РӘМИЕВЛӘР НӘСЕЛЕННӘН БЕРӘҮ

Казан университетының гыйльми китапханәсендә библиограф Исмәгыйль Рәми белән байтак еллар бергә утырып эшләгән идек Шул чорда (мин инде, әлбәттә. аның - Вакытлы татар матбугаты» исемле белешмәлек авторы икәнен белә идем) аннан тәрҗемәи хәлен язып бирүне үтенгән идем Әдәбият тарихын өйрәнүчеләргә моны кылыксыз булмас дип уйлап тәкъдим итэм Үткәнем турында Минем үткәнем кемгәдер кирәккәннән түгел. Сез кыстап сораганга яздым Юкса, автобиография язу — хезмәте дәү кешеләргә генә килешә икәнен белмим түгел Биографиямнең башы стандарт калыптан чыксын әле дип. кызык вчен аның очын әллә кая суздым Тамыры Болгарга барып тоташа Шәҗәрәм (нәсел язуым) болай икән мин — бәндәгез Исмәгыйль булам, миннән югары ягы — әтием Габдулла бине Габделхалик бине Хәлим бине Сәлим (бусы заманында Сәлим ахун дип билгеле булган) Сәлим ахун Минзәлә ягыннан Зәй суы буендагы Тайсуган авылыннан күчеп. Эстәрлетамак каласына килеп утыракланган (1770 еллар тирәсе) Сәлим ахунның зөррияте (токымы) Эстәрлетамакта күптер Югарыда күренгәнчә ахунның Габделхалик дигән туруны (оныгы) бәндәгезнең бабасы була; ахунның бер улының улы Лотфулла, аның улы Сәгыйть (бусы инде шагыйрь Сәгыйть Рәми), ахунның бертуганы Исмәгыйльнең улы Габделкәрим, аның улы Садыйк, аның уллары Шакир белән Закир (бусы шагыйрь Дәрдемәнд була) Рәми ләкабе кайдан килә9 Сәлим ахунның югары ягы болай — Сәлим бине Рәхимкол бине Урман бине Кабкай бине Юлай бине Колай бине Соләйман бине Тимри бине Рәми бине Исхак бине Миргалидер Соңгысы. Болгар шәһәре монгол баскынчылары тарафыннан харап ителгәч (1226 еллар). Болгардан Зәй тамагына тартылган Риваятьләргә күрә. Тимри бине Рәми дигәне Мәскәү патшалыгында (Иван III чорында) дәүләт хезмәтендә булып, ничәмә еллар тылмач буларак эшләгән, руслар арасында Митрий Рамиев» димәкле шөһрәт булмыш. Рәмиев ләкабе (фамилиясе) шуннан калмыш Рәмиевләрнең берсе турында Загоскинның Юрий Милославский» исемле тарихи романында да сөйләнә Шулай булгач, бәндәгезнең -Болгари- дигән кушамат тагарга да хакы бар икән Шулаен шулай да. үзеңдә әллә ни хасият булмаса. нәсел-нәсәбең белән мактанып еракмы китәрсең! Инде кирегә кайтып төшик Мин 1895 тә Эстәрлетамак каласында тудым Әтинең вафатын хәтерләмим Ул бәләкәйдән әзрәк югары урта кул сәүдәгәр булган. Әтидән калган китаплар арасында Истанбул басмасы әдәби әйберләр. Казан басмасы «Диване хикмәт (Ясәви) Сөбатәл-гаҗизин белән -Бакырган Мөхәммәдия- (Чәләби). К Насыйри календарь-лары хәтеремдә Моннан, заманасының әдәбиятын күзәтеп барган бер кеше булган икән, дигән хөласә (нәтиҗә) чыгарам Шулай тудым Тугач нишлисең, гадәт буенча үстем Ул чагындагы һәр татар баласыдай Әлепти-дән сабак башлап. «Әптияк кә күчеп. Эмали» тәрҗемәсенә барып җиттем -Әүвәл алдым бер куян тиресе, бәһасы булды 10 тиен көмеш — дип язарга да өйрәттеләр. Аннан башлангыч 3 класслы рус-татар школасында укыдым Яңа метод (ысулы җәдит) мәктәбендә рөшди 3 Сыйныф укыгач 1911 дә Эстәрледән киттем Туган илдән читкә китүчеләрне Бәхет эзләргә китте — дип озата иделәр ул чагында Мин