Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДӘРДЕМӘНД

(ТОРМЫШЫ ЬӘМ ИҖАТЫ ТУРЫНДА ОЧЕРК)

ДәрдемәндV иҗаты XX йөз башы татар әдәбияты тарихында аерым урын тота Бу хәлне, табигый булганча, һәр тикшеренүче диярлек билгеләп үтә. Шагыйрьнең иҗаты үз чорына хас барлык үзенчәлекләрне XIX йөз азагы — XX йөз башы арасындагы мәгърифәтчелек идеяләрен. Россиядә беренче революциянең иҗтимагый — сәяси һәм фәлсәфи каршылыкларын, Октябрь революциясе алып килгән кискен борылышны — һәммәсен чагылдыра. Ә сәнгатьчә форма һәм шигъри эшләнеш өлкәсендә көнчыгыш поэтик традицияләрен, шул җөмләдән татарның үз язма һәм халык шигърияте традицияләрен дә, рус һәм Көнбатыш Европа шигъри мәктәбе үзенчәлекләрен бергә кушты, шушы- ларны тыгыз рәвешкә кертеп трансформацияләде Кыскасы, ул XX йөз башының Г Тукай, С Рәмиев. М Гафури иҗатларын эченә алган сәнгатьчә закончалыклар кысасында. әмма бу шагыйрьләрдән шактый аермалы, үзгәрәк идеяләр җирлегендә торып иҗат итте. Дәрдемәнднең күләме ягыннан зур булмаган, әмма фәлсәфи-әхлакый эчтәлеге һәм шигъри осталыгының үзенчәлеге белән гаять зур әһәмияткә ия мирасы совет әдәбиятының бөтен тарихы дәвамында татар шигъриятен тикшерүчеләрдән берәүне дә битараф калдырмады Берәүләр аңа кискен рәвештә кире бәя генә биреп, икенчеләре бары шигъри осталык җәһәтеннән генә аның әһәмиятен таныса, өченчеләре исә лирикасының җәлеп итү серләрен тулырак төшенергә тырышты Әмма вульгар социологизм йөге барлык очракта да диярлек мәгълүм стереотиплар чигеннән чыгарга ирек бирмәде Шунлыктан аның шигърияте әдәбият белеме өчен асылда һаман чишелеп бетмәгән мәсьәлә булып кала. Аны тулырак аңлыйм дисәң, узган унъеллыкларда урнашып калган схемалардан тәвәккәл рәвештә баш тартырга һәм әсәрләрен җентекләп өйрәнергә кирәк V Шлгыйрьнең моңарчы чыккан китапларында -Дордмәнд. дип язылган псевдонимын. бер хәреф истец. • Дәрдемәнд- дип язу нәрсәгә нигезлән» соң’ Барыннан да элек, хәзерге орфография таләпләренә НИггаләнә Мәгълүм ки гамәлдәге имлябыадл ишетелгәнчә язу кагыйдәсе хокем сора Ә шагыйрьнең исеме телдә һәрвакыт .Дәрдемәнд дип әйтелә Монда традиция дә сүзнең аһәңен саклау теләге да чагылыш таба, ■е. хәрефе тошеп калганда кушма сүзнең беренче олеше тартыкка бетсә азаккы -д- аиазы котылгысыз рәвештә саңгыраулаша Язуга ияреп хәзерге буын күп очракта шагыйрьне -Дәртмәнд* дип йорт». Закир Рәмиевнец тәхаллүсснә килгәндә исә. язылыш кимчелеге гарәп әлифбасыннан яңалифкә күчкәндә тәҗрибә җитмәү аркасында килеп чыккан гарәптәге тартыкка сузык ялганмый калдырылган Дорес шагыйрьнең үа шигырьләрендә ритм -Дәрдмәнл- дип язуны таләп иткән Монысында инде гаруз поэтикасы чагыла чонкн гаруз үлчәмендә иҗекләр тигезлеге, кирәк чакта тартык кына калдырып, икенче очракта сузыкларны саклап хәл ителә Без. шуларны истә тотып традициягә ятышлы һәм аһәңне саклый торган 'Дәрдемәнд - язылышын яңартырга булдык (Редакция! Хакыйкатькә бару юлында өзлеъсез киртә булып яткан берничә схеманы күрсәтеп үтәргә мөмкин Беренче схема шагыйрьнең барлык идея һәм образларын примитив төстә гадиләштереп, аның иҗтимагый-икътисади хәленә бәйләүдән гыйбарәт Икенче схема шагыйрьнең идея-сәнгатьчә үзенчәлеген үтә механик рәвештә XX йөз башы рус шигъри мәктәпләренә, аерып алганда, символизмга кайтарып калдыруда чагыла Өченче схема исә Дәрдемәнднең шигъри идеяләрендәге пессимистик һәм фаталистик мотивларны