өстемә алудан куркам мин — Боцман, Антверпенда андый размер була, диде. Инде бит кер- “ мәгән кибет, эзләмәгән шәһәр калмады Алтмышынчы размерлы күлмәк = беркайда да табылмады,— диде капитан пошынып — Капиталистик илләрдә ирләр хатыннарын ач тота Минем ха- * тын кырык дүртлене кия, ә Европада аңа ким дигәндә кырык алты-кы рык сигезенче размерны алырга кирәк Ул ягын да онытма, Михаил у Александрович Инна Ивановнага ким дигәндә алтмыш икеле күлмәк кирәк — Бүген соңгы тапкыр эзләп карыйм,— диде капитан — Юк икән, баштан чыгарам Юк нәрсәне эзләп вакытымны күп әрәм иттем инде. Капитан хәләл җефетенә «Монтана» фирмасы теккән күлмәк алып кайтырга тиеш иде. «Монтана» теккән киемнәрне җир шарының кайсы төбәгендә дә табып була, ләкин нигәдер, алтмышынчы размерлы күлмәк Советлар Союзыннан башка бер җирдә дә очрамый. Китәр алдыннан капитан миңа сейф ачкычын тапшырды Як-ягына карап алгач, пышылдап диярлек әйтте: — Минем хатынга ярарлык күлмәкнең монда да юклыгын беләм Бер төрле чират уздыру өчен генә барам инде. Инна Ивановна моторчы Чумакның әнисе белән әшнә. Әгәр сәяхәттән кайткач Чумак әнисенә: «Безнең капитан чит ил портларында торганда шәһәргә чыгып йөрмәде»,— дип әйтсә, Иннуля мине тере килеш тотып ашаячак — Алай булгач. Михаил Александрович. Чумакны үзең белән алып чык. Ул эзләп карасын алтмышлы күлмәкне. — Чыннан да, шулай итик әле. Рәхмәт сиңа. Миргазиян Закирсвич. киңәшең өчен Капитан шәһәргә чыгып китү белән телефон чылтырады. — Ливиягә илтәсе йөкнең хуҗасы килде. Капитанны күрергә тели,— диде икенче ярдәмче. — Капитан шәһәрдә икәнен әйттеңме соң? — Әйттем Аның сезнең белән сөйләшәсе килә. — Керсен, көтәм. Берничә минуттан озын чандыр гәүдәле, арзанлы йомшак тукыма дан теккән соры костюм кигән бер кеше каютама килеп керде — Рәхим итегез,— дидем мин өстәл каршындагы кәнәфидән урын күрсәтеп — Нәрсә эчәсез? Аракы, сыра, шәраб, кока-кола, шифалы су? — Мөмкин булса, шифалы су,— диде бельгияле Суыткычтан су алып стаканнарга агызган арада кунагымны җентекләп тикшерәм Бездә мондый ябыклык бары тик авырулар арасында гына очрый. Төссезлек, тирән җыерчыклар һәм тоташ чал чәч кунакның бик җаваплы эштә эшләве, я булмаса, авыр тормыш кичерүе турыьда сөйли Иң башлап кунак кесәсеннән визит карточкасы алып миңа сузды Укып чыктым Доктор Морис Фромм. Бельгия дәүләт Корыч кою компаниясенең президенты. — Сез нинди телдә сөйләшәсез?— дип сорадым инглизчә. — Французча, инглизчә, немецчә. Испан, итальян һәм, билгеле, нидерланд телләрендә дә сөйләшергә була,— диде ул тыйнак кына елмаеп. Европа илләрендә югары белемле кешенең ике-өч чит тел белүе очраклы хәл түгел Мондагы тел белүнең дә бездәге тел белгән өчен ун процент өстәмә эш хакы алучылардан аермасы зур. Безнең илдә тел белү күбрәк укып өйрәнү, белгәнлекне диплом аша раслауга бәйле. Чит илләрдә исә тел белүне эшеңдә куллану алга куелган. Шунлыктанмы. Европа илләрендә урта белемлеләр дә чит телдә сөйләшеп аңлаша алалар. Югары белемлеләр турында әйтәсе дә юк. — Каршы килмәсәгез, итальянча сөйләшер идем,— дидем.