Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШӘҮ МӘГЪНӘСЕ

 

Сизәсезме: дөньяда яшәү күңеллерәк, мәгънәлерәк була бара. Үзгәреш, тизләнеш, яңарыш! Без әлегә бу төшенчәләрне, аларның бөтен колачы,тирәнлеге белән, күңелгә сыйдырып та. аңлап та җиткерә алмыйбыздыр, бәлки. Әмма алар соңгы елларда күңелләргә утырган битарафлык, ышанычсызлык юшкынын үзгәртеп өлгерделәр инде. Бездә хәзер — уйлану, эзләнү, үзлегеңнән ни дә булса майтарып карарга омтылу. Без хәзер илнең һәр уңышлы адымына куану, һәр күңелсез хәлгә борчылу сизәбез. Бу үзе генә дә инде — зур нәрсә. Дөресен әйтик, яңалык яшәешкә шактый акрын, авырлык белән керә. Үз кабыгыңнан чыгып, тирәюнеңә киңрәк караш ташласаң, инде шифалы җилләрнең ничек искәнен тоеп аласың. Менә безнең Арча районы. Берничә генә мисал. «Яңа Кенәр» совхозы терлек симертеп, аны дәүләткә сату белән кәсеп итә. Ирле хатынлы Язгөлем һәм Мөдәррис Үтәгәновлар гаилә подряды белән эшләп, йөз баш мөгезле эре терлек симерттеләр. Кышлату чорының бер кварталында алар һәр терлектән тәүлек саен 830 грамм үсеш алдылар. Әлбәттә, алай ук ис китәрлек сан түгел. Әмма бу үткән елгыдан бермә-бер артык. Менә нәрсәсе белән мөһим ул гаилә подряды! Шул ук совхоздан Равилә һәм Гыйльфан Хәкимовлар, Фирая һәм Люция Шакиржановалар да яңача эшләп, артым алуны ике тапкыр үстерде ләр. Сүз ике тапкыр хакында бара икән, моны чын мәгънәсендә яңарыш дими ни диясең? Вахитов исемендәге колхоз — үсеш юлындагы хуҗалык. Шундагы ком байнчы Олег Шалканов — урак батыры — комбайнын бик хасиятләп чистартып. кышкы саклауга куйды да, эш сорап фермага килде. Элекке елларда ул төрле вак-төяк эшләрдә генә йөреп көн үткәрә иде, бу юлы маңгай тирен чыгара торган даими эш сорады. Мөдир Миңсур Гайнуллин моңа бик шат бул ды, Олегны азык цехына су җылытырга куйды. Олегка әле бу да җитмәде, ул буш вакытларында хатыны Лизага булышты: сыерлар астын чистартышты, са ву аппаратын сүтте, юды, яңадан җыеп куйды. Ә көннәрдән бер көнне, кеше кара юк вакытны туры китереп сыерларны аппарат белән савып карады. Шайтан алгыры, була икән бит! Ул арада авылда грипп таралды, Лиза да эшкә чыга алмады. — Лиза үзе булмаса, аның урынбасары бар!— дип белдерде Олег, башын кашып торган мөдир янына килеп, һәм сыерларны савып күрсәтте. Тегеләй болай гына түгел, ә менә дигән итеп. Хәзер комбайнчы Олег Шалканов, ферма да су җылытучы һәм резервта һәрвакыт әзер торган савымчы да. Нәкъ менә ке ше кадеренең артуы түгелме бу?! Үзен төрле формада сиздерә яңарыш. Менә «Заря» колхозының Күлтәс фермасы. Шушы бригада, кай яктан алсаң да, күп еллар буена бер урында таптанды. Ни түнеп китми, ни ныклап аягына баса алмый. Түзеп-түзеп торды да. бригада халкы бригадирны үзе сайлап куярга булды. Бюллетеньгә меха низатор Нәҗип Сибгатуллин, бригадир Рифат Сабиров, агроном Мәгъфүр Са лихов исемнәрен теркәделәр. Иң күп тавышны Мәгъфүр җыйнады. Чын демократия булды бу җыелышта. Без дә алга атлыйбыз! С малҗнш Шифалы җилләр җирле буйсынудагы предприятиеләрнең нык һәм биек коймалары аша эшчеләр янына да үтеп керде. Менә «Татмелиоводстрой. трестының механикалаштырылган 16 нчы күчмә колоннасы. Бик күп еллар ин де аның