Логотип Казан Утлары
Повесть

ЮЛ БУЕНДА ЗӘҢГӘР ЧӘЧӘК

Алиһә

Җир башына АНТКӘЧ. Айдаш баба атларны чнрәчгә җибәрде Үзе басу кырыенда монаеп торучы урак машинасын көйли башлады Атлар, ара тира пош кыра-пошкыра. салмак кына печән кыркый Маллар тирәсендә канга сусаган бнжәкләр кайнаша Хайваннар ач чнрәм чемчергә тели, бнАӘКләр ач кан эчәргә тели Бичара малкайлар тибенә, койрык лары белән уз тәннәренә сыдырып сыдырып «.талар Кигәвеннәр бигрәк тә Рнкәкәгә каныга Ри кәкә күтәрәмнән мантың килүче карт алаша, камзчкгч ләр белән Кврәшүе ана үтә кыен Чебенгә атнын әллә нн исе кнтмн китүен, кигәвененә дә түзәр иде әле, әмма да богәлчәнгә чыдый алмый бичара хайван Бнгалчән ябыш са. хәле беткән атны түгел, үлеп яга торган хайванны да сикертеп торгызыр, валлаһи! Ярмнхәммәт үлән себеркесе белән атнын икс бот арасын чаба, корсак асларыннан бнгәлчәннәрнс куа чебен черки кигәвеннәрне сыдырып тншерә Бичара мһл шул чакта рәхәтләнеп к\я тибенүеннән туктап, рәхмәт йнгеннән Ярмвхәммәткә карап ала да ишетелер и шетел мәс кеш ни Айдаш баба машинаны кнйләп бетерде дә арыш арасына кереп КИТТе. Ул зәңгәр чәчәк нтеп алды һвй. Айдулла абзый! шп кычкыра уракчылар Суама>а! Вакыт яна. арыш яна' Әнә. квлтә бәйләүчеләр килә .» Айдаш карт ишетмәде дә шикелле Ул чәчәктән карашын аер мыЙча арыш арасыннан чыгып Ярмвхәммәт янына кил.ң - Улым, менә кара’ диде Айдаш баба Бу һиндыба чәчәге Синең кулыңда да һиндыбалар Ярмнхәммәт бабасы кулындагы чәчәккә карады гәңгәр чәчәк касә ссндә чык тамчысы күрде ул Әллә чык тамчысы әллә чәчәкнен күз - Әнә диде Айдаш карт Басу кырыенда лә һиндыбалар үсә Ярмехәмм әтиең карашы • ................ I ................. күчте үсеп утыручы чәчәкләр елмай нде шш - Син озак карап тор. кү инне ио Бабасының нн әйтергә теләгәнен Яры. Журнал варианты яше кара* диде бабай Татарстанның Зәй төбәгендә туып-үскән Роберт Батулла. зур тормыш мәктәбе узып, алтмышынчы елларда әдәбият мәйданына килеп кергән иде. Укытучы, актер, режиссер, педагог, әдип — Роберт Батулланың иҗтимагый һәм әдәби эшчән- леге энә шулай күпкырлы. Балалар өчен язылган повесть һәм хикәяләре, мавыктыргыч әкиятләре белән ул әдәбиятта үзенең ныклы урыны барлыгын раслады. Р. Батулла әдәбият сөючеләргә юмор- сатира әсәрләре авторы һәм үзенчәлекле драматург буларак та яхшы билгеле. Аның •Исемем минем Дүрткүз». «Серле сандык». «Чебен гөмбәсе». «Алып батыр маҗаралары» һ. б. күп кенә китаплары укучылар тарафыннан яратып укыла. Бүгенге көндә Р. Батулла Республика драма һәм комедия театрында баш режиссер булып эшли. Шушы елның мартында Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе язучы Роберт Батул лага 50 яшь тулды. Аны күркәм юбилее белән котлыйбыз һәм иҗатында яңа уңышлар телибез. Вакытлар узар, еллар артта калыр, соңыннан ул барысына да төшенер Бабасы аңар: һиндыба чәчәгенә озак карап тор. күзеңне йоммыйча озак кара дигән сүзе астына: бу чәчәкне чәчәккә дә санамыйлар, бу чәчәктән такыя да үрмиләр, бу чәчәкне өзеп, өстәлгә дә утыртмыйлар. Шулай да син. Ярмөхәммәт улым, игътибар белән, күңел күзең белән кара һиндыба чәчәгенә! Шунда син һиндыбаның серле матурлыгын күрерсең! - дигән мәгънә салып әйткән булган икән. «Матурлыкка тел тидерергә ярамый. Матурлык турында сөйләшергә дә ярамый. Матурлыкка карап, сүзсез генә сокланалар».— дигән мәгънәдә булган икән Айдаш картның шушы ике авыз сүзе. Күңел күзең белән кара, улым, күңел күзең белән* Ярмөхәммәт бабасы әйткәннәрне ишетми иде инде. Ул могҗизалар дөньясына керә барганын тойды. Юл буйларында, арыш басуы эчендә үсеп утыручы озын сабаклы, сирәк чәчәкле бу үсемлекне мең тапкыр күргән Ярмөхәммәт, мең тапкыр күреп тә аңа игътибарсыз узган Ярмөхәммәт бүген бер ачыш ясады: һиндыба иң матур чәчәк икән ләбаса' Ярмөхәммәт башта сыек зәнгәр төстәге унҗиде касә-яфрак санады. Чәчәк касәләре кинәт зурая башлады Чәчәкнең төсе күз алдында үзгәрә, тагын да ачыклана бара Жанлы нәрсә кебек, чәчәк сулый. Касәләрдә миһербан нуры балкый. Чәчәк тагын да зурая. Бөтен дөнья зәңгәрсу ефәккә уранган да Ярмөхәммәтне — ихтыярсыз Ярмөхәммәтне салмак кына бөтереп — үзенең салкынча нәфис касәләренә төреп, эчкә, серле чәчәк дөньясына алып керә. Әллә чәчәк зурая, әллә Ярмөхәммәт бәләкәйләнә: бер мизгелдән соң Ярмөхәммәт, чәчәк саршыны җыеп йөрүче кырмыска кебек, эчкә узды. , Чәчәк дөньясына килеп эләккәч. Ярмөхәммәт башта каушап калды. Бу дөнья шулкадәр зур икән, зур да. таныш та түгел. Кая барырга белмичә. байтак аптырап торды Ярмөхәммәт. Ул сыек зәңгәр табигать эченә кергәнен аңлады Бу матур төсне чагыштырыр өчен бүтән төс юк Күк йөзенә охшаш табигать бу. Ләкин күк йөзе тоныграк була би т ул. Бала чыгарганнан соң сыерчык ватык йомырка кабыкларын тышка ташлый Яз көне ул кабыкларны Ярмөхәммәт җыеп алган иде. Жыеп алды да. өйгә алып кереп, бергә кушып ялгады бербөтен йомырка барлыкка килде. Куша аямаганнарын ул гөл савытындагы туфракка каплап куйды. Гөлнең ямь-яшел сабаклары астында, капкара туфрак 80 да өлгермәде, чәчәк кыз Мин Алиһә булам! диде. Син мондагы зәңгәр таулар, .зәңгәр болыннар, зәңгәр урманнарда һнч курыкмыйча йөри аласың Зәп зәңгәр диңгезләрдә туйганчы су коена аласын Бу дөнья сннекс. синеке генә Зәңгәр диңгез ярыннан сине берәү дә кумас Нигә минеке генә? Ә син? диде Ярмөхәммәт Чәчәк Алиһәсе елмайды Аның ике бит очында чокырчыклар хасил булды Алиһәнең тешләре шулкадәр ак, хәтта озак карап торсак, алар зәңгәрсу төскә керә башлый Ничек алай икән ул? дип уйлады Ярмөхәммәт Артык ак булганга шулай зәңгәр төс сирпеләме аларга? Караңгыда озак яткан нәрсәләр кинәт яктылыкка, һавага чыкса, тиз үзгәрә Әллә б\ чәчәк кызы бик сирәк елмаямы икән5 Бит очлары чокырлы апа бар бит ул ’з гсбезнең авылда бәр теш ләре дә шулай ап-ак. зәңгәрсу ак дни һаман баш вата Ярмөхәм мәт Факия апа! Ә, юк Факия алаиын бит ммаларыида чокыр бор тнк Факня .iii.iiii.iii тешләре болай ак га, тигез w түгел Факия азау тешләре сары Факня ана шул азауларын чш t apt а чи., чигә. Күмер белән дә агартып карады, киндер белән дә ышкыды Юк булмады Бабай юк белән м.ыашма, кызым, уд гешл-.р шулай ТуГЯН инде, аларны агарта алмассың, дигәч, Факня апа утырып бер < кабат теш чистартмас булды Юк. чәчкә кыз Факия апага гел дә охшамаган - Мин чәчәкнең җаны! диде Алиһә Ә си» эчендә берүзең Берүзең генә булырга тнеш син' Мин монда Галимхан белән Рәүфне дә а. башлады Ярмөхәммәт Без монда өчәү булыр идек Ч ш.к \ «иһәсе тагын < гмайды I гмаа гаҗәеп матхр бер тавыш сирпелеп узды Шул кадәр саф чиста тавын, ите \т Песнәкнең сайравында да. зандугач җырының бер җәешендә ■ . х.._ , , ,.„,3.11 !әкнн б> хатын кыз тавышы намы, тхгнайда да бар ул таныш, ымт миһербанлы. өстендә зәңгәрсу күкәйләр тезелешеп утыра Шхлай ошый Ярмөхәм мәткә. Шулай матур була Чәчәк эчендәге бөтен табигать әнә шул зәңгәрлектә иде. Монда җиләс, салкынча зәңгәрсу һава Зәңгәрсу тавыш чыгарып, зәңгәрсу чишмә ага Зәңгәрсу чәчәкләр өстендә зәңгәрсу ку бәләкләр оча «Адәм заты бармы икән бу дөньяда5»— дип уйлады Яр МӨХӘММӘТ. Шулчак Мин монда-а! дигән тавыш ишетелде Ярмөхәммәт як ягына каранып алды, ләкин берәүне дә күрмәде Игътибарлырак кара-а. диде кемдер Ярмөхәммәт тавыш ягына текәлебрәк карады Чишмә янында бер кыз басып тора Кызның өстендә зәңгәрсу күлмәк Әйтерсең лә бу күлмәкне юл буендагы һиндыба чәчәгеннән теккәннәр Зәңгәрсу кыз Ярмөхәммәткә таба атлады Ул кыймылдамаган булса. Ярмөхәммәт аны бөтенләй күрмәс нде Зәңгәрсу болын эчендә, зәң гәрсу чишмә янында зәңгәрсу күлмәк кигән бу кыз күренм чи -и. -.I... — Ярмөхәммәт' диде зәңгәрсу күлмәк кигән кыз Син бәхетле кеше Син чәчәк эченә үтә алдын Бирегә узу теләсә кемгә тәтеми Син табигатьнең нн матур почмагын күрәсен Син табигатьтәге нң матур төс зәңгәрсу төснең серенә төшендең - Кайдадыр күргәнем бар. дип уйлады Ярмөхәммәт Кемгә охшаган соң чәчәк эчендәге бу кыз? Күпме генә хәтерләргә тырышса да. Ярмөхәммәт чәчкә кызның кемгә охшаганлыгын исенә төшерә алмады — Кем син? дип сорамакчы нде Ярмөхәммәт, әмма сулыш алырга Син Ярмөхәммәт Алиһәнең көлгәнен ишетте Бит очындагы чокырчыклар бу юлы тирәнрәк күренде. _ Алиһә чалкан ятып, елмайган килеш йоклый торгандыр дип уйлады Ярмөхәммәт. Их. аның чалкан, ятып йоклаганын күрсәң иде! Күрсәң иде дә, озак итеп, рәхәтләнеп карап торсаң иде Әгәр дә Алиһә йоклаганда аның бит чокырчыкларына чәчәктәге чык тамчыларын салсаң. түгелер идеме икән? Түгелмәс иде. Билләһи түгелмәс иде. Түгелә калса, чык тамчыларын Ярмөхәммәт жиргә төшермәс иде. — Бер чәчәк эченә бер генә кеше сыя ала! — диде Алиһә - Бик теләсәң дә. синең дусларың монда үтеп керә алмаслар иде Бер чәчәкнең бары тик бер генә алиһәсе, бары тик бер генә хужасы була ала... Син хәзер үз дөньягызда юл кырыендагы зәңгәр чәчәккә карап торасың. Анда сезнең үз дөньягыз, үз вакытыгыз Син караган чәчәккә берьюлы өч түгел, ике кеше дә карый алмый. Хәзер син минем вакытым — чәчәк вакыты белән яшисең. Алиһә кулын сузды. Ярмөхәммәтнең кулы ирексездән Алиһәгә таба тартылды Ике кул тоташты Ярмөхәммәтнең тәне буйлап кайнар кан йөгерде Башта ул аны чишмә тавышыдыр дип уйлаган иде. Соңра аңлады, ул үз канының акканын ишетеп тора икән Алар җитәкләшеп зәңгәр тауга менеп киттеләр Тау башыннан бөтен табигать күренә. Болыннар, тугайлар, урманнар, елгалар- — барысы да зәңгәр Күп төрле зәңгәр. Болыннарда меңләгән чәчәк бар Бөтенесе дә зәңгәр, зәңгәр булсалар да. бер-беренә тач охшаш түгел Күк төслесе, куе зәңгәр, сыек зәңгәр, зәңгәрсу, төтен төслесе, алар- ның һәммәсеннән дә тагын күп төсмерле буяулар аерылып чыга Меңләгән зәңгәр күбәләкләр дә бер-береннән нык аерыла Таудан алар урманга таба китте — Табигатьтә жнде төс бар.— диде Алиһә урман юлы буйлап барганда — Ләкин жиде төснең һәрберсе бихисап күп төсмерләргә аерыла ала Игътибарсыз карасаң, бөтен дөнья зәңгәр төстән генә тора кебек Янәшә куйсаң, син күрерсең: ике бер төсле күбәләк тә. ике бер төсле чәчәк тә юк монда. Шулай хозурланып алар озак йөрде. Алиһә Ярмөхәммәтне үз өенә алып кайтты. Алиһәнең ханәкәсе. ягъни ял өе. урман белән елга тоташкан тугайда иде. Алиһә бердәнбер кунагын чәчәк касәләренә жыел- ган чык белән сыйлады Шушы бербөтен гүзәллек әтрафында алар икәүдән-икәү генә татлы ширбәт эчеп утыра, һәр хәрәкәтеннән тәм табып. Алиһә ашыкмыйча гына, озак итеп, аеруча бер канәгатьлек белән чык тамчыларыннан чәй әзерләде. Чәйне ул изге эш башкаручы фәрештәдәй тәфсилләп, бер касәдән икенчесенә авыштыра-авыштыра ниндидер тылсым догалары укыгандай, сөйләнә-сөйләнә пешерде Аннан соң янә чәчәк-касәләргә бүлеп чыкты Әзер булгач, иң беренче касәне Ярмөхәммәткә сузды. Изге вә олы кешегә сузган кебек, зурлап, түбәнчелек белән тез йөгенеп, баш иеп тәкъзим ясап, ике куллап сузды Алиһә касәне. Ярмөхәммәт ике куллап касәне аллы Алды да рәхмәт йөзеннән жиңелчә генә баш какты. Ярмөхәммәт касәне иреннәренә китереп житкергәч кенә Алиһә үз касәсен тотты. Ләкин эчәргә ашыкмады Ул Ярмөхәммәтнең эчә башлавын • көтә иде. Ярмөхәммәт сакланып кына иреннәрен касәгә тигезде, сизелер-сизелмәс кенә ике куллап касәне авыштырды да бер йотым чәй уртлап куйды. Ярмөхәммәт илаһи тәм татыды. Шунда гына Алиһә үз чәеннән авыз итеп куйды Ярмөхәммәтнең ләззәт тойганын Алиһә күрде Ул ясаган чәйне, ул әзерләгән ризыкны аның бердәнбер кунагы бик тә ошатты Чәй әзерләүчегә шуннан да зур шатлык юктыр ул. Чәйнең бик тә тәмле икәнлеге. Ярмөхәммәткә бик тә ошаганлыгы күренеп тора; күренеп торса да. Ярмөхәммәт чәчәк-кызның тагы да күңеле булсын дигәндәй, әйтеп куйды: — Чәен тәмле! - диде Алиһә елмайды — Мин бик шат Ярмөхәммәт бу сүздә ике мәгънә барлыгын сизде Ни өчен Алиһә шат-» Ул ясаган чәйнең Ярмөхәммәткә ■■шавыннанмы'-' Әлл . менә шхлан Ярмөхәммәт белән икәүдәникәү генә чәй эчеп утыргангамы-* - Миш-м сыем сиңа ошаганга! дидт Алиһ ■, әйтерсең лә ул Ярмөхәммәтнең ни уйлаганын укып утырган Әгәр ошамаган бхлса. мин хәсрәттә Калыр идем Кешегә шатлык китерүдән тәм табх ад.смнәрнен максаты — Димәк, адәмнәр үзләренә шатлык-тәм табу өчен генә бүтәннәргә яхшылык кыла? диде Ярмөхәмм п ■ м тән Алиһә, тамагына кылчык кадалгандай, кинәт төртелеп калды Елмаюы юк булды Ярмөхәммәт аның йөзендә каушап калу бнлгелләре күрде Ләкин Алиһә гиз генә үзен кулга алды. ■ — Дөрес бит инде. диде Ярмөхәммәт аклангаИДӘЙ ИНН сын өчен син чәй тәмләдең, чәй миңа ошады Чәй мина шатлык китергәнгә син шатландың Син шатланганга мин сөендем Мин сөен гәнгә син куандың — Дөрес1 диде чәчәк кыз - Син куанганга мин. мин куанганга си;; бәхетле Бәхет түгәрәк булсын өчен шулай кирәк Бәхет чылбырының бер боҗрасы өзелсә, бәхет мөкәммәл була алмый. Ярмөхәммәт Синең яшь шһгнен КаТЛауЛЫ МӘСЬӘЛӘЛӘргӘ ЙШЬ иртәрәк тотынган Аңладым Яхшылык кылуның төбендә дә алыш бнргш ятамы, юкмы дигән фикер килде синең башына Ягъни үтемә сөенеч эзләп, мин сина сөенеч бирәм Булсын1 Кешегә тән җәтасы. кайгы хәсрәт китереп, үзеңә рәхәт тапканчы, кешегә сөенеч биреп, ләззәт алу бихисап мәртәбә яхшырак Ярмөхәммәтнең җыерылган кашы я тыллы Алиһә елмайды Яр мөхәммәт, артык эчкаре кереп адашканлыгын ә нлады да сүзне икеи чегә борды Матур апа, син нигә я ныгың гына яшисен'-* — Син мина «апа» димә. Ярмөхәммәт Чин Алиһә бу.кам да. бары тик шушы чәчәк эчендә генә баш жан •' сия миннән мы < ни чәчәктәге мохиткә дә. миңа да хуҗа Алиһә бу с\ зләрне бик зур кыенсыну белән әйтте сыман Телә мичә әйтте кебек Алиһә к\не леидәтг билгесез бер сатыш Ярмөхәммәт нең күңеленә дә төште Ямансу мохит барлыкка килгәнне Алиһә си «сиде Ярмөхәммәт Алиһәнең елмаюын гели иде Алиһә елмайды Менә болан рәхәт Ярмөхәммәткә — Ә кем дип дәшим соң мин сина? диде ул кыюланып — Чәчкәм диген Яки Алиһәм дни әйт’ — «Чәчкә» белән «Алиһә» азагына «м» авазы купкан u...............................»м чәчкәм», «минем Алиһәм» килеп чыга бит алай ярыймы ................... Ярын. Ярмөхәммәт, ярый Нәкъ шулай әйтергә ларури Син хуҗа монда - Күпме яшисен син чәчәк «чендә-* Минем яшем юк Мин ҺӘЛЯК булсам бИШКВ ч - . Мин сине бик озак көттем Шулай га син бик юкшш.д.. мящ вари,, ла «арра* Микмш» түгел Мкием ииышны күрү» вер У.| .ни Ярмвхаммэт .................................... жрллртл. ...... «ҮЧ»» минем янга бар Ул син — Ә нигә мин Ярмөхәммәт КИНӘТ 1 «...Син барыбер бәхетле булыр идеңме?»— дип сорамакчы иде. Алиһә Ярмөхәммәтнең ни өчен төртелеп калганын аңлады, ахрысы, аның битендәге чокырчыклар тигезләнде. Ул күкрәгенә төшкән толымнарын берәм-берәм артка чөйде. Алиһәнең чәче чем-кара икән лә. Шулкадәр кара, шул кара толымнарның зәңгәр булып күренгәнен Ярмөхәммәт шунда гына күрде, аңлады. Моңарчы ул Алиһәнең битенә генә карап утырган икән. — Димәк, сиңа барыбер чәчәккә кем үтеп керсә дә барыбер...— дип уйлады Ярмөхәммәт. Шулай уйлады да. шундук ник уйлаганына үкенде дә. Чөнки аның иреннәре аның уйларын пышылдап тора икән. Алиһә дәшмәде. Бу пышылдау сорау идеме, әллә Ярмөхәммәт үз уйларын раслап әйттеме бу сүзләрне — Алиһә аермады шикелле. Шуңа күрә, ишетмәмешкә салышты Ярмөхәммәт Алиһәнең шулай дәшми утыруын үзенчә шәрехләде. Алиһә: — Әйе. Ярмөхәммәт, минем янга кем узса да барыбер. Аның белән дә мин бәхетле булыр идем! — дип әйтте кебек. Шулчак Алиһә телгә килде. — ..ләкин чәчәкне күңел күзе белән күрүчеләр бик аз. Юк дип әйтерлек: күрүче булса да. чәчәк эченә узарлык шигъри куәткә ня адәмнәр куп түгел. Чәчәк эченә узу ихтималияте шулкадәр аз ки. меңләгән чәчәк алиһәләре картаеп, ялгыз гына дөнья куя. Язлар килгәч, алар зур өметләр белән тагын терелә. Үз адәмнәрен көтә- көтә саргаеп, корып янә дөньядан китәләр. — Чин сиңа: синең чәчәк дөньясына миннән башка берәү дә кермәсен! дип әйтә аламмы. Алиһә апа? — «Апа» димә, зинһар! Ярмөхәммәт Алиһәнең кырыс була алганын да төшенде Бер мизгелгә генә җыерылып алган кашлар кире язылды. Алиһәнең бит очында сизелер-сизелмәс кенә чокыр хасил булды. — Әйтә аласын Ләкин мин чәчәкне бикләп куя алмыйм. Серне белеп, чәчәк эченә узарга тели икән, ул кешегә дә бу дөнья ишеге ачык. Алиһә бу сүзләрне суынып беткән чәйгә карап әйтте. Эчелеп бетмәгән чәй касә төбендә чайпала да чайпала Шул сыеклыкны чайпалдыру нигә кирәк булды икән Алиһәгә? Ә мин’ диде Ярмөхәммәт Алиһә әйткәннәрне башыннан кичергәч — Мин башка чәчәкләргә керә аламмы соң? Алиһә җанланып китте, ул башын күтәрде, эчелеп бетмәгән касәне келәмгә куйды да матур итеп елмайды. — Әлбәттә, керә аласың. Ярмөхәммәт. Бу бары тик синең ихтыярыңнан гына тора. Син. һичшиксез, шулай эшләргә тиешсең. Болыныгызда, урманнарыгызда бихисап чәчәкләр. Эчләрендә сине зарыгып көтүче алиһәләр... Нигә шулай соң ул. Чәчкәм? Берәүләргә йөзләгән алиһә дә. икенчеләргә берәү дә юк. — Аяныч ки. Ярмөхәммәт, күп адәмнәрнең күзе чәчәкләргә төшми. Күзе төшсә, күңеле төшми. Кешеләрнең күңел күзләре сукыр булганга алиһәләр, чәчәкләр гаепле түгел. Ярмөхәммәт... Ярмөхәммәт артык сорашмады. Алиһә дә сүзсез калды. Дөнья тулы меңләгән чәчәкләр, чәчәк саен бер алиһә. Алиһә саен серле матур дөнья Җиһан тулы адәм балалары. Мәшәкатьләрдән аерылып. бер мизгелгә генә, бер мәлгә генә туктап, чәчәккә иелергә башларына да килми бәндәләрнең Күпме алиһә көннәрнең берендә чәчәкләр эчендә корып һәлак була Күпме адәм шул матурлыкны ача алмыйча дөнья куя. Ярмөхәммәт Алиһәгә төбәп карады. Алиһә дә күптәннән инде Ярмөхәммәтне күзли иде Ярмөхәммәтнең һәр хәрәкәтен ул күрә, хәрәкәтен генә түгел, сулыш алганын да саный кебек. Ике караш туп- туры килеп бер-беренә бәрелде. Карашлар очрашкан мәлне үк нидер булды Ярмөхәммәт үзенең кем икәнен онытты, колаклары ишетмәс булды Аның өчен әйләнә-тирә бушлык иде Бернәрсә күзгә чалынмый Алиһә үзе дә юкка чыкты Бары тик зәңгәр керфекләр урап алган күл уртасындагы зәңгәрсу утрау гына бар иде Ул утрау - Алиһәнең күз алмасы Күз алмасы коега әверелде Әнә шул төпсез кое. упкын * кебек тирәнлек Ярмөхәммәтне әкренләп йота Зәңгәрсу төпсезлек тирә- 2 нәйгәннән-тирәнәя. киңәйгәннән-киңәя. Ярмөхәммәт үзенең кеше булу- 2 дан туктаганын чамалады Ул вак бөрчекләргә әверелеп, күз эчендә & таралганын тойды Бәхеттән шашып көләсе килә. Рәхәттән үкереп елый- = сы килә. Сүз белән аңлатып бетерә алмый торган бу ләззәтне бөтен ~ дөньяга кычкырасы, аңлатасы килә. Соңра аңлатасы килү теләге дә 5 эреде Ярмөхәммәт бардан юкка әйләнде Шушы серле мохиттә ул озак булгандырмы, юкмы, әйтә алмас 2 иде. бардан юк булган Ярмөхәммәт инде яңадан уз хәленә кайттым | дигәндә тавыш ишетте « — Улым, ат башын тот' Ярмөхәммәт, чәчәктән аерылып, бабасына карады Карады да - сәерсенеп китте Ул әле дә булса Алиһә кулларының дымлы җылы- * сын тоя иде. Ә монда челлә эссесе Ә монда кыр. бабай, урак маши- * насы. Машинага җигелгән атлар — Аллага тапшырып, урак башларга вакыт' - диде Айдаш карт Син Юрга башыннан тотып барырсың Ул ызан аңлый торган хайван түгел, бичара — Айдаш бабай' — дип кычкыра хатыннар Башла-а' Башла-а! Ярмөхәммәт зәңгәр чәчәккә янә карады аның каршысында