— Инглизчә мин укырга яратам, итальянча исә — сөйләшергә. — Сез илтәсе егерме дүрт контейнерда безнең Ливиядәге заводка консервация ясарга кирәкле материаллар Триполига килү белән контейнерларны вәкилебез кабул итеп алачак. Мин сездән шул кешегә берничә сүз тапшыруыгызны үтенеп сорар идем — диде Корыч кою компаниясе президенты. — Мин тапшырасы сүзләр дәүләт сере түгелдер дип уйлыйм,— дидем. — Түгел. Эш менә нәрсәдә. Без шул заводны ябып консервацияләү эшен башкарырга компания вәкилен җибәрергә тырышып карадык. Ни сәбәптер, әлегә вакытлыча шунда бару өчен виза алып булмады. Хатлар цензура аша үтә һәм. ни өчендер, күбесе адресатка барып җитми. Йөкне алырга килгән кешенең фамилиясе Канн, Джозеф Канн. Сез аңа менә нәрсә тапшырыгыз: заводны ничек булса да май аена кадәр консервацияләп өлгерергә кирәк. Әгәр алучы табылса, сатып җибәрергә дә ярый. Май аена кадәр анда алты каравылчыдан тыш беркем калмаска тиеш. Менә шушы сүзләрне очрашу белән рәхим итеп, Джозеф Каннга тапшырыгыз. Борчылмагыз, тапшырырмын,— дидем мин.— Заводның ябылуы сер түгелдер бит? Дөнья базарында корычның хакы төшә башладымыни? — Хак төшүдән түгел,— диде Морс Фромм.— Хәзер анда эшләр кеше юк. — Гаҗәп,— дидем мин бу хәлнең сәер булуына хәйран калып.— Капиталистик илләрдә иң таралган нәрсә — эшсезлек. Ничә миллион һөнәр иясе эш таба алмыйча интегә, ә сез кеше юк дип завод ябып ятасыз. — Корыч кою заводының ябылуы — экстраординар хәл Ул заводны без Мисырдан килеп эшләүчеләрне күздә тотып корган идек. Анда сигез ел буе Мисыр гарәпләре эшләде дә Мисыр белән Ливия арасында мөнәсәбәт бозылгач, Муаммар Кадаффи мисырлыларны Ливиядән куып җибәрде Шуның аркасында, заводта эшләр кеше калмады. — Ә Ливия гарәпләре? — Алар бит нефть саткан акчага яши. Эшлиселәре килми. Аннан соң ливиялеләр арасында эшчеләр дә оешмаган әле. Халыкның күбесе авыл җирендә мал тоту, иген игү белән шөгыльләнә. — Ә Бельгиядәге эшсезләр?— мин шүрлектәге китапка төртеп күрсәттем.— Менә бу кулланмада сезнең илдә дүрт процент ярым эшче эш таба алмый дип язылган. Морис уйга калды. Бераздан ул елмаеп җибәрде. — Бу турыда без уйлап карадык инде Чыннан да. эш таба алмый йөрүчеләрне Ливиягә җибәреп булыр иде. Ләкин. Африка иленә җибәреп эшләтү өчен аларга Бельгиядәгегә караганда ким дигәндә өч- дүрт тапкыр артыграк түләргә кирәк Икенчедән, алар белән эш чыгарып булуга ышанып бетмим мин Билгеле, эшсезләр арасында яхшы һөнәр ияләре дә бар. ләкин алар әз. Эшсезләрнең күбесе брак ясый. начар эшли торган ялкаулар. Алар арасында эшләмәс өчен ач яшәргә, ялангач йөрергә риза кешеләр дә җитәрлек. Андынлар гомер буе сукбайлыкта. кая туры килсә шунда кунып, нәрсә эләксә, шуны ашап йөри. Сездә андыйлар юкмыни? — Юк.— дидем мин һәм моторчы Сусликов турында уйлап куйдым. Әгәр эшсез яшәргә закон рөхсәт итсә. Николай Иванович, чыннан да. * нәкъ Морис әйткәнчә яшәр иде. х — Мин шуны аңлап бетермим, дидем, кунагымның стаканына | шифалы су агызып - Халкыгызның миллионга якыны эшсез, шул ук - вакыт Бельгиядә артта калган илләрдән килеп ялланган миллионга якын < кеше эшли Ул урыннарга нигә үз эшсезләрегезне урнаштырмыйсыз? g — Гадәттә, чит илләрдән җыелган эшчеләр иң кара, иң авыр эш- £ ләрне башкара. Эш хакы әз төшә торган урыннарда да алар. Бельгия- - леләр андый эштән баш тарта ♦ — Эшсезләре дәме? г — Сез миннән бик катлаулы нәрсәләр турында сорыйсыз,— диде = Фромм елмаюдан туктап.