начальнигы булып Алексей Захарович Токранов эшләде. Җитәкче ке ше кырыс холыклы, күпмедер дәрәҗәдә, чиновник та булырга тиеш, диләр. Алексей Захарович моның капма-каршысы: гади, хәлгә керүчән. киң күңелле кеше. Колонна үз тармагында. Бөтенроссия күләмендә, иң алдынгылар рәтендә бара. Шунысын әйтик, хезмәтне оештыруның бригада системасына алар инде моннан ун ел элек күчкәннәр иде. Шул еллар эчендә хезмәт җитештерүчән леге 115 процентка, ә хезмәт хакы 81 процентка артты. Аңлаган кеше белә бик зур саннар бу. Ә 1986 елның августыннан колонна тулысы белән кол лектив подрядка күчте. Бу исә тулы хуҗалык исәбенә кертү, үз-үзеңне финанслау, чыгымнарны капларлык итеп эшләү мөмкинлеге бирә Мелиора торларның 1987 елда ук үз-үзен финанслауга 200 мең сумнан артык акча- ы кала, ә уникенче бишьеллык ахырына ул 800 мең сумга җитәчәк. Моңа 140 урынлы балалар бакчасы, торак йорт, эш өчен кирәкле яңа биналар салыначак. Тулаем район буенча алга китеш сизелә. Әйткән дә юк. тормыш кызыклырак. эчтәлеклерәк була бара һәм һәр шә хес ... һәр шәхес... Менә шушында инде тукталып уйланмыйча, фикер тупла мыйча һич тә ярамый. Безнең һәркайсыбызның шәхсән рухи үсеше, хакыйкать не таныйк, фән техника прогрессыннан, социаль көнкүреш өлкәсендә килеп ту итәгеннән чорнап тотып, аяк терәп артка тартучы көчләр Сүзне эчкечелектән, инде миллионнарча тапкыр каргалган, каһәр төшкере эчкечелектән башлыйк. Безнең Арча районында аракының бөтенләй < атылмый башлавына инде ике ел тулып узды. Халык җыенында шулай хәл иткәннәр иде. Ләкин эчкечелек кими төшсә дә нәтиҗәләре һаман сизелерлек булып ка i ды. 1986 елда поселокта 267 тәртип бозуның 125 е эчүчелек аркасында бул ган. Эчкечеләр урамда буталып йөрмәсә дә. өендә эчә. Кибеттә аракы сатылмый икән, ачы бал коя. үтә «киткәннәр» спиртлы чүп чар таба Хәзер эчкечелек легаль түгел, ул «идән астына» күчте Шунда яши. рәхәтләнеп чәчәк ата Димәк, нәтиҗә нинди? Без бу афәтне күз алдыннан, җәмәгать урыннарын нан куып чыгара алдык. Ягъни инде урамнарда, клуб яисә кибет тирәләрендә салып йөрүдән тыелабыз, өйгә кайттык исә. дилбегә кулдан ычкына Кешеләр янында үзгәрү турында сөйләнсәк тә, өйдә, ягъни үз алдыбызда үзебез, әле үзгәрмәдек, элек басып торган урыныбыздан бер карыш та алга китмәгәнбез Үзе яшерми нитми алырга ярата торган бер танышым әйткәнчә, бу инде- икейөзлелек! • ха ха!» — дип көләргә генә кала Урыннарда аеклык ечен жамгыкталяре оештырытды һ.м ала.» аларнын бар ашлар. ааное жыюдаи һам аначок сатудан утна» юк Эчкечелекне каршы караш тулы «.чана алып барылырга пшш. һ.м акын кип һ..р тайлата утап «-Р» алырдай алымнарын табарга карак! Ч.нкн ачкач, леквеане аклпкыб яктан тарнн ...кдерап. г.клал.рн. таркатып, балаларны жа барлап кепо Колмыб. ул беанен каДберларЛанек ТОЫ.ртн икса, турыдан туры һал.