ӘДӘБИЯТ ТУРЫНДА СӨИЛИК!

Казан утлары» журналы — әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-политик журнал. 11/' Шуңа күрә, әдәби әсәрләр, әйе-әйе, иң беренче чиратта әдәби әсәрләр 1Гх\ укырмын дип ачам мин аның битләрен һәм, журналны укучы буларак, 1 аның турында үз фикеремне әйтергә уйлыйм. Журналның тәнкыйть бүлегендә бәхәс бара. 1988 елгы икенче санда шагыйрь Марс Шабаевның «Төшсез чикләвекләр...» исемле мәкаләсе дә чыкты. Тик бу мәкалә әдәби тәнкыйть тә. әдәби әсәр турындагы бәхәс тә түгел. Сүз бары тик Язучылар союзындагы һәм нәшрияттагы житешсезлекләр турында, үзешчән авторлардан ничек котылырга белмәү турында бара. Дөресрәге — үзешчәннәрне яманлауга корылган мәкалә бу. Мәкаләнең авторы Илдар Юзеевны юмартлыкта, Шәүкәт Галиевне тиешсез кешенең китабын бастырып чыгаруда. Аяз Гыйләжевне тиешсез кешене Язучылар союзына кабул итүдә гаепле саный. Шуның нәтиҗәсендә башка сәләтсезләр дә Союзга үрмәлиләр, язучы һөнәренең абруе жуела бара. ди. Сорау туа, нигә бу мәсьәләне коллектив җыелышына куймаска? Куелган, тикшерелгән булса, артык сүз ясап, журналга чыгаруның ни кирәге бар? Бәхәс булса, бәхәс тә әдәби әсәр турында булырга тиештер. Әгәр тәнкыйть булса, ул әдәби әсәргә анализ ясарга, теге яки бу әсәрне нәрсә яхшы яки начар иткәне ачыкланырга тиеш. Әнә шундый мәкалә яшь язучыларга файдалы булыр иде. Мәкаләнең авторы сигез йөз яшь язучы турында сүз алып бара. Шул сигез йөз яшь язучы арасыннан сәләтле яшьләр бармак белән генә санарлык, калганнары картлар. сәләтсез үзешчәннәр, һәм әдәбиятны чүпләү хисабына шул үзешчәннәргә бик күп дәүләт акчасы туздырыла, ди. Аларны теге язучы тегеләй, бу язучы болай атаган дип, мәкаләдә аларга карата бик күп исемнәр дә куллана: графоманнар, һәвәскәрләр, үзешчәннәр, мөтәшагыйрьләр, язу җене кагылганнар, сукыр черкиләр, мәчет картлары, мүкләкләр, бәхетсез җаннар, лилипутлар. Күрдегезме, профессионал булмагач, ника дәр исем күтәрергә туры килә икән аларга! Кемнәр соң алар әнә шундый исем күтәреп йөрүчеләр? Газета журналлардан, үзләренең китапларын укып (аларның китапларын чыгару очрагы бик сирәк) белүем буенча, алар да шул ук язучылар. Тик алар Язучылар союзында әгъза түгел, нәшриятта да эшләмиләр, профессионал дигән исемнәре дә юк. Алар колхозларда, заводларда, мәктәпләрдә эшлиләр, кайберләре хәрби хезмәттә, һәм алар үзләренең төп эшләреннән башка язучылык эшенә дә бирелгән кешеләр. Алар һәвәс кәр түгел, һәвәскәр автор булмый. Үзе яңа әсәр иҗат иткән кеше автор гына була. Мин укытучы кеше. Үзешчән авторларның шигырь китапларын да укырга туры килгәне бар. «Кызлар җыры». «Беренче карлыгачлар» кебек күмәк җыентыкларны да укыганым бар. мәгәр берсендә дә яманларлык шигырьләр очратканымны хәтерләмим

Реклама