Логотип Казан Утлары
Повесть

ШАЬЗАМАНОВ ЭШЕ

ондый хәл килеп чыгар дип колхозда беркем дә уйламады. Май азагында гына була торган тымызык иртәләрмен берсе иде Авыл бакчаларын ямьләп катык тай чәчәктә утырган алмагачларның алсу таҗ яф раклары тын гына коелган чак. Әйтерсең лә. кәүсә тирәләренә тәңкә карлар сибелә .. Алма, шомырт, сирень чәчәкләренең хуш исен, язгы туфрак исен салкынча һава агымы Үрмәш урамнарына гына та ратып калмый, ә бәлки ындырга терәлеп агучы Каз лы елгасы буйларына китереп төшерә, аннары кар шы яр өстендәге техника паркына алып менә, кыш төтененә алыштырырлыкмы соң! Барысы да елмаешып куялар, чөнки Бәчә Фәргате арада иң күп тартучы, биш минуттан ул әле генә әйткән сүзләрен онытып папирос кабызачак, кулы кесәсендәге Беломор кабып инде капшый да башлады. Күзләр Сәләхетдингә төбәлә. Ул бер сүзне дә җавапсыз калдырмый, ул хәзер Бәчәгә ни дә булса әйтәчәк. Сәлахетдин үз дәрәҗәсен белә, ашыкмый. Сигаретын ул юри озаклап суыра, төтенен ашыкмыйча гына авыз борыныннан чыгара да төкереген көчле басым белән ике теш арасыннан җеп нечкәлеге генә итеп аска юнәлтә Аннары Бәчә Фәргатенә карамыйча гына болай дип куя: — Юләрлегеңне кичә ганымасаң да. бүген таныдың бит. апай. Бердәм көлү, хуплау авазлары яңгырый. — Син нәрсә таяк белән бармакны бутыйсың?! — ди тегесе кызып. — Әйе. әйе.— дип аңа да көч бирәләр. Барысының да Сәлахетдин белән Фәргагь арасында кичә булган бәхәсне кузгатасы килә. Фоат С АДРИЕВ (194 I әдип, драматург • Их сез. егетләр Ач тәрәзәң Кондырлы кодачасы һәм башка пьесалар, хикәяләр авторы Мослимдә яши буе тимер томыр, машина мае исеннән туеп беткән ир атларның борын нарын ярып керә, йөрәкләрен җилкендерә. — Их. егетләр, бездән дә юләр кеше юк! — ди Бәчә Фәргате һәм тарга гына башлаган папиросын җиргә ыргыта. Шушы исләрне тәмәке — Безнең колхозда тизләнеш, үзгәртеп коруларның мәңге булачагы юк! — дин кычкыра торгач, кичә Фәргать карлыгып туктаган иде. Ә Сәлә.хетдин кызмыйча-ярсымыйча гына: — Булачак кына түгел, әле үзең дә үзгәрәчәксең, тәмәке тартуыңны да ташламагаең.— дип тегене җай гына ирештерә торды... Ләкин бәхәс бүген куера алмын калды. Бөтенесенең игътибары кара тузан болыты күтәреп бирегә якынлашучы сары тракторга юнәлде. Менә Илһам Шаһзамановның К-700 маркалы кибәне юлдан чыгып турыга гына элдерде, ул туктамас, бөтенесен изеп сытып китәр кебек килә иде. Тракторның чокыр-чакырларны акрынаймыйча үтүендә, артына тагылган культиваторларының тимер капкага эләгә язып дөбер-шатыр керүендә үк ниндидер ярсу сизелде. Тракторын сүндергәч. Илһам тормозга басып та тормастан җиргә сикерде. Башка чакта булса, ул акрын гына кереп туктар, моторны сүндергәч, кабинада озаклап әйберләрен барлар, аласын алыр, саласын салыр, ишеген бикләр, аны тартын карар, ашыкмыйча гына төшәр, аннары, кырык бишенче размерлы кирза итекләре белән лас-лос басып, мастерскойга таба атлар иде. Ул чакта аның гөрес мәрес гәүдәсе әз генә алга иелгән булыр, тузан кунган кара керфекләре арасыннан зәңгәр күзләре тыныч кына елмаер. Аннары мастерской янындагы кешеләрнең һәркайсы белән көрәктәй кулын биреп исәнләшер, читкәрәк басар да аларның сөйләшүен тавыш тынсыз гына елмаеп тыңлар, сүз бетмичә ике аягының берсен дә атламас... Әмма бүген ул мастерской ягына борылып та карамады, иптәшләренең күз карашыннан качкандай, парктан чыгып китте. Бу гайре табигый хәл иде. Моны Бәчә Фәргате генә шулай эшлн ала һәм аңа беркем дә гаҗәпләнми. Ләкин ул Фәргать түгел ләбаса! һәркемнең күңелендә бер сорау бөтерелде: ни булган? Ник Илһам бирегә килмәде? Тынлыкны Сәлә.хетдин бүлде: — Син мёнә. Фәргать апай, тизләнеш юк. ул безгә кагылмый дисең. Ә үзең күзгә терәлеп торган тизләнешне күрмисең. — Я әйт. кайда ул. кайда?! —дип чәпчеде Фәргать. — Әнә. - диде Сәлахетдин гомер буе сугылудан һәм кысылудан тырнагы ямьшәеп, каралып беткәй чәнчә бармагы белән Илһамга күрсәтеп. Фәргатьтән башкалар көлешеп куйдылар. — Карагыз әле. валлаһи, безнең якка борылып та карамады, китте дә барды Тәтеле тәре.— диде берсе Илһамның кушаматын телгә алып. — Хәерлегә булсын, үткән бишьеллыкта да. бусында да аның болай кабаланганын күргән юк иде әле. — Эшләгәндә ашыксын иде ул. Илһам, әлбәттә, аларның сүзләрен ишетмәде, ишетергә дә теләмәде, аның туктарга, гәп куертырга вакыты юк иде. Ул Казлы ярыннан төшеп китте, яшь кычыткан һәм үләннәрне ера-ера елга буйлап атлады. Эссе, тузанлы кабинадан соң биредәге салкынча дымлы һава бөтен тәнгә рәхәтлек бирә иде. Кәҗә сукмагы тар булганлыктан, әледән-әле ялгыш читкә басылды, елгага кызыл балчык, таш кисәкләре чупылдан төште, төнге йокысыннан уянып җитмәгән бакаларны, маймычларны өркетте. Каршы як яр сөзәк, аның буеннан-буена судан өч-дүрт метр ераклыкта өянкеләр тезелеп киткән. Аларның иң аскы юан ботаклары яфракларын суга тигерү өчен инеш өстенә сузылганнар Бу ботакларда авылның ничәмә-ничә буын малае атынып үсмәгәндер! Бу ботакларга атланып Илһамнар пичәмә ничә сыбызгы ясаганнардыр да. ничәмә-ничә төрле тавышлар белән сызгыртмаганнардыр. пичәмә ничә мәртәбә шуннан инешкә сикермәгән- нәрдер! Ул чакларда әллә суы тирән иде. әллә алар бәләкәй иде — белмәссең. Илһамның дүрт малае да шунда атына тирбәлә үсте. Зурысы Айнур инде унынчы классны бетерде, зур егет булды. Кем белә, бу ботаклар әле аның балаларының балаларын да көтәләрдер. Өянкеләрнең сагызлы яшеллек каплап килүче ботакларына бүрек бүрек оя корган каргаларның туктаусыз каркылдавыннан Казлы буе яңгырап тора. Аларның тавышларын- 6 ФОАТ САДРИЕВ * ШАҺЗАМАНОВ ЭШЕ « ника паркына менмәде, елга буйлап аска таба ашыкты. Казлы, өч-дүрт чакрым үткәч. Ыкка килеп кушыла һәм нәкъ шул урынга колхозның үзәге булган Үрнәк авылы урнашкан. Әгәр Казлы Үрмәшне ындыр яклап ураса. Үрнәкне урталай ярып үтә. Шуңа күрә биредә елга аша күпер салынган. Күпер турында гына колхоз идарәсе Хәзер иртәнге нарядтан чыгып, бөтенесенең шул тирәдә болганган чагыдыр. Яхъя да шунда булырга тиеш. Илһам аны күпер буендагы кычытканлы сукмактан күтәрелгәндә үк күреп алды. Яхъя кара бөдрә чәчләрен сыпыра сыпыра кешеләр белән сөйләшә иде. Кемнәрдер идарәгә керә, кемнәрдер чыга Читтәрәк җиңел машиналар мотоцикллар тора, аларның кайсы килеп туктый, кайсы китеп бара Әгәр Яхъяны бирегә чакырып алсаң? — дип уйлады Илһам. Тукта, фургонлы яшел Москвич ыпа таба үзе килә түгелме соң? Булма ды шай. бригадир Латыйпов белән агроном Мансур аны туктаттылар, тагын кемнәрдер килде, кызын кызып сөйләшә башладылар. Көтеп тору файдасыз иде. Янына барырга, һәммәсен йөзенә бәреп әйтергә, аның оятсызлыгына чик куярга. Нәкъ менә башкалар карап торганда әйтергә' Ул эре әре атлап әлеге төркемгә якынлаша башлады. Шул чак Яхъя ба шык артка ташлап рәхәтләнеп көлен җибәрде. Ул. кемдер кытыклагандай, тыела алмыйча, бармагында машина ачкычын бөтерә бөтерә көлде. Илһам бу көлүне көтмәгән нде. тәне эсселе суыклы булып китте, күңелендәге рәнҗеш тыелгысыз ачуга әйләнде Илһамның дөп-дөп басын, бик сәер кыяфәттә килүен күреп, барысы да ана таба борылдылар Бригадир Латыйпов. уңга тайпылып, хртадан юл бирде Илһамның йодрыклары гына түгел, иреннәре, күзләре дә ачу белән кысылды, уң як яңагы дерт-дерт тартышты Яхъя, нәрсәдер сизенеп, көлүеннән туктап калды, күзләре киерелеп ачылды. Ләкин соң иде инде: Илһам тимердәй йодрыгы белән аның яңагына китереп кундырды Бу шул кадәр тиз. шул кадәр көтелмәгәндә булды ки. барысы да. аяз көнне яшен суккандай, катып калды Яхъя мәтәлеп китте һәм. чәчәк газонын әйләндереп алган тимерчыбык бөкләмнәренә башы белән төртелеп, туктады Читтәрәк торучылар да бу якка борылдылар, идарә алды ах итте. Биш алты кеше Илһамны тотып алды Ул карышмады да. кабат сугарга да омтылмады, ни булды соң бу дигәндәй, җирдә хәрәкәтсез яткан Яхъяга карап тик торды. Берничә кеше Яхъяны күтәреп торгызды. Аның өс башы тузанга баткан, борыныннан аксыл шакмаклы күлмәгенә кан ага иде. Ул канын сөртмәде, ниндидер әйбердән котылырга теләгәндәй, башын чайкап куйды аннары аксый аксый атлан Илһам каршына килде Ударны халык уратып алган нде инде. Бер бер артлы аптырашлы сорахлар яңгырады: — Ни булды? — Кем сугыша? — Кемне кыйнаганнар? Яхъя Илһамның аяк астына каплы төкерек төкерде дә башын югары күтәреп: — Син нәрсә?! — диде Аның тавышы тамак төбеннән гырылдап чыкты — Әллә тилердеңме9 ' Алар еш еш сулап бер берсенә карашып тордылар. Яхъя тәбәнәк иде Илһам өстән аның сыдырылган һәм тирләп чыккан маңгаен, агарын ган чыраен канлы авыз-борынының дерелдәвең күрде, әмма ни әйткәнен ишетмәде Бая аны әйдәкләгән көч инде сүрелгән иде. Ул кинәт артына борылды этә төртә халык арасыннан чыкты да килгән юлыннан кире кайтын китте. Кемдер әйттеме, әллә үзләре күренме, идарәдән колхоз председателе Биккинин белән партком секретаре (олтаиов йөгереп чыкты \ларга икегә аерылып юл бирделәр. Уртада Яхъя канлы кулъяулыгы белән авыз- борынын «өртен тора иде. — Ни булды? — диде Биккинин килен җитәр-җитмәс. Солтанов дәшмәде, бары, тик биредәге кешеләрнең әле берсенә, әле ФОАТ САДРИЕВ * ШАҺЗАМЛНОВ ЭШЕ * ф сагайта төште. Б ләкин аптыраштан башка берни дә күрмәде. Бары тик бер кеше иеп кыяфәте генә аны икенчесенә сораулы караш ташлап, аларныц йөзләреннән соравына җавап эзләде, \ — орлыкчылык буенча агроном Мансур Рафиков иде \ның карашында, башкаларныкыннан аермалы буларак, аптыраш түгел, ә канәгатьлек билгесенә охшаш нәрсә кабынып торса ла Яхъяда ниндидер яшерен шик туа. җаны бәргәләнә башлый. Ул ерак басуга китсә дә. район үзәгендә булса да. кырыкмага кырык сәбәп табып көненә берничә мәртәбә барыбер идарәгә канга, бухгалтериягә керен чыга. Гөлзадәның урында утырамы икәненә үз күзләре белән күрен инана hu.ui ник болан йөрүен бухгалтериядәгсләр дә. Гөлзада да сизенә, чөнки Яхъя тыныч, салкын б\лып күренергә тырышкан саен аның күз алмалары ярсулырак енкергәлн. хатынының өстәленнән күзләрен читкә рәк борган саен карашы шунда эләгеп кала. Яхъя болан ярамаганын, гомер буе болай яшәп булмаячагын бетен тирәнлеге белән аңлый. һәркөн: Моннан соң үз-үземне түбәнсетмим - дин ант сулары эчә. әмма хаты ныннан ераккарак китү белән әлеге ант юкка чыга, келт итеп Гөлзада исенә төшә аның янында бетерелүче чит ирләр күз алдына килә дә баса.. Турысын әйткәндә, шикләнерлек нигез .дә бар иде Күп мәртәбәләр аның янында нр атларның. бигрәк тә урып җыю чорына килгән шоферларның җорланып сөйләшүләрен. Голзаданын исә аларга кашын күзен уйнатып утыруларын аз күрмәде Яхъя Партком секретаре булып (.олтанов килгәч, хатыны аның кабинетына керүен дә ешлатты. Боларны күрмәү өчен шыр тиде бу чырга кирәк иде һәм алар хакында ярым шаяртып Яхъяга әйткәләп. торт гергә.ләп тә тордылар. Пц аянычы шунда: һәммәсе ачык күз алдында ләкин моны берничек тә исбатлап булмый иле. Шуңа күрә Гөлзададан торган саен ныграк көнләште Яхъя, аны торган саен үҗәтләнебрәк саклады. Гнлзада аның бетен уен били торган тормыш мәгънәсенә әверелә барды. Башка юл юк иде: хатынының бетен кыяфәтенә, кылан мышына бәреп чыккай әшәке дәртен канәгатьләндерергә ирек бирмәү ечен аны сакларга, әгәр дә инде бу мөмкин булмаса. хыянәтен бетен кеше күз алдында фаш итәргә кирәк ите Фаш итү турында Яхъя бүгенге көнгә кадәр уйларга да куркып, сузып килсә, менә хәзер ул сәгать сукты. Нидер бар һәм ул Илһам белән бәйле. Аның шулай буласын Яхъя күн еллар элек шикләнеп көтте, инде оныта башлагач кына шиге раска чыкты. Ни эшләргә' Бу < •орам а җавап бирү коточкыч кыен, баш җитмәс нәрсә иде Тик шунысы ачык Илһам аның җаныннан да якын, бөтен тормы шыиа яшәешенә мәгънә бирүче затка кул суза икән. Яхъя һәммәсенә әзер Ул Илһамны менә мии кем иш яшәве ечен баштан ук күрә алма 1Ы. аның тормыш га беркем сүзенә карамыйча үҗәтләнеп, i нскәреләнен. үзе геләгәнчә ат давына котырды Яхъяның югары белеме, дәрәҗәсе, киләчәк омтылышлары бар һәм ул шушы өстенлеген Илһамга һәрчак сиз дерергә тырышты, аның үз ал ii.in.ia баш июен теләде. Ә Илһам, юри шушыны сизгәндәй, аңа баш бирмәде Нн хәтәре шунда и де: падан, максатсыз Илһамның үзенә караганда ниндидер бер өстенлеге бар чыгын Яхъя яхшы тойды Ничек кенә уйласаң да. бер нәрсә ачык ниндидер олы бәрелеш башланып килә һәм v i аларның тормышын моңа кадәр көтелмәгән бил гесез юнәлештә алын киләчәк Бусы көн кебек ачык һәм инде аңардан котылмак юк иде. Дәүләт Хәсәнович керә керешкә үк сигарета кабызды да йомшак креслосына чумды. Фәһим ( олтанов аның каршысына утырды. Бер дә күңелле нәрсә түгел бит әле бу. Фәһим Солганович. Кеше ышанмаслык хәл... Фәһим уң яклан маңгаена гөшкән кара чәчләрен берничә мәртәбә артка сыпырды ләкин алар тимерчыбык кебек каты, тыңлаусыз иделәр, кабат каш өстен кытыклап тора башладылар Ул чалбар кесәсен кап шады — тарагы өйдә калган иде. Ник дәшмисез? диде Бнккинин эчкә алган төтенен авызыннан чыгаргач Мин ни әйтим ' Кешеләрне сез яхшы беләсез — Бөтен табышмак та шунда. Илһам малай чактан минем күз алдымда. Аның мин кешегә кул күтәрү түгел, тавыш күтәргәнен дә белмим. Нидер бар монда Фәһим председательгә тун-туры караган килеш билгесезлектә утырды. Дәүләт Хәсәновичның киң мацгае буйлап кашлары өстеннән бердәнбер җыерчык сузыла Ул тирән, һәрчак күләгәләнеп тора, борын турында * дулкын кебек аска бөгелеш ж an үтә. Соры кашлары гаять калын, ябыш = тырып куелган төсле. Борын яфракларыннан башланып, авыз читләрен- m нән иягенә кадәр тагын ике буразна ярып төшә. Вак җыерчыклар бөтен- я ләй диярлек юк. Аның йөзе олы хәстәр, җитди мәшәкатьләр белән яшәвен s күрсәтә. Бервакыт. Фәһим эшли генә башлаган көннәрдә ул: — Председатель булганчы мин тавык күкәе кебек шоп-шома идем, би < темдә бер генә җыерчык та юк иде.— дип сөйләде көлеп.— Тормыш саба ф ны йөзгә дә. йөрәккә дә үз буразналарын сызды, ә баштагы чәчләрне в төпләп алып бетерә язды “ Фәһим инде күп мәртәбәләр аның йөз чалымнарыннан характерына а. ачкыч эзләргә тырышып карый әмма бер генә дә тотрыклы бәйләнеш таба алмаудан гаҗиз кала Биккининнең йөзе белән эчке дөньясын нинди- о дер зур нәрсә бик еракка аерып торадыр, аларны бәйләүче, тоташтыручы £ бер генә җеп тә калмагандыр шикелле. о Ишектә Латыйпов күренде е — Дәүләт Хәсәнович. Бөгелмәгә кем бара? — Үзегез хәл итегез.— Биккинин. аның нечкә тавышын куып җибәргәндәй. кулын селкеп куйды — Әйт әле. нәрсәдән эләгешеп китте Яхъя белән Илһам? — Әйттем бит инде.— диде Латыйпов үпкәләгәндәй.— Илһамнан ара кы исе аңкый иде — бөтен белгәнем шул. Өчәүләп күпме генә сөйләшсәләр дә. мәсьәләгә бернинди дә ачыклык кермәде. Ул арада өс-башын алыштырган Яхъя да килеп керде. Аның авыз борыны бераз шешенебрәк киткән, маңгаенда кечкенә генә сыдырыл ган урыны бар — Утыр әле. Хаков — диде Биккинин йомшак кына. Өчәүләп аңа текәлеп карап тордылар — Сезнең арада ни булды? Яхъя сүзсез генә җилкәсен сикертте. Ул. гаепле кеше кебек, карашын аларга күтәрмәде — Тора салып китереп сукмагандыр бит инде ул сиңа. Әйткәләшкән идегезме әллә'’ — Юк Бүлмәдә тынлык у рнашты Биккининнең куәтле насос суыруын хәтерләтеп сулыш алуы гына ишетелеп торды. Аны Солтановның сак тавы шы бүлде: — Әйткәләшү генә димәгән. Кешегә бер сүз дә җитәргә мөмкин. — Мин аңа бернинди дә авыр сүз әйтмәдем.— диде Яхъя, ниһаять, карашын күтәреп — Кичтән алар тары чәчәсе басуны культивацияләргә кереп киттеләр Рашат. Фәргать, ул. Берни юк. басуда сөйләшеп тордык... Биккинин сигаретын бармак арасына кыстырган килеш, маңгаен учлады. Зәңгәрсу сыек төтен аның пеләш башыннан күтәрелгәндәй күренә иде һәркайсы үз уен уйлады Биккинин моның сәбәбен якынча чамалый Җепнең очы Гөлзадага барып тоташырга тиештер. Берничә ел элек Яхъя ның агарып-күгәреп килеп кергәнен онытмый УЛ. — Иә мин. йә Илһам — икебезнең беребез' — дигән иде баш агроном ярсуын тыя алмыйча Шчл чакта: II эш өчен яна да соң’ — дип уйлап куйганы хәтерендә Дәүләтнең. — БУЙСЫНМЫЙМЫНИ’ Буйсындырырбыз аны!—дигән иде ул агрономны тынычландырырга теләп — Бозылып тора ул механизаторлар... Ләкин Яхья тагын да ныграк ярсыды: _ Йә хатын белән без китәбез, йә Илһамны куасыз' Сораштыра торгач. Яхъя сөйләгәннәрдән шул билгеле булды: Гөлзада белән Илһам яшь чакта йөргәннәр, хәзер менә бер атна инде Илһам идарәгә аның хатыны янына килә. — Аңа дөрес түләмәгән, шуңа килә бит ул.— диде Биккинин - Минем янга да керде. Ләкин Яхъяның дәлилләре шул кадәр күп иде. Биккинин үзе дә ышанып бетә язды. Шуңа да карамастан — Болар һәммәсе дә шикләнүдән генә, асылда берни лә юк. сиздермә, юк белән даныңны сатма.— дип акыллы киңәшләрен бирде. Гөлзада белән дә. Илһам белән дә аерым аерым сөйләшмәкче булды әмма Яхъя моңа катгый рәвештә каршы килде. Биккинин үз сүзен куәт ләде. Яхъя күпмедер вакыт кара коелып йөрде дә тынды Хикмәт нәрсәдә булгандыр. Гөлзада да шуннан соң җитдиләнеп, хәтта олыгаеп киткән кебек күренде. Илһам да идарә тирәсендә күзгә-башка чалынмады. Моны Яхъя председатель сөйләшкәннең нәтиҗәсе дип уйлады, ахрысы, аңа ка рата ничектер аеруча ягымлы, тыңлаучан булып китте. Тыштан караган да барысы да әйбәтләнде кебек. Ләкин Бнккининнең күңелендә бер сора) һич тә тынгылык бирмәде: ә чыннан да алар арасында яшерен элемтә булса? Мондый нәрсәләрне ходай үзе белмәсә дә. хатын кыз белә. Чит кешегә әйтеп булмый, беркемгә дә сөйләмәскә ипи тоттырып ант иттергәннән соң. 6v хакта ул үзенең хатынына тиште. Мөшәрәфәнең күзләре очкынланып китте, үзе ах-вах килде. — Синең миңа ах-вахларың өч тиенгә дә кирәкми, шундый хәлне ишеткәнең юкмы? — диде ул. хатынының кубарыла башлаган кичереш ләрен туктатырга теләп. — Яхъяның көнләшә торган гадәте барлыгын ишеткәнем бар. кола гыма башка берни дә чалынганы юк.— диде Мөшәрәфәсе. Мөшәрәфә әйткәч, ышанмыйча ярамый иде. Чөнки ул. күп сөйләшү белән бергә, авылдагы барлык булган һәм булмаган хәбәрләрне түкми чәчми җыя. аларны хәтерендә кирәк вакытында эзләп нитеп тормыйча алырлык итеп сүлен тәмен югалтмыйча, бозмыйча саклый иде. Ләкин Биккинин хатын кыз психикасындагы анттан югарырак нәрсәләр барын. Мөшәрәфәнең бу кадәр серне күтәреп йөрерлек тәкате юклыгын исәпкә алмаган булып чыкты. Күпмедер вакыт узуга, аның кабинетына Яхъяның нәрсә киеп, ничек хәрәкәтләнеп керүе дә. аларның пиләр сөйләшкәне дә бөтен колхозга таралган иде инде. Биккинин хатынын сүгеп тормады, чөнки моны кем таратканны исбатлау өчен генә дә еллык нервыңны сарыф итәргә кирәклеген яхшы аңлый иде. Ә Яхъя шуннан соң Биккинингә карата салкынайды. Әгәр элеккечә караса, бүген барысын да ачыктан ачык сөйләп бирмәс идемени? Бер авызы пешкәч, өреп каба шул бәндәң, һәрхәлдә, монда баш бетәрлек нәрсә юктыр. Яхъя көнләшеп берәр ярама ган нәрсә әйткәндер. Илһамга шул җитә калгандыр, дип уйлады Биккинин. Солтановның салмак тавышы аның уйларын бүлде: — Мин хәзер Шаһзамановны чакыртам.— диде ул. - Бергәләп аңлашырбыз. Моны ишеткәч. Яхъя урыныннан сикереп торды: — Үзегез аңлашыгыз. Минем аның белән сөйләшер сүзем юк. — Тукта әле. Хаков ничектер килешергә кирәк бит инде — Килешергә?' Яхъя кычкырып җибәрде, аның күзләре очкын чәчеп әле Биккинин гә. әле Солтановка. әле Латыйповка төбәлделәр — Сез мине юләргә санамагыз. Дәүләт Хәсәнович' Болай калдырыр га. гафу итәргә? Юк инде' Бу үзеңне аның каршында гаепле итеп тану булыр иде. — Ә нишләмәкче буласың? — Берни дә эшләмим Кайтып керү белән әни милиция бүлегенә шалтыратты. Биккинин учы белән каты итеп өстәлгә сукты. — Кыргансыз икән! Булдыргансыз! — Ә нәрсә? Бүген мине, иртәгә сезне. Шуны телисезмени? Биккинин урыныннан торып аның каршына ук килде Ярар. Илһам Шаһзамановны утыртып куйдылар, ди. Шуннан колхозда. Ул чак кына Хатының йөрүдән туктаячакмы9 —дип ычкындырмады — Синең авторитетың артачакмы? * — Әйдәгез, күзгә төтен җибәрмичә генә сөйләшик әле. Э Биккинин эченә китереп төрткәндәй туктап калды, әллә Яхъяның в сүзләрен туры мәгънәдә аңлап, әллә болай. сигаретын көл савытына атты ® — Аңлашырга кирәк, аңлашырга' — дип дәвам итте ул урынына s утырып.— Сез бит бер авылда туып үскән, бер мәктәптә укыган егетләр « Кырыкка җиттегез, ә акыл ягы чамалы... * —Яхшы киңәшегез өчен рәхмәт. Дәүләт Хәсәнович. ф Яхъя эре адымнар белән чыгып китте. Аның артыннан акрын гына ш Латыйпов та юк булды. “ — Шулай да милиция начальнигына шылтыратып карыйк әле. бәл а. кем эшне зурга җибәрмәсләр. Биккинин трубканы алып номер җыярга кереште. u — Дөрес эшләмисез. Дәүләт Хәсәнович.— диде Солтанов аягүрә • басып. о — Дөрес эшләмим?! е Биккинин үзенә каршы әйтүне бик авыр кабул итә иде. Ул гаҗәп ләнү катыш ачу тойгысын яшерә алмады, җыя башлаган номерын таш лап. телефон трубкасын шартлатып куйды һәм урыныннан сикереп торды — Ә дөресе ничек була?! Миңа, илле җидене тутырган кешегә, әйтеп бир әле дөресен?! Салтанов тыныч иде. — Көпә-көндез аракы эчеп, баш агрономны кыйнауны ансат кына йоммакчы буласыз. Сезнеңчә, моннан да зуррак кешелеклелек юк кебек — Алай икән' Шаһзаманов бит синең коммунистың! Шуны белә сеңме? — Минем бернинди дә коммунистым юк. Сез дә. мин дә. ул да бер партия членнары — бары шул гына. Биккинин кайтарып бер сүз дә әйтмәде. Секретарьның менә шушы лай уйламаганда көтмәгәндә, гел юктан гына председательне шартлатып тиешле урынына утыртып куюы беренче тапкыр гына түгел һәм мондый чакларда Биккинин дәшми калу ягын карый иде. Солтановның әнә шулай уңайлы форсат көтеп торуы, колхоздагы барлык җитәкчеләр ниндидер кичектергесез эшкә дәррәү купкач та аның әле һаман кузгала алмыйча, ашыкмыйча утыруы Биккининнең җен ачуын чыгара. Наряд беткәч, бө тенесе үзләре билгеләнгән участокларына чәчелә, ә Солтанов һаман бүл мәсендә утыра, кемнедер чакырта, нәрсәдер сөйләшә дә сөйләшә. Берсен дә. чәчү вакыты иде. Биккинин түзмәде, партком ишеген ачып җибәрде дә — Әле һаман басуга чыкмадыңмыни. Солтанов?' — дип кычкырды Ләкин секретарьның моңа исе дә китмәде: — Менә планлаштырам әле. каян башларга, кемнәрне күрергә Хәтер йомгагын сүтә башлау Биккининнең ачуын кабартты, ул инде кискенкискен сүзләр әйтергә дә әзерләнеп беткән иде. Әмма тәрәзәгә күз ташлау белән телен тешләде. Идарә каршына, сары мотоцикл белән ут өертеп. участок милиционеры килеп туктаган иде. Биккинин Солтановка ялт борылды. — Хәзер Рәкыйпов безнең янга керә. Бер карарга килергә кирәк. — Дәүләт Хәсәнович. сез нигә барысын да без генә хәл итәргә тиеш дип уйлыйсыз 9 Хуҗалык эшләрегез кырылып ята әнә. Солтановның тавышы шул кадәр тыныч иде. әйтерсең лә сүз кеше язмышы турында түгел, ә бәлки ихатадагы чирле тавыкны чалып ату хакында бара. Колхоз тормышын читтән күзәтеп кенә белүче кешенең үз аршыны шул! Эшне зурга җибәрүнең нәрсәгә интересен ул уйлап та карамый Биккииин Үрмәшнең бригадир ярдәмчесе Мөхәммәтшинне авыл Советы председательлегенә тәкъдим итәргә, ә акын урынына Илһамны куярга планлаштырып йөри иде. Үзе менәсе баскычны үзе җимерде, мышыкый тәре — дип эченнән аны да сүкте, эшне милиция кулына тап шырып. үзе бер читтә калырга ниятләп торучы Солтановны да тиргәде Ә бит тавыш тын чыгармаганда, һәммәсе дә ул дигәнчә булачак. — Сон. туганкаем.