АСЫЛ БИЗӘКЛӘР ҖЫЕЛМАСЫ

Бездәге бизәү сәнгатенең борынгыдан килгән иң халыкчан төре — корамалар тегү. Көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндерү нигезендә туган бу сәнгать килеп чыгышы белән тире, нәфис күн тегүгә һәм киез келәмнәр тукуга тоташа. Ата бабаларыбыз мал туарлары белән сахралар гизеп, күчмә тормыш алып барган чакларында аларның тирмәләрен шундый келәмнәр, борынгы төрки халыклар өс-баш, аяк киемнәрен дә шундый күн-тире кисәкләреннән теккәннәр. Бу материаллардан ясалган һәрнәрсә — төрле каплар, киез паласлар. ат япмалары, гаскәриләрнең киемнәре дә күн өстенә шакмаклы, өчпочмак рәвешендәге яки бүтәнчә бизәкләр белән корамаланган. Безгә таныш булган гадәти корамалар төрле төстәге ефәк, атлас, сатин, хәтта киҗемамык тукыма кисәкләрен өчпочмак яисә шакмаклап кисеп, берберенә тоташтырып тегелә. Төрле төстәге нак кыйпылчыклар, үзләренең төс һәм бизәкләрен саклаган хәлдә, үзара «берләшеп- көтелмәгән композицияләр хасыйл итә. Вак-вак яссылыклар, бер-берсе белән бәрелешеп, гүя крестьян тормышының күпкырлы чагылышын сурәтлиләр. Вак-төяк гади тукыма кисәкләреннән ясалган киез, юрган тышы, сандык, урындык япмалары гадиләр тормышына хас булса, энҗеле калфаклардагы, асыл күлмәкләрдәге корама-бизәкләр затлы парча, хәтфә тасмалар кулланып башкарылган була һәм инде шәһәр тормышына хас зәвыкны тасвирлый. Корамадагы кисәкләр икенче бер тоташ тукыма өстенә беркетелмичә кыйпылчыкларның читләреннән тоташтырып кына тегелгәнлектән, аның калынлы гы үзгәрми, тукыма һич тә исраф ителми. Бу да — халык тормышының бер ягын күрсәтүче дәлил. Кызганычка каршы, хәзер корама ысулының бу сыйфатын, ягъни әрәм шәрәмгә юл калдырмавын, рәссамнар санга сукмый. Алар бу сәнгатькә декоратив ысул, үзгә бер сәнгати алым буларак кына мөрәҗәгать итәләр. Бу очрак та корама чаршау, ашъяулык, җәймәләр, халык ысулынча, калдык-постык тукыма кисәкләреннән җыелмый. Рәссамнар «ор дән төрле кисәкләрдән махсус композиция төзиләр. Әсәр эскиз ниге.ъ ндә иҗат ителә. Композицияләргә төрле бизәкләр, чигүләр дә өстәлә. Мисалга Казанның истәлекле бүләкләр җитештерү фабрикасында чигү цехы осталары ясаган «Ак чаршау» (1983) әсәрен күрсәтергә мөмкин. Бу әсәр билгеле бер эчтәлеккә нигезләнгән. Гөл кебек балкып торган кыек шакмаклар, бәләкәй кыңгыраулардай тезелеп, аска төшә. Аларның хәтта серле зыңгыл давы да ишетелә сыман Чаршаудагы көчле төсләр «гаскәре» исә алга, офыкка омтыла кебек. Корамадагы тамбурлап чигелгән бизәкләр исә нәгышле җирлектә шытып чыккан гөлләрне хәтерләтә. Чаршау, тулаем караганда, чәчәк ат кан, тиздән җимеш бирәчәк җир-бакча образын гәүдәләндерә. Р. ШАҺИЕВА, Татарстан сынлы сәнгать музее гыйльми хезмәткәре.

Реклама