Логотип Казан Утлары
Хикәя

КӨМЕШ БЕЛӘЗЕК

 

 

 Ишегалдында дөнья бетереп чуар тавык кытаклый. — Күкәй салып чыккандыр инде, рәхмәт төшкере,— үзалдына шулай сөйләнеп. Җиһан урыныннан кузгалды. Картайган, кулыннан хәле китә барган саен казлар, үрдәкләр дә бетте, тавыклар да кимеде. Бу тавык — үзенә иптәшкә дип калдырганы. Авылда бердәнбер чуар тавык әле ул. җитмәсә. Бөтен күрше-тирәнеке озын торыклы, юан ботлы таза ак тавыклар. Инкубатор тавыклары. Элегрәк Җиһан да шундыйларга кызыккан иде. Тик ата- бабадан калган нәселне юк итәсе килмәде. Гомер буе шушы талымсыз чуар тавык белән көн күргән ләбаса. Аннан инкубаторныкыларның сәер ягы да бар икән: йомыркасын теләсә-кая салалар, черләмиләр, утырмыйлар, чеби чыгармыйлар. Әллә нинди кысыр тавыклар алар. Чын тавык кебек тә түгел. Җиһан карчык, шуларны уйлый-уйлый, җим туглый Менә, коштабагын күтәреп ишегалдына чыгар, бер күкәй салып бөтен дөньяга яңгыратучы тавыгын шелтәлишелтәли, аның ашаганын күзәтер. — Кыт-кыт-кыт,— дияр тегесе. — Әйе, шул авырып торам әле. Бүген соңлабрак чыгылды инде,— дияр Җиһан. Тавыкның үз көне — көн, үз теле — тел: сапсызлык күрсәткәнмен Беләзек шуны кисәтәме әллә? И ходаем, бердәнбер телән м бар Дәүләт токымыннан булган балаларым белән хушлаша алсам иде дә. бу хикмәтне аларга әйтә алсам иде Исән чагымда кайтып җитә күрсеннәр иде», дип. беләзекне кытыршы куллары белән ышкый ышкый, авыз эченнән сөйләнергә кереште һәм шул мизгелдә балкышның көче кимүен күреп алды. Әле яңа гына яшькелт яктылык сибеп торган фирәзә тоныкланды, көмештәге нур сүрелә төште кебек Җиһан карчык хәтерендә яңарган вакыйгалар төзек бер сурәт алмыйча интектерде - Хәтер дигәнең тишек иләккә әйләнгәч, шулай булмый ничек булсын инде, дип уфтанды ул Килен булып төшкән вакытлары, тирә якта дан тоткан батыр егет Дәүләтнең асыл көрәшче чаклары исенә төште Их. үкенечкә калган көннәр күпме дә, кире кайтара алмаслык хәлләр күпме! Берсен-берсе сөешеп туймастай кадерле көннәрнең дә тәмен ту лысынча тоя алмын калдылар шул Ил өстенә бер бер артлы күпме афәт килде, күпме кайгы, каргыш инде. Дәүләтен берсе дә читләтеп үтмәде Яуга чыгып киткән җиреннән ярты Европаны урап, ярым үле. ярым тере хәлендә нигезенә кайтып егылды аның ире Кулыннан килгәннең барысын да эшләде Җиһан көн димәде, төн димәде, анда чапты, монда чапты, ничек итсә итте әмма Дәүләтне ярты ел дигәндә аякка бастырды Тик бергә озак яшәргә язмаган икән Лөрәге янына уелып кергән дош ман минасы ярчыгы җир куенына алып та китте аны Истәлекләргә бирелү күңелен алгысытты, авыш штате «Чәй куярга кирәк, дип уйлады Җиһан Их. ялтырап торган җнз самавырны гөжләтеп бер эчсәң икән ул чәйне Кәрәзле яна бал белән, мәтрүшкә белән. Үзе дә сизмәстән беләзекнең ташын, бизәкләрен сыйпый башлаган нде Аның кинәт балкып киткәнен һәм янә тоныкланып калганын абайла ды Алъяпкыч итәге белән күпме ышкымасын, элеккеге нур кире кайтма ды «Нишләп II.IM.IH сүрелә сон бу?» дип не пошты Җиһанмын беләзектән күзен алуга, тагын бер кат «аһ'» нтге Ьүлм.