Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСЕМНӘРДӘ — ИЛ ТАРИХЫ

Туган республикабыз Татарстан — гаҗәп кызыклы һәм үзенчәлекле регион. Ул иң кимендә биш этник регионның — борынгы сармат-алан кабиләләренең. фин-угыр, терки, монгол һәм славян халыкларының «контакт зонасы* Безнең планетада иң киң таралган телләрне эченә алган әлеге биш тел төркеменә караган күп кенә кабилә һәм халыкларның тел стихиясе чал тарих дәвамында Татарстан топонимиясе. антропонимиясе. антропотопонимиясе һәм этно- топонимиясенең шактый катлаулы стратиграфик катламнарын тудырган, аларның үзара ныклы керешүләрен, бер-берсенә сиземле йогынтысын барлыкка китергән. Татар ономастикасын, ягъни тел гыйлеменең барлык тор ялгызлык исемнәрен тикшерә торган тармагын фәнни өйрәнүнең борынгы телебезгә һәм тарихыбызга хас булган үзенчәлекләрне танып-белү җәһәтеннән әһәмиятен ачыграк итеп күз алдына китерү өчен, бу мәкаләбездә татар теле тарихында -шәһәр- һәм авыл* төшенчәләрен белдергән ойконимик терминнарга һәм алардан ясалган географик атамаларга киңрәк тукталыйк Ономастика фәнендә торак пунктларның барлык төрләрен (шәһәр, крепость, авыл, кышлак, җәйләү һ б ) җыйма рәвештә атау-белдерү өчен ойконши термины кулланыла. Төрки халыкларның байтагының, шул исәптән болгар бабаларыбызның. моннан мең еллар элек үк күчмә тормыштан утрак тормышка күчүләре төрле тип торак пунктлар (шәһәрләр, кальгалар, авыллар, кышлаклар, кәрвансарайлар һ б.) төзүдә бай тәҗрибә туплауга һәм камил осталыкка китергән Идел-Кама Болгар иле. Самарканд һәм Харәэм осталары — төзелеш-архитектура эшенең атаклы милли-профессио- наль мастерлары — үз илләрендә генә түгел, бәлки тирә-юньдәге дәүләтләрдә дә яхшы билгеле булалар Борынгы төрки телдә «шәһәр* төшенчәсен белдерү өчен тори һәм балык ойконимик терминнары кулланылган Борынгы төрки телдә тура (тора) сүзе -ныгытылган торак пункт, крепость- кальга* мәгънәсендә кулланылган Тора («шәһәр-) сүзенең барлыкка килүе тор-тору • бер урында тору. яшәү, тормыш итү* тамырына барып тоташа Шушы тамырдан телебездәге торак — «яшәү, тору өчен билгеләнгән бина, бүлмә яки ■ корылма*, торлак— «мал-туар торагы (абзар, кура, кутан һ б) '. торгызу, тормыш һ б сүзләр ясалган Себер татарлары телендә (татар теленең көнчыгыш диалектында) тора сүзе хәзер дә - шәһәр» мәгънәсен белдерә Себер татарларының бабалары — кидан-кыпчаклар XI—XII йөзләрдә үк үз биләмәләрен һәм дәүләтләрен барлыкка китергәннәр -Себер- дә беренче татар биләмәләре Ишим елгасында була Башкаласы булып Кызыл Тура (•матур шәһәр- мәгънәсендә — Г С.) санала* — дип яза тарихчы Н Абрамов Төмән шәһәре 1586 елда Тура елгасының уңъяк ярында элекке Чимги (Чинги)- Тура дип аталган шәһәрчек урынында корыла башлаган Бу полисонимның Чинги өлеше Чыңгыз хан исеменә, ә тура татар сүзе «шәһәр . «шәһәрчек ныгытылган урын» «крепость*ка кайтып кала. Чинги-Тура — Чыңгыз шәһәре мәгънәсен белдерә дигән караш бар Себер татарлары хәзер Төмән өлкәсендәге бер шәһәрне Яулы тора («гаскәри шәһәр*, русча Ялуторовск) дип атаганнар Томск шәһәрен Том-Тура дип йөртәләр Татар теленеп аңлатмалы сүзлеге 3 т Казан. 1981. >18 — 11» 66 (моннан соң ТТАС) Абрамов Н Город Тюмень - Тобольские губернски.