Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУФАН ТУРЫНДА ИСТӘЛЕК

Мин аны беренче тапкыр 1957 елның декабрендә. Казанга яшь язучылар семинарына килгәч күрдем Читтән генә Аксыл костюм кигән ак чәчле озын буйлы һәм озынча ак йөзле кешене «Әнә шунысы шагыйрь Хәсән Туфан инде, әле генә кайтты* — дип күрсәттеләр Үзем белән бер чорда үскән-укыган кызлардан, егетләрдән аермалы буларак, мин Хәсән Туфан дигән шагыйрьне рәсемнәрдән күреп, ә аның шигырьләрен исә укып кына түгел, яттан белә идем' Әнием (мең-мең рәхмәт аңа ) Ибраһимов. Тин- чурин. Бурнаш Туфан кебек язучыларның әсәрләрен егерме елга якын үзенең сандыгында. хәтта идән астындагы әрҗәләрендә яшереп саклады Яхшы хәтерлим, андагы китап-журналлар арасында Хәсән абыйның Фәтхи Бурнаш һәм Һади Такташ белән бергә тошкән рәсеме дә бар иде Такташ та. Бурнаш та инде юк. ә менә Туфан — тере Туфан шушы залда, әнә генә1 Әмма ул конне мин Хәсән абый янына барып җитә алмадым Безнең секция белән Әхмәт абый Исхак җитәкчелек итте Минем шигырьләрне тикшергәндә Әхмәт абый миңа -Укы әле Клара, үзеңнең иң яраткан шигырьләреңне- диде Мин семинар өчен Әлмәт турында, нефтьчеләр тезүчеләр турында язылган әйберләр алып килгән булган идем Әмма иң яраткан шигырьләрем башкарак, йөрәк лирикасы дип әйтимме, һәрхәлдә, әлегә үзем оченрәк кенә дигән әйберләр иде Шулай да мин оларның бер-икесен укып күрсәттем «Менә яз шундыйларны -диде Әхмәт абый, — ә кычытмаган җиреңне кашымаУтырыштагылар бөтенесе кычкырып көлеп җибәрделәр, мин аптырап уңайсызланып бер читкә барып утырдым. «Әй-әй. ярамый алай үпкәчән булырга, шагыйрә бит син Ә мин синең беренче әйбереңне өлкә журналында бастырган кеше (Минем өлкә матбугатындагы беренче шигырем, чынлап та. «Чаян*да 1953 елда басылып чыккан иде Ә «Чаянының редакторы Әхмәт Исхак иде ул вакытта К Б ) Синдә шагыйрьлек сәләте бар укырга. Казанга килергә мондагы зур шагыйрьләр Ман нурлар. Туфаннар белән аралашырга иде сиңа- диде Әхмәт абый Туфаннар белән аралашырга' Әйтергә ансат Ә мин ул вакытта Хәсән абый тикле Хәсән абый белән якыннан аралашу турында хыялланырга да кыймый идем Халыкның «берәм-берәм бар да килә* дигән сүзе хактыр чынлап та. миш Хәсән абый белән якыннан очрашулар да. сөйләшүаралашулар да. язышулар да насыйп булды Алай гына да түгел Вакытында мин аны аңлый да. бәяли дә белмәгәнмен Миндә, әле борынлап кына килә торган шагыйрь җанлы бер авыл кызында Хәсән абый беркем дә күрмәгән, күрергә, белергә теләмәгән әллә күпме шагыйрәңә сыйфатлар тапкан, аларны илаһилаштырган Үзенең олы шагыйрьлеге белән зурайтып үстереп, кристаллаштырып җырга салган да. гүзәл шигъри образ Тпнәкәне тудырган Эзләнеп, өзгәләнеп. карыша-тартыша үз-үэе белән корәшә-корәшә Шулай булмый мөмкин д» түгел иде ләса Давылларны кичкән Туфан һәм бөтен байлыгы сабый чактан отып калган шигырьләр, җырлар