Логотип Казан Утлары
Публицистика

РЕДАКЦИЯГӘ ХАТЛАРДАН

Бу санда укучыларыбызны без Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким әдәби мирасының яңа бер тармагы — аның журнал редколлегиясе әгъзасы буларак, күп еллар дәвамында актив эшчәнлегенең бер өлеше —1975—1983 еллар эчендә редакциягә, поэзия бүлегенә язган хатлары белән таныштырабыз. «Иртәгә»... Рөстәм Мингалимовның яңа поэмасы. Бүгенге заман ритмын тапкан, тоткан, шуны шигъри гомумиләштерүләрдә оста биргән поэма. Болай караганда, сюжеты да юк кебек, проблема, объект та юк шикелле, ә поэма бар. заман бар. уйланулар бар Бүгенге заман шагыйренең кичереш, уйланулары. Әйбәт әсәрне анализлау кыен, анализлыйсы урында яңадан укып чыгасы килә. Бөтен хикмәт шушындый юллардадыр Бүген алган тизлек бүген ярый. Яңа тизлек кирәк иртәгә. Гел үзгәреп очкан дөнья белән Әй китәргә ерак! Китәргә! Бүләгем бар ерак ул көннәргә. Илтә барам Тукай якларын, Бәрхет түшле яшел тауларымның Язмышлары бездә чакларын. Киләчәккә омтылган ритмикасы беләнме, Такташның «Киләчәккә хатлар-ын да искә төшереп куя — омтылышы, оптимистик рухы, сөрелеше, шагыйрьнең үзенең ашкынуы белән.. Иҗат — сәер нәрсә, кайвакыт шулай оста тотылган интонация бөтенесен хәл итә дә куя. Яраттым мин бу поэманы. Аерым юлларын, строфаларын моңа хәтле үзем әйтә алмавыма үкендем Р Мингалимовның моңа чаклы язган поэмаларын да беләм Бусы — яңа баскыч, эзләнә торган шагыйрь Рөстәм Мингалимов. Мин бу әсәреннән соң аннан күпне көтәм. 22/Х — 75. «Исәннәр МОҢЫ»* ' Тигез, дөрес, ләкин Ватан сугышы турында зуррак нәрсә көткән идем Күп язылган, күңел яңарак, кабатланмаган нәрсә өмет итә бит. Билгеле, басарга ярый, журналда да. китапта да чыгар.. 30 елдан соң Ватан сугышы темасын яңачарак күрәсе килә. 30 ел узды бит! Тормыш бу темага бүгенге югарылыктан карарга куша 28/VII —76. Саҗидә Сөләиманованың бу ике шигырен алда каралганнар янына куш Болары ачык. Алдагылары тонык иде, артык нечкәртеп җибәргән шигырьләр Белланы да уздырган. Салисә Гәрәева шигырьләрен сайлап алдым (өйгә җибәргән. «Казан утлары-на). хезмәт темасына шушындый шигырьләр кирәк. Уралның зурлыгын, хезмәтнең матурлыгым укучы тоярлык шигырьләр Журналга җыебрак бирик әле Читтә, аерылып яши Булышасы иде аңа. «Иблис». Наҗар Нәҗминең яңа поэмасы Наҗар Нәҗми бу поэма өстендә озак эшләде. Сюжетын моннан берничә ел элек Уфада бер очрашканда сөйләгән иде Мине сюжеты, идеясе ул чакта ук кызыксындырды Үз җире, үз иле, уз йорт-нигезеннән аерылганнарның язмышы Тарихи тема Тукайның «Китмибеэ»е һаман яңгырый, хәтта безнең заман белән тоташып яңгырын «Китмибеэ»- дән соң Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» романы—шул темага язылган әсәр Баграт Шинкубаның 1976 елда «Дружба народоя»та басылып чыккан әсәре дә күчеп китеп фаҗигале язмышка очраган убых халкы турында. Зур социаль тема. Наҗар Нәҗми дә бу темага очраклы алынмаган Сюжетлы әсәр, ■акыйгага, конкрет образларга «орылган фәлсәфи әсәр. Әхмәт язмышы — туган туфрагы, халкыннан, туган теленнән аерылганнарның котылгысыз язмышы. Илеңнән читтә бер