— диде Биккииин ялварулы сәер тавыш белән.—- Шаһзамановның дүрт баласы, хатыны бар Колхозда аның кебек эшләүчеләр бармак белән генә санарлык Без аңа атказанган механизатор исемен алу өчен кәгазьләр дә тутырып җибәрдек бит. — Казанга китмәгән булырга тиеш әле ул.— диде Солтанов.— Үзем шалтыратып, җибәрмәскә әйтермен Алар сүзне төгәлли алмадылар. Рәкыйпов җәһәт-җәһәт атлап килеп тә керде Ул икесе белән дә кул биреп исәнләште. Биккииин. ярты минут элек кенә ташлаган булса да. авызына тагын сигарет капты. Рәкыйповка да сузды Ул сирәк тарта иде. биргәч алды һәм саран гына елмаеп: — Председатель сыйлаганда төтенен сула.— диде. Биккииин сызган шырпыдан кабызгач, фуражкасын өстәлгә куеп, капитан тирләгән маңгаен кулъяулыгы белән сөртеп алды Рәкыйпов озынча төз гәүдәле, илле биш яшьләрдәге кеше иде Аның белән ачыктан- ачык сөйләшеп, бик авыр хәлләрдә дә уртак тел табып була. — Йә. нәрсә булды сездә? — диде ул туп туры Биккинингә мөрәҗәгать итеп — Хәбәр итәсе дә түгел иде инде.— диде Биккииин.— Әйдә, утырып сөйләшик әле. иптәш Рәкыйпов Рәкыйпов утыргач аның фуражкасын илтеп элде, үз креслосына бармады, капитан янындагы урындыкның артына терсәге белән таянды. — Күңелсезрәк хәл килеп чыкты бит әле... — Мин ни булганын беләм. Сәбәп нәрсәдә? — Менә шунысы сәер шул. Сәбәп юк Әле яңа гына Хаков белән дә сөйләштек. Бернинди ачу кычу юк. ди. — Алай икән — диде Рәкыйпов сузып.— Ә Шаһзаманов? — Әле аны чакырырга өлгермәдек. Капитан Илһам белән төнге сменада эшләүчеләрнең һәм идарә каршында күрүчеләрнең фамилияләрен язып алды — Ярый тикшерербез.— диде ул аягүрә басып. — Син инде, иптәш Рәкыйпов. эшне зурга җибәрергә тырышма.— диде Биккииин аның фуражкасын алып биреп.— Бу алар арасында бер аңлашылмау гына булырга тиеш. Безнең фикер шундый. — Ә минем фикерем андый түгел — шде кинәт Солтанов - Җәмәгать тәртибен бозучыларга карата законның бөтен катылыгы белән чара күрергә кирәк - Ул бераз көттереп торды да — Иптәш капитан.— дип өстәде. Сез шаяртмыйсызмы дигәндәй. Рәкыйпов аларның икесенә дә сынау лы караш ташлап алды һәм: — Хәзергә хушыгыз.— дип ишекне япты Озак еллар халык белән эшләү тәҗрибәсе Бнккининне дәртләп китүдән тыелырга өйрәткән иде Шулай да эчендәген бик үк яшерә алмыйсың: алган сигаретын бармак арасында әвәли торгач, өзеп чыгарды, аны идәнгә төшереп җибәрде Хннары графиннан агызып су эчте, калганын почмакта зур агач савытта үсеп утыручы фикус гөленең төбенә салды. Шунда КУЛЫНЫҢ шактый ук калтыравын тойды. — Моны ничек аңларга инде. Фәһим Солтанович? — диде ул секретарь белән рәсми сөйләшүгә күчеп. — һәркемнең үзенчә фикер йөртергә хокукы бар. дип аңларга кирәк. Солтанов урыныннан торды, аның калын күзлек пыялалары ялтырап куйды Күз алдымнан югал’ ■ — дип кычкырасы килде Биккининнең. Ләкин тыелды бик хәлсез, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән 14 SI BKIIRIIMH er eaixaMdag вмшву нияоиеаеу хегАе£ тюк агнп ta.) BL 1Ч1.ИЛМ liaLOM яәвмло\ ,ave енам маниц аавмлпу m.edc>J in». , нкт BLUI’IJ. aderanioM EOXLOM el. тчат1еу мтк1в1.1ЧП1ЛП| аГЕО Х пааеккең вНв алу Ч.1В.ЮЭ l4J.dK I4J j.BdnxLBiii вмяавмлпу adexadMaa аннәми MmiKOMtjBd iimiBi.AKi'iM IIIIIIIIHMII мл IIELLB ВЕВЯВЦ aaeLiiM druiiK at наши ими Lrieuf аГи мвнвгку dalead пихнем iimley нем day В1114ле1м1аф тек -adny IIOHLA наА|.ах навА в.1вк.— диде. Капитан, төп сәбәпне ачыкламакчы булып, бер сәгать буе аңа төрлечә ачкыч эзләде, барлык осталыгын, тәҗрибәсен эшкә җикте, куркытып та карады, әмма шуннан башка берни дә ишетә алмады... Илһам кайтты да. өйгә узып тормастан. веранда идәненә мендәр салып ятты. Биредә тыныч, салкынча. рәхәт иде. Бераз йоклап алмакчы булып күзләрен йомды. Ләкин күпме генә ятса да. йокы килмәде, күңеле тынычлыгын тәмам югалтты. Эшне бу кадәр зурга китәр дип ул һич тә фәһемләмәгән иде. төгәлрәк әйткәндә, иртән идарә каршына барганда ни эшләячәген үзе дә белми иде. Яхъя шаркылдап көлмәсә. бәлки сукмаган да булыр иде. Рәкыйпов биргән һәр сорау саен ул үзенең кылган гамәленең эченәрәк керә барды һәм тирәнрәк кергән саен аны яшерергә тырышты Ул барысын да энәсеннән җебенә кадәр сөйләп бирсә, бәлкем үзен тулаем яки өлешчә аклый да алыр иде. Ләкин бу аклану бүген өчен, хәзерге өчен генә булачак. Яхъя бик күп еллар элек Гөлзада белән Илһам арасына керде. Илһамны кәкре каенга терәтеп. Гөлзаданы үзенеке итте. Яхъя Илһамны эштә дә оятсызларча алдап килгән һәм алдаячак Ә Илһам ның һич тә алданасы, алданган булып каласы килми иде. Шушыларның һәммәсен чыгарып селкесә, Илһам халык алдында кем булып кала? Яхъя тарафыннан гомер буе алданган мескенчек. ачык авыз булып кала. Бу исем үзеңә генә түгел, балаларыңа, бөтен нәселеңә тагылачак. Ул моңа беркайчан да бармаячак. Гомере буе Илһам үзе хакында кимсетүче, түбәнсетүче сүз әйтергә урын калдырмаслык итеп яшәде, киләчәктә дә шулай яшәячәк! Дөрес, тирәнгәрәк кереп тикшерә башласаң. Илһамны теге яки бу нәрсәдә гаепләп тә буладыр, һәм ул моны аңлый, шуңа күрә үзен еш кына иң мәрхәмәтсез сүзләр белән орыша иде. Әмма ләкин андый олы таләпләр белән бәяли-үлчи башласаң, күпләр кеше буларак җирдән бөтенләй юкка чыгар иде. Шуңа да карамастан, аларга рәхәт: беркайчан да андый үлчәүләр белән эш итмиләр, җаннары да тыныч, исемнәре дә чиста. Ни өчен соң Илһамның исеме аларныкыннан түбән торырга тиеш? Шуңа күрә ул капчык төбен селкемәскә булды. Бакчадан Халисәнең керүе күренде. Ул башта веранда ишегеннән башын сузып карады, аннары эчкә үтте. Илһам аны күрү белән йоклаганга салышты. Бәлкем чыгып китәр дип уйлады ул — Йокламаганлыгың күренеп тора. Илһам. Илһам күзләрен акрын гына ачты, хәрәкәтләнмичә чалкан ята бирде. Төрле уйлардан чигә тамырлары сулык сулык типсә дә, тыныч күренергә тырышты: — Нәрсә бар? Әйтерсең, берни дә юк. берни дә булмаган. Аның тавышы үзенә дә ят булып яңгырады. Гаепле кеше тавышы иде бу. Халисә иренең янына тезләнде, күз яшьләрен сөртте, иреннәрен еларга җәелүдән көч-хәл белән тыеп: — Ни булды соң? Ник бездән яшерәсең? — диде. Илһам аны чын күңелдән кызганып куйды, яткан килеш кенә хатынын биленнән какты — Борчылырлык берни дә юк Яхъя белән икебезнең арада килеп чыккан аңлашылмаучылык кына — Рәкыйпов ни ди соң? — Берни дә әйтми, сораштырды. — Юу-ук...— шушы урында Халисәнең түземе бетте, ул тагын елап җибәрде һәм өйгә кереп китте. Димәк, халык сөйләгәннәр дөрес. Яхъя 20 белән тарткалашның килеп чыгуы юкка түгел. Тыштан бу нәрсә аны гомер буе борчып торса да, Халисә иренең хыянәтенә эчтән һаман ышана алмый, шуңа күрә көнләшүен Илһамга, күпме яшәп, сыңар сүз белән дә сиздергәне юк Түзде, дәшмәде, һәм менә тагын... Әгәр Гөлзада янына барып, үзе белән генә сөйләшсең? Безнең дүрт балабыз бар, гаиләбезне җимермә, дисәң? Юк. алар арасында ниндидер элемтә барлыгы кире ка- * гылмаслык расланса да, Халисә бу түбәнлеккә төшмәячәк. Әгәр әйткәч | кенә туктала торган булса, җир йөзендә хыянәтләр дә, ятимнәр дә, башка § фаҗигаләр дә артмас иде. я Кемдер шапылдатып капканы ачты. Илһамның башыннан «Айнур!» ® дигән шатлыклы уй йөгереп үтте. Әмма керүче ул түгел, Габделхәй иде. 2 Алар ирләрчә каты итеп кул кысыштылар. — Нинди җилләр ташлады? — диде Илһам аны күрүенә чиксез шат- ф ланып. и — Сагындым,— диде Габделхәй елмаеп. м Ул арада Халисә чыгып, аларны өйгә керергә кыстый башлады, ь Ләкин Габделхәй өйгә керүдән баш тартты. «Үтеп барышым гына, хәзер < китәм».— диде. о — Тегене ишетеп килгәнсеңдер,— диде Илһам, икесе дә баскычка < утыргач. о — Ишеттем... ° — Соң? — Илһам дустының күзләрен күрергә теләп аңа елыша төште. Габделхәй кулына ниндидер чыбык алган, шуның белән баскыч буендагы аяк кыргычка үрелеп чарт-чорт суга иде. — Менә бу кыргыч нәрсәгә? —диде Габделхәй уйчан гына, һәм үзе үк җавап та бирде —- Яңактагы төкләрне кырырга түгел, пычракны өйгә кертмәү өчен, билгеле. Шулай дип каты гына селтәнгән иде, чыбык кыргычның үткен йөзенә тигән урыныннан сынып чыкты. -— Хатынның ничә мәртәбәләр сыер сыртына сугып та сындыра алмаган салкын коралын харап иттең,— диде Илһам көлеп. — Ә менә син нәрсә белән кайда сугарга кирәген генә беләсеңдер,— диде Габделхәй ярым шаярган кебек. Бераз дәшми торгач, җитди итеп өстәде: — Мин сиңа ышанам. Башың урынында... Габделхәй бүтән берни дә әйтмәде, ә күңелгә шул кадәр рәхәт, җиңел булып китте. Моңа нәрсә сәбәпче? Бәлкем, янәшәңдә аның барлыгын тоюдан йөрәк башкача тибә башлагандыр? Бәлкем, тәртипсез төстә җанны телгәләгән уйлар дустыңның сине аңлавын, сиңа берсүзсез ышануын тоюдан тынып, үз эзләренә төшәләрдер? Ничек кенә булмасын, Илһамның Габделхәйне күкрәгенә кысасы, әллә нинди ягымлы сүзләр әйтәсе килде. Тик каян аласың ул сүзләрне? _ Рәхмәт, Габделхәй,— диде ул һәм шушы ике сүзгә һәммәсе дә сыйган иде. Бу рәхмәт Габделхәйгә аны түбәнсетмәве, югарыдан киңәш биреп, акыл атып җәфаламавы өчен дә әйтелде. Их, нинди аерылмас вакытлары бар иде аларның! Яшь чакларны хәзер сагынып искә алырга гына калды. Илһам белән Габделхәйнең дуслашып китүләре очраклы рәвештә генә башланды. Мәктәптә укыганда алар аралашмадылар. Ник дисәң, Габделхәй Илһамнан ике яшькә зуррак, берсе югары очта, икенчесе түбән очта яшиләр, шуның өстенә Габделхәй ут борчасы кебек җитез, ә Илһам акрын, аз аралашучан иде. Габделхәй аомиягә ике ел соңарып китте, кайтканда алар Илһам белән Бөгелмә вокзалында очраштылар, бертуганнар кебек кочаклашып күрештеләр. Район үзәгеннән Үрмәшкә йөк машинасы тартмасында кайттылар. Габделхәй юл буе сузып-сузып җырлады. Тау башыннан Үрмәш күренү белән Габделхәй, кабина түбәсен төеп, машинаны тукатты. __ Ни булды? — дип сорады Илһам гаҗәпләнеп. — Авылны тау башыннан бер рәхәтләнеп карыйк әле,— диде Габделхәй. Шофер көлемсерәп баш чайкады да кузгалып китте. Алар узган елгы кылганнар әби чәчләре җилфердәп торган тау түбәсенә янәшә утырды лар Май ахырлары иде, туган җир күздән яшьләр китерерлек булып сагындырган иде Әнә авыл, әнә Сәрдәле әрәмәләре, вак күлләр белән нәкышьләнгән Чәчмәле болыны. Әнә уралып уралып агучы зәңгәр Ык, аңа килеп кушылучы Казлы. Үрнәк белән Үрмәш арасындагы шомыртлык ап ак чәчәккә күмелгән, әйтерсең лә, яшел болын өстенә ак кар китереп өйгәннәр Шомыртлыктан ерак түгел, Акчарлак күле. Болар һәммәсе дә зур бер тәлинкәгә төшерелгән бизәкләр кебек, уч төбендәгедәй җәйрәп яталар һәм акрын гына синең тирәңдә әйләнәләр кебек. Баш өстендә иң биеге—кояш, аннары тау түбәсендә утыручы Габделхәй белән Илһам, аларның ике чемоданы. Габделхәй шушы биеклектән һәммәсенә дә барып ирешсен, бер генә куак та, бер генә үлән дә ишетми калмасын дигәндәй, аягүрә басып җырлап җибәрде. Аннары Илһамга: — Минем шушы тау битендә алма бакчасы үстерәсем килә,— диде.— Көч җитәрме икән? — Ник җитмәсен! — диде Илһам чын күңеленнән.— Сугышка кадәр ат белән су ташып та бакча үстергәннәр бит әле. Әйе. Үрмәш кешеләре бу тау битләрендә күкрәп утырган алма бакчасы турында хәзер дә сокланып сөйлиләр иде. Юкка гына тауны Бакча тавы дип йөртмиләр бит. Габделхәй күзләрен еракка төбәп тын калды, аннары тирән итеп сулады да: — Илһам, әйдә мәтәлчек атабыз!—диде. Үзе. Илһамның җавабын да көтмичә, мәтәлчек ата-ата түбән тәгәрәде. Илһам да аңа иярде. Рәхәтләнеп көлештеләр, нәкъ малай чактагы кебек булып китте. Киемнәрен каккалап, чемоданнарын алырга менгәндә Габделхәй туктады да: — Минем бакча турындагы уем икебезнең сер булып калсын,— диде.— Беркемгә дә әйтмәскә сүз бирәсеңме? Җавап урынына Илһам аның кулын кысты. Шул көннән алар дуслашып киттеләр Тик Габделхәйгә Бакча тавында алмагачлар үстерергә генә насыйп булмады... Алар икесе дә шофер иделәр Колхозда автомашина булмаганлыктан, Сельхозтехника »да эшләп йөрделәр, яңадан авылга кайттылар, механизаторлар мәктәбендә укып, тракторчы булдылар. Ә бераздан Габделхәй читтән торып бакчачылык техникумына укырга керде. Аның ни уйлаганын Илһамнан башка беркем дә белмәде. Укуын бетергәч, ул алма бакчасы үстерү теләге турында колхозның отчет җыелышында сөйләде. Аны яклап чыктылар, бакча ясарга дигән карар кабул ителде. Ул карардан соң тагын ике ел вакыт үтте. Габделхәйнең районда кермәгән оешмасы, язмаган җире калмады, ахырда аны. трактордан алып, бакчачы итеп билгеләделәр. Ул үзенә бирелгән үшән генә карт алаша белән кыш буе тау битенә имән баганалар, киртәлекләр ташыды. Озын җәй буе берүзе чокыр казып баганалар утыртты, шикмәлекләр әзерләде. Кайдадыр Башкортстандагы бер питомникка барып, көз утырту өчён алмагач үсентеләренә заявка биреп кайтты. Ләкин көз көне бер төп үсенте дә бирмәделәр. Чөнки Габделхәй артыннан ук кемдер, колхоздан килеп, ул заявканы кире алган булып чыкты. Габделхәй бу хакта партҗыелышта ярсып сөйләде. Аңардан соң трибунага чыккан Яхъя Хаков бакча оештыру эшенең баштан ук уйланып җитмәгәнлеген дәлилләргә кереште. Туфрак составының ярлылыгы, уңыш алыйм дисәң, коточкыч күп ашлама кертергә кирәк булачагы, шунлыктан бакчаның үзенә тотылган чыгымнарны берничек тә капламаячагы. колхозга зыян гына китерәчәге хакында сөйләде. Сыер саварга да кеше җитмәгәндә, бакчага каян эшче көч табарбыз дигән мәсьәлә дә кузгатылды Җыелышта фикерләр аерылды, мәсьәләне идарә утырышына 22 кертергә тәкъдим иттеләр. Идарә утырышында Биккинин туп-туры болан диде: ■ ' Кемнәр икәнен әйтеп тормыйм, район башлыкларының шактый зурлары шушы бакча өчен соңгы чәч бөртегемне агарттылар Итең белән сөтеңне, икмәк белән чөгендер планнарыңны үтәсәң, кем синнән алма сорый. ник кирәк ул. тау битендә көтү йөртсәң дә файда, диләр а Утырыштагылар Биккининнең бу сүзләренә барыбер егылып төшмә- § деләр. Ахырда ул болай диде: и «Колхозыңның дәүләткә бер миллион чамасы бурычы булган ки- < леш тагын капчык капчык акчаңны тау башына алып менеп җилгә очы- 5 расыңмыни?» —дип орышалар... « Моңа каршы утырыштагылар: S — Башка колхозларның бурычы дүрт биш миллион әле, бакчаны ф туктатмаска кирәк.— диделәр. Ләкин карга теләге белән кар явамыни? Алар әйтте, эшче көч тә. “ акча да. кирәк яраклар да бирелмәде. Габделхәй тагын райком, район =■ Советы башкарма комитеты юлын таптарга кереште һәм хәйран калды: < элек аңа хәер фатиха биргән кешеләр хәзер шул ук итагатьлелек белән ° ашыкмаска куштылар, мәсьәләнең бар ягын да үлчәп, тагын бер мәртәбә < уйларга, киләчәккә карап фикер йөртергә өндәделәр. Габделхәй үзенең ° бернигә дә ирешә алмаячагын аңлагач, хатынының күз яшьләре белән яле варуына карамастан, колхоздан чыгып китте. Ул чыгып китү белән бакча баганаларын трактор белән суыртып колхоз ихатасына ташыттылар. Габделхәй бик ерактагы ниндидер бакчачылык хуҗалыгына эшкә урнашты. Илһам дустының эчке халәтен бик яхшы аңлый, аның күзләреннән элекке тиле дәрт белән янучы утны күпме генә эзләсә дә таба алмый. Ул ут бит Габделхәйнең үзен генә түгел, аның янында чакта сине дә җылыта иде. Хәзер ул ут юк инде, беркайчан да кабынмаска сүнгән, урынында кайнар көл кебек моң гына калган. Алар май төненең язгы дымнан, җир парыннан, яшел үлән, яфрак исләреннән куерган һавасын сулап, күктә җемелдәшкән йолдызларга каран шактый утырдылар. Язның килеше, игеннәрнең бердәм тишелүе, чәчмәле болынында да. Ык аръягында да быел печәннең мул булачагы һәм башка шундый нәрсәләр турында бер-берсен бүлмичә, ашыкмыйча гына гәпләштеләр. Халисә верандага чыгып кереп йөргәндә аларның быдырдавына колак салгаласа да. үзен кызыксындырган бер генә сүз дә ишетә алмады. Габделхәй киткәндә Илһам берни булмагандай тынычланып калган, күңеле урынына утырган иде һәм ул яту белән үлгәндәй йоклап китте. Илһам гадәттәгечә эшләп йөрде. Яхъя белән очрашсалар, бер-берсен күрмәмешкә « алышып үттеләр Ул хәзер кешеләрдән мөмкин кадәр читлә шергә тырышты, өеннән чыкты да тракторына ашыкты, эшен бетерү белән өенә юл тотты Рәкыйпов аларның әле берсен, әле икенчесен чакыртып туйганнан соң. шундый нәтиҗәгә килде: боларның беркем дә белми торган шәхси ачулары бар. әмма ни берсе, ни икенчесе моны әйтергә теләми. Шаһзама- Н((В колхозның үрнәк кешесе, үз гомеренә эчеп, тәртип бозып йөргәне юк Шуңа күрә капитан аларны соңгы мәртәбә күзгә-күз очраштырырга булды Әгәр конфликтның төп сәбәбен әйтсәләр. Шаһзаманов Хаковтан гафу үтенсә, тегесе кичерсә, бәлки эшне иптәшләр судына гына бирермен, дип уйлады ул „ - - Йн элек Илһам килде Рәкыйпов тагын барысын да башыннан ахыры на кадәр сөйләтте, аңлатма язып бирде һәм кул куйдырды. Бераздан Яхъя да килеп керде. Алар бер берсенә туры карамадылар. Рәкыйпов бик гади, үз кеше булып аларның икесенә дә мөрәҗәгать итте: — Егетләр, соңгы мәртәбә сорыйм, нәрсә бар сезнең арада? Дөресен генә әйтегез әле. — Берни дә юк.— диде Яхъя. — Син ни әйтерсең. Шаһзаманов? — Юк... — Ул чакта син. Шаһзаманов. Хаковтан гафу үтенергә тиеш буласың. — Аның гафу үтенүе миңа нигә кирәк? Әмма шул чак Илһам сикереп торды. — Гафу?! Анысы булмас инде! Шулай дип әйтүе кая. шарт борылып чыгып китүе дә булды. — Шаһзаманов. тукта, ялгышасың! — дип кычкырды Рәкыйпов. Ләкин Илһам борылып та карамады Икенче көнне Рәкыйпов Шаһзамановны чакыртмады, соңгы мәртәбә ачыктаначык сөйләшү нияте белән үзе аның янына керде, әмма Илһам нан өч сүз дә ала алмады. Сорашасы, сөйләшәсе кешеләр беткән иде инде. Берничә көннән Илһам Шаһзаманов өстеннән җинаять эше кузгатыл ды. бу хакта партия райкомына хәбәр ителде. Райком каршындагы партия комиссиясе председателе Гарипов коммунист Илһам Шаһзамановның аерым эшен тикшерүне Солтановка йөкләде. Фәһим Солтанов җитәкчелегендә уздырылган партия тикшерүе юга рыда әйтелгәннәргә берни дә өстәмәде. Шаһзаманов эше аның төн йокы ларын качырды, тик ул бернинди анык фикергә килә алмады Нидер бар. аны кемдер белә, ләкин беркем дә әйтми иде. Бүген ул Шаһзамановны тагын үз бүлмәсенә чакырды. Илһам тыныч кына кереп утырды Фәһим аның белән бөтен рәсмилекне читкә куеп сөйләшергә теләде. Елмаеп кул бирде, хәл-әхвәлләрен сорашты, шуннан соң гына: — Илһам абый, әйдә мин партком секретаре, син коммунист булуыбызны читкә куеп, ирләрчә генә сөйләшик әле. Син каршы түгелме? — диде. — Юк.— диде Илһам, сизелер-сизелмәс елмаеп. — Алайса бик әйбәт. Эчеңдә таш йөртмә — сөйлә барысын да. Ир сүзе бирәм: әгәр теләмәсәң. икебез белербез дә. шуның белән бетәр, беркемгә дә чыгармам. Лларның карашлары очрашты. Икесе дә җитди иде. — Сөйләдем бит инде, сезгә тагын ни кирәк? — диде Илһам. -— Мин язмышыңны җиңеләйтергә телим. — Әгәр ирләрчә икән, бер сүз әйтсәм, ачуланмассызмы? — дип сора ды Илһам, карашын һаман аңардан алмыйча. — Юк. билгеле. — Язмыш язмыш инде ул. Фәһим үскәнем. Син берни дә үзгәртә алмыйсың. — Нигә үзгәртмәскә? — Фәһим, мин бит әле партком секретаре димәкче иде дә. башта сүз берләшүләрен хәтерләп, тыелып калды Илһамның ирен читләрендә ниндидер ачы елмаю чагылып үтте. — Юк,— диде ул тамак төбеннән чыгучы карлыккан тавыш белән.— Күзлек китерелгән атның дилбегәсе кемдә — барыр юлы шунда... Кинәт ул Фәһимнең күзлеген абайлап алды, кыенсынудан бөтен битенең кызышчын тойды һәм сүзен төзәтергә ашыкты. — Юк. юк. мин сине әйтмим. Күзлекле йөгән турында әйтүем. Минем турыда әйтсәң, җиңелрәк булган булыр иде.— диде Фәһим, ничектер сагаеп.— Синеңчә, кемнәргә кигертелә соң ул йөгән? — Минемчә, барыбызга да. Ә синеңчә? Фәһим дәшмәде, башын аска иеп утыра бирде. Ул мондый сөйләшү көтмәгән иде. Илһам торып басты. — Минем эшкә барасым бар иде. Барыгыз. Шаһзаманен, диде Фәһим, үзе дә сизмәстән рәсми эндәшүгә күчен. Илһам чыгын китү белән. Фәһим күзлеген салып өстәлгә ташлады, бүлмәсендә кызу кызу әрле бирле йөрергә кереште. Көчсезлеге. мәнсез- леге өчен - үзен, тискәрелеге, баш бирергә теләмәве өчен Илһамны сүкте. ф Биредә барысы да ансат кына, шома гына котылырга өйрәнгәннәр. Бары и сы да алдына килеп тезләнгәнне көтә. Юк инде, иске тәртипләр, иске га- 5 дәтләрдән бизәргә туры килер, диде Фәһим эчтән ярсып. Бөтенесен гафу ® итә торган чорлар үтте. Песиемләү булмас! Эшнең кая таба барганын £ аңлагач, әле син табаны пешкән мәче кебек бөтерелерсең, тик ул чакта < соң булыр, дип янады ул Шаһзамановка. Ләкин янаса да, аңа биреләчәк 2 җәзаларны берәм берәм хәтереннән үткәрсә дә, Шаһзамановның бер я мәсьәләдә үзеннән көчле икәнен тою аны айнытып җибәрә иде. Ул көч — * Илһам л&ттәгән яшерен сәбәптә... а Илһам бөтенләй беркем белән дә сөйләшмәс булды, иреннәре кысыл- < ды. йөзенә моңа кадәр күренмәгән кара күләгә иңде. Ул Халисәгә, әнисенә = генә түгел, бөтен дөньясына үпкәләде, рәнҗеде. Аннары йокысыз төннәренең берсендә, сызылып ал таң атканда, үзе өчен бик зур ачыш ясады: бу күңелсез хәлләргә, чыннан да. ул үзе сәбәпче икән бит! Аның үпкәләп йөрүләре беркемгә түгел, үзенә икән ләбаса! Гөлзаданы бәхетсез итүче Илһам түгелмени? Әйбәт кенә йөргәндә, араларына Яхъя килеп кергәч, ул нишләп чигенергә, читкә китәргә тиеш иде? Яхъя бит мәҗбүр итмәде, аны Гөлзада белән бергә калдырып читкә китүче Илһам үзе булды. Ә Ха лисә? Әллә ул иренең йөрәгендә Гөлзада урынын били алмаганын белмиме. гомер буе шуны тоеп яшәмиме? Моңа кем сәбәпче? Илһам. Ә Яхъяга сугуы? Ул гаепле, ләкин бит Илһамның да олы гаебе бар. Ул гаепнең нигезендә әнә шул гомер буе дәвам иткән чигенү, килешү ята. Әгәр Илһам аны таныса, халык алдында үзенең Яхъядан гына түгел. Бәчә Фәргатьләреннән дә түбәнрәк баскычка төшеп китәчәген белә. Юк. ул моны күтәрә алмаячак! Шуңа күрә гаебен танырга көче дә җитми. Әмма эшнең судка, партия җәзасына барып җитүе ихтималы да бар. Бу хакта аны Рәкыйпов та. Солтанов та кисәтте. Илһам яхшы аңлый: ин яхшысы — бөтенесен ачып салып түбән тәгәрәү, аннары, бөтен әшәкелекләрдән, гаепләреңнән котылып, кабат югары күтәрелү, саф исемеңне кайтару. Моны эшләү өчен күп вакыт кирәк, кешеләрнең йөзенә бик озак астан өскә таба, гаепле күз белән карап йөрергә туры киләчәк. Бу хурлыкка озакка түгел, бик азга да түзә алмый ул. Ә суд. җәза? Алары хурлык түгелмени? Илһам уйларының очына чыга алмады, тәмам буталды. Көчсезлеге. җебегәнлеге өчен ул үзен күптән иң түбән баскычка куйган иде инде. Шушыны яшерүе, кычкырып әйтмәве өчен әнисеннән. Халисәдән. Гөлзададан. бөтен авыл халкыннан оят иде. Ул кешеләрнең күзләренә карамаска тырышты, көн саен тагын да тирәнгәрәк. түбәнгәрәк тәгәрәвен тойды. Нишләтсәләр дә эшләтсеннәр иң гаделе шул булыр, дигән карарга килде Илһам. Аңа хәзер тегеләй дә. болай да барыбер иде. 7 Парткомиссия рәисе Гарипов аерым эшләрнең соңарып каралуы өчен каты кисәтелгән иде. Шуңа күрә ул Солтановка шалтыратып торды. Шаһзамановның эшен киләсе бюро утырышына өлгертергә кушты. Яшь секретарь карыша алмады, чөнки, кемнәр белән генә әңгәмә үткәрсә дә, өстәмә нәрсәләр ачыкланмады, төп сәбәп аракыга кайтып калды. Хәер, бу мөһим сәбәп түгелмени? Авылларда аракы сату инде күптән тукталган булса да, колхозда эчүчелек белән шөгыльләнүчеләр әле күп иде. Кемнәрдер кайлардандыр юллап аракы таба, ачы бал коя. көмешкә куа. Штраф лар да салына, иптәшләр судларында да тикшереп торалар, башка чаралар да кулланыла, әмма эчүчелекнең беткәне юк Ул коммунистлар арасында да сизелгәли. Төп бәла шушында иде. әлбәттә. Су башыннан болгана, ди. Әгәр партоешма эчүчелекне бетерим дисә, аның үзендә бер генә эчүче дә булырга тиеш түгел. Шуңа күрә бригада коммунистлары Шаһзамановның персональ эшен карыйсы көнне Солтанов партбюро секретаре Мөхәммәт шинга бу хакта аерып кисәтте. — Иң югары партия җәзасы — бары шул гына, диде ул.