бәетләр тулы тузган башлы чандыр кыз Ә арада. Шәйхи абый Маннур поэмасында әйтелгәнчә, гомер белән гомер арасы Әйе, нәкъ шулай Гомер белән гомер арасы Мин Хәсән абыйның кызы Гулялан җиде коню кече ә Хәсән абый минем әтидән җиде яшькә зуррак нд< 1958 елның җәендә мин «Совет әдәбияты* журналына бер тпркем шигырьләр влып килдем Поэзия бүлегендә эшләүче Вил Ганиев -Шигырьләреңне Хәсән Туфан га күрсәттек, ул аларны бик ошатты».— дигәч, мин үземнең кал басканымны да Н< аыеяартып М белмичә, очына-очына «Казан* гостиницасына кайтып киттем. Нәкъ шул көннәрдә Гамил Афзал да кайдандыр килеп (мөгаен, үзенең Шәрип авылыннандыр, һәрхәлдә, ул Әлмәттә тормый иде) шунда урнашкан иде Аның да шигъри язмаларын укып танышу өчен Хәсән абыйга биргәннәр булып чыкты Без тоттык та Хәсән абыйның Маяковский урамындагы фатирына киттек. Гамил абый тыйтаклап. мин аның янында сикергәләп. җәяү барганыбызны хәтерлим Хәсән абый да, Гуля да безне бик ачык каршыладылар. Әдәбият, тарих турында. язучылар турында сөйләшә-сөйләшә озаклап кич утырдык Хәсән абый үзенең сугышка кадәр басылып чыккан шигырьләрен яттан сөйләвемне һәм шул кичне генә үзе укып күрсәткән өр-яңа әйберләрен дә шунда ук хәтердән кабатлап чыгуымны ишеткәч, чын-чынлап сокланды «Ба. тере магнитофон икән бит безнең Клара, кара әле. Гуля- —дип. үзенең гаҗәпләнүен кызы белән дә уртаклашырга омтылды Без кайтырга чыкканда тондырып-коеп яңгыр ява башлады Хәсән абый. «Бераз һава да алып керермен» — дип барыбер безне озата чыкты. Гуля чыгарып биргән көрән плащын ирексезләп миңа кигезде Бик озын иде ул миңа Мин аның итәкләрен күтәрә-күтәрә су ерып кайттым, ә Гамил абый белән Хәсән абый икәүләп минем аяк савытларымнан көлеп бардылар. Гөрләвек булып аккан яңгыр суы танкетканың башыннан керә дә. артыннан чыга, үзе бер кечкенә су ерымы ясалып бара Хәсән абый плащының капюшонын күтәрмәкче булган иде дә, мин баш тарттым: — Яңгыр суында чыланган чәчне яратам мин — Такташны хәтерлисеңме’ — диде Хәсән абый.— «Алсуны’ — Яттан беләм. Тик анда яңгырлы чәч түгел бит. карлы чәч — Ә бер шагыйрьдә бер шагыйрьдә «минем бәләкәй шаһинәмнең чәчләрендә энҗе таҗ« дигән юллар бар Менә бу яңгыр тамчылары да энҗегә охшыйлар — Хәерле булсын,- дидем мин — Бу чәчләргә кайчан да булса бер энҗе таҗлар кунармыюкмы әмма бүгенге яңгырда юыну миңа бик рәхәт булды Соңрак Хәсән абыйның бер шигъри хатында шундый юллар язылды Исеңдәме безнең тәуге адым? Яңгыр ничек матур сибелде, Хәерлегә шуны юрауларың Чын күңелдән иде шикелле. Гостиница янына килеп җиткәч, мин плащны салып Хәсән абыйга бирдем — Хәзер үзегез киегез инде, һаман ява бит Хәсән абый киде — Ба, нинди җылы' Менә шул көе кайтып җитәм инде мин өйгә Ә сез тагын, тагын килегез Син Клара тагын алып кил шигырьләреңне Бөтенесен китер Ничек әйтте дисең әле Әхмәт’ Кычытмаган җиреңне