Культура тормышы көндәлеге

ИҖАТ ИНТЕЛЛИГЕНЦИЯСЕ БЕЛӘН ОЧРАШУ 7 декабрьдә Казанда КПСС алка комитетының беренче секретаре Г. И. Усманов республиканың иҗат интеллигенциясе вәкилләре белән очрашты. Ул әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләрен партия һәм җәмәгать тормышын демократияләштерүгә, милләтара мөнәсәбәтләрне тигезлек һәм яхшы күршелек рухында үстерүгә булышлык итә торган процессларга активрак кушылырга, иҗатларында һәм җәмәгать эшчәнлегендә яшь буынны тәрбияләүгә бәйле проблемаларга аеруча игътибар итәргә чакырды, күп санлы сорауларга җавап бирде М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының баш дирижеры В. Васильев. СССР халык художнигы X. Якупов. Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Т. Миңнуллин. Культура фондының Татарстан бүлеге идарәсе председателе Г. Ахунов, язучылар М. Хәбибуллин. Д. Вәлиев. Г. Кашапов. кинооператор Н. Морозов һәм башкалар иҗат, эстетик һәм интернациональ тәрбия проблемаларын хәл итүгә, халыкның гомуми культура дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр белән чыгыш ясадылар. Очрашуда КПСС өлкә комитеты бюросы членнары һәм членлыкка кандидатлар кат нашты. ШАМИЛ УСМАНОВ ЮБИЛЕЕ Узган елның декабрь аенда республика быз җәмәгатьчелеге күренекле революционер. язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Ш. Ус- мановның тууына 90 ел тулуны билгеләп үтте. 26 декабрьдә СССР ФА Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты Татарстан Язучылар союзы белән берлектә, фәнни конференция үткәрде. Кичен Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында тантаналы кичә булды. Аны кереш сүз белән КПСС өлкә комитеты секретаре Р. Р. Идиатуллин ачты. Ш. Усмановның тормышы һәм иҗаты турында ТАССР Министрлар Советы Пред седателенең беренче урынбасары М. X. Хә- сәнов сөйләде. Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары ветераны, отставкадагы полковник В. Г. Гобәйдуллин. язучының якташы 3. Я. Әхмеров истәлекләре белән уртаклаштылар. Тантаналы кичәдә КПСС өлкә комитеты беренче секретаре Г. И. Усманов. ТАССР Верховный Советы Президиумы Председателе Ш. Ә. Мостаев, КПСС өлкә комитетының икенче секретаре А. А. Родыгин. башка җаваплы партия һәм совет работниклары катнашты. ЯКТАШЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ Мәскәүдә. Ленин комсомолы төзелүгә 70 ел тулу уңаеннан рәссамнарның Үзәк күр гәзмә залында махсус экспозиция ачылган иде. Анда Татарстан рәссамнарының да әсәрләре күрсәтелә. Алар арасында Р. За- һндуллинның «Сабантуй» дип аталган картиналар сериясе, А. Миңнуллинаның «Портрет». «ГДРдан килгән студент» исемле сыннары. М. Нигьмәтуллинның керамикадан эшләнгән «Балачак* дигән композициясе СИБГАТ ХӘКИМ ИСТӘЛЕГЕНӘ 27 декабрьдә Казанның Театр урамындагы 13 нче йортында РСФСР һәм ТАССР Дәүләт премияләре лауреаты. Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким истәлегенә мемориаль такта ачылды. Мемориаль тактага шагыйрьнең барельефы ясалган. рус һәм татар телләрендә: «Бу йортта 1963 —1986 елларда ТАССРның халык шагыйре Сибгат Хәким яшәде».— дип язылМАКТАУЛЫ ИСЕМ Совет сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Әзһәр Шакиров- ка. РСФСР Верховный Советы Президиумы ның 1988 ел. 4 ноябрь Указы нигезендә. • РСФСРның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде. КОТЛЫЙБЫЗ • Казан утлары» журналы редакциясенең тәнкыйть һәм фән бүлеге редакторы Җәүдәт Миңнуллин В. И. Ульянов Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында • XVII —XIX йөзнең I яртысы татар хосусый актларын тарихи чыганак буларак тикшерү» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклады. Оппонентлар — СССР Фәннәр академиясенең СССР тарихы институтының өлкән фәнни хезмәткәре тарих фәннәре докторы С. М. Каштанов һәм Көнчыгышны өйрәнү институты өлкән фәнни хезмәткәре тарих фәннәре кандидаты Д. Д. Васильев. Фәнни дәрәҗәнең раслануы хакында 16 ноябрьдә хәбәр килде. Хезмәттәшебезне фәнни дәрәҗә алуы белән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез.

Реклама