< рт.к ынл.о ы иске өстәлгә чигүле ашъяулык җәелгән, аның өстен.» конп. мб ► нхрлә нын, җнз самавыр кунаклаган иде Тирәсендә »реле ваклы савыт «аба. алтын йөгертелгән чынаяк чәйнек, җамаяклар Савытларда кар... ле бал. авыз суларын китереп торучы пешкән җиләк, сөт ж те Ьнтен бүлмәгә бал исе. җнләк исе. мәтрүшкә исе. тагын әллә нинди бөтен ләе белән яшьлектә калган, таныш, әмма хәзер анык әйтеп булмый торган хуш исләр таралган. «Беләзек хикмәте! Беләзекнең көче бу!»— күңелен шундый уй сыздырып үтте. Дәүләте сугышта чагында бианасы әйткәннәр бөтен ачыклыгы белән исенә төште. Тик әйтеп бетерә алмаган иде ул аларны. Башта сүзләрнең мәгънәсенә төшенә алмый аптырады Җиһан, аннан дөнья мәшәкате басты. Сындырып авызыңа кабарга икмәгең булмаганда, итәк тулы балаң елап утырганда иске беләзек кайгысы идемени соң! Ә булган икән бит хикмәте, булган икән! Үкенү хисе, ачык ярага тоз салган кебек, тагын бер кат әрнетеп узды. - Безнең нәсел мирасы бу. Буыннан-буынга тапшырасы... Бианасы буылып ютәлләргә тотынды. Кайнар, ябык куллары белән Җиһанның беләгенә тотынды, мендәреннән күтәрелергә тырышып карады. Әмма, көче җитмичә, тагын аска таба шуды. Бераз яткач, көчен җыеп әйтте: — Гади беләзек кенә түгел... Хикмәтле... — һәм. кулыннан салып, Җиһанга әнә шул иске зиннәтне тоттырды, тимерче күреге шикелле гыжлаган күкрәгеннән ярым пышылдап әйтелгән сүзләр чыкты: — Беркемгә бирмәскә, иң авыр вакытларда да сатмаска.. Йортыңны сатсаң сат, беләзеккә тимә. Бу - ата-бабамнар нәзере. Шуны үтәмә- сәң, дөньяда рәхәт күрермен димә!.. Күрәсең, туларны әйтә алудан ниндидер җиңеллек килде, карчыкның ютәле басылды, тавышы тынычлана төште. — Су... Су бирсәңче,—дип эндәште ул. Әле һаман берни дә аңламый торган Җиһан, ашыгып, чүмечкә тотынды, сулы чиләк янына ташланды. — Өч хикмәте. Буын саен өч теләгең үтәлә.. Сулы чүмечне бианасы кире этәрде, сүзен әйтеп калырга тырышты: — Беләзеккә иң чарасыз чакта гына... Шуннан соң мәңгегә тынып калды Җиһанның бианасы. Җиһан күңелендә истәлекләр яңарды. Шундый хикмәте, тылсымы, көче булгач, нигә шул чакларда ярдәм сорамады икән соң ул? Беләзек көченә теләсә кайсы вакытта таянырга ярамаганмы’ Өч хикмәте дигән сүзләр нәрсәне аңлата? Үзе шуларны уйлады, үзе әллә нинди тылсым көче белән әзерләнгән чәй табыны янына утырырга кыймый торды Җиһан. Димәк, ул бер буынның өч теләген үти ала. Үлем алдыннан әйтелгән сүзләрнең мәгънәсе бәлки шулардыр? Әгәр алай булса, Җиһан өлешенә тагын ике тылсым калган булып чыга түгелме соң? — Их, тылсым кадәр тылсымны бер чынаяк чәйгә әрәм иттем...— шулай дип үкенде карчык.