кашыма’» — диме’ Әйбәт әйткән бит' Күңелне кузгаткан нәрсәне генә яз дигән сүз ул Көн кадагына сугам дип үзең белмәгән, теләмәгән темалар күтәреп маташма дигән сүз «Укырга кирәк сиңа- — дигән фикеренә дә кушылам мин аның Давай, кил Казанга Кил, укы. яз Аннан соң мин Хәсән абыйга шигырьләремне җибәреп, хатлар язып тордым 1959 елның җәендә инде укырга дип. үземчә әзерләнеп, әти-әнине Әлмәттә калдырып Казанга университет тулай торагына килеп урнаштым Мин имтиханнарны бирә алу-алмау турында яныпборчылып йөргәндә, Хәсән абый минем үземнән дә ныграк кайгыра, борчыла, яна торган иде Мин аларга университеттан кайтышлый керәм. нәрсәләрне белүемне нидән куркуымны, нәрсәгә ышануымны сөйлим Хбсән абый мине озатып куя Кайткач шигырьләр яза Шушы шигырь язылган көнне Хәсән абый аны конвертка салды да (юк, миңа укытмады') — Тәнәкәй. әйдә мин сине өеңә кадәр озатам, анда почта ящигы бармы әле’ Менә бик әйбәт Хат та салып кайтырмын - дип. әлеге конвертны түш кесәсенә тыкты. Тимер юл аша салынган агач күпердә туктап без байтак кына сөйләшеп тордык Салкынчарак кебек Мин юка гына күлмәктән Хәсән абый пиджагын миңа кигерде Ә мин ул туңар дип борчылдым Пиджакны салып Әйдәгез, икебез бергә ябыныйк Миңа җиң очы да җитә аның,—дидем Челтерәп аккан чишмә сыман Көләч иде кыз бала Уйга калды: кемнедерме, Үзендерме кызгана Кыен аңа бер үк айда Ике төрле имтихан - Фәнне беләм Ә сөюдә Ялгышамдыр, ихтимал — Ничек алай9 — Мин кая да сыямын Кирәк булса, кечерәям Кирәк булса, зураям — Тукта әле. тукта Кем сүзләре бу9 — Минеке түгел. Нужа бабайныкы То есть Нәкый Исәнбәтнеке диюем — -Ягъни- сүзен кулланмыйлармы әллә Әлмәттә’ Син -ягъни* урынына то есть дидең Алай әйтмә Алай ярамый Сиңа ярамый Телне чүпләү була ул Ә Исәнбәтнең -Нужа бабае«н кайдан беләсең’ — Кайдан булсын. -Совет әдәбияты- журналыннан Бәләкәй чакта укыган идем — Яттан беләсеңме’ — Яттан, конечно -Түләг»еи дә — «Конечно-ңны тозәт — Ну. әлбәттә — -Ну» да кирәк түгел — Әлбәттә инде — Менә шулай Ә хәзер сойла -Нужа-ны Берничә кеннән соң мин Хәсән абыйның -Имтиханда- дигән шигыре салынган хатын, шуның икенче конендә инде -Күпердән кайткач- тигән шигырен аллым Син югында чәчләремне Җил сыйпый да җил тарый. Бу йорәктә. бел. Тәнәкә. Бер кер дә юк, билләһи.’ Бер кер дә булмаган ул олы Йорәкне бәяли-аңлый белгән булсамчы мин ул чакта' Икенче конне очрашырга сүз куелган вакытта мин ни сабәплгдер. Хәсән абый янына бармый калдым Вәгъдәсезлек, санламау аңламау » бәлки, аңламаганга сабышу дип кабул итте микән ул аны һәрхәлдә, ул конне мин үзем дә аңламастан-сизмвстән җәрәхәт салган булганмын аның җанына Тулай торак ишегендәге почта ящигы аша Казанны урал килгән хат букчасына 5 нче августта язылган түбәндәге биш шигырь салынган иде Алып китте миме йорлгем Океандай киң романтикага. Ә корабы ролшнтиканың Крейсер түгел. Җилкән