к нта. Мин монда аракы ачу аркасында «хты данчадан вакытлы, каткан гаи мөмкинлекләрдән, гомумән, көн таләпләреннән, кызганычка каршы, калы ша килә. Һәм дә шактый ук. Чөнки үз үзеңне, гадәт-фигыльләреңне үзгәртү кыен, ай-һай кыен. Чабудан тарткан көчләр җитәрлек һәркайсыбызның Идән асты эчкечелегенең сәламәтлеккә зарарыннан тыш тагын да зур бер зыяны бар. Аны җәмәгатьчелектән азмы күпме яшерәсең, әмма балаларын нан берничек тә яшерә алмыйсың. Алар бу икейөзлелекне күреп, эшнен иидә икәнен бик тә аңлап, үзләренә нәтиҗәсен ясап тора Димәк, болай ите! икеләтә җинаять эшлибез җәмгыять алдында һәм балаларыбыз алдында Хөрмәтле хатын кызларыбыз’ Күңелегезгә авыр килмәсен, монда таякның юан башы нәкъ менә сезнең тарафка төшә. Чөнки өйдә ясалган исерткечтәрн. башлыча, хатын кызлар булдыра һәм еш кына очракларда алардан авыз итеп тә җибәрә. Эчкечелек хатын кызлар арасында да дәвам ит.. Җыеннарда эчкечелекне тиргәп зур аваз салган, аракы сатуны тыюны аяк терәп таләп ит кән хатын-кызлар арасында! Ә мондый идән асты эчкечелеге белән көрәшкә килсәк, ул юк дәрәҗәсендә Исерткеч ясаган өчен кешене әллә ни җәзалап та булмый икән Мондый очрак та штраф салу гына каралган. Тик. тиешле органнар тарафыннан бу җәза ди әллә нигә бер кулланыла. Безнең унөч меңле Арчада, мәсәлән, ачы бал ясаган өчен, унлап кешегә штраф салынган. Монда инде аңлатмалар кирәкми. уннарча танышларым, дусларым турында сөйләп бирә алыр идем. Әрвахларны кабердән күтәрәсем генә килми. Араларында нинди асыл егетләр бар иде! Алар барысы да ир уртасы, аннан да яшьрәк кешеләр иде. Инде мәктәпләрдә, институтларда белем алган, тормыш тәҗрибәсе туплаган, тулы әзерлектәге кешеләр иде. Аларның җәмгыятькә файданы иң мул китерә торган вакытлары, алар илнең төп капиталы иде. Аларны югалту — җәмгыятькә коточкыч зур зыян. Шу- ларны күз алдыма китерсәм, йөрәгемне хәсрәт кыса. «Һи, аракы нәрсә ул? Берәр йөз грамм салып җибәрсәң, кәефләр күтәрелеп китә!» — дип, әле бүгенге көндә дә эчүчелекне яклап маташучыларга карата нәфрәтем арта. Мондый фаҗигаларның сәбәбе нидә? Алдарак без һәркайсыбызның рухи үсеше көн таләпләреннән, социаль мөмкинлекләребездән артта кала, дигән фикерне әйткән идек. Чыннан да, тормышыбыз яхшырды, керемнәр артты, димәк, һәрьяклап гармоник үсешкә мөмкинлекләребез дә күбәйде. Нәкъ менә шул чиксез мөмкинлекләр алдында без югалып калдык. Асылда без аларны матди ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерү өчен генә файдаланабыз, культура ягыннан үсешебез гел генә буталчыклыкта кала килә. Тирән эчтәлекле, мәгънәле итеп яши белмибез. Турысын гына әйткәндә, җәмәгать, гомуми культура дәрәҗәбез бик шәптән тормый безнең! Мин тел белгече түгел. Шулай да нык ышанам ки, борынгылар «Мәҗлес» дигән сүзнең асылына күп кешеләр бергә җыйналып бик күп итеп ашап- эчү дигән мәгънәне генә салмагандыр. Булмас. Безнең борынгы бабайлар ашау өчен генә түгел, ә бәлки яңалыклар уртаклашу, мәгънәле итеп сөйләшеп утыру, бәхәсләшү, интеллектуаль ярышлар үткәрү өчен бергә җыйнала торган булганнар. Мондый һәр мәҗлес аларга рухи үсешнең бер баскычы булып хезмәт иткән. Кешеләр андый урыннарда бер-берсенә яңа җырлар, шигырьләр, тапкыр сүз. сәнгать әсәрләре бүләк иткән. Ә хәзерге туган көн, юбилей, башка төр мәҗлесләрдә бергә җыйналабыз икән, без элгәре бер-беребезгә кыйммәтле әйберләр бүләк итәбез, мул итеп ашыйбыз, аңнарыбыз томалана башлаганчы хәмер чөмерәбез. Мин бер генә мәҗлестә дә кемнең дә булса китап яисә рәсем, альбом кебек әйбер бүләк иткәнен хәтерләмим. Чөнки