— Җыелышыгыз башкалар өчен дә зур сабак булырга тиеш — Аңладым.— диде Мөхәммәтшин. Иртәнге нарядка килгәч, ул партком бүлмәсенә керде. Кул биреп күрештеләр. — Йә. җыелыш ничек үтте? — дип сорады Солтанов. — Барысы да Шаһзамановны кискен гаепләделәр. — Нинди җәза бирдегез? — Җәзасы... каты шелтә... исәп карточкасына язмыйча. — Шаяртасызмы?! — Нишләп шаяртыйм ди.— Мөхәммәтшин тикшерү кәгазьләре, җыелыш беркетмәләре һәм карары салынган эш не. миңа ышанмасагыз. үз күзләрегез белән күрегез, дигәндәй, аңа сузды. Солтанов аны карап та тормыйча, ачу белән өстәленә ташлады. — Сез моның нәрсә икәнен беләсезме? — Барысы да бер үк сүзне сөйли. Моңа кадәр эчеп йөргәне, тәртип бозганы юк. диләр. Халык контроле төркеме члены. — Шаһзаманга рәхмәт тә әйткәндер әле. шулаймы? — Җыелышта ул үзе катнашмады — Ничек катнашмады?! — Үзеннән башка карауны сорады. Кыенсынам, ди. Гаризасын шунда салдым. Солтанга үзен куяр урын тапмады. Мөхәммәтшин ичмасам уфтансын, көяләнсен иде. Юк бит! Техника буенча бригадир ярдәмчесе булып эшләүче өлкән яшьтәге бу кеше ашыкмый да. акрын да йөрми, күтәрелеп тә бәрелми, таләп тә итә белә һәм шулай булуы белән Солтановка ошый да иде. Әллә гомер буе кыяфәтенә китереп, җайлап майлап яшәгәнме? — Ә сез. партоешма секретаре буларак, җыелышка нинди юнәлеш бирдегез? — Сөйләшкәнчә инде. Тик барлык коммунистлар да: ялгышкан- төзәлер. диделәр. Бертавыштан каты шелтә... — Ә сез? — Нәрсә мин? — Каршы тавыш бирдегезме соң? — Юк — Кичә минем фикер белән килешкән идегез кебек. — Җыелышта бит фикерләр үзгәрү мөмкин Шуның өчен дә җыелыш ул. Аннары мин Илһамны бик яхшы беләм. Солтанов аңа кабат бер сүз дә әйтмәде, чыгарып җибәрде. Хәзер сөйләшүдән ни файда? Кичке алтыга партком утырышы билгеләнгән иде. Солтанов үз-үзен ашады Парткомиссия председателенә шалтыратып, бригада коммунистларының либераллык күрсәтүләре хакында әйтергәме? Ахырда аны бу адымыннан нидер тыеп калды, әгәр Гарипов үзе шалты ратмаса. аңа әйтмәскә булды. Партком утырышының җыелыш карарын үзгәртәчәгенә ул аз гына да шикләнмәде Кичке бишләрдә аның бүлмәсенә Шаһзаманга килеп керде. Аны кырынмаган. юынмаган, тузанлы эш киемнәрендә күргәч. Солтанов ни әйтер гә дә белмәде. — Сез нәрсә. Шаһзаманга, партком утырышына мондый кыяфәттә килдегез? диде ул. ачуын яшерә алмыйча.— Үзегезне хөрмәт нтмәсәгез. партком членнарын санга сугар идегез — Мин... гариза китергән идем — Нинди гариза ул тагын? — \земнән башка гына карагыз. Илһам костюм кесәсеннән алып аныц өстәленә дүрткә бөкләнгән * кәгазь куйды. Салтанов, аны укып тормастан. кул кыры белән читкә = этте. а — Персональ эшегезне тикшергәндә читтән генә карал йөреп, җәзадан j котылырга исәпләвегез белән бик нык ялгышасыз. Шаһзаманов.- диде s секретарь кырыс рәсмилек белән. — Мин котылырга теләмим. — Кичә партия җыелышыннан качкансыз. Бүген партком утыры ~ шыннан.— Салтанов, өстәл артыннан чыгып, аның каршына ук килде.— я Гаебегез ачылудан куркасыз. Шулаймы? Секретарьның сүзләрендә хаклык бар иде. әлбәттә. — Оят миңа.— диде Илһам. * — Утырышта катнашырга кирәк.— диде Салтанов бераз йомшап. — и Бүген сезнең партиядә калу калмавыгыз хәл ителәчәк. Сезгә барыбер £ түгелдер ич ? Илһам дәшмәде. — Барыгыз, өс-башларыгызны алыштырып килегез — Үзегез генә...— диде Илһам һәм ишеккә атлады. — Шаһзаманов. бу гаризагыз сезгә кыйммәткә төшәргә мөмкин. - диде Салтанов аның артыннан. Илһам борылып карамады, сүзсез генә чыгып китте Салтанов, хәтере калса да, аның өчен борчылды, килер дип көтте. Алты тулды — Шаһзаманов килмәде. Тагын биш минут көткәннән соң. Солтанов утырышны ачык дип белдерде. Көн тәртибен әйтүгә. Биккинин: — Шаһзаманов кайда соң? — дип сорап куйды. — Аның гаризасы бар. Эшне үзенең катнашыннан башка карауны үтенә. Кичә,— дип дәвам итте Солтанов.— бригада партоешмасында Шаһ замановның персональ эше каралды Ул җыелышның Шаһзамановка теркәү карточкасына язмыйча каты шелтә белдерелүе хакындагы карарын укыды. Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Солтановның сүзе бетмәгән иде әле: — Мин. бүгенге утырышны алып баручы буларак, алдан ук әйтеп куям: бригада коммунистлары эшне тикшергәндә либераллык, принцип сызлык күрсәткәннәр. Шаһзаманов иртүк аракы эчә. идарә каршында бернинди сәбәпсез колхозның баш агрономын кыйный башлый Кайда күрелгән хәл бу? Узган ел шул ук Үрмәштә дурт ай буе взнос түләмәгән Галимовның персональ эше карала. Аңа да шелтә бирү белән чикләнгән сез. Әгәр без бу юл белән барсак, партия дисциплинасыннан ни калыр9 Массаларга нинди үрнәк күрсәтербез9 Нинди тирән үзгәрешләр чорында яшәвебезне дә онытмыйк Шуңа күрә мин. партком членнары бүген бу шәхси эшне устав куйган иң югары таләпләрдән чыгып тикшерерләр, дип уйлыйм. Солтанов урынына утырды. Кемдер авыр сулап куйды, кайсыдыр, идәнгә кыршып. урындыгын күчерде. Аннары тып-тын калдылар. Бикки ниннең сулыш алуы гына ишетелеп тора иде. — Йәгез. иптәшләр, озынга сузмыйча, конкрет фикерләрегезне, тәкъ димнәрегезне әйтегез. Кем беренче? Солтанов күзлек аша барысына да карап чыкты. Ә күбесенең карашы Биккининдә иде. Мондый кыен чакларда аның беренче булып чыгыш ясавына күнеккәннәр, арбаның алды каян китсә, арты да шуннан тәгәри. Ул салган юлның ышанычлы икәнен, үзгәрмәгәнлеген беләләр — Мин берничә сүз әйтим әле... - Рәхим итегез, Дәүләт Хәсәнович. — Миңа Шаһзаманов эше буенча чыгыш ясау икеләтә кыен,—диде Биккинин авыр сулап — Чөнки партиягә кергәндә аңа рекомендация бирүчеләрнең берсе идем. Аның ышанычны аклавына һәрвакыт инанып йөрдем. Ләкин кешеләр без уйлаганнан катлаулырак, күрәсең. Шаһзама новның да безгә беленмәгән яклары бар икән. Хулиган коммунист кем инде ул? Бу бәрелешнең иң хәтәр ягы — партоешмабызга тап төшерүдә. Аның җыелышта да. партком утырышында да катнашырга теләмәве бик сәер.— Ул бөтен гәүдәсе белән Солтановка таба борылды.— Бу турыда үземә алданрак әйткән булсагыз, пичек тә күндергән булыр идем. Беребезгә дә сер түгел, моңа кадәр партия тормышы нормалары белән сыешмый торган күп кенә нәрсәләр гафу ителеп киленде. Ә хәзер — юк. Үрмәш коммунистларының бу шәхси эшне тикшерүенә секретарь биргән бәя белән тулысынча килешәм. Алар чыгарган карарны үзгәртергә һәм Шаһ- замановка исәп карточкасына язып каты шелтә белдерергә кирәк. Тәкъдимем шул. Салтанов Биккининнән моны көтмәде. Нәкъ менә ул бернинди ташлама ясамыйча чыгыш ясарга һәм иң югары җәза бирүне сорарга тиеш иде. Нишләп алай булып чыкмады соң? Әллә бу либераллыкның башы аңардан киләме? Баш зоотехник Насыйбуллинның тамак кыруы аның уйларын бүлде. — Миндә. Фәһим Солтанович. сезгә бер сорау бар иде.— диде ул.— Шаһзаманов белән Хаков арасында булган бу күңелсез хәлнең төп сәбәбе ачылып беттеме? — Игътибар белән тыңласагыз, һәммәсен җентекләп аңлаттым. Алар икесе дә араларында берни дә юк диләр. Исереклектән башка нинди сәбәп булырга мөмкин? Насыйбуллин авыз эченнән генә. — Аракының сырты калын,— дип мыгырданды. — Ике генә авыз сүз әйтергә булырмы? Бу — Үрмәш фермасы сыер савучысы Фәхринурова иде. — Әйдәгез. — Мәсьәлә монда аңлаешлы бит,—диде ул тавышына гадәттәгечә күңелендәге барлык кичерешләрен салып — Мин синең фикерең белән гел килешмим, Биккинин абый. Авылда кем якалашмаган да, кем сугышмаган инде ул? Шундый шәхси аңлашылмаучылык өчен коммунистларның партия билетын пычрата башласак, ни булыр? Әле кайчан гына шул ук хөрмәтле баш агрономның хатыны кара янган күз белән йөрмәдемени? — Сез, Зәнфирә сеңлем, керергә хакыгыз булмаган һәм үзегез белмәгән җиргә тыкшынмасагыз, яхшырак булыр Кисәтүле, әмма тыныч тонда әйтелгән бу сүзләр мәктәп директоры Әнисә Нәҗиповна Хакова тарафыннан әйтелде — Мин белеп сөйлим, Әнисә апа. — Белмисез.— диде Хакова тавышын күтәрә төшеп — Үкенергә, хәтта барлык коммунистлар алдында Яхъядан гафу үтенергә туры килүе бар. Утырышның болай каракаршы әйткәләшүгә китүе Солтановның ачуын кабартты. Бу очракта Хаковага сабыр итәргә кирәк булгандыр да бит. Чал чәчле, йөзен вак җыерчыклар каплаган мөлаем йөзле бу ханымны Солтанов күптән белә, директорлар киңәшмәсендә аның, кемнең кем булуына карамастан, йөзенә бәреп тәнкыйтьләгән чыгышларын тыңлаганы бар. Ул аңардан әллә курка, әллә кыенсына, әллә артык хөрмәт итә, ничек кенә булмасын, Әнисә Нәҗиповна янәшәсендә чакта каушап кала иде. Секретарь, кисәтсәң дә, туктатсаң да, килешеп бетмәс, үзләре туктарга тиеш, дип утырган арада әйткәләшү дәвам итте: — Курыкмагыз. Әнисә апа. Яхъяның ни өчен сукканы да билгеле. Без авылда яшибез — Анысы хак. Бу сезнең кешенең шәхси тормышына бернинди рөхсәтсез кереп баруыгызда үк күренә. Биккннин Солтановка. утырышны алып бар. дигәндәй ым кагып куйды. —Иптәшләр, әйдәгез, кем сүз алган шул кеше генә сөйләсен әле. Әмма секретарьның кисәтүе һавада нәтиҗәсез асылынып калды. Без, укучыларыгыз булсак та, культуралы халык түгел инде. . Әнисе апа. * — Элекке укучыларыгыз диегез. 3 Ярар, элекке булыйк. Улыгыз Яхъя хәзерге бит,— диде Фәхрину- § рова аның йөзенә туп-туры карап — Аңа да исәп карточкасына язын ; каты шелтә тиеш. Хатынына кул күтәргән өчен. = Бу сүзләр Әнисә Нәҗиповнаның йөрәгенә барып кадалды һәм ул тые- 3 ла алмады, сикереп үк торды: — Фәһим Солтанович! Биредә кемнең шәхси эше тикшерелә: Шаһ ф замановныкымы. әллә аның тарафыннан кыйналган Хаковныкымы? и Гүземе тәмам беткән Солтанов та аягүрә басты. Хәзер алар өчәүләп “ басып торалар иде. Z — Бәлкем барыбызга да басаргадыр? — диде ул һәммәсенә караш < ташлап. о Кемдер пырхылдап куйды. Әнисә Нәҗиповна әрнүен кичек яшерергә < белмичә урынына утырды һәм башын түбән иде. о — Сезнең конкрет тәкъдимегез нинди, иптәш Фәхринурова? — Мин тәкъдимемне кичәге җыелышта да әйттем, бүген дә кабатлыйм: шелтә белдерү белән чикләнергә. Ә эчүенә килгәндә... Ник инде күпертергә? Эчкәндә генә кыюлыгы арта теле ныклап чишелә бит аның. Сөйләшәсе килгәндер дә. артыграк киткән иңде. Берничә кеше җиңелчә генә көлешеп алды. Фәхринурова утыруга Әнисә Нәҗиповна сүз сорады, торып басты һәм: — Киләчәктә гел сөйләшеп кенә торасы килмәсә ярый ла.— дип куйды. Бу юлы бүлмәдә бердәм көлү яңгырады. Тик Солтановның гына йөзе үтә җитди иде. — Гафу итегез. Әнисә Нәҗиповна. бер генә минутка,— диде ул Ха- ковага урынына утырырга ишарәләп.— Мин. күрәсең, сезгә аңлатып җиткерә алмаганмын Беренчедән, партиянең эчүчелеккә каршы үткәрә торган сәясәтен, бу юнәлештә күрелә торган чараларны санап чыгу кирәкме? — Ул пауза ясады, беркем дә дәшмәде.— Сез аларны беләсез. Белгәч, шушы факт үзе генә дә Шаһзамановны партия политикасына каршы куя. Икенчедән, ул үзе кебек үк КПСС членына кул күтәрә, аңардан гафу үтенүдән баш тарта. Өченчедән, персональ эшен тикшергәндә катнашуны кирәксенми, һәм соңгысы: аның өстеннән җинаять эше кузгатылды. Солтановның чыгышы күпләрне сагайтты. Биккининнең маңгаена тир бәреп чыкты. Әйе. зур хата китте. Ул бит әле райком бюросы члены да. Әгәр хәзер партком утырышы Шаһзамановны партиядән чыгарса. Бикки нингә йә үз тәкъдимен ахыргача яклап каршы тавыш бирергә туры киләчәк, йә булмаса тизрәк аңардан баш тартырга кирәк. Ике очрак та хурлыклы һәм ул ике начарның берсен сайларга мәҗбүр иде. Биредә Шаһзамановны партиядә калдырган очракта райком бюросы членнары Биккинингә ни әйтер? Яхшы диярләрме, әллә шул ук либераллыкта, бүгенге көн бурычларын аңламауда гаепләрләрме? Үз фикереңне беркемнән бәйсез рәвештә якларлык көч бирүче булса икән тормышта! Ниһаять. Әнисә Нәҗиповна сөйли башлады: Минемчә, мәсьәлә ачык. Рекомендация биргәндә. Дәүләт Хәсәно- вич. сез дә ялгышкансыз. Шаһзамановны партиягә алганда без дә ялгышканбыз. Әгәр хәтерегездә булса, мин аны кабул иткәндә пассивлыгы өчен тәнкыйтьләгән идем. Шул чакта аның үзүзенә бикләнүе, астыртынлыгы турында да әйтмәкче булдым, ләкин әдәп саклап, тыелып калдым. Ә тыелырга кирәк булмаган Мин ике генә дәлил китерәм. Мәктәптә укыганда. җиденчедәме, сигезенчедәме икән, ачык хәтерләмим, дәрес вакы тында ул класс тәрәзәсеннән чыгып качты. Дәрескә юньләп әзерләнмәгәне өчен иптәшләре алдында кызартмакчы булып ике сүз әйтү ярамады. Армиядән кайткан елны клубта Фәргатьнең кулын кем чәрдәкләде? Шаһ- заманов. Хәзер менә бусы. Сез ничек уйлыйсыздыр, анын эчендә без күрмәгән, яшерен, бөтенләй ят кеше утыруына шигем юк. Иң хәтәре — Шаһзаманов бит ачыктан ачык түгел, ә бәлки сиздермичә партия политикасына каршы эш итә, коммунистның әхлак кысаларыннан чыга. Мондый кешене мин партия сафларында калдыру мөмкин түгел, дип саныйм. Әнисә Нәҗиповна утыргач, крахмалланган кулъяулыгын битенә ти- герептигереп алды, авыз тирәләрен сөртте. Беркем дә суз сорарга батырчылык итмәде, шактый вакыт узды. Аннары ул басмыйча гына һәм беркемгә дә карамыйча болай диде: — Киленнең күзе нишләп күгәрүе белән кызыксынучылар булса, өйгә килсеннәр. Кайда, ничек бәрелгәнен аңлатырбыз. Чәчрәп чыгып сөйләргә ашыгучылар юк иде. Солтанов: «Ягез инде, кыюрак»,— дигән ялварулы караш белән партком членнарына карады. Шунда Биккинин торып басты. — Әгәр мөмкин булса, мин тәкъдимемне кире алыр идем... Ул авыр сулады, кулындагы авторучкасын шыкылдатып өстәлгә ташлады, аны полировка өстендә тыз-быз әйләндерергә кереште. Нидән, ничек алып китәргә белми иде ул. Бөтенесенең игътибары үзенең ручка әйләндерүенә юнәлгәнен абайлап, аны тиз генә кесәсенә салды. — Беләсезме... Шундый кешеләр була, ал арга һич тә каты бәреләсе килми. Шәхси симпатия димме... Мин, күрәсең, әнә шул тойгыга бирелдем. Әнисә Нәҗиповна чыгышын тыңлагач, иптәш Солтанов та әйткәч, партком членнарыннан оялып куйдым. Юк, без Шаһзамановны партиядә калдыра алмыйбыз икән, иптәшләр. Биккининнән моны көтмәгәннәр иде, кемнәрдер быдырдап сөйләшә башлады. Фәхринурованың: «Кешене харап итәбез, шул гына»,— дигән сүзләре ишетелде, кемдер ютәлләде, кемдер тамак кырды. Аннары Габделхәй торып басты. — Барыгызга да мәгълүм булганча, Илһам минем иң якын дустым,— дип башлады Габделхәй һәм фикерен туплый алмыйча берничә генә секундка туктап калды. Аның туктавыннан баш зоотехник Насыйбуллин бик оста файдаланды: — Шулай булгач, синең аны яклаячагың сөйләмәсәң дә билгеле бит,— диде ул кәефле кеткелдәп. Габделхәйне бу сүзләр каушатмады, киресенчә, аның күзләрендә усал очкыннар кабынып китте. — Әйе, дустыңны яклый алмасаң, дус булып йөрергә дә кирәкми,— диде ул Насыйбуллинга таба кулын селтәп.— Дәүләт Хәсәнович кебек, рекомендация биргән кешең турындагы чын фикереңнән баш тарту да егетлек түгел... Биккинин аңа: «Син, Низамов, башта үз фикереңне әйт әле»,— димәкче иде дә, авызы ачылмады, башын иеп утыра бирде. — Мин бер генә нәрсә әйтәм: әгәр Илһам кебек кешеләрне партиядән куа башласак, ни булыр? Бу сүзләргә Солтанов үзе дә түзеп кала алмады, чыгыш ясаучыны бүлдерде: — Сез партиянең эчкечеләргә, хулиганнарга каршы килешмәүчән көрәш алып барырга тиешлеген онытмагайсыздыр бит? — Онытмадым, иптәш Солтанов,— диде Габделхәй.— Хикмәт шунда, Илһам эчкече дә, хулиган да түгел. Моның шулай икәнлеген монда утыручылар барысы да әйбәт белә. Намус-вөҗданга кагылсак та. күпләребезгә аңардан үрнәк алырга кирәк әле. — Сез дистәләгән кеше алдында булган фактны кире кагарга җыенмыйсыздыр, шәт? —диде Хакова. Җыенам - диде Габделхәй. Кызык' Ничек итеп? - Белмим, диде Гибделхай кулларын жөен - Кайчакта далилләрне читкә куеп торырга кирәктер. Әйе. Илһам ялгышкай. Тик. ни генә әйтсә гез дә. ул тормышның иң алдында бара торган кеше. Аңа теләсә кайчан таянып та. ышанып та була. Кыскасы, мин бригада җыелышы карары * яклы. t Габделхәй утыруга Насыйбуллин сүз сорады. Баш зоотехник Бикки- и ипинең беренче чыгышыннан ук сүз алмавына сөенеп туймады. Ул күп = еллар бергә эшләү дәверендә һәр нәрсәнең председатель әйткәнчә була- s чагына күнегеп беткән. Партком секретареның Биккинин тәкъдимен тән п кыйтьләве аны өркетеп куйган иде. Димәк, аларның фикере аерыла. < Насыйбуллин мондый очракларда икеле-микеле хәлдә калмаска тырыша. я алдан ук барысын да ачыклый, барлый иде. Бүгенге утырыш алдыннан * аның моңа вакыты булмады. Аннары бу эшне ул кечкенә, телдән шелтә и белән үтә торган мәсьәлә дип уйлады. Баксаң, ул әнә нинди кискен. “ принципиаль төс алды. « — Шаһзамановның бу адымын. Габделхәй әйткәнчә, очраклы факт j дип кенә карамаска кирәк.— дип башлады ул. ь Председатель аңа нәфрәт белән карап утырды. Кыен чакларда Бик- о кинин ярган утынны ул ягучы булды. Эшен эшли, ә җаваплылык алырга е кирәк булса. Насыйбуллин куян кебек калтырап төшә, мең төрле сәбәп табып, читкә тайпыла иде. Биккинин аны яртылаш кына тыңлады, чөнки сүзенең нәрсә белән бетәсе билгеле иде. Ул үз уйларына чумып утырды. Хәвеф хәтәрсез генә котылуына сөенергә гиеш булса да. Хаковага да. үзенең тәкъдимен хуплаган Насыйбуллинга да яратмыйча карап утырды. Шул ук вакытта үз фикерен уздыру өчен кабат ике-өч мәртәбә чыгыш ясарга да әзер иде. Эченнән генә ул Илһамга каты шелтә бирсеннәр, үзенең икенче тәкъдиме үтмәсен, дип теләде. Ул чакта аның райком бю росында. мин кулдан килгәнчә тырыштым, дип акланырлык дәлиле бу лыр иде... Насыйбуллннның. Шаһзамаиовны партиядән чыгарырга кирәк, дигән тәкъдименнән соң беркем дә чыгыш ясамады. — Ул чакта тәкъдимнәрне, устав таләп иткәнчә, җәзаның катылыгы буенча тавышка куям. - диде Солтанов.— Партия уставының уникенче параграфын бозган өчен коммунист Шаһзамаиовны КПСС сафларыннан чыгарырга, дигән иптәшләрнең тавыш бирүен сорыйм. Ике кешедән кала, барлык партком членнары да берәм-берәм кул күтәрделәр. — Төшерегез. Каршылар? Фәхринурова белән Низамов каршы гавыш бирде. — Төшерегез. Димәк, күпчелек гавыш белән Шаһзаманов партиядән чыгарылды.— дип нәтиҗә ясады Солтанов Шулчак Габделхәй Низамов сикереп торды. — Ни әйтсәгез дә. дөрес түгел! дип кычкырды ул бөтенесенең кар шына чыгып. Аннары өзгәләнә-өзгәләнә: Партия бөтенесен кеше өчен ди, ә сезнең бүгенге карарыгыз кешелекле түгел! —диде һәм кызу-кызу атлап чыгып та китте. Беразга бүлмә тын тын калды. Аннары Солтанов торып басты да: — Партком утырышы ябык.— диде. Берничә секунд һәммәсе дә. җилкәләренә авыр йөк баскандай, урын нарыннан кузгала алмыйча утырдылар. Биккинин шартлатып шырпы сызды һәм инде әллә кайчаннан бирле бармаклары белән йомшартып бетергән сигаретын кабызды. Иң элек к₽рт керт басып Әнисә Нәҗиповна чыгып китте. Аның артыннан Фәхринурова. башкалар кузгалды, беркем беркемгә бер сүз әйтмәде Иң ахырдан Биккинин чыкты. Солтанов урын дыклар теләсә ничек күчерелгән, тәмәке исе таралган бүлмәдә берүзе басып калды. Сәер хәл: утырышка кергәндә ул партоешма тормышында зур вакыйга булырлык, барлык коммунистларга сабак бирерлек эш баш кару нияте белән керде һәм үз дигәненә иреште. Тик хәзер ни канәгатьләнү тойгысы, ни шатлык кичермәде. Өч көннән райком бюросы иде. Икенче көнне кич кәгазь эшләре белән утырып, ул бик соңарды. Идарәдә беркем дә юк. инде сәгать унберенче киткән иде. Кинәт беренче каттагы тышкы ишекнең шапылдап ябылганы, икенче катка күтәрелеп килүче аяк тавышлары ишетелде. Шаһзаманов килгәндер»,— дип уйлады ул. Солтанов бүген көне буе. ул очрамаса ярар иде. дип йөрде, очраса, үпкә белдерер, зарланыр, дип уйлады. Ләкин аяк тавышлары бик җиңел, йомшак булып ишетелде. Ул арада ишек ачылып китте һәм Хаковның хатыны килеп керде — Мөмкинме? — Узыгыз, утырыгыз.— диде Солтанов нәрсәдәндер каушап Гөлзада аның каршына ук килеп утырды һәм керфекләрен аска төшерде. Аның күкрәкләре еш-еш күтәрелә иде. Юк. колхозның баш экономисты буларак килмәгән иде ул бу бүлмәгә. Кинәт ул башын күтәрде һәм туп-туры карап: — Фәһим Солтанович. аның гаебе юк.— диде. — Ирегезнең гаепсез икәнлегенә шикләнмибез. — Мин аны әйтмим... — Ә кемне әйтәсез соң? — Илһамны... Ул косынкасының очын бөтерде дә бөтерде. Гөлзаданың әз генә алга чыгып торган ияге, дугай кашлары, текә шома маңгае, түгәрәк бит очлары өстәл лампасы яктысында серле ялтырыйлар, аңа тәвәккәллек төсмерләре бирәләр иде. — Сез аның гаепсезлеген раслардай берәр нәрсә әйтә аласызмы? — Юк. Солтанов баядан бирле күңелен тырнап торган сорауны кыенсынып кына булса да чыгарырга мәҗбүр булды: — Сезнең... кемегез соң ул? — Беркемем дә түгел.— диде Гөлзада керфекләрен күтәрмичә.— Яшьлек дустым иде... Ышаныгыз: Илһам гаепле була алмый' — Ләкин ул чакта... сезнең ирегез гаепле булып чыга... Гөлзада дәшмәде. Солтанов аптырашта иде. Мин колхозның игенчелек цехын җитәкләүче югары белемле аг рономга күбрәк ышанам. — Сукыр сез. Фәһим Солтанович! —дип кычкырып җибәрде Гөлзада.— Дәүләт Хәсәнович та шуңа мөкиббән. Карышмагач яхшы. Игенчелек тә ни эшләде ул. йә әйтегез әле? Инде аның белән укып чыккан агрономнар бөтен республикага танылды. Ә аның сыңар мактау кәгазе дә юк. Гөлзада сүзен бетерә алмады, кинәт ишек ачылып китте. Анда Яхъя Хаков басып тора иде Ничек алар ишек тавышын, аның икенче катка күтәрелүен ишетмәделәр? Бәлкем, ул тыңлан та торгандыр? Өчесе дә аптырап бер-берсенә караштылар. — Гафу итегез.— диде Яхъя бер адым артка чигенеп.— Мин бел мәдем... Гөлзада аңа өттереп карады. Турысын әйт. Яхъя, көнләшеп артымнан килгәнеңне әйт. Мине Фәһим Солтановичтан көнләгәнеңне дә әйт... Яхъяның беркайчан да мондый кыен хәлдә калганы юк иде. Гөлзада ниндидер бер эчке тою белән Яхъяның күңелендәген әйтә дә бирә. Бу юлы ул аны партком секретаре каршында ачып салды. Әйе. көнләшеп килде, хак! Әмма Яхъя үзе генә газапланган җитмәгән, инде кеше алдын да хур итеп, аның ул газапларын тагын да көчәйтү ник кирәк?! Кичке сигезләрдә ул Дөмбер авылына әнисенең бертуган энеләренә ит илтергә китте. Кайтканда болын аша чыкмакчы булып кергән иде. батты Мең 32 ruin белен трактор табын. . Москвич ын собран чыгарганчы һам кайтып кергәнче ун тулган иде. Әнисе Гөлзаданың күшән түгел генә идарәгә китүен әйткәч, аның бодай да беткән нервлары шартлап өзелгәндәй булды. Күз аллары караңгыланган килеш ул урамга чыгын йөгерде «Солтанов янында, тагын Солтанов янында! > дип сулкылдады аның күңеле. Күп тән түгел ул аларны икәүдән икәү Солтанов машинасында очратты. Гөл- * зададан сорамады, ишетеп белде: фермада терлекчеләр белән җыелыш 3 үткәргәннәр икән Ләкин алар ни өчен икесе утырып кайталар? Кичтән ё анисе педсовет утырышында иде. Гөлзада ашарга пешерергә соңарган = булып чыкты. .