Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИ МАТБУГАТЫБЫЗ ТУРЫНДА

еспубликабыз галимнәре татар халкының культура мирасын өйрәнү, аңа заманча бәя бирү юлында активлыкларын арттырдылар- Ләкин шунысы бар берәүләр бу өлкәдә һаман да утызынчы елларның вульгар-социологик бәяләрен күтәреп йөрсә, икенчеләр мирасыбызның тарихи кыйммәтен җәмәгатьчелеккә объектив рәвештә җиткерергә омШушы көннәрдә генә Мәскәүдәге «Наука» нәшриятында тарих фәннәре кандидаты Равил Әмирхановның матбугатыбыз тарихына багышланган «Татарская демократическая печать (1905—1907 гг.)» исемле китабы басылып чыгу культура мирасыбызны өйрәнүдә игътибарга лаек бер хезмәт булды Аның җаваплы редакторы — тарих фәннәре докторы X. Хәсәнов. Татар матбугатын тудыру юлында алдынгы татар һәм рус укымышлылары тарафыннан бер гасыр дәвамында алып барылган көрәш 1905 елгы буржуаз-демократик революция казанышлары нәтиҗәсендә уңышлы хәл ителде. Россиядәге бер генә халык та үз матбугатын булдыру юлында шулкадәр көч куеп тартышмагандыр. 1905 елгы революциядән татар халкы театр, матбугат һәм чикләнгән булса да политик ирекләр алды. Матбугатыбызны тудыру һәм аны үстерү өчен көрәш тарихы Октябрь революциясенә кадәр үк беркадәр дәрәҗәдә өйрәнелә килде Шул чорлардан бирле татар матбугатына багышланган төрле белешмәләр, монографияләр. аерым проблемаларны, матбугат ветераннарыбызның эшчәнлеген яктырткан мәкаләләр һәм «Урал». «Кызыл байрак» газеталарына. «Чикерткә». «Уклар». «Чүкеч», «Карчыга», «Туп». «Яз» кебек сатирик журналларга багышланган хезмәтләр дөнья күрде Ул хезмәтләр, нигездә. Казанда, беразы Уфада татар, рус, башкорт телләрендә чыккан иде Тик алар бөтенсоюз укучысына барып җитмәделәр дисәк тә ялгыш булмас Равил Әмирхановның югарыда искә алынган хезмәте исә татар матбугаты тарихы белән ватандашларыбызны таныштыру юлында беренче хезмәт Шул ук вакытта бу хезмәт үзгәртеп кору чорында, революциягә кадәрге татар матбугатына озак еллар дәвамында сугыла килгән төрле яман ярлыклардан котылу нисбәтендә язылуы белән дә әһәмиятле Хезмәт матбугатыбыз тарихының баштагы ике елын өйрәнүгә багышланган. Аны язганда автор марксизм-ленинизм классикларының культура мирасын өйрәнү методикасын истән чыгармаган. Куелган мәсьәләләргә сыйнфыйлык, партиялелек позицияләреннән якын килгән. Равил Әмирхановның китабы проблеманың куелышы буенча әтрафлы язылган кереш белән башланып китә. Галим татар матбугатының урынын, эчтәлеген гомумроссия матбугаты яктылыгында күзәтә һәм аның шул бер бөтеннән аерып каралырга тиеш түгеллеген раслый. Бер уңайдан керештә матбугатыбыз үсешендә цензураның тоткан роле турында кыскача, ләкин әһәмиятле фикерләр әйтелә. 1905—1907 елларда Россиядә татар телендә чыккан 21 газета һәм 12 журнал бар- ланып. шулардай автор тарафыннан 12 басма өйрәнелгән Болардан тыш Идел буенда, Мәскәү һәм Петербургларда рус телендә чыккан шул чор матбугаты, архив материаллары. махсус әдәбият та җитәрлек дәрәҗәдә. тиешле югарылыкта өйрәнелгән. Хезмәтнең беренче бүлеге татар демократик матбугатының тууы һәм ныгуы проблемаларына багышланган. Бүлеккә кереш итеп бирелгән тарихи экскурста татар милләтенең эшчеләр сыйныфы турында мәгълүмат бирелә һәм аның таралыш географиясе күрсәтелә. Автор, XX гасыр башында Россиядә рус, украин, латыш пролетариатыннан кала, татар эшчеләр сыйныфының дүртенче зур милли отряд булуын күрсәтә. Эшчеләр сыйныфының үсүе исә