- ведомости. .NV 50 1858 Матвеев А К Географические названия Урала Свердловск 1980 255 Г> Т Г Ф Миллер Тобол елгасының сулъяк кушылдыгы Тура елгасы атамасының килеп чыгышын себер татарлары телендәге тура тора • шәһәр* сүзенә кайтарып калдыра ' Бу елга буенда Верхняя Тура. Нижняя Тура Верхотурье Турииск дип аталган шәһәрләр һәм Туринская Слобода (Слободо-Туринск районы үзәге) исемле авыл бар (Свердловск өлкәсе) Тәмәй өлкәсе Яркәү районында бер борынгы татар авылы Тобол- тура исемен йөртә XVI гасыр картасында Кама елгасында Алабуга шәһәреннән өстәрәк Алатур. Уфа елгасында Балатур шәһәрләре урнашкан була (карагыз Материалы по истории русской картографии Киев 1899) Бу Алатыр Сура елгасы буенда (хәзерге Чувашстанда- гы) Алатырь шәһәре түгел В В Радлов Алатырь шәһәре атамасының этимологиясен төрки ала «пестрый «4-тура жилище, город* сүзләренә кайтарып калдыра' Ә Б Булатов Алатор һәм Балатор шәһәрләре атамаларында тор (тура) сүзе «шәһәр* мәгънәсен (себер татарлары телендәге кебек), ала (олы) һәм бала сүзләре «зур* һәм ■ кече* -кечкенә* дигәнне белдерә —дип яза Димәк. Алатор атамасы *Олы (зур) шәһәр». Балатор атамасы -Кече шәһәр- мәгънәсен белдерә булып чыга Төрки топо- нимиядә олы-кече. зуркече (кечкенә) антонимик сыйфатларның торак пункт исемнәрен ачыклап аныклап килүче аергыч функциясендә шактый еш кулланулары характерлы Мәсәлән, Олы Ачасыр— Кече Ачасыр Олы Кайбыч — Кече Кайбыч Зур Сәрдек — Кече Сәрдек. Олы Тархан — Кече Тархан һ б — Татарстандагы авыллар Казан ханлыгы чорында Алат юлында Тура. Иске Тура дигән татар авылларының булуы мәгълүм Бу ойконимиарның асылында да борынгы торки тура-тора «шәһәр кальга, крепость» ойконимик термины ятса кирәк Татарстанның Биектау районында Иске Тура, Зеленодольск районында Яңа Тура дигән рус авыллары бар Балык ойконимик терминының борынгы торки телдә -шәһәр- мәгънәсендә кулланылышта Йөрүе дә - Борынгы торки сүзлектә* теркәлгән (81 61Э В Севортян әлеге балык сүзенең борынгы торки телдә тагын I) стена. 21 крепость һәм 3) загородь мәгънәсендә йөрүен күрсәтә һәм, С Е Малов фикерен куәтләп, килеп чыгышы «балчык* тамырына кайтып кала дигән карашны алга сөрә Тунгус-маньчжур телләрендәге балаган («торак- -шалаш- -йорт-) сүзе дә шушы тамырга барып тоташа Славян һәм торки телләр белгече И Г Добродомов рус теленә балаган сүзе XVII гасыр азаклары XVIII гасыр башларында тунгус-маньчжур телләреннән алынган дип саный Чуваш телчесе Г Е Корнилов палы(къ) «шәһәр, башкала* сүзенең беренчел чыгышын «көтү, оер» төшенчәсенә кайтарып калдыра' Бу мәсьәләдә без С Е Мә лов һәм Э В Севортян карашларына кушылабыз Татарстан топонимиясендә борынгы торки балык -шәһәр* ойконимик терминына нисбәтле рәвештә Балык бистәсе районының үзәге Балык бистәсе авылы исеменнән барлыкка килгән булырга мөмкин Безнең регионда шулай ук -шәһәр* яки -крепость» мәгънәсен белдергән кир. кирзы н. катакатау (рус катае), курган, ор. тау (соңгысы күчерелмә мәгънәсендә) кебек архаиклашкан ойконимик атамалар җирле топонимнар составында сакланганнар Кар топокомпоненты -шәһәр*, «крепость- -авыл* мәгънәсенә ия булган хәлдә Шупашкар (рус Чебоксар). Моркар Муркар Сыктывкар Изкар Кудымкар. Шурым кар Шурышкар һ б кебек көнчыгыш фин-угор (кими мари удмурт бессрмән пермяк 11 б ) халыклары шәһәр һәм авыллары атамалары составында урын .«ла Э М Мурзаев кар тополексемасы борынгы иран телләреннән килә дип саный В Г Егоров аның архаиклашып. фольклорда һәм топонимикада гына саклануын әйтеп, «шәһәр*, -крепость авыл- мәгънәсенә ия булуы турында я.ы Фин-угыр телләре белгече Т И Тепляшина «Топонимы на кар и некоторые вопросы, связанные с расселением бессермян- («Вопросы географии- М 1970. .