Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘСӘН ТУФАННЫҢ ҮЛЕМ СОРАП ЯЗГАН ХАТЫ

Без, Мөнҗия1 апа белән, инде тенге бер җитүгә карамыйча, Хәсән Туфанның кәгазьләрен барлап утыра идек. Мәрхүмнең архивында элегәчэ укылмаган язулар бик күп. Хәтта махсус шифр белән язылган һәм инде беркайчан да укып булмаячак шигырьләр дә бар... Шундый кичләрнең берсендә без бөгәрләнеп беткән кәгазь битенә юлыктык. Үзем дә белмим, нишләптер, без әлеге кәгазьне читкәрәк куеп торырга булдык. Әмма нәрсәдер мине дә. Мөнҗия апаны да борчый иде. әллә нинди бер кадерле нәрсәне читкә этәргәнбездер кебек тоела башлады. Мондый тойгы моңарчы беркайчан да алдамаганга күрә, мин аның сәбәбен эзләргә керештем һәм күзем әлеге кәгазьгә төште. Без аны бергәләп укырга керештек. Укыган саен йөрәк ныграк әрнеде Бу хат русча язылган һәм Казан төрмәләренең берсеннән, тимер ишекләр, таш диварларны каерып иреккә чыккан. Татарстан АССРның 5 нче ИТК2 сында тоткынлыкта утыручы шагыйрь Хәсан Туфаннан СССР Верховный Советы Президиумына хекем карарында билгеләнгән вакытның калган элешен ирекле улем бәрабәренә аклау һәм кичерү турында үтенеч. Мин 58 нче статьяда күрсәтелгән пунктлар буенча, барысы бергә, атып үтерүгә хекем ителгән идем Дансыз һәм хурлыклы үлемемне көтеп утырдым. Ниһаять, миңа чыгарылган хөкем карарын ун еллык төрмәгә алыштырдылар Бернинди шелтәсез биш ел утырдым. Шушы вакыт эчендә алдынгы бригадир булып эшләдем һәм әле дә эшлим. Тоткыннарны нәтиҗәле, файдалы итеп эшләргә һәм шуның белән үзләренең гомерләрен дә, сәламәтлекләрен дә сакларга өйрәттем Мин җитәкләгән бригада күп тапкырлар мактау яулады Ләкин илбасарларга каршы аяусыз көрәшкә күтәрелгәч халкыңнан читтә булудан да авыррак җәзаның булуы мөмкин түгел һәм ул юк та Мине сугышка кадәрге татар поэзиясенең иң яхшы шагыйрьләренең берсе итеп саныйлар иде Иң якын шагыйрь дусларым Җәлилов. Кутуев. Кәримов һәм Мифтахов сугыш кырларында данлыклы үлем белән һәлак булдылар. Татар халкының алдынгы уллары мине дә төрмәдә түгел, фронтта күрергә телиләр Бердәнбер балам һәм артист булып эшләүче хатыным минем исән-сау килеш төрмәдән кайтуыма караганда сугыш кырында яраланыл-имгәнеп кайтуымны артыграк күрәләр Халкыбыз һәм партия алдында минем бер бөртек гаебем дә юк Ләкин мин бер тапкыр да бу хакта язмадым, чөнки моның болай да билгеле икәнлеге суд даирәләренә ап-ачык дип уйладым. Бәлки сугыш вакытында минем <>эш»емне тикшерү белән шөгыльләнергә вакытлары юктыр, бәлки илгә шулай файдалырактыр дип фикерләдем. Бөек халыкның иң яхшы уллары! Сездән мине сугышның иң канкойгыч урынына җибәрүегезне, яки миңа үлемнән берничек тә котылып булмый торган эш кушуыгызны, гранаталарга уралып самурайларның сугышчан машинасы астына ташлану, я булмаса Торпедоның руль тотучысы булып дошман корабленең йөрәгенә барып бәрелеп шартлау, яки шуңа охшаш бүтән берәр максатка юнәлешле бурыч бирүегезне һәм шуның белән күпләрнең тормышын саклап калуны тапшыруыгызны сорыйм Сталин чорының мәңгелек дан казанган алдынгы кешеләре, большевиклары, үте- нәм Сездән элеккеге партиясез шагыйрьгә үземнең Ватаныма кабатланмас тугрылыгымны исбатлап күрсәтеп, Сезнең кан туганыгыз булып тормыштан китү мөмкинлеген бирсәгез иде Шагыйрь намусы белән ант итәм Сезгә биргән сүземне һичшиксез үтәрмен. 11 август, 1945 ел Бу хатны Хәсән Туфан төрмәдән хатыны Луиза Сәлиәсгаровага күчереп язып. Мәскәүгә җибәрер өчен чыгарган. Луиза ханым шулай эшләгән дә Әмма ул вакытта мондый мөрәҗәгатьләрне •алмаганнар» да. •аңламаганнар» да. Хатның төп нөсхәсе шагыйрь архивында саклана.