— Мин бит корыч кою белгече. Эшкә урнашу, эшчеләр хәрәкәте белән профсоюз шөгыльләнә Профсоюз лидерлары һәм социологлар белә торганнардыр бу турыда. = — Мине менә нәрсә кызыксындыра, дидем сорауны читләтебрәк <• бирергә кирәклекне аңлап,— Әйтик, заводларыгызда корыч кайнатучы булып эшләгән кеше эшсез калды ди. Аның урам себерүче булып урна- = шырга мөмкинлеге бар. Урнашамы ул андый эшкә? — Юк. урнашмый. — Ә ничек ачка үлми ул? — Эшсез калганы өчен пособие ала. Корыч кайнатучының пособиесе урам себерүче айлыгыннан зуррак. Ул, шуңа күрә, урам себерергә урнашмый — Әгәр урам себерүче айлыгына эшсезләрнең пособиесен өстәп түли башласаң, әлеге корыч кайнатучы ул эшкә урнашыр идеме? — Сез. әфәндем, җавап табып булмаслык сораулар бирәсез,— диде Морис Фромм.— Андый эшне сез, коммунистлар гына башкара аласыз. Чөнки сездә айлык билгеләү дә. эшкә урнаштыру да. җитештерү технологиясен үзгәртү дә партия кулында. Бездә алай түгел. Мин илебездәге иң зур корыч кою компаниясе президенты. Корыч кайнату буенча нәрсә теләсәм шуны эшли алам Билгеле, әгәр ул эш технологияне яхшыртуга, табышны күбәйтүгә юнәлтелгән булса. Эшсезләргә пособие түләү, забастовканы туктату эшендә мин көчсез. Бу эш белән профсоюз идарә итә. Менә хәзер Ливиядәге иң зур табыш бирә торган заводыбыз ябылды. Мин берни эшли алмыйм. Моннан ике ай элек долларның курсы үзгәрде Америка долларының курсы үзгәрү безнең компаниягә берничә дистә миллион зыян китерде. Мин шулай ук бернәрсә эшли алмадым. Сезнең пропаганда капиталистлар эшчеләрне изә. үзләре эшләмичә сорыкорт булып яши. дип коткы тарата Эшче җиде сәгать эшли да кайтып китә. Атнасына ике тәүлек ял Ял иткәндә ул эш турында уйламыйча рәхәтләнеп яши. Ә мин. капиталист, төнге йокымнан уянган чакларымда да ничек итеп инфляциягә каршы тору, чимал кыйммәт- ләнүгә нинди чара күрү, забастовканы ничек туктату, технологияне ничек яңарту турында уйлап баш ватам Эшченеке белән чагыштырганда минем тормыш тәмуг — Президент Фроммның йөзенә эчке газаплану чыккан иде. — Ә сез нигә соң, президентлыгыгызны ташлап, мартен каршына корыч кайнатучы булып басмыйсыз? Эшчеләр шикелле рәхәтләнеп яшәр идегез,— дидем. — Сезгә ничә яшь’ - диде компания президенты — Илле алты. — Миңа да илле алты. Без яшьтәшләр икәнбез әле. Менә шушы яшегездә диңгезчелекне ташлап, әйтик, токарь булып эшләргә тәвәккәл- лек житәме сезнен? — Мин бит эшемнән канәгать Әгәр токарь булып эшләү капитан ярдәмчесе булып торудан әйбәтрәк тоелып ымсындырса, уйлап та тормыйча токарьлыкка өйрәнә башлар идем,— дидем — Юк, мин ышанып бетмим,— диде капиталист — Безнең яшәешне язмыш идарә игә Әтием корыч кою эше белән шөгыльләнгән. Шул ук эш белән бабам һәм аның әтисе шөгыльләнгәннәр. Алар эзеннән хәзер менә мин барам. Билгеле, эш хакым эшченекеннән зуррак. Хезмәт катлаулылыгы. авырлыгы, жаваплылыгы да эшченекенә