** 81) дигән мәкаләсендә кар компоненты катнашып ясалган шпонимнарнын Удмурт АССРнын нәкъ төньягына Чепца елгасы бассейнына утырган бесермәннәрда күп таралу (ул 3-1 топоним күрсәтә) һәм бесермәннәрнең бу атаманы коньяктан төрки-болгар сүзе буларак алып килүләре турында яза Арча районындагы Кышкар авылы атамасы составында да меге кар «шәһәр крепость авыл* топокомпоненты урын ала Кыш + кир. ягъни *кыш чыга торган торак пункт шәһәрчек яки авыл». Аләт юлындагы Кышкар авылының Казан ханлыгы чорында булуы тарихи чыганаклар буенча мәгълүм Арча районында Кышлау дип атала торган татар авылы да бар Исеменә караганда, ул да безнең республикадагы борынгы авылларның берсе булырга тиеш Кышкар һәм Кышлау исемнәренең Урта Азиядә гомумән «авыл» төшенчәсен белдерә торган кышлак сүзенә семантик яктан якын торулары ачык сиземләнә Кышкар. Кышлау ойконимнарының безнең якларда яшәгән борынгы төрки кабиләләрнең күчмә тормыштан утрак тормышка күчү процессында барлыкка килгән дип уйларга урын бар Шулай итеп. Кышкар ойконимы төрки кыш 4- борынгы иран кар ■шәһәр, крепость, авыл» компонентларыннан гыйбарәт булган хәлдә, -кыш чыгу шәһәрчеге», саф терки Кышлау атамасы» «кыш кышлау авылы» мәгънәсенә ия булып чыга Чаг кышлау— кышны үткәрә торган, кышын яши торган урын (ТТАС. 2 т. 243 б) хуәйләу—күчмә халыкларның җәй уздыру өчен төпләнгән урыны, җәйге тору урыны (ТТАС. 3 т . 806 б ), Аккыстау — Казахстанның Гурьев өлкәсе Новобогаткин районы үзәге булып санала торган шәһәрчек атамасы. Кыштау (русча Кыштовка) — Новосибирск өлкәсе Кыштау районы үзәге булып санала торган себер татарлары авылы атамасы. Кышту — Алтайдагы шәһәр һәм елга. Иске Кышлау — БАССРдагы авыл исемнәре һ. б. Идел-Кама болгарлары телендә «шәһәр, крепость, кальга» төшенчәсен белдерү өчен кирмән ойконимик термины да кулланылган Татар теленең урта диалектына карый торган, сөйләш булып формалашуында Рязань җирлегенә XV гасыр урталарында Казан арты авылларыннан күчеп килгән казан татарлары төп компонент ролен башкарган касыйм сөйләшендә (бу сөйләшне формалаштыруда казан татарларыннан тыш. әстерхан татарлары, нугайлар, мишәрләр дә катнашканнар) кирмән сүзе әле хәзер дә «шәһәр* мәгънәсендә йөри Җирле татарлар Касыйм шәһәрен Кирмән дип атыйлар. Бу шәһәр башта (1152 елдан башлап) Мещерский городок яки Городец дип аталып йөргән Аңа 1467 елда Казан ханнары нәселеннән булган Касыйм хуҗа булып ала һәм шул вакыттан башлап Касыйм кирмәне (русча Касимов город, хәзерге татар әдәби телендә Касыйм шәһәре) дип атала башлаган. Урта гасырларда төрки халыклар Киев шәһәрен Манкирмән (ягъни «Бөек шәһәр») дип атап йөрткәннәр Кирмән ойконимик атамасының килеп чыгышы. Н И Золотницкий карашынча. гарәп телендәге эл-гарәм. хәрам «кагылырга ярамый торган, әйләндереп алынган, ныгытылган» сүзенә кайтып кала " Кыпчак телендә дә karman сүзе «крепость», ■шәһәр» мәгънәсен белдерә Мари теленә карлан «крепость» сүзе Идел-Кама болгарлары теленнән алынган 12 Мари телендә болгарлардан кергән ор сүзе дә «крепость» мәгънәсендә кулланылган Болгар кабер ташы язмалары теле белән Татарстанның болгар катламына караган топонимик атамалары (бу очракта составларында кирмән ойконимик термин булган торак пункт атамалары) телнең уртаклыгы, ягъни шушы ике мөһим тарихи ядкарьләр (эпитафика һәм топонимика) теленең бер үк халык (болгар) теленә кайтып калуы борынгы безнең территориядә яшәгән болгарларның телен килеп чыгышын һәм алар- ның казан татарларына нисбәтлелеген) ачыклауда зур әһәмияткә ия булып тора Казан арты җирлегендә хәзерге вакытта 13 торак пунктта XIII—XIV йөзләргә караган болгар кабер ташы язмалары табылган Шунысы игътибарга лаеклы Казан арты җирлегендәге болгар кабер ташы язмаларының күбесе II стильгә карый ягъни аларның текстлары борынгы болгар телендә язылганнар Һ В Юсупов, мәсәлән. Мамадыш районы Урта Кирмән авылы янындагы Кирмән шәһәрлегенең Ханнар зиратында үзе тикшергән 14 ташның борынгы болгар телендә язылуын хәбәр итә" Мамадыш районының Түбән Яке һәм Питрәч районының Таутирмән авыллары зиратында табылган болгар кабер ташы язмаларының беренчесе шулай ук борынгы болгар телендә язылганнар Мамадыш районындагы Урта Кирмән авылы янындагы Ханнар зиратында 1336, 1337— 1338. 