— Әгәренки мин хәзер Дәүләтемнең, терелеп, бу дөньяга кайтуын сорасам?! Мондый теләкне дә үти аламы икән ул? әллә киткән җирдән кире кайту юк микән! Әгәр андый көче булса, нишләп бианасы үзе файдаланмаган, нишләп үлем түшәгенә яткач кына аңа бирергә булган. Дәүләтне терелтсәм, ул шулай яшь булып кире кайтыр идеме? Үзенең сигезенче дистәне куучы карчык икәнлеге исеннән чыккан иде Шул исенә төшкәч, көлемсерәп куйды: — Юктыр, кирәкмидер.. Дөньяда һәр нәрсәнең үз урыны бардыр. Утырыйм да чәй эчеп алыйм әле. Зиһенем дә ачыла төшәр... Җиһан табын янына килеп утырды, яңадан талгын нур белән балкый башлаган көмеш беләзекне алдына куеп, чынаякка куе чәй агызды. Сөт өсте салынган хуш исле куе чәйне уртлап куйгач, бөтен тәне талгын бер рәхәтлеккә чумды. Әйтерсең лә яшь кыз чагы. Менә, имеш, печән чабып арыганнар да, яңа куелган кибән төбенә ауганнар. Каяндыр бөтнек исе килә, җиләк исе борыннарны кытыклый. Җиһан кинәт сискәнде: күз алдында өлгергән арыш басуы калкып чыкты Офыктан-офыкка тоташкан чиста кыр. Ә иген арасында кемнеңдер 138 мәһабәт гәүдәсе Чү, тукта' Дәүләт түгелме сон? Әнә ич. кулларын нзән ан ы чакыра, борылып карый да. үзе артыннан дәшә, көнчыгышка, кояш нурлары балкыган зәнгәрсу офыкка күрсәтә. Җиһан сикереп торды да алга омтылды Тик. күпме генә атламасын, алга бармый Үзе барган да кебек, ә чынлыкта һаман бер хрында таптана, имеш Җиһан, өметен өзеп, булмый дип кул селтәргә җыенуга, күзе тагын офыкка, һаман чакырып торучы Дәүләтенә төшэ.актык көчен җы еп яңадан йөгерергә керешә - Көпә-көндез төш күреп утырам инде әллә?' Хикмәти хода' Шу шы беләзек галәмәте генә бу' Җиһан беләзекне кулына алды Күңелендә һаман шиккә охшаш нәрсә кымырҗый Өч хикмәт өч теләк булса. нинди теләк теләргә? Үзеңнән соң калучы балаларыңа үкенеч китермәслек, аларга горурлык һәм таяныч булырлык нәрсә бар5 Хәер, әле беләзек үзе дә аларга калачак Алар да кайчан да булса бер шушындый сорау белән газапланачак. Тик беләзекнең хикмәтен әйтеп өлгерергә генә кирәк Ата бабаннан калган мал мөлкәт кенә түгел, ә синен дөньяда ник яшәвеңне, кайдан ки лүеңне һәм кая баруыңны аңлата торган олы бер ядкарь дә бу Ядкарь сез кеше ярлы була, сукбай булып яши, сукбай булып үлә Каралҗым көмешкә батып кергән борынгы хәрефләр шуны әйтмиме5 «Бү нә и* миен кадрени ахмак белмәз. гакил кеше дынлар, аңлар, белүр имди>, дип юк ка гына язылмагандыр Җиһан карчык тәмам гаҗизләнде, беләзекне тагын бер кат сынап карарга булды «Әгәр бу теләгем дә үтәлсә, өченчесен ин олысын һәм изгесен теләр идем.» дип уйлады. Беләзекне сыйпап куйды һәм, тере кешегә эндәшкәндәй, сакланып кына сөйли башлады — Әгәренки хикмәтләрең хак икән, шушы минутта өстәлдәге савыт саба һәм нигъмәтләр юкка чыксын иде Шул фикеремнең раслыгын күрсәтер иде Сүзләрен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, самавыр һәм чынаяккае-* ләр. куе томан эченә кереп киткәндәй, эреп юкка чыктылар Күзләренә ышанмыйча Җиһан өстәл өстен