генә язмыш кетә — фаҗига Бу — Наҗар темасы Туган тел турындагы шигырьләр авторының «И6лис»кә тотынуы бик табигый. Наҗар стихиясе. Шуның естенә шагыйрь поэманың вакыйгасы барган җирләрдә булган, тоеп яза. Шуның өстенә Шәехзадә «Иблис»енең ' Наҗарга күченүе дә бик табигый Традиция яңара, икенче формада. Поэманы зур кызыксыну белән укыдым. Соңгы вакытта поэмалар бөтенләй азайды. Бу яктан да шактый өйрәнерлек әсәр Оста язылган, тирән, «иң пландагы әсәр 25/Х — 1976 «Илләр күргәч» Рәдифнең 1 яңа шигырьләре. Шагыйрь зуррак дөньяга чыкса, шигырьгә барыбер яңа хис килеп керә, тематик яңалыктан тыш яңа фикер, яңа деталь Шагыйрьгә зур деиья кирәк, әзлексез, туктаусыз, төрле халәттә, шатлык, фаҗига, каршылык кереше Һ б Париж шигырьләрендә шул публицистик колач, ритмик иркенлек, хисләрнең тыгызлыгы «Казан утлары«нда Кара диңгез буе шигырьләре генә түгел. Париж шигырьләре дә басылсын әле 16/111 — 77 Мөдәррис Әгьләмовиың журнал өчен әзерләнгән яңа шигырьләр циклын укыдым Бүгенге поэзия — миңа таныш нәрсә, көндәлек Китап булып чыкканнары да. журналда басылып барганнары да һәм кулъязма хәлендегелере да «өнделек та-ыш Тәҗрибә- җитәрлек, көндәлекләрдән тупланган тәҗрибә Шигырьчәң төрлесен «үрдем, төрле де- рәҗедәгесен Профессионаллыкка ирешкәннәрнең җанга салынган шома тигез бер буразнадан бер адым да читне чыкмый аккан шигырьләре» де күп укыдым Карт, гомер иткен, язасын язып бетергеч шагыйрьпер емен -ондыи профессионал-.—..ы мин афу итем Әмма талантлы яшь шагыйрь профессионаллыкка «үчексә, ул хәтер Димә» ул шигырь техникасына төшенгән, серенә -решкәи, күптәнге темасыча гадәт буөим. тәсбих төймәсен тарткан кебек тезеп кенә бара. Күпләр хәзер шулай. Мөдәррис Әгьләмов күнегелгән юлдан бармый. Гражданлык — төп юлы. Профессионаллыгы гражданлыгында. 1976 елда Зөлфәт шигырьләр циклын укып бер рухи канәгатьләнү хисе кичергән идем, быел. 1977 елда Мөдәррис шигырьләре Зөлфәткә җавап шикелле яңгырады. Шагыйрьдән мин шушындый борчулы, тынгысыз, раслый, бәхәсләшә торган, хис, фикер, публицистик яну бергә кушылган шигырьләрне көтәм. «Лит. газетаода барган поэзиягә ни җитми дигән мәкаләләрнең сорауларына менә шушындый шигырьләр җитми дип җавап бирер идем Мөдәррискә үзе кебек тәрҗемәче җитми, менә нинди шигырьләр белән чыгарга кирәк зур мәйданга. «Казан утлары»на да шушындый шигырьләр җитми. 27/IX —77. «Яшә, илем», «Дөнья яшьләренә», «Янудан». «Аның күз яше». «Көзге төндә». «Күгәрченнәр», «Күзләренә карап», «Исән калды», «Беренче кар». «Бичара Маэмай». «Ят була». «Яңа көй» Ачыла бара картлач. Ярый шушындый шагыйрьләр бар әле. Поэзия ничек булырга тиеш дигән сорауга Мөдәррис белән икесе җавап бирергә уйлаганнар, фәкать шулай. Кушылам. 