абсолютлаштырудан тора Шагыйрьгә тагылган 'декадентлык» ярлыгы укучыларны шактый озак шомландырып килде Беренче схема безнең көннәргәчә диярлек барлык эзләнүләрне остән басып килә Анысы —егерменче еллар әдәбият белеме һәм тәнкыйте калдырган мирас Бу юнәлеш тарафдарларыннан Ф С -Казанлыны һәм С Мортазинны күрсәтергә мөмкин Икенче схема Г Сәгъди хезмәтләреннән башлана Өченче схема, караш ноктасы буларак, әүвәл Г Ибраһимовның -Татар шагыйрьләре- очеркында урын алып, аннары Г Нигъмә- ти хезмәтендә уздырылды, соңрак Г Халит хезмәтләрендә яклау тапты Дәрдемәнд иҗатының үзенчәлекләрен намуслы рәвештә фәнни аңлатырга омтылучы кеше Г Нигьмәти булды. Шагыйрьнең мирасын саклау һәм өйрәнүдә игелекле эшне М Гайнуллин эшләде Дәрдемәнднең татар шигырен үстерүгә керткән өлешен X Госман тикшерде, шагыйрьнең аерым шигырьләрен шәрехләү юнәлешендә тирән һәм ышандыргыч фикерләрне Й Нигъмәтуллина әйтте Г Халитнең соңгы тикшеренүләре шагыйрь иҗатының идея-фәлсәфи эчтәлеген аңлатуда зур адым булды XX йөз башы татар әдәбиятының идея-сәнгатьчә контекстында шагыйрьнең тоткан урыны 11 Нуруллин хезмәтләрендә объектив һәм тулырак чагылыш таба Мөхәммәдзакир Мөхәммәдсадыйк улы Рәмиев (Дәрдемәнд) 1859 елның 23 ноябрендә Оренбург губернасы Эстәрлетамак өязе Җиргән авылында сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә Аның атасы Мөхәммәдсадыйк Габделкәрим улы ул елларда мануфактура белән сәүдә итә 1862 елда ул шул ук өяздәге Юлык авылына ■ күчеп килә һәм алтын приискысы ача. Алтын чыгаручы миллионер Рәмиевләр тарихы шуннан башланып китә. Закир башлангыч белемне авылында ала. аннары абыйсы Шакир белән Орск өязенең Муллакай авылы мәдрәсәсендә укый, анда гарәп һәм фарсы телләре өйрәнә Ул мөстәкыйль рәвештә кечкенәдән рус телен үзләштерә Журналист И Рәми язганча, шагыйрьнең әнисе Хәнифә Эстәрлетамак өязенең Явыш авылыннан Алмакай (Әлмөхәммәд) Дашков кызы булган 3 Бу исә атаклы морза Дашковлар нәселе Алар арасында русча белем алган кешеләр дә аз булмаган Закирның кечкенәдән рус телен өйрәнүендә әнисе зур роль уйнаган. Шагыйрьнең кызы Зәйнәп Вәлиева сүзләре буенча. Дәрдемәнд әнисе кебек үк саргылт чәчле булып, үзенең тышкы кыяфәте белән, гомумән. аңа охшаган Вакыт - газетасы мөхәррире һәм шагыйрьнең биографиясен язып калдырган әдип Ф Кәрими сүзләренә караганда Закир Рәмиев русча камил сөйләшә һәм яза алган, рус әдәбиятын күп укыган ' Мондый күренеш ул чор татар тормышында киң таралган дип һич әйтеп булмас иде Шагыйрь соңрак рус һәм төрек телләре аша Көнбатыш Европа әдәбияты аның иҗтимагый-сәяси һәм фәлсәфи фикере белән тирән танышкан Укуын дәвам итү өчен Закир Рәмиев 1880 елда Торкиягә китә, анда төрек теле һәм әдәбиятын өйрәнә, әдипләр, шагыйрьләр белән аралаша Шунысына да игътибар итәргә кирәк, ул елларда төрек әдәбиятында төшенкелек хисләре өстенлек итә. Россиягә әйләнеп кайткач. 3 Рәмиев әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый, төрекчәдән хикәяләр тәрҗәмә итә. шигырьләр яза 1902-03 елларда аның берничә кыска шигыре Тәрҗемангазетасында басыла Бу әле аның өйрәнчек тәҗрибәләре Шагыйрьнең чынлап торып күзгә бәрелгән беренче әсәре 1906 елда Казан мөхбирегазетасында басылган Каләмгә хитап- шигыре була. Анда ул үзекең эстетик кредосына караган төп принципларын бәян итә каләмен ихласлыкка, -дөньяга килеп киткәннәр хәлен язарга, золымга юлыккан, җәберләнгән кешеләр тавышына