Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН ЧИТЕКЛӘРЕ

Арча — Париж, Лейпциг, Токио... хатны актарырга керештем Почта штемпельләренә карап кына да Советлар Союзының тулы географиясен өйрәнергә мөмкин Нинди кәгазьдә, нинди конвертта булуына карамастан, эчтәлекләре бер — Арча читекләренә соклануларын. аларны кибетләрдән таба алмауларын язалар үзләренә ярдәм итүне сорыйлар •АҺ1 Татарстан сынлы сәнгать сокландым мин» • Известия» газетасында сезнең бизәкле аяк киемнәрегез турында макала укыгач. хат язмый булдыра алмадым Үтенеп сорыйм кыз балалар өчен берәр пар читек җибәрә алмассызмы7» А Макарян Ереван • Халык промыселлары музее төзү уе белән йөрибез Мөмкинлегегезгә карап кайбер үрнәкләр һәм халык сәнгате промыселының тарихы, күренекле осталарыгыз турында мәгълүматлар җибәрсәгез иде» Н Левашова ■ Сезнең матур чәмчәле читекләрегезне «Азат Хатын» журналында күреп яшем өлкән булуга карамастан, шушы матур, чәмчәле кызыл читекләрегезне кию турынла хыялланам■ М Гараева. пенсменгрка Бшикортстан АССРның Малавеа шәһәре Әле өс тал дә яткан хатларны карап чыгарга да өлгермәдем берләшмә директоры кулына тагын әллә никадәр кәгазь тотып, кояштай балкып килеп керде _ — Аларны берләшмәгә генә түгел, аерым эшчеләребез исеменә да Җибәрәләр -Ә ул үтжечлярке үти чжыамы’ Т«л»г»и и> ки.жн.р.ч, жя&>рж.к>мГ СОН диюем Мәсгут Хякимонич үкеию|л ivк хәрәкәтләрне кабатлады Бусы да җыерчыклы көйгә өстәл «стенә килеп — Ә хәзер карагыз! Мәсгут Хакимович икенче бер тартмадан ачык яшью - бер күн кисәген алды һәм ниндидер тылсымлы эш башк. налы кыяфәт белән аны баягыдан да катырак итеп » реште Өстәл өстенә килеп төшкән күн к^ . алдында я нала Берничә секундтан инде ул баягы, беренчел хәлендә иде Ә ..... .............. 1ЫН саңл И . а тотабыз.—дип өстәлдә яткан генә калды Ә монысын шул үрнәк өч. и да сизелмәскә дә тиеш — Ул гына да түгел, хәзер инде күп кенә әйберләр тегүнең серен онытып барабыз. — дип дәвам итте Филсинә ханым Бар иде ул элгәре саурыйлы читекләр Үкчәсендә генә яшел бизәк була торган иде Кәвеш белән кия торган йомшак читек тегәләр иде Ул бетте Кәвеш үзе бетте Башмаклар бетүгә бара Сәбәбе — йомшак күн килми катысыннан тегеп булмый Чи ТӨШТе 1Ы шома күн кисәгенә ымлады ул.— Төсенә генә игътибар итегез! Нинди ачык, якты, .матур төс1 Читек тегү өчен кимендә биш. ә чүәк-башмаклар өчен аз дигәндә дә өч төс кирәк Безгә исә кайчагында ике-өч төс белән чикләнергә туры килә Бизәген матуррак итим дип. шул чигүчеләр тырыша инде Чигү җөен салганда үзләренчә килешлерәк, ятышлырак, ачыграк җеп сайлыйлар Татарстан читекләренең даны кайчандыр бөтен дөньяга билгеле иде Күнне сәнгатьчә эшкәртү, сафьян һәм юфть дип аталучы йомшак күннән затлы әйберләр, шул исәптән аяк киемнәре тегү белән әле борынгы бабаларыбыз — Идел буе болгарлары ук танылган булган. Бу турыда археологик казынулар вакытында табылган мәгълүматлар да, рус елъязмаларындагы истәлекләр һәм башка тарихи чыганаклар да ачык сөйли Хәтта кайбер якларда аеруча яхшы эшкәртелгән күнне әле дә «болгари» дип атыйлар. Сафьяннан каелган бизәкле читекләр һәм башмаклар үткән гасырда ук Бөтенроссия һәм Европа күргәзмәләрендә төрле дәрәҗәдәге медальләр алган. 1883 нче елда, мәсәлән, татар читекләре Парижда зур алтын медаль, ә 1886 нчы елда бронза медаль белән бүләкләнә Тагын өч ел үткәннән соң татар осталарының әйберләре Париждагы Бөтендөнья күргәзмәсенә тәкъдим ителә. Бу юлы да халкыбызның гамәли сәнгать әсәрләре күргәзмәдә катнашучыларны әсир итә — алар мактаулы бәягә лаек була һәм көмеш медаль яулап ала. Ул чорлардагы билгесез рәссам-һөнәрчеләрнең дәвамы бүген ничек үстерелә9 Бу һөнәргә шулай ук юкка чыгу куркынычы янамыймы9 Бу турыдагы шик-шөбһәләремне. уйларымны әйтеп бетерергә дә өлгермәдем. Мәсгут Хәкимович урыныннан күтәрелде —- Хәзер мин сезне бер кеше белән таныштырыйм әле.—диде ул — Бөтен нәсел-нәсәбе диярлек — читекчеләр Әтисе дә гаҗәеп оста кеше булган Үзе дә малай чагыннан бирле диярлек берләшмәдә Директор да булып торган. хәзер, пенсиядә булуына карамастан — баш бухгалтер Берләшмә тарихын. читекчеләр хезмәтен белә дисәң дә белә инде ул. Ә мин Әле унике ел гына эшлим Абдулла Хәкимович Хисмәтуллин белән шулай таныштык. — Арча милли аяк киемнәре җитештерү берләшмәсе 1972 елда оешты— дип башлады ул сүзен — Аңа кадәр берни дә булмаган икән дигән суз түгел бу Электән дә Арча һәм Дөбъязда милли аяк киемнәре фабрикалары эшләп килә иде Ә аңа кадәрле төрле исемдәге артельләр бар иде Борынгы читекчеләр традицияләрен шулар саклап килде 1936 елга кадәр шушы