алар арзанлы, игътибарга лаексыз әйберләрдән санала башлады. Хәзер кешегә матди байлык кирәк. Кайда соң безнең рухи үсеш баскычлары?!. Мондый мәҗлесләргә тукталуым шуңа, гәрчә алар хәзер сирәк үткәрелсәләр дә, тәэсире, тәрбияви йогынтысы зур. Чөнки монда бер-береңне күрәсең, кешеләрнең үз-үзләрен ничек тотуын күзәтәсең. Ә җәмгыятьтә кеше үрнәкне һәрвакыт үз ишләреннән ала. Аннары социологлар индивидуумда хәмергә тартылуның нәкъ менә шундый мәҗлесләрдә сыйланудан башлануы турында да кисәтәләр. Димәк, мәсьәләнең бу ягын истән һич тә чыгарырга ярамый. Без чит илләрдәге төрле клубларга бернинди илтифат салмыйча, шактый зур киная белән карый килдек. Акыллы эш микән бу? Сүз дә юк, әйтик, озын буйлылар яисә сипкеллеләр өчен ачылган клуб эшендә әллә ни зур мәгънә табу кыендыр. Тик, әйбәтләп уйланганда, һичшиксез, безнең социалистик җәмгыятьтә дә хезмәт ияләре үз теләкләре буенча төрле клубларга берләшә алырлар иде. Социалистик эчтәлекле, файдалы һәм шул ук вакытта кызыклы, мавыктыргыч итеп эшли торган клубларга. Максатсызлыкны, эч пошуны, эчкечелекне тәмам оныттырырга сәләтле клубларга нигә берләшмәскә?! Хәзер мин үз җирлегемнән, ягъни унөч мең халкы булган Арча эшчеләр поселогыннан торып күзәтү ясап карыйм әле. Инде гаиләсе, яраткан эше булган. тормышы эзгә салынган 30-60 яшьлек кешеләр өчен нинди үзешчән клублар бар бездә? Татарстан АССРның атказанган культура работнигы. Арча педагогия училищесы укытучысы Фирая Батыршина җитәкләгән һәм бары тик пенсиядәге әбиләрдән генә торган (күп булса утыз кеше) җыр һәм бию ансамблен исәпләмәсәң, андый клублар бөтенләй юк бездә. Бер генә клуб та. Арча кебегрәк кайсы поселокта бардыр инде ул, ишетелгәне юк. Ә бит күп төрле клубларга берләшеп булыр иде. Шахмат, шашка сөюче, йөгерүче, автомобильче, мотоциклчы, велосипедчы, һәвәскәр рәссамнар, төрле коллекцияләр белән мавыгучы, балыкчы клублары! Моның өчен безнең хәзер социаль мөмкинлекләребез җитәрлек. Мәсәлән, безнең Арчада менә дигән, иркен һәм заманча иттереп салынган ике Культура йорты бар. Кайбер көннәрдә аларның күпсанлы бүлмәләре, хәтта заллары да буш тора. Димәк, бергә җыелыйм дисәң, рәхим ит. урын җитәрлек! Безгә хәзер үзебезнең ялыбызны оештыру, буш вакытыбызны мәгънәле үткәрү хакында ныклап уйланыр вакыт җитте. Ни өчен әле «хобби* кебек бик кирәкле сүзләр безгә чит телләрдән генә керергә тиеш?! Оештыру дигәч, билгеле инде, дилбегә җитәкчеләр кулына бирелә. Бу уңайдан аларга әйтер сүзләр дә бар. Хәзер ачыктан ачык сөйләшергә мөмкин: КПСС райкомы һәм район Советы башкарма комитеты әле авыл һәм поселок халкының ялын оештыру турында һич кенә дә җитәрлек кайгыртмыйлар. Аларның эшчәнлеге. башлыча, авыл хужалыгы продуктларын мулрак җитеш терү һәм дәүләткә сатуны тәэмин итүгә юнәлгән. Сүз дә юк. монысы аның иң мөһиме. Әмма хәзерге шартларда хезмәт ияләренә эшче көч буларак кына ка pay һич тә кысага сыя торган нәрсә түгел. Ялны оештыру партия һәм совет органнарының, продукция җитештерүне тәэмин итүгә караганда да. җитдирәк бурычы. Чөнки бу бит — кешеләрнең рухи тәрбиясе, әхлакый бөтенлеге хакында, ниһаять, киләчәк турында кайгырту дигән сүз. Без алга омтылганда чабудан тартып торган нәрсәләрнең тагын берсе — хезмәткә булган мөнәсәбәтебез. Яңарышка этәргеч булырдай мөмкинлекләр нәкъ шуңа килеп тоташа. Моннан берничә еллар элек мин «Ракета» колхозын да булдым. Барлык игеннәр әйбәт, тик бер басудагы арпа гына зәгыйфь, аны сын да чүп баскан. Гаҗәп! Яхшылар белән янәшәдә генә бит — Тракторчының булдыксызлыгыннан гына бу,— диде шул вакыттагы председатель ачынып.