ТАТАР КЕЛӘМЕ

Төрле өлкәләрдәге татар авылларында фәнни экспедицияләрдә йөргәндә, кешеләр белән очрашканда кайчак шундый хәлгә юлыгасың: ачылып киткән хуҗа хатын сандык төбеннән үткәннәрнең кадерле истәлекләрен — җәймә, сөл ге, келәм кебек әйберләр чыгара башлый. Алар, әлбәттә, гади бер истәлек кенә түгел, ә бу йортның мәртәбәсен, муллыгын, йорт хуҗаларының атабаба ядкаренә нн дәрәҗәдә сак каравын, рухи байлыкка мөнәсәбәтен дә белдерәләр. Әйе. сандык төпләрендә сакланган әлеге бизәкле җәймәләргә, келәмнәргә киленнәрнең, аналарның, каенаналарның, ерак әбиләребезнең кул җылысы сеңгән, күңел җылысы салынган. Келәм сугу остасы үзе ясаган бизәкләрдә мәхәббәтен җырлаган, хыялын сурәтләгән, шулар аша табигать күренешлә рен. ай-йолдызлар дөньясын, галәмне күзаллавын чагылдырган. Күчмә тормыш алып барган бик борынгы бабаларыбыз көнкүрешендә аерым урын биләгән келәм сугу сәнгате Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы чорында утрак тормыш шартларына бәйле рәвештә үсә, яңа төсмерләр белән байый. Келәмнәрдән, әйтерсең лә, дала тормышының кайнар сулышы төшеп кала, яңа җирлеккә, яңа табигать шартларына тәңгәл бизәкләр — гөл-чәчәк- ләр, үсемлекләр доньясы өстенлек итә башлый. Тирмә эченә генә сыярлык итеп сугылган келәмнәр әкренләп кими, киң урын алып торган, монументальлеккә омтылып сугылган келәмнәр арта. Шунысы кызыклы, республикабызның элекке традицияләрне ныграк сак лаган районнарында палас һәм келәмнәрне әле һаман да намазлык дип атый тар Аларның күбесе бизәкләре һәм төсмерләре буенча XII—XIV гасырларда гарип илләрендә һәм Мисырда сугылган намазлыкларга охшаш. Бу, әлбәттә. Болгарның. Казан ханлыгының Көнчыгыш белән тыгыз сәүдә элемтәләре булуын һәм келәмнәргә Көнчыгыш бизәкләренең шул рәвешле керүен күрсәтә. Соңрак. XVI—XVIII гасырларда зур. мәйданлы келәмнәрне җиңелрәк, күчереп. йөртергә уңайлырак келәмнәр алыштыра. Болгарның җимерелүе, Казан ханлыгы алынганнан соң бик күп шәһәрләрнең юк ителүе, татар халкының шәһәрләрдән читкә куылуы һәм гомуми рәвештә «авыллашуы» келәм сугу эшенә дә үз тәэсирен ясый Остаханә шартларында келәм сугу инде татар хатын кызларының өйдә башкарган күп һөнәрләренең берсенә, кул эшенә әверелә Келәм сугу өчен төп материал итеп кәҗә, сарык йоны файдаланылган. Аларның гадәттән тыш йомшаклыгы, җиңеллеге, җылылыкны саклавы, төрле төстәге буяуларны яхшы сеңдерүе әйтеп бетергесез мөмкинлекләр биргән. Җеп не дә. әлбәттә, күбесенчә өй шартларында ясалган буяуларга манганнар. Төрле төстәге җепләрне үзара аралаштырып келәм сугу — искиткеч күп коч сорый торган хезмәт, гаять катлаулы эш. Әйтик, әгәр дә без сөлге туку яисә калфак чигүне ниндидер бер кечкенә шигъри әсәр итеп күзалдына ки терсәк, келәм сугу — күләмле зур поэма, эпос ул. XVIII—XIX йөзләрдә халык көнкүрешендә киң таралган келәм сугу бу гасырның илленче елларыннан соң бөтенләй диярлек юкка чыгып бара. Мо ңа тиешле материаль база, социаль экономик җирлек булмау да, совет органнары һәм культура оешмалары тарафыннан игътибар җитмәү дә сәбәп була. Нәкъ менә шул сәбәпләр аркасында келәм сугу татар халкының үзенчәлек ле җитештерү продукты булып әверелә алмый кала, һәм әлеге кабатланмас келәмнәр, паласлар, намазлыклар бүгенге көндә, халык иҗатының аерылгысыз бер җәүһәре булып, музейларда урын ала, сандык төпләрендә саклан

Реклама