артельләрдә тегелгән һәр ике пар аяк киеменең берсе чит илгә чыгып бара иде Ул вакытларда. Торгсин дигән оешма булып, читек-башмаклары- бызны шунда җибәрә идек Ә аннан инде алар алтын бәһасенә Франциягә. Англиягә. Италиягә. Германиягә озатыла. Бельгиягә чыгарыла Ул вакытта елына 150 мең пар чамасы читекне чит ил өчен тегә идек Париж модницалары безнең читекне киеп форсить итмәгән дип кем әйтә ала?.. — Димәк, елына өч йөз мең пар чамасы аяк киеме теккәнсез Ә хәзер ничегрәк9 Саннар дөньясына кереп киткәч. Абдулла Хәкимович бернинди кәгазьфәләнгә карап тормастан. электрон-исәпләү машинасы тизлеге белән төрле план график, аларның үтәлеше кебек саннарны бер-бер артлы тезә башлады Язып кына өлгер! — Хәзер без елга бер миллионга якын аяк киеме тегәбез. Берләшмә табигый күннән җиде миллион сумлык продукция бирә Рентабельлелек турында сөйләп тә торасы юк Саф табыш — бер миллион сум Азмы бу. әллә күпме9 Соравына үзе үк жавап та бирә баш бухгалтер — Шактый күп бу! Әмма без әнә шул саф табышны тагын да арттыра алыр идек Ничек итепме9 Җавабы бик гади аның — аяк киемнәре тегүне киметеп, ягъни мәсәлән Аңлашылып җитми Тегүне киметкәч, ничек итеп, табыш артырга мөмкин икән? — Әйе. шул' Кызганычка каршы, күпләр әлегә кадәр әнә шулай беркатлырак уйлый Монда мин безнең берләшмә исеменә туры килми торган аяк киемнәрен күздә тотам. А«ндыйлары байтак бит аның. Арзанлы, гап-гади чүәкләр, башмаклар Шуларны бетерергә дә. милли аяк киемнәре, чын 138 сәнгатьчә читен, чүак. башмаклар тегүне яхшыртырга «иран Хмер биш, егериелан артык тарда аяк киеме чыга Ел саен шуның баштан берГалыде диярлек янартыла Продукциябезнең бары житмеш проценты тына - милли аяк киемнәре Аны без. акрынлап һаман киметеп киләбез Шулай ашларга иаҗбүрбез - Республика Госпланы безгә елның-елына ничә пар аяк киеме җитештерергә икәнлеген дә. аның суммасын да күрсәтеп конкрет бурыч йөкли Пар санын киметсәң дә. гомуми сумманы киметсәң дә башыңнан сыйпамыйлар Шунлыктан үзебезнең ассортименттан читкә китеп булса да халык әллә ни яратып алмый торган гап-гади чүәкләр чүпрәк башмаклар тегәргә туры килә Алар белән хәзер бөтен кибетләр тулды Хәтта берничә төрле кроссовка тегә башладык Халык сәнгатенә нигезләнгән һөнәр йорты гап- гади аяк киеме фабрикасына әйләнеп бара шикелле Безнең максат бөтенләй башка ич Әйе. 1980 елда ЛеЙпцигта үткәрелгән халыкара ярминкәдә Арча читеклвренең нинди дан казануы әле барыбызның да хәтерендәдер дип уйлыйм Алдымда шул дәрәҗәле күргәзмә очен чыгарылган реклама ята Ялтыравык кәгазьгә төрле төсләр белән басылган ул -Арча берләшмәсе дөньяда милли орнаментлы аяк киемнәре чыгаручы бердәнбер предприятие Алар гөсле күнне оригиналь ысул белән кулдан чигеп тоташтыру ярдәмендә эшләнә Аяк киемнәре җитештерүнең республикада борынгы традицияләре бар Талантлы осталарның алтын куллары белән эшләнгән якты шъ.кл.- -и ..-р- ләр халыкның рухи дөньясы чагылышы да ул Мондый аяк киемнвре илсбе. Д»ге барлык милләт кешеләре арасында татар халкының иң яхшы сувениры буларак файдаланыла, дигән сүзләрне укыганда горурланмый мөмкин түгел Лейпцигтагы халыкара ярминкә Дипломы һзм ^тын медале белә., бүләкләнү бу сүзләрнең тулысымча хаклы һәм дөрес ’>• У“ ' р Бу урында сәнгать белгече Флүрә Гулованын -Татар милли аяк к>< м явр... W.K китабыннан |Каз«» 1983> “ "X.' булыр « татар читекләрен башмакларын бизәкләү техникм ы т .рл. төстәге күн бизәкләрне бер үк вакытта тоташтыру Һәм чигү практикасында тиңе булмаган уникаль ысул • дип я J . бик күп халыкларның аяк киеме тегү алыми. яхшы таныш белгечнең бу сүзләре гена дә Арча ™Т’-клә’... * J 1 / игътибар сорый түгелме соң9 Ни өчен сонгы елларда әнә шул игътибар кими бара’ КУЯОГП була халык сәнгате пром ыс гВу сорауны икенче төрле итеп тә к\я| __________ # . чиош» лынд нәрсә комачаулый9 Жавапны ерактан эх Абдулла Хәкимович берничә кроссовка алып килеп, кулында әйлән- дерәәйләндерә күрсәтә башлады — Менә карагыз әле. нинди милли аяк киеме булсын ди инде бу Казандагы «Спартак- берләшмәсе аны рәхәтләнеп елына миллионлаган пар тегә ала — Моңа да бизәк төшерәсез икән бит' дим — Аптыраган үрдәк арты белән суга чумган, диме-1 Аптыраганнан ул Шул бизәге булмаса. финанс органнары безгә егерме җиде процент налог салачак Ә болай ул милли аяк киеменнән исәпләнә — Димәк, сезнең җитмеш процент дигәнегезгә әле шушы кроссовкалар да керә булып чыга9 Абдулла Хәкимович -Ни хәл итмәк кирәк9* дигәндәй аптырашлы кыяфәттә иңсәләрен җыерып куйды — Өстән төшерелгән саннар безне һаман кысрыклый, зәвыксыз гади аяк киемнәрен күбрәк чыгарырга этәрә.