ran- гади бер кыр үләне, һиндыба чәчәге, искән җилдә салмак кына атынып утыра Кайда күрде соң ул чәчәк Алиһәсен? Кайда? Бәлки, төшендә күргәндер5 Ихтимал! • - Әйдә. Ярмөхәммәт улым, аллага тапшырдык' диде бабасы Ярмөхәммәт кигәвеннәр көенә биеп торучы атның тезгенен алды — һәйдә-ә. малкайлар! дип кычкырды Айдаш баба Вәлүк шалтыраган тавыш ишетелде Ярмай авылында урак башланды Йөз атлам җир киткәч. Ярмөхәммәт артына борылды Алар артыннан диярлек үк икенче лобогрейка да арыш урып килә - һәйдә, малкайлар! дип кычкыра Айдаш баба Ярмөхәммәтнең колагы төбендә үк атның авыр мышнап машина тартканы ишетелә Ярмөхәммәт аяк астына карый Зәңгәр һиндыбалар ат тояклары астында таптала Кайберләре янтаеп, кыйгаеп кала Уракка эләккәннәре киселеп, арыш учмалары белән җиргә ята Уракка эләкмәгәннәре, исән калганнарына сөенгәндәй, чайкала Арттан килүче урак машинасы аларны да кисәчәк Бары тик арыш басуыннан читтә, юл кырыенда үскән зәңгәр чәчәкләр генә озын булып, тырпаен калачаклар Айдаш баба Айдаш карт бер алашага, бер биягә каран торды да тирән итеп көрсенде Көрсенү түгел иде бу. ыңгырашу иде Күтәрәмнән тер кәйләнеп җитмәгән малларны кызганамы ул шулай авыр сулап? Үткән гомерен искә төшереп торучы Рикәкә белән Юргатка караган саен ул. үзе дә сизмәстән, әнә шулай пошаманга кала Мисбахетдин агасының карап торган шушы ике тае бар иде колхоз оешканда Аксакал дөньяның кая барганын тиз аңлады Бар. улым, диде ул баш баласы Мәснәвигә,— Икесен дә сә- витка илтеп бир Юргатны да. Рнкәкәне дә Икесе дә юртаклар нәселеннән. Казан ягыннан. Ишморатовлар заводыннан Мисбахетдин үзе кайтарткан иде Рикәкә тирә-юньдә бер чаптар иде. Сыртлы чанага утырып та_ өлгермисең, урыныннан алып оча. Рикәкә арт санын сикертеп чапмый, ул юырта гына Аның йөрешенә карап сокланмаган кеше юк иде заманасында. Күкрәк кагып чаба, капканы күкрәге белән яки тәртә башы белән генә бәреп, ишегалдына керә торган иде Жил инде, җил! Аңлы хайван, үз кешеләренә генә йөгән кигездерә Ят кеше килә башласа, шомрая, күзләрен аканта, танау тишекләрен киерә дә арты белән борыла, гүя ул: Якын килмә! Тибеп үтерәм! — ди иде. Рикәкә белән Мисбах абзыйның улы Мәснәви Кызыл Армиядә хезмәт итеп кайтты Аклар ягына разведкага гел аны җибәрә торган булганнар Акларның каравылы сизенеп алса да. куып җитә алмыйлар икән чаптарны Менә шуннан соң инде айгырга Рикәкә исеме ябышып калды. Айдаш карт аңа аеруча ягымлы итеп: Ривәлүтсия аты ул Рикәкә! - ди Атларын да бирде Мисбахетдин карт, сыерын да тапшырды, шулай да аны барыбер авылдан сөрделәр. Сабирның кулы уйнады инде монда. Жаен таптылар Имеш. Мисбахетдиннең өе ярлы крәстияннекеннән биегрәк булган Ике ат тоткан. Димәк, кулак! — Кызык бу дөнья, кызык. Жиргә берегеп үскән тырыш кешенең өе җимерек булырга тиеш идеме икән? Андый кеше атсыз җир сөрергә тиеш идеме икәнни соң? Аңлаганнары дәшмәде, аңламаганнары иске чабата ата-ата Мисбахетдинне. хатынын, балаларын авылдан куды. Хуҗасы киткәч. Рикәкә бер җанына урын таба алмады бичара Араталарны тибеп сындырды, күкрәге белән араннарны җимереп, яланнарга чыгып, урамтыкрыклардан хуҗасын эзләде. Апасыннан аерылган колындай, кызганыч итеп кешни-кешни тилмерде Үзе һичкемне якын җибәрми Шуннан Сабир әйтте: — Айдулла абзый, теге җен айгырны тотып бир әле! — диде. Айдулла тотты айгырны, тотты да җигеп тә бирде Сабирга. Ләкии Рикәкә авызлыгын тешләп, дулап, тарантасларны җимереп. Сабирны баганага сылап, үз ишегалдына — ятим калган йортка кайтты. Аны тагын тотып карарга булдылар Айгырга карарга куркыныч иде: күзләрен кан баскан, ул буйсынырга теләми, тотарга кысрыкласалар. ярдан сикерер, үзенүзе ташуга ташлар кебек җенләнгән иде. Юк. тоттырмады, тотсалар да. тәртә арасына кермәде, тәртәгә кертсәләр дә. Сабирны. аның куштаннарын тартып йөрергә теләмәде. Тешләште. тибеште, аякларын имгәтеп, иреннәре авызлыктан ертылып бетте. Айдаш өйдә юкта айгырны унлап кеше, лапаска кысрыклап, печкәннәр Шуннан сон Рикәкә тынды. Күзләрендә ярсу ут чагылып китсә дә. ул тиз генә ыргып чабу уеннан ваз кичә, мескен кыяфәттә башын җиргә ия торган булып китте Аның бу кыяфәтен күреп. Айдулла белән Хисбулла тыела алмыйча еладылар. Кызык бу дөнья, кызык. Колхозга тапшырылса да. атлардан, сыерлардан хуҗаларының үчен алу гадәткә кергән иде ул чагында. Мисбахетдин белән Мәснәви үчен Рикәкә белән Юргаттан алды Сабир Урта хәллеләрдән алынган ат колхоз милке түгел, фәлән байның аты. шуңа күрә, аны «бизәф- чәки» җигәргә, хәлдән тайганчы эшләтергә тырышалар иде. Бу караш Сабирда әле һаман да яшәп килә. Ул әле һаман да бу атларга Мисбахныкылар дип карый буган. Күтәрәмгә калсалар да. фураж бирми, бирдерсә дә. чеметемләп кенә эләгә Айдулла карт аркасында гына бу ике ат җан саклап килә. Агасының атлары булганга түгел. Айдулла аларга үзе «кендек бабасы» булган иде Шуңа якын итте ул аларны Икесен дә үзе дөньяга кабул итте Ярмөхәммәт тә атларны сөя. аларны тәрбия итәргә тырыша. Айдаш карт бик канәгать иде оныгыннан Гомере буе елмаюның, ни икәнен татымаган Айдулла. гомере гел сагыш-моң эчендә узган Айдулла бүген шат Ләкин аның шатлыгы йөзенә чыкмады. Ул ни өчендер кинәт кенә күккә карады, кулын куеп, кояшка карап торды да әйтте. — Янгыр явар, ахрысы.—диде Ярмөхәммәт аның бу сүзләрен ишетмәде Ул сарут себеркесе жыя башлады Кыска ялга туктагач. Айдаш карт оныгына дәште. — Улым, атлар бик тынгысызлана, кигәвеннәрен куа тор' — диде Ярмөхәммәт, алаша белән биягә ябышкан канэчкечләрне сыдырып төшерергә ниятләп, маллар янына килде Мунчада чапкан кебек итеп, ул атларны алмаш-тилмәш чәбәкли башлады. Рикәкә аңлатып бетергесез рәхәт кичерә иде Бичара хайван ашавын онытып, оеп тора. Ат ипләп кенә кешнәп куйды. - Ай рәхмәт, Ярмөхәммәт, алтын кулларыңның игелеген күр. мин мәхлукның җәфаларын аңлаганың өчен аллаң сиңа олы бәхет бирсен! — дигән сүзе иде. ахрысы Рикәкәдән Ярмөхәммәт Юргатка күчте. Юрга бия шарт-шорт тибенә. холыксызлана — Сабы-ыр. — диде Ярмөхәммәт. Күрмисеңмени, дошманнарыңны куам. Бераз сулыш алгач, тагын ура башладылар Бик күп урган булыр лар иде дә. урак машинасы ватылды. Элек үк чатнаган уракның бер теше сынып чыкты да эш тукталды. — Ярый әле ватылды, диде Айдаш карт үзалдына Атлар аяктан егыла иде. Рәхмәт төшкере. Вакытында ватылды Юкса ат кыз ганып урактан туктасаң, теге Чучка Сабир эләтанагынны калдырмас Айдаш карт утыргычыннан төште — Улым Ярмөхәммәт, кайтып китәргә туры килер. Берочтан анаңа да, Факиягә дә әйт. әбәтне бүген өйдә генә ашарбыз — Нигә, бабай? Уракны аны Рәван абый хәзер төзәтеп бирә! диде Ярмөхәммәт. — Урак төзәлсә дә. урып булмаячак, улым' Ни өчен? — Озакламый яңгыр явар Төштән соң урып булмас. Бабасы әйтсә шулай була да куя инде ул Күк йөзендә бер уч болыт юк. бабай, әнә. яңгыр булачак, ди Айдаш карт атларны тугарды да. сынган уракны салдырып, кулны кисмәс өчен уртасын иске чыпта белән урады Бар. улым, уракны алачыкка илт' диде Аннан тиз генә монда чабыйммы? дип сорады Ярмөхәммәт Әбәт ашарбыз да бу алны урып бетерербез - Әбәтне өйдә ашарбыз Юргатны дывурга менгез, диде Айдаш карт — Көн чалт аяз бит. бабай, бер болыт юк. дип аптырады бала. — Шулай инде, явачак,— дип. бабай малайны атка менгезде дә урак белән ачкычлар төрелгән янчыкны тоттырды Малай бер кулы белән тезгенне тотып, икенче кулы белән уракны, янчыкны кочаклап, авылга таба китте Айдаш карт тирә-якка карап алды Күк йөзе зәңгәр Кояш өскә менә, өскә менгән саен челлә зенлн Торган саен зеңгелдәү арта, көчәя Арыш арасында чикерткәләр колак яргыч итеп чырлый Балкортлары. шөпшәләр, төклетуралар, божаннар үтә көчле аваз чыгарып кайнаша Бөҗәкләр кабалана Кемдер аларны артларыннан ашыктырып, куркытып тора кебек Бөтен табигать берөзлексез зеңли Ж.нр башындагы күлдә бакалар кинәт беравыздан бакылдый башлады Тирә-юнь мен төрле тавышлар белән мөлдерәмә тулды Кинәт башланган бакал н хоры кинәт кенә өзелде. Юан тавыш белән фырылдап «маржа квян- тәсе» очып китте Кибеп беткән чыпчык борчагы шартлап ярылды. Орлыклары сабактан читкә сибелде. Орлыктан бушагач, кузак кабыгы ике якка аерылып, сырлы мөгез шикелле бөгәрләнеп калды. Кыздыра а. ява ар диде дә Айдаш баба урак машинасының тәртәсен, вәлүкләрен күтәртеп куйды. Берәр ачкыч-ма.зар калмаганмы дигәндәй, ул машина тирәли әйләнеп чыкты да авылга таба юл алды. Рикәкә хуҗасы артыннан ияргән Бу аңлы хайванны тезгеннән җитәк- ләп йөртмәсәң дә була, тезгене сагалдырыкка бәйләнгән Ат үзе шулай тыңлаучан. Картның уйлары явачак яңгырда түгел. Ул Ярмөхәммәт турында уйлый Айдулла карт оныгы Ярмөхәммәтнең табигатькә, җиргә мәңге береккәнлеген аңлады бүген Шуңа күрә ул егетләрчә җиңел атлый. Айдаш артыннан ат көчкә өлгерә. Айдаш бабаның куанычын беркем дә сизә алмас иде. Өйгә кант кач та ул кычкырып көлмәде, сикереп төшеп биемәде. Килен, мунча ягарга кирәк! Факия, су ташып кун! - дни та кычкырмады Жилтерәтеп кайтып керде дә. кул очына чиләк асып, унике тан кыр суга барды Инештән генә, бакча башыннан гына булса да. туксан яшьлек картка тыкрык тавыннан менүе бик тә хәтәр икәнен белеп, кайнатасына булышырга дип. Нурлыгаян ишегалдына чыкты Чыкты да. авызын яулык почмагына яшереп, кулын Айдаш карт кулындагы буш чиләккә сузды. Бу аның: Әткәй, куй бу эшеңне? Өйдә хатын кыз юкмы? — дип әйтүе иде. Килене тел яшергәнне Айдаш карт бик ошата, чүтеки ата итә. биатасын зурлый дигән яшерен уй картны гомере буе куандыра килде. Айдаш баба каршысында Нурлыгаян кычкырып сөйләшсә дә. яулык канламыйча, авыз күгәреп, акырып кычкырса да булдыра ала. Бу эш аның үз иркендә хәзер Бүгенге хатыннарга: авызыңны каплап йөр. кайнатаң алдында сөйләшмә дип әйтеп кара син! Ник әйткәнеңә үкенерсең Әнә. башкаларның киленнәре биата, биана дип тормый, үз аталарына да акыралар, сүгенүләре дә гадәткә кереп бара инде. Хәсрлегә генә булсын, хатын кыз аза Кайнатасын түгел, үз ата-анасын кыйнаучылар да бар диләр Шуңа күрә Айдаш баба гомере буе киленен якын күрде Синең үз эшең дә җитәрлек, килен! диде карт Үзем ташыйм әле бүген Үзем ташыйм да. үзем ягам Хәтәр эссесенә үзем керәм Ярмөхәммәт белән. Шулай' Нурлыгаян сузган кулын кире алмады, капкага таба ымтынган кайнатасының каршысына төште Бу аның: Әткәй, кешеләрдән уңайсыз бит! Оятын кая куярбыз? Туксанга җиткән аталарына су ташыталар дип сөйләрләр Әнә. һич югы Факия ташыр, китер чиләкләреңне' дигән сүзе иде Ул арада өйдән Факиһә йөгерен чыкты Ул оекбаштан гына иде. Шуңа күрә җиргә төшмичә, болдырда басып, бабасына таба ике кулын сузды Бабай' Бир чиләкләрне! Ату ачуланам! Хәзер чәемне генә эчен бетерәм дә. суга йөгерәм! дисә дә Айдаш карт риза булмады Шулай1 Үзем ташыйм' Бетте! Шулай' дип. чиләкләрен кул очыннан тотып. Айдаш капкадан чыкты Карт кулындагы чиләкләр чыек чыек чикылдашып суга китте. Бабаң мунча ягарга йөри, (.уны үзе ташый. Гомердә булма1анны. Хәерлегә генә булсын инде, диде Нурлыгаян Хәле киткәч туктар әле. аннары үзем ташып бетерермен, диде Факиһә. Ана белән кыз өйгә узды. Лакин Айдаш бабанын хәле китәргә уйламады Үл егет жиләнд-»й житеэ нде Аның күз алмалары елтырый. ут чәчеп тора Унике юл суга барса ла. үзе мышнамый, тигезтирән ител сулый Бабаңа әллә ни булган, күңеле бик көр бүген. диде Нурлыгаян Факиһә жавап бирмәде. /Канал алыр өчен .«итмәде ана бу сү зне Болай гына, үзалдына сөйләнүе иде Нурлыгаянның * Айдаш карт шатлыгын биеп шатланмады, кайгысын »лан кайгыр | мады Шуңа күрә аны төксе кешегә санады авыл халкы Бии бии шатла ? нырлык зур сөенеч тә күргәне булмады Айдаш картның Ләкин ул үзе = өчен кечкенә генә нәрсәләрдән дә куаныч таба белә иде Үкереп еларлык 5 кара кайгысы да булмады аның Кара кайгы килсә дә. сыгылып төшә тор - гаипардан түгел иде Айдаш баба Хәзер аныи иң зур кайгысы - улы ? Сугышка кител хәбәрсез югалган жан нарчасы улы Хисбулла Үлем кәгазе килсә дә. карт Айдаш моңа әзер Тере килеш менә бүген кайтып ~ төшсә дә. шатлыгыннан Айдаш карт егылып үлмәс ; «Әткәй1 Нурлыгаян' Балаларым Факиһә белән Ярмөхәммәт! Озын ♦ язарга вакыт тар Сугышка керәбс з Догагыздан ташлама! ы »' Хисбулла ■ * Бетте-китте. Шуның белән вәссәлам вә кәлләм Беренче хаты, соңгы - хаты Кайда ул бала? Үлеп калганмы? Әсир эләккәнме? Өч ел бит инде, бер 2 хәбәре юк. Меңләгән кешедер бит инде анда Тузан бөртеге кебек юкка чыксын инде адәм тикле адәм баласы Айдаш карт сизә, күптәннән сизә инде: Хисбулла исән түгел < изә аныи сизгер күңеле Сизә, шулай да өмет дигән бер алдавыч хис ымсындырып яшәтә дә яшәт » Юк анын бер дәнбер улы. күптән юк инде Тере булса. Хисбулла бер хәбәр бир » алмаз лык мәхлук түгел Алданганын белеп, үзен-үзе алдап, алланасы килеп жан саклый карт Улы үлсә, оныклары бар. шөкер Дөресен генә әйткәндә, киленен башта бик өнәп бетермәгән н де Айдаш баба Шуна күрә улы Хисбулланын Нурлыгаян тирәсендә чуалуын бик хупламады Хисбулла каты торды Әткәй. Hyp.ii.iiаяннан башка мина патша кызы да кирәк түгел, дигәч, сүз әйтмәде тагы Нурлыгаян бик ипле, бик тәртипле, югыйсә, шхлай да Айдаш картка киленнең наданрак булуы ошамый иде Наданлыкны \л ү ипчә аңлата. Күңел күзе белән күрә белүчеләрне хуплый карт Эчке бер мәгънәле булганнарга тартыла ул Күңел күзе сукырларны. мәгънәсезләрне ул наданнар рәгенә кертә Әмма Айдаш карт бу турыда улына да. киленен.» дә авыз ачып сүз әйтмәде Нурлыгаян исә кайнатасыннан Hi үрли, анын төкселеген күр.» Шулай да ул кайнатасын олы итә Хисбулланын атасы булганга гына түгел. » әгр кеше булганга шүрли иде Нурлыгаян кайнатасыннан Хисбулланын агасы яман холыклы булса да. тү зәр иде у i XiaHHUii холкы ошамый гни кенә балалар ташлап, иреннән аерылып йөри торган ixa так нәрсә түгел иде Нурлыгаян Айдаш карт килене Нурлыгаянны кеш» алдында мактамый, әмма кеше .хурласа, яклый торган кайната булы ........................................ акты Кеше а (дында килене турында бер генә яман сүз дә сөйләшмәде Айдаш баба Менә шушы сый фатлары өчен бик хөрмәт игә Нурлы1лян кайнатасын Онык кызы Факиһәне дә Үйлаш баба өзелеп сөйми нде шик» i ie Ул Факиһә! ә өмс1 багламый Үсеп буйга життеме. кыз кеше ү з н»»» иңнеке гң к у | кыз кеше чи 1 кеше Кызкетш мп наез н зканбирәчәз Картның бөтен өмете Ярмөхәммәттә Хисбулла ү »с кайтма» инде Нәселдән нәселгә күчеп килгән изгзләр сәләте. Хисбулла вафат булгач төкәнеп калыр да. мәңгегә юкка чыгыр микәнни5 Җир туфракның серен белеп. табигатькә табынып яшәүче кешесе калмас микәнни Ай таш бабаның? Шуна күр », сөенечләр киль» |,»сә ы. елмайганы бхлмады Айдаш бабанын — Сәер кеше ул Айдулла абзый.—ди авыл халкы аның турында. - Алдыйлар төксе була Андыйлар кеше белән аралашмый Кешем йомыш белән керми.— диләр. Чыннан да. Айдашлар нәселе гомер буе күршеләргә әйбер сорап кермәде. Тозлары булмаса. Айдашлар тозсыз ашадылар. Иләкләре бу.т маса. Айдаш карт ясап бетергәнне көттеләр. Йомыш белән кергән кешегә юмарт иде алар Шулай да бер алган әйберне күршеләр үзләре кертеп бнрмәсә, кире сорап та йөрмәделәр, янә шул кешеләр тагын бер-бер йомыш билән керсә, сүзсез генә кире борып чыгара иделәр. Ярмөхәммәт артык йомыкый булмады. Бик тере, иптәшләре белән I уйнап үсә. Әнә шулай аралашчан булганы өчен Айдаш бабаның эче | поша Күп сөйләүчән. йөремсәк кеше тирән фикерле булмый. Андый кеше | җигелеп бер генә эшне тарта алмый. Ары сугыла, бире бәрелә дә төпле, тамырлы бер эш майтара алмыйча үлеп тә китә. Аннары соң кеше турында ни әйбәт, ни яман сүз сөйли алмыйлар. Әллә булган ул кеше, әллә булмаган дөньяда Ярмөхәммәт тә шулай җилбәзәк булыр дип бик ) пошынган иде Айдаш баба. Нурлыгаян кайнатасының төкселегенә, айлар буе сүз катмавына күнегеп беткән иде инде. Үзе дә кайнатасыннан тел яшергәч, ул сөйләнүләр- i йен һич тә кирәге юк иде шикелле Кайнатасының шундый аз сүзле булуы j Нурлыгаянга бик тә ошый — Мунча ягыгыз! Малларны ябыгыз! Тоз кайткан анда!—дип Айдаш карт бик сирәк чакта гына кычкыргалый. Картның кәефе юклыгын шул кычкырыштан аңлап була. Килененә әйтәсе сүзне Айдаш карт балалар аша йөртте. Нурлыгаян да кайнатасына бер-бер сүзе, йомышы булса, я Факиһә, я улы Ярмөхәммәт аркылы әйттерә. Балалар өйдә булмаса. килененә әйтәсе сүзен карт үзалдына сөйләнеп җиткезә, һич югында, малларга кычкырып, килене колагына төшерә торган иде. Айдаш баба әйткән сүздән соң: — Ярар, бабай, шулай итәрбез! — дип торыш юк. Үтәргә, бетте-китте' Шулай кирәк. Портка бердәнбер ир хуҗа — Айдаш карт. Аның әйткән сүзе генә түгел, тамак кырганы да, күз карашы да — закон. Әнә шул законның башлыгы, шушы йортның хуҗасы бүген, кеше көлдереп, карт башы белән су ташып йөри Нурлыгаян кайнатасының кәефле икәнен сиземләде, ләкин акылы белән моның сәбәбенә төшенмәде, төшенергә азапланмады да Картайган кеше ни кыланмас. Айдаш карт яшендәгеләр инде әллә кайчан гүр иясе. Яки әллә кайчан тушәк өстендә. Аның яшендәгеләргә күптән инде балалар акылы иңгән. Айдаш баба җир җимертеп колхоз эшендә икешәр нәүбәт эшләп кайта. Әнә. урактан кайткач, чәй дә эчеп тормастан, мунча ягып җибәрде. Әнә. тыз да быз су ташымыш көне. - Шөкер әле,— диде Нурлыгаян. - шөкер Аяк-кулдан калып, урынга егылса, ни кылыр идең? Үзен-үзе йөртә. Каралты-курасын рәтләп тора Шөкер Ул булмаса, ни кылыр идең дә, ничек яшәр идең? Аллага шөкер. Мунчадагы бөтен кисмәк-тәпәннәрне. комган-ләгәннәрне су белән тутыргач. Айдаш карт өйгә керде — Килен, чишмә суы белән сймавыр куеп җибәр! Кайнатасының гадәттәгедән артыграк сөйләшүен ишеткәч. Нурлыгаян аптырап, моның сәбәбенә төшенергә теләгәндәй, астан гына картка бакты Юк. кайнатасында артык үзгәреш күренми. Бары тик Айдаш бабаның керфек очлары гына елмая иде Чәй өлгергәнче Айдаш карт сүз катмады Нурлыгаян шаулап торган самавырны өстәлгә китереп утыртты Яулык очын иреннәре белән капкан килеш, кайнатасына янбашы белән торып, чәй пешерергә кереште. Факиһә киштәдән тустаганнар алды Ниһаять, чәй әзер Айдаш карт рәхәтләнеп чәй эчә. Өстәлдә бер генә дә чәй тәме күренми. Сугыш башланып. Хисбулла киткәннән бирле бу йортта шикәрнең булганы юк. Булганына шөкрана кылып, бар күгеннән тәм-рәхәт табып. Айдаш карт озаклап чәй эчте Аннан соң ул мунча томаларга китте Ләкин мунчага аз ягылган сыман тоеп, ул тагын бер кочак утын өстәде * Колак пешәрлек булмагач, мунча буламыни ул? — дип сөйләнә- з сөйләнә, лапас тирәсен әйләнеп чыкты Себеркегә калгач, кайнар бул- 2 мый инде ул мунча Яхшы мунчада себерке тәмле ис чыгарыр өчен генә = кирәк ул. '= Шулай да карт бер каен себеркесе, бер туйра бәйләме алып кереп. ? олы ләгәндәге суга батырып куйды - - Иске себеркесе тора торсын Анысы да артмас Өр-яңа яшь каен 5 белән туйра алып төшәрбез, аллыһы боерса Бер кочак утын янып беткәнче, ул абзарны тазартып чыкты Утын- § лыктагы түмәрләрне ватып-чәрдәкләп ташлады Ишегалларын себереп. • матурлап куйды Хәтта урам як капка алдын да ялт иттереп жыештыр- * ды Аннан соң мунчаны томалады Өч сәгатьтән сон мунча әзер булыр' — диде карт өйгә керә- * керешли Бик шәп яктым. Нурлыгаянга бу сүзләр Килен, мина мунчадан соң кияргә чиста күлмәк-ыштан әзерлә' булып ишетелде Кайнатасы мунча турында сүз кузгаткач та. Нурлыгаян сөлге-са бын. күлмәк ыштан хәстәрләгән иде инде Хужа хатын шул нәрсәләрне ишек катындагы бәләкәй сәкегә китереп куйды Ә. юк. килен, диде карт. Бу ямаулы алачаларыңны ал' Чина ситсы ыштан белән теге күлмәкне куй' «Уттай эш өстендә бәйрәмчә киенеп, ни кылырга йөри бу карт?» дип уйлады Нурлыгаян. үзе карусыз гына сәкедәге күлмәк-ыштанны алып, киштәгә ташлады Түр сәкегә менеп китте. Мендәр ястыкны ишеп төшерде дә. сандыктан бабайның саклап кына кия торган рәеш киемнәрен алды Сандыкны ябып, янә ястык-мендәрләрне өеп' кабартып куйды Аннан соң сәкедән төште, рәеш киемнәрен алын, мунчага китте Килене чыгып китүгә, карт түр сәкегә таба атлады Әле яна гына ЖИЛтерәп йөрүче дәртле карт кинәт бөкшәйде. кечерәеп калды, атлавы нын да рәте-юне юк. Айдаш карт сәкегә таянды, әкрен генә йөзлеккә утырды, артына каерылып, житәр /китмәс кулы белән сандык өстендәге ястык почмагыннан тартты Мендәрләр сәке киезенә тәгәрәде Ястык та сандык белән янәшә генә килеп төште Айдаш карт ястык өстенә ауды Сизелер сизелмәс кенә ыңгырашып, тын калды Факиһә бабасының кинәт үзгәрүен күреп, башта ни әйтергә белми аптырады, бабасы сәкегә аугач, кыюсыз гына килеп Бабай бабай, сипа ни булды? дип сорады Карт дәшмәде. Әллә чирлисеңме, бабай’ дип Факиһә сәкегә үрмәләде, баба сының йөзенә бакты Әлла ничек сәер тоелды аңа бабасының чырае, кыз чигенә ЧИ1СНӘ үрмәләп сәкедән төште дә өйдән чыгып йөгерде Әнкәй! Бабай' дип кычкырды Факиһә ишегалдына чыккач, аннан мунчага томырылды Кызының борчулы танышын ишеткәч. Нурлыгаян сораштырып тор малы, шөбһәле хәл барын сизенеп, тиз-тиз атлап өйгә керде Факиһә аңа иярде Нурлыгаян түр сәке йөзлегенә ике кулы белән таянып, кайн атасының чыраена карады карт тыныч кына сулый, әйтерсең лә ул сәламәт йокыда иде. Факня. дип пышылдады Нурлыгаян Син сора, нн булды икән бабана? Факиһә Айдаш картнын икенче ягыннан сәкегә үрмәләде. Ул бабасының иңсәсе аша каран: - Бабай, сиңа ни булды? Әллә чирлисеңме? — дип сорады. Картның керфек очлары калтыранып куйды. - Бабай,- дип кабатлады кыз — Бабай, хәлең авырмы әллә? Айдаш карт күзен ачмыйча гына башын боргандай итте. Ихтыярсыз яткан кулын хәлсез генә кыймылдатып, аптыратма инде, барыгыз, хәл алырга ирек куегыз дигәндәй, ишарәләде дә чак ишетелерлек итеп: — Ярмөхәммәт кайтмадымы? — дип сорады. — Юк әле. бабай, кайтмады.