алар арасында эш оештырырлык революционер кадрларның да килеп чыгуына сәбәп була. Шунлыктан татар пролетариаты XX йөз башында X. Ямашев, Г Сәйфетдинов, Г. Коләхме- тов кебек марксистларның һәм күп санлы профессиональ революционерларның барлыкка килүенә нигез булган. Бу революционерлар татар пролетариатына туган телләрендә русчадан тәрҗемә ителгән политик әдәбиятны җиткергәннәр. Шул сәбәпле татар пролетариаты белән Россия пролетариаты арасында рухи туганлык ныгыган, демократик фикерләр киң таралган. Китап күзәтү Р Хезмәттә революция дәверендә барлыкка килгән милли матбугатның эчтәлегенә, политик тесмеренә анализ ясала Автор, тарихчы буларак, иң беренче чиратта матбугатыбызда революция шартларында киң усел киткән революциондемократия идеологиясенең үзгәрешен өйрәнә Шушы идеологиянең төрле юнәлешләрен барлый Аның иң алдынгы рәтендә татар демократик әдәбиятының Г Тукай, Г. Камал. М. Гафури, Ф Әмирхан кебек вәкилләре торуын күрА тардан кала, икенче демократик платформаны Кәлимулла Хәсәнов, Һади Атласов һәм Әхмәтһади Максуди кебек 11 Дәүләт думасында рус трудовикларына якын торган төркем тәшкил итә. Өченче төркемгә исә татар крестьяннары идеологиясен алга сөрүче Г. Исхакый, Ф. Туктаров, X. Әбүзәров, С. Рәмиев һ. 6 кертелә. Хезмәттә татар демократик хәрәкәтенең халыкта иҗтимагый-политик аң үсешенә уңай йогынты ясаганлыгы ачыла. Әлбәттә, бу хәрәкәт вәкилләре шул дәвернең җитешсез- лекләреннән дә азат булмаган. 1904 елның ахырында Камил Мотыйгый Җаек шәһәрендә татар телендә «Әл-гасрел- җәдид» исемле журнал чыгару артыннан йөри башлый. Ул журналны чыгарудан төп максат — татар һәм рус халыклары арасында булган рухи якынлыкны арттыру, дип күрсәтә. Ләкин властьлар, бу максатның дәүләт интересларына туры килүен аңласалар да, рөхсәт бирергә ашыкмыйлар. Аны чыгаруга рөхсәт бары тик 1905 елның июнендә генә алына. 1905 елның 2 сентябрендә исә Петербург шәһәрендә Идел буе татарларының беренче газетасы «Нур» чыга башлый. Изелгән милләтләрнең матбугаты туу — ул, һичшиксез, прогрессив күренеш. Чөнки газеталар, журналлар — иҗтимагый аңны үстерүгә ярдәм итә торган көч Хезмәтнең 79—81 битләрендә бирелгән өч таблицада ул еллардагы газета-журнал- лар хакында бик тә кыйммәтле фактик материаллар бар. Әлеге мәгълүматлар культурабызның төрле тармакларында эшләүчеләр өчен аеруча кирәкле һәм кыйммәтле. Китапта, матбугатыбыз тарихында беренче буларак, газета-журналларның үз укучылары белән бәйләнеше дә тасвирлана Автор татар матбугаты битләрендә казах, кыргыз, азәрбайҗан һ. 6. халык вәкилләренең дә язышуын дөрес билгели. Татар матбугатының хәбәрчеләре бөтен Россия буенча йөреп, хәтта чит илләргә дә барып җиткән. Китапта демократик матбугат идарәләренең укучылар белән бәйләнештә бай тәҗрибә туплаганлыгы ачыла. Бу тәҗрибәне бүгенге татар матбугаты хезмәткәрләренә дә файдалану комачауламас иде Үсеп килүче демократик татар матбугатына каршы патша хакимияте төрле чикләү һәм кысу чараларының системасын оештыра. Хезмәттә бу киртәләр бай архив чыганаклары белән күрсәтелә Патша цензурасының иң күренекле вәкилләреннән Пинегин, Ашмариннарның милли матбугатны кысулары хакында хәтта рус матбугаты битләрендә дә гаепләп чыгалар Хезмәтнең икенче бүлегендә милли матбугатның идея юнәлешләре анализлана. Татар матбугатында барган идеологии көрәшләрнең иң әүвәлгесе демократия өчен була. Автор бу хәрәкәтнең барышын «Фикер» газетасы