— дип дәвам итте ул — Менә карагыз 1975 елда берләшмә дүрт миллион бер йөз мең сумлык продукция бирде 1981 елда инде биш миллион чиген узып киттек Тагын биш елдан ягьни 1986 елда инде бу сан алты миллион дүрт йөз кырык мең сумга җитте Бер карасаң, шәп бит ә?! Предприятие — үсештә Барысы да ал да гөл кебек Әмма бу үсеш бөтен Европаны сокландырган гаҗәпләндергән, халкыбыз горурлыгы саналган югары сәнгатьле әйберләр тегүне киметү хисабына бара. Кемгә кирәк соң аны киметү 9 Берәүгә дә кирәкми нәкъ менә милли аяк киемнәрен сорап бөтен илдән хатлар ява' Татарстан казанышларын. аның халык сәнгатен күрсәтергә кирәк булса, барысы да. Йөгереп безгә килә.— дип сүзен бетерде ул әлбәттә, бөтен экономиканы хастага сабыштырган -тулаем күрсәткеч- дигән нәрсә, ягъни вал күрсәткече Ничек кенә булмасын, бөтен көч-куәт иң элек продукция җитештерүгә сарыф ителә. Ә кулланучыга ул ошармы, аның эстетик зәвыгына җавап бирерме—монысы инде иң ахыргы мәсьәлә Ә халык сәнгате промыселы исә нәкъ менә шул эстетик зәвык тәрбияләүне, кешеләрдә матурлыкка соклану булдыруны күздә тотарга тиеш тә иде бит Вал һәм сәнгать — капма-каршы төшенчә Вал булган җирдә сәнгать, сәнгать булган җирдә вал була алмый Берләшмәдә миңа күптән түгел генә булган бер хәлне сөйләделәр — Апрель азаклары иде.— дип башлады сүзен Мәсгут Хәкимович — Арчага Япония белгечләре килде Кунакларга без. гадәттә, бөтен производство циклын күрсәтәбез Күнне кисүдән башлап, әзер продукцияне төрүгә кадәр диярлек Бу юлы да шулай иттек Төрле төстәге күн кисүне дә. калыплауны да. табан ябыштыруны да карадылар Үзем алар белән йөрим, үземнең башны бер фикер бораулый дөнья базарында Американы кысрыклаган японнарны моның белән генә шаккатыра алмассыңдыр шәт9 Сүзләре белән шуны әйтмәсәләр дә. һәр хәрәкәтләре шулай уйлаганнарын күрсәтә дә сыман Йөзләрендә ясалма елмаю күзләрендә тәкәббер битарафлык чагыла. Бара-бара чигү цехына килеп кердек Дистәләгән кызның якты, иркен бүлмәдә төрле төстәге күннән күз явын алырдай чәчәкләр-бизәкләр чигеп утыруын күргәч, кунакларыбызны алыштырып куйдылар, диярсең Күзләрендәге ваемсызлык та. дежур елмаю да бердән юкка чыкты Бер-берсен бүлдерә- бүлдерә төсләрне ничек сайлау, нинди төстәге күнне нинди җеп белән чигү, күн мозаикасының үзенчәлекләре турында сораша башладылар — Аларның һәркайсы үзенчә эшли Төсләр гаммасын чигүчеләр тудыра.— дигәч кызларыбызга ихтирамнары тагы да артты бугай әле. Әзер читек ләребезне дә сокланып, яратып карадылар Бик кызыксынып. Токиога да җибәреп булмыймы ал арны — дип. сорашып киттеләр Чын матурлык беркемне дә битараф калдырмый, ахрысы.— дип куйды Мәсгут Хәкимович — Сүз уңаеннан шунысын да өстим Инде күптән түгел СССРның Япониядәге илчелеге аша аларга берничә пар читек җибәрелде Япониягә гастрольләргә барачак Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә дә аяк киемнәрен без тегәчӘкне әйттек Хәер, бу ансамбль өчен генә дә түгел Илебездәге йөзләрчә сәнгать коллективлары Арча читеген киеп бии. Җырлап чигү чигә кызлар... Кәгазь битенең башына шулай дип язып куйдым куюын. Әмма сүзне икенче бер вакыйгадан, ерактанрак башлыйсы килә. ...Көз көннәре иде. Басулардан инде иген уңышы җыеп алынган. Карал- ты-кура тирәләрендә дә җәйге мәшәкатьләр ахырына якынлаша. Әмма әле табигать һаман бирешергә теләми. Әлегә сарылык иңмәгән агачлар җәй көн нәрендәгечә назлы һәм бер үк вакытта мәгърур күренәләр. Җәй матурлыгына көзге муллык, бөтенлек, бәрәкәтле туклык өстәлгән чор. Элек нәкъ менә шун дый вакытта авыл җирендә туйлар башлана торган булган. Хәзер инде ул гадәтне бозгалап та куйгалыйбыз. Ни генә булмасын, авыл җирендә туй иң матур күренешләрнең берсе ул. Менә дәртле гармун тавышы яңгырап уза. Бала-чага йөгерешеп урамга чыга; картраклар кайсы тәрәзәаша, кайсы капка төбеннән аллы-гөлле тасмаларбелән бизәлгән машиналарны теләкләр тели-тели озатып кала: — Бәхетле булыгыз! Әти-әниләрегезгә шатлык китерегез, пар күгәрченнәрдәй тату яшәгез. Машиналар авыл урамын дәртсендереп узалар да. түбәсендә кызыл әләм җилфердәгән авыл Советы бинасы янына килеп туктыйлар. — Хуш киләсез, кадерле яшьләр! Төкле аягыгыз белән! Авыл Советы һәм колхоз җитәкчеләренең яшьләрне котларга, ак бәхетләр теләргә килүендә аларның туган якның киләчәге өчен җаннары-тәннәре белән борчылып яшәүчеләр икәнен аңларга була иде. Ләкин бу турыда сүз чыккач, колхоз председателе минем алсу хыялларымны пыран-заран китереп ташлады. — Авылда туйлар сирәк була хәзер. Шуңа күрә тансыклап килүем,— диде ул.