капшап карады, бүлмәнең бөтен почмакларына күл йөртеп чыкты Чынлап та булдымы соң болар? Әллә күзечә генә күрендеме?! Әмма аларның чыннан да булганлыгын хәтерләтеп, өй эчендә яңа аерткан бал. бөтнек, мәтрүшкә, җиләк исе дулкынлана Өстәлдән исә самавыр җылысы да чыгып бетмәгән Ул гына да түгел. Җиһан карчык әле тел очында һаман пешкән җиләк тәмен тоя иде Сабырсызланып, кулындагы беләзеккә күз төшерде һәм сандык ачканда үзен шаккатыр ган балкышның тәмам беткәнлеген күрде Гап гадн беләзек Сурәтләре нең бик тә таныш уемнары, бөтеркәләре, эчендәге язманың ярым җуел ган хәрефләре генә анын һаман шул үк беләзек икәнлеген күрсәтә иде — Өченче теләгемне ин кирәген әйтео алгерә алмадым, ит ачынып уйлады Җиһан Балкышы сүнде хикмәте дә бетте Минем буынга дигән хикмәте Нигә икәү генә булды икән алар? Бәлкем, өченче хикмәте бөтенләй башкададыр5 ' Башы буталып беткән карчык әйберләрен сандыкка тутырырга к< реште. Әмма ахырына җиткерә алмады, хәле китеп, урын өстенә ә\ гы Иртәгә сабан туе Сызылып тан атты Офык өстендә кояшнын .ытын тәлинкәсе күренергә гә өлгермәде кырлар тургай сайравына күмелде, «ар җиһан, тереклек телга кнлде Әйтереен ли м«р н \»Шрмипрет. үз сабан туйларына әзерләнә Тәрәзә төбендәге сәрби куагы талгын җилд.* тибрәлә, аксыл сары чәчәкләре пыялага бәрелеп-бәрелеп куя. Гүяки «Ач тәрәзәң, дөньяга күз сал.»— ди. Җиһан боларның барысын да күреп, ишетеп ята Яшь- лек-яшәрү бәйрәме алдыннан гына шулай өзлегеп китүенә уфтана Ләкин ни хәл итмәк кирәк! Өйалдында кемнеңдер тамак кырып куюы сискәндереп җибәрде — Кем бар анда? Хәят, синме5— диде ул. хәл белергә кергәләп торган күрше хатынның борчулы йөзен күзаллап Җавап ишетелмәде Бераздан, шыгырдап ишек ачылды, өйгә кулына чемодан тоткан төпчек улы Мохтар белән яшүсмер малай һәм кыз килеп керде. Улы. әйберләрен ишек катында калдырып, түр башына, әнисе яткан карават янына ташланды — Әнкәй!.. Хәлсез беләкләренә таянып урыныннан күтәрелергә азапланган әнисе янына килеп тезләнде һәм гафу үтенгән тавыш белән сөйләнергә кереште: — Йә. йә. әнкәй Торма!.. Күңелем сизгән иде аны. Озаграк кай- тылмады шул. Мохтар сакланып кына әнисенең мендәрен рәтләде, аннан соң. әле һаман да ишек төбендә таптанып торучы балаларын чакырды: Якынрак килегез, әбиегезнең хәлен белешегез!..— Алар алгарак узгач, әнисенә әйтте: — Төпчегем Нурдәүләт белән кызым Сафияны да алып кайткан идем. — Яхшы иткәнсең, улым Бик. бик күрәсем килә иде үзегезне Бары тик шунда гына Җиһан оныгының ире Дәүләткә охшаган булуын абайлап алды Шундый ук киң. ачык маңгай, дулкынланып торган кара чәч. туры борын һәм шундый ук чаткыланып торган коңгырт күзләр Буй-сыны да — коеп куйган Дәүләт инде. Әгәр өстендә моңарчы күреп ияләнмәгән чуар майка, тәненә сыланып торган, җитмеш-җиде каптырмалы, чуклы чалбар булмаса. төшләнәм дип уйлап. «Дәүләт!» дип кычкырып җибәрәсе иде — Теләгем кабул булды Ичмасам, сез генә булса да кайтып җиттегез. улым Рәхмәт инде Әмма ялгышкан булып чыкты Иртән бер ачылган ишек кичкә кадәр ябылып тормады Ташкент. Бохара якларыннан. Свердлау һәм Ижаудан. Төмәннән һәм Сахалиннан исән калган малайлары һәм кызлары. киленнәре һәм кияүләре, оныклары һәм аларның балалары, кем әйтмешли. Җиһан белән Дәүләт токымы кешеләре кайтып төште Карчыкның ялгызына болын хәтле булып тоелган йорт кечерәеп, тараеп калды. Әле моңарчы беркайчан да төп йортка бу кадәр тугантумачаның берьюлы җыелганы юк иде Хәл-әхвәл сорашу, кочаклашып күрешү. «Ә хәтерлисеңме?». «Исеңдәме?»— дип. бер берсен бүлдерә-бүлдерә. үзләренә генә мәгълүм хатирәләр уртаклашу, танышу-таныштыру китте Кем кемнең баласы, кем кемгә кайсы яктан туган һәм кардәш. Төрлесе төрлечә киенгән һәм төрле телдә сөйләшүче, үзләре бер сабан туен хәтерләтүче шушы кадәр кешене күреп. Җиһан карчык таң калды: «Кайларга гына таралмаган да кайларда гына оя кормаган икән безнең токым! Нәселебезнең ядкарен, өлкән буынның яшьләргә әманәт- нәзерен — тылсымлы беләзекне кайсысына гына тапшырырга? Хикмәтен әйткәч, үзара ызгыш-талашка сәбәп булмасмы ул? Яшьләргә дә бирергә ярамастыр: асыл кадерен белмәсләр, үзем шикелле, юкка-барга әрәм итәрләр. Өлкәннәреннән кемне сайлап алырга? Туган белән туган ара сындагы үчлек, көнләшүдән дә яман нәрсә юк. Кулларында шундый көчле тылсым барлыгын белгәч, аның куәтен кемгәдер дошманлык эшләргә файдаланмаслармы? Аттан ала да туа. кола да туа. Дөрес, нәселдә яманаты чыккан кеше булмады булуын Әмма кем белә? Иң акыллы, тотнаклы, тыйнак һәм сабыр кешегә бирергә кирәк дигәнне беләзектәге сүзләр үзләре үк кисәтеп тора бит». Баштарак. «Олы кызыма бирермен» дип, уй беркетеп куйган иде Эмма, тора-бара, күңеленә шик төште. Ил өстенә килгән ях белән көрәштә күп ирләр башларын салды, дөнья тоткасы хатын-кызга терәлеп кал ды Сабанын да сөрделәр, йөген дә төяделәр, ат урынына җигелеп тарт кан чаклары да булмады түгел Әле яңа мыек төрткән, кавырсыннары да катып җитмәгән яшь-җилкенчәкләргә, малай-егетләргә алар җитәкче булды Хатын-кызның дөньяга баш булам дип күкрәк кагч галәмәте шул авыр еллар мирасыдыр, ахры Жиһан карчык хатын-кызның иргә баш булуын сөймәде, ирдәүкәләрне күрә алмаган кебек, катыншаларны да өнәмәде «Дөньяда һәр нәрсә үз урынында булырга тиеш Юк' Хатын кызга бирергә ярамас Дәүләтем сугышта бхлу аркасында гына миңа эләкте дә ул> Шул вакытта аяз көнне яшен суктымыни «Ә мин аны нигә Дәүләткә бирмәдем икән сон? Үз вакытында ана тапшырган булсам, бәлки исән дә калган булыр иде бит'5 >— дип үрсәләнде Жиһан Бөтен җанын парә-парә телгәләп, шундый шөбһәле һәм аяныч хис йөрәген авырттырып кысып алды Шулай иткән булсам, бу көннәргә дә калмаган булыр идем ич Авырту кысканнан-кыса барды һәм. түзә алмаслык утлы төергә әверелеп, бөтен тәненә таралды. Күз