27/XII —78 Бар да Равилчә . уй күп. сагыш күп, моң күп, поэзия! Рәдиф!' Англия шигырьләренә мин синең урында булсам, яңадан бер әйләнеп кайтыр идем Нәрсәдер, әле ачылып бетмәгәнсең, дөресрәге, эченә кереп җитмәгәнсең. Бу теманы бу килеш бастырсаң әрәм итәрсең шикелле. «Парижда татар шагыйрьләре» көчлерәк иде, гражданлык бәреп тора иде, хисләр дә күп иде. шигырьләр дә тигез аккан иде. Англиягә ел саен барылмый, тагын бер уйла әле. Калганнарын журналга бир. чыга торсыннар Англия шигырьләре басылырга ярамый дигән сүзем түгел, Синең мөмкинлек читтә калган кебек, яртысы! Ашыкма! Ашыгып алдырып булмый, өлгерсен бераз. Мая- ковскийиың Америка шигырьләренә күз сал, Константин Симоновның «Друзья и враги» циклын кабат укып чык Симонов тапкан ачкычны. Самед Вургунны да оста файдаланган, Баку нефте дә бик урынлы. Зур дөнья, катлаулы дөнья Өченче сугышка әзерләнә дөнья. Синең шигырьләр — гөнаһсыз сабыйлар күк. Ашыкма, әрәм итмә, уйла әле. 29/XI — 79 Әхсән Баяновның яңа ел алды шигырьләре турында. Әхсән ташыган, мәхәббәт, яшьлек, сагыш, төсләр-хисләр ташыган. Күптән болай ташыганы юк иде. Көтеп йөри идем, озакка китте дип. Күптән тоташ бер шундый цикл укыган юк иде. Күңел булды, ярым-йорты түгел, тоташ, тулы, ахырынача Шагыйрьнең шулай ачылуын яратам, әйтеп бетергәнен яратам. Менә сиңа прозаик! Мин шагыйрьләрдә аз ялгыштым. Тагын бүтән яклары белән сөендерер әле поэзия. Талантлар яшәсен! 25/XII —79 17/IV —79. Тукай турында драма, музыкаль әсәр Шигырь белен язылган И Юзеееиың Тукай турында мондый күләмле драматик эсере юк иде әле Ләкин мии көттем. бу егет барыбер бер алыныр әле дип кетеп йөрдем Нигә дисәң, И Юэееа-ың шагы-рьлек рухын яхшы беләм мин. Тукайны да беләм И. Юзееета Туканлык бар Табигатендә рухында Поэмалар. драматик поэмалар, җырлар авторы Бу рух Тукай белән кайчан да булса бер кушылырга тиеш иде. Менә ул хәзер кушылган. Тукай туган, халык эченнән аның «Туган теле, булып, мәңгелек җыр булып, улы. шагыйре булып туган Халык эченнән Әсәр шулай башлана, татар халкы тудыра, тарих тудыра. Әсәр башыннан ахырынача Тукай халык белән бергә итеп күрсәтелә. Шул Тукай яшәгән заманның бөтен катлаулары, бетен каршылык лары Тукайның өмете «Уралчылар» белән, бу да әйбәт табылган' Тукай фаҗигасе — гасыр, халык фаҗигасе. Менә шушылай зур планда бара драма Сөнгать әсәре плакат түгел, шигъри, музыкаль әсәр Кайчан да булса сәхнәгә менәчәк ■ опера я балет яки башка бер формада барыбер бер сәхнә күрәчәк әсәр язылган Музыканы үзе сорал тора Хәзер эш композиторда! Ышанам, туар 14/1 — 81 ■•Яшьлек мәйданы» Флера Гыйззөтуллинаның мин белгән зур әсәре, поэмасы Ватан сугышы еллары истәлеге. Яшьлек. Дүрт яшь кыз язмышы. Чыннан да, Флераның мии мондый әсәрен беренче талкыр укыйм. Ни өчен ошады? Кыскалыгы, тыгызлыгы белән Образлар шигъри, хисләр шигъри. Ялыктырмый, теле әйбәт Авторның шулай үэ-үзенә зур таләбе ошады миңа Нык утырганы сизелеп тора Авторга бер киңәшем бар Исемен -Дүрт кыз- Дил куяр идем -Яшьлек мәйданы» бик абстракт, бик гомуми Әсәр бик конкрет — дүрт кыз турында. 8 сентябрь. 1982 Шигырьләрне һәм поэманы укыдым Нурия Иэмайлоаадан соң үземнең де шу-дышигырьләр язасым килде. Чын талант Халыкчан, гади, табигый, хисле, фикерле Искиткеч җиңел ирешә кебек Сүнмәсен генә! Әхсән Баян — усал шагыйрь, талантлы. Прозаик буларак та. шагыйрь буларак та үзенчә, усал. Үз юлы, үз карашы. Гәрәйдән' күбрәк көткән идем Рашат 7 поэмасына «минн җитми.