— Авылның киләчәген кем кулына тапшырачакбыз?! — Сәбәп нәрсәдә соң’ Яшьләрегез шактый күп күренә бит - Күренә генә ул Кызлар бөтенләй юк Унны бетерәләр дә шәһәргә китә торалар Егетләр, ярый анысы Тракторда, комбайнда машинада- барысында да алар Төпкә җигелеп тарталар Ә кызларга дөресен әйтсәк әш юк авылда Сезонлы эш бар ә ел әйләнәсендә бөтен барлыгыңны багыш- ларлыгы юк Ферманы ике сменага күчерү генә дә ярдәм итә алмый Күпме генә кеше кирәк анда” Колхоз җитәкчесе бәхетле парга, аларны чолгап алган егет-кызларга ымлап, тавышын киметә төшебрәк дәвам итте — Бу кызлар ял көне туйга дип кайткан кызлар Кайтып-китеп йөриләр үзе Ә егетләрне кара Инде утызга җиткәннәре бар күбесе өйләнмәгән Күпме түзәр дисең аларны’ Яраткан эш. туган як дип тә тормаслар кул селтәп. шәһәрдәге кызлар ягына каерырлар Берничә елдан соң бу сүзләрне, көтмәгәндә милли аяк киемнәре берләшмәсе директоры Мәсгут Хәкимович Хәкимовтан да ишетергә туры килде — Милли аяк киеменең мәгънәви төсмерен бик катлаулы хезмәттән саналучы чигү билгели, һөнәрчедән зәвык та. тырышлык та. осталык та сорый ул Дөрес, бу эш — Арча. Биектау якларында буыннан-буынга күчә торган шөгыль Безнең бөтен таянычыбыз өйдә эшли торган чигүчеләр. Берләшмәдә алты йөз чигүче. Шуның иллесе генә цехта утыра Калганнары — авылларда Бу эшкә куп балалы аналар, яки авыр хезмәткә ярамаган хатын-кызлар алына Алар әле җитми, чигүчеләр азлыгы читек тегүне дә тоткарлый «Кызларга эш кирәк, чигү участогы ачарга телибез-.— дип. бер колхоздан үтенеч ишетелгәч, биш куллап риза булдык Чимал бирдек кешеләр җибәреп өйрәттек. Егерме алты кешелек участок эшли башлады Бер еллап та вакыт узмаган иде әле Инде эшләр җайга салынды заданиене арттырып үтибез икән, дип йөргәндә, бер заман план-экономика бүлеге начальнигы килеп кермәсенме. — Мәсгут Хәкимович. чигү буенча эшләр тагын өзелергә тора бит әле.— ди бу — Ни булган? Тагын ни җитми’ — Ни булган дип. яңа ачылган участокта эшләүчеләрнең алтмыш про центы декрет ялына чыгарга җыена Бер карасаң, мәзәк, икенче карасаң, сөенеч дигән кебек инде Баксаң авылдагы участокта эшләүче кызларыбыз шул арада кияүгә дә чыгып өл гергәннәр икән Аларның өлешен башка участокларга, башка чигүчеләргә бүлеп бирергә туры килде — Ә колхозның үзендә эшләр ничек бара’ Алар берәр нәрсә оттымы соң’ — Отмыймы соң’ Берәм-берәм калага тая башлаган егетләре барысы д* авылда төпләнеп калды Җир җимерттереп эшлиләр Кызлары исә җырлый җырлый чигү чигә Хәзер районда шул колхоздан да алдынгы хуҗалык юк диярлек Туган якның бүгенгесен генә түгел ә киләчәген күздә тотып яшәүче дистәләрчә колхоз председательләре хәзер авылларда аяк киеме берләшмәсенең кечкенә генә булса да участогын ачтырырга тырыша Бүгенге көндә мәсәлән. Арча районының Колачы. Урта Аты Сәрдә Әтнә^ Субаш Аты Таш Чишмә Чик он ас. Биектау районының Мүлмә Ниса Дөбъяз Ьерезка. Ямәшүрмә кебек авылларында егермедән артык участок бар Күптән түгел генә Арча берләшмәсен» география. е тагын ла кин-иде Түбән Кама шәһәрендә чигү участогы эшли башлады Химия примышлен ностгнда эшләп инде пенсиягә чыккан һәм бжшк. хатын кыал.рдан җитмеш лап кеше татар халкының гамәли сәнгате серләрен үшиштирде Ә химии.,ар Һаман ялга карап яши Түбән Кам.. -К.фтехим. берлашмы. генерахк д.реи торы Cax.no. предприятие янында ук милли аяк киемнәре берләшмәсе..» филиалын яну турында планнар иора ысы „„ „„ иеше Милли аяк киемнәре берләшмәсендә җәмияч .... .... ......... Шулар.......... ... яртысына якыны алты и... и.тие ...ү л р ди Я» ИДек Хәер, .ларның күб.чен» үасбеэгә бер сорау биреп карыйк күбрәк тү Ү СО₽“Б“РСД ......... .... ал» чигү сүзен» термин ’.“X". легсн әйтергә тиеш булабыз Тагын сәнгать ■ I мөрәҗәгать итик. «Татар җөенең сере* дигән ү Казан аяк киемнәрен бизәкләүгә килгәндә исә. ул гадәти түгел һәм мәгълүматы булмаган кешеләргә бик күптәннән бирле табышмак булып тора Күн читекләр, башмакларны бизәкләүдә аппликациягә дә. чигүгә дә охшаш сыйфатлар табарга мөмкин Ләкин алар арасында шактый зур аерма бар Әйтик, аппликация ул — бизәкне өстән салу, ягъни бизәүче элемент нигез булып хезмәт итүче материалга куела Казан аяк киемнәрендә исә төрле төстәге күннән бизәкләп киселгән өлешләр үзара ялгап тоташтырыла, композиция үзе үк нигезне дә тәшкил итә. Читек тегү техникасын чигү белән тәңгәл кую тагын да киңрәк таралган ялгыш Бу хата фикер хәтта милли терминологиягә дә үтеп кергән Мәсәлән, кайберәүләр аны чиккән читек» дип атыйлар, ягъни аны чигелгән дип күз алдына китерәләр Ә халык сәнгате һөнәрен белүчеләр «каюлы читек» ди. чөнки гасырлар буена мозаикалы читек