аллары караңгыланды. Жиһан соңгы минутлары килеп җитүен аңлап алды Ип соңгы, хәлиткеч сүзне әйтергә кирәк иде Тик моның өчен каян көч табарга5 Иреннәрен авырлык белән кыймылдатып, гыжлауга охшаш пышыл дау белән сөйли башлады Кулыннан беләзекне салып Мохтарга бир мәкче иде, хәлсез бармаклары тотып кала алмады, ул зыңлап идәнгә тәгәрәде Балалар ятак янына җыелды Бәхил булыгыз, балалар Мин китәм Соңгы хтенечем беләзекне саклагыз Тылсымлы ул Нәселебезнең яшәү көче Им өметсез чакта Жиһан карчыкның тавышы киселде Аның бәйләнешсез сүзләрен, тын калып, баш иеп тыңладылар Жиһан карчыкны җирләгәч, өчесен, җидесен үткәргәч, балалар берәм-берӘм китәргә җыена башладылар Туган йортта, туган нигегдә соңгы кич Иртәгә юлга чыгасы һәммәсе дә сүзсез Аркылы-торкылы такта кадакланган тәрәзә аша өйгә шомлы кытыллык иңгән Тынлык озакка бармады, ишегалдыннан чырыйлап кычкырган тавык тавышы, кемнеңдер лап-лоп йөгергәне ишетелде Озак та үтмәде, еш еш сулап бүлмәгә олы апалары килеп керде Әрәм кала бит Ашка яхшы булды әле бу, дип сөйләнде ул. аяклары киндерә белән бәйләнгән чуар тавыкка ымлап Сиңа әйгәм. хәл итеп кер әле моны. Тимә, апа Күршеләргә калсын Әнинең төсе нтел тотарлар иде, диде Мохтар Апасы кулын селкеде Кирәк ди аларга сыңар тавык' Күр. корт җирләре нинди бөтен Жизни тиешле кеше, пычак тотып, хатынына иярде Казанда аш кайный һәркем әйберен барлый, туган йорт истәле ге итеп, үзенә охшаган берәр нәрсәне алырга тырыша Кемгә чүпләмле сөлге, кемгә ашъяулык, кемгә чәйнек чынаяк Каралҗым көмеш беләзек онытылган иде Аны Мохтарның улы Нурдәүләт табып алды Монысы миңа булсын әле. дип эндәште ул әтисенә Эчендәге язуны да күреп алды һәм Сафиягә күрсәтте Кара әле. эчендә таракан эзе кебек нәрсәдер сырланган аның5 - Искергәндер, тишелгәндер, диде Сафия Өлкәннәрдән дә кемдер игътибар итте - Әни әйткән беләзекме әллә ул5 Бу тимер кисәгендә нинди тылсым булсын' з « юка. үзе иске Металл ватыгы итеп тапшырырлык весы да юк ич анын Гомере буе юк-барга ышанып яшәде инде \л әни — Тылсымы бар диде бит... Җиһан карчыкның Сахалин якларыннан кайткан уртанчы улы энесенең балаларына кистереп әйтте: - Акылы жиңеләя башлаган карчык сүзенә ышанып сихер эзләмәгез. Әкият. Тылсым менә монда ул!— һәм күн пинжәгенең ян кесәсендә яткан акча янчыгына суккалап куйды. Хәер таратырга дип вакла- тып алган көмеш акчалары чыңлап алды. Әмма Нурдәүләт үзенекен тукыды: — Әти дим. алыйм инде? Миңа булсын инде?.. — Алсаң алырсың инде. Ни эшкә соң ул сиңа?.. — Ә мин аннан муенга асып йөрергә медальон ясатам. — Нәрсә ясатам ди ул?— Колакка катырак туганнардан берсенең бу соравына икенчесе аңлатма бирде - Муеныма мидал ясатам, ди. Хәзер мидалны ясатып та алалар ди бит! Кичке шәфәкъ нуры төшкән бүлмәдә. Җиһаннан калган чүпрәк- чапрак арасында актарынган өлкән туганнарның үзара шыпырт кына көлешкәне ишетелде. .