— диде Факиһә. «Мунча алдыннан хәл ж.ыюыдыр.— дип уйлады Нурлыгаян Аннары — Ял итсен бабаң, кагылма'» — дигәндәй Факиһәгә китәргә ишарәләде. Кыз. аяк очларына гына басып, сәкедән төште дә өйалдына чыкты. Кызым, бакча башыннан гына кычыткан жыеп кер! — диде Нурлыгаян. Факиһә, өй алдындагы буш кәржинне алып, ишегалдына чыгып китте Нурлыгаян бүлмәгә кереп, тавыш-тын чыгармаска тырышып, бәрәңге әрчи башлады. «Мунчадан соң әткәй бер самавыр чәй эчә дә ятып тора. Бераз ятып торганнан соң ашарга эзләнә башлый, биш-алты бәрәңге белән, бер уч арыш оны тугылап. кычыткан ашы пешерергә кирәк булыр.— дип уйлый Нурлыгаян. Нәрсәдер булган инде бүген бабайга. Башта бик жаска- нып йөрде, жегет диярсең. Хәзер сәкегә сузылып ятты. Гомергә булмаган кыланышы Беркайчан да ястыкка ятмаганны, бүген баш астына ястык аударган.» Ул арада Факиһә кычыткан жыеп керде. Менә, әнкәй, жыйдым. дип кыз кәржинне кертеп куйды — Картайган инде . кычыткан да... «Картайган» сүзен әллә ничек итеп әйтте кыз. Картайган инде кычыткан да Тагын кем картайган? Бабасының картлыгына киная идеме бу? Әллә уйламыйча гына, ялгыш кына шулай әйттеме кыз? - Картайса да. кысыр аш тәмләргә ярый әле,— диде Нурлыгаян. Шул чак түр өйдән Айдаш картның тавышы ишетелде: — Карале, кем бар анда? Ярмөхәммәт кайттымы әллә? — Юк әле. бабай, юк. кайтмады, диде Факиһә. Ярмөхәммәт сынган уракның бер тешен алыштырырга дип, тимерчелеккә киткән иде. Тимерче Рәванны табалмыймы икән соң? Карт сөякләр сызлап тора, яңгыр килгәнен сизә сөяк-санак. Сулыш алуы да авырайганнан-авырая сыман тоелды Айдаш картка Явып китсә, бераз җиңеләер иде дә бит Әллә яумыйча гына, читләтеп китәргә инде исәбе Кайда йөри соң бу бала? Соңгармагае, соңгармагае Айдаш карт сүзен әйтергә. Кайтыр, тәккә трай тибеп йөри торган бала түгел... Кулыннан эш киләчәк малайның, насыйп булса. Эше бетсә, менә кайтып җитәр,— дип үз-үзен юатып алды карт. Ул тирән итеп сулыш алды. Салкынча саф һава үпкәгә түгел, йөрәктән узды сыман Күпме сыя ала. шуныңча мул итеп һава йотты да карт, тынын кысып, байтак суламый ятты Саф һаваны йөрәк янында озаграк тотып. Айдаш карт кан тибешенә колак салды Кан тамырлары ашыкмыйча гына тибә, аннан соң. тыны бетә башлагач, ул салмак кына, сизелер-сизелмәс кенә сулышын чыгара башлады. Сулышы төкәнгәч, тагын тын алды. — Шулай да озаклады чбу,— дип уйлады карт — Ашыгарак төшсә ярар иде. вакыт күп калмады. Нинди вакыт күп калмады? Кояш баергамы вакыт аз? Төш жи- теп килә. Мунча өлгерергәме вакыт бетте? Мунча өлгерер өчен әле тагын ике-өч сәгать вакыт кирәк. i Торыйк булмаса.— диде карт.— ләкин кузгалырга ашыкмады - Шулай! Шулай булырга тиеш иде. шулай булачак' Бүлмәдәге онык кыз белән килене аның бу сүзләрен ишетте, ләкин кыз да. ана да мона игътибар итмәде Игътибар иткән булсалар да. картнын ни уйлаганын, бу сүзләр артында ни нәрсә ятканын аңламаслар иде Колакларга тияр тимәс кенә кагылып узган бу сузләрнен мәгънә- * сен ана белән кыз соңыннан гына аңлар Яңгыр Торыйк булмаса. диде дә Айдаш баба җиңел генә кузгалып. 5 ястыкны сандык капкачына ыргытты Сәкедән төшкәндә ул тәрәзәгә ~ карады: Ярмөхәммәт кайтып килмиме, янәсе Яңгыр сибәли башламады- * мы икән? £ Ул җилтерәп чыгып китте ♦ Бабай әллә нишләгән бүген, диде Факиһә, ул кече бакча ягы- * на ачыла торган тәрәзәгә карады Мунчага кереп китте. Бәйрәм түгел, җомга түгел, гомердә булмаганны, мунча дип тызлап £ йөри, диде Нурлыгаян шелтәсез генә Арыш кылчыгы кычыттырадыр аны. әнкәй! - Әллә ниләр кычыттырса да. эш бетермичән мунча яктырмый иле ул Бакчы, безгә дә кушып тормады, үзе чабып йөри, диде ана Айдаш баба мунчаның ишеген шар ачып куйды да. таш өстендәге капкачны алып, ик»? тапкыр эссе салды Кайнар нар мунча тәрәзәсе яктылыгындагы сыек зәңгәр исне куып ишеккә таба алып китте Бераздан соң Айдаш таш капкачын төшереп, мунча ишеген ябып, ачылмаслык итен, утын агачы белән терәтеп куйды Ул эшеннән риза иде бугай - Шулай! диде дә мунча өйалдыннан ишегалдына чыкты Бабай бәләкәй бакчага керле Кытай алмагачы янында бик озак басып торды Вак алмаларны бармаклары' белән сыпыргалады. Үз гәүдәсеннән ике тапкыр биегрәк үскән баяргөлгә карап сөйләнеп алды Аннан соң ул пәйгамбәр тырнагына иелде. Сукмак туфрагына бер тезен куйды ла чәчәккә карап Башка чәчәкләргә караганда син озын гомерле, диде Аннары ул түтәлгә коелган пәйгамбәр тырнакларын берәмләп учына җыйды ’ - Иртәрәк өлгергәнсез шул. ашыккансыз, дип. Айдаш баба аягурә басты Учындагы пәйгамбәр тырнакларын өйалдыңа алып керде Матча дагы кадакта эленеп торучы алача янчыкны үрелеп алды Рас өлгергәнсез икән, орлыкка калырсыз, дип сөйләнә-сөйлә- нә. чәчәк орлыкларын бөрмәле янчыкка салып, янә матчага элеп куй ды Кидер исенә төшкәндәй, Айдаш карт капыл өйалдыннан тагын ишегалдына чыкты Шулай, диде ул кук йөзенә карап алгач - Шулай. Янгыр килә Сулышын кысып, карт тын калды Бая гына ышылдап, шаулап утырган тупыллар кинәт сагаеп, шаулаудан туктады Бакча башында гы ерак тиреслектә тырнанучы әтәч тавык халкы да каралтыкуpara таба йөгерә башлады «Озак яумас, болыты зур түгел Шулай да чылатып китәр», дип уйлады карт Әтәч-генерал тибенүдән туктап, килеп җитә язган яңгыр болытына кыйгаеп бер карады да коңгырт, тук күкрәк тавышы белән бик шәпләп кычкырды Ки икрн нк-ку үк' Янгыр килә ә' янәсе Мин вазифамны үтәдем. хәзер миңа да кайтырга ярый. шәт. дигән сымак, әтәч җан фәрман чабып, ишегалдына кайтып керле Кайтып керде дә тагын бер кычкырды Ilk.i чак кинәт яшен яшьнәде, чатырдап к.үк күкрәде, сулыш кинә- еп киткәндәй булды. Күк күкрәүдән өннең тәрәзә пыялалары зеңгелдәп кунды Юк жирдән бар булып, кинәт көчле жил исә башлады. Айдаш карт яшенле яңгырны бәләкәй чактан ук ярата Чатырдатып яшен сукканны, йөрәк тетрәткеч кук күкрәгәнне, коеп яңгыр яуганны карау аның сөекле шөгыле. — Яшьнә, яшен! Күкрә, күк! Кой, яңгыр! — Чистармасмы фани дөнья! Яшенле яңгыр вакытында, якынында кешеләр булса да. Айдаш карт ишетелер-ишетелмәс кенә шулай әйтә торган иде. Күп кеше аның бу пышылдавын иман китерү, дога кылу, белгәннәрен уку дип уйлый инде. Юк! Дога кылмый Айдаш Табигатьнең бөек көченә соклана ул. кеше акылы житмәстәй куәтле болытка табына. — Көчле яңгыр килә, хәерлегә булсын, балалар! дип тикмәгә генә пышылдамый аның иреннәре. Кара-кучкыл болытта ут-янгын чыгарырдай, малларны, адәмнәрне сугып үтерерлек, меңьяшәр имәннәрне урталай ярырдай көч барын белеп әйтелә торган ялвару сүзләре дә болыттан миһербан көтүе дә шулай аның; жиргә. тереклеккә, ярым-ач адәмнәргә жан бирүче болыт икәнен белеп, теләк теләве. - Озак яумас, иншалла! — диде карт — Кодрәт чәчеп килгән болыт тиз шиңә ул. Әтәч, тавыкларын ияртеп, лапаска кереп китте. Яшен күк йөзен ялмап-ямап алды да күктә тоташ гөрелте булып, «ходай арбасы» Салават күпере аша чабып йөри башлады. Эре тамчылар белән шыбырдап яңгыр яварга тотынды Күк кавузын ачканнармыни — һавадан су ишелә. Айдаш карт чыланганын сизмичәме, әллә юри чыланасы килепме, аягындагы йон оекбашларын, мунчала белән бәйләп куйган ертык кәлү- шен салып, өйалды астына тыгып куйды да. түбәтәен култык астына кыстырып, яланаяк килеш мунчага китте. Яшьнә, яшен' Күкрә, күк1 Кой. яңгыр! Чистармасмы фани дөнья! Хәере белән килсен, балалар! — дип сөйләнә-сөйләнә Айдаш баба мунча ишеген ачты. — Эһем-эһем,—дип тамак кырды Айдаш. Мунчага кергәндә дә. лапаска, амбарга якынлашканда да жиле адым кала тамак кырырга кирәк. Биш адым калгач, тагын бер. Ишеккә, капкага тотынганда тагын шулай «эһем»ләргә куша борынгы гадәт. Бер тапкыр Ярмөхәммәт: - Бабай, ни өчен алай итәсең син? — дип сораган иде. Мунчага, лапаска, амбарга кергәндә тавыш бирмичә керергә ярамый, дигән иде Айдаш — Эчтә кеше булса, кинәт ишек ачылуга куркып, тотлыга торган булып кала Яшерен эшләр өстенә килеп кереп, кешене дә. үзеңне дә оятлы итүең бар... — Син бит кеше булмаганын белсәң дә тамак кырасың, бабай! Кеше булмаса да тамак кыру кирәк, улым, диде карт.— Эчтә өй иясе, мунча иясе, абзар иясе була Әнә шул ияләрне сискәндермәс өчен шулай эшлиләр Кинәт кереп, абзар иясен яки мунча иясен сискәндерсәң. сиңа зәхмәт кагыла. Эһем-эһем, мунчага кеше килә. Курыкма- гыз, яшеренеп өлгерегез дигән сүз ул тамак кыру. Әдәп саклау ул тамак кыру Абзар ияләрен дә. мунча ияләрен дә кеше күрергә тиеш түгел. Югалган мал эзләп йөргәндә печән кибәннәре, арыш эскертләре янына килеп чыкканда да жнде адым кала тавыш бирергә кирәк. Кешеләрне сискәндерергә ярамый, улым Айдаш баба терәүне алып, ишекне ачты. Мунчага эссе төшмәгән иде әле. Тәрәзәдән кергән яктылыкта сыек зәңгәр һава күренә. — Исе бетмәгән әле.— диде карт. Ташка янә дүрт тапкыр эссе салды да. ике себерке белән исле һаваны ишеккә таба куарга тотынды. Тагын эссе салды, тагын һаваны ку- ды Өйалдыңа чыгып, мунча эченә, тәрәзә ягына бакты зәңгәрсу һава күренмәде Ишекне тыгызлап, терәтеп кхйды да коеп яуган яңгыр астына чыкты. Яңгыр аяк астындагы туфракны үзләндереп өлгергән иде инде Җиргә баскач, картның аяк бармаклары арасыннан лыҗырдап юеш саз чыкты Яңгыр Айдаш картның такыр башына, арык җилкәсенә коя. -- Бәрәкәтле яңгыр булсын, тиз яусын, арышны җыеп өлгерергә * ирек бирсен! 2 Айдаш картның изге теләге шул булды ? Яңгырдан качып өйгә кермәде ул. юри әкрен атлап китте. Кәлүшлә- « pen. оекбашларын алырга дип өйалды астына иелде, шул мәлне үк капка = келәсенә бастылар. Капка ачылды. Б> Ярмөхәммәт иде Ул да. нәкъ m бабасы шикелле, түбәтәен култык астына кыстырган, чабатасын салган | Пычракта рәхәтләнеп яланаяк йөри Озак йөрдең, улым. диде карт Рәван абыйга булышып тордым Сөләйман абыйнын бозавын 2 бүре буган Башы белән аяклары гына калган ли Сөләйман абый шу- ♦ ларны алырга киткән. - дип сөйләнә башлады Ярмөхәммәт * — Алай икән,—диде карт — Бер килгәнгә өелеп килә инде ул бәла. =: Чирле карчык өйләрендә. Хатыны Хәбирә дә бүсерле. Өч бала - ниш- Z ләрләр инде бичаракайлар. Мал була дип өметләнеп торганда гына 2 Бар карап торганнары шул башмак иде Үзәкләре өзелер инде. — Рәван абый уракның ике тешен дә рәтләрмен диде Икенче теше дә чатнаган булган аның, бабай. Яңгыр гына комачаулый Янгыр тиз узар' Әнә. арттан ачыла килә! дип. карт борылып карамыйча гына офыкка ымлады Чыннан да. янгыр болыты нәкъ авыл өстендә асылынып тора. Ә болыт арты аяз. урман белән елга арасына салават күпере чыгарга өлгергән. һур-ра. бабай! — диде Ярмөхәммәт күлмәк итәген сыга-сыга - Җилләсә, бүген кичкә таба урып карарга була Юк. улым, - диде Айдаш. Арыш арасы юеш булыр Атлар тар талмас. Бабалы-оныклы алар өйалдына уздылар Кара өйнең ишеге ачылды, ишектән агач ләгән күтәреп Факиһә чыкты Аякларыгызны юып керегез, дип. кыз ләгәнне идәнгә куйды Аннары җәһәт кенә тагын өйгә кереп китте Башта син ю' диде карт. Ярмөхәммәт җылымса суга керен басты - Бабай, син яңгыр явасын каян белдең, ә? диде Ярмөхәммәт Күктә бер болыт та юк ис бит Карлыгачлар очуыннан - диде аксакал Чикерткәләр чырлавыннан Күңел сизүеннән Бабасы аңа янгыр алды галәмәтләрен сөйләде Ишек тагын ачылды, кулына комган чүпрәк тотып, тагын Факиһә күренде Бүкәнгә утыр. Ярмөхәммәт, хәзер аягыңны чайкап төшерәм. диде кы» Ярмөхәммәт бүкәнгә утырып, ике аягын ләгән өстенә күтәрде Фа кнһә комганнан җылы су койды Ярмөхәммәт энем, син менә бу чүпрәккә бас. Бабай, син аякларыңны ләгәнгә тык. һәй. кызым, озакламый мунчага барасы бар бит. - дип караган иде карт Мунча үзенә, аяк юып өнгә керү үзенә, - дип Факиһә бүкәнгә утыртты да. картның аякларын юа башлады Бабай, тәпиләреңне чүпрәккә куй! диде Факиһә, үзе коры чүпрәк белән бабасының аякларын сөртә башлады Аннан соң ул өйалды ишеген ачып, юынтык суны ишегалдына сипте Айдаш карт белән Ярмөхәммәт өйгә узды. Ишекне ачуга тәмлеләрдән тәмле аш исе бөркелде. — Ашка кычыткан, бәрәңге, суган, бер уч арыш оны салып пешер- гәнсең. әнкәй,—диде Ярмөхәммәт. Нурлыгаян казаннан аш бушатып яткан җиреннән ишек катына күз ташл ады. — Ике сабый,— диде ул үзалдына.— Янәмәсе, икәүләшеп яланаяк йөриләр. — Кайгырма, килен,—диде Айдаш карт, әйтерсең лә ул Нурлыгалиның ни уйлаганын ишетте.— Кайгырма, җәйге яңгыр шифалы була ул. Карт белән оныгы ак өйгә узып китте. Нурлыгаян агач табак белән ашны өстәлгә китереп куйды. — Табын янына утырышыгыз!—диде Нурлыгаян тыштан килеп керүче кызына.— Бабаң белән Ярмөхәммәткә әйт. чыксыннар. Кулындагы комган-ләгәнне мич авызына куеп, Факиһә алгы өйгә узды. — Бабай! Ярмөхәммәт! Ашарга чыгыгыз!—диде ул ак өйгә керә- керешлн — Бабай, мә, аягыңа оекбашыңны ки,—дип бабасының ямаулы оекбашларын сәке йөзлегенә куеп, кире чыкты. Ярмөхәммәт, чакырган җиргә бар, куган җирдән кит. дигән шикелле, теге өйгә чыгарга дип. урыныннан торган иде, аны бабасы туктатты. Монда утыр!—дип ул Ярмөхәммәтне үз янына, сәке түренә чакырып кул изәде. Ярмөхәммәт, тау кәҗәседәй, идәннән сәкегә сикерде. Ул бабасы сыман, аякларын чалыштырып. Айдаш карт әйтмешли, түрәдәй түрә корып, байлардай мыек борып, түргә менеп утырды. Карагыз әле. килен! Факиһә кызым!— дип кычкырды Айдаш карт урта ишеккә карап.— Шулпагызны монда гына кертегез булмаса. — Бәйрәм көннәрне генә түр башына утырып ашый иде бу әткәй,— дип, Нурлыгаян янә тагын бер гаҗәпләнде Бар, кызым,—диде ул Факиһәгә,— алларына кертеп куй. Факиһә кечерәк табакларга бүлеп, үзләренә өлеш калдырып, зуррак табакны, ике агач кашык алып, ак өйгә узды. Нурлыгаян агач касәгә салынган әче катыкны ала керде. Факиһә сәке киезе өстенә алача ашъяулык җәйгәндә: — Ашка ниләр салынганын бетеп бетермәдең,— диде.— Ашка әнкәй ике күкәй сытты. Ашта тагын яшел суган кыягы да бар. — Алары соңыннан салынган, мин иснәгәндә алары юк иде,—диде Ярмөхәммәт. — Танауларыгызны бака яласын!—диде Айдаш баба.— Борын яргыч иң шәп исле тагын бер үлән салган әле анагыз. Иң беренче шуны атарга кирәк иде. — Әнис!—дип кычкырды Ярмөхәммәт — Әнис исе бар. Нурлыгаян елмайды, бу елмаю: — Дөрес, улым, ашта әнис бар!— дигән сүз иде. — Уф. әнис барлыгы истән дә чыккан,— диде Факиһә. Табак-савытларны ашъяулык өстенә куеп, хатын-кызлар ак өйдән чыкты Айдаш карт касәдән әче катык алып, ашка салды. Катык каткач, кычыткан шулпасының тәме унлата арта диләр. — Бисмилла!— дип әйтте дә карт, доганың калган өлешен авыз эченнән генә мыгырдап, ашны бик һәйбәтләп кенә болгатып җибәрде. Аннан соң: — Ж.