тегүчеләр үзләре үк «читек кайыйбыз дип сөйләп килгәннәр Каюсүзе исә татар телендә, нигездә, әйбернең кырые буенча вак бизәкле җөй салуны аңлата» Миңа калса, бу термин да бөтен үзенчәлекне ачып бетерми Биредә бәлки борынгы сүзләрне — чәмчә һәм чәмчәләү дигән сүзләрне искә төшерү урынлы булыр. Инде берничә еллар дәвамында Татарстан Җирле промышленность министрлыгы хезмәткәрләре РСФСР халык сәнгате промыселларын үстерү идарәсенең фәнни-тикшеренү институты юлын таптый Теләкләре дә изге кебек алар читек чәмчәләүне механикалаштыру, кул хезмәтен киметү, берләшмәдә эшләүчеләр санын кыскарту, әйберләрне арзангарак җитештерү өчен тырыша Өстән караганда, заман таләпләренә җавап бирә кебек тоелган шушы шөгыльнең сәнгать промыселына зыянлы булуын, кысыр хәсрәт икәнлеген аңларга иде' Бу мәсьәлә 1985 елның 30 январенда ук хәл ителгән дә кебек Институт директорының сәнгать-иҗат эшләре буенча урынбасары П И Уткин кул куйган хатта Мәскәү белгечләре тулы һәм ачык җавап биргәннәр. Татар халкының күнне кулдан чигү кебек һөнәрен механикалаштыру максатка ярашсыз һәм зарарлы, халыкның үзенчәлекле гүзәл сәнгатенә үтергеч тәэсир ясаячак дип саныйбыз. Арча берләшмәсендә елына 750 мең пар аяк киеме җитештерелә икән, моны җитәрлек дип саныйбыз, милли аяк киемнәре тегүне механикалаштыру исә аның сәнгати эшләнешенә һәлакәтле йогынты ясар иде. Милли аяк киемнәре җитештерү өчен В. И. Ленин исемендәге Казан күн берләшмәсе җибәрә торган чималга караганда югары сыйфатлырак күн кирәклеген дә искәртәбез Барысы да аңлашыла кебек Әмма республика Госпланында да. Җирле промышленность министрлыгында да һаман сан артыннан, вал артыннан куу дәвам итә. ә милли аяк киемнәренең сәнгать әсәре булуын аңлау, аны саклап калу өчен борчылу, уйлау икенче планда кала килә. Дөрес, сан артыннан куганда да аны сыйфат турында кайгырту өрфиясенә төреп бирергә мөмкин икән Республика Госпланының 1986 ел. 16 майда үткәрелгән киңәшмәсе беркетмәсендәге юлларны башкача аңлап булмый «Милли аяк киемнәренең сыйфатын күтәрү һәм уникаль сәнгать промыселын саклап калу максатларында Татарстан АССР Җирле промышленность министрлыгына аяк киеме җитештерү күләмен уникенче бишьеллыкта елына 900 мең пар итеп билгеләргә 1987 елның мае Арчада Җирле промышленность министрлыгы коллегиясенең күчмә утырышы бара Берләшмәнең киңәшмәләр залы күргәзмәне хәтерләтә Өстәлләрдә Арча читекчеләре чыгара торган продукция үрнәкләре, киләчәктә тегеләчәк модельләр Стеналарда төрле күрсәткечләр язылган рәсемнәр, диаграммалар Министр Юрий Иванович Демидов аларга күрсәтә-күрсәтә тармак эшчеләренең хезмәт һәм көнкүреш шартларын яхшырту мәсьәләләренә анализ ясый: — Кызганычка каршы, республикабыздагы тармак предприятиеләрендә әле һаман да кул хезмәте артык күп кулланыла Хәзерге вакытта ул 49.4 процент тәшкил итә Бу — Россия Федерациясендә беренче урын дигән сүз. Начар мәгънәсендә Министр тагын плакатларга борыла һәм күрсәткеч таягы белән Арча берләшмәсе саннарын эзли. — Менә карагыз министрлыкта иң яхшылардан саналган аяк киемнәре тегү берләшмәсендә 1986 елда ул 38.2 процент булган ә 1987 елда исә чигенү күздә тотыла — 38.9 Юрий Иванович бер мәлгә тынып калды һәм сораулы карашын МӘСГУТ Хәкимовичка төбәде — Моны ничек аңлатырсыз0 Берләшмә директоры төрле дәрәҗәдәге киңәшмәләрдә җыелышларда йөз тапкыр әйтелгән фикерен йөз дә беренче тапкыр кабатларга мәҗбүр — Безнең эш шундый, чәмчәле читекне бары тик кулдан гына бизәп була Министрлык күләмендә алганда да. Арчада кул хезмәте файдалану чагыштырмача күп түгел 49.4 һәм 38.9 процент' Күн чигүчеләрне рәссам хезмәтенә тин эш башкаручыларны тармактагы башка предприятие эшчеләре—металл эшкәртүчеләр мехчылар, агач эшкәртүчеләр, битумчылар тегүчеләр белән тиңләү әнә шулай урынсыз дәгъвалар тудыра Арчага килгән саен чигүчеләр янына керәм Зур якты цех җәйге болынны хәтерләтә Бөтенесе бердәй сары кыекча яулык бәйләгән кызлар көлешэ- көлешә күннән чәчәкләр ясыйлар Алларында' аллы-гөлле җепләр төсле күн кисәкләре Матурлык, гүзәллек шушында туа. Халкыбызның баи гамәли сәнгате яңара Шушы матурлыкка соклану аны үзең тудыру теләге кызларның күбесенә ана сөте белән кергән Бу килүемдә тагын бер яңалыкка тап булдым кунычындагы бизәкләре сәйлән белән чигелгән читекләр (монысы инде чын чигү) тегә башлаганнар Гаять матур, затлы бу аяк киемнәрен теләсә-кайсы талымчан көяз кеше дә яратып алачак Тары бөртеге чаклы гына сәйләннәрне җепкә тезеп чигү — бик катлаулы, нәзберек эш Әмма кызларның кулына күз иярми, күнегелгән хәрәкәт белән нәни чәчәкләрне бер-бер артлы