караганда күп мәртәбә артык Шул ук вакыт мин барыбер эшчедән күбрәк ашый алмыйм Киресенчә, аңа караганда әзрәк тә, арзанрак та ашыйм, чөнки инде менә ун елдан артык вегетариан аш белән генә тукланам Киенүем дә гади эшченекеннән кыйммәтрәк түгел, чөнки мине бала чактан ук гади киенергә өйрәттеләр Арзанлы гади кием вакытны әз ала Андый кием эшләргә дә уңайлырак Эшчедән бердәнбер аермам — бакчалы булуымда Эштән соң шунда чәчәк үстерәм. Ялым шул. Чәчәк күргәзмәләрендә жиде тапкыр Бельгиянең беренчелеген алдым Башка илләрдә булган күргәзмәләрдә дә катнашканым бар Бельгия миллионеры Морис Фцрмм стакан ярым шифалы су эчте. Ул чыгып киткәч, уйлап карадым яраткан эш белән шөгыльләнү өчен берәр оранжерея тоткан кешегә чәчәк үстерүче булып ялланырга гына кирәк булган аңа. Әңгәмә вакытында ул бары тик бер серен — банкта ничә миллион акчасы барлыгын һәм ничә мең эшченең аның файдасына эшләвен генә яшерә килде Капитан шәһәрдән кайтканда караңгы төшеп килә иде инде. Сейф ачкычын аңа тапшырганда Михаил Александровичның битенә карамаска тырыштым Хатынына күлмәк таба алмау аның кәефен шулкадәр бозган иде, ачкычны өстәлгә кую белән, тизрәк аның каютасыннан чыгып киттем Бер йөз җитмеш дүртенче тәүлек. Бискай култыгы. 22.30 Моннан дүрт биш көн элек буфетчы кыз Таня белән ипи пешерүче Людмила яши торган каюта яныннан узып барганда бер сәер тавыш ишетеп, туктап калдым Ишек шакыдым Җавап юк. Ишекне ачып жибәрсәм, диванда мендәрен күкрәгенә кысып кочаклап, буфетчы Таня Карамзина, стеналарны дер селкетеп, балавыз сыга — Таня, нәрсә булды, әллә берәрсе жәберләдеме? Юк, Закирыч, беркем жәберләмәде - Үзе тагын да ныграк үксергә тотынды — Әллә берәр жирең авыртамы? Нигә елыйсың? - Миргазиян Закирович, әһәмият биреп тормагыз, озакламый туктыйм Язмышымны кызганып елыйм мин — Нинди кызганыч язмыш булсын ди ул синдә? Яшь, таза, тама гың тук, өстеңдә генерал кызлары күрми торган затлы кием, әниеңә ай саен ярдәм итеп торасың Тагын ни кирәк сиңа? Нәрсә житми? Кызга нәрсә житмәгәнен беләм Дубровниктан кузгалып киткәнгә бер атна да үтмәде, Таня белән бер каютада яшәүче ипи пешерүче кызның моторчы Саша Чумак белән боткалары пешә башлады Билгеле, дусты шундый кавалер белән йөргәндә мескен Таня үзен ялгыз хис итә иде Ялгызлык тойгысы белән интеккән кешегә башка берни кирәкми Таня. тукта, син юкка күз яше түгәсең,— дидем мин һәм урындык алып буфетчының каршына утырдым Юкка5 — Сөрмәгә буялып пычранган күзләрен күтәреп Таня миңа карый Классташларымның барысы да кияүдә. Ирләре бар Бала үстерәләр Ә мин5 . — Кыз. бөгелеп төшеп, үксергә тотынды Күңелең яткан кеше очраткач, син дә чыгарсың әле. Кай жирен башкаларныкыннан ким? Әйт. кайсы җирең? — Юкка гына юатмакчы буласыз. Закирыч. Миңа кем өйләнсен? — Син эшчән, юмарт, ялганлый белмисең. (Үзем эчемнән генә уйлап куям бәлки шушы ялганлый, үзеңне күрсәтә белмәү комачаулый торгандыр кияү табарга?) Төскәбиткә матур * Ә менә болар?