сизгер булырга чакыра Ул үзенә Дәрдемәнд- (сагышлы, моңсу) дигән тәхәллүс сайлаган Бик күп тикшеренүчеләр бу фактның мәгънәсенә төшенергә тырышканнар, аны шагыйрь иҗатының, алар карашынча, әйдәүче мотивы — моңсулык һәм пессимизм белән бәйләп караганнар. Безнең карашыбызча, тәхәллүс сайлауда ике момент роль уйнаган: Көнчыгыш поэзиясенең традиция көче, ягъни урта гасыр әдәбиятына хас этикет һәм иҗатының тел аһәң үзенчәлеге Мәгълүм булганча, урта гасыр Көнчыгыш поэзиясендә шагыйрьнең укучылар алдында үзен тыйнак, кечелекле тотышы әдәп кагыйдәсеннән саналган Бу исә «Кол” (Кол Әхмәдне. ягъни Әхмәд Ясәвине һәм Кол Галине генә алыгыз). -Мискин». «Фәкыйрь- - Гариб» Ярлы» кебек псевдонимнарда чагылган Ә инде тәхәллүснең Дәрдемәнд иҗатындагы аһәң юнәлешенә бәйләнешен мәгълүм искәрмәләр белән генә танырга мамкин, чөнки аның поэзиясендә яңгыраш һәм моң диапазоны гаять киң Әйтергә кирәк ки Тукай да мәхәббәт шигырьләренең берсендә үзен -Дәрдемәнд дип атаган Закир һәм Шакир Рэмиевләрнең хатларыннан һәм Фатих Кәрими белән Риза Фәхретдннев истәлекләреннән күренгәнчә, агалы-энеле бу ике тынгысызның топ кайгысы газета һәм журнал чыгаруга ирешү булган Шакир Рәмиев Истанбулга энесе Закир исеменә язган хатында хәрефләр сатып алу мөмкинлеге белән кызыксына Соңрак нәшергә хокук алу һәм бу эшне юлга салу өчен аларга Оренбург һәм Петербург хөкемдарлары каршында озак бил бөгәргә туры килә Биредә Дәрдемәнд 1905 ел революциясенә зур омет баглый Вакыт» газетасының булачак редакторы Фатих Кәримигә 1905 елның 29 октябрендә язган хатында ул болай ди «Гәзитә хосусында һичбер тәшәббестә булганыбыз (эшкә керешкәнебез) юк Оныткан өчен түгел бәлки мәркәздә әхвәле сәясиянең көн саен тәбдил кылмакда (яхшы якка алмашынуда) вә «явочный порядок» (халык массасының ачыктан-ачык чыгышлары) өмите барган саен куәт алмакда булган өчен Хода кушып та, тизлекдә хөррият там галәбә тапса (тәмам җиңеп чыкса) -хәзерге хәлендә кабулына мөстар (кабул ителүенә мәҗбүр) булганыбыз күп -чара юк-лар. мәванигълардан (киртәләрдән) котылыр идек» Шул ук вакытта шагыйрьнең ачылуы ихтимал мөмкинлекләргә реалистларча сак каравы да күзгә ташлана Һәрхәлдә, ул патша манифестына ул чаклы шаккатмый • Вакыт газетасы Оренбургта— 1906 елның 21 февраленнән. Шура" (Киңәш) журналы исә 1908 елның 10 январеннан чыга башлый Бу — либераль юнәлештәге басмалар була Әлеге басмаларда XX йөз башы татар мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре Фатих Кәрими һәм энциклопедист галим Риза Фәхретдинен мөхәррирлек итә Галимҗан Ибраһимов. Шәриф Камал. Мәҗит Гафури. Шәйхзадә Бабич. Зәйнәп Сәгыйдә. Зариф Бәшири һ б. шундый демократик әдипләр язышып тора Габдулла Тукай да басылган «Вакыт» газетасының демократик эчтәлекле аерым саннарына берничә тапкыр арест ә наширенә штраф салына Укучылар дөньясы Дәрдемәнднең шигъри Дәрдемәнд Оренбургның татар зыялылыры һәм җәмәгать эшлеклеләре арисында Алдагы рәттә, уңнан (утырганнар) Нурмохәммәт казый. Гыйниятулла казый, шрихчы Хәсәнгата Габәши. Оренбург мулласы Габделгалим хәзрәт Икенче рәттә (басып торалар) Махмуд Госманов. князь Хәсән Акчурин. Закир Рәмиев (Дәрдемәнд). Гаисэ морза Еникеев (Дума депутаты, музыкаль фольклор җыючы. көйләр авторы). Махмуд баи Хөсәенев. Габделхәмид Хөсәенев. Фатих Кәрими. Риза Фәхретдинев (Р Фәхретдиневнең -Әхмәд бай- китабыннан алынды Оренбург. 