күнгә төшерәләр. — Әбием дә чиккән, әнием дә чиккән, мин дә чигәм Хәзер инде кызым Гөлназ фабрикага килеп йөри эшкә өйрәнә — ди Суфия Гыйләҗиева Үзем фабрикада 1964 елдан Әле дә хәтеремдә Арчадагы башка өйләрдәге шикелле үк. бездә дә чигә белү бик абруйлы санала иде /Кид«-нч. к,-.... т.. укыганда мәктәптә ниндидер ярыш булды Шунда үзем чиккән к> мәк белән катнашып, беренче урынны алган идем Менә шул гомерләрдә» (’ирле чигәбез инде — Бик вак эш бит талчыктырмыймы соң° Авыр түгелме0 — Ю-у-ук! Ул бит белгән кешегә җыр җырлаган кебек — Аннары тагын өстәп куйды —Арыткан чаклары да буладыр инде Бер кеше айга 16У пар аяк киеменә өслек чигәргә тиеш бит Тик яраткан эшеңдә арсаң да күңелле — Ә хезмәт хакыгыз ничегрәк0— дип сорадым — Болай уртача 140—150 сум чыга Минем үземнең ө I . • чаклар бар — Читек чигүне машиналарга тапшыру турындагы сүзләр сезгә дә килеп җиткәндер инде0 Быел Мәскәүдән галимнәр һәм белгечләр килеп i-.мч...т .ү не машинага күчереп буламы, юкмы икәнен өйрәнәчәкләр Кызларыгыз ничегрәк карый0 Хезмәтеннән гаеп табу кебек ишетелер кәефе кырылыр дип уйлап бераз шикләнеп тә куйган идем әмма Суфия Фәтхетдиновнаның йөзе аз гына Арча милли аяк киемнәре берләшмәсендәге »ш ителүе һаман сузыла килүче эчпошыргыч ‘‘ ничек җиңеп чыгарга0 Татарстан читекләрен-»i • • кайтарырга0 Бу сораулар халык сәнгате р ■ генә ич Д Р ик л шак уйландык инде без кызлар белән ул турыда Барып ««ьакм»ий ул. Чигү дисәк тә. бу бит чигү түгел Аның ысулы бөтенләй башка Андый машина уйлап тапканчы әле . _ Бераз уйланып утырды һәм акрын гына тагын и Кайчандыр фото» рафия чык» нар бит Әмма алай булмаган Фото бер рәстм ' читекләргә чигүчеләрнең йөрәк җылысы ижат <» • •-, - Л . эш һәрвакыт авыр, тик аны машинага ышанып таг.• '• Читекләр һәм читенлекләр .......- .г.. .цактый четерекле һәм хәл эләләр куера бара Аларны с данын ничек кире язмышына битараф булмаган йөзләрчә кешеләрне бердәй борчый Ил күләмендә бара торган үзгәртеп кору, яңарыш Арча берләшмәсенә дә шифалы йогынтысын ясамый калмас, әлбәттә' һәрхәлдә, хәзер бу турыда ачыктан-ачык сөйләшү, фикер алышу, проблеманы уртага салып киңәш-табыш итү бара. Ә мин һаман да үз алдыма яңа сораулар куям әллә халыкта йомшак чүәк, затлы читекләр белән кызыксыну кимегәнме’ Аларны алырга теләүчеләр юкмы’ Әмма берләшмә адресына көн саен диярлек илебезнең төрле якларыннан килеп торучы дистәләрчә хатлар моның киресен сөйли түгелме’ Шушы шик-шөбһәләремне Мәсгут Хәкимович белән дә уртаклашкан идем Аның җавабы исә мин көткәндәгедән күпкә гади булып чыкты. — Бөтен хикмәт тә менә шунда инде.— дип башлады ул сүзен.— Кайчандыр. кем тарафыннандыр югарыдан төшерелгән бер күрсәтмә әнә шул йөзләрчә кешеләрнең ихтыяҗын канәгатьләндерергә ирек бирми Бер яктан, көн саен читек сораган хатлар алып торабыз, икенче яктан аларга шуны җибәрә алмыйбыз — Хикмәт дидегез диюен, әмма монда нинди дә булса хикмәт күренми Аңлашылып җитмәде — Үзебез дә бик үк аңлап бетермибез аны Безнең берләшмә Җирле промышленность министрлыгына буйсына. Ә яшәп килүче кагыйдәләр буенча. андый предприятие продукциясен бары тик үзе урнашкан өлкә яки республикада гына сатарга хаклы Халык сәнгате промыселының үзенчәлеген искә алмау, әнә шулай итеп, безне һаман чикләп килә. Юкса, сәнгать белән бернинди уртаклыгы булмаган, өйдә сөйри торган гап-гади башмаклар, яисә кроссовкалар чыгарып ятар идекмени’ Берләшмә ел саен ике йөз меңнән алып ярты миллион сумга кадәр үсеш биреп килә Елына сигез йөз-тугыз йөз мең пар аяк киеме җитештерәбез. Республикабызда халык саны өч миллион ярым дияргә була Без бит. әле нигездә, хатын-кызлар өчен генә тегәбез Һәр хатын-кыз ел саен бер пар читек яисә чүәк ала. дип әйтеп булмый ич Шулай итеп, безнең затлы мал республика кибетләрендә хәрәкәтсез ята Берләшмә исә теләсә кайсы фабрика чыгара ала торган әйберләр тегүгә күчә бара. — Башка өлкәләргә дә җибәрү мәсьәләсе шулай ук хәл ителерлек түгелмени?