- Карамзина кулы белән гәүдәсен сыпырып Е күрсәтте — Иртәнге чәйгә май алырга кергәч, кладовойда үлчәнеп ка- ■= раган идем, йөз илле өч килограммга җиткәнмен «Таня. сиңа өч таза ■ ирнең дә көче җитәрлек түгел», —дип көлә Бусленко — Бусленко сүзенә ышанасыңмыни син? Ул бит — коры куык. = Өстәвенә вакчыл, көнче Бәлки ул сиңа шаярып кына әйткәндер5 Таня. = син мин әйткәнгә ышанырга тиеш Әгәр сиңа өлкән матрос Сайгачени кодай егет очраса, бер минут та уйлап тормыйча өйләнәчәк — Үзем * эчемнән генә уйлап куям бу дөньяда өйләнү кануннарыннан да аңлаз шылмасрак нәрсә бармы икән? Буе ике метрлы, алтын холыклы өлкән " матрос Сайгаченко иренең кендегенә дә җитмәгән, карсак, явыз хо- _ лыклы ике балалы хатынга өйләнгән. Таня минем сүзне анлап бетер- « мәде булса кирәк, тирән итеп сулыш алганнан соң — Сайгаченконың хатыны бар шул,— диде Өйләнү, кияүгә чыгу нигә елдан-ел катлаулана бара? Белмим, бәлки е - ялгыша торганмындыр? Патриархаль тормыш белән бергә кешедәге | тотайт. монолит бер кисәктән торган шәхеслек тә китеп югалды. Безнең яшәеш вак-вак кисәкләрдән торган кыйпылчыкларга бүленә башлады Эштә без кеше кушканны шундук үтәргә әзер торган кемсә. эш урынына барып-кайтып йөргәндә - пассажир, җәмгыятьтә — активист, гаиләдә — хатынның (яисә ирнең) сүзен тыңлаучы тугры партнер, дуслар арасында, киресенчә, хатын сүзенә төкереп, мин-минлек байрагын тотып. типтереп яшәүче баламишкин Өстәвенә, егерменче гасыр кешесенең мавыгулары да бар бит әле. Яшәү вазифасының шушындый мөстәкыйль кисәкләргә бүленүе безне эчке, рухи яктан да вак-вак кисәкләргә тураклап бетерә һәм шул кисәкләр арасында туктаусыз ызгыш, капма-каршылык чыгара Шушы капма каршылыклар тормышта үз юлыңнан, үз кыйблаңа баруга, чынбарлыкны аңлауга бик көчле каршы лык күрсәтә. Диңгезче кызлар ярга чыккач, кайда эшләүләрен яшерә, безнең Таня исә беркатлы, эчендәгесе тышында Аның корабта эшләве, кыз башы белән ир-ат арасында яшәве егетләргә куркыныч тоела Алар аны азгын, күп кеше кулыннан үткән кызга саныйлар булса кирәк Соңгы көннәрдә, жае чыккан саен, буфетчы кызга шул турыда аңлатырга тырышам Шулай Татьяна зарларын тыңлаган арада моторчы Петлюганы күздән югалтканмын икән. Каютама кереп, бер минут көт термичә Союзга, хатыны, балалары янына озатуны тыкырдата башлагач кына, бу кешенең күңелендә ачы кризис башланганын аңлап алдым Сәяхәтнең өченче аенда моторчы Петлюга япон монахы Кун Фу системасында күнегү белән шөгыльләнергә тотынган иде. Самбо, джию джитсу шикелле спорт белән шөгыльләнү өчен махсус рөхсәт кирәк Йөзү вакытында спорт белән мавыгучыларга кулыңнан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышасың Шөгыльләнсен генә. Спорт сәяхәтнең авыр лыгын җиңәргә ярдәм итәчәк. Петлюга бассейн янындагы спорт мәйданчыгына ике багана утырт ты да. шуларның арасына эченә ком тутырган капчык асты Бөтен буш вакытын шул капчыкны кыйнап үткәрә башлады Инде икенче көнне үк өлкән штурман Василевский моторчының күнегүен туктатып, «дош ман» капчыкны алып ташлаган иде Өлкән штурман һәм капитан белән сөйләшеп, моторчы мавыгуын дәвам итәргә ярдәм иттем Петлю ганың күңеле булды. Вахтадан алышыну белән Петлюга ботдек палубасына менә, чишенеп трусиктан гына кала. «дошман»ын кыйнарга тотына. Кашын җимереп, кычкыра-кычкыра, йодрыклары канга батканчы кыйный мескен капчыкны Йодрыклары җәрәхәтләнгәч, терсәкләре, җилкәсе, тезе белән дөмбәсли ком тутырган капчыкны. Тез-терсәкләр да авырта башлый, күрәсең, кыйнауның азагында «дошманына» тибәргә тотына Капчыкның иң өске өлешенә, битенә чамалап тибә. Аяклар да арый, хәзер ул мескенгә баш түбәсе белән, сикереп, бер юлы ике аягы белән тондырырга керешә. — Әй, контрабандист, үтердең бит. нигә үлгән кешене тукмыйсың?