Алар әйткәләшеп киттеләр һәм ул хатынының күз төбенә s сутын җибәрде. Гөлзада кулындагы чүмеч белән аның түбә чәркәсенә » кундырды... Шулай итеп. Солтанов аркасында берсенең күз төбе күгәреп < йөрде, икенчесенең баш түбәсе тавык күкәе кадәр шешеп чыкты. Икесе ф дә төп сәбәп ашның соңаруында түгеллеген белсәләр дә. бу хакта бер- ш берсенә әйтмәделәр. “ Инде бүген ашыга кабалана идарәгә барганда. Солтанов бүлмәсендә в. генә ут януын күргәч. Яхъя үз-үзен шул утка ыргытыр дәрәҗәгә җитте. < Димәк, барысы да дөрес, дөрес, юкка булмаган аның шикләнүләре! ° Ул шушы мизгелдә үзен ничә еллар буе утка салган нәрсәнең раслануын < теләде, аларның өсләренә килеп кереп, хатынының гомер буе аны алда- о вын күзенә карап фаш итү ләззәтен кичерде. Шул ук вакытта бу минуте лык ләззәт аңа коточкыч бәхетсезлек китерәчәк. Гөлзадәны тормышыннан бөтенләйгә сызып атачак, ә Яхъя аңардан башка яшәүне күз алдына да китерми иде. Юк. чын чынлап, тулаем караганда, ул үз шигенең расланмавын тели ләбаса. Әгәр шулай булмаса. ул аның һәр адымын сагалар идемени? Ул бит инде аны әнә шул ялгыш юлга кермәсен өчен сагалый. Оят булса да. Яхъя идарәнең тышкы ишеген шапылдатмыйча ачып япты, икенче катка аяк очларына гына басып күтәрелде, йөрәге дөп-дөп типкән хәлдә ишеккә колагын куеп тыңлады, сүзләрен аера алмагач, түземе бетеп, тотканы кискен рәвештә үзенә тартты. Аларның сөйләшеп утыруын күргәч, аның башыннан: Әле берни дә булырга өлгермәгәндер».— дигән шатлыклы уй йөгереп үтте. Шуңа күрә ул гафу үтенде. Әмма Гөлзаданың теге сүзләре кеше алдында әйтмәслек дәрәҗәдә дөрес булуы белән аның ачуын китерде. Шулай да Яхъя үзен кулга алды. — Хатын-кызларга ни уйласа шуны әйтергә ярый — алар һәрвакыт хаклы. Менә шулай яшибез. Фәһим Солтанович.— диде ул елмаерга тырышып. тик иреннәре аңа буйсынмадылар, елмаю белән елау арасында калтырандылар.. Иренең бу кыяфәте Гөлзадага күп нәрсә сөйли. Үзенең төнлә өйдән чыгып китүен, биредә чит ир белән утыруын Яхъяның ни дип кабул итәчәген ул яхшы аңлый Гөлзадага ире кызганыч булып китте. Яхъя да тамаша эзләп йөрми ләбаса! Болай итәсе түгел иде Шуңа күрә ул: — Кем хаклы икәнне киләчәк күрсәтер.— диде дә чыгып китте. .Алар икәүдән икәү торып калдылар. Солтанов Яхъя каршында үзен гаепле кебек хис итте, шунлыктан теле бәйләнде, берни дә әйтә алмады. Әгәр каршысында партком секретаре басып тормаса, һәм аның Гөлзада белән йөрүенә ишарәләрлек бер кечкенә дәлиле булса да, Яхъя хәзер үзен башкача тотар иде. әлбәттә. Ләкин юк бит ул. юк! — Хушыгыз —диде Яхъя ачыну белән һәм бүлмәдән чыгып китте. 8 Алар өйгә бер бер артлы кайтып керделәр. Әнисә ханым яшькелт абажурлы өстәл лампасы яктысында иртәгәге дәресләренә план төзеп утыра иде. Киленен дә. малаен да ул күзлек өстеннән карап, сүзсез генә каршылады. — Менә, әни. эзләп алып кайттым киленеңне.— диде Яхъя әнисен з. «к. у • лие 33 гаепләгән төсле. м — Алай димә. улым.— диде Әнисә ханым Эзләп алып кайтырга ул бит көтүдән качкан мал түгел. Эше беткәч, үзе дә кайтыр иде әле... Әйдәгез өйдә рөхсәт язуы булдырыйк,—диде Гөлзада аларның икесенә дә туп-туры карап һәркөн сез аны миңа тутырып бирегез. Язуда кем белән сөйләшергә, кемгә елмаерга, кая барырга, кая бармаска икәне күрсәтелсен. — Килен, әле бит мин берни дә әйтмәдем. — Мин дивана түгел, әни. барысын да аңлыйм! — Безнең өйдә берәр нәрсә «шылт> итсә, ул көнендә үк мәктәп эченә килеп керә. Без бөтен авылның күз алдында. Син. килен, моны яхшы аңлыйсың. — Әйе. аңлыйм. Минем дә. Яхъяның да авылда билгеле абруебыз бар. Ә син...— Әнисә ханым тиешле сүзләр таба алмыйча туктап калды, аннары дәвам итте: — Төнлә берүзең болай йөрү бер дә килешми бит. Әнисә ханым тыштан бик тыныч сөйләргә тырышты. Әмма бианасы ның күзендәге таныш чаткылар аның күңелендә ниләр кайнаганын бик ачык сөйлиләр иде. Еш кына Гөлзада. Әнисә ханымга үч итеп, юри Яхъя тирәсендә бөтерелә, аңа иркәләнә, үзенә калса, бианасы көнләшүенең мәгьиәсезлеген шушылай үртәп аңлатмакчы була иде. Үзенең болай кы лануларының ире тарафыннан да. бианасы тарафыннан да бөтенләй киресенчә кабул ителгәнен, дәртенә чыдый алмау дип бәяләнгәнен, димәк, икесенең дә көнләшүен тагын да арттырганын ул башына да китерми иде. Гөлзада менә хәзер дә Әнисә ханымны өттереп алырдай сүзләр эзләде. тик таба алмады Әллә шунлыктан, әллә башка сәбәпле аның күңеле тулды. Минем бернинди дә гаебем юк.— диде ул акрын гына —Юк гаебем... Яхъя юл буе хатынын иң әшәке, моңа кадәр әйтмәгән мыскыллау лы сүзләр белән сүгәргә дин ярсып кайткан иде. Гөлзаданың болай йом шап калуы ана да тәэсир итте. Гөлзада. әйт әле. ник барган идең аның янына? —диде ул тыныч күренергә тырышып. — Йомышым бар иде. Шәхси түгел. — Бик сәер, килен.— диде Әнисә ханым иңбашларын җыерып.— Сез көне буе бер бинада утырдыгыз. Төнлә нинди йомыш төшүдер ул — аңламыйм. — Төште шул. Яхъя аның каршына ук килде. — Шәхси булмагач, әйтергә дә ярыйдыр бит аны. Гөлзада? — Әйтермен, тик бүген түгел.— диде Гөлзада. аңа ялварулы караш ташлап. Хатынының әлеге карашын яхшы аңлый иде Яхъя. Бу — әле аның белән ачуланышмыйча уртак тел табып, аңлашып була дигән сүз. Бу — әле аны иркәләргә, назларга, кайнар иреннәрен татырга мөмкин дигән сүз. — Ярый, бүген түгел икән — бүген түгел.— диде Яхъя һәм беренче булып йокы бүлмәсенә юнәлде Гөлзада кереп ишекне япты да аңа аркасы белән сөялде. Яхъя торшерны кабызды да чишенергә әзерләнде. — Яхъя! Гөлзаданың ниндидер бер эчке дулкынлану белән үз исемен әйтүе аны катып калырга мәҗбүр итте. Нәрсә9 — ул хатынына борылды. Гөлзада. бианасы кермәсен дигәндәй. һаман ишеккә аркасы белән сөялеп тора иде. — Син гафу итә беләсеңме? Башта Яхъя бу сүзләрнең мәгънәсен аңламады. Бераздан аның миен: Хыянәт иткән'" — дигән уй көйдереп үтте. Гөлзада аның каршы на килде. Алар бер берсенең күзләренә туп туры карап тордылар. «Шу 34 шыкдый саф. якты күзләр белән дә хыянәт итеп була микәнни?!, — дип Яхъя эченнән өзгәләнде Гафу итә беләсеңме? Әгәр белмим дисә? Ул чакта Гадзада барысын да яшерәчәк һәм аны Яхъя мәңге белә алмаячак. 1 афу итә... беләм,—диде ул калтыранган тавыш белән өлзада аның янына утырды һәм кочаклап алды. — Ул чакта гафу ит син аны. — Кемне? Яхъя корт чаккандай сикереп торды. Ул сүз әйтерлек дәрәҗәдә түгел иде. Башында бер уй бөтерелде: "Нәрсә өчен?! Нәрсә өчен?! Ул Гөлзада белән бергә булганмы, шуның өченме?! Әллә сукканы өченме?!» Хатынының мондый нәрсә әйтүе оятсызлык кына түгел, ерткычлыкка тиң нәрсә иде. бу башка сыймый иде. Яхъя хәзер үзенең аңа ташланачагын, үтергәнче кыйнаячагын, изәчәген сизде, шуннан үз-үзен тыярга теләде. — Син аны гафу итәргә тиеш! Син бит чын ир кеше. Партиядән чыгару җитмәгәнмени?! Аның туктаусыз кайнар үбүләре Яхъяның ачуын басты, хатынының иркәләүләре аның бөтен ихтыярын биләп ала иде. — Син кичер. Яхъя. Кирәк булса, үзем гаепле диген. Юкса аны төрмәгә утыртачаклар! Аның балаларының, хатынының күз яшьләре без гә ник кирәк?! Гөлзада иренең гафу итүе бернине дә үзгәртмәячәген, хәзер инде соң икәнен белми, ул Илһамны коткара алачагына әле һаман ышана иде. — Гомер буе сүзеңнән чыкмам, буйсынып кына яшәрмен, бары гафу гына ит! — дип өзгәләнде ул. ШУШЫ берничә минут эчендә Яхъя Гөлзада өчен Илһамның кем. үзенең кем булуын бик ачык аңлады. Менә бу шашынып үбүләр, иркәләүләр. ялварулар — һәммәсе Илһам хакына, аны исән-имин саклау хакына иде. Яхъя үзенең хатыны өчен Илһамның дөньядагы барлык нәрсәләрдән дә кадерлерәк икәнлеген күрде. Моны кире кага торган түгел иде. Ләкин бу ялкын Гөлзадәның шушы матур күкрәкләре эчендә генә дөрлиме, әллә инде алар Илһам белән очрашып, ул ялкын аңа да бүләк ителәме — Яхъяның йөрәген шушы кайнар сорау телгәләде. Бу сорауга җавап хәзер аны шашып үбүче менә шушы чибәр һәм серле зат эченә ишерел Гөлзада иренең колагына пышылдады: — Илһамны. әмма ачу алдында торган саен көчсезләнә баруын тойды, кинәт Гөлзада аны кочаклап алды, кайнар иреннәре белән битләрен, күзләрен, муеннарын, кулларын шашып үбәргә тотынды һәм өзлексез бер үк сүзләрне кабатлады: гән иде. — Гафу итәсең бит. шулаймы? Гафу итәсеңме?!—дип. Гөлзада аның битеннән йомшак куллары белән сыпырды. Юк. Илһамны ул мәңге гафу итмәячәк иде. Ләкин моны хатынына әйтергә теләмәде. Ичмасам бүген генә булса да аның ачуланышмыйча: иркәләнеп, сөешеп бергә ятасы килде, ә иртәгә киләчәк көннәр хакында уйларга да куркыныч иде — Идарәгә ник барганыңны әйтерсеңме? — диде Яхъя хатынының йомшавына өметләнеп Ул ялгышмаган булып чыкты — Әйтермен.— диде Гөлзада. — Ул чакта мин дә аны гафу итәм. - дип алдады Яхъя. Гөлзада үзе дә сизмәстән кулларын чәбәкләп куйды. — Рәхмәт, җаным, рәхмәт! Ул тагын Яхъяны кайнар үбүләр белән бүләкләде. — Я. хәзер әйт инде? Гөлзада кинәт кенә җитдиләнеп китте һәм — Синең өчен хәзер яңалык түгел инде ул.— диде — Мин анда Илһамның гаепсез икәнлеген әйтергә бардым Яхъя аны этеп җибәрде. Гөлзада идәндәге келәмгә барып төште. — Аның өчен! Барысы да аның өчен! — диде Яхъя тавышын күтә pen — Юк. көтмә дә. өметләнмә дә! Беркайчан да кичермәячәкмен мин аны! — Син мәрхәмәтсез! —диде Гөлзада сикереп торып.— Мин сине күрә алмыйм! Син вак җанлы кеше! Ул үкси-үкси еларга кереште. Яхъя ачуына буылып бүлмәдән чыгып китте. Әнисә ханым аларның сүзләрен аңларга тырышып ишек янында тора иде. малае атылып килеп чыккач, ул сервантка таба китеп, аннан әйбер алган булып маташты. Яхъя аңа күтәрелеп карамыйча гына сыңар мендәрне атты да диванга ятты. Әнисә ханым, утны сүндереп, үз бүлмәсенә керде. Уйларына баткан хәлдә озаклап урын җәйде, чишенеп ятты. Йокы качкан иде инде. Башта ул килененең ике кешелек софада ялгызы аунавына, аның да йоклый алмыйча газапланып ятуына шатланып бетә алмады. Шул кирәк сиңа, дип уйлады ул. Ләкин газиз баласының бөгәрлә иеп диванда ятуын күз алдына китергәч, котырын ачуы чыкты. Шуның аркасында интекмимени аның йөрәк парәсе?! Пи өчен ул җәелеп йомшак урында ятарга тиеш?! Ах. бу дөньяның гаделсезлеге! Гөлзада мәктәптә укыганда югыйсә бер дигән кыз иде. Аны үзенең килене итү өчен әнисе эшләгәннәрнең Яхъя йөздән берен генә белде. Ә белмәгәннәре? Сихердән башка һәммәсен дә кулланды Әнисә ханым. Ә нәрсә килеп чыкты? Бер сүз әйтсәң, ун сүз булып кире кайта. Баш бирү, буйсыну дигәнне белми. Гомер буе Яхъяны бәхетле итим дин тырышты. Ә хәзер бер түшәм астын да. өчесе өч урында газапланып яталар... Әнисә ханым Яхъяны артык иркәләп үстермәде, аңарда фәнгә кызыксыну уятырга тырышты. Улы ■ биш>легә генә укыды. Син сәләтле, син галим булачаксың, дигән нәрсә малайның бөтен барлыгына кереп урнашты. Ул үз үзенә. кешеләргә бәя куя башлагач. Әнисә ханым аңа фән дөньясы кешеләренең нинди зур. иркен тормыш белән яшәүләре хакында тәэсирле итеп сөйли торган булды. Яхъя биология. зоология белән мавыкты. Аның урыны инде университет та. барысы да уртага салып сөйләшенгән, хәл ителгән иде. Әмма ул елларда аттестат белән авылда калу, комсомол путевкасы белән фермага эшкә килү модага кереп китте. Мәктәпнең уку укыту бүлеге мөдире буларак. Әнисә ханым да бу эшнең уртасында кайнады. Колхозның алдынгы кешеләре. авыл хуҗалыгы белгечләре, җитәкчеләр белән очраштылар, авылда эшкә калган яшьләр катнашында комсомол җыелышлары уздырдылар, лекцияләр укылды, башка чаралар үткәрелде. Урта мәктәш«е тәмамлагач. Яхъялар классы да авылда калырга булды. Әнә шул чакта Әнисә ханымга олы уй төште, ул аның йөрәген туктаусыз яндырып тора башлады. Ат тестатында нибары ике * дүрт «лесе булган алтын башлы Яхъяның кол хозда эшкә калуыннан җәмгыять отамы соң? Юк. әлбәттә. «Өчле»гә. өчле дүрт»легә укыганнар әнә никадәр! Алар бит фән өчен барыбер берни дә бирә алмаячак. Тик моны кемгә исбатлый аласың? Дөрес, мала ен ул беркем белән дә исәпләшмәстән укырга җибәрә ала. бу рөхсәт ителә иде. Ләкин Әнисә ханым абруе төшүдән курыкты. Әгәр син халык укыту чысы. тәрбияче икәнсең, әхлак йөзеңә бер бөртек тузан да кундырмаска тиешсең, һәм ул гомере буе шул принципка тугры калды. Ирен кугач, әгәр шул абруен сакламаса. кем беләндер йөрер, яңа гаилә корып җибәрер иде. Тирәсендә чуалучылар булмады түгел бит. Кайсылары үзеннән түбән иде — андыйларга бер сүз белән нокта куйды. Тиң санаганнары да бар иде. Әмма халык, балалар ни әйтер, дигән нәрсә Әнисә ханымны шулкадәр салкын, сак кыланырга мәҗбүр итте ки. ул андыйларны капка төбенә, мәктәп тирәсенә түгел, авылга да (алар я район үзәгеннән, я башка авылдан иде) якын китермәде. Әлеге ирләр аның берничек тә якын китермәвен үзләренчә гөманлап, аңардан ераграк качарга мәҗбүр булдылар. Ел саен бара торган санаторий курортларда, командировкаларда гына Әнисә ханым ирләрдән читләшмәде, алар сүзенә буйсынды Авылда 36 мәҗлесләрдә, туйларда катнашырга туры килсә, анын бер генә мәртәбә да кулына рюмка алганын, бер ген» йотым шампан шэрабе канканын ла кҮРҮче бглмады. Дөрес, нервыгы беткән, эш белән башы каткан чакларда өендә ул йөз-йөз илле грамм ак аракы эчеп куйгалый. тик моны Яхъяга да. беркемгә дә сиздерми иде. Абруен әнә шулай саклаган педагог өчен малаен башкалардан аерып * университетка җибәрү мөмкин түгел иде. Шуннан соң ата аналар алдына = чыгып: - Балаларыгызны авылда калдырыгыз».— дип ни йөзең белән әйтә = сең? Күп баш вата торгач, ул бердәнбер дөрес юл сайлады Яхъяны колхоз стипендиаты итеп авыл хуҗалыгы институтына җибәрергә. Укып кайтсын, эшләп бераз тәҗрибә алсын да аспирантурага керер. Яхъя 2 күнде, аңа тегеләй дә. болай да барыбер, әнисе сүзе аның өчен закон иде. Ул начар укымады, диплом алын ректорга үзенең аспирантурага керү « теләген белдергәч, рәхим итегез, фәнгә яшь көчләр кирәк, булышырбыз. « дигән өметле җавап ишетте. “ Колхозга кайтып эшли башлаган көненнән үк Яхъя үзен вакытлы х кеше итеп тойды. Ул фән юлына чыгасы яшь галим, әмма биш ел буе < колхоз акчасын ашагач, аяк кулы бәйләүле иде. Авылда кыл-бырдак ° килеп чабуларны, эш өчен үзара тарткалашуларны, як аг а яка килүләрне < ул аңлый алмады. Җыелышларда слетларда, киңәшмәләрдә бернинди = кәгазьсез чыгыш ясавы белән ул киң эрудициясен, агрономияне, биологияне яхшы белүен күрсәтте, хач итәсе җитди проблемаларны күтәрде. Аның аспирантурага керергә җыенуы колхозда гына түгел, районга да мәгълүм булды. Әнисә ханым аның фән кешесе булырга тиешлеген килененә дә ныклап төшендерде. Яхъя барлык йорт эшләреннән азат ителде, аңа нәкъ вакы тында аш-су әзерләнде, газета-журналлар. китаплар уку өчен барлык шартлар тудырылды. Башта ул шактый вакыт бик тырышып укып маташты. Аннары, барыбер керәчәкмен дигән уй белән, ул шөгылен киметте Ә инде соңрак мәҗбүри алсалар да. аспирантурага бармаячагын аңлады Моның сәбәпчесе Гөлзада иде. Аны биредә калдырып, үзең Казанга китәр гәме?! Ул бит бер сәгатькә, бер көнгә, бер атнага, бер айга гына түгел. Ике елга! Әле укып бетергәч, диссертация яклыйсы бар. кайчан квартира бирәләр дә. кайчан ул аны Казанга алып килә?! Юк. болай да китәргә генә торган Гөлзада аныкы булмаячак иде. Гел аныкы булган сурәттә дә. Яхъя бит аңардан башка ике көн дә тора алмый, шашар дәрәҗәгә җитә. Гөлзаданы югалту аның өчен үлем белән бер иде. Шуңа күрә ул аспирантурада читтән торып укырга булды. Ләкин вакыт аккан су кебек үтте дә китте, институт белемнәре дә азазлап онытылдылар, искерделәр, аларны яңартырга вакыт тимәде. Инде кырыгынчы яшь белән барганда яңадан бөтенесен кабатлау, чит тел өйрәнү һәм имтиханнар тапшыру мөмкин түгел иде. Яхъя моның шулай килеп чыгуына колхозны гаепләде. Әгәр аның институт бетергәч тә аспирантурада калырга хакы булса, мәҗ бүри рәвештә аны авылга җибәрмәсәләр. тормыш бөтенләй башка эздән китәсе. Гөлзада белән алар әллә кайчан фән һәм Казан кешеләре иде. Барысыннан өстен хәлдә бөтенесе белән бер дәрәҗәдә эшләп йөрүдән дә кыен, рәнҗешле нәрсә бар микән бәндә өчен?! Колхоз кешеләреннән башлап район җитәкчеләренә кадәр аны аспирантурага керәчәк кеше дип сана ганда, аңардан шул турыда сораштырып торганда. Яхъя инде әлеге рольдән баш тарта алмый, аны һаман уйнарга мәҗбүр иде Ни генә әйтсәң дә. бу уен әле аны башкалардан бер баш өстен куя. белемлерәк итеп күрсәтә... Әнисә ханым боларның һәммәсен дә аңлый, улының бәхет сезлегендә әле үзен, әле киленен гаепли иде.. Ләкин Яхъяны бәяләүдә иң алданган кеше Гөлзада булды Менә хәзер дә ул йомшак софада утлы күмер өстендә яткандай ята. Ах. бәхетсез башларым, бу миңа Илһамга хыянәтем өчен җәза дип. ул үзен меңенче мәртәбә генә битәрләмидер. Аларның дуслашып китүләре дә. йөрүләре дә. аерылулары да кешечә булмады. Беркөн кинодан соң Гөлзада каршына адашкан эт килен чыкты. Тугызынчы класс кызы өчен эт бик куркыныч тоелгандыр, күрәсең, ул чәрелдәп кычкырып җибәрде. Тавышка Илһам абыйсы йөгереп килде һәм аны өенә озатып куйды Икенче көнне кичәдән кайтышлый.—инде укулар беткән, каникуллар башланган иде.— Гөлза- да аңа. — Илһам абый, теге эт очрамас микән? — дип дәште. Илһам сүзсез генә елмайды да аны тагын озатып куйды. Өченче көнне Гөлзада аны үзе култыклап алып китте. Яшькә өлкәнрәк, ә гәүдәсе белән кимендә ике мәртәбә зуррак кешене янәшәсендә тою Гөлзадага кыз кыркын. егет җилән каршында рәхәтлек бирә иде. Алар көн саен бер гә йөри башладылар. Атналар, айлар үтте. Илһам кочакламады, үпмәде, яратам димәде, матур сүзләр сөйләмәде. Гөлзада исә туктаусыз чытлыкланды. аны төрлечә шаяртты, үртәде, чеметте, муенына көнбагыш, борчак, чуерташ салды, пычрак булса сазга этеп кертте, кыш көне кар белән коен дырды. үзе чырык чырык көлде дә көлде. Илһам шушыларның һәммәсенә түзде эһ дигән тавыш та чыгармады, рәхәтләнеп елмайды гына. Шулар өстенә. Гөлзада бар көченә аның бармакларын тарткалый, төрлечә каер макчы була, тик чәнти бармагын бөгәргә дә көче җитми иде. Кайчакта Гөлзадәның әле ныгып та бетмәгән кечкенә йомшак куллары аның сөялле кайнар учына кереп юк була. Илһам аларны бик озак җибәрмичә тора... Аннары Гөлзада Казанга укырга. Илһам армиягә китте. Алар Яхъя белән бергә укыдылар. Гөлзада Илһамга үчекләүләр, үртәүләр белән тулы хатлар язды, ә аңардан ун-унбиш җөмләдән торган җитди җаваплар килде. Иптәш кызлары, аларны укыгач, кычкырып көлә Бу бит егет түгел, утын түмәре дип Гөлзаданың эчен яндыра иде. Илһам армиядән кайткач, алар авылда очрашты. Гөлзада институт шау шуына. очынып- канатланып танцевать итүләргә, телләр алҗыганчы сүз көрәштерүләргә, адым саен чыр-чу. уен көлке чыгаруларга күнегеп беткән иде. Илһам тан цыга кермәде, чөнки белми иде. Гөлзада аны иң аулак урынга — Акчарлак күле буена алып барып, җәйге таңнар атканчы танцыга өйрәтеп карады. Ул исә елмая елмая аю табаннары белән аның аякларын таптады, барыбер өйрәнә алмады. Хәзер элекке кебек шаярулар кызык түгел. Гөлзада ның күңеле ниндидер зуррак, яңарак нәрсәләр гели иде. Ә Илһам тамчы да үзгәрмәгән, элеккечә үк сүзсез, басынкы, юаш килеш калган булып чыкты Аларның ике ел күрешмичә торганнан соң уздырган ул көннәре Гөлзадага шатлык китермәде. Иртәгә китәм дигән көнне ул: — Илһам, без дуслар булып калыйк, тик хат язышмыйк, яме? — диде. — Ник? Гөлзада аның бармаклары белән уйнап: - Синең хатларын бигрәк кыска була. Кызлар укыйлар да көләләр, мине үртиләр.— диде Илһам елмаеп: — Нишлим соң инде? Әнидән яздыра алмыйм бит,— диде. Тагын шау шул ы институт тормышы башланды Яхъяга әнисе әле- дән-әле күчтәнәчләр җибәрә, алар килгән саен Яхъя Гөлзаданы да чакыра иде. Әнисә ханым махсус Гөлзадага атап та әйберләр салды. Яхъя Гөлза даны танцыларга, кинотеатрларга да чакыра башлады Шул рәвешле алар дуслашып киттеләр. Яхъя яхшы укый, чибәр, терекөмештәй җитеш, концертларда, мәҗлесләрдә өздереп җырлый, ут өертеп бии иде. Авылга җәйге каникулга кайткач, алар Яхъя белән икесе танцевать иттеләр. Илһамны да алып урамда йөрделәр. Ләкин Илһам, үзен артык дип уйлап, аларга комачауламау ягын караты Шул рәвешле алар икәүдән икәү кал дылар. бәхет диңгезендә йөзделәр. Бөтен кешенең күзе аларда булды, күрше-күлән, әти әнисе Яхъяны мактаты. аларның пар килүенә шатланды. ә ул Гөлзаданы өрмәгән урынга утыртмады, бер генә секундка да күз дән ычкындырмады Дүртенче курс ахырында алар ир белән хатын булдылар Көнләшү галәмәтләренең торган саен арта баруын исәпләмәгәндә. 38 Гөлзада иреннән канәгать ул? • — дни юаттылар аш фикер белән килеште Институт бетергәч, алар авылга яшь бала белән кайтып төштеләр. Илһамны I өлзада берничә мәртәбә урамда очратты, ул. күрәсең, үпкә сакламаган, аларның хәл әхвәлләрен сораштырды, тик зәңгәр күзләре * генә сагыштан мөлдерәмә иде. Гөлзаданың йөрәгендә ниндидер юшкын = калды, ул апы мәңгегә рәнҗеткәндер кебек иде. Гөлзаданың күңелен тетрәтерлек бер хәл булмаса. бәлкем ул юшкын | юылыр, үткәннәр онытылыр да иде. Аның өйдә бала карап яткан чагы, « тышта коеп көзге яңгыр ява. Әнисә ханым да. Яхъя да эштә, ул ялгызы 5 гына иде Гөлзада баласын йоклатып, кичке аш салырга йөргәндә тәрәзә ф турыннан яшькелт кожан кигән кеше үтте һәм ишек шакыды. — Керегез.— диде Гөлзада. “ Ишектән Илһам килеп керде. — Ни хәлләрдә ятасыз? —диде ул тупса турыннан узмыйча. 5 — Әйбәт кенә.— диде Гөлзада. битләренең кызышуын тоеп.— Әйдә. ° Илһам, түрдән уз... < — Юк. узып тормыйм... о Илһам кожанының башлыгын төшерде, битен, юеш кулларын кулъяуе лыгы белән сөртте, үзе берни дә әйтмәде. Бианасы йә ире кайтып. Илһамны монда туры китерсә, коточкыч зур тавыш чыгачагын белгәнгә күрә, Гөлзада аны ашыктырырга теләде: — Әллә йомышың бар идеме. Илһам? — Бар иде шул... Илһам бер урында таптанды, сөрмәле күзләре белән аңа карады. Нинди матур, элеккечә яшь аның күзләре».— дип уйлады Гөлзада — Мин өйләнермен дигән идем. Гөлзада Илһам туктап калды, башын читкә борды һәм ике кулын да кесәсенә тыгып нидер эзләгәндәй итте. Аның бу сүзләрен ишеткәч. Гөлзадага нидер булды, әйтерсең, дулкын өстендә аны моңа кадәр батырмыйча тоткан ышанычлы әйберне тартып алдылар Күзләре, суга батып барган кешенеке кебек, зур булып ачылды. «Миңа бит хәзер барыбер, минем аңарда бернинди катнашым да юк!» — дип әлеге сәер тойгыны читкә куарга тырышты. Ләкин ул тойгы көчәя генә төште һәм Гөлзада аның беркайчан да кайтарып булмаслык югалту тойгысы икәнлеген аңлады. Ул. барлык ихтыяр көчен жыеп. үзен кулга алды һәм калтыранган иреннәреннән бер генә сүз кысып чыгара алды — Котлыйм... Гөлзада. үзе дә сизмәстән, нишләптер — күрәсең, чыннан да котларга теләп.