— Ни әйтелде, ни кисәтелде. барыбер үзенчә итте. Сай сукалады, вакытында тырмаламады, күңел бирмәде. Кеше үзе күңелен салма са, син хет ярыл, барыбер берни чыкмый... • Кеше күңелен салмаса*... Бер тракторчының эшкә күңел бирмәвеннән колхоз 50-60 гектарлы мәйданның һәр гектарыннан уңышны җиде, сигез, хәтта ун центнер кимрәк ала! Бер кешенең эшкә җиңел каравыннан. Мондый хәл без нең басуларда тулып ята бит! Бәрәңге алгандагы югалтулар 5-10 процентка җитә. Көзләр яңгырлы килеп, бәрәңге алу сузылса, югалтуларны процент бе лән күрсәтү уңайсыз була башлый. Үзенең шәхси хуҗалыгында исә кеше аны берәмтекләп җыйный. Юк әле! Җәмәгать милкенә үзебезнең шәхси милкебезгә карагандай сак карау юк бездә. Моңа мисалларны һәркем үзеннән дә дистәләп таба Бер үк колхозның бер үк фермасында кайбер савымчылар һәр сыердан ел буена 2500 килограмм, ә икенчеләре исә 4000 килограмм сөт савып ала Нәрсә бу? Әлбәттә, монда савым сыерларының ннндилеге дә роль уйный. Әмма бу тикле зур аерманың төп сәбәбе һаман да шул — хезмәткә төрле мөнәсәбәт. Ире нү аркасында кем генә күпме бәхетләрдән колак какмаган? Күмәк хуҗалыкта гы иренү исә бөтен җәмгыятькә зыян сала. Соңгы елларда безнең тормыш дәрәҗәбез үсте һәм шушы күренешнең бик очлы гына терсәкләре дә килеп чыкты. Бел хәзер үзебезне беркемнең дә ярдәменә, киңәшенә, хәлгә керүенә мохтаҗ түгел дип саныйбыз. Менә шушы тойгы безне акрынлап үз кабыгыбызга төрә бара. Байдыкларыбызга, зиннәтле һәм кыйммәтле әйберләребезгә сокланып, тар караш белән яши бирәбез. Кыскасы, без акрынлап, мещаннарга әйләндек. Бу — бернинди искелек калды гы да түгел, үзебезнең табыш. Һәм ул. кызганычка каршы, тормышыбызның күп тармакларында чагыла Шуларның күңелгә иң зур борчу салганы үсеп килгән яшь буынга, ягъни балаларыбызга, карашыбыз. Мәгълүм ки. мещаннарда романтика, хыял, батырлыкка, үз үзеңне аямау га омтылыш юк. Мещан мондый хисләргә төкерми дә. Ничек итеп акчаны баш калардан мулрак алырга, ничек итеп башкалардан тәмлерәк ашарга, матуррак киенергә, гомумән, өстен булырга? Менә нинди уйлар чәчәк ата аның күңел кы рында? Кызганычка каршы, ул әлеге омтылышын балалары күңеленә дә сала Бик тырышып, эзлекле рәвештә сала. Чөнки никадәр генә гаҗәп тоелмасын, ул балаларына да шәхси милке итеп карый. Аларның киләчәгенә, язмышына үзен тулы хуҗа дип саный. Аның җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрендә бер тиен лек тә эше юк. Хәзерге яшьләр аеруча күркәм, таза' Минем таныш белешләрем нинди ге нә егетләр үстермәде! Мин бик яхшы сизеп, белеп йөрдем ул егетләр балачак тан очучы, һава десантчысы, диңгезче, машинист, танкист булырга хыялланды. Шул турыда китаплар укыдылар, мәктәпләрдә иншалар язды лар. Үсеп җиткәч барсе генә дә балачакта хыялланган Һаиаре иясе булмады Барысы да җылы, тыныч урыннарга урнашып бетте Мин шунысын да яхшы белом: аларның хыялын, йөрәкләрендәп» ялкынны бары тик «ти әниләре генә сүндерде Ул әти әниләр балаларын еллар буе үгетләделәр, аларга .