Ә, улым, җитешик ризыктан,—дип шулпа алып капты. Шуннан соң гына Ярмөхәммәт ашка үрелде. Шулпа сыек, әмма иллә дә тәмле иде. Алар сөйләшмичә генә ашый. Ашаганда сөйләшмәскә куша бабай. Ашаганда эш турында, башка мәшәкатьләр турында да. кайгы-хәсрәт. шатлык-куаныч турында да 96 уйларга ярамын икән. Ашаганда бары тик ризык турында гына уйларга, алдына гына карап, ризыкка рәхмәт укып йоткан азыкның үңәч буйлый ашказанына барып ирешкәнен күңелдән күреп, сизеп ашарга куша Айдаш баба - Йоткан ризык ашказанына төшеп урнашмыйча, авызга яна ризык кабарга ярамый, ди ул Ашаганда, чәй эчкәндә пешеләнмәскә. ашыкмаска кирәк ди Ашап бетергәч, кашыкның эчен дә. тышын да ялап куярга кирәк — Табак төбендә, кашыкта бәхет орлыгы ябышып калучан була Әнә шул бәхетеңне ычкындырмас өчен ашны әрәм итмәскә, бөртеген дә. валчыгын да җибәрмәскә. ди торган иде Айдаш баба Ярмөхәммәт бәләкәйрәк чакта бабасыннан болай сораган иде: Ни өчен син. бабай, ашар алдыннан кашыкка тотынмыйча, ашка карап торасың, аннан сон күзеңне йомасың? Син дога укыйсыңмы, бабай? Ашап бетергәч тә буш табакка карап утырасың, тамагың туймагангамы. бабай? — Юк. улым, дигән иде бабасы. Мин ризыкка рәхмәт укыйм Безне туйдырганы өчен тәгамгә рәхмәт әйтәм Шул ризыкны безгә биргән жиргә рәхмәт укыйм. Ашап бетергәч, бар булганына шөкрана кылып, тагын тәгам булсын, балаларымны, оныкларымны ач итмә дип. изге теләкләр телим. - дигән иле бабасы. Табак ялау бәхете Ярмөхәммәткә эләкте - Ялап куй. улым! диде бабасы Кашыгын ялап чистартканнан соң. Ярмөхәммәт табакны күтәреп яларга тотынды Чыннан ла. табак төбендәге берән-сәрән калган умач кисәкләре, изелгән кычыткан, катык таплары, бер ике бөртек бүрткән арыш шулкадәр тәмле иде. Табак ялауны бәхет дими, ни диярсең' Тора-бара, тормышлар көрәйгәч, Ярмөхәммәт аңлар табак ялау әдәпсезлеккә керә икән Ләкин шунысын гына аңламас, ни өчен? Ни өчен ризыкка табыну әдәпсезлек санала соң? Бай тормышта яшәгәндә дә табак ялау теләге Ярмөхәммәттән калмас Шул көннән соң Ярмөхәммәт, бабасына ияреп, гел генә ризыкка рәхмәт укый башлады Яңгыр койды-койды да узып китте Ялтырап кояш чыкты Түбәдән пычтыр -пычтыр су ага, ишегалдында, урамда гөрләвекләр акканы ише телә. Еракта-еракта күк гөрелтече ишеылгәләп куя Табигатькә тынлык иңә Шул тынлыкта урам якта бала чаганың кычкыру көлү тавышлары яңгырый Ярмөхәммәт табактан аерылып, тәрәзәгә карады Малайлар балак сызганып, урамга чыккан Ерганакта буа буып азаплана Галимхан Рәүф тә шунда. Вакыйф гөрләвеккә су тегермәне көйләп маташа «Кайдадыр кырылыш, суеш бара, дип уйлады Айдаш карт Монда ач балалар үзләренә кызык табып уйный Галимханның атасы үлгәнгә ике ел инде Сугышка киткәндә бу бала тәпи йөри генә башлаган иде әле Вакыйфның атасы да фронтта, анысы нишләп бетәр тагын? Рәүфнең атасы күптән вафат Ярмөхәммәтнең әтисе дә үлгәндер инде » һай. дөнья! Ә балалар ачлык дими, ялангачлык дими. әнә. ерганакта шаулаша - Бабай, диде Ярмөхәммәт Бабай дим. мин дә гөрләвекле уйнарга чыгыйм әле Юк. улым, бүген син гөрләвекле уйнамассың диде карт Эш югында беркайчан да уйнаудан тыймаган бабасының кинәт кенә «юк> дип әйтүе сабыйны аптырашта калдырды Ләкин Ярмөхәммәт дәшмәде Чыгыйм инде, бабай, дип ялынмады — Әйдәле. улым Ярмөхәммәт, дип Айдаш карт өскә калыкты Килен! Факнн кызым, ашыгыз бик тәмле булган Бик рәхмәт, куллары- гызның игелеген күрегез - Шифага, сихәткә булсын, бабай' диде Факиһә Айдаш карт иске кәвешен элеп, ишегалдына чыкты., Ярмөхәммәт, балакларын сызганып, ялан тәпи бабасына иярде. Айдаш карт капка келәсенә басты Келә үзенә генә хас тавыш чыгарып шалтырады: — Зен-гел-лә... Болай итеп бары тик Ярмөхәммәтләр капкасының келәсе генә шалтырый. Галимханнарның жил капка Аларның капкасында тимер келә юк. Ул капканың ачылып-ябылганын әллә каян белеп була. Ачылганда нечкә итеп шыгырдый, ябылганда юан тавыш белән үкерә. Капка: «Гали- и-им»,— дип ачыла, «ханн»,— дип ябыла. Рәүфләр капкасының келәсе: <Рә-ү-е-ефф Гафу-урыфф»,— дип әйтәдер сыман. Ярмөхәммәтнең ни уйлаганын сизенгәндәй. Айдаш карт сүз башлады. — Беләсеңме, улым, капка келәсе ни өчен шалтырарга тиеш? — Тимер булгангадыр.— диде Ярмөхәммәт. — Капка келәсе ул — кыңгырау. Кеше кергәнне, кеше чыкканны хужаларга белгертеп торыр өчен келәләр шулай матур тавышлы итеп ясала. Борын заман тимерчеләре икесе бер төрле тавыш чыгара торган капка келәсе ясамаган һәр капканың келәсе аерым тавышлы булырга тиеш Кем капкасы ачылганын бөтен күрше-күлән ишетеп тора. Үзенә күрә звонок. Капканы чыккач. Айдаш карт түбәночка борылды. — Әй, Ярмый, әйдә буалы уйныйбыз!—дип кычкырды Галимхан. — Вакыт тар!—диде Ярмөхәммәт. — Кая барасың?—дип кычкырды Галимхан. Ярмөхәммәт жавап бирмәде Галимхан үпкәләгәндер инде. Үпкәләсә үпкәли инде Кая бара дип әйтсен соң инде Ярмөхәммәт, кая барганын үзе дә белми әле. — Тау башына менәбез, улым,—диде Айдаш карт.— Авылны тау башыннан карыйсым бик килә. — Мунча кала бит . — Мунча өлгерергә иртә әле. Яхшы мунча, томалагач, өч сәгатьтән соң гына өлгерә ул. Аждаһатау Алар сөйләшмичә генә авылны чыкты Басма аша елганы уздылар. Карт белән сабый алдында биек, текә тау басып тора. Айдаш карт, егетләрчә атлап, тауга менеп китте. Ярмөхәммәт тә бабасыннан калышмаска тырыша Ярый әле тау сукмагы жилләп өлгергән Туктап ял итә-итә бабай белән оныгы, ниһаять, тау түбәсенә менеп житте . Шәмәй качкын ташына утырып, Айдаш карт хәл жыйды. — Бу Шәмәй бабаң ташы булыр, улым — диде Айдаш бераз сулыш алгач,— Тнмеркул дип атыйлар иде аны. Шаһимәрдан Тимеркуловны тирә-юньдә белмәгән кеше юк иде. Бик куәтле адәм иде, мәрхүм Шаһимәрдан агам минем әти белән бертуган, икесе дә Акбарыш балалары. Акбарыш Напалиун сугышында өч тимер тәре алган кеше. Тәреләрен такмый торган ие, мәрхүмкәй. Кешегә күрсәтмичә, әбигә, әтиләргә күрсәтмичә, сандык төбендә, жиде кат алачага төреп асрый торган ие. Напалиун сугышыннан бер аяксыз, бер кулсыз кайткан кеше. Сугышка китәр алдыннан бик куәтле, таза егет булган, имеш, үгезнең ике мөгезе арасына йодырыгы белән сугып үтерә ала торган булган, дип сөйлиләр. Бабай карт иде инде Берзаманны безнең авылда фетнә чыкты Учавыл- дан килеп, өй борынча кереп, налук салып йөрделәр. Имеш, Учавылда чиркәү салалар икән, шул чиркәү акчасын күрше-тирә татар авылларыннан жыялар икән, чиркәүгә алып кереп барча мөселманнарны да чукындыралар икән, дип бөтен авыл шау килде. Исправникны, сотникны, старостаны авылдан куып жибәрделәр. Шуннан соң гаскәр китерделәр безнең авылга Гаскәр килә икән дигәч. Акбарыш баба солдаттан кайт кан киемнәрен киеп, гомер такмаган өч тәресен тешенә кадап, мәйданга китте. Имеш, сугыш каһарманы, патша өчен кан койган карт солдатны тыңларлар, ана кагылмаслар Иң алда Акбарыш баба аксый-туксый бара Старшина кычкыра: — Туктагыз! Туктамасагыз. атабыз'— ди. Пристав кычкыра ♦ — Уберите старика-солдата!—ди. * , Старшина белән ике солдат килеп. Акбарыш бабайга тотынмакчы ? булганнар иде. Шаһимәрдан абый йодрыгы белән беренче килгәненең х маңгаена сукты Теге солдат шундук егылып үлде Китте атыш, китте = кычкырыш, без базларга кереп качтык Шуннан атлы казаклар китерт- - теләр авылга Биш кеше үлгән иде Ике солдат белән бер старшинаны * үтергәннәр ие.-Бу яктан бер үсмер белән Гыйлаҗ Хәлиулласы үлде. Бөтен 2 авылны суктырдылар Акбарыш бабайга йөз чыбык Патша өчен бер ая- 2 гын, бер кулын калдырган Ватан сугышы каһарманы, өч тәре таккан гарип | картны да кызганмадылар, кансызлар Иман юк икән үзләрендә, бәд- • бәхетләр Әнә, теге тегермән яныннан яшь таз чыбыгы ташыттылар * Чыбыкны тозлы суга батырып пешекләделәр Шулай иткәч, тал чыбыгы п сынмый, катырак төшә. Акбарыш баба шуннан озак тормады. Ике * көннән сон үлде Тнмеркул Шаһимәрдан абзый урманга качты Аны < тота алмадылар Илле егетне катыр сөрделәр авылдан Унлабын өтермән- гә җибәрделәр Калганнарының барысына да йөзәр, өчәр йөз чыбык Суктырудан ун кеше үлде Атлы казаклар җәй буе безнең авылда торды Тавык калмады, сыер-тана калмады. Барысын да суеп ашадылар, бирәннәр Ул хатын-кызларны мәсхәрәләп бетерделәр Бер килен асылынып үлде. Ике кыз суга ташланды Ике кыз акылдан язды Кайнап торган, күкрәп торган авылдан кот качты Казаклар киткәч тә кешеләр өйдән чыгарга куркып ятты әле Алты урам иле безнең авылда Әнә. теге арыш басуында бер урам иде Шул елны ук таралып бетте Аркылы урам егерме беренче елгы ачлыкта янып юкка чыкты Шаһимәрдан абзый кич саен урманнан чыгып, шушы ташка утырып җыру башлар иде. Кичен тып-тын була Көтү кайткач, мал-туарны япкач, капка төбенә чыгып утырыр идек Шул чакны тау башыннан Шәмәй качкынның матур, моңлы тавышы ишетелер иде. һай матур җырлар иде' Без. балалар, хатын кызлар рәхәтләнеп елый идек Өч ел тота алмадылар Шәмәй качкын ны Дүртенче елда сирәк күренә башлады ул та\ башында. Аның яшеренеп яткан урынына мин ашарга илтә идем Чир басты аны урманда Соңгы баруымда ул инде суынып беткән ндт Шулай да чиркәүне салмадылар Күрше тирә авылларында да кан наш булмагае дип шүрләгәннәрдер инде Менә. улым. Шаһимәрдан Тнмеркул бабаңның ташы шушы булыр Бабай тынып калды Бераз моңаеп алды Ярмөхәммәт тау астына карады Аста Зәйчә инеше елтырап ята Авыл уртасына буа җәелгән. Ямь яшел бакчалар, зират таллары мәктәп картасындагы кебек җәелеп ята Арыш басулары сап-сары Ямь-яшел ботыннар. кап кара сөрелгән җирләр, зәңгәрсу такыр басу барысы да ап ачык Ә-әнә. ындыр таба гыннан уң якта^ басу кырында урак машинасы, моңаеп. Айдаш карт белән Ярмөхәммәтне көтә Машина артында бәйләнмәгән арыш учмалары тезелешеп ята Болар бар да Ярмай авылының табигате Улым, ди it Айдаш карт Син бүген чәчәк матурлыгын күр ден Ләкин ул чәчәк үсемлекнең дәвамы гына. Тамырның очы гына Дөньяны, кешеләрне аңлыйсың килсә. син тамырга төшәргә тиешсен Әнә. безнең авыл Борынгыдан безнең нәсел шушы урман, шушы ботын, шушы тау янында гомер кичергән Әллә нинди җәзалар да. ачлыклар да. сугышлар дә көчләп чукындырышлар да бу авылның тамырын корыта'алмаган Ь\ тау сиңа кала. Ярмөхәммәт Бу таш сина кала, улым Авыл сиңа кала, балам Тормыш мәшәкатьләре белән тауны онытма Ин авыр вакытта да мен син тау башына Ин куанычлы чагыңда да мен син монда Тау башына мен дә моңай- Борынгы бабаң Тимеркул Шәмәй качкынның жырын җырла: Мендем тауга-лан. бастым ташкай. Ташнын кнртләчләренәй. Бер сызгырам, бер кычкырам. Калдым иптәшләремнән. Аннан соң менә шулай аска кара Ләкин шуны онытма, улым, биектән караганда сиңа бары тик зур нәрсәләр генә күренер, син башкаларын да күрергә тырыш . Бабасы әйтмәсә дә. Ярмөхәммәт тау башына менеп, аска карап торырга ярата. Бервакыт көтү алып кайтканда, шулай тау башыннан тирә якка карап, дөньясын онытып, ул көтүне ужымга керткән иде. Ярый әле председатель Сабир күрмәде. Күргән булса, валлаһи, өтер- мәнгә яптыра иде. Нигә безнең авыл Ярмай исемле?— дип сораган иде бервакыт Вакыйф укытучы Фәгыйлә ападан Фәгыйлә апа: Ярмай дип ни өчен аталганын беләсегез килсә,—диде,—тау башына менеп карарбыз Икенче көнне апалары бөтен мәктәпне жыеп, тау башына экскурсиягә алып менеп китте — Күрәсезме’ — диде Фәгыйлә апа. Авыл урак кебек Урак түгел, яна туган айга охшаган Ярым ай сурәтендә булганга «Ярмай» дип аталуы бер дә гажәп түгел. Ярмөхәммәт шуннан сон. яна туган ай күргәч, гел шул хакта уйлый башлады Узган кыш төнлә урманнан утын алып кайтканда бабасы тау төшәр алдыннан чана астына күсәк тыгып куйды да, түбәнең нәкъ шушы урынына басып, озак кына авылга карап торды Тау башында жил ыжгыра иде Жил ыжгырса да Ярмөхәммәт «Әйдә, бабай, кайтыйк инде», димәде. Чөнки ул шаккаткан иде Шаккатуыннан телсез калган иде Көмеш кебек ап-ак карга яна туган ай яктысы төшкән Киресенчә әйтсәң дә була: көмеш кебек яңа туган ай яктысы төшкәнгә, кар шулай көмеш төсенә кергән Күктә кыйгач ай. тау астында кара-кучкыл ярым- ай — туган авыл йокымсырый Бишмәт асларына «кырмыскалар» керә башлагач, Айдаш карт: Туңдыра, алланың рәхмәте,— дип чана янына килде. Чана астындагы күсәкне алып, баш бауны Ярмөхәммәткә тоттырды. Улым, син чана салуламасынга боргалап барырсың, мин күсәк белән тыеп төшәрмен,— диде карт Кызыл Тауның иң сөзәк жиреннән төшәсе булса да, йөкле чананы күсәк белән тыймасаң — баш бетте Чана сине сытып китә, я салу якка бәрелеп, йөген ава да. чана тәкмәрләп көрт эченә кереп чума. Менә шуннан соң сөйрәп чыгар инде син аны!.. Хәзер жәй. жылы жил исә. Яна гына жылы яңгыр явып узды. Жиле дә яңгыр болыты артыннан бара, көньяктан исә. Жылы, рәхәт жил Шул рәхәтлекне озаграк тотарга теләгәндәй. Айдаш карт ияген җилгә куйды Ике тез өстендәге кулларын уч ягына әйләндерде Үзе дә сизмәстән, Ярмөхәммәт тә нәкъ шулай эшләде. Шунда гына ул бабасының нинди рәхәт кичергәнен аңлады Яңгыр болытын куып йөртүче көньяк жиле Ярмөхәммәтнең битен ялый, керфек очларына орынып-орынып ала, керфекләр жил кагылган саен зенләп тавыш бирә Әйтерсең лә качкын Тимеркул Шәмәй бабайның сагышы чынлый. Узган елны Ярмөхәммәт Сабан туенда Хәмәт абыйның гармун уйнаганын озак тыңлап торган иде. Көрәшче Хәмәт абыйның бармаклары бәләкәй генә гармунның тар телләренә тияр-тимәс тора кебек. Әгәр дә Хәмәт абый бер бармагы белән кагылса, гармунның өч теле берьюлы батар сыман Ярмөхәммәт күпме генә карап торса да, Хәмәт абыйның бармаклары ялгышмады Гармун өздереп уйнады да уйнады. 100 Ярмөхәммәтнең керфекләренә кагылып, кояш миле шул көйне чыгара иде Кояш миле аның ике уч төбенә килеп бәрелә дә юкка чыга. Бераздан тагын сабыйның уч төбен кытыклый — Чын-дөрес исеме аның Ярмай-Урак. балам, диде дә Айдаш карт күзен ачты Бабасы карашына ияреп, Ярмөхәммәт авылны югары очыннан түбән * очына чаклы күздән кичерде. Караш Кызыл Тау артындагы урманга 2 күчте. Ерак урманнарны, болыннарны, басу-кырларны әйләнеп, караш ? янә Ярмай авылы өстендә туктады. Тау башына менеп, тирә-якны мең = тапкыр күзәтсәң дә караш бомрасы. фикер тугымы барыбер Ярмай = авылында килеп йомыла Туган авыл шушында булмаса. табигать шул ' кадәр матур булмас иде Ярмай авылы таусыз, сусыз, урмансыз такыр z басу уртасында япа-ялгыз утырса, шулай якын булыр идеме икән? - Ни өчен Ярмай-Урак соң ул. бабай5 — Ярмай-Урак.- дип кабатлады бабай Борын заманда Ярмулла £ ыруы Идел буенда яшәгән Кайбер риваятьләрдә аның исеме Ярмөхәм- ♦ мәт дип тә сөйләнә Атаң сиңа әнә шул борынгы бабабызның исемен * куйдырды Ярмулла баба Амдаһадан качып. Чулман якларына күчеп “ китә Кангырап йөри торгач, ул Зәйчә елгасына, шушы урынга килеп - чыга Тавы бар. болыннар, тугайлар мул. балыклы елгасына унбиш * чишмә генә коя. Алары бер хәл. иң яхшысы юл өсте түгел Монда зур елга керми Елга буйлап, гадәттә, кеше талаучылар, юл кисүчеләр йөри Ярмулла ыруы шушы урынга йорт корып жибәрә Ярмай авылы барлыкка килә Иске зиратның ташларына 1601. 1608 дип уелган Ул ташлар һаман исән әле Изгеләр зиратында янтаешып торалар Шул саннардан, беренче үлүчеләр язуыннан авылның кайчан салынганын чамалап була Йорт салырга агач — өстеңә аварга торган урманнан Амбар-койма торгызырга таш таудан үзе тәгәрәп төшә Астан жыя гына бар Мал туар асрарга болыннар, жәйләүләр бар Иген үстерергә басу-кырлар кин. Үрчи Ярмай токымы Өч жиргә су тегермәне корып жибәрә бабай лар. Тау башына тагын тегермән салалар Жил тегермәннәре Әнә. берсенең җимерекләре һаман череп ята (Каршы тау башындагы иске жнл тегермәне янында Ярмөхәммәтләр гел качыш уйный торганнар иде) Жир жәннәте шушы урында була инде Гөрли тормыш, ишәя нәсел Шулай рәхәт кичеп ятмыш көннәрендә Ярмай халкына бәла килә Аждаһа атлы явыз зат белеп ала: Ярмай нәселе бетмәгән икән әле. Ярмай токымы яңадан үрчегән, элеккегә караганда да тазарак тормыш корган Су юлыннан көткән дошман такыр юлдан, һавадан килеп һнжүм итә Ярмай авылына - Ярмай халкы мина салым түләргә тиеш, һәр йорт капкасыннан бер сыер, бер ат. ун сарык, йөз пот икмәк, бер чибәр кыз. бер батыр углан чыгарга тиеш' Шушыңа риза булмасагыз. эзегез булмасын бу урыннарда' дип Аждаһа бик каты куя мәсьәләне - Юк. Аждаһа, ди Ярмай бабай — Без Иделебезне ташлап китәргә мәжбүр булдык. Чулман илендә нигез кордык Чулман якасыннан да безне кудылар Бу жнрдән без беркая да китмәячәкбез Берәр ат. берәр чибәр кыз түгел, без сина аксак кәжә дә бирмәячәкбез? Алайса орыш5 ' дип акыра Аждаһа Орыш' ди Ярмулла бабай Коточкыч орыш башлана Ярмулла батыр Аждаһаны жиңә Ул урагы белән Аждаһаның корсагын ярып төшерә \лем жәрәхәте алган явыз зат Аждаһа егылган жирендә жан бирә Ярмай бабай да бу орышта үлем ярасы ала Борынгы бабабыз урагын ташлап, соңгы сулышын ала да тынып кала Жан бнрердән алда ул васыять әйтеп калдыра Токымнарым, минем урак кая төшсә, шул урынга урам салы гы». - ди Менә шул заманнардан бирле бу авылны Ярмай-Урак дип беләләр. — Ә-әнә,— диде Айдаш карт,— аның кулы ерак болынга таба сузылды — Әәнә. Коргантау - Ярмулла батырның кабере булыр. - Коргантау Ярмулла бабай кабере?— диде Ярмөхәммәт - Ялгыз имән үскәнгә аны Коргантау дип йөртәләр, диде Фәгыйлә апа. — Фәгыйлә апаң белми ул. Безнең авыл кешесе түгел бит ул. Монда укытучы булып килде дә, кияүгә чыгып калды. Элегрәк белүчеләр бар иде’ авыл’ турындагы хикмәтле хикәяләрне Менә хәзер син дә беләсең инде, улым! — Корыгантау башындагы имән мең яшьлек, диләр, дөресме ул, бабай? — Корыгантау түгел аның исеме, Корган тау, ягъни корып куелган, кеше кулы белән ясалган тау дигән сүз. Элек патшаларны, изге кешеләрне. каһарманнарны җирләп, аның өстенә тау корып куя торган булганнар, улым. Шуңа күрә Коргантау дип калган ул. Имән мең еллык түгел Өч йөз кырык дүрт яшьлек имән ул. Ярмай бабайны җирләгән көнне Коргантау өстенә ыру башлыклары утырткан имән. — Имәнне кисеп, боҗраларын санасаң, Ярмай бабайның үлгән елын төгәл белеп булыр иде,—дип уйлады Ярмөхәммәт. Айдаш оныгының ни уйлаганын сизде, ахрысы: — Ярамый!—диде — Имәнгә кагылырга ярамый. Ул изге имән Ул Ярмай батыр токымының терәге. Аңа карап сокланырга кирәк. Аңа. ул имәнгә, ул Коргантауга табынырга кирәк. Узган җәй бөтен халык Ерак болынга печәнгә төшкәч, Айдаш карт белән Хәсәнша икесе—атлама таяк—мәргәл белән ал бүлеп йөрде Айдаш баба җир үлчәгеч таякны «мәргәл» ди. Мәргәлнең ун атламы саен чөй кагып чыктылар. Хәсәнша бригадир шундый оста үлчи җирне, Ярмөхәммәт дөньясын онытып аның эшен карап йөрде. Хәсәнша абый һич туктамыйча атлый, ә мәргәл. үзе йөргәндәй, хуҗасына ияреп бара — Карале, кара, Хәсәнша абзыйның сажины үзе атлап йөри,— дип чыркылдаша кызлар. Берәү, икәү, өчәү унау!— дип саный Хәсәнша.— Как чөеңне, Айдулла абзый! Чөйләр кагылып беткәч, жирәбә салдылар. Бәхетеңә чыккач - ал. печәне куе булса да сиңа, гел сарут кына булса да синеке. Үпкәләш юк Чүкелгән, кайралган, көйләнгән чалгыларын алып, һәркем үз бае алдына килеп басты Ләкин беркем дә печән чаба башламады Айдаш баба әйткәч кенә башлаячаклар. Гел шулай булган инде Айдаш карттан башка бер генә күмәк эшкә дә тотынмаганнар. Бабай эш башларга бер дә ашыкмый Коргантау астыннан тибеп чыккан Изге чишмәдә йөзенкулын юды. юеш кулы белән сакал-мыегын сыпыргалап чыкты да, тау түбәсенә менеп, карт имән күләгәсенә кереп тезләнде. Тезләнде дә күзен йомып тын калды. — һәй. Айдаш баба, ташла намазыңны!—дип кычкырды Саһия — Чалгылар күгәрә башлады бит. Кемдер көлеп куйды. Ләкин бу көлкене берәү дә күтәреп алмады. Мондый вакытта Айдаш карт беркемгә дә җавап бирми Кычкырган кешене соңыннан ачуланып та йөрми. Күрәсең, бу вакытта ул беркемне дә ишетми торгандыр — Намаз укый дияр идең, намазлыгы юк,—диде Саһия чытлы- кай. — Тимә картка,— диде Хәсәнша.— Ул синнән-миннән күбрәкне күргән кеше. Нишләсен ул үзе белә. Бабасының нишләгәнен Ярмөхәммәт менә хәзер генә, тау башында торганда гына аңлады: Айдаш карт борынгы имәнгә. Изге Ярмәй рухына табынган булган икән. — Изге имәнгә кагылырга ярамый!