1339—1340. 1351, 1352 елларга караган болгар кабер ташы язмаларының табылуы, беренчедән, бу торак пунктның нигезләнү вакытын якынча XIII йөзнең азагы. XIV йөз башы (шул заманнарда картаеп үлгән кешенең уртача яше 50 яшь дип санасак. 1340—50=1290 ел) дип билгеләргә мөмкинлек бирә Икенчедән, әлеге кабер ташларының күбесенең борынгы болгар телендә язылуы бу авылларның болгарлар тарафыннан нигезләнүен анда XIII йөз азагы —XIV йөздә болгарлар яшәвен раслый Урта Кирмән авылы атамасы составында урын алган кирлән ойконимик терминының болгар теленә нисбәтле булуы да (бу атама болгар теленә гарәп теленнән кергән) югарыда әйтелгән фикерләрне куәтли Икенче төрле әйткәндә. Урта Кирмән зиратындагы болгар кабер ташы язмаларында мәгълүматлар белән авыл атамасында сакланган тарихи-лингвистик информация (кирмән) бер-берсен үзара тулыландыра фактик дәлилләү көчен арттыра Золотннцкии Н И Корневой чувашско-русский словарь Казань 1875 201 - 2И2 Марийско-русский словарь М . 11156 I НО 6 бб Юсупов Г В Введение в булгаро-татарскую эпиграфику М — Л I860, 20—21 66 Идел-Кама Болгар илендә XIII гасырда барлыкка килгән шәһарләр арасында Кирмән (Кирмәнчек) исемле шәһәрнең булуы болгар телендә «шәһәр крепость, ныгытылган авыл* мәгънәсендә кулланылышта йөргән киржэн ойконимик терминына нигезләнеп әлеге шәһәр атамасы ясалуын раслый Шунысы да игътибарга лаеклы Идел- Кама Болгариясе белән территориаль-административ экономика-хужалык. культура тел һәм этник яктан тыгыз бәйләнештә булган хәзәр иленең Терек-Сулак елгалары арасындагы җирләрендә VII—XIII йөзләрдә үк Герменчик i—Кирмәнчек — Г С) Тенгкала. Бораул һ б кебек бик яхшы ныгытылган крепость-замоклары булган ' Кирмән ойконимик термины Казан арты жирлегендәге берничә авыл атамасы составында урын ала һәм бу торак пунктларның байтагы болгар бабаларыбыз тарафыннан нигезләнүе турында ерак гасырлар аша хәбәр китерә Рус телендәге кремль сүзенең асылында да кирмән ойконимик термины ятса кирәк Кырымда Инкерман дигән мәгарә шәһәр. Украинда Кременчуг Аккерман (хәзерге БелгородДнестровский) Төньяк Кавказда Баксан тарлавыгында Керман Болгариядә Кермен. Иранда Керман һәм Керманшах дип атала торган калалар бар Урта Идел-Урал регионында составларында ката (кәтә). ката у (русча катае) ойконимик термины булган торак пункт атамалары да бар Ката (кәгә). ката у ойконимик термины да «торак, крепость*1 ' мәгънәсенә ия Ф Е Корш шактый күптән үк украин телендәге хата «йорт-, остяк телендәге хат һәм борынгы һинд телендәге кат. кот. «крепость» сүзләре арасында уртаклык булуы турында язды ‘ В И Абаев кат, ката ойконимик терминнарының килеп чыгышын кан «казу (вал) ою» тамыры белән бәйли Шуннан ката «йорт*, kanta «шәһәр* борынгы һинд телендә kantha • шәһәр стенасы* һ. б фарсыча кәнд 1) шәһәр. 