— аңа кулын сузды. Илһам үзенең бармакларына күп мәртәбәләр сарылган, хәзер дә күңеле белән көн саен учында итеп тойган шушы кечкенә йомшак кулга изге әйбергә карагандай карап торды, аннары, нәни сандугач баласын имгәтүдән курыккандай, сак кына ике кулына алды. Гөлзаданың керфекләре йомылды, кулы калтыранып китте. Илһам аның бөтен жылысын. калтырануын соңгы мәртәбә үз йөрәгенә озату өчен Гөлзаданың кулын ныгытып кысты. — Илһам, зинһар, җибәр,— диде Гөлзада ишетелер ишетелмәс ны шылдап. Аның тавышы Илһамга йомырка эчендәге бәпкә пипелдәве кебек кенә ишетелде. — Гөлзада... миңа... өйләнергә рөхсәт итәсеңме? Әгәр кулы бу кайнар учлар эченә кысылмаган булса, ихтимал, ул чайкалып кына калмас, егылып та киткән булыр иде. Рөхсәт итәсеңме?» Йә аллам! Димәк, бер генә мәртәбә кочакларга, үбәргә үрелмәсә дә. ул хакта бер генә сүз әйтмәсә дә. Илһам аны өзелеп яраткан, мәңгелеккә, бернинди хыянәтсез, теләсә нинди үпкәләүләрдән өстен калып яраткан! Димәк, ничә еллар буе ул аны бер генә секундка да йөрәгеннән чыгарма иде «Шулкадәр көчле яраткач, нишләсен инде >| дус кызлары һәм ул тора-бара үзе дә бу ran. өметләнгән, бу хакта беркемгә сиздермәгән, әйтмәгән, бары тик ялгызы бәргәләнгән, бөтенесен күтәргән һәм кичергән, шу шыл арның бөтенесен дә күңелендә сакларлык, бер генә кайнар тамчысын да читкә чыгармаслык көч тапкан' һәм менә хәзер әгәр ул -өйләнмә дисә. Илһам өйләнмәячәк, әгәр мине көт дисә, гомеренең ахырынача көтәчәк... Гөлзадә бу кайнар учларны мәңгегә югалтуын аңлады, бу бармакларны бөгеп, каерып ул инде беркайчан да уйный алмаячак. Нишләп моны йөрәк кабул итми, ачыргаланып кире кага соң?! Димәк, аның да йөрәге Илһамны мәңгегә үз иткән, ә акыл икенче якка борган, алдаган Менә хәзер коточкыч югалту тойгысы уянгач. Гөлзада үзенең моңа кадәр кичергән барлык куа- ныч-юанычларының. рәхәтлекләренең Илһамны янәшәсендә тойганлыктан гына булганын аңлады. Аның тормышта, бөтен гамәлдә бердәнбер таянычы Илһам гына булган икән! Шул ук вакытта Гөлзада аның барлык кайнар хисләрен, балаларча садә кичерешләрен оятсызларча пычракка салып таптаганлыгын, әмма аларның барыбер элеккечә саф. чиста калуларын күрде. Соңгы мәртәбә шушылай якыннан Илһамның сөрмәле күзләренә бер тутырып карыйсы килсә дә. ул оялды, керфекләрен күтәрә алмады... Тагын әз генә шушы хәлдә торсалар. Гөлзада кычкырып елап җибәрәчәк иде. Шуңа күрә күз яшьләренә буыла-буыла: Рөхсәт. Илһам, рөхсәт! — диде дә кулларын тартып алып, түр өйгә йөгереп кереп китте һәм мендәргә канланды. Ул Илһамның ничек чыгын киткәнен дә ишетмәде... Илһамның бу керүе Гөлзаданың бөтен күңелен айкап, актарын ташлады. Корыда озак вакытлар тишелә алмый яткан бөртек, дым булу белән шытып-үсеп киткән кебек. Гөлзаданың күңеле аңа карата кайнар хисләр белән тулды. Илһам әлеге сөйләшүдән соң ярты ел узгач өйләнде, гөрләшеп яшиләр, диделәр. Сөйләшмәс, басынкы Илһамның хатыны белән шаяруы, ишегалдында су яисә кар сибешеп уйнаулары турында хәбәрләр Гөлзадага ишетелә торды Шулай итеп, кешегә тормышында бер генә мәртәбә бирелә торган иң кадерле нәрсә мәңгегә югалтылган иде. Моңа үзе сәбәпче булганлыктан. Гөлзада язмышы белән килеште. ...Өйләнешеп күп тә үтмәстән. Яхъя беренче мәртәбә көнләшүен күрсәтте. Аннары, өянәге ешая барган авыр> кебек, шул нигездә чыккан тавыш гаугаларның саны арга барды. Гөлзада дөньяга елмаеп караучан, шат табигатьле хатын кыз иде. Иренең көнләшүләрен күп вакытта ул елмаеп кабул итте, үзен үлеп яратучы кеше барын тоюдан рәхәтлек кичерде. Ачуын артык китерә башласа, ирен юри көнләштерде, тавыш-гауга чыкса, туйганчы тузынды, бер генә сүзне дә җавапсыз калдырмады. Яхъя кул күтәрсә, ул да кул күтәрде һәм боларның берсен дә фаҗига төсендә кабул итмәде, тормыш юлында очрый торган бәрелешләр, чәке- лешләр дип кенә карады. Яхъя эчми, тартмый, акчаны күп ала. ярамаслык ир түгел иде. Малай булу гаиләдәге мондый күңелсезлекләрне тиз оныттыра. өчесен дә татулаштыра, килештерә килде. Әмма ләкин җанын талкыган. изгән бер нәрсәне Гөлзада иренә дә. бианасына да кичерә алмады. Ул нәрсә Яхъяны һаман да югары баскычта торучы фән кешесе итеп куярга тырышудан. Гөлзадага аңа барлык төр хезмәтләрне күрсәтергә тиешле зат итеп караудан гыйбарәт иде. Гөлзада бусын күтәрә алмады, аны челпәрәмә китерү өчен һәммәсен дә эшләде. Ул Яхъяның беркайчан да аспирант та. фән кешесе дә була алмаячагын аның үзенә дә. бианасына да йөзләренә бәреп әйтте. Ләкин Әнисә ханымның Яхъяны. Яхъяның Әнисә ханымны алдавы дәвам итте, алар бер-берсен алдаганнарын эчтән белсәләр дә. тыштан хуплашып сөйләшүләре белән Гөлзаданы үтерәләр иде. Ник кирәк бу? Әллә алар аны ышандырырга телиләрме? .Алай дияр идең, алар икәүдән икәү чакта да Яхъяның фән юлына чыгуы турында сөйләшәләр — моны Гөззаданың йокы аралаш та. алгы бүлмәдә аш-су әзерләп йөргәндә дә ишеткәне бар. Күрәсең, бу ялган алар өчен аеруча кадерле, алар аны. саран кеше үзенең байлыгын барлаган кебек, кузгаткалап. яңартып торалар. Тормыштан аерылган әлеге буш сүзләр алы ялган бу- 40 лып өйне гене тутырып калмый, авылга, районга да тарала һом аларпын кайтавазы кеше теле аша оледап-але Гплаадага да килеп орыла һам үл андый чакларда үзен кая куярга белмичә боргалана, иренен ла. бианаем ның да ачуын чыгару өчен пырдымсызлана, әшәкеләнә иде -Әле ирең аспирантурасын бетерәме?» дип юри үртәүчеләр дә. белмичә соратчы лар да шактый табылып тора. Бу ялганны инде юкка чыгарырлык түгел. * ул тамыр җибәреп кенә калмаган, котырып үскән солыча кебек гаять зур = мәйданнарга җәелгән.. Иң әшәкесе, иң аянычы шунда. Гөлзада бу ялган- ® ның эчендә яши һәм аны юкка чыгару өчен берни дә эшли алмый иде. 5 —Гөлзада төне буе авыр сулый-сулый аунады. Таң алдыннан гына | тәрәзә турында яшькелт-зәңгәр эз калдырып йолдыз атылды. «Илһам» 3 дип уйлады ул. Аның тормышында Илһам шул йолдыз шикелле балкыды 5 да сүнде һәм аны сүндерүче Гөлзада үзе иде ф Таң атый яктыра башлаганда гына ул авыр, саташулы йокыга талды, a 9 ч и Габделхәй партком утырышыннан туп-туры Илһамнарга кайтты. Ничек әйтергә? Ничек юатырга? Үз гаебеңне ничек юарга? Алдан Илһамга с сугылса, бәлкем ул аны утырышка барырга да күндерер. персональ эшне е тикшерү дә бүтәнчәрәк төс алыр иде... Илһам, капкада Габделхәйне күргәч, яшелчәләргә су сибеп йөргән җиреннән туктап, аның каршына чыкты, дустының йөзенә күз ташлау белән эшнең әйбәт түгеллеген аңлады. — Без уеннан уймак чыгардык бугай. —диде Габделхәй, бер кулы белән койма башына тотынып. — Нигә? — Сине бит партиядән үк...— ул • чыгардылар дигән сүзне әйтә алмады. башын аска иде.— Зәнфирә белән мин яклан карадык та... Илһам аның иңбашына шапылдатып культ салды. — Кайгырма. Габделхәй.— диде ул күтәренке тавыш белән, иреннәре генә сәер дерелдәп куйдылар.— Җирдән аерылмыйк башкасы җанланыр. Габделхәй Илһамга шаккатты. Ул аны бу көтелмәгән хәбәрдән өнсез калыр дип унлаган иде. Ә Илһам берни булмагандай сөйләшә. — Мин иртәгә сине яклап райкомга барам' —диде Габделхәй кызып. — Бюро бит бөтенесен үзгәртә ала. Утырыштан чыкканда ук ул шундый фикергә килгән иде. Илһам башын чайкады Вакытыңны әрәм итеп йөрмә — диде. — Нигә? — Кирәкми. Мин гаепле... Караны ак дип ышандыра алмассың. .Алар беседкага керделәр. Габделхәй партком утырышының ничек үткәнен сөйләп бирде. Ул сүзсез генә тыңлады, йөз чалымнарыннан, кыяфәтеннән бернинди борчылу сизелерлек түгел иде. Әмма эчтән ул йөрәгенең кысылганнан кысыла баруын, тамырларының кайнарлануын тойды. Илһам кич ашап тормады, тамагым тук. диде. Бүтән көннәрне бакчада үзе ясаган душ астында юына, өс-башын алыша иде. Бүген керде дә веранда идәненә сузылып ятты. Халисә аның партиядән чыгарылуын Габделхәй белән ничек сөйләшеп торуыннан ук аңлады. Иренә ни әйтергә дә белмәде. Юатыр идең — хәленә керә торган түгел. Мондый чакта кеше үз вөҗданы белән үлчи, үз йөрәге белән ничек кичерсә, шулай кичерергә тиешлекне Халисә аңлый иде. Шуңа күрә ул йомышы булса да верандага кермәде, тавыштынсыз гына йорт эшләрен эшләде, әмма йөрәге сулык- сулык килде, туктаусыз күз яшьләрен сөртте Илһам уйларының очына чыга алмады. Иң әүвәл ул партком утырышына бармаганлыгына сызланды. Ә барып ни кырыр иде? Ярамаган эш эшләнде — ул гөнаһлы Ләкин күңеленең иң ерак, иң тирән, иң кайнар почмагындагы ниндидер бер нечкә тойгы ул гөнаһны барыбер ярлыкап тора, аны аклый икән, моны ничек аңлатырга? Партком членнары бит ул тойгы турында сорамаячаклар алар ташка басылган, һәркемгә билгеле кануннар буенча фикер йөртәчәкләр. Әгәр утырышта катнашса, кайсын тыңларга тиеш булыр иде Илһам: күңеленме, аларнымы? Аларның ни әйтәсен ул якынча белә иде. Аларныкы белән үзенеке капма-каршы килә. Димәк, үзеңнекен әйтергә, аларга җиткерергә кирәк Ә мөмкинме соң ул? һәммәсен дә без үлчәми, без белми торган бизмәннәр белән колачлап ал ган. әйтеп бирә алмаслык ул тойгыны ничек аңлатырга? Юк. моңа Ил һампың көче җитми иде. Димәк, парткомга барган очракта, ул ал арны тыңлап, «әйе. мин гаепле . дип утырырга, хәтта гафу үтенергә, ә эчен нан шу ның капма каршысын уйларга тиеш булып чыгар иде. Иң сәере шунда, әгәр ул шулай эшләсә, аның партиядә калу ихтималы бермә бер артачак иде. Бу хакта Биккинин аңа баштук сиздереп куйды. Әгәр үз гомерендә бер генә мәртәбә шулай кыланса да. Илһам кешеләрнең күзенә туры карый алмас иде Йә үзеңнеке. йә аларныкы' Әгәр икесе дә бергә булса, яшәп тә торасы юк. бусы инде Илһам өчен партиядән чыгарылудан да хәтәррәк иде. Юк. ул ялгышкан, аңа барыбер булмаган икән! Тыштан барысына кул селтәсә дә. эчтән, бик тирәндә ятучы ниндидер бер көч аны партиядән чыгарылу ихтималы турындагы уйлардан читкә алып киткән иде. Ул бит теге чакта да Гөлзада Яхъя белән йөреп китәр, аңа кияүгә чыгар дип уйламады. Күңелнең нишләве бу? Үзен үзе алдавымы? Әллә һәр чигенүен, куркаклыгын аклавымы? Илһам төне буе керфек тә какмады. Ул үзенең шыксыз, кирәксез, шып шыр буш булып калуын тойды Әйтерсең, эчендәге бөтен әгъзаларын, йөрәк бавырларын алып ташлаганнар, бернинди теләк, бернинди омты лыш юк Эчтәге бушлык, бер карасаң, кургаш кебек авыр, икенче карасаң, боз кебек салкын, йә булмаса дөрләп янган уттай кайнар иде... Иртән аны урманга агач сөйрәтергә җибәрделәр. Ул әллә урманда, әллә диңгез төбендә йөрде белмәде Аны чолгап алган барлык дөнья, кешеләр. машиналар, агачлар, җәнлекләр, кошлар — һәммәсе дә төссез, җансыз, тавышсыз иде. Ул нәрсәләрдер сөйләште, сорады, җавап бирде, елмайды ашады, эчте, әмма болар һәммәсе шәүләләр генә, син дә үзең түгел, әйтерсең, үткәндә дә берни дә булмаган, хәзер дә юк. киләчәктә дә булмаячак - бөтенесе буш, мәгънәсез, кирәксез, әһәмиятсез. Илһам, эштән кайтып, шушыларның һәммәсен күз алдыннан уздыргач кына, бер әйберне аңлады менә хәзер, чыннан да. аңа барыбер иде! Хәзер ни эшләтсәләр дә. ул берсүзсез риза иде! Аңа гомере де. исеме дә. берние дә кызганыч түгел иде! Нишләп болай булды соң? Сәбәп нәрсәдә? Тукта, боларның һәммәсе дә ниндидер авыр йөкнең күңелне басып, сытып торуыннан ич! Ул һаман ныграк баса, ул баскан саен бүтән нәрсәләр турындагы уйлар киселә, барлык тойгылар уй фикерләр әнә шул авыр йөккә килеп чапырыша. башка дөнья күләгә төсле читтә кала Кайларга барып, ничекләр коты лырга бу йөктән?! Әле караңгы төшәргә шактый вакыт бар иде. Илһам машинасына уты рып чыгып китте. Үрнәк белән Үрмәш арасын үткәндә аның йөрәге бик нык чәнчешеп куйды Менә хәзер шушында Акчарлак күле исән булсын иде' Үлде шул инде ул мәңгегә юкка чыкты. Әтисе вафат булгач. Илһам үзенең кайгысын шул күл янына утырып таратты. Чөнки биредә тып-тын. беркем юк йөрәгеңнең сызлавы басылганчы җирдә ауный ауный еларга да. башыңдагы авыр уйларны бер-бер артлы сүтәргә дә була иде. Гөлзада ның кияүгә чыгуын ишеткәч тә. Илһамны Акчарлак күле генә үзенең таң алсулыгына манылган сулары, җикән камышлары белән юатты... Үлде шул Акчарлак күле, мәңгегә юкка чыкты... Илһам үткән көз үзе сөргән арыш басуына юл тотты. Борыла сарыла барган юл каен полосасына килеп чыкты. Илһам машинасын туктатты. Арыш полос аның теге ягында иде Ул. каеннарны учы белән сөя сөя. арыш басуына чыкты, эчкәрәк керен сабакларның куелыгын, биеклеген карады Арыш тездән булып килә, буынга сикерә иде. Илһам полосага чыкты да. каенга аркасын терәп, үләнгә утырды. Яшел басу өстеннән талгын гына җил йөгерә. Башак кысарга, серкә очы- * рырга да күп калмый ( абан туйлары, печән өсләре генә үтсен, биредә g чын бәйрәм башлана. Илһамның балачактан ук өзелеп ярата, көтеп ала я торган бер вакыты бар: ул — арыш өлгергән чак. Илһам ихатадагы олы = мәшәкатьләрне бетереп тора, каядыр барасы булса, алдан ук барып куя. | >л. арыш өлгергәндә, аҗаган уйнаган кичне тәкатьсез булып көтә. Менә « бер кичне аҗаган уйный башлый. Илһам, бәйрәмдә генә кия торган кием- 5 нәрен киеп, арыш басуына китә. Басу ерак булмаса. җәяүләп, ерак булса. * жигули-е белән бара Бара да. басуның әле эченә кереп, әле читенә уты- а рып дөньяны күзәтә. Җирен дә. күген дә. офыкларын да күзәтә. £ Арыш басу ы аксыл диңгез булып җәйрәп ята. Җирдән көч алган сал- t лы башаклар, бер-берсенә бәрелеп, акрын гына кыштырдыйлар. Ашыга- < ашыга төрле якта чикерткәләр сайрый, аларның тавышы, бер карасаң. ” җилгәргеч машинаның калай иләгендә икмәк җилпегән шикелле яңгырый- < лар. икенче карыйсың, бик еракта ашыгаашыга чалгы чүкегән һәм ? янаган кебек тоела, өченче карыйсың, сандугачның чут-чут итеп тел чатылдатканын хәтерләтәләр. Шушылардан башка шылт иткән тавыш та юк. Күк белән басу тоташкан җирне әле бер. әле икенче урыннан гөлт итеп алсу яктылык камчылап ала. Бу серле яктылык туктаусыз уйный да уйный. Ул балкыганда алсу нур белән читләнгән болытлар, ерактагы офыклар, күк гөмбәзе сиңа таба якынаеп якынаеп куя. Акчарлак күленең өсте дә шәфәкъ баткан, таң аткан чакларда нәкъ шундый төстә була... Аҗаганның һәр балкышы арыш сабаклары арасына, камыл төпләренә кереп сүнә, югала. Әйтерсең, табигать үсемлекләрнең тамырларына ут өрә. яктылык бөрки, аларны чыныктыра. Күпме сер. күпме хәрәкәт, күпме нур һәм нинди тынлык' Илһам шушы арыш камчылау күренешен хәйран калып күзәтә. Мондый күренеш тылсымлы әкиятләрдә генә була. Аҗаган җир белән, арышлар белән элемтәдә, ул нидер күзәтә, өзлексез яктыртып басуның төрле почмакларыннан нидер эзли кебек. Димәк, барысы да бергә. бу һавалар, җир-сулар. кояш-йолдызлар, җил яңгырлар бөтенесе бергә яшиләр, хәрәкәтләнәләр, бергә кушылалар, аерылалар, безнең тамырлары бызга җылылык, яктылык, сүл булып керәләр, тереклек ияләренең җанын аҗаган кебек уйнаталар. Хәер, аҗаган камчылаганнан соң. арыш басуына да нидер була бит Илһам тагын бер нәрсәгә хәйран кала: яшәүнең бөеклеге, тормышның матурлыгы хакында табигать белән шушылай бер аваз чыгармыйча рәхәтләнеп аңлашып утырганда, арыш басуыннан ниндидер нечкә сагыш дулкыны килә башлый Ул ныклап сизелерлек тә түгел, әмма ул бар. күңел аны тоя һәм аның нәрсәдән туганын әйтеп тә булмый... Ул сагыш шундый татлы, бәлкем әле генә сине тулаем биләгән тойгылардан татлы рактыр да. һәм. ахры, шуңа күрәдер, сабый чактагы күз яше кебек ул бик тиз үтеп тә китә. Син аны яңадан көтмә, өметләнмә, ул инде булды, кү целеңдә үзенең татлы эзен калдырды, башка булмаячак, юк. көтмә дә. өметләнмә дә. башка ул килмәячәк, килсә дә, андый ләззәтле булмаячак. Арыш басуында аҗаган уйнаган чак булса. Илһам үзен борчыган сорауларга җавапны җиңелрәк табар иле Чөнки ул чакта аның зиһене кылны кырыкка ярырлык 6}лып сизгерләнә, хисләре нечкәрә, дәрт дәрма ны ургылып чыга Хәзер исә Илһам авыр тойгылар басымыннан сытыл ган кебек булып калды. Уйларын кайсы баштан ничек итеп сүтмәсен, ул бер үк сорауларга килде дә төртелде: Ник яшәдең? Нәрсәгә ирештең? Бәлки, ул дөрес яшәмәгәндер? Бәлкем бу күңелсез хәлләрнең килеп чыгуы очраклы түгелдер? Әллә бөтен гомере мәгьнәсезгә. кирәксезгә үтте микән ? Механизаторлар курсын бетергәч. Илһамга бер иске ДТ-54 тракторы эләкте. Ике кон дә эшләмәде, аның моторы шакылдап чыкты. Илһам икенче көнне таң белән моторны сүтеп атты Моны күргәч, ул чакта трак тор бршаднры булып эшләүче Биккиннннең күзе бәрәңге булды. — Син нишлисең, малай актыгы!? — дип кычкырды ул килә-килешкә. — Мотор төзәтәм. Мин бит аны Хуҗәмәткә җибәрә идем. Сүтәргә кем кушты сиңа?! Биккинин әшәке итеп сүгенде дә китеп барды. Аның тагын бер иске моторы бар иде, ремонтка шуны җибәрде. — Моторыңны ташла, әнә чәчкечләрне кардан көрәй чыгарырга кирәк.— диде Биккинин. — Миңа чәчкеч нәрсәгә? — диде Илһам аңа каш астыннан карап.— Тракторымны төзәтәм. - Төзәтәсең Нәрсәкәеңне' — диде Биккинин чыгырыннан чыгып,— Шәйбене гәйкедән аера алмаган башың белән мотор җыярсың кая таба! Аңа гомер буе эшләгән абыеңнар да куркып кына тотына әле! — Төзәтәм. — диде Илһам авыз эченнән мөгрәп. Биккиннннең аңа шул кадәр ачуы килде, ул аны акылга утыртырга уйлады. — Төзәт' диде ул җикереп.— һәр көнеңә шымытыр язып ба рачакмын! Илһам дәшмәде. Ул иң элек • Сельхозтехника *дан кемнәндер вкладышлар тапты, аларны үз акчасына сатып алып кайтты. Моторны бик яхшылап җыйды, күтәрделәр, куйдылар, ләкин аны кабызу түгел, ярты лаш та әйләндереп булмый иде. Аңа өлкәннәр мыек астыннан, көлеп карап тордылар Моторны тагын салдырды Илһам. Тагын җыйды, тагын барып чыкмады Аптырагач. Сельхозтехника-ның мотор җыю цехына китте, анда өч көн эшләде, өйрәнде. Терсәкле валны кырдырырга кирәклеген аңлады Ул да булды, ниһаять, мотор кабынды, әмма май басымы бөтен ләй юк иде. Тагын сүтте Поршень боҗраларын алыштырды. Тагын барып чыкмады Егерме көн эчендә ул моторны җиде мәртәбә алды, жиде мәртә бә сүтте, җиде мәртәбә җыйды, җиде мәртәбә куйды һәм мотор эшләп китмәсенме' Парктагы механизаторлар авызларын ачтылар да каттылар Тракторларны язгы чәчүгә вакытында хәзерләмәгән өчен алдагы көнне генә идарәдә ярты сәгать буе Биккиннннең < аягына сыер бастырганнар* иде Гөрләп эшләп киткән моторны күргәч, аның авызы колагына җитте, тракторны үзе кузгатып, бераз йөреп килде. Рәхмәт. Илһам апай' Сиңа әйткән сүзләрем өчен сүксәң дә. суксаң да риза, диде һәм язгы ташу тавышлары чыгарып сулый сулый идарәгә йөгерде. Ул Илһамга күңеле йомшап кына егерме сум акча язган иде. Бухгалтериядәгеләр белән талашаталаша кәгазьләрен кабат алды һәм аңа иң күп эшләгән механизаторлардан да артыграк итеп наряд язды. Шуннан соң Илһамга механизаторларның да. җитәкчеләрнең дә карашы үзгәрде. Ул. беренче урынга чыгам, дип беркайчан да кабаланмады. Җир сөрә икән төрәнне күпме батырырга тиеш, шулай сөрде. Уракка чыкса, сыңар башакны да. бер грамм бөртекне дә югалтмаска тырышып эшләде. Башкаларның норманы икешәр-өчәр йөз процентка үтәвенә ул хәйран калды. Күпләр күзләре-башлары тонып гектарлар, центнерлар артыннан куды, җирне кадерсезләде, бик күп ашлык югалтты. Шуның өчен аларны газеталарда мактадылар, алар хөрмәтенә дан йолдызлары яндырдылар, аларга уч тутырып акча, кыйммәтле бүләкләр бирделәр. Бу хакта өлкән игенчеләр җыелышларда ачынып сөйләделәр, ләкин хәл үзгәрмәде. Илһам ның шуңа эче янды. — Чәчүне иргә срокларда бетерәбез! — Уракны фәлән көндә төгәллибез! Туңга сөрү буенча рапорт бирәбез! —дип һаман ашыктырдылар. Колхоз җитәкчеләре генә түгел, районнан, өлкәдән килеп тә ашыктырдылар Илһам дәшмәде, алар ашыктырган саен үҗәтләнеп акрынрак эшләде. 44 Ллсу Тимергалина pice.ue һәр эшне вәземләп, җиренә җиткереп башкаруы белән аларның ачуын кабартты. Аның белән янәшә кишәрлектә эшләгәндә хурлыкка калучылар да аз булмады. Илһам тракторы. Илһам комбайны кергән җир ул инде әллә каян көлеп тора, аңа беркем дә. берничек тә бәйләнә алмый иде. Ничә еллар иген игү дәверендә аңа бер генә мәртәбә дә: «Нишләп ялгызым гына тырышам. Мин дә башкалар кебек акча куа башлыйм әле».— дигән уй килмәде. Ул җиргә хыянәт игәргә теләмәде, әз генә ашыга-кабалана башласа да. җирдән ояла иде. Бу нинди тойгыдыр, ул ничек тәрбияләнгәндер — анысын Илһам әйтә алмый. Бәлкем иң ябык, бер тиен акчасыз елларда шушы җир үзенең ипекәе, бәрәңгесе, какылары, кәҗә сакаллары, балтырганнары, кычытканнары белән барысын да туендыргандыр? Бәлкем шушы басуда яланаяк сабан сөреп, тырма тырмалап, чәчү чәчеп, урак урып, шуларның кайнар туфрагында йоклап, бер кан. бер тән булып беткәндер? Илһам өчен иң ямьле нәрсә — иген кырлары. Язын чәчү чәчкәндә дә. игеннәр яшел чакта да. өлгергәч тә. аларны урганда да. ургач та. сөргәндә дә. кыш көне дә матур басулар. Җир матур, су матур, күк матур, кояш матур, игеннәр матур. Бу җирне ул дөньяның бернинди байлыгына, матурлыгына да мәңге алыштырмаячак. Бу җирләр өчен ул җанын бирер гә дә әзер. Шушы бәгыренә кереп утырган газиз нәрсәләрне һәм җирдән оялу тойгысын Илһам кемгә дә булса әйтергә кыенсынды, аны күңеленә бикләп йөртте. Чөнки җирдән генә түгел, берберсеннән дә ояла белми торган кешеләр барлыкка килде... Хәер, бәлкем аларның гаебе ул кадәр үк зур да түгелдер? Күбрәк’ — дип сорагач, кеше дигәнең бирешә шул. Җир белән игенчене бутый, бер-берсен суыта торган иң нечкә урый. Илһам уйлавынча, менә шушында иде. 10 Теге кичне Гөлзада белән Яхъяның бер-бер артлы парткомга килүе Солтановны сискәндереп җибәрде. Биредә бит әле мәхәббәт тә бар икән! Мәхәббәт кенә түгел, көнчелек тә бар икән! Кешеләр белән сөйләшкәч. Гөлзаданың теге чакта күз төбенең күгәрүен дә Яхъяның көнләшүе аркасында булырга тиеш, диделәр. Кистереп кенә беркем дә әйтә алмады, ә Гөлзаданың үзеннән мондый әйбер хакында сорау әдәпсезлеккә керер иде. Ничек кенә булмасын. Солтанов бер нәрсәгә төшенде: ул Илһам белән Яхъяның, аларның икесенә дә якын Гөлзаданың ни үткәндәге, ни хәзерге мөнәсәбәтләрен белмәгән һәм белми. Гөлзаданың Яхъя турында әйткәннәре аны бигрәк тә сагайтты. Ул сүзләр үзенең күңелендә өлгереп килә торган сизенүгә килделәр дә кушылдылар. Ә хаклыгын ничек тикшерергә? Тотты да РАПОның игенчелек һәм терлек азыгы хәзерләү бүлеге начальнигы, үзләренә туган тиешле Нәгыйм абыйсына шылтыратты. Хәл- әхвәл сорашкач, сүзне Яхъяга борды: — Агрономнар арасында безнең Хаков ниндирәк урында йөри ул? Нәгыйм абыйсының көлгәне ишетелде. — Син бит Дәүләт Хәсәновичның аны ничек яратканын беләсең. — Мине синең фикер кызыксындыра. Ләкин дөресен генә әйт. Бу бик мөһим. — Беләсеңме, нәрсә. — ул туктап торды.— Бу бит телефоннан сөйләшә торган сүз түгел. — Син аның турында телефоннан әйтергә ярамаган әйберләр дә өсти аласың, шулаймы? — Шулай, билгеле. — Рәхмәт, мин барысын да аңладым. — Басуларыгызны нишләп солыча басканлыгы хакында да уйлап кара. — Безнеке генә түгел... — Бөтен бәла дә шунда шул — сезнеке генә түгел... (.үз шуның белән бетте Калганы күзгә-күз каран сөйләшкәндә ачык ланачак. Ә бәлкем кабат Мансур Рафиковның кылын тартын караргадыр? Илһам суккач. Яхъя дәгәрән ятканда аның канәгатьләнгән шикелле карал торуы Солтановның күз алдыннан һич тә китмәде Моңа кадәи сөйләшкәндә ул Яхъя белән Илһам турында бер яңа нәрсә дә әйтмәде. Яхъя турында аның фикерен Солтанов тагын соран карарга булды Рафиков агрономнар бүлмәсендә иде. чакыру белән кереп тә җитте. — Утыр ә.