материаллары нигезендә күрсәтә. Әйтергә кирәк, «Фикер» татар газеталарының иң демократик юнәлештәгесе санала. Шулай ук «Таң йолдызы», «Азат халык», «Туп», «Дума», «Тавыш», «Карчыга» һ. б. га- зета-журналлар тарафыннан демократия өчен алып барылган көрәш сәхифәләре дә читтә калмаган. Татар матбугатының әлеге басмалары халык массаларының 1905— 1907 елгы революциядә куелган теләкләрен чагылдырган, аларны демократия өчен көрәшкә мобилизацияләгән. Матбугатыбыз бу елларда татар демократик культурасын үстерү, аның яңа тармакларын булдыру өчен көрәш алып бара. Бу көрәш Р Әмирханов хезмәтендә яңа аспектта һәм яңа сәхифәләр яктылыгында ачыла. Китапның 119 битендә Дума депутаты Кәлимулла Хәсәновның татар телен, әдәбиятын һәм мәктәбен яклап Россия трибунасыннан карагруһларга каршы ясаган кыю чыгышы китерелә. Кәлимулла Хәсәновның үткен фикерләре дошманнарны урыннарыннан сикертеп торгыза һәм, аның сүзләрен хуплап, Тукай тарафыннан «Китмибез» дигән шигырь язылуга сәбәп була. Автор үз хезмәтендә «Тавыш», «Әльис- лах» кебек газеталарның материалларын да киң файдаланган. Билгеле, кайбер проблемаларда автор белән бәхәсләшергә дә мөмкин булыр иде Мәсәлән, рәсемгә төшү, рәсем ясауга мөнәсәбәт — татар тормышында, татар культурасында өйрәнелмәгән мәсьәлә Берничә мулланың бәхәсе генә, әлбәттә, бу өлкәдә соңгы сүзне әйтергә җирлек бирми. Аның сәбәпләре тирәндәрәк ята. Безнең кулыбызда XIX гасырның соңгы чирегендә татар кешеләренең Казанда эшләгән фотографияләре шактый. Шул исәптән, мөфти Мөхәммәдьяр Солтановның 1886 елда төшкән фоторәсеме дә саклана. Шунлыктан, Лаеш ягындагы караңгы Кабан авылыннан Казанга килеп урнашкан Әхмәтҗан Сәйдә- шев фикере бөтен татар иҗтимагый фикерен чагылдыра, дип белдерү тулы хакыйкать булмас. Культура мәсьәләсендә Галимҗан Ибраһимов тарафыннан вульгар-социоло- гизм җирлегендә бирелгән бәяләр дә аны тулыландыруга хезмәт итә алмый. «Таң йолдызы» газетасы мәсләген билгеләгән фикерләрне дә махсус өйрәнү кирәклеге үзен сиздереп тора. Демократик татар матбугаты фикеренең янә бер әһәмиятле ягы, аның реакцион руханилар һәм буржуаз милләтчеләргә каршы көрәшендә чагыла. Р Әмирханов бу мәсьәләне дә өйрәнә »Уклар>, «Фикер», «Әль- ислах», "Азат» һ. б. органнардагы материалларны автор иркен файдаланган Р Әмирханов әлеге өлкәдә Габдулла Тукай эшчән- леген югары бәяли. Ләкин яңа гына туган, политик тормыш һәм көрәш тәҗрибәсе булмаган татар матбугатын 1905—1907 ел эчендә генә бөтен яктан өлгергән итеп күрергә тырышу һәм аңа тәҗрибәле марксистларга, партия органнарына куела торган таләпләрдән карау урынсыз булыр иде. Моңа кадәр шулай булып килде. Тарихчыларыбыз яңа туган татар матбугатыннан төрле җитешсезлекләр табарга тырышып, аңа бүгенге татар матбугатына куела торган таләпләр югарылыгыннан догматикларча якын килделәр. Равил Әмирханов бу алым белән эшләүдән баш тартучыларның беренчеләреннән булды. Мәсәлән, «Таң йолдызы» газетасының тоткан юлы моңа хәтле чыккан әдәбиятта дөрес каралмады, тискәре бәяләнде. Равил Әмирханов бу газетаның халыклар дуслыгын пропагандалауга керткән һ б. уңай эшләрен ачык күрсәтә. XX гасыр башы татар матбугаты битләрендә экономик проблемалар яктыртылуы хакында бездә аз язылды. Тикшерелә торган хезмәттә бу мәсьәлә буенча бүлекчә бар. Татар экономик фикеренең торышы хакында, тарихчы Фәйзелхак Газизуллинның хезмәтеннән башка, бу темага каләм тибрәтүче әлегә күренми иде Аның хезмәте, нигездә, «Урал» газетасы материалларына таянып язылган булса, Равил Әмирханов. «Урал», «Фикер», «Әльислах», «Азат халык» материаллары белән фактик базаны киңәйтеп, яңа төркем чыганакларны әйләнешкә кертә. Көчле цензура шартларында да татар матбугаты битләрендә үткәрелгән марксистик экономика фикерләрен күрсәтә. 