—дип авыз ералар карап торучылар. Петлюга үртәүчеләргә колак салып тормый. Бәлки ул аларның сүзен ишетми дә торгандыр, шул кадәр ярсыган, чын-чыннан транска кергән. Ике йөз сиксән дүртенче тәүлек. Жданов порты. 16.00 Тикшереп җаныбызны алган комиссияне озатырга чыктым. Елмаям Кулларын кысам Ип башта траптан санитар врачы төште Аның артыннан чик саклаучылар, таможнячылар, биология инспекциясе вәкиле. трансфлот диспетчеры һәм үзенең кайда эшләгәнен белгертми торган бәндә Тикшерү вакытында ул бер эшкә дә катнашмыйча читтән генә карап йөрде. Алар өчәү иде Икесе әле пароходта, комиссия эшен бетерү белән юкка чыкты Ләкин мин аларның кайда йөргәннәрен. кемнәр белән сөйләшкәнен сизеп торам Мин монда эшли башлаган елларны комиссия артыннан корабка диңгезчеләрнең хатыннары, балалары ургыла иде Сәяхәттә озак йөреп кайткан корабны оркестр белән каршы алу гадәте дә бар иде. Кит тоту флотилиясен, гадәттә, оркестр, лозунглар белән каршы алалар иде. Причалга кадәр, дөресен әйтергә кирәк, эшнең авырлыгына чыдый алмый дөнья белән саубуллашкан мәетләрне катер белән ярга озата иделәр. шуннан соң тантанага күмелеп, ярга төшәләр иде. Утыз ел эчендә күп нәрсә үзгәрде Хатыннарны портка кертү өчен проходнойга диңгезчеләрнең гаилә исемлеген дүрт нөсхә илтергә кирәк. Ул исемлекне җентекләп тикшерәләр, тикшерү тәмамлангач, хатыннар паспортларын тапшырырга тиеш, шуннан соң исемлектәге мәгълүматны паспорт белән чагыштырып яңа тикшерү башлана. Кавышканда инде мескен диңгезче хатынының шатланырга, ирен кочарга хәле беткән була. Бу дөньяда һәрнәрсә үзгәреп тора. Шул үзгәрүләр тормышны яхшыртыр, яшәүне җиңеләйтер, дип өметләнеп көтәсең. Ә яшәү министрлыктан яңа боерык килгән саен, тормышны җиңеләйтү турында директив органнарның карарлары тормышка ашырыла барган саен катлаулана, авырая бара Озын, ялыктыргыч сәяхәттән кайткач, гаиләң белән очрашуы шундый күңелле иде. Хәзер аны да юкка чыгардылар Отчет кәгазе үрчегән саен диңгезчелекнең борынгы финикий- ләрдән. Колумб. Магеллан заманыннан тупланып килгән гореф-гадәтләре. аның йолалары юкка чыга бара. Кәгазь ташкыны елдан-ел үрчи. Отчетлар тикшерелеп беткәч, ялга әзерләнә башлаячакмын Кадрлар бүлегендә миңа тиешле ял көннәрен хисаплап әмер язачаклар. Шуннан соң самолетка билет табу мәсьәләсе алга килеп басачак. Өч дүрт көннән иптәшләрем белән саубуллашу Җиде ай бер дулкын сыртында чайкалган, бер кояшта пешеп, бер казаннан аш ашап, бер кораб палубасында кавышуны зарыгып көткән кешеләр белән аерылышу көтә мине Без бер үк давылла кыйналып, сине йотарга торган бер үк упкын өстендә яшәп, үзара якынайдык Өч-дүрт көннән мин шулардан