— диде карт Имән борынгы бабабыз Ярмулла батыр кабере өстендә үсә Тау астыннан Изге чишмә бәреп чыга Изгеләргә кагылсак, нәселен корыр Бу чишмәгә. Коргантауга татарлар гына түгел, һәр җәйне марилар да, чувашлар да килә Изге суы шифалы була дип, шул суны эчәләр, шул суны өйләренә алып кайтып китәләр — Шуңа күрә аны Изге чишмә дип атыйлармы икән5—дип күп- * тәннән сорарга йөри иде Ярмөхәммәт — Бөтен халык җыелганга изге түгел ул. улым,- диде бабай — 2 Изге булганга анда бөтен халык җыела. Керәшеннәр аны Изге Жәрмәй = чишмәсе, ди Чувашларга ул Чурмай Патыр Ярмай бабаны бөтен халык 2 үзенеке саный. Тикмәгә генә түгел ул. балам Ярмай батыр үз токымын “ гына явыз заттан коткарып калмаган, тирә-яктагы башка токымнарны « да Аждаһадан коткарган Коткарган, үзе һәлак булган Борынгы рива- - ятьне халык бүген әнә шулай күңелендә саклый Урта болынны гына түгел. Ерак болынны да Изге чишмә туенды- » рып тора. Коры елларда, тирә-юньдәге болыннар кипкән чакларда да * Изге чишмәнең суы кимеми Изге димичә ничек башкача әйтәсең инде * шундый чишмәгә! Чишмәләр күп безнең якта, бабай,—диде Ярмөхәммәт һәр чишмәнең үз исеме, үз әкияте бар. шулар турында сөйлә әле, * дигән сүз иде бу. Айдаш карт оныгының сүзләрен шулай аңлады - Урман тавыннан элек өч чишмә чыга иде Хәзер берәү генә. Әнә. Урман тавында ике яшькелт урынны күрәсеңме? Элеккеге чишмә урыннары ул Берсе Юа чишмәсе, икенчесе Ак тәпән чишмәсе иде Агып ята торганы Килен чишмәсе Су алып кайтырга дип беренче көнне үк яшь киленне шул чишмәгә җибәрәләр иде, дип уйлады Ярмөхәммәт. Тирәсендә юа күп үскәнгә. Юа чишмәсе дип аталганын да. тәпәне саргаймаганга Ак тәпән дип аталганын да Ярмөхәммәт белә, иң кызыгы, иң шомлысы Зәһәр чишмә Зәһәр чишмә турында сөйләтәсе килә Ярмөхәммәтнең Айдаш карт та оныгын нәкъ менә шул Зәһәр чишмә турында сөйләргә дип алып менгән иде. Бабай сүз башлады Без Ярмай үтергән Аждаһа өстендә басып торабыз Хәзер «Кы зыл тау» диләр инде! Аждаһаның башы. әнә. тегермән буасына терәлгән Әнә. мөгезе Күзләре юк инде, мин бәләкәй чакта ике күзе дә бар иде Бик каты давыл вакытында Аждаһа күзләре аска тәгәрәп төште Берсе буага батты, икенчесе яр кырында тора Ярмөхәммәт — Таш бит алар, бабай. — дип әйтергә ымтынган иде. бабасы сөйләвен дәвам итте Кемгә таш. кемгә баш Дүрт йөз елга якын яткач, таш түгел, күмергә әйләнерсең Әнә. муены буйлап сарык көтүе төшеп бара Без Аждаһаның сыртында Ике тау арасы Аждаһаның ярасы Ул ярык без төшеп менеп йөри торган сукмак. Ярмай батыр урагының эзе Ике тау арасында Зәһәр чишмә Ул Аждаһаның агулы каны Ярмөхәммәт белә, бу чишмәдән кеше түгел, хайваннар да су эчми Эчкән жан иясен чир баса Шуннан соң берәү дә мантый алмый, озак еллар кибеп корып йөри дә. сәламәтлеккә туя алмыйча жан бирә Зәһәрле чишмәнең суы кимеми, улым, диде карт Ага да ага Зәйчә инеше буенда. Зәһәр чишмәдән түбән якта авыллар юк Ярмай дан өстә авыллар чакрым саен урнашкан Аскы якта. Зәһәр чишмә дан соң бер генә авыл да очрата алмассың Би ик ерак баргач кына сирәк мирәк авыллар күренә башлый Башка инешләр Зәйчәгә кушылып. Зәһәрле чишмәнең агсын сыегайталар Су зыянсыз булып, саф чиш- мәлар белән катнашып беткән тирәләрдә авыллар күренә башлый Айдаш карт тынып калды. Аннан соң тиз генә әйтеп куйды: — Хәзер Дәватау гына калды. Дәватауның да тарихы бар, улым... - Ул тауда давалы үләннәр үскәнгә аны Дәватау дигәннәр, иеме, бабай! — диде Ярмөхәммәт. — Дөрес, анда мәтрүшкә, җиләк күп була. Элек анда чия, гөлҗимеш бик уңа иде. Кавыннар тәгәрәшеп үсә торган ие. Гел бал гына була иде шул кавыннар. Бал гына ие... — Бабай, нигә хәзер кавын үстермиләр? — Сугышка хәтле дә, борын заманнарда да бик уңа ие кавын. Кая хәзер Кавын кайгысымыни? Арыш-бәрәңге үстерә кеше. Их. ул Дәватау кавыннары мең чирдән дәва ие. Чияләр дә бетте. Гөлҗимеш тә юк. Кавын да корыды. Кемгәдер үпкәләгәндәй, Айдаш карт турсаеп калды. Үпкәләвеннән арынгач, ул Дәватауга ымлап: — Яхшылабрак карале,— диде.— Нәрсәгә охшаган Дәватау? — Дөягә! — диде сабый. — Дөягә шул. дөягә. Дәва үләннәре өчен түгел, дөягә охшаганы өчен Дәватау ул. — Нигә соң Дөятау түгел? — Борынгы вакыт дөяне «дәвә» дигәннәр бабайлар Әнә бит, муенын сузып җиргә яткан да йоклый дөя. Тегеләре үркәчләре... Ярмай токымыннан булган Чапак морза Кытай белән сәүдә иткән. Урта Азиягә кәрван йөрткән дип сөйли борынгылар. Шулай тынгысыз булгангадыр инде, исеме дә үзенә йогып тора — Чапак морза. Чапак моннан төлке, аю, кеш тиреләре алып китә икән дә, тегеннән халыкка кытай савытлары, тоз ташый икән, чәй алып кайтып сата икән, бик абруйлы адәм булган ул Чапак морза. Ташаяк, чинаяк, тоз, чәй алып кайтканы өчен халык аңа мен-мең рәхмәтләр укыган. Моннан кыйбатлы җәнлек тиреләре алып барганы өчен аны Урта Азия. Кытай түрәләре бик тә яраткан Гомерләр узган Чапак морза соңгы китүеннән кире кайтмаган. Юлбасарлар аның кәрванын талап, үзен суйганнар икән дип сөйләүчеләр дә була. Төрлечә юраганнар Чапак морзаның югалуын. Шул хәбәрләрдән соң күп тә узмый, Чапак морза кәрваны башында йөрүче карт дөя берүзе ЯрмайУракка кайтып төшә. Кышкы әче бураннар башлана. Әшәке зәмһәрир суыклар килеп, Ярмай халкының байтагы кырыла Бу салкыннарны Төньяктан, Котыптан җил алып килә икән. Чапак морзаның карт дөясе булмаса, Ярмай-Урак балалары бере дә калмый катып үлгән булыр иде. Теге бичара дөя саклап кала аларны. Дөя. әче салкын җилгә киртә булып, авылны ышыклап ята. Иртән торып карасалар, дөя үзе катып үлгән була. Шул заманнардан бирле Ярмай-Урак авылына Котып җилләре үтеп керә алмый икән Әче җилләргә аркылы Чапак морзаның ике үркәчле карт дөясе — Дәватау ята. — Ничек инде? Дөя бит аттан әз генә калку. Ә Дәватау әнә, дөнья хәтле! —диде Ярмөхәммәт. — Йөзәр ел яткач, туфрак өелә. Туфракта үлән, агач үсә. Таулар, балам, тәбәнәкләнми. Тау-ташлар да үлән сыман үсә,—диде бабай. Айдаш карт, гомер булмаганны, бик озак сөйләде бүген. Чәчәкләр. тамырлар турында риваятьләр. Салкын чишмәдәге табип балыкларының серләрен оныгы колагына ирештерде. Бабасын бүлдерергә шүрләп, Ярмөхәммәт тыңлады да тыңлады. — Хәзер урманга киттек, урман аша кайтырбыз,— диде Айдаш. Алар туры сукмактан. Зәһәрле чишмә буйлап та кайта ала иде югыйсә Таудан төшү белән — авыл. Ни өчендер бабай оныгын әйләнеч юлдан, урман аша алып кайтырга булды Урман иясе Бабалы-оныклы ике кеше урманга кергәндә имән агачыннан бик матур бер кош очып китте Үзе урманны яңгыратып кычкыра «Куркуыннан шулай кычкыра!»— дип уйлады Ярмөхәммәт. Күкшә! — диде карт —Урман каравылчысы күкшә Урманга * кешеләр килә, урманга кешеләр килә дип кычкыра ул Сак булыгыз. | урманда кеше бар ди Хәзер бөтен урман Лйдулла карт белән оныгы ? Ярмөхәммәтнең урман авызына кергәнен белә инде Керпе дә. елан да. = Урман иясе дә белә Шәмәй качкын юлыннан ике кеше урманга керде. 5 сак булыгыз' — дип кисәтә күкшә. Качарга тиешле исәнлек кача Якн - куак артыннан безне күзәтә. Качасы килмәгәне үз гамендә булыр 5 Ә төлке якында гына йөри. Әнә бит. матуркай Юлдан аерылып, урман эченә кереп киткән сукмак аланчыгында елгыр төлке уйнаклый иде Ул җәһәт кенә аска иелеп нәрсәдер эзли ; дә, башын күтәреп пуф-пуф иснәнә. Ләкин кешеләргә карамый Кешеләр ♦ анын өчен юк кебек Исе дә китми, һаман нидер эзли, иснәнә Атласаң. * нибары биш адымлап булыр Сикерсәң, тиз генә койрыгыннан каптырыр- й лык кебек. £ - Безне үчекли. - диде карт — Тотып кара, җитеп кара син аны * Тоталмыйсың, тоталмыйсың, менә генә бит минем матур койрыгым, я тотып кара, ди бит хәйләкәр Ярмөхәммәт кинәт сукмакка сикерде, төлке тавыш-тынсыз гына юк булды Айдаш баба кеткелдәп көлде: Хе-хе-хе. тоттыңмы? Сине үрти ул. синнән көлә' Күкшәдән соң кош тавышлары чак кына тынып калган иде Хәзер исләрендә дә юк. ду килә урман халкы Кошлар якында гына сайрый Сайрый алганы сайрый, сайрый алмаганы кычкыра Тиеннәр кул белән тотып алырлык арада гына Аларга игътибар итмәгәнгә салышып бар саң. тиеннәр дә кошлар да якында гына йөри Әгәр дә син «их. тотып алырга» дип уйласаң, шундук атылып читкә китәләр Әйтерсең, алар Ярмөхәммәтнең уен укыйлар. Уеңны укымыйлар алар, улым. - диде карт - Синең ку зеннән синең теләгеңне күрәләр, синең муеның алар ягына борыла башла ганына кадәр күзәтә алар Шул кечкенә хәрәкәтеңнән синең ниятеңне аңлый Бабай, без бит аларга тимибез Алар безнен начар кеше түгеллекне белә бит Нигә алар бездән курка Төлке, килеп, мина сырпа ланса. мин аңа зыян китермәм Сыйпап сөеп торыр идем дә кире җибәрер идем Шунда берәр тиен минем ин башына утырса, нн булыр иде инде? Кошлар, киекләр яхшы кешеләрдән дә куркырга тиеш Жәнлекнең тиресе никадәр кыйбат булса, анын гомере шулкадәр кыска. Кошның ите никадәр тәмле булса, ул токымга яшәве шулкадәр кыенрак. „ - Бу якларда кыр үрдәкләре бетте Кыр казлары сирәгәйде Чәүкә белән карга бихисап Курыксыннар, диде Айдаш карт Курыксыннар, шулай кирәк Матурлыкны саклар өчен азатлык кирәк Айдаш карт оныгын урманның иң аулак җиренә алын кер n Км агачлар ачыклыгында абагалык Жил агач башларыннан -HI уза аска төшә алмый Урманда шомлы тынлык Әг. i • . • чр Якты дөньядан, кешеләрдән, авылдан аерылып, бүленеп ка iдинар да мәңге шушыннан чыга алмаслар кебек Айдаш карт абага арасына кереп китте, Ярмөхәммәт ана иярде Бераз баргач, бабасы әйтте Әнә. кара! диде Ярмөхәммәт күзенә сарган пәрәвезне бармаклары белән сыдырып алды Куе абагалык уртасында кабергә охшаш калкулык, калкулык башында язулы таш басып тора иде. Шәмәй качкынның кабере шушы! — диде Айдаш карт. Ярмөхәммәт өнсез калды Аның башына утлы күсәк белән суккан кебек булды. Халык телендә җырлана торгай Шәмәй качкын аңа әкият батыры сыман тоела иде. Башка балалар да аны бары тик борынгы бәет итеп кенә беләләр — Качкын Тимеркул Шаһимәрдән дип үзем яздым. Ташы искергән инде. Комташ кына булды шул Син, улым, яхшы таш куйдырырсың. \скәч Тулысы белән яздырырсың. Елына бер булса да килеп карап тормасаң. каберне урман басып үтәр. Менә шулай кабер янындагы абагаларны утап торыш кирәк.. Абагалар иле Абага диңгезе монда. Шул диңгез уртасында кечкенә бер утрау — Шәмәй качкын кабере. Исән чакта да туганнарыннан аерылып, каңгырап йөрергә мәҗбүр булган Үлгәндә дә авызына су каптырыр кешесе булмаган. Инде кабере дә туганнарыннан ерак, кеше күзе күрмәс җирдә. Ятим кабер. «Ятим» төшенчәсе күңеленнән сызылып узуга Ярмөхәммәт тетрәнеп куйды Ятим качкын. Бәлки аның атасы да һәлак булгандыр, һәлак булгандыр да. аның кабере дә шулай ятимдер! Оныгының шундый газаплы, авыр уйлар кичергәнен Айдаш карт сизенде, ахрысы, сүзне гел икенчегә борды. — Бүген төнлә абага чәчкә атарга тиеш иде дә... Ярмөхәммәт аның тавышындагы көлемсерәүне сизми калды. - Бүген? — диде ул гажәпләнүен яшерә алмыйча. Абага ел буена бер генә чәчәк ата. диләр. Ихтимал, бәлки гомеренә бер генә тапкыр атадыр Чәчәк атканда да абага яшеренеп кенә, төн уртасында гына ата Яшерә ул чәчәген кешеләрдән. Кош-корт, киек- жәнлек адәмнәрдән курыккан кебек, абага да кешеләрдән курка. Ул үзенең токымын яшерә. Шуңа күрә абага урманның иң куркыныч җирендә, кеше сирәк килә торган куелыкта, сазлык, дымлы урында гына үсә Шуңа күрә абаганың чәчәк атканын күргән кеше юк Абага чәчәген күргән кеше булса да. без аны күрә алмас идек Абага чәчәген өзеп, тел астына салсаң, кеше күзенә күренмәс буласың. Абага чәчәген өзгән кешене без беркайчан да белә алмаячакбыз Кайсы тиле, мин абага чәчәге өзеп, күренмәс кешегә әйләнә алам, дип кычкырып йөрсен! Тиле булса, ул абага чәчәгенә кадәр барып та җитә алмас иде - Абага хәзер бөтенләй чәчәк атмый шул,— дип дәвам итте Айдаш карт — Элек чыннан да чәчәк аткан ул абага. Шул чәчәкләрне авызларына кабып, бик күп мәкерле кешеләр күренмәс булып, адәмнәргә зыян-зәхмәт кылып йөри башлаганнар Шуннан сон абага чәчәген яшергән Мәңгегә яшергән. Хәтта яхшы кешеләрдән дә яшергән... Бәхет — ул абага чәчәге. Абага чәчәген өзсәң — син бәхетле. Әмма абага беркайчан да чәчәк атмый. Ялгыз кабер тирәсен бераз утап, җыештырганнан соң алар кайтырга чыктылар Туксан яшьлек Айдаш карт белән тугыз яшьлек Ярмөхәммәт — тугыз гына яшьлек булса да. кинәт олыгая төшкән Ярмөхәммәт урман аша кайтып килә Айдаш карт ни өчендер алак-ялак карангалый. Юл буенда гына үскән агачларның яфракларын сыпыргалап ала Очып киткән кошка карап кала. Ярмөхәммәт тә бертуктаусыз урманны күзәтә. Жентекләп. текәлеп караган саен урман ачыла, киңәя бара. Элек күрмичә йөгереп узган үсемлекләр, чәчәкләр, агачлар аңа зур булып күренә Урман бай. урман матур. Шулай да урман шүрләтә, һәр агач артында кемдер бар кебек Ул «кемдер» сине күзли кебек. Син урманны ике күз белән генә күзәтәсең Урман снна мен күз белән карый Алача киндер ыштаныннан пычагын чыгарып. Айдаш карт туйра кисеп алды Адәм биеклеге булып үскән яшь имәннән бер ботак, икенчесеннән бер ботаклап, себерке жыйды — У-у. монда туйралык икән,— диде Ярмөхәммәт * — Шул күкшә эше,— диде бабай.— Күкшә-тынгысыз урман ясый. 2 Кышка дип жыйган урман чикләвекләрен кай жиргә күмелгәнен оныта f да. чикләвекләр икенче язны тишелеп чыга, туйра була. Туйра имән i булып үсә. ' ' ' = Айдаш карт имән себеркесен курыс белән бәйләп куйды — Хәзер бер минлек каен жыябыз' — диде ул. Айдаш карт кул- 5 тык астына туйра себерке. Ярмөхәммәт каен себеркесе кыстырып \р- 5 маннан чыкты * Алар урманны чыкканда юл жилләгән иде инде. 2 — Иртәгә иртән ура башларга була. — диде карт ♦ Кипшергән жирдән түбән таба атлавы жиңел Айдаш карт жил- * терәп кайта Борын эченнән генә нидер көйли Ул сәяхәттән бик канә- =: гать иде бугай. Ул инде сөйләнми, юл буйлап авылга элдерә Ярмөхәм * мәт аның артыннан көчкә өлгерә. Туксан яшьлек карт Димәссең, J билләһи. — Әйдә. улым, вакыт аз калды, диде карт борылмыйча гына Артта калган колын сыман. Ярмөхәммәт бабасын куып жнтә дә тагын калыша Аннан тагын йөгерә-юырта бабасын куып җитә. Шулай юрт-юрт атлап, терек терек теркелдәп, алар авылга төшеп жнтте Ни өчендер Айдаш карт туры өйгә кайтмады «Турыдан гына басма бар көе нигә югароч күпереннән әйләнергә булды икән бу бабай?»— дип уйлады Ярмөхәммәт Аръяк урамында каршысына очраган һәр кешегә кычкырып сәлам биреп, сәлам алып йөрде Айдаш баба Каз куучы әбиләрне сөйләндереп торды Атың кем? Кем баласы син? — дип ыштансыз малайларның исемнәрен сораштырып китте Белә! Белә лә ул картлач кемнең кем баласы икәнен Юри сорый Әйттерер өчен, тел ачтырыр өчен шулай сораша ул Югароч күпереннән чыгып, алачыкка таба киттеләр Помышы булса бул мае а да. Айдаш бабай тимерче алачыгы яныннан батай гына узып китә торганнардан түгел — Нихәлләр бар. Рәван’ — диде бабай, күрек янында күмер көйрә теп азапланучы тимерчегә Ярмөхәммәткә бабасының шулай шат исән ләшүе сәер тоелды. Салмак-уйчан картны танымассың - Урагың әзер. Айдулла бабай, диде Рәван Сөйләшеп куйганнар диярсең. Рәван да нәкъ бабай сыман шат тавыш белән жавап кайтарды Рәван почмакка сөялгән уракны алып тешләрен иске чүпрәкләр, чыпта белән урап. Айдаш картка тоттырды Карт туйра мпилеген оныгына сузды — Артбасуны урып бетерергә чыдар' диде Рәван — Артбасуны урып бетерергә чыдар ла ул диде Айдаш карт Ярмөхәммәт икс себеркене икс култык астына кыстырып, яна төш кән сукмактан чәп-чәп атлап бабасы артыннан кайта — Син шушында утырып тор. - дип. Айдаш карт уракны коймага сөяп. Фәрхуннарга кереп китте «Бабайга анда ни калган икән?» дип уйлады Ярмөхәммәт Байтак торганнан соң Айдаш карт чыкты Картның Фәрхун белән ни сөйләшкәнен беркем дә белмәде Шулай кайтып барганда алар каршысына көянтә-чиләк күтәргән Җәмига исемле хатын очрады — Килен чишмәсеннән кайтасыңмы, кызым? — диде бабай. Килен чишмәсеннән кайтканын күрсә дә. шулай сорый бу якта халык. Үзләренчә сүз башлау, исәнләшү була инде ул. — Ие, Айдулла абзый, менә әз-мәз ял тигәндә тәмле су белән чәй кайнатып эчик дигән иек тә. — диде Җәмига түти. — Сафиулланың хәбәре юкмы? — Юк, Айдулла абзый,— диде дә Жәмига яулык чите белән авызын каплады — Кеше сугыштан да исән кайта Исән булмаса. үле хәбәре килә Безнекенең ни хаты, ни хәбәре. Исәндерме, юктырмы, бер алла белә. — Озакламый син дә белерсең, килен. Озакламый хәбәр алырсын — Ходай кушсын инде. Айдулла абзый. Ике бала бит, аларны ничек үстермәк кирәк. Рәхмәт инде яхшы сүзеңә, хет син белешеп торасың — Исәнлегенә ышандыра алмыйм... Сабыр бул. килен, барына да әзер була күр Бик бетерешмә. — И-н аллам, ниләр генә күрергә язгандыр.— дип, Жәмига түти капкасыннан кереп китте. Кайтып җиткәндә аларны бригадир Хәсәнша каршылады. — Фу. тәмам аяк калмады,—дип башлады ул кабынган сулышына төртеләтуктый — Сабир иманны ала язды, Айдаш абзый. «Нигә иртә туктадыгыз? Нигә Айдаш карт урмый?»—дип кычкыра. Айдаш бабай уракны Ярмөхәммәткә тапшырды Бу: «Бар, улым, уракны, себеркеләрне алып керә тор»,— дигән сүз иде. Ярмөхәммәт ишегалдына узды. — Сын. Хәсәнша улым, күрмисеңмени, урак сынды. Бер... — Беләм лә мин. Айдаш абзый, бик беләм, урак сынганын да беләм. Ул аны аңлыймыни? — Икенчедән, яңгыр яуды. - Анысын да белә ул... Әнә. үзе килә. .. Бар инде, Айдаш абзый, күзенә күренмә, кереп кит, ул сине эзләп йөри Тыкрык борылмасында җигүле ат башы күренде Баш артыннан гәүдә, тәртә, тарантас сузылып чыкты Тарантаста киерелеп Сабир утыра Айдаш карт юри кереп китмәде шикелле. Урамда йомышы булмаса да, кузгалмады Килеп җитәр-җитмәс, Сабир тарантастан сикереп төште, кулындагы нечкә тал чыбыгы белән күнитек кунычына чат-чат сугып алды. Сабир- председательнең җитәкләү ысулы чыбык-чыбыркы-йодрыктан гыйбарәт икәнен бөтен авыл белә. Тик Сабир беркайчан да Айдаш картка кизәнмәде. Әшәке теле белән хатын-кызларның, карт-коры, бала-чаганын котын алып бетерсә дә, Сабир-председатель Айдашка кычкырырга базмый торган иде. Айдашка әйтәсе сүзләрен ул бүген Хәсәнша бригадирга коеп бетергән иде инде. Шулай да бүгенге Сабир үзгә күренә. Председатель: — Нәрсә. Айдаш абзый,— дип эчке бер зәһәрлек белән сүз башлаган иде, Айдаш карт: — Әссәламегаләйкем, Сабирҗан! — дип аның сүзен кисте. Бу сәлам: «Итагатьсез бала, мәдрәсәдә хәлфәң, йорт җирендә атан- анаң булмадымыни синең? Олы кешегә сәлам бирергә өйрәтүче булмадымы? Иң башта кеше белән исәнләшергә кирәк!»— дигән мәгънәне үз эченә алган иде. — Дәшми-дәшми бу прсидәтел Сабир дигәч тә. син дә узына башладың. Айдаш абзый,— дип кычкырды Сабир —Урак төзәтергә дә вакыт булды, җир дә кипшерде, ә син тау башларында тасраеп йөрисең. Уттай эш өстендә кем мунча ягып, халыкны котырта? Син, Айдаш абзый! — Кипмәде әле, Сабирҗан! — диде карт тыныч кына. Бригадир Хәсәнша бер җай табып, шыпан-шыпан кыяклады. - Арыш арасы кипмәгән әле. Сабирлаи,- лиле Айлаш карт,— Машинага уралачак, атларга авыр. — Ике ат бер лабагри тартмаска' — диде Сабир — Кая ике ат? — диде Айдаш баба - Рикәкәне атка санасаң, тавыклар көләр Ул бит үзе көчкә йөри Фураж бирмисең! Сабыр итик. Сабиржан Бүген юеш басуга кереп, атны аяктан екканчы, маши- * наны ватканчы, көтик иртәнгә чаклы | - Бернинди сабыр да юк. Сабир да юк Хәзер үк басуга чыга- =■ сың! ’ * - Бүген кул белән урырга куш Мин буген чыкмыйм диде дә 5 карт капка келәсенә басты Их, Айдаш карт, син камунис түгел, камуннс булсаң, мин сине 5 партиядән чыгартыр идем! диде председатель — Синең шикелле камунис булудан камунис булмавың мен өлеш f артык, Сабиржан,—диде Айдаш карт I — Пад су-уд! Сабата-ажж' Нигезеңне корытам мин синен, Айдаш ♦ карт! — дип кычкырды-кычкырды да Сабир тарантасына утырып каядыр * китеп барды Албакча артына поскан Хәсәнша Айдаш карт янына йөгереп килде - - Харап иттең. Айдаш абзый, диде бригадир үрсәләнеп, нигә * шулай әйтергә иде инде? Айдаш баба ишегалдына узды. Хәсәнша ана иярде Амбарга сөял гән уракны алып. Айдаш карт Хәсәншага сузды Менә. Хәсәнша, бу теше Рәван үзе тимер таптап ясаганы Жнр башына чыккан саен карап-тикшереп торсын урасы кеше Иртәгә нртук машинага уракны Рәван көйләп бирер Айдаш карт мунчага кереп китте Бригадир ни әйтергә белмичә, уракны кочаклаган килеш, ишегалды уртасында басып калды Нигә алай киреләнәсең. Айдаш бабай, дип картны үгетләргә ымтынган иде дә. ак сакаллы бу карт ике сөйләшә торганнардан ту гел дип. Хәсәнша уеннан кайтты Уракны тоткан килеш капкадан чыкты Айдаш карт ташка эссе салып, мунча ишеген бераз ачык килеш тотты Өр-яңа туйра белән каен миплеген ләгәндәге суга батырды Берничә тапкыр чайкаганнан соң. ике мннлек белән корым нс-тузаннар- ны ачык ишеккә таба куып йөрде Ике тапкыр шулай эшләгәннән соң. ишекне ябып, тагын эссе салды Бер уч су таш «итенә килеп төшү белән мунча ишеге шартлап ачылды Тагын бик каты эссе салгач. Айдаш ишегалдына чыкты Болдырдан ук күренеп тора. Факиһә өйалдын юып чыгарган, баскыч такталары сапсары. Чабата-башмаклар. женкә тезгән кебек, тора Тау-урманнарны әйләнеп кайткач, картка нәрсә кирәген нйдәгеләр бик яхшы белә ЧәЙ кирәк Айдаш бабаг а Мунча шәп булган' дилё карт ишектән керешли Нурлыгаян эшкә киткән, ахрысы, өйдә күренми Факиһә бабасына чәй хәстәрли Үлеш анда, бабай' диде кыз Колаклар пешәрлек булган Мунча бүрәнәләренә кул тидерерлек түгел Шырпы сызсан. кабыныр да китәр, билләһи! Тефү-тефү. алла сакласын! Шулай кирәк! диде карт Мунча Карт исә Сабнржаины күптән оныткан иде инде Ул мунча турында уйлый Ашыкмыйча гына чәй эчкәннән соң Әйдә. улым, киттек, диде Ярмөхәммәт, кулындагы кечкенә тартмачыкны Факиһәгә күрсәт мәскә тырышып, бабасына иярде — Әй. кая алдың тартманы? — дип аны Факиһә тотып алды. — Чакматаш белән ку кучкарда, миндә кабы гына,—диде Ярмөхәммәт.