2) крепость, цитадель Татарстанның Чирмешән районында Бәркәтә дигән зур гына татар авылы бар Үзбәкстанның Самарканд өлкәсендәге бер шәһәр Кәттакурган дип атала Бу полисоним «шәһәр* + «шәһәр* төзелмәсеннән гыйбарәт иран һинд катта «шәһәр- + -f-торки курган «крепость калкулык өстендәге корылма* Э М Мурзаев Урта Азия антик чорда кат термины «шәһәр, башкала* мәгънәсендә кулланылуын хәбәр ит» Төрки халыклар яшәгән һәм яши торган территорияләрдә курган сүзе дә «ныгытма*. «крепость*, «шәһәр* мәгънәсендә СССРның төрки чыгышлы шәһәр атамалары составында сакланган Л Будагов иске татар телендә курган сүзенең «ныгытма крепость. кальга* мәгънәсендә кулланылуын теркәгән'" Безнең карашыбызча курган ойконимик терминының генезисы корган («төзегән. салган* соңрак *калку урындагы торак пункт, крепость, шәһәр») сүзенә кайтып кала Идел буе регионында «авыл* «поселок* мәгънәсенә ия булган курмыш, кормыш — коржаш ойконимик термины да кор «тозе. сал» тамырыннан килә Кормаш — Татарстанның Апае. Октябрь һәм Сарман районнарындагы татар авыллары Курган — Уралдагы Курган өлкәсенең үзәк шәһәре Гарәп телендәге кальга «курган, крепость, ныгытма, замок» ойконимик термины болгартатар теленә кала әйтелеше алып, «шәһәр* мәгънәсендә кабул ителгән Кала ойконимик термины Калатау. Кызкала кебек борынгы болгар шәһәрләре атамалары составында урын алган булган Татарстанның хәзерге Яңа Чишмә районының үзәге Яңа Чишмә (русча Новошиш- минск) авылын электә татарлар Яңа кала дип атаганнар Свияжск шәһәрен Зөя каласы дип атыйлар Татарстан топоним иясендә кала (*шәһәр*) ойконимик терминына нигезләнеп ясалган микротопонимнар да чагылыш тапкан Кала сазы — саз исеме (Биектау районы Юртыш авылы) Кала тавы — тау исеме (Мөслим районы Яңа Сәет авылы) Калатау асты урманы — урман исеме (Зеленодольск районы Югары Шырдан авылы) Кала юлы — юл исеме (Лаеш районы Татар Сараланы авылы Куйбышев районы Урта Иорткүл авылы). Калаяк басуы - басу исеме (Биектау районы Урта Алат авылы) һ б Составларында кала ойконимик термины булган географик атамалар Австралия белән Антарктидадан тыш. барлык материкларда да бар Татар теленә фарсы теленнән кергән шәһәр ойконимик термины «шәһәр кала* мәгънәсенә ия булган хәлдә, гарәпләрдән алынган кала (.шәһәр.) сүзенең абсолют синонимы булып кулланылышта йөри Кала сүзе башлыча жанлы сөйләм телендә (Казан каласына барам. Зөя каласын күргәнем бар һ б ) шәһәр термины исә фән һәм матбугат телендә кулланыла Када ойконимик терминыннан татар телендә башка- ла кушма сүзеннән башка сүзләр ясалмаган (ТТАС. 2 т. 29 б ). шәһәр ойконимик терминыннан исә шәһәрара, шәһәрлек, шәһәрләшү, шәһәрчек, шәһәрчелек, шәһәрчә. шәһәрчәлек, шәһәрчәләнү сүзләре барлыкка килгән (ТТАС. 3 т. 539 б ) Шушы юлларның авторы туплаган. 50 меңгә якын лексик берәмлекне үз эченә алган "Татарстан топонимнары һәм микротопонимнары картотекасы» материалларына таянып, составында шәһәр (-кала*) ойконимик термины булган бары тик бер генә микротопо- нимны мисал итеп китерә алабыз Ур шәһәре — биеклек исеме (Кама Тамагы районы Олы Кариле авылы) Фарсыларның «крепость, кальга» мәгънәсен белдерә торган санҗар ойконимик термины топонимиябездә чагылыш тапмаган, антропонимиябездә исә Санҗар исемендә татар-мишәрләрдә Санйаров. Санжаров фамилияләрендә сакланган Гарәпләрнең «шәһәр- мәгънәсенә ия булган ләдинә сүзе дә топонимиябездә урын алмаган, антропонимиябездә хатын-кыз исеме булып еш кулланыла. Көнбатыш диалектның чистай һәм хвалын сөйләшләрендә, урта диалектның мамадыш урынчылыгында «шәһәр» төшенчәсен белдерү өчен гурт (рес. город) сүзе кулланыла Татар теленең лексик хәзинәсендә «авыл» төшенчәсен белдерә торган сүзләр, архаиклашкан һәм диалекталь тәңгәлләрен дә исәпкә алганда, шактый зур гына синонимик оя тәшкил итәләр авыл, ил. кышлау, сала. йорт. юрта, кор мыш. кырый, бүләк, диривнэ, пучинка, тутыр, чат (соңгысы Казан арты керәшеннәре телендә) Авыл ОЙКОНИМИК термины — гомум татар телендә киң таралган, әдәби телебезгә дә. барлык