че. Мансур диде Солтанов аңа фамилиясе белән дәшми чә. Безнең бу сөйләшү икебезнең арада гына калсын Мин сине иптәш Мансур аптырап, бүлмәдә башка кеше юкмы дигәндәй, як ягына карап куйды, урындыгының бер почмагыннан икенче почмагына күчеп утырды. Шулкадәр җайсыз утыра, әллә тагы урындыкка эләкмәгән дә инде . дин уйлап куйды Солтанов. — Синең үз фикерең кирәк Бу хакта сине сер сыярлык егеткә санаганга гына соравым Мансурга беркемнең дә мондый сүзләр белән мөрәҗәгать иткәне юк иде әле. Әтнәнисе дә. мәктәптә дә. техникумда да. эшли башлагач та бер кем дә аның фикерен соран тормады, һәм менә хәзер бу сүзләрне ишетү диде. — Моны ничек аңларга.' - Баш агроном түгел, җир корыткыч ул’ Чәчүлек орлыкны бухгал терия кызларыннан чүпләтеп чистарта да лабора гориягә төшерә. Аннары безнең орлыкны мактыйлар — Ә син? - Якага яка киләбез дә. мин Дәүләт Хәсәновичка керәм. Ул әйтә, районнан ашыктыралар, ди. яңадан тиешле кондициягә китерербез әле. ди. Аннары шул килеш кала _ — Син аларның Илһам белән мөнәсәбәтләре хакында ни булса әйтә аласыңмы ' — Анысын белмим.— диде Мансур - Ярый рәхмәт сиңа. Минем янга кергәләп йөр Аны озату белән Солтанов Биккинин янына керде Ул телефоннан сөйләше иде. трубканың авыл турындагы башын учы белән каплап — Апукаев шалтырата, диде. Болында көтәбез, болында, днн сөйләшүен дәвам итте Бикки нин Яшел масса атна ун көнсез өлгерми әле Борчак әйбәт буласы ИДс дә Гелефонда Апукаевныи бик каты кычкырган тавышы хәтта Солтанов* ка да ишетелде Биккинин чытырдап торган трубканы колагыннан чит кәрәк алды һәм йөзен җыерып теләмичә генә тыңлады. - Аңладым. Сәгыйть Мөбәрәкович. аңладым Биккинин трубканы куйды Иртәгә бюрога килгәндә сыер башына йөз грамм сөт артгырын киләсез, ди ( оныннан сөт буенча бик кискен сөйләшү булачак икән Азыктан башка сөтне артгырын булмаганын, минемчә, райкомның икенче секретаре белергә тиештер, диде Солтанов. ләрчә киңәшкә чакырдым Мансурның гаҗәпләнүдән күзләре түгәрәкләнде Әйт әле. Яхъя абый ошыймы сиңа .’ — Ул барлык кешегә дә ошый. — диде Мансур сак кына - Анысы шулай. Агроном буларак син аның эшен ничек бәяләр үтә сәер иде. — Тыңлыйм сине. Мансур. — Әгәр миңа... чыннан да ышансагыз. — Ышанам, билгеле. Мансур уйланып торды да: — Яхъя абыйга икмәк тә. бәрәңге дэ. терлек азыгы да кирәкми. — Ул бит идеология секретаре, белеп тә бетермәскә мөмкин.— диде Биккинин. астыртын елмаеп— ( ин бюро члены, мин колхозыгызны күз унында тотучы секретарь буларак, без дә арттыр.масак. ни йөзебез белән хуҗалык җитәкчеләре каршына чыгарбыз, ли Каршы килеп кара ана.. Солтанов аның кая таба бөккәнен бик яхшы аңлады. — Ялган сводкага исәп тотмагыз. Дәүләт Хасанович.— диде ул. Элеккесе үтте, бусы үтмәячәк. — Җитмеш килограмм сөт — диңгездән тамчы бит ул. Фәһим Солта нович Биккинин кул селтәп куйды.- Ә менә районның башка хуҗалык ларын кузгатырга кирәк. Иртәгә бит сезгә дә эләгәчәк. Ә шул йөз грамм коткарачак барыбызны да. — Ун граммга арттырып күрсәтергә уйласагыз да. бюрода басып әйтәчәкмен. Секретарьның бу сүзләре Биккиннннең кулына урак белән китереп чапкандай итте. Аңа әйтүенә эчтән үкенеп бетә алмады ул. Белмичә калыр иде әле. Дөрес, май бәйрәме тирәсендә күпертелгән сан биргәнне Солтанов сизде. Ләкин бит ул центнер ярым иде. Арттырып бирелгән сөт элегрәк икешәр-өчәр тоннага җитте, аңа беркем дә сүз әйтмәде. Райкомнан, авыл хуҗалыгы идарәсеннән шулкадәр сөтнең артуы мөмкин түгеллеген белә торып кысалар иде. Район җитәкчеләре Казанга пленумга. сессиягә, киңәшмәгә чакырылса, якты йөз белән барырга тиеш дип кысалар: күбрәк чәчелсен, күбрәк урылсын, күбрәк тапшырылсын, сөтне әйтеп тә торасы юк. Алар Казанда ике көн торсалар, ике көн буе. өч көн торсалар — өч көн буе саннар гел артып, үсеп торсын, аларны анда тиргәрлек булма сын - бусы мәҗбүри таләп иде Хәзер мондый нәрсәләр белән шаяру ут белән уйнау кебек хәтәр. Саннарны әз-мәз арттырырга тәвәккәлләсә дә. бик сирәк, чиктән тыш авыр хәлләрдә генә, үтә нык саклык белән генә тәвәккәлли Дәүләт Хасанович. Апукаев белән дә шаярырга ярамый, бу парторг малайдан да ба рысын да көтәргә була Аңа гомер буе берничә ут арасында яшәргә язгандыр. ахрысы. Якадан башлап булса, нишләргә кирәген белер иде дә ул. юк шул. соң инде. Председатель булып эшләвенең бишенче елында Дәүләт колхозга тимер торбалар сатып алды. Законлысы юк иде. законсыз юл белән таптылар. Шул торбалар белән ындыр табагына түбә ясадылар, техника өчен өсте ябулы урын төзеделәр. Үрнәк урамнарына су үткәрделәр Ә аннары җинаять эше кузгатылды, бер ел буе ОБХССка. про курорта чакырдылар Ул ашаудан-эчүдән калды, чәче агарды, ике бала сыннан. Мөшә[>әфәсе1111әи аерыласын уйлап, төннәр буе сызды. Әгәр район җитәкчеләре, бигрәк тә Апукаев якламаса. ул әле хәзер дә иреккә чыкма ган булыр иде Шул чакта ул хөкем юлында йөрүнең нинди хәтәр нәрсә икәнен аңлады, үз гомеренә куркып калды, югарыдан әйтелгән бер генә сүзгә дә карышмас булды Карышса, торбаны искә төшерделәр. Кесәңә генә салма, эш эшләнсен —дип юл күрсәткән кешеләр үзләре үк. җинаять эшең кабат кузгалырга да мөмкин, дип котны алдылар. Карышудан файда юк. артка юл киселгән, абынып муеныңны сындырсаң да. алга ат ларга кирәк иде. Колхозда финанс законнарын әйләнеп үтеп салынган тораклар, башкарылган бүтән эшләр дә аз булмады. Казысыннар гына аягың бүген дә җиргә тимәячәк. Ә кем башлап җибәрәсен белгән юк. Шуңа күрә Дәүләт Хәсәновнч мондый хәтәр мәсьәләдә Солтанов белән дә каршылыкка керергә теләмәде. — Сез хаклы. Фәһим ( олтанович.— диде ул. - Мнн үзем дә өнәмим аны. Иртәгә ни ишетсәк тә ишетербез Биккиннннең үзен тыңлавына ( олтаиовнын күңеле булды. .'1әкнп аның керүе моны к өчен түгел иде. Без Шаһзамановның персональ эшен тикшергәндә бер мөһим якны искә алмаганбыз Пәр< ә ул - диде Биккинин башын артка ташлап һәм күзләрен йомып Бик нык арыганда аның кешене шулап тыңлый торган гадәте 48 bt w • л X- t М0Ы1Н КВЦГЦ Н1Ч1ВХ KlldoiJ 11ВГИЛ llllt 10 ЛОГеКИГОЛ EO.> НИК (» валагекегал. oi и neJiniM KooemeLijoo мгп.е НВЛ.М1ЧҺВ net-ay Manta.) мл ВХМВҺ ajai машцу 1чггвгвм iindey eiiaaedoy ШЧНВ odei.t-Ao ii*iiiei\iiiooxdeii нелегмехиМ< ник хну вод — ( HKiii ihdoy анвал к1чпичквк кошцу — -меьегахи гех Е1ЧЛЧШ1ЧКЕН Маиваэ вгну BhiiHWLB iirnnedBM Heiiiiadet-t-Ам Шчняонвхго-.) квцгц anil , BadridrirtBM ше ехиц derdexn хввв нехпк: айва-) - вивишву егами чхвлеэ Moo iiexmej, —- 1ЧГНЛМ nadaxiiM ахэн хөә Keq ипи ач1мм1вя 'хафном иен гк1кои ами вл елниниммид В.Х1ВЛ1ЧҺ ШЧМОҺ erodoiy HOIIBXL-O ) IIIOLIIM нвлвкглу er аве •о Maneodeii лд в1ГН1Ч"' Бикюшин’дэи ™а ‘'Ма, а - “ кмам боздырачаклар. Ә Фәргать ■ Эчарге барыр! а була төнге сменадан әбиләренә качты дип сөйләп йөриячәк, Сәбәп кенә булсын. Илһам хакында Бәчә берне ун итеп сөй лары генә тора. Җай чыккан саен аның үзенә бәйләнеп, төрттереп тору ның сәбәбен Илһам бик яхшы белә. Кул ачуын онытмый ул. ' Фәргать малай чактан ук кешегә бәйләнде Берне бәчәм бит!. — дип кул күтәрде Шуннан ябышты да инде аңа Бәчә кушаматы Юньләп исеме белән әйтмәделәр. Әнә. Бәчә килә, берне бәчмәсен —диләр иде көлен. Зурраклар, көчлерәкләр аның үзенә дә Нихәл. Бәчә' —дип җибәрәләр иде Фәргатьнең йә авызы җимерелгән, йә күз төбе күгәргән була. Егет булып җиткәч, кесәсенә пәке тыгып, эчеп, бәйләнеп йөрүеннән авыл халкы гарык иде Ә теге хәл клубта ниндидер бәйрәм алдыннан булды Фәргать әле берәүгә, әле икенче кешегә бәйләнеп йөри иде. Илһам клубка керде дә ишек янына басты Бервакыт Фәргатьнең кулында пәке ялтыран китте, кыз кыркый пырхылдашып ишеккә ташланды. Фәргать Илһам каршына килде дә: Илһам җиргә тезләнде, бармакларын туфракка батырып, борчак сабакларын көрәп алды. Туфрак эчендә бүртеп, дым алып шыткан, тамыр җибәргән кояшка үрелә-үрелә үсә башлаган, талгын Mail җилләрендә иркәләнеп утырган шушы тере үсемлекләрне алар туракладылар, изде ләр. юк иттеләр. Илһам ергычланган җиргә капланды, беләкләре белән туфракны үзенә таба сыдырып китерде һәм иякләрен. яңакларын шул туфракка ышкый ышкый елап җибәрде. Ул тавышсыз гына, ыңгырашып елады, күз яшьләре кара җиргә, борчак сабакларына тамды. Җирдән оят иде җирдән гафу үтенеп тә булмый иде. Ә аның баш очында, алсу болыт лар астында очына очына сабан тургае җыр сузды Тургай җиргә бер якынаеп, бер ерагаеп иртәнге сәгатьләрдә генә була торган иң моңлы, иң дәртле авазлар чыгарып, җирдәге кешегә мнрәҗәгать итте, ләкин ул аны ишетмәде Илһам, башын күтәргәч, һавада тирбәлүче кара ноктаны күрде, әмма аны ишетмәде, сыкрап йөрәге типкәнне ишетте ту ргайны ишетмә де Башының шаулавын ишетте тургайны ишетмәде, үзенең өзек-өзек хырылдап сулыш алуын ишетте тургайны ишетмәде, баш очына килгән алсу болытларны күз яшьләре аша күрде, тургайны күрде, әмма ишет мәде. Ул акрын гына җирдән күтәрелде, кагынмады, җиңе белән битен сыпырды. Бу җирдән тизрәк качарга теләгәндәй, тракторына менеп утыр ды. Тукта. Яхъя, тары соңара, диде Аны чәчү вакыты кайчан әле? Кара бодай белән бер чамада — июнь башларында да чәчкән бар тарыны Бүген майның егерме сигезе генә Әле бит атнаун көн бар' Димәк, бор чакны малларга бүген үк чабып ашата башларга мөмкин булган. Ничек соң моңа Илһам хәзер, эш узгач кына төшенде. Яхъя әйткәч, уйлап та карамады?! Бу бит ran гади нәрсә. Ярый, җир уйламасын, туфракка күм терелгән бөртек уйламасын алар барыбер үзләренең мәңгелек зирәк эшләрен башкаралар. Ә син? Син бит уйларга тиеш идең, диде Илһам үз үзенә. Нәкъ шуңа исәп тоткан да инде Яхъя. Ул уйламасыңны белеп алдаган, шуңа күрә астыртын елмайган да. Ул теләсә нинди боерыкны сүзсез кабул итәчәгеңне белеп торган, үзенең гөнаһларын яшерер өчен басуны харап иттергән Илһам гомере буе бер эшенә дә хыянәт кертмәде, җир каршында намусым пакь дип яшәде. Бәлкем, ул үзенең күпчелек гомерен шушылай кемнәрнеңдер гөнаһларын каплау өчен тырышып үт кәргәндер. җиргә кадер хөрмәт күрсәтәм дип. үзе дә белмичә, уйламыйча, аңа зарар гына салгандыр? Илһам, тракторын җен урынына кузгатып, авылга ашыкты Өрлек гәй гәүдәң белән, тау кадәр трактор йөртеп, орчык буе Яхъядан көлдергәч, чын ахмак, ачык авыз мин' дип битәрләде ул үз үзен. Аның ничә еллар буе җыелып килгән иң әрнүле сүзләрен Яхъяның йөзенә бәреп әйтәсе килде. Бая кәрешкә үләненә кунган сары күбәләкнең нәкъ аның йөзе турына килеп бөтерелүе Илһамны уйларыннан айнытып җибәрде. Яз көне сары күбәләк күргән кеше сагыштан саргаеп үлә .— ди торганнар иде алар бәләкәй чакларда Ул бу сүзгә ышанмады ләкин барыбер сары күбәләк күргән саен күңелендә гомер буе ниндидер эчношыргыч тойгы уянып куя. Илһам ашыгып сәгатенә күз төшерде: ике тулып биш минут киткән иде. Машинасын борып, бар көченә район үзәгенә куды. 13 Гормышта без белмәгән, галимнәр әле ачмаган закончалыклар күп тср Шу ларның берсе — кешегә иң кыен чакта кырыклык китерүче яше pen көч Иблис кебек рәхимсез бу көчнең барлыгы Биккинин өчен бәхәс1 сез иде Анукаевның. йөз грамм сөт арттыр, дин шалтырату ыннан соң әлеге көч үзенең астыртын эшен эшләде. Иртәгә бюро дигән көнне кичтән грансформагор янып, ике ферма да электрсыз калды. Сыерларны кулдан 54 саварга туры килде, шунлыктан сөт цня башлыгының өенә барды, ялын ды. төнлә булса да яна трансформ рып. чабулап йөрен, соң гына кан торучан булса да. бүген ул сәгать керфек аерылганчы ук башына кн.и сын бөтенләй качырды һәм Биккит белән фермаларга юл тотты Мтукаевка шәһәрара телефон станциясеннән кемнедер тоташдырды- лар һәм аларның сөйләшүе өзелде. Биккинин моңа сөенде генә. Тик унбиш минут үттеме юкмы. Апукаев кабат шылтыратты. Бүлмәдә бу вакытта нарядка җыелган белгечләр, бригадирлар, башка актив утыра иде. Я. нәрсә? - диде Апукаев. Биккинин аның нәрсә теләгәнен бик яхшы сизде. Ялган сводка бирмим' — дип ярып саласы килде аның. Ләкин бу кадәр халык алдында ничек әйтәсең? — Әйттем бит инде... Мин аңламыйм, син нәрсәгә исән тотасыңдыр. Дәүләт Хәсәнович. Башлар очканны күреп торасың, ә үзгәрмисең. — Куркытма әле. Сәгыйть Мөбәрәкович - Мин куркытмыйм, кисәтәм генә диде Апукаев һәм салкын гына көлеп куйды.— Син ат белән крестьян турындагы мәсәлне беләсеңме? Крестьянның җиргә солы чәчүен күреп, ат аны эттән эткә салын тиргәгән, наданлыкта гаепләгән. Бүген, бөтен кеше бер олы эш белән мәшгуль чак та. син шул атны хәтерләтәсең. Ләкин син. Биккинин. ул аттан мең мәртәбә наданрак һәм ахмаграк! Син — үткән гасыр кешесе Хуш' Апукаев трубкасын куйды. Биккинин бер сүз әйтергә дә өлгермәде. Аңа бүлмәдәгеләр елмаешын куйдылар кебек тоелды. Әллә ишеттеләрме? Ул нарядны юньләп бирә алмады, күрәсең, кан басымы күтәрелде: ике чигәсе кысты, башы әйләнде. Нарядны эштер «иптер бетерде дә. кырынып юынып та тормастан. рульгә үзе утырып, район үзәгенә элдерде. Апукаев бүлмәсенә барып кергәндә анда пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Минсалихов һәм ике инструктор утыра иде. Биккинин рөхсәт-мазар да сорамады, исәнләшеп тә тормады, туп туры түргә узды Бераз сабыр итегез. Дәүләт Хәсәнович. - диде Апукаев Ул сабыр итә алмаганга, йөрәгенә чыдый алмаганга килгән иде шул. Син кешене ничек мыскылласаң да ярый дин уйлыйсың' — Бик каты кычкырудан аның колакларына кадәр кызарды Син ничә еллар буе идеология секретаре булып утырган буласың, ә үзеңдә идеологиянең и хәрефе дә юк! Тыныч кына сөйләшеп утырган Минсалихов белән инструкторларга бу аяз көнне яшен суккан кебек тәэсир итте. Алар берни аңламыйча анты рашып. әле Апукаевка. әле Биккинингә карап тордылар | кимеде. Ярый әле Биккинин подстанции ялварып, бөтенесен аякка бастыр- атор куйдылар. Кичтән нервы тузды- гып ауды. Бюро көнне болан да иргә өчтә үк күзен ачты Әле керфегеннән гән беренче уе сөт булды. Ул уй йокы- |ин. юынып та тормастан. машинасы Ул шараг» кайтып керганм алты тулмаган иде әле. Урындыгына килеп у гырырга өлгермәде - телефон шылтырады. Ans каен дип уйлады ул һәм дөрес тә булып чыкты. Сәлам. Дәүләт Хәсәнович.— диде ул. Я. шатландыр мине. — Шатландырырлык хәбәр юк шул. Сәгыйть Мөбәрәкович. диде Биккнннн авыр сулап. Башка хәбәр кабул ителми. Син шуны беләсеңме'' - Апукаевның көр гавышы кисәтүле төс алды. Кичтән ике фермада электр булмады,—диде ул аңлатырга телән - Сиксән оч килограмм сөт кимеде... Мин моны ишетергә дә теләмим, белергә дә теләмим. Аңладыңмы? Биккиннннең түземе бетте. — Син миңа нишләргә кушасың соң. Сәгыйть Мөбәрәкович?! — диде ул тавышын шактый күтәреп.— Әгәр булса, савып бирер идем дә бит юк' — Син үзеңнең канда икәнеңне онытып җибәрәсең, ахрысы. Дәүләт Хәсәнович.— диде Апукаев тыныч кына. Әмма Биккннин аның ни әйткәнен дә ишетмәде. Ул. Апукаевның нәкъ каршына килеп, полировкаланган өстәл өстенә башта сейф ачкычларын. аннары колхоз печатен ыргытты. Печать каядыр почмакка чәчрәп очты. — Әнә печать, әнә ачкычлар, бар да утыр, үзең җитәклә колхозны' Кинәт Апукаевның моңа кадәр тыныч йөзе ачулы кыяфәт алды. — Хәзер үк бүлмәне бушатыгыз' — диде ул боерып. — Әйтәсе сүзләремне әйтеп бетергәч, мин үзем үк чыгармын' Апукаев бер сүз дәшми телефоннан номер җыйды. — Дежурныймы? Апукаев бу. Хәзер үк наряд җибәрегез әле. Минем бүлмәдә бер хулиган бар. Ул трубкасын агып бәрде Биккннин өнсез булып калды. Син мине мине милиция белән озатмакчы буласыңмы?! — диде ул бер агарын, бер күгәрен. — Ә нәрсә эшләргә кушасың? Син безгә эшләргә комачаулыйсың.— Апукаев кулы белән Минсалиховка һәм инструкторларга күрсәтеп алды.— Комачаулаучыларга карата көч кулланырга туры килә. Ярар' — диде ул сулышына буылып.— Син дә фәрештә түгел' Биккннин ишекне тибеп кенә ачты да чыгып китте. Ул райкомның беренче секретаре Мөхәммәтовка керергә булды. Ләкин кабул итү бүлмә сендә (МУ начальнигы белән райплан председателе көтеп утыра, тагын кемдер бар иде. Ул. коридорга чыгып, әрле бирле йөри башлады Өч минут үтмәгәндер, астагы пыяла ишекнең ачылып ябылганы ишетелде Аннары таш баскычтан шык шык атлап ике милиционер күтәрелде һәм Апукаев бүлмәсенә кереп китте. Алар шундук чыктылар, тагын шык шык басып түбәнгә төшеп киттеләр. Биккннин вестибюль тәрәзәсеннән урамга карады Милиционерлар зәңгәр билле машиналарына утырдылар да кузгалдылар. Ул гаҗәпләнүдән башын чайкап куйды. Кабул игү бүлмәсендәге кешеләрнең әле берсе дә кермәгән иде. Гора бара Биккининнең башында икенче уй туды Пигә керергә кирәк соң әле беренчегә’ Ярар, кердең ди. сөйләп бирдең ди. мыскыл итте: милиция чакыртты, дип зарландың ди Мөхәммәтов Апукаевны шелтәләде, тиргәде ди. Шуннан ни үзгәрә? Апукаев ачкыч белән печатьие беренче өстәленә кертеп салырга да күп сорамас, ә төптәнрәк уйлаганда, ул шулай эшләргә дә тиеш Юк. һич тә керергә ярамый инде бу бүлмәгә. Сөт кимегән килеш бигрәк тә Әле апрель башында гына аларны сөт җитештерү мәсьәләсе буенча бюрода тикшерделәр. Шул чакта ук ярты еллык планның үтәлеше кыл өстендә икәнлеге ачык күренә иде. — Хәлне төзәтербез, планны үтәрбез. - дип вәгъдә бирде Биккннин. Бюродан соң Мөхәммәтов Биккининне дә. Апукаевны да бүлмәсендә калдырды һәм болай диде: — Мин сезгә. Дәүләт Хәсәнович. нәсел эшен үз кулыгызга алыгыз, шунсыз сөт җитештерүдә борылыш булмаячак дип. моннан өч ел элек әйткән идем Моны эшләмәдегез. Сез дә. Сәгыйть Мөбәрәкович. үзегезнең җаваплылыктагы колхозга тиешле ярдәм күрсәтмәдегез, ахрысы. Телефон шылтырады һәм Мөхәммәтов кем белендер сөйләшә башла ды. Биккннин белән Апхкаев башларын игән килеш бер-берсенә каш аегыннан гына карап утырдылар. Беренченең сүзләре хак иде. Сөйләшеп бетергәч, ул болай диде: — Искечә эшләп булмый. Дәүләт Хәсәнович. Яки эш стилегезне үзгәртергә, яки хл уйланырга вакыт калдыргандай дәшми торды Башка юл юк. Мине аңлагансыздыр дип уйлыйм. — Аңладым. Ярулла Ильясович. Алайса хушыгыз. Уңыш телим. Сезгә дә чыгарга мөмкин. Сәгыйть .Мөбәрәкович. Беренченең сүзләре: Кызым, сиңа әйтәм. киленем, син тыңла . - .тигән кебегрәк яңгырады Шуннан соң Апукаевның килсә килеп, килмәсә телефоннан сот турында сөйләшмәгән бер генә көне дә булмады. Юк. беренчегә керергә ярамый иде' Урамга чыгып, машинасын акрын гына кузгаткач та уйларыннан арына алмады ул. \пукаевка каршы сикереп берни дә кыра алмаячагын яхшы аңлый Дәүләт. Әмма ачу чыкканда ул истә торамы соң' Пенсиягә китәр вакытың якынлашканда, әллә ни тырпылдар чама юк шул. Хәзер соң инде председательлекне ташларга. Үзе ничә еллар буе тәпәлән эшләт кән егетләрнең кулы астында калса, ни буласын яхшы аңлый ул. Картай ган арсланга куян да тибеп китә. Күпне күргән Дәүләт моны тәнендәге һәр күзәнәге белән тоя. Эшли башлаган заманнарда ул көне-төне чаба, һәммәсенә өлгерә, бөтенесен хәл итә иде. Тора бара бер хакыйкатьне аңлады' .лакны үтәсәң - син кеше, планны үтәмәсен — кеше түгел. Берен че очракта сиңа кадер-хөрмәт. дан. мактау, икенче очракта — тукмалу, тиргәлү, хурлану. Планны үтәсәң — һәммәсе дә гафу ителә, үтәмәсәң — бөтен тырышкан-тырмашканың тәгәрмәчкә таяк тыгу санала Шуннан чыгып караганда, нишләргә кирәге ап-ачык. Игенчелек ничектер җиңел рәк барды. Бәлкем. Дәүләтнең үзенең техниканы белүе дә. читтән торып авыл хуҗалыгы институтының агрономия бүлеген тәмамлавы да моңа азмы-күпме ярдәм иткәндер. Иллә мәгәр терлекчелек, бигрәк тә сөтчелек тармагы, аның өчен карурман кебек аңлаешсыз тармак булып калды. Сөт планын, күрше республикадан ак май сатып алып, шуны район сөт заводына тапшырып үтәгән чаклар да булмады түгел. Бер елны хәтта кайсыдыр колхоз председателе кулдан гүләп сатып алып кайткан бер тонна май алты хуҗалыкның сөт планын үтәргә җиткән, дип сөйләделәр. Беренче колхоздан шул бер тонна майны завод кабул итеп ала да икенче хуҗалыкка бирә, тегесе акча түли. Ә май завод буфетыннан халыкка сатылган итеп документлаштырыла. Сатып алган колхоз майны тагын үзенең сөт планы хисабына заводка китерә. Аннары чират өченче кол хозга җитә. Кәгазьдә барысының да планы үтәлә, тик сөт кенә артмый. Йон эзләп тә күршеләргә чыккан чаклар булды. Ләкин ул чорлар артта калды. Хәзер инде тау башына менеп, бүре булып уласаң да юк алар. Идарә турына кайтып җиткәч, ул хәйран калды: кайчан, кайсы юлдан. ничек кайтылган? Хәтерен күпме генә эшләтеп караса да. Дәүләт моны исенә төшерә алмады һәм аңа куркыныч булып китте: берәр җирдә бәрелеп яисә авып хәзергесе минутта кан эчендә үлеп ятсаң? Ул бүлмә сенә кергәч тә тынычлана алмады. Җитмәсә, баш бухгалтер акча күчерү өчен поручениегә мөһер басарга дип керде — Сейф ачкычын таба алмыйм.— дип алдашты Дәүләт Печать Апукаевта. районга баргач, шуның янына кереп чыгар сын .— дип булмый бит инде. Үч иткән кебек, шуны гына көткәндәй, иртәдән төшлеккә кадәр аның бүлмәсенә ту к тау сыз халык агылды кайсы районнан, кайсы Казаннан — һәм барысына да сейфтагы документлар кирәк тә мөһер кирәк. Күбесе белән кычкырышып бетте, әйтеп аңлама ганнарын бүлмәсеннән сөреп чыгарды Ярты көн буе эченнән Хпукаевны каргады, барысына да шуны гаепләде, аннары әлеге кешеләрне сүкте, туларның бөтенесе арасына кыстырып үзенең тетмәсен тетте Сәгать икедә бюрога килеп кергәндә аңарда кеше кыяфәте калмаган иде инде 14 Илһам эченнән никадәр ашыкса да. йөрәге ничек кенә еш еш типсә дә. райком ишеген кыюсыз гына үзенә таба тартты, шапылдатмыйча гына япты, икенче катка аяк очларына гына басып күтәрелде. Шул чак аны кулына берничә бит кәгазь тоткан Апукаев куып җитте Ашыгам, диде ул үтеп барышлый аның җилкәсенә кагылып Ышаныгыз: мин бары тик гаделлекне генә яклаячакмын' Ул елмаеп үтен китте, ә Илһам туктан калды. Минем хакта әйтә,— дин уйлады ул.— Танышың булсам да. берни эшли алмам . диюеме әллә? Апукаев көн саен булмаса да ике көннең берендә Илһамнарның кол хозына килми калмый Төп төз озын гәүдәле бу кеше халыкка үзенең та ләпчән булуы белән билгеле. Аның Биккннинне дә. башка җитәкчеләрне дә колхозчылар күз алдында шыбыр тиргә батырганчы тиргәгәне бар. Сәгыйть Мөбәрәковичнын чал чәчләре дә. чарлап утыртылгандай төз бо рыны да. туктаусыз хәрәкәтләнүче соры күзләре дә бик килешеп тора. Аның юка иреннәреннән барысын да аштан була нәрсәнедер ошатмаса. иреннәре кысыла, ниндидер мәсхәрә билгеләре чыга: хупласалар — калы наен. тынычланып кала Илһамны сокландырганы тагы шул - Анукаев яңгырдамы, тузандамы — һәрвакыт ап ак күлмәктән, кара галстуктан һәм чем кара косгюм чалбардан, ялтырап торучы туфлялардан булыр. Илһам аны үз гомерендә бер генә мәртәбә таушалган, пычранган киемнән күрде Узган көз яңгырлы салкын бер төндә ул туңга сөрә иде Бервакыт трактор каршына Анукаев килеп чыкты Машинасы Чәмчәле әрәмәсе буенда бат кан. бензины беткән икән. Яшәшәсендә ак плащлы бер хатын кыз да бар иде. Бик нык туңганлыктан, аны К 700 кабинасына менгерделәр Апукаев рульгә утырды Хатын юл буе авызын ачып бер сүз катмады, йөзен яшерергә теләгәндәй, башын гел читкә борып барды, район үзәгенә кер гәнче үк саубуллашмый нитми төшеп калды. Сәгыйть Мөбәрәковнч Ил һамны мәҗбүрнләп квартирасына алып керде. Ишек төбеннән үк аларны бик чибәр, яшь хатын каршылады. Ул кай арададыр Илһамның сырма сын. фуражкасын салдырып элеп тә куйды. Кызы дип уйлаган иде Илһам, ялгышкан булып чыкты. Карчык, өстәл әзерлә әле.