— Апа. валлаһи-билләһи, мин аны урынына куярмын. — Нигә ул сиңа, малай? — Бер эшкә. апа. — Ут-күз чыгарыргамы, давай китер капны! — Апа. чакма белән ку. әнә. кучкарда, миңа аның тартмасы гына кирәк Билләһи, мин ут белән уйнамыйм, апа.— дигәч, Факиһә энесен ычкындырды Ярмөхәммәт, бу тартмачыкны кадерләп чүпрәккә төреп, мунча өйалдысының кечкенә тәрәзәсе төбенә куйды. — Эһем-эһем,—дип ул нечкә генә аваз белән тамак кырды. Эчтән бабасының тавышы ишетелде: — Әйдә-әйдә. улым, кер! — Малай жәһәт кенә киндер күлмәк эченнән шуып чыкты. Сүс киндерәнең кыска элмәгеннән тарткан иде. алача-киндер ыштан шуып төште. Ул күлмәк-ыштанын төреп сәкегә куйды да мунча ишеген ачты, маңгайга кап-кайнар һава килеп сыланды. Малайның тыны капланды. — Ишегеңне катырак яп! — диде карт Ярмөхәммәт бабасы кушканны эшләп, ишек катындагы сәкегә утырды. Айдаш карт малайның жилкәсенә йомшак кына сугып: - Түр сәкегә уз.- диде.— Кайнары ишек катында күбрәк була аның Ярмөхәммәт ике кулы белән битен каплады, күрсәтелгән урынга барып утырды Мунча эче тын алгысыз эссе иде. Ишектән килеп керүгә Ярмөхәммәт тирли башлады Тау башындагы жилдә. кояшта яргаланган маңгай әчетә. Тир ага. Кайнар тир маңгаендагы, каш араларындагы керне агызып, күзгә кертә. — Әллә-лә,— диде Ярмөхәммәт. — Башыңны ләгәндә чылатып ал* — диде карт Битеңне ю! Ярмөхәммәт жылымса су белән башын-күзен юды. Сулышы иркенәеп китте Айдаш бабаның исе дә китми, таш капкачын ачып әз-әз генә кайнар су сибә. Су салган саен кайнар һава шаулап бүрәнәләргә килеп бәрелә, аннан соң һава дулкыны ишеккә китереп ора Ишек ыңгырашып-сыкрап куя Ачылып китәр иде дә. ишек келәгә эләктерелгән -- Әнә шулай ишек янына жыела ул эссе, дип сөйләнә-сөйләнэ кулындагы ике минлек белән бабай, кылыч айкап сугышучы батыр шикелле, болгана башлады - Менә шулай иткәч, эссесе ләүкәгә китә аның. Айдаш карт куып жибәргән кап-кайнар һава дулкыны Ярмөхәммәткә килеп бәрелә, маңгайны, бармакларны, иңсәләрне пешереп уза. Арыш кылчыклары кереп, чәнчеп йөдәткән урыннарда рәхәт бер кычыту уяна. Бабасы жилпегән саен эссе килеп бәрелә, тагын рәхәт булып китә. Мунча эченә тәмле каен исе. туйрага уралган мәтрүшкә исе таралган Тын юлын пешермәс өчен. Ярмөхәммәт минлекне битенә каплый да яфраклар арасыннан салмак кына сулый Үпкәләр хуш исле кайнар һава белән тула Айдаш карт тагын эссе өсти, тагын өсти, тагын өсти дә ике себерке белән эссене ишек катыннан тагын ләүкәгә куа. Аннан сон миңлекләрне ләгәндәге кычытканлы суга батырып, үзе ләүкәгә менеп утыра. — Менә шулай, - ди карт - Эссесе бул мае а гына себерке белән чабына кеше. Яхшы мунчада себерке чабынырга түгел, эссене әнә шулай ишекле-түрле куып йөртер өчен кирәк Тәмле исе өчен генә кирәк Ярмөхәммәт идәндәге чүлмәктән бер-ике йотым салкынча әйрән эчте. Аягүрә бассаң, колак пешә. Шуңа күрә Ярмөхәммәт иелеп йөри Ул янә түр сәкегә утырмакчы булды - Ләүкәгә мен!—диде бабасы Анда чыдап булмый.— диде Ярмөхәммәт — Әйдә, әйдә, — дип Айдаш баба оныгын ләүкәгә яткызды.— Каннарга түз. улым. Салкынга түз. Безгә түзем булырга кирәк. Безгә гел эссе була. Ж.ә гел салкын була. җә... Безнең ише халыкка урталык юк. ♦ Ярмөхәммәт бабасының нәрсә әйткәнен аңлап бетермәде. Айдаш карт ике миплекне дә алып, ипләп кенә Ярмөхәммәтнең f гәүдәсе өстендә җилпи башлады Туйра белән каен себеркесе бала ч җилкәсенә тияр-тимәс кенә үтеп китә Кычыткан тәнгә кап-кайнар һава Ё килеп бәрелә, тән пеште дип кычкырасы килә, ләкин тән пешеп өлгерми. - илаһи ләззәт биреп, кайнар һава узып китә. Бераз түзсәң, әрнү ләззәткә әверелә — Ә-ә-әх. хә-хә-хә-хә-әх! Менә шулай! — дип бабай себеркеләрне сизелер-сизелмәс кенә Ярмөхәммәт җилкәсенә якынайта бара В Яфраклар тәнгә тиеп-тиеп ала. ♦ Чәт-чәт итеп минлекләр алмаш-тилмәш җилкәгә куна башлады * — Ә-әх, хә-хә-хәхәх! дип кычкыра бабай. Кешегә ләззәт бирү аның үзенә дә рәхәт иде. күрәсең * Шунда могҗиза башланганын сизде Ярмөхәммәт Айдаш карт * мимлекләрне кычыткан суында чайкап ала да рәхәтләндереп, оныгын чаба. Ыштан бавы буып торган җирләргә яфраклар тиеп киткәндә рәхәтлеккә чыдый алмыйча кычкырасы килә. Ярмөхәммәт кычкыра да — Ә-әх! дип куя. Суккан саен суктырасы килә. Ә бабай шуны снзеп-белеп тора кебек «Их. арыш кылчыклары талаган арканы чапсын иде», дип уйлады Ярмөхәммәт, кайнар себеркеләр шундук аның җилкәсендә бии башлады Биш-алты тапкыр чапканнан соң. Айдаш карт ике себеркене дә оныгының сыртына ябыштырып-басыл торды Кайнар пар тәнгә батып, сеңеп керә сыман. Икенче ягыңны әйлән, улым! диде карт Ярмөхәммәт чалкан ятты. Шәҗәрәңне капла! диде бабасы Шуннан соң Айдаш бертуктаусыз оныгын чапты Мәхшәр иде бу Ярмөхәммәт өчен. Чаба торгач, мннлек белән аркылыга-буйга ышкый торгач. Ярмөхәммәтнең тәне, йөзе килгән угыз дурычмагы төсле, кыз- гылт-сары булды Бабай ләгәндәге калдык суны оныгының өстенә сипте — Ж.Ә. тор! Хәзер минем чират' - диде Син юына башла Кая ул юыну! Бала атылып өйалдыма чыкты Монда рәхәт, сал- кынча Мунча эченнән Айдаш картның кайнашканы ишетелеп тора ча-аж-жж! Бабай тагын эссе сала Тагын чаж ж! Бабай тагын ишек катыннан ләүкәгә пар куалый Тагын ләүкәгә менеп ята да. бераздан соң. ахыллый-ухылдый чабына башлый - Әнә шулай! Ә-әх. хә-хә-хәх! Әйдәгез әле. яфраккайлар, сихәтегезне сөякләргә хәтле узгарыгыз! Бераздан атылып Айдаш карт та өйалдына чыга Ул чыгу белән Ярмөхәммәт аңа урын бирә Бабай сәкегә сузылып ята Шә-әп! дн бабай Шәп ягылган' Ярмөхәммәт юынырга дип эчкә узды Бабасы хәл алган арада ул мунчала белән күбек кабартып, юынып, коенып өлгерде Шул чак Айдаш карт керде. Чыгасың дамыни, улым? диде карт — Эссе' диде Ярмөхәммәт Мунча әрәм кала! Яккан яккан, әйдә, тагын бер чабыныйк' дин Айдаш карт оныгын янә ләүкәгә яткырды. Ду китереп әйләндерә әйләндерә чапканнан сон Булды, җитте! диде карт Бераз сулыш ал да, аннары мине чабарсың Ярмөхәммәт өстенә салкын су бөркеде дә атылып мунчадан чыкты. Айдаш карт тагын эссе салырга кереште. Мунча тәмам кызып, шартлар дәрәҗәгә җитеп килә иде. Бераздан Ярмөхәммәт иелеп кенә мунчага узды. - Башына бүрек ки. бияләйләр дә шунда булыр! диде бабай Ярмөхәммәт тәрәзә кашагасына кыстырган бияләйләрне, чөйга эленгән иске бүрекне киде дә ике кулына ике минлек тотты. Ярмөхәммәт бакча карачкысына охшап калды. «Бакча карачкысы» чалдый- болдый жилпенә башлаган иде. Айдаш карт аны туктатты: - Яна себеркеләреңне куй, улым, алары авыр, искеләрен ал! Җиңел себеркеләрне алып. Ярмөхәммәт тагын жилпенә башлады Бабай оныгы чапканны бик тә ярата шул. Бабасы үзен ничек чапкан булса. Ярмөхәммәт тә бабасын шулай чабарга тырыша. Берничә тапкыр жилпенгәннән сон. чәп иттереп себеркене бабасының жилкәсенә ябыштырып, басып куйды — Ә-әх.— дигән ләззәт аша ыңгырашу ишетелде. Айдаш карт шулай ыңгыраша-ынгыраша. ахылдый-ухылдый мунча керергә ярата — Менә шул төшне чап бу җиргә сук,— ди Айдаш. Ярмөхәммәт бабасына рәхәт булган саен ныграк чаба. — Шә-әп! — ди карт Шуннан соң Ярмөхәммәт нишләсен белә. Хәзер хәлдән тайганчы бабайның җилкәсен, бөер турларын, аяк табаннарын чабарга кирәк. Айдаш карт авызыннан: — У-ух. житте, рәхмәт, балам!—дигән сүзнең ишетелүе булды. Ярмөхәммәт себеркеләрне бабасына ташлап, мунчадан чыкты. Хәзер бабай үзе чабыначак. Бераздан аның аркасын ышкырга булыр. Анысына гына түзәргә була. Бабасының аркасын ышкыганда тышта нәзек кенә тамак кырган тавыш иштелде: — Эһем-эһем. — Ни бар. кызым? — диде бабай. Мәтрүшкәле чәй китердем, бабай, өйалдына куям Сырт ышкылганнан соң Ярмөхәммәтнең вазифасы бетә. Ул комгандагы салкын су белән коенды да алача сөлгегә уранып утырды. Ух. мунчасы ла мунчасы, чәе лә чәе,— ди бабай.— Айдаш баба тагын мунчага кереп китте. Ул тагын чабыначак Дүрт себеркенең дүртесеннән чыбык-чабык кына калачак бабайдан соң. Өйалдыңдагы чәйне берүзе эчеп бетерәчәк: Шушында суынып, корынып. кипшенеп, бәйрәм киемнәрен киеп өйгә кайтачак бабай Өйдә, чыннан да. бәйрәм исе аңкый иде. Самавыр яңадан куелган Матур итеп, моңлы итеп салмак кына чыжлап-сайрап утыра. Казан өстеннән бу күтәрелә. Өй эче тулы коймак исе Бабасы мунчадан кайтып кергәч, онык-кыз сөйләнә башлады: — Мунча булгач, мунча булсын, бәйрәм булгач, бәйрәм итсен бабаң, диде әнкәй. Шуңа күрә теге онны туглап, коймак пешерергә кушты — Үзем дә әйтермен дигән идем дә. онытылган Ярый инде, үзегез сизенгәнсез,— диде карт Ул канәгать иде. Ярмөхәммәт белән Факиһә самавыр тирәли утырды. Ләкин Айдаш карт табын ягына борылып та карамады. - Анагыз кайтканны көтик, балалар, диде ул Бәйрәм ашы бергә-бергә тәмле була ул. - Коймак суына бит. - диде кыз Анын тавышында үпкә чаткысы сизелде. — Суынмас, кызым, син аны тимер табакка салып, өстен каплап, казан астынарак куй! Нурлыгаян эштән бик арып кайтты Икешәр норма урак урып кем генә армас. Ул болдыр баскычына утырып, чабатасына иярә кайткан арыш орлыкларын жиргә какты Тавык халкы берсен берсе баса- сыта өерелеп, орлык өчен талаша башлады — Үлешәсез бит инде, диде Нурлыгаян ачусыз гына Өйгә кергәч. Нурлыгаянның күңеле күтәрелеп китте Җелекләргә үтә торган тәмле ис таралган Кайнатасы, балалары өстәл тирәли кай- наша-кайнаша аны көтә Чәй көтә. Коймак көтә икән бит Аннан башка табынга утырмасларын ул яхшы белә, белсә дә: — Нигә ашамадыгыз инде?- дип кызына пышылдады - Бабай бит,— диде кыз, сине көтәргә кушты Факиһә самавыр башындагы чәйнекне чак кына кыйшайтып куйды самавыр, ботындагы челлә чикерткәләре авазы чыгарып, яңара башлады Нурлыгаян яртылаш кына булса да бәхетле. Кызы белән улы - бер сөенеч. Үз атасыдай булып беткән кайнатасы да авыр чакта нык терәк, шөкер Ни әйтсәң дә. өзелеп ачыкканнары бик сирәк булды Айдаш карт балаларга ачтан шешенергә ирек бирмәде Чабата ясап сатты. Нурлыгаян палас сугып, барыбер очын очка ялгап, жан сакладылар Шулай да олы бәхет өчен бер генә кеше житми табынга Хисбулла Хнсбулла житми Табын янында беркем дә бер сүз кузгатмады Бер уч он туглап пешергән коймакны, бетә күрмәсен дигәндәй, тәмләп, озаклап ашадылар. Чәйдән соң Нурлыгаян белән Факиһә мунчага жыена башлады Ярмөхәммәт, мунча тәрәзәсе өстендәге буш тартмачыкны алып, бакча аша су буена төшеп китте Айдаш карт ак өйнең түр сәкесенә үрмәләде Тир корыткыч сөлгесен ул нишләптер өстәл башында, кара өйдә калдырмады Сөлге сәер булып, карт артыннан сөйрәлеп бара Айдаш карт ак өйгә кереп киткән инде, ә сөлге Айдаш карт артыннан еландай шуышып бара сыман тоелды Нурлыгаян га — Әткәй, сөлгеңне ташла' дип кычкыра язды Нурлыгаян Аның урынына кызы өлгерде: — Бабай, сөлгеңне калдыр, дип көлә-көлә. Факиһә бабасы иңенә ябышкан сөлгене алып, чөйгә элде. Аналы кызлы мунчага киткәндә картның — Ерак китеп йөрмәгез, дигән тавышы ишетелде Абага чәчәге Бабасы да, башкалар ла Ярмөхәммәт уйнарга чыгып китте дип уйладылар Уйнарга китмәде ул Урманга китте Чакматаштан бушаган тартмачыкны чүпрәккә төреп, абагалыкка китте Бәлки абага Ярмөхәммәттән чәчәген яшермәс? Ятып калганчы атып кат Ярмөхәммәт бәхетен сынап карарга булды Бабай белән урманда рәхәт иде. ялгыз башын гына шүрләтә Агач артында күлләр бар Алар синең һәр адымыңны күзәтеп тора Яман ният белән карыймы ул күзләр’ Әллә бот ай гына карыймы? Бәлки, ул төлкедер? Бүре булуы да бик ихтимал Барасын да барасын, ә билгесез караш һаман синнән калмый, ияреп бара Ияреп бара, ә үзе күренми Ул билгесе» затның аяк тавышлары да ишетелми Коры ботаклар да шартлап сынмый, кипкән яфраклар да чаштырдамый Ярмөхәммәт шунда гына аялады, бу караш урман ку »е Двреср.не. Урман иясенен карашы иде бу Урман иясе Ярмөхәммәткә тимәс Яр мөхәммәт урманга явыз ният белән килми Бары тик абага чәчәге өчен генә. Тимәс аңа Урман иясе Ә шулай да шүрләтә — Урманда кеше бар! Урманда кеше бар! Бәләкәй кеше абагалыкка таба бара! Сак булыгыз! Урманда кеше бар!—дин кычкырып узды күкшә. Урманга керү белән караягы төште. Күзгә күренмәс сукмак сабынны абагалыкка китереп җиткерде. Көндез үк сайлап куйган карт зиреккә менеп, төн уртасын көтәргә булды Ярмөхәммәт Ул'чакматаш тартмасы төрелгән нәни төенчеген тешләп, җәһәт кенә зиреккә үрмәләде. Зирекнең сөзәк ботагына менеп атланды Жил кәсе белән агач кәүсәсенә сөялде. Арка яктан һөҗүм була алмый: аны зирекнең юан кәүсәсе саклый Астан да куркыныч юк: бүренең. төлкенең буе җитмәс Тукран тавышы ишетелми. Көне буе агач чукып, мие чәчрәп чыга язгандыр да ял итәдер Күкшә тавышы да яңгырамый. Көн кошлары әкренләп тына, төн кошлары бер-бер артлы уяна бара. Аста коры яфракларны кыштырдатып керпе йөри. — һу-у, һу-у,— дип Сак белән Сок бер-беренә аваз сала. Өстә, агач башларындагы зәңгәр ачыклыкта, ара-тирә ябалакларның тавышсызтынсыз очып киткәннәре күзгә чалынып кала. Ярканатларның күңелгә шом салып, тын гына очканнары күренеп куя Алар шулкадәр тиз оча, күз иярми кала. Әйтерсең лә кемдер ыргыткан таш шулай атылып китә, һичнинди тавыш юк, канат җилпегән, каурый сызгырган колакка ишетелми. — Фуй-фу! Фуй-фу!- дип кайдадыр ябалак фуфылдый Бөтен урман зеңләп тора. Әллә колак шулай чыңлыймы? Ныклап яшеренгән булса, да, каһәр суккан черки халкы Ярмөхәммәтне тәки эзләп тапты бит Әллә шул озынборыннар тавышымы теге зеңгелдәвек? Юк. черкиләр безлиләр, зеңгелдәмиләр Хәзер Ярмөхәммәт тик кенә утыра алмый инде, чәбәләнә, кашына Үз яңагына сугыпсугып ала. Муенына да чат ябышалар, имансызлар. Ул чәбәләнә башлау белән әлеге зеңгелдәр юкка чыга Колак янында черки безелдәве генә торып кала. Тавыш-тынсыз гына тагын бер ярканат очып узды, аның артыннан, җепкә тагылгандай, ябалак атылды. Тагын бер кат мәче башлы ябалак фуфылдап алды Аннан соң шәүлегән мияулаганы ишетелде Абагалыкның уртасында Шәмәй качкын кабере. Кабер күренми. Күренмәсә дә. ул төнге урманга тагын да шом өсти. Ярмөхәммәт бөрешеп килде. Шулчак аста, абагалыкта, могҗиза булып алды. Әллә каян, читтән, карурман эченнән шулкадәр матур асылташ очып төште дә, абага сабагына кунды. Сабакка куну белән асылташ чәчәккә әверелде. Ярмөхәммәт: «Төштер бу»,— дип уйларга да өлгермәде, шул тирәдән ерак түгел генә тагын бер чәчәк ачылды. Бу чәчәкләрнең матурлыгын башка бер чәчәк белән дә чагыштырып булмас иде. Чәчәкләрнең берсе бирәзәнең сыеграк төсе белән балкый Икенчесе алсу. Зәңгәрсу төслесенең уртасында алсу ут ялтырый Балкый утлар, җем-җем җемелди Күк йөзендәге йолдызлар кышкы салкын кичләрдә шулай төрле төсләр белән яна. Ярмөхәммәт зиректән шуып төшкәнен сизми дә калды Барган уңайдан ул төенчеген чишеп, тартмачыгын алды Чәчәкнең иң беренчесенә якын килде. Пөрәк колак ярысына бәрә. Каушаган йөрәк тавышы бөтен урманны яңгыратып дулый Ярмөхәммәт чәчәккә иелде Якыннан ул тагын да матуррак күренде. Караган саен чәчәк Ярмөхәммәтне үзенә ныграк тарта. Күзне аннан аерып булмый. Күз кабагы белән бер сирпел алсаң, чәчәк юкка чыгар сыман. Кышкы кичләрдә казан астына яккан учактагы утлы күмергә карап утырырга ярата Ярмөхәммәт. Күмер өемендәге иң матур ялкынлысын, алсу катнаш зәңгәрсу күмерне сайлап апа да, өнен җуеп, учак янып беткәнче шуңа карап утыра. Утыра торгач, күмер шулкадәр матур дөнья булып ачыла ки. хәтта шул матурлык эченә керәсе килә башлый Ул 114 матурлык пешермәс, яндырмас, тәнне көлгә әйләндермәс кебек тоела. Абага чәчәге нәкъ менә шуның кебек балкый Күзен йоммыйча Ярмөхәммәт матурлыкка карый Шулчак күрше абагадагы ут кннәт һавага күтәрелде дә юк булды «Димәк, абага чәчәген ү.з сабагында сакламый' Димәк, чәчәк кайдадыр читтә, яшерен урында саклана! Вакыт җиткәч. чәчәк үзе очып килә дә. абаганы серкәләндергәч. кире китә Якадан яшеренә, юкка чыга Ш\ ңа күрә кешеләр аның чәчәген табалмый аптырый», дип уйлады Ярмөхәммәт. Бусы да очып китә күрмәсен дип. Ярмөхәммәт асылташка үрелде Ләкин аның бармаклары матурлыкка кагылмады Чәчәккә кул тигезүдән курыкты ул Матурлыкка кул тидерү, ихтимал, кешеләргә ләззәт бирә торган дыр. Ә кеше кулы тигәннән матурлык үзе рәхәт аламы икән соң? Үсемлек сабагын тырнагы белән өзеп, ул чәчәкне сабак белән бергә тартмачыкка салып, янә чүпрәк белән төрде Төенчекне күкрәгенә кысып аягүрә баскан иде. егылып китә язды Күк йөзе меңләгән матур йолдызлары белән абагалыкка егылып төш кәнмени? Абага чәчәкләре шулкадәр күп төрле: берсе алсу, берсе яшькелт. икенчесе зәңгәрсу. Кайбер чәчәкләрдә бөтен төсләр дә бар Ярмө хәммәт абагалыкта озак тормады Үз чәчәге салынган тартмачыкны күкрәгенә кысып, артыннан йөз албасты кугандай, караңгы сукмакка томырылды Урманны чыккач та ул байтак чапты Куып килүче юкмы дигәндәй, туктан артына борылды Куа килүче юк иде Артта кап кара урман шәүләсе сузылып ята Ярмөхәммәт бераз туктап сулыш алгач. тагын йөгерә башлады Алда кара кучкыл булып авыл ята Бер ут әсәре юк Өйләр күренми Әйтерсең лә авыл юк. кара шомлы шәүлә күзгә чалына Хра-тирә этләр өргәне ишетелгәләп куймаса. бу караягы шәүләне әрәмә дип уйларга мөмкин Туры басмадан үз урамнарына чыккач кына Ярмөхәммәтнең эченә бераз җан керде Шулвакыт этләр ешрак өрә башлады Түбәночта. Сафиҗан абый лар тирәсендә эт улый Сафиҗан абыйныкыннан башка уларлык эт юк анда Алабай шулай улый Башка этләр аңа өрә өр.. җавап бирде Алабай тагын озын итен у талы Төн уртасында эт улавы зиһенне бораулап, бәгырьне чәнчеп узды Ярмөхәммәтнең күңел почмагында шом яралды Шулчак Ярмөхәммәтләр тирәсендә капка келәсе шалтыраганы ишетелде Рәүфләр капкасы, дип уйлады Ярмөхәммәт Бераздан сон тагын бер капка келәсенә бастылар монысы Ярмө хәммәтләр капкасы Ярмөхәммәтне эзлән, әнкәсе Рәүфләргә кергәндер дә кире чыккандыр Бераз кайта торгач. Ярмөхәммәт ү зләренең тәрәзә сендә ут күрде. Мине эзлиләр' диде ул ишетелерлек игеп Үз турларын.I җиткәндә Ярмөхәммәт сәер бер җанлылык, хәрәкәт, ыгы-зыгы барлыгын сизде Рәүфләр капкасы тагын чылтырап ачылды, капкадан Рәүфнең анасы Мәрфуга апа чыкты һи и. алланын рахмәтз дип шомлы тавыш белән сөйләнә сөй ләнә урам аркылы чыгып. Ярмөхәммәтләр капкасына таба китте Ни булды. Мәрфуга апа? диде Ярмөхәммәт караңгылык эчен нән Әллә мине югалттыгызмы? Әстәгыфнрулла! Ярмөхәммәт, синме бу* диде хатын Кайда йөрисен син? Бабай бабан бит Ярмөхәммәтнең йөрәк табанына тншклнъш булды Икс өйдә тә ут яна. Ул сәер бер шомлы халәттә кара өй ишеген ачты — И аллам, кичтән генә йөг,ереп йөрде югыйсә..