1911) 165 биттә Дәрдемәнднең матбугатта чыкмаган рәсеме 1900 еллар булырга тиеш иҗаты белән, нигездә. «Шура» журналы аша таныша Шушы матбугат үзәкләре һәм шагыйрь тирәсендә көчле әдәби мохит барлыкка килә. Дәрдемәнднең әдәби салонында ул еллардагы иҗат җәмәгатьчелегенең иң мөгътәбәр вәкилләре мәгънәви аралашу. әңгәмә һәм бәхәс өчен һәр җомгада очрашып, узара таныша, иман һәм фикер уртаклыгы таба, әңгәмә кора һәм бәхәсләшә торган булган. Ф Карими Дәрдемәнднең байлык тупларга керешү максатын ачкан сүзләрен китерә Аның язуынча, шагыйрь моны ■--иҗатта матди исәпләргә бәйсез булу, күңелеңдә булганны ирекле әйтә алу» өчен зарур дип санаган ’ Тикшеренүчеләр бу сүзләрне артык беркатлы дип бәялиләр һәм әлеге максатның чынлыгына шикләнеп карыйлар Хәлбуки, Дәрдемәнд — әсәрләренең үтә ихлас булуы белән аерылып тора Шагыйрь андый максатының дөреслегенә чын күңелдән инанган булырга мөмкин, әмма тормыш, икътисади кануннар яшь кешенең ниятләреннән көчлерәк булып чыккан, аны үзенең шартларына буйсынырга мәҗбүр иткән Ә инде аның шигырьләрен кайбер муллалар һәм искелек тарафдарлары гаепләп сөйләвеннән зарлануы хак дияргә нигез бар. Шагыйрь соңрак та алар хакында зәһәр-зәһәр һөҗүләрен (сатирик шигырьләрен) язып бастыра Дәрдемәнд иҗтимагый актив кеше булган Ул I Дәүләт думасына Оренбург губернасыннан депутат итеп сайланган. II һәм III Дәүләт думасына сайлау вакытында сайлашучы Вазыйфасын үтәгән, Оренбург шәһәр идарәсе әгъзасы булган, мөселман җәмгыяте хәйрияләре, ярлыларга ярдәм, ятимнәрне тәрбияләү комитетларында йә рәис, яисә әгъза булып торган, аларга даими рәвештә матди ярдәм күрсәткән, үз исәбенә чит илләрдә берничә студент укыткан, татар мәктәп һәм мәдрәсәләре өчен күп- ләп-күпләп дәреслекләр алып биргән. 1912 елда шагыйрьнең агасы һәм нәшер эшендә аның хезмәттәше, якын фикердәше Шакир Рәмиев фаҗигале төстә һәлак булган Бу вакыйга татар матбугатында киң чагылыш таба Шунысы кызык, наширнең вафаты уңае белән бирелгән телеграммалар арасында яшь Якуб Чанышевныкы да бар. Анда мәрхүмнең мохтаҗларга игелекле ярдәме санап үтелә. Бу хәлләрдән соң газета-журнал нәшеренә караган мәшәкатьләр тулысынча Закир Рәмиев өстенә төшә Шагыйрь ике басманы да. аларның идея һәм эстетик юнәлешләрен саклау шарты белән, берәр рәсми оешма карамагына тапшыруның юридик нигезләрен ачыклау белән шөгыльләнә. Октябрь революциясе чорында шагыйрь читен хәлдә кала Бу вакыйгага ул әзерлексез килә. Шагыйрьдә элек гувернантка булган, соңрак исә Такташның кайнанасы Өммегөлсем Мансурова сүзләреннән күренгәнчә. Дәрдемәнд революциядән соң байлар белән аралашырга яратмаган - Алар янына барсаң, һаман шул югалган байлыклары турында зарлану гына ишетәсең» — ди торган булган. Күп вакытын ул гаилә эчендә һәм зыялылар белән аралашып уздырган. Шагыйрь гражданнар сугышы беткәч тә газета һәм журнал нәшер итүне яңарту хыялы белән яши. Үлем түшәгендә яткан чагында хәлен белергә килгән Риза Фәхрет- диневкә ул үзенең шушы ниятен әйтә һәм әдипнең журналга янә мөхәррирлек итәргә ризалыгын сорый Тик аңа бу хыялны тормышка ашыру инде насыйп булмый — Оренбургтан кайтканда поездда салкын тидереп, ул 1921 елның 9 октябрендә Орск шәһәрендә вафат була. Г Ибраһимов «Татарстан хәбәрләре» газетасына бу уңай белән язган мәкаләсендә шагыйрьне «уяну күгендәге әүвәлге йолдызлардан иде ■ дип бәяләп үтә. Дәрдемәнд иҗатын тикшерүне каләмгә эндәшеп язган шигырьләреннән башлау кулай, Аларда аның иҗат мәсләге чагыла Шагыйрьнең әүвәл басылган шигырьләреннән берсе «Каләмгә хитап» дип атала. Ул 1906 елда язылган • Каләм! Калъбеңдә ки сер бар — гаян ит,' Килеп кичмешләр әхвәлен бәян ит. Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә, Ни моңлы уйларың бар — сөйлә безгә! Бабалар кабре янында күңел зар, Аталар рухының армандәсе г бар Кара туфрак тулы мәзлум кидасы 1 Алар кемдер? Алар кемнәр фидасы 1? . Күренә ки, ихласлык һәм нечкә күңел шагыйрь поэзиясенең иң тирән мотивлары буларак күтәрелә Топ тема исә «дөньяга килеп киткәннәр хәлен сөйләүгә» кайтып кала. Иҗатының әйдәүче аһәңе буларак моңсулык, сагыш игълан ителә. XX йоз башында милли тарихка игътибар көчәеп китә Тукайның -Шүрәле» поэмасына керешендәге уйланулар бу яктан характерлы «Бабалар кабере янында күңел зар» дигәндә шул ук мотивларны күрәбез Кара туфрак тулы җәберләнгән җаннар ыңгырашуы »нда шагыйрьгә якынрак чор вакыйгалары белән тарихта ерак калган вакыйгалар кайтавазы уртак яңгырый 1906 ел — царизм белән рәхимсез тарткалашу һәм канлы корбаннар чоры, Столыпин реакциясе алды, аның канлы җәзалары якынлашкан чак Каләм образына бәйле икенче бер шигырендә шагыйрь болай ди. Килки зарым,' Юк язарым, Чон кабул итми базар.. Ягъни гавам (толпа) зәвыгына әсәрләр яза алмавын әйтә. Шагыйрь буларак, ул, чыннан да. күбрәк традицияләр өлкәсенә карый Шулай да үз халкына карата язмышның рәхимсезлеген күрә торып, аның хөкеме алдында Дәрдемәнднең итагатьле кол булып та каласы килми Милләтенең аяныч хәлен уйлаганда аңарда көрәшче дәрте кузгала һөҗүм иткән фәләк җир-җир корып дом... Ишет милләтнең ул фөрьяд вә зарын' Сине бер хам тимер зан кылган ул хам... Чыгар кындан каләм — тел золфекарын.' Мәгънәсе болай; Язмыш җир саен тозак корын һөҗүм иткән.. Милләтнең ул ярдәм сорап ялваруын, зарын ишет.' Сине бер чи тимер дип уйлаган ул хам.' Чыгар кыныннан каләмеңне — телнең изге кылычын! Сүзлек 1 Язмышка карата әйтслган иәфр.и сүзе Дәрдемәнд, шагыйрьлек бурычы турында уйланып, шулай ук каләмгә мөрәҗәгать итә «Кыйтга» ( Өзек») шигырендә ул үзенең гамьле каләмен сабан белән чагыштыра, аңа җаннарны ачып, сүз энҗеләрен орлык итеп күмәргә куша, шагыйрьне илтеп күмгәч. туфракка чәчкән сүзләрен җан саклагыч тылсым-бөти итеп тагып йөриячәк- ләренә ышаныч белдерә. Шигъриятнең тагын да киңрәк мәгънәсе турында шагыйрь дөнья поэзиясенең бөек гуманистлары дәрәҗәсендә фикер йөртә. Каләм бу очракта чыра-пычак рәвешендә метафоралаштырыла Караңгы төн исә якын-ераклар, Хәзин ' кальбемне вакла — як чыракълар. Гарибләр.: шәмчыракъ 1 күргәндә юлда. Дисеннәр: бер заман бар булган ул да... Сүзлек 1 Кайгылы 2 Чит җирләрдә йорүче. юлчы 3. Факел Икенче төрле әйткәндә, шигъриятнең бурычын шагыйрь кешеләргә юл яктыртып януда күрә Шул рәвешле, каләм сурәте Дәрдемәнд поэзиясендә кайбер яклары белән Тукай • Пәйгамбәр»енә аваздаш гуманистик мәсләк мәгънәсенә ирешә. Әле генә күздән кичергәнчә, шагыйрьнең иҗат программасында алгы планга «килеп киткәннәр әхвәлен бәян итү- куела Шунысы кызык, яшь Дәрдемәнднең беренче шигырьләрендә үк үткәннәргә күз төбәү күренә. Ихтыярсыздан Ф Кәрими истәлегендәге сүзләр хәтергә килә Мин шагыйрьнең байлык туплау максатын күздә тотам Тормыш уйлаганнан катлаулырак булып чыга һәм шагыйрьнең беркатлырак ниятләрен читкә тибәрә Җитлегү елларының чынбарлыгын шат һәм кайгысыз үсмер