акыллы ки кешләр, бирделәр, янадылар, ялындылар. Яшь күңелләрне төрле кыйммәтле һәм матур әйберләр алып бирү белән кызыктырдылар, җылы урыннарга кертеп куйдылар, һәм. күрәбез ки. максатларына ирештеләр Романтиклар урымына менә дигән мещаннар үсте Мещанлыкка кереп китсәң, җәмәгать, бу журналның калган бөтен битләрен язып тутырырга була. Тамырларын җибәрде, канат җәйде ул безнең хәзер. Ул безнең көтеп алган яңарышыбызга да, тизләнеш һәм үзгәреш процессына да яраклашырга омтылачак, яши бирергә өмет тота. Безгә тиз арада аның белән нәтиҗәле көрәшү юлларын эзләргә, табарга кирәк! Авыл җирендә тизләнешне, үзгәртеп коруны тоткарлый торган тагын бер нәрсә бар — безнең юлсызлыгыбыз. Авыл шоферы өчен кыш әйбәт. Чөнки суык бабай юлларны асфальттан да болайрак итеп катыра, чокыр-чакырларны тигезли. Ямьле җәйләр шоферларның бу рәхәтенә чик куя. Язгы һәм көзге юлларны телгә дә аласы килми. Юл юклыгы — гаять зур күләмдәге өстәмә чыгымнар гына түгел, ул — әледәнәле кабатланып торучы фаҗига, вакытсыз өзелгән гомерләр дә. Безнең җитәкче агайлар һаман да шуны аңлый алмыйлар: юллар салуга акчаны аз-азлап тоту — аны җилгә очыру гына. Безнең районда, мәсәлән, Арчадан Яңа Кенәргә юл сала башласалар, Кенәргә барып җиткәнче, аның Арча башын яңадан төзәтергә туры килә. Юллар ташбака адымы кебек акрын һәм гаять начар итеп салына. Сәбәп нидә? Шунда ки, юл төзү һәм төзәтү идарәсе райондагы иң кечкенә, иң зәгыйфь оешмаларның берсе. Юк, бу бездә генә түгел, бүтән районнарда да шулай. Бу оешмалар үзләренә җиткерелгән планнарны намус белән үтәп һәм арттырып үтәп барган сурәттә дә, авылларыбыз йөз еллар дәвамында да юньле юл күрмәячәк. Яхшы юллар булдырыйм, дисең икән, ул идарәләргә куәтле, киң колач бирергә кирәк! Аларны, башка кайбер оешмаларны чикләп тору бәрабәренә булса да, заман техникасы, яңа машиналар белән коралландырасы иде. Юл төзү инженерлары әзерли торган институтларга авыл яшьләрен җибәрәсе иде. Чөнки яхшы юллар салу — махсус белем дә таләп итә торган җитди эш. Хәзерге шартларда бу мәсьәләне һәр район җитәкчелеге үзе генә дә хәл итә ала дип уйлыйм. Юллар! Киң итеп асфальт түшәлгән табадай тигез юллар — авыл кешесенең күптәнге хыялы. Алар бит тиз арада үз бәясен чыгарачак. Монысы — мәсьәләнең матди ягы. Юлларның рухи кыйммәтен чамалап бетереп тә булмый. Рухи яктан, дигәч, кайберәүләрнең елмаеп куюы мөмкин. Моннан берничә еллар элек Сеҗе урта мәктәбен тәмамлаучылар арасында, аларның шәһәргә омтылуы сәбәпләрен ачыклап анкеталар таратылды, һәм байтак кына укучылар әлеге сәбәпләрнең берсе итеп нәкъ менә авыл җирендә юньле юллар булмавын күрсәтте. Менә сиңа мәсьәләнең рухи ягы! Ни генә булмасын, дөньяда яшәү күңеллерәк тә, мәгънәлерәк тә хәзер. Үзгәреш, тизләнеш, яңарыш! Безгә, һәркайсыбызга аерым-аерым, менә шушы төшенчәләрне тиз арада күңелләребезгә сеңдерү зарур. Без, һәркайсыбыз, аерым-аерым, үзгәрергә, яңарырга бурычлы. Яшәүнең төп мәгънәсе шунда.