Казанда Учительская школага керү ниятендә йөрим. Ул елны школага Бубилар килеп тулдылар. Бу мәдрәсә жандармерия тарафыннан таратылган иде Буби шәкертләренең хәзерлекләре безгә караганда кая югары булганга, алар белән ярышып булмады Пансионатка (казна исәбенә) алар урнаштылар. Читтән йөреп (үз хисапка) укырга чама туры килмәгәч, байга контора хезмәтенә ялландым Кайберәүләр бай хезмәтен «Ашау байдан, үлем ходайдан» дип. кайгысы юк кебегрәк итеп сөйләсәләр дә. алай түгел Тәүлегенә кимендә 12-14 сәгать эшне җилкә алай җиңелдән күтәрми Мәктәп тәрбиям әнә шуның белән төкәнде. Ел ярым чамасы байда эшләгәч. -Иртәнге 8 дән кичке 8 гәчә. күбесенчә 10 гача конторада утырып кеше күреп, дөнья танып буламы’- дидем дә. Сәйяр драма труппасына суфлер булып күчтем Гастрольгә чыгу, төрле калаларны күрү, кешеләр белән танышу, гомумән, дөнья күрү мөмкинлеге мине кызыктырды Шунда инде күпләр белән очраштым, таныштым Исемнәре матбугат аша гына билгеле кешеләрнең барысын булмаса да, күпчелеген күреп белдем дисәм, ялган булмас Шулай ил күреп, кешеләр белән очрашып аралашып йөри торгач, ышкыла торгач, кулга төшкәнне укый торгач, системасыз булса да белем хасил иткәндәй булдым Миндиләрне халык «укымыйча мулла булган» ди. Шулай тормыш мәктәбе биргәнне, ишеткән-күргәнне хәтер капчыгына салып йөргән чагында. 1914 елгы сугыш башланды Ул көннәрдә труппа Мәкәрҗә ярминкәсендә иде Призывка кайтырга кирәк иде Артиег Габдулла Камал белән «Безне анда кайтсак та алалар инде, монда булса юл чыгым юк. арзанга төшәр» —диештек тә. Нижний-Новгород военский начальник идарәсенә бардык Анда-а-а кыямәт, запасларга мобилизация бара. Безнең белән сөйләшеп тә тормыйча илегезгә кайтыгыз» дип әйләндереп чыгардылар 1915-1917 еллар — патша армиясендә (Уфада 103 полк штабында писарь) 1917-1922 еллар—Кызыл Армиядә (1 һәм 5 армия политбүлекләре янында чыккан фронт газеталарында эшләдем -Кызыл яу- Кызыл йолдыз». -Кызыл дөнья» газеталары) 1923-1925 еллар — Уфада чыккан газеталарда (-Кызыл юл». «Урал». «Шәрыкъ ярлылары •) 1925-1936 еллар — Казанда Татарстан нәшриятында һәм «Кызыл Татарстан-. «Чаян- - Яңалиф редакцияләрендә. 1937-1942 еллар — мәгълүм «хаҗ»дә 1942-1943 еллар — хезмәт армиясендә (Уралда — Алапаевск. Нижний Тагил шәһәрләрендә) 1944- 1945 еллар — армиядә (Свердловскида, офицер составының хәзерлеген күтәрү буенча курслар штабында, тагын писарь) 1945 елда демобилизация белән Казанга кайттым 1945- 1957 еллар — Кайбычта район газетасында 1957-1960 еллар — Дөбъяз районында пенсиядә Шуннан соң Казанда, язгалаштырам Тәмам И. Рәми. 1964 ел. декабрь Исмәгыйль Рәмиев утызынчы елларда байтак кына сатирик хикәяләр язган кеше. Ул — библиограф иде Аның татар культурасы, әдәбияты буенча төзегән белешмә-сүз- лек кулъязмасы (бер мең бит чамасы) җитмешенче еллар алдыннан тикшереп фикер алышу өчен Тел. әдәбият һәм тарих институты галимнәренә тапшырылган иде Әмма кулъязма кулданкулга йөреп югалды Исмәгыйль ага ул арада үлеп тә китте. И Рәмиевнең 1965 елда Истәлекләр. Татарча басма сүз- исемле китабы басылып чыкты

Реклама