аерылам. Ниһаять, хатыным, кызым, туганнарым белән очрашам Алар мине зарыгып көткәннәр Мин дә бит шушы очрашуны җиде ай түземсезлек белән көттем Кавышулар өчен генә дә юлда очраган барлык газапларны кичерергә әзер идем. Сәяхәт вакытында кавышуны зарыгып көтсәк дә, гаилә тормышыннан әкренләп бизә башлагансың икән. Син инде ялгызлыкка күнегеп киткәнсең диярлек Корабтан аерылгач, иң беренче сине урамнарның киңлеге, шәһәрнең зурлыгы, андагы кешеләрнең күплеге өркетә. Син бит буе йөз илле, киңлеге егерме биш адымлы яшәү мәйданына күнеккәнсең, сиңа * шул табигый тоела башлаган Киңлек, җирдәге ирек сине чын чыннан ? куркыта, шунлыктанмы, ярдагы беренче төн йокысыз үтә, җанда — < тынгысызлык Икенче тетрәндергеч хәл — квартираңдагы әйберләр- “ нең күплеге Каютаңда бары тик үз әйберләрең, сабын савыты. * электробритва, теш щеткасы, алмаш кием, яраткан китапларың. Квар- = тиранда нәрсә генә юк! Монда өч кеше әйбере тупланган, өстәвенә та- 5 бак-савыт, йорт җиһазлары, кер юар өчен тотылган тагарак, кофе ~ тегермәне... * Тагын бер үзенчәлек: аяк атлаган саен хатын-кыз киеменә килеп 2 төртеләсең, иннек-кершәнгә. пудрага могҗиза күргән шикелле аптырап, _ исең китеп карап торасың Башта өеңдә хатын-кыз киеме булу сине х куандыра Менә бит ул чын тормыш нинди була, дип, сабыйлар ши- = келле. шатланып йөрисен Берничә көннән үз әйберләреңнең йорт җи- S һазлары. хатын-кыз әйберләре арасына кереп югалуын аңлап ала- * сың. Эзлисең, таба алмыйсың әйбереңне. Бу хәл нервыларыңа тия башлый Шундый чакларда исеңә диңгез, корабың, яшәргә шундый $ кулай каютаң килеп төшә. Юк, әле син аларны сагынмыйсың Каютада эзләгән әйбереңне табу уңайлырак булса да, гаиләдәге җылылык, мондагы җан рәхәтлеге юк. дип тынычланасың. Кунак булып яшәү тиз туйдыра. Озак кунак булырга безнең тормышта шартлар да юк Хатыныңның кырыкка бүленергә җитеп, йөк аты хәлендә берничә вазифаны сөйрәп баруын күрү сине айнытып җибәрә Әз генә булса да ярдәм итәргә тырышасың. Эштән кайтуына аңа тәмлерәк аш пешереп торасың килә. Кибеткә элдертәсең. Метрода сине кысалар. Троллейбус, тукталышта тукталмыйча, сиңа пычрак яңгыр суы чәчрәтеп уза Кибетләрдә — чират Антверпенда азык-төлекне йорт саен таратып йөрүче сатучылар искә төшкәч, озын чират тору шундый ялыктыргыч тоела. Мең газап чигеп, ит. бәрәңге, суган һәм ашка тәм кертер өчен. Елисей кибетеннән алган кальмар түшкәләрен күтәреп өеңә кайтасың. Карасаң—ваннаның торбасы тыгылган Аны тазартырга кирәк. Бүлмәнең обойлары каралган икән, яңаны ябыштырырга ашыгасың. Обойдан соң тәрәзәләрне буйыйсы, аннан сон бүлмә паркетларын лак белән каплыйсы . я алла, тавык та чүпләп бетерерлек түгел икән бу йорт эшен. Өстәвенә, бер-ике сәгать каләм дә тибрәтеп аласы килә. Көндәлек тормыштагы мәшәкатьләр сине колга әйләндерә Өч ай ялда булып, туган авылыңа да кайтып килә алмадың, хәтта якын дусларың белән дә очраша алмадың Шушы коллыктан котылуның бердәнбер юлы — тизрәк диңгезгә качу. Иң аянычлысы — китәргә җыена башлагач, ярда яшәгәндәге мәшәкатьләр капыл онытыла. Хәтердә гаилә тормышының җылылыгы, рәхәтлекләре генә кала. Туганнарың, дусларың хәзер