татар сөйләшләренә дә хас булган һәм актив кулланыла торган лексик берәмлек Борынгы төрки телдә агыл сүзе «загон для скота» мәгънәсен белдергән (ДТС. 18 б ) Гомум төрки агыл, айыл, ауыл. авыл «авыл» ойконимик терминының борынгы агыл «терлекләрне яисә аулап тотылган хайваннарны беркадәр вакыт ябып асрау өчен ясалган киртә, ихата, кура» сүзеннән ясалган булуы мәгълүм Агыл сүзе үзе исә аг ~ ан — ау тамырына нигезләнеп барлыкка килгән дигән караш бар Чыннан да. борында кыргый яки ярымкыргый хайван көтүләрен берьюлы суеп, итен сакларга мөмкин булмаган (бигрәк тә эссе жәй көннәрендә), шуның өчен аларны киртәләп алынган бер урында туплап-жыеп тотканнар Мондый зур хайван көтүе коллектив мал. байлык булганлыктан, әлеге киртә тирәсенә бөтен ыру торак корып утырган һәм агыл «авыл» барлыкка килгән Н Б Борһанова карашынча. татар халкы телендә авыл (awwa) сүзе чагыштырмача соңрак активлашкан булырга тиеш ” Казан ханлыгы чорындагы авыл атамалары составында бу ойконимик атама бөтенләй диярлек чагылмый Татарстан топонимиясендә авыл тополексемасы республикабызның өч зонасы (Казан арты. Тау ягы. һәм Кама аръягы) жирлегендә дә авыл атамалары составында артык еш булмаса да урын ала Мәсәлән. Иске авыл — Октябрь районындагы татар. Яңа авыл. Әгерҗе районындагы Варкләд авыл — удмурт-татар авылы. Яңа авыл (Яңа- выл) — Актаныш. Буа. Биектау районнарындагы татар авыллары атамасы Зелено- дольск районындагы Албаба дигән рус авылын җирле татарлар Яңавыл дип атыйлар Шул ук райондагы Түбән Урысбага авылы халкы Югары Урысбага авылын Югары авыл, ә Югары Урысбага авылы халкы Түбән Урысбага авылын Түбән авыл дип. Олы Ачасыр авылы халкы Кече Ачасыр авылын Кече авыл ә Кече Ачасыр авылы халкы Олы Ачасыр авылын Олы авыл дип атап йөри. Республикабыз микротопонимиясендә. авыл ойконимик термины катнашып, байтак кына микротопонимнар ясалганнар Авыл асты — болын исеме (Биектау районы Чәмәк авылы). Авыл башы — авылга тоташкан кыр исеме (Зеленодольск районы Кече Шырдан авылы). Авыл елгасы — елга атамасы (Чирмешән районы Туймәк авылы. Биектау районы Айбаш авылы) һ б Борынгы төрки телдә эл сүзе 1) кабиләләр союзы. 2) халык һәм 3) дәүләт мәгънәсендә кулланылган (ДТС. 168—169 бб) Хәзерге төрки телләрнең күбесендә ил эл шушы («кабилә» «халык», «дәүләт») мәгънәләрендә кулланыла Ил сүзенең, ойконимик термин буларак, «авыл» мәгънәсе татар (болгар теленнән үк килә), башкорт ил. комык карачай-балкар эл, чуваш ел телләрендә билгеле Мари теленә эл —«ил» «дәүләт» (шуннан Марий эл —«Марийская республика»), илем —яши торган л$ир». «усадьба». ил иш— «тормыш» 22 сүзләре болгар-татар теленнән кергән Исемнәре составында иле («авыл») ойконимик термины кергән Казиле. Кариле. Мулла иле. Дәрвиш иле. Кибәк иле, Тау иле. Улан иле. Чирмеш иле Нократ иле. Кәче иле. Чүриле. Ялаг иле авыллары Казан ханлыгы чорында булулары мәгълүм * Севортян Э В Этимологический словарь тюркских языков М 1974 84 б " Борһанова H Б Татар телендә авыл тозелсшено караган лексик-ссмантик торкемнар — С6 Исследования по диалектологии и истории татарского языка Казань 1982. 