— Баядан бирле тел очымда әйләнгән сорауны бирдем Берләшмә директоры авыр сулап куйды һәм. чарасызлыгын белдерергә теләгәндәй, кулын селтәде. — 1986 елда РСФСР Сәүдә министрлыгының күн аяк киемнәре бүлеге начальнигы Александр Иванович Горылов янында гына да дүрт тапкыр булдык Үзем генә түгел Баш бухгалтерны, план-экономика бүлеге башлыгын да алып барган идек Керәбез, хәлне аңлатабыз, саннар белән анализлап күрсәтәбез Җаваплары бер: «Карарбыз, уйлашырбыз, әлегә бу төр продукциягә ихтыяҗ өйрәнелмәгән ■ имеш Мәсьәлә бер генә адымга да урыныннан кузгалмый — Хәзер дә шул ук хәлме’ — Ниһаять, боз кузгалды, дип әйтергә була. 1987 елдан продукциябезне азлап булса да Иваново. Ярославль. Тамбов Ростов шәһәрләренә җибәрә башладык Соң булса да уң булсын' Хәзер башка якларга озату мәсьәләсе дә хәл ителер дигән өмет уянды Әйе. монысы күңелдә шатлык һәм арчалылар өчен сөенү хисе уята торган яңалык Димәк. Татарстан читекләренең даны бөтен илгә таралачак, халкыбызның борынгы сәнгатенең абруе яңадан күтәреләчәк. Арчада чәмчәле читек тегү яңарыш алачак Берләшмә бу яңарышка әзерме соң’ Әйдәгез, бераз гына фараз итеп карыйк Илнең төрле өлкәләреннән, республикаларыннан заказлар ява. ди һәммәсе дә зәвык белән эшләнгән, йомшак, затлы нәфис читекләр, халык җырларында җырланган бизәкле башмаклар сорый, ди. 1972 нче елда төзелгән һәм елына нибары өч йөз мең пар аяк киеме җитештерүгә исәпләнгән бинадагы берләшмә ул заказларны үти алырмы’ Инде хәзер үк биредә чиктән тыш кысанлык сизелә предприятие өчләтә нагрузка белән эшли. Шуның өстенә. затлы әйберне шундый ук затлы итеп төрергә дә кирәк Ә хәзергә Арча чүәкләре һәм читекләре ямьсез, төссез, йомшак катыргы тартмаларга салына. Әгәр алар рәссам кулы белән бизәлсә, яхшы сыйфатлы тартмаларда озатылса. тышлыгына -Татарстан читекләре- дип язылса. Париж һәм Лейп- цигларда алтын медаль алган читекләрнең төсле сурәТе дә торса — начар бу лыр идемени?! Егерме утыз тиенлек исле сабыннар да алтын бизәкле кәгазьгә төрелә бит. Чын сәнгать әсәре булган аяк киемен сәнгатьчә итеп күрсәтә белү тиеш! Хәл итәсе мәсьәләләрнең иң мөһиме — чимал. В. И. Ленин исемендәге Казан күн берләшмәсе җибәрә торган чималның кимчелекләре турында алдарак сүз булган иде инде: күн катыланды, буявы тонык, төсләр гаммасы җитәрлек түгел. Бу турыдагы әңгәмәбез күн берләшмәсенең партия оешмасы секретаре Петр Станиславович Бурдиков бүлмәсендә башланды. Аңа Арча берләшмә сенең илебездә уникаль продукция чыгаручы предприятие икәнен дә. милли аяк киемнәренең республика горурлыгы саналуын да. аларның гади чүәк яки читек кенә түгел, ә чын сәнгать әсәре — халык сәнгате казанышы булуын да. моның өчен бары тик яхшы сыйфатлы күн кирәклеген дә аңлатырга тырыш тым. Ашыгыч эшләре күп булуга карамастан, ул сүзләремне белдермичә, игътибар белән тыңлады һәм шулай ук җентекләп, бөртекләп аңлата баш лады: — Беләбез... Болар барысы да диярлек мәгълүм нәрсә. Без болай да инде Арчага күннең иң яхшысын җибәрергә тырышабыз. Әмма хәзер берләш менеп үзенең кыенлыклары шактый,— Петр Станиславович бармакларын бөгә бөгә санарга кереште.— Аларның объектив һәм субъектив сәбәпләре дә бар. Элегрәк без. мәсәлән, тирене чит илләрдән кайтара идек. Яхшылап эшкәртелгән, ярымфабрикат хәленә китерелгән чимал. Буяулар да шулай ук чит илнеке иде. Чит ил чималына бәйле булу тармакның үсешен тоткар лап килде. Ә хәзер, партия бу практиканы тамырдан үзгәртә башлагач, җи ңел промышленность кичерә торган чатаклыклар шәрәләнеп калды һәм бөтен нечкәлекләре белән күз алдына килеп басты. Химия индустриясе җитәрлек күләмдә һәм ачык төстәге буяуларны биреп җиткерә алмый Алар тонык. Төсләр гаммасы сакланмый. Ит комбинатларыннан, аеруча Казан нан начар сыйфатлы, чистартылмаган тире килә. Тырышканда эшли алыр лар иде. Әнә Мари АССРдан килгән чималның сыйфатына тел теш тидерер лек түгел. Яхшылап юылган, чистартылган, әйбәтләп төрелгән. Һәм безгә бәйле булмаган тагын бер сәбәп — хуҗалыклардан калын тире килә. Аны ничек кенә эшкәртсәң дә. йомшак күн ясап булмый. ...Бу турыда инде Арчада чагында ук ишеткән идем. — Колхозлар һәм совхозлар хәзер сыерларны ит комбинатына дүртәр йоз килограммга җиткереп тапшыра. Ни өчен шулай эшләнгәнен аңлыйсыз булыр.— дип сөйләгән иде Мәсгут Хакимович.— Халыкка ит күп кирәк. Әмма таяк ике башлы булып чыкты. Эре. симез малның тиресе калыная. аннан яхшы күн алам димә.. Сыйфатны яхшыртуга бер дә өмет юк микәнни соң? Шуны сизгәндәй. Петр Станиславович тагын дәвам итте. - 1988 елның январеннан берләшмәдә дәүләт кабул итүе кертелә Шуңа азерлек бара, һәрхәлдә, начар сыйфатлы күн чыгармаска тырышабыз Арчага җибәрелә торган продукцияне берләшмәнең «Кызыл күнче» за воды җитештерә. Күннең ничек эшләнүен, аның нечкәлекләрен үз күзләрем белән күрәсем килде. Шунда юл тоттым Баш инженер Аслан Магомедович Тлюстангелов журналист килгәнлеген белгәч, артык шатлану билгелцм күрсәтмәс.» дә. производство белән үзе таныштырырга булды Хәер, аны аңлау кыен түгел. ШУЛ көнне генә «Социалистик Татарстан» газетасында (21 май. 1987 ел) күн берләшмәсе һәм. аерым алганда. «Кызыл күнче» заводы турында шактый күләмле тәнкыйть мәкаләсе басылып чыккан иде - Иске, карт эшчеләр китә, яшьләр килми Килсә дә. бездәге шартларны күргәч, кул селтәп китеп бара.