шундый газиз. Аларны ташлап китәргә теләмичә жан сыкрый Әйберләреңне җыя башлыйсың Күз алдыңа юлда очраячак авырлыклар килеп баса. Ирекле көннән туган җиреңне ташлап китәсең - бу дөньяда сәяхәткә йөрүдән дә каһәрле эш бармы икән? Соңгы тапкыр, дисең, соңгы мәртәбә Бу юлы да сәяхәттән исән-cav кайта алсам, ташлыйм мин бу эшне, китәм Тыныч тормышка ни җиткән? Ташлыйм мин йөзү эшен! Валлаһи, ташлыйм! Билләһи, диңгез ягына башка борылып та карамыйм! Гаилә җылысы, тыныч түшәктә йоклау, җирнең ышанычлы катылыгын тоеп йөрү Мин. атабабам шикелле, я сугышта, яисә җылы түшәгемдә үләргә тиешмен Төкерәм мин давыл кошларына! Альбатрослар миннән башка очсыннар Неаполитан култыгының нәфис зәңгәрлеген миннән башка күзәтсеннәр Босфорның сихри матур таңнары миннән башка атсын Үкереп торган кырыгынчы параллельләр минсез котырсыннар Диңгез җиленең тозлы тәме, аның биткә сылана торган нәзберек назы кирәкми миңа. Диңгез үзе дә кирәкми Җитте' Тукран тәүбәсе Ышанмагыз диңгезчеләр антына Диңгезченең йөзү эшен ташлыйм дигән тәүбәсен уйнашчы хатыннар антына тиңләп карагыз. Югыйсә алданасыз Сәяхәттән кайтуыма, әле өч ай да үтмәде Шул ялыктыргыч озак, озынга сузылган көтүләр, җелегеңә үтеп керә торган сагынулар, чайкалу вакытында кинәт түшәмнең идәнгә әйләнеп китүләре, корабтагы төрмә кысынкылыгы, пароход артыннан күбекләнеп кильватер юлы калуы, акчарлаклар тавышы төшләремә керә башлады Төштә алар миңа бәйрәм булып тоела. Өнемдә дә сәяхәт саташулары Әллә бу дөньяда сихер булуы дөресме икән? Кешене сихерләп гашыйк итеп була дип сөйлиләр, әллә бу сафсата да хакмы? Дуслар үгете, хатынымның сукрануы, әти. ташла диңгезне, калдырып китмә, үзең исән килеш ятим итәсең ич безне, дип кызымның ялваруы да ярдәм итә алмый Бөкрене ләхет төзәтә, ди мәкаль. Яшәү тукталып тормый Бу дөньяда без мосафирлар гына Җир йөзенә вакытлыча килеп чыккан юлчылар гына ич без. Чемодан кай- да5 Зарланма, чемодан Нигә миңа шундый шелтәле караш ташлыйсың? Мин читтә йөреп, туган җиремнең, туган халкым татарларның югалган, җиргә күмелгән тарихларын эзлим ләбаса Әгәр балигъ булуымны көтеп тә тормыйча, армиягә алып китмәгән булсалар, мин. Нурихан Фәттах. Әбрар Кәримуллин шикелле, тарихыбызны үз төбәгебездән эзләр идем Тәкъдирем шундый күрәсең. Ераккарак китеп, читтәнрәк карасам, бәлки ерак бабаларым күмелгән курганнарның барысын да күрә алырмын? Бәлки халкымның яшәешен чит халыклар тормышы белән чагыштырып карасам, милләтемнең хәлен дөрес аңлый аңлата алырмын? Әйдә, чемодан, тагын бер тапкыр йөреп кайтыйк әле Мәрхәмәтле, җылы оямнан китүемә ун көн дә тулмады Тагын хәрәкәт Тропик һавасы шундый эссе — җир йөзе тоташ мунча тоела. Котып бозлары тагын шатыршотыр килеп корабның тимер тәнен дөмбәсли Босфордагы таң ату сихере әллә нинди әкияти галәм ача һавада, гигант канатларын җәеп, альбатрос — хөррият кошы асылынып тора Әнә мачталарның очында яшькелт очкыннар— Изге эльм уты бии Еракларга киткәч, туган җиреңне ярату нилектән шулай сафлана. шулай көчәя, ачыклана икән? Миңа моны кем аңлата ала? Кем? 1

982-1987 • Николай Щукин». •Ростов-на Дону кораблары. Мзскзү