1905—1907 еллар революциясе буржуаздемократик юнәлештә барды Революциянең хәрәкәтләндерүче көчләре эшче-кресть- яннар һәм буржуазия булды. Ярымфеодаль Россиядә бу сыйныфларның үзләрен канәгатьләндермәгән күл төрле киртәләр бар иде. Ә революция барышында һәр сыйныфның идеологиясе, көрәш ысуллары формалашты. Татар җәмгыятендә дә Россиянең сыйныфларга бүленеше, аларның идеологии карашлар системасы кабатланды. Россия эшчеләренең алдынгы карашларын берләштергән социальдемократик идеология 150 меңлек татар пролетариаты һәм алдынгы татар интеллигенциясе арасында үзенә уңай җирлек тапты. Тарихчы Равил Әмирханов хезмәтендә социал-демократия фикерләренең татар матбугаты битләрендә урын алган материалларына анализ ясала. Әлеге фикерләрне автор «Азат» «Азат халык» газетасы битләрендә таба. Г. Камал, Г. Коләхметов, X. Ямашев һәм башкаларның мәкаләләрендә марксизм өйрәтүләренең чагылышы тикшерелә Автор татар матбугаты битләрендә пролетариат диктатурасы, аның бердәмлеге, яхшы һәм начар хөкүмәтләр турында һ. б темаларга мәкаләләр басылуын күрсәтә. Инде килеп, хезмәттә кайбер кимчелекләр дә бар. Беренчедән, кайбер урыннарда тарих ягы басып китә (мәсәлән 43— 59 бб). 62—66 битләрдәге «Матбугат тууның алшартлары» сәхифәсе исә керешкә күчерелергә тиеш булгандыр. Автор татар культура мирасын бәяләүдә һаман да вуль- гар-социологизм позициясеннән торып ярлыклар сугу белән мавыгып ала Мәсәлән. 68 биттә мондый фикер бар. «Одновременно возникали органы черносотенцев и клерикалов. выражавшие классовые интересы ка- димистов, оправдывавшие средневековую отсталость, религиозный фанатизм и косность. Начали выходить газеты «Баянуль- хак», «Эл-галямиэль-ислами». «Дин ва ма- гишат» («Религия и жизнь»). «Эддин ва эль- эдэп» («Религия и этика» и др ) Бу газеталарда татар тормышында барган искелек белән яңалык тартышы чагыла. Аларны ниндидер безгә мәгълүм булмаган партияләрнең органнары итеп карап булмый. Газетаның аерым саннарында ниндидер Әхмәтҗан Сәйдәшевләрнең анахронизм дәрәҗәсендәге фикерләре басылып чыгу гына бөтен «Бәянелхак» газетасын карагруһ дип атарга нигез бирми. »Бәянел-хак» газетасы битләрендә аерым, кадимчеләр позициясеннән торып язылган мәкаләләрдән тыш, халык өчен файдалы һәм информатив меңнәрчә материал да чыгып килгән. Шул ук «Дин вә мәгыйшәт» журналының баштагы саннарында социализм, конституция, демократия, республика кебек политик терминнарны халыкка аңлаткан материаллар да баИсемнәре саналып үтелгән органнарны ныклап өйрәнми торып, тибеп кенә үтәргә ярамый. Аларның һәркайсы халыкны дөньякүләм әһәмиятле проблемалар белән таныштыруга хезмәт иткән. Мирасыбызны өйрәнгәндә аның йөзендә һаман да ак һәм кара төсләр генә күрү безгә файда китермәс. Бу — фәндәге үзенә күрә бер «дальтонизм» чире. Хезмәт татар матбугаты тарихын өйрәнү юлында фәннең яңа сүзе булып тора. Аның Мәскәүдә рус телендә дөнья күрүе дә уңай күренеш. Димәк, безнең мирас мәсьәләсе гомумсоюз күләмендә яктыртыла дигән сүз. Тик китапның кечкенә тираж белән чыгуы гына күңелдә канәгатьсезлек хисе калдыра.