- дип башлады сүзен Аслан Мап.мгд..в«ч акланырга теләгәндәй - Җиһазлар бик иске Хезмәт шартлары ташка ү л, чим: эссе. юеш. Начар тире килә Анардан яхшы күн э •* һәм ул әзер күн өемнәре янына килеп, вларны берәм берәм яктыга тотып күрсәтә башлады Кайберләрендә берәр тиен "“ч “ Д " ГЫ тишекләр тезелеп киткән Ма лларга. пу-XT -ш — Менә күрдегезме. диде Аслан г ЛПГ°Күнне₽өстәлгә салып, сыйпап карый башлагач, башка җитешсе до аерымачык булып күзгә ташланды- «VMMMH - Болары көтүче чыбыркысы з.е. дип до-м итте ул күмиең пика буена сузылган батынкылыкка күрсәтеп.— Монда чуан шикелле нәрсә булганга охшый. Берсен дә беренче сортлы күн дип әйтеп булмый. Әнә шулай, үзенә-үзе җавап бирә-бирә сөйли ул. Тире чималын эшкәртүнең шушындый нечкәлекләре булыр дип, башыма да китермәгән идем. Хәер, дөньяда бер генә нәрсә дә эзсез калмый дигән тәгъбирне беләм. Әмма кайдадыр болында, эссе көндә көтүченең сыерга чыбыркы белән сугуының яман эзен күн заводында күрермен дип уйламый идем. Сүз Арча берләшмәсенә күчте. — Без. нигездә «Спартак» берләшмәсенә йөз тотып эшлибез. Хәзерге вакытта күннең унбер төстәгесен чыгарабыз. Аяк киеме тегү өчен тулы- сынча җитәрлек.— диде Аслан Магомедович.— Арчалыларга килгәндә, алар- ның безгә дәгъва белдергәне юк... 1986 елда милли аяк киемнәре берләшмәсеннән җиде мең квадрат дециметр күнгә рекламация килүе турында гына нишләптер искә алмады баш инженер. Инде унбер төс дигәнгә килсәк, тонык буяулы һәм, башлыча, караңгы төсләрдәге ул күннәрнең чәмчәле читекнең төп асыл сыйфатын бозуга илтүен искәрмичә булмый. Кайчандыр ил күләмендәге социалистик ярышта алдынгы урыннарны яулап килгән Казан күн берләшмәсе авыр көннәр кичерә. Планнар үтәлми, сыйфат начар. Арчалыларның гына түгел, спартаклыларның да күнчеләргә дәгъва белдерүе, һичшиксез, урынлы. Бу өзеклектән чыгу юлы кайда? Иң беренче чиратта, әлбәттә, предприятиене техник камилләштерүдә, җитештерүчән яңа җиһазлар куюда, ит комбинатларына таләпчәнлекне арттыруда. — Горбунов исемендәге Казан авиация берләшмәсе күнне вакуумда киптерә торган җайланма ясый. Ульяновск заводларының берсендә буяу машиналары әзерләнә. Без хәзергә кадәр кулдан буйыйбыз,— дип сөйләгән иде берләшмәнең баш инженеры Лидия Куроедова.— Рязаньда хром заводы төзелә. Минскида һәм Украинада да шундый предприятиеләр сафка бастыру күздә тотыла. Безнең предприятиегә дә реконструкция җиле кагылыр дип көтәбез, һәрхәлдә шуның беренче чаткылары бар инде. Халкыбыз горурлыгы — милли аяк киемнәренең элеккеге данын кире кайтару әнә шулай бик күп нәрсәләргә бәйле, һәркем үз урынында тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкарса, үзен көнлекче дип түгел, ә производствоның хуҗасы итеп хис итсә генә яңарышка ирешә алачакбыз. Монысы — бәхәссез. Р S. Язманы әнә шундый өметләр, киләчәктә Арча берләшмәсенең яңарышка юл алуына ышаныч белән тәмамлаган идем. Узган ел азагында предприятиенең РСФСР Җирле промышленность министрлыгының халык сәнгате промыселлары идарәсенә буйсындырылуы да (элек ул киң куллану товарлары идарәсенә карый иде) моңа нигез биргән иде кебек Ләкин, кем әйтмешли, әкият кенә тиз сөйләнә, ә вакыйгалар бик акрын үсә, һәм кайчагында, бөтенләй көтмәгән юнәлеш ала. Журналның бу саны басылып яткан көннәрдә Арчадан борчулы хәбәр килде: РСФСР Госпланы 1988 елга берләшмәгә бер миллион йөз сиксән мең пар аяк киеме җитештерү эаданиесе җиткергән Арчалылар берни белән нигезләнмәгән, түшәмнән алып бирелгән саннар алдында калдылар Шуның өстене продукцияне чит өлкәләргә һәм республикаларга чыгару бөтенләй туктатыла. Узган ел кузгала башлаган боз яңадан үз урынына утыра. Болар барысы да коллективта борчулы, җитди сөйләшүгә сәбәп була һәм хезмәт коллективы советы карары белән Мәскәүгә яңа делегация юл ала. Россия Федерациясе Министрлар Советында озак сөйләшүләр, аңлатулар, киеренке әңгәмәләрдән соң, ниһаять, планны 980 мең парга -төшерергә» ризалашалар Озак та үтми, берләшмәне чын халык сәнгате әйберләре җитештерүче үрнәк предприятие итүгә җан атып, тырышып йөргән директор Мәсгут Хакимовны райком аппаратына алып куялар. Яңа директор Илдус Гайнетдинов та иске проблемалар алдында кала Күн берләшмәсеннән начар чимал килә, кайчандыр халкыбыз данын еракларга тараткан чәмчәле читекләр тегү кими, кибетләрдә һәм базаларда затсыз башмаклар өеме арта бара Ә Арчага илебезнең төрле почмакларыннан югары зәвыклы, нәфис һәм сәнгать үрнәге булган читекләр сорап хатлар килү дәвам итә