елларына каршы куюын яшьлек идеалларының буржуаз дөнья кырыслыгы һәм катлаулы чынбарлык белән бәрелеш нәтиҗәсе дип кенә аңлап була. Дөрес, яшь кешегә хас булганча, аның тавышы әле көр. сулышы киң, хөкем йөртеше гайрәтле Әле аның шигырендә конкрет тормыш чынбарлыгы чагыла. Хәзергесен үткәнгә каршы куеп, узган дәверләргә мөрәҗәгать итүе алга таба тарихтан кырыс һәм дәһшәтле гыйбрәтләр алуга әйләнә чагыштыру өчен сайлаган янәшәлекләр арасы тарих киңлегенәчә сузыла, һәм монардан котылгысыз фәна. үлем, юкка чыгу турында нәтиҗә ясала Нәкъ шуны инде тикшеренүчеләр фатализм дип бәялиләр. Әмма шагыйрьнең сәнгатьчә-фәлсәфи дөньясы, тормышны аңлавы һәм күрүе моның белән генә чикләнми Без аңарда сәламәт, көр. якты мотивларны да күп табабыз. Дәрдемәнд үзенең оппозитив фикерләвендә чик төшенчәләр белән эш итә Кеше язмышының ул капма-каршы иң ерак чикләренә: яшәү һәм үлемгә күз сала Г Ибраһимов язганча, «вакыйгъдә үлем белән хәятның икесен дә эченә алган жиһан аңа үлем ягы белән күренә» ' Биредә ике факторның якынлашып килүче тарихи зилзиләне тоемлау һәм Шәрыкънең фәлсәфи шигърияте, аерым алганда Гомәр Хәйям традициясенең аерылгысыз булып чагылуын күзәтергә мөмкин Муса Җәлил, үсмер чагында яратып укыган шагыйрьләрен искә алганда. Дәрдемәндне Г Хәйям кебек фарсы шагыйрьләре белән тикмәгә генә янәшә куймаган ' Яшәү һәм үлем темасы бу шагыйрьләр иҗатында үзәк темаларның берсен тәшкил итә Дәрдемәнд биредә аеруча урта гасыр азәрбайҗан шагыйре Хаганига якын тора. Хагани исә үзенең -Мәдаин хәрабәләре- шигырендә - кайчандыр Җәмшидләр сафа сөргән сарайлар урынында Бәһрамнарга күләгә биргән җимерекләр генә калганга- көенә. Дәрдемәнд тарих һәм галәм күләмендә фикер йөрткәндә аның күз алдына вәйранлык. үлем һәм юкка чыгу гына килеп баса -Без» шигыре, мәсәлән, болай башлана Гасырлар кичте китте, кичте еллар' Нәбиләр.’ падишаһлар сөрде дәүран' Гомерләрдер күчеп кәрван вә кәрван. Килеп кичте җиһандан канча илләр! Алга таба шагыйрь болай ди: Исә җилләр. куча колслар бетә эз Дәрийгъ1 . мәхзүн күңел1 , без дә бетәбез! Сүзлек I Набнлар найгамбарлар 2 Дәү pan гомер. дапер 3 Дәрийгъ — аһ үкенеч -I Мәхзүн — кайгылы Гомернең кыскалыгы, яшәүнең фанилыгы шагыйрьне гаҗизлеккә сала Ул газап белән үзе һәм милләте өчен -мәңгелек яшәү чишмәсе» (чишмәи әбелхәят) эзли 1908 елда ул дәфене (күмелер вакыты) җитсә дә. бүзләрен манарга өлгерә алмавын чөнки милләт өчен яшәү чишмәсе эзләп гомер үткәрүен, ләкин аны таба алмавын яза ( Бүзләрем маналмадым-) Бу үкенечкә сәбәп, әлбәттә, ул чор чынбарлыгында оптимизм өчен нигез булмауда гына түгел, шагыйрьнең аны күреп җиткермәвендә, субъектив факторда һәм гомернең тиз үтүчән кыскалыгында да Күренешләрне галәм күләмендә иңләве белән Дәрдемәнд Көнчыгыш шигъриятенә, аерым алганда Рудәки-Хәйям традицияләренә барып тоташа, Европа поэзиясендә исә Гетегә тартыла Аның бер шигырендә сүз уенга чумган бала хакында бара әмма шагыйрь карашы берьюлы аның гомер азагын да күреп ала Тыя күрмә уен уйнар мәлендә. Әҗәл эшләр эшен уз тәңгәлендә! И. Нуруллинның, иҗтимагый-тарихи юлсызлыктан чыгуны шагыйрь тормыш рәхәтләреннән эзли, дигән фикерендә хаклык бар 8 Әмма беркадәр гадиләштерелгән, тулы булмаган хаклык Тулырак аңлатманы бары шагыйрьнең фәлсәфи-әхлакый концепциясе яссылыгында гына табарга мөмкин Дәрдемәнд фаталистик гаҗизлектән котылу юлын мәхәббәт аша рухани-әхлакый