—дип ярым елап, ярым пышылдап сөйләнә әнисе. — Кая йөрисен син?—диде Факиһә.— Бабай... Өй эчендә тагын күрше карчыклары бар иде. Ак өй ишеге ябык. Мәрфуга апа ак өйгә узды. Ярмөхәммәт, нишләргә белмичә аптырап, ишек катында басып калды. — Менә, улым Ярмөхәммәт,—диде Маһибәдәр әби.—Бабасыз да калдың инде... Анасы елавыннан туктап, тыңкышланган борынын тарта-тарта Ярмөхәммәт янына килде дә кочаклап алды. — Бабаң дөнья куйды бит. балакаем,— диде дә, тавыш чыгармаска тырышып, тагын елый башлады. Ярмөхәммәт берни аңламады. Ул, тартмасын кушучлап тоткан да, күкрәгенә кыскан килеш тик тора Әбиләр пышын-пышын гына сөйләшә; — И гомер диген, я алла, урыны оҗмахта булсын! Әнкәсе аны ак өйгә алып керде Түр сәкедә Айдаш баба чалкан ята иде. Аның ике кулы күкрәгендә кушырулы. Гәүдә ак чүпрәк белән капланган. Күкрәгенә Айдаш картның үз пычагы куелган. Бу — хәнҗәр. Айдаш карт аны шулай атый иде. Хәнҗәр бабасының ин кадерле әйберсе икәнен Ярмөхәммәт яхшы белә. Ул аны урманга барса да, печәнгә чыкса да, уракка төшсә дә — беркайчан да үзеннән калдырмый иде. — Миннән соң бу хәнҗәр сиңа калыр, улым,— дигән иде бабасы. Ул чагында Ярмөхәммәт бик бәләкәй булгандыр шул: — Кайчан үләсең соң син, бабай?— дип сораган иде. Бабасы аны аркасыннан сөеп: — Син бу хәнҗәрне йөртерлек булгач,— диде. Сәке йөзлегендә Бәдигылҗамал әби утыра Нурлыгаян аптырап калган баласын кайнатасы янына ук алып килде. Хатын ипләп кенә каплавыч почмагын ачты. Каплавыч астында Айдаш карт йокллп ята иде. Имәнгеч бер тойгы кичерде бу вакытта Ярмөхәммәт. Бабасы баба инде, ул гел шулай йоклый. Йоклаганда, Ярмөхәммәт гел аның янына елыша иде. Бабасы борылыр иде дә, тыштан туңып кергән оныгын йонлы. җылы күкрәгенә кысып, баланың ике аягын да ике бот арасына куеп ята иде. Җылы иде, кайнар иде аның бабасы. Менә хәзер дә җәймәне күтәреп, бабасы янына кереп, ятар төсле иде ул. Ләкин Ярмөхәммәт бабасына елышмады. Бабасының йөзен күрүгә үк ул имәнсенеп куйды. Бабасы, нәкъ бабасы булса да, сәер иде. Элеккеге бабасы шулай чалкан ятса гырлый иде. Гырламаганда, мыш-мыш килеп сулыш алыр иде. Яки аның борыны сызгыра торган иде Я бабасы төшендә авыз чапылдатып нидер мыгырдана иде. Ә бу бабай тик ята. Ул тере түгел, аның җаны юк. Ярмөхәммәт шуны аңлады. Үзе дә сизмәстән бабасыннан читкә тартылды. Әнисе мәетнең йөзен каплап куйды, аннан соң дәшми-тынмый гына баласын ак өйдән алып чыкты Бәдигылҗамал әби догасын ишеттеребрәк укый башлады.. — Гел уйламаганда диген, кинЬт булган икән шул,—диде Маһибәдәр әби.— Урыны җәннәттә булсын, я раббем! — Үзе су ташыды, үзе мунча якты, урманга барып, яңа себерке бәйләп кайтты. Җен кебек эшләде. Озак итеп мунча керде. Чиста киемнәрен киде. Я.маулы алачалар биргән нем дә. юк, килен, миңа теге күлмәк-ыштанны бир дип. үзе сорап алды. — Сизенгәндер, бәгырькәй. Үлем шаукымы белән йөргән инде ул.— диде Маһибәдәр әби.— Бик җиңел әҗәл булган инде Саваплы кеше иде, мәрхүм. — Мунчадан чыктык Факия белән, ул-бу юк иде. Чакырып алды. Кая Ярмөхәммәт, ди. Уеннан кермәде әле, дибез. Кайда ул, ди. Факия әйтә, Ярмөхәммәт берәр җылы мунчада малайлар белән кич утыра тор- 116 гандыр. ди Факияне эзләтеп кайтарды Юк Ярмөхәммәт Бнк көтте инде Ярмөхәммәтне, ике сүзнең берендә, кая Ярмөхәммәт, дип сорады Килен, вакыт җитте мина, ди Хисбулла хәбәрсез Исән булса, бер кайтыр әле Хисбулла минем сүзгә карамады, сине сайлады Дөрес, килен, чин сине алдырырга разый түгел идем Шулай да син әйбәт килен булып чыктың Рәхмәт' Өметем өзек иде Шөкер. Ярмөхәммәт безнең сиз- * герлекне алган атасыннан Ул дөньяның серенә төшенәчәк бала. Шунын ? өчен рәхмәт сиңа Кайтмадымы Ярмөхәммәт, дип сорады тагын Факия. ? син дә әйбәт күңелле бала, ди Рәнҗемәгез карт атагызга Төрле чаклар булгандыр Заманалар шундый килде бит безгә Шулай дигәч, мин г елый башладым Жыла. килен, җыла. диде Сүзең булса, килен, әйт 2 Хәзер тел яшерүнең мәгънәсе калмады, ди Юкны сөйләмә, әткәй. | сина үләргә иртәрәк әле. дидем Менә шулай сөйләш син минем белән. ди. Тавышың матур бит синең, килен Ишегалдында малларга дәш- i кәндә мин синең тавышыңны рәхәтләнеп тыңлый идем Шулай дигәч. 2 тыела алмыйча, җылап җибәрдем Факия җылый. мин җылыйм Әткәй ♦ әйтә, алай тавышлы җыламагыз. ди Мәет янында күз яше күрсәтү ки- * лешмәс. Тавышлану, кычкырып җылау ярый торган эш түгеп Тып тын - гына минем яхшы эшләрем турында уйлап утырырсыз мәетем янында 2 Әткәй, үзең рәнҗемә инде мина, дидем дә тагын сыгылып төштем * Шулчак әткәй нидер әйтергә теләгән иде. ахрысы, няген-сакалын күтәреп җиңел сулап куйгандай итте дә башы кыйгаеп төште Кулымда җан бирде Ярмөхәммәт күзләрен зур ачып, бүлмә сәкесе өстендә утыра Мәет сакларга тагын бер-ике карчык керде. Карчыклар алмашлап ак өйдә Айдаш баба мәете янында утырып торалар ла монда чыгалар Факиһә самавыр куеп җибәрде Бәдигылҗамал әби бу якка чыгып, көйле китап укын башлады Ишетелер-ишетелмәс мои да Ярмөхәммәтнең кинәт катып калган күңелен йомшартмады Бер почмакта әнкәсе кемнәр беләндер кәфенлек, тастар башы, гүр сәдакасы турында пышылдаша Абага чәчәге алып кайттым мин. диде Ярмөхәммәт үзалдына Бәдигылҗамал әбинең гел бертөрле тавышы малайны нзрәтте Ул. чәчәк салынган тартмачыгын учлаган килеш, сәкегә ятып йокыга китте Айдаш картның мәетен гүргә иңдергәндә Ярмөхәммәт кабер яка сыннан читтә басып торды Кабер инде күптән әзер иде Комсыз тират зур итеп авызын ачкан да. кайчан сон миңа ризыгымны каптырасыз, дигән сыман тын гына, -шом белән мәет көтеп тора Кабер авызы белән янәшә Айдаш бабаның гәүдәсе ята Мулла абзыйның озак итеп мәет өстендә ясин чыгуы да. бабайны җирләргә килгән карт-корынын ара тирә ютәлләштергәләп утыруы да Ярмөхәммәт кот агына кермәде Ярмөхәммәт әллә нинди сәер бер хәлдә тораташ булып каткан да күрше кабер өстендә котырып үскән сирень чәчәкләренә караган «Гаҗәп икән, днп уйлады Ярмнхәммәг Сирин әллә кайчан чәчәк атып койды бит инде Бу тиле куак нигә еоңга калган?» Сирень тәлгәшләре шулкадәр тыгыз, куе. әйтерсең лә Халит бабай кабере нстеиә чәчәкләр кибәне өеп куйганнар Жил булмаса да.зират агачлары шаулап ала. югарыдан исеп кит кән җилнең итәге агачларның ин очындагы берничә яфракны бер беренә бәргәлэштереп китә дә. яфраклар тагын ихтыярсыз шәлперәеш, асылынып кала Ярмөхәммәт атамый Мәет өстендә еларга ярамый Мәет өстендә хәтта кычкырып сөйләшергә дә кушмыйлар \йдаш картны юарга иртүк картлар килде Ярмөхәммәт ал арга сабын CH.IIс. чиләк-су, комган ташын, ярдәм итеп торды Мәетне өйдән алып чыктылар Ун кеше күтәреп зиратка .шып китте Ярмөхәммәтнең анасы, апасы Факиһә, күрше хатыннары капка төбендә басып калды. Барысы да яулык очлары белән битләрен каплап елый иде. Ярмөхәммәт иң алдан йөгерергә дип башка чыккан иде. мулла абзый аны җинелчә генә шелтәләгәндәй: — Женаза алдыннан барырга ярамый’— дип артка куды. Шуннан соң ул җеназачылар сафының иң артына чыкты. Ул әледән- әле арҮка борылып карый Күрше карчыклар, анасы, апасы һаман кереп китмәгәннәр Зират борылмасына җиткәч. Ярмөхәммәт тагын артына борылды. Әбиләр, апалар таралып бара, капка төбендә анасы бепән апасы һаман тора Ярмөхәммәт белә: алар һаман елый... Женаза тыкрыкка керде. Тыкрык башында Галимхан белән Рәүф килеп кушылды. Мәетне гүргә иңдерер вакыт җитте. Шул чак җил исеп куйды Халит карт кабере өстендә үскән сирень тәлгәшләре атынып алды. Сирень исеннән Ярмөхәммәтнең тыны капланды. Куе. тынчу, авыр иде ул ис. — Кил. улым Ярмөхәммәт!— диде мулла абзый — Бабаң белән бәхилләш. . Якынрак җибәрегез баланы Женазачылар боек кына бер читтә торучы Ярмөхәммәтне мәет янына уздырдылар Ярмөхәммәт бабасының таплана башлаган йөзенә карады. Кулы белән аның битен сыпырырга кушкан иде анасы. Ярмөхәммәтнең кулы тияр-тимәс булып бабасы йөзенә кагылды. Кагылды да Ярмөхәммәт имәнеп итте Төн эчендә мәетнең яңак сакалы үсеп чыккан иде. Элек Ярмөхәммәт шушы төртмә сакалга уч төбен ышкып шаяра иде. Айдаш картны ләхеткә куеп, имән такталар белән каплаганнарын игътибар белән карап торды Ярмөхәммәт. Ләхетне бик яхшылап, ышанычлы итеп кадаклаганнан соң. агайлар берәм-берәм кабердән сикереп чыктылар Картны җирләргә килгән авылның ир-заты. әле кичәле- бүгенле генә сугыштан кайткан абзыйлар, бер ымтынуда каберне күмеп тә куйдылар «Нигә шулай ашыгалар икән алар?»— дип уйлады Ярмөхәммәт. Әйтерсең лә Айдаш карт кабердән чыгарга гаугалаша. Бәлки шулай кирәктер’ Үлгән кешене тизрәк җир куенына тапшырырга хәерлерәктер Еллар узгач. Ярмөхәммәт үз гомерендә бик күпләрне җирләгәнне күрер Күргән саен ул нәкъ бүгенгедәй тагын уйлар: «Нигә шулай ашыга икән кешеләр?»— дияр. Кулларына көрәк тоткан таза таза ир-егетләр бер-берсе белән яры- ша-ярыша кабергә туфрак ишә Әйтерсең лә алар бу ярышта зур күрсәткечләргә ирешеп, беренче яки икенче урынны алырга җыена. Бу. бәлки, мәрхүмнең якыннары алдында яхшатланудыр? Айдаш картның якын туганнары юк Исәннәрдән аның иң кадерле кешесе - оныгы Ярмөхәммәт кенә. Ә сабый алдында кемгә кирәк яхшатлану? Женазачылар эшне тиз тотты Кабер балчыгын матурлап өеп. баш очына яңа гына кисеп алынган тупыл агачы утырттылар Көрәкләрен иңбашына салып, агайлар тарала да башлады Бишәр. унбишәр тиен гүр сәдакасы эләктергән малай-шалай да зираттан чыкты Мулла абзый гына бер ялгызы кабернең баш очына чүмәшеп калды. Ул сөаль фәрештәләренә ничек җавап бирергә икәнлеген Айдаш бабага әйтеп торыр өчен шулай утыра. Зират капкасы янында Ярмөхәммәтне Галимхан белән Рәүф көтеп тора иде. — Барыгыз, сез кайта торыгыз! диде Ярмөхәммәт. Мин мулла абзыйны көтәм әле. — Нигә кирәк снна мулла абзый?—дип төпченеп тормадылар малайлар. учларындагы җып-җылы бакыр акчаларын кысып, авылга таба йөгерделәр. Ялганлады Ярмөхәммәт. Мулла абзыйны көтми лә ул Ярмөхәммәт тиз генә зират капкасыннан эчкә узды. Мулла абзый ашыкмыйча гына кайтып килә иде. Ярмөхәммәт якындагы чардуган артына посты. Мулла абзый чардуганны узып китте, зират капкасын яхшылап бикләде дә авылга таба атлады. Поскан урыныннан чыгып. Ярмөхәммәт туп-туры бабасы кабере янына килде Җеназачылар кабердән кырык адым китү белән сөаль фәрештәләре гүргә кереп, гүр иясеннән сорау алачак Ярмөхәммәт шул сорау алганны ишетергә дип качып калды Ул тынын кысып, колагын кабер туфрагына куйды. Агачлар өстеннән жил исеп узды. Зират печәне арасындагы чикерткәләр җыры, җилдә лепердәшкән яфраклар тавышы гына калды зиратта Тагын җил исеп куйды. Бүрек хәтле генә җил адашып, аска килеп төште дә. Халит бабай сирененнән бер көлтә ис алып килеп. Ярмөхәммәтнең битенә сирпеде. Ярмөхәммәт бер мәлгә тын ала алмын торды. Куе. тыгыз сирень исе. бияләй-бияләй кисәкләр булып тамакка, үпкәләргә кереп тулды Шушы ис. сирень исе Ярмөхәммәткә гомер буе бабасын җирләгәнне искә төшереп торыр. Гомер буе Ярмөхәммәт сирень исле хушбуйларны сөймәс булыр. Гомере буе Ярмөхәммәт аңында сирень исе белән үлем төшенчәсе янәшә йөрер Җил узып киткәч, ул иркен сулыш алды да янә тынын кысты. Игътибарын җир астына төбәде Зират агачлары арасында көндез дә куркыныч. шомлы Әллә шулай киеренке тыңлаганга, әллә колак чыңлавы шулаймы Ярмөхәммәткә кабер эченнән тавыш ишетелгәндәй булды. Агачлар шаулавы көчәйде. Чикерткәләр тынып калды. Сирень кибәнендә чәчәк тәлгәшләре салмак кына атына башлады Ярмөхәммәтнең күңеленә шом иңде. Ул тар сукмак буйлап капкага таба элдерде Әйтерсең лә аның артыннан Нәнкир белән Мөнкнр куа. Койма аша ничек сикереп чыкканын да сизмәде ул. Зират артта калгач, тыкрык уртасына җиткәч кенә. Ярмөхәммәт туктап артына борылды — Юкка курыктым,— диде Ярмөхәммәт. Чурт та юк анда. Колакка гына ишетелгәндер ул Ярмөхәммәт тибешрәк атлый башлады. Тыкрык башына җиткәндә әперти-әрекмәннәр арасыннан ике гәүдә калыкты бу Рәүф белән Галимхан иде. Авыр чакта дусларының янә шәдә булуына эчтән генә сөенде Ярмөхәммәт Бер сүз әйтми-нитми. ул дусларын узып китте. Рәүф һәм Галимхан аның артыннан иярде. Рәүф бер яктан. Галимхан икенче ягыннан килеп, аның белән тигезләште. Беркем бер суз әйтмәде Ни дисең инде мондый чакта? Аларның шулай сүзсез атлавы Ярмөхәммәткә ошый. Юата башласалар, түзмәс иде, елап җибәрер иде. Олы кайгы төшкән Ярмөхәммәтне ике яктан тотып торучы ике багана кебек иде Рәүф белән Галимхан Тыкрык буйлап малайлар түгел, гүя хәсрәт баскан, дөньяның төчесенә караганда әчесен күбрәк татыган өч ир атлый иде Капка төбенә кайтып җиткәч. Ярмөхәммәт кереп китте, ике дусты утыргычта калды. — Ярмөхәммәт, озак торма, чык' Без сине көтәбез, бергә көлтә бәйләшергә барырбыз,—дип әйтергә теләгәннәрен ул яхшы аңлады. Ләкин аның үз мәшәкатьләре бар иде шул. Ул туп-туры мунча ягына атлады. Мунчага җитәрәк өч тапкыр тамак кырды Мунча эченнән җавап ишетелмәде. Яшергән җиреннән тартмачыкны алды Абага чәчәген ул ике дустына күрсәтергә җыенган иде Ипләп кенә тартмачыкны ачты Тартма эчендә үлән сабагы гына күренде Ярмөхәммәт сабакны әйләндерде Сабакның аскы ягында ниндидер ямьсез бер корт бөгәрләнеп ята иде. Ул аны караңгы мунчага алып керде, әлеге кортның койрык өлеше матур ут булып җемелди башлады Ярмөхәммәт шунда гына анлады: «абага чәчәге»— яктырткыч коңгыз икән ләбаса. Уткойрык исемле бөҗәк белән ул әнә шулай танышты Кинәт аның күңеле тулды. Ул тыела алмыйча елап җибәрде. Озак чыкмый торгач. Рәүф белән Галимхан ишегалдына узды .Алар ачык ишектән мунчага кермәкче булганнар иде. мунча эченнән Ярмөхәммәт нең үксегән тавышын ишетеп, нишләргә белмичә аптырап тордылар да иплән кенә кире борылдылар. Еласын әйдә, ялгызы гына иркенләп етасын! Сабак Көз җитте. Мәктәпкә йөрисе балалар шатланышып китап-дәфтәр. букчакаләмнәрен хәстәрләп куйдылар. Факиһә дә әзер Ярмөхәммәт тә букчасына бар мөлкәтен: ике дәфтәр, бер каләмен салды Нурлыгаян балаларының алдан ук мәктәпкә җыенуларын күз кырые белән генә күзәтеп йөрде. Үзе тыз да быз эш белән мәшгуль: казларга, тавык ларга җим сибеп, казан астына ягып җибәрде, күп итеп чыра телеп, кучкарга матурлап өйде. Аннан соң ике баласын сәкегә утыртты. Балалар сагаеп- «Әнкәй нәрсәдер әйтергә җыена, ахрысы», дигәндәй, сабыр гына көтеп утыра бирделәр. Улым, диде ана.— Укырга алгысын торуың бик әйбәт тә бит Икегез дә укысагыз, ничек көн күрербез икән5 Ярмөхәммәт, син бит бөтен таянычым, син йортның бердәнбер ир-аты Ат белән эшләвең дә бик әйбәт ие дә. Барый белән Мөҗип Нурлыгаян укуларын ташлап, чынлыгы белән катхоз эшенә йөрүче малайларны санап китте Ярар, әнкәй,- диде Ярмөхәммәт Синеңчә булсын алайса Ярмөхәммәт әле генә кадерләп хәстәрләгән букчасыннан дәфтәр ләрен. каләмен, кара савытын алып, апасына әйтте: — Мә, сиңа булыр, апа!- диде. Ярмөхәммәтнең кыяфәте бабасын җирләгән көндәге кебек боек, сагышлы иде. Мәктәпкә йөрү хыялы җимерелүдән ул бөкшәеп төшкән сыман булды Улынын сагышын күрен. Нурлыгаяннын бәгыре өзелә язды. Ятимлек сөреме сарган улын кочаклап елар иде ул Минем дә сине укытасым бик килә, улым Ананың тавышы калтыранып китте, елап җибәрмәс өчен ул туктап калды Күз яшьләре белән тамагындагы әче төерне йотып, янә әйтте: Ярар, булмаса ачка үлмәбез. Бригадир Хәсәнша абзый атны Нәдершага тапшырырга кушты Икенче көнне иртүк әнисе кәҗә саварга торганда Ярмөхәммәт тә уянды «Сикереп торып юынганчы ук бахбайны. Рнкәкәне алып кайтыр га кирәк», дип уйлады малай Шулчак капка келәсе шалтырады Ат пошкырганы ишетелде Ишегалдында Нәдерша тавышы яңгырады Исәнме. Нурлыгаян түти. Әйбәт кенә әле. Нәдерша, диде әнисе. Ярмөхәмм.и агылып iiniei алдына чыкгы Шуи ы »ына \л Риклк.» не үзеннән алып. Нәдершага биргәннәрен исенә төшерде Бүгеннән ул «ат җигүче җегет» түгел, сабакка йөрүче малай Яшь хуҗасы Ярмөхәммәтне күргәч, ат ишетелер ишетелмәс кенә кешнәп куйды Кешнәү түгел, ыңгырашу иде бу Бу кешнәүне Ярмөхәммәт үзенчә аңлады. Нигә син мине чит кешегә бнрден? Нигә үзен җикмисен? дигән мәгънә бар иде бу ыңгырашуда. Таныйсыңмы хуҗаңны? диде Нәдер Танысаң, танымаган да хәзер ул сиңа хуҗа түгел инде Синен хуҗаң хәзер мин. бахбай, дип сөйләнә-сөйләнә, Нәдер ат җигә башлады Нурлыгаян көндәгечә Рикәкәгә аз ма», калдык постык көрпә бат- сатылган җылы су эчерде Нурлыгаяннын өйдән ләгән күтәреп чыкка нын күргәч, аг тагын кешнәгәндәй итте Кая. йөгәнен чыгар' диде Нәдер. Йөгәнен бирмим Нәдерша абый,—диде Ярмөхәммәт —Уд бабай төсе Ярмөхәммәт дирбияләрне ишегалдына алып чыкты. Ләкин җиз тәңкәләр белән бизәлгән каеш йөгән ызбруй арасында юк иде. — Бирмим дисең инде алайса... Бирмим. Нәдерша абый . Ул йөгән тәңкәләренә йөз ел. Айдаш бабаның атасы Гозәер баба йөгәне ул... — Ярар бирмәсәң.— диде Нәдер.— Кадалып кит шул иске-москын белән... Ул шундук чалбар каешын салып, йөгән урынына борынчык ясап, атка кигезде, як-ягына сүс дилбегә бәйләде. _ - Аптырамабыз, анысы Менә дигән йөгән бу, агайне... Нәдер арбага сикереп менде. — Ач капкаңны' Киттек! — дип кычкырды атның яңа хуҗасы. Бахбай күзен мөлдерәтеп Ярмөхәммәткә карады. «Нигә син җикмисең бүген? Нигә чит кеше мине куалый?»— дигәндәй иде бу караш Ярмөхәммәт атның ялын сыпыргалады. муенын шапылдатып сөйде «Кичер мине, малкай! Шулай туры килде инде!»—дип әйтү иде бу сыпырулар — Әйдә, сугышка китми атың! Жегет белән кыздай авыр саубуллашасыз!