кпймӘ1хр Хуш. Туган ил' — Беренче җилләр Давыллардан *сәлам* бирәләр Башландың син. роман. башландың. Ахырың ничек? Матур баш ягың 7'ашласал да әгәр, мин сине Үзем белән бергә ташлармын Юк. Петрарка, ярга чакырма Ерак инде. ерак мин аңа И. телефон. котмә син дә. Бәлки, сүзе килер. дип. Хәлләреңне миннән сорар. Минем аша белер, дип. Килмәведер, белмәведер. Сәгать инде унбер бит’ Син ышандың хәтере аның Магнитофон, янәсе Синсез дә бит күптер аның Искә алыр нәрсәсе. Аңа. бәлки, күңелледер Искә алмый яшәме. Юкка, йарәк. котәсең лә. Юкка, йорәк. калегң «Магнитофон- * >. дип куйган Искәндәр исеменнән язган Хәсән абыйның җанын кыл урталай икегә бүлеп яшәгән чагы Берсе бу хәлләргә реаль күзлектәй караучы акыллы Туфан икенчесе романтик -Искән дар» Ә икегә бүленү Хәсән абыйның кондәлек битләрендә, хатларында ярылып ята • .3 сентябрь (1959 ел — К Б ) Хәлем халык җырындагыча Абау алла, нихәл итим Болай булуларыма7 Бер хәсрәтем ике була Иртән торуларыма • һәм сезнең бик якын сердәшегез булган ярдәмегезгә таянырга телим * Ә Урал юлыннан түбәндәге шигъри хат Серләштең Бу синең Ышану идедер. Кайгыңнан яртылаш Бушану идедер Яртыдан күбрәге Миндә бит. кимендә Тәнәкәгә кайбер сүзләремне җиткерүдә Йөрәгем авырта. Авырта минем дә Бу авыр йөрәкне Үзеңә алып тор. Өф ит. өр авыртты. Авырта авыртыр * Тәнпкә«нең үз куллары белән тегеп кигән гап-гади генә ак күлм-жәле ул вакытта бернинди буяу кагылмаган ак йөзен, парикмахер кулы тимәгән ту >гак чәчлә рен үз күңеленең моңлы яктылыгы белән өрегеп. шигъри бер образ тудырып калдырыр дип уйлап җиткермәгәнмендер дә инде мин ул чакта Ул бит ү»< баштарак аны Томан да болыт юлымда һаман. Яңгыр да явым, көзге җил генә Аяк тартмый да. күңел җилкенә Җыр булып калган күпергә табан Ник томан икән юлларда һаман7 Томаннар күмгән кайтыр ягымны. Кыялар текә, чоңгыллар тирән Кайсы хәерле — бәхетле икән Калуым микән, кайтуларыммы’ Томан күмгән лә кайтыр ягымны Юк ла. та^ түгел, тик алсу томан, Тик факел нуры ерак якларда Җил туктап кала, сары талларга Ниндидер хәбәр китергән сыман — Юк ла, таң түгел, томан ул, томан Җил сойли сыман «Берәү тегендә An-ак шәлләрен иңенә салган. Читен дә рәхәт уйларга талган, Ерак ярларның айлы төнендә Кемнедер көтә берәү тегендә • Күңел киңәйде, моңым кимеде. Юнәлттең, ак шәл, ерак көннәргә, Дарда үләргә тиеш берәүгә Сөйгәне ничек «өмет» бирүне Хәтерләттең дә моңым кимеде — Шатлык,— дигән ул,— китердем, иркәм.' Үзгәртәчәкләр үлем җәзасын: — Дарга менгәндә миңа карарсың Өстемдә әгәр ак ку .