үлемсезлеккә ирешүдә таба Мәхәббәтне ул бу дөньяның кодрәт ияләрен үзенә буйсындырып килгән мәңгелек табигать кануны итеп аңлый Шушы кануный хискә кушылып, аның лирик каһарманы да үлемсезлеккә ирешә Атаклы -Хәят- шигыренең мәгънәсе шушындый Тикшеренүчеләр бу әсәрнең фәлсәфи идеясе һәм аеруча аның исеме хакында бик күп баш ваталар Шигырьнең метафорик символикасы, чыннан да, катлаулы, ләкин ул татар шигърияте һәм. гомумән Көнчыгыш поэзиясе өчен принципиаль яңалык түгел Шушындый катлаулы метафорик телне без — Низами иҗатында, төрки әдәбиятта исә Котб әсәрендә күрәбез -Хәят- — Дәрдемәнд иҗатының иң гүзәл әсәрләреннән. Ибраһимов г Әсорләр Сигел томда 5 т . Казан. 1Й78. 105 6 Җ-лия М Сайланма асарлар Өч томда I т Калай 1955 4 6 Нуруллин И XX ноз башы татар адабияты Казан 1966 67-68 6 XX йөз биты татар поэзиясенең сирәк казанышларыннан берсе булып кала Аның ритмы үтә музыкаль, аваз бизәме гаять бай. аңардагы психологик сурәт искиткеч нәфис Дәрдемәнд XX йөз башы татар шагыйрьләре арасында төрки-татар классик поэзиясе традицияләрен үз иҗатында тулырак чагылдырган сәнгатькәрләрдән санала Ул классик шигъриятнең затлы, гали сүз байлыгыннан, фразеологиясеннән әдәби этикетыннан бүтәннәргә караганда активрак файдалана Бу исә чорның шигъри эзләнүләре фонында архаиграк булып та күренә Шагыйрьнең « Рәсем» дигән дүртьюллыгында Хәрәзмидән (XIV йөз) алган икеюллык тулысымча файдаланылып, татар халкының әхлакый тәҗрибәсе белән баетылган һәм шагыйрьнең үзенә хас әдәп хисенә өртеп бирелгән Дәрдемәнд аны «Нәваидән» дип китерә ' Шагыйрьнең Котб ■ Хөсрәү вә Ширин е белән танышлыгына да җитди дәлилләр бар Моны без ■ Хәят шигырендәге метафоралаштыру үзенчәлегендә дә күрәбез Дәрдемәнд Югарыга ташмы ыргыткан түләрләр Үз аңкау башларын тишеп үләрләр Котб Кеше кем күк таба таш атса, зинһар. Теләр кем уз башын ук кыйлса азар һ б Сәнгатьчә формасы һәм иҗтимагый-фәлсәфи эчтәлегенең үтә тыгызлыгы белән Дәрдемәнднең иң камил шигыре — ул аның Кораб ы. Әсәр Шура журналында 1908 елда, ягъни реакция чорында басылган Тикшеренүчеләр аны Дәрдемәнднең фаталистик лирикасына кертәләр Г Халит, мәсәлән, шагыйрь 1905 ел революциясен • илгә һәм кешелеккә һәлакәт китерүче коточкыч стихия итеп саный . дип язды Тикшеренүчеләрнең җавап эзләгән төп соравы шундый Шагыйрь кораб образында кемне яки нәрсәне күздә тота’’- Әлеге шигырьгә булган барлык шәрехләрнең нигезендә Дәрдемәнд шигъриятен артык гадиләштереп аңлау ята. -Кораб- шигырен шул чор шигъри процессыннан метафизик аерып кую чагыла Бу кимчелектән Г Халит хезмәтләре генә азат Югыйсә кораб образы ул чорның күп шагыйрьләрен үзенә җәлеп иткән Барлык очракта да ул татар милләтенең киләчәк язмышы турында уйлануларга бәйле рәвештә кулланыла Тукай, мәсәлән. ‘ Милләтчеләр- шигырендә: Көймә бата; йота торган балык өчен Корбан булган мөрәүвәтле бер җан кирәк. — дип яза Икенче төрле әйткәндә, халык шагыйре, милләтне һәлакәттән саклау өчен корбанга барырга кирәк дип саный Г Камал исә Милләт корабы- исемле шигырендә (1906 ел) башка кораблар арасында кыю һәм җитез юл яручы милләт корабына якты киләчәк юрый Дәрдемәнд -ил корабы- гыйбарәсен куллана Ил сүзе аның әсәрләрендә еш кына милләт- халыктөшенчәсендә йөри Кораб образы рухы белән Дәрдемәндкә аеруча якын рус шагыйре Фет иҗатында хәвеф тойгысына өртелә Кешелек язмышы турында уйлаганда Көнбатыш Европа философиясендә бу