51 6 булган борынгы авыллардан саналалар Хәзерге Кукмара районында тагын Бүл иле Йанил (Йана ил) дигән татар Арча районында Иске Чүриле дигән рус. Яңа Чүрнле исемен йвртүче рус-татар авыллары бар Ил ойконимик терминын «авыл» мәгънәсендә куллану татар теленең һәр ике төп диалектына (урта һәм конбатыш) да хас Аерым урынчылык һәм тобәкләрдә бу сүз әле хәзер дә шактый актив кулланыла (ТТАС 144 б ) Кышлау һәм кышлак оиконимик терминнарының торки телдә XIV йөздә -кыш чыгу урыны-, «авыл- мәгънәсендә кулланылуы документаль билгеле21 Кышлау ойконимик термины Татарстан әсирлегендә Арча районындагы Кышлау дигән татар авылы атамасында гына сакланып калган Шушы авыл исеменнән Кушловская (артистка) фамилиясе барлыкка килгән Казан артындагы Кышлау авылының Урта Идел буе җирлеге Хәзәр каганаты хакимлегендә булган заманнарда ук (VII—X гасырлар* барлыкка килгән булырга тиеш Татар теленә -авыл» мәгънәсенә ия булган сала ойконимик термины славян телләреннән кергән Казан ханлыгы чоры язма истәлеге Сәхипгәрәй хан ярлыгында (1523 ел) бу сүз сала тарҗы — «авыл салымы» рәвешле теркәлгән Касыйм сойләшен- дә зур авылны сала (мәсәлән Дүрт сала. Бием сала, һ 6). кечкенә авылны дириано (рус деревня) диләр Татарстан топонимиясендә. сала оиконимик термины катнашып Арча Биектау һәм Кама Тамагы районнарындагы Яңасалә дигән татар авылларының исеме ясалган Казан татарларындагы җорт. әдәби телебездәге һәм мишәрләрдәге йорт ойконимик терминнары хәзер «авыл- -торак пункт» мәгънәсендә кулланылмый, бәлки -өй- «торак* твшенчәсен белдерү очен генә хезмәт итә Хәлбуки иске татар телендә бу термин «өй», «торак* мәгънәсенә ия булу белән беррәттән шушы мәгънәсенә нигезлэисп барлыкка килгән «авыл» «торак пункт» төшенчәсен белдерү вазифасын да башкарган Себер татарлары «авыл»ны әле дә килеп чыгышы шушы йорт җорт тамырына барып тоташа торган юрта сүзе белән дә (мәсәлән, Иидрәюрта. Саускан юрта Әримлән юрта) ауыл термины белән дә (Саускан ауыл. Әримзан һ б ) атыйлар Руслар себер татарлары авылын элек-электән юрта дип атап йөртәләр Ембасв юрт Епанчин (Япан- чин юрт, Саусканские юрты, Сузгунские юрты Шамшинекие юрты һ б Төрки халыкларда йорт (юрта) сүзе борынгы заманнарда «күчеп йөри торган территория тору урыны* төшенчәсен белдерү белән бергә, «ил. дәүләтмәгънәсенә да ия булган Пулак йорты2 ' Себер йорты Болгар йорты. Казах йорты. Урыч йорты (Русское государство) һ б К Нәеыйри язмаларында иске татар телендә йорт сүзенең «авыл*, -торак пункт» мәгънәсендә кулланылуын сиземләп була -Шырдан кыры элгәр. Бе лопал га кырына тоташкан икән, дип сөйлиләр Аннан соң. хәзер Иске йорт дип әйтәләр. Югары Шырдан кырында бер уйсу җир бар, шул җиргә ятып йоклап караганнар, аннан соң шул җиргә утырмакны мәслихәт күреп IHV.-I алты кеше анда килеп утырганнарКайбер татар авылларының басу-кырында яки башка җирендә кайчандыр авыл булган урыннарны иске йорт, йорт огте яки йортлар осте дип атап йөртү гадәте дә бар Татар телендә зур авылдан бүленеп чыккан -яңа авыл*, зур (иске) авылның •бүлентеге. бүлеге» мәгънәсендә. чикләнгән рәвештә булса да бүләк ойконимик төрми ны да кулланыла Башта шуны әйтеп китәргә кирәк, бүләк сүзләре төркн халыклар ономастикасында омоним (бердә) яңгырашка һәм әйтелешкә ия булып төрле мәгънә белдерә торган ономастик атамалар барлыкка китергәннәр Бүләк географик номенклатура терминының килеп чыгышы турында төрле фикерләр бар Р X Субаена бүл.ж термины балак - була к » бүләк эволюциясе нәтиҗәсендә барлыкка килгән дип саный II И Кеппен «Хронологический указатель материи лов для историк инородцев» (СПб 1861) дигән китабында беляк дигән аерым халык булга» дно к.ры» Л Лрт.мм-» .Кла»«ек«л губкри». С»«™« п.плспны. к.ег по с...ДГИик» IBS» год.. (СПб. IS». Н Л«™“ -«»«-■«»» " И К.птк,.ы» бу клраи.ы» шок «стык. ал. һд« у» »лр» >»ылы «.б.гл.кып килу., кгикб.рг. л.ею»., булуы» .«то А ЛРТ.КЫ-. -By ...ылл.р к.йча»дыр лш.г.» к.з.» т.тиры Веллкпы» - длрчҗ.ле к,»»».» ,.и—чкого ч.лоы-кч., куплл- г™ ут.рл.р,. ео' »™»W “““ *•« »««»-■««• ш.