— диде Сәгыйть Мөбәрәковнч Аларның өйләре алгы почмаклы зур гына агач йорт иде Ике як стена түшәмнән идәнгә кадәр китап белән шыплап тулган. Бу кадәр китап Үрмаш китапханәсендә дә юк иде. — Шаккатмагыз.— диде Апукаев аңа — Мин башкалар кебек затлы келәмнәр, чүпрәк чапрак, ялтыравыклы җиһазлар җыймадым. Сез китап лар карый торыгыз, мин хәзер... Илһам бер калын гына китапны алып актара башлады. Ул гаҗәеп төсле матур рәсемнәр белән бизәлгән иде. — Яңарыш чорында әнә нинди гүзәл әсәрләр иҗат ителгән! — диде Сәгыйть Мөбәрәковнч Посольский шешәсеннән ике рюмкага эчемлек салып. Өстәлгә кыздырылган тавык ите. ак май. сыр. кызыл балык һәм башка ризыклар куелган иде инде. Аның хатынының җитезлегенә Илһам хәйран калды. Апукаев рюмкаларга балчык шешәдән бальзам тамызгач. Илһамны өстәл янына утыртты. — Әйдәгез, тотыйк әле. Алар рюмкаларын чәкештерделәр. Сәгыйть Мөбәрәковнч тиз генә эчеп куйды Илһам иренен дә тигермәде. — Сез нәрсә. Шаһзаманов. мине хөрмәт итмисезмени? диде ул юка иреннәрен кысып. — Рәхмәт. Сәгыйть Мөбәрәковнч... — Борчылма, кирәк булса, милиция үзеңне озатып куяр. Илһамга шушындый зур кешедән кыстатып утыру ничектер кыен иде. Ләкин барыбер бирешмәде: Рульдә эчкәнем юк.— диде. Апукаев төрлечә кыстап карады да. файдасы юклыгын белгәч, үзе тагын бер рюмка салып куйды. — Сез мине гафу итегез, мин бик туңдым, арыдым.- диде ул аклан гандай итеп. Аннары бая Илһам караган китапны алып, бөтен битләрен берьюлы бөкте дә баш бармагы астыннан берәм-берәм чыгарырга кереште. — Биредә хатын кыз. ир-ат образларының камиллеген күрегез әле сез! — диде ул тирән дулкынлану белән. - Аларга табынмый баш ими мөмкин түгел. Шаһзамаиов. сезнең уйлап караганыгыз бармы ни өчен элек шушындый шедеврлар туган да. хәзер юк. ә? Илһам бер сүз дә әйтә алмады, наданлыгы өчен оялды. Аның белән * Сәгыйть Мөбәрәковичның уйлары арасындагы ераклык җир белән күк Н аермасы иде — бусын ул яхшы тойды. Апукаев сүзен дәвам итте х — Беләсезме, хикмәт нәрсәдә; ул заманда кеше үзен куәт иясе итеп м сизгән, дөньяда үзенең бөеклеген аңлаган. Ә хәзер тормышның кан тамыр-s ларында машиналар, автоматлар, электроника йөри. Бөтенесе коточкыч и тизлек белән хәрәкәтләнә, каядыр ашыга, ә кеше шуның арасында ни < эшләргә дә белми. — Сәгыйть Мөбәрәковичның соры күз алмалары нәрсә ф дер эзләгәндәй әле уңга, әле сулга хәрәкәтләнделәр.— Әлеге хәрәкәтнең а дөньяны кая алып барганын югарыдан гына күреп була. “ Илһам рәхмәт әйтеп урыныннан торды Озата чыккач. Апукаев аңа а. кул бирде. Аңың кулы бик кечкенә, бармаклары озын һәм үлгән кешенеке кебек салкын иде. Илһам хәйран калды; ул бит колхозга килгәч, ал арның о барысы белән дә кул биреп күрешә, әмма аның кулы мондый түгел иде! Әйтерсең, мәетнекенә алыштырганнар' Яңадан аны күргән саен Илһам о ның беренче уе нишләптер гел аның куллары турында булды. Кабул итү бүлмәсенә шактый кеше җыелган, аларның берсе дә Илһамга таныш түгел иде. Ул аякларын шудырып кына диярлек секретарь кызга таба атлады, гүя аркасыннан кемдер эткәнгә генә килә иде. Кыз. Илһамның хәлен аңлап булса кирәк, аңардан нинди эш белән килүен сорады. Фамилиясен әйтүгә үк. аны бүлдерде һәм: — Сез парткомиссиягә өлгермәдегез.— диде.— Хәзер бюрога керер сез.— Аннары коридорга таба борылды да: —Фәһим Солтанович! —дип дәште. Шундук кулына дело тоткан Солтанов күренде һәм бөтенесенең игътибарын җәлеп итеп: — Шаһзамаиов?'—дип кычкырды.— Сез кайчан килдегез? Үзенә төбәлгән күз карашларыннан Илһам кыенсынып куйды. — Әле генә. — Алайса... бюрога керергә булдыгыз? — Әйе. Бу яңалык Солтаповны хафага гына салды Парткомиссия членнары Шаһзамановның килмәвен зур гаепкә санадылар, аңа бирергә теләгән сораулар бирелмичә калды. Кичә баш тартып, бүген киресен уйлаган икән. Шаһзамаиов бюрога ниндидер яңа нәрсә хәбәр итәргә җыенадыр. Солтанов аның йөзеннән шуңа җавап эзләде, әмма берни дә тапмады Нинди тыныч, салкын кеше бу?» —дип уйлады Солтанов Илһамның уң кул тырнакларының канатырлык булып уч төбенә багып кергәнлеген ул күрмәде, әлбәттә... Беренче секретарь бүлмәсеннән ике кеше чыгуга, секретарь кыз Сол- тановка мөрәҗәгать итеп: — Керегез.— диде. • Илһамның тыны кысылып куйды, ул аркасына салкын тир бәрүен тойды. Солтанов дермантин белән тышланган ишекне ачты да аңа пы шылдады: — Әйдә. уз. Илһам эчкә атлады, каршында тагын бер ишек бар иде. анысын үзе этеп ачты һәм алар яп-якты бүлмәгә килеп керделәр. Иң түрдә, сул як почмактарак. берничә кызыл байрак тора. Стенада төсле итеп эшләнгән Ленин портреты Т хәрефе рәвешендә урнаштырылган өстәлнең иң түрендә райкомның беренче секретаре Ярулла Ильясович Мөхәммәтов утыра. Аның алдынгылар слетларында Илһамга кулын кысып бүләк тап шырганы бар. төрле җыелышларда да. басуда да очраштыргаладылар. Илһамга партия билетын да Мөхәмметов бирде. Ул чакта аның чәчләре шомырттан кара. куе. күз төпләре дә хәзерге кебек күкшелләнеп тормый иде. Хәзер инде чәченә көмеш бәсләр кунган. Аның каршысыннан ишеккә таба сузылган озын өстәлнең ике ягына кара каршы бюро членнары утырган, һәрберсенең алдында кызыл папка, ниндидер кәгазьләр. Аларның күпчелеген Илһам таный иде. Салтанов, терсәгенә җиңелче генә кагылып. Илһамны бюро членнары утырган өстәл каршына алып килде. Анда арка терәгеченә һәм утыргычына шакмаклы көрән күн куеп ясалган ике урындык тора иде. Алар икесе дә шул урындыкларга утырдылар. Илһам кабул итү бүлмәсендә чакта, •кергәч исәнләшергә кирәктер». дип уйлаган иде. ул онытылган булып чыкты. — Солтанов. эшне аңлатып бирегез.— диде Мөхәммәтов. Солтанов. аягүрә басып делоны ачуга, дело тышы усак яфрагы шикелле калтырарга кереште. Фәһимнең бюрога үз гомерендә өченче мәртә бә. ә партком секретаре булгач, беренче тапкыр керүе иде — авызы кипте, теле әйләнмәс булды. Мөхәммәтов яшь секретарьның хәленә керде. — Солтанов. каушамагыз.— диде ул сизелер сизелмәс кенә елмаеп.— Монда иптәшләрегез утыра, беркем дә сезгә гаеп ташларга җыенмый Бу сүзләр үзенә әйтелмәсә дә. Илһам да тирән сулап куйды, йөрәге бераз урынына утырды. Солтанов та үзен кулга алды, эшне җентекләп аңлата башлады. Аның сүзләрен Илһам юньләп тыңламады, чөнки ул инде әле Солтановка. әле тикшерүчегә сөйли-сөйли бу нәрсәләрдән тәмам гарык иде. Солтанов сөйләп бетерде. «Эш-не аның кулыннан алып Мөхәммәтовка бирделәр. Ул аны ачып, озак итеп актарды да башын күтәреп: — Шаһзаманов' —диде. Илһам ни эшләргә дә белмәде. — Басыгыз,— диде кемдер акрын гына. Ул урыныннан күтәрелде. Берүзенә шул кадәр кеше карап торганда басып гору коточкыч кыен иде. Илһам башын әле аска иеп. әле сулга — тәрәзәгә таба борып, күзләрен яшермәкче булды, тик үзенә төбәлгән кешеләрнең йөзләрен, гәүдәләрен кай төше беләндер барыбер күрде, алар- дан кача алмады — Сезнең өстәп нәрсә дә булса әйтәсегез бармы ? — дип сорады Мөхәммәтов аңа туп-туры карап. — Юк. — Сезнең аңарда үчегез бар идеме? — диде Биктаһиров. — Юк. — Алайса ник суктыгыз? Илһам дәшмәде. Шулчак Апукаев тамак кырып куйды һәм әрләгән кебегрәк итеп: — Син. Шаһзаманов. менә хәзер үзеңнең партиядә калу калмавың хәл ителгәнне аңлыйсыңмы соң? — диде.— Сугуыңның сәбәбен яшерүең белән бюро членнары алдында эчкерлелек күрсәтәсең. Илһам ничек аңлатырга, кайдан, нәрсәдән башларга да белмәде, бөтенесе бергә буталды. Ул инде әллә ничә мәртәбә кабатлаган, барлык сорауларны да канәгатьләндерүче әзер җавабын әйтте — Кызып кителгән... — Ни өчен кыздыгыз? — диде Биктаһиров. — Аракы эчкәнгә... Шушы сүзләрне генә көткәндәй. Мирхәйдәров эләктереп алды: — Димәк, сез партия карарлары белән килешмисез? — Килешәм. — Килешкәч? Илһам үзенең ник килгәненә, ник бирегә кергәненә үкенеп куйды. Бу сораулар ана мәңге бетмәс кебек тоелды. — Эчәсе булмаган — диде ул туры җаваптан качып. Шулчак Солтанов сүз сорады. — Шаһзамановның да. Ханоеның да әйтәселәре килми Аларның бәрелешүе Хаковның хатыны аркасында да булырга мөмкин.—дип баш лады Солтанов караңгыда абына-сөртенә барган кеше сыман — Ул кыз чакта Шаһзаманов белән йөргән, хәзер Хаков аны көнли, диләр. Биккинин Солтановка күзенең агы белән карап куйды. Илһамның и да ачуы килде. Әллә кайчан булган, онытылган нәрсәләрне шушы кадәр = халык алдына ник чыгарырга иде? п — Дәлилләрегез бармы?—диде райком секретаре Имамиев. ® — Юк. ләкин шулай сизелә. s — Без тойгыларны, сиземләүләрне шагыйрьләргә калдырыйк.— диде я Апукаев Бюрога кергәндә алар ныклы аргументларга, дәлилләргә әвере < лергә тиешләр иде. Сезне хисләрегез Шаһзамановтан да ныграк адаштырырга мөмкин Биредә утыручылар һәр мәсьәләне сиземләүләргә генә в таянып хәл итә башласа, ни булыр иде? Мин моны сезгә яшь секре ы тарьга киләчәк өчен әйтәм. а. — Утырыгыз, диде Мәхәммәтов Солтановка. Аннары Илһамга мөрәҗәгать итте: — Шаһзаманов. секретарегыз әйткәннәргә ачыклык кер о тергә теләмисезме? ** Илһам ни әйтергә дә белмәде. о — Дөрес түгел.— диде ул. уйларының ахырына чыгып җитмәстән. £ — Солтанов алдашамыни?—диде Апукаев — Алдашмый.— диде Илһам, тәмам буталып. Бу кадәр кеше аңа төбәлеп һәр сүзен көтеп торганда, ул ни генә әйтсә дә эләктереп алырлар, гаеп итәрләр кебек тоелды. Аның уйларын сизенгәндәй. Апукаев йомшак кына итеп: — Оялмагыз. Шаһзаманов. монда бернине дә яшермиләр.— диде. Сәгыйть Мөбәрәковичның сүзләре аңа көч бирде, ул дәвам итте: — Яшь чакта Гөлзада белән дуслар идек. Яхъя белән ачуланышканы быз юк. Гөлзада белән ике тапкыр очраштык. Аның соңгы сүзләреннән соң бүлмәдә ниндидер тынычсызлану дулкыны үтеп китте, ул ирексездән чыккан күкрәк авазы кебек кыска, ләкин һәркемгә сизелерлек булды. Аны Илһам да тойды, эченнән Их. аңлата алмадым' —дип үкенде. Сәгыйть Мөбәрәкович. тигез ак тешләрен күрсәтеп. авызының уң як чите белән генә елмайды. Бу елмаюда кыенсыну да. нәрсәдәндер тыелу да бар кебек иде. — Сез әле бабник та мыни?—диде ул әллә шаяртып, әллә чын. Мәхәммәтов кашын җыерып кисәк кенә Апукаевка карап куйды. — Түгел.— диде Илһам. Ул Сәгыйть Мөбәрәковичның үзеннән ни теләвен аңламакчы булып туп-туры аңа төбәлде һәм шундук җавап алды. — Сез ник үз-үзегезне интектерәсез? — Аның тавышы шул кадәр дустанә, йомшак иде.— Барысын да әйтеп бетерегез. Ышаныгыз. Шаһза манов: бу сезгә яхшыга гына булачак. Илһам тирән итеп сулыш алды да: — Без болай гына очраштык.— диде.— Беренче мәртәбә алар өйләнешеп кайткач. Гөлзадәның баласы бар иде инде. Илһам туктап калды Үзенең Гөлзада янына ник керүен ничегрәк әйтү турында баш ватты ул. Инде хәзер, болайга киткәч, яшереп калу, әйтмәү аның өчен мең мәртәбә авыррак булачак. Гөлзада белән аның намусын кешеләр алдында таплаячак иде. — Мин аңардан... өйләнергә рөхсәт сорадым.— диде ул. ниһаять. Бүлмәдән тагын ниндидер дулкын үтеп китте һәм баягыча ук авырт гырып Илһамга килеп бәрелде. — Ирле, балалы хатыннан ничек рөхсәт сорарга мөмкин?' —диде комсомол райкомының беренче секретаре Газизуллин кызып. Ул кулларын як якка җәен җибәрде —Сез ни сөйләгәнегезне беләсезме? — Ничек инде ярамасын.— диде Илһам. Аннары Газизу.тлинга карап. бик җитди гөстә сорау бирде: — Ә син сорамас идеңмени? Газизуллин нишләптер кызарды, ык-мык итте. Илһам нәрсәдән икә нен аңлап та бетермәстән. бүлмәдәгеләр берьюлы пырхылдап көлеп җибәрделәр. Хәтта Мөхәммәтов та әллә елмаеп, әллә көлеп алды, күзләрен, төтен кергәндәй, еш-еш йомгалап кулъяулыгы белән сөртте... Биккининнең йөзендә генә бер генә якты нур да күренмәде, ул таш сын кебек дөм орынып утыра бирде. Көлү тынгач, кемнәрдер колактан колакка пышылдашып алды, кемнәрдер гаҗәпләнү белдереп баш чайкады. — Икенче мәртәбәсендә бүген иртән очраштык.— диде Илһам. — Аңлашылды, булды. Шаһзаманов.— диде Мөхәммәтов. аны кыен хәлдән коткармакчы булып Б> бүлмәдә ул сүз бирсә сөйлиләр, бирмәсә сөйләмиләр, ул җитте дип бер ишарә ясаса, шундук туктыйлар — беркем дә боза алмый торган тәртип шундый иде. Ләкин Илһам, беренче секретарьны да. башкаларны да гаҗәпләндереп дәвам итте: — Мин әйтеп бетерәм.— диде ул.— Гөлзада бүген иртән мине эшкә барганда очратты. Бюрога бар дип ялынды. Шул менә... Бүлмәдәгеләр тагын тынычсызланып алдылар. — Сез ул ялынганга гына килдегезмени? — дип сорады орденлы хатын кыз. — Аңа гына түгел. Берничә секундка тынлык урнашты, ләкин ул Илһамга иркенләп тын алырга да җитмәде. Халык контроле комитеты председателе Мирхәйдәров алтын кысалы күзлеген елтыратып сорау бирде: — Шаһзаманов. әйтегез әле: быелгы социалистик йөкләмәгез нинди? — 4500 эталон-гектар эш башкарырга.— диде Илһам моның ни өчен кирәген аңламыйча. — Шуны күпмегә үтәдегез инде? — Хәзер генә әйтә алмыйм. Солта нов тагын кып кызыл булды. Механизаторлар каршында быел лекция укыганнары бармы? — диде Мирхәйдәров — Юк... Мирхәйдәровның мәсьәләне читкә алып китәргә маташуы пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Минсалиховның эчен пошырды. Апукаевның чәнчеп карап куюы аны телгә китерде. — Ярулла Ильясович, бер сорау бирергә мөмкинме? — диде ул бе ренчегә карап. Мөхәммәтов баш кагып ризалыгын белдерде. — Менә әйтегез әле: Хаков белән арагызда ачу булмагач, ни өчен сез аңардан гафу үтенергә теләмәдегез? — Теләмәдем.— диде Илһам акрын гына. Моңарчы тыңлап кына утырган РАПО башлыгы Әсраров та сорау бирде: — Бу эшеңне ничек бәялисең? — Әйбәт булмады инде.—диде Илһам башын аска иеп. — Бөтен бәяң шулмы? — Әйе. — Үкенәсездер бит? — диде Минсалихов Илһам дәшмәде. Кайсы өлешенә үкенгәнен, кайсына үкенмәгәнен аңлатуы бик катлаулы, ерып чыгышлы түгел иде. шуңа күрә алдашырга теләмәде. Соравы һавада асылынып калган Минсалихов аптырап җилкәсен җыерды. Аның бөтен кыяфәте, акланырга теләмисең икән, үзеңә кара», дигәнне аңлата иде. — Клубыгызда әдәби кичәләр, тематик конференцияләр, диспутлар узамы?— дип сорады Мирхәйдәров. Бу сорауга Илһам тагын аптырады, әмма бүлмәдәгеләрдән беркем дә гаҗәпләнү белдермәгәч, шулай кирәктер дигән карарга килде. Ишеткәнем юк. Шулчак Апукаев бик хәтәр сорау ташлады Әгәр сезне партиядә калдырсак. Хаковтан гафу үтенер идегезме? Ботенесе. Шаһзаманов ни дип җавап бирер икән дип. аңа төбәлделәр, һәм бөтенесенең гаҗәпләнүенә каршы. Илһам көттереп нитеп тормыйча Юк,— диде. * Бүлмәдә чебен очкан тавыш ишетелерлек тынлык урнашты. Апукаев. Э аны юри бозарга теләгәндәй, ручкасы белән өстәлне һәр сүзе саен шакыл- = датты: » Димәк, гафу үтенү сезнең өченпартиядә калудан югарырак? s диде үл. « Юк 3 Илһамның тавышыпышылдаган кебек кенә чыкты.Апукаевның бу ф сүзләреннән соң аңа нидер булды. Әйтерсең лә. шушы минутка кадәр үзе и ышанган, таяныч санаган ниндидер зур нәрсә җимерелеп төште. Илһам “ үзе өчен коточкыч яңалыкны сиземли башлады. Ул яңалык Апукаев о. белән бәйле иде. Илһамның уң яңагы дерт-дерт тартышты. Кулы белән < ул әлеге урынны ышкып алды, ләкин тартышу көчәйде генә. Илһамга ° бөтен кеше аның яңагына карап торадыр төсле тоелды. < — Гафу үтенсәм., -диде ул каушавыннан уйларын тәртипкә сала о алмыйча.— әгәр үтенсәм., партия билетымны... - Илһам күкрәк кесәе сеинән нишләптер партия билетын алды, сул кулының учына алды — Аны пычракка салын таптаган булыр идем... Ул билетын кабат кесәсенә тыгып куйды, тыңлаусызга әверелгән бармаклары белән кесә авызындагы сәдәфен озаклап эләктереп маташты. Партия билеты сезнең горурлыгыгызны дәлилләү өчен бирелгән документ түгел. Шаһзаманов! Бу сүзләрне кем әйткәнен Илһам абайламый калды, шуңадырмы, алар аңа әллә ни тәэсир итмәде. Күңелне иң борчыганы, йөрәкне иң сыкратканы әле генә үзенең телен яндырып тамган сүзләрдә иде... — Мин берничә генә сүз әйтим әле. Ярулла Ильясович?—диде Мирхәйдәров. Мөхәммәтов «әйе» дигән мәгънәдә баш кагуга, ул торып басты. Илһам бу кешенең ике сөйләшмәгәнен, тоткан җиреннән шартлатып сын дырганын белә һәм аны күргән саен ниндидер хәвефләнү кичерә иде. Чөнки аның белән берничә мәртәбә бәрелешкәне, телгә килгәне бар. Соңгысы ике ел элек уттай урак өстендә булды Мирхәйдәров килеп төште дә унөч комбайнны бер бодай басуына җыйнады. — Сезгә, иптәшләр, партия райкомы бюросы исеменнән сугышчан задание алып килдем.— дип сүзгә кереште ул.— Шушы бодайны бүген ир тән суктыра башларга һәм бетермичә туктамаска! Төнлә дә. кирәк булса — егерме дүрт сәгать буе эшләргә' Көч җитәрме шушыңа? — Көч җитүен җитәр.— диде кемдер. — Рәхмәт, егетләр, мин сездән бүтән җавап көтмәгән идем.— диде Мирхәйдәров. — Ә сәбәбе бик җитди. Колхозыгыз ике көн икмәк сату графигын өзде. Урак маневр сорый. Бу басуның бодае коры да. чиста да. Димәк, без аны турыдан туры ашлык кабул итү пунктына озата алабыз. Басуда сезнең белән бергә төнлә барлык шоферлар, барлык җитәкчеләр эшләячәк. Мирхәйдәров дәртләндерерлек итеп сөйләде, пленум карарларын да. бишьеллык планнарны да онытмады, икенче көнне редакциядән фото хәбәрче һәм журналист киләсен дә әйтте. Биккинин гына шатлана алма ды. чөнки бу бодай — чәчүлек орлык өчен дип саклаган иң яхшы участок иде. Бөтенесе дәррәү теземнәрне суктыра башладылар. Илһам гына ком байнын кабызмады. Сез нишләп кузгалмыйсыз. Шаһзаманов? — диде Мирхәйдәров аның янына килеп. — Мин моңа каршы —диде Илһам, шприцына салидол тутыра- тутыра. — Ничек каршы?! — Шулай. Ашлыкның яртысы җирдә калачак. — Ә сез калдырмагыз' Илһам дәшмәде. Мирхәйдәров шуны белмимени? Өер белән бер басуга килен кергәч, нәрсә булганын Илһамның күргәне бар инде. Анда ата — улны, ана кызны белми. — Мин сезне кнтәм. — диде Мирхәйдәров. — Кыстамагыз, иптәш Мирхәйдәров. мин кермим бу басуга, диде Илһам. — Ул чакта башка кеше керер. — Керсен... Илһамны Биккинин да кыстал карады, ул үз сүзендә катты, басуга кермәде. Икенче көнне аны комбайннан алдылар. Шул хәлдән соң Мир хәйдәров. механизаторлар белән кул кысып күрешсә. Илһамны йә күрмәмешкә салышты, йә читкә карап бармагының очын гына суза торган булды. Юк. аңардан рәхнм шәфкать көтми Илһам Мирхәйдәров алтын кысалы күзлеген салын, пыялаларын кулъяулыгы белән сөртергә кереште һәм сүз башлады; — Сезгә ничектер, ә менә минем үземнең күңелдә бу бюро у тырышы бик тә авыр тойгылар кузгатты.— диде ул.— Карагыз әле. нинди коммунистны партиядән чыгарабыз. Без бит Шаһзамановны беләбез. Мине бирегә кереп утырганнан бирле бер сорау борчый ничек шушындый тайгак юлга баскан ул? Минемчә, иптәшләр, бөтен сәбәп эчүчелеккә каршы һөҗүмчән көрәш алып бармауда. Зинһар, дөрес аңлагыз, мин көн саен кешенең колак төбендә эчүчелекнең зарары турында тәкрарлап торуны әйтмим. Юк' Көрәш — ул культура учакларының төрле чаралардан гөр ләп торуы Безнең районда рахит бала хәлендәге фнзкультура спортны әйтеп тә тормыйм. Лекторлар, агитаторлар халык арасына онытканда бер генә чыгалар Ярышның ничек оештырылуын күрен торасыз: Шаһ- заманов йөкләмәсенең үтәлешен дә белми. Самогон куган өчен апрель аенда бер коммунистны партиядән чыгардык... Әлбәттә, без бүген Шаһ замановны партия сафларында калдыра алмыйбыз. Әмма ләкин торгынлык дәвам иткәнне онытмыйк! Ул тәрбия эшендә, кешеләр җанында. Ул сазлык хәтта коммунистларны да үзенә суыра... Мирхәйдәров утыруга, кайнарланып. Имамнев сүз сорады. — Әйтегез әле. иптәшләр, без кая бармакчы булабыз бодай итеп?! — диде ул торып басу белән.— Без бу иптәшне тикшерүгә шушы кадәр вакыт әрәм итәргә дә тиеш түгел идек. Шаһзамановның партиядә берничек тә кала алмавын эчүчелеккә каршы көрәш логикасы үзе үк әйтеп тора һәм шуның сезгә һаман барып җитмәве миңа һич тә аңлашылмый. Әгәр коммунист иртүк аракы эчә. хулиганлык кыла икән, партоешма халык арасында нинди тәрбия эше алып барырга мөмкин?! Имамнев районда эшләнгән җинаятьләрнең, аварияләрнең, прогулларның ничә проценты эчүчелек аркасында булуы хакында сөйләде. — Элек йомшаклык, килешүчәнлек күрсәтүнең әче җимешләрен без әле һаман җыябыз — диде ул чыгышны йомгаклап. Моның тамырына балта чабарга кирәк Партиядә эчкечеләргә урын юк' Район Советы башкарма комитеты председателе Биктаһиров сүз сорады. Ул башын алга сузган хәлдә торып басты. Илһам аның бик кыска сөйли торган кеше икәнен белә иде Нәрсә әйтер ул? — Мин сезнең тәкъдим белән килешмим - диде Биктаһиров - Шаһ замановны барыбыз да беләбез Аның кебек гадел эшләүчеләр күн түгел. — Галимҗан Фазылович. партиягә эшләүчеләр генә кирәкми ләбаса' - диде Имамиев. Биктаһиров сүзен дәвам итте: — Анысын гына беләбез. Ләкин бер ялгышы өчен кешенең бөтен тормышын сызып атарга да ярамый — Аның тормышын берәү дә сызып атарга җыенмый.— диде Апукаев. карашын алдындагы кәгазьләреннән күтәрмичә генә. — Партиядән чыгару, кем ничек уйлыйдыр, минемчә, сызып ату инде ул. Әгәр дә кеше партиягә ниндидер шәхси максатларын гына күздә * тотып кергән булмаса. әлбәттә. Безнең алда кеше язмышы. Ун-унбиш елга S якын безнең белән бер сафта тора. Монда минем үземә аңлашылып җит а мәгән нидер бар. Шуңа күрә аны партиядән чыгаруга бөтен йөрәгем белән = каршы. г — Сез нәрсә тәкъдим итәр идегез соң? —диде Имамиев. » — Минем әлегә конкрет тәкъдимем юк. < Шулай диде дә Биктаһиров урынына утырды Шунда Биккинин белән Апукаев берьюлы сүз сорадылар. Ләкин соңгысы баскан иде инде. Ул. и бер генә мизгелгә башын аска иеп. кара кашларын югары күтәрде, киң “ маңгае вак җыерчыклар белән капланды. Башын кискен генә селкеп, чал а. чәчләрен артка ташлагач, галстук төенен турылады, аны турылаганда уң як ирен почмагы, кулына ярдәм итәргә теләгәндәй, иягенә таба тартылып и тартылып алды. £ — Партия матбугатында.— дип башлады Апукаев. бүгенге үзгәр с теп коруга консерватив карашта торучылар хакында күп языла. Ләкин е кайда соң алар? Кемнәр? Иң авыры — әнә шул кешеләрне ачыклау, күрү. Чөнки аларның күзгә бәрелеп торган негатив социаль йөзе юк. алар безнең белән янәшә торып эшлиләр, янәшә утыралар. - Ул бюро членнарының әле берсенә, әле икенчесенә күз төшереп алды Шаһзамановның персональ эше нәкъ менә шушы күзлектән чыгып, хәзерге чор таләп иткән югары сәяси сизгерлек яктылыгында каралырга тиеш. Син дә әйбәт, .мин дә әйбәт, барыбыз да әйбәт, дип утырган чаклар үтте. Күреп торуымча, арабызда әле һаман либералланучылар, психологиясен үзгәртә алмаучы лар яисә үзгәртергә теләмәүчеләр юк түгел.— Апукаев. нәрсәнедер читкә тибәргәндәй, кулын салмак кына селтәп куйды һәм сүзен дәвам итте: — Кыскасы, революцион үзгәрешләргә лаек кыю. батыр адымнар ясарга сәләтлеме без?! Кемнәрнеңдер моңа көче җитмәсә, алар тормыш арба сыннан төшеп калачак! Мине кайберәүләр, бәлкем, төп мәсьәләдән читкә китүдә гаепләрләр. Ләкин, миңа калса, бу шәхси эш аңлый белгән кеше өчен зуррак нәрсәләр турында чаң суга. Игътибарыгызны бик мөһим тагын бер якка юнәлтәсем килә, консерватив карашта торучылар күн. ул гына да түгел, алар бердәм, берсе икенчесен теш тырнаклары белән яклый, чөнки алар башкача яши алмый. Хәзер бәяләгез; Үр мәш коммунистлары ни өчен Шаһзамановны яклау позициясен ала? Утыз өч КПСС членын устав таләпләреннән чигендерә алгач. Шаһзаманов ялгыз түгел! Аны яклаучыларның колхоз парткомында да. биредә дә булуы очраклымы икән? Бу да ниндидер хәвефле симптом турында чаң сукмыймы? — Сез. Сәгыйть Мөбәрәкович, үз өстегезгә артык күбрәк алмый сызмы? —диде Биктаһиров аны бүлдереп. — Әйе. бернигә дә җавап бирмичә, читтән боерып йөрү заманнары үтте.