образны фаталистик мәгънәдә Шопенгауэр куллана Ни генә булмасын. Дәрдемәнднең Кораб» шигырендә кешелекнең фаталистик һәлакәте идеясе ятмый Ф Кәрими язганча, шагыйрь төгәл сүзне тапмый торып, шигырен тәмамланган дип санамаган Тикшеренүчеләр Кораб шигырендәге хәвеф мотивына күбрәк игътибар бирәләр, ул хәвефнең аслы турында исә баш ватмыйлар Ә бит уйлап карасаң, заман һәрьяклап хәвефле 1905 ел революциясе үзе хәвефле булмаганмы ’ Монда исә инде реакция котырына Шагыйрьне корбан кирәклеге борчымый ә нинди максат һәм нәрсә хакына корбан соралуы борчый Нинди юллар. Кайсы упкын Тарта безне җан сорап’’! Әлеге метафора нигезендә киң таралган легендадагы корабны һәлакәттән саклау өчен көймәдәгеләрнең берсен мифик балыкка яисә диңгез алласына корбан итү мотивы ■ Тикшериаучыпр Наваингк Мвхакамаи лигвтайи- аеарви •—■»*®ла|,ы белән яманатлы булмас өчен, аның сазы бөтенләйгә Дилең о-н-и телең булсын тозаклы Йоз аклыгың өчен аузың йозаклы.— дип киңәш итә ул үз-үзенә Сәнгати күренеш буларак. Дәрдемәнд иҗаты төрле шигъри мәктәпләр һәм эстетик башлангычлар үрелмәсеннән хасил Көнчыгыш-Көнбатыш синтезына аяк басканда, ул татар теленең сафлыгын да, фольклорга хас шигъри фикерләүне дә үзләштерә, үзенең шигъри палитрасын халык эпосы ритмнары һәм калыплары белән сафландыра, сөйләмнең интонацион мөмкинлекләреннән файдаланып, шигъри синтаксисны камил- лаштерэ Форма эчтәлек һәм мотивлар өлкәсендә. әлбәттә, аның нигез платформасы булып классик терки шигырь кала Шушы нигездәге Көнчыгыш башлангычын ул рус һәм Көнбатыш Европа поэзиясенә хас форма, алымнар һәм аһәң белән куша Татар җанлы сөйләм интонациясенә нигезләнүнең гамәлдәге тәҗрибәсе һәм конкрет үрнәкләре белән ул шигырь төзүнең үзенә кадәрге классик поэзия практикасына таныш булмаган рациональ юлларын күрсәтеп бирә Мәсәлән «Бүзләрем маналмадым» әсәрендә шигъри юлларның тулы синтаксик вариантыннан соң аның интонацион кыскартылган вариантын китерә Ке.нгә вослэт , кемгә өмид Нигъмәтен бирде фәләк Мин омиднең сул кулыннан Бер сынык нан аллшдыл! Кемгә васләт, кемгә өмид' Мин сынык нан алмадым Сүзлек 1 Васләт кавышу 2 Фаләк-язмыш. тәкьлкр Дәрдемәнд шигъри тәҗрибәсенең әһәмияте XX йөз башы һәм безнең көннәрдәге татар поэзиясе өчен гаять тирән булды Лирикасының идея һәм мотивлары ул чор татар зыялыларының фикер һәм кичерешләренә күп яклап аваздаш яңгыраган Үз чорында аларны Г Ибраһимов та уртаклашкан Сәнгатьчә эзләнүләре һәм. гомумән, шигъри культурасы белән Дәрдемәнд еш кына Тукайга якын тора, кайвакыт исә аның белән бәхәскә керә Шигырьләрнең аваз бизәме аһәңдәшлеге (ассонанс) һәм эчке рифмалар муллыгы ягыннан бу ике шагыйрь арасында уртаклык шактый. Монда үзара ярыш һәм бер-берсеннән өйрәнү дә чагыла булса кирәК Менә үзенчәлекле берничә мисал Дәрдемәнд. Ил мөмәййез ацлар ул тиз. Син аны сизмәс, димә Җитте дэфнем вакты. Кәфнем бүзләрен маналмадым Сүхтек 1 МииәйИез.-сизгер Үзләре сүздән түбәннәр. күзләре тездән тубән Монда хикмәт. мәгърифәт һәм .монда гыйрфан, монда нур. Монда минем нечкә билем, лдэннәтем һәм монда тур Кыскасы, бу шагыйрьләрнең икесе дә шигырьне аваз ягыннан эшкәртүдә, ягъни инструментовка өлкәсендә, үтә нечкә осталыкка ирешәләр Дәрдемәнд яшь Исәнбәткә. М Җәлилгә. X Туфанга С Хәкимгә бәрәкәтле йогынты ясаган, хәзерге татар поэзиясендә исә аның шигъри мәктәбеннән Р Фәйзуллин. Р Харис. Р Гатауллиннар уңышлы файдалана.