ктый якын килә Тарихчы М Г Сәфәргалиен буләк топонимик термины Алтын Урда чорында һәм аннан соңгы дәвердә дәрәҗәле кешеләргә, гаскәр башлыкларына, феодалларга кылган хезмәтләре өчен ханнар тарафыннан бирелгән, бүләк ителгән җир мәгънәсендә кулланылган буләк сүзеннән ясалган һәм рус телендә аның беляк формасы барлыкка килгән дигән дөрес нәтиҗәгә килә XVIII гасырда Мокша елгасы һәм аның кушылдыклары буенда 15 тән артык беляклар (бүләк җирләр) булуы, шунда татар бәгенә яки морзасына буйсынып татар-мишәрләр һәм мордвалар яшәве, белякларның (бүләкләрнең — Г С I элек татарлар кулында булган башка җирләрдә дә булуы турында яза’ Бу фикерне Татарстандагы Бай Бүләк (Сарман районы). Тигән Бүләк (Алексеевск районы) һ б кебек моннан дүрт-биш ел элек барлыкка килгән авылларның исемнәре раслый Чаг Краснодар (1792 елда Екатерина II кушуы буенча Кубаньга күчерелгән запорожье казаклары тарафыннан нигезләнгән Бу урынны килеп утыручылар «дар Екатерины- рәвешле кабул иткәннәр һәм шәһәр 1920 елга кадәр Екатеринодар дип аталган). Павлодар һ. б. Татар теленең урта диалектына карый торган минзәлә һәм гәйнә сөйләшләрендә булак топонимик термины вак урман әрәмәлек» дигән мәгънәне дә белдерә Бүләк терминының әлеге мәгънәсенә таянып Татарстанның Әлмәт районы Урсалыбаш авылы янындагы Озын бүләк. Чытырлы бүләк кебек урманнарның. Бүләк асты дигән басуны!. исемнәре барлыкка килгән Балан Бүләк, ягъни «балан әрәмәлеге, урманлыгы» (Баулы районы) Таллы бүләк, ягъни «таллы әрәмәлек» (Азнакай һәм Бөгелмә районнары). Чикләвек Бүләк, ягъни чикләвек әрәмәлеге, урманлыгы» (Азнакай районы) кебек татар авылларының исемнәре ясалган. Буләк термины зур авылдан бүленеп, күчеп утырган «яңа авыл» төшенчәсенә дә ия Хәзер булек. булекчә дибез. Буләк дигән авыллар заманында зуррак авыллардан күчеп, бүленеп чыккан бүлекләр (-кисәкләр»), ягъни «яңа авыллар» алар Татарстанның Актаныш һәм Мөслим районнарында Бүләк дигән татар авыллары бар БАССРда мондый исем йөртүче авылларның саны дистәдән артык Татарстанның көнчыгыш районнарындагы Октябрь бүләге, Кызыл Бүләк. Яңа Бүләк. Көрәш Бүләк. Көчле Бүләк. Ленин бүләге кебек авыл исемнәрендә буләк терминының аергыч функциясендә килгән компонентлары аша. яңа төшенчә — социалистик революция, бөек юлбашчы, яңа җәмгыять, көрәш бүләге дигән мәгънә белдерүе ачык сиземләнә Бу авыллар — колхозлашу чорында зур авыллардан бүленеп чыккан бүләкләр, ягъни яңа авыллар» Буләк топонимик терминнары һәм буләк антрополексемасының асылында буләк дигән күмәклек сүче ята Бу сүзнең этимологиясе исә бул тамырына барып тоташа Бул (-өлешкә, кисәккә бүл өлеш, кисәк яса») тамырына — әк ясагыч кушымчасы ялганып буләк сүзе барлыкка килгән. Күреп үткәнебезчә, татар теле тарихында «шәһәр» һәм «авыл» төшенчәсен белдерүче ойконимик терминнар шактый күп була һәм алар, тарихның билгеле бер чорында кулланылышта йөреп, аерым тарихи-лингвистик сәбәпләр белән бәйләнешле рәвештә бер-берсен эзлекле алмаштырганнар һәм күбесе, безнең регионның топонимик берәмлекләре составында урын алып, бүгенге көнгәчә сакланып килеп җиткәннәр Әлеге ойконимик терминнарны һәм алар катнашында ясалган җирле топонимнарны җентекләп тикшерү исә туган телнең тарихи лексикологик үзенчәлекләрен һәм үсешен, татар халкының тарихын өйрәнүдә үзеннән шактый зур фәнни өлеш кертә Географик атамаларда — чал тарих эзләре, исемнәрдә — ил хәтере, ил тарихы, аның тарихи үткәннәре, хәзергесе һәм киләчәге Партиябез Үзәк Комитетының июнь (1987 ел) Пленумында сөйләгән докладында М С Горбачев әйткәнчә, кешеләр исә •илнең үткәне, хәзергесе һәм киләчәге турында күбрәк белергә телиләр»