— диде Апукаев бернинди каушаусыз.— Мин үз өстемә бик күп нәрсәләрне алырга телим һәм барысы өчен дә курыкмыйча җавап бирә чәкмен. Илһамның йөрәге туктаган кебек булды, аның бөтен гәүдәсенең хәле китте, колагы томаланды, тешләре кысылды. Әйтерсең лә. дөньяның асты өскә әйләнде һәм моңа сәбәпче ул иде. Ник килдем мин. ник килдем?!, — дип уйлады ул. Тик хәзер берни дә эшләп булмый, ул чарасызлыктан гаҗиз иде. — Мине тагын бер нәрсә борчый,—диде Апукаев тынычрак тавыш белән.— Бу персональ эш «Маяк колхозында партия эшенең начар куелуын, коллективта сәламәт атмосфера булмавын да күрсәтүче җитди сигнал. Хуҗалыкта эчүчелек фактларының һаман беткәне юк. хезмәт 5. «К. У • ЛЬЮ 65 дисциплинасы түбән. Бу нәрсә үзенең аяныч нәтиҗәләрен сөтчелек тармагында инде күптән күрсәтә. Тыштан карап торуга костюм өр-яңа. ә эче череп, сүтелеп беткән. Колхоз миңа шуны хәтерләтә. — Эчлекне алыштыру вазифасын сез үзегезгә алмыйсызмы соң? — диде Биккинин. аңа күзенең агы белән астан өскә карап. Ә сезгә тәнкыйтьне күтәрергә кирәк. Дәүләт Хәсәнович.— диде Апукаев кисәтеп. Мондый урынсыз тәнкыйтьне түгел, гадел сүзне дә күтәрерлек хәле юк иде Биккининнең. Ул бюро башланганнан бирле өстәлнең каршы ягындагы Апукаевның чыраен күрмәс өчен ишек ягына карап утырды. Аның йөрәге ярылырлык дәрәҗәдә талкынган, нервлары пружина кебек киеренке иде. Ул үзен яклап Мөхәммәтов берәр сүз әйтер дип көтте, ул дәшмәгәч, чын чынлап рәнҗеде. — Сүземне йомгаклап шуны әйтәм: без Шаһзамановны берничек тә гафу итә алмыйбыз.— диде Апукаев шатлангандай дәртле тавыш белән.— Партком секретаре аның яхшы эшләвен әйтте. Ә эш башкаручының социал ь-сәяси йөзе нинди? Ул үзен бүгенге бюро утырышында эчкерле, икейөзле кеше итеп күрсәтте. Бәрелешнең төп сәбәбен яшерде, яшьлек мәхәббәте белән очрашуларын сөйләп, үзен балаларча саф итеп күрсәтергә маташты. Болар һәммәсе дә пәрдә, чын йөзен яшерү чарасы гына. Асылда, әлбәттә, баш агрономның эш таләп итүе Шаһзамановка ошамаган. күптәннән аның эчен пошырган һәм ул аңа кул күтәрүгә кадәр барып җиткән. Менә аның социаль йөзе' диде Апукаев тирән хис белән Һәм озын кулын Илһамга таба сузды.— Без тизләнеш стратегиясенә каршы килә торган һәр очракны төбе тамыры белән йолкып атарга тиешбез. Шаһзамановка партия сафларында урын юк! Чөнки тизләнеш эшенә, күргәнебезчә, ул бернинди өлеш кертә алачак кеше түгел. Шулчак Илһам сикереп торды һәм тамагына килеп утырган ачуын йотып: — Ә Хаков кертәме?! Хаков тизләнеш кешесеме?! —диде. Моны беркем дә. хәтта Илһам үзе дә көтмәгән иде. Ләкин ул шуннан соң бер сүз дә әйтә алмады. Авыз борыны калтыранды, ияге ачылмады, тамагыннан тавыш чыкмады. Тирләгән бармаклары белән полировкалы өстәл читенә ябышкан хәлдә ул шашынган кыяфәттә басып калды. Мөхәммәтов кул ишарәсе белән Апукаевка утырырга кушты. — Әллә сүзегез бармы. Шаһзаманов? —-диде ул. Илһам әйе • дип тә әйтә алмады. Күңелендәге уй-кичерешләр бөтенесе берьюлы бәреп чыгарга теләп ашыга, тәртипсез рәвештә бөтерелә, бәргәләнә иде. Нәрсәдәндер һава җитмәде. Илһам пичек итеп башларга белмәде, теленнән өзекөзек сүзләр генә чыкты: — Яхъя Хаков... агроном түгел... ул җирдән көлә! — Без бит Хаковның персональ эшен тикшермибез. Бу сүзләрне Апукаев әйтте. Илһам, ярдәм сорагандай, барысына да карап чыкты. — Миңа партиядә калырга ярамый, ә аңа...— ул тотлыгып калды да сүзен дәвам итте. - Ул бит... үскән игенне җиргә күмдерде... — Шаһзаманов. әйдәгез читкә китмик әле! —диде Апукаев. Хәзер аның карашы ачулы иде. Мөхәммәтов өстәл шакылдатып куйды: — Сәгыйть Мөбәрәкович. бүлдермәгез. Дәвам итегез. Шаһзаманов. Игенне ничек итеп җиргә күмдерде агрономыгыз? — Егерме сигезенче майда ул безне төнге сменага кертте. Борчак басуын бозарга (~)ч трактор. Басуны солыча каплаган иде... Биккинин урынында кыбырсып куйды. Үзенең башына Илһам җитәр дип һич тә уйламаган иде ул. Хәзер аның авызын ничек томалыйсың? — Борчак биек идеме? — дип сорады Әсраров. — Без кергән башта тәбәнәк булган Төне буе боздык, борчак бетте... Иртән төшеп карасам... Басуны әйләнеп чыктым... Борчак бөтен 66 җирдә дә чабып алырлык булган. Апукаевның йөзе каралып китте. Әлеге борчак басуы аңа яхшы таныш. Ул Биккннингә тамак кырды, ләкин теге бөтенләй читкә караган иде. Әллә язу җибәрергәме, дип уйлады ул. Юк. ярамый Биккинин элек кечә түгел, иртән маңгайга-маңгай бәрелешкәч, аңардан һәммәсен дә көтеп була иде. — Ул басу ничә гектар? —дип сорады Мирхәйдәров. -— Йөз илле... ә. Монда Сәгыйть Мөбәрәкович безне кыюлыкка һәм батырлыкка өндәсә дә. мин әлегә Шаһзамановны партиядән чыгарырлык дәлилләр күрмим. Аның язмышын гадиләштермичә, әзер кысаларга куып кертмичә бөтен катлау лылыгы белән, бүген бюрода ачылган якларны да искә алып, тикшерергә һәм шул хәлендә колхоз коммунистлары хөкеменә кабат чыгарырга кирәк. Кем дә кем шушы фикергә кушыла, кул күтәрүегезне сорыйм Апукаевтан кала барысы да кул күтәрде. — Каршылар? Ул каршы якка да кул күтәрмәде — Сезгә. Шаһзаманов. кайтып китәргә мөмкин, диде Мөхәммә- тов.— Тынычланыгыз, яхшы гына эшләгез. Илһамның тамак төбен нәрсәдер яндырып үтте. Ул нибары бер сүз и әйтә алды: 5 Рәхмәт... а . -о Алар Солтанов белән ишеккәюнәлделәр. = — Ә сез, Солтанов. калып торыгыз әле. s Илһам ниндидер эчке җиңеләю белән чыгып китте. Солтанов кабат ” урынына утырды. Кабинетта тын тын иде Шулчак ишек ачылды һәм секретарь кыз ф күренде: я — Ярулла Ильясович, юл бүлеген кертимме? “ — Бераз сабыр итсеннәр. а. Секретарь чыгып китте. < — Сез әйтеп бетермәдегез бугай. Дәүләт Хәсәнович,— диде Мөхәм- ° мәтов. аңа сораулы караш ташлап. Биккинин бу юлы баягы кебек җилләнеп тормады, ә акрын гына о күтәрелде. — Мин гаепле — Аның тавышы баягыдан да ныграк карлыккан иде. Ул берничә мәртәбә тамагын кырды, әмма тавышы барыбер ачылмады — Борчакның чабарлык икәнен күрдем. Хәзер дә. шуны уйласам, йөрәгем ярылырдай була: кимендә утыз мең сумлык продукция алырлык яшел массаны җиргә күмдек! — Биккинин башын аска иеп берничә мәртәбә тирән сулады да кычкырып. — Апукаев боздырды! Мәҗбүри боздырды! — диде. Апукаев аңа күзен нәфрәт белән кыскан килеш карап утырды. Юк. кешедә булмаса булмый икән. Тумыштан ахмак — кабергә кергәнче ахмак. дип уйлады ул. Әллә аның савымны йөз граммга күтәрим дисә, өстәп бирерлек фуражы юк идеме? Бар иде. моны Апукаев яхшы белә. Теләмәде, ә ахмак икәнен әйткәч, тагын ярамады. Иртән кабинетта кылануы гына җитмәгән, инде монда бөтенләй кирәксез нәрсәләрне сөй рәп чыгарып ята. Аны бер генә сынамады Апукаев куркак булса да. ялгыш адым ясаганыңны көтеп кенә тора һәм гел искәрмәстән шул ялгышыңны шундый итеп чыгарып селки — үл дә кит. Шуның бер мисалы күз алдында. Бусы инде гафу итә торган түгел, бусы аның башына күсәк белән оруга тиң. Бу очракта тыныч кына утырса. Сәгыйть Мөбәрәкович үзен беркайчан да гафу итмәс иде. Ул бу юлы сүз сорап тормады, басты да сөйли башлады: — Безнең җитәкчеләр арасында үтә сәер кешеләр бар. .Алар белән эш өчен бәрелешкә керсәң, шундук үч ала башлыйлар. Кайбер колхоз председательләре, совхоз директорлары шундый азынды, байрак белән герб алып, үзләре аерым дәүләт төзерләр иде. Хәзер эш кушарга ярамый — демократия диләр, аны барысы да белә. Ә ничек эшләргә? Кеше факторын хәрәкәткә китерү, партия өйрәткәнчә, ныклы таләпчәнлек белән җитәкчеләрдән башланырга тиеш югыйсә. Җавапсызлыкны җитәрлек тәрбияләдәк. Бүген Маяк колхозы сиксән өч килограмм сөт киметте. Шуны әйткәч, хөрмәтле Дәүләт Хәсәнович беләсезме нишләде? Райкомга махсус килеп, колхозның мөһерен, сейф ачкычларын йөземә ыргытып чыгып китте. Менә алар. Апукаев мөһер белән ачкычны Мөхәммәтов алды на куйды.— Ул гына җитмәде, хәзер борчак басуын күтәреп чыкты. Алай бик кадерле булгач, бозмаска идегез! Мин гәкъдим иттем, сез хуҗа, үзегез хәл итегез иде. — Ялган!—дип кычкырды Биккинин һәм сикереп торды.— Ялган! Син тәкъдим итмәдең, син мәҗбүр иттең. Мин сиңа пичекләр генә аңла тып карамадым?’ Юк. иртәгә обком секретаре киләчәк, төнлә бу солыча юкка чыгарга тиеш!» Я. шулай булмады диген әле! — Ярулла Ильясович'—диде Апукаев Мөхәммәтовка ялварып.~ Үтенеп сорыйм, туктатыгыз бу базарны! Әгәр кирәк табасыз икән, бу хакта без өчәү генә сөйләшә алабыз. — Сезне нәрсә куркыта соң? — диде Мөхә.ммәтов. — Мине берни дә куркытмый. Мәсьәләнең бит биредә әйтеп бетерми торган яклары да бар... — Нинди яклары? Апукаев җавап бирмәде. Шушындый хәлдә барысын да әйтеп бетереп булмаганын Мөхәммәтов ник аңларга теләми?! Әйе. ул Биккининнең бугазыннан алып сөрдерде, үзләренең гөнаһын өлкә комитеты секретареннан яшерү өчен сөрдерде. Әйе. үзенең урыны өчен куркып сөрдерде Шәхси шөһрәте өчен түгел, урыны өчен курыкты. Шәхси шөһрәт эзләгән булса, ул әллә кайчан бөтен республикага таныла ала иде. Аны элегрәк Казанга олы абруйлы, масштаблы эшләргә тәкъдим иттеләр —- риза булма ды. Аны. элеккеге район газетасы редакторын, ничә еллык тәҗрибәсе булган партия работнигын, республиканың татарча да. русча да яза белүче иң яхшы журналистлары рәтендә саналып йөрүче кешене, әлбәттә, бүген дә Казан биш куллап кабул итә. Тик урын белән урынның аермасы бар. Берсе — эш эшләү, икенчесе — сүз белән эшләү. Беренчесе белән халыкка аның күбрәк файда китерәчәге бәхәссез. Ничә еллар буе аңардан да теләбрәк көткән кеше бар иде микән бу үзгәрешләрне?! Буш лыгырдаулар, урынсыз мактанышулар, юкны бар итеп күрсәтүләр аны тәмам туйдырган иде. һәм менә конкрет эш. конкрет нәтиҗәләр, революцион үзгәрешләр заманы килде. Сусап, зарыгып көткән көннәр килде. Инде шушы сәгать суккач кына урынны ташлау аның бөтен тормышының мәгънәсен югалтыр иде. Апукаевның эштән курыкмаганын район халкы гына түгел, республика җитәкчеләре дә белә. Өч йөз алтмыш биш көннең һәр тумыш иртәсендә сәгать биштә ул инде бүлмәсендә Яңа ел да. Беренче Май да. сабантуй да. туган көн дә юк. Ә хәзер ул рәхәтләнеп, колачын җәеп эшли башлады, чөнки ышаныч туды. Эшлеклелек чоры килде. Хәзер ул үзен теләсә нинди очракта да яклаячак ларын сизә, чөнки конкрет эш белән шөгыльләнә. Кайберәүләр кебек, ул ялагайлануның ни икәнен белмәде, андый кешеләргә нәфрәт белән карады. Бәлкем, аның югарырак баскычка үрли алмавына шул сәбәпче булгандыр да. Әле күптән түгел генә өлкә комитеты инструкторы аны районда идеология эшенең артта калуы өчен гаепләмәкче булды. Ә ул аңа. «Ярар, төзәтербез. рәхмәт, тиешле ярдәмегез өчен .— дип кәнфитләнеп тормады. Уйлаганын туп-туры әйтте дә бирде: — Безнең идеология чаралары нәтиҗә бирәме соң? -— диде Сәгыйть Мөбәрәкович.— Халыкны стена газетасы белән тәрбияли торган заманалар үтте. Ул лектор белән агитаторны да тыңламый, чөнки алар телевидение каршында нуль. Башка чаралар да искерде. Хәзерге этапта ин үтемле идеология — экономика. Кешеләрне кадерсезләнгән акчаның кадерен белергә өйрәтергә — менә бөтен идеология. Инструктор, әлбәттә, кабул итмәде аның бу сүзләрен. Чөнки алар шомартылмаган, һәркемне табигый хәленнән чыгара торган сүзләр иде... Әсраровның тавышы аның уйларын бүлде. — Минем Дәүләт Хәсәновичка бер соравым бар.— диде ул.— Сез алайса баш агрономыгызны да Сәгыйть Мөбәрәкович авторитеты белән бөктегез? Биккинин аңа гаҗәпләнеп карап куйды. — Ник аның авторитеты? Минем үз авторитетым да җитешле,— диде ул. — Аңа шундый шундыйрак хәл дип аңлаттыгызмыни? — Аңлатмадым. Аның беркайчан да кушканга каршы килгәне юк. Бу сүзләр Апукаевның рәнҗегән күңелен тагын да ярсытып җибәрде. Бюро утырышы түгел, колхозда наряд вакыты диярсең, валлаһи! Ярулла Ильясович, без нәрсә тикшерәбез соц монда? — диде ул үзенең барлык кичерешләрен тавышына чыгарып Шаһзамановның персональ эшеме бу. минекеме, Хаковныкымы? - Барыбызныкы да бу. Сәгыйть Мөбәрәкович.— диде Мөхәммәтов Барыбызныкы да. Апукаев дәшмәде. Тыштан үтә торган мәгънәле булып күренүче мон и дый купшы сүзләрне яратмый ул. = Мирхәйдәров бөтенесенә ишетелерлек итеп тамак кырды да: Биредә Шаһзамановка кадәр куеласы персональ эшләр бар икән = әле.— дип куйды. — Ә сез ялагайланмагыз, барыбер файдасы тимәс.— диде Апукаев. 2 аның бюрога кергәннән бирле тырнак астыннан кер эзлән утыруына х ачуы килеп. ф Аларның арба күчәрләре җай килгән саен орылышып тора. Апукаев х ның ничә еллар буе сводкага карап: «Сөтне арттырыгыз ит җитештере- “ гез». «ашлык бирегез».— дип утыруын, үзләре өстеннән командалык итү- ®- ен күтәрә алмый Мирхәйдәров. «('.изәсезме, егетләр, районда идеология < эше үлеп бетте ләбаса! —дип өзгәләнә ул үзенең сер сыярдай кешеләреQ нә. Әйе. аның фикереңчә, тәрбия эше онытылды, бетте. Шуны яшерү өчен урамнар, биналар ялтыравыклы плакатлар, паннолар, стендлар бе с лән чуарлана, каяндыр килгән шабашник рәссамнарга, финанс законнарын бозып, ел саен әллә иичәшәр мең сум акчалар түгелә. Мирхәйдәров эшли башлаган вакытларында бу нәрсәне фаш итәргә тырышты, финанс законнарын бозган өчен кайбер җитәкчеләрнең кесәсенә дә сукты Тик Апукаевны җиңү мөмкин түгел иде. Әгәр Мирхәйдәров кулына бирсәләр, ул шушы үлеп беткән тармакка җан өрер иде. Биктаһиров башын Биккинингә таба борып сорау бирде: — Дәүләт Хәсәнович. ул басуны нишләп шул дәрәҗәдә солычага ба гырдыгыз соң сез? — Мин әле әйтеп бетермәдем.— диде Биккинин. урыныннан тормыйча гына.— Ул сорауны һәркайсыгыз да бирергә хаклы. Безнең исәп борчакны бер атна соң чәчү иде. Солыча тишелгәнне көтеп, башта аны юк итәргә уйладык. Тик әнә ул (Биккинин кулы белән Апукаевка күрсәтте) моны тыңларга да теләмәде. Чәчәсез — югарыдан шулай кушалар, бетте- китте! Нәтиҗәсен үзегез беләсез. — Әйе. чәчтердем! —диде Апукаев та урыныннан тормыйча гына.— Шулай тиеш түгел идемени. Ярулла Ильясович? Обком — сезгә, сез - безгә, без — аларга. Чәчүне тизрәк бетерү бурычы куелмаса. моны эшләү нең миңа ник кирәге бар иде? Мөхәммәтов сәер итеп көлемсерәп куйды. Бу ничектер көлемсерәүдән бигрәк ачынуга охшаган иде. — Кызганыч ки. сез эшләгән нәрсә без куйган бурычларны җимерә шул. Сәгыйть Мөбәрәкович.— диде беренче. . «Менә рәхмәт ишетер көнең дә җитте. Сәгыйть! - дип уйлады Апукаев эченнән.— Менә синең ничә еллар алны ялны белмичә тырышуыңа бәя' Ә кем гаепле? - Әгәр ул беренче урынында утырса, районның бүгенге хәле бөтенләй башкача булыр иде. Барысын гафу итү. принципсызлык чоры үтте, ә аның тарафдарлары урыннарында калды. Алар таләпчәнлек, реаль нәтиҗәләр заманы килгәнне сүздә таныйлар, гамәлдә юк. Принци пиальлек. таләпчәнлек аларга куркыту, кеше иреген кысу булып күренә Ә сындырмыйча үзгәртеп буламы соң?! Хәзерге этапта аннан башка мом кин түгел. Бу вакытлы чара, ләкин котылгысыз Аның күпме дәвам итәре билгесез. Аннары икенче этап — хәзер бик күпләр теләгән йомшаклык этабы башланачак. Тормыш диалектикасы шундый. Соңгы ике елда күпме эш башкарылды! Былтыр районның шикәр чөгендере сату планы өзелү куркынычы туды. Ә тугыз колхоз карлы яңгыр астында чөгендерләрен ала алмыйча изалана. Мөхәммәтов Казанда больницада чак. Апукаев әлеге хуҗалыкларның чөгендерен район үзәгендәге хезмәткәрләргә бүлдереп бирде. Мәктәпләрнең өлкән класс укучылары да читтә калмады. Бөтенесе хәрәкәткә килде, ун көннән, инде кар яугач, чөгендер алынып, киселеп, дәүләткә тапшырылып бетте, өч ел буе үтәлмәгән план үтәлде. Ә моны оештыру өчен кемнәрне генә сындырырга туры килмәде?! Сындырмасаң, чөгендер кар астында кала иде. РОНО мөдире Мәгариф министрлыгына шалтыратты, банк управляющие «Труд» газетасына жалоба язды, җитәк челәрдән әллә ничәсе эштән азат итүне сорап гариза кертте. Барысының да авызында бер үк сүз Җәй буе басудан кайтмадык, терлек азыгы әзерләдек, уракта эшләдек, бәрәңге чөгендер алдык... Моны Апукаев белмимени? Чөгендерне кар астында калдырырга идемени? Сындырмыйча гына бөгеп кара син! Юк. Мөхәммәтовның либераллыгы, йомшаклыгы белән хәзерге бурычларны хәл итеп булмый Иң аянычы шунда, ул шушы ны аңламый, кеше факторын песиемләп хәрәкәткә китереп була дип уйлый, һаман Апукаевны гаепли. Ул барлык кешегә дә — халыкка да. җитәкчеләргә дә яхшы булмакчы. Ә консерватизмның оясы — җитәкчеләрдә. Шуларны туздырмый торып, атга барып буламы? Апукаев авыр сулап куйды да, ачуын һәм рәнҗешен яшерергә тырышып: — Әгәр беренчеләрне тәнкыйтьләргә яраса, сезнең адреска да үпкә сүзләре аз әйтелмәс иде. - диде. — Ә кем тыя? — Беркем дә тыймый. Шул вакыт Мирхәйдәров: — Ә икенчеләрне тәнкыйтьләп буламы соң? диде. Кабинетта коры яшен шартлагандай бердәм көлү яңгырады. Әмма ул шундук тынды, чөнки барысы да Мөхәммәтовның йөзенә көлү түгел, елмаю әсәре дә чыкмаганын аермачык күреп тордылар. Аның йөзен дә, күзләрен дә моңа кадәр беркайчан да күрелмәгән уйчанлык пәрдәсе каплаган иде. — Сәгыйть Мөбәрәкович. минем бер шигем бар.— диде Мөхәммәтов сагышлы тавыш белән -Сез көчегезне тиешле өлкәгә саласыз микән? Кинәт Апукаевның күзләре зураеп китте, кашлары өскә күтәрелде. — Урыныгыз райкомда түгел, дияргә теләмисездер ич? — Юк. аңламадыгыз. — диде Мөхәммәтов - Беләсезме, мин нәрсә уйладым Шаһзаманов сезнең яңагыгызга чапса, бәлкем, аңлаган булыр идегез. Эченнән болай да кайнап утырган Апукаев сикереп торды — Бусы инде мыскыл итүгә керә. Ярулла Ильясович' Бу болай гына калмаячак! — Әлбәттә, калмаячак.— диде Мөхәммәтов — Тик миңа алай нәфрәт белән карамагыз әле. Безнең шатлыгыбыз да. кайгыбыз да бер нәрсәне алтавыбызга бәйле.— Мөхәммәтов бераз уйланып торгач, сүзен төгәллә де: - Кеше — тормышның кушымтасы түгел. Аңа яшәүнең кызыгын калдырырга кирәк. Шушы хакта уйланып карагыз әле сез. Апукаевның бер-берсенә кысылган юка иреннәре калтыранды, берни чә мәртәбә мәсхәрәле җыерылып куйды, ләкин ул бер сүз дә әйтмәде, кабинеттан кызу кызу чыгып китте. Барысы да аны күз карашы белән озатып калдылар һәм Мөхәммәтовка төбәлделәр. Әле район тарихында беренче секретарьдан рөхсәт сорамыйча бюроны ташлап чыгып китүче нең булганы юк һәм моны бары бер генә төрле — эштән китү дип кенә бәяләп була иде. Мөхәммәтов нке-өч минутлап башын иеп утырды, алдын да яткан ак кәгазьгә кызыл карандаш белән тәртипсез рәвештә кызу-кызу сызгалады. Аның йөзендәге җыерчыклары арткан, күз төпләре тагын да ныграк күләгәләнгән иде. Биккинин үзен үтә кыен хәлдә сизде. Чөнки бу күңелсез хәлнең төп сәбәпчесе ул иде. Ул ни Мөхәммәтовка. ни башкаларга күтәрелеп карар гы кыймады. Менә Мөхәммәтов башын күтәрде һәм: — Дәүләт Хәсәнович! —дип дәште. Биккинин ялт итеп аңа карады. Минем соңгы соравым бар Менә сез авылда туып үскән, гомер буе җир белән бәйле кеше. Апукаев кушкан, сез шул кадәр яшел массаны харап иттергәнсез. Ничек риза булдыгыз9 Ни өчен тавыш гауга күтәрмәдегез ? * Биккинин авырлык белән торып басты. — Утырган килеш кенә дә җавап бирергә мөмкин. m — Юк. басып җавап бирер чак җитте.— диде Биккинин—Сез дә. х монда утыручы башкалар да әйтегез әле: кайсыгызның күрсәтмәсенә a каршы килгәнем бар? — Ул җавап көтеп бераз торгач, дәвам итте:— « Юк. шулай ич? Ни өчен дисәгез, мин барыгызга да бәйле, барыгыздан < да көчсез. Аннары... — Ник соң башыгызны шул кадәр идегез? — диде Биктаһиров аның я сүзен бүлеп. “ — Беренчедән, белемем юк.— диде Биккинин бармак очы белән маң- ? таена төрткәләп.— Шулай булгач, кушканны тыңламыйча кая барасың? — Без сезгә читтән торып авыл хуҗалыгы институты бетерергә о мөмкинлек бирдек.— диде Мөхәммәтов. £ — И Ярулла Ильясович! Иртәнге дүрттә торып, кичке тугызда кай о тып ауган кешенең укырга вакыты каламы соң?! Читтән торып укыган ° колхоз председателен сез аны «укыды» дип әйтеп тә тормагыз!—диде Биккинин шактый кызып — Җиде класс белем белән дә бер дигән итеп эшләүче председательләр бар бит.— диде Әсраров. аның белән килешмичә. — Бардыр.— диде Биккинин һәм тагын галстугын бушайтып куй ды.— Әгәр ул эшкә күңеле ятса, җаны тартса. Мин. ел ярым үткәч тә, председательлекнең үз эшем түгел икәнен а>(ладым. Гомер буе техника тирәсендә кайнашкан кеше мин. тимернең рәтен, җанын беләм Ә халык белән эшләү... үлем белән бер! Әйтерсең, көн саен эшкә түгел, суд залына барам. Бюрога, колхозчылар җыелышына ничә мәртәбә гариза керттем. Тик ул гаризаларны кире алырга мәҗбүр иттегез. Имеш, беркемгә дә җиңел түгел, өйрәтербез, һәрвакыт булышырбыз Шушы ук Апукаев: Оештыру талантыгыз бар. сезгә укырга гына кирәк .— дип бюрода очы на очына сөйләде. Чөнки аңа минем кебек сүзсез буйсынучылар күбрәк булган саен уңайлырак. Ә сез? Күбегез шушыларны күрдегез, ялваруларымны ишеттегез! — Биккинин күкрәген тотып туктап калды. Аңа графиннан агызып су бирделәр. Ул суны өч йотуда эчеп бетерде дә тирән итеп, шаулатып сулыш алды һәм бөтенләй ят тавыш белән сүзен дәвам итте: — Башка эш сорадым, тик берегез дә минем хакта, тере җаны булган кеше хакында уйламадыгыз! Сезгә кеше кирәкми, ә колхозга председатель кирәк иде. Төгәлрәк әйткәндә, сезгә план үтәүче кирәк иде. һәм мин аны үтәдем. Кем отты.— минме? Юк. Колхозмы? Юк. Ә кемгә файда? Белмим. — Сез хаклы.— диде Мөхәммәтов. Ул инде күптән, карашын печать белән ачкычларга төбәп, хәрәкәтсез утыра иде.—- Үткәннәр өчен без гаепле. Тик соңгы елларда сезнең бу мәсьәләне күтәргәнегезне хәтерләмим. — Хәзер соң инде.— диде Биккинин һәм урынына утырды. Аннары кисәк кенә бөтен гәүдәсе белән Мөхәммәтовка таба борылды да пышылдап: — Ә хәзер, пенсиягә өч ел калгач, гариза бирүем кирәкмидер бит? — диде. Бүлмә тып тын иде. пышылдап әйтелсә дә. аның сүзләрен барысы да бик ачык ишеттеләр. Мөхәммәтов дәшмәде Аның йөзе ниндидер үке- нүле сызлану белән җыерылды. Әйтерсең лә. эчтә нәрсәдер өзелеп, аны тынсыз итеп катырды... һава җитмәүдән ачылган авызын көч-хәл белән ябып, ул тешләрен кысты. Иреннәре сулъяк яңагына таба тартылды һәм бөтен йөзе агарып китте. Мөхәммәтов мөһер белән ачкычларны Внкта һнровка сузды, ул алып Биккининнең алдына куйды. Барысын да сискәндереп кинәт ишек ачылды һәм Апукаев килеп кер де. Аның йөзе тынычланган иде. Сәгыйть Мөбәрәкович салмак адымнар белән түргә узды һәм урынына кереп утырды. Кемнәрнеңдер йөзендә гаҗәпләнү, сорау билгеләре чыкты. Мөхәммәтов кенә керфеген дә сел кетмәде. башын күтәрмичә, иреннәрен генә сизелер-сизелмәс кыймылдатып: — Сез... нишләп кердегез? — диде. Апукаев тигез матур тешләрен күрсәтеп авызының уң як чите белән елмайды. Устав куша. Ярулла Ильясович.— диде ул.— Мин бит бюро члены. 15 Илһам бюродан чыгуга, коридорда Габделхәйнең басып торуын күрде. Йә. ничек? — диде ул. Габделхәйнең йөзе борчулы. гәүдәсе сугудан сакланган кешенеке кебек алга иелгән иде. - Син нишләп йөрисең? — диде Илһам дустының соравына җавап бирмичә. — Синең янга килүем. Ничек түзеп ятмак кирәк.