— диде яңа хуҗа. Нәдер тавышын ишетеп, Рикәкә ике колагын артка борып, «дерт» итеп тиресен калтыратты Нәдернең тупас тавышыннан атның тәне чымырдап куйды бугай. Ашыкма. Нәдер абый. — дип Ярмөхәммәт аркалыкны тартып, камыт белән ат муены арасына куш бармак тыкты,—Артык күтәргәнсең Ярмөхәммәт аркалыкны бераз бушатты — Карап кына йөр инде, Нәдерша абый... Өйрәтмәсәнә! - дип кычкырды Нәдерша - Ат күрмәгәнме? Бабаң гомере буе акыл сатты, хәзер сиңа калган өйрәтергә! Моңа каршы Ярмөхәммәт җавап кайтармады, дәшмичә генә капканы ачты. На-a. әйдә, бахбай! Арба сыкранып кына кузгалды. Урамга чыккач, Нәдер аягүрә, басып, дилбегәне баш очында болгап, әче итеп тагын бер сызгырды, шалт итеп дилбегә очы белән атка сукты. — На-на, әйдә. Бичара ат адымнарын тизләтте, юырткандай тиз-тиз атлап китте. Арба төбенә җәелгән такталарның дыңгырдавы, чәкүшкә калайларының чылтыравы. Нәдернең ара-тирә сүгенүе Ярмөхәммәт күңелендә гомерлеккә уелып калыр. Олы капканы япканда да. юынганда да һич нәрсә күрмәде ул. күнегелгәнгә генә, һәр көн эшли торган эшләрне башкарды. Маңгай күзләре белән ул алдындагы нәрсәләрне күрсә дә. күңел күзе белән әллә кайларга карын, аның күңеле ераклаша баручы бичара ат янында иде. Мәхлук хайван да күңеле белән сизә иде. ахрысы Айдаш карттан ул гомерлеккә аерылды. Үзен сөеп, иркәләп эшләткән яшь хуҗасы Ярмөхәммәттән дә мәңгегә киткәнлеген тоя. Ул мәгънәсез, тупас бер бәндә кулына эләккәнен дә бетә иде кебек. Ат карашыннан, моңсу гына керфек шапылдатуыннан, ыңгырашкандай шыпырт кына кешнәвеннән Ярмөхәммәтнең бәгырендә ниндидер бер ачыну, зәһәр катнаш бер әче хис яралды. Таланган бәгыренә чыдаша алмыйча. Ярмөхәммәт салкын мунчага кереп, тын гына елады Ул үзе өчен генә еламый иде Ярмөхәммәт атасы Хисбулла өчен дә. бабасы Айдулла өчен дә. борынгы бабалары Гозәер. Акбарыш. Шәмәй өчен дә елый Аларның төсе булган, бердәнбер җан иясе Рикәкә өчен дә елый 122 Әче сагыштан бераз бушангач. Ярмөхәммәт кап-кайнар башын салкын суга тыкты. Кат-кат юынып, корытып сөртенсә дә, аның кызарган күзләрен, шешенгән күз төпләрен анасы күрде, сизде улының күңелендә ниләр барын — Балалар. — диде ана чәйләп алганнан соң. — Үзегезне үзегез карарсыз инде. Мин киндерчеләрдән калам. Сез сабакка соңламагыз. * Укыгач-укыгач юньләп укырга кирәк! Сәкегә юган, чиста күлмәкләр куеп. Нурлыгаян эшкә китте. Балигъ булмастай мөстәкыйльлеккә бик иртә кергән ике сабый тнз- = тиз генә йорт эшләрен караштырдылар Ярмөхәммәт казларны буага = куды Тавыкларга ж,им сипте Факиһә табак-савыт юды, тиз генә бәрәңге " әрчеп, салкын суга салып куйды: әнисе әбәткә кайткач, җәһәт кенә ч пешереп ашар. Чиста күлмәкләр киеп, алар мәктәпкә китте - Бабай да, әнкәй дә «мәктәпкә» дими, «сабакка» ди Нигә аты- S лар укырга йөрүне «сабакка йөрү» ди икән, ә? ♦ Апасы Факиһәнең көтелмәгәндә шулай соравы Ярмөхәммәтне уйла * рыннан аерды «Чыннан да, ни өчен сабакка»,— дип уйлады Ярмөхәммәт, аннан сон £ үзалдына сөйләнгәндәй, фикерли башлады — Сабак алырга үрнәк алырга Яхшы укучыдан өйрәнергә Китап укып сабак алырга, гыйбрәт алырга. Сабаксыз үсемлек булмый Сабаксыз кеше — буынсыз кеше — Алайса без гыйбрәткә барабыз, дип көлде Факиһә Ярмөхәммәт аның көлүенә игътибар итмәде Ул әле һаман сөйләнеп уйлый иде. — ...сабак үсемлекнең терәге, умырткасы. Белемсез кеше дә умырт касыз була бит Сабакны элек кызлар абыстайдан, малайлар хәлфәдән алган. Ә безгә сабакны укытучылар бирә Бабай әйттеме? диде Факиһә Юк. диде Ярмөхәммәт Үзем шулай уйлыйм Бер-бер ярамаган эш эшләсәң, бабай «Матри. бала, кабат сабак булсын», ди торган иде - Синең башында әллә ниләр бар. Ярмый, син укытучы булып китәрсең, билләһи Балалар зират тыкрыгына борылды. Алардан алда да. артта да төркем-төркем. берән-сәрән балалар сабакка бара. Аръяклар мәчет- клуб тыкрыгыннан туры мәктәпкә килә Түбәночлар зират юлыннан атлый Югарочлар ындыр артлатып төшә Шаяралар, көләләр, төрткәләшеп алалар, куышып та китәләр. Рәсүлнең тавышы әллә каян яңгырый. Армия белән җитәкчелек итәмени, үз очларын бер сафка тезгән «Рас. два!» белән балаларны мәктәпкә алып төшә Бакча башына җиткәч. Факиһә белән Ярмөхәммәткә Рә\ф. Галим хан, Исламнур, алар артыннан бертуганнар Әхнәф белән Кәримулла килеп кушылды. «Безнең очтан Барый белән Мөҗип юк», дип уйлады Ярмөхәммәт Ул белә: алар икесе дә мәктәпкә йөрмәячәк Икесе дә баш бала, калганнары бәләкәй Икесенең дә аталары сугышта үлгән Аларны ана лары сабакка җибәрми Хәер, алар үхтөре дә бик атлыгып тормый бугай Алары эш булсын Мәктәпкә Йөр^ бәхетеннән мәхрүм бер алар гына түгел авылда, байтак Алар инде катхоз эшенә йөри Ислам ниндидер яңалык сөйли Әхнәф букчасын күтәреп болгый Факиһә арткарак калып, кызларга кушылды Ярмөхәммәт аларга игътибар бирми Бәрәңге бакчалары артына җиткәч, мәктәп юлы зират капкасыннан сулга борыла. Ярмөхәммәт бабасын җирләгән көнне исенә төшерде Зират ягыннан сирень исе ургылып килә сыман тоелды ана Әйтерсең лә һавага 123 дыңгычлап сирень тутырганнар. Сирень инде әллә канчан чәчәк койды. Ә исе зиратка сеңеп калган Әллә инде үлем шәһәре — зиратны күргәч, сирень исе килгәндәй булды Әллә сирень исе килгәнгәме, ул бабасының үлеп яткан кыяфәтен күрде Ярмөхәммәт мәктәп юлына борылды Сирень исе бетте. Бакча киртәсе буена үскән карт алабута, карт кычытканлык арасыннан мәктәпкә бара торган сукмак уза. Сукмакның уң ягында такыр басу. Басу кырында зәңгәр чәчәк — һиндыбалар атынып утыра Ярмөхәммәтнең карашы һиндыбада төртелеп туктады Башка балалар чәчәкләргә игътибар ташламый. Ярмөхәммәт күзенә дә чәчәкләр чалы- ныр-чалынмас кына күренгәлиләр иде, аның күзе, күңел күзе кинәт ачылып китте дә. Ярмөхәммәт алдында гажәеп матур дөнья пәйда булды. Чәчәкләр ап-ачык төскә керде. Алар күзгә күренеп балкый, яна башлады Ничек инде Ярмөхәммәт моңарчы бу гүзәл һиндыбаларны күрмәгән? Ничек күрмәскә мөмкин соң бу матурлыкны5 Югыйсә, әнә бит, бар нәрсәләрдән дә ачык-матур булып чәчәкләр генә нур сибә. Калган үсемлекләр дә, барлык матдәләр дә артта, томанда, игътибардан еракта. Дөньяда чәчәк кенә үсә кебек Ярмөхәммәт дөньяны күрми дә, ишетми дә. Ул бер чәчәкне, иң ачык төслесен сайлап, шуңа текәлде Янә могҗиза башланды. Җиһандагы барлык чәчәкләр дә игътибардан читтә калды Бары тик бер генә чәчәк. Ярмөхәммәт сайлаган чәчәк кенә балкый. Ярмөхәммәт күз карашы белән чәчәк сутын эчә. һиндыба чәчәге исә Ярмөхәммәтне үзенә суыра Бу тартылыш шулкадәр куәтле иде ки. чәчәк Ярмөхәммәткә. Ярмөхәммәт чәчәк эченә керә башлады. Тыштагы вакыт туктап калды. Ярмөхәммәт чәчәк дөньясында пәйда булды. Зәңгәрсу матурлык эченә килеп эләгүгә үк, ул Алиһәне эзләргә кереште Ярмөхәммәтнең күзләре тышта калган иде Ул Алиһәне тиз генә таба алмады Шул мәлне үк челтерәп көлгән тавыш ишетелде. Бу Алиһә тавышы иде Күзе зәңгәрлеккә күнеккәч. Ярмөхәммәт Алиһәне күрде. — һи-һи. мин монда ич! Синең каршыңда гына! — Исән-саумы. Алиһә! — Син мине каян беләсең?—диде Алиһә. — Бәрәкәт!—диде Ярмөхәммәт,— Мин сине әллә кайчаннан бирле беләм бит Шунда гына ул төшенде: һәр һиндыбаның үз алиһәсе аерым, бөтен алиһәләр дә су тамчыларыдай бер-беренә охшаш була икән. — Баштагы Алиһә мине көткәндер-көткәндер дә. картаеп үлгәндер,— дип уйлады Ярмөхәммәт. Чыннан да. ике алиһә шулкадәр охшаш иде. Ярмөхәммәт аларны аерырлык тамга да тапмады — Ник аптырадың, жегет?—диде Алиһә— Уз әйдә, уз! Кунак булырсың! «Кунак булырсың»—диде, алайса, мин монда вакытлыча гына, дип уйлады Ярмөхәммәт, кызык, бөтенләйгә калырга буламы икән чәчәк эчендә? Калырга мөмкин булса, азагы ни белән бетәр иде икән? — Сыйлан син, жегетем. сыйлан'—дип. Алиһә каушап калган Ярмөхәммәтне кыстый башлады «Җегетем»—диде. тугыз яшьлек жегет буламы икәнни? Шулай да Алиһәнең «жегетем» дип әйтүе аңа бик тә ошады. Ул, чыннан да. үзен егет итеп тоя башлады Шул чак Алиһә Ярмөхәммәтнең баштагы уйларына жавап кайтарды — Чә.чәк эчендә син. жегетем. рәхәтләнеп яши аласың Тик гомергә монда кала алмыйсың Ярамый Син эш кешесе Сиңа монда авыр эш юк Ләззәтләр, рәхәтләнүләр озакка сузылса, кеше үзгәрә Начар якка үзгәрә... Ә мин жегетемнең начар якка үзгәрүен теләмим . Син начар якка үзгәрсәң, мондагы каршылык-куәт сине һәлак итәчәк Шулай да фани дөньядан аерылып, син минем янга еш килә аласын Ярмөхәммәт тыштагы дөньясын онытты Алар. күптәнге танышлар кебек, берберсенә сөеп карый, әйтерсең лә бер-берсен күрмичә еллар буе аерылышып торганнар Ике арада тарсыну юк Әйтерсең лә алар гомерләре буе сөешкәннәр Алиһәнең эче тулы шатлык, йөзе тулы сөенеч чаткысы. Еллар буе сагыш эчендә яшәгән кешегә кинәттән генә аты куа- ф ныч килсә, нишләргә белмичә каушап кала Алиһә дә нәкъ шундый х халәттә иде. күрәсең ул я очынып нидер сөйли, я табын хәстәрләргә ? керешә, табынга яңадан-яңа ашамлыклар китерә. Ярмөхәммәткә ярарга ? тырыша. п Таулар, урманнарны карап йөргәннән соң. зәңгәр күлләрдә рәхәт- = ләнеп су коенгач, ханәкәгә кайтып егылдылар Алар икесе дә бәхетле " рәвештә арганнар иде. һәрберсенең хәлсез елмаюында канәгатьләнү S нурланышы... Табында ниләр генә юк иде: зәңгәр йөзем, күк төсендәге алмалар. * куе зәңгәр ширбәтләр Бик озак шулай күңел ачып ятканда Ярмөхәм » мәтнен күңеленә борчу инде Ханәкә идәнендәге келәмдә ул үзенең * букчасын күрде. — Нәрсә соң әле бу?— дип кашын җыерды - Ә-ә. дәфтәр-каләм * бит ул букчада Сабакка йөрер өчен ул ип яраткан атын Нәдершага бирде Сабакка 1 бармыйча калса, ни йөзе белән ул өйгә кайтыр да анасы алдында ни әйтер? — Дөньяңны онытып, кайда йөрдең, оятсыз' - дип сүгәр әнисе Ә Ярмөхәммәт ни җавап бирер5 һиндыба чәчәгендәге Алиһә белән рәхәт кичердем диярме? Аңа кем ышансын5 Бу бит төш кебек Ярмөхәммәтнең тынычсызлануын Алиһә шундук сизде — Син ашыгасың. Ярмөхәммәт. — диде Алиһә Чыннан да. мин сине артык тоткарладым бугай Кичер мине, җегетем' — Дөрес.— диде Ярмөхәммәт, мин ашыгам . Мин дөньямны оныт тым Синең белән рәхәт рәхәттән дә рәхәтрәк Тик чәчәк эчендә генә яшәп булмый бит инде Алиһә сагышлы елмайды — Кил. җегетем. диде Алиһә кинәт үзгәреп, кил* Үз дөньягызга кайту өчен, син күзләремә бак! Алиһә җиңелчә генә итеп Ярмөхәммәтне үзенә тартты Ярмөхәммәт нең карашы Алиһә күзләре белән очрашты Алиһәнең күз алмасы үзен » бер дөнья булып, киңәя ачыла-тнрәнәя башлады Ярмөхәммәт үзенең йотыла барганын сизде. Әкренләп ул күз алмасына керел-сыеп бетте Ярмөхәммәт авырлыгын тоймый Ул эреп юкка чыкты Бер мизгелдә ул авырту катыш илаһи рәхәтлек татыды — Ни күрдең анда5 диде кемдер — Соңга калабыз1 Бу Фәүзел иде Ярмөхәммәт, чәчәктән аерылып. Фәүзел артыннан мәктәпкә элдерде Валия Уку башланганга бер атна узды Беренче ял көне дә килеп җитте «Ял көне» дип атала гына инде ул «Сабакка бармый торган эш көне» дисәләр, дөресрәк булыр иде Атаана. әбн-баба бу көнне атлыгып көтеп ала утынга барасы, камыл алып кайтасы, мал туар карыйсы, бә рәңге аласы мең төрле авыр эш сагалый бичара сабыйларны, уйнарга да вакытлары юк . я Ярмөхәммәт әнисенә охшаган, бер дә тик тормый, бөтерелә дә бөтерелә Әйтерсең лә ул авыр хезмәт өчен махсус яратылган бәндә Шулай кирәк. Сугыш барганда башкача яшәп булмый, күрәсең Сабый ларның сабыйлыгын алды сугыш, сабыйларның уеннарын тартып алды сугыш Сабыйларга бары сагыш бирде Ярмөхәммәт әнисе кушканнарны да, кушмаганнарны да җиренә җиткезеп, тәфсилләп эшли Эш белән ул ниндидер кайгысын онытырга, ниндидер исәбен басарга тырыша сыман Аның шулай армый-талмый эшләгәнен әнисе сиздермичә генә күзәтә. Бер карый да улына соклана: бигрәк тырыш бала, дөнья көтәр, алла боерса, ди. Икенче карый да. бәгыре өзгәләнә ананың: ятимлектә үсә бала, атасы да, бабасы да юк. Кызы Факиһә өчен кайгырмый Нурлыгаян: Кыз бала, үсәр дә кияүгә чыгар. Аңа укымаса да була. Ярмөхәммәткә бераз укымыйча булмас һич югында җиденчене бетерсен инде, ходай кушса.— дип уйлый. Ярмөхәммәтнең бу арада уйчан йөрүе атасын сагынудан гына түгел, бабасын юксынудан гына да түгел иде шул Аның башка сәбәбе бар Чәчәк эчендәге Алиһәнең кемгә охшаганлыгы турында Ярмөхәммәт менә инде ничәмә көннәр баш вата. Көннәрдән бер көнне ул ачыш ясады. Чәчәк Алиһәсе урысча укытучы белорус кызы Валия Галайга охшаган бит! Юк. алай түгел! Валия апа Алиһәгә охшаган! Юк, алай да түгел! Алиһә белән Валия икесе бер кыз дип уйлады Ярмөхәммәт. — Кызык икән!—диде Фәүзел - Фамилиясе Галай! Бөтен бала кытыкланып Валентина Галайны көтә. Барысының да урысча өйрәнәсе килә Бу мөлаем белорус кызын бөтен авыл яратып, үз итеп өлгергән иде инде. Аның ягымлы елмаеп сөйләшүе, бигрәк тә татарча сөйләшүе авыл кешесен әсир итте. Күчеп килгән елны ук ул татарча сөйләшергә өйрәнде Авылда аны якын итмәгән бер генә кеше дә юктыр Хәтта шартамак Сабир да, акырып сүгенүче фронтовиклар да аның белән юаш сөйләшә Шуңа күрә дә һәр малай, бөтен кызлар Валия классына эләгүләрен зур бәхет саный Шуңа күрә дә бөтен класс дулкынланып. куанып аны көтә — Килә!— диде ишек ярыгыннан карап, сакта торучы Исламнур. Балалар шыбырдашып үз урыннарына барып басты. Ишектә Валентина Галай күренде. — Исән-саулармысез, балалар!— диде ул саф татарча. Класс аптырашта калды. Валия апаның бик тиз татарча сөйләшә башлаганын һәркем белә, ләкин рус теле сәгатендә класска кергәндә аның урысча исәнләшүен көтәләр иде Аның урысча исәнләшүенә җавап кайтарырга дип: «Драстуйте!» сүзен кабатлап, өйрәнеп куйганнар иде — Әллә телегез беттеме5 Нигә исәнләшмисез?— дип елмайды укытучы Валиянең бит очларында матур чокырчыклар барлыкка килде. Шул чак балаларның бер өлеше: — Исәнмесез!— дип, икенче өлеше: — Драстуйте!—дип кычкырды. Ярмөхәммәт исә: — Алиһә-ә!—диде Зәңгәр чәчәктәге Алиһә! Алиһә журналны ачты. Ручкасын журнал уртасындагы ялгашка куйды да сайрар кош тавышы белән сөйли башлады. Татар сүзләрен бераз бозып сөйләшүе аның үзенә бик тә килешеп тора, аны гел татарча гына сөйләтеп торасы килә. — Мин сезнең белән татарча исәнләштем, ә сезнең күбегез минем белән русча исәнләште. Кайсысы дөрес, ә? Җә, әйтеп карале, Исламнур! Исламнур тук сыер мышнагандай пуфылдап урыныннан торды. Туклыктан мышнавы түгел иде аның, сорауга җавап бирү авырлыгыннан пошкыруы иде. — Нәстә әйтим?— диде Ислам. — Нәстә,— диде Валия. Дөресме дим, исәнләшу. кайсысы? — Урыс теле булгач, урысчасы дөрестер инде, диде Ислам. — И-и,— диде Валия йомшак кына — Тәрәзәгә карап сөйләшмә. Исламнур Миңга карап сөйләш. Исламнур Валиягә карап алды да, башын тәрәзәгә таба борды. — Минемчә, диде Валия,— нинди телдә сезгә сәлам әйтсәләр, шул телдә җавап итәргә кирәк Ә мин сезнен белән татарча исәнләштем - Бу бит татар теле дәресе түгел'—диде Исламнур — Булмаса сун! диде Валия А ведь минем татарча үрәнәсем килә. Әйдәгез болай сөйләшик Мин сезне русчага үрәтәм ә сез мине татарчага яхшы үрәтәсез ♦ Валия бөтен йөзе белән елмайды да: — Здравствуйте, дети!—диде. I Балалар дәррәү 1 — Драстуйте!— диде. = — Исәнмесез, балалар,— диде Валия Балалар: 2 Исәнмесез!— диде. Дәрес башланды. Укытучы исемлек тикшерергә тотынды. Ярмөхәм- ~ мәт аннан күзен алмады Тик Валия ана карамый да карамый Анын s ягына караганда да Ярмөхәммәтне Валия күрми, күрсә дә. карашы тиз ♦ генә шуып китә Ниһаять, Валия кулындагы каләм исемлекнең ахырына * төшеп җитте. п - Хәйруллин Ярмухамет' Үз исемен ишеткәнче басты Ярмөхәммәт Басты да укытучысының * йөзенә туры карады — Ярмухамет юкмы әллә?— дип карашы белән эзләнә башлады Валия Мин монда. Алиһә апа! — диде Ярмөхәммәт Класс берьюлы шартлап көлде. Укытучы Ярмөхәммәткә карады Аннан соң Ярмөхәммәт исеме турысына билге куеп, аягүрә басты Бер адым Ярмөхәммәткә таба атлады Атлады да кинәт туктады. Ярмөхәм мәт укытучысының күз алмасына бакты Шунда шиге калмады анын каршысында чәчәк алиһәсе басып тора' Укытучы Валия исеме аталган балага йөгерек караш ташлап - Утыр, балам! - дип алга таба исемнәр атый иде Ярмөхәммәткә ул озаграк карап торды Балалар моны үзләренчә юрады «Валия апа» диясе урында Ярмөхәммәт нишләптер «Алиһә апа» диде Шул ялгышы өчен Ярмөхәммәткә карап тора, янәсе «Чәчәк Алиһәсе сине таныды», - дип уйлады Ярмөхәммәт — Син ни дидең? Алихэ дидеңме? дип сорады укытучы Ярмөхәммәт тиз генә — Мин ялгыштым. Валия апа, диде Валия тагын елмайды Елмайганда анын керфекләре кысылды, күз кабагы тарайды. Бу елмаю Ярмөхәммәткә - Дөрес, Ярмөхәммәт, мин синең Алиһәң Изге серебез ике арада гына калсын, булып аңлашылды — Утыр Ярмухамет! диде укытучы Башкалар игътибар иткәндерме, юкмы. Ярмөхәммәт уйлап куйды «Бөтенесенә «утыр, балам» дигән укытучы аңа «утыр. Ярмөхәммәт» диде .» Бу кечкенә аерманы егермеләп баланын берсе дә си «ми калды Дәрестән соң котыра-чаба таралганда Альберт белән Ярмөхәммәт атлап кына кайта иде Күрше,- диде Альберт Укытучы апа сине һәрвакыт яклаячак Ярмөхәммәт сагаеп, туктады Альберт та туктады - Өченки (Альберт ни өчендер сүзләрне үзенчә үзгәртеп әйтә), өчен ки шулай булачак - Ни өчен шулай’булачак? диде Ярмөхәммәт Өченки һәр укытучының сөйгән укучысы була, сөймәгәне була Тегеләй дә, болай да түгеле бхла Урта хәллеләре, ягъни мәсәлән, ызна чыт Кайбер укытучылар присндәтел баласын яклый Агайнееен яклый Мин анын туганы түгел, присндәтел малае да түгел — Ә син прусты аның күңеленә хуш киләсең... Сүз шушында өзелде. Укытучылар төркеме аларны куып җитеп килә иде Ярмөхәммәт кыланчык сыман .Альбертны бик өнәп бетерми. Күп сүзле, буш башлы малай дип белә. Бүген уйлап куйды: «Бу шаталак Альберт алай ук буш гөбе түгел икән. Сизенә бит, очлы күз. Башкаларга таратмаса ярар иде...» Альберт авызыннан беркайчан да андый сүз чыкмады. Шуннан сон Ярмөхәммәт аның белән якынаеп китте Ни әйтсәң дә, алар арасында ачыкланып бетмәгән булса да, сер бар. Уртак сер һәрвакыт кешеләрне якынайта. Ул сер шулай гомергә сер булып калды. Укытучы Валия белән укучы малай Ярмөхәммәт арасындагы мөнәсәбәт, кеше күзенә күренмәсә дә, аерым төсмер ала башлады. Моны ике кеше генә белә иде. Альберт белән Ярмөхәммәт. Бөтен кешегә дә ягымлы бу миһербан алиһәсе Валия Ярмөхәммәткә аеруча йомшак мөгамәләдә иде кебек. Ярмөхәммәт тә Валия апасы тавышында үзенә генә аталган наз аһәңе тоя иде. Ярмөхәммәт өчен һәр дәрес, мәктәптән соң һәр очрашу сөенеч- бәхет алып килә. Ләкин Ярмөхәммәт һаман да ачыклый алмый әле: Алиһә белән Валия икесе бер затмы, әллә ул төш кенәме, саташу гынамы? Бервакыт дәрестән сон калгач, Ярмөхәммәт һиндыба чәчәге турында сүз кузгатырга уйлады. — Алиһәм! Бу син бит! Син зәңгәр чәчәк эчендәге кыз! Юк' Әйтә алмады Ярмөхәммәт! Валия аны аңламаса, кинәт кенә: — Юк, үскәнем, син саташасың! — дисә, дөнья челпәрәмә киләчәк. Хыяллар, ләззәт диңгезләре юкка чыгачак. Чыннан да, ул чәчәк-кыз икән, үзе әйтер, һичшиксез, әйтергә тиеш. Шулай да бер мәлне Ярмөхәммәт авызыннан очты чыкты шул сүз: — Алиһәм! Ярмөхәммәт дәрестән соң калып, эчке тәртип кагыйдәләре өчен рам ясый иде, класска Валия килеп керде. — Ярмухамет!— диде укытучы — Син менә шушы плакатларны эләргә таяк ясап бирә алмассыңмы? Без аны менә шушылай чөйгә эләрбез, юкса бөтәрләнеп бетәләр. . — Өйдә эшләп килермен. Алиһә —диде Ярмөхәммәт, аннан өстәп куйды:— Валия апа... — Син икенче тапкырында ниндидер исем әйтәсең,—диде Валия.— Кем ул? Нинди Исем? — Алиһә ул чәчәк кызы, диде Ярмөхәммәт.— һәр чәчәк эчендә чәчәк хуҗасы — бер чибәр кыз була. Ул кыз чәчәк алиһәсе. Сез... син... һиндыба чәчәгенең Алиһәсенә охшагансың.. Юк, дөрес әйтмәдем... Алиһә сиңа охшаган.. — Фантазер син. Ярмухамет!— диде Валия. Вал иянең йөзе тагын да яктырып куйды. Ул челтерәп көлде. Аннан соң һич тарсынмыйча, Ярмөхәммәтнең ике иңеннән тотып, үз яңагын үсмер битенә куйды, кысты Бик тиз булып алды ул кочаклау Ефәк кебек нәфис, салкынча иде Валиянең бите. Ярмөхәммәт бардан юк була язды. Валия Ярмөхәммәтне ычкындырып, ишеккә юнәлде. Ишек тоткасына ябышып борылды да. әйтте: — Ә нәрсә ул хиндыба? — һиндыба ул зәңгәр чәчәк,— диде Ярмөхәммәт — Юл кырында, арыш арасында.. — A-а. цикориймы? Хиндыба! Очень интересно!— дип, Валия Галай класстан чыкты.