ИСЛАМ ДИНЕН КАБУЛ ИТҮЕБЕЗГӘ 1100 ЕЛ

Быелның август аенда Идел буендагы Болгар дәүләтендә яшәгән бабаларыбыз ның ислам динен кабул итүенә һиҗри ел исәбе белән 1100 ел тулу һәм СССРның Ев ропа элеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте оешуга 200 ел тулу тантаналы төстә билгеләп үтелде. Ислам динен кабул итүгә, аны Россиядә рәсми тануга бәйле юбилей тантаналары Уфа шәһәрендә киң җәмәгатьчелек бәйрәме төсендә башланып китте. РСФСР Министрлар Советы каршындагы дин эшләре буенча совет рәисе Л. Ф. Колесниковның юбилей тантанасында катнашучыларга РСФСР хекүмәте мөрәҗәгатен укуы киң хуплау тапты. Тантаналарда катнашу өчен килгән 23 чит ил вәкилләреннән чыгыш ясаучылар — Бөтендөнья Ислам лигасы генераль секретаре доктор Абдулла Омар Нә- сеф. Бөтендөнья Ислам конгрессы генераль секретаре доктор Инамулла Хан, Бөтендөнья Ислам конференциясенең культура мәсьәләләре буенча генераль секретаре Абдел Мохсин, кайбер гарәп илләренең вә- кыфлар министрлары һәм башка оешмалар вәкилләре, бәйрәмнең дуслык, изгелек, тәкъвалык шартларында үтүен билгеләп, бик җылы сүзләр әйттеләр. Аннары юбилей тантаналары Татарстанга күчте. Кунаклар Бөгелмә һәм Әлмәт мәчетләрендә булдылар, истәлекле урын нар белән таныштылар, Түбән Кама шәһәрендә корылачак мәчетнең беренче нигез ташын салуда катнаштылар. Чаллы шәһәрендә төзелеп бетеп килгән мәчетне кара дылар. халык белән очраштылар. Аннары Казанга юл тоттылар. Чит илләрдән һәм СССРдагы республи калардан, өлкәләрдән җыелган дин әһелләрен каршыларга КамАЗ юлына байтак ке ше чыкты. Республика башкаласына кергәндә кунакларны шәһәр Советы башкар ма комитеты рәисе К. Ш. Исхаков сәламләде. Кичен алар В. И. Ульянов-Ленин исемендәге үзәк стадионда, ун меңләгән ка занлылар белән бергә, борынгы болгар-татар җырлары, бәетләре, мөнәҗәтләр, дога лар нигезендә эшләнгән «Мәһди» (изге Болгар дастаны) дигән музыкаль драматик тамаша карадылар. Казанда юбилей тантаналары Кремльне һәм Сөембикә манарасын караудан баш ланды, аннары кунаклар Ленин районына юнәлделәр, Р. Мусин һәм А. Чуйков урамнары чатында төзеләчәк мәчет өчен билгеләнгән урында булдылар. Мәскәү районында төзелгән яңа мәчеттә, Зеленодольск мәчетендә, Аккош күле буендагы «Наратлык» кафесында булдылар. Сынлы сәнгать музеенда гарәп язуы үрнәкләрен, университетта Ленин мемориалын һәм тарих музеен карадылар. Габдулла Тукай музеенда да кунаклар белән күңелле әңгәмә узды. 24 августта Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында юбилейга багышланган тантаналы мәҗлес булды. Олуг бәйрәм белән ТАССР Верховный Советы Президиумы һәм Министрлар Советы исеменнән Татарстан АССР Министрлар Советы Председателе беренче урынбасары М. X. Хәсәнов котлады Ул Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүләрен җирле халыкның рухи тәрәккыятендә мөһим бер борылыш ясаган, аны мәгърифәт һәм мәдәният үсешендә, яшәеш рәвеше, традицияләре, милли үзаңы, соңрак милли дәүләтчелеге формалашуда тирән эз калдырган вакыйга дип билгеләп үтте. Диния нәзарәте рәисе мөфти Тәлгат Таҗетдин доклад белән чыкты. Ул Идел буе халыкларының чал тарихы, үз ихтыярлары белән ислам динен кабул итүләре, Диния нәзарәтенең бүгенге эшчәнлеге, мәчетләрнең әхлаклылык тәрбияләүдәге роле турында сөйләде. Чит илләрдән килгән кунаклардан Сүрия вәкыфлар министры Абдул Мәҗит Тараблуси, Болгариянең баш мөфтие Надию Генҗев, Гыйрак вәкыфлар министры урынбасары Мөхәммәт Шәриф, Финляндиядәге ислам җәмгыяте рәисе Окан Таһир. • Ислам чакыруы» дигән Бөтендөнья җәм гыяте җитәкчелеге рәисе Ас-Саих әл-Фа- кил, Япония мөселманнары җәмгыятенең хөрмәтле президенты Әбелкәрим Сайто Секихай һәм Япониядәге якташыбыз — татар-төрек җәмгыяте рәисе доктор Та- мимдар Мөхит һәм башкалар котлау сүзләре белән чыктылар. Тантаналарда катнашу өчен килгән кунакларны көннең икенче яртысында Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Председателе Ш. Ә. Мостаев кабул итте. 25 августта юбилейда катнашкан кунаклар теплоходта борынгы Болгар шәһәре урнашкан урынга бардылар. Шәһре Болгар истәлекләре белән таныштылар, борынгы бабаларыбыз рухына багышлап гыйбадәт кылдылар.

Реклама