«мә к икән — Азат ителәчәк дарда син. иркәм' «Алдау, ләкин бу — изге алдау,— дип. Карасын салган, ап-агын кигән Яшьләрен яшереп. мәйданга килгән •Кояш күк балкып менсен дарга • — дип, •Алдау шулай да изге алдау бит • An-ак шәлеңне салып иңеңә Юлга чыгасың? Каршы алырга’ Эх, мөмкин, димәк, исән калырга’ Тик яшәү китә, димәк, мине дә? Шәлнең агы ич, агы иңеңдә Томан да болыт юлымда һаман, Яңгыр да явым, көзге лңил генә Аяк тартмый да. күңел зңилкенә Җыр булып калган купергә табан Ник томан икән юлымда һаман • (21 сентябри 1959 ел) Менә мин хат язам Ә И (Искәндәр ред i мине шел- толарга тели. «Олы башың белән хатлар язып, гомер әрәм итеп утырасың'• янәсе Мин аңа бу турыда яңадан сүз кузгатмаслык итеп, кисел әйтәм • 12 августтагы хаты ук менә болай башлана «Кадерле Клара' Сезгә бик таныш танудан-танытудан качарга «-ырышты Миндә аның китапларында «Тәнәкә» дигән исем белән басылып чыккан шигыренең каралама варианты бар Хәсән абый аның исемен башта әнә шулай, шикләнеп-каушап дип әйтимме, үзе үк «Мин түгел» дип атаган иде Мин түгел, сукмаклар көтәләр Шигырьнең зңанлысы килгәнне Җиңелчә ялангач аякка Чигелгән башмаклар кигәнне. Кояшлы балконнан көн буе Мин тугел, яихь бакча кузәтте Чыксаң да таянсаң, янәсе,— Тагын бер туйганчы күрмәкче. Өстәлдә Есенин һәм Хафиз Синең төс турында серләшә «Шаһанә» дип сиңа мин тугел, Мин тугел, тик шулар эндәшә. Мин тугел, дәфтәрләр көтәләр Шигырьнең эңанлысы килгәнне, Җиңелчә аякка татарча Чигелгән башмаклар кигәнне. Менә тагын аның көндәлегендәге анализ «Да. җырлары бар. ләкин шул ярадан җырларына күчкән «моңы» бар Менә шул борчый, рәнҗетә мине алда зур һәлакәт барын һәм шул һәлакәткә риза икәнен сизә йөрәк. Әй син. йөрәк, йөрәк, шул һәлакәткә кадәр үзеңне мине.— тулы рәвештә дөньяга биреп калдырырга өлгерерсеңме соң7 Бик зур бит халык алдындагы мәсьүлиятең Ил каршындагы шигъри миссияң' Өлгермәссең бит' Чиксез күп бит әле язылып бетмәгән, язылуны көткән шигырьләр, кичерешләр, темалар, әсәрләр Авыр миңа, авыр Ярый әле баш куярга, тыныч көч алырга халкыңның җылы йөрәге бар Нишләр идем югыйсә* Хәсән абый көчле, киеренке каршылыклар эчендә икегә бүленеп яшәде-яшәде дә, «Искәндәр-не — йөрәген җиңде. Шул җырлы-язлы көздән соң ул -Тәнәкә»не телгә алудан качарга тырыша, миңа да үз исемем белән дәшә, алай да вакыт-вакыт. ялгышыпмы шунда, сирәк-сирәк кенә «Тәнәкә» дигән атамасын ычкындырып куя Үзенең бер шигырендә ул: Кадерле минем сафташ син. Сеңлем син үлгәнгәчә. .— дип язган иде Гомеренең соңына кадәр ул шул сүзендә торды Һәрбер күрешүдә Хәсән абый минем матбугатта чыккан шигырьләрем турында фикер әйтә, мәктәп хәлләрен сораша, өем-тормышым белән кызыксына һәм: «Бәхетле бул' • — дия торган иде Хәсән абыйның шигъри хатларын мин һичнәрсә белән алыштырмый торган иң олы байлыгым итеп сакладым Һәм алар һич тә минем генә байлыгым булып калмаска тиешле әдәби мирас Шундый шигъри хатлар иҗат иткән чорында зур шагыйрь. Хәсән абый үз заманының иң актуаль мәсьәләләренә кагылышлы күп санлы шигырьләр язды Бөек Тукай исемендәге олы бүләккә — Дәүләт премиясенә лаек җыентыгына әнә шулар теркәлгән иде аның Әлмәт-Ялта. Август, 1987